УДМУРТ ФОЛЬКЛОРЫН БЕРЕНЧЕ ҖЫЮЧЫ — ТАТАР УКЫМЫШЛЫСЫ
Удмурт тегермәннән кайтканда да
җырлый. Җырлау өчен матур кием кирәк
түгел, күңелендә дәрт булу җитә,—диләр
удмуртлар.
Әйе, һәрбер халык кебек, удмуртлар да
элек-электән үк җыр һәм көй чыгарырга
һәвәс булганнар. Аларның ерак
заманнардан килүче, яраткан җырлары һәм
көйләре бик күп. Бу халык та җырда үзенең
өметләрен, хыялларын, элеккеге тор-
мышның авырлыгын гәүдәләндергән,
дусларына мәхәббәтен, дошманнарына
нәфрәтен белдергән.
1790 елны Себергә сөрелгәндә А. Н.
Радищев Удмуртия аркылы үткән. Шул
вакытта удмуртларның җыр һәм көй иҗат
итәргә оста булуларына игътибар иткән.
Радищевның күзәтүләре соңрак фәнни
нигездә исбатланды.
Милләте буенча татар Борис Гаврилович
Гаврилов, халык авыз иҗаты әсәрләрен
өйрәнү, туплау өчен, Казан миссионерлар
җәмгыяте тарафыннан, махсус рәвештә,
удмуртлар яшәгән районнарга җибәрелә. Б.
Г. Гаврилов, халыкның үз арасында яшәп,
зур күзәтү эшләре алып барган,
удмуртларның тормыш-көнкүрешләрен,
гореф-гадәтләрен өйрәнгән. 1880 елда
басылып чыккан «Казан һәм Вятка
губерналарында яшәүче удмуртларның
халык авыз иҗаты әсәрләре һәм гореф-
гадәтләре» («Произведения народной сло-
весности, обряды и поверья вотяков
Казанской и Вятской губерний») дигән
китап — Б. Г. Гавриловны!! шул
хезмәтләренең нәтиҗәсе. Бу китапка 21
сюжетлы, 216 дүртәр юллы җыр, 172
табышмак, 14 әкият, 5 легенда
урнаштырылган.
Гавриловна кадәр удмурт фольклорын, шулай
бай итеп туплап, «. бастырып чыгаручы булмаган.
Моннан 82 ел элек дөньяга чыккан бу китап —
удмурт халык авыз иҗаты буенча беренче зур
фәнни хезмәт. Китапка тупланган бай материал
башка халыклар кебек үк, удмурт халкының да
һәрьяклап үсәргә сәләтле икәнлеген исбатлый.
Россиянең алдынгы фикерле укымышлылары
һәм прогрессив матбугат Гаврилов хезмәтенә зур
бәя биргәннәр. Гаврилов китабы белән чит ил
галимнәре кызыксынганнар. Бу китап 1882 елда
Штут- гардта һәм Гельсингфорста немец телендә,
1888 елда Будапештта, доктор Бернард Мункачи
редакциясендә, венгр телендә басылып чыккан.
1887 елда Санкт-Петербургта коми телендә
басылып чыккан «Зырян крае һәм зырян теле»
исемле хезмәттә дә (авторы Г. Лыткин- ский)
Гаврилов китабындагы табышмаклар мисал
рәвешендә файдаланылганнар.
Гавриловны!! бу хезмәте соңгы тапкыр 1952
елда Хельсинкида басылып чыккан.
Гаврилов җыйнап калдырган уд- j>
мурт халык авыз иҗаты әсәрләре |
Удмуртиядә чыгарылган күп кенә җыентыкларга
кертелде һәм кертеләләр. Бүген алар фәнни
әдәбиятта киң кулланыш табалар. Гаврилов
китабы — революциягә кадәрге удмурт
культурасының кыйммәтле мирасы.
ПЕТР ПОЗДЕЕВ, Удмурт
фәнни-тикшеренү
институтының гыйльми <
эшчесе.