Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫ, ГАЛИМ ҺӘМ КӨРӘШЧЕ


ыёл 12 мартта атаклы язучы, сүз сәнгате остасы, татар әдәбиятының классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына ■““‘*’75 ел тулды.
Әдәбиятыбыз һәм гомумән культурабыз тарихындагы бу әһәмиятле датаны республикабызның киң катлау хезмәт ияләре шәһәрләрдә, кол-хозларда, югары уку йортларында, мәктәпләрдә, клубларда һәм ки-тапханәләрдә Г. Ибраһимовның әсәрләрен уку, өйрәнү, аның иҗаты һәм тормыш юлы турында беседалар үткәрү, тантаналы утырышлар оештыру белән билгеләп үттеләр. Гаять талантлы бу әдипнең, сүз остасының юбилее урыны-урыны белән чын әдәби бәйрәмгә, Ленин партиясе кояшы астында чәчәк аткан социалистик культурабызның тантанасына әверелде. Язучыбызның җитмеш биш еллыгың шулай ук кайбер тугандаш республика укучылары да җылы, матур һәм дусларча якын итеп искә алып үттеләр. Тугандаш республикалардагы язучылар оешмаларыннан алынган хәбәрләр һәм шул республикаларда чыгып килә торган газеталардагы мәкаләләр моны ачык күрсәтеп торалар.
Г. Ибраһимов 1905—1907 еллардагы беренче рус революциясе тәэ-сирендә әдәбият мәйданына килгән зур язучыларның, сирәк очрый торган талантларның берсе. Ул үзенең әдәби колачы, сүз сәнгатендәге осталыгы, иҗатының байлыгы һәм аның культурабыз тарихында тоткан урыны белән Г. Тукай, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Г. Камал кебек үзенчәлекле, кабатланмас зур талантларыбыз белән лаеклы рәвештә бер сафта тора. Аның үткен каләм белән иҗат ителгән һәр романы, һәр повесте әдәбиятыбыз тарихында үсеш баскычлары булып тордылар. Ул революциягә кадәрге әдәбиятыбызда реалистик стильне үстерүдә, аны формалаштыруда гаять зур хезмәт күрсәтте, татар прозасын, шул заманның алдынгы әдипләре белән берлектә, югары баскычка күтәрде, аны Россия киңлегенә алып чыкты һәм Бөек Октябрь революциясеннән соң совет әдәбиятының нигез ташын салучыларыннан берсе, иң күренеклесе булды. Аның «Безнең көннәр», «Тирән тамырлар», «Кызыл чәчәкләр», «Казакъ кызы», «Татар хатыны ниләр күрми» кебек күләмле романнары, повестьлары һәм башка әсәрләре меңнәрчә, миллионнарча укучы- ларыбызның иң яраткан китаплары булып әверелделәр. Совет әдәбиятының алтын фондына кергән бу китаплар берничә дистә еллардан бирле инде яңадан-яңа укучыларга эстетик ләззәт бирәләр, аларны коммунистик рухта тәрбиялиләр.
Әдипнең бу әсәрләре һәм аның башка иҗат җимешләре үзләренең темалары, тирән эчтәлекләре, әдәби камиллекләре, милли үзенчәлекләре, образларының тулы гәүдәләнешләре һәм көчле характерлы булулары белән укучыларны сокландыралар. Аның әсәрләре нинди генә телгә тәрҗемә ителсәләр дә, Татарстан җирлегендә иҗат ителгән, шунда тудырылган, татар художнигы каләме белән язылган әсәрләр булып
91
калалар. Язучының бу сыйфатын заманында рус әдәбият белгечләре дә ачык күрделәр, бик хаклы рәвештә мактап чыктылар, аны азатлык һәм матурлык шагыйре дип атадылар.
Г. Ибраһимов үзенең әсәрләрендә татар халкы тормышындагы иң актуаль темаларны күтәрде, заманның алдынгы геройларын күрсәтте, аларның көрәшләрен, язмышларын, шатлыкларын, кайгыларын Цур художникларга гына хас осталык беләи тасвирлады, төрле катлау укучыларның күңелләрен җәлеп итәрлек әсәрләр иҗат итте. Гаҗәп, аның әсәрләрен яшьләр дә, картлар да, зур белемле интеллигентлар да һәм гади колхозчылар да бердәй кызыксыну, бердәй дулкынлану беләи укыйлар. Аның иҗатының укучылар күңеленә бу дәрәҗәдә көчле йогынты ясавының сере нәрсәдә? Сере ачык: осталыкта, әдәби камиллектә, сәнгатьчә эшләнүләрендә һәм әдип үзе яшәгән замандагы халык тормышының үзәк темаларын күтәрүдә, заман белән бергә атлап баруда, аның рухы беләи, аның сулышы белән яшәүдә, аннан аерылмауда.
Г. Ибраһимовның әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгән, аларны Советлар Союзының төрле почмакларында руслар, башкортлар, казакълар, үзбәкләр, азербәйҗаниар, кыргызлар, төркмәннәр һәм башка халыклар үз язучылары итеп, яратып укыйлар.
Г. Ибраһимов үзенең зур таланты, әдәби осталыгы белән үзеннән соң килгән күп кенә язучыларга, аларның үсү чорларында зур йогынты ясады. Бу йогынтыны без бер төркем татар язучыларының иҗатларында да, шулай ук кайбер тугандаш халыклар язучылары иҗатларында да күрәбез.
Андый язучылар үзләренең әдәби эшчәнлекләрендә, үсү, формалашу дәверләрендә, аның иҗатыннан, әдәби алымыннан, сәнгать осталыгыннан өйрәнделәр, аның стилен үрнәк итеп алдылар, язучы булып камилләштеләр һәм аны үзләренең әдәби остазлары дип атадылар. Кайбер татар язучылары гына түгел, тугандаш халыклар әдәбиятының иң өлкән вәкилләреннән Мохтар Әүэзов, Сабит Моканов, Сәйфи Кудаш, Берды Кербабаев һәм башкалар да моны телдән булсын, матбугатта булсын күп мәртәбәләр әйтеп чыктылар.
Г. Ибраһимов әдип кенә түгел, ул күп тармаклы универсаль эшлекле дә. Ул заманның көндәлек мөһим вакыйгаларына үзенең карашын, мөнәсәбәтен белдереп барган ялкынлы публицист та, әдәбиятыбызның үсешен өзлексез күзәтеп килгән, аңа әледән-әле юнәлеш биреп торган зур тәнкыйтьче дә, телче дә, педагог та, тарихчы да, галим дә, кыскасы, аның әдәби һәм гыйльми эшчәнлеге татар культурасының үсешендә гаять зур һәм катлаулы урын тота.
Шуның белән бергә, Г. Ибраһимов зур җәмәгать һәм дәүләт эшлек- лесе дә. Аның революциядән соңгы эшчәнлегеиә гаҗәпләнмичә мөмкин түгел. Ул газеталар чыгара, аларны редакцияли, көннең иң актуаль мәсьәләләренә багышланган кызыклы, тирән эчтәлекле мәкаләләре белән вакытлы матбугатта өзлексез катнашып килә, бу мәсьәләләр турында үзенең фикерен, карашын әйтә, еш кына аңа тон бирә, шул ук вакытта зур-зур әсәрләр, романнар иҗат итә, гыйльми хезмәт белән шөгыльләнә, Коммунистлар университетында укыта, югары совет органнарына сайлана, анда зур эш алып бара, Гыйльми мәркәзнең председателе булып эшли, «Безнең юл» журналын редакцияли, журнал битләрендә тел, әдәбият һәм культура мәсьәләләре буенча дискуссияләр оештыра, В. И. Ленин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү буенча зур оештыру һәм редакцияләү эшләре алып бара...
Аның әдәбиятыбыз һәм культурабыз өлкәсендә күрсәткән бу хезмәтләре партиябез һәм хөкүмәтебез тарафыннан бик зур тәкъдир ителде. 1928 елда Г. Ибраһимов, егерме еллык әдәби һәм иҗат юбилее үткәрелгән көннәрдә, Художество Фәннәре Дәүләт Академиясенең члены булып сайланды һәм 1932 елда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Коми
тетының Президиумы карары беләи аңа Хезмәт I ерое дшәп мактаулы, югары дәрәҗәле исем бирелде.
Зур талант, зур художник булган бу коммунист әдипнең иҗаты социалистик культурабызның алтын фондындагы иң гүзәл, иң кадерле җәүһәрләрнең берсе булып тора, совет халкы тарафыннан ихтирам
ителә, саклана. „ „„ ,
Журналыбызның бу санында без, Г. Ибраһимовның тууына җитмеш биш ел тулу уңае белән, аның турында замандашлары тарафыннан язылган кайбер истәлекләрне һәм әдипнең төрле вакытларда, төрле кешеләргә язылган, моңарчы матбугатка чыкмаган хатларын урнаштырабыз. Моннан соң да без язучының яңа табылган хатларын һәм аның белән очрашкан, бергә эшләгән, бергә яшәгән кайбер кешеләрнең аның турындагы истәлекләрен журнал битләрендә тәртипле рәвештә бастырып баруны кирәк табабыз. Билгеле, бу истәлекләр, соңыннан бергә тупланып, аерым китап булып басылып чыгар дип өметләнәбез.
Г. Ибраһимов үз гомерендә төрле шәһәрләрдә яшәде, күп кенә җаваплы урыннарда эшләде, үзенең зур әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге дәверендә төрле мөһим мәсьәләләр буенча йөзләрчә кешеләр белән очрашты, алар белән фикер алышты, бу иптәшләр үзләренең күңелләрендә әдип турында бик матур истәлекләрен саклыйлар. Шундый иптәшләрнең кайберләре, чорыбызның зур таланты, зур язучысы турындагы мөһим хатирәләрне матбугатка чыгаруның һәм аны киң катлау укучыларга җиткерүнең нинди зур әдәби һәм тәрбияви әһәмияте барлыгына төшенеп, үзләренең истәлекләрен язып, Татарстан язучылары союзы идарәсенә җибәрделәр һәм җибәрүләрендә дәвам итәләр. Без бу кирәкле эшнең моннан соң да дәвам ителүен телибез.
Г. Ибраһимовның хатлары, төрле эшләр буенча язган запискалары, аның әдәби-иҗтимагый эшләрен характерлый торган документлар һәм әдип турындагы истәлекләр бер үзәккә тупланырга тиеш. Шуңа күрә без кулларында Г. Ибраһимовның кулъязмалары, хатлары, запискалары, рәсемнәре һәм аңа багланышлы башка документлар булган кешеләрнең андый әйберләрне һәм үзләренең әдип турындагы истәлекләрен язучының әдәби мирасы комиссиясенә җибәрүләрен яисә бу турыда комиссиягә хәбәр итүләрен үтенәбез. (Комиссиянең ‘председателе язучы Афзал Шамов.)
Комиссиянең адресы: Казань, Баумана, 19, Дом печати Союз писателей Татарии, Ш амоку Афзалу,
Журналыбызның бу санында басылган Г. Ибраһимов хатлары һәм аның турындагы истәлекләр Афзал Шамов иптәш тарафыннан әзерләнде, искәрмәләр аның каләме белән язылды.
Галимҗан Ибраһимов. 1932 елда Ялтада алдырылган фото.