Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

«СОВЕТЛАР СОЮЗЫ КОММУНИСТЛАР
ПАРТИЯСЕ ТАРИХЫ»НЫҢ ЯҢА БАСМАСЫ
«Советлар Союзы Коммунистлар партиясе
тарихымның икенче, тулыландырылган яңа
басмасы чыкты.
Дәреслек академик Б. Н. Пономарев,
профессор И. М. Волков, тарих фәннәре
кандидатлары 'М. С. Волин, В. С. Зайцев, тарих
фәннәре докторы А. П. Кучкин, академик И. И.
Минц, экономик фәннәр кандидаты Л. А. Слепов,
философия фәннәре кандидаты А. И. Соболев,
тарих фәннәре докторы Б. С. Тельпуховский,
профессор
А. А. Тимофеевский һәм СССР Фәннәре
академиясенең член-корреспонденты В. М.
Хвостов составындагы авторлар коллективы
тарафыннан әзерләнгән.
«Советлар Союзы Коммунистлар партиясе
тарихымның яңа басмасын әзерләгәндә партиянең
XXII съезды материаллары, шулай ук партия
архивындагы яңа материаллар файдаланылган,
дәреслекне тикшерү барышында әйтелгән
теләкләр һәм за- мечаниеләр искә алынган.
Китапның икенче басмасы 19 бүлектән тора, XXII
съездга һәм партиянең яңа Программасына махсус
бүлек багышланган.
Дәреслек 1 миллион тираж белән чыгарылган.
ИҢ ЯХШЫ ТӘРҖЕМӘГӘ
КОНКУРС
Татарстан журналистлары союзы һәм
Татарстан китап нәшрияты укучыларга марксизм-
ленинизм классиклары әсәрләренең иң яхшы
тәржемәсен бирү, тәрҗемәчеләрнең әдәби
осталыгын күтәрү һәм яшь көчләрне үстерү
максаты белән иң яхшы тәрҗемәләргә ябык
конкурс игълан итте. Конкурска түбәндәге
әсәрләр тәкъдим ителде:
В. И. Л е н и и. Предложение ЦК РСДРП
Второй социалистической конференции... Со-
чинения. том 36, стр. 345—350.
В. И. Ле и и и. Речь на собрании большевиков
— участников Всероссийского совещания
Советов рабочих и солдатских депутатов 4(17)
апреля 1917 г. Сочинения, том 36, стр. 395—403.
В. И. Л е и и н. Реферат на тему: «Пролетариат
и война»... Сочинения, том 36, стр. 259—264.
В. И. Л е и и н. «Наши задачи» (Сочинения,
том 36, стр. 240—243) и «Речь на заседании
коммунистической фракции ВЦСПС 15 марта
1920 г.» (Сочинения, том 36, стр. 479—481).
В. И. Ленин. Очередные задачи Советской
власти (Журнал «Коммунист», № 14, 1962 г.).
Конкурста катнашучы иптәш шушы әсәр-
ләрнең теләсә кайсын сайлап тәрҗемә итә ала.
Конкурс 1963 елның 1 февраленә кадәр дәвам
итә. Анда язучылар, журналистлар, студентлар,
эшчеләр, колхозчылар, хезмәткәрләр— теләгән
барлык кеше катнаша ала.
Тәрҗемә ителгән әсәр, машинкада бас-
тырылып, ике данәдә, почта аша Татарстан китап
нәшриятына «Конкурска» дигән тамга белән
җибәрелә. Тәрҗемәче кулъязмага үзенең девизын
куя. Тәрҗемәченең үзе турындагы тулы
мәгълүмат (исеме, фамилиясе, адресы) шул ук
девиз күрсәтелгән икенче ябык конвертта жюрига
җибәрелә.
Кызыксындыру максаты белән түбәндәге
премияләр билгеләнде: бер 1 нче премия — 100
сум; ике 2 нче премия 75 әр сум; өч 3 нче премия
— 50 шәр сум күләмендә.
Беренче яки икенче премия алган тәрҗемә
«Социалистик Татарстан» газетасында һәм
соңыннан Татарстан китап нәшриятында басылып
чыгачак.
ХАЛЫК ДАНЫНА ҺӘЙКӘЛ
1812 елгы Ватан сугышына 150 ел тулу уңае
белән быелның 18 октябренда Мәскәүлең Кутузов
проспектында, данлыклы «Бородино сугышы»
панорамасы ачылды. Бу вакыйга хөрмәтенә анда
митинг булды. Митингта Совет Армиясе
маршаллары, генераллары, офицерлары, очучы-
космоиавт- лар Ю. Гагарин, А. Николаев, П.
Попович һәм СССР культура министры Е. А.
Фурцева катнашты. Йөзләрчә мәскәүлеләр рус
коралының мәңгелек һәйкәле белән таныштылар.
КАЗАГЫСТАНДА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
ҺӘМ СӘНГАТЕ АТНАЛЫГЫ
Шушы елның 24—31 октябренда Каза'
гыстанда татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгы
уздырылды. Атналык Казагыстаи ССРиың
башкаласы Алма-Ата шәһәрендә, Абай
исемендәге Казакъ академия опера һәм балет
театрында тантаналы рәвештә үткәрелгән зур кичә
беләи башланып китте.
145
Кичәдә Казагыстаи ССР Верховный Советы
Президиумы председателе И. Шарипов,
Казагыстаи Коммунистлар партиясе Үзәк
Комитеты секретарьлары И. Родионов, И.
Җангильдин, Казагыстаи ССР Министрлар
Советы председателе урынбасары А. Атабаев,
Казагыстаи һәм Татарстан язучылары,
журналистлары, артистлары, композиторлары
һәм художниклары килде. Бәйрәмгә
катнашучыларны Казагыстаи ССР культура
министры Л. Галимжанова һәм Казагыстаи
язучылары союзы правление- сенец беренче
секретаре Г. Мостафин тәбрик иттеләр.
Татарстаннан килгән кунаклар исеменнән
Татарстан АССР культура министры Б.
Гыйззәтуллин һәм Татарстан язучылары союзы
правлениесе председателе М. Әмир казакъ
хезмәт ияләренә кайнар сәлам тапшырдылар.
Шагыйрьләрдән X. Туфан, С. Хәким, 3. Нури
үзләренең шигырьләрен укыдылар. Аннары
Татарстан сәнгать осталары катнашы белән зур
концерт куелды. Татар артистлары
композиторлардан С. Сәйдәшев, Н. Җиһанов, Ф.
Яруллин, Җ. Фәйзи, Р. Яхин, 3. Хәбибуллии, А.
Ключарев, X. Валиуллин һәм башкаларның
әсәрләрен зур осталык белән башкардылар.
Тамашачылар М. Булатова, Р. Билалова, 3.
Хисмәтуллина, Ф. Насретдинов, Ә. Аф- залова
һәм И Шакиров җырларын алкышлар белән
каршыладылар. Аннары залда герой-шагыйрь
Муса Җәлилнең үлмәс шигырьләре яңгырады.
Атналыкның икенче көнендә язучылар
Алма-Ата шәһәренең Җамбул районындагы
XVIII партсъезд исемендәге колхозда булдылар.
Анда Казагыстаи язучыларының зур катнашы
белән әдәбп-музыкаль кичә үткәрелде. Әдипләр
юл уңаенда Җамбул музеен һәм шагыйрьнең
гәүдәсе куелган мавзолейны карадылар.
Шул ук көнне язучы Г. Әпсәләмов һәм
әдәбият белгече, филология фәннәре докторы X.
Госман Алма-Ата шәһәренең культура
университетында чыгыш ясадылар һәм татар
әдәбияты, хәзерге татар язучыларының иҗаты
турында сөйләделәр.
Алма-Атадагы иң зур залларда Татарстан
китап нәшрияты тарафыннан оештырылган
китап күргәзмәсе, Татарстан дәүләт музееның
шагыйрь М. Җәлил тормышы һәм иҗатына
багышланган күргәзмәсе, Татарстан
художниклары иҗатын киң чагылдырган
күргәзмәләр уздырылды. Очрашулар үткәрелгән
һәр җирдә татар китаплары һәм Татарстаннан
китерелгән сувенирлар сатылды.
27 октябрьда бер төркем язучылар һәм
артистлар Юрий Гагарин исемендәге тегү
фабрикасында коммунистик хезмәт алдын-
гылары белән очраштылар. Ул көнне Ка-
загыстанпың бөек шагыйре Абай Кунанбаев
һәйкәленә һәм «Абай» романының авторы,
күренекле язучы академик Мохтар Әүэзов
каберенә татар культурасы вәкилләре исеменнән
веноклар куелды.
Атналык дәвамында Казагыстаи радиосы
һәм телевидениесе татар әдәбиятына һәм
сәнгатенә багышланган тапшыруларны бик еш
оештырып торды. Язучылар, композиторлар,
художниклар һәм сәнгать осталары ю. .с. Ә>
№12.
казакъ хезмәт ияләре алдында иҗат отчетлары
белән чыктылар. Сәнгать осталарының махсус
отчетлары, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле
чыгышлары булып үтте.
Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына
багышланган махсус әдәби-музыкаль кичә,
казакъ язучылары һәм артистлары катнашында,
республика партия мәктәбе бинасында
үткәрелде. Казакъ дәүләт университетының
актлар залында поэзия кичәсе, Үзәк китапханәдә
татар прозаиклары белән очрашу, Җамбул
исемендәге филармония залында татар
симфоник музыка концерты булды. Казагыстаи
ССРның иҗат оешмаларында татар һәм казакъ
әдәбияты, музыкасы һәм рәсем сәнгате буенча
фикер алышулар, иҗат һәм оештыру эшләре
буенча тәҗрибә уртаклашулар алып барылды.
Матбугат битләрендә татар әдәбиятыннан ка-
закъ теленә бик күп тәрҗемәләр, татар
язучыларының публицистик чыгышлары һәр
көн саен басылып торды.
Казагыстанда үткәрелгән татар әдәбияты
һәм сәнгате атналыгы 31 октябрьда тәмамланды.
Шул уңай белән Абай исемендәге Казакъ дәүләт
академия опера һәм балет театрында икс халык
арасындагы зур дуслыкны чагылдырган
бәйрәмне йомгаклау кичәсе булды. Фойеда
татар әдәбиятының уңышларын, аның күп
милләтле Ватаныбызның башка әдәбиятлары
белән аерылгысыз бәйләнешен чагылдырган
күргәзмә оештырылган нде.
— Без үзебезнең татар кунакларыбыз белән
чын дусларча аерылышабыз,—диде Казагыстаи
ССР культура министры иптәш
С. Галимжанова.— Бу атналык безнең ха-
лыкларыбызны бер-берсенә тагын да якы-
найтты, культураларыбызны тагын да баетты.
Татарстан АССР культура министры иптәш
Б. Гыйззәтуллин искиткеч кунакчыллыклары,
туганнарча кабул итүләре өчен атналыкта
катнашучы Татарстан вәкилләре исеменнән
Казагыстаи хезмәт ияләренә кайнар рәхмәт
белдерде.
Концертта Татарстанның танылган сәнгать
эшлеклеләре катнашты. Татарстан АССРның
җыр һәм бию ансамбле тамашачыларны оста
башкарылган чыгышлары белән куандырды.
Кичәгә Казагыстаи Коммунистлар партиясе
Үзәк Комитетының беренче секретаре Д.
Кунаев, Казагыстаи ССР Верховный Советы
Президиумы председателе И. Шәри- пов,
республика Министрлар Соаеты председателе
М. Бейсебаев иптәшләр дә катнаштылар.
Казагыстаи ССР Верховный Советы,
Президиумы Татарстанның җыр һәм бию
ансамблен, шулай ук атналыкта катнашкан күп
кенә башка иптәшләрне Казагыстаи ССР
Верховный Советы Президиумының Мактау
грамотасы белән бүләкләде. Бүләкләнүчеләр
арасында М. Әмир, Н. Исәнбәт, Г. Әпсәләмов, Ф.
Хөсни, X. Госман, X. Туфан, С. Хәким, Н.
Арсланов, 3. Нури, И. Юзиев. композитор Җ.
Фәйзи, артистлардан Ф. Насретдинов, М.
Булатова, 3. Хисмәтуллина, художниклардан Л.
Фаттахов, X. Якупов һ. б. лар бар. Мактау гра-
146
моталары белән барлыгы 33 кеше бүләкләнде.
— Дуслыгыбыз мәңге чәчәк атсын! Яна-*
дан очрашканга кадәр! — Казагыстан хезмәт
ияләре үзләренең кунакларын әнә шундый сүзләр
белән озатып калдылар.
БӨЕК ЯЗУЧЫНЫ ИСКӘ АЛУ
Шушы елның Октябренда, Бөтен дөнья
Тынычлык Советы карары нигезендә, барлык
прогрессив кешелек азербайҗан халкының бөек
язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Мирза Фатали
Ахундовның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтте.
Азербайҗан ССРның башкаласы Бакуда
уздырылган тантаналы юбилей кичәсендә
Азербайҗан халык язучысы Сөләйман Рагимов
М. Ф. Ахундовның тормыш һәм иҗат юлы
турында доклад белән чыкты.
Бу зур юбилейга багышланган утырышларда
СССР язучылары союзы секретаре Г. Марков,
атаклы игенче Севиль Казиева, нефтьче М.
Дмитриев, халык шагыйре Сөләйман Рөстәм,
Бөтен дөнья Тынычлык Советы президиумы
члены Назыйм Хикмәт, «Халыклар арасында
тынычлыкны ныгыту өчен» халыкара Ленин
премиясе лауреаты Әхмәт Фәиз (Пакистан),
профессор Саид Нафиси (Иран), украин язучысы
Михайло Стельмах, профессор Гусейн Али
Махфуз (Ирак), язучылардан М. Мревлишвили
(Грузия), Н. Зарьян (Әрмәнстан) Һ. б.лар чыгыш
ясадылар. М. Ф. Ахундов һәйкәле янында зур
митинг булды. Язучының музей- йорты Низами
исемендәге Тел һәм әдәбият институты
архивыннан алынган яңа экспонатлар, Ахундов
кулъязмаларының фотокопияләре хисабына
баетылды. Культура сарайларында, клубларда
һәм китапханәләрдә юбилярның иҗатына
багышлап күргәзмәләр оештырылды.
Т. Г. ШЕВЧЕНКОНЫҢ ТУУЫНА 150 ЕЛ
ТУЛУНЫ БИЛГЕЛӘП ҮТҮ КОМИТЕТЫ
Бөек украин шагыйре Тарас Григорьевич
Шевченконың тууына 1964 елның март аенда 150
ел тула. Шул уңай белән, СССР Министрлар
Советы карары нигезендә, Бөтенсоюз юбилей
комитеты төзелде. Комитет составына түбәндәге
иптәшләр кертелде: Н. С. Тихонов (председатель).
А. И. Аджубей, И. И. Анисимов, Р. В. Бабийчук,
Н. П. Бажан, П. У. Бровка, А. Т. Венцлова, К- В.
Воронков, Ю. П. Воронов, Г. И. Владыкин, Н. Г.
Егорычев, С. В. Герасимов, О. Т. Гончар, Н. М.
Грибачев, Н. К. Гудзий, В. П. Елютин, Б. В.
Иогансон, М. В. Исаковский, В. И. Касиян, М. С.
Кәрим, А. Е. Корнейчук, В. А. Косолапов, А. Н.
Кузнецов, А. П. Лупан, Г. М. Мостафин,
С. П. Павлов, Н. В. Попова, А. А. Прокофьев, И.
А. Пырьев, М. Ф. Рыльский, П. А. Сатюков, Н. Н.
Семенов, Л. Н. Соловьев, Л. С. Соболев, И. Ю.
Смуул, А. А. Сурков, А. Т. Твардовский, А. Н.
Тимо'нен, М. И. Царев, С. И. Чиковани, М. С. Ша-
гинян, А. О. Шогенцуков, Д. Д. Шостакович.
КУКРЫНИКСЛАР ӘСӘРЛӘРЕ КҮРГӘЗ-
МӘСЕ КАЗАНДА
Шушы елның октябрь аенда Казанга кү-
ренекле совет художниклары Кукрыникс- лар
(М. В. Куприянов, П. Н. Крылов, Н. А.
Сокольский) әсәрләренең күргәзмәсе килде
Михаил Васильевич Куприянов — безнең
якташыбыз. Аның яшьлеге Казаннан ерак,
булмаган Тәтеш шәһәрчегендә үткән. Биредә ул
китапханә мөдире булып эшләгән һәм шул чакта
ук рәсем сәнгате белән кызыксынган.
Кукрыникслар кырык елга якын бергә эшләп
йөзләрчә карикатуралар, плакатлар,
иллюстрацияләр һәм дусларча шаржлар иҗат
иттеләр. Күргәзмәдә әнә шуларның бер өлеше
белән танышырга мөмкин иде. Бу
художникларның әсәрләре гади сюжетлы, бай
эчтәлекле һәм эчке мәгънәгә ия булулары белән
аерылып торалар. Н. В. Гогольнең «Портрет»
повестена, А. П. Чеховның «Эт иярткән ханым»
исемле хикәясенә ясалган иллюстрацияләрендә
алар үзләрен нечкә лирик, кеше характерларын
һәм кичерешләрен оста сурәтли белүче
художниклар итеп таныттылар. Ә шулай да
Кукрыникслар иҗатында төп урынны киеренке
политик вакыйгаларны тасвирлаган сатира
жанры алып тора. Бу темага багышлап иҗат
ителгән плакатлар,, карикатуралар,
иллюстрацияләр, күп санлы шаржлар
казанлыларда аеруча зур кызыксыну уятты.
ГАЛИМ һәм ЯЗУЧЫ Г. ГОБӘЙДУЛЛИН
ИСТӘЛЕГЕНӘ
Татар халкының культура үсешендә кү-
ренекле роль уйнаган тарихчы, галим, әдәбият
белгече һәм язучы Газиз Гобәйдул- липның
тууына 75 ел тулу уңае белән, СССР Фәннәр
академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм
тарих институты Гыйльми советы октябрь аенда
махсус утырыш уздырды. Институт директоры К.
Фасеевның кереш сүзеннән соң, тарих секторы
җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты М.
Мөхәррәмов һәм филология фәннәре кандидаты
X. Хисмәтуллии үзләренең докладларында Г.
Гобәйдуллнн- ның татар халкы тарихын һәм
әдәбиятын тикшергән фәнни хезмәтләре, язучы
буларак эшчәнлеге турында сөйләделәр. Озак,
еллар буена Г. Гобәйдуллин белән бергә эшләгән
профессор Н. И. Воробьев һәм өлкән гыйльми
сотрудник Е. И. Чернышев аның турындагы
истәлекләрен уртаклаштылар.
ЯҢА КИТАП КИБЕТЛӘРЕ
Республикабызда китап белән сәүдә итү
үскәннән-үсә, яңа китап кибетләре салына. 5
октябрьда Казан шәһәренең Ленин районындагы
Декабристлар урамында яңа зур кибет ачылды. Ул
бик яхшы җиһазлаиды- рылган, анда 25 сатучы
эшли. Кибеттә яңа китаплар турында әңгәмәләр,
укучылар конференцияләре, язучылар белән
очрашулар үткәрү өчен махсус зал эшли. Кибет
10*
ачылган көнне биредә С. Баттал, М. Садри, Н.
Дәүли һәм Г. Мөхәммәтшин укучылар белән
әңгәмә үткәрделәр, автографлар язып бирделәр.
Быел Киров һәм Совет районнарында тагын өч
яңа кибет эшли башлады.
ТАТАР АРТИСТЛАРЫ ОРСК
ШӘҺӘРЕНДӘ
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле быелгы
гастрольләр вакытында Оренбург өлкәсенең Орск
шәһәрендә булды. Өч көнлек гастролендә ул
тамашачыларга зур культура хезмәте күрсәтте.
Аның концертлары машина төзүчеләр Культура
йортында һәм «Октябрь» кинотеатры бинасында
барды. Концертлар зур уңыш белән үтте, та-
машачылар ансамбле коллективына иҗат эшендә
яңа уңышларга ирешүләрен теләделәр.
ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
17 октябрьда язучылар, журналистлар,
Татарстан китап нәшрияты эшчеләре ТАССР
Госпланы председателе М. С. Соколов белән
очраштылар. Госплан председателе аларны
республикабызның үсеш перспективалары белән
таныштырды. Күптән түгел, диде ул, Татарстан
АССР Министрлар Советында илебез шәһәрләрен
проектлаш- тыру институты (Мәскәү)
тарафыннан әзерләнгән техник-экономик доклад
тикшерелде. Бу проект КПСС Программасында
күздә тотылган грандиоз бурычларга нигезләнеп
төзелгән. Аннан соң иптәш Соколов Татарстанда
продукция җитештерүнең үс- кәннәп-үсә баруы,
промышленностьның яңа районнары, Камада зур
электр станцияләре төзелү уңае белән халык
хуҗалыгындагы һәм көнкүрештәге бик күп үзгә-
решләр турында сөйләде.
26 октябрьда,. Г. Тукай исемендәге клубта
«Чаян» журналы авторлары белән берлектә
сатира-юмор кичәсе үткәрелде. Андэ язучылардан
И. Гази, Ә. Еники, М. Садри, Н. Дәүли, Б.
Камалов, А. Сәләхетдинов, «Чаян» журналы
редакторы С. Бәхтияров һ. б. лар үзләренең
юмористик һәм сатирик әсәрләрен укыдылар.
Кичәгә килүчеләр «Чаян» художниклары иҗат
иткән көлкеле рәсемнәрдән оештырылган
күргәзмәне яратып карадылар.
И. Ленин исемендәге Минскийның «Язның
укучылар-
Конференциядә механика заводы эшчесе
Шәрәфетдинов, 14-нче фабрика инженеры
Саттаров, студентлардан Камалетдинов,
Шәһпдуллин, Ситдиков? Әгерҗе районы мәгариф
бүлеге мөдире Фаррахов, укытучылардан
Мехәммәтҗанова, Исмәгыйлова, балалар
язучысы 3.
Туфайлова,
һ. б. лар по-
вестьның
яшьләрне
заман рухында тәрбияләүдәге әһәмиятен
әйттеләр, әсәрнең кимчелекләренә тукталдылар.
12 октябрьда Казандагы «Спартак» ком-
бинатының М. Горький исемендәге клубында
китап кичәсе булып үтте. Аида И. Нуруллин, Н.
Дәүли, М. Львов (Мәскәү.), М. яңа әсәрләрен
укыды- үзләренең китапларын
Язучы А. Әхмәт шәһәренең Вахитов мәктәп
укучылары язучыларның Бөек гын нинди әсәрләр
белән каршы алганлык-
лары турында сөйләде,
берничә хикәясен укыды.
Кичәдә зона газетасы
редакциясе каршында оештырылган түгәрәк
члены С. Хәйруллнн да катнашты һәм «Көмеш
акча» исемле хикәясен
укыды. Очрашуга 200
дән артык укучы килгән
иде.
19 октябрьда үзәк
китапханәдә беренче көне»
повесте буенча конференциясе
уздырылды.
В.
Г.
Садри, Б. Камал
лар, истәлек язып
бүләк иттеләр.
24 октябрьда Минзәлә
исемендәге 10 еллык
белән очрашты һәм
Октябрьның 45 еллы-