КАРТ ОСТА
у кулларга игътибар итмичә мөмкин түгел.
Бөтен кул аркасын нечкә генә зәңгәрсу-кара дугай-ду- гай сызыклар — гомерлеккә сеңгән нефть таплары чуарлаган аның. Каештай калын тиреле бу бармак битләренә шырпы-фәлән ген^ түгел, энәсе, я кадагы да тишеп керә алмас. Калку-калку буынтыклы бу таза-нык бармаклар гаять салмаклардыр, юкка-барга Хәрәкәтләнергә ашыкмыйлардыр, дисең.
Шулай уйларга да өлгермисең, Корбан ага кесәсеннән җәһәт кенә бер кап шырпы ала. һәм менә шушы кыскарак кына юантык бармакларда күз иярмәслек тизлек белән биш-алты бөртек шырпы уйнаклый башлый. Әле баш бармак белән имән бармак арасына тигезләп тезеп куя ул шырпыларны, шунда ук берәм-берәм аннан суырып ала да урта бармак янына тезә башлый.
Промыселда карт мастерның шул сәер гадәтен белмәгән кеше юк.
Операторларданмы, инженерларданмы берәрсенең Корбан агага йомышы төшсә, иң элек аның йөзеннән бигрәк әнә шул бармакларына күз төшерә. Әгәр дә бу бармакларда шырпылар шулай күз иярмәслек тизлек белән уйнаклый икән, мастерны бу минутта борчымынчарак торуың хәерле — Корбан ага нидер уйлана, нигәдер дулкынлана. Ул сине барыбер ишетмәс тә... Менә шырпылар имән бармак яныннан урта бармак янына җай гына, салмак кына күчә башлыйлар. Хәзер инде йомышыңны әйтсәң дә була. Корбан ага, тирәннән карый торган кечерәк коңгырт күзләрен кыса төшеп, синең һәр сүзеңне йотылып тыңлар, тегеңә-моңа артыгын җәелмәсәң, сине бервакытта да бүлдермәс. Әмма, онытылып китеп, тел тегермәне әйләндерә башладыңмы, көлемсерәп кенә әйтелгән берәр сүзе белән авызыңны шап итеп каплап куярга да бер дә тартынып тормас. Андый чакта бармак араларындагы шырпылар тагын тиз-тиз уйнаклап алыр.
«Әлкинефть» идарәсендә генә түгел, аннан тыш та бик күпләргә таныш бу куллар.
Татарстанның Әлмәт, Лениногорск, Азнакай промыселларында да, нефть идарәләрендә дә, Татсовнархозда да Корбан аганың йөзәрләгән шәкертләре эшли. Аның бирегә килгәнче егерме елдан артык эшләгән
Б
КУЛЛАРЫ
105
Грозный якларындагы дусларын, иптәшләрен һәм шәкертләрен дә кем санап бетергән.
Ә бит иренмәс һәм таләпчән беренче эш-хезмәт остазын, кирәк чакта һәрвакыт иңен куярга әзер торучы хезмәттәш дустын кемнәр генә онытыр да, кемнәр генә иң җылы сүзләр белән искә алмас?
Күпләр, бик күпләр алар Корбан аганы шулай иң тирән хөрмәт, чиксез рәхмәт хисләре белән искә алучылар.
Мондый сагыну сүзләре еш кына:
— Менә шуидый-шундый гадәте бар ул Корбан аганың, — дип, үз бармаклары арасында да аның күк шырпы уйнатып күрсәтү белән төгәлләнә.
Ләкин аз сүзле Корбан аганың мондый сәер гадәте кайдан килеп чыгуын барысы да беләләр микән?
*
М: *
Бөек Ватан сугышы башларының иң дәһшәтле һәм авыр көннәрендә була бу.
Мәскәү янында азау тешен сындырган дошман, зәһәр ярсу белән, Идел ярларына, Кавказ итәкләренә таба ыргыла.
Карт Грозный шәһәре өстендә дә кара тәреле козгыннар оча.
Дошманны җиңү эшенә дары белән икмәк кебек үк кирәк булган «кара алтын»ны күбрәк бирү өчен нефтьчеләр алны-ялны белми эшлиләр. Корбан Вәлиев бригадасы да фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтә.
һәм менә...
Ишетеп колак ышанмаслык, күңел күтәрә алмаслык коточкыч хәбәр алына: дошман якынлаша, барлык җиһазларны эвакуацияләргә, сква-жиналарны сафтан чыгарырга.
Башта, күпләр кебек, Корбан Вәлиев тә миңгерәүләнгән кебек берни аңламый тора. Аннары бөтен тәнен тыелгысыз бер тетрәнү биләп ала аның — дошманга карата иң аяусыз нәфрәт башка бар хисләрдән дә өстенлек итә. Шул чиксез нәфрәт ачысы моңарчы һич кул күтәрмәстәй кебек тоелган эшкә тотынырга көч бирә.
һәм менә берни булмагандай гадәттәгечә алсу офыгы, гадәттәгечә алтын болытлары белән сызылып кына таң атып килгәндә, пичә еллар буе гөжләп эшләп торган скважиналар, куәтле насослар соңгы сулышларын алалар.
Кинәт аяклары атламас, куллары кыймылдамас булып хәлсезләнеп калган Корбан Вәлиев шунда, җансыз скважина янына ук, салкын чирәмгә килеп утыра.
Ниләр генә үтми нефтьче останың хәтереннән бу минутларда.
...Нэпманнар кул сугыша-сугыша сәүдә итүче чуп-чуар Астрахань базары. Халык арасыннан ырып-ерып, тузган җитү чәчле, сәләмә киемле нәни сукбайлар да тыз-быз йөри. Кечкенә Корбан да шулар арасында. Зур базар, ни генә әйтмә, тамак ялгарлык җүн дә бирә...
Егерме беренче елгы ачлык кйтереп ташлый Корбанны бирегә. Татарстанның Кама буендагы Иске Чаллы авылыннан өй эчләре белән кубып чыгалар алар юлга. Әмма ачлык өстенә дизентерия дә эләктереп, иң элек әнисе, аннары әтисе үлә. Шул ук яман чир һәм ачлык кечкенә сеңелләрен дә егып сала.
...Менә, бу күңелсез истәлекләрне каплап, күз алдына агач вышка килеп баса. Әле нэпманнарга ялланып, әле сезонлы эшләрдә йөри торгач, инде буй җитеп килүче Корбан Грозный якларына барып чыга. Чын эш, бөтен күңелеңне биреп эшли торган эш тели Корбанның куллары.
Ләкин күңел ашкынган бәхет кояшы тиз генә елмаймый. Хезмәт биржасының озын исемлегенә Корбанны йөз дә сиксәненче итеп кенә теркәп куялар.
106
Яңадан да нэп эшкуарларына килеп баш ияргә туры килә. Дистәләгән йөк атлары тотучы нэпман Шахтамировка олаучы булып яллана Корбан.
Әмма беренче күрүдә үк егетнең күңелен кузгатып җибәргән әлеге агач вышка да аны бөтенләй үк чит итеп бетермәгән икән әле. Көннәрдән бер көнне Шахтамиров, нефть тресты белән договор-фәлән төзешепме, үзенең олаучысы Корбанны вышка төзүчеләргә тегесен-монысын ташып торырга эшкә җибәрә. Хуҗа кесәсен калынайту хисабына атна буена эшләп йөргәч, бер иртәне, олы гәүдәле, күперенке чал мыеклы нефтьче мастер, Корбанның иңбашына авыр кулын салып, әйтә:
— Әйдә, егет, безнең бригадада эшләргә телисеңме? Начальство белән үзебез сөйләшәбез.
Кешенең гомер юлында нинди генә юллар-сукмаклар ятмый да аны нинди генә язмышлар көтми. Шулардан иң дөрес үз бәхет сукмагыңны сайлап алып, үз язмышыңа үзең хуҗа булу гына никадәр кыен!
Карт нефтьче Василий Иванович Омельченко, ихтимал, Корбанның үзләренә бик лаеклы коллега икәнлеген, егетнең бәхет сукмагы нәкъ менә шушы агач вышка яныннан башланачагын эчке бер сизенү белән тоеп алгандыр. Бик ихтимал... Ни генә булмасын, хезмәт биржасындагы әлеге озын исемлектә аның исеме үз урынын саклап кала бирә, ә Корбан ул исемлектән башка да нефтьчеләр коллективында кулларына чын эш таба.
Василий Ивановичның эчке сизгерлеге ялгышмый. Гади җир казучы булып эшли башлаган Корбан тиздән скважиналарга җир асты ремонты үткәрү эшчесе була, озак та үтми ключник һөнәрен үзләштереп ала. Бик ябышып тора егетнең куллары бу эшкә, скважиналарның холкын- капризларын, бөтен эч серләрен бик тиз үзләштереп ала ул.
Еллар үткән саен егет колачын киңрәк җәя бара. Өч ел буе парталар арасына утырып, чын сусау белән белем эчә. Скважиналарда ел саен арта барган яңа техниканы йотлыгып өйрәнә бара.
Тырыш нефтьченең бу зур омтылышын, кулларының бу осталыгын һәм өлгерлеген бик тиз күреп алалар. Менә ул җир асты ремонты мастеры булып күтәрелә, аннары нефть чыгару мастеры булып эшли башлый.
һәм менә...
Үз куллары белән җан керткән шушы кадерле скважиналарны, күңелгә никадәр иҗат шатлыгы биргән шушы нефть чишмәләрен ул үз куллары белән үк үтерде, җимерде...
...Озак, бик озак утыра Корбан җансыз скважина янында.
Иртәгесен аның тагын шыпырт кына шул якка таба чыгып киткәнен күрәләр.
Өченче көнне карт мастер Сәмигулла Миндубаев, юлда очрап, нигәдер уңайсызланып кына елмая да әйтә:
— Син, Корбан, нишләптер ул шырпыларга бер дә тынгылык бирми башладың әле, — ди.
Корбан бармакларына карый һәм бу көннәрдә ни өчен тәмәке кабызырга кесәләреннән шырпы таба алмыйча йөдәвен шунда гына төшенеп ала.
— Кара син... Үзләренә эш тапканнар бит. Бармакларны әйтәм...— ди ул һәм бу көннәрдә беренче мәртәбә елмая.
... Берничә көннән соң Корбан Вәлиев, армия сафына басып, фронтка китеп бара.
Әнә шул көннәрдән үк калган гадәте ул Корбан аганың — кулларын да шырпы уйнату.
Әмма инде бөтенләй дә башкача уйнаклыйлар алар хәзер.
107
...Дошманга хезмәт итмәсен өчен үз куллары белән сүндергән сква-жиналарга үз куллары белән җан бирергә дә туры килә Корбанга. Бу ясирләрдән дошманны куу белән ук, Дәүләт Оборона Комитетының махсус күрсәтмәсе нигезендә, күп кенә белгечләр белән бергә, Корбан Вәлиев тә Грозный промыселларын торгызу өчен фронттан чакыртып алына.
Менә ул яңадан үзенең газиз скважиналары янында. Аның, шәфкатьле хуҗасының ягымлы кулларын көтеп, хәзинәләрен дошманның ач күзеннән тирән үк яшереп яттылар бит алар, бу байлык чишмәләре!
Корбанның күзләре нурланып елмаялар. Гимнастерка якасына ыш- кыла-ышкыла бугаз төене туктаусыз кыймылдый. Ә бу бармаклар да нигә бер дә тик тормыйлар соң әле? Карачы, тагын инде ни арада гына каптан биш-алты бөртек шырпы эләктереп алганнар да уйнаклый бирәләр. Әйдә, уйнакласыннар. Менә бу хәзинә чишмәләренә ничек кенә тизрәк яңадан юл ачу әмәлләрен эзләүче йөгерек уйларга шулай ярдәм итүләре аларның хәзер.
...Киеренке хезмәт, иҗади эзләнүләр белән тулы айлар, еллар бербер артлы үтә. Авыр көннәр артта кала. Мастер Корбан Вәлиевнең яңа төр насослар куллану, комплекслы бригада оештыру, тәүлеклек график белән эшләү кебек новаторлык тәҗрибәләре бөтен «Грознефть» берләшмәсендә киң җәелә. Аның алдынгы эш ысуллары турында язылган брошюра тирә-як промыселларда куллардан кулларга йөри.
Әмма тынгысыз мастерның армас-талмас кулларына колачын тагын да киңрәк җәеп җибәрә торган зуррак эшниҗат мәйданы аны туган якларында ук көтеп яткан икән. әле.
Татарстанның Шөгер, Баулы районнарында яңа нефть ятмалары ачылу турындагы хәбәрне Корбан күптән үк ишетеп йөри-йөрүен. һәм менә 1948 елның җәендә өр-яңа хәбәр:
— Татарстанның Тимәш авылы янындагы разведка скважинасыннан куәтле девон нефте фонтан булып аткан. Шуның белән, дөньяда тнндәше булмаган гаять бай уникаль нефть ятмалары ачылган.
Тагын да бераздан, тынгысыз мастерның йөрәгенә яңа ут өстәп, икенче бер хәбәр:
— Татарстанның зур нефтен тизрәк ил байлыгына өстәү өчен, бу куәтле нефть ятмаларын тизрәк буйсындыру өчен сез(нең ярдәмегез кирәк!
...һәр яз саен кыйгач-кыйгач сафлар булып чал Идел якларына таба очучы кыр казларын тикмәгә генә күздән югалганчы озатып калмаган икән Корбан. Андый чакларда бу бармакларда шырпылар да тикмәгә генә шулкадәр дә җитезләнеп уйнакламаган икән...
...1949 елның буранлы декабрь көнендә Корбан Вәлиев Татарстан зур нефтенең беренче разведка скважиналарын кабул итеп ала. Беренче көн нәтиҗәләре үк күпне күргән нефтьче останы хайраннар да калдыра. һәр скважина тәүлеккә 700 тоннадан да артыграк нефть бирә! Ә Грозныйда (бер скважинадан тәүлеккә нибары бер ярым, ике тонна нефть алалар иде алар, моның өчен әүвәле меңнәрчә тонна су суыртырга, нефтьне судан аеру өчен ни мәшәкатьләр чигәргә туры килә иде. Биредә бернинди насосларың да кирәкми, су бөтенләй аз катнашкан яхшы сыйфатлы нефть фонтан булып үзе өскә ыргыла һәм ничек кенә ыргыла әле! Тәүлеккә 700 тонна... Грозныйга кайтып сөйләсәң, ышанмаслар да, валлаһи. Борчак сибә, диярләр...
Менә бит никадәр дә мул хәзинә, бетмәс-төкәнмәс байлык яшереп яткызган икән ич аның туган яклары. Менә нинди икән ич аның, әтисенең шыгырдык арбасында бер сынык икмэ'ккэ тилмереп чыгып киткән яклары... Ул вакытларда Ваһап абзыйга әйтсәң, еллар үтәр, синең улың шушы якларның иксез-чиксез җир асты байлыкларын чыгаручы
108
кодрәтле оста булып кайтыр әле, дисәң, ихтимал, кулын гына селтәр иде. Кара инде, сихри бер әкияттәге кебек бит бу!
Корбан, салкын буранга битен куеп, тын гына елмая.
Әйе, болар барысы да әкияткә тартым. Ләкин әнә шул матур әкият янында шактый кырыс чынбарлык та янәшә шул әле.
Әнә бит, скважиналарның куәте әйтеп ышанмаслык, ә шул байлыкны әмәлен белеп кенә алучы белгечләр... Андый белгечләр хәзергә бөтен промыселда икәү генә: Грозный остасы Корбан Вәлиев һәм Баш- кортстаннан килгән промысел мөдире Петр Сорокин. Промысел дигәне дә нидән гыйбарәт? Әнә ул — ялан кыр уртасындагы агач будка. Промыселның конторы да, склады да шул, магазины, буфет-ашханәсе дә шул, мөдир белән мастерның квартиры да шул. (Кайда инде ул Корбанның Грозныйдагы дүрт бүлмәле, ванналы, газлы, краныннан җылы суы дисеңме, шифалы минераль суы дисеңме агып торган квартиры) .
Барыннан да бигрәк, ничек кенә сәер булмасын, мастерның бригадасы да юк бит әле. Бер-берсеннән уннарча километр ераклыктагы скважиналарны ул берүзе эшләтеп йөрермени? Юллары да юл төслеме соң! Өстәвенә җиһазыннан, коралларыннан ни тотыйм дисәң, шул юк....
Әйе, бик үк күңелле түгел әкият янындагы чынбарлык.
Ләкин кечкенә Корбанның бер сынык икмәккә тилмереп чыгып киткән туган якларына иксез-чиксез җир асты байлыкларын чыгаручы зур оста булып кайтуы шулай әкияткә тартым икән, моның өчен, барыннан да бигрәк, кемгә бурычлы соң ул? Беренче чиратта, бөек Ленин партиясенә бурычлы бит!
Менә хәзер туган партия аңа,үзе тәрбияләп үстергән рядовой члены Корбан Вәлиевкә, шушы гүзәл әкиятнең дәвамын язуны — әлеге кырыс чынбарлыкны да әкияткә тиң итеп әверелдерү эшен тапшыра түгелме соң?
һәм андый әкият туа.
Икенче көнне үк Корбан, кемнәрнеңдер бригадага кешеләр җибәрүен көтеп ятмастан, җәяүләп тирә-як авылларга чыгып китә. Колхозчы егетләргә нефтьнең никадәр кыйммәтле байлык икәнлеге турында, аны ничек чыгару турында сөйли ул. Нефтьче хезмәтенең кыен булса да акчалы икәнлеге белән дә кызыктырып куя, әлбәттә.
Кайчандыр карт нефтьче Василий Иванович аның үзен шушы данлы хезмәткә сайлап алган кебек, хәзер инде мастер Корбан Вәлиев үз бригадасына эшчән куллы егетләр туплый. Бик сизгер, бик үткен хәзер Корбанның күзләре чын эшчән кулларны таный белүдә.
Бригаданың кешеләре була, ләкин әле бу бригада булды дигән сүз түгел. Бригада булсын өчен бу кичәге колхозчы егетләрне нефтьче-опе- ратор һөнәренә өйрәтергә, аларны бердәм һәм нык коллективка тупларга, үз эшләренә чын җаваплылык хисе тәрбияләргә кирәк.
Түземле рәвештә өйрәтү, әледән-әле чыгып торган аварияләр, яңа- дан-яңа скважиналар кабул итү белән киеренке көннәр, йокысыз төннәр бер-бер артлы үтә.
Ә Татарстан зур нефтенә һөҗүм көниән-көн киңрәк колач ала бара. Бораулаучылар яңадан-яңа нефть мәйданнарын бораулыйлар, төзүчеләрнең меңләгән армиясе килә, куәтле техника килә.
Промыселда скважиналар саны артканнан-арта. Кайчандыр Корбан Вәлиев беренче нефтьче һөнәренә өйрәткән егетләр башка бригадаларга
109
квалификацияле өлкән операторлар булып күчәләр. Институтлардан кайтып, Корбан Вәлиев кул астында беренче практика, беренче чыныгу үткән белгечләр мастерлар булып җитешә, җитәкче эшләргә күтәрелә.
Көннәрдән бер көнне мастер Корбан Вәлиевкә әйтәләр:
— Зур нефть ятмасының беренче мәйданын үзләштерүдәге хезмәтегез әйтеп бетергесез зур булды, Корбан ага. Хәзер инде яңа мәйданнарны үзләштерү башлана, сезнең кебек бай тәҗрибәле оста куллар кирәк, — диләр.
һәм коммунист Корбан Вәлиев зур нефть өчен көрәшнең яңа алгы сызыгына баса.
Яка мәйдан — яңа кадрлар тәрбияләү, яна коллектив тудыру. Уннарча километр ераклыктагы разведка скважиналарын өр-яңадан җиһазлау, көйләү. Элемтәсен, электрын үткәрү, культбудкалар булдыру. Әледән-әле һич көтелмәгән аварияләр һәм юлсызлык. Әнә шулардай гыйбарәт яңа мәйданны үзләштерү.
Тынгысыз киеренке көннәр, төннәр...
һәм менә тагын җитә шундый бер көн, яңадан мастер Корбан Вәлиевкә мөрәҗәгать итмичә булмый.
— Бу мәйданны үзләштерүдәге хезмәтегез дә әйтеп бетергесез, Корбан ага. Инде менә тагын яңа мәйданнар үзләштерәсе бар бит, — диләр.
Тагын яңа мәйдан — яңа кыенлыклар, яңа иҗади эзләнүләр, яңа коллектив тәрбияләү.
Ә үткән юлга әйләнеп карасаң...
Кара инде, ни арада әлеге әкият туган да!
Кайчандыр, Корбан ага бирегә килгәндә, ялан кыр уртасында кечкенә агач будка торган урыннарда, хәзер зур мәһабәт ташкала — Леннногорск шәһәре үсеп чыккан.
Яна мәйданда Корбан ага беренче скважиналар кабул итеп алган җирләрдә икенче бер гүзәл шәһәр, Татарстан нефтьчеләренең үзәге — Әлмәт каласы көннән-көн колачын киңрәк җәеп үскәннән-үсә.
Инде менә биредә, Корбан ага яна мәйданны үзләштерү буенча алны-ялны белмичә эшләп йөргән арада, тагын бер яңа шәһәрнең — татар халкының батыр улы Муса Җәлил исемендәге шәһәрнең нигезе салынып ята.
Үзгәрде, танымаслык булып үзгәрде хәзер бу яклар.
Зур шәһәрләр белән бергә нефтьчеләрнең матур-матур яңа поселоклары да үсте, йөзләрчә километр асфальт юллар салынды, никадәр производство предприятиеләре төзелде.
Ә җир асты юлларыннан, куәтле ташкын булып, илдә иң арзанлы «кара алтын» Горький, Пермь, Омск, Куйбышев якларына өзлексез агып тора. Тиздән бу хәзинә ташкыны, «Дуслык» нефть юлы буйлап, Европадагы дусларыбызга кадәр барып җитәчәк.
...Бу гүзәл әкиятне тудыруда бораулаучыларның, төзүчеләрнең, про- мысловикларның меңләгән армиясе хезмәтенә, бөтен совет халкының туганнарча ярдәменә аз гына да күз йоммастан, бу якларда беренче нефть мастеры, коммунист Корбан ага Вәлиевнең өлешенә күз салыйк:
— Миллионлаган тонна нефть.
— Үз куллары белән сафка керткән меңләгән скважина.
— Өч йөздән артык ул өйрәткән, тәрбияләгән нефтьче кадрлар.
— йөз иллегә якын камилләштерү тәкъдиме.
Чын-чыннан баһадирларга хас бу хезмәткә Хөкүмәтебез лаеклы бәяне бирде—Корбан ага Вәлиевкә Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исем бирелде һәм Ленин ордены белән бүләкләнде.
Әнә шулардан туа инде әкият. Ләкин әкиятне сөйләве генә җайлы. Моның өчен никадәр ихтыяр көче, ничаклы иҗади эзләнүләр таләп ителгәнлеген мастерның чал башы, маңгаендагы тирән җыерчыклары бик ачык сөйли дә, иҗади фикернең өзлексез дәвам итүен әнә шулай күз иярмәслек тизлек белән шырпылар уйнаклатучы куллары күрсәтеп тора.
*
* *
Нефтьчеләр Совет парламентына депутатлыкка үзләреннән кандидат итеп Корбан ага Вәлиевне күрсәткән көннәр иде. Очрашуга, иң беренче карт -мастерның кулларына күз төшердем. Шундый җитез шырпылар уйнаклап тора. Димәк... Сүз башлавы да уңайсыз.
— Бик зур ышаныч күрсәттеләр. Бик зур!—ди мастер уйчан гына.
Әйе, бик зур ышаныч. Ләкин халкыбыз бу эшчәннән-эшчән, шәфкатьле һәм нык кулларга ил белән идарә итүне дә чын-чыннан һәм бик хаклы рәвештә ышана.
Әлмәт шәһәре.