Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘРҖЕМӘЧЕЛӘРНЕҢ БӨТЕНРОССИЯ КИҢӘШМӘСЕ

ТӘРҖЕМӘЧЕЛӘРНЕҢ БӨТЕНРОССИЯ КИҢӘШМӘСЕ

Шушы елньщ 11—13 январенда Казанда әдәби тәрҗемә буенча Бөтенроссия киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә Мәскәү, Ленинград шәһәрләреннән, Россия Федерациясенең автономияле республика һәм өлкәләреннән килгән язучылар, тәрҗемәчеләр катнашты. Түбәндә шул киңәшмәнең кайбер материалларын урнаштырабыз.

СЕМЕН ЛИПКИН

 

 

ӘДӘБИ ТӘРҖЕМӘ БУРЫЧЛАРЫН ЯҢАЧА ХӘЛ ИТӘРГӘ

Кайчан да булса, — ә без барыбыз да якын киләчәктә моның әлбәттә эшләнәчәгенә ышанабыз, — совет әдәби тәрҗемәсенең тарихы язылыр һәм басылып чыгар. Д4енә шул китап рус әдәбиятының дөнья күләм әһәмиятен яңа бер көч белән тагын бер тапкыр раслар. Бу китапта аңарчы «күрелмәгән җирләр» булып килгән милли әдәбиятларның бик киң материклары беренче тапкыр совет чорында ничек ачылуы һәм өйрәнелүе турында, Балтика дулкыннарыннан алып Памир биеклекләренә кадәр булган аралыкта яшәүче халыкларның йөрәкләре рус сүзе музыкасы белән тибә башлавы турында, рус сүзенең шул халыклар өчен ничек итеп икенче кайнар, хәрәкәтчән тормыш табуы турында язылыр. Ул китап СССР халыклары культураларының берберсен баетулары турында, зур талант белән рухланып иҗат ителгән әдәби тәрҗемәләрнең булачак бердәм гомумкешелек культурасын формалаштыруга ярдәм итә торган мөһим тормыш күренешләренең берсенә әйләнүе турында . сөйли торган китап булыр. «...Әдәбият бер халык белән икенче халыкны бар нәрсәдән дә ансатрак һәм яхшырак таныштыра... 1 Әдәби тәрҗемәчеләрнең Казанда үткәрелгән Бөтенроссия киңәшмәсендә ясаган докладтан. Төньяк Европа илләренең берсендә дә бездә — Совет Республикалары Союзында эшләнгән кадәр башка телләрдән китаплар күп тәрҗемә ителми. Шуңа күрә укый-яза белгән рус кешесе Европа халыклары турында, ул халыклар Россия турында һәм борынборын заманнардан бирле рус кешеләре арасында яши торган кабиләләр турында белгән һәм белә торганнан күбрәк белә». А. М. Горькийның 1929 елда чуваш язучысы А. И. Ярлыкинга язган хатында әйтелгән шушы хаклы төгәл сүзләре хәзер җитди өстәмә ясауны таләп итәләр. Бар кеше дә укый-яза белә торган безнең илдә «укый-яза белә торган рус кешесе» дигән искәрмә ясауның кирәге хәзер юк инде. Аннан соң, безнең инде Төньяк Европа телләреннән генә тәрҗемә итмәвебезне, бәлки элек күрелмәгән масштабта Көнчыгыш халыклары телләреннән, элекке колониаль халыклар телләреннән тәрҗемә итүебезне дә әйтергә кирәк. Без совет халыклары телләреннән тәрҗемә итәбез. һәм, ниһаять, — ә бу иң әһәмият- лесе — әдәби тәрҗемә инде «бер халыкны икенче халык белән таныштыру» дигән олы җанлы максат белән генә чикләнә алмый. Хәзер аның максаты күп өлеш гүзәлрәк һәм кыенрак, һәм мактаулырак (мин совет әдәби тәрҗемәсе турында әйтәм) — ул социалистик халыкларның КПСС Программасында К 102 шундый төгәл итеп әйтелгән уртаклыгын раслаудан гыйбарәт. «Төрле милләттәге совет кешеләренең рухи йөзенең уртак сыйфатлары барлыкка килде...» Чынбарлыкка нигезләнгән тирәннән фәнни шушы формула безне әдәби тәрҗемәнең бурычлары турында яңа төрлечә уйларга һәм ул бурычларны яңа төрлечә хәл итәргә мәҗбүр итә. Тормышның яңа шартлары танышудан туганлыкка, дөньяны аңлауда һәм дөньяны сизүдә бердәмлеккә илтә. Яңа шартларда тәрҗемәче халыкның горефгадәтләрен һәм әдәбиятын чамача белү белән генә чикләнеп кала алмый. Тормышны китаплар аркылы белүгә генә таянмаган, бәлки шул тормышны чынлап, нык белүгә нигезләнгән реализм гына совет әдәби тәрҗемәсенең хәрәкәтчән һәм нәтиҗәле методы була ала. Әдәби тәрҗемәнең реалистик методы абстракт формула түгел, ул илләр арасындагы аралыклар кыскарган, ә халыклар бер-берсенә якынайган, инде шартлы Шекспир Грециясе яки Италиясе, шартлы һиндстан булмаган, ә безнең белән янәшәдә көрәшә торган реаль илләр яшәгән шартларда, тыштан караганда прозаик булып тоела, ә чынбарлыкта тормыш поэзиясен тулысымча белергә һәм серлелек, әкиятчәнлек һәм уйдырмалылык урынына бер-береңне тагы да ныграк танырга теләүгә бирә торган шартларда шул реалистик метод XX йөз укучысына барсыннан да элек кирәк. Кальдеронның «Тормыш — төш ул» дигән атаклы пьесасының тамашачылары һәм укучылары аңарга катнашучылар арасында «Астольфо, Московия герцогы» булуга заманында гаҗәпләнмәгәннәр. XVII йөз башында Испаниядә, шулай ук бөтен дөньяда да Русь турында шул тикле аз белгәннәр, реалистик художество фикере әле шул тикле зәгыйфь булган Московиядә герцоглар хакимлек итәләр һәм Астольфо— русларга хас исем диюгә ышанып йөргәннәр. Әдәби тәрҗемәдә менә шундый мәгънәсезләшләргә һич тә юл куела алмый. Ләкин, шуңа карамастан, тәрҗемә өлкәсендә реализм әле бар җирдә дә җиңеп чыкмаганга күрә,— ә тәрҗемәдә реализм булмаган һәм томаналык яши ярым-йорты белү генә хөкем сөргән җирдә—кыргызлар дала халкы дип сурәтләнәләр, бурятлар мөселман дип игълан ителәләр, мари авылындагы десятский десятникка әйләнә, Карачайдагы тау халкы хатынкызына сарафан кидерелә, чәчән халкыннан кияү өчен калым түләттерәләр. Шундый «Московия герцоглары» күпме тәрҗемәләрдә сәргәрдан булып йөри! Тәрҗемәдә һәрвакытта да чын художестволыкның үлчәве, җаны булган — дөреслек, хакыйкать, реализм безнең көннәрдә, совет җәмгыятенең яңа этабында, аеруча әһәмият казана. Рус теле СССРның барлык халыклары өчен дә икенче ана теленә әйләнгән икән, бу без рус теленә тәрҗемә итү белән бары тик рус укучысы өчен генә түгел, бәлки русча укый, русча уйлый торган үзбәк, литовец, татар, калмык өчен дә тәрҗемә итәбез дигән сүз була инде. Ә ул, үз чиратында, безнең теләсә нишләргә, уйдырмалар ясарга, алдашырга, бернәрсә белмәстән яки ярым-йортылаш кына белеп йөрергә хакыбыз юк дигән сүз. Безнең тәрҗемәләрне чынбарлыкны бездән ким түгел, ә бәлки безгә караганда күп өлеш яхшырак белә торган укучы укый бит. Реалист тәрҗемәче автор язганны да һәм аның ни өчен язылганын да тәрҗемә итә. Тәнкыйтьче, тәрҗемәне оригинал белән чагыштырып чыккач, шунда ук гаепләүче позасына басмаска, ә бәлки башта анализ ясауга керешергә тиеш. Тәрҗемәдә ни өчен чигенүләр ясалган? Ул чигенүләр тәрҗемәченең көчлелеге яки көчсезлеге нәтиҗәсеме? Алар оригиналның рухына һәм мәгънәсенә сансыз карау нәтиҗәсеме, әллә исә, киресенчә, төп оригиналга тирән ихтирам нәтиҗәсеме? Тәрҗемәдә оригиналдан чигенүләр кайчакта зар-арлы^ була, кайчакта ярый, әмма, кайчакта гаҗәп яхшы була, чөнки әсәрнең чын бәясен белүче кеше 103 .пул тышкы чигенүләр артында тәрҗемәченең төп оригиналның рухын гәүдәләндерүдәге җиңүен күрә. Тәрҗемә, бигрәк тә шигъри тәрҗемә, билгеле бер күләмдә корбансыз да булмый. Кайчакта — рифмалар байлыгын, кайчакта — эпитетларны, ә кайчакта хәреф төгәллеген корбан итәргә кирәк була. Ул корбаннар исәбенә бер генә теләк — оригиналның җанын тәшкил итә торган төп нәрсәне гәүдәләндерү. Шундый «корбаннарга баруда С. Маршак гаҗәп нечкә эш итә белә. Татар шагыйре Муса Җәлил әсәрләре җыентыгының русча басмасын редакцияләгәндә мин моны үз күзем белән күреп ышандым. Ул җыентык өчен С. Маршак «Бәла» дигән шигырьне тәрҗемә иткән. Авторда бу шигырьнең өченче строфасы, бик кызыклы бер детальне алмаганда, алдагы строфаны кабатлый. Тәрҗемәче, кирәкле детальне саклаганы хәлдә, ике строфаны бергә җыйган. Монда тәрҗемәче нәрсәне корбан иткән соң? Оригиналдагы һәм тәрҗемәдәге юллар саны туры килүне корбан иткән. Ләкин аның каравы нинди зур отышка нрешел- гән! Строфа бик нык көчәйгән, фикер җыйнакланган, димәк аның аерым художестволы гәүдәләнеше табылган. Маршак Муса Җәлилнең язган нәрсәсен генә тәрҗемә итеп калмаган, бәлки авторның нәрсәне күздә тотып язуын да биргән. Рус телендәге хәзерге тәрҗемәләр укучыны башка телләрдә язылган әсәрләр белән генә таныштырып калмыйлар, ә халыкларның культурасына да хезмәт итәләр. Тормышта менә шундый яңа нәрсә туды, без шуны аңларга һәм аңа анализ ясарга тиешбез. Рус теле башка халыклар өчен аралашу теле генә түгел инде. Алай дип раслау куәтле рус теленең чын ролен кечерәйтү генә булыр иде. Рус теле шул халыкларның җанына, аларны якты максатка җитәкләп алып баручыга әйләнде инде. Моның нигезе революциягә кадәр ук салынган иде. Бөек Тукайны искә төшерик. Ул — рус әдәбиятының дәртле пропагандисты да, тәрҗемәчесе дә. Ләкин эш Тукайның руС шагыйрьләрен татар теленә тәрҗемә итүендә генә, һәм булачак язучы — ерактагы Бохара мәдрәсәсе шәкерте Садретдин Айниның рус классикларын үзенең урта гасыр хөҗрәсендә Тукай аркылы белүендә генә дә түгел. Эш шунда, Тукай, Көнчыгыш шагыйрьләреннән беренче буларак, рус реалистик фикеренең көчле яктысын бөтен торышы белән сизә белгән һәм шул якты белән үз заманы татар чынбарлыгын яктырткан. Әгәр Көнчыгыш шагыйрьләре арасында үзләреннән элгәре килгән Фирдәүси, Хафиз яки Нәваи кебек шагыйрьләрне мактап җырлау традициясе яшәп килсә, Тукай исә, Көнчыгыш шагыйрьләреннән беренче буларак, үзен Пушкинның шәкерте дип таныган һәм Мәрамьгм-матлабым анчак сәнең мәзнум вә мәнсүрең? Бәнем шәэнемме тәфтиш мәзһәбеңне, дине мәнсүбең? — дигән. Шуны хәтерлим, «традицияләрне саклаучы» кайберәүләр әле моннан ун еллар элек кенә күренекле ка- барда шагыйре Алим Кешоковны борынгы нарт эпосын әйтүчеләр кулланган шигырь-төзелеше урынына рус шигырь төзелешеннән файдаланганы өчен гаеплиләр иде. Ул «традиция саклаучылар» миллилекне бары тик искелектә генә күрәләр иде. Әмма яңа эчтәлек совет эчтәлеге яңа шигырь формаларын таләп итә иде. Әгәр дә кабарда теле өчен рус метрикасы үз булып китә ала (ә Али Шогенцуков моны бик оста раслады) һәм кабарда әдәбиятына киң юлга чыгарга ярдәм итә ала икән, Алим Кешоков ни өчен шул яңа формадан баш тартып торсын соң? Хәзер рус метрикасы кабарда әдәбиятының милли метрикасына әйләнде инде — һәм кызыклы бит бу! Кыю булырга, уйланырга, әсәрнең ■ җанлы интонацияләрен туган телең1 Хәзерге татар телеңдә болай була: Минем бар теләгем, максатым — синең тезмә һәм чәчмәләрең, Синең нинди карашта һәм диндә булуыңны тикшерү — минем эшмени? 104 дә гәү дәл ә и де р ү м өмк и ил екл әрем эзләргә кирәк. Мәсьәләнең һәрбер аерым очракта яңача хәл ителүе, гомуми хәл итүләр булмавы — поэтик осталыкның асылы шунда. Ә безнең күп кенә тәрҗемәчеләребез, поэтик фикер йөртү, мәсьәләне оригинал характерыннан килеп хәл итү юлын эзләү урынына, «-милли характер»- ны бирер өчен бик җиңел генә, бары тик тышкы әдәби формаларны файдалану белән генә чикләнәләр. Андый тәрҗемәчеләр тормыштан түгел, ә үзләре өчен отышлы булып тоелган әдәби штамплардан килеп эш итәләр һәм таулыларга караганда да күбрәк таулы булырга, татарларга караганда күбрәк татар булырга тырышалар. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә милли колоритны файдаланудагы архаизация фактлары турында сөйләгән чагында Н. С. Хрущев шундый һөнәрчеләрне күз алдында тотмады микән? Безгә, реалист тәрҗемәчеләргә, ул сүзләр аеруча кадерле булырга тиеш, алар Белинскийның «һәрбер халыкның миллилек сере аның киемсалымында яки аш-су- ында түгел, бәлки, әйтергә мөмкин, аның әйберләрне аңлау манерасында», дигән мәгълүм фикере белән аваздаш яңгырыйлар. • Әйберләрне аңлау, ягъни дөньяны аңлау совет кешеләрендә 'бердәм, ләкин әйберләрне аңлау манерасы, ул аңлауны гәүдәләндерү манерасы кебек үк — төрлетөрле. Эш монда телдә генә дә түгел, ә халыкның тарихи яктан оешкан характерында һәм хәзер оеша торган характерында да, чөнки милләт катып калган бер нәрсә түгел бит. Әнә шул характерны -башка тел чаралары ярдәмендә иҗади, художестволы итеп тәрҗемәдә гәүдәләндерү — авыр эш. Алда әйткәнемчә, төрле милләт халыкларыннан оешкан совет кешеләренең «әйберләрне аңлау манерасы» һаман якыная (барган көннәрдә ул эш тагын да авырая, тагын да мактаулыракка әйләнә. Совет тормышы моңарчы күрелмәгән яңа тәрҗемәче-художник тудырды дип һич икеләнмичә әйтә алабыз. Хәзер тәрҗемәче үзе шул телдән тәрҗемә итә торган халыкның әдәби процессына турыдан-ту- ры катнаша. Рус тәрҗемәчеләренең хезмәте нәтиҗәсендә Ватаныбыз халыкларының искиткеч зирәклек белән тулган гүзәл мәкальләре һәм әйтемнәренең рус әдәбиятына, рус теленә керүе, бик күп поэтик формаларның рус телендә үзләшеп китүе белән без законлы рәвештә горурлана алабыз. Рус әдипләренең бу эшләре бер үк вакытта милли әдәбиятларга да бик файдалы тәэсир итте. Совет поэзиясе өчен зур казаныш булган Лев Пеньковский белән Николай Чуковский хезмәтен — Яков Ухсайиың «Кельбук бабай» поэмасының тәрҗемәсен (мин төп оригинал турында гына түгел, ә тәрҗемә турында да шулай зур казаныш дим) тәнкыйть тиешенчә күрә алдымы? Михаил Дудин, реалистик тәрҗемә итүче шигырь остасы буларак, җитәрлек танылган кеше. Аның башкорт теленнән күл санлы тәрҗемәләре, аеруча Мостай Кәрим әсәрләренең тәрҗемәләре, рус совет әдәбиятының якты сәхифәләренә керде. Кайсын Кулиев һәм Алим Кешо- 1ков, Расул Гамзатов һәм Мостай Кәрим, Давид Кугультинов һәм Педер Хузангай, Сибгат Хәким һәм якут Сергей Васильев кебек шагыйрьләрне тәрҗемә итүе бик авыр. Авырлыкның сере шунда — иҗатлары тирәнтеи халыкчан, тирәнтен милли булу белән бер үк вакытта, ул шагыйрьләр рус реалистик әдәбиятының иң нык ышанычлы, иң эзлекле шәкертләре, һәм еш кына алар барлык милләтләрнең, шул исәптән рус халкының да алдагы буын шагыйрьләре өчен остазларга әйләнәләр. Герой шагыйрь Муса Җәлилнең сайла нм а ш игыр ь л әр е җыенты гы н рус тәрҗемәчеләренең әдәби фидакарьлеге дип атарга була. Ул шигырьләр, рус телендә көчле яңгырап, бөтен дөньяга танылдылар. Муса Җәлил шигырьләрен тәрҗемә .итүгә Анна Ахматовадан, Самуил Map- шайтан һәм Павел Антокольокийдан алып Рәвеф Галимов белән Виль Гаииевкә кадәр барлык буын шагыйрьләре катнашты. Муса Җәлилнең рус телендә басылып чыккан бер томлыгы — ул әдәбиятларның үзара баюларын, аларның уртак сыйфатларын, аларның якынлыгын, идея һәм художество туганлыгын раслаучы дәлил булып тора. Улан-Удэда үткәрелгән язучылар форумында Леонид Соболев: «Мин Язучылар Союзы байрагына һәрбер әдип тәрҗемәче булырга тиеш дип язар идем», дигән иде. Бу бик яхшы, бик төгәл әйтелгән һәм мин ул сүзләргә «...һәрбер әдип һәр милли әдәбиятның ’бердәм совет дуслыгындагы хәрәкәтчәнлеген дөрес сурәтли торган реалист тәрҗемәче булырга тиеш», дип өстәр идем.