Логотип Казан Утлары
Повесть

ЕЛЛАР ҮТКӘЧ

 Төн. Күк йөзен болытлар каплаган. Авыл халкы йоклап беткән диярлек. Ләкин әле яшьләрнең кичен «җил куып» йөрүләре сизелеп тора. Аргы болында ат караучыларның да һай-һоу кычкырулары ишетелеп-ишетелеп куя. Тугымнар күтәргән Сәмигулла абзый Мәрданша тыкрыгы башына килеп чыкты да, туктап як-ягына каранды. Авылның башка урамнарында тыныч, ләкин клуб, кәнсәләр тирәсе һаман ыгы-зыгылы. Ул тирәдә әледән-әле тәмәке утлары ялтырап китә. Клуб тәрәзәләреннән •сузылган яктылык, урамны кисеп чыгып, медпункт йорты стеналарына төшкән. — Халкын әйтер идем инде!.. Кирәксә-кирәкмәсә дә шушы тирәгә җыела, — дип күңеленнән сукранды Сәмигулла абзый һәм төкереп куйды. Кәнсәләр ягыннан кемнәрнеңдер дөп-дөп басып килгәне ишетелде. Аяк атлавына караганда, малай-шалай түгел иде. Сәмигулла абзый әллә тиз генә кире китимме дип тә ниятләгән иде, ләкин шикләнеп арттан килерләр дигән уй тугач, урынында басып калды һәм бер селтәнүдә ялт итеп тәгәрмәч тугымнарын Мәрданшаның җиләк-җимеш бакчасына томырды. Кылт кына каршына килеп чыккан Камалетдинов белән Лотфулла моны күрмәделәр күрүен, әмма гөпелдәгән тавышны ишетүләре ихтимал иде. Сәмигулла абзыйның йөрәге тагын да көчлерәк жулап китте. — Сәмигулла абзый бу вакытта нишләп йөри!? Кайтып йокламыйча... — диде Камалетдинов үтеп барышлый гына. Мондый сүзләр әйтелүе мөмкинлеген алдан уйлап куйган Сәмигулла абзый да җавапсыз калмады: — Менә-ә... бер сарык кайтмаганые, шуны эзләп йөрүем... Камалетдиновның тыңлап та тормый үтеп киткәнен күргәч, «сарык эзләүченең» күңеле төште: ышанмый. Шикләнә! Аннан сөенеп куйды: ярый әлс... аллага шөкер, җиңел котылдым, ышанмаса ышанмас. Юкса, нәкъ кешеләренә каба идем! Каравылчыларны тикшерергә китеп баралар ахрысы. Сәмигулла абзый як-ягына каранып торды да, күңеле бер'аз тынычлангач, койма кырыенарак килде. — һе, бу Мәрданшаның коймасы... бакчасына күрә генә түгел икән! Капкасыннан керсәң, күреп, уянып чыгулары бар — яхшы түгел. Сәмигулла абзый соры күлмәк итәгенең алдын чалб>арыпакысты[у. ды да, тәвәккәлләп, коймага менә башлады. Бу У әйбәт чигенде, каяндыр көч-куәт, җитезлек табылды У 1 СР иде. Курка-өркә каян-кая алып кайткач... иигяпи<1т тыпышгя Бакча ягына төшкәндә, ни кадәре генә тавь  да, аяклары ычкынып-ычкыиып киткәләде һәм, к Гмнт ' ппылпяп тынлыкны бозды. Кинәт карлыган куаклары арть_д * Сәми, өргән эт тавышы төнге һаваны ярып җибәрде. Каһәр У \ PR’ гулла абзый аның барлыгын бөтенләй хәтереннән чыгарга - УР’ йонлач эт ул. Килеп ябышуы да бар. Сәмигулла абзый кабаланып тәгәрмәч тугымнарын эзли башлады. Ләкин атылып килеп җиткән кара этнең монда эше юк иде — ул бер генә ырылдап алды да, Сәмигулла абзыйның чалбар төбеннән китереп капты, һәм шатырдатып, аерып та төшерде. Сәмигулла абзый читкә атылды. Ул арада карлыганкрыжовник куакларын чаж-чож ерып сүгенә-кычкырына килгән Мәрданша тавышы ишетелде. Бакчасына малай-шалай кереп, гомер-гомергә җәфа чиккән Мәрданша җәй көне тышта йоклый. Көндезен бала-чага борчыса, ки- чен зурраклары да кызык итеп кергәли иде. Ләкин каракның хет олырагы, хет кечерәге булсын, һич кенә дә тоттырмый иде. Менә хәзер эләктерә инде-е! Көндез ул яфракларын сыдырып алып, очы тимер чыбыктай сыгылып-сыгылып торган бик җилле каен колгасы әзерләп куйган иде. Бәхетле колга булыр ахрысы. — һо-й, анаңның авызында теше юк, — дип акырып җибәрде ул. һәм коймага үрмәләп менә башлаган Сәмигулла абзыйның кай җире кычыта... һич жәлләп сукмады. Бигрәк тә баш аркылы уратып битенә сыдыртырга тырышты. Коймага ябышкан Сәмигулла абзый, куллары буш булмагаилыктан, битен дә каплый алмады. «Тукта, Мәрданша, нишлисең, мин бит бу», — дип эндәшсә, тегесе ярудан һичшиксез тукталган булыр иде, ләкин танытасы килмәде шул. Кыйнаса да бакча- га кергән берәр малайшалайдыр дип уйлавы әйбәтрәк. Сәмигулла абзый койманың икенче ягына чыкканда, тагын бик каты итеп сырт буена каен чыбыгы чажлап төште. Ашыгудан һәм авыртудан кул ычкынып китте. Дөп итеп җиргә егылып төшкәндә кулына таянды һәм калак сөяге турысында нәрсәдер шыртлады. Таю-сынуга бер дә түзмәгән карт сөякләрнең хуҗасы шунда ук кулбашының тайганын сизеп алды. Ләкин сыкранып яту урыны түгел — тизрәк торып сызу ягын карарга, кирәк. Сәмигулла абзый авыртуга тешләрен кысып булса да түзде һәм. торып, исән кулы белән тугымнарны җыеп алды. — Бар икән күрәселәрем, — дип зарланды ул, клуб белән рәттән салынган өенә таба атлап. Аякларын сөйрәп-сөйрәп атлаганлыктан, тузан күтәрелә, сул як кулбашы уңыннан түбәнәебрәк калган, битенең чыбык эләккән җирләре бүртеп-бүртеп чыккан, ыштан төбе ертык...' Чыннан да, булган икән Сәмигулла абзыйның күрәселәре! „ Бу минутта ул кемне нәрсә дип сүгәргә дә белмәде, һаман да шул йорт урыны инде... Урынмыни бу! Тапканнар бит!.. Сәмигулла абзый тагын ата-бабаларыиа барып тотынды. Өлкән бала да булмаган ичмасам — мөгаен башка чыгып икенче урынга күчкән булыр иде. Эх, дөнья-а... Адәм хурлыгы бит! Төн буе бөтен җире сызлап, таң атканда гына йокыга киткән Сәми. Мап™б?ЫИ гаять™тык иөз б™ Т °РДЬ1. Төнлә булган вакыйганы ул Мәргубә түтигә бер-ике сүз белән генә аңлатты да көндез кеше күзенә күренмәскә булды, ә караңгы төшкәч Яаганлыбашка китте. Анда тайган буыннарны утыртуда осталыгы белән әллә канларга даны таралган бер карчык бар иде. Дәвалау уңышлы чыкты, ләкин әле ныгып җитмәгән кул эшкә яраклы түгел иде. Сәмигулла абзый теләсә-теләмәсә дә Чаганлыбашта берничә көн кунак булды. Хәзерге кыяфәт белән кешегә күренү дә яхшы түгел иде. Урамның теге ягында гына яшәгән күршесе Мәрданшаның да шунда ук кемне кыйнаганын аңлап алуы бар. Ничек кенә итсәң дә кыек-мыек урыннарның адәм рәтенә кергәнен көтәргә кирәк. Мәргубә түти айда бригадирга нәрсә дип булса да ялганлар әле. Тик менә үзенең эше кала. Түбән оч Камалыйга дигән өстәл-урындыкларны ясап бетерәсе бар иде. Шайтан алгыры, менә бит ул... Бәла аяк астында! Аның каравы, Сәмигулла абзыйны өйдә бер сөенеч көтә иде. Шәт быел кайтыр инде дип торган улы Таһирҗаннан хат килгән. Бәлки көзгә таба кайтырмын дигән. Сәмигулла абзыйның сөенече эченә сыймады. Әйтерсең, үзәгенә үтеп сызлап, тәмам җанын кыйнаган чуаны тишелергә чамалый иде. Хәзер ана күптән уйлап йөргән хыялын тормышка ашыру мөмкин кебек тоелды. Менә ул, әле генә укылган хатны тоткан килеш, ялт итеп капка төбенә чыкты. Аның ярсулы хәрәкәтләре, башына бик җитди нәрсә килеп төшкән кешене хәтерләтә иде. Судан кайтып килүче Галимәгә дә, арык атын куалап каядыр ашыккан Закирга да ул кулындагы хатын селки-селки: — Таһирҗанның кайтам дигән хәбәре бар, — дип кычкырынды. Әйтерсең, тегеләр тик шуның белән генә кызыксыналар иде. Сәмигулла абзый, җилт-җилт атлап, ура/м аша чыкты. «Ярый әле кәнсәләре якын! Тимерне кызуында сугарга кирәк!» Сәмигулла абзый кәисәләр белән янәшә генә салынган авыл советы йортының якын булуына гомерендә беренче мәртәбә шатлана иде. Бераздан ул авыл советындагы бөтен кешене аякка бастырып, пыр туздырып чыкты. — Менә нинди кеше кайта колхозга! Ул кайтуга Дәүләтҗанны өйләндереп башка чыгарырга кирәкме — кирәк, — дип шаулады ул анда. — Димәк, хәзер үк йорт урыны кирәк, белдегезме?! Авыл советындагылар: — Борчылма, Сәмигулла абзый, андый кеше кайтуга барысын да эшләргә тырышырбыз. Гариза язып китер, утырышта карарбыз, — дигәч, ул, тагын да дәртләнеп, канатланып чыгып китте. Утырышта гаризадагы үтенечне кире какмадылар — сораган урынны бирделәр. Колхоз Таһирҗанны каршыларга да кочагын җәеп тора, рәхим генә итсен! Сәмигулла абзыйның күңеле теләгән, күзе төшкән урын авылның югары очында, олы урам кешеләренең бакчалары артындагы кечкенә үзәндә иде. Анда әле беркем дә йорт салып утырмаган. Елның-елын- да бу үзәнчектә ямь-яшел булып бәбкә үләне үсә. Монда югары оч хатыннары эшкә киткәндә яшь бозауларын җитәкләп китереп, озын бау белән бәйләп җибәрәләр иде. Ә карчыклар оя-оя казларын саклаганда, оекбаштыр-бияләйдер бәйләп һәм борынгы җырларны сузып, яшел чирәмдә утыралар иде. Үзәннең шактый урыны тигез; уң яктагы биек тауның башыннан ук, нарат урманы башланып китә. Аның шаулавы җилле көнне Мөлкәт- баевларның йорты салыначак урынга ук ишетелеп тора. Үзәннең буеннан-буена көмештәй саф суларын чылтыратып чишмә ага. Ул, Наратлы кешеләренең бакча артларыннан үтеп, авылның түбән очына барып чыккач кына, уңга борылып Тугайлыга коя. Сәмигулла абзый урый мәсьәләсе хәл ителгәннең икенче көнендә үк күптән хәзерләп куйган казыкларны кул арбасына төяп, яңа урынга 52 дый учларына төкереп алып, ------------- м җан үзе ябык кына күренсә дә, аңарда көч шактый, гәүдә Тамырлары кабарып торган зур кулларда юан имән казык тай гына тоела. Дәүләтҗан башын бер яккарак кыйшайтканда кызгылт муенында калын-калыи җыерчыклар барлыкка килә. Гел йорт арасында, гел әтисе янында йөргәч, кулы да эшкә ябышып тора. Мөлкәтбаевлар аталы-уллы иске казыкларны, арасына яңаларын да катыштырып, гомергә аумасын дигәндәй итеп кактылар. Сәмигулла абзый, үзенең инде илле бер яшьтә булуына карамастан, бераз гына бөгелә төшкән озын гәүдәсен егетләрчә җитез йөртә әле. Тазалык өстеиә зур теләк тә булгач, яңа оя корып җибәрү (Мөлкәтбаевлар чамасы белән чамалаганда зур төзелеш!) көниәи-көн алга барды. Бер атна дигәндә, бирелгән урынны артель уставында күрсәтелгәннән шактый киңәйтеп, биек читән үрелде. Иске такталарны шомартып ясаган капка куелгач, Дәүләтҗан тышкы якка чыгып, капка аша ишек алдына караигалап йөрде. Ярык калган урыннарга нечкә чыбык очлары тыгып, атасына күрсәткәләде: шушы ярыклардан эчке як күренә, янәсе. Сәмигулла абзый ярыкларны юка такта кисәкләре белән каплап кадаклап чыкты. Иорт салу кебек мәшәкате булган кешене «Таң» колхозында бик борчымаска тырышалар иде. Кирәк әйберләрне китерергә әледән-әле ат биреп тордылар. Өй күтәргәндә өмәчеләргә дә сүз әйтмәделәр. Колхоз җитәкчеләре түзделәр: «Өй салу иратның гомерендә бер була, күңелләрен төшермик инде», диделәр ахырсы. Көз җитүгә, алты почмаклы өй салынып бетте. Бөтен нәрсә дә алдай хәзерләп куелган булгач, йорт эшләрен кыска тоттылар. Өй бурасын Чаганлыбаштан китерделәр. Аны Сәмигулла абзый шул авылдагы кайнише Гафуан белән күптәннән үк бурап куйган иде. Биек читәннән үрелгән һәм эченә кереп китсәң адашырлык абзарларны ябарга электән җыеп килгән салам гына җитмәде. Саламны иске йорттагы^арт абзарның түбәсеннән төшереп китерергә булдылар. Шул ният белән Дәүләтҗан ат җигеп алып кайтты һәм алар аталы- уллы элекке йортларына киттеләр. Көн матур гына иде. Күк йөзе ап-аяз. Кояш кыздыра башлады. Салмак кына җил искәләп куя. ашлады. Халыкның күбесе эшкә китеп беткән инде. Ә өйдә калган карт- корылар ашыкмый гына олы урам буйлап барган Мөлкәтбаевларга карап калалар: өи өлгерткән кешегә дә кыен шул, кайчаннан бирле ташыналар, ясыйлар — мәшәкать. аш-idii иирлс Сәмигулла абзый иске эшләпәсе астыннан авылдашлапынын өйлә- “ арап бара ачысын.төчесен шактый Кырык яшьләргә җитеп килгә ,, Дө Шәмсинур да Мөлкәткүп күргән фронтовик Зәки лә,аның ха алмадь1лар. Мөлкәтбаевлар семьясын алан па тар ‘ £ кебек. Сәмигулла абзый үзе баевларның беркемгә дә зыяны тигәне юк кси J б әйбәт кенә балта остасы, кеше арасында сүз ү а ’ Әнә, малаена нинди әйбәт йорт та салып бирде. Дәүләтҗан үзе дә ата сына охшар шәт. Сәмигулла абзыйның колхоз эшенә тегеләй-болайрак карарны сизелә дә, анысы гына хәзерге вакытта бөтен кешедә дә азрак оар инде. Аннан соң аны колхоз такталарын чәлдергәли диләр, ләкин бу кеше сүзе генә. Болай, бармак белән төртеп күрсәтерлек кыекмыек эшләре күренми. Дәүләтҗан белән Галия үзләре килешкәннәр булса кирәк инде. Галия үзенең булачак киявенә ничегрәк җавап биргәндер, аиысы мәгълүм түгел, әмма ул китәр алдыннан бик нык күңелсезләнде, кимсенгән кебегрәк торды. Эчке якта бераз елап та алды бугай. Бәлки, яшь гомере үтеп китүен жәлләгәндер, ә бәлки күңеленә ошап ук бетмәгән кешегә чыгуына сызлангандыр, кем белә бит кеше күңелендә, бигрәк тә шушындый алма кебек кыз баланың күңелендә, ни барын. Аның үзенең берничә ел йөргән егете бар иде дә бит, нишлисең, һаман әле армиядән кайтмады, хаты да юк. Элегрәк бераз хатлары килгәләде дә, аннан суга төшеп югалгандай булды... Галия инде алсуланып аткан чәчәкне хәтерләтә иде. Калку күкрәкләре, нечкә биленә аклы ситсы күлмәгенең сыланып торулары, шаян да, моңлы да итеп карап елмаюлары «бу чәчәкне кем өзеп түшенә кадар икән?» дип сокланырга мәҗбүр итә иде. Шәмсенурның да, кызының шулай ямаисылап торуын күреп, күңеле нечкәрде. Ләкин ул моны Галиягә сиздермәде — тиз-тиз генә күз яшьләрен сөртеп алды да кызы янына керде. — Кайгырма, балам, өлешеңә чыккан көмешең,—диде ул, кызының чәчләреннән сыйпап, — Дәүләтҗан да әйбәт кенә егет, ни әйтсәң дә төшеп калганнардан түгел. Галия әнисенә карап, шактый ук чыланырга өлгергән күзләрен чиккән кулъяулыгы белән сөртеп алды. Аның йөзе кызарып, тагын да матурланып киткән иде. Газиз анасы әйткән сүзләр кыз баланың күңеленә үтеп керми кала алмады, әлбәттә... Килен төшәсе йортта да, бригадир йортында да теге кирәк, бу кирәк дип сөйләнүләр китте, аш-су турында кайгыртулар башланды. Мәргубә түти эчке як белән олы як арасында күлмәк итәкләрен җилфердәтеп кызурак йөрергә тотынды. Минҗан, җиңгигә ничегрәк ошар икән дигән- сыман, эшләгән эшенә караиа-карана,- өй эченә әйберләр корды. Сәмигулла абзый да йорт кирәк-яракларын хәстәрләде. Ясап бетерелмәгән яңа көянтәнең эшен төгәлләп кертеп элде, өй алды баскычының искереп сыгылып торган ике тактасын алыштырды. Булачак кияү Дәүләтҗан да тырышып-тырышып ишек алларын себереп чыкты баскыч алдына бераз таш җәйде. ’ Кыз озатыласы йортта да йоклап тормадылар. Тегәсен тегәргә кайберсен сатып алырга кирәк булды. Алдан хәзерләнгән әйберләрне тагын бер кат карап чыккач, кайсыларының заманасы үтеп киткән булып чыкты Оекбаш-бияләиләрнең дә бала-чагага дип бәйләнгәннәре кирәксезрәк булып калды, ә зурларга дигәне азрак хәзерләнгән икән. Алар белән дә бераз мәшәкать туды. Ярый әле, эрләп куйган бераз йон 57 булган — ул йомгакларны Шәмсинур сер тотардай карчык-корчыкларга таратты. Шулай була бит ул андый чакта. Әле кырга, әле авылга, әле атлар дворына чабып, ашарга да вакытында кайта алмаган Зәки дә өйдә ешрак күренә башлады. Колхоз эшеннән бер дә калмаган Галиягә дә иртәрәк торып, соңрак ятарга туры килә хәзер. Кыз чагындагы, барысы өчен дә бик алай кайгыртмыйчарак йөргән чаклар, әллә ничек кенә шунда тыйгысызга әйләнде. Барысын да элек «әни» дигән кеше кайгырта, хәстәрли иде, ә хәзер шулай, үзеңә дә бераз йөгергәләргә туры килә башлар әле ул... Билгеләнгән көнне ике йортта да бөтен нәрсә хәрәкәткә килде. Ләкин, кайберәүләр шикелле бик артык шаулашмыйча, дөбер-шатыр итмичә генә Мөлкәтбаевлар йортына килен төшерделәр. Зәкиләрдән ул хәзерге заманчарак озатылып, Мөлкәтбаевлар йортында борынгычарак итеп каршы алынды һәм үзенә күрә бер күңелле генә вакыйга булды. Бераздан кода-кодагыйлар, түшәгеңә карап аягыңны сузарсың, дигәндәй, елларның байлыгына чамалап, туй да ясап алдылар. Таһирҗанның: «Бәлки берәр айдан кайтып җитәрмен» дип язган соңгы хаты килгәч, Сәмигулла абзый яңа йортка күчүне бик нык тизләтте. Чын-чыннан күченү башлангач: «Таһирҗаныбыз кайтканчы барыбыз да шунда күчеп торабыз әле» дип сөйләнде ул сорашкан авылдашларына. Тик күченү үзе генә шактый мәшәкатьле булды. Гомер буена җыелып килгән әйбер-караны кузгата башлагач, ул бик күпкә китә икән. Сәмигулла абзый йөкләргә төягән әйберләргә карап: «Аллага шөкер, байлыгыбыз бар икән әле» дип сөйләнде. Күченү мәшәкатьләре беткәч тә, Сәмигулла абзый иске йорт язмышын хәстәрли башлады, һәм, бәхеткә каршы, авылга килгән ирле-ха- тынлы укытучыларга иске йортны утыз мең тирәсенә сатып та җибәрде. йортны сатучы һәм алучы хакны килешкән көнне үк район үзәгенә бардылар. Утыз мең сум акча укытучының саклык кенәгәсеннән алынды һәм, Сәмигулла абзыйның чолгавына уралып, итек кунычында Наратлыга кайтты. Аннан Галия килен өйдә юк чагында .Мәргубә түти кулына керде һәм зур яшел сандык төбенә салып куелды. Сәмигулла абзый авылдашларына (сорашканнарына да, сорашма- ганнарына да!): «Иске йортны сатып җибәрдем әле менә. Таһирҗанның кайчан кайтыры да билгеле түгел, барыбер череп кенә бетә,» дип сөйләнеп йөрде. Ә чишмә буена салынган авыл башындагы йорт үзенчәрәк, дөресрәге, Сәмигулла абзый теләгәнчәрәк, ипләп кенә, җайлап кына яңа урында яши башлады. Ишек алдында тавыклар җырлашып йөри, кайчагында бакча читәненә баскан зур кызыл әтәч бөтен үзән буен яңгыратып кычкырып җибәрә. Иртәдән кичкә кадәре йорт арасында чапкан Мәргубә түтинең әледән-әле ишек алдына чыгыпкереп йөргәне күзгә чалынып кала. Аның эшкә уңганлыгы өстенә, бераз саранлыгы да бар. Кулына эләккән, күзенә чалынган һәрбер савыт-саба, чүпрәкчапрак, азык-төлекне, йомран ничек бөртекләп өненә ашлык җыйса, ул да шулай җыештыра иде. Мәргубә түтп катыктан бушаган чүлмәкне юып, казык башына кигереп кереп китте. Семьядагылар эшкә китеп беткәннәр, тик Сәмигулла абзыйның гына түр абзарда нәрсәдер ышкылап маташканы ишетелә. Озын ышкы белән эшли ахырсы — чыжылдаган тавыш озак һәм күңелле булып чыга, тактасы да бик коры булса кирәк. 58 Ill г' " т'огтттп ПЫО ТУЗДЫрЫП ТЗКТЗ КИСКӘ"* Бер көнне, тагын эшкә бармыи ^ль , Р станцага кайтып төшләп маташкан Сәмигулла абзыйга 1аһир с кәнен килеп әйттеләр. „оп„мпе кенә АПМЯРП КУЙПЫ, аннан Сәмигулла абзый башта сизелер-сизелмәс кенә - - б ’ к хәл ителүе бик кыеп булган нәрсә K™en а ’ тектерелгән ды. Өс-башыи каккалап, өйгә керде. О шыз гына J ЙЙПТГС. яңа костюмын киде. Бераз капкалап алды һәм, өйдә төрле акыл өир ү ләр, боерыклар биреп, идарәгә китте. Мөлкәтбаевлар йорты тагын ыгы-зыгылы булып к Д - ягиг Сәмигулла абзый зур-зур атлап, элекке порты каршындагы идарәгә ■барып керде. Идарәдә колхоз хисапчысы белән председ динов кына иде. Председатель, киң каеш белән буган яшел гимнастер- •касын рәтләштереп, кулына кыр сумкасы тотып, каядыр чыгып китәргә җыенган иде. Сәмигулла абзый барып керү белән: «Әледә исәннәрмесез»еи әйтте һәм, сәлам алганалмаганына игътибар да итмичә, кыска гына итеп, улының станцага кайтып төшкәнен сөйләп бирде. Билгеле, станцага барырга ат сорады. Камалетдинов чем-кара мыекларын сыпырып куйды һәм рәхәтләнеп бер елмайды. — Менә, ичмасам, бер эшче кайта колхозга! — диде ул, калын кашлары астыннан мыегы кебек үк кап-кара күзләрен уйнатып. Сумкасын яңадан өстәлгә куйды, портсигар чыгарды. Сәмигулла абзыйның тартмаганын онытып, аңа да бер папирос сузды. Аннан тәрәзәгә таба баш изәп, шат тавыш белән өстәде: — Әнә минем туры айгырга утыр да, дөбердәтеп алып кайт үзен! Сәмигулла абзый чыгып киткәч, Камалетдинов ачык тәрәзә янына килеп, тышка карады. Ишек алдында торган җигүле айгырның аркалыгын таманлап күтәртеп маташкан кешегә: — Гайфулла, айгырны әнә Сәмигулла абзыйга бир, мин җәяү генә барам, — дип кычкырды. ...Сәмигулла абзый, председатель җигеп йөри торган нәсел айгырын салмак кына юырттырып, станца поселогына барып кергәндә, төш җиткән иде инде. Бу зур гына станцада «Таң» колхозының бик күп еллардан бирле договорлашып килешкән фатиры да бар. Станцага төрле йомыш белән килгән колхозчылар шушы фатирга тукталалар. Таһирҗан да бу йортны белә һәм ул шунда кайтып төшкәй булырга тиеш. Сәмигулла абзый туры шунда барды. Сәмигулла абзый улын өй эчендә, зур өстәл артында утырадыр, .алдында нинди дә булса «ширбәт суы» һәм яхшы гына ашамлыклардыр, кулындагы кыйммәтле папиросын өстәл артында кырын ятыбрак көйрәтәдер, дип күз алдына китергән иде. Аның уйлавынча, Таһирҗаннан одеколон исләре аңкып торырга тиеш иде. Биек кенә койма белән әйләндереп алынган ишек алдына барып кергәндә, Сәмигулла абзыйның күз алдында моидыйрак күренеш ачылды: Гаһирҗан бер яктарак, ниндидер тимер-томырлар өеме янында иске □ер ящик өстендә утыра иде. Ул, гимнастеркасының җиңнәрен терсәгенә кадәре сызганып, машина маена буялып беткән куллары белән ниндидер детальләр караштыра, нәрсәдер боргалый Таһирҗан әтисен күреп алу белән җәһәт кенә урыныннан торды. tГаа буйлы килешкилбәте белән типсә тимер өзәрлек алсу йөзле егет иде бу. Иңбашларында өлкән сержант погоннары. Күкрәгендә нинди- прР тХЧ .°КЛар - Э МИГуЛЛа абЗЫЙ У л г. ялтыРап’Ялтырап киткән нәрсәләрӘ беЛМӘСк ДӘ’ МаКТау билгеләре икәнен аңлый иде Күрәнең, төшеп калган шоферлардан түгел. Улының күн итекләре янындагы 59 детальләргә карап: «Менә әйттем бит, дип уйлады Сәмигулла абзый, — бала чагындагы җүләрлекләре һаман бетеп җитмәгән!..» Таһирҗан тиз генә, койма буеннан үләннәр йолкып алып, кулларын сөртте һәм атасына таба атлады. Сәмигулла абзый дилбегәсен тарантаска ташлап, ике кулын сузган килеш Таһирҗанга каршы килде. Айгыр, минем сезнең кавышуыгызда эшем юк дигәндәй, каеш дилбегәне Җирдә сөйрәлдереп, ишек алдының түренә үк китеп барды. — Әйй, гомер диген ә!.. Менә бит ә... исән кеше бер кайта,— Сәмигулла абзый улының тулы алсу йөзенә караган килеш атлаганда, абынып егыла язды. — Исәнме, улым, саумы, исән генә кайтып җиттеңме? Калтыранган куллары белән килеп күрешкәндә, Сәмигулла абзыйның соргылт күзләре дымланган иде. — Исәнме, әти, саумы? Исән-сау тордыгызмы?—диде Таһирҗан •атасына текәлеп карап. — Бераз гына картаеп та киткәнсең икән. — Бардыр инде, улым, булгандыр. Ничаклы сулар акты бит!.. Үзеңне дә инде, олы кеше булган дияргә ярый. Әйй, гоме-ер... кырыкмыш тайлар гына булып киткән балаларың, сакал-мыек җиткереп, дигәндәй, кайтсыннар инде. Ярый әле исән-сау... — Шулайдыр, әти, шулайдыр... Әниләр, Дәүләтҗаннар, Минҗан- нар исәннәрме соң? — Аллага шөкер, улым. Бар да исән-саулар. Сине көтеп калдылар. ■Әниең инде анда... күзен юлдан алмыйдыр, менә чак кына атны ашатып алыйк та... Әй, карале ул айгырны, кая киткән! Тукта, улым, атны тугарыйк инде. Сәмигулла абзый зур-зур атлап айгыр янына китте. «Кара син ә... ничек тазарып үсеп кайткан! Баһадирмыни! Вәт •син, ә!» Айгырның гел тыпырчынып, чебеннәр куалап башын чайкавы да, чөелдерекнең тиз генә чишелмәве дә Сәмигулла абзыйның ачуын китермәде бүген. Таһирҗан да атасына ат тугарышырга килде. — Ат-сбруйлар белән булышуны онытып та җибәргәнсеңдер инде? — Әллә инде... элек тә бик шәптән белмәгәнмендер инде мин аларны. — Синең шулаерак шул... әнә әле дә ниндидер тимерләр боргалап утыра идең. — Аларны болай гына... Эч пошканнан гына. Фатир хуҗасының малае җыеп калдырган. Үзе армиягә киткән икән. Бик әйбәт нәрсәләре бар. Малаем комбайнер иде, ди. Сәмигулла абзый тарантастагы печән астыннан шакмаклы ашъяу- .лыкка төйнәгән төенчекне алып: — Әйдә, улым, өйгә керик. Әзрәк тамак та ялгап алырбыз. Өс-башларны каккалап, юынып өйгә керделәр. Сәмигулла абзый «эләктереп» килгән шешәне бушатып һәм. Таһирҗан алып кайткан күчтәнәчләрдән дә, Мәргубә түти җибәргән әйберләрдән дә авыз итеп чыккан чакта, икесенең дә йөзләре яхшы ук кызарган иде. Сәмигулла абзый ат алдындагы солыны бер урынгарак җыеп бирде дә, койма буендагы детальләргә карап торган улы янына килде. — Каян бу кадәре нәрсәне тапкан, нигә кирәк булган диген син, ә? — Сугыш булган җирләрдә ярым җимерек машиналар калган булган. Шулармы җыеп вагоннарга тәпиләр дә, көнчыгыштагы заводларга җибәрәләр, — дип аңлатты Таһирҗан атасына. — Боларны ул шул платформалардан алып калган инде. Сәмигулла абзый аптырап карап торган машина частьләре арасыннан шактый күп нәрсәне табарга була иде. Монда карбюратор да, генератор да, май насосы, передача коробкасы да, әллә никадәре сырлы тәгәрмәчләр, клапаннар, тройнпклар, свечалар, магнетолар, хәтта пыялалары ватык берничә прибор да бар иде. 60 TZZUT m rvnpjin башлады. Ташла, кайткач. — Әйдә, улым, җыеныйк. Көн дә сүрелә ичш ” |а^р^?"о™';о™ь.™ЛГг?рХе ас янына барганда тагын детальЛӘРБ’ раздан ‘Мелкатбаевлар кайтырга чыкты. Сэ=ла ««“*£ тотарга кул уңае булсын өчен яшел печән салга < уоыпына беркет- на, Таһирҗан сул ягына утырды, чемоданн ■ } ! УР ^Елкылдап торган туры айгыр салмак кына матур. Төш ауган гына булса да, азрак җил искәч, эссе тү • лары һәм тәгәрмәч астыннан күтәрелгән тузан бер якка р - Таһирҗан станцадаи чыгу белән, өстәл артында башланган әңгәмәне дәвам итте. Нәрсә генә кызыксындырмый иде аны! Кемнәр кайткан,, кемнәр киткән, күрше-тирәләр... теге әбиләр, бу бабайлар, сабакташлар, дус-ишләр һәм тагын әллә кемнәр, әллә нәрсәләр... Сәмигулла абзый исә авыл хәлләрен сайрауга караганда, күбрәк улының күргәннәрен, ничек хезмәт итүен сорашты. Таһирҗан алар турында теләр- теләмәс кенә җавап кайтаргалап, сүзне һаман авыл хәлләренә борып: җибәрә барды. Тик менә Сәмигулла абзый сөйләгән авыл хәбәрләре бик алай рәхәтләнеп тыңларлык булып чыкмады. Әллә ул колхоздагы хәлләрнең, эч пошыргыч якларын сайлабрак сөйләде, әллә чыннан да бөтенесе- шулай иде. Сәмигулла абзый уңышның аз бүленүеннән зарланды. Дәүләтҗан эшкә чыкмыйча, бер атны җикми буш тотканы өчен биш хезмәт көнен кискәч: «Нигә егерме бишне кисмәдегез!» дип көлүен дә сөйләп алды. Сәмигулла абзыйны, турысын гына әйткәндә, бүтән нәрсәләр дә- бераз борчый иде. Урынны алыштыру, иске йортны сатып җибәрү Таһирҗанны хәйран калдырыр, үзенең туган-үскән өенә кайтам дип алгысаган кешенең кәефен җибәрер дип шикләнә иде ул. Үзенең улы булуына карамастан, Таһирҗаннан чак кына шүрли дә иде. Сәмигулла абзый йорт-җирне үзгәртүнең сәбәпләрен әкренләп аң- лата-аңлата төенне чишәргә маташты: кайтып җиткәч егет кисәк кенә аптырап калмасын! / — Хәзер һәркем үз җаен үзе карый, — дип сөйләвен дәвам итте* Сәмигулла абзый, — без дә менә йорт урынын әвеш-тәвеш китереп, эшне җайга салып җибәрергә маташабыз әле. Таһирҗан: «ничек була инде ул әвеш-тәвеш?» дигәндәй, кисәк кенә атасына таба борылды. Теге урын һәрвакыт уч төбендә кебек... кайтсаң-китсәң... төрле чак була бит. Исәнлек-саулыкка да бик килешеп бетмәде ул урын — әбиең белән бабаң гомер-гомергә чирдән айный алмадылар. Шулай башка урынга күченеп тә куйдыгызмыни инде? • — Шулаерак иттек шул, улым. Таһирҗан: «Үзегез белгәнсездер инде», дигәисьгман, кулбашларын селкетеп куйды. Шулай да ул читләтеп кенә булса да кайбео нәрсәләрне сорашмый кала алмады. 1 1 — Ә каярак күчтегез соң? — Теге очка Элек Галәви анда кыяр утырта торган иде. — Соң анда беркемнең дә йорты юк иде түгелме сон? — Булмаса, менә без барып утырдык! Таһирҗан «һы» дип кенә куйды да читкә борылды. Сәмигулла абзый, бу хәбәр улыиа ничегрәк тәэсир итте икән дип булса кипәк КУЗ кырые белән генә Таһирҗанга карап алды. Ләкин Таһирҗанның кыяфәтеннән бернәрсә дә аңларлык түгел иде. Әле ишеткәннәпе ә бик алай исе кчТмича, тира-икка карайгала/ НИВДАС” арга 61тыныч кына кайткан кебек тоела иде ул. Ничәмә-ничә еллар буена чит Җирләрдә йөреп кайтып килгән кешенең күңелендә ниләр генә булмас! Таһирҗан, кадерле әйберенә карап туймагандай, туган як басуларыннан күзен ала алмый иде. Сагынылган. Монда бөтен нәрсә: һәрбер борылыш та, һәрбер кал- кулыкчокырчык та аңа таныш. Болар барысы да ниндидер бер сихри матурлыкка чумган кебек күренәләр. Туган якларыңның зәңгәр күге дә, анда йөзгән аксыл болытлар да, ничектер шунда, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтәләр иде. Таһирҗанның китүенә күп кенә еллар үтүгә карамастан, бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек, һаман да шул ук ике ягына әрем, бәбкә үләннәре үскән тузанлы гади юл. Аның буеннан буена тезелгән телеграм баганалары, юлчыларга маяк булып, әллә кайларга кадәре күренәләр.^ Тирә-якта очсыз-кырыйсыз арыш, бодай басулары. Мондый басуларны, яланнарны, кырларны Таһирҗан башка җирләрдә дә бик күп очратты, бик күп күрде, тик монда алар... нигә соң башка төрле булып күренәләр! Әнә уң яктагы ялгыз ак каен. Таһирҗан армиягә киткән чагындагы кебек һаман ялгыз ул. Аяусыз сугыш вакытында, кечкенә Таһирҗан шушы тузанлы юл буйлап, китүче абыйларын станцага илтә барган иде. Ул елларны да бу каен сөлек кебек егетләрне бер-бер артлы озатып калган иде. Шул озаткан улларының да кире кайтканын һаман көтеп утырадыр, өзелеп сагынадыр, шау-гөр килеп авылга таба узганнарын күрергә зар буладыр кебек ул. Ләкин аларның күпләрен гомере буена көтсә дә, бүтән күрә алмас инде. Аның озатып калган баһадир уллары шушындый ук ак каен төпләренә күмелеп, кабер өсләренә күптән инде кыр чәчәкләре үскәндер. Ятим калган сабыйларның, матур киленнәрнең, җиләк кебек кызларның, карчык аналарның бигрәк тә иртә-кич мөлдерәп чыга торган күз яшьләренә кушылып, карт ак каеннан да иртә-кич чык тамчылары тамып-тамып төшкәндер. Мөлкәтбаевлар эндәшми-тынмый кара айгырны шактый озак юырттылар. Сәмигулла абзый кулындагы чыбыгын селеккәләп кайта. Аннан ул печән бөртеге алып, йөзен сыта-сыта тешен казыды. Ә Таһирҗанның күзләре һаман басуда. Юл кыскара барды. Тирән һәм ярыйсы гына күңелле, матур үзәндә утырган Наратлы да күренә башлады инде. Уң яктагы тауларны каплаган нарат урманнары башта карасу яшел булып күренәләр, аннан, ерагая барган саен, зәңгәрләнәләр. Баскычлы-баскычлы булып түбәнәя барган тауларның маңгайлары шәрәләнгән. Еллар буена искән җил, яуган яңгыр, тауларның башыннан алып түбәнгә кадәрле буй-буй итеп, ермаклар ясап төшкән. Кайбер урыннарда, түбәндә, бормаланып-бормаланып аккан Тугайлы суы ялтырап киткәли. Авылның эчендә яшеллек шактый, кайбер урыннарда агачлар ешаеп китеп йортлар да күренми башлый. Авылны яңгыратып әтәчләр кычкыра. Ерак-ераклардан туган авылына кайтып килүченең күңелен тагын бер мәртәбә тибрәндереп җибәрергә бәлки шул әтәчләр кычкыруы да җитә каладыр! Әнә, авылның теге башында ук, тау артына кереп киткән үзән алдында, калкударак, Мөлкәтбаевларның яңа салган йортлары күренә. Бала чагында иптәшләре белән Таһирҗан да шунда, күпереп торган бәпкә үләннәре өстендә аунап-тәгәрәп уйнаган иде. Шул үзән буйлап җиләк, чикләвек җыярга «Аргы урманга» менеп китәләр иде. Стаицадан кайтканда Мөлкәтбаевларның яңа йортына туры юл — авылның аргы башына борылып керә. Ләкин Сәмигулла абзый, уравыч булса да, олы урам буйлап китте. — Анда күченгән булгач, ник тегеннән генә кайтмыйбыз, әти? 62 — Андагы күпернең тишек-мошыклары бар. Я ат батып, сындырыр. _ Tvnae6naK утырды да, күз кыСәмнгулла абзый «шомарта» ид . • ИКенче ягына карангалап рые белән генә урамның әле бер ягына, , калулары бар оарды. Юл буе юрткан айгырны да, тиз Тяһппжппныи nvm дигән уй белән, атлатып кына кайта башлады. Таһир сенә, алсу йөзенә һәм күкрәгенә күз төшергәләд . \< р - Р У Р ул ерактан ук: ~ — Исәнме, Снбгатулла-а, сау-сәламәт кеиәме. ОТТ1ППП А. — Нихәл, Кәррәмулла, (исеме Кәррәм генә булса да),, р рамы-ы? — дип кычкыра. . - Аның бу исәнләшүләре: күрәсезме мин кем белән кайтам, Сәми гулланың нинди улы барын оныткан булсагыз, менә исегезгә төшереп карагыз! дигәндәй килеп чыга иде. IV Таһирҗанның кайтып төшүенә дә берничә көн үтеп китте инде. Әлбәттә, бу көннәр Мөлкәтбаевлар йортын бераз бәйрәмчәрәк, шау-’ шулырак итте. " Кайтып төшү белән, кдпка ачарга килгән Дәүләтҗанның чат итеп килеп күрешүе, Минҗанның: «абый!» дип килеп кочаклавы, Хәбибҗамал әбинең, яулык почмагы белән күзләрен сөртеп, калтыранган куллары белән күрешүе, барысы да өйгә кереп, өстәл артына җыелып утыргач, Мәргубә түтинең куйган азыкларын таба алмыйча каушап, йөгерүләре әле генә кебек. Бу чорда берничә мәртәбә мәҗлес тә булып алды. Аида авыл кешеләренең шактые җыелса да, колхоз активларыннан бер Зәки генә идет ул да кода буларак кына, хатыны белән эләккән иде. Менә бүген дә нарат исе аңкып торган саф һавалы такта чоланда йоклап яткан Таһирҗанны шул бригадир Зәки тавышы уятты. Бригадир, ишек алды уртасындарак, Сәмигулла абзыйга: — Син, кода, шул, дворыңа төшәрсең инде, — дип сөйләнде.—Бу арада, мәшәкатең булгач, эшли дә алмадың. Ватык арбалар да җыелды. Кичә Хөппи малае алгы тәгәрмәчен җимертеп кайтарган, тузган да булганнар икән... Сәмигулла абзый бригадирның сүзен бүлде. — Әлләни, кода, билләрем авыртып тора. Барып булмас инде бүгенгә, — диде ул сыкранып кына. Ул билен тотып сөйләнде булса кирәк, Таһирҗанга шулай тоелды. — Бер дә чирдән арына алмый башладың әле син, кода. — Шулайрак шул. Яңа йортның урыны килешмәде дисәң дә инде.... — Әллә барып карыйсыңмы? Эштә язылып китмәс иде микән? Ватык нәрсәләр ишәеп китте бит. Синнән башка булмый инде, кода. Кешегә әйтергә оят: урак өстендә җигәргә сбруй калмады. — Урак өстендә өйдә ятуы үземә дә яхшы түгел дә бит нишлим соң, көчкә йөрим бит. Сәмигулла абзый сыкранды, бераз бөгелгәләп тә алды, бугай... ҺВулаи да син, кода, больницага бар әле. Болай эш түгел бу^ Дәваларлар да, справка да бирерләр. Тавышы тоныклана башлаудан бригадирның капкага таба баруын сизеп алды Таһирҗан. Ысправка, ысправка... дип, мыгырдый-мыгырдый чолан идәнен дөп-дөп итеп өйгә кереп китте Сәмигулла абзый. Капканың ябылганы ишетелгәч, Таһирҗан, торып урынын җыештырды да, ишек алдына чыкты. Уянган булса да, нигәдер бригадир барында чыгарга арусыңмаган иде ул. Бу вакытка кадәре йоклап. 63 ятканыннан яхшысынмадымы, әллә бригадир күңеленнән генә булса да: «атасы белән парлашып өйдә ятырга менә тагын берәү кайтты» дип әйтер кебек тоелдымы, нигәдер сабыр итте. Иртәнге саф һава тәннәрне иркәли, рәхәтләндерә. Кызарып кояш та чыгып килә инде. Ишек алдындагы үләннәрдә чык ялтырый. Таһирҗан, майкасын ертырдай булып киереп торган күкрәген, юан беләкләрен язып, гимнастика ясап алды. Аннан ишек алларын караштырып йөрде. Утыртма читән аша бакчага күз төшерде. Бу йортта, инде өченче кичен кунса да, һаман ияләшеп китә алмый иде әле ул. Мондагы бернәрсә дә аның бала һәм үсмер чагын хәтерләтми, якын да тоелмый. Билгеле, мондагы нәрсәләрне сагынмагандыр да... Тавык җиме күтәреп Сәмигулла абзый чыкты. Савытын гадәттәге урынына куеп: «ти-ти-ти» дип тавыклар чакырды. Аннан аларны саный башлады. Сәмигулла абзыйның йөзе чамасыз җитди иде. Мөгаен: «элекке урынга кайтып китмәгән булсалар гына ярар иде!» дип уйлагандыр. Ә Таһирҗанга атасының кыланышлары кызык кына булып тоелды. Тавыкларны санап, бөтенесенең дә барлыгына тәмам ышангач, Сәмигулла абзый улы янына килде. — Соң, ничек, яңа йорт ошыймы? Таһирҗан, белмим шул, дигән кебек кулбашларын гына җыерып куйды. — Моңарчы эшләр әйбәт кенә барган иде, моннан соң да ходай җүн бирсен... Теге йортны саткан акчаның беразы бар әле. Сиңа да шушы урын белән рәттән, әнә теге якка йорт салып җибәрербез. Таһирҗан атасына: алай икән, дигәндәй карап торды да читкәрәк борылды. Сәмигулла абзый: «Нигәдер бу малайның күңеле төшенке әле», — дип уйлап куйды. Шул «төшенке» күңелне күтәрү нияте белән булса кирәк, сөйләнүен дәвам итте: — Теге иске йортны мин ару гына хакка ычкындырдым. Сатулаша торгач, тегене тәки үз дигәнчә иттердем бит! Ә үзе: «ничек, шәп иткәнменме? Мондый атаң барында югалмассың!» дигәнне аңлата торган бер кыяфәт белән Таһирҗанга карады. — Яраган инде, — дип куйды Таһирҗан. Әти кешегә җавап кайтармый калу яхшы түгел иде. Таһирҗанның йорт-җирләре турында болай сүлпән сөйләнүе Сәмигулла абзыйга ошамады һәм гаҗәпләндерде. «Авыл тормышына күнегеп китә алмый әле бу егет, зарар юк, тора-бара төшенер, аңлар!» — йорт салулары, улым, бик җиңелдән түгел шул, — дип сөйләнде ул. — Шулайдыр инде, әти, шулайдыр... Ишек келәсе шыкылдаганы ишетелде. Кыз чагындагы буй-сынының матурлыгын бер дә югалтмаган Галия килеп чыкты. Өстендәге парчалы күлмәге дә, билләрен кысып торган ак алъяпкычы, башына бәйләгән чуар яулыгы да үзенә шундый килешеп тора аның, кыскасы, сып-сылу кыз кебек әле ул. Ишекне япканда аның озын чәч толымнары чайкалып алды. — Мин киттем, әти,—диде ул, капкага таба атлап. — Бар, бар, — дип әйтеп калды Сәмигулла абзый һәм Галия капканы япкач: «Ашык-ашык әйдә! Юкса атаңа охшамассың!» дип мыгырданды. Минҗан да эшкә китте. Бераздан өйалды ишеген әкрен генә ачып Дәүләтҗан чыкты. Ул атлыйм микән, юк микән дигән кебек, атасы янына килде. — Кичә көлтә ташырга әйткән иде,—дип сөйләнде ул. Аннан капкага таба атлады. Ләкин урамга чыкмыйча, абзарга таба китте. Нигәдер анда да кермичә кире борылды. 64 — Бәлки мин, үзегез беләсез, энекәш кайтты бит, мәшәкате ез ар дип, кире дә борылырмын әле. ,,тт„о Аның бу, капкага таба барганда туктап, кырып торып л*«*««• * - н сүзләрен ишеткәч, Таһирҗан түзмәде: - Син,‘абый, алай эшләмә инде. Якын итүең өчен рәхмәт анысы Ләкин син уйлап кына кара: әти өйдә, әни өйдә, өченчегә мин, дүртен- чегә син дә кайтсаң—нәрсә була инде ул? Урак өсте... Дәүләтҗан: «харап икәнсең син!» дигән кебек энесенә каш астыннан гына карап алды да (кунак кешегә сүз әйтергә иртәрәк иде әле), өзын гәүдәсен уңга-сулга чайкалдырып капкага таба атлады. Сәмигулла абзый абзарга кереп китте. Таһирҗан бакчаның тәбәнәк капкасы аша тау буена, аның башындагы нарат агачларына карап тынып калды. Нәрсә соң әле болар барысы да киреләнеп торалар. Ничек була инде бу... Абыйның да эшкә бик барасы килмәде. Җилкәсе юка дисәң дә инде... алай дисәң, ул элек йорт арасында бөтен эшне җимереп эшли иде, туры килгәндә минем дә арт якка төшеп, ашыктыра иде. Әти дә, мөгаен, хәйләләп кенә калды инде!.. Таһирҗанның уйларын, ачылмалы тәрәзәдән башын гына чыгарып, иртәнге ашка чакырган Мәргубә түти бүлдерде. Ул тамак туйдырып чыкканда, Сәмигулла абзый эчтәге абзарларның берсендә күптән шакылдый башлаган иде. Таһирҗан да, ишек алдында бераз йөренгәч, абзарга кереп китте һәм көчкә атасының мастерскоена барып җитә алды. Нарат исе аңкып торган мастерскойда, Сәмигулла абзый озын ышкы белән такта шомарта иде. Ышкы тишегеннән чуыжт-чуышт итеп йомычкалар бөтерелеп чыга. Нарат такта кырые тип-тигез булып пыяладай шомарып кала. Авыр имән ышкы Сәмигулла абзыйның кулында уенчыктай гына тоела. Аның какчарак битләре бераз кызарып киткән, соры күлмәгенең якаларын, егет кешедәй, ычкындырып җибәргән. Уң яктагы тәрәзәчектән төшкән яктылыкта маңгаендагы тир бөртекләре ялтырап-ялтырап китә. «Әтинең биле авыртуы алай бик зыянлы түгел икән!» дип уйлап алган Таһирҗанның йөзендә бераз елмаю сизелде. Ул каршы як стенага, кайсын кыстырып, кайсын элеп куйган кораллар арасыннан, пыяла канавы ясый торганын алып, әйләндерә-әйләндерә карады. Агачтан эшләнгән ике боргычын боргалый башлады. — Нәрсә ясыйлар әле моның белән? Сәмигулла абзый ышкы чыжылдавыннан Таһирҗанның сүзләрен аңлап җиткермәде. Ул ашыкмый гына озын ышкысын киң, зур верстак өстенә куйды. Аннан бер күзен кыса төшеп, тактаның турылыгын ка- рый-карый: — Нәрсә әйтәсең?.. — дип сөйләнде. Таһирҗан үзенең соравын кабатлагач: Ә-ә, улмы? Ул ни ул... хәзер, белерсең, — дип, верстак түреннән икенче тактаны алды. — Я, бир әле монда. Сәмигулла абзый коралны кулына алды һәм такта кырыена җайлап куеп: — Киләле, менә болай итеп ышкып җибәр! Таһирҗан уңайсыз гына торып ышкысыман коралны такта буйлап йөртә башлады. Күрдеңме, нәрсә икәнен?! Гик бер дә кулың эшкә ябышмый әле синең. Зарар юк, өйрәнерсең. Кеше түгел, аюны да өйрәтәләр! Сәмигулла абзый элекке тактасын кулына алды. Материал бетеп бара әле, — дип сөйләнде ул, ышкысын җайлап тотып, тегендә, дворда эшләгәндә, тактадан өзелми идем, менә хәзер 5. ,С. Ә.*№2. 65 абзар бушабрак калды. Бер-ике көн булса да баргаларга туры кило ахырсы... ' Сәмигулла абзый тактаны яңадан верстакка салып шомарта башлады: бер җире килеп җитмәгән. Шул вакыт мастерскойга кыяр-кыймас кына бер хатын килеп керде. Кырык яшьләрдәге, урта буйлы, ябык кына йөзле хатын иде бу. Аның өстендә берничә урыннан ямалган гади күлмәк, аягында иске чүәк. — Ә-ә, килеп җиттеңме? — диде Сәмигулла абзый бу хатынның исәнләшүенә җавап та кайтарып тормастан, — әйберең әзер. — Күпме сорыйсың соң, Сәмигулла абзый? Бу хатынның тавышы бик әкрен чыга. Әллә ул Сәмигулла абзыйның холкын бик яхшы белә, әллә үзе шундый... — Икесенә ике йөз инде аның, — диде Сәмигулла абзый. Ул алдагы абзардан баскыч алып кереп, такталар тезеп ясаган сәндерәгә мәче кебек җитез генә менеп китте һәм аннан өр-яңа тәгәрмәчләр алып төште. — Менә тәгәрмәчләрең. Ых, коеп куйганмыни? Тәгәрмәчләр чыннан да коеп куйган кебек иде. — И-н, Сәмигулла абзый, иллешәр тәңкәдән дә җитәр инде? — Юк, юк. Ул турыда сөйләшеп тә торасы түгел. — И раббем, каян җиткерергә инде. Балаларның авызыннан өзеп шул ике кәҗәнең маен җыеп саткан булган идем, ул да... Тавышы калтырана башлаганга ахырсы, сүзләрен әйтеп бетерә алмады ул һәм кулындагы тыгыз итеп төйнәлгән ак ситсы кисәген тыры- шып-тырышып тешләре белән чишә башлады: айда гел «өчлек», «берлек» акчалары иде. Акчаларны саный башлагач, Сәмигулла абзый әйткән бәягә егерме ике сум тулмады. — Ярар инде, Сәмигулла абзый, бәхиллә, зинһар, — дип ялварды хатын. — Юк. Булмый. — И-и, Сәмигулла абзый, нишлим инде хәзер, җәй буе кул арбам булмыйча, бер уч печән җыя алмадым... Ансыз бик кыен бит. Утыны кирәк, әзрәк коры-сары җыялмаммы дигән идем. — Ансы шулаен шулайдыр да... Хатын бөтенләй күңелсезләнеп калды. Ә Сәмигулла абзый бераз уйланып торгач: — Менә болай итәбез алай булгач, — диде һәм бер тәгәрмәчне кулына алды. «Ниһаять, йомшарды» дип уйлады Таһирҗан. Аның ачуы килә башлады. — Әйбереңне апкитәрсең, тик менә бу ике коршавын гына сугып төшерәм, акчаң булгач килеп куйдырырсың. — Сәмигулла абзый тәгәрмәч бүкәненә кигертелгән кыршауны суккалап чыгара башлады. Хатын, бер сүз дә әйтергә батырчылык итмичә, күзләрен мөлдерәтеп карап торды. Моңарчы катышмаган Таһирҗан түземлеген җуеп: — Я, әти, алып китсен инде. Нәрсә инде егерме ике сумнан... Кыршаусыз ватып бетерер, тагын арбасыз калыр, — дип сөйләнде. — Син, улым, мондагы хәлләрне белеп бетермисең әле... — дип мыгырданды Сәмигулла абзый, кыршауга суккалый-суккалый. — Шулай да... туктале, әти, булмаса болай итик... — диде Таһирҗан һәм салмак, сабыр кыяфәттә, ләкин үзендә бик нык көч барлыгын сиздереп, тәгәрмәчне атасының кулыннан алды һәм теге хатынга бирде. Аннан сүзсез генә гимнастерка кесәсен ычкындырды һәм егерме биш сумлык акча чыгарып атасына сузды. Сәмигулла абзый акчаны алмады һәм йонлач кашларын җыерып читкә борылды. Аның яңак сөякләре селкенәләр иде. Таһирҗан акчаны «мә, үзең бир» дигәндәй, тиз генә теге хатынга 66 төртте, һәм аңа бу абзарда шундый бөркү, тынчу булып китте ки, ул инде монда бер генә минутка да кала алмады. Ишек алдыннан урамга чыгып киткәч тә ул >■ > _ б Көн аяз һәм шактый гына эсселәнә башлаган О УРС1 КЫПНР- зылган сукмактагы тузан тәмам кипкән инде. Та ирҗ ’ qvn^er на килеп җиткәч, кайчандыр тау башыннан тәгәр -УР Р ташка утырды һәм чылтырап аккан суга карап уйга калд . Абзарда булып алган вакыйга, ата белән бала арасында килеп чыкканлыктан, Таһирҗанның күңелендә бернинди төен калдырмыйча җиңел генә үтеп китә алмады. Күңел моңсуланды. Нигәдер бөтен үткән гомер дә, хәтердә калган вакыйгалар да күз Барысы да шул плугар булып йөрүдән башланып китте дә инде. Җиде классны тәмамлагач та, Таһирҗан күп вакыт бригадир тирәсендә бөтергәләнеп: «Галимҗан абый, барыйм инде. Валлаһи менә эшли алам. Булдыра алмасам, икенче көнне үк кайтарып җибәрерсез», — дип. бәйләнә торгач, җибәрделәр тегене. Әйдә, җилкәңне кашып үзең үк. әниең янына йөгереп кайтырсың әле! Менә монда инде барсы да бик каты ялгыштылар. Таһирҗан әнисеннән азрак ипи белән бер шешә сөт, алып чыгып киткән көе, мунча керергә кайтканнарын исәпләмәгәндә, җәй буена басуда ятты. Аның «колесный»га таккан сабаны һәрвакыт тазарткан, майланган була, ә сөргән җире, тегеләй-болай дип шауларлык түгел иде. Буш вакытларында ул тракторчы Гатауллага: «Абый, руль артына утырып бер генә әйләним инде, теге башка кадәрле генә алып барыйм әле,» — диа бәйләнә иде. Таһирҗанның сүзеннән кайтмаганын белеп торган тракторчы юри ялындыра иде. Заправка вакытында Таһирҗан зур гәүдәле Гатаулла кузгалганчы чиләк алып: «Мин салам, мин!.. Син теге вакытта да түгеп бетердең!» —• дип кычкырынакычкырына, тракторга сумы, керосинмы салып маташа иде инде. алдына килеп баса башлады. о Менә җидееллык мәктәптә шау-гөр килеп укып йөргән чаклар. 1а- һирҗан, дәрестә шаяргаласа да, яхшы укыган иде. Аның өчен иң кызыклысы, әлбәттә, физика кебегрәк техника-механикага бәйләнгән дәресләр иде. Укытучы берәр тәҗрибә ясаса, Таһирҗан аны үз куллары белән кабатламыйча тынмый иде. Килеп чыгарга тиеш булган нәрсә килеп чыккач, тәҗрибә ясый торган приборларның үзләрен сүтеп караган чаклары да булмады түгел. Укытучыдан бераз эләккәли иде элә'* гүен дә... аның каравы, прибор эчендәге галәмәт механизмнарны күрүе ни тора! Мәктәптән соң плугар булып йөргән чаклар, МТС... Армиягә алганда, военкоматта медкомиссия үткәч үк, аңардан: «Кайда эшләдең?» дип сорадылар. Кайда эшләгәнен белгәч, шоферлар курсына җибәрделәр. МТСка да ул үзенең «машина арасында туганлыгы» белән генә эләгә алган иде. Районнан килгән берәр кеше тракторчылар белән сөйләшеп торган арада, Таһирҗан җиңел автомашина тирәсендә чуалып йөри башлый, һәм, шоферның читкәрәк киткән чагы туры килсә, моторның өске калай япмасын ачып, «эчкә үк» башы белән кереп китә иде. Моны күреп алган, шофер: «Берәр нәрсә чәлдерергә йөри инде бу малай!» — дип, Таһирҗанның арт ягына сугып, машина яныннан куып җибәргән чаклары да булгалады. Маилы машина детальләре белән мәш килеп булашу, тел очын чыгарып гайка бору кебек эшләр әллә нинди рәхәтлек, ләззәт бирә иде аңа. Авыл кешеләре аның шундыйрак берәр эш белән булышканына ка-* pan. «Әй, валлаһи, Сәмигулланың бу малаена машина җене кагылгандыр инде!» — дип сөйләнеп, аптырыйлар да, сокланалар да иде. в» 67 Сәмигулла абзый гына: «Өй тирәсендәрәк булышырга иде, йортта безчең кул арбасыннан башка машинабыз юк,» — дип, Таһирҗанның бу эшләрен ошатмыйча, сукрангалап ала иде. Аннан бу улының бөтенләй йорттан аерылып, МТСка китеп, машиналар арасында йөрүенә кул селтәде: әйдә, җүләрлеге белән йөри бирсен, олыгаеп йорт исенә төшә башлагач, әйләнеп кайтыр әле! Шундыйрак җаваплар кайтара иде ул А1әргубә түтинең пошынуларына. Таһирҗанның МТСка барып эләгүе дә кисәк кенә булды. Бервакыт тракторчылар станына МТСның өлкән механигы килде. Тракторчы Сәлиха свечалар алыштырып маташкан Таһирҗанны күрсәтеп: — Ал шушы малайны ремонт бригадаңа, искиткеч монтажник килеп чыгачак аңардан, — диде. Механик бик рәхәтләнеп риза булды. Таһирҗанның сөенече эченә сыймады, һәм ул башы-аягы белән машина эшенә чумды. Аның портреты, үзе армиягә киткәч тә әле, әллә ни гомер Мактау тактасында эленеп торды. Ул хәзер бәлки яхшы гына механизатор да булып китәр иде инде. Таһирҗан кинәт кенә башын күтәрде. Аның бу хәрәкәте шундый кинәт иде, хәтта фуражкасының бер ягыннан чыгып торган чәчләре селкенеп куйды, нигәдер күзләре дә ачулы карыйлар. Ул артка, атасы белән абыйсы салган йортка карап алды, аннан башын авылның олы урамына таба борды. Халык эшкә китеп беткәч, авыл бушап, тынып калган шикелле. Тик уйнап йөргән бала-чагаларның, һаман да иртәнге өй эшләрен бетерә алмаган карчыкларның ыгы-зыгы йөренүләре генә күзгә чалынып китә. Таһирҗан урыныннан торды. Ләкин тагын өйгә кереп китәсе килми иде аның. Кая барырга? Бөтен кеше эшкә китеп беткәндер. Кырга чыксаң, тирләппешеп эшләп йөргән кешенең ачуын гына китерерсең... Моннан түбәсе генә күренеп торган алачыкта чүкеч тавышлары ишетелә башлады. Китте Таһирҗан шунда. Кем беләндер сөйләшәсе, кемнәрнедер күрәсе килде... Таһирҗанның әле беркая да чыкканы юк диярлек, тик бер көнне кичен, кодалары Зәкидә булган мәҗлестән кайтканда гына клубка кереп чыккан иде. Ләкин анда да озак тормады — яшерен-батырын түгел, бераз башында бар иде. Таһирҗан алачык янына барып җиткәндә, чүкеч тавышлары тынган иде инде. Анда нәрсә турындадыр сөйләшәләр, көлешәләр. Элек, плугар булып эшләгәндә, Таһирҗанны шушы алачыкка йо- .мыш белән җибәрәләр иде. Тимерче Галәви плугар алып килгән төзәтәсе әйберне ясап маташкан арада, Таһирҗан берәр агрегатны сүтеп, ботарлап китәргә өлгерә иде. Соңга таба аны Галәви алачыкның эчке ягына кертмәс булды. Алачыкның ишеген киереп ачып куйганнар. Ә-ә, бер нәрсәне ясап бетереп, икенче тимер кызганчы тәмәке тартып торалар икән. Таһирҗан иң элек тимерче Галәви белән, аннан таза гына бер егет һәм күрек басучы малай белән күреште. Бу егетләрнең икесен дә танымады ул — бик күп сулар акты шул, әллә никадәре малай-шалай үсеп җиткәндер! Почмакта тимертомыр арасыннан нидер эзләп маташкан Гамир бабай да: «Әй-й, танымый торам икән. Сәмигулла малае бит бу!» — дип сөйләнә-сөйләнә килеп күреште. — Минем алачыктагы тимер-томырларны тагы ботарларга кайттыңмы?— диде Галәви, шат елмаеп. — Ю-ук, хәзер юк инде, — диде Таһирҗан, көлеп. Ә шулай да үзе Галәви абзые кертми торган якка күз төшереп алды. Гамир бабай Таһирҗанның буй-сынына, уңа башлаган хәрби киеменә, күкрәгенә караштырып алды да: 68 баһадир булгансың хәзер! диде. Таһиржаннык шофер эмблемасы беркетелгән машинасы гына һаман кайтып җитми. — Ә шоферы кайтып җитте, — дип сөйләнде Faiyup баә~... Ке................- дер гаепләгәндәй, Галәви дә күңелсез генә өстәп куйды. — Шулай шул, хәзерге вакытта шофер кеше дә мылтыксыз сунарчы кебек. Күрше авылларда берәр машина бар инде. — Әйе-е, безнекеләрнең юк икән шул әле. — Безнең дә бар әнә, ботарлаганның калдыклары. — Ботарлаганның калдыклары? — дип кабатлап сорады Таһирүзен орышып, тизрәк хатасын төзәтергә ашыкты: — Бар дип, куанырлыгы юк аның, юк, исеме генә... астагы олы тимерләре белән күчәрләре генә шунда... Тегесен фырунтка озатканда, монысының чәсләрен китәсе машинага алып куйганнар иде, шул көе... Таһирҗан бераз сүрелә төшсә дә, бөтенләй үк тынып калмады. — Шулай да бер барып карарбыз әле ул калдыкларны. — Әллә кая барасы ю-ук, менә монда гына ул, склад янында...— Гамир бабай алачыкның көньякка таба караган тәрәзәсенә баш бармагы белән җилкәсе аша күрсәтте. — ААенә сиңа ботарларга шәп ичмасам. Ботарлар җире булса! — дип көлеп куйды тимерче Галәви, — тик сунарчы җил куган кебек, юкка гына маташу булыр инде. — Әйдә, Гамир бабай, барып карыйк әле? — Бар, Гамир абзый, алып барып күрсәт егеткә. Шофер кешенең йөрәге түзми инде!—диде Галәви һәм нәрсәдер исенә төшкәндәй ашыгып өстәп куйды, — тукта әле, монда да бер-ике нәрсәсе бар бугай аның. Ул шулай сөйләнә-сөйләиә алачык түренә китте һәм аннан тормоз рычагы белән шактый ук янчелгәи һава тазарткычы тартып чыгарды. — Менә шушы нәрсәләре генә... андыйлар тагын күзгә чалынса җыеп куярмын, алып китәрсез. — Миндә дә, склатта, бер-ике чәсе бар аның, — дип сөйләнде Гамир бабай. Шофер күңелендә өмет чаткылары кабынып китте: — Җыештырып булмас микән, ә!? Кылт итеп станңадагы фатирда яткан детальләр дә, МТС, андагы иске дуслар да искә төште. Таһирҗан белән Гамир бабай икесе ике детальне күтәреп чыгып киттеләр. — Таһирҗа-аи, алай-болай мин ясый алырдай нәрсәсе килеп чыкса, туры монда киил!— дип кычкырып калды Галәви. . > V Таштан салынган шактый зур склад алачыкка якын гына иде. Таһирҗанга сөйләгән ватык машина калдыгы складның теге ягында, 1Ә1әрмәч барабаннары өстендә ята. Өч тонналы автомашинаның исеме генә калган. — Машина димәсәң хәтере калыр, —диде Гамир бабай — Моторының да скелеты гына икән.шул. ’ — һо-о, син пулный Күрек басучы малай, өлкән сержант погоннарына карап: — Әһә-ә, Таһирҗан абый шофер! — дип такылдап — Ишеттек, без дә ишеттек аның шофер икәнлеген. алды. Тик менә.. җан. — Нинди калдыклары? Аның тавышында, балаларныкы шикеллерәк, куану сизелә иде. Зәңгәрсукара -күзләре ялтырап китте. Ә Гамир бабай: «Ник әйттем!»— дип, үкенеп куйды шикелле. Кешене юкка сөендерүе өчен үз- 69 Таһирҗан машина калдыгының тимерләрен тотып-тотып карады. Детальләрнең өсте тутыгып, бик нык кызарган булса да, металл үзенең ныклыгын, сыйфатын югалтмаган иде әле. Болт башлары, гайкалар кайчандыр майлы булганнар һәм алар өстенә утырган тузан катып, балчыкка әверелгән. — Ә тәгәрмәчләре кая соң моның? — Әнә склатта дүртесе бар. Түльке алар төрлесе төрле машинаныкылар, бугай. Таһирҗан машина рамының өстенә менеп тә, кырыйдан ятып-ятыи та карады. «Ходовой частьләре барын бар икән үзенең». — Бу тәгәрмәч каплавычларын куптаручы, мөгаен, бала-чага түгел инде?! — пардыр инде бала-чагасы да, зурлары да... — Гамир бабайның теле нәрсәгәдер барып төртелгән кебек тукталып калды. Ул, әйтим микән, юк микән дигәндәй, кечкенә генә ак сакалын кашып, сыпыргалап торды, — аларны, ы-э... ни, аларны синең атаң алып, нәрсәләрдер ясаган дип сөйләделәр. — Безнең әти?.. — Алган, дип туп-туры әйтеп гөнаһыга керә алмыйм, үзем күрмәдем, халык шулай сөйләде. — Халык сөйләр ул... Таһирҗан каплавыч калдыкларын тагын капшап-капшап карады. Аннан маңгай тирләрен сөртеп алды да: — Да-а, — дип сузып куйды һәм авыр сулап үз алдына гына әйткәндәй сөйләнде, — рәте калмаган икән шул моның, исеме генә... Ә үзе шактый ук нык уйга калды. Төзәтергә, җыярга маташсак... Әрҗәсе... Әрҗәсен аның әти дә ясап бирер иде инде. Болтларын Галәви абзый маташтырса... — Кара әле, Гамир бабай, — машинаның алгы ягында нәрсәдер чокынып маташкан завхоз Таһирҗанга карады, — без моны бүкән башларына күтәртеп куйыйк әле. Бөтенләй череп бетмәсен инде. Гамир бабай бик шатланып риза булды һәм складыннан пычкы алып чыкты. Аның кыяфәтендә бераз оялу сизелә, әйтерсең, бу тимерләрнең тутыгып ятуына ул гаепле иде. Склад артындагы калдык-постык агачлардан кирәкле озынлыкта бүкәннәр кисеп алдылар. Аннан алачык-склад тирәсендә уйнап йөргән малай-шалайларга кычкырып, машина калдыгы тирәсенә җыйдылар. Машина рамын озын күсәкләр белән каерып күтәртеп, тавыш-гауганы эшнең үзенә күрә генә чыгармыйча, әзерләгән бүкәннәр өстенә куйдылар. Еллар буе хәрәкәтсез яткан машина детальләренә җан кергәндәй булды. Таһирҗан тутыккан урыннарны агач башы белән ышкып карады — болай гына булмый икән. — Гамир бабай, давай безгә наждаклы кәгазьләр бир әле. Без малайлар белән тазартып карыйк бу тутыкларны. Керосиның булса, анысын да чыгар. Завхоз бабайның азрак наждаклы кәгазе дә, керосины да табылды. Таһирҗан малайларны эшкә җигәргә чамалады. Бераз маташсыннар әле, туйгач ташларлар. Шар сугудан башка бер эшләре дә юк дип, уйлады ул. — Ягез әле, «егетләр», чистартып карыйк. Төш җитеп килә. Эсселәтте. Таһирҗан билендәге каешын ычкындырып, гимнастеркасын да салып куйды. Киң маңгаен каплаган тирне ялангач беләге белән сөртеп алды. Уйнап кына, тутыгып беткән тимерләр арасында башланган эш күңелле генә булып китте. — Яле, Гамир бабай, безгә ачкычлар да бир. Шәт синдә бардыр әле алар, — дип кычкырды Таһирҗан, складта нидер эзләп азапланган завхозга, — карап-карыйк әле. Өмете бар микән бу Шул ук вакытта ул: - Булса гына ярар иде!-дигән теләк белән яна Ачкычлар булгач, Таһирҗан кайбер детальләрне еалдырып алып. Галәви әйтмешли, ботарлый башлады. Машина р минеке «егетләр», вак кына кырмыскаларны хәтерләтсә | д , _ , нинди, менә ничек кирәк, дип сөйләнә-сөиләнә күзгә үр р башкарып ташладылар. Хәтта кайберләре тирләп үк чыкканнар i рыннарын ешрак та, ныграк та тарта башладылар. Кечерәкләреннән көнләшеп, мондагы хәлләрне каяндыр белеп- күреп зурраклары килеп тотынды. Булдырырдай күренгәннәренә а- пирҗан ачкычлар да тоттырды. Аларның кайберәүләре тел очларын бер якка чыгарып, тәмләп гайка борырга керештеләр: күрәсең, араларында Таһирҗан кебек «машина җене кагылганнары» да бар иде. Малайлар әйбәт кенә эшләсәләр, Таһирҗан аларны машинага утыртып әллә кайларга, әллә кайларга алып барырга вәгъдә бирде. Вәгъдәләрне бирде бирүен дә, тик менә... бу бүкән өстендәге тимерләрнең кузгалып китүләре ничегрәк булыр икән соң? Малайлар арасыннан бер тиктормасы: — Ә моны нигә тазартабыз, абый? — дип сорамыйча түзмәде. Аның кырыендагы бер малай теге тиктормасның кабыргасына; «Шуны да белми инде!» — дигәнсымаи, төртеп тә алды. — Агач яңгырда озак яткач нишли? — дип, Таһирҗан үзе сорады теге малайдан. — Чери. — Менә тимер дә чери. Менә хәзер без аның чери башлаган өстен юнып алабыз да... Агачны чермәсен өчен нишләтәләр әле? — Буйыйлар. — Менә без дә буярбыз, Гамир бабай буяу бирсә. Бире-ер, кая китсен ул, сакалын йолыккалыйбыз аның, бирмәсә! Малайлар шырык-шырык көлешеп алдылар. Кояшның шундый кыздыруына ничек түзеп маташалар диген син аларны. Мөгаен, бу эш килеп чыкмаган булса, күптән Тугайлыга су коенырга чапкан булырлар иде инде. Таһирҗан «эшне» туктатырга булды. Чөнки малайлар, мондагы эштән туеп, арый язгач кына үзләре китеп барсалар, иртәгә килмәячәкләр. Моны Таһирҗан бик яхшы белә. — Ну, егетләр, — ул егетләр сүзенә аеруча басым ясап әйтте, — бүгенгә җитсен, иртәгә тагын килерсез. Ә әлеге ачкычларны миңа бирегез. Малайлар теләр-теләмәс кенә тукталып калдылар. Арада эшне туктатуга ныклап каршы чыгучылар да булды, ләкин буйсынырга туры килде. — Арыгансыздыр, барыгыз, Тугайлыга төшеп чумыгыз. Иртәгә тагын килегез. Малайлар, күз ачып-йомганчы пыр тузышып, түбәнгә, Тугайлыга чаптылар. Алдан зурраклары, арттан кечерәкләре чаба, берсенең ыштаны да төшә ахырсы, ул аны уң кулы белән тотып, бер якка кыйшаебрак йөгерә. Алар артыннан карап калган Таһирҗанның күзенә яшьләр килде. «Их, балалык диген! Сугыш вакыты ипие ашап тәпи йөри башласалар да, үз буыннарына төшкәй авырлыкларны төптән уйлап җиткерә алмаганнар шул әле. Ә аларның арасында ни кадәресе ятимдер!» ' Таһирҗан кайтып китәргә җыенганда, күптән төш авышкан иде инде. Ярыйсы гына арылган да икән. Чалбарына таплар да тигәләгән Эш белән мавыгып,„ашыйсы килгәне дә сизелмәгән булган. Таһирҗан малайлар тазарткан урыннарга, буяганчы тутыкмасын өчен керосин сөртеп чыкты. Сүтеп алган детальләрне юып, тикшереп 70 71 складка кертте. Гамир бабай да ышанып җитте ахырсы: үзе кайтып киткәндә склад йозагына ярый торган ике ачкычның берсен Таһирҗанга калдырды. Таһирҗан складтагы шүрлекләрнең берсеннән сабын кисәге табып алып, чишмә буенда юынып килде. Ашыкмыйча гына киенеп, складны бикләп, үзләренә, Мөлкәтбаевлар йортына таба атлады. Ул ишек алдына килеп кергәндә, Сәмигулла абзыйның шакылдавы һаман ишетелә иде әле. Кереп чыгаргамы? Машинага әрҗә ясау турында сөйләшергәме? Юк, әлегә кирәкми, моторны, тәгәрмәчләрне рәтләгәнче белми торсын. Алай дисәң... барыбер теге малайлар кешегә таратырлар инде. Барып чыкмаса, кая керер тишек тапмавың да ихтимал. Ә теге тәгәрмәч каплавычлары турында? Дәшми калыргамы? Әйе, әлегә кирәкмәс, әрҗә ясатасы да бар. Икенче көнне Таһирҗан өйдәгеләр белән бергә торды. Мәргубә түтинең: «йокларга иде, улым. Кая ашыгасың, эшкә барасың юк ич,» — дип сөйләнүенә карамастан, Таһирҗан тиз генә юынып-киенеп, иртәнге ашны ашарга бөтенесе белән бергә утырды. Улына карап-карап алган Сәмигулла абзый сорашмыйча түзә алмады. — Кичә бик арып кайткан кебек күрендең, кайларда йөрдең? Өсләрең дә пычранган иде. — Тегендә, склад янында, машина калдыклары бар икән. Шулар- ны карап маташтык. — Тагын шул тимер-томыр арасында азаплана башлагансың икәнГ — Юк, без болай гына... әйберләрен сүткәләп, югалап кына карадык. — Шулар белән маташканчы, кайткач бераз ял итәр идең. Барыбер рәхмәт әйтмәсләр, — дип, Мәргубә түти дә сүзгә кушылды. — Әйтерләр, көтеп тор! Таһирҗан эндәшмәде. Шуның белән әңгәмә дә тәмам булды. Аш яныннан, тавыш-тынсыз гына торып, таралыштылар. Ишек алдында тагын тавыклар чакырып торган Сәмигулла абзый кичәге киемнәрен киеп чыккан Таһирҗанга карады. — Тагын шул алачык тирәсенә барасыңмы әллә? — Тик торганчы... барсаң да ярый. — Афтамашина бик әйбәт нәрсә дә ул, тик андый булмастай нәрсәләр белән маташканчы... Кайтарырлар әле бер заман! Менә гөрләтеп йөрерсең. — Ә хәзер нишләргә соң? Шуны көтеп ятыргамы! — Көтәсең килмәсә, алай кулың да бик кычытса, миңа ярдәм итәргә дә ярый! Бушка җил куып йөргәнче, акчасы булыр... Аларның сүзен бүлеп, ишек алдына бригадир Зәки килеп керде. Мөлкәтбаевлар тиз генә икенче кыяфәт алып исәнләштеләр. Сәмигулла абзый бригадирга: «Тагы килдеңме, кирәкле кишер яфрагы!» — дигәндәй карап тора башлады. Зәкинең йөзе борчулы, хәрәкәтләре кискен иде. Иягендәге яра эзе тагын да кызарыбрак, тирәнәебрәк киткәнсыман. Өстендә искерәк кенә гади костюм, соры күлмәк, аягында тузанланып беткән брезент итек. Таһирҗан, атасы белән бригадир арасында җитди сөйләшү булы- рын сизеп, читкәрәк китте. — Я, бүген, шәт, барабыздыр инде?! — Булмас, кода... бер дә рәтем юк әле... Зәки кинәт кызып китте. — Я эшкә бар, я китер справка!.. — Ташла инде, кода-а... бала-чага шикелле... Таһирҗан бригадирдан уңайсызланып, урамга ук чыгып китте. 72 Көн бүген дә матур гына булырга чамалый. Күк Р' Тптрәк кенә аксыл болытлар йөзә, аста, Гугайлы өстеннән, р р Ү релә, аргы якта ямь-яшел болын җәелеп ята. Таһирҗанның бөтенләй күңеле төшә башлады. < m Kvкүреп килгән тормыш та әллә ничек кенә шунда... рәте-м р ңелсез. Менә бүген дә ул ничек дәртләнеп торган иде. - , с хаклыдыр, дөрес эшлидер... Шулай булуы да бик мөмкин, ул — монда Таһирҗан кызык кына итеп балалар буен күрсәтте. Икесе дә көлешеп куйдылар. — Хәзер кая барасың, абый? «Абый» сүзен бу җиткән кыздан әйттерәсе килми иде аның. — Менә алачыкка барам. Әтигә бер корал ясатып аласы бар иде.. — И-и, кайтып җитмәгән, эшкә дә тотынгансың икән! — Хуҗалык бит... Әти кешенең сүзен тыңламыйча да булмый. — Сине Сәмигулла абзый өйләнеп кайта дип йөргән иде. Юкны, сөйләгән ахырсы? Таһирҗан көлеп җибәрде. — Кызларны куркытырга гына шулай дигәндер ул. — һи-и, син кайтмасаң әллә... беткәнме егетләр! Ялгышрак әйтеп ташладым ахырсы, дип уйлады Таһирҗан. — Мин шаярып кына бит. Ачуланма инде. Бу чибәр кызның һич тә хәтерен калдырасы килми иде. Нинди ягымлы сүзләр табарга соң? Андый чакта бит ул теленә дә төер чыккан кебек. Шактый вакыт сөйләшми бардылар. Салмак кына искән август җиле Зәйнәпнең маңгаена төшкән берничә көдрәсен җилфердәтеп куя,, җәйге юка күлмәген матур аякларына урый. «Кара әле, нинди сылу кыз булып үсеп җиткән!» — дип сокланмыйча булдыра алмады Таһирҗан. Ничектер аларның кулбашлары бер-берсенә ышкылып китте. Таһирҗанны нидер сыйпап алгандай булды һәм ул, күз кырые белән генә, Зәйнәпкә карады. Шул чак Зәйнәп тә Таһирҗанга караган булган икән аларның күз карашлары очраштылар да, бер үк вакытта алга, җиргә төбәлделәр. Таһирҗан әкренрәк барырга тырышты. Ләкин Зәйнәп каядыр ашыга иде. — Ә син үзең кая бардың? Әнә сезнең йортның теге ягына казлар куарга барган идем — йөгән беләнме? Әйе, Зәйнәп көлеп җибәрде. — Юк... мин эшкә барышлый гына. Станцага ашлык ташыйбыз. яшәгән кеше! Таһирҗан әкрен генә олы урамга таба китте. Ул хәзер склад-ала- чык янына дип атламый иде инде. Тик болан гына... Әллә кире ^кайтыргамы? Таһирҗан тукталып калды, һаман да әле кызыл йолдызoi алынмаган фуражкасын салып, аның юк тузаннарын каккалады, чәчләрен рәтләштереп, яңадан киде. Гимнастерка җыерчыкларын артка җыеп, итәген тарткалап куйды. Нишләргә соң? Аның уйларын бүлеп, бер кыз куып җитте. Йөгән тотып каядыр барган. Өстендә куе-яшел ситсы күлмәк, аягында иске генә түфли. — Исәнмесез, Таһирҗан абый? — диде ул, оялып кына. Егет аның сөйкемле йөзенә күзләрен төбәп, күрешергә кул бирде. Кыз Таһирҗан кысып агарткан бармакларын кыймылдаткалап: — Исән-сау кайтып җиттеңме, Таһирҗан абый? —, Әйе, менә... Ә сез кем буласыз соң, танымыйм да... — И-и абый, күршегезне... — Ә-ә, Зәйнәпме? Мин киткәндә бит әле... 73— Ә-ә, менә кайда эшлисез икән. Авыр түгелме сон? — Без күнеккән инде. Ярый, Таһирҗан абый, мин киттем, иптәшләр көтәдер. Ул җиңел генә атлап китеп тә барды. Тиһирҗан^ алачыкка алып кергән сукмакка борылыр алдыннан, Зәйнәпнең нечкә биленә, коеп куйган аякларына, килешле матур йөрешенә карап торды. — Нинди сылу кыз булган! Менә шулар белән эшләп йөрсәң, әлбәттә, күңеллерәк булыр иде. Ә болай, үзең генә чокынып маташкач... Өйдә утырып та, билгеле, ямь булмаячак. Әти дә балтасы суга төшкәндәй кирле-мырлы тора. Станцага икмәк ташыйлар диген!.. Машинасы булса, Таһирҗан да ташыр иде. Тукта, тукта... Кылт итеп бер нәрсә исенә төште. Алар бит станцага баргач, теге фатирга керәчәкләр. Ә анда, койма буенда аунап яткан детальләр бар! (Ул тагы машина төзәтү белән хыяллана башлады). Зәйнәпкә әйтеп җибәрсәң, мөгаен, алып кайтыр иде. Юк, үземә барырга кирәк. Ә ничек? Таһирҗан күп уйлап тормастаи, туп-туры колхоз идарәсенә китте. Ул барып кергәндә, кәнсәләрдә председатель ярдәмчесе белән бригадирлар арасында купкан бәхәснең иң кызган чагы иде. Таһирҗан, ишек төбендә торган кешеләр артына басып, тынып калды. — Нигә миңа унбер ат урынына уникене куйдыгыз?! Каян алыйм мин кеше! — Аның каравы без сиңа икмәк илтергә бер олау ким билгеләдек. — Ә мин кемне җибәрим анда? Капчык буе Шәүкәтнеме әллә! — Җигәргә сбруй калмады. Сәмигулла кода бүген дә төшә алмыйм дип сыкранды... — Ул Сәмигулла белән нишләргә дә белгән юк инде... Шул чак кәнсәләргә председатель Камалетдинов үзе килеп керде. Ишек төбендә торган Таһирҗанны күреп алды да: — Ә-ә, исәнме, Таһирҗан энем, исән-сау гына кайтып җиттеңме? — дип, егетнең кулын кысып селекте. Барысы да тынып, ишеккә таба борылдылар. Аннан, читкәрәк тайпылып, түргә таба барган председатель белән Таһирҗанга юл бирделәр. — Яле, мондарак кил. Карыйк әле, күрик әле үзеңне. Кайчан инде кайтканыңа, ә күзгә дә күренгәнең юк. — Эш белән булашып, йөреп булмады шул. — Сәмигулла абзыйның эше куп булыр инде ул!.. Таһирҗанга бу чиерттереп алу ошамады һәм ул сүзне уен-көлкегә борып җибәрергә тырышты. — Юк, аның наструклары белән эшли белмим мин, бозып кына бетерәм, — дип сөйләнә-сөйләнә, барысы белән дә күрешеп чыкты ул. — Ә соң, әле нишләп йөрү? — Зур гына бер йомыш белән килгән идем, Рәхмәй абый. — Таһирҗанның йөзе җитдиләнде, хәрби кешеләрчәрәк тураеп басты. Камалетдинов та командир кешедәй гимнастеркасын төзәткәләп алды. — Я, тыңлап карыйк. — Ашлык ташучылар белән минем дә станцага барасы килгән иде... Камалетдиновның йөзе кояштай балкып китте. Кара мыегы астында тешләре ялтырады. — Менә бу егетләрчә, менә бу ирләр сүзе! Башкалар кайту белән тизрәк шәһәргә таба сызу ягын карыйлар, ә бу баһадир үзе эш сорап килгән! Менә бит ул ничек! Таһирҗан председательнең ялгыш аңлавыннан аптырап калды һәм, ничек булса да, аның күңелен төшермәслек итеп, мәсьәләне ачыкларга тырышты. 74 — Ни бит... Рәхмәй абый,— дидеУ д ^‘^ашыр^түгел, ә стаи- дөрес үк аңлап җиткермәдегез бит мине. А цага барырга... ПШит юкка чыкты. Мыегы кеКамалетдиновның ‘йөзеннән елмаю и У ДУ егеткә таба борылып: — һым-м, һым, — дия-дия, уйланып торды. Идарәдәге кешеләр арасында: «Нинди калдыкларны әйтә ул...» <Әнә бар бит инде... Гамирнең склады янында» дип сөйләнүләр китте. Үз фикерләрен кычкырып та әйтә башладылар. — Ул нәрсәне рәтләп булырлык түгел, юкка сөйләнү генә... — Әйе, рәте калмаган инде аның. — Искегә тисәң-исең китәр, ди. — Тырышып карарга була... Ныклап тотынсак, бәлки... — Юкка маташасы да түгел, — диде Зәки кул селтәп. — Җиң сызганып икмәк ташырга, я башка берәр эшкә йөрсәң, файдалырак булыр. — Туктале, Зәки, тукта. Сиңа һаман кеше җитми!.. Бәлки чыннан да берәр нәрсә килеп чыгар. Кечкенә нәрсәгә алданып, зуррагын югалтып куюыбыз да бар. Болай итәргә кирәк. Таһирҗан энем: ашлык илтүчеләр белән барып кайт син анда, төяргәбушатырга да ярдәм итәрсең, тазалык җитәрлек, кызлар белән дә шәт бәрәңгең пешәр. Шуның белән, уеиын-чыиыи бергә кушып, эшне хәл иттеләр. Таһирҗан вакытны сузмыйча, тиз-тиз атлап дворга төшеп китте. Анда инде ашлык илтүчеләр шау-гөр килеп арба күчәрләрен майлап маташалар иде. Таһирҗан бөтенесен күздән кичереп, Зәйнәпне эзләп тапты һәм туп-туры аның янына барды. — Нишләп йөрисең монда, Таһирҗан абый? — Менә мин дә станцага барам. Рәхмәй абый синең белән барырга кушты. Ярдәм дә итәрсең ди. — Барма. Күлмәгеңне буярсың! — диде кыз кырыс кына. Таһирҗан кызның тел төбен бик яхшы аңлады һәм көлеп җибәрде. Аннан, кыскача гына, эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп бирде. — Ярый алай булгач. Күлмәгеңне буямыйча гына арбаны майлап ат җигәрсең дә, ригага барырсың. Ә мин хәзер үк шунда китәм. Капчыкларга бодай тутырып, әзерләп куярмын. Таһирҗан өчен бу Зәйнәп кушкан эш шактый кыен булып чыкты. Зәйнәп әйткән ат урынына ялгыш икенчесен җигә башлап, бер көлкегә калды, аннан ригага барганда чәкүшкә чыгып, тәгәрмәч төшеп калды. Кызлар тагын рәхәтләнеп көлделәр. Тәгәрмәчне кире барып алырга туры килде. Чәкүшкә урынына тыгарга берәр агач кисәге таба алмыйча да байтак вакыт узды. Рига янына барып туктагач, Таһирҗан белән нәрсә булганын белеп өлгергән Зәйнәп елмая-елмая янга килде. Ат- сбруйларга карап алганнан соң, бөтен рига тирәсен яңгыратып көлеп җибәрде. Әй, кызлар, килегез әле, кил, бернәрсә күрсәтәм, — дип, көлүеннән туктый алмыйча кычкырды ул. Арба тирәсенә шактый кеше бек үк кара кашлары җыерылды. качаргамы?! — председа- - Ә-ә, аилашымы ацлзшылды. да ип Р 6ершнди „ „ тель Таһирҗанга арты белән оорылды. , У юк, чорт та юк! Таһирҗан көлеп җибәрде. — Юк, Рәхмәй абый, качарга түгел, ә... пппттл,, Таһирҗан кыскача гына, склад янында яткан машина калдыгы, станцада күргән детальләр турында аңлатып бирде. Камалетдинов Камалетдинов бераз тыңлап торды да: — Әйе, ул машина калдыгы күптән эчне пошырып ята инде. Яңасы турында да бернинди хәбәр-мазар юк. Аягына бастырып булыр микән соң? җыелгач кына, Таһирҗан хатасын аңлап алды. Ат дөрес җигелмәгән икән — дугасының боҗрасы артта, җитмәсә камыт баулары кире яктан эләктерелгән. Аркалык түбән булып, ат муенын камыт кырганлыгы беленгәч, эш кызыктан җитдигәрәк тә әйләнде. Таһирҗанның ярдәмен исәпләп, барысыннан да алдарак төяп куярга ниятләнгән Зәйнәпнең эшләре бөтенләй кирегә таба китте. — И, Таһирҗан абы-ый!.. Таһирҗан колак очларына кадәр кызарды, ләкин нәрсә дияргә дә белмәде. Җитмәсә тагы, ашлЫк тутыручы кызлар: ' Сандугач сайраган була, Тешләрен кайраган була —. дип, җырлап йөриләр. Җырның азагын тегеләй-болайга борып җибәрсәләр дә, Таһирҗан аның ничек тәмамланганын бик яхшы хәтерли: Ат тугарып җигә белми, Кызлар сайлаган була. Шайтан, каян килеп чыкты соң әле бу нәрсә. Станцага бару сәфәре шулай уен-көлке белән башланса да, уңышлы гына тәмамланды. Олаучы картлар, үсмер егетләр ат җигү мәсьәләсен әллә ни куертмадылар, әмма кызлар... Юл буена Таһирҗанны шаяртып, үчекләп бардылар баруын, ләкин кайтканда, Зәйнәп арбасындагы гаять күп детальләргә карап булса кирәк, тындылар. Зәйнәп тә, ат җигә белмәгән, ләкин башка яктан бик шәп һөнәрле егеткә күз кырые белән генә карап-карап алгалый иде.

(Дәвамы бар.)