ДЕПУТАТ-ЯЗУЧЫЛАР
Шушы елның 18 мартында СССР Верховный
Советына сайлаулар булып узды- Илебезнең
югары органына халкыбыз тарафыннан сайланган
иң эшлекле кешеләр арасында күп милләтле совет
әдәбиятының 30 вәкиле бар. СССР Верховный
Советына депутатлар итеп язучылардан И. В.
Абашидзе, Т. Абдумомунов, Г. С. Әпсәләмов, Г. Б.
Багдасарян-Сарян, П. У. Бровка, В. Л.
Василевская, Р. Г. Гамзатов,
А. Т. Гончар, М. А. Гусейнов, А. Е. Корнейчук, Л.
М. Леонов,’ Э. Б. Межелайтис, Ю. С. Мельничук,
Г. Мустафин, Г. 3. Рамазанов, Ш. Р. Рашидов, М.
Ф. Рыльский, И. Ю. Смуул, Л. С. Соболев, М. А.
Стельмах, А. А. Сурков. М. Ташмухамедов (Ай-
бек), Н. С. Тихонов, С. К. Тока, М. Турсун- заде,
К- А. Федин, Ж. К. Фолманис (Жан Грива), И К.
Чебан (Ион К. Чобану), М. А. Шолохов һәм И. Г.
Эренбург сайланды.
ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВНЫҢ ТУУЫНА 75
ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН ҖЫЕЛЫШ
КПССның Казан шәһәр комитеты, Татарстан
язучылары союзы, ТАССР Культура
министрлыгы һәм Казан шәһәр Советы башкарма
комитеты шушы елның 17 мартында, Г. Камал
исемендәге Татар дәүләт академия театры
бинасында, татар әдәбияты классигы,
революционер-большевик, күпкырлы галим һәм
күренекле педагог, талантлы тәнкыйтьче һәм
әдәбият белгече, ялкынлы пропагандист һәм
публицист Галимҗан Ибраһимовның тууына 75 ел
тулуга багышланган тантаналы җыелыш үткәрде.
Анда бу зур әдипнең үлемсез әсәрләрен яратып
укучы йөзләрчә хезмәт ияләре катнашты.
/Кыелышны язучы Афзал Шамов ачты. Галимҗан
Ибраһимовның тормыш һәм иҗат юлы турындагы
докладны филология фәннәре кандидаты Мансур
Хә- сәнов ясады.
Художество бүлегендә Г- Камал исемендәге
Татар дәүләт академия театры артистлары «Татар
хатыны ниләр күрми» исемле спектакльдән өзек
күрсәттеләр- Татарстанның халык артисты X-
Сәлимҗанов Галимҗан Ибраһимовның «Кызыл
чәчәкләр» повестеннан, РСФСРның халык
артисты Г. Шамуков «Табигать балалары»
хикәясеннән өзекләр укыдылар- Концертта шулай
ук РСФСРның һәм ТАССРның атказанган ар-
тисткасы 3. Хисмәтуллина, РСФСРның һәм
ТАССРның халык артисты Ф. Насретдинов,
ТАССРның атказанган артисты Р. Ва- һапов, М.
Җәлил исемендәге опера һәм балет театры
солисткасы Л. Бәширова чыгышлары булды.
Фойеда Г. Ибраһимовның моңарчы билгеле
булмаган фоторәсемнәреннән, үзе исән вакытта
басылып чыккан әсәрләреннән һәм соңгы елларда
басылган китапларыннан бай күргәзмә
оештырылган иде.
ҮЗӘК ТЕЛЕВИДЕНИЕ ТАПШЫРУЛАРЫ
ТРАНСЛЯЦИЯЛӘНӘ БАШЛАДЫ
16 мартта Казан телевидение студиясе
Мәскәүдән Үзәк телевидение тапшыруларын
трансляцияли башлады- Ул көнне, илебездәге күп
кенә шәһәрләрнең йөз меңнәрчә тамашачылары
белән бергә, Казан, Чистай, Зеленодольск
шәһәрләрендә, шулай ук Лаеш, Кукмара, Арча,
Буа һәм башка районнарда яшәүче хезмәт ияләре
дә Кремльнең съездлар сараеннан КПСС Үзәк
Комитетының беренче секретаре, СССР
Министрлар Советы Председателе Никита
Сергеевич Хрущевның Мәскәү шәһәре, Калинин
сайлау округы сайлаучылары алдында сөйләгән
речен тыңладылар һәм зур концерт карадылар-
Трансляциянең беренче тәҗрибә буларак,
үткәрелүенә карамастан, күренү һәм тавышның
ишетелүе бик яхшы булды. Казан телевидение
студиясе Мәскәү — Владимир — Горький —
Казан — Ижевск — Пермь — Свердловск
шәһәрләрен тоташтырган яңа радиореле линиясе
аша Үзәк телевидение студиясе тапшыруларын
системалы рәвештә- трансляцияләп барачак.
«ҺӘЛАК БУЛГАН ГЕРОЙЛАР СӨЙЛИ»
ҖЫЕНТЫГЫ
Күптән түгел Мәскәүдәге политик әдәбият
дәүләт нәшрияты «һәлак булган геройлар сөйли»
исемле җыентык бастырып чыгарды. Анда 1941 —
1945 елларда гестапо кул .астында, фашистлар
тоткынлыгында, төрмәләрдә һәм концентрацион
лагерьларда батырларча һәлак булган совет
кешеләренең документлары, көндәлекләре, соңгы
хатлары, васыятьләре тупланган. Җыентыкка
шулай ук совет солдатларының һәм офи-
церларының гитлерчы илбасарларга каршы
157
сугышның иң кыен шартларында язган хатлары
кертелгән. Бу хатларда һәм документларда
фашизмны тар-мар итүгә өндәгән ялкынлы
чакыру яңгырый- Патриотлар үзләренең
замандашлары һәм килер буын алдында
кешелекнең бәхетен саклап калу өчен актык
тамчы канга кадәр көрәшергә ант итәләр.
Совет Армиясе офицерларының һәм сол-
датларының, партизаннарның һәм вакытлыча
оккупациядә калган кешеләрнең, фашизм
коллыгына эләккән егетләрнең һәм кызларның
үләр алдыннан язган хатларында совет кешесенең
мораль бөеклеге, җиңүгә ышануы, дошманнарга
карата ачы нәфрәте, Ватанны сөюе.
Коммунистлар партиясенә бирелгәнлеге ачык
чагыла.
«һәлак булган геройлар сөйли» җыентыгында
күренекле татар совет шагыйре, Советлар Союзы
Герое Муса Җәлилнең фашистлар тоткынлыгында
иҗат ителгән «Җырларым», «Дуска», «Батырлык
турында» һ. б. шигырьләре, дәфтәрләр тышына
һәм Моабит төрмәсе китапханәсеннән совет
сугышчылары табып алган китап битенең кырына
язган васыятьләре басылган. Моннан гыш китапка
Муса Җәлилнең һәм аның якын
көрәштәшләреннән берсе булган язучы Абдулла
Алишның фоторәсемнәре, биографияләре, А.
Алишның Берлин төрмәсеннән 1944 елның 28
январенда тормыш иптәшенә язган хаты
урнаштырылган.
Китапның 244 битеннән М. Җәлил тарафыннан
төзелгән яшерен оешманың актив члены Әхмәт
Симаевның Дрезден төрмәсе ■стенасына язып
калдырган сүзләрен укыйсың: «Монда Әхмәт
Симаев утырды, журналист, мәскәүле- Россиядән
без унбер кеше- Без барыбыз да Германиянең
икенче империя суды тарафыннан үлемгә хөкем
ителдек- Бу язуны тапкан һәм Ватаныбызга исән
кайткан кешедән безнең язмышыбыз турында
туганнарыбызга һәм якыннарыбызга хәбәр итүен
сорыйм. 24 март, 1944 ел»- Җыентыкта Ә-
Симаевның биографиясенә дә шактый киң урын
бирелгән.
100.000 данәдә басылган бу җыентык мат-
бугатка тарих фәннәре кандидатлары Б. И.
Жучков, В. А. Кондратьев, В. В. Морозов, А Т.
Павлов һәм Б. П. Тихомиров тарафыннан
хәзерләнгән.
<49 КӨН» ФИЛЬМЫ ПРЕМЬЕРАСЫ
15 мартта Мәскәүдәге «Россия» кинотеатрында
«Мосфильм» киностудиясе тарафыннан
чыгарылган «49 көн» исемле нәфис фильмның
премьерасы булды- Фильм үзйөрешле баржа
экипажының Тын океандагы тиңдәшсез дрейфына
багышланган. Аяусыз үлемне җиңгән дүрт герой
—Ә- Җи- һаншин, А Крючковский, Ф-
Поплавский һәм И Федотов образларын
артистлардан
В. Буяновский. В. Пивненко, В. Шибанков -һәм
Г. Крашенинников иҗат иткән.
Совет солдатларының батырлыгы турындагы
бу фильм Г- Бакланов, Ю. Бондарев һәм В.
Тендряков сценариесе буенча эшләнгән.
Фильмның режиссеры Г. Габай, баш операторы А.
Кольцатый.
Фильмны ижат итүчеләр табигать стихиясе
белән кырык тугыз көн буе көрәшкән һәм җиңеп
чыккан совет кешеләренең героизмын, мораль
көчен чагылдырганнар.
ШЕВЧЕНКО ИСЕМЕНДӘГЕ
ПРЕМИЯНЕҢ БЕРЕНЧЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ
Узган ел Украина ССР Хөкүмәте әдәбият һәм
сәнгать өлкәсендәге күренекле хезмәтләр өчен Т.
Г. Шевченко исемендәге премия булдыру турында
карар чыгарган иде- Шушы елның 9 мартында,
бөек шагыйрьнең туган көнендә, Республика
дәүләт комитетының язучы О. Гончарга «Кеше
һәм корал» романы, шагыйрь П- Тычинага өч
томлык «Сайланма әсәрләр»е композитор П.
Майбородага «Сайланма җырлар»ы өчен
Шевченко исемендәге премия бирү турындагы
карары игълан ителде. СССР Язучылары союзы
идарәсе О. Гончарга һәм П- Тычинага котлау
телеграммалары җибәрде.
«ЛИТЕРАТУРА И ЖИЗНЬ» ҺӘМ
«СОЦИАЛИСТИК ТАТАРСТАН»
ГАЗЕТАЛАРЫНЫҢ БЕРЛӘШТЕРЕЛГӘН
САНЫ
Татарстан язучылары һәм журналистлары
«Литература и жизнь» һәм «Социалистик
Татарстан» газеталарының берләштерелгән санын
әзерләделәр- Газета 28 мартта Мәс- кәүдә рус
телендә һәм Казанда татар телендә чыкты. Аның
беренче битендә КПСС- ның Татарстан Өлкә
Комитеты секретаре ЛА- Тутаевның «Дуслар
семьясында» исемле мәкаләсе, Г. Ахуновның
Әлмәт нефтьчеләре турындагы язмалары һәм Ә.
Ерикәйнең «Яшәрәм» дигән шигыре
урнаштырылган. Газеталар үз укучыларына Гомәр
Бә- шировның яңа романыннан өзекләр, Рөстәм
Кутуйның Зәй ГРЭСын төзүчеләр тормышына
багышланган очеркын, Салих Баттал, Әхмәт
Исхак, Зәки Нури, Нури Арсланов, Нәби Дәүли,
Рәшит Әхмәтҗанов, Саҗидә Сөләйманова, Ринат
Рәхимов шигырьләрен һәм башка авторларның
яна әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Татарстан
язучылары союзы идарәсе председателе Мирсәй
Әмир «Социаль заказ» дип исемләнгән мәкалә-
сендә каләм көчен хезмәт поэзиясен чагылдыруга
юнәлткән язучыларга аеруча зур игътибар итәргә
кирәклеге хакында сөйли- Яшь тәнкыйтьче Р.
Мостафин газетага әдәби тәрҗемә мәсьәләсенә
багышлап язылган мәкаләсе белән катнашкан.
«Литература и жизнь» һәм «Социалистик
Татарстан» газеталарының бу санында Гази
Кашшафның «Муса Җәлил турында нинди яңалык
бар?», мари язучысы Александр Токның «Маяков-
ский Казанда» исемле мәкаләләре һәм татар совет
әдәбиятының бүгенге торышын яктырткан күп
кенә башка материаллар басылган.
А- М. ГОРЬКИИГА БАГЫШЛАНГАН
ӘДӘБИ КИЧӘ
1962 елның 28 мартында Алексей Максимович
Горькийның тууына 94 ел тулды- Шул уңай белән
Казандагы А. М. Горький музеенда бөек язучыга
багышланган әдәби кичә уздырылды. Анда Е. П.
Пешкова, В. И. Качалов, К. Нәҗминең А. М.
Горький
158
турында магнитофонга язып алынган истәлекләре
һәм М- Горькийның язучыларның I съездын
япканда сөйләгән йомгаклау рече тыңланды. М.
Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет
театры солистлары В. Җарков, Г. Сәйфуллнна, Н.
Зайцева Горький аеруча яраткан җырларны баш-
кардылар, СССРның халык артисты Н- Якушенко
Горькнйның «Кыз һәм үлем» исемле әсәрен,
Казандагы 2 номерлы мәктәп укучысы Т.
Романова «Ана» романыннан бер өзек укыды-
Музейда А- М- Горький иҗатына багышланган
әдәби викторина оештырылды-
ТҮБӘН КАМА ГЭСЫН
ПРОЕКТЛ АШТЫРУЧЫЛАР
ЖУРНАЛИСТЛАР ЯНЫНДА
24 мартта, Матбугат йортында, Татарстан
журналистлары Түбән Кама ГЭСын
проектлаштыручылар белән очраштылар.
Очрашуга гидроэлектростанция проектының баш
инженеры С. В. Титов, «Гидропроект»- ның
сусаклагычлар бүлеге начальнигы урынбасары В.
В. Богатырев, сусаклагыч проектының баш
инженеры А- Ф. Конев һәм инженер Л. М. Икан
иптәшләр килгән иде.
С. В. Титов журналистларны Түбән Кама
ГЭСын төзү проектлары белән таныштырды-
— Җидееллыкның бу зур төзелеше, — диде
ул,— Татарстанның үзәгендә — Чаллы шәһәре
янында алып барылачак. Гидроэлектростанция иң
яңа техника ярдәмендә, йөзәр тонна авырлыктагы
тимер-бетон материаллардан төзеләчәк. Станция
плотина белән бергә төзелә. Ул плотина төзелгәч,
Каманың һәр ике ягында урнашкан нефть
районнары өчен юл ачыла.
Иптәш С. В. Титовның әйтүенчә, Кама суы
энергиясе, югары вольтлы линияләр аша,
Татарстан районнарына, Уралга һәм илебезнең
Европа өлешендәге үзәк районнарына
тапшырылачак.
ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
15 мартта Г- Дамал исемендәге Татар дәүләт
академия театры башкорт язучысы Мостай
Кәримнең «Җырланмаган җыр» исемле драмасы
буенча эшләнгән яңа спектакль күрсәтте. «Кыз
урлау» комедиясе белән татар тамашачылары
арасында популярлык казанган Мостай Кәрим
«Җырланмаган җыр» драмасында дәрәҗә һәм дан
артыннан куучы һәм халык алдында төп
бурычларын оныткан түрәләрне фаш итә.
Тамашачылар спектакльне яратып кабул иттеләр.
«ӘДӘБИ ӘЛМӘТ» БИТЕ
«Советская Татария» газетасы 25 март
санының өченче битен Әлмәт әдәби берләшмәсе
членнары иҗатына багышлады. «Әдәби Әлмәт»
дип исемләнгән бу биткә Әлмәт шәһәрендә чыга
торган «Хезмәт байрагы» газетасы редакциясе
сотруднигы М. Зари- повның «Тормыш һәм жыр»
дигән мәкаләсе, язучы Г. Ахуновның «Асмагөл»
исемле хи- кәя-очеркы, Р- Төхфәтуллинның кыска
хикәяләре, Д- Матвеевның «Безнең шәһәр»
поэмасыннан өзекләр, Ә- Маликов, И- Винокуров,
Э. Мөэмннова, Л. Кәримова һәм М- Аввакумова
шигырьләре урнаштырылган.
ТЕОРЕТИК СЕМИНАР
13 м а р т т а Г. Тукай исемендәге клубта «XX,
XXI һәм XXII съезд карарларын уңышлы рәвештә
тормышка ашыруда әдәбиятыбыз һәм язучылар
алдында торган бурычлар» дигән тема буенча
теоретик семинар уздырылды. Анда А. Гумеров
һәм М. Хәмн- тов докладлары тыңланды.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Казанда яшәүче рус язучыларының Татарстан
язучылары союзы каршындагы секциясе яшь
авторлар белән эшләүгә зур игътибар бирә-
Секциянең март аенда үткәрелгән утырышында
Казан шәһәренең әдәби берләшмәсе членнары Д.
Вәлиев хикәяләре һәм Н- Беляев шигырьләре
тикшерелде. Фикер алышуда катнашкан Т. Жу-
равлев, К. Лебедев, Г. Паушкин, В. Синев, Л.
Юткеевич һ. б. лар бу авторларның иҗатына
нигездә уңай бәя бирделәр, каләмнәренең шактый
үткенләнә төшүен әйттеләр- Секция утырышы Д-
Вәлиевнец ике хикәясен табигатьне саклауга
багышланып язылган әсәрләр тупланган
җыентыкта, Н- Беляевнең берничә шигырен рус
язучыларының 1963 елда чыгачак гомуми
җыентыгында бастыру өчен тәкъдим итте.
30 мартта балалар әдәбияты секциясенең
чираттагы утырышы булды- Утырышның көн
тәртибенә Мәскәүдә балалар әдәбиятына
багышланган киңәшмәдә катнашкан К-
Миңлебаевның чыгышын тыңлау һәм балалар
әдәбияты секциясенең яңа бюросын сайлау
мәсьәләсе куелган иде. Беренче көн тәртибе
буенча сүз Татарстан китап нәшриятының
яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе баш
редакторы К- Миңлебаевка бирелде. К-
Миңлебаев Мәскәүдә булып үткән киңәшмә
турында сөйләгәннән соң Л. Ихсанова балалар
әдәбияты секциясенең берьеллык эше турында
отчет ясады. Фикер алышуда Г. Латыйп, Н-
Гайсин, М- Мо- зунов, Җ- Тәрҗеманов, Г-
Сабитов, Г- Мө- хәмәтшин һәм Г. Бакиров
катнашты. Секциянең яңа бюросы составына Җ.
Тәрҗеманов, Г. Галиев, К- Миңлебаев, М. Ша-
баев һәм Г. Латыйп сайланды.
ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ КИЧӘСЕ -
27 мартта СССР Фәннәр Академиясе Казан
филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты,
Татарстан язучылары союзы һәм Республика
халык иҗаты йорты белән берлектә, Казан
шәһәренең Идел буе районы культура сараенда
«Татар халык иҗаты кичәсе» үткәрде. Кичәнең
беренче бүлегендә СССР Фәннәр Академиясе
Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих
институты фәнни сотруднигы Э. Касыймов «Татар
халык иҗатында сатира һәм юмор» дигән темага
доклад ясады. Аннан соц М. Әмирнең халык
әкиятләренә нигезләнеп язылган «Көнлекче
Әхмәт һәм аның матур хатыны» исемле
комедиясе уйналды. Концертта татар халык
әкиятләре һәм мәзәкләре сөйләнде, татар халык
көйләре, илебезнең төрле өлкәләрендә яшәүче
татарларның биюләре башкарылды, бәет һәм
табышмаклар әйтелде.
Кичәгә килүчеләр танылган артистка Оркыя
Кушловская, Татарстанның атказанган
артистлары Зариф Закиров, Каюм Барыев,
ААәрьям Сульва, Әзәл Яһудин, татар сәхнәсенең
карт эшчеләреннән Исмәгыйль Ханов, Гариф
Бухарай, Габдулла Максудов, Әхмәт Абдрашитов,
Татарстанның халык артисты Касыйм Шамиль,
композиторлардан Заһид Хәбибуллин, Рөстәм
Яхин чыгышларын аеруча зур кызыксыну белән
тыңладылар һәм аларга ихлас күңелдән рәхмәт
белдерделәр.
ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
8 февральдә шагыйрь Шәүкәт Галиев Кайбыч
районы, Бакырчы сигезъеллык мәктәбе
укучылары янында булды һәм алар- ны үзенең яңа
шигырьләре белән таныштырды.
13 мартта Барлас Камалов һәм Рәшит Гәрәй
Бондюг районына килделәр. Бәзәкә урта мәктәбе
укучылары һәм «Кама» колхозы членнары белән
очрашу вакытында алар татар язучыларының
бүгенге көндә нинди әсәрләр өстендә эшләүләре
турында сөйләделәр, үзләренең хикәяләрен һәм
шигырьләрен укыдылар. Бу очрашуларда район
газетасы редакциясе каршындагы әдәбият
түгәрәге членнары . Е. Уткин, Д. Сираев, К.
Гыйльмуллин иптәшләр дә катнашты.
25 февральдә Зеленодольск шәһәренең
«Родина» культура сараенда әдәбият сөючеләр Ш.
Галиев, Б. Камалов һәм Р. Гәрәй белән
очраштылар. Бу авторларның җыентыклары,
шулай ук аерым әсәрләре буенча фикер алышуда
пенсионер М. Парсин. 5 номерлы мәктәпнең
математика укытучысы М. Шәйхетдинова, тел-
әдәбият укытучысы Л. Зарипова, китапханә
эшчеләреннән Р. Фәхриева, 3. Галиева, Н.
Шәрипова, өлкән язучы И. Туктар, слесарь Н.
Гомәров, яшь эшче Р. Мөдәррисов, әдәбият
түгәрәге члены токарь Ф. Әхмәтшнн һәм инженер
И. Невлюдов иптәшләр катнашты. Алар Ш.
Галиев, Б. Камалов, Р. Гәрәй иҗатындагы уңышлы
һәм кимчелекле якларга шактый киң тукталып,
киләчәктә зуррак темалар өстендә эшләргә,
бүгенге көн геройларының хезмәтен, уйларын һәм
омтылышларын чагылдырган әсәрләр тудырырга
кирәклеген әйттеләр.
2 мартта язучыларның Габдулла Тукай
исемендәге клубында Казан дәүләт педагогия
институты әдәбият түгәрәге членнарының нҗат
кичәсе үткәрелде. Доцент А. Сайганов түгәрәкнең
эше турында сөйләгәннән соң, сүз яшь авторларга
бирелде. Түгәрәк членнарыннан 3. Сәмнгуллнн,
М. Газизов, М. Гаскәрев, X. Хөснуллин, Г.
Саттаров, Э. Гайнанов, Р. Харисов һ. б.лар
тыңлаучыларга туган ил, хезмәт, яшьлек
темаларына багышлап язган әсәрләрен укыдылар.
Кичәнең икенче бүлегендә институтның үзешчән
сәнгать коллективы концерты булды.
16 мартта Казан шәһәренең Идел буе районы
Культура сараена эшчеләр, хезмәткәрләр,
студентлар һәм башка профессия кешеләре
җыелды. Алар татар язучылары белән очрашу
кичәсенә килгәннәр иде. Кичәне Татарстан
язучылары союзы идарәсе члены Г. Кашшаф ачты.
Аннан соң трибунага күтәрелгән Г. Әпсәләмов, С.
Хәким, Н. Дәүли, М. Садри, Н. Арсланов һәм М.
Саттаров тыңлаучыларны үзләренең иҗат
планнары белән таныштырдылар, яңа әсәрләрен
укыдылар.
Кичәнең художество бүлегендә Казан дәүләт
консерваториясе студентлары көче белән зур
концерт бирелде.
«Татарстан яшьләре» газетасы редакциясе
каршында эшләп килүче әдәбият түгәрәгенең
чираттагы утырышы 2 3 мартта үткәрелде.
Түгәрәк членнары бу утырышка шагыйрь Сибгат
Хәкимне дә чакырганнар иде. С. Хәким аларга
шигырь язу техникасы турында сөйләде, аннан
соң тыңлаучылар аның иҗат лабораториясе белән
таныштылар.