Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЗАМАНДАШТАН — ЗАМАНДАШКА

I б^зын юлга чыккан корабларның Каршы ярда яна маягы. Күзен кыскан шушы серле якты Якынайта ерак араны. Безнең буын олы юлда бүген, Маяклары агым эчендә. Алар балкый халык арасында, Яктылыгы шуңа көчле дә. Зур агымда агып, олы юлда Халык белән бергә барганга, — Ул маяклар илдән аерылмаган, Күзен кысмый ерак ярларда. Мин аларның берсен очраттым Киңәшмәдә — безнең Казанда. Зал тыңлады йотылып заман тавышын... Син тормышка килгән бик иртә; Унбиш яшьтән илгә хуҗа булып, Төп агымга кердең, Гөлбикә. йокысыз төн, ачы күз яшьләре — Бар да булды... ферма сукмаклары Шушы якты залга китерде. Тик аларны никтер әйтмәдең син, Кинәт кенә сүзең бетердең. Юллар сине ерак алып китте, Кайнап торган тормыш эченә. Җитди йөзең очрый газетларда, Я эфирдан тавышың иштелә. Эшчән сеңлем, хезмәт урыныңда Очратасы килә, күрәсе... «Без — күршеләр, кырлар янәшә», — дип, Вакыт тапмый йөри бирәсең. 44 'Алдынгыны кемнәр ^'^^.Л^нбә- Кайберәүләр «учлап борчаю ci • Коры сүздә мактый кукурузпь , Бозауларны, сыерларны ■тезә. Бер үк рәткә тезә... чибәр кызн . «Ак халатлы, алсу яңаклы»... Шул сүзләрне ишетәм күп кешедә һәрберебез шуны кабатлый. Әйтерсең, юк аның кайгысы да, Әйтерсең лә, ул кыз берәүне дә Өзелеп сөйми, өзелеп яратмый. Эшчән сеңлем, хезмәт урыныңда Очрашасы килә, күрәсе... Яңа көннең — яңа таләпләре, Вакыт тапмый йөри бирәсең. * Җир йөзенең кабатланмас чагы Елый-көлә кояш астында! Җыелышка килгән барлык кеше Курыкмыйча язгы ташкыннан. һәрбер көннең яңа таләпләре — Соңгы сүзне әйтү, күрәсең. Язгы чәчү — бу бит барыбызның Ил алдында сынау бирәсе! Җаваплылык тоеп бар эшеңдә Тыныч күңел белән киләсең, Тик зур эшне зурдан башлау өчен Нидер җитмәгәнен беләсең. Тормыш монда үзе — бөтен килеш, Төп юнәлеш — юлның олысы, һәм шунда ук хезмәт кешесенең Ялгышлары... ыгы-зыгысы. — Көн тәртибен бозмый, тыңлап үттек Язга хәзерлекнең торышын... Чагылып китә көннең.вак-төяге һәм шунда ук — заман сулышы. — Я, бас әле, Булат Хисамов, Җыелыш саен сине тикшерикме? Эшлим дидең, ә без ышандык. Я, җавап бир, иптәш Хисамов! Авыр тынлык... һичкем эндәшмәде, Акрын гына рәис кузгалды: — Булат, энем... — сүзен әйтә алмыйча Туктап калды, җыерчыклы йөзе кызарды — Булат, энем... Чал чәчләрем Мин оялам синең урында. белән Кадерен белеп кенә эшләр чагың, Көнләшәм мин сезнең буынга. Арткы рәттә үзе басып тора Фуражкасын кыскан учына;^ Бер туктамый аны йомарлый ул, Аска карый егет, борчыла. Булат сүзен көтеп зал тына. Зал уяна диктор тавышына: «Галәмдә беренче — совет кешесе!» Юк, аңлатып булмый, булмый барысын да. Бар кеше ду килеп кул чаба, Күршесен күршесе кочаклый, Шатлыкның иге дә чиге юк. ...Тик Булат аларны ишетми— Тирләгән йөзендә аптырау шул чаклы. II Идел ярларында боз кузгалды, Идел өсләрендә боз акты. Тезелешеп кайткан кыр казлары Хәерле юл теләп озатты. Некерәйгән Җидегән йолдызлар да Күрә микән сихри Җир язын! Яшеннәрсез тәүге күк күкрәде, Болытлардан күкләр аязды. Идел ярларына сыя алмады, Идел өсләрендә, әй, ташкын. Елгалардан күчкән агым шавы Киң кырларга килеп тоташты. Кирза итек эзе чуарлады Кипшермәгән басу юлларын; Шушы җиргә гашыйк мин дигәндәй, Шашып сайрый сабан тургае. Шул кырларда күпме йөрмәгәнмен... Бүген кабат... кабат уйландым. Табаннарга ияргән үзле туфрак Җирнең тарту көче булганын Бүгенгәчә ничек белмәдем! Шул кырларда күпме йөрмәгәнмен... Әллә кайда булган уйларым. Ә бер таңда шомлы тынлык тоеп Мин сискәнеп, кинәт уяндым. Шомлы тынлык... Таныш аваз эзләп Колакларга кадәр чынлады. Эх, кабынган мотор тавышыннан Кырның йөрәк тавышын тыңладым. Без бу җырга ничек күнеккәнбез... Ничә чәчеп, ничә сөрәбез. Хезмәт музыкасы яңгырашын Кырлар тынгач кына сизәбез. Нәрсә бар соң моннан гүзәлрәк Таң алдыннан бодай чәчүдән. Күңелеңдәген әйтми калмам димә, Эч сереңне күпме яшермә, Телең ачылыр барыбер! Сокланырсың йомшак, талгын җилгә, Офыкларны кискән яшенгә. Юл катысын эзлим, ә күңелне,, Шикләндергән уйлар газаплый. — Син шул кырда барлык эшләр өчен Бар кешедән артык җаваплы. «Аргы кырны кабат эшкәртергә, Тик соңыннан гына чәчәргә». Дүрт күз белән көтәм тракторчыны, Нәчүчегә телим дәшәргә. Бар утлары белән балкып килә, Гөрелтесе белән чакыра. Төн карасын сизми, җир өсләтеп йөгерәсем килә каршына. Бар утлары белән балкып килә, Туктатырга кыймыйм, дәшәргә; Әллә кайдан Булат танып ала: — Аргы кырга киттек чәчәргә. Җир утырган иде, Аргы кырны Кичә кичтән кабат эшкәрттек. ...Тамагымда сәер төер тоеп, Дәшми-тынмый чәчкеч көйләштем. Дулкынланган йөзе чагылып китә, Күзәтә ул сабан яшенен. Менә кем ул җирнең чын хуҗасы — Егерменче гасыр яшьлеге! Күрдем аның үзен шушы кырда Иң җаваплы итеп тоюын. Эш өстендә янып-көеп йөреп, Эш өстендә таудай торуын. Юккамыни күңелем нечкәрүе, Кырыс ирне, уңыш теләп, ирләр үпкәндә! Эшем уртак минем алар белән: Туфракка төшкән орлыкны да Йөрәк каным аша үткәрәм. Ill Эшчән сеңлем, хезмәт урыныңда Очрашырга иде теләгем; Искә төштең кабат, Ничә көннәр уйландырдың, тынгы бирмәдең, һәр газеттан синең рәсемеңне, Хезмәт уңышларың эзләдем. Ә бер көнне күңел эзләнгәндә Шундый хәбәр күзгә чалынды: «Үзе теләп, артта калган Бригадага эшкә алынды». Эшчән сеңлем, якты булсын барыр юлларың! Хезмәтемдә кайчак авыр булса, Күңелем төшсә, сине уйлармын. Бер-бер артлы яңа уңышларын Күргән чакта иптәш, дусларның, Юк, онытмам, сеңлем, матур уең — Хыялларың белән син барын. Якын икән күрше аралары! Киртәмени басу ызаны. Эзләренә басып барма икән Эштән кайтып килгән кызларның. Әй, кызларның күзе кемгә төшми, Тик берәүдә була уйлары. Яшь чагында кемнәр серен белми Ап-ак таҗлар өзеп юрауның. — Әй, Гөлбикә, әйдә юрыйкмы? — Юк, кирәкми, дустым, Сөядер дип кабат кузгатма син... Ромашкалар белән юатма». Эзләренә басып барма икән Эштән кайтып килгән кызларның. Эх, син, күңел, һаман унҗидедә — Сагнуларың белән кузгалдың. Яшьлек, яшьлек, керсез мәхәббәтең Көчле булыр икән шул чаклы! Мин үзем дә азмы эзләп йөрдем Пар сандугач кунган ботакны. Очрашканда сүзең кыска була: «Эшләп йөрим. Эшем ярыйсы». Эшчән сеңлем, үзең бу көннәрдә Бар кешедән ныграк арыйсың. Ә кичләрен үз-үзеңнән яшереп Бер рәсемгә ешрак карыйсың. Эч сереңне нигә сөйләмисең, Ап-ак тажлар нигә өзмәдең. Ромашкалар әйтеп бирмәсмени Кемнең кемне өзелеп сөйгәнен? Шау-гөр килеп, төркем-төркем булып. Пионерлар килә яныңа. Бар нәрсәне алар тотып карый: — Апа, менә болай ярыймы? ...Ул көннәрнең якты хатирәсе, Эш урыныңда нәни дусларың, Ал галстук тагып, бердәм котлап, «Пионер», —дип кулың кысканын Ничек онытырсың?! Эшчән сеңлем, менә шушы чакта Үз көчеңә чынлап ышандың. * Замандашым, һәрбер пионерда Үз йөзеңне ачык таныйсың. Кичәгенең, бүген, киләчәкнең Матурлыгын күбрәк аңлыйсың. Киләчәкнең кешеләрен күрәм... Мөмкинме соң тирән уйланмаска! Бүгенгенең гүзәл сыйфатлары Замандаштан күчә замандашка