ЧИТ ИЛ ЯЗУЧЫЛАРЫ КАЗАНДА
өек Ватан сугышының беренче
елларында СССР Язучылары
Союзы идарәсе вакытлыча
Казанга күчеп килде. Күренекле
совет язучыларының (Д. Бедный, С.
Маршак, Я- Купала, А. Толстой, А.
Фадеев, П. Павленко, К. Тренев һ. б.)
семьялары, антифашист чит ил
язучылары ул елларда Татарстанда
яшәделәр.
Ул язучыларның зур төркеме Казан
шәһәренә 1941 елның 18 Октябренда
килә. Җәмәгатьчелек һәм Татарстан
язучылары кунакларны бик җылы
каршылады. Казанга килгән чит ил
антифашист язучылары да (немец
язучыларыннан В. Бредель, И. Бехер, А.
Курелла, Э. Вайнерт, Ф. Вольф, испан
язучысы Ц. Арконада, француз язучысы
Ж. Ришар-Блок, итальян язучысы Д.
Джерманетто, поляк язучысы Лион
Пастернак һ. б. лар) рус һәм татар
язучыларының туганнарча ярдәме
белән бик тиз актив иҗади һәм
иҗтимагый эшкә керештеләр.
Казанда яшәгән чит ил язучылары
фашизмга каршы көрәшләрен тагын да
көчәйтә төштеләр. И. Бехер, Д.
Джерманетто, Ж.-Р. Блок еш кына
радио буенча чыгышлар ясадылар. Ерак
Казан шәһәрендә яшәгәне хәлендә дә
Җ.-Р. Блок үзенең туган иле Франция
белән бәйләнешен өзмәде, совет
кешеләренең героик көрәшләрен ватан-
дашларына белдереп торуны үзенең
бурычы санады. Аның сугышчан
мәкаләләре һәм радиодан ясаган
чыгышлары тупланган «Оккупа-
цияләнгән Франциягә азат ителгән
Франциядән» дигән китабына со-
ңыннан (язучы үзе үлгәч) Бөтендөнья
Тынычлык Советы премиясе бирелде.
Үткен сүзле, шат күңелле Д.
Джерманетто татар язучылары белән
аеруча дус иде. Ул үзен шаяртып
«почетлы татар» дип йөртте.
Джерманетто гитлерчыларның
ерткычлыгына протест белдереп
митингларда ялкынлы речьләр белән
чыга иде. Шундый митингларның
берсендә шәһәребез хезмәт ияләре рус
язучысы В. Бахметьев, татар язучысы Г.
Кутуй чыгышлары белән берлектә
итальян язучысы Д. Джерманетто һәм
немец язучысы Э. Вайнертның
фашистларны нәфрәтләгән һәм фаш
иткән ялкынлы речьләрен тыңладылар.
Бөек Октябрьның 24 еллыгын I
бәйрәм иткәндә рус, татар һәм чит 5 ил
язучылары — барысы бергә язу-
чыларның Тукай исемендәге клубына
җыйналалар. «Красная Звезда»
газетасының редакторы доклад ясый.
Аннан соң сүз Жан-Ришар Блокка
бирелә. Аның сүзләрен рус язучысы В.
Фин тәрҗемә итеп бара. Француз
язучысы совет гаскәрләренең Мәскәү
янындагы тарихи җиңүе уңае белән
үзенең шатлыгын белдерә. Озак сөйли
ул, кә- газьгә-нигә карамыйча сөйли.
Аның сүзләренә теләктәшлек белдереп,
рус һәм татар язучылары көчле итеп
кул чабалар.
•
Чит ил язучылары митингларда һәм
радио буенча чыгышлар ясау белән
генә чикләнмиләр, алар үз
халыкларына мөрәҗәгать итеп
Б
152
листовкалар, сугышчан рухлы әдәби
әсәрләр язалар, театрларыбыз эшенә
актив катнашалар. Казан театрларында
ул елларда антифашист язучыларның
берничә әсәре куела. Мәсәлән,
«Красная Татария» газетасының 1941
елның 9 апрелендә чыккан санында
Бертольд Брехтның «Клаус Генрих»
исемле бер пәрдәлек пьесасының зур
уңыш белән баруы языла. Рус Зур
драма театрында антифашист чит ил
язу- чыларының әсәрләреннән зур кон-
церт бирелә. В. И. Качалов исемендәге
Рус Зур драма театры архивында
саклана торган документларның
берсендә бу концерт турында «политик
үткенлек һәм бүгенге көн таләпләренә
җавап бирү — антифашистик әдәбият
кичәсе программасы өчен характерлы
иде», дип язылган.
Антифашист чит ил язучыларның
Казанда яшәгәндә иҗат иткән әсәрләре
фашизмга карата тирән нәфрәт,
гитлерчы ерткычларга каршы көрәшкә
өндәү белән сугарылган. Мәсәлән,
испан шагыйре Цезар Арконаданың
«Красная Татария» газетасының 1941
елның 28 ноябрендә чыккан санында
басылган «Ватан өчен» шигыре әнә
шундый. Мәңгелек һәм чиксез кыйммәт Ватан
өчен Сугышларда күрсәтегез героизм; йөрәкләрне
җылытып торсын оптимизм; һәм янрасын
барыбыз өчен, Галәм өчен: — Мәңгелеккә бетсен
Гитлер һәм фашизм!—• ди ул үзенең бу
шигырендә.
Поляк шагыйре Лион Пастернакның
шул ук газетада 7 ноябрь- да (1941)
басылып чыккан «Күтәрелегез,
халыклар!» дигән шигыре дә бөек
көрәшкә чакырып яңгырый.
Бу елларда Жан-Ришар Блокның
иҗади эшчәнлеге аеруча киң колач
белән җәелә. Ул үзенең бик күпләргә
билгеле «Тулон» исемле пьесасы
өстендә эшли, «Парижда тентү» исемле
бер пәрдәлек пьеса яза. 1941 елның
көзендә Казанда СССР Язучылары
Союзында татар язучылары катнашы
белән үткәрелгән утырышта Жан-
Ришар Блокның «Тулон» пьесасы (П.
Антокольский тәрҗемәсендә) укыла.
Жан-Ришар Блокның кайбер
әсәрләре «Совет әдәбияты» журна-
лында да басылып чыга. Журналның
1941 елгы 8 санында «Фашизм юк
ителергә тиеш!» рубрикасы астында
басылган мәкаләсендә ул гитлерчы
Розенбергның чын йөзен һәм француз
халкына хыянәт иткән Виш и
хөкүмәтенең политикасын фаш итә.
Шул ук журналның шул елгы 9
санында Жан-Ришар Блокның i «Фриц
Мюллерның карьерасы» дигән әсәре
басылып чыга. Кечкенә генә, ике битлек
бу хикәясендә Блок фашизмның тарих
чүплегенә ташланачагын нацист Фриц
язмышы аша бик ышандыргыч итеп су-
рәтли.
Жан-Ришар Блокның «1941 елның
октябре» дигән шигыре дә Казанда
языла. Бу шигырь Кави Нәҗми
тәрҗемәсендә 1942 елда «Атака» дигән
җыентыкта басыла.
П. Антокольский Франциянең бу зур
әдибенең Казандагы тормышына
багышлап «Жан-Ришар Блок Казанда»
исемле шигырен яза (П. Антокольский,
Әсәрләр, 1 июль, 1941 ел). Бу авыр
шартларда бергә үткәргән вакытларны,
үзара дуслык мөнәсәбәтләрен татар
язучылары онытмыйлар, бу дуслыкка
үзләренең әсәрләрен багышлыйлар.
Шагыйрь С. Хәким «Жан-Ришар Блок»
исемле шигырендә болай ди:
Юк җирдә тынычлык, үзең Янмыйча
торып. Үлгәч тә кисәтә илен Жан-Рншар
Блок.
«Француз сүзе» дигән китапка язган
кереш сүзендә Жан-Ришар Блок
Казанда яшәгән көннәре турында болай
ди: «Без, бер төркем язучылар — совет
һәм чит ил язучылары— Казанда
яшибез. Мин бу юлларны шунда язам.
Без монда Совет хөкүмәте тәкъдиме
белән күчеп килдек, чөнки дошман
турыдан- туры куркыныч тудырганга,
кайбер оешмалар Мәскәүне калдырыр-
га мәҗбүр булды. Иртәгә мин бу
кунакчыл шәһәрдән, Ватанның тантана
итәсенә нык ышанган хәлдә,, язучылык
намусына тап төшермичә, чын-чынлап
дуслашып, чын-чынлап эшләгән
шәһәрдән китәм инде. Бу китапның
соңгы битенә Татарстан Автономияле
Совет Социалистик
153
Республикасы башкаласы исемен куя
алуым белән мин бүген горурланам.
Чөнки бу китапка кергәннәрнең барысы
да монда, Казанда язылды. Соңыннан
безнең һәркай- сыбыз: «Мин ул чакта
Казанда булучыларның берсе», дип
горурланып әйтә ала. 22 декабрь, 1941
ел».
Күренекле немец драматургы
Фридрих Вольф Казан тамашачы-
ларына 1935 елдан бирле үк таныш. Ул
елны Татар дәүләт академия театры
сәхнәсендә аның «Профессор Мамлюк»
дигән пьесасы куела., Премьерада автор
үзе дә була-J Е. Гинзбург «Красная
Татария» газетасында басылып чыккан
(1935 ел, 2 декабрь) рецензиясендә бу
постановка турында болай дип яза:
«Антифашистик бу пьесаның совет
сәхнәсендә беренче постанов- касы,
аның политик мәгънәсен ачу буенча
бирелеп эшләү, авторның — немец
язучысы-коммунисты Фридрих
Вольфның Казанга килүе — болар
барысы да татар театры актерлар
коллективы өчен бик әһәмиятле
вакыйга булды».
Соңрак «Красная Татария» газе-
тасында (1935 ел, 26 декабрь) Ф.
Вольфның Татар дәүләт академия
театры коллективына язган хаты
басылып чыга. Үз пьесасының уңышлы
постановкасы өчен автор театр
коллективына зур рәхмәт белдерә.
«Безнең арадагы бәйләнеш киләчәктә
дә өзелмәсен иде, — дип яза Ф. Вольф,
— мин чын күңелдән шуны телим».
Фридрих Вольф Бөек Ватан сугышы
елларында да Казанда яши. Әмма,
кызганычка каршы, аның бу чор иҗади
эшчәнлеге безгә билгеле түгел. Шулай
ук танылган ша- гыйрь-көрәшче, немец
халкының талантлы улы Иоганс
Бехерның да Казандагы иҗади
эшчәнлеге турында җитәрлек материал
сакланмаган. Әлбәттә, ул да бу чорда
күп кенә әсәрләр язган. Соңыннан ул
шигырьләренең берсендә үзен ту-
ганнарча кабул иткән совет халкына
рәхмәт белдерә:
Халкымның сезгә рәхмәте Минекеннән
дә зур булыр, — ДИ ул.
«Совет әдәбияты» журналының
1951 елдагы 9 санында Иоганс
Бехерның «Германия Демократик
Республикасы гимны» (3. Мансур
тәрҗемәсе) басылып чыкты.
Фашизмга каршы ялкынлы кө-
рәшче, күренекле немец язучысы Вилли
Бредель дә сугыш вакытында берничә
ай Казанда яши. 1941 елның 6
ноябренда «Кызыл Татарстан»
газетасында басылган мәкаләсендә ул
татар культурасы турында фикерләрен
әйтә, немец әдәбияты үрнәкләренең
татар теле- ’.нә тәрҗемәләре турында
сөйли. Үзенең «Сынау» романының
татар теленә тәрҗемәсенә карата Вилли
Бредель болай дип яза: «Берничә көн
элек, Казанга килеп төшү белән, бүтән
антифашист язучылар белән бергә, мин
Татгосиздатка кердем. Анда татар
язучыларының берсе миңа татар
телендә басылып чыккан «Сынау»
романын бирде. Аңа кадәр мин
романымның татар теленә тәрҗемә
ителүе турында ишетмәгән идем. Ул
китапны күргәч, мин чиксез
шатландым».
Вилли Бредель ул вакытта
Островский урамындагы 15 йортта
Надиевлар семьясы квартирасында
торган. Надиевлар В. Бредель турында
зур хөрмәт белән сөйлиләр. «Ул шат
күңелле, игътибарлы, ягымлы кеше иде.
Кыска гына вакыт эчендә без бу киң
күңелле кешене яратып өлгердек. В.
Бредель күп эшли, немец телендә
листовкалар, прокламацияләр яза,
радио буенча чыгышлар ясый иде. Бик
еш кино карый, театрларга йөри, безне
дә үзе белән чакыра торган иде. Казанда
В. Бредельнең дуслары күп иде. Аның
янына Абдулла Гумеров еш килә иде,—
диләр алар.— 1945 елда В. Бредель
Җиңү белән котлап һәм үзләренә
кунакка чакырып безгә махсус
телеграмма җибәрде».
Бу урында, сүз уңаеннан, шуны да
әйтәсе килә: узган җәйне миңа, 45 совет
студенты белән берлектә, В. Бредель, Э.
Вайнерт, И. Бехер һәм Ф. Вольфның
ватанында — Германия Демократик
Республикасында булырга туры килде.
Мин анда бу язучыларның немец
укучы-
4
лары арасында гаять зур мәхәббәт
казанганын үз күзем белән күрдем. Без,
совет студентлары, немец пионер
лагерьларында эшләдек. Анда без немец
яшьләре белән еш очраша идек. Бу
очрашу вакытларында немец һәм совет
әдәбияты турында сөйләшә идек. Немец
иптәшләр татар әдәбцяты белән дә
кызыксыналар. Алар кулында Муса
Җәлил шигырьләрен күреп мин бик
шатландым. Муса Җәлил аларның иң
яраткан шагыйрьләренең берсе булып
әверелгән...
Итальян язучысы Джованни
Джерманеттоның да Казандагы иҗади
эшчәнлеге игътибарга лаеклы. Ул монда
«Казанга сәлам» шигырен һәм «Тик-
Так» исемле бер пәрдәлек пьесасын яза.
Бу пьеса рус һәм татар телләренә
тәрҗемә ителә. Бу турыда ул 1944
елның 9 мартында ТАССРның Дәүләт
музеена язган хатында әйтә. «Язучылар
союзында, — ди ул, — татар язучысы-
шагыйре Һади Такташ юбилее уңае
белән язган шигыре^м бар. Мин яралы
кызылармеецлар янында, Фәннәр
Академиясенең Горький истәлегенә
багышлап үткәрелгән сессиясендә,
Ленин истәлегенә драмтеатрда
үткәрелгән кичәдә уннарча чыгышлар
ясадым».
Д. Джерманетто татар язучылары
белән дуслаша, татар халкын якын итә,
аның әдәбияты белән кызыксына, Г.
Тукай, һ. Такташ әсәрләрен аеруча
ярата. Г. Тукайга багышлап язган
шигырендә ул бо- лай ди («Совет
әдәбияты» журналы, № 4, 1942 ел):
Юк, үлмәдең, гакыллы ир, мәшһүр Тукай!
Тавышың синең кабатланыр һәр буында. Халык
кебек бөек, матур җырларыңда Синең гений яңрап
барыр гасырларга.
Соңыннан да ул Казан, татар халкы,
татар әдәбияты турында зур мәхәббәт
белән искә ала. («Совет әдәбияты»
журналы, № 8, 1958 ел.)
Сугыш вакытында Казанда яшәгән
испан антифашист язучысы Цезар
Арконада белән без Мәскәү- дә
очрашып сөйләштек. Авыр сугыш
елларында Татарстан җәмә-
154 гатьчелегенең, язучыларның чит ил
язучыларына күрсәткән зур ярдәме турында ^ул
чын рәхмәт хисләре белән сөйләде. Казанда Ц.
Арконада татар культурасы белән якыннан
танышканын әйтте. «Мин татар театрында
«Башмагым» спектаклен карадым, — диде ул. —
Бу спектакль, аеруча аның беренче пәрдәсе, миңа
бик ошады. Татар музыкасын аңа кадәр
тыңлаганым юк иде, аның шундый гүзәл икән-
леген белми идем. Мин чын-чын-**' нан
гаҗәпләндем». Саубуллашканнан соң ул безгә
испан телендә түбәндәге сүзләрне язып бирде:
«Бүген минем янга Казаннан ике студент кыз
кереп, бу шәһәрдә үткәргән көннәрем турында
истәлекләр сөйләвемне үтенделәр. Мин аларга
авыр һәм кыен, шул ук вакытта бөек һәм героик
'булган ул көннәр турында бу минутта искә
төшкәннәрнең барысын да сөйләдем. Хәтергә
төшерү һәрвакыт рәхәт һәм шул ук вакытта моңсу
була. Тагын бер кабат Казанда буласым килә.
Казанда тагын булырга туры килерме миңа, юкмы,
әмма бу шәһәр Бөек Ватан сугышының бөек һәм
героик еллары белән бәйләнештә минем хәтеремә
кереп калган. Цезар Арконада, 26 январь, 1961 ел.
Мәскәү».
Цезар Арконада безнең белән
сөйләшкән вакытында чит илләр
революцион язучыларының СССР- да
сөргендә яшәмәүләрен, ә кешелек
дөньясының явыз дошманы —
фашизмга һәм бөтен дөнья реакциясенә
каршы актив көрәшчеләр сафында
булуларын басым ясап әйтте. Чыннан да
бу шулай: ул кө- рәшче-язучылар
үзләренең иҗатлары белән фашизмны
җиңү эшенә булыштылар. Бу героик
елларда СССР халыклары белән
берлектә француз, немец, итальян,
испан һәм башка халыкларның иң яхшы
уллары гитлеризмга каршы көрәш алып
бардылар.
Интернационализмның бөек идея-
ләре, чын патриотик хисләр һәм
прогрессив кешелек дөньясының
бердәмлеге аларны зур батырлыкларга
рухландыра. Муса Җәлил, Юлиус
Фучик һ. б. лар кебек язучы-
Кал/Л-Л М‘4
көрәшчеләрнең
героик образлары
бөтен дөньяга
билгеле.
Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап
килдем тормыш языма. Соңгы җырым палач
балтасына Башны тоткан килеш языла.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә һәм үләргә
кыю ир булып. Гомерем минем моңлы бер
җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып, —
дип яза; фашистлар төрмәсендә
утырганда герой-шагыйрь Муса Җәлил.
Бу юлларда фашизмга каршы көрәшкән
мәңге үлмәс ге- ройларның-
көрәшчеләрнең бөек хисләре
гәүдәләнгән. Муса Җәлилнең бөтен
иҗаты, аеруча аның фашист
тоткынлыгында язылган әсәрләре
интернационализмның, халык* лар
дуслыгының бөек көче, көрәшкә әзер
тору, коммунизм идеяләренең җиңүе
өчен гомерен дә бирергә әзер тору
турында сөйли.
Сугыш елларында антифашист
язучыларның Татарстанда яшәүләре чит
ил һәм татар язучылары арасында
интернациональ бәйләнешнең үсүенә
зур этәргеч булды. Сугыштан соң бу
бәйләнеш аеруча көчәйде. Татар
язучылары чит ил язучыларының күп
кенә әсәрләрен татар теленә тәрҗемә
иттеләр. Шул ук вакытта чит ил
укучылары арасында татар
язучыларының популярлыгы да үсә
бара. Г. Тукай, һ. Такташ, М. Җәлил, Г.
Кутуй, К. Нәҗми, Г. Бәширов, Г.
Әпсәлә- мов һ. б. ларның әсәрләре күп
кенә чит ил телләрендә басылып чыкты.
Чит илләрдәге прогрессив әдәбият
белән күп милләтле совет әдәбияты
арасындагы дуслык һәм бәйләнеш үсә
һәм ныгый. Бу бәйләнеш туры- дан-
туры халыклар арасында үзара
аңлашуны, үзара мөнәсәбәтне ныгытуга
хезмәт итә.