Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕВДАР САДЫЙКОВ

(Иҗат портреты) Татарстанның атказанган артисты Ревдар Садыйковның иҗат биографиясе кызыклы гыиа. Ул 1937 елда тугаН) 1950 елда Ташкент хореография училищесына кергән һәм, тугыз ел укуга исәпләнгән программаны биш елда үтеп, училищены вакытыннан элек тәмамлаган. Ревдар Садыйков Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрына 1956 елда килде. Кордебалет артисты булып эшли башлаган талантлы бу артист балет репертуарының әйдәүче партияләрен үтәүгә тартылды һәм биш ел эчендә тамашачылар таныган һәм ярата торган бөтен бер сәхнә образлары галереясын иҗат итте. Ревдар Садыйковның артистлык юлының шушы төп маякларын кыскача гына санап чыгу үзе генә дә бу яшь көчнең сәнгатькә гаҗәп бирелеп хезмәт итүен, аның үз алдына куйган максатка ирешүгә юнәл- телгән нык ихтыярын, хезмәтне армас-талмас сөюен һәм үзүзенә бик нык таләпчән булуын күрсәтә. Чыннан да шушы сыйфатлар булмаганда чын артист булуы да мөмкин түгел бит. (Монда Ревдар Садыйковның яраткан балет сәнгатен үзләштерүгә үзенең яшьтәшләренә караганда беркадәр соңга калып керешүен дә һәм шуңар күрә бик күп һәм бик киеренке эшләргә мәжбүр булуын да онытмаска кирәк.) Әйе. Мишкин дигән башкорт авылының кечкенә һәм бик яшьләй ятим калган малаена күп кенә вакытта бик авыр туры килә. Ләкин аның һәркайчаи да дуслары табыла, безнең совет тормышы аңа ярдәм кулын суза. Чыннан да нәни Ревp. Садыйков — «Пер Гюнт» балетында Пер ролендә. дарның язмышы башка берәр илдә шулай бәхетле була алыр иде микән?! Ташкент балалар портында Ревдар икенче семьясын таба. Монда малайның сәнгатькә мәхәббәтен, матурлыкка ашкынуын күреп алалар; аның хореография училищесында укырга теләвенә каршы килмиләр. Хореография училищесының башка укучыларына караганда шактый соңга калып балет сәнгатен өйрәнә башлаган һәм бу сәнгатьне унөч яшендә өйрәнергә керешкән Ревдарның үзенең яшьтәшләрен куып җитү генә түгел, ә бәлки алар- ны узып китәргә ирешүендә, кем белә, педагогларның хуплаулары да, малайның көченә ышанулары да, иптәшләренең дусларча игътибары да аз ярдәм итмәгәндер. Күренекле педагоглардан 3. Н. Афанасьева, Е. П. Новиков, М. С. Собо, Л. Н. Засс Ревдарны техниканы онытылмас сәнгать образларын иҗат итүгә буйсындыра белә торган чын артист итеп тәрбиялиләр. Т 142 Р. Садыйков— «Тау әкияте» балетында каторжан Клим ролендә. Ревдар Садыйков, һәрбер сәнгать мәсьәләсе үзенчә, индивидуаль, аеруча аңарча гына хәл итүне таләп иткәнен аңлаганга күрә, осталыгын камилләштерү өстендә эшләвен бер дә туктатмый. Артистның хыялын музыка юнәлтә: булачак образның әле ачык беленмәгән сызыклары — геройнын тойгылары һәм кичерешләре, аның характеры музыкада яшеренеп ята... Музыка аркылы шулар белән беренче тапкыр «танышканнан соң», артист сәхнә чараларын: жестларны, мимикаларны, хәрәкәтләрне һәм позаларны, балетта еш кына хәлиткеч әһәмиятле булган нәрсәне — сәхнәдә артистның үз-үзеи тотуының иң нечкә чагылышларын эзләүгә күчә. Балетта артистка сүз юк бит. Рольнең пластик рәсеме тамашачыга кешенең барлык рухи дөньясы турында, аның уйлары, тойгылары, хыяллары, аның характеры турында тулы төшенчә бирергә тиеш бит. Хыялдагы образ акрынлап күзгә күренә торган сызыкларда гәүдәләнә башлый, ә аннан соң артист сәхнәгә, тамашачылар хөкеменә чыга. Ревдар Садыйков тамашачыны тотып ала, бөтен залны үзенең геройларының ш а т л ы к л а р ы һәм кайгылары белән яшәргә мәҗбүр итә белә—менә бу хәл яшь артистның чын талантка ия булуын раслый. Берберсенә бер дә охшамаган, ләкин Садыйковның иң яхшы эшләре саналырга тиешле эшләреннән Э. Григ музыкасына язылган Пер Гюнт балетындагы Пер Гюнт, Кара Караевиың «Яшен сукмагы белән» балетындагы Линии, А. Аренский- ның «Египет төннәре» балетындагы Амун рольләрен бу яктан бик күренекле дияргә була. Пер Гюнт роле психологик һәм философик яктан бик бай. Аны сүз ярдәменнән башка ышаидыручан итүе бик кыен. Ә шулай да Садыйков моңа ирешә. Садыйков иҗат иткән Пер күңелле хыял дөньясында яши һәм, әкиятнең кешеләр йөрәге өстеннән хакимлеген сизгәне хәлендә, үзен тыңлаучыларның бер катлыгыннан бик рәхәтләнеп файдалана. Ул наян һәм җилбәзәк, ләкин ул хыяллана торган, шагыйрь булган кеше дә. Периың һәрвакытта яшь булган рухында гүзәллеккә мәңгелек мәхәббәт яши, шул мәхәббәт Перны һәртөрле тормыш сынауларында әхлакый яктан һәлак булудан саклый, рухи тынычлыкка илтә. А. Аренскийның «Египет төннәре» балетында аучы Амун роле дә гаҗәп индивидуаль. Яшь египетлы характерында артист көчле тойгы өчен үз-үзен корбан итәргә хәзер булган кешенең фидакарьлеген һәм дәртен күрсәтә. Спектакльнең бөтен стиленең шартлы булуы кешелек кичерешләренең самими яңгыравына комачауламый. Питер Абрахамс китабының герое— Линнинең— ак тәнле кыз Сарины яраткан һәм шул мәхәббәте өчен гомерен биргән кара тәнле егет Линнинең катлаулы һәм гүзәл рухи дөньясын Садыйков бик дөрес ачып бирә. П. И. Чайковскийның «йокыдагы гүзәл» балетындагы соклангыч романтика һәм рухи көч белән тулган 143 принц Дезире образы өстендә һәм шулай ук Ш. Адайның «Жизель» балетындагы Альберт роле өстендә эшләвен артист рәхәтләнеп искә ала. Ревдар Садыйков һәрбер образ өчен яңа, саф буяулар эзли, һәртөрле очраклы нәрсәне кире кага, тапкан яңа алымнарын кат-кат тикшерә. Милли репертуар балетларыннан Ә. Бакировның «Алтын тарагы»нда Гайфи, А. Ключаревның «Тау әкияте»ндә Клим, 3. Хәбибуллинның балалар өчен язылган «Раушан» әкиятбалетында Гали образларын сәхнәдә гәүдәләндерүдә Ревдар Садыйков зур уңышка иреште. Бу образларның һәрберсендә милли характерның болай тиз генә тотып алу мөмкин булмаган гаҗәп садә бер эзе бар. Балет биюенең гади халык биюе фольклоры белән бәйләнешен үтә бер нәфислек белән нечкә генә итеп сиздереп үтә белгән Садыйков хореография халыкның рухи-әхлакый гәүдәләнеше рәвешендә кабул ителүгә ирешә белә. 1957 елда, театрлар һәм музыкаль коллективларның РСФСР Культура министрлыгы һәм ВТО үткәргән Бөтенсоюз фестиваленә яшь артистның Гайфи ролен башкаруы өчен II нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнүе ул очраклы нәрсә түгел. Садыйков солист кына түгел, бәлки менә дигән партнер да. Балет спектаклендә үзе белән бергә катнашучыга техника ягыннан булышканы хәлендә, ул партнершасы белән бер хокукта булып, образлы хис итү тойгысын да югалтмый бара белә. Яшь артистның алдында кыенлыклар, әлбәттә, аз түгел. Кайчакта ул уңышсызлыкка да очрый. Мәсәлән, С. Прокофьевның «Таш чәчәк» балетындагы Данила ролен күрсәтергә була. Техника ягыннан барысы да яхшы башкарылган, сикерүләр дә матур, вариацияләр дә төгәл, барлык дуэтлар да тиешенчә эшләнгән кебек (ә Данила партиясендә дуэтлар күп һәм төрлелекләре һәм характерлары үзенчәлекле булулары ягыннан бик кыеннар), ә менә әсәрнең төп нәрсәсе— иҗат хыялы белән яна торган булдыклы, оста, художР. Садыйков — «Египет төннәре» балетында Амун ролендә. ник булган рус егетенең җанлы рухы юк. Безнеңчә, монда, иң элек, артистның иҗат фантазиясен кабыза алмаган, аны рухландырып, алга юнәлтә алмаган балетмейстер О. Дадишкилиани гаепле булса кирәк. Башка спектакльләрдә Садыйков нәкъ менә шул биюнең эмоциональ һәм мәгънәви тыгызлыгы, техника белән образлылыкның бергә кушылуы белән көчле бит. Садый- ковның хәрәкәтләрендә лиризм, «моң» шул тикле күп бит. Шулай булгач, нигә Данила образында гына шул нәрсә җитми соң? Күрәсең, бу роль өстендә тагын да эшләргә кирәк әле. Ревдар Садыйков алдында зур сәнгать юлы җәелеп ята. Аның иҗат планнары бик кызыклы һәм ул планнарны тормышка ашыру өчен аның мөмкинлекләре чиксез киң. Талантлы артистның һаман алга баруын телибез.