ТЫРЫШЛЫК МАКСАТКА ИЛТӘ
Май ахырлары. Саф һава күңелне кытыклый, йөрәкне ашкындыра. Яңа гына яфрак ярган агачларны җиңелчә генә тибрәтеп тымызык җил исә. Күктә, җирнең матурлыгына соклангандай, кояш елмая. Кырлар киңлегеннән тракторлар гөрелтесе ишетелә, һавада бал кортлары безелди, җиргә тияр-тимәс кенә булып күбәләкләр оча... Совхозның дуңгызлар фермасы янында иенке гәүдәле, урта яшьләрдәге бер кеше инде шактый вакыт утар эчендәге дуңгызларга карап басып тора. Әнә ул, тирә-ягына күз ташлап алгач, кесәсеннән папирос чыгарып кабызды. Шул чакны якындагы абзар эченнән дәртле җыр тавышы ишетелде. Җырны кемдер ж,иренә җиткереп, үзенә генә хас осталык һәм үтә аһәңле итеп җырлый иде. Агыйделдән агып килә Актаныш басмалары; Кызлар чәчен үреп салса, Җилферди тасмалары... Әлеге кеше, җыр тавышын ишеткәч, авызындагы тәмәкесен дә суырырга онытты. Аның күзләре очкынланып, арыган йөзе җанланып киткәндәй булды. Аяклары аны җыр тавышы килгән абзар ишегенә таба ихтыярсыздан алып китте. Сайрый тургай, сайрый тургай, Шатланып, таң атканда. Менә ишектән асылмалы юл буйлап тәгәрәгән вагонеткага ияреп зифа буйлы, бераз озынчарак йөзле, мөлаем карашлы бер кыз чыкты. Эшлим янып, җиң сызганып, Илемне яратканга... — Исәнме, кызым... Зөлфирә... Кыз үзе белән исәнләшкән бу кешегә борылып, кинәт тукталып калды. — Исәнмесез... — Мин синең әтиең ич, кызым, әллә танымыйсыңдамы? Менә үзеңне орден алуың белән котларга дип килдем... Кызның йөзенә ачу чыкты, тыны кысылды. М 92 — Әтием?! Юк минем әтием! Мин орден; соң сез? Без кечкенә чакта кайда идегез. Ко кирәкми миңа. „ лПппп вагонеткасына тотынды, андагы КЫЗ, ШуЛ СүЗЛӘрне ӘЙТКӘЧ, барЫП BdllWJ О1.ЯПЯР яГһапгя тиресне җәһәт кенә җиргә аударды да вагонетс кяппн Анын КУЛ- алып кереп китте. Әлеге кеше аның артыннан р .. • У лары “™pj^ булсам да синең әтиең бнт> МПул, сүнгән тәмәкесен яңадан кабызды да, мөлдерәмә яшь тулган күзләрен җиргә төбәп, акрын һәм авыр адымнар белән авыл ягына юнәлде... Зөлфирә яңадан абзардан чыкканда, әлеге кеше күздән югалган, ферма өстендәге аяз күктә дәртләнеп тургай сайрый иде. Зөлфирә күкрәк тутырып саф һава сулагач, үзүзенә: — Әти? Бу исемне йөртергә хаклымы соң ул безнең дуадак әти? — диде һәм соравына үзе үк җавап та бирде: — Юк, хаксыз! Аның моңа аз гына да хакы юк. Кызның уйлары үткән көннәргә китте. 1954 елның феврале иде. Элекке Калинин районындагы Усы авылы колхозчысы Бари Каһиров, берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласын һәм хатыны Фәүзияне ташлап, дүрт ирдән -кайткан, тотнаксызлыгы белән авылда даны чыккан Гөлсем исемле бер хатынга йортка керде. Фәүзия иреннән дүрт бала белән буш өйдә, бер сынык икмәксез, яга- рына бер агач утынсыз утырып калды. Башта, Фәүзия апаның өлкән кызы Зөлфирә, кул астына кереп, эшли башлаганчы, аларның тамаклары ипигә туймады, өсләре юньле кием күрмәде. Әтиләреннән сукыр бер тиен ярдәм булмаса да, Зөлфирә дә, Дифинә дә, Рәсим дә, нәни Клара да авылдан авылга хәер эстәргә йөрмәделәр, әлбәттә. Аларны колхоз, эш сөючән әниләре Фәүзия апа һәм киң күңелле, мәрхәмәтле авылдашлары карады. Фәүзия апаның ире Бари балаларына ярдәм итү түгел, хәтта аларны урамда очратканда да күрмәмешкә салышып үтә иде. Әтиләре берничә өй аша гына яшәсә дә, аның иркәләүләреннән, аның аталык кайгыртучанлыгыннан мәхрүм калган балалар әниләренең авыр язмышыннан үртәлгәндә җан ачысы 'белән: — Әтиегез сугышта чакта һәлак булган булса, сезгә хет пенсия тияр, сез әтиегез белән горурланыр идегез. Ул әнә күз алдында күз көеге булып йөри бит, ләгънәт төшкере. Күке дә күке — ул да күке, — дип кабатлавын күп тапкырлар ишеттеләр. Зөлфирә, әтиләре аларны ташлап киткән җәйне җиденче классны бетереп, колхозда бозаулар карый башлады. Хезмәтен ул чын күңелдән яратты. Ул караган бозаулар барысы да матур булып, исән-сау үстеләр. Колхоз Зөлфирәне тырышлыгы өчен беренче елны бер бозау белән, икенче елны дүрт бәрән сарык белән бүләкләде. Хезмәттә Зөлфирә үзенең бәхетен тапты. Тырыш хезмәте аны бөтен республикага танытты. Хәтта әнә аларны моннан алты ел элек ташлап киткән әтиләре дә хәзер аны үзе эзләп килгән. Нинди йөз белән Зөлфирә янына килгән диген син бу кешене? Вөҗдан дигән нәрсә тузан кадәр дә юк шул аңарда. Вөҗданы булса, ул хатыны Фәүзиядән, балаларыннан гафу үтенер иде. Юк, ул андый дәрәҗәгә күтәрелә алмый. Гафу үтенер өчен барыннан да бигрәк кеше булырга кирәк, ә ул, Фәүзия апа әйтмешли, күке, кеше кыяфәтле күке. Зөлфирә совхозның дуңгыз фермасына беренче аяк баскан көннәрен хәтерләде, һай, нинди авыр булды ул көннәр!.. 1957 елның язында Зөлфирәләр колхозы С. М. Киров исемендәге совхозга берләште. Зөлфирә караган бозаулар да совхоз бозаулары белән кушылды. Шуннан соң Зөлфирә вакытлыча эшсез калды. 93Бер кичне Усы авыл клубында «Яшь гвардия» фильмы күрсәтелде. Фильмны карарга Зөлфирә дә барды. Фильм аңарда бик көчле тәэсир калдырды, клубтан кайтып урынга яткач та, ул тынычлана алмыйча, төне буе уйланып чыкты. Фильмдагы вакыйгалар аның күз алдында бертуктаусыз кабатланып торды. Бу төнне ул Краснодон геройлары белән бергә булды. Краснодон геройларын Зөлфирәнең 'бу беренче генә очратуы түгел иде инде. Ул аларны мәктәптә укый башлаганнан бирле белә, алар турында газеталардан, китаплардан укыганы бар, үз-үзен тотышында, чыгышларында ул һәрвакыт аларга охшарга тырыша, аның һичшиксез Люба Шевцова һәм Уля Громова кебек буласы килә иде. Ләкин фильмга кадәр' Зөлфирә ул геройларны тере итеп, үзенең чордашлары итеп күз алдына авыр китерә иде. Бу кичне ул Люба Шевцованы да, Уля Громованы да, Краснодонда хак эш өчен, киләчәк буыннарның бәхете өчен тормышларын биргән башка геройларны да тере итеп күрде. Алар хәзер исән булсалар, тормышның, һичшиксез, иң авыр участогында — я чирәм җирләрдә, я Себердәге бөек төзелешләрдә булырлар, минем кебек эшсез кул кушырып утырмаслар иде, дип уйлады Зөлфирә. Ләкин совхозда нинди эшкә тотынырга соң? һәркемгә Себергә яки чирәм, җирләргә китәргә димәгән, бездә дә теләгән кешегә эш җитәрлек. Мәктәптә алган белемемне мин кайда файдалана алам? Күпме генә уйланса да, Зөлфирә үз алдына куйган бу сорауга төпле җавап таба алмады. Икенче көнне ул үзенең уйларын иптәш кызы Мофуаза Камалова белән уртаклашты. Зөлфирәне дулкынландырган нәрсәләргә Мофуаза бик җиңел карады. — Юкка башыңны авырттырма; муеныбыз булгач, камыты табылыр, минем әни шулай ди. Кайда эшләсәк тә безгә барыбер түгелмени? — диде ул. Ләкин Зөлфирә аны совхозның комсомол комитетына барырга күндерде. — Без — комсомоллар кайда күбрәк файда китерә алабыз, без шунда булырга тиеш, — диде ул. Шул көнне үк алар совхозның үзәк усадьбасына килеп комсомол комитеты секретаре Фәррәхов белән сөйләштеләр. Секретарь аларга комитетның берничә комсомолецны терлекчелеккә җибәрергә уйлавын, әмма бу .мәсьәләне хәзер үзе генә хәл итә алмавын, башта совхоз җитәкчеләре, бюро членнары белән сөйләшергә кирәклеген әйтте. Сүз ахырында ул: — Без сезгә дуңгыз фермасында эшләргә путевка бирсәк, каршы килмәссез бит? — диде. — Без риза, — диде Зөлфирә икесе өчен дә. Совхозның үзәк усадьбасы белән Усы арасы шактый. Әмма Зөлфирәгә бу ара биш бармагы кебек таныш. Чөнки ул, бишенче класстан алып, җиденче классны бетергәнче туган авылы Усыдан совхозга йөреп укыды. Бу арада аның күпме балалык хыяллары сибелеп калды, бу арада ул атасызлык хәсрәтен җилләр белән күпме уртаклашты; совхоз җидееллык мәктәбен бетергәч, шәһәргә китеп уку, врач булып авылга кайту турында күпме уйланды. Әнә аның белән бергә укыган иптәшләре хәзер инде унынчыны бетерделәр. Аларның әле күбесе эшнең нәрсә икәнен дә белми. Кайберләренең хәтта укуларының да рәте булмады, көн үтсенгә йөрделәр. Зөлфирә мәктәптә дүртле-бншле билгеләренә генә укыса да, әнисенә ялгызына тормышны алып бару, дүрт баланы тәрбияләү авыр икәнен күреп, уку кайчан да качмас, сеңелләрем һәм энем бераз үсә төшкәч укырмын әле дип, колхозда эшли башлады... Зөлфирәнең бу уйларын Мофуазаның: — Дуңгызлар карау бик пычрак, күзгә күренми торган эш инде ул, 94 ныч булганга әйтүем иде минем. Зөлфирә иптәш кызы белән сүз көрәштермәде. Үзен ул тыштан бо- лай батыр тотса да, дуңгызлар фермасында эшли алачагына аның да әле иманы камил үк түгел иде. Бөтенләй таныш булмаган яңа эш һәрвакыт ничектер серле, куркыныч булып тоела бит ул. Кичен, әнисе эштән кайткач, Зөлфирә аңа бүген үзләренең үзәк усадьбада булулары, анда совхозның комсомол комитеты секретарен күреп сөйләшүләре турында әйтте. — Безне эшкә дуңгызлар фермасына куймакчы булалар, әни. Мофуаза: «Анда эшләргә юкка ризалык бирдек, дуңгызлар карау бик пычрак, күзгә күренми торган эш инде ул», — ди, моңа сии ни диярсең? — диде. Ана кызының үзеннән яклау көтүен, аның Мофуаза белән килешмәвен күрде һәм икеләнергә урын калдырмый торган итеп: — Тәвәккәлләгәнсез икән, эшләгез, кызым. Тәвәккәл таш яра, дигәннәр бабайлар. Дуңгызны бит бездә элек кенә хайванга санамыйлар, үзе дә, ите дә харам диләр, иде. Татар авылына ялгышып дуңгыз килеп керсә, афәт булыр, авылга чучка килгән дип, халыкка шом салалар иде, — диде. — Рәхмәт, әнием, мин синең каршы килмәячәгеңә шикләнмәгән идем, — диде аңа Зөлфирә. — Мин синең тел төбеңнең кая барганын беләм бит, кызым, минем балам ич син, мин үстергән бала. — Ана кызына ягымлы елмайды.— Үзем икеле-микеле йөрергә яратмыйм, икеле-микеле йөргән кешене дә җенеАм сөйми. Эш кешесенә нинди эш тә әйбәт аңа. Иртәгесен совхозның баш зоотехнигы Нигъмәтуллин Зөлфирә белән Мофуазаны эшкә алырга килде. — Киттек, кызлар, сезне дуңгызлар көтә, — диде ул. Көн иртә иде әле. Үләннәрдәге чык бөртекләре, кояш нурларында төрле төсләргә кереп, ахак кебек ялтырыйлар. Йокыдан яңа гына арынып килгән тәнне иркәләп, иртәнге салкынча җил исә. Тарантаска җигелгән ат кызлар кичә кайткан юлдан күндәм генә юырта. Зөлфирә белән Мофуаза, әле йокыларыннан арынып җитмәгәнгә, үзара сөйләшмиләр, алар Нигъмәтуллинны тыңлап баралар. — Терлекләрне яратсагыз, сез айда эшли алырсыз. Иң мөһиме эшкә теләк булу кирәк. Ә фермада сезнең кебек үк кешеләр эшли. Алариың берсе дә туганда ук дуңгыз караучы булып тумаган, — ди Нигъмәтуллин. — Чучканы ничек яратып булсын аны? — ди аңа каршы Мофуаза. Сыерлар, таналар, сарыклар, кәҗәләр бер хәл, алар ничектер күңелгә якын, ә чучка ничек кенә итсәң дә чучка инде ул. Динче кортка булма әле әй, — ди Мофуазага каршы Зөлфирә, үзе дә сизмәстән дуңгызларны яклап. — Чучка да чучка дисең. Чучканың башка терлекләрдән нинди аермасын таоасың соң син, я әйт? — Аермасы юк та инде, чучка шул барыбер... • Дөрес сөйләмисең, сеңелем, — ди Мофуазага Нигъмәтуллин, сабыр гына. Иң әрсез, иң талымсыз, нң мәхлук хайван ул дуңюкка ризалык бирдең син. Бәлки безне сыер саварга куярлар дигән сүзләре бүлде. Зөлфирә, бераз сүзсез баргач, аңа: aQnaponnn — Без дә чиста эш эзләсәк, башкалар да чиста эш эзләсәләр, пычрагын кем эшләр соң аның, Мофуаза? Юкка ри С™тЦ^гм гызларны да мөгезле кешеләр карамый бит, карарбыз. Эшнең рагы юк аның. Мин үзем хезмәтемнән тәм тапсам, башкасын уи м шм, үземне бәхетле саныйм, — диде. — Хыялый син, Зөлфирә. Чучканың үзе генә түгел, исеме дә ирка- 95гыз. Әгәр сез дуңгызларга чучкалар дип җирәнеп карасагыз, анда озак эшли алмаячаксыз. Фермага кергәндә дуңгызларга карата начар фикерләрегезне бөтенләйгә онытып керегез. Юкса, сездән яхшы терлекче чыкмас... Кызлар, үзләре дә сизмәстән, бер-берсенә карашып алдылар. Аларны күзәткән Нигъмәтуллин, нигәдер, мыек астыннан гына елмаеп куйды. Баш зоотехник Зөлфирә белән Мофуазаны туп-туры фермага алып килде. Анда аларны дуңгызлар фермасы бригадиры — чандыр гәүдәле, урта буйлы Шәйдулла- Сабитов каршылады. — Бу комсомолларны син үз штатыңа кабул итеп ал әле, Сабитов, — диде аңа Нигъмәтуллин. Аннары кызларга борылып өстәде: — Бу абыегыз сезнең төп начальнигыгыз булыр, эшегезгә кагылган бөтен нәрсәләрне аның белән хәл итәрсез. Сабитов кызларга өметсез генә карап алды. Да, эшчеләр болар, еламыйча ипи ашый беләләр микән әле үзләре, дигән мәгънә аңлашылды бу караштан. Бу «чебешләр» белән мин ни генә эшли алырмын соң, дип уйлады бригадир. Аларның әле курчак уйнар вакытлары, ә комсомол путевкасы белән фермага килгәннәр, һай, рәт чыкмас болардан, рәт чыкмас... Беренче вакытларда дуңгызлар фермасында эшләү Зөлфирәгә бик авыр булды. Тар бүлемнәргә бүленгән абзардагы биш йөзгә якын дуңгыз өчен биредә эшләүче дүрт хатын-кызга һәркөнне җитәрлек кадәр суны көянтә-чиләк белән ташырга, көнгә өч тапкыр дуңгызлар-* ның ашарларына бирергә, асларын чистартырга туры килә иде. Фермада ул вакытта асылма юллар да, су да, тачкадан башка бернинди җайланма да юк иде. Эшнең һәм фермадагы шартларның авырлыгына түзә алмыйча, Зөлфирә аннан ничәмә-ничә тапкырлар китәргә җыенды. Абзардагы сасыдан аның күзләре кызара, аппетиты югала иде. Күп тапкырлар ул, менә бу ай ахырына кадәр генә эшлим дә, аннары ки- тәм, дип үз-үзенә сүз биреп куйды. Ләкин ай ахыры җиткәч, аның күз алдына Краснодон геройлары: Люба Шевцова һәм Уля Громова килә иде. «Минем урынымда булсалар, алар фермадан китү турында хәтта уйларына да кертеп карамаслар иде, фермадан китсәм мин нинди комсомолка булам, авырлыкларга бирешмәскә кирәк. Үз-үземне дә иярләмәгәч, нинди кеше соң мин? Дуңгызлар да карый алмагач, кесәмдә комсомол билеты йөртүем корсын» дип уйлый иде Зөлфирә. Бу уйлары аңа авырлыкларга түзәргә, аларны җиңеп чыгарга ярдәм иттеләр. Ә аның иптәш кызы Мофуаза түзмәде, дуңгызлар фермасында дүрт ай эшләгәннән соң, башка эшкә күчте. Дуңгыз асрауда эшне, яңалыклар кертмичә, элеккечә дәвам итүнең бер урында таптанудан башка нәрсәгә китермәячәге һәркемгә көн кебек ачык иде. Фермада хезмәт җитештерүчәнлеге түбән, дуңгыз итенең үзкыйммәте гаять югары иде. Совхоз партия комитеты дуңгыз асрауда эшне заман таләпләренә туры китереп оештыру мәсьәләсен совхоз коммунистларының гомуми җыелышына куеп тикшерде. Җыелышка дуңгыз караучылар да чакырылды. Анда зоотехник Фоат Азметов булган резервлардан ничек файдаланырга, эчке җиһазларны ничек үзгәртеп корырга, ничек үзашаткыч- лар куярга кирәклек турында сөйләде. Иске тәртипләрдән тиз генә аерылу кыен иде. Күпләр яңалыкка шикләнеп, хәтта мәгънәсез эш дип карадылар. — Әйдәгез, иптәшләр, яхшылабрак уйлап карыйк әле, — диде 96 партком секретаре Гыйльман Сафиуллин. Эш бәлки без уйлаганча VK катлаулы да, куркыныч та түгелдер. л„Пмяяипк- ппяп Безнең дуңгызларны зур группаларда асрап булмаячак алар бер-берсе белән талашып бетәчәкләр, иптәш J’ У ’ F ’ _ каршы төште күп еллардан бирле дуңгыз фермасьг д _ _ Четвергова. - Булмый ул. Өстәвенә безнең абзарларыбыз да дуңгызларны 3VD группаларда асрауга җайлаштырылмаган. — Башка хуҗалыкларда файда бирә бит. Нигә бездә генә бирмәс икән? — диде, аны бүлеп, ферма бригадиры Сабитов. — Синең башка хуҗалыкларда булганың бармы соң, иптәш бригадир? Л — Юк-югын, әмма газеталардан, журналлардан укып беләм. дуңгызларны зур группаларда асрау җиңелрәк. Шуңа күрә мин үзем безнең фермага яңалык кертү ягында. — Мин Азметов һәм Сабитов иптәшләрне яклыйм, алар фикеренә кушылам, — диде Зөлфирә. — Якалыклардан курыксак, аңа шикләнеп карасак бик ерак китә алмаячакбыз. Евдокия Зөлфирәгә: «Син дә сүзгә кысылып утырган буласың бит, тик утырсаң ярамаган», — дигән кебек карап алды. Ләкин үзе: — Син яшь кеше, әйдә фермага бик яңалык кертәсең килгәч, аны үзең сынап кара инде алайса. Тик дуңгызларың бер-берсе белән талаша башласалар, фермадан гына качасы булма, — диде. Фермада яңага күчү Зөлфирә эшләгән абзарга водопровод кертүдән башланды, асылма юл эшләнде, абзардагы бүлемнәр алып ташланды, үзашаткычлар куелды. Шулай итеп, Киров исемендәге совхозда да дуңгыз асрауда яңа метод белән эшләүгә — дуңгызларны зур группалар белән, бүлемнәрсез, ирекле рәвештә утарга чыгарып йөртеп асрауга күчерелде. 1959 елда Зөлфирә, 887 баш дуңгыз симертеп, дәүләткә 835 центнер ит тапшырды. Бу елны ул үзе тәрбияләгән һәр дуңгызның тәүлеклек артымы уртача 535 грамм булуына, үзе җитештергән бер центнер дуңгыз итенең үзкыйммәтен иске акча белән 515 сум 80 тиенгә төшерүгә ирешеп, совхозга 100 мең сумнан артык саф табыш бирде. 1960 елның 7 марты Зөлфирә өчен истәлекле булды. Ул көнне аны партиябез һәм хөкүмәтебез, хезмәттә ирешкән уңышлары өчен, Ленин ордены белән бүләкләде. Совхозның үзәк усадьбасы клубында Зөлфирәгә орден тапшыруга багышланган тантаналы җыелыш күпләрнең хәтерендә тирән уелып калды. Зөлфирәгә орден тапшырган көн совхоз кешеләре өчен зур бәйрәм булды. Җыелыштан соң Зөлфирәнең күзенә йокы әсәре кермәде. Бүгенге җыелыш, орден алу, үз адресына әйтелгән мактау һәм котлау сүзләре дулкынландырганнар иде аны. Бүлмә якта яткан Фәүзия апа да йокламады. Әмма кыз да, ана да бер-берсеиә сүз катмадылар, алар икесе дә үз уйларына бирелгәннәр иде. Ахырда ананың тигез* сулый башлаганы ишетелде, ул йокыга китте. Бераз яткач Зөлфирә урыныннан торып, сак адымнар белән әнисе янына килде, әнисенең өстендәге юрганын төзәтеп япты, аның карават читеннән асылынган кулын акрын гына күтәреп күкрәгенә салды. Ана куллары. Туган көнеңнән алып сине сөеп, иркәләп үстергән, син артык шукланып киткән минутларда, аркаңа җиңелчә генә төшеп* сине тәртипкә чакырган, авырлык килгәндә сине яклаган, сөртенеп егылганда сиңа торырга булышкан, елаганда яшеңне сөрткән ягымлы һәм иң йомшак куллар. Авыр эштә яргаланып, тупасланып беткән, эре, зәңгәрсу төстәге кан тамырлары өскә калкып чыккан бу куллар шатлыклы минутларда Зөлфирәнең кара чәчләрен туганнан алып бүгенге 7. ,с. Ә." № 2. 97 көнгәчә күпме тапкырлар иркәләп сыйпамадылар! Партиябез һәм хөкүмәтебез Зөлфирәне бүләкләгән орденда ул кулларның да зур өлеше бар. Чөнки аларның гомерләре буена бер генә көн дә эшсез торганнары булмады бпт. Бу куллар җилкуар, дуадак аталары ташлап киткән дүрт баланы карап үстерделәр, сугыш елларында тылда тыныч хезмәттә катнашып Ватаныбызны саклаштылар. Аларның хәзер дә әле, Зөлфирә инде үсеп җиткәч тә, тынычлык тапканнары юк... Кыз йоклаган әнисенең күкрәгенә үзе алып салган кулын иркәләп сыйпады һәм урынына барып ятты. Клубта безнең әнидән дә шат, безнең әнидән дә чибәр кеше юк иде бүген. Ул анда хәтта ничектер яшәреп киткән кебек күренде. Аның бит алмалары алланган, күзләре шатлыклы елмая, бөтен күренешеннән, үз-үзен тотышыннан шатлык бөркелә иде, дип уйлады Зөлфирә. «Мин киләчәктә дә сине шатландырырлык итеп эшләрмен, минем белән, беләм, горурланасың син, әнкәй. Киләчәктә дә мин синең йөзеңә кызыллык китермәм. Менә тиздән өйне салып бетерербез...» Шунда кинәт Зөлфирә Шамильне искә төшерде. Шамиль, Шамиль! Зөлфирәнең йөрәк түренә тракторы-ние белән кереп утырган Шамиль!.. Бүген дә ул һич юктан Зөлфирәгә үпкәләде. Син мине яратмыйсың, имеш. Ә бит алар инде 1958 елның Октябреннан бирле бер-берсен яратышалар, бер-берсе өчен ялкынсыз утта яналар. Бу ут алар комсомолның район конференциясендә очрашканнан соң кабынды. Дөрес, алар бу конференциягә кадәр дә бер-берсен беләләр, бер үк мәктәпне тәмамлаганнар, икесе дә бер үк совхозда эшлиләр иде, ә менә алар арасындагы мәхәббәтне кабызып җибәрү өчен район комсомол конференциясе кирәк булган булып чыкты. Конференциядән соң Шамиль белән Зөлфирәгә, ул чактагы Калинин районының үзәге булган Пучы авылыннан совхозга кадәр, икәүдән икәү генә, бер атта, бер толыпка төренеп кайтырга туры килде. Шуннан бирле совхозның алдынгы тракторчысы Шамиль Рәшитов дуңгызлар фермасы тирәсендә, дөресрәге Зөлфирә эшләгән абзар тирәсендә бик еш күренә башлады. Озакламый ул дуңгызларга азык ташуны да үз өстенә алды, абзардан асылмалы юл буйлап вагонеткаларда чыгарылган тиресне дә тракторына төяп кырларга түкте. Алар арасындагы мәхәббәт шулай көннән-көн үсә, көчәя, ныгый барды. Ниһаять, көннәрнең берсендә егет кызга тәкъдим ясады. — Бер-беребезне яратышабыз, минюинсез тора алмыйм, язылышыйк, Зөлфирә, — диде ул, тирән дулкынлану белән. Ләкин кыз риза булмады. Ул: — Өемне салдырып бетереп, әнине һәм туганнарымны башта шунда күчерим, шуннан соң сөйләшербез, Шамиль, ■— диде. Егетнең моңа бераз хәтере калды. — Әгәр аиы икәүләп салып бетерсәк нәрсә булыр? Син өеңне бетереп йөргән арада, минем башка берәр кызга өйләнеп куюымнан курыкмы йсыңмы соң? — диде. — Ул кадәр ашыксаң, чамала әйдә, мин каршы түгел. Хәзер инде борыныңны күтәрәсең, диюе дә бар әле аның. Юк, юк, Шамиль андый түгел. Без бер-беребезне яхшы беләбез бит... Совхоз кешеләре күптән инде Шамиль белән Зөлфирәне бергә итеп, чәчләре чәчкә бәйләнгән итеп күрәләр. Алар бер-берсеннәи бер генә минутка да аерылмаслар, бүген үк бергә булырлар иде, ләкин бу әлегә мөмкин түгел, Зөлфирәнең өен салып бетерәсе бар, шул аны чабуыннан тота. Әнә тышта төн инде сиздермичә генә үтеп тә бара. Бер ярты сәгатьтән торып фермага йөгерәсе булыр. Әнә минут саен аксыллана барган аяз күктә зәңгәрсу нур сибеп Зөһрә йолдыз яна. Зөлфирә аны яхшырак күрергә теләп, урыныннан торып, тәрәзә янына килә һәм карашын алсу нурларга төренеп яктырып килгән офыкка төби. Шамиль 98 Зөлфирәгә «Зөһрә йолдыз синең йолдызың, чөнки ул синең белән берго УЯИШамнльб хәзер матур төшләр күреп тыныч кына йокл “ и . Аның саргылт чәчләре таралып мендәренә төшкәндер. Зөлфирәнең бүген rZ™ye йокламаганын, тон буе аның турында уйлаганы.,, хәзер Зөһрә йолдызны күзәтеп торуын төшендә генә булса да күрсә иде Шамиль... 1960 елның көзендә Зөлфирә КПСС' членлыгына кандидат булып, керде. Партия җыелышында аңа, алган йөкләмәңне үти алырсыңмы, дигән сорау бирделәр. . — Үтәячәкмен! — диде Зөлфирә, үз-үзенә ныклы ышаныч белән. Ул бу елны үз алдына күп ит җитештерү бурычын гына түгел, аны арзанракка төшереп җитештерү бурычын да^ куйган иде. Ул ит җитештерүгә китә торган чыгымнарны җентекләп өйрәнде. Бу эштә аңа дуңгызлар симертүдә зур уңышларга ирешкән Антон Бартулис, Татьяна Перешивко кебек атаклы дуңгыз караучыларның тәҗрибәләре белән танышу зур ярдәм итте. 1960 елда Зөлфирә 1200 баш дуңгыз симертергә алган йөкләмәсен 1300 баш итеп үтәде һәм дәүләткә 1180 центнер ит тапшырды. 1960 елның ахырында Казанда дуңгыз фермалары эшчеләренең республика киңәшмәсе җыйналды. Киңәшмәдә күп санлы терлекчеләр армиясенең иң яхшы вәкилләре, дуңгыз караучы алдынгылар катнашты. Анда сүз 1961 елда дуңгыз ите җитештерүне арттыру һәм аның үзкыйммәтен киметү юллары турында барды. Куйбышев өлкәсенең «Комсомолец» совхозыннан киңәшмәгә кунак сыйфатында чакырылган тәҗрибәле дуңгыз караучы Мария1 Ать- кова бу киңәшмә трибунасыннан Зөлфирәне үзе белән ярышка чакырды. —Мин 1961 елда 3000 баш дуңгыз симертергә йөкләмә алам һәм Зөлфирә Каһированы үзем белән ярышка чакырам, — диде ул. Киңәшмәгә китәр алдыннан Зөлфирә киләсе елга 2500 баш дуңгыз^ симертергә йөкләмә алуы турында совхоз җитәкчеләре белән сөйләшкән иде. Ләкин Мария Атькованың чакыруын ишеткәч, ул үзенең дә Мария тәрбияләячәк дуңгызлар кадәр үк дуңгызлар тәрбияләргә мөмкинлекләре барлыгын уйлап, нык бер карарга килде. Киңәшмә трибунасыннан ул: —Мин иптәш Атькованың чакыруын кабул итәм һәм 1961 елда 3000 дуңгыз симертеп дәүләткә тапшырырга сүз бирәм, — диде. Зал гөжләп алды. Бер кешенең бер ел эчендә 3000 баш дуңгыз симертергә йөкләмә алуы Татарстан өчен күренмәгән хәл иде бит ул вакытта. Ләкин Зөлфирәнең сүзләренә шикләнергә урын юк иде. Былтыр да ул шушындый ук киңәшмә трибунасыннан 1200 баш дуңгыз симертергә йөкләмә алгач, күпләр аның үтәләчәгенә шикләнеп караганнар иде ич. Ә ул бу йөкләмәсен 11 ай эчендә хәтта 100 башка арттырып та үтәде. Зөлфирә трибунадан төшкәч КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре Ф. Табеев уңыш теләп, аның кулын кысты... Киңәшмәдән кайткач Зөлфирә өчен яңадан кайнар көннәр башланды. 1961 елның беренче яртысында ул, 2017 баш дуңгыз симертеп, дәүләткә 2000 центнерга якын ит тапшырды. Зөлфирәнең дуңгызлар карауда ирешкән беренче уңышларыннан соң ук, С. М. Киров исемендәге совхоз юлларын төрле газеталарның хәбәрчеләре таптый башлады. Газета-журналларда, хәтта плакатларда Зөлфирәнең зур-зур портретлары басылып чыкты. Аларның кайбер- 7» 99 ләрендә ул хәтта танырлык та түгел иде. Зөлфирә, матбугатта эшләүче кешеләрнең үзе турында кирәген дә, кирәкмәгәнен дә язарлар, һәр даим мактарлар дип һич тә көтмәгән иде. Чыннан да, ирешелгән уңышлар өчен нигә тик бер Зөлфирәне генә мактарга? Аңа башка дуңгыз караучылар сау-сәламәт дуңгыз балалары үстереп бирмәсәләр, бер ялгызы гына ул нәрсә эшли алыр иде? Япь-яшь хәбәрчеләрдән алып иң картларына кадәр, хет ике сүз белән генә булса да, совхоз парткомының, үзәк усадьбадагы башлангыч партия оешмасының дуңгызлар фермасын һәрвакыт игътибар үзәгендә тотуларын, терлекчеләр өчен совхозда ел саен зооветеринар укулар оештырылуын, дуңгыз караучыларның үзара ярышып эшләүләрен, фермада даими рәвештә стена газетасы чыгарылуын, күрсәткеч һәм мактау такталары барлыгын, дуңгыз караучыларның һәркайсының газета-журналлар алдыруларын, аларның да башкалар кебек үк культуралы ял итә белүләрен, лекцияләр тыңларга, агымдагы политика буенча әңгәмәләргә йөрергә яратуларын никтер язмыйлар. Совхозда кайчаннан бирле инде «ДКУ» тегермәне юк. Аны булдыру өчен район оешмалары ярдәме генә түгел, өлкә оешмаларының да практик булышлыгы кирәк. Шул тегермән булмау аркасында дуңгызлар печән оны белән җитәрлек кадәр тәэмин ителмиләр. Ә бу бит симертүдәге дуңгызларның тәүлеклек артымнарын үстерүгә һәм итнең үзкыйммәтен киметүгә бик нык комачаулый. Дуңгызларны күпләп симертү, дуңгыз ите җитештерүне гомумән арттыру өчен совхозның дуңгыз абзарлары һич тә яраклы түгел. Бу абзарлар кечкенә һәм кысан булганлыктан, аларда авыр хезмәт куюны сорый торган кайбер эшләрне машинага көйләү мөмкин түгел. Шул сәбәпле, фермада азык хәзерләү, тирес чыгару, бинаны җыю кебек ялыктыргыч һәм авыр эшләр кулдан башкарыла. Әгәр совхозның дуңгыз абзарлары хәзерге таләпләргә җавап бирерлек итеп үзгәртеп корылып, андагы авыр эшләр тулысы белән машинага көйләнсә, хезмәт җитештерүчәнлеге тагын да күтәрелер һәм продукциянең үзкыйммәте дә шактый кимер иде. Хәбәрчеләр совхозга киләләр дә китәләр, ә болар, турында ник берсе каләм тибрәтсен дә, ник берсе игътибарга алсын. Әйтерсең, фермада эшләр һәрьяктан ал да гөл инде. Зөлфирә үзенең матбугат эшчеләренә булган бөтен ачуын совхозга узышлый гына кагылган шактый олы яшьтәге бер журналисттан алды. Әлеге журналист, фермага кереп, Зөлфирә белән күптәнге танышы кебек исәнләшкәч: — Я, сеңел, йөкләмә ничек үтәлә? — дип сүз башлады. — Менә мин өлкә газетасыннан синең эшләрең белән танышып, синең турыда газетабызга мәкалә язарга дип килдем. Я, сеңел, эшләрең, уңышларың турында сөйләп җибәр әле! Зөлфирә бу сүзләрдән соң үз каршында басып торган базык гәүдәле, ярым чалланган чәчле, кара тут йөзле, күзләре гамьсез ялтыраган кешегә бераз карап торгач, сөялләнеп беткән кулын селтәп: — Чебиләрне көз көне саныйлар, абый. Уңышлар турында сөйләргә иртәрәк әле, — диде.—Аннары сез язсагыз да минем эшемә файда китерердәй итеп язмаячаксыз бит. Нигә аны минем белән сөйләшеп торырга? Конторга кереп даниыйлар алырга иде дә язарга иде. Мин әйткәннәрне барыбер язмыйсыз бит. Журналист алдынгы дуңгыз караучы белән сөйләшүе көтелмәгән- чәрәк башлануга бераз аптырабрак калды, ләкин ул үзен бик тиз кулга алды. — Сезнең белән нигә сөйләшмәскә ди, сеңел. Дуңгызлар симертүдә башка кеше түгел, сез уңышларга ирешәсез бит. Менә күптән түгел генә яңадай дәүләткә 519 баш дуңгыз тапшыргансыз. Миндә данный- лар җитәрлек. — Булмас, җитәрлек үк түгелдер, абый, — Зөлфирә р Р төшереп маңгаен җыерып куйды.— Ярый, җитәрлек тә У \ лешәм. Ләкии меиә узган айда миием дуңгызларым к\ i р р деләр, шуны беләсезме? . 3 — Белмим шул. Я, әйтегез әле, күпме бирделәр. үтәлә, дисез. — Ярый, гаеп миндә, гафу итегез, сеңелем. Узган айда аз артым алуыгызның сәбәбе нәрсәдә соң, бәлки әйтерсез? — Аның сәбәбен сез Бөгелмә ит комбинатыннан сорагыз, абый, анда әйтерләр. Моннан без симертеп җибәргән терлекләрне анда атналар буе ач тотып, коры сөяккә калгач кына кабул итәләр. Сәбәбе шул аның. Башта менә сез газетага шул башбаштаклыклар турында языгыз, ә минем турыда инде язылган кадәресе дә җитәр. Хәзергә хушыгыз, абый, ачулана күрмәгез, минем эшем бар. Зөлфирә шулай дигәч, утардагы дуңгызлары янына кереп китте. Хәбәрче исә, ни дияргә аптырап, торган урынында басып калды. Берничә көннән соң өлкә газеталарында аның Зөлфирәне ирешкән уңышлары белән мактаган берничә мәкаләсе чыкты. Конторадан алынган «даниый»лар аңа ярап куйды, ә Бөгелмә ит комбинатындагы башбаштаклыклар турында язуны ул кирәк тапмады. Нихәл итәсең, мактау тәнкыйтьләүгә караганда җиңелрәк тә, тынычрак та бит ул. Бездә әле кайберәүләр тик мактаудан һәм макталудан гына тәм табалар. Андыйлариы тормыш озакламый үзе дәвалар шәт. Шуңа таба барабыз... 1961 елның июлендә Шамиль беләи Зөлфирә язылыштылар. Егетнең шатлыгының иге-чиге булмады. Озакламый Зөлфирә тормышында тагын бер онытылмас вакыйга булды: ул 14 сентябрьдә партиягә кабул ителде. Партия җыелышында аңардан гадәттәгечә эше турында сорап: — Ничек эшең, бик авыр түгелме? — диделәр. — Җиңел түгел,—дип җавап кайтарды Зөлфирә. Аннары: — Ләкин кирәк бит, иптәшләр, мин моны бик яхшы аңлыйм. Аннары авыр эшне бер мии генә башкараммыни? Миием кебек үк эшләүчеләр совхозда да күп, ә бөтен илебездә алар миллионлап исәпләнәләр. Мин ялгызым гына берни дә эшли алмас идем, эшемдә ярдәмегез өчен, коммунист иптәшләр, сезгә һәм хезмәттәш иптәшләремә рәхмәт — дип, урынына утырды. Зөлфирә 1961 елда алган йөкләмәсен арттырып, 3168 баш итеп үтәде һәм дәүләткә 300 тоннадай артыграк дуңгыз ите тапшырды. Ләкии ирешелгәниәр Зөлфирә өчен чик түгел. Ул җидееллыкның дүртенче елында 3500 оаш, бишенче елында 4000 баш, алтынчы елында 5000 баш, соңгы елында 6000 баш дуңгыз симертергә һәм үзе җитештергән дуңгыз итенең үзкыйммәтен иң арзан бәягә төшерергә уйлый. Ул моңа һичшиксез ирешер. Чөики эшен ул зур дәрт беләи башкара. Ул үзенең- республика терлекләре өчен якты маяк булуын яхшы иелә, ә бу аны хезмәтендә яңа җиңүләргә ирешергә, тагын да тырышыбрак эшләргә рухландыра. Актаныш районы, С. ДА. Киров исемендәге совхоз.