Логотип Казан Утлары
Роман

НӘДЕРША БЕЛӘН ШӘЙХИ


Романнан өзекләр
Өлкән буын язучыларыбыздан Идрис ага Туктароз Уралда һәм Ерак Көнчыгышта Совет властен урнаштыру өчен актив көрәшкән һәм, шул ел-1 ларда колчакчылар бандасы тарафыннан кулга алынып, «үлем эшелонымда коточкыч газапларны үз җилкәсендә татыган кешеләрнең берсе. Идрис ага Туктаров соңгы елларда әнә шул елларның героик вакыйгаларын чагылдырган роман өстендә эшләде һәм хәзер аны тәмамлады. Журналыбызда «Ике егет» исемле бу романның өзекләрен урнаштырабыз.
ТӨРМӘДӘ
1
ауровка авылының мылтык тота алырлык ирләре, һәм хәтта кайбер хатын-кызлары да, тайгага киткәннәр. Карт-корылар, яшүсмерләр бу иртәдә дә терлекләрне карыйлар, йорт эшләре белән шөгыльләнәләр иде.
Кинәт, тын һаваны ярып, пулялар оча башлады.
Ул арада авылның икенче ягыннан да атыш күтәрелде.
Лапас астында сарыкларга печән салып йөргән бер малай, сәнәген ташлап, йөгереп урамга чыкты.
— Петька, әйдә урамга! Аталар!.. Ух, кара син, ничек җилле сызгыра!..
— Куркам, өйгә керәм мин, — диде калтыранган Петька.
— Куркасың? Кемнән? Их син, куян йөрәк! — дип, Петьканың дусы йөгереп өйләренә кереп китте. Менә бер снаряд каршы яктагы йортны актарып ташлады. Авыл халкы урамнардан йортларга, йортлардан тагы урамнарга йөгереште. Шул арада авыл читендәге берничә өйгә ут капты. Тиздән авыл үзәге ут боҗрасы эчендә калды... Бераздан снарядларның сызгыруы, шартлавы басылды. Авылның очыннан бер эскадрон Семенов- чылар, кылычларын айкый-айкый, сызгырыша-кычкырыша, чабышып авылга керделәр. Тиздән карсак буйлы япон солдатлары да күренде. Күп тә үтмәде, авыл халкын, винтовка түтәләре белән төртә-суга куып, мәй-данга җыйдылар. Ерткычларның бер төркеме, ашыга-кабалана, өй тирә-ләренә салам өеп, ут төртте. Халыкны пулемет каршына тезеп чыктылар- Кешеләр, тыннарын да чыгармыйча, калтыранып басып тордылар. арада көяз киенгән, кулына камчы тоткан бер офицер күренде. Ул папиросын кабызып команда бирде:
— Алласызларга төзәгез!
Халык арасында кычкырыш-елаш купты. Офицер «чырт!» итеп тө-керде дә күн перчаткалы кулын изәде:
— Ут!
К
13
Пулемет һәм винтовкаларның тыкылдауларына ачы тавышлы иңрәүләр кушылды. Офицер, чыраен да сытмыйча, икенче папиросын кабызды да, егылганнарның башларына маузерыннан атып чыкты.
Тагын утызлап кешене китерделәр. Ләкин аларны атмадылар, бәлки зур амбарга бикләп, ут төрттеләр. Коры амбар, бик тиз утка күмелеп, шартлап яна башлады. Амбар эчендәге корбаннар түбәне күтәрә башлаганда, әлеге офицер маузерын кулына тагын алды. Ике япон солдаты, тешләрен ыржайтып көлеп, ике баланы штыкларына элеп, янган амбар тирәсендә маршировать итеп йөрде...
Амбар түбәсенең бер ягын күтәреп, сикереп котылырга уйлаганда ике картны әлеге офицер атып төшерде.
Папиросларын көйрәтеп, бу фаҗиганы тамаша кылган ак казаклар:
— Шулай, шулай! — дип көлештеләр. — Бу утка да чыдамагач... амбарга бикләнмиләр аны... ха-ха!..
— Молодец, Калкамалов әфәнде, төз атасыз икән!..
2
Итальян Габрйэль Лаицетти, империалистик сугыш фронтларының берсендә пленга төшкәч, лагерьлардан лагерьларга йөртелгән һәм хәзер Владивосток портына грузчик итеп күчерелгән иде. Ләкин ул анда озак эшли алмады. Интервенция башлангач, Италиянең гаскәри бүлекләрендә большевизм идеяләрен таратуда гаепләп, аны Владивосток төрмәсенә яптылар.
Кайбер кешене очратуың белән үк күңелең аңа тартылып, якынаеп китә. Күңел андый кешенең эчке матурлыгына — күзләреннән, йөзеннән, сүз һәм хәрәкәтләреннән ташып торган шатлыклы энергиясенә соклана, аны ярата башлыйсың. Ланцетти менә шундый кешеләрнең берсе иде. Нечкә гәүдәле, бөдрә кара чәчле, зур кара күзле, ак, матур чырайлы бу кешене политик тоткыннар арасында яратмаган кеше юк иде.
— Иптәш Ланцетти, синең дә илеңдә өзлексез сагынган туган-тумачаларың бардыр. Шулай да, син кайгы-сагышларга баш имисең, гел көр күренәсең, — дигән тоткыидашларына Ланцетти, русча сүзләрне дөрес әйтергә тырышып:
— Минем туганнарым һәм дусларым Россиядә дә миллионнарча... Иң кыргый дигән халык иң алдынгы халык булып чыкты. Даһилар даһие Ленинның бөек идеяләре өчен, төрмәләрдә һәм каторгаларда газап чиксәк тә, без көр булырга тиешбез! — ди торган иде.
Политик тоткыннар Ланцеттины староста итеп сайладылар.
Бу вакыйга Мухоморовтан башланып китте. Мухоморов биредә дә шәһәр эшчеләре тарафыннан жибәрелгәи азыкларны һәм әйберләрне эштән чыгарырга тотынган иде. Политик тоткыннар бу нәрсәдән ризасыз- лыкларын белдерергә Ланцеттины вәкил итеп Мухоморовка җибәрделәр. Мухоморов аны җикеренеп каршы алды:
— Сине кемнәр җибәрде?.. Нигә җибәрде? Кем рөхсәт итте?
— Политик тоткыннар, мине сайлап, сезнең белән...
— Кем белән? Нәрсә белән? Ни лыгырдыйсың?!.
Ланцетти, Мухоморовның җикеренүләренә игътибар итмичә:
— Сез мине башта тыңлагыз! — диде. — Иптәшләрем мине сезнең белән кычкырышырга җибәрмәделәр. Тоткыннарга килә торган ашамлыклар һәм әйберләр тиешле кулларга тапшырылмый. Тоткыннарга дип Җибәрелгән барлык әйберләрнең тоткыннарга гына тапшырылуын таләп итәбез!
Мухоморов, күзләрен акайтып, телсез калды: моңа кадәр беркайчан да тоткыннар аңа мондый таләп белән килгәннәре юк иде әле. Ул, авыз чите белән генә елмаеп:
14
— Хәзер без сезнең таләпләрегезне җиренә җиткерербез, бер генә минут сабыр итегез, — диде дә, тартылган кыл кебек шунда сузылып басып торган надзирательгә ишекне бикләргә кушты. Шулай итеп, таләп итәсезме?
— Әйе, таләп итәбез, — диюгә үк, Мухоморов Ланцеттиның яңагына сугып җибәрде. Ланцетти, егыла язып калса да, чигенмәде, тик:
_ Оят сезгә! Безне кыйнап җиңмәкче буласызмы?—дип, тешләрен генә кысты.
Бу хәлне камераның «^олчоклар» дип атала торган тәрәзәчекләре аша күзәтеп торган политик тоткыннар, тимер ишекләргә аяклары белән типкәләп, кычкырыша-сызгырыша, тавыш күтәрделәр. Мухоморов белән надзирательләр, шау-шуны басарга тырышып, ишектән ишекләргә йө-герештеләр. Ләкин тавыш, сызгырыш, отыры көчәеп, төрмәне каплады.
— Долой Мухоморовны! Долой!
— Ерткыч! Ланцеттига кул тидерергә хакың юк!
— Чакыр төрмә башлыгын!
Төрмә башлыгы килгәч, камерадагылар сагаеп калдылар.
Ланцетти, баскан җиреннән кузгалмыйча:
— Гәрчә Мухоморов әфәнде кыйнашса да, мин политик тоткыннарны азмы-күпме ризалаткан җавапны алырга тиешмен, — диде.
Ланцеттиның бу сүзләрен ишеткән тоткыннар тагы күтәрелделәр:
— Мухоморов кебек ерткычны алыгыз!
— Долой!.. Алыгыз аны, эзе дә булмасын!
— Елан ул, безне кешегә дә санамый.
— Чүгез, иптәшләр! Бер кеше—мин генә сөйлим, — диде Ланцетти.
Шау-шу басылды. Ланцетти политик тоткыннарның таләпләрен төрмә башлыгына сөйләп бирде.
Төрмә башлыгы, Ланцетти белән Мухоморовка карый-карый:
— Тынычланыгыз, башкаларны да тынычландырыгыз! Бөтенесе дә тикшереләчәк, — дип, үз юлында булды.
Политик тоткыннарның таләпләре үтәлде. Андрейчик, Ланцеттиның батырлыгын мактап:
— Менә тагын бер, чит алланың шайтаны! Мухоморовтап да курык-магач, кемнәрдән генә куркырсың икән инде син? — диде.
Ланцетти мөлаем генә елмаеп куйды. '
3
Камера. Буе аның биш, иңе — өч, биеклеге — ике ярым аршин. Каме-раның бер башында кызгылт буяуга буялган калын тимер ишек, икенче башында рәшәткәле кечкенә тәрәзә. Ишектән керүгә уң якта стенага бер-кетелгән тимер койка, сулда, шулай ук стенага беркетелгән, кечкенә тимер өстәл белән тимер утыргыч. Кайчандыр известькә буялган стеналар тора-бара караеп беткәннәр. Карандаш, күмер, кадаклар белән язылган төрле язулар стеналарны чуарлап бетергән:
«Монда Васька Рыжий утырды. 1894 ел, 6 январь».
«Мин инде беткән кеше».
«Ә мин туганда ук дөньяга кукиш күрсәтеп тудым».
«Аны синең әбиең әйтәме?..»
Ишек башына зур һәм матур хәрефләр белән латинча: «Моменто мори!» («Үлемне исеңдә тот!») дип язылган. Тәрәзәнең бер яңагына Пушкинның «Тоткын» исемле шигыре күчерелгән. Икенче яңагына өч шигырь белән бер такмак та язылган.
Күзләренә бер карасам,
Шигырьләр укыйм төсле,
• Буй-сыннарына баксам, Музыка тыңлыйм төсле.
Г а ш ы й к.
15
— Сүнә яшен, әнә яшен! — дигәнче, Үтә гомер, менә яшим! —дигәнче.
Мәхбүс.
Утырсаң да явызлар зинданына, һич кызыкма дөньяның син малына. Җил-давылга бирешкән таш-ком була, Тамчы-тамчы яңгырлар ташкын була.
Таш та булма, комга әйләнмә, тырыш син, Ташкындай бул, явызларны кырыш син!
Ирекле.
Төрмә безгә нипочем:
Утырабыз за печем, Икмәк сами не печем, Буржуйларны запечем!
Сукбай.
Язуларның мәгънәләренә караганда, бу камерада утырып чыккан бик күп төрле кешеләрнең кичерешләре аңлашыла иде.
Уй-фикерләрен, тойгы-хисләрен һич яшермичә сөйләргә гадәтләнгән Шәйхи көннәрнең берендә уйга калды. Бүген ул, прогулкага да чыкмыйча, тәрәзә каршына сөялеп, күзләрен тышка төбәсә дә, андагы сүлпән хәрәкәтләргә игътибар бирмәде.
Нәдерша, прогулкадан кереп:
— Кайгыра белгәннәр кайгыра белүләре өчен кайгыра беләләр микән? Мин исә кайгыра белмәвем өчен кайгырам.
Кызык — бер табак сызык;
Ашар идек кызып, җитмәгән сызык кызып!
Әхмәтша малае да прогулкадан кайтты. Тормышы — байларча! — дип, такмаклап алды.
— Кемнәр? Надзирательләрме? — диде Шәйхи, сискәнеп.
— Эшсез яткан башларга әллә нәрсәләр керә, дим.
— Аларның эшләре шул.
Нәдерша Шәйхи сүзләренә төшенмәде:
— Кемнәрнең эшләре шул?
Шәйхи Нәдершаиы һаман аңламады:
— Син кемнәрне әйтәсең? — диде дә ул, «Тоткын» шигыре астына пыяла кисәге белән җыр язып, аны әкрен генә көйләп алды:
— Сизмәдем җәйнең үткәнен, Сиздем кышның җиткәнен;
Сизмәдем гомрем үткәнен, Сиздем бушка үткәнен.
«Уй-уй, нинди җырлар әйттерә башлады егетең! Тиф дигәннәре шулай башланамы икән әллә?» — диде Нәдерша, үз-үзенә уйланып...
Аш дип үпкә туралган җылы су китерделәр. Нәдерша, бөкеләрдәй йөзеп йөргән үпкә кисәкләрен Шәйхи алдына кашыгы белән этәргәләп:
— Аша, Шәйхи, аша, миңа бер дә карама. Мин дә авырыйм булса кирәк: үземә ашау үтми, чөнки ашау үзе килеп җитми. Тәүфикъ дигәннәре тәки утыртты безне: ашамыйбыз,^чмибез, көйрәтмибез, тартмыйбыз, кызлар артыннан чапмыйбыз... Кайгырма, Шәйхи, бар да үтәр, бетәр, китәр. Төрмәләреннән дә котылырбыз. «Сагынып» сөйләргә генә калыр әле, бабай әйткәндәй...
Шәйхи, җиңелчә генә елмаеп, Нәдершага карады:
— Анысы сагынуын сагынмабыз инде. Тизрәк котылсак иде диген син. Шулай ук, төрмәдә утырдым дип, беркайчан да офтанырга туры килмәс безгә. — һәм ул, иптәшенең иңенә кулын салып, дәвам итте: — Беләсеңме, Нәдерша, төрмәдә утырсак та, хаклык өчен көрәшүчеләр бит без. Әнә шуны тоеп, нинди генә кыенлыкларга да баш имәскә, бәлки дошманны тәмам дөмектергәнчегә кадәр көрәшергә тиешбез, шулай бит?
— Әлбәттә, Шәйхи дус!
16
нәр килеп җитәрме икән?..
Зурайганнан-зурая һәм кызарганнан-кызара оарган кояш диңгез култыгына яшеренә башлады. Култык өстендәге кызыл, ал, нурлар, җәелеп, күзләрне чагылдырдылар. Киң диңгезгә мәңге гашыйк булган акчарлаклар, канатлы ялкыннарга әйләнеп, очалар, уйныйлар, кычкыралар, моңсу җырларыннан аерыла алмыйлар. Балыкчыларның арлы-бирле килгән җилкәнле көймәләре кояш белән саубуллашалар иде...
— Ирекнең матурлыгын күрдеңме — тар төрмә тагы да тараеп кала. Күзләрне дә йозаклый алсалар, бәлки җиңелрәк булыр иде.
— Алай димә, Нәдерша дус. Матурлыкны күңеле белән күрә белгән кеше барыбер ирекне сагынмый чыдый алмас.
Надзирательләрнең сыбызгылары кичке поверка җитүен белдерде. Ябык чырайлы, озын буйлы бер надзиратель, камера эчендә ничә кеше
— Икәү...
Надзиратель, кенәгәсенә билге ясады да, чыгып китте.
Кояш диңгез артына батты. Диңгез култыгы өстендәге аллык, сыегаеп, әкрен генә эри-эри җәелә торгач, бөтенләй сүнде. Карасу-зәңгәр күк йолдызлар белән чигелә башлады...
Табигатьнең төнге матурлыгы егетләрне озак моңландырды.
— Су буеннан сулар алып, Сибәрмен гөлләремә;
Мәңге шиңмәс гөлләр булып Калдың күңелләремдә...
Коридорда утырган дежур надзиратель Нәдершага җырын дәвам итәргә бирмәде:
— Әй, сез, татарва! Тын гына ятарга теләмәсәгез, мин сезне нишләтергә белермен!..
Койкада сузылып яткан Нәдерша, тулы айга карап, приисканы, ата- анасын, Рәхиләне сагынды. Шәйхи, кайчандыр укылган китапларын хәтерләп үткәч, рәшәткәләрнең ай нурыннан саргылт һәм зәңгәрсу төсләргә әйләнеп, камера эчен бизәкләп чыгуларын күзәтте.
Төрмә төннәрдә дә үзенчә яши, үзенчә саташа, үзенчә әкиятләр сөйли, улый, хыяллана, моңлана.
...Печән өсте. Кән бик кызу. Чалгычылар, әлсерәп, тиргә коеналар. Болытлар шашып кыздырган кояштан курыкканнар диярсең: күк итәгенә өелешеп посканнар да, кояшның югалуын көтәләр. Нәдершанын кояшка бер дә исе китми. Ул печән чаба. Тирли, яна, ләкин чалгысын һаман саен ныграк селтәргә тырыша. Кояшка күзләрен кысып карыйда: «Ай;һай, кояшкай, тетәсең кабыргаларны! Нәдершаның эсселәргә дә, салкыннарга да җебегәне булмады әле аның, моннан соң да...» —дип, сөйләнгәләп ала.
Үлән шулкадәр үскән — билдән, шулкадәр куе — бер-ике адым атлыйсың да чалгы яныйсың, бер-ике адым атлыйсың да чалгы яныйсын. Ә чәчәкләр, чәчәкләр! Шулкадәр күп алар — аяк белән басарга кызганыч! Ул бал кортлары, бал кортлары — ялан тулы! Бал кортлары нинди шаяннар: «җеңңң» килеп, нәни канатлары беләи Нәдершаның муенын, битләрен кытыклыйлар. «Туктагыз әле, туктагыз, мәхлуклар, чабасы җир аз түгел, сабыр итегез»—ди дә, Нәдерша, ерактан, бик ерактан үзенә каршы килгән зәңгәр күлмәкле кызны танып, дәртләнеп җырлап җибәрә. Менә, куе керфекле күзләрен нурландырып, Рәхилә килеп баса
Шәйхи беләи Нәдерша, рәшәткә аркылы күренгән диңгез култыгының матурлыгына сокланып, хыялга чумдылар. Винтовка тотып, кылыч күтә-реп, шул диңгез буйларында дошманны куып, дер селкетеп йөрер көн
басып торуын күрсә дә:
— Сез ничәү? — дип сорады.
2 „С. Ә." № 3. 17
«Суга барам дип, хәйләләп кенә, яныңа килдем, Нәдерша җаным... Әйтәсе сүзләрең булса, әйт тизрәк!» — ди ул.
— Чәең кайчан кайнап чыгар — анысын белмим, әмма, Рәхиләкәем, йөрәгем минем, әллә кайчаннан бирле дөбер-шатыр килеп кайнап, ташып ук бетте инде... И-нх!.. Мин сине хәзер кочып үтеримме? — дип,’Нәдерша Рәхиләне, кочаклап үбә-үбә, үләннәр арасына утырткан гына иде, кинәт Габделхак килеп чыкты да: — Әһә, эләктегезме? Хәзер мин сезне арестую! — диде.
— Карап карыйк, кем кемне арестовать итәр! — дип кычкырды Нәдерша һәм уянып та китте, урыныннан сикереп тә горды...
Ул як-ягыиа каранды. Таң сызылып килә. Камера эче караңгы, шыксыз.
— 1 өш күреп уяндым. Төш тә күренми дип, зарлана идем, ә күргәч, ник күргәнемә үкендем.
Шәйхи дәшмәде.
Шәһәр хәрәкәте көчәя төшкәч, тоткыннар диңгез култыгын һәм урамнарны күзәтергә тотындылар. Интервентларның тупас борынлы яссы хәрби кораблары, киң култыкка сыеша алмагансыман, авыр гәүдәләрен батыра язып, каядыр китеп югалдылар. Әнә кичә һәм өченче көн үткән егет белән кыз бүген дә күренде. Култыклашканнар. Алар икесе дә шат...
Төрмә тирәсеннән үтүче кешеләр төркеме тоткыннарга төрлечә тәэсир итә. Ашыгып, көр атлаган таза гәүдәле, сабыр хәрәкәтле грузчиклар киләчәккә ышану тойгысын ныгыталар; җиргә сакланып кына басып барган, гарип аяклы кытай хатын-кызлары кызгану хисе уяталар; аклар, интервентлар нәфрәт һәм җирәнүне үстерәләр; ә төрле-төрле киемле, матур сынлы башка хатын-кызлар кайгы-сагыш тойгыларын көчәйтәләр иде...
Рәшәткә астындагы тар гына тәрәзә алдына пар күгәрчен килеп кунды .’'’Алар, башта кунган җирләреннән кузгалмыйча, муеннарын суздылар да, шикләнешеп, рәшәткәгә таба карандылар, эзләнделәр. Ата күгәрчен, муенын кабартып, гөрләп тә алды. Алдан сибелгән икмәк валчыкларын тәмләп кенә ашый башлауга... очтылар да киттеләр! Аларны надзирательләрнең ачы сыбызгы тавышы куркытты. Ләкин шул ук күгәрченнәрнең берсе, төрмәнең конторасы түбәсенә кунды да, вак-вак кына сибәли башлаган җылы яңгыр астында, чалкан яткан килеш, әле бер, әле икенче канаты асларын җәеп, озак рәхәтләнде.
Якты дөньяның менә шундый гади генә күренешләре дә, тоткыннарны юатып, аларның рухи көчләрен сакларга ярдәм итә иде.
Җиз табакларга салып, үпкә суын һәм икмәк кисәкләре тараттылар. Нәдерша, ашны зырылдатып бутап алды да:
— Бу бөкеләрне күрдем исә, күзкәйләрем алдына акаеп Габделбөке әфәнде килеп баса. Ул ерткыч әле һаман адәм канына туймый йөриме икән, әллә, муены өзелеп, дөмектеме икән?.. Әйдә, Шәйхи, без дә бу Җылы суда йөзгәләп, чумып алыйк инде. Җылы су дигәч, мунчасы да искә төште: күптәй түгел чабыштылар, хәзер тагын ябыштылар!—дип, кашынып, үпкә суын чумырырга тотынды.
Шәйхи, бер-ике капкалады да, кашыгын ташлап, рәшәткә каршына сөялде.
— Бәй, син болай аз ашасаң, күпкә чыдамассың бит! Ашарга өйрәтимме үзеңне? Менә болай: борыи-борын заманнарда ашаган тәмле ашларыңны күз алдыңа китер дә, күзеңне йомып, бөкеләрне тиз-тиз генә шудыр. Менә шунда тәмле дисәң дә, дпмәсәң дә, туйсаң да, туймасаң да...
Сыбызгы тавышы прогулка җиткәнен белдерде. Надзирательләр ка-мералардан чыккай тоткыннарны сафка тезделәр. Ютәлләү һәм аяк тавышлары коридорларны тутырды.
18
Хатын-кызларның берсе:
— Ау, Петрушка? — дип дәште.
Хатын-кызлар төркеменнән бер яшь хатын, ачы тавыш белән кычкырып, кофтасын ерта-ерта, чәчләрен тузгытып, койма буйлап йөгерде. Надзирательләр, сыбызгыларын сызгыртып, сүгенә-сүгенә, шул хатын артыннан чаптылар. Шау-шу купты.
— Тот, тотыгыз, тот!..
— Үлү-лү-лү-лү!..
— һай, сыздыра гына!..
Шәйхи, бу күренештән янып:
— Нигә көләсез? Күрмисезмени, кеше гакылыннан язган!—диде.
Ул арада төрмә эчендәге надзирательләр дә йөгерешеп чыктылар. Алар, бичара хатынны тотып, өстери-өстери, кылыч кынылары белән кыйный-кыйный, төрмә ишегенә таба алып киттеләр. Шәйхинең*йөрәге тагы да ныграк әрни башлады. Ул, надзирательләрнең каршына килеп, ачу белән:
— Кеше акылыннан язган ич! Ни җаныгыз белән аны кыйныйсыз, хайваннар! —дип кычкырды.
Нәдерша да, кызып, Шәйхи янына килде:
— Ерткычлар! Авыру белән исәпләшмисез!..
Надзирательләр аларга ташландылар:
— Әле сез дә бунт күтәрәсезме?.. Карцерга! Каннарыгыз бераз суына төшәр!..
Шәйхи белән Нәдершаны, суккалый-төрткәли, карцерга бикләделәр, сүзсез калган тоткыннарны, сарыклар көтүен кугандай, камераларга ашыктырдылар.
Биш катлы төрмәнең астында карцерлар урнашкан. Камералар азмы- күпме торакка охшасалар да карцерлар кап-караңгы, юеш, салкын. Аларда мичнең эзе дә юк. Рәшәткәле тишекләр карцерларны аз гына булса да яктырта алмый. Ишекләре калын рәшәткәләр белән тотылган. Шунлыктай карцер араларында җилнең котырмаган чагы юк. Соңгы вакытларда урын җитешмәгәнгә, өч-биш тоткынны бер карцерга ябалар иде.
Шәйхи белән Нәдершаны да бер карцерга бикләделәр. Юешлек катнаш тончыктыргыч сасы ис тоткыннарның сулышын кыса башлады.
Күзләре караңгыга бераз күнеккәч, Шәйхи, каранып:
— Төрмәнең төрмәсе шул була икән, күрәсең, — диде.
— Карцер дигәннәрен дә күрдек,— дип, Нәдерша да карангалан* ды. — Кәп-кәкре булып, кып-кыекка әйләнде.
— Ша-гом-арш!.. Әкрен, адәм актыклары! дип сүгенеп, дежур надзиратель тоткыннарны төрмә ишеге алдына алып чыкты.
Шәйхинең күз алды томаланып, башы әйләнеп китте. Ул, прогулка вакытында тоткыннар йөри торган, такыраеп беткән түгәрәк эченнән чыгып, койма буенда бераз тын алып утыргач кешеләрне күзәтергә тотынды. Әнә озын буйлы, ап-ак чәчле, мәһабәт бер карт. Аның янында күн фуражкалы, күлмәкчән Костя Шипов, кулларын бутыи-бутыи, картка нидер сөйли. Әллә уйланып, әллә карт белән егетнең сүзләрен аңларга тырышып, алар артыннан Хәким абзый атлый. Нәдерша, кулларын чалбар кесәләренә тыккан да, якты кояшка шатланып, кайдалыгын исеннән чыгарган төсле атлый. Үзара сөйләшкән тоткыннар, теләсә нәрсә турында сүз ачсалар да, сүзләрен һаман иреккә китереп териләр. Менә төрмә ишеге алдына тоткын хатын-кызларны да прогулкага алып чыктылар. Ирләр күзләрендә дәртле утлар кабынды. Җинаятьче тоткыннардан берәү:
— На-таш-ка-а-а! —дип кычкырды.
2* 19
— Күрмәсәк, харап булыр идек шул.
— Хан кызы харап булган, ди. Синең белән миңа карцер чүп кенә ул! — дип, Нәдерша гайрәтләнеп алды да, ике бармагын авызына тыгып, сызгырып җибәрде.
Моңа кадәр тынлыкка чумган карцердагы тоткыннар Нәдершаның дәртле сызгыруыннан аз-маз җанлана төштеләр. Богау тавышлары ишетелде.
Нәдерша, рәшәткә ишеккә ятып:
— Әй, туганкай, сине ни өчен богауладылар? —дип сорады.
— Син әле шуны да белмисеңме?.. Зобаныйлар мине качкан өчен богауладылар.
— Ни өчен карцерга яптылар, туганкай?
— Богауларны алып качмасын дип... Пошел син в богу мать!.. Шпик! —дип теге, һич көтелмәгәндә генә, сүгенеп куйды.
— Кызма, туганкай, бик кызсаң, богауларың эреп, чыгып китүең ихтимал...
— Куй, Нәдерша, кешене үртәмә, — дип, Шәйхи Нәдершаны туктатты.
— И-иии! Господин надзиратель, абзыкаем! Зинһар дип әйтәм, кыйнамачы! Бигрәк каты сугасың шул! Барам бит инде, барам!.. Нигә генә ваттым икән пыяланы! Белгән булсам, бер дә генә алай эшләмәгән булыр идем. Кыйнамачы, абзыкаем, кыйнамачы!.. И-иии!.. Авырта-а-а!..
— Акырма, стерва!—дип, ачуыннан бүртенеп, шартларга җитешкән надзиратель Шәйхи белән Нәдершалар янына тагын бер кешене бикләп китте.
— Надзиратель әфәнде, тиз генә кире борылыгыз әле, — диде Нәдерша.
— Я, сиңа тагы нәрсә җитмәгән? — дип, надзиратель Нәдерша кар» шына килде.
Нәдерша, бер. бик зур сер ачарга теләгән кеше кебек, як-ягына каранып, әкрен генә:
— Сезнең өчен бик файдалы яңа хәбәр бар, — диде.
— Я-я, сөйләп кара.
— Карцерларда гөмбә үскән.
— Нәр-сә-ә-ә? Нинди гөмбә? Кем әйтә аны?
— Мин әйтәм аны.
— Ах син эт! Хәзер мин сиңа «гөмбәңне» күрсәтим әле,—дип, надзиратель карцерга керде. Шунда ук «Смирно!» командасы ишетелде. Надзиратель карцер уртасында катып калды. Мухоморов, аның артыннан Андрейчик белән тагын бер надзиратель керде. Алар карцерларны карап, тикшереп йөриләр иде. Мухоморов, әлеге надзирательне күреп:
— Син., син ни өчен арестантлар янында? — диде.
— Мин... мин...
— Ду-рак! Моның өчен сиңа бер тәүлек арест. Вон, балда!
— Аның бераз гына башы әйләнеп киткән, — диде Нәдерша.
— Ә сез?.. Сез ни өчен ябылдыгыз?
— Белмибез.
— Ничек?.. Нигә белмисез?
— Белмәгәнне белмәгәнгә күрә...
Надзирательләр чыкканда Андрейчик, артта калып, Шәйхинең кулына кечкенә генә бер катыргы тоттырды.
— Чит алланың шайтаны. Мә, яшер!—диде ул, шыпырт кына.
Егетләр вак кына хәрефләр белән язылган сүзләрне читенлек белән укып чыктылар: «Хөрмәтле иптәшләр! Бәхетсез һәм тоткын хатынны яклавыгыз өчен сезгә чын күңелебездән сәлам. Бераз кешене иреккә чыгарырга хәзерләнәләр. Бу язуны сакларга тырышыгыз. Сезгә кирәк булыр. Тамара».
20
Икесе дә шатланыштылар.
— Дәшмә, Шәйхи, төрмәдә дә дуслар арта бара.
— Әйе... Билгеле, саклыйбыз аны,— дип, Шәихи катыргыны чалбар кесәсенә тыкты.
Коридор ишеге ачылды. Надзирательләр акылдай язган хатынны каршы карцерга бикләп киттеләр. Тынлык поскан, каядыр яшеренгән төсле, тик богау, чылбыр тавышлары гына аны вакыт-вакыт бозып киткәли. Карцерларны куе караңгылык йотты. Үтәдән-үтә җил елап үтте:
— И-ипи!..
Озын, куе чәчләрен туздырып, карцерның таш идәнендә иөз түбән яткан хатын әкрен генә башын күтәрде, урыныннан торды, күзләрен ялтыратып: «Эммм!»— дип, тешләрен шыгырдатты да, мунчалаланып оет- кән күлмәкләрен куллары һәм тешләре белән өзгәләп, бөтенләй ялангач калды. Аптырап калган Иәдерша:
— Чибәр хатын... үзе... — дия генә алды.
Шәйхи читкә борылды.
Хатын, салкыннан дерелдәп, күкрәкләрен рәшәткә араларына кысты да, барлык көче белән:
— Ачыгыз! Ачыгыз! Ачыгыз!—дип кычкыра-кычкыра, ишекне кага башлады.
Башка карцердагылар, тавышның башлануын көтеп алган шикелле, ишекләрне шалтыратып, шау-шу, сызгыру, сүгенүләр белән бөтен төрмәне тутырдылар.
— Ачыгыз! Ачыгыз! Ачыгыз!..
Акылдан язган хатын тәмам хәленнән таеп егылганчы кычкырды. Икенче көнне ул үлде. Өстенә чыпта ябып, носилкага салып, аны алып чыгып киттеләр.
6
Өч көннән соң безнең егетләрне карцердан чыгардылар. Алар урынына башка тоткыннар ябылды.
Төрмәләрне бушату һәм гаскәрләрен тулыландыру максаты белән аклар җинаятьчеләрне солдат итеп ала башладылар. Ләкин политик тоткыннар һаман арта барды.
Параша түгеп йөргән Ланцетта Шәйхи белән Нәдершалар яткан камера «волчогын» ачты.
— Я, егетләр, хәлләрегез ничегрәк? Карцерда бик үк авыр булмадымы?
— Бирешмәскә тырыштык. Хәлләребез дә яхшыра төсле. Тоткыннарны чыгаралар түгелме? — диде Иәдерша.
Ланцетта, каранып һәм ашыга-ашыга:
м— Чыгаралар, ләкин безне түгел. Җинаятьчеләрне чыгаралар,—дип сөйләп китте.— Шул уңай белән бер мөһим эш бар. Сез бит җинаятьчеләр белән дә бераз яттыгыз. Шәһәргә ашыгыч хат җибәрәсе бар. А1енә шул хатны кайсы җинаятьчегә, кемгә ышанып тапшырырга булыр /икән? Сез кемне әйтә аласыз?
Шәйхи, кабаланып:
— Була ул, ^була. Гайнетдин абзый. Менә дигән инде,—диде.
Гайнетдин абзый нахак сүз белән ат урлауда гаепләнеп төрмәгә эләккән юаш кына бер кеше иде.
— Әлеге, сезнең белән бергә яткан бөкре абзыймы?
— Әйе-е! Шул үзе.
— Булды алайса. Тагын бер мәсьәлә. Бүген сезнең — мөселманнарның бәйрәме икән...
Иәдерша, көлеп, Ланцеттины бүлде:
— Шаяртасыз, иптәш Ланцетти: тоткыннарның бәйрәме буламыни!
— Анысы шулай... Менә шәһәрнең мөселман байлары, ялагайланып,
21
тоткыннарга ашамлыклар белән бергә бераз кием-салым җибәргәннәр. Сез үзегез нәрсәгә мохтаҗ?
— Безме? Иреккә...
— Юк, чынлап та. Шул байлар җибәргән нәрсәләрне аласызмы, әллә...
Шәйхи белән Нәдерша, бер-берсенә күз ташлап:
— Алардан кем сораган?— диделәр.
— Якын да килмәсеннәр, кирәге дә юк!
— Булды алайса, —диде Ланцетти, — башка политиклар да шундый ук карарга килде. Хәзер инде бу карарны 130 нчы камерага гына белдерәсем калды...
130 нчы камерада Хәким абзый белән Шәрәфи утыра иде. Шәрәфи, Ланцеттины тыңлап бетмәстән:
— Ураза бәйрәме, ураза!.. —дип кычкырды. — Син инде, Ланцетти туган, староста булгач, тоткын мөселманнарга гает намазын укыту турында да сөйләш.
— Мин дин эшләре старостасы түгел, мин политик тоткыннар старостасы, — диде Ланцетти, елмаеп.
— Ә мин?.. Ә без?.. Без дә бит... Мин дә политик ич!..
— Менә мин шуны уйлап сезнең янга килдем дә. Ул азыкларны аласызмы, юкмы? Тиз генә җавап бирегез.
— Как так алмаска ди? Бик зур рәхмәтләр әйтеп алырга кирәк! Давай, бәйрәм ашларын тизрәк китер...
Хәким абзый Шәрәфигә ачуланды:
— Тукта әле син, Шәрәфи энем, чәбәләнмә. Юньләп сөйләшергә бир! Афонда, бәлкем, мөселман байларының берәр хәйләсе бардыр?
Ланцетти ашыктырды:
Җавапны тизрәк бирегез. Ләкин белегез: политик тоткыннар этикасы байлардан азык алырга кушмый.
Шәрәфи үртәнде:
— Итикасы кем тагын? Итика-митикада безнең нинди эшебез бар?..
— Шәрәфи энем дим, бер дә төшенә торган бәндә түгелсең икән! Иптәш Ланцетти, ә син, үзең кай якта? Алу ягындамы, алмау ягындамы?
— Безме, без алмау ягында, — диде Ланцетти.
— Алай булгач, сүз дә юк: без дә итика ягында! Әйтәм, баядан бирле төшенә алмыйсың! Егетләр ни хәлдә икән? Алар бит, бахырлар, карцерда ятып чыктылар. Күрсәң, иптәш Ланцетти, миннән аларга сәлам әйтергә оныта күрмә инде, яме?..
Соңгы көннәрдә төрмәгә ябылган һәрбер яңа тоткын егетләргә тыныч һәм батыр күренде. Менә бүген дә шулай: биш тоткынны, гүя төрмәне карап кына чыгарга яисә кунакчыл хуҗага кунакка килгәннәр диярсең: артларыннан тышкы, авыр тимер капка ябылып та өлгермәде, алар, бер-берсенә нәрсәдер әйтешеп, фуражкаларын салдылар да, болгап, көр карашларын төрмә тәрәзәләренә ташлын-ташлый, алга үттеләр. Мондый күтәренке күңелле тоткыннардан күңелсез хәбәрне ничек көтәсең, ди?..
ЕРТКЫЧЛАР ОЯСЫНДА
1
1918 елның җәендә шәһәрдәге ак чехословаклар контрреволюцион фетнә оештырдылар һәм шәһәр Советы Башкарма Комитетының бөтен составын диярлек һәм Большевиклар партиясе комитеты членнарын кулга алдылар. Большевиклар подпольега киттеләр. Портта, тимер юл үзәкләрендә, хәрби складларда яшерен ячейкалар, кызыл партизан
22
отрядларын коралландыру складлары, очрашу пуиктларь _ ппт11а’ ды. Профсоюзларның үзәк бюросы интервенциягә каршь р р р ь ике забастовка оештырды. г пие»™..
Парашалар түгү сәгатеннән файдаланып, Ланцетти Шәихи ә.
— Иртәгә сезне дә чыгаралар, приказ бар, диде.
— Туктагыз әле... Ничек ул алай? Без политик тоткыннар ич. Нәдер.
шаны да чыгаралармы? „ ,
— Икегезне дә чыгаралар. Генерал Рыба приказы буенча чыгарыла- чак тоткыннар исемлегенә Андрейчик сезне дә теркәгән...
— Ни дип соң политик тоткыннардан безне генә чыгаралар. диде Нәдерша.
_ Сезне генә түгел, иптәш Әхметшин, башкалар да үз чиратларында чыгарыла бара. Партия безгә шулай эшләргә куша. Без партия кушуын үтәргә тиешбез. Менә, карагыз тизрәк, — дип Ланцетти кулындагы кә- газь кисәген күрсәтте. — Бу — план. Казармалар ягыннан барып, Нагорная урамы белән туп-туры Кытай бистәсенә килеп чыгарсыз. Сезгә анда бер яшь кытай егете очрар. Ул сездән: «Яшисезме?»—дип сорагач, сез: _ «Яшәсен Советлар!» — дип җавап бирерсез. Онытмагыз! Кытай егете...
Коридордагы тоткыннарны камераларга куа башлаган надзиратель:
— Син, староста, ни сөйләнәсең? Нәрсә күрсәтәсең? —дип кычкырды. Ланцетти, кәгазен яшереп, тыныч кына җавап бирде:
— Юк, болай гына, надзиратель әфәнде, без Пушкинның «Чегәннәр» поэмасы турында сөйләшәбез... Шулай итеп, сез «Чегәннәр»не укыгансыз да, аңлагансыз да икән?..
Шәйхи, старостаның тапкырлыгына һәм ул әсәрне үзенең дә укыган булуына шатланып:
— Әйе, укыдым һәм аңладым, — дип куйды.
— Укысагыз шул: минемчә, Земфира очрашуларны гына кайгыртып, үләргә тырышмаска, көрәшне дәвам итү чараларын да күрергә тиеш иде.
Надзиратель аларга бәйләнә калды:
— Нинди очрашу? Нинди көрәш? Әйдә, таралышыгыз. Мухоморов- ның килеп чыгу ихтималы бар...
Камерага кереп бикләнгәч, Шәйхи, шатланып, 1сөйләп китте.
— Күрдеңме, Нәдерша дус, коммунист иптәшләр безне дә батыр эшләргә катнаштыралар.
— Безнең эшләр билгеле инде: төрмәдән чыгу белән — кыяк тешләү.
— Алай гына түгел шул: Ланцетти әйткән кытай егетен күреп, безгә...
— Минемчә, безгә аны күреп-нитеп торасы юк. Аклардан ычкыну җаен гына карарга кирәк, һәм — эшең бетте, кодагый!..
— Син мине аңламыйсың, Нәдерша: партизаннар арасына качу алдыннан безгә берәр төрле җайлы план да бирерләр, мөгаен.
Башка төрле җайны эзләп торасы юк инде! Җае билгеле: чыктык— качтык, — диде Нәдерша, сабырсызланып.
— Юк, мин, чыгуыбыз белән үк кача алырбыз дип, ышана алмыйм, ышансам да, Ланцетти әйткәнне тыңламыйча ярамый.
— Ланцетти бит ул иректәге староста түгел, төрмәдәге староста,— дип Нәдерша үз фикерен яклады. — Төрмәсеннән бер котылгач, безгә ни пычагыма шәһәрдәге әллә кемнәрне эзләргә? Яңадан аклар тозагына эләгер өченме?
— Менә инде ялгышасың, Нәдерша...
Бәлкем ялгыша да торганмындыр, мин укыган кеше түгел. Мин акларга каршы сугышырга кирәк дип кенә беләм, мин...
— Нигә болай кызасың әле син? Тынычрак уйлашыйк әле,—дип, Шәйхи җитди дәвам итте: — Борынгылар: «Аюдан курыксаң, урманга
23
барма», — дигәннәр. Аклар кулына төшүдән курыксаң, бөтенләй яшәмәскә дә кирәк.
Нәдерша әкрен генә сызгырып куйды.
— Син әллә кайларга бора башладың!
— Бер дә алан түгел! Коммунист иптәшләрнең сүзләрен тыңларга кирәк, үзебезгә дә файдасы тияр, дим мин.
Нәдерша көлеп җибәрде.
— Тумаган тайның билен сындырабыз диген, Шәйхи дус!
— Туачак тайның билен сындырмау турында алдан ук кайгыртабыз диген, Нәдерша дус! — дип, Шәйхи аның биленнән алды да, күтәреп, койкага салды.
Нәдерша, астан җитез генә чыгып, Шәйхине күтәргәндә аның аяклары параша капкачын бәреп төшерде.
Дежур надзиратель, «волчок» аша карап:
— Нәрсә җимерәсез? Тагын карцерда ятарга телисезме? Анысы аның тиз булыр! — дип кычкырды...
2
Яшь җинаятьчеләрне һәм, аклар әйтмешли, «куркынычсыз политик тоткыннар»ны бер төрмәдән икенче төрмәгә — аклар казармаларына озата башладылар.
Көзнең иң матур чагы иде. Агачларның алсу, кызыл, кызгылт, сары яфраклары йомшак кына искән җилдән дерелдиләр. Күк зәп-зәңгәр. Диңгез тын. Балыкчыларның көймәләре, ап-ак җилкәннәрен, салындырганнар да, киң сулыш алып яткан диңгез күкрәгендә тибрәнә-тиб- рәнә, йокымсырыйлар. Әрле-бирле очкан акчарлаклар шул көймәләрне уятырга тырышалар, аларны үзләре белән бергә диңгез күкрәген буйларга чакыралар кебек. Зәңгәрсу пәрдәгә төренгән ерактагы сопкалар, күренер-күренмәс кенә булып чагылалар иде.
Конвоирлар, кылычларын ялтыратып, бер төркем җинаятьчеләр белән бергә, безнең ике егетне дә төрмәдән алып чыктылар. Калын тимер капка, авыр гына шалтырап, бикләнеп калды.
Ирекне сагынган егетләр, кояш нурларының уйнавыннан һәм көзге саф һавадан исерә төшеп, кызу-кызу алга атладылар.
Шәһәр гөж килә иде. Шома киенгән, озын буйлы чехлар; кыска буйлы, сары киемле япон солдатлары; аякларын киңәйтебрәк баскан, киң күкрәкле диңгезчеләр; якаларын торгызып, иренеп атлаган американ солдатлары үзәк урамның бер башыннан икенче башына кадәр йөрүне үзләренә җитди бер эш итеп алганнар диярсең... Аклар — кол- чакчылар, семеиовчылар, калмыковчылар, тагын әллә кемчеләр — санап бетергесез!..
Сумала кебек ялтырап торган кара чәчләрен чыбыркысыман итеп үреп салган кытайлар; актан киенгән, зифа буйлы, салам эшләпәле, хәрәкәтчел кореецлар; күз карашлары һәм үз-үзләрен гадәттән тыш дорфа, оятсыз тотулары белән башкалардан бик нык аерылып торган фахишәләр; төрле флагчыклар кадаган матур автомобильләр; тоякларын шапылдатып чапкан атлар; кыңгырауларын үртәнеп шалтыраткан трамвайлар кайларгадыр ашыгалар иде...
Конвоирлар, мобилизацияләнгән тоткыннарны озын казарма эчендә калдырып, чыгып киттеләр. Куе тәмәке төтене, бөркү ис, шау-шу егетләрне камап алды.
— A-а, Шәйхи, Нәдерша!..
— Шәпмесез?
— Әйдүк!..
— Сезне дә чыгардылармы?..
24
Төрмәдән казармага элегрәк күчерелгәннәр, Шәихп белән әдерша- дан хәлләрен сораштыргач, үзара зарланышып алдылар.
— Төрмәләрдә ята-ята, киемнәр эштән чыгып оетте.
— Аякка да юк, кышы да ерак түгел.
— Кайгырма, японнар бөрешер вакыт җитте, җылынырбыз.
— Японнарга кыш көне —капут!
— Безне дә катырмакчылармы?
— Элгәре киендерсеннәр әле.
— Әйе, аннан соң күз күрер.
— К черту, сугышмыйбыз!
— Кушсалар, сугышмыйча хәлең юк.
— Барыбызны да бер полкка урнаштырыгыз! — дигән идек, якын да килмәделәр, берәмләп аермакчылар.
— Чүегез! Төрмәдән түгел, казармалардан да чыгарып-чыгарып ат- калыйлар...
Почмакта тын гына карта уйнап утыручылар талаш күтәрделәр. Сугыш чыкты. Башкалар, кычкырыша-сызгырыша, сугышучыларны сырып алдылар.
Үгездәй таза бер генерал һәм аның артыннан поручик Калкамалов- килеп керде. Калкамалов команда бирде:
— Сми-и-ирно!..
Поручик Габделхак Калкамаловның өсте-башы чибәр: башындагы пирогсыман чех бүреге кыңгыр салынган. Өстендә санап бетергесез күп төймәле инглиз френчы. Аякларында Италиядә эшләнгән крагалар ялтырый. Эшлеяне хәтерләтеп, гәүдәсе белән билен уратып алган француз каешлары сулыш алганда да шыгырдап торалар. Кибетче малае Калкамалов күп эчәргә һәм җәнҗаллар күтәрергә бик тиз өйрәнде. Хәзер ул әле чех, әле инглиз, әле француз офицерларына охшарга тырыша: куллары бәйләнгән тоткыннар алдында, чех офицеры кебек, сүгенә; кешене газаплаганда, инглиз офицеры кебек, салкын канлылыгын саклый белә; төннәрен фахишәләр белән үткәреп, баштанаяк пычранып чыкса да, француз офицеры кебек, хатын-кызлар ал-дында тышкы галантлылыгын күрсәтә ала.
Егетләр, аны тиз генә танып, кешеләр арасына кереп яшеренделәр. Калкамалов, бу «смотр»ның тизрәк бетүен теләп, бер ноктага карап катты. Казармадагылар, кузгалышып, аякларына бастылар. Тик сугышучылар гына, мышный-мышный, пычрак идәндә ауныйлар иде. Алар- ның берсе, генералны күреп алып, честь биргәндә, генералны күреп өлгермәгәне честь бирүчене салып екты. Башкалар, ду килеп, көлешеп алдылар.
— Поручик, бу нинди эш?!. Мин тәртип күрмим! — диде генерал.
— Так точно-, ваше превосходительство! Алар төрмәдән яңа чыга-рылган халык, ягъни мобилизовать ителгәннәр.
— Шулаймы? Аңлашыла...
Генерал белән поручик чыгып киткәч, казарма тормышы яңадан башланды.
Нәдерша шат, Шәйхи моңсу иде. Аягын аягы өстенә куеп, сәке өстендә утырган Нәдерша үзе җырлый, үзе уйлый: «...Агыйдел басмасы, басма өстендә тасмасы... Төрмә ерагайды, ирек якынайды... яңа чыгып килгән кояштай, җылысы сизелә башлады кебек... Кебек кенә шул әле!.. Бөтен дөнья буржуйларын бергә тотып асасы!..»
Шәйхи төрмәдә калган сөйкемле кешеләрне — Ланцетти, Хәким абзый, Шиловларны... приисканы, Гөлнурны, ата-аиасын сагына иде.
Шундый шау-шу, моң, сагыш эчендә төн дә үтеп таң аткач, төрмәдән чыгарылганнарны врачка күрсәткәннән соң, гаскәри бүлекләргә билгеләделәр.
25
Шәйхи, врач бүлмәсенә кергәпдә: «Нәдерша сөйләигәләп эшне бөл- дермәсә ярар иде» дип борчылды һәм үзе сүз башлап:
— Врач әфәнде, минем бөтен җирем сәламәт, — диде.
Зур күзлекле «арт врач, аңа борылып та карамыйча:
— Годен!.. Ә сип? —дип, Ыәдершага күз кырыйларын гына ташлап алды.
Нәдерша, карт врачка ачуланган кешедәй:
— Төрмәдән бераз сәламәтләнеп чыктык!—дип кычкырды.
— Әйе-е! Врач әфәнде, таза ул, таза... Без икебез дә таза, икебез дә кавалериядә хезмәт иткән кешеләр, — дип өстәп куйды Шәйхи.
Карт врач, өске иреннәрен чәйнәштергәләде:
— Биредә кычкырырга рөхсәт ителми. Әйдә, чыгыгыз да... башкалар керсеннәр...
3
Шәйхи белән Нәдерша, бераз ашац алгач:
— Юнәлдекме?
— Юнәлдек, — диделәр дә, урамга чытарга ашыктылар.
Аларның ертылып, пычранып беткән өс-башларын, ябык, ак йөзләрен күргән бер кеше ерактан ук юл бирә, кайберәүләр, артларына әйләнеп карап, тикшереп калалар, тик аркаларына тау-тау әйберләр өеп ташыган кытай кулиләре генә, егетләрне бар дип тә белмичә, әкрен генә атлый бирәләр иде.
Кинәт күтәрелгән каты җил кешеләрне уңга-сулга этәргәләп сөр- лектерергә, аякларыннан егарга тырышты. Тайфуннан качып, ышык җирләргә кереп өлгерә алмаган кешеләр, исерекләрдәй, алпан-тилпән киләләр иде. Егетләр, бара торгач, шәһәр читенә чыгып, кытай ярлыларының балчыктан оештырылган фанзаларына җиттеләр. Фанзалар тирәсе тездән пычрак. Эзли торгач, Ланцетти әйткән фанзаны да таптылар.
Фанза эче дөм-караңгы. Күзләренә беркем күренмәсә дә, исәнләштеләр. Шырпы сызылып, учак яндырылгач кына «Ыздыластуй!» дигән аваз ишетелде. Күзләр тирәне әкренләп аера башлады. Озынча һәм тар фанзаның ишеге өстендә кечкенә генә тәрәзә. Стена буйлап — мич төтене белән җылына торган сәке — кан сузылган иде.
Нәдерша, күзләрен угалап:
— Менә сиңа җәһәннәм! — диде.
— Адәм баласы, бичара, нишләсен? Җәһәннәмгә дә күнә күрәсең, — диде Шәйхи һәм, учак каршына чүгәләп утырып, утка карый башлады.
Чал кереп килгән чәчен үреп салган эре сөякле карт кытай, учактан күмер кисәге алып, озын мөштикле трубкасын кабызды һәм аны суыра-суыра:
— Твая зачим присоло?—дип сорады.
— Без, иптәш, сезгә җилдән качып кергән идек. Көн бераз рәтләнгәч китәрбез.
Карт кытай, шатланып:
— Туалиш! Туалиш! Шибако шанго! Японса, американса мая ни любо... У-у, шибако плох!.. Твая садиса, —дип Нәдершага урын күрсәтте.
— Рәхмәт сезгә, абый.
— Твая сипасиба. Рабута мала-мала, куш-куш мала-мала... Мая сина японса убила, у-у, шибако плох! Партизане сипасиба: японса мала-мала кых! Партизана шибако шанго!..
Карт кытай, үтерелгән партизан улын сагынып, ашыкмый гына сүзен дәвам итте.
26
„„ „„тиган өч кытай килеп керде.
Күп тә үтмәде, фанзага яңгырга 1ЫЛс аңлатып тора иде.
Алариың йөреш-хәрәкәтләре үк кули уЧакРкаршыИа кибәргә эл- Чыланган киемнәрен салдылар да, с ь . у йомры, нык мускуллы
деләр. Кара куе чәчле, шат чырайлы, алма кеоек иимИ яшь кытай егете, елмаеп:
— Яшисезме? — дип сорады. РГРТРНӘ ЖИТДИ ка-
Шәйхи, урыныннан җитез генә торды да, кытай егетенә җитди ка pan, җавап бирде:
— Яшәсен Советлар!
Кытайлар, куанышып:
— Холосо!
— Молодезо!.. — ди-ди, Шәйхи белән Нәдершаның аркаларыннан
Карт кытай ашарга хәзерли башлады. Табынга дөге боткасы, пеш- кән кишер белән помидор һәм башка яшелчәләр килде. Кытай егете Шәйхи белән Нәдершаны үз янына утыртып, кечкенә кәсәләргә ашамлык салды, алларына икешәр нечкә таякчыклар куйды. Егетләр, мәгънәле генә итеп, бер-берсенә караштылар.
Кытай егете бу хәлне сизсә кирәк:
— Твая куш-куш ни зная? Лошака надо?—дип, кунаклар алдына бер зур кашык китереп куйды. Бер кашык ике авызга алмаш-тилмәш күтәрелде. Тәмле аш ашалып беткәч, кытай егете кечкенә конвертны Шәйхигә биреп: — Киттек! — дип, урыныннан кузгалды.
4
Җил басыла төште. Ләкин көчле, куе яңгыр шәһәрне агызып китәргә уйлаган диярсең. Карасу, пычрак болытлар шәһәр өстен каплаган- нан-каплый баралар, анда-санда күренгәләгән электрик фонарьлар, селкенә-селкенә, өзелеп төшәргә җитешәләр иде.
Бер-ике тыкрыкны үткәннән соң, кытай егете:
— Есели патруль, ваше биги-биги надо, — дип әйткән генә иде, атлы калмыковчылар килеп чыкты. Кытай егете качып өлгерде.
Патруль башлыгы булса кирәк:
— Тукта! Сез кемнәр? — дип кычкырды. Егетләр атлылар уртасында калды.'
— Без — без булабыз... йөрергә чыктык, — диде Нәдерша.
Патруль башлыгы, офицер, аның аркасына камчысы белән сукты.
— йөрергә? Матур кич тапкансыз икән, сопка бандалары!.. Атлагыз кызурак!..
Болар ауга чыккан булсалар кирәк. Дошманнарның мәкерле, усал булуларын онытмыйк, — диде Шәйхи.
— Лыгырдамаска!..
— йөрергә чыктык дисезме әле, әфәнделәр?.. Бик хуп, камчыларны да йөртеп алыйк!..
„ Камчылаиган Шәйхинең бөтен буыннары калтырап, мамыктай йомшарып киткәнлектән, ул пычрак җиргә сыгылып төште.
Нәдерша, аркасын яндырган камчыларга аз гына да игътибар бирмәгәндәй, пычракта аунаган Шәйхине күтәреп торгызды. Шәйхинең күз алларында очкыннар уйный, башы томанланып калган иде. Ул яңадан егыла язганда Нәдерша, аны ике кулы белән кочаклап, аварга ирек бирмәде... 1 г
Гизрәк атлагыз, этләр! Бәлки качарга уйлый торгансыздыр. Яле, качып карагыз, бер кызык булсын... Кызыл банда калдыклары!..
27
Нәдерша иреннәрен тешли, дәшми, тик: «Шәйхи ыңгырашмый да ичмасам, бирешмәскә тырыша егетең!.. Теитеп-нитеп, конвертны тапмагайлары», дип уйлый иде. Шәйхи дә, эченнән генә: «Бу кадәр нык булыр икән Нәдерша!» дип соклана иде дусына...
Патруль, камалган ике егетебез биек һәм калын таш койма белән әйләндереп алынган өй алдына килеп керделәр. Атлыларның берсе аларны подвал ишеге каршына китереп бастырды.
Подвал эче кап-караңгы. Большевиклыкта гаепләнеп, бу подвалга бикләнгән тоткыннар төннәрнең үтүен, көннәрнең тууын күрмиләр, сизенеп кенә беләләр. Бирегә ябылган кешеләр җәзаланып үтерелмичә яки төрмәгә озатылмыйча калмыйлар иде.
Подвалның авыр ишеге ачылды. Солдатлар тоткыннарның аркаларына карабин түтәләре белән төрттеләр. Тимер ишек тыштан шыгырдап бикләнде. Нәдерша белән Шәйхи, бер-берсенә тотынышып, утырыр урын эзләгәндә, таш идәндә аунаган кешеләргә абындылар. Ыңгырашкан тавышлар ишетелде. Егетләр утырып ял итеп булмасмы икән дип кенә торганда, ишек яңадан ачылды. Өч фонарь күтәреп, биш солдат килеп керде. Күләгәләр, юеш таш стеналарда йөгергәләшеп, түшәмне капладылар. Шәйхи тыныч күренергә тырышкан Нәдершага күз кырыйлары белән генә карап алды.
Солдатларның сары погоннарына кара буяудан үлек кеше башы рәсеме ясалган. Кокардалы фуражкаларын күпереп торган чәчләренә кыңгыр салганнар. Бу ерткычларның йөзләренә күтәрелеп каравы җирәнеч тә, куркыныч та иде.
Күлмәкләре ертылып, тәннәре ачылган ике хатын берьюлы почмакка сыенды. Ерткычларның берсе, идәндә дәшми аунаган кешеләргә типкәләп, фонарен куйды да кычкырып:
— Кайсыларыгыз бу сарайга хәзер генә керү бәхетенә иреште? Алга! — диде.
Шәйхи белән Нәдерша алга чыгып бастылар. Солдат кылычын чыгарып күтәрүгә, башкалары, карабиннарын тоткан килеш, атарга әзерләнделәр. Затворлар шалтырап, карабиннар төзәлгәндә, Шәйхи Нәдер- шаның биленнән алды. Солдат, кылычын төшереп:
— Отставить! — дип боерды. — Нинди акыллылар: бик тиз генә үлеп, котылырга уйлыйлар... Пономарев!..
Шәйхинең йөрәге кысылып китте: кайчандыр Ланцетти: «Коммунист Пономарев, төрмәдән котылса да, кызыл партизаннар белән элемтә тотуда гаепләнеп, контрразведчиклар кулына төшеп, юкка чыкты», — дип сөйләгән иде. Менә ул кайда икән! Айлар буе шушы подвалда ятканга күрә, аның чәч-сакаллары җитеп, өсте-башы тетелеп беткән иде.
Пономарев, изүләре чишек булса да, аларны яңадан чишәргә тырышты, йөзен, башын сыйпаштырып, аякларына басты.
— Ят!..
Аны да егып салдылар һәм шомполлар белән теткәләп ташладылар.
Нәдерша нишләргә белми утырды. Шәйхи, бу вәхшилекне күрмәскә тырышып, күзләрен йомса да, алар йомылмагандай булып тоела иде...
Икенче көнне егетләрне контрразведка бүлмәсенә алып керделәр. Коридорда нечкә тавышлы, гаҗәп кечкенә башлы офицер, итек кунычына камчысы белән суккалап, бер яшь рус егете белән сөйләшә иде.
— Шулай итеп, Петров әфәнде, әйтмисезме?
— Юк, әйтмим.
— Ә соң, нәрсә буласын беләсезме?
— Әйе, беләм.
— «Әйе», «юк», имеш!.. Бу ниткән җавап ди, сво-а-лочь?! — дип офицер тавышын тагы да нечкәртебрәк җикеренде. Ул, рус егетенең борынына камчы сабы белән төртә-төртә, сүгенү, җикеренүләреннән
28
Ллгткг__ Сез ни өчен кап-
кинәт туктап, Шәйхиләр каршына киле
ТЬ'-3?20 нчс казармадан И" ныкка.. ..дек, тотыл азып кндделзр.- Д" - әГлСиков. Mena бу татарларга хәзергә унар шомпол бир, "" -- TZS!™^3u.i1'ZaaMap..K... борее егетләрне коридорга алын чыкты “ Хәзер без шомполларны кыздырып карыйк әле,-диде ул, Нәдершаны бүлмәгә кертеп.
Өч солдат Нәдерша каршына килеп басты.
— Я, нәрсә карап каттың? Төшер штаныңны.
— Үтерсәгез дә...
— Нәр-сә ди-сең?!. „ *
— Әле син чынлап кыланасыңмы? диешеп, солдатлар, ач бүре- ләрдәй Нәдершага ташландылар. Бүлмә эче сүгенү һәм дөоердәү белән түлды. Нәдершаны буып, идәнгә ектылар. Солдатларның берсе егетнең аякларына, икенчесе муенына утырганда, өченчесе чалоар төймәләрен шытырдатып өзде.
— Эт!.. Нинди усал!..
— Әйтмә дә!..
— Башла!..
— Бер-рәү, ик-икәү, өч-чәү...
— Вж-жик! Вж-жик! — килеп, шомпол Нәдершаның тәнендә кара- су-кызыл эзләр калдырды. Ләкин Нәдерша кычкырмый да, ыңгырашмый да, аның тешләре генә шыкырдый иде.
— Тор, эт! — дип солдат Нәдершага типте.
Нәдерша әкрен генә кузгалды, йөзе агарган. Күзләрендә хәсрәт һәм’ зәһәрле ачу утлары яиа.
— Нигә үтермәдегез, хайваннар?! Сабыр гына итик, сезгә дә чират...
— Сөйләнмә!.. Эттән туган нәрсә! Аз булдымы әле сиңа? Кайда икәнеңне оныттыңмы әллә, оныттыңмы әллә? — диешеп, Нәдершаны этә-төртә, солдатлар Шәйхи янында калдырып киттеләр.
Шәйхи, аны кочаклап алып, урындыкка утыртырга теләде, ләкин Нәдерша:
— Кая... Утырдың ди! — дип, стенага сөялде. — Күрәселәребез бетмәгән икән әле, Шәйхи дус... Китер конвертны, тенти калсалар... Аз гына кан аккан булды...
Нәдерша, үзен кайта-кайта изгән авыр кичерештән әлегә котыла алмаса да, гадәтенчә, сер бирмәскә тырышты.
Син бер дә курыкма, Шәйхи дус! Курьгкмасаң, кан акса да... бирешмә. Үзләренә дә соң кирәкләрен бирдем: икесенең борынына тондырдым. Явызларның берсеме, икенчесеме инде шунда, анысын абайлап торырга рәт-чират булмады, минем авызга кунып-кунып төш- кәләде, дип Нәдерша үзен бөтенләй кулга алып, дәвам итте. — Са-а-лып-салып җибәрәм дә... ба-арып-барып төшәм бит, әй! Син дә шулай эшлә, Шәйхи: барып-барып төшүең уңаенда, салып-салып җибәрү җаен кара...
Шәйхине дә шул ук бүлмәгә өстерәп алып керделәр.
Шомпол тоткан солдат:
Төшер штаныңны! — дип җикерде.
Шәйхи, агарынып:
— Ерткычлар! — дия генә алды.
Солдатлар, берсеннән-берсе ямап сүгенә-сүгенә, Шәйхине егып, чал- >арын төшерделәр. Ачык тән, канга буялган идәнгә тиеп, дерелдәп китте. 1
— Я, Алешка, башла бисмилла белән!..
29
— Господи, благослови!.. Ррраз!..
Шәйхи, кычкырмаска тырышып, иреннәрен тешләде. Аны тибеп торгыздылар. Тәненнән болай күңеле янып, күз алларында күкле- яшелле түгәрәкләр әйләнде.
— Карагыз әле, братцы, эчми исергән!..
5
— Аларны бүген үк расходка чыгарырга кирәк.
— Кемнәрне, поручик?
— Татарларны.
— Аларның документлары юк ич...
Бу сүзләрне ишек аркылы ишетеп калган Нәдерша:
— Дәшмә, Шәйхи. Документсыз теге дөньяга да эләгеп булмый икән әле, — диде.
— ...Алар турында телефон аркылы сорашырга һәм, әйтүләре дөрес булса, казармаларына озатырга кирәк...
Шәйхи, бугазына тыгылган каты төердән котылырга тырышып:
— Исең-акылың китәр, дускай, — диде. — Эт тә чыдый алмаслык газапларны күрсәк тә, үләсе килми, тыпырчына бирәбез, чыда гына!..
— Әйе, Шәйхи, үлем дигәнең безне тагы күпме иркәләр — белгән юк...
Тагын таң атты. Шәһәр көндәгечә кайный иде. Контрразведчиклар тагын җыелдылар. Кичәге солдатларның, нечкә тавышлы поручикның ‘һәм борыны аша нидер көйләгән бөдрә чәчле машинистканың төс, хәрәкәтләренә караганда, бу йорт — ерткычлар оясы түгел, бәлки кешеләр өчен бик кирәкле, файдалы бер урын булып күренә иде.
— Поручик, ә мин кичә операда булдым.
— Нинди опера тыңладыгыз?
— «Кармен». Гаҗәп ошады миңа.
— Ә минем вакытым булмады: кызыллар белән булашып чыктык.
— Мескенкәем, һаман атасыз да атасызмы?
— Пачкалап. Атып торасың, туып торалар. Бүген кәефем юк әле: Петров дигәннәре качкан.
— Ай-яй, поручик, моның өчен сезне бер дә гафу итәргә ярамый.
— Зарар юк, тагын эләктерербез. Эй, Мельников, татарларны чыгарып җибәрегез! — дип боерды поручик.
Бу боерыкны ишеткән Шәйхи шатланмады да, гаҗәпсенмәде дә: ул үзен тагын газаплап изә башлаган күңел төшенкелегенә бирешмәскә тырыша иде.
Идәндә йөзтүбән яткан Нәдерша, чыраен сытып, урыныннан торды.
— Бәхетле икәнсез, әфәнделәр, бу юлы котылдыгыз, — дип, конвоирлар Шәйхи белән Нәдершаны казармага алып киттеләр.
ТАЙГАДА
1
Төрмәдәй казармаларга күчерелгәннәрне киендерделәр һәм корал-ландырдылар. Әле өченче көн генә кыйнап ташланган Шәйхи белән Нәдершаны да, үз теләкләре буенча, аерым кавалерия полкына билгеләделәр.
Шомпол эзләре әле һаман да авырта иде: егетләр юньләп утыра да, кызурак атлап йөри дә алмадылар. Шуңар күрә аларны, төрле нарядлардан азат итеп, башта околодокка йөрттеләр.
— Зыян юк, Шәйхи: атларына атлана алмасак та, арбаларына утырттылар,—диде Нәдерша, көрсенеп.
30
- Атларына да атланырбыз, ләкин җырларын. җырламабыз, дускай. Җае гына чыксын, күрсәтербез әле без 1 а Р киеп аляп
Шулай да вакытлыча гына булса да, дошман киемен киеп, алар
шулай да, вакьилш “ /гетләогә Очраган бер эшче, аларның
арасында йөрүе кыен иде безнең егетләргә. ‘ ‘ ?
кайсы полк солдатлары икәнлекләрен ерактан ук танып, юл бирә, хәтта эвьрХ“ргән кулиләр дә аларны читләтеп үтәргә тырышалар. Әйтерсең. алар. егетләргә: «Без сезне тоткында да ташламаска тырыш- тык ә сез?.. Сез дә, агулы еланнардан котылу җаен таба алмагач, аларга хезмәт итеп, үз-үзегезне акламакчы буласызмы? Ни өчен сезне җир упмый?!.»-дияләр иде. Бу хәлдән аларның егетлек горурлыгы бертуктаусыз кимсетелә, хурлана иде.
Кыйналганда кычкырмау берни түгел, менә вакытлыча гына булса да, дошман кыяфәтенә керү гарьлегенә түзү ай-һаи читен икән!.. Сиңа да шулай тоеламы, Нәдерша? Син дә шулай газапланасыңмы?— диде бер көнне Шәйхи.
— Их, Шәйхи, Шәйхи! Газапланмыйлармы соң бу хурлыкка! Ләкин түзәргә кирәк, дускай. Барыбер хаклык җиңәр, без җиңәрбез. Акларның
озакламый бөтенләй пыран-заран килүләренә минем ышанычым
тыгызлап тутырды.
Ул көнне кичкә кадәр берни дәшми йөргән Шәйхи, кискен генә:
— Бүген үк! — диде.
— Ничек, кая? Атларыбыз да юк, патроннарыбыз да...
— Безне хәзер пар ат белән алып китәрләр, көт тә тор! Патроннарны да яудырырлар. Юк диюдән дә ансат нәрсә юк. Без юкны барга әйләндерик, — дип, Шәйхи тавышын баса төште. — Менә нәрсә: бүген кич безнең эскадронга патроннар бирелә дигән хәбәр бар. Дөрес булса, эшләр пешә! Син хәзер үк карабиннарны чистарта башла, мин патроннарны кайгыртырмын.
— Ярый! Аннары?
— Аннарымы? Аннары табабыз аның җаен! Ләкин безгә бик уяу булырга кирәк, сизмәгәйләре. Аңладыңмы?
— Аңладым, дускай...
Кичен патрон өләшенде. Шәйхи, патроннарны зур саклык белән патронташларга, шинель кесәләренә тутыргач, карабиннарны чистартып утырган Нәдерша янына килде дә, әкрен генә:
Эшләр кай тирәдә? Мин «тазарттым», синең чистартуларың ничек икән? —диде, карабиннарны тикшереп.
Нәдерша, шинелен кигәндә кесәләрендәге патроннарны сизеп, шатланды:
— Булган гына, кесәләрем тулган гына!..
Карабиннарны пирамидага сөяп куйдылар. Кабаланмый гына киенеп, патронташларны таккач, карабиннарын алдылар да, үртәнгән булып, сөйләшә-сөйләшә, ишек төбенә килделәр.
— Ну, валлаһи, безнең братка бер дә тынлык бирмиләр!..
Әйтерең бармы! Төн димиләр, яңгыр димиләр, һаман шул ук бер штабларына өстери бирәләр...
арта гына бара.
Шәйхи бу сүзләрне дә бик дөрес дип таба, ә менә күңел дигәнең бер дә генә тынычлана алмый иде...
Аларны полкның ерткычлык эшләренә катнаштырырга ашыкмадылар. Полк берәр төрле «эшкә» киткәндә, егетләр хәйләләп тә калгалый- лар иде. Ләкин һәрвакыт хәйләләп булмый — сизәчәкләр. Околодоктан эскадрон командирына: «Тазалар, атка атланырга ярый» дип языл* ган белешмә җибәрелде.
— Нишләргә? Ничек итеп үкчәләрне күтәрергә? Кайчан сызарга? — дигән сораулар белән Нәдерша, үзе әйтмешли, бөтен җанын-тәнен
31.
— Штабыңны әйтер идем әйтүен инде!..—дип, сакчы сүгенеп, тешләре аша төкеренгәләп калды. Егетләр караңгы урамга чыктылар.'
Штаб ишеге башында электр лампасы яна иде. Капкадан керүгә,, уң яктарак, авызлыклары салдырылмыйча бәйләнгән унбишләп атка^ игътибар белән карап алган Нәдерша, пышылдап кына:
— Абайла, сакчы кайда икән, күренми ич? — диде. — Мин атларның менә дигәннәрен сайлап алыйм... Сүндер утны, йөгер!.. — Ул, атлар, арасына кереп, икесен читкәрәк чыгарып бәйләде, башкаларының йөгәннәрен салдырып караңгы почмакка ыргытты да. Шәйхи янына йөгереп килде. — Шәйхи, әйдә!.. Тукта, утны сүндер!..
— Ничек? Боргычы юк...
— Боргычы булмаса, оргычы бар!—диде дә, Нәдерша электр лампасын карабин түтәсе белән сугып төшерде. Икесе дә, атларына сикереп менеп, капкадан чаптырып чыгып киттеләр. Штабтагылар, бута- лыша-сүгешә, йөгерешеп егетләрне куарга чыктылар.
Егетләрнең атлары, таш урамнарны шакылдатып, дагалары белән очкыннар чәчә-чәчә, шәһәр читенә җиткәндә, патруль тавышы ишетелде:
— Тукта, кем килә?! Пароль?..
— Пароль — шомпол! — дип кычкырды Нәдерша, һәм дәртле сызгырып, алга атылды. Артларыннан пуля: «Тьююю!» — дип, кыза барган атларны куып үтте.
Атлар җан тиргә төште. Егетләр, аларның арый башлауларын сизсәләр дә, чаптыруларын туктатмадылар. Сопкаларны әйләндереп, куе урман эченә алып кергән юл, бара торгач, тараеп, тармакларга бүленде. Егетләр: «Адашып, шәһәргә кире барып кермәгәек», — дип, пышылдап сөйләшә-сөйләшә, атларыннан төштеләр дә урман эченә керделәр. Шәйхи, талган аякларын сузып, мүк өстенә утырды. Нәдерша, атларның як-якларына чыгып:
— Рәхмәт, малкайлар, коткардыгыз безне! — дип, аларның муеннарыннан сөйгәч:—Абзаң атларны сайлый белгән, даром што шахтер малае!
Ул, тәмәке тарту уе белән, кесәсеннән кәгазь чыгарды.
. — Куй, Нәдерша, тартма, таң аткач тартырсың, — диде Шәйхи.
Тәмәкече, тартасын шунда ук онытып, Шәйхигә карап:
— Ә погоннар?.. Ташланмаганнар ич алар!.. Кокардалары да! — дип кычкырды.
Алар погоннарын һәм кокардаларын өзгәләп ташладылар.
Урман эче тын, җылы. Түшәк кебек йомшак мүк йокы кочагына тарта. Йокы кочагына инде керелде дигәндә генә, егетләр, сискәнешеп' китеп, тирә-якка караналар, тыңлыйлар, карабиннарын кысып-кысып алалар иде. йокысыз җилнең куаклыкларны сирпеп, агач башларын тузгытып үтүе, атларның тыныч кына ашаулары, колакларга ишетелер- ишетелмәс булып калган башка төрле өн-тавышлар — бөтенесе көчле йокыны куарга ярдәм итә иде. йокы белән тартыша торгач, таң алды да килеп җитте.
Нәдерша, киерелә-киерелә:
— Өстән бер бик авыр йөк төште инде төшүен. Ләкин... Шәрәфи дә, каһәрең, исемә килеп төшкәли, — диде, елмаеп.
— Бер йөк төште, икенчесе йөкләнде. Афарин безнең язмышка! Күп тә үтмәс, Нәдерша, сугышларын да бетерешербез.
Нәдерша, озак кына уйланып утырганнан соң, күңел серен җыры белән аңлатты:
Тәрәзә пәрдәм зәңгәр бүз, Минем җаныем зәңгәр күз; Син түзгәнне мин дә түзәм, Тагын берәр елга түз...
33
Көзге кояш шактый югары күтәрелде, һава саф, нТ.а
тынган Зәңгәр һәм зәңгәрсу болытларга охшап, дулкын-д}лкьш о ып сузылган сопка итәкләре алтын,көмеш, гәүһәр, ахак^Уаклыклар белән чигелгән. Чык бөртекләре, нәни йолдызларны хәтер \ ;
елмаешалар. Ыспай чыршылар белән мәһабәт наратлар янына якын килергә базмаган куаклыклар, яфракларын талгын гына коеп, көзгене сырып алган көяз хатын-кызларсыман, инешкә карашып утыралар. Салмак кына йөзә-йөзә биек-биекләргә күтәрелгән оөркег, канатларын җәйгән дә. көзнең серле матурлыгына гаҗәпсенеп, очуыннан туктап калган төсле тоела иде.
Йокы белән тартышып йөренгәләгән Шәйхи атлары янына юнәлде. Атлар аны сизделәр: муеннарын борып, әкрен генә кешнәшеп алдылар. Шәйхи, аларны җитәкләп, инешкә алып төште. Тына-тына эчкән атларның ялларын төзәткәләде, муеннарыннан сыйпады, алариың елдамлы-
Куаклыклар арасына яшеренеп, күз салдылар: ике-өч чакрым ераклыкта, сопка итәгендә кемнәрдер сугыша иде. Күп тә үтмәде, бер як, буталып китеп, тәртипсез рәвештә чигенә дә башлады. Сугышучыларны аерымачык белер өчен аларга якынрак барырга кирәк иде. Егетләр, үзара сүзсез генә карашып алдылар да, атлары янына йөгерделәр. Атына алай бик тиз генә атлана алмаган Шәйхи, Нәдершаның җиңел атланып, матур итеп утыруына сокланып куйды. Нәдерша, моны сизеп:
— Гармонь уйный без белмибез, өйрәнербез без әле!.. Әйдә! — дип ашыктырды.
Куаклыклар арасына поса-поса чаба торгач, ялтырап кызыл байрак күренде. Кызыл партизаннар чигенүчеләрне озак кумадылар: кинәт һәм бердәм туктап калып, тайга төбенә тупланыштылар.
Туп-туры кызыл байракка,— диде Шәйхи, боергансыман итеп...
Коралланып та, коралсыз да килгән эшче, крестьян һәм солдатларны кызыл партизаннар һәрвакыт шатланышып каршы алалар иде. Bv иртәдә дә шулай булды.
Отряд командиры — баштанаяк күннән киенгән зур, таза гәүдәле, аксыл-сары чәчле, илле яшендәге шахтер — Игнат Федотович Корнеев алга чыгып басты.
Егетләр, килеп җитүләре белән үк шып туктап, атларыннан җиңел генә сикереп төштеләр дә икесе берьюлы:
— Исәнмесез! —диделәр.— Безне дә алыгыз!..
Корнеев, аларга игътибар белән карап:
Исәнмесез, егетләр! дип, икесенең дә кулларын кысты. — Хуш киләсез! Кайдан? Ничек?
Шәйхи кыска гына итеп сөйләп бирде.
Корнесвның ярдәмчесе — урта буйлы, ап-ак сакал-мыеклы, хәрә-
лыкларына шатлана-шатлана, үзләренең хәлләрен кат-кат күз алдына китерде, әйләнә-тирәне күкрәгенә сыйдырырга теләгән кеше кебек: «Дөнья!.. Ирек!»—дип, кулларын җәеп, киерелде, яңгыратып, җырлап җибәрәсе килүенә елмайды. Бу кадәр көчле, саф шатлыкка очравын ул хәтерләми иде шул!
Инештә юыиа-юыиа, боздай салкын суны эчкәндә, Шәйхи сагаеп калды: кайдандыр винтовка, пулемет тавышлары, кычкырулар ишетелә иде. Ул, карабинын корды да, Нәдерша янына ашыкты.
— Нәдерша, тор әле, тор!., йоклыйсыңмы әллә?..
Карабинын кочаклап яткан егетең сикереп үк торды.
— Кем бар... ни булды?.. Атлар кайда, атлар?..
— Чү!.. Шаулама! Ят, ят, күренмә! Атлар исән... Колак сал әле: кайдадыр атышалар түгелме?
з. -с. Ә.“ № з. 33
кәтчел крестьян — Савелий Игнатович Мазунов, Шәйхи каршына килеп:
— Улым, ихтимал, беләсеңдер: минем кызым Тамара Мазунова да Владивосток төрмәсендә газап чигә. Исәнме икән ул? — диде.
— Тукта әле, бабакай, — дип, Шәйхи теге катыргы кисәген кесәсеннән чыгарып Мазуновка бирде.
— Аның язуы!.. Исән икән кызым. Исән ул, исән, һай, рәхмәт төш- керләре!— дип, Савелий бабай, күзләреннән яшьләрен тамыза-тамыза, шатланды, кызын кайта-кайта исенә төшереп, озак -моңланды.
Корнеев, карт атаның моң катнаш шатлыгына әсәрләнеп:
— Савелий Игнатович, Тамара исәм булырга тиеш дип, мин сиңа әйтә килмәдеммени?.. — диде. Аннан соң бил каешын рәтләбрәк буа төште һәм алга чыкты: — Шап-ки долой, кызыл бөркетләр! Отрядка яңа килгән иптәшләр хәзер изге антларын бирәчәкләр. Байрак йөртүче, алга!
Байрак йөртүче, «Бөтен дөнья пролетарийлары, берләшегез!» һәм «Кызыл бөркетләр!» дип язылган комач байракны югары күтәреп, Корнеев белән егетләр алдына килеп басты.
Отряд командирының тантана белән әйтелгән һәрбер сүзен ике егет чын күңелләреннән кабатлап тордылар:
— Акларны, интервентларны, барлык контрреволюционерларны илебездән бөтенләй бетергәнче көрәшергә ант итәбез!
— Үзебезне һич аямыйча, соңгы тамчы каныбызга кадәр көрәшергә ант итәбез!
— Кызыл партизаннар отряды дисциплинасына берсүзсез буйсынырга ант итәбез!
— Әгәр дә без эшче-крестьяниарның бөек эшенә хыянәт итсәк, хезмәт ияләреннән безгә иң каты җәза—хурлыклы үлем җәзасы бирелсен!
Бу ялкынланып әйтелгән сүзләр намуслы бөтен көрәшчеләргә, хәтта изге юлда һәлак булган кешеләргә дә, ишетелә кебек тоела иде егетләргә.
3
Тайга диңгез кебек ул: киң дә, мәһабәт тә; дәртле дә, моңлы да; бай да, дәһшәтле дә; матур да, серле дә. Аның эчендә күпме генә йөрмә — иңенә-буена чыга алмассың, йөз ел яшәсәң дә, серләренә төшенеп җитү мөмкин түгел. Байлыгын да аның беркем дә санап бетерә алмаган әле.
Тайга бер атнадан бирле көзге, усал җил белән тартыша. Гомер- гомеренә тылсымлы әкиятләр сөйләгән карт тайга, күкрәк киереп, куәтле җил-давылларга каршы тора, ачуыннан башын гына селеккәләп кала. Көзге җил, тайганың көченнән йөдәп, бөтен дөньяның куе һәм авыр болытларын җыеп килеп, аны күмеп ташларга тырыша. Ләкин җиңә алмый. Шуннан, тәмам ачуланып, җәйге һәм көзге киемнәрен салдырып, яп-ялангач калдыра, боздай салкын яңгырлар белән коендыра, сыкрата-шартлата, карларга күмә. Кыш: «Әһә, минем каршымда тезләнеп, башыңны идеңме инде?» — дип масая. Ләкин, рәхимле кояш нурлары сыйпый башлагач ук, тайга җанланып, яңа көч белән гөрли башлый.
Тайга эчендә калын, йомшак мүк җәелгән. Аның өстен мүк җиләге чуарлаган. Мүк җиләге ерактан кызыл чәчәкләргә, якыннан кан тамчыларына охшый. Тайга хәтфәсе — мүк — арыган, өшегән кешеләрне рәхәтләндереп җылыта. Ләкин мүк җиләге ач карынның кадерен белми: аны күпме генә ашасаң да, туймыйсың.
34
Корнеев җитәкчелегендәге йөз алтмыш белән ашау-эчүгә
куышлар корып яши. Отряд дәрткә ба1> д туендылар, ә хәзер мүк ярлы. Партизаннар башта ит, икмәк белән т5ендь н җиләге белән генә юапалар ""де. ИпПлалы. Дөрләп янган учак
Тайганы кичнең моңсу каРа*™; киеМнәрен, чолгауларын киптер- тирәләрен партизаннар сырып аьп, к■ лимоннигы җимешләрен
деләр, су кайнаттылар, чәй урынына к ,<рпяч көплек бирә иде
стпып ЧЧТРПЭО БУ эчемлек йончыган кешеләргә оераз көрлек оирә иде.
XuZp уратып, сикерә, үрмәл,, янучы утлар янында сүзләр кү. бәйде, көлешүләр көчәйде.
— Бүген мин, малайлар, көне буе
суеп, кара-каршы утырып ашарсыз.
— Ашадың менә...
— Сүгенмә! Ашасың килә икән — ычкын! Тик винтовкаңны миңа калдыр. Их, дусларым, булса иде винтовкаң! Винтовканы мин хәзер төшемдә дә күрә башладым инде. Бервакыт шулай...
— Винтовка да винтовка! Ә пулемет? Вәт пулемет — корал дек ко-рал ичмаса! Тасманы җайлап кына, ашыкмый гына көйләп җибәрәсең дә — та-та-та-та-та! — һәм эшең бетте! Берничә контр теге дөньяга күчте, китте дигән сүз!..
— Мин карабинны яратам: йөртүе җиңел.
Нәдерша белән Шәйхи дә көндез җыйган җиләкләрен ашарга утыр
дылар.
— Нәрсә, иптәшләр, тамак ялгап алырга уйладыгызмы?
— А как же, — диде Нәдерша, — ашамасаң, корсакның хәтере кала ич.
— Уһу, дөрес әйттең... Иллә дә соң яратам мин сезне!
4
Тайга эчендәге төнге куе караңгылык бераз сыегая төшкәч, отряд урыныннан кузгалды. Кояшның чыгуы күренмәде, сизелде генә. Төрле яклардан тасма-тасма булып сузылган якты нурлар күкле-зәңгәрле, аллы-гөлле төсләргә әйләнеп уйныйлар иде. Атларын җитәкләп барган Шәйхи белән Нәдерша, ару-талуларын онытып, ничек тә җәһәтрәк барырга тырышалар иде. Юлы да бик читен шул. Аркылы-торкылы ауган юан-юан, озын-озын агачларны уратып-уратып үтәргә туры килә. Кайберәүләр арый да башлады. Җирне ертып егылган агач тамырлары оөгелгәләц, буталып катып калган еланнар төсле. Менә шул каткан еланнар терелерләр дә кысып урап алырлар кебек тоела иде Лазаревка. Аның обмоткалары адым саен диярлек сүтелә. Ләкин об-моткаларның сүтелү-чишелүләрен ул эләгеп тартылгач кына тоя. Үртәнеп, яман итеп сүгенеп ала да аякларын яңадан чорнарга утыра. Башкалар аның бу хәленнән көлеп үтәләр:
— Әә-ә, иптәш Лазарев! Ничә еллар, ничә кышлар... һаман тугарылабызмы?.. J г
Атың арып калдымыни? Солы ашат дидем мин сиңа, тыңламадың...
— Әйдә, юлыңда бул!
йөрдем, ләкин счра-
аю эзләп
мады. Сафсата! спнең бу кыяфәтеңнән аю өркеп качканын мин үз күзләрем белән күрдем...
— Ә мин бер көртлекне генә атып төшергән идем, башлык үземне эт урынына тотып сүкте. Патрон әрәм итәсең, имеш!.. Болай булса, нәрсә ашарга ди соң безгә?
— Кайгырма, Лазарев, хатының янына кайткач, менә дигән үгез
з* 35.
— Сбруйларың шундый булгач, тугарылмый хәлең юк шул...
Лазарев үзен кызганып алды: «Бу эт тормышы кайчан гына бетәр икән? Ашарга юк, кияргә юк, ә менә аклар, японнар белән сугыша?д дип, тайгада себерелеп йөр инде! Кырырбыз, пычагым!.. Кориеевка нәрсә? Ул үз гомерен себерелеп үткәргән бер бродяга, ә минем...»
— Иптәш Лазарев, сйн нишләп артта калдың? Нигә уйланып утырасың?
Лазарев каршында Корнеев басып тора иде.
— Соң ни! Бернәрсә дә юк... берни кырып та булмас, юкка гына азап чигеп йөрмибез микән дим...
Корнеев, чын күңеленнән гаҗәпсенеп, кулларын җәеп җибәрде.
— Алай булгач, безнең барыбызга да таралышырга гына кала. Аклар белән японнар, безне хөрмәтләп, ипи-тоз белән каршы алырлар. Шулай түгелме?
— Бер дә алай түгел! Сиңа, иптәш Корнеев, өйгә кайтырга кирәк дигән кеше юк бит әле. Кайчакларда өметсезләнеп алгалыйм... тик...
— Менә нәрсә, иптәш Лазарев,—дип, Корнеев авыр кулларын аның иңенә салып, сүзен очларга ашыкты: — Мондый сүзләреңне моннан соң миңа гына сөйлә, яме! Шул.
— Мин ни... мин...
— Бетердек. Сөйләшә торгач, артта ук калганбыз, — диде Корнеев һәм каршы очраган партизаннан: — Бер-бер нәрсә бармы әллә, иптәш Соловьев? — дип сорады.
— Елга буендагы ачыклыкта учак яна, кемнәр икәнлеген ачык күрә алмадык...
— Әйдәле!..
Учак яиындагыларның кемнәр икәнлекләре аңлашылды. Корнеев, отрядны җыеп, хәл белән таныштырды.
— Теләсә ничек атмаска! Патроннар алтыннан кадерле. Тавыш-тын чыгармыйча урнашырга! — Командир, кемнәрнең ничек урнашуларын тикшереп чыккач, тыныч һәм көр тавыш белән команда бирде: — От- ряяяд, пли!
Учак каршында бернинди хәвеф-хәтәрие көтмичә тезелешеп утырган аклар, җәһәт кенә кузгалышып, атыша башладылар.
Корнеев:
— Кабаланмаска!.. Лазарев, син төзәмичә атасың! Кабаланмаска!..— дип, партизаннарга боерыклар биреп тора һәм, шул ук вакытта, дошманны да күзәтә иде.
Атлы партизаннар, кылычларын ялтыратып, каушап калган акларга ташландылар. Җәяүле партизаннарның штыкларына да эш табылды.
Отряд, акларның бер ротасын туздырып, пулеметын, патрон, коралларын, кием-салымнарын җыеп алды.
Шәйхигә болай, дошман белән йөзгә-йөз килеп, сугышырга туры килгәне юк иде. Герман фронтында дошманны күрмичә, аны күрергә дә теләмичә, төбәмичә генә аткан иде ул. Бу бәрелештән соң ул ныгып,, якты дөньяга тагы да көррәк басып калды.
— Безгә, Шәйхи, «кызыл лачыннар» исеме юкка гына бирелмәгән, икән! Күрдеңме?— дип, Нәдерша да кат-кат куанды.
Отряд юлын дәвам итте. Ләкин бераз гына баргач, атлылардан Шәйхи, Нәдерша һәм тагын өч кеше, отряд алдыннан күзәтеп барганда аклар эскадронына очрап, хәлне Корнеевка белдерү өчен, җәһәт кенә кире борылдылар.
— Кызыл этләр, туктагыз! Шүрләдегезмени?!.
Нәдерша атын бу сүзләрне әйткән офицерга табан борды да, кызып,, аңа каршы ыргылды.
Аклар дозоры абайлап өлгергәнче, Надершапың кылычы, сызгырып, Калкамаловиың кулбашына төште. Аның аты' күкрәге белән Шәйхи
36
-атына бәрелгәндә, акларга тагын атлы ө\пар™зан КҮР^Д отрядына гәндә командирсыз калган эскадр°“’Корнеев үзе дә .килеп җит- очрадык дип уйлап, кире чапты. Бу вакь Р
КӘН21ДС Кнре борылыгыз! Күренмәгез!..
ОтрядЯ куаклыклар 'арзсХ = «’ Ж в STS куеп чыккач, партизаннарны үз янына җыид дершадан ачулы күзләрен алмыйча: „,.nQ
— Әхметшин һәм Таһиров иптәшләр, минем янг . д,,Дч"
Корнеевка җитәрәк, Нәдерша мактанып алды.
— Берне генә салдым — и контр дөмекте дә.
Корнеев, Нәдершаның бу сүзләренә аз гына да игътибар бирмичә:
_ Иптәш Әхметшин, минем боерыгымны кабатлагыз. диде.
— Иптәш Корнеев, сезнең боерык көн дә кабатлана ич.
— Сез аны бүген дә кабатлагыз әле.
— Күренгән бер дошман турында сезгә белдерергә.
— Ә сез ни эшләдегез?
— Безме? Билгеле инде: җилле генә итеп бер чәкәшеп алдык.
Нәдерша: «Гаепле дә, түгел дә», — дип уйлап, нәрсә әйтергә белми торганда, Шәйхи җавап бирде:
— Әйе, гаеп бездә.
— һәм бик зур гаеп!—дип өстәде Корнеев. — Изелми калган дошманнар безне эзәрлекләячәк яки, иң кимендә, уяулыкларын көчәйтәчәк. Хәлебез катлауланды: без юнәлешебезне үзгәртергә мәҗбүрбез. Әгәр дә отряд башка отрядлар белән якын арада кушыла алмаса, хәлебез тагы да катлауланачак.— Корнеев партизаннардан: — Бу иптәшләргә нинди җәза бирергә?—дип сорады.
Шәйхи агарынды. Командирның бу соравын елмаеп кына каршы алырга уйласа да, Надерша иреннәрен дерелдәтеп кенә кала алды.
Корнеев, секреттагы партизаннарның үзенә табан йөгереп килүләрен күргәч:
— Бу иптәшләрне партизаннар судына бирми булмас,—диде.
Секреттагыларның берсе, командирдан күзләрен алмыйча:
Иптәш командир, аклар белән японнар күренә, — дип, дошманнарның, чама белән, күпме икәнлекләрен белдерде.
Гадәтенчә тыштан бик тыныч күренгән Корнеев боерыгын белдерде:
— Атларны елга аркылы чыгарып яшерергә! Мин кушмый торып, ут ачмаска!
Елга киң һәм тирән булмаса да, каты ага иде. Елганың бирге ягы бераз гына биегрәк. Атларны елга аркылы чыгарырга өлгермәделәр, партизаннарның ике пулеметы берьюлы сүзгә килеп дошманга каршы ут ачты. Дошман да, котырынып, елганы кичүче партизаннарга ата башлады...
Елганы кичеп, атларын агачлык эченә унарштырган партизаннар атыша-атыша чигенгән иптәшләренә тиз генә ярдәмгә килделәр. Кор" неев, партизаннарның өлгер хәрәкәтләренә күзләрен 'төшереп: «Бик
— Сезгә чәкәшергә кем кушты?
— Кем кушты? Билгеле инде... Минемчә, сез юкка... Калкамалов безнең күптәнге дошманыбыз ла!
— Күптәнге дошманыбыз дип, сез, үз үчегез белән генә исәпләшеп, отряд бурычын оныткансыз. Шунда безнең отряд, көтелмәгәндә дошманга очрап, һәлак булса? — Корнеев иптәшләренә карап алды. — Сез, бер офицерны үтереп, бөтен отрядны һәлакәт алдына куйдыгыз. Икенчедән, отрядның юлын өздегез. Барыр юлыбыз хәзер катлауланды. Аңлыйсызмы сез моны?
— Отряд алдында үзегезне гаепле табасызмы?—диде Корнеев, кабатлап.
37
әйбәт!» дип шатланды. Шуны да яхшы белә иде ул: партизаннарның күбесе, тайга аучылары буларак, кырыс тормышта ныгып яшәгән, герман фронтларында куе һәм ачы дары төтенен еллар буе иснәп кайткан кешеләр. Алар, чын көрәшчеләр буларак, һәрвакыт фидакарьлек күрсәтеп, бер-берсеиә ярдәмләшәләр... Отрядның беренче пулеметы чигенгәндә, икенчесе туктап калды. Корнеев: «Нишләп болай?»—дип каранганда, Нәдершаны күрде. Ул үлгән партизан астыннан пулеметны чыгарырга азаплана иде. Пулеметны аркасына атландырып елгага керүгә, Нәдерша чумып калгандай булды: аның сары кырпулы фуражкасы, кызу-кызу әйләнгәләп, агып китте. Ләкин бер-ике секунд үтмәгәндер, Нәдерша, яңадан күренеп, агым белән көрәшә-көрәшә, алга атлады. Пулялар су өстен чиртеп-чиртеп үтәләр, пулемет калканын тыпырдатып, як-якларга сибеләләр иде. Нәдерша, башы яралануын сизеп:
— Кабахәтләр, төз аталар үзләре! — дип куйды.
Шәйхи, елгага сикереп, пулеметны да агачлар артына яшерә-ящерә, дустын ярга менгезде. Партизаннарның берсе, шул ук пулеметны йөгертеп алып китеп, ут ачты. Нәдершаның башыннан тамган кан тамчылары Шәйхинең кулбашын буяды. Шунлыктан, алар икесе дә башкаларга яраланган булып күренделәр.
Япон офицерларының берсе, кылычын күтәреп: «Банзай!» — дип кычкырды да, кинәт эчен тотып, ял итеп алырга уйлагансыман, әкрен генә авып калды...
КҮК КҮГӘРЧЕН
1
Андрейчик төрмә канцеляриясенә килеп кергәндә, Мухоморов кәгазьләр актарып утыра иде. Честь биреп, аның белән исәнләшкәч, Андрейчик: «Төннәрдә дә иснәнеп йөрмәсәң, син шакал да булмас идең!» — дип уйлап алды.
Мухоморов, тышкы капканы ачтырып, өенә китеп югалганнан соң, бер сәгать чамасы вакыт үткәч, канцеляриягә Ланцетти килеп керде һәм, Андрейчикның эчке кичерешләрен сизеп:
— Надзиратель әфәнде, сезгә ни булды? Уйга чумып, дәшми-тынмый торасыз, сүгенмисез дә, җикеренмисез дә. Таң алды ерак ич әле, надзиратель икәнлегегезне онытырга ярамый, — диде.
Андрейчик, елмаеп:
— Ланцетти әфәнде, үзегезгә ни булды? Киенеп, җыенып алгансыз. Таң алды әле ерак, арестант икәнлегегезне онытмагыз! — дип җавап бирде.
Ланцетти тагы нидер әйтмәкче иде, ләкин Андрейчик күзләрен акайтып кычкырды:
— Вон, арестант! Мин староста дигән булып, ни өчен камераңны ташлап чыктың? Карцерны сагындыңмы әллә?!. — Ул Мухоморов сүзләрен дә кабатлаган булды: — Әйткәнгә генә төшенмәсәң, мин синең эчәкләреңне суырып алып, кадакларга да элеп-элеп чыгармын!..
Ланцетти: «Нәкъ менә шулай кирәк тә! Югыйсә, иске мунчаладай тетелеп калу надзиратель эше түгел инде ул», — дип уйлап, камерасына кереп китте...
Андрейчик түземсезләнеп таң атканын көтә иде. Ашыга-ашкыиа көтелгән вакыт килеп җитми генә түгел, бөтенләй үк тукталып калган төсле тоела иде аңа.
Ниһаять, тышкы капка яныннан звонок тавышы ишетелде. Андрейчик сикереп торды һәм, звонокның туктавын да көтмичә, кабалана-каба- лана төзәткәләнеп, тышкы капкага таба йөгерде. Кораллы биш солдат,
<38
капканыц тышкы ягыннан Р^ӘТ1«гпәкаЯТ^ылаМӘб?шлавына7 8 квастан, белән Андреичпкны көтәләр иде. 1\аш
Андрейчик: т тишеГе белән үк йөрмәсәләр,
- Кыймылдый төш, „ ?™£!aJ“,l.,™“a.Sa,,uu шайтаннары! — көндез вакыт таба алмыйлар бит алар,
дип кычкырынган булды. рлә0 Андрейчик, тиешле камера-
Кораллылар канцелярш КЫИңЫ төрМә ишеге алдына алып
ByZZnfap'арасында ландетти да бар пде. Әлеге биш еол- дат тоткыннарны капкага таба алып киттеләр. Артларыннан Андрейчик иярде. Капка төбендәге надзиратель, солдатларның азлыгын күреп, ни эшләргә белмичәрәк калды. Андрейчик, ачуланып.
— Йокың ачылып җитмәдеме әллә синең, җебегән нәрсә... Ач каны! — диде.
Капкадан чыгучылар бик тиз генә күздән югалдылар.
Андрейчик сакчыга:
— Мин өйгә кайтып чәй генә эчеп киләм, — дигән булса да, капкадан чыгу белән йөгереп үк китте.
Төрмәдән бер тыкрык ары җирдә ике йөк автомобиле килеп туктады. Алар икесе дә кораллар белән тулы иде. Машиналарның берсенә менеп өлгергән Ланцетти Аидрейчикка:
— Иптәш Андрейчик, әйдә тизрәк... киттек! — диде.
Ланцеттиның Аидрейчикка беренче мәртәбә «иптәш» диюе бик сәер дә тоелды, шатландырды да. Андрейчик, машинага менгәч: «Алда тагы да гаҗәбрәк нәрсәләр булыр әле», — дигән уйлар эчендә кокардасын алып ташлады, погоннарын өзгәләде.
Шәһәрдән чыгып, уи-уибиш чакрым җир киткәч, баруы читенләште: автомобильләр авырайдылар, аның саен ешрак туктап, пырхылдадылар. Ахырда качкыннар машиналарын ташлап җәяү генә китәргә мәҗбүр булдылар. Винтовкаларын һәм патрон тартмаларын күтәргән унсигез кеше, өч көн тулып, дүртенче көннең иртәсенә «Кызыл лачыннар» отрядының эзенә төште.
7
Клара Голубкина, партизаннарча әйткәндә, «Күк күгәрчен» — депо эшчесе кызы иде. Зәп-зәңгәр күзле, кыска итеп кыркылган куе кара чәчле, ябык озынчарак йөзле бу кыз бала, атына атланып, тайгада йөри торгач, Корнеев отрядына очрады.
Ат өстендә иркен утыруына, кыңгыр салынган фуражкасының килешүенә, ыспай тегелгән итекләренә һәм фуфайкасын кысып, билен буып алган киң каешына карап, партизаннар башта аны малай дип белеп каршы алдылар.
— Әйдүк, чибәр егет, безнең белән,— диде Савелий бабай.— Атын да көр күренә... Коралларың юк икән югын да... Үзең кем үлы буласың? Кайсы якныкы?
Клара, кызарып, әле Савелий бабайга, әле партизаннарга каранга- лап, бераз дәшми торгач:
Сезнең кайсыгыз башлык соң? Миңа аның үзе кирәк,—диде.
Башлыкны әйтәсеңме, улым? Ул, егет кеше, алдарак булыр, — дип җавап бирде Савелий бабай.
Лазарев, тешләре аркылы төкереп:
Җыен ыбыр-чыбыр, бала-чага гына җитмәгән иде инде безгә! —: дип сүгенде.
— Цыц! Шапшакланма!..
запнар^аШЛЬ1К эше’теләсә калдырыр, теләмәсә юк,— диештеләр парти-
кап-
39
Клара, атын юыртып, башлык каршына килеп туктады. Аның йөрәге дөп-дөп килеп тибә иде. Ул ашыга-тотлыга сөйләп китте:
— Исәнмесез, башлык абый. Миңа корал бирегез. Мин ата беләм, чынлап та. Миңа сез бәләкәй дип карамагыз, киләсе көзгә миңа унөч яшь тула. Атым үземнеке, ат кирәкми...
— Тукта әле, чибәрем, син ничек болай?.. Ата-анаң бармы соң синең? Сине безгә кем җибәрде? Ә менә мин синең үзеңне өеңә кире кайтарып җибәрсәм, нишләрсең? Исемең, фамилияң ничек?
— Клара мин, Голубкина. Әнкәм минем күптән юк, әткәмне аклар аттылар... Өёмә мин ничек кайтыйм ди инде... беркемем дә булмагач?..
Корнеев кызның моңаюыннан үзе дә уңайсызланды.
— Эх, кызкай син, кызкай! Алай булгач, нәрсә генә эшлик икән соң инде?
Клара, башлыкның икеләнеп калып әйтелгән бу сүзләреннән шатланып:
— Ә винтовка белән кылыч табылганчы мин разведкага йөрермен, башлык абый, бер дә аптырамагыз... Беләсезме, мин үзебезнең станциядәге акларның корал складларын да сезгә күрсәтә алам әле. Бер дөм-караңгы төндә һөҗүм итәбез дә барлык коралларын алып качабыз...
— Болай була калса, кызым, бигрәк тә әйбәт инде ул, — дип елмайды Корнеев. — Анысын аның уйлашырбыз. Аклардан курыкмасаң кал, кызыл партизанка булырсың...
Клара башлыкның әйтеп бетерүен дә көтмәде:
— Кызыл партизаннар белән бергә булганда мин аклардан чәнчә бармак кадәр дә курыкмыйм. Аклардан курыксам, сезнең янга килеп тә җитә алмас идем. Тик винтовка гына булсын. Миңа «Костя» дип йөрегез... Башлык абый, миңа кайчан винтовка белән кылыч бирерсез икән?
— Бирербез, аппагым, бирербез, сабыр гына ит...
Клараның күңеле мондый зур бәйрәмгә очраганы юк иде әле. Ул үзен «Костя» дип йөртсә дә, бу исем аңа ябыша алмады. Сөйкемле, матур холыклы, шат күңелле Клараны партизаннар бик тиз яратып, аңа «Күк күгәрчен» дигән исем куштылар.
Моңа кадәр тормыш ямен сизәр-сизмәс яшәгән, каты куллы, кырыс йөрәкле ирләр, яшь-җилбәзәк егетләр — һәммәсе дә, Күк күгәрченне күргәндә яки аның исеме чыкканда, матур җыр ишеткәндәй булып, күңелләрен рәхәтләндергән хисләр эчендә калалар иде.
Партизаннар озак-озак җырларга, үткән гомерләре, хәзерге хәлләре, киләчәк матур тормышлары турында уй-фикерләре белән уртаклашырга яраталар, иде. Менә бүген дә шулай булды, йөрәкләрне көчле моңнарда кайнаткан җырлар тынгач, кайсыдыр:
— Дуслар, иптәшләр! Аклар тизрәк дөмексеннәр иде! Алар дөмеккәч, бөтенләй өр-яңадан шатланышып, гү килеп яшәр идек!—днде.
Караңгы төндә җемелдәп янган йолдызларга карап чалкан яткан Күк күгәрчен, торып, тезләнеп утырды.
— Әйе шул. һаман-һаман совет яшәр иде дә, барлык кешеләрнең тормышлары да, үзләре дә әйбәт булырлар иде,—дип, ул учларын учакка сузды һәм, бармак сөякләренең үтәдән-үтә күренүләренә карап, елмайды...
3
Аклар һәм японнар белән бәрелешеп үткәннән соң, отряд, эзен югалтып тору һәм көчен үстерү максаты белән, тайга буйларындагы кайбер авылларга да кереп чыгарга тиеш иде. Бүген-иртәгә кузгалышырбыз дип торганда, Күк күгәрчен, атын калдырып, бернинди корал-
40
— Әйе. Шуннан соң?
— Шуннан соң шул: русча «гось» дигән сүзнең дөрес әйтелешен аңлатып бирегез әле сез безгә.
— Русча андый сүз юк.
— Кит әле? Бездә: «Ата казың күкәй саламы?» — дигән сүзләр дә бар. Бу сүзләрнең төп мәгънәсен сез дә аңлыйсыз, әлбәттә. Ә менә «гось» дигән сүзне һаман аңлап җитә алмыйм әле мин. Әйтик, безнеңчә — кунак, сезнеңчә — гось, безнеңчә — кадак, сезнеңчә гось, без- неңчә—каз, сезнеңчә —тагы гось. «Гось» дип әйткәндә мин сезне кунакка чакыраммы, әллә үзем кунакка бараммы, әллә кадак кагаммы, әллә каз сатаммы, — һич аңлый алмассың.
— Мондый сүзләрне дөрес итеп әйтер өчен яхшырак русча өйрәнергә кирәк, — диде Сидоров, көлеп. — Теләсәгез, мин сезне рус теленә өйрәтермен, ә сез мине татарчага өйрәтегез. Буламы?
— Була! — дип Нәдерша тезеп китте: — Не стой — торма, ошибка— ялгыш, йомырка — күкәй, тетка — түтәй, красивый — матур, сивый— Лазарев батыр, жито — ашлык, начальник—башлык... если непонятно, снова башлыйк...
— Туктагыз, тукта! Пулеметтан да елгыррак такылдыйсыз!.. Тел методикасын бер дә игътибарга алмыйсыз, — диде Сидоров, көлә-көлә.
Башкаларда да бераз җанлылык билгесе чагылып үтте. Лазарев, яшендәй атылып, Нәдершага барып ябышты.
— Ах син! Минме ул «сивый»?..
Алар билләреннән алышып көрәшә башлаганда, җир астыннан калыккандай, кинәт агачлар арасыннан Күк күгәрчен килеп чыкты:
— Киләләр, иптәшләр, киләләр! Аларны мин үзем алып килдем, башлык абый! — дип кычкырды ул.
Шәһәрдән һәм төрмәдән качкан әлеге кешеләр күтәренеп килеп чыктылар. Ланцетти белән Андрейчикны ерактан ук танып өлгергән Шәйхи белән Нәдерша аларга каршы йөгерештеләр.
— һо, дуслар! Исәнлек-саулыкмы?
— Безнең бирешергә исәп юк әле. Ә үзегез ничек?
— Сорап торасыз тагы! Акларны тукмыйбыз. Тик менә корал ягы гына...
Кайгырмагыз, дуслар, без корал белән киләбез.
Очрашу шатлыгыннан кочаклашып, үбешә-үбешә күрештеләр.
Корнеев та, көрәшчеләрнең артуына һәм Күк күгәрченнең исән-сау әйләнеп кайтуына шатланып:
— Менә мин хәзер үзеңне чокырга яптырыйм әле. Ни өчен әйтмичә китеп бардың? — диде.
Күк күгәрченнең бераз хәтере калды.
— Башлык абый, оныттыгызмыни? Миңа винтовка бирелгәнче мин разведкаларга йөрермен дип, сезгә алдан ук әйтеп куйган идем ич.
Дөрес, Күк күгәрченем, бик дөрес, хата миндә дә юк түгел,— дип, кызчыкның аркасыннан сөеп алгач, Корнеев яңа килгән кешеләр янына юнәлде.
сыз килеш юкка чыкты. Партизаннар, аның х ТЬ^Ь1Ш.
гае дип, шик-шөбһәләргә; төшепi уйга калды ' Р- Партизаннарның тылар, озак-озак эзләп йөрделәр. 1аоа ал д 1
кашлары җыерылды, җырлары ишетелм' ГӨЛНУРНЫ күз
Күк күгәрченне яратып, аның белән сөйләшкән саен 1олнурны күз алдына китергән Шәйхи аеруча көчле сыкрана, иде Нәдершага да кыен иде бу югалту. Шулай да ул, гадәттәге , Ү , У ничек кенә булса да, юатырга тели иде.
— Иптәш Сидоров, сез укытучы кеше шикелле. диде Нәдерша,
41
Отрядка килгән кешеләр барысы да винтовка, карабин, бомба белән коралланганнар иде. Күбесе — урта яшьтәге, таза, җитди грузчиклар. Төрмәдән качырылганнарны исәпкә алмаганда, кием-салымнары да канәгатьләнерлек иде. Шәйхи: «Бу дуслар да солдат тормышын татыганнар булса кирәк», — дип уйлап, аларның кадерлелеген, тайганың көзге матурлыгын, зәңгәр күктәге кояшның йомшак нурларын берьюлы тоеп, кат-кат шатланды. Чын кешеләрнең һәм иркен дөньяның матурлыкларын тагы да тирәнрәк итеп аңлады ул.
— Шәйхи, йоклап калма, кил бире тизрәк!—дип кычкырды Нәдер- ша. — Патроннар өләшәләр.
Шәйхи, үзенең шатлыклы кичерешләреннән аерыла алмыйча, патроннар өләшенә торган урынга китте.
Савелий бабай, кеше башына дүртәр обойма патрон өләшеп чыккач:
— Минем үземә бер дә калмады ич, менә ачык авыз! — диде, үз- үзенә ачуланып. — Иптәшләр, хәзер сез үзегез миңа өлеш чыгарыгызчы инде.
Карт партизанның бу үтенечен ишетүче булмады. Кулына карабин, бер бомба белән дүрт обойма патрон алып өлгергән Күк күгәрчен, бу сүзләрне ишеткәч үк, шаян зәңгәр күзләреннән очкыннар чәчеп, юан нарат артына яшеренде. Ләкин шунда ук Шәйхине күреп:
— Шәйхи абый! — дип, аңа каршы йөгерде.
— Күк күгәрчен, туганым! Син кайларда болай бер дә курыкмыйча йөри алдың?
— Тайгада төнлә генә куркыныч ул... мин курыкмас өчен төнлә агач башларына менеп утыра идем, белдегезме?
— Монысын белдем,—диде Шәйхи, елмаеп. — Ләкин разведкаларга йөри алырсың дип ышанып җитми идем, юри сөйләнәсең дип уйлый идем.
— Аклар белән сугышканда юри сөйләнәләрмени?..
Бу арада Корнеев, Савелий бабай һәм Ланцетти, читтәрәк утырып, нәрсә турындадыр сөйләшәләр иде. Алар, урыннарыннан кузгалышып, өс-башларын төзәткәләп алгач, Корнеев:
— Кызыл лачыннар, җыелышыгыз! — дип боерды.
Партизаннар үзләрен озак көттермәделәр. Тик Лазарев кына, винтовкасын өстерәп, сафка соңгарып килеп басты.
Корнеев, аны күз карашы белән гаепләп алгач:
— Коммунист иптәш Ланцеттины тыңлап үтик,— диде.
— Кадерле иптәшләр, кызыл лачыннар! — дип башлады Ланцетти. — Үз сафларыгызга безне дә кабул итегез. Без, аклар белән интервентлар тырнаклары астында еллар буе газап чиккән кичәге тоткыннар, сезнең белән бергә көрәшергә ант итәбез! — Ланцетти фуражкасын салды, аның артыннан башкалар да, яланбаш калып, игътибарларын тагы да көчәйттеләр. — Кара көчләргә каршы көрәшүчеләрнең гомерләре теләсә нинди әкиятләрдән дә серлерәк, теләсә нинди җырлардан да дәртлерәк, теләсә нинди матурлыклардан да матуррак түгелмени? Кешеләрнең азатлыгы өчен көрәшүдән дә изгерәк максат бармы дөньяда? Юк, иптәшләр! Шуңа күрә без дә актык тамчы каннарыбызга кадәр көрәшергә ант итәбез!..
5
«Кызыл лачыннар» отряды төш вакытында зур авылга якынайды. ■ Авылны һәм аның тирәләрен тәүлек буе күзәткән разведчиклар хәлне Кориеевка белдереп тордылар. Ләкин дошманнар хәйләкәр иде. Алар үзләрен сиздермичә, авылда яшеренеп, партизаннарны көткәннәр икән.
42
Әгәр дә отрядка поп батрагы 04Pa!JJa^ 'батрак "отрядны урманда ук ган булыр иде. Яланаяклы, чандыр яш Р
“ТҖ, үзегезгә алыгыз... Засада бар засада!-дна кычкыра- кычкыра, акыллап, Корнеев “Ршыи.т п 1 ъ_дигэнсь1МаН1 Кор.
Ланцеттн, төзәткәләнеп. «Ьәреп корд
"™Г| “ да” Ланиеттпнын дошманнарга ташланырга телмен сизде.
- Бт авылда мш"а кереп булмасмы дпп кено торганда... мунча- ларын, каһәрләр, хәзерләгәннәр икән, диде әдерша.
, Корнеев, Ланцеттиның ашкынуын гаепләп:
- Ашыкмыйк, иптәш Ланцеттн, дошманнар безнең сизгәнне сизмәсеннәр —дигәч, батрактан кабатлап сорады: Кайда, нинди засада?
_ Аклар һәм японнар, үткән төн уртасында халыктан яшеренеп, попның өе белән чиркәү башына пулеметлар урнаштырдылар. Поп үзе хатыны белән чиркәүгә кереп яшеренде. Авыл мәйданына керергә ярамый сезгә... Мин үзем дә аклардан чак качып котылдым...
— Аклар үзләре күпме? Атлылармы? Җәяүлеләрме? Пулеметлары ничә? Башка төрле тагы нинди кораллары бар.
— Бөтенесе атлылар. Ике йөзләп алар. Патроннары да бик күп, әллә ничә әрҗә. Пулеметлары дүртәү бугай, ачык хәтерли алмыйм.
Корнеев, кулын тезгеннән бушатып, чиркәү башын бинокль аша күзәтте, ләкин төрле зурлыктагы ике-өч чаңнан башка берни күрә алмады.
Корнеев белән Ланцеттига ияргән партизаннар, мәйданга җитәрәк таралышып, поп йортын ут астына алдылар, йорт тәрәзәләре чәлпәрәмә килде, кисәкләргә әйләнеп, рамнар сибелде, тәрәзә төпләрендәге гөлләр күзләргә чагылып кына калдылар. Дошманнар, партизаннарның кискен һөҗүмнәреннән каушап, тиз генә җавап бирә алмадылар...
Мәйданны кичеп чыгарга өлгергән Шәйхи чиркәү эченә бәреп керү турында кайгырта иде. Күк күгәрчен белән Нәдерша да аның я’нына йөгерделәр.
— Әйдәгез тизрәк! — дип, Нәдерша, тимер койма аша сикереп төшеп, чиркәү ишегенә таба йөгерде. Шәйхи аның артыннан ашыкты.
Дошман пулеметларының берсе поп өе чарлагыннан ут ачты. Бу ут астында чиркәүгә ашыккан партизаннар, ятып, алга шуышалар иде.
Нәдерша, яткан җиреннән күтәрелә төшеп, чиркәү ишегенә караса, Шәйхи барып та җиткән! Ул: «Шәп бу!» — дип, тагын күтәрелде һәм чиркәү башыннан кабаланып такылдарга тотынган дошман пулеметы аның аяк тирәләрен чирткәләп үткәнен дә сизмичә, тимер рәшәткәле тәрәзәнең аскы өлгесен ватып, чиркәү эченә бомба ташлады.
Амвон артына яшеренгән поп хатыны:
Караул, коткарыгыз, үтерәләр! — дип кычкырып, һушыннан язды. -
Поп үзе, хатыны белән ни булуына аз гына да игътибар бирмичә, тезләнеп, чукына иде.
Нәдерша, кечкенә өлгеләрне карабин түтәсе белән вата-вата:
Әй, поп, китер ачкычларыңны! Югыйсә, икегезне дә җәһәннәмгә озатачакбыз! — дип кычкырды.
Поп кулындагы ачкычларын Нәдершага сузды...
Чалгы, сәнәк, балта, ломнар белән коралланган бер төркем авыл кешеләре, поп йортын камап алып, аңа ут төрттеләр. Дошманнарның пулеметлары тынды. Йөздән артык ат, күп кенә патрон, бомбалар, өч пулемет, азыклар белән тулы ике арба партизаннар кулына төште.
уннан соң отрядның бөтен көче чиркәү башындагы пулеметны туктатуга тупланды. 7
Нәдерша чиркәүнең тышкы ишеген ачуга, Шәйхи белән Күк күгәрчен чиркәү эченә кереп югалдылар. Шул ук минутта диярлек, бомба шартлады. Дошманнарның соңгы пулеметын тындырган Күк күгәрчен үзе дә авыр яраланган иде. Шәйхи аны, күтәреп, чиркәү эченнән алып чыкты. Кылычларын кыннарына әле тыгып та өлгермәгән партизаннар чиркәү ишеге алдын сырып алдылар. Шәйхи, иреннәрен тешли-тешли, Корнеев каршына юнәлде. Башкалар, берни дәшми, аңар юл бирделәр. Корнеев белән Ланцетти: «Нәрсә булды соң әле болай?» — дигәнсыман, Шәйхигә каршы атладылар. Шәйхи, Күк күгәрченне Корнеев кулларына салып:
— Менә, иптәш... — дип кенә әйтә алды.
Күк күгәрчен, озын куе керфекләрен әкрен генә дерелдәтеп, мәңгегә тынды.
Шәйхи, башын иеп, коймага барып терәлде. Нәдерша, чүгәләп утырып, карабинын кочаклады.
Корнеев, күзләре яшь белән тулган Ланцеттины, эчтән янып, сүзсез калган партизаннарны, авыл кешеләрен һәм коймага йөзе белән капланып, тавышланмыйча гына сулкылдаган Шәйхине күреп:
— Күк күгәрченебез, сине дә шулай... Җиңел бирелми шул җиңүләр, күгәрченем! — диде. Бу батыр ирнең дә шуннан артык сөйләргә көче җитмәде. Ул, моңланып калган күзләрен партизаннарга ташлап:
— По ко-о-оням! — дип кычкырды һәм сөйкемле кыз баланы — бик аз яшәгән, ләкин сугышчан абыйларына шатлык, мәхәббәт нурларын өләшә-өләшә, батырларча үлгән Күк күгәрченне үбеп чирәмлеккә салгач:— Дуслар, өч залп бирик!—диде.
Залплар бирелде.
Кызыл лачыннар отряды, үз корбаннарын күмеп, тайга эченә сузылган юлга чыкты...