Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛИРИК ШИГЫРЬЛӘР


БЕР ҖЫР КИЛДЕ
Авазлары булып алгы көннең Бер җыр килде минем күңлемә; Бәлки шуңадыр да җаным-тәнем Хыял дәрьясына күмелә.
Безнең сулыш җиле йолдызларга Юлдаш булып йөри галәмдә;
Куйган көч тә, дәрт тә, саф яшьлек тә Югалмаган икән әрәмгә.
Уй-хыяллар түгел, безнең юллар Якынлаша коммунизмга;
Ал байраклы илнең туар таңы Күпер сала Зөһрә йолдызга.
МАЯКЛАР БАЛКЫЙ
/Иаяклар балкый җирдә, йолдызлар карый безгә — Кыяга менә барган Кояшлы, ямьле илгә. Яктыга таба барган Ирекле, иркен илгә.
йолдызлар безне көтә, Зур юллар, җырлар көтә; Шатлыклы яңа заман Биектә зурлап йөртә, Давыллы, шаулы заман Безне гел алга илтә.
Ашкынып барган юлда Алгы көн мәйданына, «Дан!» дибез яз иленең Таң төсле байрагына; «Дан!» дибез туган илнең Җиңелмәс байрагына.
68
ЮЛЛАР ҮРЛИ АЛГА
Таң балкысын өчен туры килде безгә Күз терәргә үлем күзенә;
Юллар үрли алга,
Йөрәк тели таңда
Коммунизм түрен күрергә.
Затлы туфракта да бодай шытып чыкмый, Кеше кулы орлык чачмәсә;
Бәхет сине күрмәс,
Колач җәеп килмәс,
Яшьлек уты юлга дәшмәсә...
Ракеталар оча ерак йолдызларга, Җирдә балкый тормыш учагы; Матурлыкны сөйсәң, Егет була белсәң, Сине көтә бәхет кочагы.
Олгайса да солдат, солдат булып кала, Яшьлек ярларына сыена;
Зарлануны белми,
Романтика сүнми йөрәгендә гомер буена.
хыял
Лк каеннар көрткә баткан җирдә Өермәләр безне көталәр;
Ә йолдызлар биеклеккә дәшеп, Тәрәзләрне гүя чиртәләр.
Уйлар оча, уйлар алга чаба, Ташкын сулар кебек агылалар;
Ә кайдадыр чүлне гөл итәргә Резедалар хыялланалар.
Киңлек матурлана, алсулана Дәрт ташыса, күңел җырласа;
Кабер булып тоелыр иде дөнья, Җир йөзендә хыял булмаса.
йчан миләш җәйне озатып кала, Тәлгәшләрен салып иңенә. «Бәхетсез!» дип айтеп булмый аны, Ул ямь бирә туган җиренә.
Кышка, кадәр кызарып, янып миләш Саклыйсыман кояш нурларын;
Мин шат булыр идем, кеше көзен Озак назлый алса җырларым...
$ Ф
А*айвакытта матур язлар Килгәндә дә юксынам;
Бер уйласам, юксынырга Бер сәбәп тә юксыман.
Кайвакытта гаделсезлек Күңелне өшетсә дә, Омтылышым, сулыш кебек, һәм 'Самими, һәм садә...
Якты хыялыма таба
Гел алга бара бирәм; Су сибеп сүндерсәләр дә, Сүрелмим, яна беләм...
“/Диңгездән дә тирән нәрсә бар? — дип, Сорау бирдем, табып форсатын.
— Фикер! — диде хәким.
— Хәсрәт! — диеп,
Авыр сулап куйды тол хатын.