БАШКОРТ ШАГЫЙРЕ БАЯЗИТ БИКБАЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ
ТАУЛАР ҖЫРЫ
Тауларда йөрим. Биектә Тын алу җиделерәк.
Тау чаклы уйлар туалар, Ашкынып тибә йөрәк.
Тагын бүген тауга мендем, Алтын көз. Кояш балкый. Сокланып туя да алмый Күзәтәм тирә-якны.
Уң ягымда төзелеп ята Тимер күпер челтәре.
Димәк, тиздән тоташачак Магнит белән Стәрле.
Кая карама — зур хезмәт, Коммунизм төзелә.
Шул максат өчен яшимен Иҗат белән үзем дә!
Аста авыл. Мәктәп йорты Якты балкып утыра.
Коммунизм хуҗалары
Әле анда укуда.
Үтәр еллар, үсәр алар —
Таза, бәхетле буын, Тагын биек күтәрерләр Туганлык, тиңлек туын ’.
«Коллык», «Сугыш» дигән сүзләр Булмас алар телендә.
Ай белән Җирнең арасын Очар алар бер көндә!..
Бүген, шул буынга карап, Кычкырам биек таудан: — Саумы, якты өметебез! Саумы, бәхетле заман!..
Тау яңгыратып, үз тавышым Кире үземә кайта.
Бакдисәң, яшибез икән Без дә иң гүзәл чакта!
'Ту — байрак.
УРАЛДА ТАҢ
■/Мендем дә Ирәмәл биленә, Тирәмә сирпелеп карадым, Шул вакыт, мине таң калдырып, Мең төрле авазлар яңгырады:
— О, ничек җир гүзәл! — ди кояш, Чишмә дә шуны ук кабатлый, Кошлар да дан җырлап җиремә, Ашкынып кагалар канатын.
Җил миңа сил генә шыбырлый:
— Иң гүзәл җир — синең җир генәң! Мин, аңа сокланып туялмый,
Гел җиләм, гел җиләм, гел җиләм...
Чулпан да, күрәсең, җиремә Сокланып караудан туймаган: Баерга ашыкмый, җай гына АсманнанXII иң азак югала. Чулпанның үтә ак нурлары Кушылып калалар көн белән.
Алар да әйтәләр шикелле:
— Җир гүзәл! Җир гүзәл! Җир гүзәл!..
Түбәндә агыла болытлар, Ирәмәл биленә уралып, Алар да әйткәндәй тоела:
— Соклангыч Уралың! Уралың!.. Кайдадыр кинәт күк күкрәде, Уйнады яшеннең утлары.
Әйтерсең, мең салют бирелеп, Уралның ал таңы котланды... Уянды хезмәткә дәрт белән Уралның кызлары, уллары. Уйласаң, бу салют, иң элек, Аларга олылау булгандыр!..
XII Асман — күк.