Логотип Казан Утлары
Роман

ТАҢ БЕЛЕНГӘЧ

 

ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

I

Җәйнең башында ук, унҗиде сәгать атнасы кергәнче, кичкы- рын кояш баер якка төшеп килгәндә... i Әйе, бер көнне кичке кояш Акмаңгай ягына авышып миләш төсенә кергәндә, Идрис Бөгелмә ягыннан килеп төште дә. кәҗә сукмакларының берсеннән туп-туры өенә таба атлады. Якыная төшкән саен авылы аны ныграк тарта башлады. Иң башта әнисе карчык күз алдына килеп басты. Көтәдер, сагынгандыр. Соңгы айларда хат та язып булмады. Өйдән дә хат килмәде. Менә тиздән ул газиз анасын күрәчәк. Ни генә әйтсәң дә, туып-үскән як, балачагың шунда узган төп йорт, төп куыш... Ләкин Идриснең күңеле тыныч түгел, озак аерылып торганнан соң була торган кайту куанычңн агулап өлгергәннәр иде. Егет сигез ай буена колхоз җитәкчеләренең белемен күтәрү мәктәбендә укыды. Мәскәүнең үзендә бик зур киңәшмәдә катнашты, тәҗрибә кырларында булды. Белем хәзер бар, дәрт тә юк түгел иде, әмма анысы үз басуларына кайтуга шиңде дә төште. Бодай кашык буе булыр- булмас чыккан да каткан. Кукурузны чүп баскан. Борчак басуын күргәч, аның чәчләре үрә торды: әллә борчак чәчелгән анда, әллә эт эчә- гесе, әллә сарут. Арышны үзе чәчтереп киткән иде, анысы гына бераз күңелдәгечә. Ләкин ул бер арышны (түкми-чәчми җыеп алганда да) кая гына җиткерәсең? Дәүләткә сатасыңмы, колхозчыга өләшәсеңме, әллә аның белән терлек туйдырыргамы? Аның урынына председатель булып калган Фәсхетдинне я бригадирларны очратса, ихтимал, бераз ачуын баскан булыр иде. Шулкадәр ваемсыз, шулкадәр җавапсыз булырга кирәк бит! Оят кая, оят! Көз көне колхозчыга ничек дип җавап бирергә? Элекке еллардагы шикелле һавага сылтап, я задаииенең күп булуыннан зарланып, икмәксез генә калдырыргамы? Ни җаның белән? Идрис үзен кая куярга, моннан соң нишләргә икәнен белмичә, ярсу уйлары белән үзен-үзе камчылап атлый торгач, аның ачуы Фәсхетдин өстендә генә калмады, бөтен авылга таралды. Нишләп колхозчылар үз1 Башы 1 санда. 4 ләре кайгыртмаганнар? Комсомол белән к ° мму^ ни караган? Юк күрәсең, берсенең дә аемсызлык хәзерге заманда бетми колхозың. Бик әшәке нәрсә бит У элекке бай шикелле үк! иң явыз дошман бит! Элекке кулак, я булм 1 эшләр болайга киткәч кайда булырга тиеш соң инде 5 кан газиз туфрак бит инде бу. Күпме борчулар, күпме кайгы-хәсрәт чигелгән, күпме күз яше түгелгән. Ләкин яшьләрнең хәтер капчыгы шундый итеп көйләнгән ки, аяныч хәлләр, кайгы-көенеч аска төшеп югала да өстә бары тик киләчәккә дәрт һәм көч бирердәй якты истәлекләр генә торып кала. Бу нигезнең соңгы варисына да ишек алдының йомшак яшел чирәмендә яланаяк йөргән сабый чагы килеп басты, баскыч төбендә кояштай балкып утырган атасының, дәү кулларын сузып, аны үзенә дәшүе ишетелде: — «Кил, улым, кил!» Идриснең кайларда гына булганы юк: Казанда, Мәскәүдә, диңгез буйларында. Ул нинди генә пөхтә, матур йортларда тормады, крахмалы белән кыштырдап торган нинди купшы, иркә урыннарда, сыгылмалы кроватьларда йокламады. Әмма берсендә дә әни кеше агач кроватька җәеп биргән катырак кына урын шикелле җайлы булганы юк, әнинең дөя йоныннан сырган иске юрганы астындагы кебек рәхәт, татлы йо« кының беркайда да йокланганы юк иде. Хәзер боларның берсе дә юк, булачак та түгел. Аның урынына үзенең әнә шул зәңгәрсу ак чырайлы яктысы, көмеш төсле түгәрәк чаннары, ике километр тирәнлектән җирнең ничек тын алуын белеп торучы гаҗәеп сизгер дирбияләре белән ишек алдына яңа тормыш килеп кергән иде. Идриснең кинәт йөрәге кысылып китте. Ул үзен кимсетелгән ятим бала кебегрәк хис итә башлады. Шулай да монда кузгатылган эшнең бөеклеге сокландыра, ниндидер көтелмәгән яңалыклар вәгъдә итеп, күңелне кытыклап тора иде. Кем уйлаган? Кем моны элек күз алдына китерә алган? Аның әби- бабасы, атаанасы гомер буе гамьсез таптап йөргән, Идрис үзе иптәш малайлары белән пәке кадаш, чүпләм таш уйнаган, я булмаса ятып аунаган шушы гап-гади ишек алдының астыннан хәзер гайрәтләнеп, бәрелеп-сугылып нефть чыгып ята. Аның ишеткәне бар, потлап кына түгелдер әле ул, тонналап чыгадыр! Ул карамай шулай атылыпбәрелеп миллион еллык караңгыдан качамы икән? Шулай түземсезләнеп дөнья яктысына ашыгамы? Юлында очраганның һәммәсен дә ватып-җимереп, тузгытырдай булып ярсып менгәндә көмеш чан төбендә аны аяусыз кысалар. Ул анда тагын да бусарына, кайный-дулый да, бәреп чыга алмагач, кешеләрнең шулкадәр рәхимсез, шулкадәр каты куллы булуларыннан зарлангандай, трубалар буенча чыңлап, сызланып уза. Тыңлый торгач, бу басынкы гүләү җир-ананың тын алуы булып, аның шулай бер тынып, бер киерелеп сулыш алуы булып ишетелде. Ул да түгел, Идрис бер мәлне ишек алларын да. тирә-юнен дә онытты. Хәзер аңа ул табигатьнең бөек һәм гаҗәеп серләре ачылганны, моңарчы басылып яткан иксез-чиксез яшерен көчләрнең дөньяга чыгуын күреп тора кебек тоела башлады. Җиде кат җир астыннан ярсып, дулап менгән бу гүләүдә моннан өч йөз миллион еллар элек нәкъ аның Тугае өстендә чайкалып яткан борынгы диңгез шавы ишетелә түгелме соң? Бу бик сәер бер хәл иде. Ләкин чыны шулай булгач, ни әйтәсең? Бу гүләү кыргый табигатьнең борынгы заманын хәзерге социализм чоры белән тоташтыра, бу нефть шавы миллион еллар элек җир астында кысылып калган тормыш авазларын, яшәеш куәтен бүгенге дөньяга чыгара. Бу гүләүдә ул диңгез буеның эссе күге астында кояш нурының һәм җылы дымның муллыгыннан исереп, үрчү, үсү дәртен кая куярга белмичә котырынып урман булып үскән, филләр адашырлык яшел үсемлек дөньясы шаулаганны, колач җитмәстәй юан көпшәле чыршы үләннәре, парашют зурлыгы абагалар кыштырдавын ишетте. Диңгез култыгының бурлат төсле яисә яшелле-зәңгәрле су үсемлекләре, алар арасында дулкын ярып айкалып йөрүче, дәү авызлы, гигант гәүдәле балыклар, акулалар күз алдына килде... I 6 Тау астындагы факелның гүя шушы якты әле Акмаңгапга, әле Кандыз оуепа таоа оаш и • ппы ул v3e. януына Идрис, күзен ала алмастан, тәэсирлI£j“e ара лф Р рдэп торуы пен караңгы кичтә тау култыгындаипашул р ,кка КИЛгәнч1 үк оеләи үк дулкынландыра иде. Дөньяда еше ү е өстеи. каоынып калган тормыш очкынының менә хәзер кяйпяп сәламе дә яңадан балкып чыгуы, чал тарихның хәзерге заманга каннар сәламе бит бу. Гаҗәпхәйраи! плпгтт wun пгтттп Бик тирәндә, хыял гына төшеп җитә алырдай караңгы җир асть>ш да, ниндидер дуамал куәтне, чамасыз егәрлекләрне басы JI" кыргый караңгылык, ә өстә чиге-чамасы булмаган шул кыр.^.. үзенә буйсындыра, йөгәнли һәм социализмга хезмәт иттерә алучы код рәтле, көчле хәзерге заман кешесе. Кама Иделе белән Ык елгасы арасында бөек бер көч булып канатын җәюче яшь индустрия күренешләре ничектер үзеннән-үзе күз алдына килде. Кайтып килгәндә күргән иде бит. Тау итәкләренә, су буйларына бөтенләй башка төс кертеп, урам өсләреннән калкып утырган исәпсез-сансыз нефть вышкалары, бик күп ак чаннар, каядыр бик зур эшләр башкарырга ашыгып баручылар кебек, басулар, болыннар өстеннән эре-эре атлап узучы челтәрле электр баганалары, ялтыравыклы киң каеш булып иңкелдән тау арасына, урманнан болын буйларына сузылган асфальт юллар, ул юллардан өзлексез арлы-бирле чабып торучы эреле-ваклы машиналар, тау итәкләренә, урман буйларына аркасын куеп, яшеллеге һәм аклыгы белән ерактан ук елмаеп утырган яңа шәһәрләр... Идрис, әле генә бик куанычлы бер яңалык ачкандай, башын күтәрде. Ничек ул шушы көнгә кадәр моңа әһәмият бирмичә йөрде икән? Бу үзгәрештә бик тирән бер мәгънә бар, монда бөек бер куәтнең, зирәк акылның тантанасы чагыла. Әгәр беләсең килсә, Кама белән Ык елгасы арасында хәзер шәһәр культурасы белән табигать байлыгы бергә үрелеп үсә, бөтенләй бер яңа дөнья туып килә түгелме соң? Әйе, ләкин... Ләкин шунда, кәефне кырып, яңадан теге уңмаган бодай кырлары, чүп басудан һәлак булып баручы борчак, кукуруз җирләре күз алдына килде. Уңмаганлык, җебегәнлек, булдыксызлык бит бу, җир байлыгын әрәм генә итү. Эшчеләр табигатьнең кыргый көчләрен әнә нинди кыенлыклар белән, әнә кайлардан тартып чыгаралар, ә без?.. Җир безнең алга үзенең бөтен байлыгын ачып салган: эшлә, игенче, файдалан, игелеген күр, рәхәтлән! Ә без нишлибез?.. Шунда үзен өйсез калдыручы нефть кешеләренә үпкәләргә хакы юк^ кебек сизелә башлады. Дөрес эшләгәннәр. Җирнең байлыгыннан файдалана белмәгәнсең икән, үпкәләмә, уңганнарга юл бир... Ул, үз-үзенә ачуланып, кулын селтәде. ^л да түгел, урам буенда утырып калган кәнәфер куагы яныннан апасының басынкы йомшак тавышы ишетелде: — Улым, Идрис! Син түгелме соң?.. Кичке һаваның бер дулкыны канәфер чәчәгенең салкыича җилпендереп узды. Ай кебек әллә кайдан ук балкытып торган кәчл* электр нуры яктысында канәфер куагы аксыл зәңгәр булып ул куак янында анасы озын ак күлмәге белән тагын да озынрак буйлы агпя чырайлы булып күренде. чынрак оуилы, аграк — Карлыгач та, сыерчык балалары да туып канат чыгарган килдема . ИТаЛаР’ ' ДӘ’ МӨГае"’ ТӨП " ИГеЗГӘ КаЙТЬШ ишәрсең дип хуш исен көчле ояламоп да ■7 Димәк, хәзер кайдадыр читтә яши икән... Идрис, атлыгып барып, анасының ике кулын кысты. — Исәнме, әни? һәйбәт кенә тордыңмы? Авырмадыңмы? — Ярый әле, бер көйгә, зарарсыз... Үзен бик ны>к тотарга тырышуына карамастан, анасының ике ирен кырые ничектер бик кызганыч булып бөрешеп килүен күргәч, Идриснең үзенең дә күзләре дымланды. Никадәр бирешмәскә тырышса да, оясы туздырылган ана кош бит инде ул. Әни кешенең җиләктәй яшь чагы шушында узган, әти белән шушында гомер иткән. Балаларын шушы нигездә үстергән. Аларны ничек онытсын икән ул? Болардан тыш, буыннан-буынга, әбидән җиңгигә, анадан балага күчеп килгән һәртөрле гореф-гадәт, ырым-шырым йортның нигезенә генә түгел, бәлки карчык күңеленә дә йолкынмаслык булып тамыр җәймәгәндер дисеңме? Әмма карчык улының күкрәгенә дә ташланмады, күз яшьләрен дә күрсәтмәде. Юк. Ул ханбикәдәй мәһабәт, шушы зәңгәрсу төн кебек үк тыныч күренә иде. Аяк йөзенә төшеп торган ак күлмәгенең бала итәкләрен күтәрә төште дә улын яктыгарак җитәкләде. Әгәр Идриснең беләгеннән тотканда озын һәм кытыршы бармаклары дерелдәп китмәсә, бәлки аның борчылуы сизелми дә калган булыр иде. — Кая, бер рәхәтләнеп күримче! Әни кешенең арыган йөзе кинәт яшәреп, ниндидер бер эчке җылы белән яктырудан матурланып китте. Идрисне борчып торган әлеге нигез мәсьәләсе һәм бүтән күңелсезлекләр ана мәхәббәтенең шушы көчле нуры яктысында бик вак, бик кечкенә нәрсә булып калдылар, кояш яктысындагы тычкан уты төсле күренмәс булдылар. Идрис, күңелләрне күккә күтәрүче шушы дәү бәхетнең бер генә сулышы өчен дә анасына гомер буе бурычлы булып калачагын хис итеп, тагын аның кулларын кысты. Әни кеше, читкәрәк тайпылып, улын баштанаяк күздән кичерде. — Җилкәләрең тагын да бераз киңәеп киткән димме... Тик ябыга- рак кына төшкәнсең. Авырмадыңмы? — Юк, әни, авырырга вакыт булмады. — Болай кәефең-ниең дигәндәй... арумы? — Кәефем дә нәкъ син көткәнчә! — Ай рәхмәт, шулай гына булсын иде дип теләп йөридер идем аны.—Мәдинә улының җиң очыннан тотып элекке бакча башына таба әйдәде. — Агаларың кайсы сугышта үлеп, кайсы кайда югалып беткә- ченнән, ичмасам төпчек улыма гына бәхетле булырга ярыйдыр инде, язмыш аны гына күпсенмәс. Син бит айның ундүртенче кичәсендә тудың, кызарып таң беленеп килгәндә. Яңа көн белән бер үк сулышта...— Бара торгач туктап күк йөзенә ишарә итте. — Күрәсеңме, монда инде синең җир-суларың, туган туфрагың гына түгел, йолдызларың да, күгең дә үзеңнеке. Хәтерлисеңме, төннәрен тышка чыкканда, йомышың беткәнне көтеп алып, йолдызларны күрсәтәдер идем ич? — Соң, хәтерләмичә!.. — ... Менә монысы «Иләк йолдыз», бусысы «Җидегән», бусысы «Казык йолдыз», фәлән дип... — Әйе, һәммәсе дә исемдә. Китаптан укып белә башлаганчы гел син әйткән белән йөрдем. Идрис анасының ике иңбашыннан кочып алды. Ул карчыкның бу сагынулары, бу мәхәббәт җылысы мул булып аның бер үзенә генә эләгүне бөтенләй үк гаделлек түгел кебегрәк хис итә иде. Чөнки карчык, теле белән әйтмәсә дә, армиядә хезмәт итүче сөекле оныгы Фирдәвесне да, нефтьтә эшләүче уртанчы улы Тәбрисне дә өзелеп сагына иде булса кирәк. Хәзер менә ана мәхәббәтенең аларга тиясе өлеше дә, Идрис уен- 8 ча, аның бер үзенә генә төшә иде түгелме икән? Идриснең а р д өлеш чыгартасы килде. „„тәоелсәң шул ук йолдызлар/ . — Әнә Фирдәвес яза, бик югаР“ "ү Б'ик биеккә менгәч, күк тә йодрык хәтле булып чекрәеп торалар, ДИ- » кисеп алып хәт. зәңгәр түгел икән, ничек әйтергә, куе шәмәхә ? фә кәләпүш тегәрлек... Аннан хат килгәлиме соң. Оныгын искә төшерү карчыкны тагын да җанландыры рак . — Ә килә килә сирәк булса да язгалыи, рәхмәт төшкере. Әле яңа V, килә, килә, сирәк uyj с көмеш канатлар менеп ябырак кына рәсемен җибәрде дә, иңбашына көмеш KVKTa шуын күргәч, кайдалыгын үзе язмаса да сиздем. Шу - Р г'П Ү ,_Т' гүләгән тавыш ишетелдеме, гел шунда гына инде КҮ ЗЛӘР тинтштрпрп йа тәвәккәллек хәзерге кешедә! Безнең яшь чаклар белән тиңләштереп карасаң, исләрең-акылларың китмәле. Бер карыйсың, киек каз юлына менеп җитәләрсыман. Икенче карыйсың, әллә ни тамаша биектә ап-ак ефәк билбавын сузып бара. Ул да түгел, болытлар арасында чабак балык төсле елтырап кына китә дә, күздән дә югала. Иа мин әитәмр. шул арның берсе минем оныгым бул сачы, борынгы китапларда язган фәрештәләр шикелле томырылып алдыма гына килеп төшсәче... Мәдинә үзалдына елмаеп кулын селтәде. — һи, хыял ииде шунда. Тора торгач, тагын шунысын да уйлыйм: бәлки монда төшмәве хәерлерәктер? Бәлки аның оча торган нәмәстәсе шундый зур, шундый куәтледер, әллә кем әйтмешли, ул канат җилләре белән бөтен авылны очырып җибәрер?.. Мәдинә карчык кеткелдәп көлеп җибәрде. Көмеш чаннар тирәсеннән узып, бәрәңге бакчасының башындагы карт миләш янына барып җиткәч, Идрис баскан урынында туктап калды: миләш артына ышыкланып, яр буендагы калку чирәмлектә иске өйләре посып утыра. Ләкин ул, яше олыгайган саен җиргә чүгә барган карчык төсле, нигәдер бик кечерәеп, мескенләнеп калган иде. Әйтерсең, ул шушы ап-ак купшы чаннар янында үзенең шулкадәр бетәшүеннән, түбәсенең аламалыгыннан оялып шушы күләгәгә кереп яшеренгән. — Кара әле, мин безнең өйне... беткәндер дип торам бит әле. Мәдинә, гүя сәламәтләнүе икелерәк булган каты авыру турында сүзбаргандай, көрсенеп куйды: — Дөрес уйлагансың... Кандызның таштан-ташка сикереп шаулап агуын тыңлагандай, карчык уйланып башын иде. Менә шушы үзгәрешләрнең һәммәсен төпчек улына аңлатып бирәсе бар бит әле... — Ерак юлдан, озын сәфәрләрдән кайткан кешене хөрмәт белән төп нигездә каршы алырга кирәк иде дә югыйсә... Туган-тумача җыелып... — Мәдинә, тавышы киселүдән туктап калды да, тамагын кырып яңадан ялгап җибәрде.—Алдан ук әйтеп куйыйм: өйне үзем күчерттем, каралты-кураны да үзем сүттердем. Тик менә, ашыкмадыммы икән? Синең өлешең дә шунда бит. Ялгышкан булсам, әйтерсең, гаеп гел миндә генә... Анасының суыксынуданмы, ничекме калтыранып китүен абайлап Идрис аның иңенә плащын салды. — Өстең бик юка. Ни дисәң дә кич бит инде, өстәвенә су салкыны да бәрә. Утыр менә шунда. J — Ярый алай булгачыииан... — Мәдинә иске өенең бусагасына утырып плащка төренде. J у НРЛ“ел язын> бакча артында җирне бик тирәнгә тишеп төшкәннәр дә, нефть кудыра башлаганнар. Мәдинә бакча башына чыга да хәйран ка" ™nAvnrK '°T КараП Т° Ра ИКӘН - Бер чыккавда ич Дәү башлыклары шунда булган. Калын коңгырт кашлы, төптән юан чыккан елмаеп кына сөйләшә торган кеше икән. Шул баскан урыныннан торып җиде как 9 Җир астындагын уч төбендәге шикелле күрә, ди. Михаила исемле диделәр бугай. Шул Михаила әйткән: — Бабушка, синең йорт-җиреңнең асты гел алтын гына бит. Кара алтын! — Китсәнә аннан? — дигән булам. — Шулай бик күпмени? — Бик күп. Бихисап. — Шулай да ни тикле булыр? Бер-берсенә карап көлештеләр дә, әлеге төптән юан чыккан Михай- ла әйтте: — Чамасыз! Басуда Көмеш күлегез бар бит? Ике көндә әнә шул күл суы тикле чыга. Синең оныгың очучымы? Икенче төрле әйтсәк, әбисе нигезеннән бер тәүлектә чыккан ягулык белән оныгың әллә ничә тапкыр Берлингә барып әйләнеп кайта ала. Менә никадәр! Болар үзара сөйләшәләр, ара-тирә өйгә дә, ишек алдына да карап алалар. Сораша торгач белдем: торбаны ишек алдыннан уздырсалар, тиз дә, якын да буласы, арзанга да төшәсе икән. — Көчлек эш түгел, әби, теләмәсәң, читтән дә борып җибәрә алабыз. Актык сүзеңне иртәгә әйтерсең. Авыл өстендә яңгырап торган музыка авазы зиһенен тараттымы, Мәдинә тамак кыргалады, суыксынган шикелле плащына җайлырак төренде. — Иртәгә хәтле төн чыгасы бар иде бит әле. һай шул ялгыз уздырган төннәр! Бигрәк тә әнә шул соңгы төн. Бер өйгә керәм, бер ишек алдына чыгып китәм. Бер ятам да, күзләремне йокы алмагач, тагын торып басам. Син уйлап кына кара: ялгыз башым, юк киңәшчем, дигәндәй, йөрәк майларын сыздырып, бер үземә ваем чигәсе ләбаса. Бер болай ди күңел, бер тагын кире уйлый. Гомер-гомергә Каратай нәселенең кендеген беркетеп торган нигез бит ул, җиде буыннан калган төп оя. Күпме баланың дөньяга килгәндә беренче авазын ишеткән бу нигез. Тик шундук ничәмә-ничә кешенең соңгы сулышы өзелеп, соңгы тапкыр күзләре йомылган. Күпме генә туйлар булмады, ул туйларда нинди җырлар, нинди курай моңнары яңгырамады... Тик ул кичне минем күз алдымнан, яшьләр туеннан бигрәк, үлем туйлары — җеназалар үтте. Күпме туганнарың, апаң-җиңгәң, абыйларың үлде, тифтән, ачлыктан кырылды. Күпме сугыштан кайтып үлделәр. Ул гынамы әле! Өй тулы ятим, сагышлы-моңлы тол хатын. Аларның күз яшьләре шушы нигезгә сеңмәгәнмени? Әнә ул кичне шулар бөтенесе, бөтенесе йөрәгемне сыкратып, күз алдыннан үттеләр. Мин уйладым: әгәр бу нигездәге елау- сыкраулар, иңгерәүыңгырашулар барысы берьюлы яңадан ишетелсә, бер төндә чәчләрең агарыр, нигез туфрагы үрле-кырлы сикереп, тыпырчына башлар иде... Карчыкның тавышы дерелдәп китте. Идрис анасының алдына килеп тезләнде. — Әни, дим, бәлки бүгенгә җитәр, ә? Иске яраны нигә яңартып торырга? Мәдинә, ялгыш кына болай йомшарып киткән дә хәзер шуңа үзе үк уңайсызлангансыман, кыенсынып башын калкытты. — Юк, бу йорттагы монда калсын! Бүтән ул турыда сүз булмас! Искенең урыны иске янында! Гомер буе чытырдатып нигезенә ябышып яткан бу карчыкка ни булган? Атабаба йорты дип, үзем белән бергә картайган өянкеләремне, сәрбиләремне калдырыр хәлем юк дип, Идрис чакырганда Казанга да күчмәгән иде бит. Гаҗәпхәйран! Нинди үзгәреш! Нинди зур сәбәпләр, нинди тирән уйланулар кузгаткан карчыкны? — Кырык ел буена тутырып килгән күңел сандыгымны актарып төн буе уйланып чыктым. Күңелемнән генә булса да, синең белән дә киңәштем. «Улым, дидем, нишлибез?» Минем күңелемдә генә булса да, син о L ■ г 1 Г 10 „ оглнтггтт күләгәсе төшмәсен. Күңелең әйттең: «Ярар, әни, яңага искенең кара гыү күңелемә? ничек хуп күрсә, шулай эшлә!»-Дөрес„ ;,лгә f ’J молодец! Үз телем — Инде дә дөрес килгән, әни, гажш! линр , белән дә нәкъ шуны ук әйткән булыр' пифтә кешеләренә әйттем: Ай рәхмәт!.. Шуннан ары к купсен яшь буын. Аның белән әйдә, казыгыз иифтәгә юлны, игелеген күр У ГН'1әТ б:Г^грТч^кЭ ба™ша: чокыр-чакыр арасына — утыргансың инде. 1-|и юньле кояш төшми, ин юньле дөнья күрмисен, биегрәк урынга, миләш төбенә күчереп куйыйкмы. — Карагыз соң, таралып төшмәсә!.. Теге Михайла дигәне шунда әйтте: — Тарала-нитә калса, әнә без салган яңа өйгә күчәрсең. Таш өйдә торасың килмәсә, материал бирербез дә, ике улыңның берсе тау оашы на, яңа урамга яңа йорт салыр. Җитәр, тау астында, бу иске әрҗәдә озак яшәгәнсең инде, диделәр. Бер, (Кешечә, яктыда яшәп кал. Әгәр яктырак вакыт булса, Мәдинә улының чәч төпләренә кадәр кызаруын күрмичә кала алмас иде. Идрис, каш астыннан гына иске өенә күз салды. Бигрәк тә искергән бит бичара, иске мунча хәтле генә калып, җиргә иңәргә җиткән. Ә ул менә, туң йөрәк, ваемсыз җан, алтмыштан узган анасын шушы череп, түбәләре тишелеп беткән иске өйдә калдырып китәргә оялмаган! Аңа салкын тимәгәе, авырып дип тә уйлап тормаган. Шулкадәр гомер итеп, биш-алты бала сугыш авырлыкларын кичергәннән соң, аның юньлерәк яшәргә мыни? Чит кешеләр шуны күргән, ә ул... Егет үкенеп һәм үзенә-үзе рәнҗеп, анасының култыгыннан — Ай, әни, ай, мескенем. Менә бит, ә! Моңа мин гаепле бит! Хәзер кайларда каңгырып йөрисең соң син?.. Моның миче юк бит! — һи, хәзер минем эшләр көйле. Нифтә кешеләре мине җәннәтнең нәкъ үзенә кертеп утырттылар!.. Кандыз суы аларны шаулап каршы алды да болар басмадан чыгып югарырак күтәрелгән саен тына, юашлана барып, ниһаять, тонык кына ишетелә башлады. Бөтен авыл күренерлек биек яр өстендә нефтьчеләрнең яңа урамы сузыла башлаган икән. Әнисе карчык улын ике катлы таш йортларның берсенә әйдәде. Электр уты белән балкып торган һәйбәт бер бүлмә. Җыйнак кына кухнясымагы да бар. Шундук газы, шундук суы. Шушы ап-ак пөхтә бүлмәләргә килеп кергәч, карчыкның ничектер чырае яктырып, тәне дә җиңеләеп киткәндәй күренде. — Менә минем өем! Әйбәтме? Тора бир шунда, диделәр. И, мин әйтәм, бөтенләй курчак өе бит бу! Үләселәрең килмәс! Арслаидай улларым белән сәмруг коштай батыр оныгым бар. Берсе булмаса берсе, бәлки, шундыйрак берәр сөйкемле куыш үземә үк әтмәлләп бирерләр •әле, дидем дә, утырдым да калдым. Сиңа да ошыймы?.. III йокы белән уяулык арасында күпме генә оеп яткандыр, Идрис күзен ачканда бүлмәгә таң нуры төшкән иде. Ул, ботинкаларын кулына тоткан килеш, сак кына атлап оекчан гына тышка чыкты Тып-тыи бео кеше юк. Күршедәге яңа йортның кыегы башында, кояш чыга башлаганны, көтеп, сыерчык төзәтенеп утыра; урам буена утыртылган яшь өрәңгеләрнең әле күптән түгел генә ачылып киткән сыек яшел яфракдар“ араЛ ында ТЬ1НГЫСЬ13 сугыш чукмарлары —чыпчыклар ызгышып «Уп Ке" Че г аТТаГЫ ПӘРДӘ урыиыиа газета эленгән ачык тәрәзәдән өзеп-өзеп имчәк баласы елаганы ишетелә. Шундук әбисе дә, апасы да китмәгәе үстергән, хакы юкалды. 11 җиңгәсе дә түгел, бәлки баланың үз анасының теләсә нинди музыка да бирә алмастай, бары әниләргә генә хас тирән бер мәхәббәт аһәңе белән сүзсез генә иркәләп гөрләве ишетелде. Шул ук өйнең баскыч төбендә бераз кырынайтыбрак стенага сөялгән мотоцикл тора иде. Хәзер менә шул яшь гаиләнең әтисе шушы мотоциклга чыгып утырыр да, тәрәзәдән карап торучы яшь хатынына кул изәп, үзенең буровоена чабар кебек тоела башлады. Әнә бит, аның, авылында читтән килүчеләр дә нинди сөйкемле оя корганнар. Ә ул, туган авылының төп кешесе була торып, бер анасын гына да чын-чыннан бәхетле итә алмады. Идрис, урамга чыгып, тагын үз якларына күз салды. Иртәнге яктылыкта, ничектер аеруча пакъ булып балкыган ак чаннар янәшәсендә, аның өе хәзер аеруча шыксыз, хәтта аяныч булып күренә иде. Карана торгач, аны тагын бер ямьсез күренеш борчый башлады. Җиргә иңәргә торган иске өйләр, хәтта салам түбәләр аныкыннан башка да хәтсез икән бит. Аларның һәркайсында аның анасы кебек үк бөтен гомерен җирдә казынып, терлек арасында мәш килеп уздырган сөялле куллы эш кешеләре яши. Аларның һәммәсенең дә менә шундый ук якты һәм җылы өйләрдә яшиселәре килә. Сугыштан соң колхозның җитәкчелек түрендә чалбар төпләрен ялтыратып чыккан элекке председательләрне халык алдына бастырып битләренә ачуын бәрәсе килде: — «Бу дөньяда ни битегез белән яшисез? Ничек сез оятыгыздан җир тишегенә кермисез?..» Аңа бик кыен иде. Авыз тутырып сүгенәсе дә, ул кешеләрне теткәләп ыргытасы да килә. Ләкин аннан ни файда?.. Ниһаять, арлы-бирле сугылып йөри торгач, ныклы бер уйга килде. Юк, китмәскә! Ямьле Тугайны аякка бастырырга! Ул моны, авылының өстенә караган килеш, ант иткән кебек берничә тапкыр кабатлады. Кинәт, өстеннән авыр йөк төшкәндәй, кәефе күтәрелеп китте. Хәзер нинди генә кыенлыкны җиңәргә дә көче җитәр төсле иде. Идрис, җиңел атлап, басу юлына таба кузгалды. Ләкин барасы юлына китә алмый калды. Тегермән ягыннан кечкенә арба тарткан ике хатын-кыз күренде. Арбага бер капчык он салынган иде. Гүя шушылай арбага җигелүеннән оялгансыман, битен яулыгы белән каплый төшеп, яшь кенә бер кызмы, хатынмы бөгелә-сыгыла алдан тарта. Шактый ук олыгайган бер хатын- кыз арбаның артыннан этеп менә. Майланмаган тәгәрмәчләр шыгыр- шыгыр килә, чыелдый, чокыр-чакыр урыннарда арба ава-түнә як-якка кыйшайгалый иде. Ул да түгел, тыкрыктан яман гөрләп чылбырлы трактор килеп төште. Килеп төшүе булды, арба янына якынаюга, аюсыман үкереп, туктап калды. Кабинадан озын буйлы тракторчы килеп төште. Ачуланып килде дә, бер сүз дәшмәстән, кечкенә арбаны әйләндереп салды. Идрис хәзер генә күреп алды: бу әлеге карчыкның улы, Әлфия исемле яшь хатынның ире тракторчы Салих икән бит. — Бу ни эшегез? Нигә ат сорамадыгыз, я машина! Ә? Бу нинди әдәм көлкесе? Хатыны, гаепле кешесыман, башын аска иеп кенә: — Сорадык бит...—диде. — Фәсхи абзый: йөрмәгез әле саруымны кайнатып, дип кенә җибәрде. Салихның йөзе коточкыч, күзләреннән ялкын бәрер кебек иде. Ул ачу белән җиргә төкерде. — Эх, Идрис абый! Шушы да булдымы эш?! Оят түгелме? Ат урынына кеше җиктерәсез! Бүгенге көндә! Колхозда биш-алты машина барында! Колхоз җитәкчесе күңеленнән Фәсхине мең катлы итеп сүгәргә, бу ялгышны төзәтергә әзер иде, ләкин Салих аны көтеп тормады. Мазутлы бияләен җиргә атып, яңадан хатынына ташланды. 12 — Җебегән! - дип кычкырып синең горурлыгың, кая синең, понимаешь, ксшслсл.. стваң?! Ә?! А?ЛМИ торганда, өске яктан таХатыны, битен каплап, ни әйтергә белми 1 „илрп тоште Ап- вышсыз-тыисыз гына яшел бөркәүле җиңел * тагын беоәу килеп пан райком секретаре Мәҗит белән озынча у буйлы зәнчыкты. Идриснең ерактан гына күргәне бар ид . У КИп->к Алап гәрсу күзлесе партия өлкә комитетының секретар «у Рг • Р>- сүзсез генә кулын кысып. Салих белән анык хатынына карап Тракторчы егет тәмам кызып җиткән, ул, ихтимал, күктән алла ү^е төшсә дә икеләнмәячәк, үзенекен итәчәк иде. Бөтенесенә ярсу бер караш ташлады да каушап калган хатынын җилтерәтеп кулыннан, алды. — Нәрсә торасың?! Әйдә, киттек! Бөгелмәгә! Ямьле Тугайда кешене кешегә саный башламыйча, кайту юк! Бетте! Алар, җитәкләшеп, борылып та карамастан, китеп бардылар. Аналары, кырын яткан арба белән он капчыгы тирәсендә икеләнә калды. Райком секретаре Мәҗит бөтен кыяфәте, бөтен торышы белән. — «Туктагыз әле, бу нишләвегез? Алай ярамый бит!» дигәндәй* Салих белән Әлфияне туктатмакчы булып кузгалган иде, өлкә секретаре кулын күтәрде: — Тимәгез! Кирәкми! Шоферына ишарә итүгә, анысы капчыкны машинага салып, карчыкны янына утыртты да өйләренә илтә китте. Идрис бу хәлне азмы-күпме аңлатасы килепме, әллә үзеи-үзе тынычландыру өченме: — Корырак холыклы егет, кисә дә сала... — дип куйды. — Шулай да хата бездә. Бирергә кирәк иде... Өлкә Комитетының секретаре, тыныч кына портсигарын чыгарып, боларга папирос сузды. Авыз эченнән генә «мм...» дип куйды, папиросын көйрәтте. Тора торгач, йөзе яктыра башлады,' ниндидер бер яхшы фикер башына килгәндәй, нидәндер канәгать булгандай рәхәтләнеп, тәмам чишелеп, көлеп җибәрде: — Карагыз әле, бик үскән малай бит бу! Молодец! Мондый егетләр күбрәк булганда, ә?! Шулай! Мондыйлар белән коммунизмны төзеп була! БИШЕНЧЕ БҮЛЕК I Ике басу арасындагы иңкелдән Ык буендагы җәйләүгә таба салмак кына атлап, иренеп кенә зур көтү төшеп килә. Көтүнең башында — Аязе артында бакыр төсле кызыл чәчле, битенә мул булып сипкел сибелгән Кәлиус атлы малай. Ул ниткән Кәлиус? Нигә Кәлиус? Каян килеп чыккан? Ул ягын дөньяда бер генә кеше белә — малайның анасы Кәлимә. Чөнки ата булган кеше—гел елмаеп кына торучан коңгырт күзле кызыл башлы, удмурт егете Устин, малай туганчы ук, разведчик иптәшләре белән бергә юкка чыгып, легендага әверелгән. Ул егеттән Кәлимә күңелендә онытылмастай истәлек белән менә шушы чибәр малай да аның ярты исеме генә калган. Хәер, авыл малайлары ул ярты исемне дә озак яшәтмәделәр. Кәлиусны ап-ансатка әйләндереп, Кәли дип кенә, йөртә башладылар. г Аяз абыйсы үзенә ярдәмче итеп бүтән бер малайны да түгел, нәкъ аны алганга Кәлииең башы күккә тигән. Кызыл башын ялтыратып ул кирәксә дә, кирәкмәсә дә әле анда, әле монда атыла. Хәтта терлекләре 13 тыныч кына утлап барганда да Кәли, тик кенә атларга һәм тынлыкка ирегеп, аратирә бабасы шикелле гайрәтле итеп чыбыркы шартлата, я булмаса, кычкыргалап алгалый: — Әй, Зимагур! Нәрсә син анда? Берәрсе качарга, я кырыйдагы кукуруз җиренә ташланырга җыенганга түгел, юк, болай гына, дөнья бик иркен дә, күңелле дә булганга, бүген дә, иртәгә дә, аннан ары да көн саен әллә никадәр рәхәтлекләр, әллә никадәр кызыклар күрәсе булганга. — Алаканат! Арья! Менә мин сине әле!.. Әйе, Кандыз буен иңләп, сирәк куакларны, инешнең борылмаларын урап әйләнә-әйләнә, Ык болыннарына таба тавышсыз-тынсыз диярлек зур көтү төшеп килә. Әле иртә, бик иртә иде. Уйсуларга, иңкел һәм үзәннәр өстенә җиңелчә генә зәңгәрсу пәрдә эленгән. Рәшә дулкыннары түгел ул, юк, әле иртәнге сыек томан бөтенләй үк күтәрелергә өлгермәгән. Офыкъ буйларында, Ыкның аръягындагы үрләр түбәсендә болытларның аскы ягыннан яктылык нурлары бөркелә. Кичке шәфәкъ нурларына охшаса да шәфәкъ нуры түгел ул, кояшның иртәнге көмеш яктысы шулай чын сәдәфтәй җемелдәп күренә. Аяз көн саен шулай, көтүе алдыннан атлап, әнә шулай бөтен дөньясын күреп, аның бөтен ямен айкап төшә. Көн саен диярлек шул бер үк Кандыз буеннан, бер үк үзәннәрдән уза, аның күз алларына көн дә шул бер үк ераклык күренә. Ләкин көн саен яңа күренешләр, караган саен яңа бизәкләр ачыла иде. Нөнки чал табигать үзенең бай һәм купшы бизәкләрен, гел уйнатып, сулыш саен үзгәртеп тора. Ерактагы агымсулар, тымызык күлләр, бер узганда — яктырып көнгә каршы елмаеп күренәләр, икенчесендә — игене җыелган сары кырлар уртасында зәңгәрсу пыяладай хәрәкәтсез калалар; кайчагында, көз башының шушы җилсез, хәрәкәтсез тын иртәседәй, аны бөтен табигать йокымсырап, талыгып кына каршы ала иде. Көтүче үзе яшел кожанын каеш белән буып аркасына аскан, чыбыркысын иңенә элгән дә, авыз эченнән җырлый-җырлый, атлый. Аңа хәзер дөньяда үзеннән дә борчусызрак, аннан да хөррәк бер кеше дә юктыр кебек тоела. Ул хәзер шушы чикләнмәгән хөрлекнең, шушы иркенлекнең ләззәтен, рәхәтен татый иде. Аның изүләре чишек, күлмәк җиңнәре сызганган. Оренбург далаларыннан килеп, Ык буйларының бөтен хуш исен җыеп чыккан җылы, ягымлы җил аның изүеннән кереп, песи баласыдай, күкрәгендә, иңбашларында уйный, йомшак канатлары белән аркасыннан сыйпап уза, чалбар балакларын лепердәтеп, балтырларын кытыклап үтә. Кыскасы, аңа хәзер бик рәхәт иде. Дөрес, баштарак, көтүгә чыгуның беренче көннәрендә, көтүне җиңеп булмаган чакларда бүре булып уларга җиткәләде. Көн буе кояш астында арлы-бирле йөгерә торгач, кичкә таба аякларыңны сөйри алмый башлыйсың, якты көннәрең караңгылана, күз аллары әлҗе-мәлҗе килә башлый иде. Ә иртәгесен торыйм дисәң, башны күтәреп булмый, күзләр ачылмый. Инде анысына да түзәр идең, әни кешенең рәнҗүен күтәрү кыен булды. Фермага керсәң дә, өйгә кайтсаң да—һәркайчан караңгы чырай, яшьле күз. — «Мин сине көтүче булырга укыттыммыни? Гомер буена хөрәсән ялкавы булып калсаң, ниләр кылырмын?!.» Менә хәзер, ике атнадан бирле үзе дә чыныгып килә, әнисе дә акрынлап күнегә башлаганга охшый. Кичә Аяз гомерендә беренче мәртәбә үзе эшләп тапкан беренче акчаны кайтарып бирде. Гомерендә беренче тапкыр! Әйтерсең, аның кулында гади акча гына түгел, дөньяның иң кыйммәтле асыл ташлары. Әйтер- 14 сен, ул хәтта гади кыйммәт кенә дә түгел, синең бәясен билгеләп булмый торган йөрәк җылың, кайнар мәхәббәтең. Әни кешенең ничектер күңеле йомшап китте. Юк, аның 1 Ү е ЛӘ күренмәде, борынын да тарткаламады. Шулай да аның кү i гдәге- геолог була алмый? Дөнья иркен, дөнья киң. Әйе, әмма алар әле бүгенге борчу түгел, киләчәкнеке. Анда күз. күрер. Ә хәзер ул үзен, күкнең әллә кай төшендә генә эленеп торучы әнә шул тургай шикелле үк, хөр сизә иде. Әйе, нәкъ шулай. Моннан соң. аның нәкъ алтыда торып, нәкъ сигездә партага барып утырасы да, көн саен ун-унбер сәгать буена, утырган урынына кадаклап куйгандай, көн буе чалбар төбен ялтыратасы да юк. Нәкъ менә болай гына, нәкъ тегеләй генә буласы да түгел. Ташып торган көчеңне, йөгәнсез яшь дәртеңне кайда куярга белмичә, юри генә, иптәш малай итеп кенә күршеңнең кабыргасына төртеп алган, я булмаса, тәнәфес вакытында әтәч булып кычкырган өчен, бөтен дөньяны сасытып «тәрбиясез бала, бозык малай, хулиган» дип, маңгаеңа хурлык пичәте басарга җыенып торучылар да юк. Табигать киң, табигать иркен күңелле. Ул алай вакчыл да түгел,, кинә дә сакламый, гаеп тә итми. Теләсәң ничек яшә, теләсәң ни кылан. Телисең икән, кешечә йөре, юк икән, аякларыңны югары тырпайтып башың белән йөре! Теләсәң ничек киен. Теләмисең икән, бөтенләй киенмә, ялангач кына йөре. Гаепләштән түгел. Әйе, Аязыгыз хәзер дөньясына төкереп кенә дә бирми. Бүген ничә* куярлар икән дип пошынасы да юк. Имтиханны ничек бирермен икән дип кан калтырап торасылар да артта калды. Әмма барыннан да шәбрәге, искә төшкән саен җиңеләйтеп, рәхәтләндереп куя торганы шул: начар салган печән чүмәләседәй ишелергәт- торган симез тәнен былкылдатып, класска һәрвакыт соңга калып, ухылдап, тирләп килеп керүче сөйкемсез укытучы — Фазыйләне аягүрә торып каршы аласы юк. Әйе, һич исәнләшәсең килмәвенә карамастан, икейөзлеләнеп аңа «саумы сез!» дип дәшәсе дә, иренен бөрештерүләрен дә, күрәсе юк. Әйе, ник чәнчелеп китми. Бөтенесе артта калды, узды, югалды!. Әнә аның Ык буйлары, болыннары, әнә аның көтүе... II Аяк тавышлары дөпелдәгәнгә әйләнеп караса, уң яктан берничә комсыз сыер, көтүдән аерылып, юл буендагы кукуруз басуына таба чабалар, имеш. — Әй, Кәли дус! Тиз бул! Кире бор! Кәли, сипкелләре чәчелеп калырдай тизлек белән, шунда тәгәрәде- Йөгерә торгач, үзенекен итте, аның сумала белән катырган озын чыбыркысы кечкенә яшен тавышыдай бик зәһәр чартлап алгач, азгын хайваннар,^ кире борылып, көтү уртасына кереп качтылар. Йөз иллегә якын мүкләк һәм мөгезле, кызыл-чуар һәм ала-кола тәнле сыер халкы, үзләренең нинди кадерле хайваннар булуларын яхшы белгәндәй, вәкарь белән, салмак кына атлый бирделәр. Алариын. боз эри башлавын Аяз шундук сизде. Әллә шуннан, әллә бүтәннән бүген кәефе аеруча күтәре к Д • Аның башына берениәи-бере матур, береннәи-бере тапкыр яңа фикерләр килә башлады. Мәсәлән, нигә әнисе аның гомер буе көтүче оу- лып калуыннан курка? Быел көтүче, киләсе елга тракторчы, я — комбайнчы. Ә аннан соң бәлки агроном... Я булмаса, нигә ул читтән торып укый алмый, нигә я инженер, я 15 бу пошынмас бер тынычлык белән атлаулары шулкадәр күзгә бәрелеп тора иде ки, әйтерсең, алар көн саен радио тыңлыйлар, үзләре турында газеталарда язылганнарны ишетәләр дә, шуңа масаялар. .Чынлап та, нигә кабаланырга, нигә үзеңне юк-бар белән борчырга? Ык буена ут капмаган лабаса. Шуның өстенә, тулган җилен белән атлавы да читен. Сөт капчыгы бот арасында әле бер якка бәрелә, әле икенче якка. Чөнки алар төн кунган туплам урыныннан кузгалып киткәннән бирле әнә бит нинди ризыклар белән тамак туйдырып уздылар. Өстәге басуда солы катнаш яшел борчак бик кәефләренә килгән иде. Теге бөтерчек малай куа башлаганчы дип ашыга-ашыга тутыра торгач, корсаклары хәтсез авырайды. Менә Кандыз буенда да шулай телгә эләгерлек яшел үрентене чемченеп төшәләр бит әле. Тегендә төчерәк иде, менә монда, кузгалактыр, фәләндер шикелле, авыз суын китерә торган әчкелтем үләннәр кергәли. Әмма рәхәтнең иң зурысы алда иде әле. Аларны болынның әрәмәлеге арасында тегендә-монда яшеренеп калган хуш исле, сусыл үләннәр көтә. Шундук, уртларыңнан сүл агызып, кытыршы тоз бүкәнен ялыйсы бар. Аннары әле сөтеңне саудырасы, очына кадәр сөт белән тулып дүртесе дүрт якка тырпаеп торган дүрт имиеңнән җылы сөтең агып чыкканны тоеп, рәхәтләнеп торасы бар. Бөтен тәнең шул авырлыктан бушанып ничектер җиңеләеп кала. Шуннан соң яр буена төшеп, Ы.кның агач тамырларын, яр буе камышларын юып аккан бераз гына татлырак йомшак суын чөмерәсең. Яңадан бүлтәеп өлгергән дәү корсакны яр буендагы җылы комда үз көенә салып, мыш-мыш килеп, рәхәт кенә йокымсырап яту үзе ии тора! Шулай булгач, нигә үзеңне бимазаларга да, нигә бу тынычлык белән туклыкның рәхәтен татып калмаска? Әйе, Ык буена ут капмаган, аның өстенә көтүче дә ашыктырмый. Алай гына түгел, ул көтүне бүтәннәрдән борчытырга да юл куймый иде. Олы юлны аркылы чыкканда һәр көнне диярлек көтүнең ике ягына төрле-төрле машиналар килеп бәялә. Кайсында Чупай ташы, кайсында измә балчыгы, озын торбалар, станоклар була. Өсте бөркәүлеләренә, бер-берсенә сыенышып, әле йокылары да ачылып җитмәгән бик күп кешеләр утырган. Алар кайсы борауларга, кайсы — кайда эшкә баралар. Шофер халкы башта тәмәкеләрен көйрәтеп җибәрәләр дә, машина тәрәзәсеннән башларын тыгып, көтүнең узганын көтәләр. Әмма сыер токымының бу тантаналы ваемсызлыгы, йоклар-йокламас кына атлавы аларны пошындыра башлый. Китә шуннан гудоклар концерты, куба ике яктан да тавыш. — Әй, син, мөгезле токым патшасы! йоклама аягүрә! — Атлат көтүеңне, атлат! Сөйрәлмә җан көеге булып! Аяз көтүенә бер сызгырса сызгыра, көе килмәгәндә анысын да ишетә алмыйлар. Ул, аякларын җәеп, юлның уртасына чыгып баса да, гудок кычкыртмаска кушып, кулын күтәрә: — Акыртмагыз шул машиналарыгызны! Тимәгез малларның иервы- сына! Ике яктан да шаркылдап көлешкән тавышлар яңгырап китә: — Ха-ха-ха! Сыерның нервысы! Нинди нерв ул сыерда? — Син аларга валерианка салып бир! — Әйдә, әйдә, телеңә салынма, ку тизрәк! Төш күрәләр бит! — Безне эш көтә анда, эш, нефть көтә! Көтүче уены-чыны белән тагын кычкыра. — Әһә! Әнә ничек! Нәрсә сез? Бу эш түгелмени? Кесәгездә нәрсә? Шешә белән сөт! Авызыгызны чәп-чәп китереп каймак ашыйсызмы? Дөньясын онытып салкын әйрәнне кем чөмерә? Сез! Балаларыгыз бак- 16 чада нәрсә эчә, әбиегез кунакка баргач, табынга нинди май куя? Әһә, капландымы авызыгыз! „ ттт Шоферларның кайсы көлә, кайберсе сүгенеп ташлый. Шулай да, кү- бесе, Аяз шикелле үк авыл егетләре булганлыктан, шуның өстенә сөт белән майны да искә төшергәч, гудок бирүне туктатып, көтеп калалар иде. III Бүген ул сөтбикәләрен юл аша чыгарды да, аягын чалыштырып атлаган килеш, машиналар узуын карап тора башлады. Кызык бит. Моңарчы бу тирәдә бөтенләй күренмәгән төрле кешеләр уза. Гади генә, әмма таза эш киеме киенгән, җитди чырайлы, нык гәүдәле, мыеклы кешеләр; яулыкларын маңгайларына ук төшереп чәчләрен яшереп бәйләгән хатын-кызлар. Төсбитләре үк әйтеп тора: илнең бөтен почмагыннан җыелганнар. Моңарчы күбесенчә китапларда гына укып белгән эшче сыйныф инде бу. Өс башлары да бик талымсыз, үзләре дә тыйнак кына күренәләр. Шулай да бөтен дөньяны аякка бастырган, патша сарайларын дерелдәтеп торган зур көч! Әмма бүген егетнең коңгырт-соры күзләре әле шофер кабинасына, -эле машина өстенә төбәлеп һаман эзләнделәр. Атасы калкып чыкты бит. Моңарчы кайта, имеш, кайткан ук, имеш, күргәннәр, имеш, дигән булалар иде. Кичә төнлә белән клубтан кайткач, печәнлеккә менеп яткан гына иде, баскычта анасының шәүләсе күренде. Авыз ачып сүз әйткәнче үк сизенде: әллә елаган, әллә болай бик борчылган. Ни булды икән дип сорарга базмый торганда, шыпыртлап үзе әйтеп салды: — Кайткан бит, кайткан? Аз гына «Кем?» дип ычкындырмый калды. Бүтән кем булсын? — Китсәнә! Кеше сүзе генә түгелме? — Үзем күрдем. — Гөлсем, дулкынланудан тыны кысылып, өзек- әзек сулыш алды. — Бүген узышлый кереп Нияз кабере өстендәге чүп- чарны утап чыкканда, күтәрелеп, карасам, машина янында ул тора! — Кит аннан? Тәгаен улмы? Бүтән берәү түгелме? — Син тагын!.. Аны танымаска! Бүтән кеше булса, Гөлсем бәлки тагын да ачыграк итеп әйтеп салыр, «ун ел бер түшәктә яткан кешене, балаларының атасын ничек бүтән кеше белән бутыйм мин?!» дияр иде. Алар икесе дә сүзсез калдылар. Гөлсем ара-тирә авыр сулап куя. Аяз да, ни әйтергә белмичә, тынып калды. Икесен дә бертөрле үк сорау борчый иде. — «Нигә кайткан? Нинди кайту белән?..» Бәлки шушы тирәләрдән узар, бәлки узышлый күзгә чалынып калыр. Әллә өйгә кайта, әллә юк... Уйлап кына бетерүе булды, ниндидер таныш күзләргә юлыкты. Тукта! Бусы нинди тамаша тагын? Чынлап та улмы? Нишләп монда? Ничек? Күз өстенә үк төшереп бәйләгән шул ук ал кәшәмир яулык. Калын кашлары астында ике үткен күз гаҗәпләнүдәнме, нәрсәдәндер кинәт зурайдылар, хәтта, куркынгансыман, хәрәкәтсез калдылар. — «Шул! шул, шул!» Егет ничектер, үзеннәи-үзе машинага таба атылды. Тукта, ничек дип дәшәргә? Исемен белми бит! Ул аннан нибары бер генә сүз ишетеп калган иде бит. Нәрсә ул, исемме, шайтанмы? Әй, әй, ничек әле? Исәвән!.. Исеңдәме? Бөгелмәне хәтерлисеңме? Машинада гөрелдәп көлешергә тотындылар. Кызый битен каплап башын түбән иде. Нишләп? Нигә көләләр? Болай гынамы? Аяз барып җитә алмый калды. Кызый яңадан башын күтәргәндә машина, моның, «борынына төтен белән тузан бөркеп, китеп тә барды. Нигәдер кинәт бик күңелсез булып калды. Нәрсәгә икән? Көлгәнгәме? Көлмәгәйләре, ник шартламыйлар... Барды-барды да тагын бер борылып карады. Машиналарның бер төрлесе болын буйлап турыга китте, бер төрлесе башкорт ягына алып чыга торган Ык күперенә борылды. Агач күпер шактый вакыт дөбер-дөбер килеп торды. Тынды да тагын кат-кат дөбердәде. Бераздан башкорт үренә менә торган юллардан һавага сары төтен төсле куе тузан болыты күтәрелә башлады. Шул якка чыгып киттеме, әллә бу якта калдымы? Уйланып төшә торгач, юк белән хыяллануына бераз кәефе кырылып, үзенә сорау «бирде: — «Кайсы якка китсә дә барыбер түгелмени? һм.» Үз күңелендәген үзе тыңлагандай, байтак кына җир сагаеп барды. Әллә кайда, бик тирән бер урында икеләнү бар иде. Болай барыбер кебек. Азмыни андый янәшә утырган кызлар... Аннары килеп ул тикле искитәрлек нәрсәсе бар? Тик шунда кызый җыйнак кына гәүдәсе белән күз алдына килеп басты да, юри үчекләгәндәй, бөтен йөзен гаҗәп сөйкемле, акылдан шаштыра торган бер нур белән балкытып, елмаеп тора башлады. IV Уйланыбрак кына төшеп килгәндә сулдагы яшелчә бакчасында ■сыбызгы черелдәве ишетелде. Теге комагай сыер, Зимагур, үз ише ач күзләрне ияртеп, кәбестә бакчасына кергән, имеш. Шушының өчен ул комсызга көн саен диярлек эләгә, уртларыңнан сулар китерә торган шул татлы яфраклардан авыз иткән өчен, чыбыркының зәһәр очы көн саен аның корсагын яндырып үтә. Ул шуннан соң, башын игән килеш, икенче аяк та атламаслык булып, сыерлар арасына кереп кача торган ■иде. Әмма чыбыркының ачысы басылу белән, Зимагур комсыз күзләрен яңадан елтырата башлый. Шалашы эченнән, колга буе гәүдәсен турайтып, каравылчы Сәхәби карт килеп чыкты. — Кызыл камыт киертергә кирәк ул конарсызга. Әйе! Алланың бир- меш көне, шул таптый, шул хәрап итә кәбестәне, Зимагур дисәң дә Зимагур! ^Ул да түгел, әрәмәләр арасыннан өстенә яңа бишни күлмәк, аягына һәйбәт сары түфли кигән Дилбәр килеп чыкты. Шалаш ягына ымлап, башын чайкап торды. — Ай-ай! Нәрсә ди бит! Авызыңнан җил алсын, Сәхәби бабай. Ул ниткән сүз? Алай ачуың килгән саен кызыл камыт киертә башласаң, бөтен ферманы чалып чыгарсың! Булмаганны! Олы кеше сүземени бу! Карт, киез эшләпәсен басыбрак киде дә, тавышсыз-тынсыз гына, шалашы артына шылды. Аяз көтүне Ык буендагы комлыкка туплап, анда Кәлине калдырды да, үзе Дилбәр янына менде. — Карак синең ул Зимагурың, азгын, ач күз. Аның уенда бары шул урлашу да, тыкшыну гына. Кызын алай уйламый икән. Ул, күзләрен елтыратып, көләргә тотынды. — Кара син боларны! Монысы да шул ук тегермәнгә су коя. Каян беләсең, бәлки Зимагурда хосусый милекчелек шаукымы көчледер? Бәлки безгә сыерлар массасы арасында өндәү-димләү эшләрең киңрәк җәелдерергә кирәктер? — Ул нидер әйтәсе бар кебек бераз карап 2.C. Ә.“№2. 17 18 торды. — Үз башың белән уйлап карамадыңмы, кем, көтүче иптәш, ииг® : ' ул һаман читкә чаба, нигә я кукурузга, я кәбестә бакчасы < лана. — Нигә, нигә? Ачкүз, капкорсак булганга. „ — Юк шул менә, Аяз дус. Юк. Белмәдең. Ул чаба тамагы туйма-. — Ә бүтәннәр пигә урлашмый? Нигә аларга җитә дә, нигә моңа гьпш ҖЭТМ11? ашарга ярата, сөт;_1е д? күп бирә Син көтүеьь не кысыбрак йөртәсең бугай. Менә нигә туймый кала аның тамагы. Аяз түмгәккә килеп утырды да үз янына Дилбәрне дә чакырды. — Әй, яратам шундый акыллы киңәшләрне. Кая, утыр әле яннарыма, ял булсын җаннарыма... Дилбәрнең йөзе яктырып китте. Әмма, шунда куллары чамасыз- озын булып күренгәнгә эче пошып, кыска җиңенең әле берсен тарткалады, әле икенчесен. Шулай бераз борылгалап, бераз назландырганнан соң, ак халатын җәеп, егетнең каршысына килеп утырды. — Яныңа утырсам, үзеңне күрә алмыйм. Аннары килеп, ерактагы кояш җылырак була диләр түгелме? Алар икесе бер мәктәптә укыдылар. Ул чакны күпертмәле ак алъяпкыч, көрән сатин күлмәк киеп йөрүче торнадай озын сыйраклы, озын муенлы шушы кызны Аязның ничә тапкыр толымын тарткан, хәтта чалыш еккан чаклары да булды. Әмма ул ничектер, ачуланмый да, еламый да иде. Тик, «Торнакай» дип кычкырсалар, «Торыйк, торыйк!» дип үртәсәләр генә аның чын-чыннан ачуы чыга. Үзен үртәүчене ул, озын куллары белән якасыннан эләктереп алып, нык кына дөмбәсли торган иде. Хәзер Аяз аңа, гомерендә беренче күргәндәй, сәерсенеп карый башлады. Хәзер Дилбәр ул кыз да, түгел дә иде. Кара син әй, хәзер сыйраклары да озын булып күренми. Йомыраеп кына килгән таза балтырларын тәне төсле үк капрон оек матурлап тора. Муены да теге чактагысыман озын, шыксыз түгел икән бит, тамак астын, бик килешле итеп, гәрәбә муенса бизәп тора. Күзләре дә ничектер бик сөйкемле итеп, нидер көткәндәй, я булмаса, үзе берәр сүз әйтерсыман, мәгънәле итеп карыйлар. Тик шунда тагын баягы кызый күз алдына килеп басты. Үзенә төбәлгән кара күзләрне, бөтен дөньяга нур чәчеп елмаюын? күрүгә Аязның хәтта йөрәге сулкылдап куйды, күңелендә ничектер бер үк вакытта дулкынландыра, борчый, әллә нәрсәсе белән үзәкне өзеп сагындыра, өметләндерә һәм тагын әллә ниләр эшләтә торган яңа бер хис уянды. Егет, моңа бик гаҗәпләнеп һәм дулкынланып, үзалдына башын чайкап, елмаеп куйды. Бу егеткә ошавын сизеп тору бик рәхәт иде. Дилбәр аягындагы сары чүәгенә карап кына утырган кебек булса да, Аязның бүген беренче мәртәбә аңа чәчен йолкырга да, кар атып маңгаен бүрттерергә дә ярый торган сабакташ итеп кенә түгел, егетләр күзе белән каравын сизә иде. Аның йөрәге бик татлы итеп сулкылдап . куйды. Төшләрендә күреп моңаеп уянган егете шушы иде бит инде аның. Өр-яңа креп де-- шин күлмәгеңне дә сыерларга ялатыр өчен түгел, әнә шул коңгырт күзле тәкәббер егет күрсен дип кидең ләбаса. Бөтен яктан үз тиңең. Ул да^ синең шикелле, син дә аның күк. Аның да яшь йөрәге бер сүз дә язылмаган чиста кәгазь төсле ап-ак килеш, саф килеш... дисәң, теге Зиләйлүк белән маҗаралары булды инде булуын. Әмма ул икенче күтәрелеп караганда егетнең күңеле әллә кайларга- киткән иде. Монысы Дилбәргә һич кенә дә ошамады. — Нәрсә син тилемсәдәй, үз-үзеңә елмаеп, башларыңны чайкап утырасың? Егет сискәнеп башын күтәрде: Кем, минме? Китче моннан! Юктыр, Дилбәр, күзеңә генә күренгәндер. Я каршымда син утырганга шулай бераз исәрләнеп киткәнмен. 2* 19 Шаяртып әйтә, юньсез, үчекли. Әмма шаяртуы да рәхәт. Менә шушында сандугач булып сайрарга иде инде югыйсә, күңел кылларының иң нечкәләрен чиертеп үзеңә бәйләп куярга иде. Ләкин Дилбәргә акылы белән күңелен килештерү гел кыенга килә торган иде. Егетләр белән сөйләшкәндә күңеле сабан тургаедай сайрап кына тора. Андый чакта беренпән-бере ягымлы йомшак сүзләр әйтәсе, шаян сүзләр белән башларын әйләндереп, үзләреннән рәхәтләнеп көләсе, көлдерәсе килә башлый. Күзләр үзләреннән-үзләре уйнаклый, иреннәр үзләреннән-үзләре елмаерга тотына. Үзе үк сизеп тора, әгәр шулай була алса, ул шундук эчкерсез, беркатлы шаян кызга әверелер, аңа сокланып карап торырлар иде. Кыскасы, Дилбәр нәкъ үзе булыр иде. Әмма күңеле шулай сайраганда акылы аңа бик тәртипле дә, тәүфыйклы да булырга, гел акыллы сүзләр генә сөйләп утырырга куша. Аның иң бәхетсез вакыты әнә шунда башлана да. Аның йөзе җитдиләнеп китә. Үзенең кем булуы нәрсә исенә төшүгә, күңеле сайраганда теле күңеленә каршы килеп, ниндидер коры, кырыс, ягымсыз сүзләр сөйләргә тотына. Ул юкка кына матур күлмәкләрен киеп төшмәгән, юкка гына көзге алдында озаклап маташмаган, сизелер-сизелмәс кенә итеп изүенә дә тикмәгә генә ислемай сөртмәгән иде. Әмма күңеле белән акылын ул монда да килештерә алмады. Дилбәр, авылга таба борылган булып, күкрәгенең әллә кай төшеннән генә кечкенә газета чыгарды. — Беләсеңме бүгенге гәзиттә ниләр бар? Тагын Нуранияне төшергәннәр. Аяз аның каршысына барып чүгәләде. — Шулаймы! Нигә, бик* дөрес иткәннәр. Хәзерге заманда көтүче белән савымчы сурәте төшмәгән газета нинди газета ул? Әле аның рәсеме астына «Сезгә карап елмаеп торучы бу чибәр кыз...» дип тә язгандыр. Шулаймы? Ә ул кыз үзе кашларын җимереп утырадыр. — Каян беләсең? Укыдыңмыни? — Юк, гадәте шундый. Дилбәр газетаны, Аязга күрсәтергәме-юкмы дигәндәй, әрле-бирле йөрткәли башлады. — Кайда гына карама, иң түрдә Нурания. Казанга аны җибәрәләр, радиодан ул чыга, иң' шәп бүләкне аңа бирәләр. Аның дүрт-биш ефәк күлмәге генә бар. Белдеңме шуны? Күрше авыл кызының шундый дәрәҗәләргә күтәрелүенә хәйран калуын белдереп, Аяз телен чартлатты, башын чайкап куйды. — Ай, ай, дүрт-биш үк, ә! Ә синең бер-ике генәдер әле... Дилбәр аңа сәерсенеп карап алды да, бик алай нечкәләп тормастан, үзенең өндәү-димләү эшләрен дәвам иттерде: — Син бит, ни җитте кеше түгел, аттестатлы көтүче. Терлекчелекнең продуктлылыгын арттыру мәсьәләсендә комсомол оешмасы синнән үрнәкле эшләр көтә, мин әйтер идем, батырлык, фидакарьлек! Ә нигә? Комсомол ала алмаган тагын нинди крепостьлар бар? Дилбәр күзенең кырые белән генә егеткә карап алды: азрак җан керә башламадымы? Йөзендә ярыш дәрте кабынып китмәдеме? Юк, бу юньсез алай тиз кымшана торганнарга охшамый иде. Аяз исә кай төшедер авырткансыман, чыраен сытыбрак «әйе, әйе!» дигәндәй башын игәләде. — Дөрессәнә инде, хәтта дөрес ярым. Тик ни бит, Дилбәр, боларны бит мин мең елдан бирле беләм. Пионер вакыттан ук. Син кыскарак әйт, аннары конкрет бер киңәш бир: әнә тегеләй, менә болай диген!.. — Конкретракмы? Пожалуйста. Теге чакны үзең дә ишеттең. Чиш- мәтауда сөйләшкәндә иптәш Чурмантайский безнең алга мәсьәләне бик конкрет куйды бит. Сөт җитештерүдә... 20 — Каян табып бетерәсең шундый сүзләрне? Сөт савуда... дип кенә '^'^кХәнгә^пластинка әйләнеп бетмәгән иде әле, күрәсең. Дилбәр үзен бүлдергәнне ошатмады. ТРОП — Нигә? Гәзнт укымыйсыңмы әллә син? Культур £ ИПРТПәйтелә инде ул... Элерон Нурмиевич әйтте: сөт җитешт-рү кән уңышларны яулап ала алсагыз, берләштерү мәсьәләс " кытта гына конкрет куярга була. Менә шуннан чыгып инде _ рыч. Иптәш Чурмаитайскийның райком члены буларак без ә шул директивасын тормышка ашыруга ирештекме, әллә ирешмәдекме. Мин әйтер идем, киресенчә, ирешмәдек, Аяз, ирешмәдек. Сөтне һаман күбрәк тә күбрәк куу бүгенгесе көйнең кадагына сугучы иң җаваплы бурычларның берсеме? Берсе. Шулай булуга карамастан, без литр артыннан литрны гел югалта гына барабыз... Мин үзем дә гаепле монда, комсомол да, шулай ук син дә! Әйе, син дә! Син көтә башлаганнан бирле нигә сөт артмый? Ә син мәсьәләне комсомол алдына куймадың, вакытында сигнал бирмәдең!.. — Моннан соң мәсьәлә дә куярмын, сигнал да бирермен! Тик сиң өндәүдимләвеңне генә туктат! — Юк, син шаяртма! Әнә анда укымаган башлары белән дә әллә кайларга сикерәләр. Беләсең килсә, Нурания белән райком секретаре иптәш Талипов кул биреп күрешә. Килгән саен чәйгә керә. — Дөрес итә, Нурания чакырса, Талипов түгел, мин дә керер идем... Дилбәр, ачылып киткән тез башына тырт иттереп ачу белән күлмәк итәген тартты. — Мәсьәлә анда түгел, мәсьәлә безнең хурлыклы рәвештә артта калуыбызда. Мин әйтәм, җыелышларның түр башында Нурания, район тактасында Нурания! Нигә безгә күтәренке йөкләмәләр алып, Нуранияне куып җитмәскә дә, нигә узып китмәскә? Егет шап иттереп үзенең тезенә сукты. — Булды! Киңәштек! Тәвәккәллик, .китсен дан! Беләсеңме, безгә обком секретаре үзе чәйгә керер. Синең ун пар түфлиең, унбиш ефәк күлмәгең булыр. Мин йөз тәңкәлек тар балаклы кызыл ыштан алып киярмен. Ә инде җыелышларның түр башында чиратлашып я мин, я син утырырбыз. Килештекме? Бир кулыңны, шап иттерим вәгъдәгә! Кызый моның шаяртумы, чынлап сөйләнүме икәнен тәгаенләп бетерә алмыйча, икеләнеп торганда, егет аны, кулыннан җитәкләп, Кандыз ярындагы кечкенә келәткә алып китте. — Кияүгә чыкканчы борын астыңны сөртә белергә кирәк диләрме әле? Шуның шикелле... Келәттә кичә заводка җибәрелмичә төн кунып ачый башлаган берничә бидон сөт бар иде. Аяз ачу белән аларның капкачларын ачып ташлады. — Беләсеңме болар нигә ачый? Эшнең күңелсез якка таба борылуын сизенеп, Дилбәр кинәт кызарынды. — Белмисеңмени? Заводта кичке савымны алмыйлар ич! Ул төн кунганчы ачый. Аяз, бер-бер артлы шапылдатып, бидоннарның капкачларын ябып чыкты. — Юк, без, күңел биреп эшлисе урынга, күп вакытны әиә шулай лыгырдап уздырганга ачый ул. Комсомол җыелышында нәрсә әйттек? Кандыз суына баз казып келәтне шунда төшерергә дә, кичке савымны салкын суда тотарга дидекме? Кая яшьләр өмәсе? Нигә сөтне әрәм итәбез? н Дилбәрнең йөзе күм-күк булып күгәреп китте. Ул рәнҗеп, хурланып ишеккә таба борылды. Еламсырап: 21 — Кансыз син, җансыз! — диде. — Синең йөрәгең пластмассадан эшкәртелгән! Дилбәр, гарьләнүдән битен каплап, тышка атылды. Аның бите уттай яна, ирен кырыйлары, бозылырга чамалап, мелт-мелт итеп кенә торалар, кычкырып елыйсы килә иде. Үләрсең хурланып. Җитмәсә, киенеп-ясанып килгән була бит әле, килешен аздырып. Кадерен белмәгәнгә... Үзен-үзе алдап. Шундый җансызга, таш йөрәккә. Хәзер бу дөньяда Дилбәрдән дә бәхетсезрәк бер кеше дә юк иде. Ул, өметсезләнеп, Ык буена төшеп китте. Кайдадыр, кайчандыр бер китапта укыган иде: мәхәббәт сугыш ул, ә сугышта көчлеләр генә җиңеп чыгалар. АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК I Әти кеше! Әти кайткан!.. Хәзергә әле Аязның уйлары шуннан да тирәнгәрәк керә алмый иде. Ничек кайту белән кайткан? Бөтенләйгәме, түгелме? Үзе генәме, әллә берәр нәрсә... иярткәнме? Ун ел югалып торганнан соң яңадан кайтуы яхшыгамы, әллә түгелме? Аяз ул якларына барып җитмәгән иде әле. Ыкның яр астындагы дымсу комлыгында, тал-тирәк күләгәсено ышыкланып, тын гына аның көтүе йокымсырап ята. Су өстендә, күзне камаштырып, кояш шәүләләре уйный; анда-санда, «чулт»та «чулт» килеп, балыклар сикерешә; әле биредә, әле арырак, томшыклары белән су яргалап, акчарлаклар балык аулый. Атасының килер ягына күз салгалап, Аяз яр өстендә арлы-бирле’ йөри. Берәр әйләнеп килә дә туктап кала. «Әти!..» Шушы сүзнең моңарчы аңына үтеп җитмәгән тагын да тирәнрәк бер эчке куәтен, тагын да җылырак бер рәхәтен татырга теләп, әйткән саен бераз үз-үзен, бу сүзнең күңелдә ничек яңгыравын тыңлап тора. Әйткән саен рәхәтрәк булып китә, күңелнең әллә кай урыннарын ягымлы, җылы дулкыннар тибрәндереп уза. Хәзер бит синең элек булмаган бик якын, бик газиз үз кешең бар, ниндидер куәткә ия булучы төпле бер таянычың бар! Ничек икән ул әтиле булу? Бик рәхәтме икән аның үзенә «әти!» дип дәшү? Ничә еллар бит инде... Тик шунда Аяз күңеленең иң түреннән ниндидер бер салкынлык, дисеңме, канәгатьсезлекме, үзеннән-үзе гайрәтне чигереп, кәефне боза торган шундыйрак бер шыксыз тойгы кузгалып килүен сизә башлады. Ничә еллар буе ул шушы якынлык хисен тоеп караудан мәхрүм йөрде бит. Әтнсе белән чын күңелдән горурланып, аның да «әти!» дип әйтәсе килмәдемени? Иптәш малайлары аталарына сыенганда, аларны әтиләре «улым!» дип шапылдатып аркаларыннан сөйгәндә ул, күзләрен мөлдерәтеп, читтән генә карап тора иде. Нигә шулай булды? Нишләп? Аның ни гаебе бар? Болыннар, кырлар исе бөркелеп торган шул дәү кочакка аның да керәсе, аның да сөеләсе, аның да иркәләнәсе килми идемени? Баштарак ул күп төннәрен, анасы шикелле үк, күзенә йокы кермичә, мең сорауга җавап таба алмыйча, азапланып уздыра торган иде. Нигә? Нилектән ташлап киттең? Балаң булгач, ничек яратмыйсың? Яратсаң, нигә кайтмыйсың?.. Менә кайткан. Яхшы кайту белән кайтса, узганнарның һәммәсен онытырга була. Әйдә, вакланмыйк. Кичә кич, кеше артыннан, күрәсе килүен әйтеп җибәргән: — Буровойга узышлый сугылып чыгарга ниятем бар. Шунда Ык буенда очрашып булмасмы икән? — дигән. Бер көнне, истә-оста югында, үзен дә күрергә туры килде. 22 — Вышка бит бу! — диде. Кәлииең тиз генә ышанасы килмәде. w _ — Китсәнә аинаи! Вышка йөримени? Ә бу иөри! Әнә! Гөрелдәү һаман көчәя барды. Шундук, кинолардагы танклар атакасына охшыйрак төшеп, үрдән менеп килүче җидеме, сигезме трактор күренә башлады. Дүртесе алгы юньнән бара иде, берсе арттан, калганнары яннан тарталар. Шул үкерешкән тракторларның нәкъ урталарында, шактый ук кәефләнеп туйдан кайтып килүче борынгы баһадирсы- ман, күңелле генә чайкалгалап, кырык өч метр биеклектәге нефть манарасы тәгәрәп килә. Кәлинең дулкынланудан хәтта тамагы кипшенде, тамак астындагы кылкыннары бертуктаусыз менеп-төшеп йөрергә тотындылар. — Ай-ай! Ә, Аяз абый! Ничек аумый ул, ә? Аяз да үзен чак кына тыеп тора, аның да, көтүен ташлап бу тамашаны якыннан барып күрәсе килә иде. Ләкин ул... кулларын кесәсенә тыгып, тамагын гына кырып куйды. — Әиә бит, вышканың очыннан ничә тракторга тимер аркан сузылган. Шулар аудармый. Әмма Кәли белән Аязны иң кызыктырганы, күңелне иң кытыклаганы тракторларның җир селкетеп үкерүләре, бу челтәрле манаранын әнә шулай дәү булып, мәһабәт бер кыяфәт белән кырлар уртасыннан узып баруы түгел иде. Юк, аларның күзе әнә шул челтәрле манараның идәнендә баручыга төште. Ул, аякларын җәеп баскай да, кулындагы бүрексыман кара нәрсәсен баш очында тегеләй-болай китереп, тракторларга юл күрсәтеп бара. Әле иңкелләргә төшеп, әле калкуларга күтәрелеп кырның әллә никадәр җирен иңләп баручы бу тантаналы күренеш бер караганда көчле һәм бай оркестрга, теге кеше аның дирижерына охшый төшә иде. Ләкин дирижер музыканың агылышын бары колаклары белән генә ишеткәндә, бу кеше үзенең өстендә салмак кына чайкалгалап баручы йөз тонналы бу гигант манараның үзән чыкканда кайсы яккарак авыша төшүен, кырын-ярын урыннан узганда нинди тавышлар чыгарып шыгырдауларын, кайсы тимер арканның кайсы төштә шартлардай булып актык сантиметрына кадәр тартылуын күзе белән күреп, колагы белән ишетеп кенә түгел, бөтен тәне белән тоя иде шикелле. Аның кулындагы әнә ул кара бүреге дә бүтән бернигә дә түгел, бу кешенең сулыш эчендә үзгәреп торган шушы киеренке тойгыларына гына буйсына, шуңа карап кына әле уңга, әле сулгарак авыша. Тракторчыларның сигез пар күзе, сихерләнгән шикелле, шул тылсымлы бүреккә төбәлгән, ә куллары, бүреккә карап, үзеннән-үзе тракторын я уңгарак, я сулгарак бора, я йөрешен тизләтә, я акрынайта төшә. Вышка төбендәге шул башсыз кешенең юл өстендәге һәртөрле ерганак, чокыр-чакыр, үрләр-иңкелләрне дә, һәр тракторның кайсы кайда таоа, кайсы ничек тартуын да — һәммәсен дә берьюлы күреп, түбәләмә итеп тере суы.салган коштабакны кул очында тоткан хәлдә тар басмадан чыккандай, шушы биек манараны аудармыйча алып баруына соклана торгач, Аяз әллә нишләп китте: шул бит бу кеше. Әти! Әнә аягын шулай басулары, муенын әнә шулай кырынайта төшеп кулын күтәрүләре, бөтен килеш-килбәте!.. 1 Аязның көтүе, Көмеш күл буеннан кузгалып, ‘ колак салып суына борылган гына иде, шунда Кәли, ерактагы г-р нидәндер курыккандай, кычкырып җибәрде: — Кара, кара! Әллә нәрсә килә!.. ТГППГПИРН башы Ул күрсәткән якта үр артыннан ниндидер гр k а« '|1амаи күренә башлады. Ул челтәрле баш, жир асгыни күтәрелә бара, аның саен якыная иде. Аязның мондыйны элек тә күргәне бар икән. 23Янына сүзсез-нисез генә Идрис абыйсы килеп баскан икән. «Синең атаң бит бу!» — дип тә кычкырмады, «таныйсыңмы?» — дип тә сорамады. Юк. Бары аңа карап үзалдына бер бик ягымлы итеп, күңелләреңне эретердәй итеп елмаеп кына куйды. Андый вакытта яныңда шундый изге күңелле һәйбәт кеше басып торуын хис итү бик рәхәт иде. II Аяз, дулкынланып, болынга төшә торган олы юлга күз салды. Анда калынлынечкәле торбалар, кирпечләр, ташлар, ниндидер станоклар төягән йөк машиналарының исәбе-хисабы юк. Берсен-берсе кугандай, ике якка да өзлексез чабалар. Әмма җиңелләре күренми иде. Тагын да яр буйлатып китте. Малкайларның бүтәннәре тыныч, тик үзен көтүнең башлыгы санаучы, чуеннан ясалгандай нык, базык гәүдәле кара үгез Чуенбатыр гына торып баскан. Су кырыена барган да, «мин-мин генә, мин бер генә» дип, үзенең шәүләсенә сокланып тора... Әйдә, масая бирсен. Егет кешегә үз вакытында анысы да килешә. Әрәмәлектә, яшел печәнгә башын төртеп, ярдәмче малай — Кәли йоклап ята. Чәче шундый кызыл, башы моннан бакыр комган төсле булып күренә... Аязның күз алдына каударланып сөйләшүчән, кызу канлы, гайрәтле ир кеше килеп басты. Кистереп караучан үткен күзләр. Куллары дәү, үзе дә киң сөякле. Бер сабан туенда, кызмачарак баштан куллары белән этеп, өйнең матчасын чытырдатканы бар. Ул да түгел, бөтен дөньясын җимерердәй дулаган чагы күз алдына килде. Колхозның иң кыен, иң ярлы чаклары иде. Айлар буе димләп тә әнисен читкә китәргә күндерә алмагач, яман тузынды, тәмам ярсыды, чәй эчкән җиреннән сикереп торып, урындыгын тибеп очырды. Үзенчә булмаганга шулай җенләнде. Бәлки әнине ышандырырга көче җитмәгәнгәдер? Шуңа гарьләнгәндер? Шулхәтле кызды, хәтта тавышы буылып теле тотлыга башлады. Бер сүзен әйтте, икенчесен йотты, теленә килмәгәннәрен бармак очларын уа-уа һавадан эзләп, «син теге, син ни!..» дип буталып торды-торды да, сүз буасы кинәт ерылып, ташып та китте: — Бармы акылың, юкмы акылың, син ни, чүпрәкбаш! Алла колы, ташкулчим, сине ни, әллә теге, сине бит яктыга сөйриләр! Калага, иликтр яктысына, калач белән хәлвә ашарга! Ә син? Син нәмәрсә? Ә син һаман шул абзарларың ягына тартасың! Алайса, әнә бар, әнә, нит, чәнчелеп кит! Тирестә тугансың, ахрысы, шунда ни үк, аягыңны ук сузарсың!— Җилтерәтеп элгечтән кожанын суырып алды, ишек янына җиткәч, тагын кычкырып җибәрде: — Җитте! Туйдым! Синең сүзең белән йөреп моңынчы да күп чиләндем! Моннан соң авылыңда әнә ни, әнәтерәк, эземне дә күрмәссең! Шулай да бер тилпенүдә генә бөтенесен дә өзә алмады. Бер атнадан, башын иеп, яңадан кайтып керде. Тик ул чагында инде алар арасын ныгытып торучы җепләр өзелеп өлгергәнме, нидер булган, әни кеше аны коры гына тотып, кире борып җибәрде. Җибәрүен җибәрде дә, шундук, кече якка чыгып, пышык-пышык елый да башлады. Шул китүдән китте, бүтән әйләнеп кайтмады. Алай да берьюлы эзен югалтмады. Бераздан ук Бакудан үз янына дәшеп хат язды: «Өйне сатыгыз да кузгалыгыз. Үз сөягем үземә авыр түгел, бергә ■оешыйк; бары бергә, югы уртак», — дигән иде. Бер сүтелә башласа, гел сүтелә генә икән. Анасының үз туксаны туксан булып чыкты. Бармады. «Ичмасам ике аягымның берсен дә кыймылдатмыйм», — диде. «Ата-баба нигезен ташлап балаларым белән кеше ишеге төбенә барыр хәлем юк. Безнең 24 колхоз эшен күрше килеп эшләмәс. «Бөлсәң дә үзен, көлсәк дә үз i , диде, кисте дә салды. vn женлене өйдәй чыгарып җибәрКисеп салуын салды да, күрәсең, ул >кспле д ТАНЛӘ уяиып кит- гән шикелле җиңел генә күңеленнән чыгара алм^д •• - * vihbimm сәң, кече якта шыпырт кына елап ята, аннары, р У УФ Р’ -- КУЯДнасы бер хәл. Төннәрен елап чыкса да, көндезләрен ул алай сер; бирми торган иде. Аяз да ул вакытта инде уңнысулны аңларлык үсеп килүче малай. Әнә энесе Нияз бик үзәккә үтте. Ул төннәрен елап уяна да, як-ягын кармаларга, атасын таптырырга тотына. — Кайда әти? Әле генә менә шушында иде бит, кая китте. дип өзгәләнә торган иде. Баштарак аны, атасы я Бөгелмәгә, я Казанга китте, дип, юаттылар. Әмма озак көтеп тә кайтмагач, ул беркемгә дә ышанмый башлады. Капка төбенә чыгып: — Әтием, җаным-бәгырем, кайт инде!..— дип, атасын үзе „ чакыра торган булды. Шулай бик моңлы итеп, бу өндәвенә бөтен сабыйлык сагышын, иң тирән моңын-зарын салып дәшә дә, узучы кешеләр арасын- нан атасы килеп чыкканын көтә башлый. Атасы күренмәгәч, еларга җитешеп, әлеге зарын яңадан кабатлый торган иде. Узып баручылар читкә борылып күзләрен сөртәләр, я аркасыннан сөеп, я, берәр ягымлы сүз әйтеп узалар... Тормышның бик кыен чаклары да булгалады. Әмма аналары бер* вакытта да «атагыз фәлән дә, атагыз төгән» дип тел озайтмады. Апасы Гөлнур белән Аяз исәярәк төшкәч, шундый киңәш бирде: — Безнең арада ниләр генә булып узса да, аның шаукымы сезгә* тимәсен. Күңелегез ни әйтә, шуны тыңлагыз. Ул сезнең атагыз!—диде. III Бәйрәкә ягыннан сузылып төшкән соры юлда зәңгәр «Москвич» күренде. Ул, кечкенә тәрәзәләрен ялт-йолт уйнатып, үрдән тәгәрәп төште дә кинәт бу якка борылды. Шул инде, шул! Егет хәзер бигрәк тә тынычсызлана башлады. Тик шундук, үзенең йомшаклыгына ачуы килеп, яшел шакмаклы ковбойкасының җиңнәрен тарткаларга, якасын төзәтергә тотынды; чалбарына сырышкан тигәнәкләрне йолкып ыргытты. Машина һаман якынлаша, ә ул, ачу китереп, җебегән бер мәми авызсыман, каушавын һаман җиңә алмый иде әле. Шунда егет имтиханга керер алдыннан куллана торган иң сыналган, ышанычлы бер чарасына тотынды: үзен рәхимсез рәвештә җәзаларга, оялтырга кереште: — «Куркак син! — диде.—Трус, җебегән, куян йөрәк! Оят түгелме?..». Инде алай да бөтенләй үк тынычланып җитмәгәч, чалбар кесәсе аша бик авырттырып, үзәгенә үткәреп, ботын чеметте... Әлеге зәңгәр машина тирбәлгәләп килде дә туктады. Әти булган кеше кулын бер селтәү белән «дөп» иттереп машинасының ишеген япты да, бер-ике атлагач ук, туктап калды. Аяз атасының машинадан оста шоферларча җиңел чыгып, кулының килешле селтәнүенә кызыгып куйды. «Үзе йөртә икән, үзе икән!». Бер генә сулышка үзенең шул машинада выжылдап кына авыл урамыннан узып китүе күз алдына килде. Аяз үзе дә йөртә белә бит! Менә бер әйләнсәң... Ләкин хыялланырга вакыт юк, атасы якынлашып килә иде бит. Нигәдер иң элек аның балтырларын кысып кына торган җиңел, ма- тур итегенә күзе төште. Аннары изүеннән алтын сары «яшен» сузылып төшкән зәңгәр теннискасы күренде, коңгырт төскә кергән беләгендә., күзне камаштырып, алтын битле матур сәгате ялтырап китте. Аның 25 бөтен торышыннан егетләрчә уңганлык, сөйкемле генә бер пөхтәлек, үз тормышыннан тәм табып хезмәтенең дә, көнкүрешенең дә рәхәтен күреп яшәве күренеп тора. Аязның күз алдыннан кичәге күренеш тә узды, күңелендә бер мәлне горурлык хисе кабынып алды. «Тәки үзенекен иткән, булдырган, молодец! Моннан киткәндә тракторчы гына иде бит!..» Атасы аңа беренче булып кул сузды: — Исәнме, Аяз! Сау гынамы? — Саумы... сез! Харисның күзләре зуррак ачылдылар. «Сез? Нигә сез?..» Тик улының кул җылысы аның бу төксе җавабын шунда ук оныттырды. Әти кеше үзенеке шикелле үк дәү кулларны каты гына кысып, беравык җибәрмичә торды. Элекке әтиме, түгелме? Җиде-сигез яшьлек малае белән көч сынашкан булып көлә-көлә чирәмгә егылган чагыннан ни калган? Үзе егетләрчә булырга тырыша да бит, картлык та әнә үкчәсенә баса башлаган: маңгаена җыерчыклар чыккан, чәченә көрән төс кергән. Алары моннан киткәндә юк иде. Шулар янына тагын борын астына кечкенә генә, бармак иңе генә купшы мыек ябыштырып кайткан. Әмма күзләре шулар ук, бер дә үзгәрмәгән, нәкъ истә калганча. Шул күзләрдәге үз итүне, якынлыкны, алардагы мөлдерәп торган сагынуны, андагы чиксез куанычны күрүгә Аяз йомшап китте. Элекке әтисе! Шул! Балачактан ук, әнә шул куллары белән баштан сыйпап, аркадан сөйгән чакта ук күңел түрендә сакланган газиз якынлык, үзлек җылысы хәзер дә сүнмәгән, сүрелмәгән! Юкса бит ул аның күңелендә ниндидер бер игелексез, каты бәгырьле, җансыз бәндә булып гәүдәләнә башлаган иде. Түгел икән, юк икән! Аяз куанычыннан үзе дә бала чагына кайтты. Атасының элекке шикелле ике җиңенә барып ябышасы: «Бөтенләйгә бит инде, әти, шулай бит?!» дип дәшәсе килә башлады. Тик шунда, әллә кайдан гына, капка төбендә аягын бөкләп атасын көтеп утыручы энесе күз алдына килде дә, Аяз кинәт кенә тураеп куйды. Икенче сулышта ул инде яңадан элекке салкын канлы булырга тырышучы буй үскән егет иде. йөзендә дә үзенең һаман да әле балалыктан чыгып бетмәвенә бераз уңайсызланудан башка әллә ни үзгәреш күренми иде. Нәрсәдән башлап җибәрергә, ни әйтергә белмичә, беравык таптанып тордылар. Әти кеше бер елмаеп куя, икенче сулышта еламсырагандай күренә. Ул куанычыннан һәм дулкынлануыннан әйтер сүзен әйтә алмый, шулай да әйтми дә тормый, башын да чайкый иде: — Менә син, мм, теге ни... һе! Ул бик кыюсыз гына, гүя, сабыйлыктан әле генә чыгып килүче бу егетне шушы орынуым белән керләндермәмме икән дигәндәй, сагаеп кына, улының иңбашына кагылды. Бик якын итеп, бик рәхәтләнеп «улым!» дип дәшәсе иде дә бит... баштан үткәннәре җибәрми, әллә ниләр телен богаулый. — Ниме соң, Аяз, утырып торыйкмы? — диде, башы белән әрәмәләргә таба ымлады. Аязның мөгезле хуҗалыгы — коба төслеләр белән чуарлары, мүкләк һәм мөгезлеләре — тал-тирәк күләгәсендә, бер көйгә тын гына күшиләр. Кайбер әрсезрәкләре, рәхәтнең мулрак, азыкның тәмлерәк булуын яратып, табигать юмартлыгыннан да күбрәк кинәнеп калырга яратучылары, бүтәннәрдән алданрак торып, күкрәкләренә тикле суга кергәннәр. Аларга бик рәхәт. Суның вак кына агымчыклары, берсе артыннан берсе килеп, җиленнәрен кытыклыйлар, тәнгә сыйпаланып узалар. Эчәм дисәң, алдыңда төчкелт тәмле су. Йокымсырап торган сөтбикәләриең борын асларыннан гына, ак түшләре белән ялт итеп, 26 рангалап йөри. Терлекләрнең сулар эчеп, жиләстә хәл жыеп ган чаклары. Әле савар вакыт та җитмәгән. Аяз, хуҗалыгын бер күздән кичергәннән соң, атасы янына утырды. . ИРГПГРМЗ Харисның көйрәтеп җибәрәсе килде булса кирә , R а мэКТӘП сузылды. Тик шундук кулын кире алды. Яхшы түгел. Быел гына мәктәп тәмамлаган егет, әле тартмый да торгандыр, юктыр... Әти кеше, улыннан күзен алмастан, тезләрен кочаклаган килеш, селкенгәләп утыра иде. — Әллә үзең генәме? ~ — Юк. Икәү. Иптәш малаем аста. Ә болаи алмашлап көтәбез. Мин — көндез, икенче парыбыз — төнлә. Әллә улының сүзен жөпләве булды, әллә бу эшен ошатмады, Харис лвыз эченнән генә «мм» диде. Эшләгәндә тирен сөрткәндәй, мазут карасы сеңгән кулының аркасы белән маңгаен сыпырды. Бераз көттерде дә тагын сорады: — Шулай ниме инде, школиы бетердең дә монда калырга булдыңмы? Улы аңа җәһәт кенә күзен сирпеп алды. Иртәме-соңмы, мондыйрак сорауга барыбер җавап бирмичә булмас инде. Тик атасы дөнья күр- гәнрәк кеше булганлыктай, бәлки тизрәк аңлар. — Әйе, колхозда эшләргә исәп. — Ничек, гел шушында гына калыргамы? — Шулай... Харис телен чартлатты, тагын «мм» дип сузды, чәчен сыйпаштырды. Моңа кадәрге тәҗрибәдән чыгып, моннан соң нинди сорау биреләчәген Аяз алдан ук белә иде. Атасы авыз ачканчы, үзе сорап өлгерде, — Нефтьтәме? — Ә, әйе, шунда. Ун ел тула инде. Нәкъ үзәгендә. Безнең малайлар әйткәндәй, борабыз, вышкалар күчерәбез. Син бу җирләрне сыерларың белән таптыйсың, ә без аннан алтын суыртабыз. Карасын!.. Әти кеше, теләпме, әллә малаен үпкәләтмәс өчен генәме, көчәнеп кенә көлеп куйган булды. Егет «сыерларың белән...» дигәнен колак яныннан гына уздырды. — Бик әйбәт, — диде. — Сезгә асты, безгә өсте. Сыярбыз. «Үзебезнең авылга кайтырга итмәгәнсең икән...» — димәкче иде дә, горурлыгы җибәрмәде. Әнисе ничек карый да, ни әйтә бит әле. Эшнең башы анда. Аннары, бәлки, ул икенче хатын белән кайткандыр? — Безнең тирәгә дә нефтьчеләр килде бит инде. — Да, кузгалачак монда тамашалар. Бөтен дөньяны шаулатырлык монда чама!.. — Яшәвегез кайдарак була инде? Харис тыныбрак торганнан соң, башы белән Ыкның аргы ягына ымлады. — Торуым шәһәрдә. Өйрәнелгән: газы, тегесе-монысы дигәндәй, эштән кайтуыңа ваннасы. Пожалуйста, кер дә чум! Аяз, «алай икән»... дигәнсыман, башын иеп куйды. Ул әле һаман озак кына итеп әледән-әле атасына карап торгалый иде. Аның күз карашы гына, ирен кырыйларындагы бизәкләр генә түгел, хәтта әнә шулай тезләрен кочаклап атынгалап утыруы да кайчандыр бер күрелгәндер кебек. Бәлки, атасы, анасы белән өчәүләп шушы Ык болыннарында җиләк җыйганда, я, бәлкем, печән чапканда шулай утырганы булгандыр? Ләкин нәрсәдер менә генә күз алдына килер шикелле тоелганда, борын астына ябышып торган әлеге шыксыз ямаулыкка күзе төшә дә ’бөтенесе дә җимерелә иде... арлы-бирле көрәшәләр атылып тора, сыерлар арасында саескан р аз гына тын ала торкүңеле тынычланып, 27 Бая күренгән (әллә хыялында гына елтырап киттеме икән?)’ бик 'кадерле, бик газиз якынлык бизәкләре, никадәр эзләнсә дә, яңадан күренми башлады. Шулай да ул өметен өзмәде. Аның атасын начар итәсе килми иде. Бәлки, аны гаиләсен ташлап китәргә болар белмәгән берәр зур сәбәп мәҗбүр иткәндер?.. Гаҗәп түгел бит!.. Уен да түгел. Ул ташлап китү аркасында нинди генә кыенлыклар күрмәделәр, ничек ■кенә кимсенмәделәр! Ул китмәсә, бәлки Нияз да исән булыр иде әле. Ләкин, шулай булуга карамастан, әгәр атасын берәр чын сәбәп, зур максат алып киткән булса, Аяз, ихтимал, аны ахыр чиктә гафу да иткән булыр иде. Әмма әнисе? Менә анысы читенрәк. Ай-Һай! Әни күңеле алай гына йомшармы икән? Харис баягы соравын барыбер онытмаган икән. — Тегендә, дим, укырга ни сәбәпле кермәдең? Эләгеп булмадымы? Егетнең коңгырт төкләр куера башлаган ирен тирәләре сизелер-си- зелмәс кенә яктырып алды. Гаҗәп бит, әй! Ничек бу олы кешеләр һәммәсе дә диярлек шул бер үк ахмак сорауны бирәләр? һәммәсе дә бер чамарак уйлыйлар? Әйтерсең, вузга керми кайттыңмы, син инде ниндидер бер кимчелекле, ярым-йорты кеше! Әйтерсең, унны бетерүчеләр барысы да я профессор, я инженер гына булырга тиеш! Ул Казаннан кайтканнан бирле мондый мәнсез сорауларга җавап бирә-бирә туеп беткән иде инде. Әле, җитмәсә, һәркайсы сине кызгана, кайгыңны уртаклашкан була бит. Фу! Нинди ерунда! Ахыр чиктә Аяз, күзен дә йоммыйча, ялганлый башлады. Я «мин бит — аю табан, күрәкарау, миндә тавык күзе! Шунлыктан батмадым», диде; я «профессорга үзенең дә башы җитмәслек хәтәр сорау бирдем дә, ул, бичара, аның урынына мин менеп утырудан куркып, тиз генә кире борып чыгарды», дип алдалады. Әмма хәзер хәлләр башкачарак иде. Аның атасына бераз киңәш тә итебрәк, чын дөресен генә әйтәсе килде. — Юк, эләгә алмаудан гына түгел, бик тырышсам, кергән булыр идем. — Мм, соң? Значит, башка нәрсә мишәйтләде? Аяз чыбыркы сабы белән аягындагы челтәрле сандалын каккалап алды. — Керәсем килмәде. Әти кеше, кәмит кенә итеп, аскы иренен бүлтәйтте. — Менә сиңа мә! Ничек инде ул? Үзең нитәргә, керергә дип бара торып! — Нәкъ менә шуны аңлатмакчы булам. Мине кайбер абитуриентларның кылануы... — Ә? Кемнең, нәрсәнең? — Абитуриент. Минем шикелле укырга кермәкче булып барган ма- лайларкызлар. Бигрәк тә шуларның кыланышы җанымны биздерде. Кайберләре имтихан бирә алмыйча кайталар да, төн буе изүләрен ертып, акырып чыгалар. Әгәр аларны университетка алмасалар, имеш, позор, харап! Ул чагында совет фәне я даһи бер галимсез калачак, я талантлы инженерны югалтачак! Имештер, ничек шуны гына күрә белмиләр? Нишләп аларны алмыйлар? Талант бит! Талант! Андыйлар байтак күренде. Ә төп сәбәбе нәрсә? Авылга борылып кайтасы килми! Ничек кенә булмасын, шәһәргә ябыш, шәһәргә! Мин дә үземнең байлыгымны бизмәнгә салып карадым. Нишлисең? Тартыр шикелле күренмәде. Күрәм, сизеп йөрим бит инде, мин алай чәчрәп чыккан талант түгел, гап-гадн генә бер кеше, җитмәсә әле авыл малае. Билгеле, керсәң, укыр идең инде анысы, нигә укымаска! Баш бит бөтенләй үк эшләми түгел. Шулай да мин уйладым: керми калсам, дөньяның берәр чите җимереләчәкме? «Аһ, кайда ул безнең булачак талант?.» дип артымнан эзләп киләчәкләрме? Юк! Андый куркыныч күренмәгәч, кайттым да киттем... — һмм. Кайттың да киттең!.. 28 — ӘЙЕ! , А» я rtvTHH берәр нәмәстәкәйме? - Теге ниме әллә? Капризмы бу, я Ү әп куйды Ул Атасының кашлары җимерелүен( «Ү Р Никадәр йөрсә дә> инде аңа азмы-күпме ияләнә ба ‘ бераз Гына көлтәләп тә Һаман да шул беркатлы булып калуын р аЛа2 ДТУгел («әти» дип чак кына ычкындырмый калды)'. Әйтәм бит, 1үгел... («ә1и» Д"11 -пг-тмәче бүлып йөрисем килмәде, минем анда арбаның бишенче тәгәрмәк. У ^АГ,!1Р ИИЯТРМ 6vnca Үзеңне дәртләндереп, җилкендереп торган о р р - • сЬәлән б„дам икән кычкырып торган бер сәләтең, омтылышың. Ми ф У > төгән булам, фәлә£ фәшш яратам, яисә күккә очам диңгезгә чумам дип. Юк иде ул миндә! Нигә үземне үзем алдыйм? Олылар да берәр киңәш бирмәде. Кем булырга икәнен менә син дә ачык кына итеп әйтә алмыйсың бит! Әти кеше тамагын кыргалады, аскарак карап тезләрен каккаларга •тотынды. — Ну, инженерга укысаң, я геолог булырга, врачка... — Ал арның нәрсә икәнен белмичә, күңелең тартмый торыпмы? Тәтәй бара, мин дә барам дипме? — Соң кеше шулай укый бит әле. Диплом булгач... Соңыннан бер төпле урының була. — Юк! Мин алай булдыра алмадым! Үземнән бер бик кирәкле белгеч чыгачакмыюкмы икәненә чын-чыннан ышанмыйча торып, биш ел буе хөкүмәт җилкәсен кимереп ятасым килмәде. Ә монда мин бүген үк кадерле кеше. Мин үземнең авылымда кирәгем бар дип, шуңа күңелем булып, рәхәтләнеп эшлим. Синең эшеңнең дә шундый җилкендерә торган яклары бардыр бит? Күңелне күтәрә торган. Әйтик, менә син яшь чагында ачлы-туклы яшәгән чокыр-чакыр җирләрдән хәзер нинди байлык чыгарасың. Безнең бабайлар чак-чак кына тамагын туйдырган,, гомер буе мәгънәсезгә таптап йөргән туган туфрактай чыга бит ул! Харис, ирен кырыйлары белән генә көлемсерәп, иңбашларын җыерып куйды. — Чыга анысы, нигә? Шәп чыга. Тик монда чыкты ни дә, шайтанымда ни, акчаны бер чама түлиләр бит. Менә Сахалин белән, Камчатка дисәң инде, анда сугып була! Ул якларда ике өлеш түлиләр. Башкача да анда гел кереп тора... Егет, кашларын җимереп, маңгаен угалап алды, һаман шулай инде аның. Таслаган да ташлаган. Сүзне бер дә ваклап тормый, кочагы белән генә ыргыта. Мин «идейный» түгел, димәкче буламы? Аңа барыбер, янәсе, тегендә ни дә, монда ни... — Юк, мин төшендереп бирә алмадым, бугай. Менә болай. Әйтим, менә мин үзем сөтне эчсәм эчәм, эчмәсәм юк. Ә больницаларда аны йөзләрчә авырулар зарыгып көтеп тора. Балалар бакчаларында әллә ничә йөз бала эчә, мең бала эчә! Менә шуны сизеп торуы рәхәтме? Рәхәт! Ничек килеп чыга? Димәк, колхозга агроном да, врач та кирәк, менә мин дә кирәк! Әйе, мин дә кадерле кеше. Минем кай төшем алардан КИМ? Харис тагын кул аркасы белән маңгаена тиеп алды. Шайтаи белсен нәрсә маташтырадыр бу малай! Талант кирәк, имеш, яраткан эш’ фәлән. Аны көтсәң, бел дә тор, катасың да каласың авылыңда. Их’ булмаган бит малайга акыл бирер кеше, хатын-кыз акылы белән үскән. — Белмим, сөттер, фәләндер... хатын-кыз эше бу. Напрасно син нитәрләр аны, керерләр, укырлар. Башың бармы? Бар. Берәр якка ерып чыгар идең әле. Безнең токым егылып кала торганнардан түгел беләсең бит! Аида каичакта ике бозауга кибәк аера белмәгәннәр дә эләгә. Дипломда хикмәт. Шул кәгазь кулыңа кердеме иик тычкан чукындырырлык белемең булмасын, сизелми ул, бТта! Әнә ии, синең 29 белән укыган кызый кергән бит әле, теге, Иске Тугайның Минһаҗ кызы. — Ул куштанизм гыйлемен яхшы белүе белән алдырды... — Ә, нәрсә гыйлемен? Нигә, син дә укымадыңмыни аны? Ниндидер яңа... Харис күзен челт-челт йомып карап торды да кычкырып көлеп җибәрде. — Әй, син мине үртисең бит, малай актыгы! — Юк, бер дә үртисем килеп әйтмим, дөресе шулай... Аяз караңгыланып китте. Кайтып керүенә кемдер чәйнәп тә өлгергән. Нигә пычрак телләре белән кешенең күңел ярасына тыгылалар? Ни эшләре бар? Ул аны атасына ничек аңлатсын? Ул минем яратып йөргән кызым иде, дисенме? Монда чагында: «Ай Тугаем, туган, үскән җиркәем, синең айлы кичләрең, салкын чишмәләрең...» дип, авыз суын корытып йөргән булса да, соңыннан бик вак җанлы кеше булып чыкты дип зарлансынмы? Казанга барып эләгүенә, «сөекле» авылына кире кайтмас өчен, бер шарлатанның муенына асылынып ирле булып калды дип үк әйтсенме?.. Юк! Егет атасына бераз читенсенебрәк карап алды. — Менә шундый кызыйлар, шундый егетләр турында әйтәм дә инде... Бүтәнчә сораштырырга урын калмаган иде. Харис бер нәрсәне ачык ■сизде: малай үскән, аның хәзер үз акылы үзендә. Шуның өстенә ул акылга сай да булмаска охшый. Егет белән хәзер килде-китте сөйләшә алмыйсың шул инде, юк! Әнә бит үзенең фикерен нинди нык итеп, нинди олыларча сабырлык белән әйтеп бирә. Улының үзенә сиздермичә ул аның бөтен буй-сынына, ничек утыруына, күз карашларына сокланып карады. Бармакларына кадәр. Озын бармаклы киң уч, нәкъ үзенеке! Җилкәсе дә киң буласы, бераз гына бөкрерәк тә. Анысы бабасыннан калган. Куәт билгесе. Улының шундый акыллы да, таза да бер ■егет булып үсеп килүе анда горурлык тудырды. Аның малае бит, нәкъ үзе, үзенең яшь чагы! Атаның күңеле йомшый төште. Хәтта аның, янәшә үк утырып, улының башыннан сыйпыйсы килә башлады. Ләкин... соңрак шул, дәү булган бит инде. — Син нитмә, тагын, Аяз, — диде. — Мин бит үземнеке итеп әйтәм. Кәнишне, син монда да кеше булырсың. Ул турыда шик-шөбһә юк. Комсомол да булышыр, үз башың да эшләр. Шулай да монда таррак! Беләсеңме, мин нәрсәгә әйтәм: һәркайчан шәһәр алда бара бит! Бик алда! Яшь кешегә алгарак чыкканда, өскәрәк күтәрелгәндә зыян итмәс иде дип әйтүем. Шәһәрдә бит әнә ничек: кайтып керүемә ванна минем, газ. Пожалуйста, телевизор, тегесе-монысы. Чыгып китим дисәм — әнә машина! Мин үзем иркен торырга яратам. Акчаны да күп эшлим. Нигә? Дөньяда бит бер генә торып каласың. Мин уйлаган идем... Нигә авылда ятырга? Пожалуйста. Мии сине урнаштырам. Улы кинәт кенә күзләрен сирпеп, күңеленең иң тирән җирләренә үтеп керердәй итеп, озак карап торды. Нинди уй белән әйтә? Үз баласы итеп чын күңелдән янына чакыруымы? Әллә «әйдә, миннән булсын яхшылык!» дип кенәме? Баягы якынлык очкыннары тагын кабынырмы, юкмы? Хәер, алар гына җитми дә бит әле. Аның колак төбендә ачуны китереп, эчне пошырып, иске пластинкадагы шикелле һаман шул бер- ике сүз кабатлана башлады; ванна, телевизор, газ! Телевизор, ванна, газ! Бары шулар гына сихерләдеме икәнни? Шулар гына алып киттеме икәнни соң?.. «Пожалуйста, урнаштырам...» Ә, кичә эштә күргәне, вышканы күчерүе?.. Аязның кәефе кырыла башлады. Әйтерсең, сәдака сузалар. Күңел түреннән нәрсәнедер кызгану, ниндидер бик кадерле бер нәрсәне югалтуына офтану хисе күтәрелде. Ләкин Аяз аңа үсеп китәргә ирек бирми иде әле. 30 Шунда әнисе күз алдына килде. Кызык, ул ни әйтер иде икәп. Сал мак кына, гүя үзүзенә хыяллангандай: „„ипи __ тпп„„„ — У., в^ЛД,.6„к зор каравы да. Безнең авыл кешеләренең Д Оа.пг«и1ти кичлап₽ч- 7z г ,ТТТЛ„ ггглптчтп иле — Аяз атасының күзләренә« түп"™» карап акпын гына тагын әйтеп куйды. - Син онытмадыкмы 7кән? 1М„н бнт урамда үсмәдем. Әнә шуя авында безне унсигез ел вуе тәрбияләгән анабыз бар! Ул исән әле, таза-сау. v РХарис әңгәмәнең болайга борылуын көтмәгән иде, кинәт бурлаттай булды, утырган урынында селкенгәләп алды. — Положим, унсигез түгел, ун ел! — Әйдә, шулай да булсын. Ун ел аз гомерме әллә. Егетнең күңеле йомшарып киттеме, әллә үзе дә уйламас пәм аоаи- ламастан, атасының бергә яшәгән вакыттагы ниндидер кадерле истәлекләрен яисә гомумән кешелек тойгыларын уятасы килдеме, ул хәзер; аеруча үтемле, эчкерсез бер сафлык, якынлык җылылыгы белән сөйли — Соң шулай буласын башта ук әйттем бит мин! — диде. — Үзеннән- бит. «Бакуга килегез», дидем. Килмәдегез! Диңгез буенда ванналы,, иликтриклы фатирда торасы килмәде. Үзенең пиендә, әлеге теге сыер абзарында калды! Шулай бит!? Нигә хәзер генә үпкәләргә? Егет күзләрен тутырып тагын беравык карап торды. Юк, «шул кирәк аңа!» дип үчекләп әйтми шикелле. Алай дияргә теле бармас! Юк. Аның тел төбендә, сүзләренең агышында кызганумы, үкенү хисеме, шун- дыйрак бер нәрсә колакка чалынды. Аяз, бу турыда атасының да фикерен белергә теләгәндәй, әледән-әле аңа караштыргалап сүзен дәвам — Беләсеңме... (тагын чак кына «әти» дип ычкындырмады) безнең, әни шул көннән бирле «минем фермам, минем сыерларым» ди-ди, төннәр йокламый. Теле чыкканчы йөри дә, кайтып аугач, төн буе сызланып чыга. Үзе олыгаеп та килә инде. Бәлки, ишеткәнсең, апа кияүдә. Без; икәү генә. Мин әнигә булышырга тиешме? Үзенең җимерек колхозын, ташлап әлеге шул акча белән җиңел тормыш куып китүчеләр хәзер дә бармы? Бар! Алар өчен дә эшләргә кирәкме? Кирәк! Менә мин ни өчен, авылда калдым!.. Бер талпыну, белән сикереп торды да, әллә йөрәген басу өчен, әллә чыннан да шулай кирәк булганга: — һәй, Чуенбатыр! Мин сине! — дип кычкырды. Ыкка таба чыбыркысы белән янады. Гүя бөтен гәүдәсенә кургашын коелгандай, җир үзенә суыргандай,. Харис утырган урынында хәрәкәтсез калды. Ул бит монда ялгызлыгыннан качып, актык өметен алып килгән иде. Аның бөтен дөньясында үзен акчасы өчен дә, дәрәҗәсе өчен дә түгел, бәлки әтиләре итеп һәм ир итеп, сөйгән, риясыз чын күңелдән сөйгән әнә шул өч бөртек кеше генә калган иде. Аңа хәзер Аязга «улым!» дип, «аңлашыйк» дип әйтергә кирәк иде.. Ләкин тәкәбберлеге белән кирелеге бөтенләй бүтән сүзләр әйттерделәр. Алай ни, орып-бәрергә ярамый ул. Белмим тагын, мии ни дип, үземнең әтилек бурычымны нитеп, үтәп бардым дип йөрим. Син үсеп җиткәнче тиешлесен тоткарламадым, биреп тордым. Син укырга керсән дип, менә үз исемеңә особый салдым. башлады: — Без бит өчәү идек, безне бит туйдырырга кирәк, өс-башыбызны карарга, укытырга кирәк!.. Бөтен кыены, бөтен авырлыгы шул бер ана өстенә төште... Ә син менә аны бер генә тапкыр телгә дә алмадың! «Анагыз исән-саумы?» дип кенә дә сорамадың!.. Әти кеше, гүя авыру җиренә тигән кебек, йөзен чытты, кашларын җыерды, атынгалап куйды. итте: 31 Ул күкрәк кесәсеннән юка гына зәңгәрсу дәфтәрчек чыгарды да аны Аязга сузды. Тик шундук, бик зур дорфалык эшләвен төшенеп, баскак урнында катып калды. Аязның күзләреннән чәчрәгән нәфрәт, ачу, тагын әллә ниләр ялкын булып аны куырып алдылар. Ул атасының күзләренә текәлеп: — Ә Нияз белән әнинең күз яшьләренә күпмедән түлисең?.. — диде. Шуны әйтте дә, борылып та карамастан, кызу-кызу атлап көтүенә таба китте. Атасы, горурлыгын да, кирелеген дә онытып, улының артыннан атлады. — Аяз! Улым! Таштан ясалмаган бит мин! Ул арада авыл ягыннан йөк машинасы килеп төште. Аннан болынга көлешепшаулашып, ак сөлгеләрен җилфердәтеп, сыер савучылар сикерешеп төште. Дилбәр машина яныннан ук кычкыра-шаулый килде. — Аяз! Кәефләр кай тирә бүген? Болытлымы, аязмы? Егетнең борылып та карамавына гаҗәпләнеп, җиңеннән тартты. — Аяз! Нинди машина ул анда, кем килде? Аяз, Ыкның аргы ягына караган килеш, башын гына селекте. ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК I Идрис Мингатин Иске Тугайга зур киңәш белән килде. Тузгак яллы кара айгырын лапас астына кертеп бәйләде дә, өстен-башын каккалады, үз кадерен белүче ир кешеләргә хас бер басынкылык белән, як-ягына күп каранмастан, салмак кына атлап, идарә йортының баскычына менде. Тик шунда, нидер исенә төшеп, авыл өстенә борылып карады. Кайсы Тугайда яңа йортлар күбрәк, мондамы, аның колхозындамы? Әллә чыннан да шулай булды, әллә көнчелеге кытыклап торганга шулай күренде, шифер белән япкан яңа өйләр монда күбрәк түгелме соң? һм... Инде ишекне ачыйм гына дигәндә, җилнең йомшак җилпәзәсе борын астыннан әллә ничә төрле хуш исләр уйнатып узды. Борылып караса, күршеләр бу яктан да уздырган булып чыкты. Алар өй түрендә матур гына чәчәк түтәле үстергәннәр. Әнә бит, бөтен тирә-якка нинди затлы исләр аңкытып тора! Күрәсең, Элерон иптәш Чурмантайский мондый нечкәлекләрнең дә, матурлык белән пөхтәлекнең дә тәмен беләдер^ Юкка гына районда иң культурный председатель дип даны чыкмаган. Казанның үзендә укып чыккан яшь врачка өйләнүе дә, күрәсең, бушка китмәгән. Идрис кергәндә, идарәнең алгы бүлмәсендә нәрсәдәндер көлешеп торалар иде. Кинәт кенә тындылар, күбесе аны аягүрә торып каршы алды. — Әйдүк, әйдүк, күрше, хуш киләсең! —дигән тавышлар ишетелде. Идрис күршеләрнең барысын да танып бетерми иде әле. Бер-икесе шулай да таныш булып чыкты. Әнә район газетасының редакторы — үзе дә йомры гына, бите дә түгәрәк кенә — Дәрҗия дигән яшь бер хатын утыра. Идрис килеп керүгә ул нигәдер каушап китте, урыныннан кузгала башласа да, кыюсызланып, яңадан утырды. — Кара син, әй! Танышларыңны күрәсең килсә, күрше авылга бар икән. Ничек син... сез болай, Идрис... Идрис, бик эшчән кыяфәт белән, эшем кешесе булып килеп кергән иде дә, бу ханымның бик ягымлы итеп, эче-тышы белән балкуын күргәч, чырае яктырып, теле ачылып китте: — Әгәр редакторны монда очратасыма ышансам, билләһи дип үк әйтимме икән, көн саен килеп чыгарга да иренмәс идем. Исәнмесез! — диде. Икенче танышы — ияк очында гына җилфердәп торган сирәк саргылт сакалын көлемсерәп кенә сыпырып утыручы Минһаҗ карт иде.. Анысы: 32 / — Иһи-һи! —дип авыр сулап куйды. — Безнең ү'^У ?Ом?пләр белән таш йөрәкләрне май иткән яшь чаклар р ■ ' 1 ләН- Кешеләр ярш.нкәгә барганда без кайтып ки ^ез- Сәламәт кенә йөрисеңме, кем, Идрис туган!.. Сиңа безнең Л р P Р — Әйе, аңа дибрәк килеш иде үзе болаи. ,,V4 РЯППН Карт борылып карагач, Идрис тә сул яктагы ’J™ Анда иң өстә кара пыялага көмеш белән, гүя колхоз җитәкчесе үзе утыра торган бу әһәмиятле бүлмәне атлар араны, я оулмаса, иомышка- юлга йөрмәле урый дип ялгышмасыннар өчен, зур итеп буидан-оуига «Кабинет» дип яздырганнар. Бераз түбәнрәк ул бүлмәдә ни җитте енә кеше утыра торгандыр дип ялгыша күрмәсеннәр дипме икән, әллә ул- маса, кергән кеше кабинет хуҗасының коры исемен, фамилиясен генә әйтеп дәрәҗәсен төшермәгәе диделәрме икән, ул турыда ике төрле фикер калдырмаслык бер төгәллек белән: «К/х пред. Элерон Нурмиевич Чур- мантайский» дип тә куйганнар иде. — Өйдә юкмы әллә? Карт җавап бирергә ашыкмады. Дәрҗиянең кечкенә сәгатенә ымла- - ды. — Кызым, сорыкайларыңны бер сирпеп алсаңчы, кулыңдагы шул көмеш сәдәбең нәрсә ялганлаган була? — Беренче ярты, ди, Минһаҗ абзый. — һм. Алаймы? Хатын-кызның сәгате беркайчан да дөрес йөрми инде ул йөрүен дә... әйдә, дус кеше итеп, синекенә юри генә ышаныйк. Бу вакытта, кем, Идрис энекәш, сиңа әйтәм, юньле кешеләр полный әбәт ашап, аннан соң, аш сеңдерер, өчен, йомшак диванга аркаларын терәп кенә, бераз мышнап алалар. Син торуга яшь кәләшең, алмалы-вареньеле дигәндәй, чәй дә әзерләп куя. Кайсы тәрәзә төбенә,, кайсы почмактагы кызыл тимер сандыкка утырган тагын бишалты колхозчы бар иде. Арадан берсе юри сораган булды: — Эш көнендәме, көпә-көндезме? — Көндез булмыйча! Төнлә белән аны, энекәем, сукыр тавык та йоклый. Менә син, уңган кеше булсаң, көндез йокларлык булып остар, эш өстендә, ындыр артында тракторларың эш көтеп, идарәңдә кешеләрең көтеп торганда! Көлештеләр. Иске Тугай халкының элек-электән җор телле булуын, киная белән сөйләшергә яратуын Идрис күптән үк белә иде. Менә хәзер үз колагы белән ишетте. Шундыйларның берсе, күрәсең, менә шушы сирәк сакал үзедер. Минһаҗ картның озын әкиятләрен малай чакта үзенең дә ишеткәне бар иде. Яшьрәк вакытында дөнья гизгән, балыкчы, терлек куучы, тагын әллә кемнәр булып Каспий буйларында, Төркстан далаларында эшләп йөргән бу карт күптән үк монда кайтып төпләнгән иде. Бәйрәм җыелышларында ул үзе язган көйле парчаларын да укый иде шикелле. Картның сүзе бетмәгән икән әле. — Соң син, кем, Идрис энекәш, Казан хәтле Казанның үзендә гыйлем алдың бит инде. Шәһәрдә шул гомер торып та безнең сала җиренә шундый культурный гадәтләр алып кайтмадыңмыни? — Эш күп бит, Минһаҗ абзый, әле болай да җитешеп булмый Минһаҗ карт кулын селтәде. — Эшләсәң эш кару итми, тик торуга җитми... Аннары соң эшне бит аны кем, Идрис энем, ишәк эшли. Әйе, әйе! Чын ихлас! Әллә синең ишәгең дә юкмы? Бүтәннәр көлештеләр, Дәрҗия, уңайсызланып, башын чайкады. һай, Минһаҗ абзый, телләрең! һай шул телкәйләрең! Кеше әллә ниләр уйлар! Әби ничек түзә икән бу картның теленә дияр Минһаҗ карт борыны белән генә пырхылдап куйды. з. ,С. Ә.“ № 2. 33 — Аның янында бит мин йомры телемне яссы итәм, яссы телемне тасма итәм. — Алай да булмаса? — Ул чагында этле-мачылы, әрем ачылы. Сөйләгәндә карт үзе көлми иде. Әмма күзендә бер шаян очкын елтырап, коңгырт-сары мыеклары ничектер бик мәзәк кенә булып кыймылдап куюга, тыңлаучылар егылышып көләргә тотыналар иде. II • Минһаҗ карт башындагы сырма эшләпәсен җайлабрак киде дә ишеккә таба китте. Тик йомышын үтәмичә китәргә ярамавы исенә төште, ахрысы, кире борылды. Тагын теленә салына башлады. — Дәрҗиянең «телкәйләрең» диюенең сере бар бит аның. Бер көнге өчен ул! Беркөнгенәк минем умарталыкка килгән дә әй сайрый бу, әй сайрый. «Минһаҗ абзый, син инде, дигән була, безнең районның аңлы- белемле актив кешесе, кортларың да үзең шикелле бик тырыш. Әйдә, безнең хәбәрчебез бул әле!» «Соң, мин әйтәм, Дәрҗия сеңлем, ничек хәбәрчең булыйм? Синең гәзитеңне укымыйм бит мин». Кызыйның күзләре шакмак булды. Чынлап та, сәер бит! Дәр?кия булып, Дәрҗия чыгарсын да, шул гәзитне укымасыннар, имеш! «Ничек укымыйсың? Нишләп укымыйсың?». Мин әйтәм, без бит, үзең беләсең, иярченнәр очырган заманда яшибез. Хәзер ике-өч сәгать эчендә исең китмәле зур хәлләр булып куйгалый. Синең гәзитеңне укып, мин әйтәм, унбиш көн артка калыр хәлем юк әле! Син бит узган атнада күргән төшләр турында гына язасың. Дәрҗиянең ара-тирә үзенә карап алуларына җавап итеп, Идрис тә бер-ике сүз өстәп куйды: — Сии алай кешенең эшен бөтенләй юкка чыгарма әле, Минһаҗ абзый. Кайчакларны «Тавыклар йомырка сала», «Казлар бәбкә чыгара» дигән шикеллерәк өр-яңа хәбәрләр дә басылгалый бит! Тик шунда ук әйтүенә үкенә башлады. Чөнки бүтәннәр шаулашып көлгәндә Дәрҗиянең бит урталары пешкән алма төсле кызарды. Минһаҗга тагын җитә калды. — Критика, мин әйтәм, бик килешә икән үзеңә, шифасы чыраеңа ук чыкты. Ярый, болай булгач, гәзитеңә язылам. Безнең Лирон әнә бөтенләй башка. Ул критиканы, балалар балык мае эчкәнсыман, чыраен сытып кына эчә дә, тәмен татымагач, файдасы да тими. Тәк кыймылдыйбыз шунда эленке-салынкы... Тәрәзәгә якынрак утыручы кыска җиңле күлмәк кигән бер егет: — Лирон да Лирон дисең диюен, Лирон белән авыз чайкавың өчен сиңа эләкмәгәе, — дигән булды. — Үзең беләсең, безнең председатель үзенең исемен авыз тутырып әйткәнне ярата бит, түгәрәкләп, чуарлап! Минһаҗ картның моңа да җавабы әзер икән; — Инде, энекәем, — диде, — Лиронга ярыйм дигән булып койрык болгыйсым юк. Алтмыш биш ел гадел хезмәт иткән газиз телемне хәзер генә тастымал итәр хәлем юк, булмый! Председатель күренми иде әле. Аны көтүчеләр гел арта барды, һаман теленә салынган булса да, Минһаҗ карт та борчыла башлады. Ул әледәи-әле лапас баганасына бәйләнгән җигүле атына караштырып куя, күрәсең, аның, ниндидер йомышын үтәп, тизрәк умарталыгына китәсе бар иде. Вакытны тизрәк үткәрү өчендер инде, бәлки теле кычыткангадыр, ул тагын сөйләнергә тотынды. — Син бу кызыл авызларның үзләренә дә бик алай ышанып бетмә, кем, сиңа әйтәм, күрше. Аларның авызына шайтан төкергән. Безнең авылның шулай усал итеп көлүе бер чирдер инде ул. Яхшы түгел дию юк, кешенең хәтере калыр дию юк, кешнәпме кешни, көлеп- 34 ме көлә! Җитәкче иптәшләрне үпкәләтеп тә бет®Р®^цпкл^бик'хиреслэг ән елны безнең Лирои «птәш җыелыш белән у р Р неп тотынган иде. Җыя да сөилп җшi да алҗь1ткач, бригадир- кичен җыелыш, ә эшләргә канчан? шулаи^итеп киикыптт ларның берсе җан-фәрманга җыелышка йөгер Р Р • Та -Еге'тлэр! Ямьле Тугайның мәзине манарадан егылып төшкән! Ул да булмый, дөбердәшеп чыгып та_ йөгерәләр. Артларыннан Ли- рон да чыга. Караса, берни булмагандай, көлешә-көлешә, кан ы [) р масына, кайсы тракторы янына китеп баралар. Бу ни хәл. Моны соңыннан гына төшендереп бирделәр. Утырыштан котылыр өчен шулай алдаганнар. Кояш баюын мәзин егылып төште, дип шаяртканнар икән... Картның колхоз җитәкчесен әледән-әле шулай тешләп-тешләп алуын Идрис бик үк ошатып бетерми башлады. Ни дисәң дә хурман- тайский танылган җитәкче ләбаса, өстәвенә райком члены, районның —Әйе шул. Әйтәм җирле сезнең колхоздан бер дә адәм рәтле хәбәр килми. Сез аңламыйсызмы шунда... Ә менә мин аның эш үрнәге турында газетага язарга уйлыйм. Карт боларга сөзеп кенә карап уздырды да, көлгәндәй итеп, борынын пырхылдатты. Гүя бүтән әңгәмә башлап җибәргәндәй, әллә башыннан узганны, әллә мәзәк сөйләргә тотынды. — Яшьрәк чагында Төркстанда ишәк койрыгы боргычлап, я бул- маса, кәрван сарайларда чүп-чар себереп йөри торгач, бу вәйран баш персиян җиренә барып чыкты. Мәшһәд булдымы икән, бүтәнмея бер шәһәрдә арык казырга эшче җыялар. Мин дә бастым. Өстә начар, эләтәнаксыз. Янымда чибәррәк киенгән берәү тора. Карыйм, бай бит миңа юньләп күз дә салмый, тегене алырга чамалый. Шунда аңарга бер акыллы адәм әйтте: син кешенең киеменә дә, бите ак булуына да кызыкма, аның эче черек. Бер заман барыбер чире чыгар, барыбер игелек күрсәтмәс. Менә бу гидайның өсте начар, аның каравы эче таза!.. Менә шулай бит ул, кем, сиңа әйтәм, Идрис күрше. Тышым ялтырый, эчем калтырый!.. III Капка төбендә тонык кына мотор гүләгәне ишетелде. Ишектән беләгенә плащын салып, Элерон иптәш Чурмантайский үзе килеп керде. Яшьрәк кенә кеше әле ул. Шулай да түшен алгарак иңкәйтеп киерелә төшебрәк атлавына карагайда, ул үзен ил өчен шактый ук зур эшләр башкарган, байтак кына югары урыннарга сайланган яки әле хәзергә сайланмаган булса да киләчәктә, һичшиксез, сайланачак ив уртасы җитәкче иптәш дәрәҗәсендәрәк тота иде шикелле. Дәрҗия иң элек аның өс-башының пөхтәлегенә игътибав итте Хәтта ул, яшь журналистларга хас бер ашыгучанлык белән ‘блокнотына ук сузылды. Колхоз җитәкчеләре эшләре белән генә түгел өс- башының пөхтәлеге, гомумән эчке һәм тышкы культурасы беләк ла колхозчыларга үрнәк булса начармыни? Бигрәк тә менә хәзер шәҺәр оелән авыл якынлаша барганда. ләзср, шә депутаты да. Идрис түзмәде, шуларны әйтеп тә салды. — Күрәм, картлач, синең нәфес бик зурда, ай-һай зурда! Сез бит байлык ягыннан районда өченчеме, дүртенчеме урында барасыз. Начар түгел бит бу! Безнең Ямьле Тугайга ул тәтеми бит әле. Никадәр тырышып та! Моңарга Дәрҗия дә кушылды. 35 Идрис үзенең көй буе басуда йөреп, фермаларда тегесеи-монысын ерып, шактый ук пычранган тупас күн итекләренә, тузанланган өс- башына карап алды. Чурмантайский килеп керүгә, ничектер, кинәт тынып калдылар. Мич янына чүгәләп утырган яшь бер тракторчы хәтта, нигә шулай кирәген үзе дә абайлап өлгермәстән, аягүрә басты. Председательнең йөзеннән сизелер-сизелмәс кенә елмаю шәүләсе үтте. Колхоз җитәкчесе, кабинетның ишеге төбендә туктап, бүлмәдә- геләрне күзеннән кичерде. Минһаҗны күргәч, көлемсерәп куйды. — Әһә! Әйтәм бик күңелле сезнең монда... Идрис белән Дәрҗияне күрүгә башта гаҗәпләнде. Тик иркен күңелле кунакчыллык аның йөзен шундук яңадан балкытып җибәрде. — һа! Карасана, кара, нинди кунаклар! Редактор үзе! Яшь күрше!.. Что сез монда, ишек төбендә утырасыз? Әйдәгез, хуш килдегез! Хуҗа, кабинет ишеген киң ачып, кунакларны эчкә уздырды. Килеп керүгә Идрис бераз уңайсызланып калды. Пычрак күн итек белән түргә кадәр сузылып киткән бизәкле яхшы келәмгә басарга аяк тартмый иде. Хуҗа, иркен күңеллелек күрсәтеп: — Әйдә, таптый бир, сөртеп алырлар әле... — дисә дә, Идрискә гүлбәчтә озак кына кыштырдарга туры килде. Дәрҗия, блокнотын ачып, хуҗаның каршысына барып утырды. — Сезгә уңайсызламаска тырышырмын. Нишлим генә? Менә шушы өстәл почмагында үземә кирәкне генә теркәп утырам. Кайбер сораулар бирермен. Сезнең турыда бер нәрсә язасы бар. — Кирәк булгач... пожалуйста. — Чурмантайский пинжәк җиңнәрен тартып куйды, ике бармагын юешләп, киң кашларын сыпырды.— Кәнкрит алганда ничек? Өстән команда булдымы, әллә үзегез кузгаттыгызмы? — Икесе дә... — О, күрәм, значит, редактор эшне куя белә. Бик һәйбәт. Интервьюмы, репортажмы, тагын әллә нәрсәләр дисезме? Дәрҗия башын чайкап, сизелер-сизелмәс кенә иңбашын селкетеп куйды. — Нәрсә килеп чыгар бит әле. Безгә укучыларны бик гади генә итеп алдынгы председательнең эше белән таныштырырга кирәк. Чурмантайский берәм-берәм генә кертеп, башта көтеп утыручыларның йомышларын үти башлады. Идрис белән Дәрҗиягә берникадәр сәеррәк тоелган нәрсә — монда гөлләрнең күплеге булды. Тәрәзә төпләре, янга куйган сәкеләр генә түгел, бәлки өйнең түр ягы да, идәннән түшәмгә, мич буеннан икенче якның ян тәрәзәсенә кадәр ярты өй гөл белән тулган иде. Председательнең өстәле яныннан ук ярым түгәрәк булып, яфраклары түшәмгә тиеп торган зур-зур фикуслар тезелгән, аларның канаты астында һәртөрле розалар, тамчылы гөлләр, кыналар, георгиннар, шикәр гөлләре... Бүлмә куе агачлык эчесыман яшел бер төс алган. Ниндидер бер төчкелт тамыр исе дә .килми идеме икән әле... Дәрҗиянең кечкенә дәфтәрчегендә вак кына хәрефләрдән тезелгән беренче яңа юл пәй- да булды. «Иптәш Элер. Чур. бакчадагы кебек, яшеллек эчендә утыра...» Председатель, өстәленә ике кулы белән таянган килеш, кергән кешеләргә бик тыныч кына эшләр йөкли, киңәшләр бирә иде. Сүзен җиренә җиткереп, түгәрәкләп әйтә, үз дәрәҗәсен үзе белеп салмак сөйләшә иде. Дәрҗиянең аңа торган саен карашы яхшыра барды. Бераздан кечкенә • дәфтәрчеккә тагын берничә юл өстәлде: з* 36 ландымы? Минһаҗ карт председательнең аңа шулай, яшь җилбәзәк белән сөйләшкәндәй, бераз дорфарак, төрттеребрәк, кунаклар алдында бераз кыланыбрак дәшүен ошатмады. — Беләсең килсә, фацелия генә түгел ул, кем, Лирон энекәш, бал ул, колхозга иллеалтмыш мең табыш ул. Тел өстенә төерчек булып чыкты лабаса шул фацелия. Күрә алмадың лабаса шул үләнкәйне! — Миңа хәзер план кирәк, сөт кирәк, сөт, аңлыйсыңмы? Ә сөт дигән шул сыек әйбер, кәнкрит кенә акча ул, акча! — Ә бал акча түгелмени? Былтыргынак кортлар ташып биргән алтмыш меңне чылтыр-чылтыр санаганда бик кәнкрит иде бит. Авызың ерылып кына торды. Былтыр да күк капусы ачылмады, күктән яумады бит ул алтмыш мең. Әнә шул быел сыерларга ашаткан фацелия белән карабодай бирде бит аны! — Хәзерге моментта планны ул хәл итми. — Беләбез анысын, без дә төшеп калганнардан түгел, гәзитен укыйбыз, радиосын да тыңлыйбыз. Текә күтәрергә кирәк диелә бит. Менә болай!—Минһаҗ карт, бармагын түшәмгә таба тырпайтты.— Син дә күтәрмисең түгел, син дә көчәнәсең. Ничек диген! Бер кырыеннан күтәрәсең, икенче кырые кыйшая. Шул да булдымы текә күтәрү! Ни әйтәләр сиңа, Лирон, бергә күтәрик, диләр. Бер тармакны гына түгел, бөтен колхоз белән көлле почмагыннан берьюлы күтәрик, диләр. Юк, һаман да үз туксаны туксан! Белмим, аңламыйм: нигә пәриең катты шул умарта кортларына, нигә мин чәчкән фацелияне сыерларга ашаттың?! Дәрҗия*, бу бәхәстә үзенә җим чыгар шикелле сизеп, әле картка, әле Чурмантайскийга күзләрен тәгәрәтеп кенә тора. Идрис кунак кеше, буларак, янәсе хуҗаның эчке эшенә бөтенләй игътибар итмәгәндәй, алдына гына карап утыра иде. Чурмантайский сары тешләрен күрсәтеп кинәт кенә көлеп җибәрде. — Син, Минһаҗ абзый, үзең болай ничава гына кеше. Тик менә син, теге әтәч шикелле, үзең өчен генә кычкырасың. Бер әтәч әйткән ди: «Таң атамы, юкмы, анысында минем эшем юк, ичмасам кикригемне дә селкетмим, минем кычкыруым дөрес булсын!)» дип әйткән ди Әтәч колхоз члены түгел, аңа ничек тә сыя. Җитәкче булган кешегә умарталыктан гына түгел, югарырактан торып карарга кирәк бит дәүләт күзлегеннән, бөтен СССР күләменнән, шайтан алгыры! Карт бик кызган иде,зәһәр сүзләр әйтергә дип авызын да ачкан иде, әмма Чурмантаискии аны йомшак кына тотып бик тиз япты. «Тракторчы, бригадир, хисапчы... Ул һәммәсе көчлеме әллә шак ягын да, бүтәнен дә. Өстәл сугып кычкыру _ Р бумы?.. Аерма: ачы белән татлы, якты белән 1 Р ••• тынлап Чурмантайскпйның кешеләр белән пичегрә!л ' лардан gepce утыру Идрискә дә бик кирәк иде. Районда алды ^рдан^оерсе, заманында бик күпләргә үрнәк булып югарыдан, 40 Р “Д""’" шеп утырган җитәкче, үзе теләп. Йомыш белән кеРҮЧс Р Р „ зына башлаучылар да, чыгырынмн чыгып, катырак ү р и ү- челәр дә булды. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, У1 1 ‘ Д бик тә тыныч тота икән. Идрис аның бу ягына сокланып утырды. Аның үзенең, яшерен-батырын түгел, кай арада шактый ук кискен әйтеп, кирәкмәгән урында кистереп салган чаклары да булмады түгел. Ул арада председатель каршысыиа Минһаҗ агай килеп оасты. Чурмантайский нигәдер тынычсызланып, кырын күзе белән генә ре дакторның блокнотына карап алды. Беренче сүзне үзе әйтәсе әңгәмәгә бераз шаянрак юнәлеш бирәсе килеп, сүзне үзе ^башлады. — Синең һаман да шул фацелияме? Әллә яңа берәр :кәнител баш 37 — Булды, Минһаҗ абзый, җитте, сөйләштек! — диде, урыныннан торып картның каршысына килеп басты. — Мин үзем кәнкрит чарасын күрермен. Шулай! Карт, кулын селтәп, чыгып китте. Дәрҗия, әйле-шәйлерәк булып, байтак кына икеләнеп утырды. Дәфтәрчегенә бер язды, бер сызды. Йөзеннән нидер эзләгәнсыман, Чурмантайскийга карап алды. Ачуы чыктымы, юкмы? Юк, ахрысы, йөзендә һичнәрсә сизелми, тып-тыныч. Аннары, дәфтәрчеген ябып куйды да, үзенә сиздермәскә тырышып, Идрискә карап утыра башлады. Ямьле Тугай председателе башын кү- тәрмәстән, яшел пустау өстендә үзенең бармаклары биегәнгә карап утыра иде. IV Ниһаять, алар үзләре геиә калдылар. Хуҗа кеше, келәм өстеннән арлы-бирле йөргәләп күршесенең хәл-әхвәлен сорашты- Артык^ зарланмыйча гына кыр эшләрен әле һаман да төгәлли алмавына борчылуын әйтте. Шул арада, юк-барны сөйләп, көлдереп тә алды. Ул тәрбияле кешеләргә хас бер тыйнаклык һәм сабырлык белән кунагының үзе сөйли башлавын көтә иде. Шулай да, әңгәмә җиңелрәк башланып китсен өчен, ул теге яктан өч чынаяк чәй керттерде, түренә утырып тыңларга әзерләнде. Идрис авылыннан алып килгән картаны хуҗаның яшел пуставы өс- тенә җәйде дә, тамак кырып куйды. — Чишмәтауда очрашкан чагында «уйлашырбыз» дигән идең. Райком да ашыктыра. Шул эш белән килдем мин, хуҗа, — диде, үзенең бераз дулкынлана төшүенә ачуы килде. Хәер, бер юньле эшне дә тыныч кына, салкын кан белән генә башлый алмас ахрысы инде ул. Чәнчелеп китсен. Үзеңә күрә ниндидер бик кирәкле, бик зур бер эш башкарасыңдыр шикелле. Аның куанычы синең бөтен дөньяңны тутырып, җылытып, рәхәтләндереп тора, менә болай эшләсәң, яхшы чыгар, менә болай итсәң, тагын да шәбрәк чыгар дигәнсыман, җилкендереп, кыбырсытып тора... Идрис картаны бер сыпырып алды: Ике колхозны бер итү турында киңәшергә килдем. Виноват, өч колхозны. Любовь дигән кире туташны уңайга борып булса, Малинов- каиьк да безгә кушарга иде. Синең моңарчы төрле хәйләләр белән колхозыңны берләштерүдән саклап калуыңны белә торып, юри үҗәтләнеп килдем. Чурмантайский көлеп утырган урынында чайкалып алды. — Кара, сиңа тел чыга башлаган бит! Ошый миңа бу усал телең, ошый! Я, кайда кунарсың икән?.. Дәрҗия, матур иренен чөмәкәйләндереп: — Атакай гынам! — диде. — Әйтәм җирле шыпырт кына утырды, һич кенә дә башыма киләсе түгел икән! Кара әле, рас та бит! Нинди шәп идея! Идрис, бу чибәр ханымны беренче күргәндәй, аңа күзен тутырып бер сөйкемле генә карап алды да аягүрә басты. — Бирегә күз сал. Күрәсең, менә бу синең колхозың инде, кем, хуҗа, бусы безнеке. Икесе дә бер су буепда, икесенең дә каршысын- да менә шушы Чишмәтау. Җирләребез Кандыз буйлатып менә шулай тоташтан сузыла инде безнең. Ике арада ник, ичмасам, берәр чокыр, я калкулык кына булсын, юк! Тип-тигез! Тракторыңа утыр да икесен бер басу итеп рәттән сөр дә кит! Икебездә дә кара туфрак, бер чамалырак болын, әрәмә. Менә бу яктан Ык буе. һи! Бу, иптәшкәй, район түрәсе кушканга карап кына «кушылдыкмы? кушылдык!» түгел. Безнең хуҗалыкларның экономикасы, киләчәге шуны сорый. Шуңа менә 38 бу тау куенында бөгәрләнеп яткан әлеге Малинов > '5 n’eluca шү.' җимеш! Әйтәм бит, мондый җирләр бер хуҗалы^ j j . ның өстепә чын җитәкче кулында да булса, ярар, о - ■ мим инде, .моннан байлыкны көрәп кенә аласы - А) КПГТЯЙ Элерон, гаҗәпләнеп, иңбашларын җыерды. Менә сща мә! Болан булгач, Чурмантайекий булдыксыз хужа оулып «а ү-J-*■ 1 _ , Идрис, хуҗаның чәчәкле келәмен аяусыз таптап өстәлнең әле бер ягына, әле икенче ягына чыга, һаман үзенекен тукьи.Д' Ч. ланып торган күзләрендә үз фикерен куәтләүне күреп, д [ ли иде. — Әле ул гынамы? Авылларыбызиын исемнәренә хәтле бер. 1угаи. Тик сез —Иске, без —Ямьле. Мин әйтәм, шул өчесен кушып бер итик, шул берне берәгәйле итик! — Берәгәйле дигәнең нинди буласы? — Механикалашкан, күп тармаклы, ярлылыкны оелми торган оаи хуҗалык, һәр ел саен тагын яңа миллионга баеп, гел алга үрмәли торган куәтле, җегәрле хуҗалык! Дөресен генә әйткәндә, бу пырдымсызның төп фикере Чурман- тайскийны кытыклый башлаган иде инде. Төтене туры чыга бит штансызның. Ләкин нигә ул күтәрә соң әле мондый зур эшне, пигә Чурмантайский түгел? Аңа, танылган председательгә шулай акыл сатарга, аның Казаннан кайтарткан чәчәкле келәмнәрен таптый-тап- тый аңа ук сабак укырга кем булды соң әле бу ул тикле? Район активы арасына алды керсә, арты кермәгән дигәндәй, бер юньле оешмага сайланмаган, исеме газетада чыкмаган... Әйтерсең, икесе дә тиң колхозлар! Әйтерсең, аның хәерче колхозын сөйрәр өчен камыт кияргә дип монда аңа муеннарын сузып торалар!.. Хуҗа кеше торып китте. Кулларын артына куеп, тәрәзә яныннан әйләнеп килде. — Кара әле, Идрис күрше, син үзеңнең миллионерда кунакта икәнлегеңне оныттыңмыни? Безнең миллионер булганга ике ел бит инде. —Юк, онытмадым. Дөресен әйткәндә, синең ул миллионнарыңнан бер төрле ятрак ис килә. Мин ул турыда соңыннан әйтмәкче идем. — Ис? Нинди ис? — Минем ул миллионга тикле чын эш турында әйтәсем киләдер иде. Монда бит... Хуҗа кешенең бу усал телле күршенең «чап» иттереп авызын ябасы килә башлады. «Син, туганкай, кеше тапкан миллионнар тирәсендә иснәнеп йөргәнче, үз маңгай тиреңне чыгарып тап та, рәхәтләнеп үзеңнекен иснәрсең!» дияргә кирәк. Ләкин ул алай тота-каба кистереп салмады. Каян беләсең, эшләр кайсылай таба борыла бит әле? Бәлки, ул мәсьәләне тиешле иптәшләр белән согласовать итеп килгәндер... Шулай да Чурмантайскийиың кешегә бурычлы булып калу гадәте юк иде. Шулай да син ул һавадагы торналарыңны, әй, миллионнарыңны дигәнем, нигә минем белән бүлешәсең? Алай, ансат кына көрәп алып була икән, нигә үз кесәңә генә салмыйсың? Сиңа ул тансык булырга тиеш. Синең бит әле борыныңа миллионның исе дә кергәне юк’ Турысын әйт: тез буыннарың йомшакмы?. У Дәрҗия әле берсенә карый, әле икенчесенә. Ул бик канәгать иде Менә, ичмасам, бәхәс бу, менә, ичмасам, әйтмеш! «Чалт та чолт» бер- берсенең яңак төбенә. Тик берсе дә йөзен чытмый. Елмаеп кына тооа Чын ирләрчә! 1 Идрис, сабан туе мәйданында көрәшкә чыгарга җыенучысыман җилкәсен киерә төшеп, баскан урынында таптангалап алды. 39 — Әйе, турысын әйтим: йомшаграк. Тик, кем, иптәш Чурмантай- ский, бер нәрсәне алдан ук исеңә төшереп, кисәтеп куйыйм: син минем бай абыем түгел, мин дә синең ишек төбеңә ялынып килгән ярлы энең түгел. Юк! Әгәр бүген без миллионер түгел икәнбез, иртәгә булырбыз. Беләктә көч, йөрәктә дәрт җитәрлек. Безнең Ямьле Тугай кешесе бик тәкәббер халык. Әгәр мин монда күз яшьләремне агыза калсам, мине иртәгә үк, йомшак җиремә тибеп, алып ыргытачаклар. Димәк, бүтән дәүләтнең башлыгы белән сөйләшкәндә Громыко үзен ничек тотса, менә мин дә үземне, примерно, шулайрак хис итәм. Аңлашылдымы?— Үзе үк җавабын да бирде. — Аңлашылды! Ары киттек!.. Редактор ханым, бик рәхәтләнеп, үзалдына көлеп куйды: — һай, Идрис иптәш! Бу сүзләрең өчен мин сине чын күңелдән бер үбәр идем. Идрис җиңе белән иреннәрен сөрткәндәй итенде: — Андый «чепе» була калса, мин дә, рыяланып, читкә борылып маташмас идем... Әйе, тез асты бит, кем, хуҗа абзый, безнеке генә түгел, миллионер булуыңа карамастан, синең дә нык түгел, дерелдәп кенә тора. Күз алдыңда бит: сулышың иркен түгел, очын очка көч-хәл белән ялгыйсың. Хуҗалыгыңның ышанычлы терәге булырлык нинди нык, көчле тармагың бар? Иген уңышың алла кулында... Яңгыр яуса, аласың, яумаса, бүтәннәр шикелле үк, әлеге шул утыз-кырык пот белән каласың. Терлекчелегеңнең дә әллә ни 3vp перспективасын күрмим. Юк бит? Юк! — Әйтерсең, минем колхозда гына шулай. Үзендә соң, үзеңдә? — Яшермим, һич! Хәзергә бездә дә шул чама, Җегәр юк, колач юк. Үзең уйлап кара: хәзерге заман техникасы өчен эш мәйданымыни ул мең ярым, я ике мең гектар? Биш-алты басуга бүлдеңме, бер кишәрлек җир! Я техникага уңайсыз ул, я анда зур эш кузгатып булмый. Инде шушы өч колхозны бергә кушабыз икән, менә сиңа: биш мең гектарлап чәчү мәйданың була, ничә йөз гектар болының, җиләкҗимеш белән яшелчә үстерергә никадәр су буе! Җәй колачыңны, рәхәтлән! Без монда ике куянны берьюлы тотабыз: нефтьчеләргә арзанлы җиләк-җимеш, ит-сөт дигәндәй җитештерәбез, колхозларны да аякка бастырабыз. Аның колхозының бай булуына һич әһәмият бирмичә, һаман да үз йолкышы белән тиңләп сөйләшүе Чурмантайскийның баядан ук эчен пошыра иде. Ахрысы, түзмәде: — Кишәрлек дип... Кем кулында бит! — дип куйды. — Шул кишәрлекләр безне әнә кайларга күтәрде! Идрис, әйтимме, әллә әйтмичә генә уздырыргамы дигәндәй, хуҗага карап бераз икеләнебрәк торды. Әмма ул үзен ни булса да турыдан ярырга өйрәтеп килә иде. — Кунак кеше тыйнак булырга тиешле дә бит. Син инде, әгәр катырак тоелса, .күңелеңә авыр алма. Синең ул миллионнарыңнан базар исе килә бит, күрше, шул ук нефть чыгаручы эшче халыкның тир исе аңкып тора. Чурмантайскийның күзләре ярык кына булып калды, ирен кырыйлары тартылып-тартылып куйды. — Чү, чү, син, чамалап! Тагын ис! Нинди ис? — Мин әйтәм: шәлперәеп беткән теплица кыяры белән чиле-пешле помидорыңны^ җәй башында килосын егерме, егерме бишәр сумнан сатасың. Менә кайда туа синең миллионың! Базар миллионы ул, хезмәт куеп алган гадел акча түгел. Без бит социалистик хуҗалык. Безгә андый на- халтайга килгән акчага кызыгырга ярамый. Үзең генә баю кыен түгел, халык белән дәүләткә дә файдаң тиярлек итеп баерга кирәк, дим. Аңлашыламы? Шәт, аңлашылса кирәк. Ары киттек!.. Элерон иптәш чын күңелдән, бик рәхәтләнеп көлеп җибәрде. 40 — Ха, ха, ха! Ничек кенә сөйләнеп җибәрә! Әйтерсең, i™*,еР £Уе лионнар белән эш иткән! Әйтерсең, ул хуҗалык сер р „шта байлыгы турында мораль уку ике тиен бер акча у , ^ҮР аны үзең тап, үзең! кеяүдан туктады да гына Дәрҗиягә карап алды. Ханым моңа кушылып көл . .. 9 киресенчә, матур иреннәрен бөрештереп нидәндер канәгат еп утыра иде. Элерон уйга калды. Ул башка вакытта авторитетымны төше- рерлек берәр ахмак, сүз ычкындырмагаем дип, үзенең кем булуын, районда һәм гомумән Ык буенда нинди урын тотуын әледән-әле исенә төшергәли, шулай итеп, үзен тиешле югарылыкта торырга күнектереп килә иде. Менә хәзер... һм. Ярый ла бу юньсез әлеге үзе әйткән базар исен райондагы берәр җыелышта сасытмаса, я монысы гәзитендә язып чыкмаса. Ул, бик иркен күңеллеләнеп, Дәрҗиянең янәшәсенә барып утырды,, каршысындагы Идрискә туп-туры карап, бер елмаеп та куйды. — Беләсеңме, вообшем-то миңа ошый синең бу тәкъдимнәрең. Между прочим, мин үзем кыю фикерле кешеләрне яратам. Каты әйтсә дә, ничектер форточкаңны ачып бүлмәңә саф һава керткән шикелле булып, китә. Мин үзем хәтерне калдырганда да ачу саклый белмим. Ихлас менә. Синең тәкъдимең турында уйларга кирәк. Дәрҗия мондый үзгәрешкә бераз сәерсенеп Идрискә карап алды. Анысы алай кинәт кенә очынып китмәде китүен. Тик анда да ниндидер өмет чаткысы кабынды булса кирәк, чырае яктыра башлады. —Әйе, шунысын да уйлыйк, — диде, — ике Тугайның да астыннан нефть диңгезе бәрергә тора! Чишмә тау белән Акмаңгай кабыргасын, әнә ничә җирдән бораулыйлар! Белеп тор: озакламыйча болын буеннан асфальт юл уздырырлар. Авылга газ белән электр кертеп булыр. Машинасы, фәләне дигәндәй. Кыскасы, безгә куәтле индустрия килә. Без» шуның иңенә таянып, колхозларны киң юлга алып чыгыйк. Байлыкка^ муллыкка! Шулаймы, түгелме? — Мин, пожалуй, бик үк каршы да булмас идем... Шунда да... Хуҗа кеше торып телефон янына китте. —Шулай да без Мәҗит Хисамич белән киңәшик әле. Үзең беләсең., өстән команда булмаса... Телефонда нидер шытырдый башлагач, бармагын күтәреп боларга тавышланмаска ишарә итте. — Әәә! Мәҗит Хисамич, сезме бу? Ә, әйе, Чурмантайский борчыган була әле сезне. Исәнме, саулыкмы? Мин үземме? — Ул, татлы елмаеп, аягүрә басты. — Ә Эльвира Сахаповнамы? Бик рәхмәт, әйе, дөбердәп! Процветает! Ә, комплексия шулай бит инде аның, мулдан, җәенкедән. ___________________________________ Элерон Нурмиевич боларга борылып күз кысып куйды. Янәсе, ул: райком секретаре белән үзенең хатыны турында да әнә нинди генә- шаяртып сөйләшә. Дәрҗия гайбәт тыңларга яратмый иде. Әмма кайберләре, ярык арасыннан кергән әрсез җилдәй, әллә каян гына колакка чалына бит. Әле Чурм а нта искии хатынын телгә алгач, ничектер, үзеннән-үзе исенә төште. Ай-Һай, бу каиберәүләриең телләре озын! Элерон иптәш Чурмантайский шау-гөр китереп шушы колхозга председатель булып сайлангач, яңа баштан өйләнергә уйлаган. Яшь врач бар икән, үзе бик матур икән. Элерон Нурмиевич машинада йөртә торгач, тегенең бераз башын да әйләндерергә өлгергәнВәгъдәләшер көннәр җиткәч, ефәк күлмәкләрен киеп, кулларын ислемайлар белән юып кызның амбулаториясенә киткән бу. Килгән кешене карарга кирәк ләбаса. Эшләпәле, тишекле торбасы белән моның йөрәк тибешен тыңлаган, телен чыгартып «а»сын кычкырткан. Көмеш чүкеч белән тезенә суккан, чүгәләткән,’тор гызган. Бәхетенә каршы, монысының тез буыннары да шарт-шорт килмәгән, күзен йомдырып кулларын суздыргач, башы әйләнеп авып та китмәгән. Бөтен җире таза чыккан, шәп чыккан. Ул кызыйга шул хәтле ошаган, хәтта тегесе киенгәндә, сестраларга күрсәтмичә генә, моның аркасыннан кагып куйган. Киенешкәннәр, киткәннәр. Кызның капка төбенә барып җиткәч, куллар кысышып, бер-беренә иң җылы, иң шыпырт сүзләр пышылдап рәхәтләнеп кенә торганда, врач кызның кинәт кенә исенә төшмәсенме: шайтан гына алып киткере, ашказаны белән эчәкләре тикшерелми калган бит! — Ах! — дигән. — Мин оныткан! А ничегрәк тота үзен сезнең желудочнокишечный тракт! В норме? һәртөрле, так сказать, отклонениеләр не замечается?. Бичара Элерон Нурмиевичка ашказанында кинәт бер көтү салкын бака тыпырчынгансыман тоела башлаган. Куллары үзләреннән-үз- ләре докторның йомшак беләгеннән кубып төшкәннәр. Аның төкеренәсе, сүгенәсе, җир тишегенә кереп китәсе килә башлаган. Әмма ул төкеренмәгән, сүгенмәгән, җир тишегенә дә кереп китмәгән. Аның сәламәт акылы монда да җиңгән. . Ул шупГындый четрекле хәлне дә оста ерып чыга алган. Ул уйлаган: булса соң? Бу мәлесез әйткәнне кем ишеткән, кем белә? Яхшы квартиралы яшь врачка өйләнү теләсә кемгә тәтиме әллә? Тәтеми. Хәтта райком секретареның үзенең дә хатыны врач түгел. Инде колхоз председательләрен әйткән дә юк. Шулай уйлаган да, яңадан кызның кулын кыскан. — һәммәкие в норме, җанкисәгем, кәнкрит кенә әйткәндә, бер төрле дә отклонениеләр замечать ителми, — дигән... Дәрҗия үз алдына елмаеп каш астыннан гына Элеронга карап алды. Китсәнә аннан! Кеше ышанмастайны... Бигрәк тә ачы телле була, бигрәк тә усал тешли бу кайберәүләр... Ул арада Чурмантайский, хәл-әхвәлләрне сорашып бетергәннән соң, әлеге мәсьәлә турында киңәшә башлаган иде. — ...Шулаймы? Хәзергә андый команда юк алайса?.. Ә... Кайбер соображениеләр бар иде барын... Кәнкрит алганда мин үзем дә... Рисковать итәрсең дә бит. Әйе, миллион өч йөз. Уен түгел. Кем белә бит әле. Мин үзем дә... Ул телефонын куйганнан соң, бик пошынгандай, башын чайкап торды. — Команда юк бит, Идрис күрше, — диде. — Өстән әйтмәгәч, беләсең... Мин үзем кәнишне анысы... Идрис картасын бик пөхтәләп, башына суга-суга, озаклап төрде, аны култык астына кыстырып, бер сүз әйтмәстән, ишеккә китте. Ишек тоткасына кулын сузгач, борылып моңа тагын бер карады. — Бераздан ук яңадан киләм. Синең йөрәгең җитмәсә, халыкныкы җитәр! Аның артыннан Дәрҗия дә кузгалды. Алар борылып караганда, Элерон Нурмиевич бармагын юешләп, алмаш-тилмәш кашларын сыпырып тора иде.

Беренче кисәге бетте