Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ СЫНАВЫ АША


(Яшьләр прозасы турында)
онгы елларда күп милләтле совет әдәбиятына байтак кына яшь көчләр килде. Алар хәзерге тормышны. замандаш- т. зр ыбыз?:ын у 3 л а; ыи. хыяллар ын һә^к эсиләрен сурәтләсә® әсәрләр өстендә эшлиләр. Яшьләрне:-: саф 7'-7 өметле тавышлары е-тд2?>ыл ныгый- кичәя. Менә шушгы яна г>әм --1 т.тыыты Т7 л е л еш бъ зте тз г әдәбкягында да ачын к\фею. По- за иябезгә. мәсәл ж. Галиев,
Әддбгчтнын тө~ ленз згнәлешен :\лгы~; гә үвәк урын альш таручы д ;: ззгз зетым тугпалырга кирәк Анзгдз әдәггштна бер-бер артлы Еилгән яшзь язучыларның берничә грутшзпын күрертч мөмкин. Р. Төх- рәлгллин.. Г. Ахунов. Н. Фәттах һ. б. хшь . әчләрнен беренче эшелонын тәшкил итсәләр, 50 нче еллар уртасында А. Гыйлажсв- Г. Мөхәм- кәтшин. Б. Камал-ов, М. Шәрифул- лин, Ш. Бикчурин, Э. Касыймов һәм башкалардан торган зур бер төркем килде. Ә менә хәзер тагын яна бер группа яшьләр ижат юлына аяк баса. Аларның кайберләре- нен беренче хикәяләре «Кояш безгә елмая» исемлежыентыкка тупланып чыгарылды инде. Яшь прозаиклар инде берничә роман, повестьлар һәм дистәләгән хикәяләр бирделәр. 1. ЯНА ГЕРОЯ КЕМ УЛ?
Шәхес культы и кискен фаш игү, яшәүнең ленинчыл нормаларын торгын газланды
рыш. жанлаидырып жибәрде. Бу хәл. әдәбият һәм сә:-_ать-ә газып унай йогынты ясады. /Аатегналь байлыкларны ту'дыручы хезмә”* леяләренә игътибар жечәбде. Зачандашлары- сызнын көндәле:-: т:риышьд рухи дөньясы кызыкгыну артты.
Бүгенге яшь авт:рлз:ы:ыз күпчелек әсәрләрдә яшьтәшләрен тасвирларга омтыла лар. Ә безнең искиткеч кин тормышыбызны сәнгать әсәрләрендә сурәтләү ул бик күп көч, белем һәм осталык сорый, һәм без бүген яшь ^цвтләребезнең шундый зур эшкә чынлап алынуларын, инде билгече күләмдә уңыш та казана башлауларын күрәбез. Конкрет мисалларга тукталыйк.
«йолдызым» повесте — Р. Төх- фәтуллинның зур күләмле беренче әсәре. Авторның авыл темасын, заман таләбеннән чыгып, тулы итеп ачарга омтылуы куанычлы хәл. Бу әсәрдәге вакыйгалар сугыш елларыннан алып егерменче съезддан соңгы тарихи көннәргә кадәрге зур бер чорны ала. Повестьта әнә шушы вакыт эчендә кешеләр язмышы, беренче чиратта, колхоз кызы Гөлзифа язмышы сурәтләнә. Язучының бөтен игътибары аның үсү һәм чыныгу' юлын күрсәтүгә юнәлгән. Биредә күн кенә яшь язучыларның әсәрләренә хас булган бер сыйфат—
С
ГӘ1 IKblPfTb
101
коллектив язмышын түгел, ә аның вәкиле булган аерым кеше язмышын, яшь замандашыбызның зур тормышка аяк 'басуын күрсәтергә омтылу күзгә ташлана. (Бу хәлне Б. Камаловның «Үр менгәндә», М. Шәриф ул л и н н ы ң « Е л л а р ү т к әч » повестьларында, Г. Мөхәммәтишы хикәяләрендә һ. б. күрергә мөмкин.) Гөлзифа повестьта үзәк урынны алып тора, ә башка персонажлар авторны беренеч чиратта төп геройга нинди дә булса бәйләнешләре булу белән кызыксындыралар. Эш шунда, мондый очракта без нәрсә турында гына сөйләмик — сүз әсәрнең темасы, идеясе яки аларны ачу чаралары турында барамы, авторның әдәби осталыгы, җитди үзенчәлекләре һ. б. турында барамы, барыбер — аларның барсының да нигезендә һәрвакыт үзәк образ тора. Әгәр шул үзәк образны сурәт-ләү үзенчәлекләре, шул күренешләр- ма да ачылды, идея дә анык, кыскасы, әсәр — нигездә уңышлы, дигән сүз. Үзәк герой образында, аның характерында, уйларында һәм эшләрендә язучының бу әсәрендә әй-тергә теләгәне, төп фикере, аның дөньяга карашы, теманы ачу өчен тормыш күренешләрен ҺӘАМ кеше сыйфатларын сайлап алу һәм сурәтләү үзенчәлекләре, шул күренешләргә идея һәм эмоциональ бәясе, хөкеме һ. б. чагыла.
«йолдызым» повестеның героинясы Гөлзифа йөзендә автор балалык еллары сугыш чорына туры килгән һәм авыр эштә чыныгып үскән колхоз яшьләренең типик вәкилен сурәтли алган.
Р. Төхфәтуллин Гөлзифа тормышының төрле эпизодларын тасвирлый. Без аның шатлыклы һәм бәхетле вакытларын да, авыр һәм кайгылы чакларын да күрәбез. Алар Гөлзифаның кичерешләре, уйлары, хисләре аша биреләләр. Гөлзифа үткән тормышын яңадан күз алдына китерә һәм аны укучы хөкеменә тапшыра кебек. Ул елларның мәңге кире кайтмас булып артта калулары, бер яктай аны моңсуландыра. Шул ук -вакытта авыр елларның юкка гына узмавын, үзен тормышның киң һәм данлы юлга алып чыгуын бөтен тирәнлеге белән аңлау Гөлзифаны шатландыра да.
Менә сугышка кадәрге җәйге кичләр аның күз алдыннан үтә. Эштән кайткан әти-әнисе кичке аштан соң баскыч төбенә ял итәргә чыга. Караңгы төшә, ә алар, гадәттәгечә, тын гына сөйләшеп утыралар. Шунда ук, әтисенең тир һәм тәмәке исе сеңгән бишмәтенә төренеп, Гөлзифа ята һәм ул, инде ничәнче тапкырдыр, аларның тыныч әңгәмәсен тыңлый. Ә югарыда, биектә карасу күк йөзе һәм исәпсез-хисапсыз йолдызлар... «Әнә анда, күк гөмбәзеннән бераз көнчыгышка авышрак, Гөлзифаның үз йолдызы. Барлык йолдызлардан да яктырак яна ул. Гөлзифа аны күккә күтәрелеп карау белән үк эзләп таба. Анын йолдызы да Гөлзифаны шунда ук танып ала да күз кыса, аны тәбрикләп шулай яктырып-яктырып җемелди кебек... Кая өнди, кая чакыра икән ул? Нәрсәләр вәгъдә итә икән? Белсәң иде... Юк, барысын да белеп бетереп булмый инде анын, әмма шунысын һичшиксез белеп була: бары тик яхшыга, бары тик яктыга гына өнди, шуңа чакыра аның йолдызы».
Ләкин кайгысыз-хәсрәтсез балалык чоры озакка бармый. Гөлзифаның әтисе үлә. Туган илнең аяз күген канлы сугыш ялкыны каплый. Ирләр фронтка китә. Авылда бары яшүсмерләр белән хатын-кызлар гына кала. Сугыш елларының бөтен авырлыгы алар җилкәсенә төшә.
Гөлзифа әнә шундый шартларда тормышка аяк баса. Автор Гөлзифаның авырлыкларны һәм каршылыкларны җиңә-җиңә үсүен, чыныгуын тормышчан күренешләрдә сурәтли. Нәрсә генә эшләргә туры килми Гөлзифага! Игенен дә үстерә, оборона корылмалары төзелешендә дә, урман кисүдә дә эшли, ә озын кышкы кичләрдә куыксыз җиделе керосин лампасы яктысында сугышчыларга җылы кием әзерли. Ул көндәлек эштә, халык белән бергә, үсә, ныгый. Язучы шундый чорда колхоз кызының әхлакый һәм рухи көчен бөтен халык күтәргән авыр шартларда сыный.
102
Гөлзифа менә дигән колхоз агрономы, авылның җитәкчесе булып җитешә. Аның образында халык тормышы үзәгендә яшәүче, хезмәттә актив катнашучы кеше гәүдәләнә. Героиняны шул рәвешчә сурәт-ләү аның характерын масштаблырак, киңрәк һәм көчлерәк яңгырашлы, тагын да әһәмиятлерәк птә. Яшьләр — халыкның бер өлеше. Шулай булгач, яшьләр үз шәхси тормышлары өчен генә түгел, ә бөтен халык тормышындагы һәрнәрсә өчен җаваплы булырга тиешләр, дигән уй белән яши Гөлзифа. Укучы моңа ышана. Ә бу — әсәр өчен иң кыйммәтлесе бит.
Гөлзифа җитәкче буларак та үзен уңай яктаң таныта. Башта ул бригадир, аннан соң агроном, партоешма секретаре, ә бервакыт председатель вазифасын да башкара. Героиняның тормышы һәм эшчәнлеге коры санап чыгу, теркәп бару төсендә түгел, ә аның рухи дөньясын тирәнтен күрсәтү аркылы бирелә. Кырыгынчы, илленче елларда язылган кайбер әсәрләрдә төп игътибар кешенең эчке дөньясына, рухи омтылышларына түгел, бәлки аның производстводагы уңышларына, җитәкчелек баскычы буйлап мораль һәм тормыш каршылыкл арысыз гына югары үрмәләвенә юнәлтелә иде (рус әдәбиятында, мәсәлән, С. Бабаевскийның 40 нчы елларда язылган романнары, татар әдәбиятында Г. Иделленең кайбер хикәя-ләре, М. Шәйминең «Сынау» повесте шуның ачык мисаллары булып торалар). Нәтиҗәдә кабатланмас индивидуальлеге, уй-хисләре, кайгылары, шатлыклары булган җанлы кеше урынына схематик образ, автор фикерләрен рупор рәвешендә кычкырып йөрүче, җан җылысыз герой-җитәкче килеп баса иде.
Бүгенге яшь язучылар тормышны ямьләндерүче гади хезмәт кешеләренең җанлы образларын иҗат итәргә тырышалар. Хезмәттә зур уңышларга ирешеп тә шәхси, рухи тормышларында бик ярлы булган «герой нәчәлник»кә каршы алар чын мәгънәсендәге геройларның бай һәм күпкырлы рухи дөньяларын куярга тырышалар.
«Йолдызым» ,повестеның героинясы Гөлзифа зур гына алдмини- стратив дәрәҗәгә ирешсә дә беренче планга аның административ эшчәнлеге түгел, ә индивидуаль кешелек сыйфатлары куелган. Автор аны олы җанлы, тирән хисле кеше итеп, күрсәтергә тели.
Югарыда әйткәнебезчә, Гөлзифа образы әсәрдә хәл ителгән конфликтларда үзәк роль уйный. Башка персонажларны (мәсәлән, Шәрәфине, Гөлзифаның анасын, Мортазаны, Хәмдиевне һ. б.) сурәтләгәндә, автор тулылыкка омтылмый, ә бары шул характерның нинди дә булса калку бер сыйфатына гына басым ясый. Мәсәлән, Хәдичә апа образында ана мәхәббәте гәүдә-ләнсә, Шәрәфи нсә үзенең гажәп эш сөючәнлеге белән аерылып тора. Ә кара эчле Мортаза белән Хәмдпев аларга капма-каршы характерда ачыла. Аларның макса-ты — һәртөрле юл белән байлык җыюга, кесә калынайтуга кайтып кала.
Повестьта Гөлзифа язмышында зур гына роль уйнаучы һәм шактый тулы эшләнгән тагын <ике образ бар. Алар — Гөлзифаның элекке ире Давыт һәм райком секретаре Мөнир Гарәпшин. Мөнир образында автор партия җитәкчесен күрсәтергә уйлаган. Монда Р. Төхфәтуллиц әдәби әсәрдә партия җитәкчесе образын сурәтләүдә күп еллардан бирле килгән штамптан һәм схематизмнан котылырга тырышкан. Сүз уңаеннан әйтеп китик, соңгы елларда әдәбиятта һәм сәнгатьтә бу юлда кискен һәм уңышлы омтылышлар ясала. Ләкин, кызганычка каршы, бу нәрсә еш кына геройга теләсә нинди йомшак сыйфатлар ябыштыру, аны шәхси тормышта һәм мәхәббәттә «аксату» юлы белән хәл ителә әле. Күп кенә әсәрләрдә партия җитәкчесе үзенең иҗтимагый, практик тормышында кыю, батыр, принципиаль <итеп сурәтләнә. Ә менә аның шәхси тормышына килгәндә андый кыюлык һәм принципиальлекнең эзе дә калмый.
Мөнир Гарәпшин дә, кызганычка каршы, шәхси планда иҗтимагый пландагы кебек ахырынача ачылып
103
җитмәгән. Нәтиҗәдә ул ничектер рухи яктан төссезрәк һәм томанлырак килеп чыккан. Автор Гарәп- шииның шәхси, «интим» сыйфатларына җитди сынау ясарлык ситуацияләр таба алмаган. Шуңа күрә, Гарәпшин ачык, көчле характер бу-лып түгел, бәлки гомуми, схемасы- ман булып алга килеп баса.
Кайберәүләр яшьләр прозасындагы уңай геройның төп сыйфатларыннан берсе итеп — геройның интеллектуальлеген исәплиләр. Ләкин бәла шунда — «интеллектуальлек» төшенчәсе бик берьяклы аңлатыла. Интеллектуаль г е р о й у к ы м ы ш л ы, «интеллигент кеше» дигән сүз генә түгел. Үз эшен яхшы башкаручы югары белемле кешеләр тормышта бик күп. Әмма аларның барысын да интеллектуаль дип әйтеп булмый әле. Энциклопедизм да интеллек-туальлек түгел. Бары тормыштагы һәрнәрсә өчен үзен шәхси җаваплы сизүче, «үз эпохасын барлык каршылыклары белән кабул итүче, тирән акыллы, аңлы карашлы, киң горизонтлы кеше генә» (М. Әүэзов) чын интеллектуальлеккә ия була ала. Яшь язучыларның әсәрләрендә исә интеллектуальлек еш кына геройларның буш хыяллануларын, һәркемгә билгеле әйбер турында фәлсәфи сүз куертуларын сурәтләү рәвешендә бирелә. Хыялланырга кирәк әлбәттә. Үткәннең фантастикасын бүгенгенең чынбарлыгына, тормышның гади фактына әверелдерүче безнең бөек заман кешеләрен канатлы матур хыяллардан башка күз алдына китерүе дә мөмкин түгел. Ләкин хыял реаль эчтәлекле һәм үзен тормышка ашырырлык кешеләр күңелендә булганда гына кызыклы һәм мәһабәт.
Яшь язучы Ш. Хөсәеновның үз вакытында шактый шаулаган «Мәхәббәт сагышы» повестеның геройлары Хәбир белән Мәдинәнең бер- берсен- сөешеп йөргәндәге хыялларын искә алыйк. Алар халыкка хезмәт итү, үзләренең көчләрен, рухи мөмкинлекләрен кешеләргә бүләк итү турында план коралар. Еллар үтә. Алар икесе дә уку йортларын тә м а м л ы й л ар, м ө стә к ы й л ь тор м ы ш юлына аяк басалар. Тик яшьлек хыялларының эзе дә калмый инде. Әсәрдә, вакыйгалар барышында, авторның күпме генә тырышуына карамастан, башта яхшы гына, эшлекле генә булып күренгән геройларның соңгатаба ихтыярсыз, авырлыкларны җиңүгә сәләтсез һәм көчсезлекләреннән сыкранучы мескен бәндәләр икәне ачыла.
Кайбер иптәшләр: бу геройлар сатирик планда сурәтләнгән, диләр. Моның белән килешүе бик кыен. Киресенчә, автор үз геройларын авырлыкларны җиңүгә сәләтсез булулары өчең тәнкыйтьлисе урында, аларның барысын да яшьлек тәҗ- рибәсезлегенә сылтап, акларга тырыша.
Дөрес, повестьта бүгенге мещаннарга каршы кискен көрәш игълан ителә. Аларны фаш итү өчен автор көчен кызганмый. Ә шул ук вакытта... аның үз геройлары мещан сазлыгында батып яталар.
■ Повестьта бит саен диярлек озын- озын фәлсәфи чигенешләр бар. Аларда автор нәрсә турында гына сөйләми! Ул чигенешләр, әсәрдәге вакыйгалар үсешеннән, характерларның идея планындагы бәрелеш- ләреинән чыгып, шуларны фәлсәфи иәтиҗәләү кебек түгел, бәлки һәркемгә билгеле фактларны кабатлау кебек яңгырыйлар. Шуңа күрә, алар әсәр тукымасыннан аерылып торалар. 2. СОҢЫННАН ҮКЕНЕРЛЕК БУЛМАСЫН ӨЧЕН...
Социалистик җәмгыять шартларында инде 45 ел яшәүгә карамастан, аерым кешеләребез үткәннең я м ьсез калды к л арын н а н тул ы сынча азат түгелләр әле. Хәзер әнә шул калдыкларны бөтенләйгә юк итү өчен иң кискен һәм авыр көрәш бара. Моны без яши торган чор — коммунистик җәмгыять төзү чоры таләп итә.
Буржуаз идеология төрле юллар белән тормышыбызга үтеп керергә һәм кешеләребезнең аңын агуларга азаплана. Ә үткәннең калдыклары моның өчен уңайлы җирлек булып хезмәт итә. Билгеле булганча, ха-
104
лык тормышы белән тирәнтен таныш булмаган кайбер яшьләр чит идеологияләр йогынтысына тизрәк һәм җиңелрәк биреләләр. Шуңа күрә, безнең дошманнарыбыз төн ударны беренче чиратта яшьләргә юнәлтәләр. Менә шул сәбәпле бездә хәзер яшь буынны тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Әдәбиятта исә бу хәл яшьләрне сурәтләүдә мораль-этик проблемалар белән кызыксынуны көчәйтүгә китерде. Үз геройларын балалыктан һәм үсмерлектән җитлеккән гражданлык тормышына күчү чорында күрсәтеп, яшь язучылар аларга тормышларын дөрес башларга, саф, намуслы һәм рухи күркәм булырга комачаулаучы барлык нәрсәгә зур энергия белән ташланалар.
Үткәннең яшьләр өчен куркыныч чирләреннән берсе — мещанлык. Шунлыктан яшьләр тормышын тас-вирлаган әсәрләрдә без мещанлыкка каршы актив көрәш күрәбез, һәрвакыт эзләнүчән геройларның тынгысыз тормышы мещан тынычлыгына, канәгатьләнүгә каршы куе-ла. Алар яшьтәшләрен соңыннан үкенерлек булмаслык итеп яшәргә, чакыралар.
Алда әйткәнебезчә, Гөлзифа образында чын кеше тормышы белән яшәүче типик замандашыбыз күрсәтелә. Биредә автор бигрәк тә таза коллектив һәм хезмәтнең кеше өчен рухи азык булуына басым ясый.
Гөлзифага аның элекке ире Давыт образы каршы куелган. Бу бик җанлы, тормышчан чыккан. Вак милекчелек чире белән авыручы Давыт шәхси интересларын җәмәгать интересларыннан өстен куя. Ә бу, законлы рәвештә, индивидуализмга һәм эгоизмга китерә. Давытның кайбер яхшы гына сыйфатлары да бар. Ул хезмәтне сөя. Давытның драмасы — тормышта зур, ачык максаты, перспективасы булмавында. Ул түбәндәгечә фикер йөртә: «Иң әһәмиятлесе, бүген яхшы булсын. Ә иртәгесе турында алла үзе кайгырсын». Киләчәкне күрә белмәүче Давыт үзенең шәхси интересларын аз гына кыерсытуны да күңеленә бик якын ала, аны бермә- бер зурайтып күрсәтә һәм авыр кичерә. Давытка тормышта һәрнәрсә аның шәхси тынычлыгын бозу өчен генә яши кебек тоела башлый.
...Авыр еллар. Колхоз дәүләт планын үти алмый һәм, шунлыктан, колхозчыларның хезмәт көненә икмәк аз бүленә. Гөлзифа белән Давыт бу хәлне төрлечә бәялиләр.
«...Давыт үз хезмәтенең беренче хаксыз нәтиҗәсен бик авыр кичерде. Биредә, алар колхозында, күп булса, алар районында гына шушындый хаксызлыкка юл куеладыр, алар колхозында гына шушындый тәртипсезлектер кебек тоела иде аңа. Шуның өчен дә аның биредә күңеле утырмас, эшкә кулы бармас булды».
Ә Гөлзифа үзен икенче төрлерәк тота. Барлык кыенлыкларда вакытлы һәм тиздән үтәр кебек тоела аңа. Тик ул яхшы көннәр килүен кул кушырып көтеп торырга уйла-мый, бәлки гаделсезлекләрнең сәбәбен аңларга һәм алармы бетерү өчен көрәшергә телтк
Гөлзифа олы, актив тормыш белән яши. Автор болай ди: «...ул теләгән, ул омтылган мул һәм якты тормышны бөтен ил тели, бөтен «ил төзи, бөтен ил шуның өчен көрә-шә...» Тормышка шундый киң караш, перспективалылык Гөлзифага вакытлы авырлыкларны чагыштырмача ансат җиңеп чыгарга ярдәм итә.
Гөлзифа һәм Давыт — бер үк буын вәкилләре. Давыт образында, яшь булуына карамастан, аңында үткәннең калдыклары инде тамыр җәйгән кеше сурәтләнә. Тормышыбыздагы яңа нормалар аның үз- үзеи тоту кагыйдәсенә әверелмәгәннәр һәм аңына сеңмәгәннәр.
Гөлзифа образында яшьләрдәге иң уңай, «иң матур сыйфатлар гәүдәләнә. Давыт белән конфликтка килү ул сыйфатларны тагын да ачыклый, Гөлзифаның Давыттан рухи өстенлеген күрсәтә.
Бу ике образда яшәүнең ике чарасы, тормышның ике юлы сурәтләнә. Ул юлларның берсе вак максатларга алып бара. Аны сайлаган кеше тормышта очраган каршылык
105-
ларны көрәшсез, әйләнеп уза, һәм алҗыган, кызганыч кыяфәттә сөйрәлә. Бу — Давыт юлы Гөлзифа исә тормыштагы авыр, каршылыклы, ләкин киң һәм данлыклы юлны сайлый. Нәтиҗәдә тормышны бергә башлаган Гөлзифа белән Давыт соңыннан мәңгегә аерылышалар.
Әйе, кеше тормышы төрлечә корыла. Кеше үз тормышын гади, яхшы, артык кайгысыз-хәсрәтссз генә башлап җибәрергә мөмкин. Ә кайчак тормышның бик катлаулы, авыр һәм хәтта драматик булуы да ихтимал. Ләкин, нинди генә хәл-ләрдә калмасын, кеше һәрвакыт намуслы, саф булырга, авырлыкларга каршы көрәшеп яшәргә тиеш. Бу фикер Э. Касыймовның «Кояш көн дә чыга» исемле повестенда ачык гәүдәләнә. Гарип кешенең әсәрдә үзәк герой ролендә сурәтләнүе «ни-чек яшәргә?» дигән сорауга кискен полемик тон бирә.
Абдулла өчен көн күрү бик авыр. Повестьның баштагы өлешендә геройның катлаулы тормышы дөрес күрсәтелгән. Табигать тарафыннан кимсетелгән мондый кешенең ялгышуы бик мөмкин, һәм ул, чыннан да, әле тормыш тәҗрибәсе җитмәү, әле башка сәбәпләр аркасында, күп тапкырлар ялгыша.
Доктор: «Сиңа, егетем, Одессага барырга кирәк. Филатовның гына сине күзле нтүе мөмкин», дигәч, Абдулла и-ичек тә шул галим янына барырга план кора. Тик аның юлга акчасы юк. Җыен алдашулар белән көн күрүче кардәше Карибулла ак-чаны юлда, хәер сорашып табарга үгетли. Абдулла халык җырларын оста башкара, Карибулла аның талантын үз максатларында файдаланырга уйлый. «...Талант бит син, талант, халык синең (ишене үлеп ярата, акчаны кызганмас, карендәш итеп әйтәм...» ди ул. Ә юлда үзе Абдулланың акчасын урлап кача. Авылга кайтып, тормышын беркадәр рәтли алгач, аны Карибулла кабат бу начар кәсепкә өнди башлый. Ләкин Абдулла моңа юискеи отпор бирә. Ул инде кеше горурлыгының нәрсә икәнлеген нык аңлый.'
Абдулла намуслы хезмәтне өстен күрә һәм колхозда төнге каравылчы булып эшли башлый. Ул җырлары белән халыкка хезмәт итәргә тели. Авылда «Агай» кушаматы алган Җәлүк карт аңа сугыш вакытында болай ди: «..Елат та, көлдер дә син... Кайгы-хәсрәтси тарат кешенең, аны җиргә ныграк басып йөрердәй ит син...» һәм Абдулла шулай эшли.
Ләкин әсәрнең дәвамында автор үзе билгеләгән юлдан читкә китә һәм сукыр Абдулланың күзе ачылуын детектив сурәтләү белән мавыга. Нәтиҗәдә тормыш дөреслегенә зыян килә: герой чамадан тыш шат, көр күңелле, ә кайчак хәтта җиңел акыллы да булып сурәтләнә башлый. Автор үз героеның тормышын, эчке кичерешләрен оныта. Абдулла — сукыр кеше бит. Ул тумыштан ук кеше өчен <иң кадерле нәрсәдән — тормыш матурлыгын, кояш нурын һәм кеше йөзен күрүдән мәх-рүм булган. Андый кеше, гадәттә, үз тормышы, аның мәгънәсе турында бик күп уйлаучан була. Ә менә повестьта бу хәл тормыштагыча түгел. Автор геройның рухи дөньясын сәнгатьчә дөрес ачуны еш кына персонажны табигать кочагында бертуктаусыз җыр көйләүче итеп, идиллик сурәтләү белән алыштыра. Аннан соң, Э. Касыймов геройның характерын тасвирлауда бик үк әһ ә м и ят л е б ул м а га и с ит у а ңи ял ә р гә кирәгеннән тыш игътибар итә. Мәсәлән, ул фольклор белән артык мавыга. Халык иҗаты әсәрләре әле- дәи-әле геройның эчке кичерешләрен иллюстрацияләү чарасы итеп кулланыла. Нәтиҗәдә әсәргә салынган полемик башлангыч бөтен көченә яңгырамый. Мәсьәлә әнә шул юнәлештә ахырынача хәл •ителгән очракта, бүгенге яшь буынның герое итеп скептикларны, заманга ачулары кабарган, тормышка, хезмәткә һәм ил алдындагы изге бурычка төкереп караучы, кыскасы, физик яктан таза, ләкин рухи авыру кешеләрне яки шәхси тормышла-рындагы юк кына күңелсезлекне дә бик авыр кичерүче елак бәндәләрне сурәтли торган язучылар белән Э. Касыймов уңышлы полемикага керә алган булыр иде.
106
3. ТОРМЫШКА ля к БАСКАНДА...
Яшь язучыларның әсәрләрендә хәзер яңа бер мәсьәлә зур урып ала. Бу — кешенең тормышта үз юлын табуы мәсьәләсе. Аларда ике категория кешеләр сурәтләнә: югары уку йортларын тәмамлаучы студент яшьләр һәм кичәге унынчы класс укучылары. Соңгылары мәсьәләсе кискенрәк тора, чөнки беренчеләре- нең тормыш мәсьәләсе инде билгеле күләмдә хәл ителгән дияргә була. Бу темага хәзер шулкадәр күп язылды ки. кайчак хәтта аның инде әдәбият өчен әһәмияте бетте, аны ташларга вакыт, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Чыннан да, бу мәсьәлә күп милләтле совет әдәбиятында шактый яктыртылды. Рус әдәбиятында без инде А. Кузнецовның «Легенданың дәвамы», В. Аксеновның «йолдызларга билет» по-вестьлары, В. Розовның «А, Б, В, Г. Д...» киносценарие һ. б. белән таныш. Латыш язучысы 3. Скуиньның «Яшьләр» романы, удмурт язучысы Г. Красильниковның «Синең белән калам» повесте һ. б. лар да шулар исәбенә керә. Татар әдәбиятында бу мәсьәлә И. Юзиевның «Таныш моңнар»ында. X. Вахитның «Беренче мәхәббәт»ендә, Б. Камаловның «Үргә менгәндә»сендә, Г. Мөхәм- мәтшин хикәяләрендә һ. б. яктыртыла. Сүз уңаеннан бездә бу мәсьәләнең башка әдәбиятларга, мәсәлән рус әдәбиятындагыга караганда, иртәрәк күтәрелүен әйтеп үтәсе килә. Поэзиядә И. Юзиевның «Таныш моңнар» поэмасы моңа ачык мисал. Кайберәүләргә бу теманың инде искергән булып күренүе ихтимал. Ләкин аерым милли әдәбият чикләрендә алай дип карау дөрес булмас иде. «Ничек тормыш башларга, нинди юлдан китәргә?» кебек бик җаваплы сораулар алдында калган унҗиде-унсигез яшьлек заманда шларыбызның язмышы язучыларны әле киләчәктә дә, һичшиксез, кызыксындырыр һәм дулкынландырыр. Кызганычка каршы, күпчелек әсәрләрдә «тормышны ничек башларга?» дигән сорауга бик тиз һәм җиңел җавап биреп килделәр: мәктәпне тәмамларга да, институтка керергә һәм вәссәлам. Моңа шул чордагы уку-укыту системасының кайбер тискәре яклары билгеле бер йогынты ясады. Бу нәрсә мәктәпләрнең укучыларны бары институт-ка керү өчен генә әзерләвендә чагылды. Укучының идеалы институт иде. Башка юлны ул белмәде һәм белергә дә теләмәде. Еш кына ул үзенең булачак профессиясен белми, аны күз алдына да китерә алмый һәм шунлыктан институтка да үз мөмкинлекләрен исәпләмичә керә иде.
Соңгы елларда партиябезнең Һәм хөкүмәтебезнең мәктәпне тормышка якынайтуга юпәлтелгәи гаять әһәмиятле чаралары уку-укыту системасына зур үзгәреш кертте һәм яшьләребез тормыш юлларын аңлы рәвештә, дөрес сайласыннар өчен уңай шартлар тудырылды.
Әмма тормыш практикасында бу мәсьәләне хәл итү алай гади һәм җиңел генә бармый. Бүгенге яшь язучыларның геройларына тормыштагы урыннарын, аңа бару юлларын тапканчы күп нәрсәне яңадан карап чыгарга, тикшерергә һәм сынарга туры килә. Алар чынбарлык белән бәрелештә мәктәп чоры һәм яшьлек хыялларының еш кына «җимерелүен» кичерәләр. Б. Камаловның герое Илсур Сабитов төзүче инженер булу турында хыяллана, ләкин тормышка ашмый. Ильсур конкурстан үтми — физика харап итә. Г. Красильниковның герое Алеша Курбатов һәм 3. Скуиньның герое Липст Тилцен белән дә нәкъ шул ук хәл була.
Менә шулай итеп, «хыял чынбарлыктан аерыла», яшьлек иллюзияләре юкка чыга. Әмма бу Көнбатыш классик әдәбиятында, Бальзак, Стендаль һ. б. язучылар әсәр-ләрендә киң яктыртылган «югалган иллюзияләр» темасы түгел. Бездә кеше яшьлек хыялларын үзенең характерына һәм реаль мөмкинлекләренә туры килмәгәнгә югалта. Аларны югалту белән, ул харап булмый, бәлки тормыштагы чын урынын таба. Яшьләрне тормыш үзе хезмәткә илтә. Ләкин ул эш, гадәттә, герой уйлаганнан күп дә-
107
рәжәдә катлаулырак булып чыга. Ильсур Сабитов күрше райондагы шикәр заводы төзелешенә кара эшче булып урнаша. Алеша Курбатов белән Липст Тилцен дә шулап эшлиләр. Илсур: «...нәрсә инде ул Ташбуадагы шикәр заводы? Бөтен дөнья картасына түгел, СССР картасына да төшәчәге юк ич аның. Братск, Волгоград ГЭСлары, чирәм җирләр, Якутиядәге алмаз рудниклары — менә ичмасам тарихта эз-ләре калачак урыннар. Егетлек күрсәтергә ниятләгән кеше шунда омтылырга тиеш», — дип уйлый. Егет күңелендәге кичерешләрне аңлаган прораб Воинов аңа <болай ди:
«— Сизәм энем, безнең төзелешне күңелең тартып бетерми, ахры. Яшьлектә шулай ул, һәркем атаклырак җирдә булырга омтыла. Әмма минем киңәшкә яхшылабрак колак сал әле син. Без дә зур эш актарып ятабыз. Татарстанны үз шикәре белән чәй эчермәкче булабыз. Икеләнмә, әйдә минем белән, үз участогыма...»
Илсур үз кичерешләренә шундый нәтиҗә ясый: «Бичарадан ни- чара, дигәндәй, күнми хәлем юк инде».
һәм бары соңыннан, хезмәтнең үзенә рухи ләззәт бирүен тойгач кына, эшнең олысы-кечесе булмавын, аның башкаларга кирәклеген төшенгәч кенә, Илсур һәр эш әһәмиятле һәм героик дигән гади һәм чын хакыйкатьне аңлый. Икенче төрле әйткәндә, герой, «чынбарлык белән килешергә» мәҗбүр була. Повестьның ахырында ул сөйгән кызына болай ди: «...Хәзер үземне үргә менүче итеп сизәм, Әлфия. Нигә сәерсенеп карадың? Тормышта биеккә менү, гомер үрләренә һәм тауларына күтәрелү һәрчак ансат кына булмый, дисеңме? Беләм, Әлфия. Әткәй әйтмешли, илгә таянсаң, Идел кичәргә мөмкин...»
Повестьта без яшь кеше шәхесе формалашу процессын күрәбез. Герой аңындагы һәм уйларындагы кискен борылыш укучы тарафыннан табигый, шулай булырга тиеш нәрсә итеп, хезмәтнең кешегә файдалы тәэсире нәтиҗәсе итеп кабул ителә. Кеше коллектив тәрбиясендә физик һәм рухи яктан үсә, ныгый. Герой коллективта, герой кешеләр өчен, ә коллектив герой өчен — язучының яшь замандашын сурәтләү принцибы әнә шундый.
Тормышка әле генә аяк басучы кешеләрне сурәтләп, авторлар өлкән һәм кече буыннар, «аталар һәм балалар» арасында буыннан-буын- га күчә торган тыгыз бәйләнешне гәүдәләндерәләр. Моның белән алар яшьләргә тулы автономия бирүне таләп итүче һәм үзләрен зурларга каршы куярга омтылучы яшь ге-ройларны сурәтләгән авторларга каршы чыгалар. Чыннан да, андый тенденция кайбер яшьләр арасында яши әле. Әмма ул бүгенге яшь буын өчен һич тә типик түгел. Чынбарлыкта без халкыбызның төрле бу-ыннары арасында тыгыз элемтә күрәбез. Яшьләр өлкән буынның данлы революцион традицияләрендә, бай тормыш, хезмәт һәм көрәш тәҗрибәсендә тәрбияләнә, һәм бу хакыйкать күпчелек яшь авторларның әсәрләрендә дөрес тасвирлана. 4. ӘГӘР НӘТИҖӘ ЯСАСАҢ...
Яшьләр прозасын күзәтү аның уңай һәм йомшак, җитлекмәгән сыйфатлары турында сөйләргә мөмкинлек бирә.
Яшь язучылар совет яшьләренең бүгенге буыны турында зур һәм җитди сүз башладылар. Бу — алар- ның аш мөһим үзенчәлеге. Алар беренче чиратта кешенең мораль йөзе, уй-хисләре дөньясы белән кы-зыксыналар һәм шуны тулысынча белергә, сурәтләргә омтылалар. Ләкин аларның кайберләре әһәм>иятле, төп моментны очраклысыннан аерып бетермиләр. Икенче төрле әйткәндә, алар кеше тормышына, чынбарлык күренешләренә анализ ясыйлар, ләкин туларны синтезламыйлар. Шуңа күрә, андый язучылар тормышның киң картиналарын, көчле характерлар тудыруга — «тарихны кешедә» (А. И. Герцен) күрсәтүгә тулысынча ирешмиләр.
Яшьләр прозасындагы уңай геройлар белән танышканда персонажларның дөньяга карашы шактый чикләнгән булуын күрәсең, ге
1
ройның рухи үсешен, кеше күңеле диалектикасын тоймыйсың. Геройлар киң һәм тирәң социаль фикер йөртә белмиләр. Аларның эшчәи- лекләре кечкенә коллективлар белән бәйләнгән. Бу, бер яктан, ныграк өйрәнү һәм аңлау өчендер, күрәсең. Геройны заманның зур вакыйгаларыннан беркадәр ясалма аеру авторларның халык тормышы үсешенең иң тирән проңессларын бөтен нечкәлекләренә кадәр күрә һәм тоя алмауларыннан килә кебек.
Яшьләр күтәргән мәсьәләләрнең аерым очракларда зур иҗтимагый социаль яңгырашка ирешмәве, дәлилләрнең зәгыйфьлеге, геройларны хәрәкәттә, үсеш процессында җитәрлек күрсәтмәү һәм тирән фәлсәфи гомумиләштерүләрнең булмавы белән аңлатыла.
Кыскасы, яшь язучыларның күп кенә әсәрләрендә кимчелекләр әле җитәрлек. Әмма аларны төзәлмәс кимчелек дип санарга һич ярамый.
Болар иҗади үсеш кимчелекләре һәм яшь авторлар киләчәктә алар- дан һичшиксез арынырлар. Биредә яшь авторларга җитди иҗади ярдәм кирәклеген искә алып үтү урыйсыз булмас. Бу юнәлештә бездә кайбер эш алып барыла. Тик шундый күңелсез хәлләр дә булгалый: яшьләр иҗатын объектив бәяләү урынына, берәүләр аларны чамасыз мактыйлар, күккә чөяләр, ә икенчеләр, киресенчә, бары тик тискәре якларны гына күрүдән узмыйлар. Болар икесе дә зарарлы. Әдәбият мәйданына аяк атлаучы яшь алмаш җитди тәнкыйтьне күтәрерлек, иҗат эшенең җаваплылыгын аңлый торган һәм җиң сызганып эшләргә сәләтле кешеләрдән тора. Яшьләрдә иҗади эшкә зур теләк, зур дәрт бар. Киләчәктә без аларның коммунизм төзүче яшьләребезнең героик тормышын яктырткан тулы канлы сәнгать әсәрләре иҗат итәчәкләренә чын күңелдән ышанабыз.