Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ ЯҢАДАН КАЙТУЫ


Мин ике нәрсә телим бу
Яшәдегем дөньядан. Бер
теләгемдер: сәгадәт. Бер
теләгемдер: ватан.
ЛД инем кулымда сары тышлы
1,1 юка гына китап. Укыйм:
Сәгыйть Сүнчәләй... Тышлыкны ачам:
артка тараган куе кара чәчле, киң ак
маңгайлы, уйчан карашлы чибәр кеше
рәсемен күрәм. Бу — шагыйрь үзе...
Әйе, бик таныш миңа бу күр.кәм йөз.
Мин аны кече яшемнән үк үзем күреп
тә һәм укып та беләм. Шуңа күрә бик
табигый буларак, мин аның бу
«Сайланма әсәрләр»ен 1 эчке бер
дулкынлану белән кулыма алдым.
Ләкин хәзерге укучыларның: «Кем
соң ул Сәгыйть Сүнчәләй? Нинди
шагыйрь ул? Нишләп әле аның турында
безнең моңарчы берни дә ишеткәнебез
юк?» дип сораулары мөмкин, һәм бу
бик урынлы сорау, чөнки шәхес
культының корбаны булган Сәгыйть
Сүнчәләй утыз елдан артыграк вакыт
безнең әдәбияттан бөтенләй югалып
торды. Үзе дә, исеме дә, язганнары да
тәмам онытылды. Димәк, шул утыз-
утыз биш ел эчендә үсеп өлгергән
кешеләрнең Сәгыйть Сүнчәләй дигән
шагыйрьне белмәүләре бер дә гаҗәп
түгел... Ләкин без, олырак һәм картрак
буын, Сәгыйть Сүнчәләйне яхшы белә
идек. Бала вакытыбызда әдәбият
китапларына кергән шигырьлә-
' Сәгыйть Сүнчәләй. Сайланма әсәрләр.
Шигырьләр, пьесалар, истәлекләр. Төзүчесе
Шәриф Сүнчәләй. Сүз башын Г. Халит язган. 112
бит. Бәясе 25 тиен. рен, зурая төшкәч, шигъри
җыентыкларын укып белә идек... Ә революция
елларында кемнәр генә: «Кузгал, уян, ләгънәт
ителгән коллар һәм ачлар дөньясы!» яки «Атты
таң, нурлы таң илебездә, хөррият кояшы
балкыды...» дип җырламады икән?., һәм боларны
җырлаучыларның Сәгыйть Сүнчәләйне белмәүлә-
ре һич мөмкин түгел, чөнки бу анын сүзләре,
чөнки нәкъ менә ул, татар шагыйрьләреннән
беренче булып, революциянең бөек гимннарын —
«Интернационал» белән «Марселье- за»ны —
татарчага тәрҗемә иткән шагыйрь иде.
Шулай ук Байрон һәм Пушкин
поэмаларын тәрҗемә итүче, бигрәк тә
Генрих Гейнедән иҗади файдаланып
язган һәм татар сәхнәсендә зур уңыш
белән барган «Әлмансур»
трагедиясенең авторы буларак та
Сәгыйть Сүнчәләй әдәбият дөньясында
шактый күренекле исем казанган язучы
иде. Кыскасы, ул Тукай, Дәрдемәнд,
Рәмиләр белән бер заманда яшәгән,
башта ук Тукайның фатихасын алып
әдәбиятка кергән, һәм шул чорның
татар поэзиясендә үзенә генә хас урын
биләп, билгеле бер эз калдырган
шагыйрь иде.
Мин бу кыска гына мәкаләдә, бары
шушы җыентыкка гына таянып,
Сүнчәләй иҗатына тулы бәя бирүне
өстемә ала алмыйм. Бик читен эш бу
минем өчен... Аннары җыентыкта Гали
Халитның сүз башы бар. Кызыксынган
кеше шагыйрьнең үзе һәм иҗаты
турында шул
148
сүз башыннан шактый тулы мәгълү-
мәт алыр днп ышанам. Мнн исә, поэзия
белгечләренең өлешенә кермичә, бары
укучы буларак кына берничә сүз әйтеп
үтәргә телим.
Әгәр мин, шагыйрьнең барлык яз-
ганнарын укыганнан соң үземә, бу
шагыйрьдән миндә тулаем нинди тә-
эсир калды, дип сорау бирсәм, әйтер
идем: Сүнчәләй башлыча инкыйлап (бу
аның үз тәгъбире) һәм мәхәббәт
шагыйре икән ул. Чыннан да аның бик
күп шигырьләре турыдан- туры я
инкыйлапка (революциягә), я”
мәхәббәткә багышлана. Хәтта кайбер
шигырьләрендә бу ике тема бер- берсе
белән үрелеп тә бара. Мәсәлән, аның
хәзерге җыентыгына кермәгән «Төш»
һәм «Төркиядэн хат» шигырьләрендә
без моны ачык күрәбез:
Син миңа — җәннәт, сәгадәт, Син миңа
— күркәм хыял, Ихтилалга әмма ант
бирдем... Мөкәтдәс ихтилал!
(хТ өигьтән.)
Шулай ук шагыйрьнең сәхнә әсәр-
ләрендә дә инкыйлап мотивлары бик
ачык чагылып уза. (Шунсы характерлы,
«Инкыйлапчы» дигән персонаж бер
пьесадан икенчесенә даими рәвештә
күчеп йөри)... Хәтта тәрҗемә иткәндә
дә ул күбрәк азатлыкка һәм мәхәббәткә
баглы әсәрләрне сайларга тырыша.
Әдәбиятка аяк басуы белән Байронның
«Шильон тоткыны»н тәрҗемә итүе һәм
бу поэманың Габдулла Тукай сүз башы
белән басылып та чыгуы очраклы хәл
түгел, әлбәттә.
Кыскасы, Сәгыйть Сүнчәләй гомере
буена азатлык идеяләре белән
рухланып, шуны үзенең иҗатында
өзлексез дәртләнеп җырларга омтылган
шагыйрь ул. Баштарак аның
'шигырьләрендә азатлыкны зарыгып
көтү, аны килер дип ышану ишетелсә,
соңга таба инде азатлык өчен көрәшкә
ялкынлы өндәү яңгырый. Ме- яә нинди
шигырь яза ул 1915 елны:,
И н т и к а м
Тар-мар ит син’ әгъния дәүләтләрен,
йөзләренә ат кире хәйратләрсн, Як сараен һәм
золым мәгъбәтләрен!
1 «Син» сүзе бу җыентыкта юк, ләкин, Сәйфи
ага Кудашиың әйтүенә караганда, ул <булырга
тиеш.
Падишаһларның йөзен туфрак юсып, Ал
әләмнәр ялтырасын, балкысын!
Яңа дөнья, якты шат дөнья тусын! Ярлылар
бәхте — олы, изге бәхет. ДАәнгелеккә юк
ителсен таҗ, тәхет. Кузгалыйк һәм үч
алыйк! Килде вакыт!
Белмим, татар шагыйрьләреннән
кем генә революция булмас борын ук
бөтен хаким сыйныфка каршы
шулкадәр көчле нәфрәт белдереп,
рәхимсез үч алуга чакырып ачыктан-
ачык яза алды икән?..
Менә шуннан соң инде революцияне
чын йөрәктән котлап каршы алу: «Я
мөкәтдәс ихтилал, я мөбарәк, мең
яшә!»; халык тулы мәйданнарга
«Марсельеза» һәм «Интернационал»
белән чыгу, ниһаять, шагыйрьнең
васыяте:
Ал әләмнәр каберем өстендә
Парылдасын миңа!
Музыка чалсын газиз Бәйнәлмиләл
маршын миңа!
һәм без туларның барсын да ишеткәч:
«Әйе, Сәгыйть Сүнчәләй безнең
поэзиябездә чынлап та инкыйлап
җырчысы булган икән ул!» дип әйтергә
хаклыбыз.
Мин шулай ук Сүнчәләйне мәхәббәт
җырчысы да дидем. Әйе, мәхәббәт
мәсьәләсе дә, мәхәббәт кичереше дә
аның иҗатында төп һәм көчле бер
леймотив булып һич өзелмәстән
сузылып килә. Шагыйрьнең бу уй-
кичерешләрендә мәхәббәтне бик изге
нәрсә итеп санау бар, аны саф итеп,
бөек итеп күрергә теләү, әмма күп
очракта аның шулай була алмавына
көенү-әриү бар... Тик, кызганычка
каршы, кулыбыздагы җыентыкта
шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы бик аз
урын алган.
Без Сүнчәләй иҗатындагы ике төп
сызыкка игътибар иттек, ләкин ша-
гыйрь иҗаты бары шулар белән генә
чикләнә икән дип уйлау һичшиксез хата
булыр иде. Юк, шагыйрьнең диапазоны
шактый киң, тормышның күп якларына
кагыла ул, үз чорының әһәмиятле
вакыйгаларына карата шигъри сүзен
әйтмичә калмый ул. Тик әле кыска гына
бер мәкаләдә барсына да аерым
тукталып үтү мөмкин түгел.
Сәгыйть Сүнчәләй барсыннан элек
фикерләүче, фикер әйтергә омтылучы
шагыйрь. Шуның белән бергә
149
шигъри фикерне, шигъри тойгыны
көйләп әйтүгә түгел, күбрәк дәшү-
өндәүгә корылган аның үзенә генә хас
интонациясе бар. Ахрысы шушы
интонацияне саклау һәм фикерне ничек
тә төгәл әйтү өчен, шагыйрь күп кенә
очракта ритмга әһәмият бирми, шигъри
аһәңне бозып куя. Ихтимал шуңа
күрәдер заманында Сүнчәләй- не
шигърияткә «ярлы шагыйрь» итеп
танытырга теләү дә булган иде. Ләкин
сез аның шигырьләрен игътибар белән
укысагыз, шигъриятнең ниндидер яңа
аһәңен, оригинал яңгырашын
ишетмичә калмас идегез. Дәлил
рәвешендә берничә генә мисал:
Ул кояштан төшкән эссе шәүләләргә йөз бнрәм:
— Пеш, минем ямьсез битем! — дим, —
пешмәсен гөлләр, чирәм!
— Мә!—димен, — яндыр йөземне! Тик
игеннәр янмасын!
Ярлыларның күзләреннән яшь кенә тик
таммасын!
(«Җәй».)
Сез күрәмсез? Анда ни ул? Сез аны янгын
дисез.
Таң туа! Ул таң, яраннар! Ник сез аны
белмисез?
(«Җиләчәк».)
Күзләреңдә нинди кан ул? Күзләреңдә нинди ут?
Нинди ул золмәт йөзеңдә? Күз карашыңда —
болыт?
(«Күзләреңдә».)
Эзләдем нур —тапмадым мин. Күрдем
утлар; кайда нур?
Ашмадым, күк күрмәдем мин... Кайда
оҗмах? Кайда хур?
(Эзләдем нур».)
Бу юллар барсы да шагыйрьнең 1915
елга чаклы язган шигырьләреннән
күчерелде. Алар шигырь буларак ни
дәрәҗәдә шома чыкканнардыр — ул
кадәресен шагыйрьләр хөкеменә
тапшырам. Әмма миңа калса, аларда
шул чорның поэзиясендә бик сирәк
ишетелә торган, башлыча Сүнчәләйгә
генә хас яңа шигърият, яңа шигъри
форма бар. Алардан мин Бабич һәм
Такташ поэзиясенең беренче
яңгырашын ишеткән кебек булам, һәм
мин моны әдәбиятта бөек Тукай,
Тукайдан соң Дәрде- мәнд, Рәмиевләр
барлыгын бик яхшы истә тотып әйтәм,
чөнки Сүн- чәләй аларның көчле
йогынтысын кичергән хәлдә ифрат
үзенчәлекле шагыйрь булып кала һәм
поэзиябездә үзенә аерым урын алып
тора.
Кызганычка каршы, менә хәзер
чыккан китапка карап кына Сүичә-
ләйнең шигъри иҗаты һәм әдәби
эшчәнлеге турында һәрьяклап, ир-
кенләп фикер йөртүе читен әле. Моның
өчен китапта материал җитәрлек түгел,
мәрхүмнең шигырьләре бик аз
кертелгән, тәрҗемәләре бөтенләй юк
диярлек, драматургиясе дә бары бер
генә әсәр белән чикләнгән. Хәлбуки,
җыентыкны тулырак, итеп чыгарырга
бөтен мөмкинлекләр бар иде.
Бу урында мин, Сүнчәләй мирасын
җыю, туплау буенча төзелгән
комиссия члены буларак, китапның
ныгу тарихына киңрәк тукталып-
үтәргә телим. Чөнки бу үзенә күрә
шактый гыйбрәтле бер эш... Әүвәл
шуны әйтергә кирәк, Сүичәләйнең
әдәби мирасы бәхетле язмышка оч-
рый— ул ышанычлы кулларда сак-
ланып кала. Ә бит әдәбиятыбызга
яңадан кайткан күп кенә язучыларның
кулъязма мираслары бөтенләй
табылмады диярлек. Мәсәлән, Га-
лимҗан Ибраһимов реабилитация-
ләнгәч, без аның үзе белән бервакытта
«кулга алынган» бай архивыннан бер
генә бит кәгазь дә таба алмадык.
«Безнең көннәр»нең тәмам язылып
беткән икенче кисәге дә, «Яшь
йөрәкләр»нең яңадан редак- цияләнгән
варианты да, «Солдат» дигән повесте
да, күпмеседер язылган яңа романы да
— барсы да юкка, чыккан, безнең өчен
дә, киләчәк буын өчен дә эзсез
югалган... Ә бу күп мисалларның бары
тик берсе.
Әйткәнемчә, Сүнчәләй кулъязма-
ларының күпмедер өлеше ул бәхет-
сезлектән котылып кала (күпмедер дим,
чөнки югалган кадәресе дә һичшиксез
булырга тиеш). Мәрхүм шагыйрьнең
бертуган агасы — заманында үзе дә
әдәбиятка һәм язучыларга якын торган
күренекле җәмәгать эшлеклесе—
Шәриф Сүнчәләй Уфага кайтып,
Сәгыйтьтән калган язмаларны җыеп
ала һәм 25 елдан артык вакыт бик
куркыныч авыр шартларда саклап тота,
Тукай хатларының копияләре өчен дә,
Сә- гыйтьнең моңарчы беркая да басыл-
маган бик күп шигырьләре (алар-
150
ның юл саны 1 700 дән артып китә) өчен
дә без менә шул кешегә бурыч- лыбыз.
1959 елны Шәриф Сүнчәләй авыру
көенә шагыйрьнең барлык ши-
гырьләрен, сәхнә әсәрләрен, тәрҗе-
мәләрен, истәлекләрен, рәсемнәрен
җыеп, туплап, шуларга аңлатмалар,
библиографик белешмәләр язып,
кыскасы, әзер җыентык хәленә китереп
нәшрияткә тапшырды... Тапшырды да,
озак та тормый, үзе дә үлеп китте... һәм
менә шул җыентыкның бердәнбер
законлы төзүчесе булган кешенең
исеме хәзер басылып чыккан китапның
бер генә җирендә дә күрсәтелмәгән. Я,
моңардан да үкенечле хәл булырга
мөмкинме?! Инде сонга калып булса да
без биредә Шәриф Сүнчәләйнең
хезмәтен тәкъдир итеп узуны үзебезнең
намус бурычыбыз дип саныйбыз.
Без нахакка һәлак булган язучы-
ларыбызның яңадан әдәбиятка кай-
туларына бик сөенәбез һәм бу зур эш
өчен ленинчыл партиябезгә чын кү-
ңелдән рәхмәт әйтәбез. Ул язучылар-
ның әсәрләрен тизрәк һәм мөмкин
кадәр тулырак итеп халыкка җиткерүне
телибез. Соңгы 4—5 ел эчендә мондый
әсәрләр шактый гына басылып та
чыкты инде. Ләкин шул әсәрләрнең
кайсын гына кулга алып карама, синең
шатлыгыңны бозган һәм сине
аптырауга төшергән күп кенә җитди
кимчелекләргә тап буласың. Әйтик,
кайчандыр язучы үзе исән чакта
басылган әсәрләренең кайберләрен
китапта тапмыйсың, хәзер
кертелгәннәренең күбесе, әүвәлге
басмалары белән чагыштырганда,
бозылган яки кыскартылган була,
шуның өстенә һәртөрле вак-төяк
хаталар тулып ята. Бармы бу эштә
берәр төрле гыйльми принцип — си-
зәргә мөмкин түгел, әмма игътибар һәм
җаваплылык җитмәү бик ачык күзгә
бәрелеп тора.
Менә Сәгыйть Сүнчәләйнең әсәрләре
35 ел үткәннән соң беренче тапкыр
басылып чыга дидек. Яңадан ул
чыгармы, чыкса — кайчан чыгар,
билгесез. Шулай булгач, хәзер аның
әсәрләрен җыеп чыгару мәсьәләсенә
җитди килергә, һәрьяклап уйларга
кирәк иде. Бигрәк тә киң катлау уку-
чылар өчен дә, әдәбият белән кы-
зыксынган, аны өйрәнгән кешеләр өчен
дә бердәнбер китап булачак бит ул.
Димәк, аның мөмкин кадәр тулырак
булуы яхшырак түгелме соң?
һичшиксез шулай шикелле... Ләкин
гамәлдә нәкъ киресе: Шәриф Сүнчәләй
төзегән һәм мирас комиссиясе
(комиссиядә мәрхүм Әхмәт Фәйзи, Риза
Ишморат һәм мин идем) карап тәкъдим
иткән әсәрләрнең бик күбесе китапта
юк. Ни өчен болай, сәбәп нәрсәдә?
Нәшрият кешеләренең мондый чакта
әйтә торган бер сүзләре бар: без, диләр
алар, бүгенге укучыга борынгы
язучының иң яхшы әсәрләрен генә
сайлап бирергә тиешбез... Сүз дә юк,
бик резонлы һәм бик әйбәт теләк бу.
Әмма бу әйбәт теләккә карата шундый
бер сорау туа: «Яхшының» критериесе
нинди ул, кем аны билгели?
Мәсьәлә ачык булсын өчен мин
монда мирас комиссиясе тәкъдим
иткән, ләкин «яхшы» дип табылмаганга
күрә ахрысы җыентыкка кермичә
калган бер-ике шигырьне генә мисал
итеп китерер идем. Сүнчәләйнең
революциягә кадәр әдәбият ки-
тапларыннан төшмәгән, шул заманда
бик күпләр яттан белгән мондый
шигыре бар:
Тау биекме? Син менәмсең?
Мен, менә алсаң, тауга мен.
Тауга мен. Күр дөньяны син,
Күр бу дөньяның ямен.
Күр син аннан киң яланнар, Күр авыллар,
күр сулар, Күлләр, урманнар, болыннар,
Бер таралсын кайгылар.
Төш түбән. Йөр син түбәндә, Күр
чәчәкләр, чишмәләр, Күр игеннәр, күр
җимешләр: Хәсрәтеңне бер китәр!
Тауга мендең, яки төштең — Син онытма
алланы;
Күнлең алласын онытма,— Ул яраткан
дөньяны.
Әгәр «алла» дигән сүздәй курык-
маганда (ә куркырга кирәкми, чөнки
шагыйрь «күңелең алласын» дип ка-
батлап әйтүе белән кешенең үз кү-
ңелендә яшәгән дөньяга ышанычын
аңлатырга тырыша) бу — эчтәлеге
белән гаҗәп якты, формасы белән бик
оригиналь шигырь. Шуңа күрә без аны
җыентыкка тәкъдим иткән дә идек.
151
Яки менә дүрт юллык кына «Мәх-
бүс» шигыре:
Тик ачылсын зинданым — салкын гүрем, Тик
кояш чәчсен минем гүргә нурын, — Чыкмамын
бер дә кабахәт дөньяга, Бәндәләргә чын кояш
чыкмас борын!
Я, җыентыкка кермәслек шигырь-
мени бу? Начар язылганмы яки
мәгънәсе юкмы?.. Безгә калса, бик
әйбәт шигырь, һәрхәлдә яхшылар
рәтеиә керерлек шигырь...
Моның кебек мисалларны шактый
күп китерергә мөмкин булыр иде, ләкин
шушы ике генә мисал үрнәгендә дә
әлеге «яхшы» критериесе- нең бик
шартлы нәрсә икәнлеге ачык күренсә
кирәк. Кем бу эшкә нинди максат белән
тотына, — хикмәт бары шунда!
Без, билгеле, шагыйрьнең бөтен
язганнары да җыентыкка кереп бетәргә
тиеш дигән таләпне куймыйбыз.
Шагыйрь хәзинәсендә ни булмас!
«Сайланма әсәрләр»гә әлбәттә сайлап
кертергә кирәк. Ләкин шулай ■сайларга
кирәк ки, китаптан шагыйрьнең
күләгәсе түгел, ул үзе ачык күренеп
торсын. Мәгълүм тарихи шартларда
яшәгән шагыйрьнең шул шартлар
билгеләгән катлаулы рухи дөньясын,
бөтен каршылыгы һәм чуарлыгы белән
бергә, аңлап- тоеп булсын. Югыйсә без,
дөреслеккә каршы барып, үткән заман
язучыларын майлап тарап, инлек са-
лып, бик тәти итеп күрсәтергә ты-
рышабыз. Яки, киресенчә, торганы
карага буяп ташлыйбыз. (Мисалларын
күреп уздырдык)... Моның белән без
укучыны үзенчә фикер йөртүдән
мәхрүм итәбез. Ә аңа ышанырга
вакыттыр инде, минемчә. Күпне
күргән, күпне кичергән совет укучысы
бит ул. Яхшы белән яманны, ак белән
караны аерырга аның аңы да,
сизгерлеге дә җитәдер шаять. Инде
укучы ялгышмасын, дөрес аңлый
белсен дисәк, безнең
әдәбиятчыларыбыз бар, менә шулар аңа
ярдәмгә килергә тиешләр. Теге яки бу
язучының иҗатын һәрьяклап ачу һәм
тарихи дөрес итеп аңлата белү алар
өстенә төшә. Менә Г. Халитның
Сүнчәләйгә карата язган кереш
мәкаләсе дә күпмедер дәрәҗәдә нәкъ
әнә шул вазифаны үти, тик, кызганычка
каршы, Халит әйткән фикерләрне
расларлык шагыйрьнең үз әсәрләре
генә җыентыкта җитәрлек түгел.
Шушы уңай белән тагын бер бик
мөһим мәсьәләгә тукталмыйча үтеп
булмас, ахрысы. Сүз Тукай — Сүн -
чәләй мөнәсәбәте турында бара...
Без беләбез, бу мөнәсәбәт ике ша-
гыйрь арасындагы дуслыктан гыйба-
рәт. Кыска була бу дуслыкның го-
мере—-1911 елда гына башлана һәм
Тукайның үлеме белән өзелеп кала.
Ләкин шушы кыска гына вакыт эчендә
Тукай Сүнчәләйнең күңелендә гаять
зур урын алып өлгерә. Бөек
шагыйрьнең әче язмышы өчен ул яна-
көя, аның үлемен искиткеч авыр
кичерә, соңыннан гомере буена инде ул
аны оныта алмый һәм аңа тирән
мәхәббәт саклый. Кайтадан-кайта ул
аның турында уйлана, яза, үзенчә
«мәхзүн, могаззап» шагыйрьне ничек
тә тирәнрәк аңларга тырыша... Бу хакта
безгә Сүнчәләйнең Тукайга
багышлаган истәлекләре һәм
шигырьләре сөйли. Барлыгы биш
истәлек һәм җиде шигырь язган ул.
Шигырьләренең икесе — 1912 елны,
ягъни Тукай әле үзе исән чакта язылган
булганнар, ә калганнары 1913—14
еллар эчендә язылганнар. Бу факт үзе
генә дә безгә күп нәрсә турында сөйли
булса кирәк.
Мәрхүм Әхмәт Фәйзи Тукайның
Сүнчәләйгә язган хатлары һәм Сүн-
чәләйнең Тукайга багышлаган истә-
лекләре, шигырьләре белән танышкач,
боларның барсын да «Тукай һәм
Сүнчәләй» дигән исем астында кечкенә
аерым бер китап итеп чыгарырга кирәк
дип әйткән иде. Игътибарга лаеклы
фикер бу. Ихтимал кайчанда булса бер
эшләнер дә ул. Ләкин аны көтмәстән,
менә хәзер чыккан җыентыкта
Сүнчәләйнең бөек шагыйрьгә булган
мөнәсәбәтен һичшиксез тулырак
чагылдырырга кирәк иде. Хәлбуки
китапта бу чагылыш бик зәгыйфь, —
биш истәлекнең икәве генә кергән, ә
җиде шигырьнең берсе дә юк *. Хәер,
берсе бар икән, ләкин, ни сәбәптәндер,
аның кемгә багышланган булуы әй-
1 Җыентыктагы «Хат кисәге» бу җиде эченә
керми. Ә. Е.
телмәгән һәм тагы да гаҗәбрәге —
тУРыдан-туры Тукайга төбәп әйтелгән
юллары бөтенләй төшерелеп
калдырылган. Сүз «Юаныч» шигыре
турында бара, һәм ул менә нинди юллар
белән тәмамлана:
Шул заманны милләтең, Инде бәхетле
милләтең
Ядъ итәр, сагыныр сине, бу
Кайгыларың, михнәтең.
Милләтең күңлендә шунда Изге хөрмәтле
булыр.
Ул синең хәсрәтләреңне Хис кылыр
да аһ орыр.
Ул ияр мәхзүн, могаззап Исмен алдында
башын.
Ул укыр шигъриятеңне һәм түгәр
кайнар яшен.
Ихтимал, безгә бу юллар ошамас, без
аларны я зәгыйфь, я дөрес түгел дип
табарбыз, ләкин моннан 50 ел чамасы
элек Сүнчәләй кулы белән язылган
шигырьне бүген килеп «төзәтергә»
безнең ни хакыбыз бар?.. Нишлисең,
Сүнчәләй үзе хис иткәнчә, үзе
аңлаганча язган инде, — без хәзер
аңардан нәкъ үзебез теләгәнне әйттерә
алмыйбыз ич!..
Әмма безгә тарихи дөреслек кирәк,
шагыйрьнең шигъри фикере, саф үз
карашы, үз мөнәсәбәте кирәк. Әгәр
шуннан Сүичәләйнең җиде шигырен дә
бергә җыеп укысак, алариың күп кенә
яклары хәзер безгә бик сәер тоелган,
хәтта ошап бетмәгән юллары аша, без
шагыйрьнең бөек Тукайга булган
кайнар мәхәббәтен, Тукай язмышын
нинди тирән газап белән йөрәгеннән
кичерүен бик ачык күрер идек.
Сүнчәләй илен, халкын сөйгән,
зарыгып азатлык көткән һәм Октябрь
азатлыгын көне-сәгатендә ихлас
күңелдән котлап каршы алган шагыйрь.
Нинди генә каршылыгы, чуарлыгы
булмасын, ул коммунист булып
дөньядан кичкән безнең шагыйрь.
Димәк, безнең тарафтай аңа игътибар-
хөрмәт кирәк, аны аңлый белү һәм
аңлата белү кирәк.
Ерак сәфәрдән шагыйрь кайтты. Бик
күп еллар аерылып торганга күрә без
аны чак таныйбыз. Ул әле бөтен
килбәте һәм чын йөзе белән ачылып
бетмәгәндәй безнең алдыбызда тора...
Әмма без аның кайтуына бик шатбыз
һәм аны куанып каршы алабыз.