ЯҢА УҢЫШЛАРГА
Әдәби тәрҗемә буенча Бөтенроссия киңәшмәсен үткәрү өчен, ягыш безнең иптәшләрчә җылы очрашуыбыз һәм җаваплы эшебез урыны итеп Казан шәһәренең сайлануы очраклы хәл түгел. Казан — халыкара культура элемтәләренең традицион үзәкләренең, тарихи оешкан шәһәрләрнең берсе ул. Казан—татар милли культурасының якты чишмәсе, ул күптәннән инде гүзәл рус культурасының рухландыргыч агымына нәтиҗәле тоташкан бәхетле урыннарның берсе. Борынгы заманнарда император хөкүмәте оештырган һәм бөек державачылык максатларына хезмәт итәргә тиешле саналган рус культурасы учаклары, патша хөкүмәтенең теләкләренә капмакаршы барып, рус халкының азатлык көрәше тәэсирендә үсеп килгәннәр һә.м татар халкының, шулай ук Идел буенда яшәүче башка халыкларның прогрессив көчләрен туплауга ярдәм иткәннәр, аларның милли культураларын алдынгы рус культурасына якынайту өлкәсендә хезмәт күрсәткәннәр. Революцион хәрәкәтнең, рус фәне һәм культурасының күп кенә күренекле эшлеклеләренең иҗат юлы һәм биографияләренең Казан шәһәре һәм Казан университеты белән бәйле икәне һәркемгә билгеле. Казан университетының беренче студенты әдип Аксаков, кешелекнең белем хәзинәсенә мәңгелек байлык өстәгән даһи Лобачевский, бөек рус химигы Бутлеров, гаҗәп киң танылган галим, врач, педагог һәм җәмәгать эшлек- лесе Бехтеров — барысы да Казанның данын күтәргән кешеләр. Шагыйрь Г. Р. Державинның исеме Казан белән нык бәйләнгән, Л. Н. Толстойиың яшьлек еллары Казанда үткән. Рус милли сәхнәсе сәнгатенә нигез I Әдәби тәрҗемәчеләрнең Казанда үткәрелгән Бөтенроссия киңәшмәсендә сөйләгән речьтән. салган Плавильщиков, Мочалов, Щепкин, Мартынов һ. б. беренче алкышларны Казан театрында казанганнар. Пров Садовский, Ленский, Давыдов, Варламов, Стрепетова, Савинаның талантлары да нәкъ Казанда чәчәк аткан. Бөек рус актеры Василий Иванович Качалов Мәскәү художество театрына Казаннан чакырып алынган. Балакирев беренче романсларын Казанда язган, бөек рус җырчысы Федор Иванович Шаляпин үзендәге сәхнә сәнгатенә булган көчле омтылуны нәкъ менә Казанда сизгән. Социалистик революциянең даһи юлбашчысы Владимир Ильич Ленин Маркс-Энгельсның бөек тәгълиматын менә шушында, Ка' заидагы марксистик түгәрәкләрнең берсендә, өйрәнә башлаган. Безгә чиксез якын булган Алексей Максимович Горький үзенең рухи яктан Казанда туганын һәрвакыт әйтә килде. Ә 107 Горькийны сәләтле татар әдипләренең яңа остазы һәм өйрәтүчесе итеп 900 еллар революцион хәрәкәтенең давылы күтәрде. Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Тургенев, Толстой һәм Чеховтан соң татар әдәбиятының беренче остазы булып нәкъ менә Горькийның танылуы һич тә очраклы хәл түгел. Күренекле революцион-демократ татар язучыларына: татар театрына нигез салучы драматург Гали- әсгәр Камалга һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга Горький ясаган гаҗәп уңай һәм зур йогынтыга чын-чыннан бәя биреп җиткерү мөмкин түгел. Татар язучыларының иҗатларын хезмәт халкына Горькийча мәхәббәт, Горькийча гуманизм баетты. Атаклы татар әдибе Шәриф Камал да, татар пролетар әдәбиятына нигез салучы Гафур Коләхметов та, татар совет әдәбиятын башлап җибәрүчеләрнең берсе булган Галимҗан Ибраһимов та Горькийның файдалы йогынтысын тоеп үскән көчләр. Рус культурасы эшлеклеләре татар халкының тормышы һәм иҗаты белән һәрвакыт кызыксынып килгәннәр. Державин архивында татар теленнән тәрҗемә ителгән җырлар һәм шигырьләр сакланганлыгы беленде. Ә Максим Горький, татар халкы белән үзенең ничек кызыксынганлыгын гүзәл иҗатында гәүдәләндереп, гади татар хезмәт иясе кешеләренең якты образларын тудырды. Аларны без «Тормыш төбендә» пьесасында да, «Матвей Кожемякинның тормышы» повестенда да, «Макарның тормышындагы бер хәл» дигән хикәядә дә һ. б. ларда да күрәбез. Горький татар халкының бөек рухи сыйфатларын— намуслылыгын, хезмәт сөю- чәнлеген, коллективизмын һәм интернационализмын туганнарча һәм зур мәхәббәт белән сурәтләп бирг- де. Аның «Татар халкына котлау» хатында бу аеруча ачык күренә: «Татарлар республикасы үзенең ■яши башлавының ун еллыгын бәйрәм итә,, — дип башлый Горький хатын.— Тарих баласы — иҗади хезмәт иясе булган бу халыкның баһадир булып үсәчәгенә ышанам. Аек, саф күңелле, хезмәт сөючән татар халкының рухи самимилек- не максатка ирешүдәге ныклык белән бергә куша алуын балачагымнан ук белүем шул ышанычны тудыра». Татар халкы Горькийның әнә шул зур мәхәббәтенә тирән хөрмәт белән җавап бирә. Пролетар язучысының әсәрләре Татарстанда һәрвакыт яратып укылалар. Аның хикәяләре 1907 елда ук татар телендә басылып чыгалар. Алдынгы пролетар әдәбияты белән бу якынлашуда беренче рус революциясенең татар халкы культурасына ясаган көчле тәэсиренең роле, әлбәттә, зур. Герой шагыйрь Муса Җәлил талантының искиткеч чәчәк атып үсүе да Горькийның гүзәл традицияләре белән аерылгысыз бәйләнгән. Муса Җәлил иҗатын рус һәм бөтен совет әдәбиятыннан яки бөтен совет халкының немец-фашист илбасарларга каршы көрәшеннән аерып карау һич мөмкин түгел. Әдәби тәрҗемәчеләрнең Бөтенроссия киңәшмәсе культура элемтәләренең тарихи оешкан үзәкләреннән берсендә барды, бу киңәшмәдә катнашучылар бай тарихи тәҗрибәгә таяиып фикер йөртә алдылар. Чыннан да, безнең уйланыр һәм таянып фикер йөртә алыр нәрсәләребез бар бит. Сөргенгә озатыл- ган чагында Казанда тукталып үткән Герценны рус һә,м татар культураларының үзара бербер- сенә үтеп керүләре сокландыруы мәгълүм. Ул: «Шушы ике башлангыч берөзлексез бер-берсенә тәэсир итү аркасында бергә кушылган, дуслашкан, характерлары буенча ниндидер үзенчә бернәрсә тәшкил итә башлаган», — ди. Әдәби тәрҗемәчеләрнең Бөтенроссия киңәшмәсе совет халкы партиябезнең XXII съезды карарлары белән рухланып, аларны тормышка ашыру өчен фидакарь эшкә керешкән гаять әһәмиятле бер чорда җыелды. 108 Бөтен совет халкы белән бергә, кулга кул тотынып, эшлОп килгән Татарстан хезмәт ияләре хезмәттә көннәи-көн күренекле уңышларга ирешәләр. Татарстан нефтьчеләре, хезмәт казанышларын тагын да үстерә барып, яулап алынган беренчелекне тоту өчен тагын да ныграк көрәшәләр. Нефть промышлеиностеиең туктаусыз үсүе Татарстанның йөзен бик нык үзгәртте. Поселоклар мәһабәт культура сарайлары һәм институтлар филиаллары булган шәһәрләргә әйләнде. Авыл пейзажын төз нефть вышкалары, автомобиль юллары тасмалары, көмештәй ялтырап яткан резервуар парклары, югары вольтлы переда- чаларның куәтле линияләре бизәде. Татарстан, промышленностен үстерүгә бөтен ил актив катнаша. Уралмаш бораулау установкалары җибәрә, Мәскәү, Ленинград, Куйбышев, Баку, Уфа, Таганрог заводлары җиһазлар җибәрәләр. Ә нефть промышленносте оешкан беренче елларда Татарстанга Гроз- ныйдан, Бакудан һә.м Краснодардан бораулаучылар, төзүчеләр, эксплуатационниклар килде. «Моң арда, — дип күрсәтеп үтте Н. С. Хрущев, — Советлар Союзы халыклары дуслыгының, социалистик интернационализмның бөек көче тагын бер тапкыр гәүдәләнде». Җитештерү көчләренең кызу үсүе, халыкның хәрәкәтчән артуы безнең республикаларыбызны, шул исәптән Татарстан республикасын да, күп милләтле республикаларга әверелдерә. Татарстанда, мәсәлән, бердәм семьяда 40 милләт вәкиле эшли һәм яши. Бораулау мастеры Социалистик Хезмәт Герое, КПСС- ның XXII съезды делегаты иптәш Тимченко бригадасы Советлар Союзы халыкларының бөек дуслыгының конкрет гәүдәләнеше булып тора. Бу бригадада руслар, татарлар, украиннар, азербайҗаннар, белоруслар, башкортлар, чувашлар эшли. Хезмәттә чыныккан дуслык аларга яңадан яңа уңышларга ирешергә ярдәм итә. Горькийның хыялы тормышка, аша — Совет Татарстаны республикасы чыннан да баһадир булып үсеп килә. Ә Владимир Маяковский: Хикәя булып күтәрелә Казан Кызыл Татарстанның башкаласы, — дип җырлаган Татарстанның башкаласы, безнең сөекле Казаныбыз, чыннан да әкияттәгечә үсә. Әдәби тәрҗемәчеләр киңәшмәсе Коммунистлар партиясенең яңа Программасы белән, аның совет республикаларының экономика һәм культура ягыннан тагын да чәчәк атып үсүен, киң колач белән коммунизм төзү барышында милләтләрнең тагын да ныграк һәм һәр яктан якынлашуын максат иткән курсы белән турыдаи-туры бәйле. Рухи байлыклар белән үзара алмашуны без тагын да көчәйтергә һәм яхшыртырга тиешбез. Бер милләтләрнең культура казанышлары тагын да киңрәк күләмдә икенче милләтләрнең милекләренә әйләнергә тиеш. Ясалма тыйнаклыкны ташларга һәм социалистик милләтләр һәм халыкларның бер- берсе белән алмашыр әйберләре бар икәнен ачык әйтергә кирәк. Ә бу алмашу СССР халыклары культураларының яңа чәчәк атуына, аларның интернациональ нигезләре тагын да ныгуга, коммунистик җәмгыятьнең булачак бердәм гомумке- шелек культурасы формалашуга китерер. Партиябезнең XXII съезды культура эшлеклеләре алдына куйган һәм чын мәгънәсендә, таңга калдыра торган бурычлар менә шундый. Социализм милли культураларның элемтәләрен искиткеч баетты һәм чиксез ныгытты. Татар сәнгате һәм әдәбиятының Мәскәүдә үткәрелгән декадасы — бик дулкынландыргыч очрашулар һәм әңгәмәләр; безнең прозабыз, поэзиябез,, драматургиябез һәм тә н к ы й т еб ез турында бик җитди һәм файдалы сөйләшүләр моны бик ачык раслады. Шуңа күрә дә әдәби тәрҗемәнең. әһәмиятенә чынлап бәя биреп җиткерүе бик-бик авыр. Маркс һә.м Ленин хезмәтләрен, рус һәм дөнья әдәбияты корифейларының гүзәл әсәрләрен татар халкы тәрҗемә аркылы үз ана телендә укый. Шәриф Камал Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»ен, Муса Җәлил Пушкинны, Некрасовны, Шевченконы һә,м Руставелины тәрҗемә итте. Рус теленә тәрҗемә ителү нәтиҗәсендә миллионнарча рус укучыларына шагыйрь Муса Җәлил үзе дә иреште. Рус теле Муса Җәлилнең ялкынлы әсәрләренә дөнья әдәбияты мәйданына чыгарга ярдәм итте. Совет язучыларының тәрҗемәчелек эшчәнлеге халыкларның йөрәкләрен берләштерә.