ДҮРТ ЕГЕТ
Пьеса
КАТНАШАЛАР:
3 ә й н а н о в Мансур
Бондаренко Федор
Тапасов Алексей ,
Романов Илья . Тын Океан буенда хезмәт итүче солдат һәм-
У р а з мето в Торсынбай матрослар.
Атнабаев Исәнгул^
Пермяков Василий
Лебедев Антон
Панфилов Сергей Петрович капитан-лейтенант.
Надя — ансамбль җитәкчесе.
Сәлимҗан — Мансурның әтисе.
командиры, флот коммодоры.
Гаррис Чарльз — АКШ Үзәк разведка идарәсе хезмәткәре.
Хартстворт — майор, корабль врачы.
Норден Генри — матрос.
Эдвардс Боб — лейтенант.
Америка матрослары
Совет солдатлары һәм м а т р о с л а р ы.
Солдат 1
Матрос J ~ хикәятчеләр.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Прожектор алдында.
Сәхнәнең ике ягыннан хикәятчеләр — солдат һәм матрос чыга.
Солдат. Бу вакыйга Тын Океанда булды.
Матрос. Безнең планетада Тын Океанга тиңләшерлек тагын' нәрсә генә табылыр икән? Зурлыгы аның 180 миллион квадрат километр.
Солдат. Җир йөзендәге барлык илләр, барлык материклар ур- наша алыр иде анда.
РИЗА ИШМОРАТ
Хәкимә — Мансурның әнисе.
Р ә з и л ә — Мансурның сеңелесе.
Г өлгенә — Мансурның сөйгән кызы.
Анна Герасимовна — Алексейның әнисе.
Марина — Алексейның сөйгән кызы.
Брукк Джейкоб — Американың «Генерал Грант» исемле авианосецы
45
Матрос. Җир шарындагы иң бөек тау — элекке география дә- реслекләрендә Эверест дип аталып йөртелгән Җамалунгма тавы да күмелер иде аның тирәнлегендә.
46
Солдат. Беренче тапкыр бу океанны кичеп чыккан кеше — португалец Магеллан «Тын Океан» дигән нәзакәтле исем кушкан аңа. Ләкин күп вакыт ул тын да, нәзакәтле дә түгел...
Матрос. Анда фаҗигалы хәлгә очраган кешеләрнең исәп-хисабы юк. Төрле вакытларда булган корабльләр һәлакәте турындагы китап битләрен актарып карагыз. Алар сезгә океан төбендәге корабльләр каберлеге, ачлык һәм бер йотым суның кадере турында, шулай ук меңнәрчә кешеләрнең һәлакәте турында сөйләрләр.
Солдат. Кырыс һәм куркыныч ул Тын Океан. Бигрәк тә кыш көне — циклон җилләре көчәйгән вакытта куркыныч. Бу чакны океандагы суднолар хәле аеруча авыр була. Тау-тау дулкыннар аларны йомычка урынына чөя. Ләкин Тайфун... Тайфун барыннан дә дәһшәтлерәк. Океанда давыл күтәрелә дә ярсып үкеренгән дулкыннар тавын шәһәр һәм авыллар өстенә куа. Тайфунга очраса кеше — кайгы һәм хәсрәт аңа!
Матрос. Безнең геройларның язмышы нәкъ менә шул океан белән бергә үрелгән.
ПӘРДӘ АЧЫЛА
Атауда
Куриль атауларының берсе. Иксез-чиксез булып океан сузыла. Яр читендә һәм су эчендә биек-биек кыя ташлар. Артта хор җырлаган тавыш.
Хор.
Курильның тау тезмәләрен Салкын болытлар коча, Бәрелә-бәрелә дулкыннарга, Диңгез козгыны оча. Дошманнарның юлын бүлеп, Диңгезләргә чыгам мин, Саклыйм бәхтен, тынычлыгын Ватаным — Россиямнең.
Солдат. Туган илебез чикләрен саклау өчен Куриль атауларына урнашкан солдатларның көннәре тыныч кына үтә...
Матрос. Ишетәсезме, тавышлары ничек яңгырый? Капитан- лейтенант подразделениесендә әле генә радиотехника дәресе' тәмамланды.
Солдат. Солдатларның хәзер нәкъ ике сәгать буш вакыты бар.
Матрос. Ә безнең егетләр вакытның кадерен беләләр. Әнә кемдер монда килә түгелме? <
Солдат. Кем ул?.. Лебедевмы? Әллә Бондаренкомы?
Матрос. Билгеле инде, Федя Бондаренко. Гадәттәгечә кулында гармонь. Үзе кайда булса, гармоне шунда.
Гармоньда уйный-уйный Федор Бондаренко, Торсынбай, Алексей, И с ә и г у л, Василий һәм башкалар керә. Барысы да җырлый:
Җил-давылда да матрос Диңгезләрдә йөзә ул, Салкынга да, ачлыкка да, Сусауга да түзә ул. Килмәсен дип илгә дошман Диңгезләргә чыгам мин, Саклыйм бәхетен, тынычлыгын Ватаным — Россиямнең ***.
Федор уйнаудан туктый да океанга карап тора.
Федор. Ох, мин әйтәм, сыңар күз белән булса да күрәсе иде, океанның теге ягында ниләр бар икән? Ныо-йоркта, дигәнем.
Исә н гул. Ныо-йоркта?! Беренсенән, һин бөтенләй яграфияне белмәйһең, Бондаренко. Был якта Ныо-йорк түгел, ә Сан-Франциско
*** Н. Букин сүзләре. С. Туликов музыкасы.
47
Һәм Лос-Апжелос... Ә икенселәй, иәмәгә һиңә анда барырга. Ә <АТеТоЖТ мЬ ниләр барын үз күзем белән күрәсем килә МП Алексей Нәрсә бары билгеле инде анда Рокк-и-ролл! (Улап рокк-н-роллга пародия бии башлый Үзе янына ТоРс^
Василий. Җитте!! Уйна үзебезнең матросскиины! (Җырлый.) бииләр.
әйдә, һыздыр башкортса.
Торсынба й. Может, Феденька, баста казакъча ойнарсың, ә?
Мин дә өйрәтеп идем гуй... (Җырлый.)
Гәк-күк, гәк-күк
гәрәбә...
Есеңдәме?
Исән гул. Торсынбай, кустым, нәмә булды инде был? Дала җиле- һыман кайнар Һинең манер, ә! Ай-ай-ай! Башкортса уйнавын һорап башта мин әйттемме? Мин әйттем. Шулай булгас, Федя, тәүдә һин башкортса уйна, ә һуныннан казакъса уйнарһың! Яраймы? Нәмә, һин риза түгелме, Торсынбай? Түгел? Алайһа, әйдә инде, Федя, әйттер казакъча.
Торсынбай. Юк, Феденька! Айде, бастап башкортса ойна! Исәнгул юлдас өчен мен берни дә кызганмаем. Аңа мен, чырагым. Ыссык күлне дә бүләк итәргә әзер гуй.
Алексей. Күрдеңме, Вася!
Исәнгул Федорның колагына нәрсәдер әйтә. Федор «Гәкүк» көен уйный, Исәнгул җырлый. Башкалар аңа кушыла.
Хор.
Гәккүк, гәккүк гәрәбә...
Н а д я керә. Ул яхшы зәвык белән киенгән, матур сынлы, җитез хәрәкәтле чая кыз..
Над я. Исәнмесез, егетләр!
Бар да. Исәнмесез, Наденька!
Исәнгул. һезие күрүгә бик шатбыз, Наденька.
Алексей (Федорга күз кысып). Бигрәк тә Федор белән без.
Федор. Ташла!.. Що син як...
Торсынбай (барына да). Сабыр етеңез! Наденька! Мен үзебезнең кишлакка хат язып идем, һәммәбез турында. Синең турында да. Бүген шуңар җавап хаты килепте. Саңа аерым сәлам әйтептәр гуй... (Кызу-кызу гына.) Өлкән туганым Йомагул, энем Нәүшебәк...
Надя һични аңламыйм дигән мәгънә белән солдатларга күз йөртеп чыга.
а...гам Сарсыибай, сеңелем Нәргиз, апам Ак Бикә, күршеләрем Бай* сәет менән Токтагол...
Надя. Рәхмәт.
Алексей (Торсынбайга). Һәм башкалар, Һәм башкалар. И шуның белән тәмам.
Торсынбай. Юк әле, Алеша, сиңа да сәлам бар гуй.
Алексей. Кемнән?
Торсынба й. Күршебезнең эйшәгеинән.
Барысы да көлә.
Федор уйный, солдатлар
И с ә н г у л. Федя! булгас-булгас, булһын Өйрәттем ич һиңә... (Көйли.)
Саи, саң итә Өйрәндек бөркете, Сац, саң итә...
48
Алексей. Алайса инде ул ишәкчә язылгандыр?
Т о р с ы и б а й. Билгеле шулай. Сиңа аңлашылсын өчен.
Алексе й. Ой, хур иттең!
Над я. Тынычрак, тынычрак, егетләр! (Карана). Мин сезгә эш белән килдем.
Торсынбай. Эш менән булса, алай, менем янга булады гуй. Болар арасында иң эшлеклесе мен булам.
Надя. Шулаймыни? Алайса инде үзешчән сәнгать буенча да?
Т о р с ы н б ай. Әптән шулай. Арада мен ең үзешчәне гуй. Гәккүк, гәккүк... гәрәбә...
Надя. Алайса, шул, егетләр! Ике атнадан үзебезнең клубта концерт. Сез яңа программагызны башкарырсыз. Аңлашыламы?
Бары да. Аңлашыла.
Надя. Ә сиңа, Федор... аерым заказ!
Бары да. Аерым?.. Оһо! Кемнән?
Надя. Беренче ранг капитаны Ведерников хатыныннан.
Егетләр бер-берсепә карашалар.
Ул синең украин халык көе «Закувала та сива зозуля»не уйнавыңны сорый.
Федор. Юк, булмый.
Надя. Федор! Ничек инде ханымнар үтенечен кире кагарга мөмкин ди?
Алексей. Нигә мөмкин түгел? Әгәр дә ул беренче ранг капитан хатыны булмаса икән, әгәр дә ул бераз яшьрәк тә булса икән һәм әгәр...
Торсынбай. Ул чагында мен дә уйнар ием, үләң дә айтер ием, биеп тә куяр ием.
И с ә н г у л. Мин дә!
Васили й. Мин дә шулай ук.
Алексей. Ә мин башта уйлап карар идем... һәм, мөгаен, җырлар да идем, биер дә идем.
Надя. Ой, егетләр, менә бит сез нинди!.. Бар сүзегез тик кызлар турында!
И с ә и г у л. Эх Наденька, кызлар булмаһа, дөньяһы безгә дөнья ла түгел. Яне яраткан яры булмай икән, башкорт егете бөтенләй сырхау- лай.
Торсынбай. Башкорт егете бөтенләй сырхаудаган ерте Казакъ- тың егете әптән үлеп китәде.
Көләләр.
Надя. Мансур Зәйнанов кайда сезнең?
Торсынбай. Ах, сез аның янына килгән идегез?
Алексей. Бар да аңлашылды.
Надя. Нәрсә аңлашылды?.. Мин сезнең барыгыз янына да...
Исән гул. Барыбыз янына булһа ла, бөтеһе менән түгел шул.
Торсынбай. Ой-бояу! Нигә тип хат яздым? Өлкән туганым Йомагол хәзер ни айтер?
Алексей. Энең Нәүшибәк!
Т о р с ы н б а й. Агам Сарсынбай һем...
Алексей. Сеңелең Нәргиз!
Торсынбай. Күршеләрем Байсәет манән Токтагол...
Алексей. Апаң Ак Бикә!
Т о р с ы и б а й. Мансурга шундый кайнар караш икән, хатны да ол язсын ие.
Надя. Җитәр, җитәр сезгә, егетләр. Кич белән...
Алексей (Федорның аягына басып). Сизәмсең, Бондаренко?
Федор (ачу белен). Нигә син минем җанымны таптыйсың?
4. .с. Ә.’ 49
Надя (бераз паузадан соң). Менә шул, егетләр .Уен ^‘^быз’ ә эш эш белән. Кичен клубка! Программаны Р Р •
Репетиция ясарбыз. Шул! (Китә.)
Василий. Кыз дисәң, кыз бу ичмасам.
Барысы да (авыр сулап). Әйе...
М а н с у р белән Илья керә.
Мансур (Ильяга). Монда бар да үзебезнекеләр. Таныш булы- гыз, егетләр! Илья Романов. Кичә килгән егет.
Алексе й. Салапай, димәк. Ягъни яңа...
Мансур (Алексейны кисәтеп). Тарасов! J
Торсынбай (Ильяга). Айда дустым, таныс булыйк! Торсынбай Калсынбай улы Оразметов. Атказанган арт... мм... Матрос-черноморец.
Алексей. Иң оста тел бистәсе.
Васил и й (төз басып). Василий Пермяков? Киләчәктә космонавт.
Алексей. Ә хәзергә пилмән убыры.
И с ә н г у л. Исәигул Атнабаев.
Алексей. Бошкортның иң акыллы кәҗә тәкәсе.
Федор. Федор Бондаренко.
Алексей. Куриль атауларында атаклы гармоньчы — чемпион. Запорожецлар токымы һәм...
Федор (Ильяга). Тыңлама син аны...
Алексе й (кул биреп). Ерак диңгезләрдә йөрүче элекке капитан — Алексей Тарасов. Балтика морягы.
Илья (көлеп). Үзем мәгәр, башыма таш төшкере, Балтик диңгезен күргәнем дә юк диген!
Алексей. Күргәнем юк? (Кызу-кызу.) Әгәр дә мәгәр ярты дюйм гына кыек сөйләсәм, әйдә әнә диңгез албастысы корабль мачтасы очына утыртып куйсын да .мине кыздырылган диңгез керпесе кабып чәй эчәргә мәҗбүр итсен!
Илья. Ай-яй малай, тел тегермән тарта икән синең, ә? Тик он урынына ком чыга түгелме?
Барысы да көләләр.
Алексей. Ничек, ничек? Синеңчә, мин инде...
Илья. Юк, тел бистәсе үк дип әйтмим, әмма такылдык икәнең факт!
Алексей (мыскыл итеп). Эх, син, салака! Салаженок!
Илья. Нәрсә?
Алексей. Болай аңламагач инде фәнни аңлатма бирәм: салака белән салаженокның мәгънәсе бер — имчәк баласы...
Илья. Менә син нинди икән, башыңа таш төшкере! Я әле.
Илья Алексейның кулыннан тотып ала да үзенә таба тартып китерә һәм нык кына этәреп җибәрә. Алексей егыла.
Бу да фәнни аңлатма!
Алексей торып Ильяга ташланырга тели. Аны тоталар.
Мансур. Иптәшләр!..
Т о р с ы н б а й. Куй, Алеша, бу эшең яхшы имәс! Син нәрсә алай әтәчсыман очып кунасың?
И с ә н г у л. Алеша! Ул бит шаяра гына.
Алексей (ычкынып китәргә теләп). Күрсәтермен мин аңа.
Илья. Кил, кил... Сынап кара көчеңне!
Мансур. Тарасов! Романов!.. (Алексейга.) Ул бит ике ел катерда йөзгән егет.
Алексей. Елгадамы?
50
Мансур. Булса?
Алексей. Елга океан түгел, катер корабль түгел!
Илья. Шулай ук синең баржаң да! Такылдык!
Алексе й. Җибәрегез әле мине, егетләр!
Мансур. Тарасов!
Капитан-лейтенант Панфилов керә.
Панфилов (хәлне аңлап). Нәрсә бу сезнең?.. (Тынлык.) Старшина Зәйнанов! Әйтегез, нәрсә бар монда?
М а и с у р. Личный состав ял итә, иптәш капитан-лейтенант. Кайсылары бокста сынаша... кайсылары бии, ә кайберләре җырлый...
Панфилов. Җырлый дисең?
Майсур. Так точно, иптәш капитан-лейтенант, җырлый.
Панфилов. Җырлый... (Кинәт Ильяга.) Бу ни дигән сүз, иптәш Романов? Сезгә хөрмәт күрсәтәләр. Туган илебезнең чикләрен саклауны тапшыралар... Иң башлап сездән дисциплина таләп ителә... Ә сез?.. Килеп җитәргә өлгермәгәнсез, сугыша да башлагансыз?
Илья, һич юк, иптәш капитан-лейтенант. Мин сугышмадым!
Панфилов. Үзем күрдем!
Илья. Мин аңа әз генә кагылып куйдым... бармак очы белән... Шаярып кына...
Панфилов. Шаярып кына, ә кеше егылган.
Илья. Аның егылуында минем гаеп юк, иптәш капитан-лейтенант. Күрәсең, тез буыннары йомшак аның. Мөгаен, ул ботканы җитәрлек ашамагандыр әле. Матрос боткасын, дим.
А л е к с ей. Иптәш капитан-лейтенант! Нигә көлә ул миннән? Мыскыл итә?
Илья. Мин көлмим. Дөресен генә әйтәм.
Панфилов. Иптәш рядовойлар! Туктатыгыз үзара сүз көрәштерүне! Монда базар түгел! Аңладыгызмы? (Пауза.) Я, сез ни диярсез икән, иптәш старшина?
Мансур. Мин нәрсә әйтим?.. Бик үк шәп хәл түгел инде бу...
Панфилов. Әйтегез, кайсысы гаепле?
Мансур. Кайсы гаепле?.. (Алексейга һәм аннан Ильяга карый.) Минемчә, алар шаярып кына...
Панфилов. Яшерәсез?
Мансур, һич юк, иптәш капитан-лейтенант...
Панфилов. Рядовой Бондаренко, әйтегез әле, боларның кайсысы сугыша башлады?
Федор. Сугыша? Це ж... сугышу түгел ие, иптәш капитан-лейтенант!
Панфилов. Ә нәрсә иде?
Федор. Це... Це ж... ну... як сезгә әйтеп бирергә... Це ж... просто үзара танышу гына ие.
Панфилов. Танышу? (Торсынбайга карый.)
Торсынбай. Так точно, йолдас капитан-лейтенант! Җылдам гына танышу.
Панфилов. Сәер танышу.
Т о р с ы н б ай. Әйтәвер, бында кечкынтак кына бер недарзуменья шыгып калыпты, йолдас капитан-лейтенант. Рядовой Тарасоп яңа килгән йолдаска безнең матросский термииалугиене төсендереп бирергә теләп иде. Ә яңа йолдас, аны үзеннән көле, мыскыл әйтә дип ойлапты, һем...
П а н ф и л ов. Суктымы?
Торсынбай. Ой-бой, нейгә суксын, ди? Аз гына, шаярып кына этәреп жибәрде. Ә анда, атаһына нәләт, жир тигез түгел, имеш. Шуннан рядовой Тарасоп җыгылып калыпты. Дөреспе, йолдастар?
4. .с. Ә.’ 51
Федор. Це точно, иптәш белән.
Панфилов
Федор
Т о р с ы н б а й
Панфилов
Алексе й. 1
Илья .1
сугышҮбулган^юкТТЛле/ссейга.) Ләкин исегезгә алыгыз, иптәш рядовой Тарасов моннан соң терминологияне аңлатканда ачык һәм аңлаешлы итеп сөйләгез, яңа килгән иптәшләргә мәсхәрәләү булып тоелмасын... Аннан сон сезгә тигез урында нык басып торырга кирәк, егылмаска,, хәрби дисциплинаны бозмаска! Аңлашыламы?
Алексей. Аңлашыла, иптәш капитан-лейтенант!
Панфилов. Ә рядовой Романовка тотнаклырак булырга, кулларына ирек бирмәскә! Аңлашыламы?
Илья. Аңлашыла, иптәш капитан-лейтенант!
Панфилов. Бирегез бер-берегезгә кулларыгызны!
Илья белән Алексей кул бирешәләр.
Алексей. Мир!
Илья. Әгәр тагы да әтәчләнә торган булмасаң, мир, башыңа таш төшкере!
Панфилов. Нәрсә дидегез?
Илья. Болай үзара гына, иптәш капитан-лейтенант. Ул ишетте!
Алексей. Борчылмагыз, иптәш капитан-лейтенант. Тынычлыкны без саклап кала алырбыз!
Мансур. Дуслыкны да!
Алексей. Дуслыкны да, әлбәттә!
Панфилов. Менә шулай, иптәшләр!.. Ярый... (Мансурга мөрә- о^эгать итеп.) Иртәгә нишләргә кирәк икәнлекне белә торгансыздыр?
Мансур. Беләм, иптәш капитан-лейтенант. Океанда якорьда торачакбыз һәм график буенча, профилактик ремонт үткәрәчәкбез.
Панфилов. Ә берсекөнгә иртән, ашыгыч рәвештә, Камчаткадан киләчәк баржаны бушатырсыз!
Мансур. Есть, баржаны бушатырга, иптәш капитан-лейтенант. Ләкин минем экипажымда бер кеше җитми.
Пан ф^и л о в. Беләм. Сездән киткән матрос Соколов урынына менә рядовой Илья Романовны җибәрәм.
Мансур. Яхшы, иптәш капитан-лейтенант!
Панфилов. Романов начар хезмәт итмәс дип ышанам.
Илья. Так точно, иптәш капитан-лейтенант!
Панфилов. Минем сүзем бетте. Старшина Зәйнәновтан башкаларыгызга китәргә мөмкин!
Солдатлар китә. Пауза.
Панфилов (Мансурга). Өч ай эчендә сез командованиедан ике Мактау грамотасы алдыгыз...
Мансур (сагаеп). Так точно, иптәш капитан-лейтенант!
Панфилов, һәм бик урынлы. Мин бик шат моңа. Ләкин бүген сез мине борчыдыгыз, Зәйнәнов. Солдатларның үзара яраксыз мөнәсәбәтләрен яшереп калырга тырышу, сезгә, самоход баржасының командиры булган кешегә, һич килешми. Ярый, ул сугышу да булмасын, бары тик шуклык кына булсын, ди, ләкин үзеңә буйсынган кешеләргә урыйсыз юл кую - начар, бик начар. Сез моны аңлыйсызмы,. □ӘИНӘНОВг
капитан-лейтенант. Егылды, яңлышлык
Димәк, бернинди дә сугышу булмады?
(һич юк, иптәш капитан-лейтенант. Булмады.
(Илья белән Алексейга). Ә сез нәрсә әйтәсез?
Так точно, иптәш капитан-лейтенант! Булмады.
1 Яхшы! Шулай дип исәпләячәкбез дә: бернинди дә'
4* 52
Мансур. Аңлыйм, иптәш капитан-лейтенант.
П а и ф и л о в. Моның өчең сезгә өч көн арест — гауптвахтада!
Мансур. Есть, гауптвахтада өч көн арест, иптәш капитан-лейтенант.
П а и ф и л о в. Заданиеие үтәп кайткачтан утырырсыз.
М а н с у р. Есть, заданиеие үтәп кайткач утырырга, иптәш капитан- лейтенант!
Панфилов (паузадан соң). Ә матрос Романовка игътибарлырак булыгыз. Күрәсез, ул кырысрак егет! Үз характеры бар.
М а и с у р. Характеры булуы куркыныч түгел, иптәш капитан-лейтенант! Тик ул кеше булсын, яхшы солдат булсын. Ә солдат белән солдат һәрвакыт уртак тел таба ул.
Панфилов. Фикерең дөрес!.. Менә шул!
М а и с у р. Китәргә рөхсәт итегез, иптәш капитан-лейтенант!
Панфилов. Барыгыз!
Мансур китә башлый.
Ах, да! Сабыр итегез!.. Бөтенләй онытканмын. Күптән түгел генә миндә штаб начальнигының кызы Надя булган иде. Безнең массович- ка...
Мансур. Беләм, иптәш капитан-лейтенант!
Панфилов. О, аны белмәү мөмкин түгел... Ул ничек дияргә икән... күзгә ташлана торган кыз... Син аңа Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгын һәм тагын кемнеңдер әсәрләрен бирергә вәгъдә иткәнсең ахры.
Мансур. Так точно! Габдулла Тукай шигырьләрен. Ул татар поэзиясе белән кызыксына.
Панфилов. Менә ничек? Начар түгел бу.
Мансур (уңайсызланып). Бөтен поэзия белән дә, әлбәттә... Лермонтов белән, м...м... Маяковский...
Панфилов. Бик яхшы. Әгәр вәгъдә иткәнсең икән, Мансур, вәгъдәңне үтәргә кирәк.
Мансур. Ярый, иптәш капитан-лейтенант!
Панфилов. Ә аңардан соң Муса Җәлилне мин укырмын. Каршы түгелдерсен бит?
Мансур, һич түгел, иптәш капитан-лейтенант.
Панфилов. Шигырьләрне илтеп бирергә теләсәң, мин сиңа егерме сәгать ноль-ноль минутка кадәр иректә булырга рөхсәт итәм. Отбойга кадәр, димәк.
Мансур. Рәхмәт, иптәш капитан-лейтенант! Китәргә рөхсәт итегез?
Панфилов. Барыгыз, иптәш старшина!
Мансур китә. Пауза.
Шәп нәрсә бу поэзия!
Ут сүнә.
Яр буенда.
Океан буе. Кыя ташлар. Ә арырак, океанда, караңгылык эчендә, тагын да зур һәм биегрәк кыялар күренә. Кышкы кич. Шәфәкъ батып килә. Тигез ритм белән, әкрен генә дулкыннар шаулавы ишетелә. Надя белән Мансур керә.
Мансур. Бик ерак килдек!
Надя. Күрәсеңме әнә, океанда, нинди зур кыя ташлар?
Мансур. Шайтан кыялары!.. Моряклар аларны шулай дип атыйлар. Мөгаен, аларга гел җәфа китереп торгангадыр.
Надя. Менә болары да «Шайтан кыялары». Ләкин тегеләренә караганда ун мәртәбә кечерәкләр! Аннан яр читендә... Кайчакта мин. үрмәләп күтәреләм анда. Әнә теге биек таш кыя өстенә! Беләсең,.
53
шторм вакытында, дулкыннар үкерешкән чакта шундый куркыныч була, хәтта тын кысыла!.. Әйдә утырыйк менә 1
М а н с у р. Утырыйк.
Утыралар. Пауза.
Син... биредә еш буласыңмы? о гтт™г»>л
Надя. Әйе. Кичләрен. Бервакыт шундый шторм Коточкыч! Ләкин мин кайтып китмәдем. Үземне
булды.
Ишетәмсең, ничек шаулый?
М а н с у р. Ишетәм.
Салкын түгелме сиңа?
Надя. Юк! _.
Мансур. Мә... Яшер кулларыңны! (Бүреген салып бирә.)
Надя. Юк... Кирәкми! о v
Мансур. Кирәк!.. Ә китабыңны менә оирегә куйыйк. (Наоя кулыннан Тукай шигырьләре эмряёнтыгын алып, таш өстенә куя.)
Надя. Тукай өчен рәхмәт, Мансур!
Мансур. Ә Муса Җәлил самоходкада, кубрикта. Аны иртәгә алып килермен. Үзең укыгач, каплейтка бирерсең.
Надя. Яхшы.
Мансур. Көчле шигырьләр. Бигрәк тә Моабит дәфтәре. (Укый.)
Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә, Түбәнлектә, тарлык, кимлектә? Яшәү хозурлыгы хөрлектә, Гомер озынлыгы ирлектә.
Надя. Гомер озынлыгы ирлектә!.. Матур!
Пауза.
Мансур, ошыймы сиңа океан?
Мансур. Ошый.
Надя. Миңа да. Мөгаен, диңгез буенда тугангадыр, Кронштадтта. Шуңа, шуңа! Әтием дә моряк. Үзем дә морячка!.. Сугыш башлангач, ул вакыт миңа ике генә яшь иде әле, әнием белән без Куйбышевка күчеп килдек. Әниемнең бертуган апасы янына. Әти сугышка китте. Ә соңыннан, сугыш беткәч, без яңадан Балтика буена кайттык. Гел үзем турында гына сөйлим... сиңа, мөгаен, кызык түгелдер?
Мансур. Юк, бик кызык!
Надя. Ә соңыннан... моннан ике ел элек... әнием үлде...
Пауза.
Әтиемне бирегә билгеләделәр. Мин Крупская исемендәге институтка кергән генә идем әле. Ярты ел укыдым да ташладым. Ничек итеп әтине ялгыз калдырасың? Шулай итеп, аның белән бирегә килдем. Ул башта, сине укудан аерырга ярамый дип, каршы да килгән иде... Ләкин ярты елга гына дигәч, риза булды. Миңа бик ошый монда. Егетләр сезнең гади, тыйнак... Үзара да бик дуслар. Аннан шунысы әйбәт, барысы да күңелле халык. Көлә, шаяра... Егетләрегезиең шаярып сөйләшүе бик ошый миңа. Сүзләре үткен булса, билгеле! Ә юк-бар сүз сөйләүчеләрне яратмыйм!., һич! Ләкин андыйлар күп түгел монда...
Мансур. Шулай димсең?
Надя. Эһе! Шулар арасында үзем дә! Бик күп такылдыйм.
башланды!.. У-у... сынап карыйсым
килде.
М а н с у р. Курыкмадыңмы
Надя. Юк!.. Соңыннан әти
соң?
шундый кыздырды...
Өйдә
дә шторм
Пауза.
Пауза.
54
Мансур. Юк, юк!
Надя. Беләм ич мин: бу минем җитешсез ягым. Балачактан ук щуидый тәтәби инде мин. Аннан синең белән сөйләшү дә күңелле. Син шундый игътибар белән тыңлыйсың...
Пауза.
Ишетәсеңме, дулкыннар ничек шаулый?
Мансур. Ишетәм.
Надя (кызык итеп, сузып-сузып укый).
Шундый дулкын, сызгыра җил, Шыгырдый да мачта сыгыла, Ах, юк, бәхет эзләми ул, Бәхеттән дә качмый ул монда. Асты аның — саф зәңгәр су, Өсте алтын кояш нурында. Ә ул, бунтарь, давыл сорый, Тынгылык бар, гүя, давылда!10
Мансур. Яхшы!
Надя. Әйе? (Көлә һәм шукланып Мансурга карап тора да кыяларга таба китә.)
Мансур. Надя! Син кая?.. (Артыннан бара.)
Надя (йөгереп китеп). Барыбер тота алмыйсың!.. Тота алмыйсың!
(Йөгереп кыя таш өстенә менеп китә.)
Ә'ул, бунтарь, давыл сорый, Тынгылык бар, гүя, давылда.
Маису р (аның артыннан барып). Надя! Кая син?
Надя. йолдызлар янына.
Мансур. Егылырсың.
Надя. Егылса!
Мансур. Надя!
Надя. Ой! Башым әйләнә. Бир кулыңны!
Мансур. Чү!
Мансур Надяны күтәреп ала да, кыядан төшә башлый.
Надя. Мансур! (Яңагын Мансур яңагына куя.) Җибәр! (Мансурның кулыннан шуышып әмиргә төшә.)
Мансур. Менә бит син нинди!
Надя. Акылдан язган, әйе!.. Барына да син гаепле.
Мансур. Мин?
Надя. Әлбәттә... Үзеңнең колхозда эшләвең турында сөйләгәнеңне хәтерлимсең!.. Ничек итеп Чирмешән елгасына балык тотарга баруларың, җырлауларың анда... Менә бу җыр...
Чирмешәнкәй буе, ай, бик матур, Буйларында кара бөрлегән;
Көтәм дисен, өзелеп сагынам дисен, Мин дә сагынам сине, Гөлгенәм, Сагынам сине бердәнбер г₽нәм!..
Пауза.
Гөлгенә кем ул, Мансур?
Мансур. Чәчәк... Чәчәк кенә... Гөлгенә икесе дә бер мәгънәдә.
Надя. Матур...
Мансур. Чәчәк кенә түгел... кыз исеме дә ул!..
Надя (кинәт, дулкынланып). Гөлгенә?!
10 Лермонтов. Ш. МаНнур тәрҗемәсе.
55
Мансур. Әйе. Мин армиягә киTI а лай менә дуЛкын-
буенда бик озак басып тордык.. Ул /э ге кебек үл ча-
нар шаулый иде... Юк, ДУл'<“»”аР ндоАннан иртәнге шәфәкъ ка- гында да шулай кичке шәфәкъ байый д • i
лыкты... э
Надя. Шулкадәр озак тордыгыз.
/Мансур. Әйе. ААенә ул. (Фоторәсем Надя (әкрен). Кирәкми.
Пауза.
Мансур. Син ачуланма, Надя!
Надя. Ярый, мин киттем!
Мансур. Тукта! Бергә китәрбез. Миңа да инде вакыт.
Федор керә. Мансур белән Надяны күреп, кыя артына китә.
Надя. Бар үзең генә. Мин әле бераз монда булам.
Мансур. Юк, синең үзеңне генә калдырып китә алмыйм. Киттек, Надя!
Надя. Юк.
/Мансур. Надя!
Надя. Ялгызым гына каласым килә! Бар, үзең генә кайт!
Мансур нн дияргә белми, икеләнеп тора да китеп бара. Надя озак кына бер сүзсез басып тора. Кыя артыннан Федор чыга.
Федор (кыюсыз гына). Наденька!
Тынлык.
Надя!
Надя (Федорны күреп, әкрен). Федор?! Кем кирәк сиңа, Федор?
Федор. Син, Наденька!
Надя. Мин?!
Федор. Мин... мин беләм. Син һәрвакыт биредә буласың... Ялгызың гына... Кич белән... Мин дә киләм монда... Тик көндезен... шулай ук ялгызым гына... И утырам... Әнә ул син һәрвакыт утыра торган ташка...
Надя. Минем кайда утырганымны син каян беләсең?
Федор, йөрәгем сизә.
Надя. йөрәк алдаучан ул, Федя!
Федор. Юк... Минем андый түгел! НиР Үземне дә, башкаларны да алдамый...
Надя. Ярый, Федя, мин киттем.
Федор (аңа таба барып). Наденька!
Н а д я (чигенеп). Федор! Син бик, бик яхшы егет. Сине мин хөрмәт итәм!.. Ләкин мин... ярый, инде, киттем... (Чыгарга бара.)
Федор. Надя! (Кулыннан тотып ала.)
Надя. Җибәр!..
Федор. Тыңла әле, Надя!..
Надя кулын тартып ала.
Беләм, син Мансурны яратасың... Ләкин... Эх, Наденька! Син белсәң иде... Як минем... ну... йөрәгем ничек авыртканын... Ә, Надя!
Надя. Кирәкми, Федя... Кирәкми!..
Федор. Надя!
тту Надя йөгереп китә.
Що мени робыть?
Ут сүнә.
фКРелНппӘг₽лп°ВдбаР>\аС/ ?К°РЬДа Т°Р-а- Маш1,,,а бүлегендә профилактик ремонт бара. Федор белой Алексеи мотор көнлиләр. Икенче мотор янында Илья эшли. Арттан дулкын һәм җил тавышы ишетелә. Баржа тирбәлә.
күрсәтә.)
Баржада мотор бүлеге.
56
Федор. Ничек тирбәлә. Як бы шторм булмасын!
Алексей. Булсын әйдә. Ремонт тәмам! Моторлар ходта!..
Федор. Ә... Синең әле күргән юк, якыйсь вин шторм. Кыш көнне! -Ә мин күрдем... Үткән ел... Дулкыннарның ничек котырынуын, үкерә- үкерә кыяларга ыргылуын, барын да күрдем. Ну, капитан-лейтенант әйтте безгә: «Бу әле зур шторм түгел», — диде.
Алексей. Шулай да бер татып карыйсы килә, нәрсә ул шторм һәм ни белән ашыйлар аны? Тик зуррак корабльдә.
Федор. Ә мин — юк!.. Теләмим!
Алексе й. Куркасың?
Федор. Та... теләмим, шул гына!
Илья (oifырлый-щырлый эшен дәвам итә).
Шаула, Амур, шаула, туганкай, Эх, да, син бөек елга!
Гөрләп, гөрләп, гөрләп ак син әйдә, Иксез-чиксез олы елга, Олы елга, данлы елга!..
Алексей (Федорга күз кысып). Күр әле.
Федор (Ильяга). Ну, як синең хәлләр, Романов. Арымадыңмы?
Илья. Арымадым.
Федор. Аңардан рәт чыгачак!
Илья. Шундый осталар җитәкчелегендә эшләп тә рәт чыкмаса, таш төшәр башыма!
Алексей. Әйдә, өйрән, өйрән!.. Миңа ярдәмче булып килерсең!
Илья. Бәлки үзең миңа килерсең, иптәш булмыш капитан, ә?
Алексей. Мин?.. Сиңа? Ха! Я әле, тагын бер көч сынашып карыйк!.' (Боксер позасы ала.)
Илья. Әйдә! Кабыргаңны кызганмасаң!
Федор. Әй, сез, әтәчләр! Җитәр сезгә! А то менә, алырмын икегезне дә җилкәгездән... и як тондырырмын — зараз тынып калырсыз!
Көчле селкенү. Бар да чайкалып китәләр.
Алексей. Ух, син! Менә бу дулкын!
Илья. Да! Башыңа таш төшкере!
Федор. Якорь өзелә күрмәсен! (Югарыга карый.)
Алексей. Ул чагында сау бул, Наденька! Федорны концертка көтмә!
Федор. Та лыгырдама әле син!.. Старшина хәле ничек икән? (Ишеккә омтыла.)
Мансур йөгереп керә.
Мансур. Иптәшләр! Барометр төшә! Күренеп тора, шторм булачак!
Бар да. Шторм!
Мансур. Нинди генә хәлләргә дә әзер булырга!.. Моторлар җыелып беттеме?
Федор. Бетте! Машина бүлегендә тулы тәртип, старшина!
Мансур. Яхшы! Барыгыз да үз урыннарыгызга!
Көчле һәм кискен селкенү. Барысы да егылалар.
Алексей. У-у!..
Мансур. Якорь өзелде! (Ишеккә ташлана.) Романов! Минем белән, штурвалга! Тарасов! Рациягә! Бондаренко! Моторны җибәр!
Мансур, Илья, Алексей йөгереп чыгып китәләр. Федор мотор янына килә. Дәһшәтле тавыш чыгарып музыка яңгырый.
Ут сүнә.
Радиорубка.
Радиоаппаратлар янына утырган Исәнгул янына капитан-лейтенант Панфилов баскан.
57
Исә „гул. Mnn - акчарлак! Унжпде? ~
ЯК МРа“,Кс Л™"* ш < У“'№ ™'ИЫЙ1
Панфилов (Исәнгулга).» Кем?
И с ә н г у л. Старшина Зәйнанов.
Ис"„Фг у Хмегез иячек? Хәлегез, ә? (Тыңлый.)
Барыһы ла тәртиптә, ти, иптәш капптап-леитеиаит. Тулке, ™, шторм баржаны якорьдан өзеп апкитте, ти.
Панфилов (шом белән). Якорьдан?
Исән гул (тыңлап). Яр читенә килеп булмаи, ти, иптәш капитан- лейтенант.
Панфилов. Алай булса «Шайтан кыялары»ниан ерактарак булырга тырышсыннар! „
Исән гул (микрофонга). «Шайтан кыяһы»... «Шайтан кыяһы»н- нан ераграк
М а н сур лейтенант!
Солдат (прожектор алдында). Ике тәүлек инде Тын Океан дулый, котырына. Дәһшәтле давыл тау-тау дулкыннарны таш кыяларга бәрә...
Матрос. Сезнең инде, әлбәттә, егетләрнең хәле ничек икәнен беләсегез килә.
Солдат. Кичә әле атауда аларның хәлен беләләр иде, ә бүген... хәбәр өзелде...
Матрос. Мондый шторм вакытында зур корабльләр дә бәлагә очрый. Күпне күргән диңгезчеләр дә куркып акылдан шаша. Ә безнең егетләр бик яшьләр бит әле һәм...
Штурвалда.
Төн. Караңгылыкны ярып яшен ялтырый. Баржа. Бушлаты бозга катып, ерткаланып беткән Мансур штурвалда тора. Ул, рульне әле бер якка, әле икенче якка борып, баржаны дулкынга каршы тотарга тырыша. Аның янына Илья баскан.
Мансур (трубкага кычкыра). Бондаренко! Алга! Полный ход! (Икенче трубкага.) Тарасов! Рация ничек? Рация?.. Төзәтергә кирәк!; Ишетәсеңме! Төзәтергә!
Илья (куркынып). Алда кыя таш!
Мансур. Күрәм!
Илья. Уңгарак тот!
Мансур. Беләм!
Мансур бөтен көче белән рульне уңга бора. Дулкын баржаны югарыга чөя. Көчле гөрелдәү.
Ут сүнә. Пауза.
Илья тавышы (әкрен генә). Старшина!..
Пауза.
кеТэш^'БашыТак'марляКбелән’ бәйлә'™/ Ж^^һа43 ҮК Штурвалда «Улкыннар белән ы п оәнләгән. җил һаман котырына. Егыла-егыла килеп илья штурвалга күтәрелә.
Трюмда*1 с? В Ы Ш Ы‘ Старшина! Баржаның сул як борынында тишек!
Мансур. Су? Шул гына җитмәгән иде
М^,ЯсуРраХЮк!"ТүзеТмГ““а' -ы-
Илья. Старшина! Рөхсәт ит миңа!
л (микрофонга). «Шайтан кыяһы»... «Шайтан кыяһы»н- китегез! Ишетәһезмё? Командир боера!..
тавышы (әкрен, бик ерактан). Ишетәм, иптәш капитан-
Ут сүнә. Музыка.
58
Мансур. Мә, тот штурвалны!
Илья. Старшина...
Мансур (каты кычкырып). Иптәш Романов! Бас штурвалга!
Илья. Есть, штурвалга! (Штурвалга тотына.)
Мансур. Дулкынга каршы тот!.. (Берничә атлый да кире борылып.) Кара аны! Командир урынына каласың!
Илья. Есть, командир урынына калырга!
Мансур йөгереп төшеп китә.
Ут сүнә.
Радиорубка.
Исән гул. Мин — акчарлак!.. Мин — акчарлак. Унҗиде! Унҗиде! Ишетәһеңме мине? Ишетәһеңме мине? (Әрнеп.) Юк! Биш тәүлек буе бер хәбәр дә юк!
Панфилов. Биш тәүлек тулганы юк әле!..
И с ә н г у л. Әгәр дә алар исән-hay булһа...
Панфилов. Алар исән! Алар исән! Алар исән булырга тиеш!
Рациядә шытырдау тавышы. Исәпгул борылып утыра. Тыңлый. Тавыш-тынсыз, саклык белән генә Торсынбай һәм Василий керә.
И с ә н г у л. Бу мин — акчарлак! Мин — акчарлак! Унҗиде? Унҗиде?
Панфилов. Я?
Исән гул. Берни юк!
Телефон шалтырый.
Панфилов (трубканы алып). Капитан-лейтенант Панфилов. Хәзергә бар да искечә, иптәш контр-адмирал. Эзләүне дәвам итәбез. Бүген сиксән кеше чыкты. Тыңлыйм, иптәш контр-адмирал! Есть! Самолет һәм вертолетлар! Аңлыйм, иптәш адмирал. Москва? Оборона министрлыгы? Партия Үзәк Комитеты?.. Эзләүне көчәйтергә... Аңлашыла, иптәш адмирал... Есть! (Трубканы куя. Торсынбай белән Василийны күреп.) &.... бу сез?
Торсынбай. Җан сызлайты, йолдас капитан-лейтенант.
Панфилов. Коткару өчен барлык чаралар күрелә! Шторм бераз тыну белән үк эзләргә самолетлар чыгачак!..
Исән гул. һей... Кайчак тынар бит әле.
Панфилов. Метсводка әйтүенә караганда, озакламас! (Торсынбайга.) Иптәш ■ Уразметов! Ярты сәгатьтән сезнең егетләр экипажны эзләргә чыгачак. Командирыгызга әйтегез, хәзер үк минем янга килсен!
Торсынбай. Есть, хәзер үк сезнең җанга кейлсен дип командирга әйтергә? Кейтергә рөхсәт әйтеңез!
Панфилов. Барыгыз!
Торсынбай белән Василий китә. Панфилов тәрәзә янына килә. Әз генә ача. Ургылып көчле жил керә. Өстәлдәге кәгазьләрне туздыра.
И с ә н г у л. Ай, әттәгенәһе! Иптәш капитан-лейтенант, ябыгыз тизрәк!
Панфилов тәрәзәне ябарга тели. 'Көчле жил. Яшен. Күк күкрәү. Тәрәзә пыяласы челпәрәмә килеп ватыла. Караңгыда радиорубка юкка чыга. Музыка яңгырый.
Яр буенда.
Яшен яктысында океан буе күренә. Давыл. Төн. Карлы-бозлы яңгыр ява. Берничә солдат, матрос һәм офицер эзләү алып баралар. Кулларында кесә фонарьлары. Көчле жил алариы жиргә ега. Бозлы яңгыр битләренә бәрә.
Антон. У-у!.. Себерә, каһәрең!
Т о р с ы н б а й. Ой-бай... ыстык гуй, менә у!
59
(Язуны күрсәтә.) Т-17. Зәйнанов
баржасы. .
Офицер (карап). Әйе, бу алар баржасы.
Антон. Димәк, инде алар...
Офицер. Исән булмасалар да, эзләүне дәвам итәбез. Бәлки, гәүдәләрен табарбыз...
Барысы да караңгылыкка кереп югала.
Прожектор алдында.
Шомлы музыка тавышы кинәт кенә өзелә дә аның урынына флейтада моңлы көй ишетелә. Кемдер кушылып жырлый. Солдат белән матрос чыга.
Солдат. Каян ишетелә бу җыр?
М а т р о с. Канталы якларыннан, Гөлгенә җырлый. Аңарда зур шатлык бүген... Хәтерлисеңме, моннан тугыз көн элек Мансур аңа хат язган иде.
Солдат. Әйе, әйе...
Прожектор Гөлгенәне яктырта.
Гөлгенә (хат укый).
«Кадерлем Гөлгенә!-
Синең хатыңны укып шундый дулкынландым мин... Сагынамсың дип сорыйсың... Яратасыңмы дисең?.. Яратам, яратам, яратам, алтыным! Сагынам, бик сагынам сине!.. Бер генә көн дә синең турында уйламый калмыйм..» (Хатны күкрәгенә кысып.) Мансур!..
Матрос. Хатын инде Мансур, билгеле, һәрвакыттагыча җыр белән тәмамлаган.
Каяндыр Мансур тавышы ишетелә. Гөлгенә, үзен бәхетле хис итеп, елмаеп, тавыш- тынсыз гына басып тора.
Мансур тавышы.
Чирмешәнкәй буе ай бик матур, Буйларында үсә бөрлегән, Көтәм дисең, өзелеп сагынам дисең, Мин дә сагынам сине, Гөлгенәм, Сагынам сине бердәнбер генәм.
Солдат. Гөлгенә үзе дә инде, мөгаен, Мансурга язган җавап хатын җыр белән тәмамлар!..
Гөлгенәнең җырлаган тавышы ишетелә. Гөлгенә үзе тын гына басып торуында дәвам итә.
Сандугачлар сайрый, кайда сайрый? Сарман буйларында тирәктә шул, Сарман буйларында тирәктә. Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем Үрелеп чәчәк ата йөрәктә шул, Үрелеп чәчәк ата йөрәктә.
Солдат. Бик бәхетле бүген Гөлгенә.
Матрос. Чөнки ул океанда нинди хәлләр булганын белми әле.
Ут сүнә.
Трюм.
Трап янында һушын җуйган Мансур ята. Апыц янына Илья тезләнгән.
Антон. Җәһәннәм! Тын алып булмый! Васили й. Чыда! Солдат ич син!
А н то и. Бушка гына эзлибез...
Т о р с ы и б а й (ташлар арасыннан Иолдастар! Бире килең!
бер такта кисәге күтәреп).
Солдатлар һәм бер офицер йөгереп килә.
Офицер. Ни бар, Уразметов? Торсынбай. Менә, караңдар.
60
Илья. Мансур! (Кычкырып.) Мансур!..
Мансур (әкрен). Я, ничек?
Илья. Тәртип, иптәш старшина!
Көчле селкенү.
Мансур. Бар! Тизрәк штурвалга! Бондаренко янына!
Илья югарыга йөгерә. Мансур авырлык белән аягына баса да югарыга күтәрелә башлый. Ләкин хәлсезләнеп стенага тотына... йомшак кына тавыш белән, әкрен.
Мансур. Ой, әни!.. Әни. (Хәле китеп егыла.)
Зәйнановлар өе.
Стенада Мансур һәм әтисе Сәлимҗанга бирелгән Мактау грамотасы эленгән. Хәкимә кулына глобус тоткан да әйләндергәләп-әйләндергәләп карап утыра.
Хәки мә. Кайда соң син, балам? Кайда гына йөрисең?
Сәлимҗан керә.
Сөбханалла! Нишләп бүген иртә кайттың, атасы? Ашым да өлгермәгән1 Чәй әзерлим булмаса?
Сәлимҗан (чишенә-чишенә). Чәй? Юк инде, әнисе!, Чәй белән генә котыла алмыйсың бүген! Чәй түгел, кайнаррагы кирәк!.. Һм1 (Мыегын сыпырып куя.)
Хәкимә. Чү, тилердеңме әллә, атасы! Ни ял көн түгел, ни бәйрәм...
Сәлимҗан. Бәйрәм, әнисе, бәйрәм! Менә сиңа грамот! Картың синең Канталыда иң яхшы ат караучы. Отличник!.. Әйдә, элик шушында... Мансур грамотасы янына!.. Ә?.. (Грамотаны стенага элә.)
Хәкимә. Бүген аны төшемдә күрдем. Аш әзерләп йөрим, имеш. Токмач кисәм, көтмәгәндә генә ишектән Мансур килеп керде. «Әй, әнием!» ди бу миңа... Шуннан...
Р ә з и л ә керә.
Рәзилә (хат күрсәтеп). Хат, әнием, хат! Менә!..
Хәкимә. Мансурданмы, кызым?
Рәзилә (көйләп бии-бии). Мансурдан, әнием, Мансурдан! Мансурдан...
Хәкимә. Укы инде тизрәк!
Рәзилә. Хәзер, әнием! (Ишек янына килеп.) Гөлгенә! Әйдә, уз, Гөлгенә!
Г өл генә керә.
Сәлимҗан. Мансурдан хат. Теләсәң син дә тыңла, кызым!
Рәзилә (хәйләле елмаеп). Ул үзе дә кызыксына.
Гөлгенә (әкрен, шелтә белән). Рәзилә!..
Рәзилә. Нигә? Дөрес түгелме әллә?
Хәкимә. Бәй, шулай булмыйча. Сез бит мәктәптә укыганда үзара бик дуслар идегез. Мансур, мөгаен, әле дә сине гел исенә төшерә торгандыр.
Гөлгенә. Белмим шул... Төшерә микән!
Сәлимҗан. Шундый җиләк кебек кызны онытса океан йотар үзен. Тере килеш!
Хәкимә. Тьфү, тьфү! Авызыңнан җил алсын!
Сәлимҗан. Хи, хи, хи! Шаярып кына ич мин, әнисе... (Рәзиләгә.) Укы, кызым!
Рәзилә (хатны әнисе кулыннан алып, укый башлый).
«Хөрмәтле әткәй, әнкәй һәм сеңелем Рәзилә!
Сезгә, Тый Океан дип аталса да, күп чакларда бер дә тын булмаган океан буйларыннан чын күңелемнән чыккан кайнар сәламнәремне
61
жвбәрәм һәм сәламәт булуыгызны теләп калам. Дәресен генә әйткәпда, океанның тын чаклары бик сирәк. Ләкин инде һавалар яхшырып ты- нын калса шундый матур буяа. ана карап сокланып туя торган түгел, Ул чагында без якын дуслар аның белән...»
'Караңгылана. Зәйнановлар өе югала. Аның урынына баржа килеп чыга.
Океан. Баржа.
Очсыз-кырыйсыз океан. Күк йөзе якты. Тын - штиль. Штурвалда Ф е д о р. Илья баржаның бер як читенә баскан да бинокль аша тирә-якны күзәтә.
Федор (ярсып). Бөтен әйләнә-тирәдә су. Су! Су!..
Илья (бинокльдән күзен алмыйча). Шторм туктады... Шунысына рәхмәт әйт!
Федор. Разве жүнле бу океан!.. Вин же псих якыись!
Илья (биноклен төшереп). Берни дә күренми, башына таш төш- кере!..
Федор. Без як тузан бөртеге монда. Океаннан тузан бөртеген кем таба алсын!
Илья тагын тирә-якны күзәтә башлый.
Илья. Старшина әйтте бит: каешларны кыса төшсәк, азык әле өч көнгә дә җитәрлек, диде.
Федор. Старшинага әйтү җиңел... Аның буй кечкенә... Ә мине күр — якыйсь? Ашамлык күп треба!
Кубриктан Мансур чыга,
Мансур. Илья! Бар, кара әле, койкаң янындагы китаплар нишләгән икән?
Илья. Нәрсә?!. (Бинокльне Мансурга бирә дә йөгереп китә.)
Мансур (кычкырып). Тарасовны уята күрмә! Өстенә бушлат яп!..
(Тирә-якны күзәтә.)
Федор. Анда берни дә нема! (Пауза. Ачу белән.) Синең ахры ашыйсың килми, старшина!
Л4 а н с у р (йөри-йөри). Юк, килми!
Федор. Ә минем килә! (Пауза.)
Мансур (Федор янына туктап). Мин менә... булган азыкны өч атнага җиткерергә кирәк дип торам.
Федор. Өч атна?!.
Мансур баш ия.
Әллә безне фәрештәләр дип исәплисеңме, старшина?
Мансур. Юк, исәпләмим.
<РеД°Р- Тоди як? Ни!.. (Башын селки.) Мин булдыра алмыйм! (Йодрыгы белән күкрәгенә кага.) Булдыра алмыйм!
Мансур. Булдыра алмыйсың? Әгәр океанда бер ай булырга туры килсә? (Кычкырып.) Әйт, ул чакта нишләргә?
_ Федор дәшми.
Гармоней, кайда?
Федор. Нәрсә?!
Мансур. Кайда гармонең, дим.
Федор. Кубрикта.
Мансур. Менә шулай, Бондаренко. Синең музыкадан башка мөм- яГиТтГ беЗГӘ хәзер' Аңлыйсыңмы, мөмкин түгел! Син бар, хәзергә
Федор. Вахтамның срогы чыкканы юк...
М а н с у р. Бераз ятып тор, аннан килерсең! Көчеңне сакларга кирәк сиңа, Федор. г
Федор. Ә үзеңә?
Мансур. Мин төнлә йокладым.
Федор. Алайса киттем.
62
Мансур баш иеп җавап бирә дә океанны күзәтә башлый. Федор китә. Озак та үтми гармоней күтәреп кире чыга. Ишек янына утырып әкрен генә уйный.
Мансур. Федору (Ачу белән нидер әйтмәкче була да тукталып кили, Янына килеп, йомшак кына.) «Тынлык» көеп уйна, әле, Федор
Федор уйный һәм җырлый. Мансур да аңа кушыла.
Котыра җил тәрәзәм төбендә, Буран дулый һич туктамыйча, Яшисең син еракта, еракта, Исеңә дә мине алмыйча...
Кулына китаплар күтәреп Илья чыга.
Илья (китапларын бер читкә куеп). Тукта, Федор! Ярамый бу җыр! Ничек инде ул: исеңә дә мине алмыйча? Алалар, һичшиксез, искә алалар!
Ф е д о р. Кемне алалар, ә кемнедер!.. Әй-й... (Бармакларын кызу- кызу гына гармонь телләре буенча йөгертеп чыга да моңлы гына бер көй уйный. Көй тәмамлангач, башын гармонена куеп тора.)
Мансур (Ильяга, әкрен). Арыган ул. Бар, син аны кубрикка алып төш.
Илья. Әй, дус! Әйдә кубрикка! Бераз ял ит.
Федор тавыш-тынсыз гына тора да Илья белән бергә кубрикка кереп китә. Илья шунда ук әйләнеп чыга. Китапларын алып Мансур янына килә.
Старшина, кара! (Күрсәтә.) Иң кирәкләре исән калган. Синең Горький менә. Минем Джек Лондон. Ә Тёркинга ни булсын, ди. Монда да судан коп-коры чыккан. Ә монысы якташың — Муса Җәлил. (Укый.)
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда, Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә, Кирәк икән, үләм аягүрә, Балта белән башым киссәң дә!
Мансур (китапны алып). Мин моны... бер иптәшкә вәгъдә иткән идем.
Илья. Әйләнеп кайткач, бирерсең соң...
Мансур. Әлбәттә. (Бераз паузадан соң.) Романов! Безнең хәлләрнең ничек, икәнен аңлыйсыңмы син?
Илья. Бүгенгә шәптән түгел, ә иртәгә, бәлки, начар ук булмас.
Мансур. Табарлар, димсең! Әгәр тапмасалар?.. Әгәр дә бу хәл айга якын сузылса?
Илья. Айга якын?.. Булмас...
Мансур. Ә шулай да... сузылса?
Илья. Нишлисең! Чыдарга, көрәшергә туры килер. Бер генә юл.
Мансур. Ничек тә без шушы салкын агым — Оясио тырнагыннан котыла алсак икән?.. Җилкән корып карасак? Безгә бөтен мөмкинлекне сынап карарга кирәк!
Илья. Материал кая? Җилкән булса да файдасы тимәс иде.
Мансур (кискен карарга килеп). Илья! Син безнең комиссар булырсың!
Илья. Комиссар?!
Мансур. Әйе! Комиссарсыз булмый безгә хәзер, һич ярамыш Беркемдә дә өметсезлек, рух төшү авыруы булмаска тиеш... Аңлыйсыңмы, Илья.
Илья. Яхшы!.. Беренче политзаиятиедә сезгә Джек Лондонның менә «Тормышка мәхәббәт» дигән хикәясен укыйм. Укыганың бармы аны?
Мансур башын чайкый.
63
Аида алтын эзләүче ике кешенең яшәү өчен, тормышларын саклап калу өчен ничек көрәшүләре турында сөйләнә Аларның берсе-мистер Билл-бары тпк Рүзе турында гына уйлый. Иптәшен авыр хәлдә кал. дырып ташлап китә. Бер ялгызы китә, һәм, әл ә ’
икенчесе — аңарда тормышка чын мәхәббәт була исәи а. Бу хикәяне Ленин бик ярата булган.
М а н с у р. Бир әле! (
Мансур китапны ала, бинокльне Ильяга суза. Укый башлый. Кубриктан Алексей күтәрелә. Гажәпләнеп тирә-якка карын.
Алексей. Егетләр, сизәмсез? Нинди тын! Җил дә юк!
/Мансур (китап битен ачып). Ә төн тагын да матуррак иде. Зур алтынга охшаган сап-сары ай искиткеч иде.
Алексе й. Чынлапмы?
Мансур. Әнә Ильядан сора...
Пауза.
Мансур (иптәшләренә күз йөртеп чыгып). Казлар, казлар, га-га- га! Ашыйсыгыз килгән ахры, ә?
Тынлык.
Мансур. Мин әйткән идем инде... Безне эзләп тапканчы, бәлкем, өч-дүрт атна вакыт узар. Ә азык запасының күпме икәнен үзегез беләсез. Әйдәгез тагын бер тапкыр тикшереп чыгыйк. Бергәләп!..
Мансур кубрикка төшеп китә дә бер чиләк күтәреп кире чыга. Аның артыннан, май салынган кечкенә банка тотып, Федор да чыга. Тынлык.
Мансур (чиләкне идәнгә куеп). Менә, бөтен байлык шунда.
Илья, Федор, Алексей берәм-берәм килеп чиләк янына чүгәлиләр. Федор берничә бәрәңге алып аңа озак кына карап тора. Алексей белән Илья да, Федор кулыннан алып, бәрәңгегә сәер генә итеп карыйлар.
Илья (озак тынлыктан соң бәрәңгеләрне тиз-тиз генә саный башлый). Бер... ике... өч... дүрт...
Һәрберсе бәрәңгегә йотлыгып карап кала.
Биш, алты... Җиде... Сигез... Тугыз... Ун... Унбер...- Унике... Унөч..-.- Ундүрт... Унбиш... Уналты... (Чиләкне кире ягы белән аударып). Бетте.
Мансур. Шулай хәл итәбез дә. Көн саен бер аш. Дүртебезгә бер бәрәңге салабыз һәм бер кашык май... Аннан кеше саен берәр кружка су.
Егетләр бер-берсенә карашалар.
Илья. Старшина дөрес бүлә.
Пауза.
Федор. Минемчә дә шулай.
Алексей (сүзсез генә күтәрелә дә биленнән каешын алып тишекләрен саный). Бер, ике, өч, дүрт... (Биленә куеп, ачу белән, нык итеп тартып кыса). Менә шулаймы, иптәш старшина?
Мансур (Ильяга бәрәңгеләрне күрсәтеп). Җыеп ал!
Федор гармоньда әкрен, бик әкрен генә борынгы бер вальс уйный.
Илья (бәрәңгеләрне чиләккә тутырып). Бер... ике... өч... дүрт- биш... алты... җиде...
Ут сүнә.
Караңгылыкны кисеп үткән пистолет-прожектор Мансурны һәм океанны яктырта. Мансур баржа уртасына баскан да океанга карап уйлана, Әкрен, бик әкрен генә музыка ишетелә.
64
Мансур. Океан! Күпме байлык саклана аның төбендә. Балыклары гына да миллионнарча кешене туйдырырга җитәрлек. Ә суы күпме аның? Бөтен кешелек дөньясы эчсә дә меңнәрчә елларга җитәр иде ул.
Ләкин... Нинди мәгънәсезлек! Кешеләр, берәр бәлагә очрап, диңгез өстендә калдымы, ачтан үлә, сусызлыктан сусап һәлак була.
Коточкыч нәрсә бу океан дигәннәре! Әгәр аның кәефе булмаса, корабльләр бата... һәм кешеләр, хәтта көймәләргә утырып котылып калган булсалар да, түзә алмыйлар... Аларны курку, өметсезлек баса. Акылдан шашалар. Тизрәк шул газаплы хәлдән котылу өчен суга ташланалар. Атлантик океанны кечкенә көймәдә кичеп чыккан француз врачы Ален Бомбар дөрес әйтә: «Корабльләр баткан чагында вакытсыз һәлак булган легеидар корбаннар! Мин беләм, сезне диңгез үтермәде, ачлык та үтермәде сезне, суга сусау да! Сез дулкыннарда чайкала-чайкала, акчарлакларның кычкыруын тыңлап, куркудан, өмет- сезлектән һәлак булдыгыз».
«Титаник» пароходының фаҗигале һәлакәте дә онытырлык түгел. 1912 елны булган ул. йөзләрчә кеше су өстендә калган. Үлем котылгысыз! Бөтен ышаныч — көймәләрдә. Ләкин алар әз. Менә шул вакытта инде коточкыч хәл башланган, һәркем үзе турында гына уйлаган... Бары тик үзе турында... Куркыныч, бик куркыныч мәгънә яшеренгән бу сүзләр эченә.
Ут сүнә. Музыка. Бераздан музыка тына.
Вакыйга шунда ук бара. Таң алды. Шәфәкь кызыллыгы. Мансур штурвалда. Ул ябыккан, хәлсезләнгән. Океанга карап тора да талган күзләрен иптәшләренә юнәлтә. Әнә кармак чыбыгы тоткан Федор утыра. Аңардан ерак түгел генә Алексей. Ул һаман үзенең рациясен төзәтеп азаплана. Бер читтәрәк Илья бинокль белән тирә- якны күзәтә. Бар да нык ябыкканнар. Битләрен сакал-мыек баскан.
Солдат (бер як читтә прожектор алдында). Унҗиде көн инде безнең егетләр океанда йөзә. Авыр аларның хәле. Баржаның командиры Мансур Зәйнанов үзенең барысы өчен дә җаваплы булуын бер минутка да онытмый. Бик күп уйлар аның башында...
Мансурның уйлары.
Федор... Алексей... Илья... Нинди әйбәт егетләр. Кыю, чыдам, намуслы... һәркайсы, үзе турында кайгыртудан бигрәк, иптәше өчен кайгырта. Бу — чын дуслык үрнәге. Дөрес, соңгы көннәрдә мине аларның кан якларыдыр борчый... Менә Алеша... Әйбәт егет... Ләкин күз карашларында ниндидер сер яшеренгән кебек аның... Бүген ул башкалар шикелле үк әле... ә иртәгә... без соңгы азыкны ашап бетергәч, нишләр? Юк, юк!.. Кешелеген беркайчан да югалтмас ул.
Солдат (прожектор яктысында). Әнә ул күзләрен йомды. Йоклый. Ләкин тынгысыз мие элеккечә үк эшли. Аның күз алдында төрле күренешләр чагыла. Ул төш күрә...
Мансурның төше.
Прожектор яктырткан киң түгәрәк нур эчендә, җилкәләренә капчык аскан ике кешенең барганы күренә. Алар хәлсез, ябык. Боларның берсе — Билль, икенчесе аның юлдашы...
Юлдашы (үзеннән алда баручы Билльгә). Билль! Хәлем бетте минем!.. Дус! (Егыла. Үрмәләп, бармакчы була. Булдыра алмый.) Билль, ярдәм ит! (Хәле китә.)
Билль туктый. Һуштан язган юлдашын күреп, кире килә. Капчыгын салдыра. Аның авызын чишеп калган азык кисәген ала да үз капчыгына яшерә.
Билль Юк! Ярдәм итәм дип үземнең дә үләр хәлем юк!.. (Капчыгыннан ялтырап торган алтын кисәкләре ала.) Минем алтыннарым, минем!.. /г \ п 1
Юлдашы (аңына килә, шуышып алга бармакчы була). Билль. Билль! А-а-а!
65
_ тио Тич ГРН9 китеп бара. Юлдашы егыла. Караң-
Билль капчыгын җилкәсенә асып, тиз-тизге цр урЬ111да бәрәңгеле чиләк
гылык. Сәхнә яктырганда инде Билльиец 'ол^ б ч„лэккэ үрелә. Сузылып тора. Караңгыда шуыша-шуыша Бнлльгә охша < р Ү
берничә бәрәңге ала.
Мансур тавышы. Хәзер инде безнең ризыкка тотындың?
Кеше сискәнә. Тирә-ягына карана. Китәргә тели.
Илья тавышы (бәрәңгеләрне саный). Бер, ике, өч...
Мансур кеше янына ук килеп баса.
Кеше (Мансурны күреп йөзен яшерә). А-а-а!
Мансур. Алеша?! Бу син?
Кеше. Булса? Ачтан үләсем килми минем! Килми!!.
М а н с у р/Иптәшләреңә ни булса — ул! Тик үзеңә исән калырга? Шулаймы?
Кеше. Әгәр шулай булса? Мин дә кеше түгелмени? Үзем турында кайгыртырга хакым юкмыни минем? Гомерем миңа бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк...
Мансур. Юк, Алексейның мондый сүзләр сөйләве мөмкин түгел! Тукта! Кем син! Күрсәт әле чын йөзеңне! (Кискен хәрәкәт ясап кешенең башындагы эшләпәсен бәреп төшерә). Билль! Джек Лондон китабындагы Билль? Үз гомереңне саклап калу өчен иптәшеңне далада калдырып киткән кеше, бу син? Алтыннарым дигән идең... Алар сине җилкәңнән тартып җиргә екты. Хәлсезләнеп, бер адым да атлый алмас хәлгә килгәч, сине ач бүреләр ашады!
Кеше (гөрелтеле тавыш белән). Әйе! Шулай! А-а-а!
Кеше кинәт Мансурга ташлана. Аны җиргә егып, буа башлый,
Кеше. Океанга сине! Акулалар янына! (Пычак чыгара.)
Мансур (Билльнең кулын кысып ала да, кинәт ыргылып, аны идәнгә ега.) Егетләр! Бирегә!
Гадәттә төштә күренә торган рәвештә җиңел басып, әкрен генә атлап, Илья, Алексей һәм Федор керәләр дә Билльнең хәнҗәрен тартып алалар, кулларын бәйлиләр.
Мансур. Егетләр, рәхмәт сезгә!
Мансур башын күтәреп „карый. Ләкин егетләр инде юк. Билль дә юк. Мансур гаҗәпләнеп тирә-ягына карый. Океанда ал нур балкый. Каяндыр моңлы музыка ишетелә.
Мансур. Кайда соң мин? Ә... әйе... Чирмешән буенда!..
Гөлгенә күренә.
Гөлгенә?!
Гөлгенә (җырлый).
Сандугачлар сайрый, кайда сайрый?
Сарман буйларында тирәктә шул, Сарман буйларында тирәктә. Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем ^релеп чәчәк ата йөрәктә шул, Үрелеп чәчәк ата йөрәктә.
Мансур тавышы.
Чирмешәнкәй буе, ай бик матур
Буйларында үсә бөрлегән, Көтәм дисең, өзелеп сагынам дисең Мин дә сагынам сине, Гөлгенәм, Сагынам сине, бердәнбер генәм.
Мансур. Тукта! Хәзер үк кире сал!
Кеше, бәрәңгеләрне күкрәгенә кысып, әле'бер якка, әле икенче якка йөгерә.
М а н с у р. Ишетәсеңме, мистер Билль?
Кеше чигенә-чпгенә килә дә бәрәңгеләрне берәм-берәм чиләккә сала. Тамашачыларга аның йөзе күренми.
Гөлгенә. Алай бик сагынасың икән, кайт соң тизрәк!
Мансур тавышы. Кайтам! Кайтам, Гөлгенәм! Көт син мине!
Гөлгенә. Көтәм, Мансур! (Чигенә-чигенә барып күздән югала.) Билль тавышы. Юк, кайта алмассың!
Мансур тавышы. Кайтырмын!..
Сәхнә яктыра. Баржада шул ук күренеш. Штурвалда йокыга талган Мансур. Алексей рациясен төзәтә. Федор элеккечә үк кармак чыбыгы тоткан да балык каптырырга маташа. Илья бинокль белән тирә-якны күзәтә.
Мансур (кычкырып). Кайтырмын! (Уяна.) Фу шайтан алгыры! Барысы да төш кенә, имеш! (Алексей янына килә.) Алеша дускай!
Мансур Алексейны кысып кочаклый да, тиз-тиз генә штурвалга кире кайтып, үз уры- нына утыра. Егетләр, гаҗәпкә калып, бер-берсенә карашалар.
Федор (әкрен). Хлопци! Нәрсә булган аңа?
Алексей. Аңламыйм! Авырыймы әллә?
Илья (аптырап). Белмим.
Алексей. Әгәр аңа ашны бер өлеш артыграк бирсәк, ә?
Илья. Алмас.
Федор. Ух-х!
•Федор гармоней ала да әкрен генә «Чирмешән» көен уйный. Башкалар авыз эченнән генә көйлиләр. Мансур башын күтәреп, егетләргә карап елмая һәм тагын йокымсырый. Илья, Алексей, Федор утырган җирләрендә тынып калалар.
Караңгы төшә. Музыка.
Ут сүнә.
Ярты минутлар чамасы вакыт узгач, сәхнә яңадан яктыра. Хәзер инде кич булган. Күктә йолдызлар балкый. Егетләр дүртесе дә бергә тезелешеп утырганнар.
Алексей. Тагын бер көн узды!.. У-у, никадәр йолдыз!
Федор. Безне эзләүчеләргә командование, мөгаен, отбой биргәндер.
Мансур. Юк, бирмәс! Безне эзлиләр һәм табачаклар.
Илья. Башкача булу мөмкин дә түгел. Алда безнең эшләр әле дөнья! Сиңа консерватория тәмамларга кирәк. Мансурга авыл хуҗалыгы институтын. Алексей белән миңа... м-м-м... әле уйлыйсы бар.
Алексей. Мин инде хәл иттем. >
Илья. Ну?
Алексей. Моряк булам һәм радист. Оста радист.
Федор. Цеж... бик яхшы. Югыйсә, әле синең рация як ишәк. Ни туды, ни сюды.
Алексей. Менә, менә... Мин шундый радиоаппарат ясаячакмын, штобы Алексей Тарасов хезмәт итә торган корабльне, ул кайсы гына җирдә булса да, бөтен дөнья белә торган булсын!
Федор. Що?
Алексей. Минем махсус радиоалгычым һәм тапшыргычым булачак. Кесәдә йөри торгаи! Нинди генә шартларда да бөтен дөнья белән сөйләшә алырлык!
Илья. Булмас!
Алексей. Әгәр дә мәгәр ярты дюйм гына кыек сөйләсәм, әйдә, әнә диңгез албастысы корабль мачтасы очына утыртып куйсын да кыздырылган диңгез керпесе кабып мине чәй эчәргә мәҗбүр итсен!
Илья. Ай-яй, малай, үзсүзле син, ә?
А л е к с е й. Бәлки...
Федор (гармоньда уйный һәм җырлый).
Э-эх!
Сөйгән ярымның
Зәңгәр күзләре...
Тирә-ягында бары тнк диңгез...
Шундый ул әнә матрос төннәре...
5. -С. ә.- № 3.
65
(Федор уйнаудан туктый. Бераз паузадан соң). Безнең тур ду лар инде, мөгаен, яталардыр океан төбендә, ашыйсылары д \ р-
гандыр хәзер, эчәселәре дә...
Пауза.
Белмим... Күпмегә кадәр түзә алырбыз икән без.
М а н с у р. Акула тотканчыга кадәр. Акула тотып шулпасын ашагач, сора, төгәлрәк җавап бирермен!
Алексей. Әгәр тотмасак?!
Илья. Иртәме-соңмы безне барыбер табачаклар!
Алексей. Иртәрәк тапсалар, яхшырак, минемчә.
Илья. Миндә аңа каршы түгел! (Тыңлап.) Ишетәсезме?
Федор (кинәт күтәрелеп). Хлопци! Корабль!
Алексей. Шаяртма!
Федор. Чыннан, хлопци! Әнә... тегендә!
Бар да сикерешеп торалар.
Мансур (бинокльдән карап). Чынлап та, корабль. Сигнал!
Илья. Есть, сигнал! (Йөгереп кубрикка төшә дә аннан фонарь алып менә.)
М a н с у р. Бир әле! (Фонарьны алып сигнал бирә.)
Илья. Әгәр Чан-Кай-ши пиратлары булса?
Мансур. Анда күз күрер.
Алексей.
Илья. Килә!!
Федор. Килә! Килә! (Кул яулыгын селки.)
Илья. Егетләр! Корабль ерагая бара! (Мансурга.) Старшина! Сигнал бир! Сигнал! Китә, ләгънәт!.. (Биноклен төшереп.) Хәзео инде күренми дә! н
һәммәсе дә урыннарында баскан килеш катып кала. Тынлык. Әкрен генә моңлы музыка ишетелә.
Пәрдә төшә.
(Ахыры бар.)