Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛЕНИН

МАКСИМ РЫЛЬСКИЙ

■^нда — кешелекнең иң саф сыйфатлары, Шуның өчен бөек, кадерле ул безгә.
Чын атабыз булып тормышка юл ачты һәм какшамас нигез салды илебезгә.
Сөйде кешеләрне, сөйде туган илен, Изге көрәшләргә бирде бөтен көчен. Хезмәттә һичкайчан кызганмады үзен, Багышлады гомерен халык бәхете өчен.'
Якын дуслар җыйды үзенең тирәсенә, 1 Биреп һәрберсенә җиңү ялкыннарын.
Ә дошманнарына шәфкать күрсәтмәде, Аларга ук булды үткен сүзе аның.
Хәзер безнең белән чирәм җирләрдә ул, Бакча үстерә ул канал ярында да.
Төньяк котыпта да, ГЭСлар утында да Аның эше яши, аның уе балкый Кайнап торган эссе металл нурында да.
Атом кешеләргә хезмәт итсен өчен Тынычлыкны яклап һаман көрәшә ул. Яна гасырларга килгән яшь буынга Кыюлык һәм җиңү көче өләшә ул.
Шаулый аның даны китапларда, җырда, Ул җиңүләр китерә халкыбызга эштә. Коммунизм чоры төзелешләрендә Яши партиянең куәте булып ул Шатлыгыбыз канат җәйгән һәрбер- төштә.
Нәжип Мадъяров тәрҗемәсе. 

НИКОЛАЙ АСЕЕВ
ЛЕНИН ЗАМАНЫ
•^енин заманы яктылык һәм дан ул, Ленин гомере — революция җылысы. Котлау яңгырый кабат, җырлар күкри, Зурлап шушы тиңсез сулышны.
Ленин сүзе — язга тарткан моң ул, Корыч чыңы белән тиң бер моң. Бар шәһәрен, барлык авылларын Ул әйләнеп чыккан бу чорның.
Халык акылы белән бер акыл ул, һәм, хаклыгы белән үзенең, Тугрылыгы белән, иң якын бер Туганыбыз булды ул безнең.
Караңгылык ханлыгына кеше Галәмдә нур булып атылды. . һәм гыйлемнең бөек әлифбасын Ачты безгә Ильич акылы.
Кем зурламас аның хакыйкатен, Кем яратмас аның сүзләрен:
«Җир — крестьянга, завод — эшчеләргә>... Балкыр хәтта сүнгән күзләрең!
Җилкәләргә өелә еллар йөге, Тик сыкрау юк, карап аңарга. Ленинлы һәм кабатланмас заман Рәхәт бирә безнең җаннарга!
Зыя Мансур тәрҗемәсе.
ДАҺИЛАР кабаннары белән Җир җылысын тоеп Лев Толстой җирдә Яланаяк йөргән.
Җиңел адымнарын һәр үлән сабагы, һәрбер чык тамчысы, һәрбер яфрак күргән.
5
Ленин да без туенган Икмәкне ашаган.
Халык кайгысы белән Янып үскән яшьтән... Арка белән түгел, Иөзгә-йөз борылып, Ул даһилар безне Кунак итеп дәшкән.
Кунак итеп дәшкән
Үз өенә алар: Истәлекләр ташый Күңелләргә тулып... Авыр үзләшелгән Тәбәнәк бүлмәләр Калган, гүя, соңнан Үзеңнеке булып.
Ясная Поляна...
Ике таш багана Ике сакчы кебек Басып тора монда. Монда безнең тормыш, Безнең язмышыбыз, Хәтеребезгә мәңге Уелып калган дөнья.
Сембер якын түгел — Ока, Сура аша, Уфа, Саранск аша Иңлә Идел ярын... Ильич турындагы Истәлекләр, уйлар Кечкенә бакчага Илтә безне тагын.
Күңелдә йөртәбез Җирнең бөек улын: Үзенең бөтен гомерен Ха)клык өчен биргән. Бергә булган һаман Илдә һәр ир белән, һәрбер үсмер егет, һәрбер сабый белән.
Аның һәр сүзенә, һәрбер чакыруына Илем җавап биргән Бердәм сафта торып. Җирдә бөек ирләр Гади халык белән Кушылганнар шулай Аерылмаслык булып.
Рәшит Гәрәй тәрҗемәсе.
л4ккош җыры бала коштан башлангандай Россия дә Мәскәү белән башлана.
Мәскәү белән үскән дә ил, сакланган да һәм бизи дә аны Мәскәү — башкала.
Язмышыңда синең, тарих, бернәрсә дә Хәл итмәгән сәүдәгәрләр, монахлар. Ирек өчен җан аямый көрәшкәндә Эшче халык йөрәгеннән кан аккан.
Иҗат иткән сине халык эше генә;
Ниргә салган һәм күтәргән атлама.
Стенаңны тигезләгән ышкы белән...
Синең ныклык какшамыйча саклана.
Җитен чәчеп зәңгәрләгән кырны халык — Иркен кырлар зәңгәр күктәй балкыган.
Ә көз җиткәч шулук халык, маңлы халык Җырлый-җырлый шул җитенне талкыган.
Зәки Нури тәрҗемәсе.