Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУГАНДАШ ӘДӘБИЯТЛАР

ЭДУ АР ДАС МЕЖЕЛАЙТ ЕС Ленин премиясе лауреаты
КЕШЕ
^якларым терәп җир шарына, Кояш шарын тотам кулымда. Торам ике шарның арасында, Кояш һәм җир шары уртасында. Минең катламнары шундый тирән, Руда катламнары шикелле. Мин алардан, күмер чапкан кебек, Руда эретеп тимер тапкан кебек, Табып чыгарам — диңгезләрне гизеп, йөзеп йөри торган корабларны, Коры җирне урап сарылган Поездларны табып чыгарам. Очар кошның иң югары төре Булган самолетларны мин, Яшеннәрдән үсеп галәмнәргә эзен Сызган ракеталарны мин Табып чыгарам мием катламнарыннан. Мин боларның барысын җир шарыдай Түп-түгәрәк башымнан табып Чыгарам. Баш минем — кояш шары, Ул яктылык сибә һәм бәхет Сибә тирә-якка, җанландыра Җирдәге бар нәрсәне, һәм җирне Ул халыклар белән тутыра. Миннән башка җир ни? Бераз яньчек, Җыерчыклы, ' Җансыз бер шар ул, Чиксез киңлекләрдә адашкан ул, Айда — көзгедәге шикелле Күрә үзенең җайсызлыгын, Үле ямьсезлеген...
...Җир яраткан мине, ә мин җирне Үзем өр-яңадан яраттым — Яңа итеп, шундый гүзәл итеп, Беркайчан да мондый булмаган ул!
84
Аякларым терәп җир шарына, Кояш шарын тотам кулымда. • Мин кояш белән җир арасында Күпер кебек, Кояш минем аша Җиргә төшә, Ә җир кояшка менә. Аллы-гөлле матур карусельдәй Әйләнәләр минем тирәмдә Барлык иҗат иткән әйберләре, Әсәрләре минем кулларымның: Әйләнәләр тирәмдә шәһәрләр, Гигант өйләр, Асфальт мәйданнар, Машина һәм кеше кайнап торган Күперләр, Самолетлар — минем тирәмдә, Тракторлар, станоклар, Ракеталар Әйләнәләр минем тирәмдә.
Ә мин торам: Матур, көчле һәм акыллы, Киң күкрәкле, тимер мускуллы. Җирдән кояшкача җитә буем, Кояш көлүен Җиргә сибәм мин. Көнчыгышка сибәм, көнбатышка, Көньяк, төньякка.
Шулай басып торам: Мин — кеше, Мин — коммунист.
КУЛЛАР
Менә ике эшчән кулым, азат кулым, азат кулларым!
Л*үргәнегез бармы сезнең давылларда агач ничек һаваларга күтәрелә? Җилгә каршы тотып яшел күкрәген ул, ботаклары белән күкләргә үрелә.
Тәрәзә эчә яңгыр суын,
явым сулар ага
кәкре-бөкре, каты ботаклардан, гүя калын кан тамырлы каты куллар буйлап хезмәт тире ага.
Тупасланган, ярылып беткән бу ботаклар, куллар кебек. Бертуктаусыз буыннары сызланалар. Ләкин агач шуны белә — файда китереп, эшләп торган чакта гына — тормыш аңар.
85
...Күргәнегез бармы сезнең шул агачны? Мин күтәрәм ботак кебек каты, авыр кулларымны. Шушы азат эшчән кулларым исеменнән бар авырлыкны җиңәргә риза булып үтәмен мин көрәш, хезмәт юлларымны. Аларга -бит ирек, 4
ирек — иң кыйммәтле, сөрү, чәчү, игү, уру өчен ирек. Азат халык иркен иккән ипи телемен уч төбендә тотып тору өчен ирек. Әйдә, кошлар кунсын минем кулларыма, ышык эзләп эсседә я боз яуганда. Куллар үрелә таңгы кояш нурларына. Әйдә, сандугачлар сайрашсыннар анда.
А, кулларым!
Таудагы таш бөртеге сез, иксез-чиксез океандагы тамчыдай сез, алсу таңның алтын нурлы керфеге сез. Дөньядагы һәрнәрсәдә бар сезнең эз.
Бу дөньяда мин чапмаган болыннар юк, мин йөк ташымаган шәһәр һәм портлар юк, бакыр, чуен, корыч яки тимер чүкеп, мин берәр эш эшләмәгән заводлар юк.
Минем каты куллар ярый һәрнәрсәгә, безнең һәрбер хак эшебезгә ярый алар — көрәшләрдә ал байраклар күтәрергә, ут астында калган чакта яралылар, аларны да коткарырга, ипи изәргә, бакча ясап чәчәкләргә су сибәргә, төз атарга, нык төзергә — йорт салырга, нәни кошны читлегеннән коткарырга. Куллар кирәк миңа тагын бик шуңарга: тузган чәчле малайның башын сыйпарга.
Яңагымнан яшемне сөртеп алырга. Бу дөньяда эш күп минем кулларыма. Алар кирәк — дошманнарның
күтәрелгән канлы кулын
тотып калыр өчен
кирәк, Дус, иптәшнең тугъры кулын йөрәгемнән,
чын күңелемнән
•кысып алыр өчен кирәк.
Алтын өчен бик шәп түгел безнең заман, аның хакы төшә, аның эше яман, тик күрәмсең, тирә-якка яхшы кара, Алтын куллар хакы һаман арта бара, Койган кебек мәһабәт һәм авыр куллар, һәркайда да бик нык кирәк хәзер алар. Андый куллар миндә икәү, мин аларны завод, кырлар, урманнар һәм бакчаларны бизәр өчен туган илгә бирергә әзер, (йөз булса да кулым ләкин моңа әздер!)