Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ БУЫНГА ЯХШЫ КИТАПЛАР КИРӘК!

Совет әдәбияты һәрвакыт үз халкының уен, тойгысын һәм омтылышын чагылдырып килде, халык күңеленең көзгесе булды. Яшь буынның формалашуында зур роль уйнаган хәлдә, безнең кичәге, бүгенге балалар әдәбияты да, зурлар әдәбияты кебек үк, хәзерге көнне, коммунизм төзү идеяләре белән рухланган халык тормышын дөрес һәм эзлекле чагылдырып килә. Совет язучысының хезмәте авыр һәм җаваплы. Ә хәзерге чордагы балалар язучыларының эше тагын да җаваплырак. Чөнки аларның китапларын укып тәрбияләнүче балалар, үскәч, коммунистик җәмгыятьтә яшәячәкләр. Менә бу хәл кичәге балалар әдәбиятын бүгенге һәм киләчәк әдәбияттан нык аерып тора, ягъни язучылар алдына тагын да җаваплырак бурычлар куя, аларны тормышны тагын да дөресрәк, киңрәк яктыртырга, балалар күңеленә тирән үтеп керергә һәм гүзәл эшләребез, кешеләребез турында укып туймаслык әсәрләр язарга чакыра. Бу олы бурычлар хәзерге вакытта татар совет балалар язучылары алдында бөтен кискенлеге белән тора. Әнә шул үскәч коммунистик җәмгыятьтә яшәячәк балаларга язучылар нинди китаплар бүләк итәләр, ул китаплар күпме, аларның сыйфатлары ни дәрәҗәдә, тема яклары ни хәлдә, күп белергә омтылучы яшь буынның рухи зәвыкларын канәгатьләндерә алалармы — менә бу сораулар балалар әдәбияты секциясен дә, язучылар Союзы идарәсен дә борчый, кабат-кабат уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә. 1957 елның ноябрь ахырларында татар язучыларының, Мәскәү кунаклары белән бергә, балалар әдәбияты алдында торган бурычлар һәм ул бурычларны хәл итүнең практик чаралары турындагы файдалы киңәшмәсе югарыда телгә алынган уйлануларның һәм борчылуларның бер чагылышы булды. Аида балалар әдәбиятының өлкән осталары, белгечләр, укытучылар катнашты. Бу киңәшмә, яшьләрне коммунистик рухта тәрбияләүдә әдәбиятның һәм сәнгатьнең роленә тиешле бәя биреп, 1957 елга кадәрге берничә ел буе чыккан китапларга анализ ясады. Киңәшмәдән соң шактый вакыт үтте. Бу чор эчендә татар балалар әдәбияты дөньясында нинди үзгәрешләр булды соң? Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез, драматургларыбыз һәм тәнкыйтьчеләребез анда әйтелгән фикерләрдән, киңәшләрдән тиешле нәтиҗә ясаганнармы? Китапларның саны артканмы, сыйфаты күтәрелгәнме? Зур полотнолы әсәрләр дөньяга килгәнме? Иң мөһиме, хәзерге тормышыбызны, аның героикасын реаль чагылдырып, коммунизм төзүчеләрне эштә дәг тормышта да үрнәк итеп алырлык тулы 1канлы китаплар бармы? Боларга, әйе, киңәшмә күрсәтмәләреннән беркадәр нәтиҗә ясалган, балалар әдәбиятында азмы-күпме алга китеш сизелә, язучылар арасында иҗат итүгә омтылышлы кешеләр бар, диясе килә. С 111 Татарстан китап нәшриятынын балалар әдәбияты редакциясе 1959 елда барлыгы 1 миллион 513 мең тираж белән 85 исемдә китап бастырып чыгарган. Ә 1960 елда китаплар саны 114 кә, гомуми тираж 1 миллион 903 мең данәгә җиткән. Болар арасында аерма бар һәм шактый зур. Сан ягыннан кытлыктан чыктык дисәк тә хата булмас. Димәк, аларның сыйфатлары, идея эчтәлеге, теле, сюжеты турында ныклап сөйләшергә вакыт бик җиткән. Дөрес, элек тә әдәби әсәрләрнең сыйфаты турында күп сөйләшүләр, төрле фикерләр булды. Ул һәрчакта да игътибарның үзәгендә булды. Ләкин бәләкәй укучылар язучылардан яңадан- яңа китаплар таләп итеп торганда һәм соңгылары аларның бу хаклы таләпләрен үтәп җиткерә алмаганда, сыйфат мәсьәләсе, ничектер, үзеннән-үзе күләгәдәрәк кала иде. Бу өч ел эчендә чыннан да әйбәт эшләнгән әсәрләр бар. Андый китаплар рәтенә Ә. Иохакның «Мә- сәлләр»ен, Л. Ихсанованың «Нияз» повестен, М. Садриның «Абыйлар һәм апалар»ын, Гариф Гобәйнең «Без үскәндә» повестен, Р. Төхфә- туллинның «Алтын куллар»ын, Ә. Бикчәнтәеваның «Бүген һәм иртәгә» белән «Беренче чәчәкләр»ен, Ш. Маннурның «Күгәрченнәр гөрләгән- дә»сен, Н. Арслановның «Карамай малай әкияте»н, Г. Ахуновның «Артышлы тау буенда»сын, Г. Галиев- нең «Борчаклар борчылалар»ын, А. Расихның «Бөек могҗиза»сын, Г. Хуҗиевның «Беренче карлыгачлар»ын, И. Юзиевнең «Поэмалар, шигырьләр»ен кертергә мөмкин. Кайвакыт шундый сүзләрне ишетергә туры килә: балалар талымсыз алар, нәрсә бирсәң дә алалар, ни язсаң да укыйлар, зурлар шикелле тәнкыйть күзлеге белән карамыйлар, җитешсез якларны гына табарга тырышмыйлар, диләр. Бу дөрес түгел. Балаларның да төрлесе була бит. Хәзерге балалар элекке балаларга һич тә охшамаганнар. Аларның фикер йөртүләре дә, дөньяга карашлары да елдан-ел камилләшә, (киңәя бара. Димәк, үзеннән- үзе күренә, зур акыл таләпне дә зуррак куя. Югарыда санап кителгән язучыларның китапларын әнә шул зур таләпләрне искә алып, я булмаса, искә алырга тырышып язылган китаплар диясе килә. Язучы иптәшләр үзләре белгән, үзләрен дулкынландырган темаларны сөйләргә, әсәрләрен заман рухы белән сугарырга, укучыларга азмы-күпме яңа белем бирергә тырышканнар. Бу һәрбер әсәрдә диярлек үзен сиздереп тора. Татарстан — чын мәгънәсендә нефть республикасы. Анда бөтен Советлар Союзына билгеле булган атаклы бораулау осталары, «кара алтын» чыгаручылар бар. Нефть безнең республиканың йөзен үзгәртте, аны данлы итте. Алай гына да түгел, иң әһәмиятлесе, кешеләребезне үзгәртүе белән беррәттән, нефть (Язучыларыбыз өчен яңа тема, чирәм җир булды. Язучыларыбыз, илһамланып, әнә шул чирәм җирне күтәрә башладылар. И. Гази шул теманы яктырткан «Гади кешеләр» романын, Ш. Маннур «Җир әнкәнең сылу кызы»н язды. Н. Арсланов, Г. Ахунов, Ш. Галиев бу темага язылган әсәрләрен балаларга багышладылар, күп кенә хикәяләр, шигырьләр, җырлар, очерклар һәм пьесалар туды. Гариф -Ахуновның «Артышлы тау буенда» исемле китабын, кечкенәләр генә түгел, зурлар да кызыксынып укый. Анда Хәсән исемле малайның тормышы сурәтләнә. Аны иптәш малайлары ат чебене дип йөртәләр. Чөнки Хәсән — ун яшеннән ат янында чуала башлаган малай. «Кәнүшнидә яңа бер колын туса, иң элек ул килеп җитә. Урамда берәр кырыкмышны җиңел арбага җигеп чыксалар, тәртә яныннан кызарып-бүртенеп ул чаба... Җәй көне Хәсән болында — атлар янында. Чакырып алмасаң, ул ашарга да кайтмый». Болар иген чәчеп, печән чабып гомер сөрүче бер кечкенә авылда яшәүче малайның эчке кичерешләрен, психологиясен бик оста тасвирлый. Чыннан да элек авыл малайларына аттан да якын, яланнарда ат көтүе саклап, көлгә күмелгән бәрәңге ашап ятудан да кызыграк ни бар иде соң? Юк иде. 112 «Ат җене» кагылмаган кем бар иде? Юк иде. Ләкин тормыш үзгәрә, көн саен теге яки бу яңалык булып тора. Ул, язгы ташкындай, аттай башканы белмәгән ялан тәпиле малайларны да, «гомере буе шәһәрдән һәм тимер юлдан ерак торган, гомере буена ерак басуларда эшләгән трактор гөрелтесеннән башканы ишетмәгән» Кәлимәт авылы кешеләрен дә үзе белән кайнап торган тормыш, төзелеш эшенә алып кереп китә. Малайларның да хыяллары үзгәрә. Алар атлар янында түгел, күбрәк корыч вышкалар янында бөтерелә башлыйлар. Кайчандыр «ат җене» кагылган Хәсәнгә «нефть җене» кагыла. Ул, үскәч, авылларына яңа тормыш алып килгән шат күңелле нефтьче абыйлары кебек булу турында хыяллана башлый. Гариф Ахуновның «Артышлы тау буенда» исемле шушы китабын укып чыккач, үсеп җиткәч Хәсән чыннан да бик шәп нефть остасы булыр, дип уйлыйсың һәм аңа уңышлар телисе килә. Чөнки әсәр ышандыра. Чөнки ул нефтьчеләр тормышын бөтен ваклыкларына кадәр бик җентекләп өйрәнеп, алар белән бергә йөреп, бергә яшәп, теманы җиде кат үлчәп — бер кат кисеп язылган. Хәзер дөнья бер-берсенә капма- каршы ике лагерьга — Җир шары халыкларына яңа сугыш, кырылыш белән янаучы капиталистик лагерьга һәм тынычлыкны бөтен нәрсәдән үз күреп яклаучы, көннәнкөн көчәя, куәтләнә баручы социалистик лагерьга бүленгән. Тынычлык өчен көрәштә яшь буын алгы сафларда бара. Менә шуңа күрә дә безнең язучыларыбыз яшьләрне патриотизм һәм интернационализм рухында тәрбияли торган китапларны хәзерге чорда тагын да күбрәк иҗат итәргә тиеш. Шагыйрь Г. Хуҗиев үзенең «Беренче карлыгачлар» дигән китабында безнең аталарыбыз һәм бабаларыбыз азатлык һәм бәхет өчен кан түккән елларның героикасын тасвирлаган. Китап җыйнак кына. Ул бары ике кечкенә поэмадан («Беренче карлыгачлар», «Яшь гомерләр ике килми») тора. «Беренче карлыгачлар» — буразналар арасыннан окопка күчеп яшь совет республикасы өчен җаннарын кызганмый көрәшүче егетләр. Якты киләчәк өчеи көрәшкән әти- баба ларыбызның батырлыклары, революция еллары турында язылган китаплар балаларга бик кирәк. Аларның якты истәлекләре халык күңелендә, язучы китапларында яшәргә тиеш. Революция каһарманнары турында язу — үткән тема түгел. Зурларны да, бәләкәй укучыларны да дулкынландырып, халык өчен алар кебек янарга өйрәткән, бүгенге бәхетле тормышның кадерен белергә өйрәтә торган изге, бүгенге тема ул. Г. Хуҗиев әнә шул темага поэма иҗат иткән. Герой шагыйрь Муса Җәлилнең яшьлек еллары турында сөйләгән «Яшь гомерләр ике килми» поэмасы да — Г. Хуҗиевиың уңышлы әсәре. Илдә гражданнар сугышы бара, кан коела, гомерләр киселә.. Халык ач-ялангач. Мондый чакта яшьлекнең урыны кайда булырга тиеш соң? Әгәр халкыңны, туган илеңне, азатлыкны яратасың икән, билгеле инде — урының синең ирекле тормыш өчен көрәшүчеләр сафында. Утлы боҗра кыса һәр яктан; Чакырулы без илне сакларга; Яшьләр урыны — тачанкаларда, Походтагы чапкын атларда. Гашеткада куллар, курокта; Бер төн йокың ипчә бүленә. Яшим дисәң, уттан утка кер, Яшәү яулап туган илеңә. — Яшь Муса әнә шулай ди. Халкы өчеи, туган иле өчеи фашистлар тоткынлыгында батырларча корбан булган Җәлилнең бу сүзләре аның элек-электән үк халыкка, партиягә тугрылыклы булып үсүен бик ачык аңлата. Без яшәгән заман — табигатьнең моңарчы билгеле булмаган яңадан- яңа серләрен ачу, табигать көчләрен җиңү һәм аларны халык иркенә буйсындыру чоры. Кешеләр галәм киңлекләрен яулыйлар, төрле машиналар, аппаратлар иҗат итәләр, аксымнар дөньясына үтеп керәләр. Балаларга моны ничек аңлатырга соң? Монда инде фәнни-фантастик әсәрләр, маҗаралар җанры ярдәмгә килә. Ләкин татар балалар әдәбиятының бу өлкәсендә безнең әллә пи мактанырлык эшебез күренми әле. Фәнни-фантастика жанрында һаман да шул бердәнбер язучы А. Расих эшләп килә. Күптән түгел аның «Бөек могҗиза» дигән китабы басылып чыкты. «Бөек могҗиза»— киң укучылар массасы өчен язылган фәнни әсәр. Анда автор җир йөзендәге һәр җан ияоенең кояш нурлары энергиясе исәбенә яшәвен, бу энергиянең азыкның иң (кыйммәтле бер төренә әйләнүен, кешенең ни рәвештә үзенә ризык хәзерләвеи һәм табигать кочагында һәрвакыт булып торган катлаулы үзгәрешләрне тасвирлаган. Автор укучылар белән әңгәмә алып бара. Лирик чигенешләр ясый. Поэзия әйбере булмаган элементларны поэзиячә сурәтләп, укучыларга фәннифайдалы белем бирә. А. Расихның «Бөек могҗиза»сы— балаларга да, олыларга да файдалы. . Гариф Галиевнең «Борчаклар борчылалар», «Күч җыя белмәү бәласе», Н. Арслановның «Карамаймалай әкияте» исемле китаплары да укучыларга фәнни-файдалы белем бирү максатыннан чыгып язылган. Югарыда телгә алынган китаплар кайбер язучыларның нәни укучыларыбызга багышлаган әсәрләрен чын сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткерергә тырышуларын күрсәтә. Андый китапларның кибет киштәләрендә озак кунак булмыйча, укучылар кулына күчә баруы да шулай ук куанычлы хәл. Ләкин болар әле бармак белән генә санарлык. Укучыларның ихтыяҗын алар һич тә канәгатьләндерә алмый. Балалар әдәбиятының хәзерге көндә ни хәлдә торышын бу өлкәдә ничә язучы эшләве түгел, ә басылып чыккан әсәрләр саны билгели. Әйтелеп үткәйчә, балалар әдәбияты редакциясе тарафыннан 1959 елда барлыгы 85 исемдә, ә 1960 елда 114 исемдә китап басылып чыккан. Кайберәүләр, моны ишеткәч, балалар әдәбияты елдан-ел бик кызуланып үсеп бара икән, дип уйларга мөмкин. Ләкин болан уйлау хата булыр иде. Киресенчә, ул саннар белән ел саен балалар әдәбиятының фәкыйрьлеге томанланып килә. Мәсәлән, 1959 елда чыккан 85 китапның бары 20 се яңа язылган оригинал әсәр; калганнары русчадан, чит ил әдәбиятыннан тәрҗемәләр, тугандаш халыклар әдәбияты, Татарстанда яшәүче рус иптәшләрнең үз телләрендәге китаплары, кабат басылган әйберләр. Тәрҗемә дә, кабат бастыру да — татар әдәбияты үсешен күрсәтә торган факт түгел. Дөрес, яңа балалар үсеп тора. Аларны элекке әдәбият белән таныштыра барырга кирәк. Ләкин 20 китапның бары тик икесе зур күләмле, бүлеп-бүлеп укырлык. Алар- ның берсе — Л. Ихсанованың бүгенге көнге авыл балаларының тормышын, укуларын, дуслык-иптәш- лекләрен сурәтләгән «Нияз» повесте, икенчесе—Г. Гобәйнең үткән чордагы балаларның авыр тормышына багышланган «Без үскәндә» дигән повесте. 1960 елда чыккан 114 китапның 40 ы оригинал әсәр. Балалар әдәбияты редакциясенең 1961 елгы тематик планында күп кенә оригинал әсәрләр булса да, башка сәбәпләр аркасында, шулар- ның бары тик 14 е генә басылып чыккан. Алар арасында Г. Галйев- нең «Курайлы елга»сы, Ш. Мәҗи- товның «Резидә»се, Б. Камаловның «Үр менгәндә»се һ. б. китаплар бар. Татарстан язучылар' Союзында сиксәннән артык кеше булуын искә алсак, китаплар саны күп түгел. Шуларның да хәзерге темага багышланганнары юк дәрәҗәсендә. Балалар әдәбияты әле һаман да тема ярлылыгы белән җәфалана. Китап битләреннән шул ук борынгы әбибабайлар, чыпчыклар, күбәләкләр, кәҗәләр, бозаулар, куяннар, тавыклар, үрдәк-каз бәпкәләре, аюлар, кырыкмаса кырык төрле курчаклар карап тора, һәр язучы алар турында бер үк нәрсәне икенче төрлерәк итеп кенә яза. Балаларга инде бу җәнлекләр, бу кош-кортлар күптән таныш. Нигә гел курчаклар турында гына язасыз, бол-ар бар бит инде, бер үк тема, әйтергә кирәк, тапталган тема, дисәң, кайбер язучылар гаҗәпләнәләр. Ник, алар з. ,С. Ә.“ № 2. НЗ, 114 турында язарга ярамыймыни, моны тыярга кемнең хакы бар? диләр. Дөрес, алар турында да язарга кирәк. Ә менә хәзерге көнебез, мәктәпләребез, пионерларыбыз, техника, фән, колхозларыбызның, шәһәрләребезнең алдынгы хезмәт кешеләре, төзүчеләре турында әйбер юк. Укучыларның производство бригадалары хакында язуга караганда, куян балалары, курчаклар турында язу җиңел. Баш ватасы, укучылар алдында җавап бирәсе юк. Шуңа күрә вак темаларга ябышып ятучылар бар. Балалар әдәбиятының төп герое — хезмәт турында, яшь буынны хезмәттә тәрбияләү турында язучылар онытканда бер генә уйлыйлар. Соңгы елларда чыккан «Нияз» (Л. Их- санова), «Бүген һәм иртәгә» (Ә. Бикчәнтәева), «Күч җыя белмәү бәласе» (Г. Галиев), «Абыйлар һәм апалар» (М. Садри), «Алтын куллар» (Р. Төхфәтуллин) китапларын һәм аерым шигырьләрне, хикәяләрне исәпкә алмаганда, бу теманы яктырткан әсәрләр (күренми. Хәзер балалар әдәбиятында телгә алып сөйләрлек, яшь укучылар аннан үрнәк алып, шуңа охшарга тырышып йөри торган, һәр яктан тулы сурәтләнгән, характер иясе булган бер генә җыелма образ—герой да юк. Вакытында аның Батырлары, Сәлимнәре, Илсөярләре, Хәлимнәре, Маратлары бар иде. Без ул китапларны кат-кат укый, ятлый идек. Аларның эше, романтикасы безне дәртләндерә, дулкынландыра һәм кеше өчен әллә нинди батырлыклар эшләргә хыялландыра иде. Ә хәзер татар укучылары нинди геройлардан үрнәк алырга тиеш? Китап битләрендәге ялкау, шапшак, елак, карак, физкультура белән шөгыльләнмәүче балаларданмы? Шулай булып чыга. Бу сүз булсын дип кенә әйтелми. Аның нигезе бар. Хәзер балалар әдәбиятында яраксыз бер тенденция күренә. Язучылар бик тәфсилләп әшәке малайны я әшәке кызны язалар. Аннан соң нәтиҗә ясап куялар. Ә ул нәтиҗә һәрчакта бер үк җөмләгә кайтып кала: менә мин язган әшәке малай .белән әшәке кызга охшамагыз, әйбәт булыгыз һ. б. Мәсәлән, 3. Нуриның «Сезнең арада юкмы шундыйлар?» җыентыгында «Бәхетсез бәхет», «Ә йозак төзәлмәде», «Кәлим көлдерә», «Корбанны кызык иттек» шигырьләре, Ш. Маннурның «Күгәрченнәр гөрләгәндә» җыентыгында «Чүпле борын», «Шомырты да шомырты» шигырьләре, А. Әхмәтнең «Баһау белән бозау»ыд һ. б. шундыйлар. Күренекле балалар язучысы Г. Го* бәй соңгы елларда «Ләйсән яңгыр» повестен язды. Повестьның теленә, төзек, матур сюжет линиясенә сокланасың. Әмма эчтәлек укучыны уйланырга мәҗбүр итә. Китап, башыннан алып ахырына кадәр, караклар шайкасының «эшчәнлеген» тасвирлый. Ниләр генә юк андаГ Аракы, сугыш-талаш, карта, сүгенү, пычак, урлашу, типтерүләр һ. б. бар. Гүзәл исемле кыз — шайканың актив кешеләреннән берсе. Ләкин соңыннан ул яшь җинаятьчеләр колониясендә хатасын аңлый, төзәлә. Әйбәт тәрбияче булып китә. Автор героиняга зур симпатиядә. Ул Гүзәлне гүзәл итеп күрсәтергә омтыла. Г үзәл — гүзәл түгел. Ул —< яшь чагында кеше талап йөргән карак кыз. Ул күңелле, шау-шулы, якты һәм бәхетле тормыш эчендә яши, ләкин аны күрергә теләми. Киресенчә, аңа аяк чалырга, бәхетле тормышта яшәүче хезмәт кешеләренең шатлыгын җимерергә тели. Шулай булгач, ник Гүзәл гүзәл булсын! Соңгы елларда рус әдәбиятында да, башка тугандаш халыклар әдәбиятында да бозык, азгын яшьләрне, стилягаларны, хулиганнарны, каракларны «пропагандалау» бик үсеп китте. Алар ничек, кайчан, кем белән, нинди кораллар ярдәмендә урлашу юлларын бик җентекләп? өйрәтәләр. Мондый әсәрләрнең күплеге белән килешеп булмыйч Алар яшьләрнең аңын томалый, урлашырга, сүгенергә өйрәтә. Без мондый каракларны, ялгыш юлга баскан яшьләрне спектакльләрдә, киноларда бик еш күрәбез, китап-жур- налларыбыздан бик еш укыйбыз. Ә тормышта алай ук күргән юк. Шулай булгач, ник арттырырга, ник 8* 115 гомумиләштерергә? Тормышта аз ич алар. Язучыларыбыз чорыбызның хезмәт эчендә янучы, белемле, яна рухлы малайлары, кызлары турында язарга, үрнәк итеп алырлык геройлар тудырырга тиешләр. Шуларга күрсәтеп, менә болар чын совет яшьләре, шулар кебек булырга тырышыгыз, алардан үрнәк алыгыз, дип чакырырга тиеш. Бәләкәйдән үк әйбәт булып үскәннәрне нигә күрсәтмәскә! Менә без кем артыннан барырга тиеш. Ләкин бездә яхшы малайлар, акыллы кызлар шулкадәр күп, язучылар аларга шулкадәр нык өйрәнгәннәр — аларны сизми башлаганнар. Бала җиде-сигез яшькә кадәр өйдә үсә. Яследә тәрбияләнә, бакчага йөри. Гомумән, һәрвакыт, көндез дә, төнлә дә зурларның күз алдында була. Аларның характерын, психологиясен өйрәнү өчен махсус командировкалар аласы, мәшәкатьләнеп поездларда, пароходларда йөрисе юк. Менә шул сәбәпле булса кирәк, татар балалар әдәбиятында мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен китапчыклар шактый чыга. Ләкин алар үзләре 5—6, 10—15 битлек кенә булсалар да; әлеге дә баягы үрдәкләр, песиләр, күселәр, бозаулар, кәҗәләр, куяннар, еланнар, керпеләр һ. б. турында язылган әсәрләрдән тора. Бу пипиләр, уенчыклар нәни укучыларны туйдырып бетерде бит инде! Китап балаларны кече яшьтән үк әти-әниеңне, туганнарыңны, торган өеңне, авылыңны, шәһәреңне, матур табигатьне яратырга өйрәтергә тиеш. Шулар аркылы туган илеңә, Ватаныңа мәхәббәт тәрбияләнә: дуслык, туганлык, интернационализмның иң гади башлангыч оеткылары салына., Кыскасы, балаларга хайваннар дөньясы турында сөйләү әйбәт һәм бик кирәкле. Әмма бер-береңне көчсез итеп кабатлау һәм мавыгу, башка әһәмиятлерәк, идеялерәк темаларны оныту исәбенә мавыгу — начар. Күңелсезрәк булса да бу фактны телгә алмый булмый. Бала җиде—сигез яшендә мәктәпкә килә. Ул анда 11 ел була. Ягъни, урта мәктәпне 18—19 яшендә тәмамлый. Боларга инде курчак түгел—зур романтика, зур тормыш, ныклы коллектив кирәк. Кечкенә балаларга өйрәткән кебек, язучыларның акыл сатуын, үгет-нәсихәт укуын алар яратмыйлар. Чөнки аларга көн саен өйләрендә дә, мәктәптә дә: «Тәртипле бул! Сугышма! Начар укыма! Бишле алырга тырыш!» дигән сүзләрне тукып торалар-. Менә шуңа да кайбер язучылар, укучылар 11 ел буена партада утырып туеп бетә, әдәби әсәрләрдә дә парта, класс турында сөйләү кирәк микән, дип икеләнәләр. Язарга кирәк һәм бик кирәк. Станок янында торган эшче турында язалар ич. Укучының станогы — парта. Яхшы уку өчен, тәртип һәм хезмәткә өйрәнү өчен мәктәпләрдә барган көрәшне, укучылар коллективының тормышын әдәби әсәрдә чагылдыру балалар язучы- ларының изге бурычы. Хәзерге көндә Татарстан мәктәпләрендә 499 мең укучы, шулар- эченнән, 267 мең пионер, 80 мең октябрят бар. Классларның, пионер отрядларының шаулап торган җанлы эшләре, эчке тормышлары турында һәрвакыт язып торырга кирәк. Пионерлар һәм мәктәп балалары коммунизм төзү эшенә үзләреннән кечкенә булса да өлеш кертәләр. Май аенда В. И. Ленин исемендәге пионер оешмасына 40 ел тула. Шул юбилейны каршылау хөрмәтенә оештырылган икееллык узып бара. Икееллыкның беренче елында республикада 837 отряд җидееллык юлдашы исеме өчен көрәште. Ун мең тонна металл ватыгы, өч йөз тонна макулатура җыелды. Кырларга 4 500 тонна җирле ашлама чыгарылды, 90 622 йорт куяны, 197 513 баш кош-корт үстерелде. Боларның бөтенесен дә пионерлар эшләделәр. Менә бу гүзәл эшләр турында романнар, повестьлар, поэмалар, драмалар язу—балалар язучыларының шулай ук намус бурычы. Ләкин, бу һаман бурыч кына булып кала. Болар турында соңгы өч ел эчендә бер генә юл әйбер- дә язылмады. Хәзер мәктәпләрне үзгәртеп кору, нигездә, төгәлләнеп килә. Мәктәпләрнең тормыш белән элемтәсе көннән-көн ныгый. Уку программасында 116 хезмәт үзенең тиешле урынын алды. Укучылар, урта мәктәпне тәмамлаганда, механизаторлар таныклыгы алып чыгалар, һөнәр иясе булалар. Укучыларның производство бригадаларында эш кайнап тора. Кызганычка каршы, болар турында бер генә юл да язылмаган. Ни өчен язылмаган соң? Чөнки балалар язучылары бу гүзәл эшләр турында бик аз беләләр, мәктәпләрдә, дружиналарда сирәк булалар. Беренче карауга, татар совет балалар әдәбиятында балалар язу- чыларының саны шактый гына. Мәсәлән, инде танылган язучылары- быздан: А. Әхмәтне, С. Әдһәмованы, Г. Бакирны, Ә. Бикчәнтаеваиы, Н. Гайсинны, Г. Гобәйне, Л. Ихса- нованы, Ә. Юнусны, Г. Латыйпны, Җ. Тәрҗемановны, Г. Лотфыйны, М. Мазуновны, С. Шакирны һ. б. күрсәтергә була. Ләкин алар нигәдер бөтен мөмкинлекләренә эшләмиләр. Соңгы ике-өч ел эчендә балалар әдәбияты редакциясе чыгарган оригинал әсәрләр арасында Г. Хуциев, М. Садри, Р. Төхфәтуллин, А. Расих, 3. Нури, Г. Галиев, С. Бат- тал, Г. Ахунов, Ә. Исхак, Н. Арсланов, Н. Дәүли, И. Юзиев, Ш. Галиев, Р. Гәрәй, Г. Зәйнәшева, Б. Камалов һ. б. китаплары бар. Бу авторларның энеләрен-сеңелләрен искә төшерүе — бик күңелле. Әмма алар зурлар өчен язучылар бит. Шулай булгач чын балалар язучыларына сүлпәнлекне бетерергә, күбрәк язарга кирәк. Элгәре елларда өлкән язучыларда да балаларга игътибар итү, матур- матур китаплар бүләк итү гадәте бар* иде. X. Туфанның «Юкмыш ба- бай»ын, Г. Әпсәләмовның «Ак төн- нәр»ен, М. Әмирнең «Батыр малай турында хи1кәяләр»ен, «Агыйдел»ен, «Алдакчы бозау»ын, Ы. Исәнбәтнең «Утыз ялган»ыи һ. б. Ш. Маннурның «Гайҗан бабай»ын, «Олаучы малай»ын, Ф. Хөснинең «Энеләремә, сеңелләремә»сен, И. Газиның «Оны- тылмас еллар»ын, А. Шамовның "Табылган билет»ын, «Озын мыеклы абый»сын, С. Хәкимнең 12 тапкыр басылып та һаман укучылар сорап тора торган «Шагыйрьнең балачагы»и, «Пар ат»ын һ. б. яшьләр- балалар үзләренең иң сөекле китаплары итеп, куанып кабул иткәи иде. Тик соңгы 3—4 ел эчендә бу хөрмәтле язучылар балалар өчен шактый сирәк яза башладылар. Әдәби кадрлар' хәзерләү мәсьәләсе— татар балалар әдәбиятының иң авырткан җире. Балалар язучы- ларының саны 10— 15 кешедән артмый. Боларга алмашка икенче дулкын булып бер төр<кем яшьләр килә. Мәсәлән, Г. Нәбиуллин, М. Фәйзуллина, Г. Галиев, М. Латифуллин, Э. Касыймов, 3. Әхмеров, Л. Ба- дыйкшан. Шунысы кызганыч, алмашка килүче бу «яшь» буынның яшьләре 30 белән 45 арасында тирбәлә. Әйбәт һәм тырыш бакчасы алмагачларның кайдадыр бакчадан читтә чәчәк атуын көтеп, тегеләр җимеш бирә башлагач кына аны казып алып үзенең бакчасына күчереп утыртмый. Ул башта яшь үрентеләр утырта, тәрбияли, еллар буе түземле рәвештә кадерләп үстерә, җимеш бирер дәрәҗәгә җиткерә. Безнең язучылар Союзы сугыш беткәннән бирле моның киресен эшләп килде. Яшь язучылар тудылар, үстеләр, 30—40 яшьләрен тутырдылар, калын-калын китапларын чыгардылар. Кыскасы, тәмам чыныгып, үсеп, язучы булып җимеш бирделәр. Шуннан соң гына язучылар Союзы идарәсе аларны, анда да шикләнәшикләнә генә, үз «бакчасына» күчереп утыртты, ягъни, кулларына членлык кенәгәсе тоттырды. Өметле яшьләрне «чәчәк бөреләрен» күрсәтә башлау белән үк коллектив тирәсенә тартырга, өлкәннәр ярдәмендә шунда үстерергә кирәк. Яшь язучыларның, мәсәлән, уиысыннан икесеөче- се идарәнең ышанычын аклый алмыйча, җимеш бирергә хәленнән килмичә «корыды» ди. Ләкин моннан куркырга ярамый. Ун кешенең берсе әйбәт язучы булып китә икән, моңа сөенергә генә кирәк. Югарыда әйтелгән 30—35 яшьлек «яшь буын»наи соң чылбыр өзелеп кала. Инде төп эше итеп балалар әдәбиятын сайлаган кешеләр күренми. Әсәрләр дә язылмый, китаплар. 117 да чыкмый. Хәтта башлангыч әдәби түгәрәкләрдә дә балалар өчен язылган әйберләр тикшерелми. Чөнки аның өстендә эшләүчеләр юк. Кискен борылыш булмаса, берничә елдан кадрлар мәсьәләсендә бик зур кыенлыклар туачак. Сәбәп нәрсәдә соң? Иң зур сәбәп — балалар язучыларына игътибар булмауда. Идарәнең кулы бу өлкәгә, ни сәбәптәндер, һаман да җитми килә. Балалар язучыларын башкалар белән бер дәрәҗәгә куймыйча, ничектер, кимсетебрәк карау очраклары да юк түгел. Балалар секциясе соңгы ике елга кадәр башка секцияләргә бер кушып, бер аерып йөртелде. Ул күптән түгел генә эшли башласа да, аның белән союз кызыксынмады, идарә членнары утырышларда катнашмады, киңәшләр бирмәде. Зурлар әдәбиятына укучыларны кем әзерли? Кем укучыларны укырга өйрәтә? Кем әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли? Балалар язучылары. Алар үз әсәрләре белән нәни укучыларны олы әдәбиятка әзерлиләр. Зур әдәбиятның повесть, романнарына балалар күңелендә юл салалар. Димәк, зурлар өчен язучылар үз китапларын укучылар күбрәк булсын дисәләр, балалар язучыларын онытмаска тиешләр. Аларга тиешле хөрмәт белән карарга, хәлләреннән килгәнчә ярдәм итеп торырга тиешләр. Секция эшендә дә шулай ук җитди кимчелекләр хөкем сөрә. Секция бары тик кулъязмалар гына тикшерә. Яшь иптәшләрнең иҗат отчетлары тыңланмый. Басылып чыккан китапларны тикшереп, аларга бәя бирү гадәте юк. Газета-журналлар белән элемтәдә торылмый. Жанрлар мәсьәләсен хәл итәсе бар. Кайда безнең балалар драматургиясе? Бармы ул? Юк. Мәктәпләрнең драмколлективлары пьеса сорый. Язучылар язмый. Чөнки берәүнең дә еллар буе кулъязма күтәреп йөрисе килми, йөрмәс иде —пьесаларны бастыру бик авыр. Моннан соң нәшрият балалар өчен пьеса җыентыкларын ел саен даими рәвештә чыгаруны практикага кертсен иде. Шулай иткәндә, драматургларның рухлары күтәрелер һәм мәктәп драмколлек- тивлары алдында язучылар союзының йөзе ак булыр. «Ялкын» журналы турында да берничә сүз әйтү кирәктер. Журнал бер чакны тәнкыйтьләнгән һәм андагы материалларның идея эчтәлеген ныгыту, яңа темалар белән баету мәсьәләсе каралган иде. Хәзер редакция һәм редколлегия, моны искә алып, әсәрләргә таләпне нык арттырды. Журнал партия, аның XXII съезды куйган бурычлар яктылыгында иҗат ителгән материаллар бирергә тырыша. Журналда бер төркем язучылар зур теләк белән системалы катнашып киләләр. Мәсәлән, Г. Галиев, М. Садри, Н. Дәүли, 3. Нури, Ш. Галиев, Р. Гәрәй, М. Мазунов, Б. Камалов, Ә. Исхак, Ш. Мөдәррис, Л. Ихсаиова, Г. Латыйп, М. Шабаев, Ә. Маликов, А. Сәләхетдинов һ. б., һ. б. «Ялкын» белән «Яшь ленинчы» — балалар язучыларының әсәрләрен киң массага пропагандаларга әзер тора. Шулай булгач, язучылар ике редакция белән даими кызыксынып, тыгыз элемтәдә булырга һәм аларның эшенә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә тиеш. Чөнки максат бер—балаларга хезмәт күрсәтү. Ә ул максатны язучылар, редакцияләр, нәшрият бер җан булып яшәгәндә генә үтәргә була. һәр заман үз темаларын тудыра. Хәзер шаулап торган әдәбият диңгезендә рульләрне нинди темаларга карап тотарга соң? Язучылар партиянең XXII съезды карарларын үтәү нигезендә эш итеп, яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләргә, хезмәт героикасын һәм бу бөек чорның яңа кешеләрен тулы канлы итеп тасвирлый барырга, яшь буынны коммунизм җәмгыятендә яшәүгә хәзерләргә тиеш. Бу — иң беренче, иң зур тема. Үткән тормышның кабахәтлекләрен, революция, гражданнар сугышы чорлары героикасын, илне төзү еллары романтикасын балалар укып үссеннәр. Алар үткән тормыш белән хәзерге якты көннәребезне чагыштырып карасыннар, хәзергенең кадерен белергә өйрәнсеннәр. Аның өчен файдалы гражданнар булырга омтылсыннар. Тарихны чагылдыр- ran әсәрләрнең файдасы шунда. Бу өлкәдә Гариф Гобәй бик күп эшләде һәм уңышлы рәвештә эшләп килә. И. Гази «Онытылмас еллар»ын язды. Яшьрәкләрнең генә аны читләтеп үтүләре аяныч. Фантастик әсәрләрне фән, техника үсешенең, тормыш алга барышының барометры дияргә була. Чөнки анда бу үсеш башка жанрларга караганда да нык чагыла. Әйтик, кичә Жюль Берн, Уэллсларның айга сәяхәтен укыган малайлар, бүген айга очкан ракета турында ТАСС хәбәрен радиодан тыңлыйлар. Элек «80000 км су астыннан» романы белән мавыккан яшьләр хәзер капитан Немодаи да остарак итеп су асты көймәләрендә йөриләр. Элек оча торган палас юк дип офтанган бабайларны хәзер «ТУ-104» көн эчендә Мәскәүдән Көньяк Сахалинга илтеп куя һ. б. Элек хыял гына булган әйберләрне безнең бүгенге тормышыбыз чынбарлык итә. Менә шул нәрсә фән һәм техниканың гигант адымнар белән алга баруын бик ачык аңлата. Бу жанр кызык, файдалы, мактаулы—ләкин авыр. Аны язар өчен язучы фәнне, техниканы, табигатьне биш бармагы кебек белергә, киң белемле галим кеше булырга тиеш. Бу жанр хәзер торган саен кыенлаша бара. Чөнки моны тормыш үзе кыенлаштыра. Берәр язучы әсәрен язып бетереп нәшриятка китергәндә, аның фантастикасы инде реальгә әйләнергә мөмкин. Шуңа күрә дә бу өлкәдә эшләүче язучы бүгенгене дөрес аңларга, киләчәкне күрә белергә, аларны чагыштыра алырга һәм дөрес днализлый 'белергә тиеш.. Язучылар моны аңлыйлар булса кирәк. Чөнки фантастиканы А. Расихтан башка кеше язмавын икенче төрле аңлатып булмый. Ләкин Расих күпме генә тырышса да, бер тарыдан ботка булмый. Яшьләрне бу эшкә тарту язучылар Союзының әлегә кадәр күп бурычларының берсе булып кала бирә. Кыскасы, татар совет балалар әдәбияты уңышлар белән мактана алмый әле. Аның эшендә хәзергә кадәр бик җитди — шулай да, вакытында чара күрсәң, төзәтә алырлык кимчелекләр яшәп килә. Ләкин, бал, бал дигәннән генә авыз балланмаган шикелле, юк, юк дип офтанып йөрү генә аңа ярдәм итә алмаячак. Моңа хәтле дә күп сөйләшүләр узды — файдалысы аз булды. Шулай да 1962 ел татар балалар әдәбиятында кискен борылыш, үсеш елы булыр дип ышанасы килә