СОҢГЫ МИНУТЛАРДА
ешедә ныклы ихтыяр булса, ул
максатына ирешми калмый, ул
хәтта үлемне дә җиңә! Бу, күрәсең, ил,
халык, партия каршында зур
җаваплылык тоюдан килә. Сугыш
вакытында, связной икенче частька
мөһим пакет алып бара, ләкин утны
кичкәндә, бик каты яраланып, егыла.
Егыла, ләкин ятып калмый, ул барасы
җиренә үрмәләп, шуышып барып җитә,
пакетны тиешле кешесенә тапшыра
һәм, изге бурыч үтәлгәннән соң гына,
мәңгегә күзен йома...
Мәхмүт Максуд әнә шундый кеше-
ләрнең берсе иде. Моннан берничә
еллар элек ул бик каты авырып китте.
Инфарктның авыр формасы, диделәр
врачлар. Аңа селкенмичә,
кымшанмыйча айлар буе ятарга кирәк
иде. Ләкин аның билгеләнгән срокны
тутырасы килмәде, эшләп бетерәсе
эшләре аны тынгысызлады. «Анна
Каренина» романының тәрҗемәсен
төгәллисе бар, якын дус, кардәш,
көрәштәш Муса Җәлил турында
истәлек язасы бар...
— Синең, Мәхмүт агай, хөрмәтле
пенсиягә хакың бар, сиңа ул хәл алырга
мөмкинлек бирер иде.
Шундый киңәш бирүчеләр аз бул-
мады. Ләкин пенсия сүзен ишетүгә
аның ачуы кабара, күзләрендә усал
чаткылар уйный башлый.
— Нигә, Мәхмүт инде эшкә яраксыз
дип әйтәсезме?!. Дәүләт тәрбиясенә
күчәргә тәкъдим итәсезме?!.
һәм ул озак вакыт үгетләгәннән соң
гына пенсия алырга риза булды. Ләкин
иҗади хезмәт белән яшәүдән
аерылмады.
Врачлар аның хәле авыр икәнен әйтә
тордылар, хәер, Мәхмүт ага моны үзе
дә белә иде, шуңа күрә күңелне
тынгысызлап торган әсәрне тәмамлау
аның идеалына әйләнде. Муса
турындагы китапны ничек тә язып
бетерергә кирәк иде аңа, һәм ул аны
язып бетерде. Алай гына түгел, яңадан
күчереп, төзәтеп чыгарга да өлгерде
һәм...
Мин ялга барышлый аның хәлен
белергә кереп чыкмакчы идем, ләкин
бер вокзалдан икенчесенә күчеп,
билетларны рәтләгәнче, байтак вакыт
узды һәм беркая барырлык түгел иде.
Ялтага килү белән мин аңа хат яздым.
Казан һәм әдәбият дөньясындагы
кайбер хәбәрләрне теркәгәч,
Мәскәүдән узышлый янына керә
алмавым өчен гафу үтендем,
кайтышлый кереп чыгарга вәгъдә
бирдем.
Бераздан Ялтага түбәндәге хат
килде.
«Хөрмәтле Гази дус, ял сәгатеңне
кызганмыйча хат язуың минем өчен зур
куаныч.
Җавап бирә алмый тордым. Әллә хат
язарлык та хәл юк, әллә настроение юк
(икесе дә бар, ахры). Соңгы бер атна
эчендә кәеф шәп түгел. Кичә врач
булды. Уколлар билгеләде. Иртәгә
сестра килә башлый. Бигрәк
кадерлиләр, юри авырырсың.
«Сагынган минутларда»ны җи-
бәрдем. 8 табак. Син үзең теләгән
бүлекләрне, үзең теләгән күләмдә
алырсың. Ул турыда сөйләшербез Ч
1 «Муса Җәлил турында замандашлары»
дигән истәлекләр җыентыгы өчен мин аның
«Сагынган минутларда» мемуарыннан өзекләр
алырга уйлавымны язган идем. Бу юллар шуңа
җавап.
К
150
Бер мәкаләгә материал әзерлим (тагын
укып, хәтерне яңартам). К©; ненә бер
сәгать булса да укымый калмаска
тырышам. Шул миңа беркадәр мораль
канәгатьләнү бирә кебек;
Китабыңны быел җәй тагын бер
тапкыр (ныклабрак) укып чыктым.
Хезмәтеңә, — һәм, димәк, үзеңә дә, —
хөрмәтем артты, табигый, фикер
аерымлыклары тулысынча үз көчендә
кала.
Бик сагындым үзеңне.
Мөхәммәткә һәм Хәмиткә миннән күп
сәлам.
Үзеңә һәм Асия ханымга сәлам һәм
ихтирам белән
М ә х м ү т 28. 10. 62.»
Минем белән бергә ял итүче Мө-
хәммәт Гайнуллин һәм Хәмит Ярми
иптәшләргә Мәхмүт агайның сәламен
тапшыргач, аның авыруы турында
сөйләшеп алдык. Мәхмүт агайның
хатына кадәр үк Әминә ханым Җәлилдән
хат килгән иде инде һәм авыруның хәле
авырлыгын 'белгән идек.
Ниһаять, мин Мәскәүгә килеп төштем.
Мәхмүт абыйны күреп сөйләшүдән тыш
бер эшем дә юк. һәм мин аның янына
ашыгам. Гөлсем ханым партия
җыелышында икән, ә Мәхмүт абыйны
бүген борчымаска киңәш бирделәр.
Бүлмәсен бикләп үк яткан икән.
10 ноябрьда, иртән сәгать ун тулуга,
Мәхмүт абый йокыдан торуга, аның
янына керәм.
Сестра әле генә укол кадап чыккан
икән, ул китеп бара, ә мин авыруны
күрергә ашыгам.
— Әйдә, бик көттем үзеңне, — дип
каршы алды Мәхмүт абый яткан җирдән
генә. Уколдан соң ул ятып тора иде әле.
Бераздан ул торды һәм әүвәлгечә үк
бик нык« кызыксыну белән төрле
сораулар яудыра башлады. Мин аның
йөзенә карадым. Соңгы тапкыр без аның
белән май аенда очрашып сөйләшкән
идек. Әйе, хәзер ул тагын да өшәнгәнрәк
күренә, уң күзе ничектер сәеррәк карый,
кабагын да көчкә күтәрә шикелле. Ләкин
кәефе алай борчылу тудырырлык
күренми. Хәрәкәте җиңел тавышы көр.
Шулай да, чәй янына килеп утыргач, ул
йөрәген капшап торды да:
— Укол кадаганнар иде, бүген әллә
нигә авыррак хис итәм, мин бер биш
минут ятып торыйм әле, дип үз
бүлмәсенә кереп китте.
Ул ятып торган арада, Гөлсем ханым
Мәхмүт абыйның режимны бик нык
саклавын, сәгатькә генә карап торуын
сөйләп алды. Чыннан да нәкъ биш
минуттан Мәхмүт абый әйләнеп чыкты:
— Менә мин хәзер сәламәт кеше’ —
диде ул.
Ул чемченеп кенә ашый, онытканда
бер чәй йотып куя, үзе һәрбер сүзне ачык,
кычкырып әйтеп, һаман сораша.
Язучыларның съезды кайчан була,
председатель кем булачак; яшьләр
газетасының редакторы кая китте,
«Ялкын» журналы редакторы кем,
Таткнигоиз- датның баш редакторы
ниндирәк кеше, «Совет әдәбияты»ның
секретаре кем һ. б. шундый сораулардан
соң ул үзенең бүгенге шагыйрьләргә,
бүгенге шигырьләргә карашын да
әйткәли.
— Син хатыңда Хатип Госманның
докторлык диссертациясен яклавы яхшы
узды, дип язгансың. Кемнәр нәрсә
сөйләделәр? —диде Мәхмүт абый. Мин
яклауның ничек булганын гомуми сүзләр
белән язып бирдем, ләкин ул аның белән
генә канәгатьләнмәде. Кайта-кайта
официаль оппонентларның нәрсә
сөйләүләрен, минем нәрсә сөйләвемне
сорашты.
Ишетмәгән, дөм саңгырау кеше белән
сөйләшеп утыруның читенлекләре бар,
билгеле. Ләкин Мәхмүт абый белән
беренче кат очрашу, беренче сөйләшү
түгел, ул минем авыз кыймылдавына
карап, нәрсәләр әйтүемне белеп ала, «шу-
лай дисеңме?» дип тагын бер тапкыр
раславымны сорый, шул арада мин
кәгазьгә дә төп фикерләрне язып бирәм.
X. Госманның диссертациясе белән
кызыксынуының сере бар икән, ул аиы
озакламый үзе әйтте. Ләкин, ничектер,
васыять әйткән ши- келлерәк, сүзен
читләбрәк башлады. Ул сөйләгәндә, мин
түбәндәгеләрне язып бардым:
— Мин Габдрахман Сәгъдинең
«Символизм» исемле китабын чы-
гардым. Нинди китаптыр ул, хәзер әйтә
алмыйм... Г. Ибраһимовтан бер заман
хат алган идем. Ул шулай язган:
«Анападан кайтып килә икән, Г.
Сәгъди кергән иде. «Символизм» дигән
монографиясен күздән кичердем».
Бу—Ибраһимов- иың үз җөмләсе. Ул
шулай, башта кайтып баруын, аннан
кемнең кайтуын язган. Г.
Йбраһимовиың рекомендациясе дә
тәэсир -иткәндер, билгеле. Әнә шул
китап басылып чыккач, Г.
Толымбайский «Контрреволюцион бер
китап турында» дип рецензия язып
чыкты... Шундый чор иде. — Мәхмүт
абый бераз елмаеп көлеп торды, хәл
алды. Тагын дәвам итте: — «Мин Г.
Ибраһн- мовны контрреволюцион
китап басарга рекомендовать иткән дип
уйламыйм. Мин дә коитрреволюцияне
аңлый алган булыр идем шаять. Син
мине Г. Ибраһимовка сукырларча
ияргән икән дип уйлама, 1928 елда,
Ялтада, ул мине Шәһит Әхмәдиев
белән таныштырды. Менә Шаһитнең
хикәяләрен җыеп бастырасы иде», —
диде. Мин моны эшләмәдем...
Ул тагын бераз тынып калды. Бер
йотым чәй эчте.
— Минем мәкаләләрдән син махсус
берәр кешене сүгеп чыкканны
тапмассың. Мин Исәнбәтне, Г. Иб-
раһимовны контрреволюционерлар,
милләтчеләр дип махсус мәкалә язып
чыкмадым. Исемнәре телгә
алынгандыр, ләкин ул громоотвод
төсендә булырга мөмкин. Ләкин мин
үземне заман чиреннән котылган кеше
дип әйтмим. Заман чире миндә дә
булды. Мин дә Тукайны пессимист дип
язып чыкканым бар. Бу — ялгыш,
нигездә ялгыш караш. Тукайның көче
дә шунда, шундый авыр заманда
яшәүгә карамастан, ул оптимист
шагыйрь булды.
— Алдагы .хезмәтемдә мин шушы
мәсьәләләрне дә яктыртып кит- мәкче
булам. Әгәр мин аны эшли алмасам,
син хәтереңә алып куй... Белеп булмый
бит, минем иртәгә үк үлүем мөмкин...
Ләкин үләргә тели дип уйламагыз. Әле
бер биш хел яшәсәм, ә ул вакыт эчендә
яңа дару табарлар, тагын бер биш ел
өстәсәләр....
Ул тагын ягымлы гына елмаеп
алды. Үзенең шаяруы миндә нинди
тәэсир ясады икән дип, миңа байтак
сынап карап торды. Мин чын күңелдән
аның шаян сүзләрен хуплап алдым,
кулларымны бергә кушып,
— Ун ел аз әле ул! — дидем.- Минем
сүзләрне иреннәрдән укып:
— Син дә шулай дисеңме! — диде.
Мәхмүт агайның бүлмә һавасы
алыштырылган иде инде, Гөлсем
ханым андагы тәрәзәне ябып кйл- де.
Мәхмүт абый чәйле стаканын күтәреп,
мин кәгазьләремне кочаклап, аның
кабинетына кердек.
Өстәлнең бер башында яңа га-
зеталар, журналлар. Ниндидер га-
зеталардан кисеп алынган шигырьләр.
Мәхмүт абый, каты авыру булуына
карамастан, Казанда чыга торган
барлык матбугатны укып бара, газета-
журнал битенә үк укылган материалга
карата үзенең билгеләрен, фикерләрен
язып бара. Өстәлдә бер кочак шигырь
өелеп ятканын күргәч, ихтыярсыз
минем аларны тотып карыйсым да
килде.
— Я куй аларны, — диде Мәхмүт
абый,— Казанга кайткач укырсың...
— «Татар совет поэзиясенең байрак
йөртүчеләре» дигән темага мәкалә
язмакчы идем. Синең белән дә бәхәскә
керергә исәп, Хатип белән дә.
— Әһә, менә ни өчен Хатипнең
диссертациясен җентекләп сораша-
сың,— дидем мин, ләкин язып бир-
мәдем.
— Мин Октябрьның беренче ел-
ларыннан алып 30 нчы елларга чаклы
поэзияне күзәтергә уйлыйм,— дип
дәвам итте Мәхмүт Максуд.
Ул шактый озын итеп X. Госманның
авторефератын укуын һәм үзенең
кайбер мәсьәләләрдә иҗади бәхәскә
керергә уйлавын сөйләп китте.
— Татар совет поэзиясен мин
гыйсьянчылык, символизм поэзиясе
дип таный алмыйм. Шулай булгач,
151
152
байракны да һ. Такташ ялгыз гына
күтәрә алмый. Байрак йөртүчеләр күп,
революция елларында алар бер
коллектив булдылар. Аларның алгы
сафында М. Гафури белән Г. Камал
булдылар. Мин шул фикерне обосновать
итәргә телим. 30 нчы елларга кадәр
күтәрелгән шагыйрьләр бездә күп бит.
Әхмәт Фәйзи әле үзенең бәясен алмаган.
Баттал бик кызыклы шагыйрь, Фәтхи
Бурнаш...
М. Максудның Такташ иҗатына
үзенчәрәк бәя бирүе язучылар җә-
мәгатьчелегенә билгеле. Минем дә шул
мәсьәләдә аның белән бәхәскә кергәнем
бар. Әле узган ел гына без шулай капма-
каршы сөйләшеп утырганда,
кылычларны шактый көчле генә
бәрешеп алган идек. Хәзер исә мин аның
белән бәхәскә кермәдем һәм андый
ниятем дә юк иде. Ул да аптырабрак
калды шикелле.
— Тукта әле, син бер дә каршы
әйтмисең, минем кәефем өчен ге- нәме
килешеп барасың? — диде.
— Бәхәсләшмим, килешәм, фикер
синең мәкаләң язылып беткәч туарга
мөмкин! — дидем мин, дипломатлык
күрсәтеп.
Аннан соң ул өстәлдән бер дәфтәр
алды. Аны тотып, Бурнаш поэмалары
турында сөйли башлады.
— Атна саен бер поэма язган.
Шундый елларда. Мин аларны яңадан
укып чыктым. Дөрес, Бурнаш- ча
алынган образлар — солтаннар,
вәзирләр, гөлләр, бостаннар күп... Ләкин
аларга әле тиешле бәя биреп бетелмәгән.
Мәхмүт абый, кулындагы бер сы-
зыклы дәфтәрдән карап, үзе күчереп
алган цитаталарны укый башлады:
— - «Икеләнмә» поэмасы. Граж-
даннар сугышы чоры бит, 1919 ел. Кыз
егетне икеләнмәскә өнди:
«Кире баскан һәрбер адым саен Каргар илең,
бәгырем, беләмсең?» —
ДИ УЛ.
Сәгать инде унике тулды, мин
авыруны ялыктырудан куркып, китәргә
теләвемне әйттем.
— Юк, әле без иң мөһимен сөй-
ләшмәдек,— диде.-— Синең поездың
китәргә әле вакыт күп... барасы җирең
бармы?.. Юк, әйбәт. Иң мөһиме Муса
турында.
Ул, урыныннан торып, өстәл тарт-
масыннан икегә бөкләнгән язулы кәгазь
алды. Яңадан үз урынына килеп утырды
һәм кәгазьләрне кулына тоткан килеш
сөйли башлады:
— Муса турындагы истәлекләремне
язып бетердем. Ул минем байтак
вакытымны һәм көчемне алды. Мин аны
кат-кат эшләдем. Барлыгы бер унбиш
табаклап яздым. күчерүе белән. Соңгы
вариантын һичбер хата китмәсен өчен
цитаталарны тагын бер кат тикшереп.
чыктым. Ә син беләсең, миңа шкафтан
китап алып карау бик читен,, ә инде
энциклопедияне алуы бөтенләй газап.
Хәзер китап нәшриятта, 8 табак. Мин
аның үзгәртелми басылуын телим. Бу
хакта Бәширгә дә әйткән идем. Мостай
Кәримгә дә әйттем. Аларның да
булышуларын сорадым... Карт
язучыларның әсәрләрен үзгәртеп басуны
мин аңлый алмыйм. Алар җаваплы
кешеләр бит. Менә син шушыны укып
чык әле.
Мәхмүт абый кулындагы кәгазьне
миңа сузды. Ул — Афзал Шамовның
дүрт битлек хаты икән. Мин игътибар
белән укып чыктым.
— Син язганыңны миңа укытмыйсың
бит, нәрсәләр дисең миңа?— диде
Мәхмүт Максуд, аның сүзләрен язып
барган кәгазьләргә бик игътибар итеп.
— Бу синең сүзләр, мә, укы! — дидем.
Мин Шамовның хатын укыганда, ул
минем язмаларны карап чыкты:
— Гафу ит, бу синең үзең өчен икән,
— диде. — Мин үземә әйтә торган
сүзләрең дип белгән идем. Гафу ит! —
дип кабатлады.
— Үзең укуың бигрәк яхшы,— дидем
мин.
— Ни дисең? — диде Максуд, мин
хатны укып бетергәч,
Мин гомуми төстәрәк җавап биргәч,
ул канәгатьләнеп җитмәде. Афзал
Шамовның дүрт замечаниесенә аерым-
аерым тукталуны сорады. Бу
замечаииеләр Максуд язган «Сагынган
минутларда» исемле ис
тәлек буенча ясалганнар һәм чынын
әйткәндә, искитмәле яки истәлекне шик
астына куя торган за- мечаниеләр түгел.
Ләкин авыру кеше һәрбер сүзгә үзенчә
реакция ясый икән; күрәсең, нәшриятта
ул фикерләргә игътибар итеп, кулъ-
язмага тоткарлык ясалу мөмкинлеген
уйлый булса кирәк. Мин соңыннан гына
белдем, Шамовның бер замечаниесе
Әхмәт Ерикәй фикере белән аваздаш
икән. Ерикәй Малеевкада җәй көне
Максуд белән бергә булган һәм
истәлекләр турында үз фикерен әйткән.
— Миңа Мусаның кешелек сый-
фатларын аз күрсәтәсең, аны фәрештә
ясыйсың дип әйтәләр. Бер дә килешә
алмыйм мин моның белән.
— Син гаҗәпләнмә, Афзал абый бик
аскет кеше бит ул, — дидем мин, аны
бүлеп. — Менә миңа нәкъ Мусаның
характеры ошады. Җанлы, табигый.
— Шулай дисеңме, мин бик шат, —
диде Максуд. — Мин Афзалга җавап
яздым. Бик рәхмәт әйттем. Чыннан да,
иренмичә, вакытын кызганмыйча дүрт
битлек хат язган! Мин кулъязманы
төзәткәндә аның замечаниеләрен искә
алдым. Кысла ашарга өйрәнүебезне дә
сызып калдырдым... Анда әле син
укымаган бер-ике бүлек бар. Аның
шигырьләренә дә тукталырга кирәк
таптым мин. Муса бит бездә хатын- кыз
образларын сурәтләүдә бик үзенчәлекле
шагыйрь. Аның хатын- кызлары
һәрвакыт -прогрессив ка- рашлылар,
алдынгылар. «Безнең сөю»дән башлап.
«Җиһан» поэмасы. Аның элек «Чаган
кашык» дип аталуы да очраклы түгел.
Хезмәт кешеләре, хезмәт тәрбиясе. Н. С.
Хрущев докладларына алар аваздаш
образлар... Безнең поэзиядә әле андый
хатын-кызлар юк иде...
Мәхмүт абый өстәлдә яткан кесә
сәгатенә текәлеп карады. Мин дә
карадым. Сәгать беренче ярты иде инде.
Ул тагын нидер сөйли башлаган иде,
ләкин кинәт туктап калды, башы артка
ташланды. Мин иркенләп сулыш ала,
ахры, дип уйлаганда, кыйшаеп ава да
башлады. Мин аны кочып алдым... Эчеп
бетмәгән чәен йоттырдым... ләкин ул
аңына килмәде. Яткыргач, бик тиз
врачка шалтыраттык. Миенә кинәт кан
савылган кешегә ашыгыч ярдәм дә берни
эшли алмас иде, билгеле. Ләкин шулай
да врачларның бик соң килүләрен’ әйтми
мөмкин түгел. Телдән калгач та әле
авыру бер 20 минутлап сулыш алды, ан-
нан соң тын гына күзләрен йомып,
әйтерсең йоклап китте.
Революциянең беренче елларында ук
үзе теләп Кызыл Армия сафына килеп
баскан солдат, татар совет әдәбиятына
нигез салучыларның берсе булган өлкән
язучыбыз, карт большевик, күп кырлы
талант иясе Мәхмүт Максуд әнә шулай
дөнья куйды. Атакага барганда пуля
тиеп егылып калган солдат кебек, зур
иҗат планнары белән илһамланып
кулына каләм тоткан хәлдә, үз постында
вафат булды.
Ул иҗади хезмәттән тәм таба белә
торган тынгысыз җан иде, ул әдәбиятка
гаять күп хезмәт күрсәтте: нәсерләр,
хикәяләр, очерклар, ялкынлы
публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре,
дөнья классикларының том-том
әсәрләрен тәрҗемә итү — болар барысы
да аның дәртле эшчәнлегенә шаһитлар.
Укучылар массасы бу хезмәтне чын кү-
ңелдән тәкъдир итә һәм Максудны ул
һичвакыт онытмас!