ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ ИҖАТЫНДА ХАТЫН-КЫЗ АЗАТЛЫГЫ ПРОБЛЕМАСЫ
атар әдәбияты тарихында XIX йөздә үк Муса Акъегет - задә, Заһир Бигиев, Габ- драхман Ильяси, Фатих Халиди кебек язучылар иҗатында хатын-кыз азатлыгы турында башлангыч фикерләр әйтелә. XX йөздә исә, аеруча 1905 елгы беренче рус революциясеннән соң формалашкан татар демократик әдәбияты вәкилләре М. Гафури, Г. Тукай, Г. Камал, Ш. Ка-мал, Ф: Әмирхан кебек язучылар иҗат иткән әсәрләрдә, инде хатын- кыз азатлыгы мәсьәләсе аерым бер проблема рәвешендә куела башлый. Революционер язучы Г. Коләхметов бу турыда тирән фикерләр кузгата, социаль тормыш шартларын үзгәртү юлы белән генә хатын-кызларны чын мәгънәсендә азат итәргә мөмкин бу-ласын ачык әйтә.
Татар хезмәт ияләренең револю-циягә кадәрге авыр тормышын үз күзе белән күргән, шул кыенлыкларны үз җилкәсендә татып килгән Галимҗан Ибраһимов иҗатының башлангыч чорында ук хатын-кыз азатлыгы проблемасына җитди игътибар бирә. Ул «Татар хатыны ниләр күрми» (1 вариант, 1909) исемле хикәясен тата.р хатынының авыр, газаплы тормышын сурәтләүгә багышлый. Татар хатын-кызларының кол сыйфатында сатылып йөртелүләренә ул бик борчыла, аның сәбәпләрен ачарга омтыла. Ләкин әле ул чорда шул сәбәпләрнең социаль җирлеген тиешенчә күрсәтә алмый,
32 Г. Ибраһимов, Әдәбият мәсьәләләре, Казан, 1960, 47 бит.
33 Шунда ук, 60 бит.
34 Шунда ук, 63 бит.
35 Роман 1923 елда гына басыла.
патриархаль Җәмгыять шартларындагы мораль принципларын тәнкыйть итү белән чикләнә.
Хатын-кыз азатлыгы проблемасы Г. Ибраһимовның тәнкыйть мәкалә-ләрендә һәм публицистик хезмәтлә-рендә дә чагыла. Ул 1910—11 елларда Ф. Әмирханның «Татар кызы» ', «Хәят» 32 33 әсәрләре турында язып чы- га. Ә 1912 елда К. Бәкернең «Җанлы курчаклар»34 исемле әсәре чыгу уңае белән язган мәкаләсендә хатын-кызларны бәхетсез язмышка дучар иткән тормыш шартларын тәнкыйтьли.
Г. Ибраһимов «Казакъ кызы» ро-манын 1909 елларда ук яза башлаган 35. Язучы бу романда хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсен киң масштабта чагылдыруга омтыла.
Буыннан-буынга күчеп килгән гадәт буенча казакъ йортында кыз баланы сабый чагында ук, калым түләү шарты белән, билгеле бер кешенең ир баласына атыйлар — «әйттерәләр». Әсәрнең, төп герое—Карлыгач. Ул зур хуҗалык иясе, тирә-як- ның олы кешесе итеп кабул ителгән Сарсымбайның кадерле кызы. Карлыгач — хыялга бай, ялкынлы мәхәббәт хисләре белән кайнап торган дәртле кыз. Аның Арысланбай дигән яшь, чибәр егеткә мәхәббәте никадәр көчле булса, сабый чагыннан ук кияве итеп вәгъдәләшкән Калтайга нәфрәте чиксез зур. Бер-берсенә кап
Т
126
ма-каршы характерда булган ике куәтле хис кызның бөтен рухын били. Шул хисләрнең көчле тәэсире белән хәрәкәт итә ул. Карлыгач киләчәк тормышы турында ачык фикер йөртә. Аның алдында ике юл бар: беренчесе — теләсә нинди каршылыкларны җиңеп, Арыслан белән кавышу, аның белән бер юлдан китү; икенчесе — Калтай белән яшәмәс өчен, үз-үзсп һәлак итү. Казакъ йортында гомер итүчеАйбала киленчәк, тукал 36 һ. б. хатын-кызлар уйларга да, ишетергә дә «курыккан сүзләрне Карлыгач ачыктан-ачык әйтә. Вакыты белән яшь күңелдә икеләнү дигән шикле тойгы да тибрәнеп ала. Ләкин, Арысланбай белән ике араның җил үтмәслек нык булуы аркасында, күңел күгендәге болытлар тиз таралалар һәм кыз йөрәге кушканча изге мәхәббәт хисләренә турылыклы кала, шул юлдан тайпылмаска дигән кискен карарга килә. Карлыгачның Калтайны кире кагуын белгәч, Айбала аптырап кала, казакъ йортының гореф-гадәтләре турында хәбәрдар булган килен бу мәсьәләнең үтә җитдилеген, аның шәхси рамкалар эчендә генә калмаячагын өзгәләнеп аңлатырга тырыша.
Гадәт буенча Карлыгач белән Калтай мөнәсәбәте ата-анага белдерелмәскә тиеш, шунлыктан Сарсым- байга егет белән кыз арасындагы киеренкелек башта мәгълүм булмый. Карлыгач үзе дә ул серне нык саклый. Аның кайгы-сагыш белән тулы җанын кая куярга белми сызланган бер чагында Арыслаибайның сөргеннән кайтуы, Сарсымбай йортына сәлам бирергә дип килүе, кыз белән яшерен очрашулары вакыйгаларны үстерүгә этәргеч була.
Карлыгачсылу белән Арысланбай һәр икесе, чибәр, зифа булулары өс- тенә, бик оста сөйләшәләр, чын кү-ңелдән аңлашалар: «Кунагым, — ди-де,—хафа булмасын, мал-җан аман, йорт-ил исән. Алтын күлнең ак кош-лары турында югары һавада кара шоңкарлар күп әйләнде, мәгәр тәкъдир саклады!—диде»37.
Бу сүзләрдә тирән мәгънә ята.
Арысланбай каршында обстановка ачыклана. Егет белән кыз, бернинди йолаларны, гадәтләрне танымыйча ак
36 Тукал — икенче хатын.
37 Г. И бр а һи мо в, Сайланма әсәрләр өч томда, 2 том, Таткнигоиздат, 1956 ел, 306 бит.
38 Г. И б р а 11 и м о в, Сайланма әсәрлэР өч томда, 2 том, Таткнигоиздат, 195b е- г 356 бит.
39 Шунда ук, 382 бит.
өйгә юнәләләр. Калымлыкның башка егет белән очрашуы казакъ йортындагы әхлакый тәртипләр рам- касыпа һич сыеша алмый. Шунлыктан, ул кыю адым әйләнә-тирәдәге- ләрне гаҗәпләндерә. Яшьләрнең, традицион гадәтләргә буйсынмыйча* үзләренчә хәрәкәт итүләре уңае белән, шул тискәре гадәтләргә буйсынып гомерен сызланып үткәрүче ту-, калның кичерешләрен сурәтләү гаять характерлы. Әдип аның бу вакыйгага битараф кала алмавының реаль күренешләрен ача, көнчыгыш хатын-кызларын бәхетсезлеккә, әх- л аксызлыкка дучар иткән социаль сәбәпләрне күрсәтә. Бирелгән калымны кире җибәрмәү максаты белән Сарсымбайиың Алтынчәч исемле хатыны өстенә үлгән энесенең хатынын үзендә калдыруын, тукал- ның изге хисләренең кадерсезләнү фактларын ул гаять нечкә психологик штрихлар белән сурәтли. Хатынның, иреннән яшерен рәвештә, икенче кеше белән интим мөнәсәбәтләргә керүен һәм бу күренешләрнең социаль җирлеген объектив аңлатырга тели.
Г. Ибраһимов, төрле обстановкам куеп, көнчыгыш хатын-кызларының акыл эшчәнлеге үсә баруын, дларның яшәп килгән җәмгыять тәртипләренә каршы әкренләп күтәрелергә көч туплаганлыкларын, коллык богауларын өзәрлек кыюлыклары барлыгын күрсәтә. Шундый вакыйгаларны конкрет гәүдәләндергән Карлыгач һичбер икеләнүсез: «Караңгы төн белән иярле аттан башка безгә һичбер кем ярдәм кылмаса кирәк» 38 39 — дип, кискен карарга килә.
Карлыгачның зур каушау катыш сак кына камышларга — сөйгән егете яшеренгән урынга атлавы «yacir гез ел яшәгән гаиләсеннән бөтенләйгә китүе, күңеле сөймәгән Калтайдан да, ул адәмгә бирү өчен тиздән туй ясап, озатырга хәзерләнгән кадерле әкә-чичәсепнән дә качуы — котылуы иде» 2. Ул котылу гади ко-
127
тылу гына түгел, бәлки иске тор-
мышның хатын-кыз күңеленең иң нечкә
хисләрен җәберләүче тупас за-
коннарын, казакъ далаларында га-
сырлар буе өстенлек итеп килгән иске
традицияләрне ачыктан-ачык таптап
узу була.
Әсәрнең финалында Арысланбай
белән Карлыгачсылу мәхәббәте ти-
рәсендә барган көрәшнең гасырлар буе
дәвам иткәй феодаль мөнәсәбәтләргә
каршы юнәлдерелгән иҗтимагый
характеры ачыклана.
«Безнең көннәр» романында киң
мәгънәсендә күтәрелгән социаль
азатлык проблемасы хатын-кыз
азатлыгы мәсьәләсен дә үз эченә ала.
«Татар хатыны ниләр күрми»
хикәясендә иске тормыш кануннарына
каршы Гөлбану чыкса, «Казакъ кызы»
романында казакъ йортында гасырлар
буе яшәп килгән традицияләр белән
килешмичә, Карлыгачсылу баш
күтәрсә, «Безнең көннәр» романында
андый чыгышлар инде гомуми характер
ала.
Җәмгыятьтә антагонистик сый-
ныфлар яшәгән бер заманда әхлакый
нормалар эксплуататор сыйныф
интересларын күздә тотып кабул
ителәләр. Этиканың социаль нигезе,
иҗтимагый-политик характеры, аның
функцияләре капма-каршы ике
идеологияне алга сөрә. Буржуаз
җәмгыятьнең чын йөзен фаш итүче
типик күренешләр аеруча хатын-
кызларга мөнәсәбәттә ачык чагыла.
Капитализм шартларында хатын- кыз
икеләтә изелә.
Дөньяны шаулаткан беренче рус
революциясенең көчле авазлары хатын-
кызларның аң үсешенә этәргеч бирә.
Моны Г. Ибраһимов «Безнең көннәр»
романында шактый тулы сурәтли.
Бу әсәрне укыганда, буржуаз җәм-
гыять шартларында кабатланып торган
бозыклыкка, әхлаксызлыкка кем гаепле
соң, дигән бик урынлы сорау туа.
Романда шул сорауга җавап булырдай
итеп сурәтләнгән Һаҗәр образы
игътибарны җәлеп итә.
Һаҗәр һөнәрче семьясында туып,
тәрбияләнеп үскән кыз. Ул яшь, чибәр,
булдыклы, җитез, кайнар хисләр белән
тулы. Аның теләсә нинди хезмәтне
башкарырлык көче бар. Ләкин буржуаз
җәмгыятьтә аның хокуклары гаять
чикле. Шунлыктан шәхес буыла, кара
язмышына буйсынырга мәҗбүр була.
Һаҗәр, традициягә баш иеп, атасы
яшендәге Кадыйр байга тормышка
чыга. Ләкин берникадәр вакыт уза һәм
яшьлек ялкыны белән балкыган күңел
күген кара болыт томалый.
Кадыйр бай матур, дәртле, ялкынлы
Һаҗәрдән байлыгын кызганмый, ләкин,
бай күпме генә мал түксә дә, бу
тормышның эче буш, черек. Яшь йөрәк
үзенә тиң мәхәббәт эзли, аны табуга
һичнәрсә белән исәпләшмичә, кайнар
хисләр дулавына бирелә. Кадыйр
байның никахлы яшь хатыны
Җиһангиргә булган мәхәббәт хакына
утка-суга керергә әзер. Һаҗәрнең
яшьлек энергиясе файдалы хезмәткә
юиәлтелсә, әгәр ул революционер
Булатов, Разин, Нина, Зоя Горбатова һ.
б. белән аралашса, бәлки аңардан
алдынгы хатын-кыз көрәшче үсәр иде.
Ләкин аның якын иткән кешесе —
эсерлар партиясендә торучы Җиһангир
— аңа дөрес юл күрсәтергә сәләтсез.
Романда сурәтләнгән Нәфисә инде
Һаҗәрдән аерыла, ул хатын-кызларга
карата яшәп килгән түбән карашка,
.алариы кол хөкемендә тотуга, алариы
сатуга ризасызлык белдерә. Нәфисә
кысынкы обстановка- ны тоя, аңлый, бу
турыда аек фикер йөртә. Ул үзен изгән
тормыштан китәргә, үзенә шәхес иреге,
хокук алырга омтыла. Тик аңа юл
күрсәтүче кирәк.
Үзбәк, азербайҗан, казакъ һ. б. ш.
халыклар әдәбиятында тасвирланган
хатын-кыз образларының дөньяга
карашлары, чынбарлыкка
мөнәсәбәтләре нигездә үзләренең
сөйгән кешеләре йогынтысында фор-
малаша. Гасырлар буе йомыклыкта
яшәгән көнчыгыш хатын-кызлары,
беренче чиратта, бәхетне шәхси җир-
лектә аңлыйлар, чөнки алар социаль-
политик мәсьәләләр тирәсендә фикер
йөртүдән ерак торалар әле. Сөйгән
кешесе белән бер юлдан бару бәхетенә
ирешкән очракта инде, ул барлык
киртәләрне җимерерлек көч таба.
Нәфисә образының харак
128
теры әнә шул хакыйкатьне ачыклый.
Аның үз тормышыннан ризасызлыгын
күрсәтү өстснә, әдип аның күңелен
чолгап алган изге уйларны, якты
идеалларны да чагылдыра. Әгәр Давыт
аңа: «...Без яратышабыз, атаңның
ризалыгы да кирәге юк. Әйдә киттек бу
җәһәннәмнән. Ни күрсәк, бергә
күрербез! — дисә... әнә шул өстендәге
күлмәге белән оекчан моннан чыгып
качарга омтылачак, сөйгән егете белән
бергә булса, дөньяның иң каты
газапларына да уенчак йөз белән каршы
барачак... Ләкин Давыт аңа кирәк сүзне
әйтмәде»40 41, — ди Г. Ибраһимов. Ә
Нәфисә ялгызы бу чорда, кискен бо-
рылыш ясауга барып җитә алмый.
Шунлыктан ул язмышка баш ия һәм
ГаЬдрахманга кияүгә чыга.
Көчле дулкыннары Россиянең бар-
лык почмакларына барып җиткән 1905
ел революциясе бу семьяның да
тынычлыгын боза. Бу чорда кузгалган
хәрәкәт ачык фикерле, тәэ- сирләнүчән
Нәфисәгә дә йогынты ясамый кала
алмый. Билгеле бер сылтау булу белән,
исәп-хисапка гына нигезләнгән семья
җимерелә. Нәфисә Габдрахманнан
китә, үзенең энҗе-мәрҗәннәрен сатып
укырга керешә, укытучы була. Башкорт
кызы Гөлбикә дә Җомагыл семьясында
кала алмый. Обстановка, гомуми тәэсир
аңа тормышта үз урынын табу өчен
хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә.
Әсәрнең ахырынд'а без Гөлбикәнең
инде артистка булганын күрәбез.
Тормышның объектив законнарын
танымаган Давытның: «Шул юаш,
йомшак, оялчан, кыюсыз Нәфисәгә
мондый куәт кайдан килгән»42, — дип
гаҗәпләнүе бик табигый.
1905 елгы революцион ситуация-
ләрне күргән Г. Ибраһимов инде хатын-
кыз азатлыгы мәсьәләләренең социаль
нигезен аңлап эш итә. Аның
«...Горькийның «Ана»сы түгел башка,
Европа телләренә генә, хәтта төрек вә
гарәп телләренә дә тәрҗемә
кыйлынмыштыр» 3, — дип «Ана»
романының кыйммәтен билгеләгәннән
соң, «Безнең көниәр»дә Пелагея
Ниловнаны хәтерләткән образ иҗат
итүе бик табигый.
«Иртәгә кояш чыгуына ышансаң,
3 «йолдыз» газетасы, № 528, 10 апрель, 1910 ел.
41 Г. Ибраһимов, Сайланма әсәрләр 4 Г. И б р а һ и м о в, Сайланма әсәрләр
өч томда, 3 том, Таткнигонздат, 1956 ел, өч томда, 3 том, Таткнигоиздат, 1956 ел, 82 бит. 380
бит.
42 Шунда ук, 392 бит. 6 А. М. Горький сүзләре.
революциягә дә ышан!» 4 дигән девиз
белән яшәүче, романның финалында
азатлык өчен барган көрәштә актив
катнашучы эшче Габдулла белән
Хәдичәнең семья тормышын сурәтләү
аркылы әдип буржуаз җәмгыять
шартларында туган яңа мөнәсәбәтләрне
күрсәтә. Бу семья «алтынга бай, ләкин
рухи ярлы» 5 булган буржуаз семьяга
контраст куела. Аның теләсә нинди
хезмәтне башкарырга һәрвакыт хәзер
торган ике пар кулдай башка
бернәрсәсе юк. Бу семья гуманистик
тойгылары, якты идеаллары,
оптимистик рухы белән гаҗәп матур
һәм рухи бай. Киң катлау хезмәт
ияләренең типик вәкиле булган эшче
хатыны Хәдичә образын, аның
карашларын, хәрәкәтләрен, эшен
сурәтләү аркылы әдип хатын-кыз
азатлыгы мәсьәләсен гомуми азатлык
хәрәкәте белән бәйләп бирә.
Хәдичә — авыл һәм шәһәр шарт-
ларында тормышның һәртөрле кыен-
лыкларын кичергән гади татар хатыны.
Ул инде бәхетнең, иркенлекләрнең
илаһи көчләр ярдәме белән
булмаячагына тәмам ышанган. Әйләнә-
тирәдәге эшчеләр хәрәкәте, 1905—07
еллардагы обстановка аны көрәш
юлына этәргән. Хәдичә, үзенең барыр
юлының хаклы булуына инанган хәлдә,
барысы өчен үч алырга хәзер торган
кырыс табигатьле, нык характерлы
булып күз алдына килә. Шуның белән
бергә, ул изге хисләрне үзенә туплаган
йомшак күңелле ана, гуманистик рухлы
кеше, турылыклы хатын да- Бу образ
романның башыннан ахырына кадәр
катнаша. Әсәрнең эчтәлегеннән
Хәдичәнең яшерен революцион эшләр
белән бәйләнеше барлыгы аңлашыла.
Ул укымаган, зур кө-
9. .С. ә." № з. 129
рәшиең бөек идеалларына теоретик
яктан төшенә алмый, ләкин тормыш үзе
практик рәвештә аңа бу хәрәкәтнең
эшчеләр язмышын уңай якка хәл
итәчәген белдергән. Хәдичә җиңги
иренең элек эчәргә яратуыннан күп
газап чиккән хатын. Ә соңыннан,
Габдулла революцион эшләр белән
шөгыльләнә башлагач, аның эчкече-
лектән котылуын күрә, үзе дә сиз-
мәстән, иренең революция юлында
йөрүенә сөенә-сөенә, аңарга булыша
башлый. Нәтиҗәдә, семья уртак фикер,
бердәм идея, максатка ирешү теләге
белән яши башлый, авырлыкларны
җиңә-җиңә, алга омтыла. Нәкъ менә
шунда пролетар моральнең өстенлеге,
саф хисләргә нигезләнгән семьяның
көче, хатын-кызның тормыштагы роле
ачыла да. Хатын-кызның гомуми
файдалы эшләргә, азатлык хәрәкәтенә
кушылуы, үз хокукын үзе яклау өчен
зур көрәш .аренасына чыгуы конкрет
образ йөзендә әсәрдә шактый тулы ча-
гылган. Әлбәттә, ул үсеш шома гына
бармый, олы юлга чыгу борылмалы
сукмаклар аркылы үтә. Шуны аңлату
максатыннан килеп, әдип әсәрдә
персонажның үз авызыннан: «...элек
андый ябылуларны ишеткән саен: юкка
фетнә чыгарып йөрмәсеннәр, бик яхшы
булган, дип куя идем, х ә- зер инде
аңлыйм әзрә к...»43— дип әйттерә. Бу
сүзләрдән Хәдичәнең уңай якка үсеше,
үзгәреше сизелә. Ләкин ул әле «әзрәк»
аңлый һәм шуның өстенә алар (Хәдичә
кебекләр) бик саиаулы. Бу образ
аркылы Г. Ибраһимов 1905 елгы
революция белән күтәрелгән азатлык
хәрәкәтенә катнашучы хатын-
кызларның чын йөзен күрсәтә.
«...Мин революционер!» — дип кы-
зыл фразалар белән канатланып, мода
өчен, шәхси хисләр хакына көрәшкә
катнашкан булып йөрүче морза кызы
укымышлы Разия, бай кызы
Гәүһәрләргә караганда, мәктәп
күрмәгән, тормышның төбеннән баш
калкыткан, «әзрәк аңлаучы» эшче
хатын-кызларның өстенлеге һәм
аларның көрәш өчен кирәклеге әсәрдә
ачык аңлашыла.
F. Ибраһимовның егерменче елларда
язылган әсәрләрендә хатын- кыз
образлары күтәренке патриотизм хисе
белән сугарылып бирелгәннәр. Көрәш
1 Г. Ибраһимов, Сайланма әсәрләр өч томда, 2 том, Таткнигоиздат, 1956 ел, 501 бит.
44 Бу турыда ул «Татар хатынының тарихи үсүе» дигән публицистик хезмәтен дә яза.
45 Г. Ибраһимов, Сайланма әсәрләр өч томда, 2 том, Таткнигоиздат, 1956 ел, 557 бит.
кырында массалар белән бергә
кайнаган революционер әдип совет
хатын-кызларының яңа властьны үз
итүләрен, аңа чын күңелдән
бирелгәнлекләреи конкрет образлар
аркылы гәүдәләндерә. Иҗтимагый
тормыш күренешләрен ул бу чорда
тагын да җентекләп өйрәнә.
Социалистик революция тәрбияләп
үстерә барган хезмәт иясе хатын-
кызларның ирләр белән бер сафка
басып, туган илне дошманнардан
саклап калу өчен көрәшкә сәләтле
икәнлекләрен күрә44. Язучы «Яңа
кешеләр» драмасында көрәшче хатын-
кыз образын иҗат итә. Аңлы совет
хатын-кызларының типик вәкиле
Камәр, алда торган барлык
авырлыкларны җиңеп, белем алган,
укытучы булу дәрәҗәсенә күтәрелгән.
Аның политик сизгерлеге дә, белеме дә
бар. Канлы көрәшнең нәтиҗәсе хезмәт
халкы файдасына булачагын алдан күрә
ул: «Дошман җиңелер... Бу кан түгүләр
бетәр... Җир йөзе гөлбакчасына
әйләнер... Адәмнәр матур, бәхетле тора
башларлар», — ди Камәр 45.
Дөрестән дә, ул патриархаль тормыш
эскәнҗәләреннән, капитализм
богауларыннан азат, яңа тормышның
ямен, кадерен белеп яшәүче ил кызы —
яңа эраиың героинясы.
Бу чорда иҗат ителгән әсәрләрендә
Г. Ибраһимов мәхәббәт, семья
мәсьәләләренә дә зур урын бирә, һәр
җәмгыятьнең үз мораль-этик
нормалары бар. Семья гади тормыш,
көнкүреш мәсьәләләренә генә карамый,
ә бәлки чын мәгънәсендә иҗ- тимагый-
политик категорияләрнең берсен
тәшкил итә. Чыннан да, заман таләбенә
туры килерлек, үзара ихтирам итешүгә,
чын мәхәббәткә нигезләнгән яңа
семьяны әдәбиятта күрсәтү, һичшиксез,
кирәк иде. Яңа семья барлык
хорафатлардан, исәп- хисаптан, кеше
психологиясенә сеңеп калган иске
тормыш калдыкларыннан бөтенләй
арынган, чистарган булырга тиеш.
130
«Кызыл чәчәкләр» хикәясендә ха-
лык бәхете өчен канын түккән, җәм-
гыять интересы белән яшәүдән тәм
тапкан, изге көрәш кырларында һәлак
булган дусларына тирән ихтирам белән
караучы инвалид Солтанның семьяга,
хатын-кызга мөнәсәбәте сурәтләнә.
Гайния Солтанны еллар буе көтә,
газаплы көннәр кичерә. Зур мәхәббәткә
турылыклы булу аңа рухи көч өсти.
Тормышның авыр сынауларын үтеп,
алар һәр икесе тигез яратышып, аңлы
рәвештә матур семья төзиләр. Әлбәттә,
бу күренеш Г. Ибраһимов әсәрләрендә
сурәтләнгән Гөлбану, Һаҗәр, Нәфисә һ.
б.- ны богаулаган бирнә, мәһәр, алтын-
көмеш, акча, ниһаять, буржуаз ни-
кахтан азат булган чын мәгънәсендәге
яңа тип совет семьясының башлангыч
үрнәге. «Никах, туй дигән кебек
нәрсәләр, ничектер, минем хәтеремә
килмәде, Гайния дә кузгатмады» !, — ди
Солтан.
'Егерменче елларда Г. Ибраһимов
'«Татар хатыны ниләр күрми» пове-
стеның икенче вариантын эшли. Автор
бу әсәрендә Октябрь революциясенә
кадәрге авыл тормышын ту- лысынча
һәм калку итеп чагылдыра. Биредә ул
гасырлар буе хатын-кызларны
коллыкка дучар иткән тормыш
шартларын үзгәртүнең мөһимлегенә
басым ясый.
Патриархаль чынбарлыкның идео-
логии коралы булган дин-шәригать
законнары нигезендә хөкем сөргән
тәртипләр, тормыш шартлары татар
хатынын котылгысыз рәвештә тра-
гедиягә этәрүен дә язучы бу әсәрендә
аеруча көч белән күрсәтә.
А. Н. Островский гаҗәп бер остаз-
лык белән сурәтләгән караңгы пат-
шалык өстендә нур булып балкыган
Катерина шикелле үк, Гөлбану да һәлак
була. Гөлбануның кыю адымы
башкаларның күңелендә тирән эз
калдыра. Бу трагедия алдында татар
тормышындагы патриархаль
йомыклыкны, ислам дине кануннарын
үзендә гәүдәләндергән Нурый карт та
бөгелеп төшә. Аның караш- ларында бу
һәлакәт уңае белән зур үзгәреш туа.
Совет власте шартларында «Татар
хатыны ниләр күрми» хикәясенең яңа
вариантын эшләп, Г. Ибраһимов
социалистик революциянең никадәр
зарури булганлыгын художество
әдәбияты аркылы сурәтләп бирде.
Әсәрнең бу варианты әдипнең
осталыгы, идея-эстетик карашларының
үсүен һәм аның чын мәгънәсендә
социалистик реализм методы белән
иҗат итүче зур художник булып
өлгергәнлеген күрсәтте.
Социализм төзү эпохасы, аеруча
авылны социалистик үзгәртеп кору
чоры, югары идеяле, массаларның
аңына үтеп керә алырлык, халыкны яңа
рух белән сугарырлык көчкә ия булган
сәнгать әсәрләре сорый иде. Марксизм-
ленинизм идеяләрен тирәннән аңлап,
тарихи чынбарлыкның типик
күренешләрен үз әсәрләрендә халыкчан
хисләр белән сугарып, партия
күрсәткән принциплардан читкә
тайпылмыйча иҗат ителгән әсәрләр бу
чорда чын популярлык яулый алдылар.
Халык массаларының көчен,
омтылышларын күрсәтү белән
беррәттән, эшчеләр сыйныфының
җитәкче ролен, Коммунистлар
партиясенең даһи юлбашчылыгын да
күрсәтергә кирәк иде. Шул юнәлештәге
күпкырлы, чор таләп иткән һәм халык
зәвыкларына тәңгәл килгән яңа әсәрне
— «Тирән тамырлар» романын Г. Ибра-
һимов иҗат итте.
Роман үз чорының актуаль проб-
лемаларын киң яктырта. Әдип совет
чынбарлыгын сурәтләгән бу әсәрендә
дә хатын-кызларга киң урын бирә. Әгәр
дә «Кызыл чәчәкләр» хикәясендә
Октябрь революциясе китергән азатлык
яктысында яңа авылның йөзен
үзгәртүдә крестьян кызы Миңҗамал
кебек комсомолкалар актив
катнашсалар, «Тирән тамыр- лар»да
мондый күренешләр тагы да зуррак
масштабта бирелә. Ирекле илнең азат
хатыны Гайшә — партия члены.
Кичектергесез эшләрне вакытында хәл
итүгә, сыйнфый дошманга карата
һәрвакыт аяусыз булырга кирәклеген
ул, партия ячейкасының члены буларак,
искәртә тора. Биредә
9* 131
Миңҗамал белән Гайшә бер-берсепә
гармонияле рәвештә барып тоташалар
төсле. Гүя әдип Гайшәнең үткәнен
Миңҗамал га, ә Миңҗдмалиың
киләчәген Гайшәгә ялгый. Гайшә
образы романда чагылдырылган хатын-
кыз образларына якты юл күрсәтүче
маяк төсле әсәрнең башыннан
ахырынача балкып тора. Әдип аны
аерым пафос белән тиешле югарылыкта
сурәтли.
В. И. Ленин хатын-кызларны чын
мәгънәсендә азат итү — аларны вак
хуҗалык эшләре тозагыннан котка,- ру,
иҗтимагый тормышта билгеле хезмәт
бирү нәтиҗәсендә генә мөмкин
булачагын үзенең хезмәтләрендә әйтә
килде *. Г. Ибраһимов бу мәсьәләнең
мөһимлеген үз әсәрендә болай күрсәтә:
«Нәрсә, син — иптәш тә иптәш, дисең?
Коры сүздән миңа ни файда? Син —
заводта. Син — Советта. Син —
фронтта. Мип булсам, һаман мич
алдында, һамаи аш, бәрәңге пешерәм.
һаман бала искесе юам. Шулмы
иптәшлек?»46 47 ди.
Бу ризасызлык гади хатын-кыз
капризы гына түгел, ә гасырлар буе
урнашып килгән зарарлы традиция-
ләрне үзгәртергә кирәклекне кискен
таләп итү. Нәгыймә образының тулы
эшләнүе, аның уй-фикере, ниһаять,
карашларының формалашуы
дәвамында әдип әнә шундый җитди
мәсьәләне образ белән бергә үстерә.
Г. Ибраһимов чын мәхәббәтнең
көчен, өстенлеген күп төрле сынау
алдында да бөгелеп төшмәгән Нәгыймә
белән Садыйк семьясы аркылы
яктырта. Ләкин бу семья эчендә дә хәл
ителеп бетмәгән каршылыклар яши, әнә
шул турыда тирән уйланырлык
чуалчык төеннәрне ул укучылар
массасы алдына куя.
Революция булгач та, Л1иңлеба-
евиы заводтан эшче депутатлары
советына сайлыйлар. Садыйк Совет
власте шартларында алдынгы җитәкче
эшче булып җитешә. Әнә шундый
коммунист-активистиың шәхси
тормышын сурәтләүне әдип игътибар
үзәгендә тота. Бу исә үз нәүбәтендә
46 В. И. Л е н и н, Әсәрләр, 30 том, 22—28 битләр.
47 Г- И б р а һ и м о в, Сайланма әсәрләр өч томда, 2 том, Таткнигоиздат, 1956 ел, 92 бит.
48 Г. И б р а 11 и м о в, Сайланма әсәрләр өч томда, 2 том, Таткнигоиздат, 1956 ел, 93 бит.
49 Шунда ук.
50 Шунда ук.
° Шунда ук, 36 бит.
хатын-кыз азатлыгына кагылган
актуаль мәсьәләләрне кузгата.
Нәгыймәнең тормышы әйбәт кенә
бара. Ул балаларын карый, өй эшләрен
башкара. Шулай да кайбер вакытта бу
бәхетнең чикләнгәнлеген тоя ул: «Әгәр
балаларны... тап- шырмасаң, казаи-
учак яныннан, искедән китә алмасаң,
ничек итеп Садыйкларга янәшә була
аласың?» 48 — дигән ачы хакыйкать
аны борчый. Нәгыймә Садыйкның «Ба-
лаларны яслегә, бала өйләренә бирик...
өйдә аш-чәйне бетерик. Бездә «Ризык»
бар, шунда йөрик. Син заводка кереп
эшли башларсың... Советка
катнашырсың...» 49 — дигән ки-
ңәшләрен тыңласа да, нәкъ шул юл
белән китәсе килсә дә, нечкә күңеле
моңа каршы килә: «Мин балаларымнан
башка ничек яшәрмен? Үләрмен бит,
акылдан шашармын?!» 50 дип үзенең
җылы семья кочагын ташлый алмый.
Ләкин тормыш агымында очраган
каршылыклар аның ул карарының
ялгыш булганлыгын күрсәтәләр.
Дошманнарның яла ягуы сәбәпле,
Садыйк, Фәхрине үтерүдә гаепләнеп,
кулга алынгач, гамьсез яшь хатын
аптырап кала. Бу күренеш аның өчен
катлаулы сынау була.
Г. Ибраһимов Нәгыймә кичерешләре
аркылы яңа җәмгыятьнең һәр члены
тормышта үз урынын табарга, яңа
төзелешнең үзәгендә кайнарга тиеш
дигән идеяне уздыра.
Нәгыймәдән аермалы буларак,
Гайшә, ата-анасының риза булмавына
карамыйча, «аягындагы яңа чабатасы
белән өстендәге күлмәк, бишмәтеннән,
ике көмеш чулпы белән дүрт
беләзегеннән башка һәммә әйберләрен
ташлап, Фәхригә ябышып чыкты»51.
«Фәхри атасыннан бер казык та алмый
чыкты. Чөнки
юк иде. Хатыны артыннан да бернәрсә
дә килмәде» 52. Алар, кемдә туры килсә
шунда, өйдәш булып тормыш
башлыйлар. Ахырда Фәхри
фронтлардан юньләп кайтып керә
алмагач, Гайшә үзенә оя кору чарасына
керешә. Ана туганнары, тирә-
күршеләре булыша. Ул өйле була. Әле
тормышка яңа калкып килүче хатын
коллективның көчен тоя. Ил, халык
белән бергә булганда, зур эшләр
башкарырга мөмкинлегенә тәмам
төшенә һәм үзен массаның бер кисәге
итеп хис итә башлый.
Әсәрдә сурәтләнгән яңа кеше образы
үзе белән яңа мораль сыйфатлар, яңа
этик нормалар алып килә.
Коммунистлар партиясе эшенә би-
релгәнлек, югары аңлылык, патриотизм
пафосы, хезмәткә энтузиазм,
тормышның теләсә нинди авырлык-
ларын кыю атлап үтү — коллектив
эчендә үзен көчле хис итүче яңа совет
кешесенең табигый сыйфатлары булып
әвереләләр.
Г. Ибраһимов Гайшә образында яңа
чордагы алдынгы хатын-кыз тибын
конкрет обстановка да сурәтли.
Г. Ибраһимов Гайшә, Мәдинә,
Миңжамал кебек образлар аркылы
татар совет хатын-кызларының тор-
мыш юлый, үсеш тарихын сурәтли..
Аларның совет аппаратындагы эш-
чәйлеген, шул хезмәткә карата ту-
рылыклы мөнәсәбәтләрен тасвирлау
аркылы әдип ирекле илдә хатын-
кызларны чын мәгънәсендә азат итүдә
социалистик хезмәтнең хәлиткеч роль
уйнаганлыгын исбатлый,
Г. Ибраһимов ижат иткән хатын- кыз
образларының кече туганнарыдай, алар
башлаган данлы эшләрне дәвам
иттерүчеләр ролендә дөнья аренасына
чыккан Галия (Г. Ку- туй), Нәфисә (Г.
Бәширов), Нәсимә (К. Нәжми) һ. б. ш.
татар совет әдәбиятының горурлыгы
булып балкыйлар.
52