Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕЛЕ БЕЛЕМЕН ТАГЫН ДА ҮСТЕРҮ ЮЛЫНДА


ктябрьгача татар теле бе- р леменең аерым тармаклары буенча белгечләр бөтенләй юк диярлек иде. Совет чорында, югары уку йортларының филология факультетларында татар теле белеменең төрле тармаклары фән буларак укытыла башлагач, һәр тармакның үз белгечләрен хәзерләү эшләренә дә керешелде һәм алар хәзер- ләнелде дә. Шул юл белән бу чорда В. А. Богородицкий, Г. Шәрәф кебек фонетика галимнәре; Г. Алпаров, X. Бәдигый, Ш. Рамазанов һ. б. г р а м м а т и к ач ы л ар; Җ. В ә л иди,
ДА. Корбангалиев һәм Р. Газиз кебек лексикографлар; Л. Җәләй кебек диалектологлар җитеште. Соңгы елларда бу .исемлек тагын күп кенә яшь белгечләр белән тулыланды. Мәсәлән, татар теле фонетикасы тармагында Р. Ша(кирова, Ү. Байчура; грамматика өлкәсендә М. Зәкиев; стилистика буенча X. Курбатов; диалектология тармагында Л. Мәхмүтова, Д. Тумашева һәм Н. Борһанова үзләренең эшчән- лекләрен күрсәтә башладылар. Тел белеменең теге яки бу тармагы буенча белгеч булу юлына аяк баскан диссертантлар һәм шуңа ук омтылучы аспирантлар да хәзер байтак инде. Бездә хәзер графика — орфография, (пунктуация, фонетика, грамматика, диалектология һәм лексикография өлкәләрендә яңалыклар һәм үсеш күзгә нык ташлана.
Татар халкы арасында грамотаның тиз таралуын гасырлар буе тоткарлап килгән иске әл.иф (гарәп язуы) гамәлдән чыгарылып, аның урынына рус графикасы нигезендәге яңа алфавит кертелде, һәм, шул нигездә, татар теленең орфографиясе билгеле бер эзгә төште. Тыныш билгеләре дә нык ук кагыйдәләште- релде һәм бу темага гыйльми хезмәт тә язылды (К. Сабиров әсәре). Фонетика тармагы җентекле рәвештә эшләнде, татар теленең гади һәм эксперименталь фонетикасы буенча җитди фәнни хезмәтләр туды, (В. А. Богородицкий, Г. Шәрәф, Ү. Байчура һ. б. әсәрләре), татар теленең фәнни грамматикасы барлыкка килде, (Г. Алларов, В. Хангилдин, М. Зәкиев хезмәтләре), татар диалектологиясе буенча күп кенә хезмәтләр чыгарылды, (С. Җәләй, Л. Мәхмүтова, Н. Борһанова, Д. Тумашева һ. б. эшләре), төрле коллективлар һәм аерым төзүчеләр тарафыннан бер һәхМ дүрт томлык русча-татарча сүзлекләр, татарча- русча сүзлекләр, фразеологик сүз-лек, төрле фәннәргә караган күп санлы терминологик сүзлекләр, өч кисәктән торган диалектологик сүзлекләр төзелеп һәм бастырылып таратылды. Шулар өстснә төрле темаларга язылган күп санлы фәнни мәкаләләрне һәм диссертацияләрне дә (исәпкә алсак, совет чорында татар теленең фәнни эшләнелеше аның Октябрьгача үткән чорлардагы өйрәнелү дәрәҗәсе белән бөтенләй ч а гы/шты р гысыз юга р ыл ы кка күтәрелгәнлекне күрәбез.
Бу чорда татар теле белеменең сыйфат ягы да бик (күп яхшырды. Тел белеме өлкәсендә электән яшәп килгән кимчелекләр генә түгел, бәп- ки совет чорының үзендә килеп чык
кан методологик ялгышлык йогынтылары һәм, шуңа бәйләнешле, бик күп фактик кимчелекләр, ялгышлар татар теле белемендә бетерелделәр. Бу өлкәдә дә марксистик методология җиңеп чыкты; татар теле белеме дә марризм, формализм кебек яраксыз шаукымнардан нык ук тазартылды. Бу юлда безгә рус теле белеме дә зур булышлык күрсәтте. Шул процесста татар теле белеменең күп кенә тармаклары шактый җентекле тикшерелде һәм файдалануга яраклы булып өлгерде; нәтиҗәдә: лексика. фонетика, грамматика, лексикография һәм диалектология тармак-лары буенча югары уку йортларының программаларына шактый пык җавап бирерлек фәнни белем хәзерләнде.
Ләкин югарыда сөйләнгәннәрдән татар теле белеме тулысымча һәм җитәрлек камилләште инде дип әйтү дөрес булмас иде. Юк, алай түгел. Аны бик нык үстерәсе бар әле. Татар теле белеменең аерым тармакларында бөтенләй кул тиелмәгән мәсьәләләр, проблемалар байтак. Мәсәлән, татар теленең тарихы эшләнмәгән, ә тарихи грамматикасы язылу процессында гына, аңлатмалы сүзлек төзү юлында хәзерлек эшләре башланган гына, тел белеме тарихы буенча да эш аерым телче-ләрнең эшчәнлеген өйрәнү стадиясендә генә, лексикология, стилистика һәм диалектология тармакларында, шулай ук, аерым монографик хезмәтләр юк, эш шуларны булдыру юлында гына бара; мәктәпкәчә яшьтәге татар балаларының телен өйрәнү мәсьәләсе бөтенләй күтәрел-гәне юк әле. Шулар өстенә, татар телчеләренең бу чордагы тагын бер зур җитешсезлеге һаман дәвам итә — шушы көнгә чаклы югары уку йортларының татар теле программалары буенча дәреслекләр юк. Соңгы елларда бары тик хәзерге татар теле программасы буенча гына дәреслек-кулланма язылып нәшриятка тапшырылса да, ике ел үтүгә карамастан, ул һаман басы-лып чыкмый тора.
Тагын бер зур кимчелегебезне үкенеч белән искә алмый үтәргә мөмкин түгел. Ул — татар теле буенча барган фәнни тикшереиүләре- безпец рус телендә матбугатка чыгарыла бармавы. Бу кимчелек аеруча тиз бетерелүне таләп итә, чөнки ансыз татар теле белеме халыкара файдаланыла алмый, Һәм ул үзе дә башка тел коллективлары галимнәренең ярдәменнән читтә яши.
Шушы көнгә кадәр галимнәребез тарафыннан бердәмлек белән хәл ителмәгән бәхәсле мәсьәләләр дә шактый. Мәсәлән, татар телендә фонемалар саны, аерым сүз, аның төзелеше: тамыр һәм кушымча (гына-генә, мы-ме, ук-үк һ. б. сүзме, кушымчамы?), татар теленең алфавит һәм орфография төзелешләре, фразеологик 'берәмлек, фигыльләрне төркемләү, аваз ияртемнәре һәм җанварлар (белән аралашу сүзләренең сүз төркемнәренә мөнәсәбәте, модаль сүзләр, өстәмә сүз һәм аныклагыч, бер баш кисәкле җөмләләрне төркемләү нигезләре, иярчен җөмлә мәсьәләсе һ. б., төрлесе төрле күләмдәрәк булса да бәхәстән котыла алганнары юк. Кайбер терминнарыбызга карата да шуны ук әйтергә була: грамматикаларыбызда бер үк категорияләрнең төрле термин белән аталып йөртелгәннәре байтак. Мәсәлән: хәл фигыль— рәвеш фигыль, бер составлы җөмлә—бер баш кисәкле җөмлә, ике составлы җөмлә — ике баш кисәкле җөмлә һ. |б.
Нигездә бердәмлек белән хәл ителгән, бәхәссез дип санала торган мәсьәләләр арасында да җентекләүне, тулыландыруны, төгәлләндерүне, хәтта үзгәртүне сорый торганнары да очрый. Әгәр кирәгенчә эшләнсәләр һәм уңышлы булсалар, мондый хезмәтләр фәннең сыйфатын һичшиксез яхшыртачак. Ләкин практик я теоретик әһәмияте булмаганда, яки әһәмияте бик чикле булганда, традициядә урнашкан дөреслекне үзгәртү белән мавыкмау яхшырак. Безнең аңлавыбызча, соңгы елларда басылып чыккан урта мәктәп программасындагы кебек үзгәртүләрнең (мәсәлән, сыйфат фигыль төркемчәсенең йөкләмәсен ярлыландыра, хәтта ул төркемчәне юкка чыгаруга алып бара торган үзгәреш) һәм
111
күптән урнашкан кайбер терминнарны алмаштыру татар теле белеменә бертөрле үсеш бирми. Алай гына да түгел, хәтта югары уку йортлары программаларына нигезләнеп язылган «Хәзерге татар әдәби теле» исемле кулланмадагыча (авторы М. Зәкиев) ияртү бәйләнешендәге өч төрне (ярашу, янәшәлек, -башкарылыш) шик астына кую; бер баш кисәкле җөмләләрне төркемләү буенча күптән танылган нигезне (ияләре нигезендә төркемләүне) алмаштыру кебек үзгәртүләр дә фәнгә әһәмиятле яңалык өстәмиләр. Андый күре-нешләр, югарыда әйтелгәнчә, татар теле белемендә яшәп килә торган бердәмсезлекне тагын да көчәйтәләр генә. Ләкин, шуңа карамастан, бу белем өлкәсендә кирәксезгә үзгәртү белән шөгыльләнү фактлары һаман да күренгәли әле. Мондый фактларның тууларын берничә төрле сәбәп белән аңлатырга мөмкин.
Беренчесе, татар теленең төзелеш законнары буенча кайбер авторның җитәрлек хәзерлеге булмау яки хәзерлекне тиешенчә, булганынча файдаланмау. Мәсәлән, «Социалистик Татарстан» газетасының 1961 елгы 2 август санында чыккан «Әнә, менә сүзләре адашып йөрмәсен» исемле мәкаләдәге дәгъваның — «әнә, менә» сүзләрен моңа чаклы урнашкан сүз төркеменнән (алмашлыктан) кисәкчә төркеменә күчерергә кирәк» дигән тәкъдимнең сәбәбен әнә шулай гына аңлатырга була, чөнки мәкаләнең авторы ул сүзләрнең алмашлык төркеменә туры кил- м үл әрен «килеш белән төрләнмәү, кисәкчә кабул лтмәү һәм җөмләнең кисәге булмау» кебек фактлар белән дәлилләмәкче булган; ни өчендер, автор шул ук алмашлык төркемендә «алай, болай, шулай, кая, ник» кебек килеш белән төрләнми торган сүзләр дә барлыгын һәм әнә, менә сүзләренә «әнә ич, менә бит» рәвешендә кисәкчә тагылып та кулланы-луын, шулай ук, бүтән мөстәкыйль сүзләр кебек үк, «әнә, менә» сүзләренең дә алмашлыклардагыча тулы мәгънәгә ия булуын һәм еш кына җөмләдә кереш сүз функциясендә килүен, сүз — җөмлә булып та йөртелүен күз алдына китермәгән.
Югарыдагы фактлар өстепә тагын, әгәр автор ул сүзләрнең генизисын һәм бүтән төрки телләрнең грамматикаларында да алмашлык төркемендә каралуларын белсә, һичшиксез, андый тәкъдимне ясамаган бу-лыр иде.
Татар теле белемендә урнашып, традициягә кергән дөреслекләрне кирәксезгә үзгәртү, алмаштыруның икенче сәбәбен авторларның нинди булса яраксыз методологик юнәлешкә өстенлек бирүеннән яки уңышсыз бер йогынты астында калуыннан эзләргә кирәк. Мондый сәбәпләрдән килеп чыккан үзгәртүләр тел белеме буенча шактый өлгергән белгечләрнең хезмәтләрендә дә табыла. Югыйсә, дистәләрчә еллар буе яшәп килгән, нигездә яраклы дип танылган терминнарны алмаштыру я үзгәртү юлына керү фактларын, мәсәлән, «фигыль төркемчәләре» дигән терминны «наклонение» яки «фигыль төрләре», «хикәя фигыль»не «хикәяләү наклонениесе», «боерык фигыль»не «боеру наклонениесе» дию кебек, «сөйләү теле» урынына «сөйләм теле» кебек «яңартуларны» ни дпп аңлатырга кирәк?! Болар барысы да, безнеңчә, еш кына урында таптануга кайтып калалар.
«Бер урында таптану» күренешенә һәм аның кайбер сәбәпләренә беркадәр тукталу да файдасыз булмас кебек. Бездә, татар теле белемендә, аның мисаллары байтак табылырга мөмкин.
Без канчакта ачылган ишекне ачу белән шөгыльләнәбез: фәндә инде мәгълүм, хәтта күптән ачылган мәсьәләне яки фактны, гүя ки, беренче тапкыр үзебез хәл итәбез кебек аңлатабыз. Мондый күренеш, күбесенчә, автор үз фәненең аңа чаклы эшләнү дәрәҗәсен тиешенчә .исәпкә алмау яки күз алдында тотмау очракларында күзәтелә. Андый очраклар үзләре төрле сәбәпләр белән: тикшеренү объектына авторның 1кирәгеичә җитди «килмәве бе-лән, мәсьәләнең эшләнү дәрәҗәсен яктырткан әдәбият һәм чыганаклардан җитәрлек файдалану мөмкинлеге булмау белән яки авторның ул әдәбиятка илтифатсыз карашы белән аңлатылырга мөмкин.
112
Өйрәнелә торган мәсьәләнең тик-шерелү, хәл ителү дәрәҗәсен яктырткан чыганакларның барысы белән дә файдалана алмау аркасында. бер мәсьәлә буенча бер урында таптанып кала язу очрагы минем үз эшләрем барышында да булгалады.
Күпләргә билгеле, татар грамма-тикалары традициясендә хәл фигыльне өч заманга .карата төрләнә дип өйрәнү урнашкан иде. Мәсьәләне тикшерү барышында мин ул традициянең ялгыш икәнен аңладым һәм татар телечә карата шуны үземнең ачышым дигән фикергә, нәтиҗәгә дә килдем, чөнки миңа чаклы ул мәсьәлә өстендә эшләгән авторларның минем күземнән кичкән әсәрләрендә «хәл фигыльләр заманнар буенча төрләнми» дигән сүз таба алмадым. Ләкин ул елларда, билгеле сәбәпләр аркасында, мин Г. Ибра- һимов төзегән грамматикалар белән файдалана алмаган идем. Әгәр минем грамматикам басылып чыкканчы да. миңа аның хезмәтләре белән файдалану мөмкинлеге ачылмаган булса, хәл фигыльнең заманнарга карата төрләнмәве мәсьәләсен татар теле белемендә беренче тапкыр исбат итүче мин булып күренер идем. Хезмәтем типографиядә басыла башлаган елда миңа Г. Ибраһимов грамматикаларыннан да файдалану мөмкинлеге ачылды. Мин аларны җентекләп күздән кичердем һәм аның 1921 елда басылган «Татар сарфы» исемле дәреслегендә «хәл фигыль» төркемчәсе турында язганнарын укысам, шунда, аерым искәрмә итеп, авторның «татар телендә хәл фигыльнең заманнарга карата төрләнмәве турындагы» фикерен таптым. Димәк. Г. Ибраһимовта моннан берничә дистә еллар элек үк ул мәсьәләне дөрес хәл итү фикере туган булган, тик ул аны үз китабында ук гамәлгә генә кертә алмаган. Г. Ибраһимов фикере минем «хәл фигыль заманнарга карата төрләнми» дигән тезисымда китерелгән дәлилләрне көчәйтте һәм миңа бу мәсьәләдә дөреслек, төгәллек кертергә зур ярдәм итте.
Дөньяга чыккан фәнни хезмәтләрне, төрле темаларга язылган диссер-тацияләрне җентекләп күздән кичергәндә, теге яки бу мәсьәләнең өйрәнелү дәрәҗәсе аларның авторлары тарафыннан җитәрлек исәпкә алынмау аркасында килеп чыккан кирәксез кабатлау, бер урында таптану фактлары байтак табылырга мөмкин. Ләкин безнең татар теле белемендә андый күренешләр, гадәттә, авторларның үткәндә эшләнгәннәрне өйрәнергә теләмәвеннән яки чыга- наклардан файдаланырга мөмкинлек бирелмәүдән түгел, бәлки, күбесенчә, ул авторларның татар телендәге иске чыганакларны, иске әдәбиятны һәм кулъязмаларны (гарәп, латин хәрефләре белән басылганнарын) укырлык һә,м аңларлык хәзер- ле<кә ия булмауларыннан да килеп чыга. Соңгы елларда өлгергән телчеләребез арасында мондый кешеләр еш очрый, хәтта андыйларның ел- дан-ел арта барганлыгы да нык сизел.). Кайбер диссертацияләргә теркәлгән библиографик белешмәләрдә татар теле белеме буенча совет чорына чаклы язылган татарча әсәр-ләрнең гарәп хәрефендә басылганнары я бөтенләй булмый, яисә кайберләре исем өчен генә кертелә.
Бусы әле бер хәл. Кайбер әсәрләрдә, бигрәк тә, диссертацияләрдә аннан да күңелсезрәк фактлар да очраштыргалый. Ихтимал, шулай ук предметның, мәсьәләнең өйрәнелү тарихын белмәгәнлектәндер, кайберәүләр, һичбер дәлил китереп тор- мастан, үзләре өйрәнә торган «мәсьәлә турында ачьгктан-ачы.к «моңа чаклы бездә бу мәсьәлә бөтенләй өйрәнелмәгән» дип язарга ук батырчылык итәләр һәм үзләрен теге я бу •мәсьәләне беренче тапкыр хәл итүче дип күрсәтергә ашыгалар. Ул күренешләрнең тегесе дә, бусы да татар теле белемен үстерү буенча көтелгән темпны тизләтүгә комачаулый, чөнки, мәсьәләнең бу авторгача өйрәнелү дәрәҗәсе билгеләнмәгәч, моның үзенең фәнгә керткән өстәмәләрен дә билгеләп булмый.
Татар телен фәнни өйрәнү юлындагы хезмәтләребездә, булганнарны кирәксезгә кабатлау, бер урында таптану күренешләрен чикләү автор үз фәненең аңа чаклы өйрәнелү дәрәҗәсен тарихи киңлегендә һәм тирәнлегендә күз алдына китерә алу
белән бәйләнгән. Галим буларак, ул үз фәне буенча татар телендәге борынгы, иске һәм хәзерге әдәбиятны (гарәп, латин, рус язуларындагы- ларны) иркен укый, аңлый алырлык булу һәм үз эшендә аларны файдаланырлык хәзерлеккә ия булу өсте- иә, бүтән төрки телләргә карата төрле телләрдә язылып матбугатка чыккан иң әһәмиятле төп фәнни әдәбияттан файдалана алырлык та булырга тиеш. Бу — татар теле буенча чын галим булу юлында үтәлергә тиешле төп таләпләрнең берсе. Аспирант та эзлекле рәвештә шуңа омтылырга тиеш.
Татар теле белеменең үсешенә зур булышлык итә торган эшләрнең тагын берсен хәтерлик. Ул — тәнкыйть. Дөрес, татар теле белеменә карата тәнкыйть бөтенләй үк юк түгел, ул булгалый. Ләкин, ачык әйтик, п р I ш ц ип и а л ь ю г а р ы л ы кта гы җитди тәнкыйтьләр юк әле. Кайбер тәнкыйть бездә хәтта үзе тәнкыйтькә «мохтаҗ була.
Дөрес, бездә бөтен тюркология кү-ләмендә фәнни конференцияләр,, ки-ңәшмәләр ел саен диярлек булгалап тора. Аларда төрки телләрнең уртак һәм аларның теге я бусына хас мәсьәләләр тикшерелә, тәнкыйть тә ителәләр. Бу — бик яхшы эш. Ләкин андый җыелышларда татар теле белеме буенча кайбер вәкилләр генә катнаша ала. Татар телчеләренең үз түгәрәгендә исә андый җыелышлар соңгы елларда бөтенләй диярлек оештырылмый. Бүгенге көндә Казанның үзендәге СССР Фәннәр Академиясе филиалының Тел, әдә-бият һәм тарих институтында тел секторы, лексикография секторы, шул ук Казанның югары уку йортларында татар теле һәм әдәбияты буенча ике кафедра; аннары, Алабуга белән Уфадагы югары уку йортларында шундый ук ике кафедра яши. Шуларның һәрберсе татар теле өстендә фәнни тикшеренү эшләре дә алып бара. Ләкин аларда эшләүче татар теле белгечләре арасында үзара аңлашып эшләү, хезмәттәшлек юк диярлек. Шундый таркаулык та татар теле буенча бәхәсле мәсьәләләрнең бердәмлек белән хәл ителүенә комачаулый. Безнеңчә, аларның фәнни эшләрен коор-динацияләргә һәм аларда эшләүчеләр арасында ныклы хезмәттәшлек булдырырга инде күптән вакыт. Мондый чара татар теле өстендә эшләү буенча кирәксез параллелизмга юл .куймау мөмкинлеген дә тудырыр һәм, шуның белән, коммунизмга күчү чорында татар теле белеменең дә яңа уңышларга ирешүен тагын да тизләтер иде.
3. .C. Ә.’ № 12