Б. СИРИН ШИГЫРЬЛӘРЕ
КӨНЧЕ КҮРШЕ Диләр: бер бик көнче күрше Сыерсыз торган, имеш; Алладан сыер сорап ул Догалар кылган, имеш. Имеш, шунда бер фәрештә Моның сүзен ишеткән; Бераз сөйләшеп чыгыйм дип, Килеп кергән ишектән: — Син, — дигән, — сыер сорадың, Ләкин үзеңә генә; Күршеңнең дә сыеры юк бит, Ул да сөтсез интегә. Сөткә туйсын дисәң әгәр Синең күршең Әхмәт тә, — Без сиңа сыер бирергә Каршы түгел, әлбәттә. Фәкыйрь мескен уйга калып, Сыпрып куйган мыегын: — Күршегә дә биргәч, — дигән,— Кирәк түгел сыерың! 1940 СУГЫШ КЫРЛАРЫННАН ^акчаларда басып йөргән эзем калды, Әнкәй, сиңа бик күп сөйләр сүзем калды. Сау булыгыз, тәнем китте, җаным калды, Җаннан артык газиз балам, каным калды. Акчарлагым, җәй канатың, кил яныма, Сәлам хатлар языйм ап-ак канатыңа. Сандугачым, син тыныч бул, сайра, көйлә, Мин ирекнең кадрен беләм, сиңа тимәм. 1942 КҮРӘСЕ КИЛӘ кыерчыклар кайтты инде, Кыр казлары юк әле; Ник алар да кайтмый икән? Күрәсе иде шуларны. Әллә аларга кайтырга Әле иртәрәк микән? Әллә киткән якларында Үлеп бетәләр микән? Киткән кошлар күренмәсә, Язгы көннәр күгендә, — Туганнарым кайтмый калган Кебек була күңелгә. 1961