БУЛАТ СӨЛӘЙМАНОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ
Яшь шагыйрь Булат Сөләйманов 1938 елда Төмән өлкәсе, Дубрау районы, Сопра авылында туган. Шул авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, башта колхозда, аннан Салехард, Омск шәһәрләрендә грузчик һәм маляр булып эшли. 1961 елда кичке урта мәктәпне тәмам итә. Хәзерге көндә ул Казанда төзелештә эшли һәм В. И. Ульянов (Ленин) исемендәге Казан дәүләт университетында читтән торып укый.
Булат Сөләйманов шигырьләре укучылар игътибарына беренче тапкыр тәкъдим ителә.
СЕБЕРГӘ
' Юү, калмадың, Себер, калмадың син Каторжаннар яшәр җир булып. Күз алдыма сине китерә алмыйм Торган хәлдә үксеп, боегып.
Син үзгәрдең.
Язгы ташкын кебек
Җиңү яулый яшьлек һәркайда;
Зур заводлар, ГЭСлар, төзелешләр Калкып чыкты, әнә, тайгада.
Ишетәсезме, әнә, ишетәсезме
Березово газы тавышын?
Җидееллык атлый бу якларда Зур суларның борып агышын...
Юк, калмадың, Себер, каторжаннар
Газап чигә торган җир булып.
Яна Себер үсә, күтәрелә, Ил өстендә яңгырый җыр булып!
КИТҮЛӘРЕ БИГРӘК АВЫР ИКӘН
Ерак юлга чыгып китүләре Авыр икән туган җиреңнән. Әй, Иртышым, эчкән суларым да Кипмәгәннәр әле иренемнән.
Сине сөюем, сине сагынуларым Биләделәр минем хисемне.
Әй, Иртышым, синең ярларыңда
Сыгылып үскән таллар дисеңме, —
87
Бар да, бар да минем йөрәгемдә Үзләренә урын алганнар.
Ак калфаклы шаулы дулкыннарың Җырларыма кереп калганнар.
Күзем йомсам, күрәм тугайларың, Тугайларга төшкән чыкларың. Шул чыкларны ерып сукмак салган Таңнарымны истә тотармын.
Әй, Иртышым, синнән китсәм дә мин Гомерлеккә ташлап китмимен, йөрәк түгел, гүя, дулкыннарың Кага кебек күкрәк читлегем.
САЛЕХАРДКА КИЛГӘЧ
С'алехард. Июнь ае.
Бабай белән бергә икебез, Бик ерактан, озын юллар үтеп, Бүген генә килеп җиттек без.
Төн. Бар җир тынган.
Шәһәр йоклый күптән,
Сәгать инде төнге бер тулган, Ә шулай да кояш батмый һаман, Ни булган?
Бер уйласаң, әкияттәге кебек, Бу хәл шомлы булып күренә. Ә бабайның әле кичке намаз Укыйсы бар — көтә, тилмерә.
...Салехардка килгәч, беренче кат Әнә шулай йоклый алмадым.
.Миңа нәрсә...
Бабай «гөнаһланды»
Укый алмый кичке намазын.
ХАНТЫ ҖЫРЫ
Тундрага инде җәй килсә дә, Чокырларда һаман кар ята. Шунысы бигрәк кызык, бу якларда Кояш батмый, ләкин таң ата.
Урал тавы ерак сузылып киткән Кояш нурларына күмелеп. Әйтерсең лә кояш нурларыннан Асыл ташлар кала түгелеп.
Аңа кагылып, бөек Обь елгасы Ярсып ага, ага ургылып.
Ә көймәдә ханты җырлый-җырлый Дулкыннарга менә ыргылып.
88
Гади балыкчы ул, аның җырын Ярга басып, бирелеп тыңладым. Тыңладым да аны давыллар да Җиңә алмас диеп уйладым.
МИН КАЙТЫРМЫН
Яшәсәм дә гүзәл Казанда мин, йөресәм дә Идел ярында, — Туган җирем Себер кочагына Бер кайтырмын әле тагын да.
Ленин вузы миңа белем бирә Тайгаларда юллар салырлык. Ә син, җырым, кайтма Себеремә, Булсаң әгәр Буранында күмелеп калырлык.
КҮКРӘГЕМӘ СЫЙМЫЙ ШАТЛЫКЛАРЫМ күкрәгемә сыймый шатлыкларым Үз эшемә гашыйк булганга; Яшьлек дәртем язгы ташкын булып Хисләремә кереп тулганга.
Янып эшлим. Кышкы салкын җилләр Битләремнән үбә тукталып.
Без төзегән йортка, әйтерсең лә, Уяналар таңнар сокланып.
яз килә
Тамчылар тамалар, тамчылар Сикереп төшәләр түбәдән. Бөреләр уяна, күрәсең, Хуш исләр аңкыды юкәдән.
Гөрләвек ашкына еракка, Елгада кар суы калыккан. Кошларның беренче тавышы Яңгырый ялангач таллыктан.
Ә кояш көниән-көи үрмәли, Көлтәләп-көлтәләп нур атып... Яз килә, дусларым, яз килә, Күңелдә мул хисләр уятып.
ГӨРЛӘ син, КҮГӘРЧЕНГ
-х аң ата кызарып, таң ата, Күрәмсең сөңгедәй нурларын, Нурларга коенган урамда Тыңладым күгәрчен җырларын.
Шундый саф, күңелгә ягымлы, Кем генә яратмас бу җырны.
Әйтерсең, күрдеАм мин шул чакта Башаклар шаулаган киң кырны.
Күгәрчен җырына бирелеп, Илләрдән-илләргә гизәмен. Тынычлык дигәнең, тынычлык...
Күңелөм аркылы сизәмен.
Күгәрчен, гөрлә син, күгәрчен, Таңнар да елмаеп уяна.
Җырыңа кушылып, бар халык:
— Тынычлык! — дип әйтсен, — дөньяга.