Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАМГАЛЫ БҮРЕ


әби Дәүлииең урта яшьтәге мәктәп балаларына адресланган «Тамгалы бүре Ъ> исемле җыентыгына алты хикәясе кергән. Алар төрле профессия кешеләренең эшләре турында сөйлиләр. Хикәяләрдә без бүрене ычкындыру оятыннан йөрәге таланган каравылчы, үзенең бөтен гомерен кеше тормышын саклап калуга багышлаган доктор Мәдинә Хисамиева, үз ялгышын таныган «бал остасы» Гайфулла абзый, кешеләргә чын күңелдән ышанучы олы җанлы әб.и, үз профессиясен җаны-тәне белән яраткан итекче Гариф һәм башка бик күп кешеләр белән очрашабыз.
Алдан ук шуны әйтәсе килә: хикәяләр ялыктырмый— автор сюжетны шактый мавыктыргыч итеп төзи, композицияне дә төгәл генә кора >белгән.
Язучы стилендә шул нәрсә ачык күренә, ул гади генә вакыйгаларны тормышта булгапча итеп, я үзенең хикәяләве рәвешендә, я персонажлар сөйләме аша, лирик бер җылылык белән тасвирлый. Геройлар хәрәкәттә, үсештә биреләләр. Алар максатларына ирешү өчен һәрвакыт алга омтылалар, каршылыкларны җиңәләр. Язучы әсәренең идеясен ачу өчен алдан үзе ишарә ясамый, бәлки аны геройларның уйлары, кичерешләре, омтылышлары аша ачып салырга тырыша.
Менә «Җыр» дигән хикәя. Аңардагы >вакыйга'лар һәм детальләр — барысы да диярлек доктор Мәдинә
1 Н. Дә үл и, «Тамгалы бүре», хикәяләр, Татарстан китап нәшрияты, 1962 ел, 80 бит.
Хисамиева образын тулыландыруга, аның якты характерын ачуга хезмәт итәләр һәм шул ук вакытта аның белән янәшә торучы персонажларны күрсәтүдә булышалар.
Нәби Дәүли хезмәт кешеләренең тормыштагы ролен, аларның уйларын, якты теләкләрен, омтылышларын, эчке кичерешләрен ачык аңларга, сиземләргә тырыша.
«Өр-яңа яфрак» хикәясендәге Гариф үз эшен чиксез яратучы, аңа бөтен сәләтен багышлаучы, хезмәтне яшәү мандаты итеп караучы кеше ул. Нәкъ менә шуның өчен укучы аны үз күрә, дус итеп кабул итә. Геройның характерын тулырак күзаллау өчен түбәндәге эпизодны хәтергә төшерик.
Эштән соң Гариф, хатыны Нәфисә белән, кино карарга килә. Кино барганда күңелсез хәл килеп чыга— лента өзелә. Аның кырында гына утыручы берәү механикны «итекче» дип сүгеп ташлый. Бу сүз Гарифка шулкадәр нык тәэсир итә ки, ул әлегә кешегә: «Димәк, сезнеңчә, итекче үз эшен белми булып чыга?»—ди. Ул вакыйга Гариф күңеленнән бик тиз генә китми: «көннәр үтсә дә, ул сүзләр онытылмый. «Шулай, Гарифҗан, син инде кырык ел кешеләргә итек тегәсең, кырык ел кешеләрне киендерәсең, аларны шатландырасың, ә алар сиңа нәрсә диләр?» — дип чын күңелдән борчылып йөри.
Ки н ода уты р га н д а механикны «итекче» дип «хурлаган» әлеге егет беркөнне Гариф эшли торган цехка килә. Ул үзенең артист-б.июче икәнен, тиз көннбрдә ансамбль
Н
белән чит илгә гастрольгә китәчәген һәм үзенә бик матур, 'бик җиңел итек кирәк булуын әйтә. Итекне Гариф тегә. Артист Гарифны тапый һәм теге вакытта әйткән сүзләре әчеп бик борчыла. Ул Гарифтан: «Юк, сез итекче генә түгел, сез үз эшегездә чын художник! Мине гафу итегез», — дип, кичерүен сорый.
Хезмәтне изге нәрсә итеп тану, кешеләрне ярату, аларга хезмәт итәргә әзер тору, җәмгыятьтә үзең эчен генә түгел, ә коллектив өчен яшәү мотивы һәм идеясе авторның «Тамгалы бүре», «Минем әбием» һәм «Үч алу» хикәяләре өчен дә ха-рактерлы.
Җыенты кта гы у ңы ш л ы я к л а р и ы күрсәтү белән бергә, кайбер кимчелекләргә дә тукталыйк. Алда әйтелгәнчә, хикәяләрдә тормышчан вакыйгалар, тормышчан детальләр .алынса да, аерым очракларда ышануы авыр булган вакыйгалар,ясалма детальләр дә очрый.
Мәсәлән, «Нинди бал тәмле була» хикәясенә күз салыйк. Әсәр 'башыннан алып ахырына кадәр ясалма сюжетка корылган. Вакыйга колхоз умарталыгында да, артель идарәсендә дә һәм умартачы Гайфулла абзый өендә дә бара. Ләкин ул эпизодлар бер-берсенә органик бәйлән-мәгәннәр, аннан-моннан гына ябыштырып куелганнар.
Укучы умарталыктан ике мичкә бал урлап кайткан умартачы Гайфулланың еллык план тулмаганга борчылып йөрүенә ышана аламы? Әлбәттә, юк. Андый кешеләргә бал алу планы тулса ни дә, тулмаса пи. Чөнки аны үзен кайгыртудан башка берни кызыксындырмый.
Я булмаса, «бүген-иртәгә умар: таларны кышлыкка күчерергә» торганда кортларның табыш эзләп очуларын һәм аларның Гайфулла абзыйларның чормаларындагы !балны табуын, ояларына кире ташуларын һәм моны белгән Гайфулланың миче хурлыктан коткардылар, дип сөенүен тормышчан деталь дип буламы? һич юк.
Автор колхоз 'бухгалтерыннан: «Сиңа әле, әшнә кеше, планны тутырган әчеп бал янына акчалата да төшә, быел бәхетең басты», — дигән (Сүзләрне әйттерә. Бу сүзләр бөтенләй дөреслеккә туры килми-ләр. Хезмәткә өстәмә түләү—планнан арттырып үтәлгән эш өчен генә бирелә бит.
М о 11 д ы й ясалмалык «Тамгалы бүре» хикәясендә дә чагылып китә. Бүре лирик геройның йодрыгыннан куркып юл читенә чыгып утыра була.
Җыентыкның теле турында эндәшми үтү дә урынлы булмас. Нәби Дәүли — шигырьләрдә сүзләргә карата таләпчән шагыйрь. Ул аларны дөрес сайлый һәм үз урыннарына утырта белә. Шуңа аның шигырьләре юлларындагы сүзләрне бер урыннан икенче урынга күчереп булмый. Хикәяләрдә сүз сайлауга килгәндә инде, авторда бу таләпчәнлек күренми. Мәсәлән, түбәндәге берничә җөмләгә игътибар итик. «Кырларда карабодай үкереп үсте». «Юкә дә шау чәчәк эченә батып утырды...» Бу җөмләләрдәге үкереп, батып сүзләре берсе дә үз мәгънәләрендә алынмаганнар.
«Көз килгән саен агачта яфрак сар1айган кебек аның башындагы чәчләре күбрәк агара». Бу җөмләне бер кат уку белән генә һич аңлап булмый. Аны, аңларга теләп, кат- кат укыйсың. Алай да җөмләнең «серенә» төшенә алмыйсың. Гомумән бу җөмләне мәгънәсез чагыш-тыруның үрнәге дип кенә әйтергә була. Кызганычка каршы, шундый төгәлсезлек үрнәкләрен китаптан шактый китереп була.
Сүзләрне кулланганда мондый талымсызлыкмы гафу итеп булмый, әлбәттә. Нәби Дәүли бу турыда нык уйлансын иде. Укучылар аннан матур телле, йөгерек агышлы әсәрләр көтәләр.