ВЛАДИМИР ИЛЬИЧ ЛЕНИН КАЗАН УНИВЕРСИТЕТЫНДА
Профессор МАНСУР АБДРАХМАНОВ
Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы
В. И. Ульянов (Ленин) исемендәге Казан дәүләт университетының фәнни эшләр буенча проректоры.
овет халкы нык һәм ышанычлы адымнар белән коммунизмга бара. Илебездә коммунизм төзү эше киң колач белән җәелгән бу көннәрдә В. И. Ленинның бөек революцион эшчәнлеге тагын да ачыграк һәм сокландыргычрак булып чагыла.
Кешелек тарихында капитализмнан социализмга текә борылыш, бөтен дөньяда азатлык хәрәкәтенең моңа кадәр күрелмәгән рәвештә көчәюе, гасырлар буе халыклар хыялында үскән һәм безнең заманда чынбарлыкта тормышка аша башлаган коммунизм җәмгыяте — болар барысы да Владимир Ильич Ленин исеме белән бәйләнгәннәр.
Быел халкыбыз Ленинның Казан университетында революцион сходкага катнашуына 75 ел тулуны билгеләп үтә. Бу турыда язганда кайбер биографик белешмәләр биреп узу белән генә дә чикләнергә мөмкин булыр иде кебек. Әмма алай эшләгәндә Владимир Ильичның революцион эшчәнлеге тиешенчә ачылмый калачак. Шунлыктан биредә беркадәр тарихка күз ташлап, кайбер гомуми мәсьәләләргә тукталып үтү бик урынлы булыр.
Иң элек безне үткән гасырның 70—80 нче елларындагы Казан губернасы һәм аның башка губерналар арасында экономик һәм культура мөнәсәбәтләрендә тоткан роле кызыксындыра. Икенчедән, революцион фикерләрне, прогрессив яшьләрне үзенә тартучы үзәк булган һәм марксистик идеяләр туу өчен җирлек хәзерләгән Казан университеты игътибарны җәлеп итә.
һәркемгә билгеле булганча, бу чор — реформадан соңгы Россиянең промышленность капитализмы юлыннан кызу темплар белән алга бара- башлаган чоры. Россиядәге бер-ике дистә ел эчендә булган үзгәрешләр башка, илләрдә гасырлар таләп итәрләр иде дигән фикерне В. И. Ленин юкка гына әйтмәгән. Россиядә капитализмның үсүе бик законлы бер хәл була. Ул шәһәрләрне һәм үзәк губерналарны гына түгел, ә авылны һәм билгеле бер дәрәҗәдә барлык губерналарны да үз эченә ала. Промышленность капитализмы үсү өчен Казан губернасында да кирәкле шартлар туган була инде. 1861 ел белән чагыштырып караганда, 90 нчы еллар башында инде фабрика-завод промышлен-носте белән бәйләнгән эшчеләр саны дүрт мәртәбә арта. Крестовни-
С
коеларның сабын заводы һәм Алафузовларныц туку фабрикасы зур капиталистик предприятиеләрдән булалар, әлбәттә. Капитализмның үсүе эксплуатациянең көчәюе белән бергә бара. Казан губернасында капиталистик эксплуатация һәм патша хөкүмәтенең изүе өстенә милли изү дә килеп кушыла.
Без әйткән чор Россиядә реакциянең иң котырган чорларыннан берсе дисәк тә ялгышмабыз. Чөнки 1881 иче еллардагы вакыйгалардан соң игълан итёлгән дәүләт тәртибен һәм жәмәгать тынычлыгын саклау чаралары турындагы положение буенча Россиядә патша хөкүмәте иң -ямьсез изү юлына баса. Экономик һәм политик атмосфера илдә революцион ситуация тудыра.
Шушы шартларда законлы рәвештә яңа революцион теорияләр эзләү* көчәя. Россия эшчеләренең революцион хәрәкәте марксизм фәнни теориясе белән якынайганнан якыная бара.
Бик табигый: Россиядә күтәрелеп килүче хәрәкәткә җитәкчелек итү өчен башка илләрнең тәҗрибәләрен өйрәнү, тирән теоретик белем һәм бай революцион тәҗрибә туплау сорала. Студентларның революцион рухта тәрбияләнгәннәре ачыктан-ачык политик көрәш юлына басалар. Ул чорда эшчеләр хәрәкәте ил күләмендә киң колач алмаган булса да, эшчеләр сыйныфы Россиядә «эшчеләр мәсьәләсе»иең көн тәртибенә куелуын ачык күрсәтеп өлгергән була инде. Крестьяннар массасы исә өлешчә генә революцион көрәшкә кушыла башлый. Россиядә бервакытта да тукталып тормаган крестьян хәрәкәте беркадәр соңрак — эшчеләр хәрәкәте киң җәелә башлагач һәм эшче сыйныфының политик партиясе барлыкка килгәч кенә — җитди революцион көчкә әверелә.
Россия тормышында булган бу үзенчәлек иҗтимагый хәрәкәттә революцион студент яшьләрнең ролен аерым бер урынга куя. Көннән- көн көчәя барган студентлар хәрәкәте революцион-демократик хәрәкәтнең бер хәбәрчесе була дияргә мөмкин. Җитмешенче, бигрәк тә сиксәненче елларда студентлар хәрәкәте үзенә хас барлык формалар , белән хөкүмәткә каршы хәрәкәт булып үсә. Бу хәрәкәтнең башында Петербург, Мәскәү, Казан, Киев һәм Одесса шикелле университет шәһәрләре торалар.
Шундый шартларда студентларның алдынгы өлеше белән якын бәйләнештә булган семьяларда" нинди тормыш һәм нинди кичерешләр хөкем сөрүен күз алдына китерүе кыен түгел. Андый семьяларда Белинский, Чернышевский, Добролюбов исемнәрен изге бер исемнәр итеп телгә алалар. Алар яшь буынны халык эше өчен көрәшкә бирелгәнлек -рухында тәрбиялиләр.
һаман киңрәк колач ала барган эшчеләр революцион хәрәкәтенең -үсеп килгән студентлар хәрәкәте белән очрашуы Россия җәмәгатьчелегенең теоретик яктан беркадәр хәзерләнгән һәм алдынгы өлеше булган студент яшьләр алдына гаять зур тарихи бурыч — Россиянең киләчәген, аның прогрессив үсүен тәэмин итү өчен марксизм тәгълиматын өйрәнү һәм аны тирәнтеи үзләштерү, марксизмны киң пропагандалау һәм бу тәгълиматны эшчеләрнең революцион хәрәкәте белән тыгыз бәйләү бурычын куя.
Бу вакытта эшчеләрнең революцион хәрәкәте үзенең үсеш юлын теоретик яктыртуны таләп итә. Шул ук вакытта Россиянең революцион яшьләре, социализмның фән булып әверелүен аңлап, аңа ихтирам белән карый башлыйлар, аны өйрәнергә һәм пропагандаларга керешәләр.
Сиксәненче еллар — политик түгәрәкләрнең эше киңәюе еллары. Бу турыда В. И. Ленин болай ди: «Социалистик эшчеләр партиясе түгәрәкләрдән башка юл белән үсә алмады. Түгәрәкләр, ягъни бик аз сандагы кешеләрнең тыгыз булып үз эченә бикләнеп, һәрвакытта да дияр-
5
лек шәхси дуслыкка нигезләнеп бергә тупланулары Россиядә социализмның һәм эшчеләр хәрәкәтенең үсеше өчен кирәкле этап иде *».
Петербург, Мәскәү, Сембер, Саратов, Ярославль, Рига, Минск, Одесса, Житомир, Кременчуг, Казан шәһәрләрендә сиксәненче еллар- -\а баРлыкка килгән студентлар түгәрәкләре арасында Казанда Н. Е. Федосеев оештырган түгәрәк аерым урын алып тора. Бу, әлбәттә, очраклы түгел.
Алда әйткәнебезчә, Казан губернасында ул елларда промышленность капитализмы кызу темплар белән үсә. Казан губернасында интенсив рәвештә крестьяннарның катлаулану процессы бара. Алдынгы революцион интеллигенция эшче һәм крестьяннар тормышының гаять авыр хәлдә булуының сәбәпләрен өйрәнә, капиталистик коллыктан чыгу юлларын эзли.
Казан шәһәре—Россиядә университетлы зур шәһәрләрнең берсе була. Монда Идел буеннан, Үзәк Россиядән, Себердән һәм башка урыннардан укырга киләләр. Укучылар арасында вак дворян һәм вак чиндагы хезмәткәрләр балалары, шулай ук политик сәбәпләр буенча үзәк университетлардан куылган студентлар да була. Казан университеты яшьләр арасында ирекле һәм прогрессив идеяләр таратучы үзәк була, дип юкка гына әйтелми.
Шуның өстенә Казанның Себер белән Россиянең Европа өлеше арасында политик каторжаннарны күчерү пункты булганлыгын да онытырга ярамый. Себергә озатылучылар да һәм Себердән кайтучы политик тоткыннар да Казан аша узганнар.
Губерна жандарм идарәсе ‘мәгълүматларына караганда, сиксәненче елларда Казанда «Капитал»ның 1 нче томы, «Коммунистлар партиясе манифесты», «Социализмның утопиядән фәнгә үсүе» шикелле әсәрләр таралган була.
Шулай итеп, ул вакытта Казанда марксистик юнәлештәге түгәрәкнең барлыкка килүенә ныклы җирлек булган.
Н. Е. Федосеев гимназиядә укыган чагында ук марксистик әдәбият белән таныша башлый.
Федосеев түгәрәге берничә түгәрәкләрдән торганга аны күп кенә вакытта «Федосеев түгәрәкләре» дип йөртәләр. Ул түгәрәкләргә университет, ветеринария институты студентлары, фельдшерлар мәктәбе, духовная академия, реальное училище, ирләр һәм хатын-кызлар гимназияләре укучыларының алдынгы өлеше туплана.
•Үзәк түгәрәктә Маркс, Энгельс һәм беренче рус марксистларының төп әсәрләре өйрәнелә. Ул түгәрәк үзенең кайбер уңай яклары белән хәтта Россиянең кайбер үзәк шәһәрләрендәге марксистик түгәрәкләрдән дә аерылып тора.
Түгәрәктә политик экономия һәм тарих темалары — төп теоретик темалар, ә Россиядәге эшчеләр сыйныфы һәм крестьяннарның хәле — практик .мәсьәләләр булып өйрәнелә.
1887 елда, яшь Владимир Ульянов укырга килгән вакытта, патша Россиясенең экономик үзәкләреннән берсе булган шәһәрдә — Казанда хәл әнә шундый була. Шагыйрь Г. Тукай сүзләре белән әйткәндә, ул дәртле дә, моңлы да, әдип тә, анда хикмәт тә, белем һәм культура нурлары да була.
Югарыда әйтелгәннәр «Владимир Ильич ни өчен Казанга килгән»? дигән сорауга шактый ачык жавап бирә булса кирәк.
Шуны да онытмаска кирәк, абыйсы Александрны патша хөкүмәте җәзалап үтергәннән соң, «Юк, без андый юл белән бармабыз, андый юл белән барырга ярамый» дип әйтә алган яшь Ульянов Казанны яхшы белә. Аңа Казандагы студентларның революцион хәрәкәте, ул
1 В. И. Ленин, Әсәрләр, т. 13, 94 бит. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1958 ел.
6
хәрәкәтнең эшчеләр чыгышлары белән бәйләнешкә керә башлавы билгеле була.
Владимир Ульяновның нәкъ менә юридик факультетны саплап алуын да шулай ук очраклы хәл дип булмый. Бу хакта үзенең туганнары һәм якыннарына Ленин болай дип яза: «Хәзер шундый вакыт. Хокук фәннәрен һәм политэкономияне өйрәнергә .кирәк. Башка заманда, бәлки мин башка фәннәрне сайлаган булыр идем» 1.
’Студентлар тормышында университет күләмендәге советка берләшкән (землячество) якташлык оешмалары да зур роль уйныйлар. Бу оешмаларда революцион идеяләрнең формалашуында һәм үсүендә ярдәм иткән учак буларак яшерен революцион түгәрәкләр төзелә. 1861 нче ел вакыйгалары, В. И. Ленинның агасы белән бергә җәзалап үтерелгән университет студенты Осипанов һәм Каракозов. 1871 елгы «Лесгафт тарихы» һәм башка шундый вакыйгалар ул елларда хәтердә нык сакланалар. Патша хөкүмәтенең мәгариф министры М. Д. Деля- нов «Казан студентларында әле дә Пугачев каны уйный» дип юкка гына әйтмәгән.
Бу революцион традицияләрнең икенче ягын искә төшерү дә әһәмиятле. Казан студентлары түгәрәкләре марксистик юнәлештә булулары белән аерылып торалар. Шунлыктан Казанда народниклар идеяләре 80 нче елларның икенче яртысында инде зәгыйфьләнә башлый.
Казанның укучы яшьләре, бигрәк тә университет студентлары, патша хөкүмәтенең һәм аның министрларының һәрбер реакцион адымын җавапсыз калдырмыйлар.^ Алар һәрбер башбаштаклыкка һәм изүгә, көчләүгә һәм явызлык чагыла торган башка һәртөрле күренешләргә революцион социал-демократлар күзлегеннән карый башлыйлар. Бу студентларның көннән-көн үсә барган революцион хәрәкәтләрендә бик ачык.чагыла.
Студентларның ул чыгышлары тышкы яктан алганда университеттагы теге яки бу кимсетүләргә, эзәрлекләүләргә каршы чыгышлар булып күренсәләр дә, нигездә патша хөкүмәтенең реакцион политикасына каршы юнәлтеләләр. /Моны ачыклау өчен беренче карашта бик кечкенә генә булып күренгән бер-ике вакыйгага тукталып үтик.
1887 елның 5 ноябренда Казан университеты студентлары университет төзелүгә багышлап ел саен үткәрелә торган традицион тантанага байкот ясыйлар. Алар төрле урыннарда җыелып, революцион речьләр сөйлиләр һәм төркем-төркем булып шәһәр урамнары буйлап узалар. Билгеле булганча, шул ук елның шул ук аенда Мәскәү, Киев, Харьков һәм башка шәһәрләр студентлары да революцион чыгышлар оештыралар. Мәскәү университеты студентлары чыгышын патша хөкүмәте бик рәхимсез чаралар кулланып бастыра. Бу хәбәр болай да дулкынланган Казан студентларына янган утка өргән җил кебек тәэсир ясый. Казан студентлары да чыгыш ясарга кирәк дигән фикергә киләләр.
Шул ук көннәрдә Мәскәү студентлары вәкилләре Казанга килеп тә җитәләр, ә 1 декабрь көнне Казан университеты һәм ветеринария .институты студентлары вәкилләренең яшерен киңәшмәсе үткәрелә. Бу киңәшмәдә семберлеләрдән Владимир Ильич Ульянов та катнаша. Киңәшмә студентлар сходкасы үткәрүгә хәзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләрен карый. Шушы ук киңәшмәдә «петиция» һәм «прокламацияләрнең текстлары раслана. Сходка көне итеп дүртенче (16) декабрь билгеләнә.
Владимир Ильич бу киңәшмәнең карарын тормышка ашыруга бик актив катнаша. Бу турыда 'инспектор Потапов үзенең донесение- сендә ачык әйтә: «Әле сходкага кадәр бер-ике Көн элек Владимир Ильич Ульянов ниндидер яхшы булмаган нәрсәгә хәзерләнү турында
1 Веретенина Н. истәлекләре «Комсомолец Татарии» газетасы 16. 01. 1946 г.
7
/иик тудырган 'иде. Вакытын тәмәке тарту бүлмәсендә сөйләшеп уздырды, өенә китте, аннан яңадай килде, башкаларның соравы буенча нәрсәдер алып -килде, әллә ниләр турында пышылдап сөйләште» 1, — ди ул.
Шуны әйтергә кирәк, урындагы властьлар студентларның чыгыш ясаячакларын алдан белеп торалар. Ләкин шикле студентларның исемлеген төзүләр дә, аерым аудиторияләрне ябулар да, шәһәрдә уздырылган тентү һәм кулга алулар да — берсе дә студентлар сходкасына хәзерлекне туктата алмый.
Ва-кыйгалар билгеләнгән план буенча җәелеп -китәләр. Университетның ректоры профессор Кремлев дүртенче (16) декабрьдә сәгать 12 дә «Рим хокукы» буенча лекция укырга тиеш була. Нәкъ шул ва- ,кытта шактый нык дулкынланган студентларның «Сходкага, иптәшләр, сходкага!» дигән бердәм тавышлары яңгырый һәм 150—200 ләп студент университетның Актлар залына омтыла. Беренче сафта тәэсирләнгән Владимир Ильич бара.
Актлар залы ишекләре бикле була. Студентлар, залга икенче яктан (хәзер Ленин бүлмәсе урнашкан яктан) керергә уйлап, шунда чабалар. Ләкин мондагы ишек тә бикле булып чыга. Студентлар ишекне ватып, Актлар залына үтәләр. Ул арада ветеринария институты студентлары да килеп җитә.
Инспектор Потаповның янавына карамастан, студентлар аны хурлыклы рәвештә залдан куып чыгаралар.
Актлар залы студентлар кулына күчә.
Тиз арада сходка комитеты сайлана һәм сөйләүләр башлана. Владимир Ульянов ялкынлы речь белән чыга. Сходкага катнашучыларның сөйләүләренә караганда, ул патша хөкүмәте изүләре, патша судының гадел булмавы, университетларда урнашкан режимга каршы каты протест белдерергә кирәклек һәм башкалар турында сөйли2 3.
Сходкага ректор профессор -Кремлев чакырыла. Ректор һәм аның белән килгән ‘медицина факультеты деканы профессор Щербаков студентларны үгетләргә керешәләр, сходканы туктатырга, куйган таләпләрдәй баш тартырга һәм бары тик уку белән генә шөгыльләнергә өндиләр.
Шул ук вакытта студентларның яраткан профессорларының берсе Преображенский килеп керә. Аны көчле кул чабулар белән каршы алалар.
Сходкада студентлар төзегән петициянең эчтәлегендә мондый пункт- * лар бар:
Университетларда реформалар үткәрү, югары уку йортларына керүне тоткарлауларны (мәсәлән, югары түләү хакы, форма һәм башка)1 бетерү, шулай ук Мәскәү студентларына карата ерткычларча көч кулланучы һәм хәтта аларны үтерүдә гаепле булган кешеләргә жәза бирү һәм башкалар.
Соңыннан сходкада «Казанның барлык студентларына!» мөрәҗәгать кабул ителә. Мөрәҗәгатьтә 1884 елгы университет уставы кискен тәнкыйтьләнә, Мәскәү студентларына карата көч куллану барлык рус интеллигенциясен хурлыклы мәсхәрәләү дип бәяләнә.
Сходка дүрт сәгать дәвам итә. Көндезге сәгать 4 ләр тирәсендә университетның ректоры килә һәм уку-укыту округы попечителе Mac- ленниковиың һич кичекми Актлар залын бушатуны таләп иткән, каршылык күрсәтелгән тәкъдирдә полиция яки гаскәр чакырту турындагы боерыгын укый.
Моңа каршы студентлар Актлар залыннан чыкканда полиция дә,
2 «Красный Архив» журналы, 62 бит. 55—59, 1934 ел.
3 Казандагы В. И. Ленин торган өй-музее архивы. Алексеев истәлекләре.
8
инспекция дә булмавын таләп итәләр. Югарьпначальство чигенергә һәм студентларның таләпләрен үтәргә мәҗбүр була.
Сходканы туздыруга һәм петицияләрен кабул итмәүгә каршы протест белдереп 99 студент Актлар залыннан чыкканда өстәлгә үзләренең университетка керү билетларын ыргыталар. Алар арасында Владимир Ильич беренче булып билетын ыргыта.
Өйгә кайтканнан соң Владимир Ильич ректор исеменә шушы гаризаны яза:
«Университет тормышының хәзерге шартларында университетта белем алуымны дәвам иттерү мөмкин түгел дип санап, мине императорский Казан университеты студентлары исемлегеннән сызып ташлау турында тиешле боерык бирүегезне сез галиҗанәпләрдән түбәнчелек белән үтенәм.
Юридик факультетның 1 нче семестр студенты Владимир Ульянов. Казан, 5 декабрь, 1887 ел» \
Ә вакыйгалар җәелгәннән җәелә бара. 4 декабрьдән 5 декабрьгә каршы төнне полиция 100 дән артык студентны кулга ала, алар арасында Владимир Ильич та була. 39 студент белән бергә Владимир Ильич та университеттан чыгарыла. Соңыннан сходкага катнашкан студентларның исемлеге төзелә. Исемлектә 153 фамилия төрле билгеләр белән тамгаланган була. Сходкага катнашучыларның активлыгына карап, һәр фамилия каршына бер яки ике, яисә өч тәре билгесе куела. Владимир Ульянов фамилиясе турысында өч тәре билгесе тора.
Бу билгеләр урынлы куелганнар дип әйтер идем. Чөнки яшь Ульянов сходка көннәрендә үзенең оештыручанлык сәләтен, гаҗәеп ихтыяр көчен, курыкмаучанлыгын, идея ягыннан ныклыгын, хәрәкәтнең дөреслегенә ышанганлыгын, политик яктан нык формалашуын ачык күрсәтә.
Владимир Ильич кулга алынганнан соң аны полиция участогына озата баручы пристав, Ленинның яшь икәненә игътибар итеп:
— Нәрсәгә сез, яшь егет, бунт күтәрәсез? Сезнең алда стена ич,— ди.
— Стена, ләкин черегән стена, төртсәң, аварга тора, — дип җавап бирә Ленин.
Казан төрмәсендә утырган вакытта студентлар шат күңел белән үзләренең киләчәкләре турында уйлыйлар, революцион җырлар җырлыйлар, төрле вакыйгалар турында сөйләшәләр. Яшь Ленин берникадәр борчылган була, студентларның күңел ачу чараларына катнашмый, читтәрәк тора. Шулвакыт кемнеңдер башына иптәшләр арасында '«Төрмәдән чыгарылгач, яки берәр җиргә озатылгач, нәрсә эшләргә уйлыйсың?» дигән анкета тутыру фикере килә.
Күпчелек тоткыннар -мондый сорауга хәзерләнмәгән булалар, шунлыктан уйлап, акыллы, нигезле җавап бирә алмыйлар. Чират Владимир Ильичка җитә.
— Ә син, Ульянов, нәрсә эшләмәкче буласың? — дип сорыйлар.
Ул, тирән уйларыннан айнып киткән кешедәй, бераз көлемсери һәм-:
— Минем алдымда бер генә юл, бары тик революцион көрәш юлы гына, — дип җавап бирә.
Бу сүзләрне яшь Ленинның чын күңелдән халкына биргән анты дияргә кирәк.
Казан студентларының чыгышлары җәмәгатьчелекне бик дулкынландыра, патша чиновникларын куркуга сала. Сходкалар дәвам итә, университет һәм попечитель квартирасы солдатлар тарафыннан саклана. Дәресләр ике айга туктатыла. Университеттан чыгарылган барлык студентлар Казаннан озатылалар. Революцион хәрәкәткә катна-
J К- П. Рождественским, «В. И. Ленин Казан университетында» (рус телендә).
файдалан^ озатуны студентлар демонстрация оештыру өчен
«Ике көн буена Воскресенский (хәзерге Ленин урамы.—М. А.) урамына студентлар хуҗа булды. Бина янына 200—300 әр кешедән торган төркем-төркем җыелып килүче студентларны кул чабулар һәм «Ура» тавышлары белән каршы алдылар һәм озатып калдылар» 1 дип яза Казан университеты профессоры Левашев үзенең Томскидагы дусты профессоры Флоринскийга.
Казан студентларының 1887 елның 4 декабрендәге чыгышы патша хөкүмәтенә наршы юнәлтелгән зур әһәмиятле политик бер вакыйга ул.
В. И. Ленинны' Казан губернасының Кокушкино авылына сөргенгә озаталар. Кокушкино авылында яшәгән дәвере Владимир Ильичның марксизм юлыннан үсүендә мөһим бер этап булып тора.
Владимир Ильичның иҗтимагый-политик карашларының формалашуы эшчәилекләреи народниклык идеяләре чәчәк аткан чорда башлаган башка беренче рус марксистларына караганда үзгәрәк шартларда үтә.
Тормыш народниклыкны кире каккан вакытларда революцион эшчәнлек мәйданына чыккан В. И. Ленин һәм Н. Е. Федосеев — рус марксистларының яңа буынының вәкилләре алар.
В. И. Ленин, сөргеннән Казанга кайтканнан соң, землячество союзы һәм иптәшләре белән элемтәсен яңарта, марксизмны өйрәнүче революционерлар белән яңа бәйләнешләргә керә, ул революцион көрәш юлына ныклап басарга хәзерләнә.
Бу чорда Владимир Ильич беренче рус марксисты Г. В. Плехановның әсәрләре белән таныша. Яшь Ленинда Плехановның «Безнең фикер аермалыклары» дигән әсәре аеруча көчле тәэсир итә. Ленин Плехановны ярата, үзе әйтмешли, аңарга «гашыйк була». «Беркайчан да, үз гомеремдә беркайчан да, — ди соңрак В. И. Ленин, — беркемгә дә шулкадәр чын күңелдән хөрмәт һәм ихтирам белән караганым юк иде» 4 5 6.
Казанда Ленинның революцион эшчәнлеге башланып китү белән бәйләнгән марксистик оешма озак яши алмый. Ләкин ул оешманың тарихи әһәмиятенә тиешенчә бәя бирмәү ялгыш булыр иде. Россиядәге марксистик оешмаларның беренчеләреннәи булган бу оешма рус марксистик фикере тууда тирән эз калдырды.
Владимир Ильич түгәрәкләр эше беләнчгенә чикләнми. Ул башка шәһәрләрдәге түгәрәкләр белән элемтә урнаштыруга да зур әһәмият бирә, народниклык идеяләрен кискен тәнкыйть итә һәм Ленинга гына хас булган соклангыч бер дәрт белән марксизм идеяләрен пропагандалый. Владимир Ильич фәнни социализмны эшчеләр хәрәкәте белән бәйләүдә беренче адымнарын ясый.
Фәнни социализмны эшчеләр хәрәкәте белән бәйләү идеясе, түгәрәкчелек йомыклыгын җиңеп, бердәм политик партия төзү идеясе Ленинда Казанда яшәгән чорында ук туган дисәк һич ялгышмабыз.
Марксистларның Казан группасы Идел буе һәм Россиянең үзәк районнарындагы башка кайбер шәһәрләрдә беренче марксистик оешмаларның башлангычы булды.
Шуның өчен без В. И. Ленинның Казан университеты студентларының революцион хәрәкәтенә катнашуына 75 ел тулуны аерым билгеләп үтәбез. Гомумән, Казан шәһәре җәмәгатьчелеге һәм бөтен Татарстан халкы һич онытылмас Лениныбыз тормышының Казан чорына зур ихтирам белән карый һәм, Ленин образы белән рухланып, ул күрсәткән юлдан алга, яңа җиңүләргә атлый.
4 ТАССР Дәүләт музее, С. М. Флоринский архивы, С. Левашев хаты. 5 В. И. Ленин, Әсәрләр, т. 4, 342 бит. Татарстан китап нәшрияты, Казан,.
1955 ел.