Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

БОМБАЛАР
С*апер күрә: бомба озак яткан эзе булып үткән сугышның, Сапер ала аны кулларына, сапер кыса хәтта сулышын.
Учларында аның үлем ята, маңгаеннан салкын тпр тама...
...Юк ителде бомба уйсулыкта, шундый тыныч җәйге бер таңда...
Сугыш калдыклары...
Соңгылары
кайда яшерелгән, кем белә?
Бик күпләре әле, бик күпләре Пыскый һаман безнең күңелдә.
Үлгәннәрнең кайсын онытып булсын? Яраларның җиңел кайсысы?
Шартламаган бомба түгелмени һәр йөрәкнең хәсрәт-кайгысы?
Ә кешегә чиксез бәхет кирәк, шатлык кирәк туган җиремә...
...Кайгы бомбаларын юк иткәндә, сапер итсен чорым мине дә!
КЕШЕ ЙӨРӘГЕ
У' п. йөрәген ачып салды сиңа, Кеше нинди юмарт, күр әле... Син беләсең ташны һәм кояшны, беләсезме кеше йөрәген?
Юлың озын. Әгәр суык булса, ут янында җылын, хакың бар: зур йөрәктә, иптәш, дөрләп яна дуслык хисе чәчкән атомнар.
Менә йөрәк! Безгә шундый кирәк чын йөрәкнең туры хөкеме!
Ишетәсеңме? Тибә, тибә, тибә — суга, суга чүкеч шикелле.
79
Җитез була йөрәк, ярсу була...
Чирле булса, чире онтыла:
Ул барыбер, качып докторлардан,, кояш булып, күккә омтыла!
ГАДИЛЕК
IO. А. Гагаринга
5^л йөргән җир. Ул таптаган урам. Ул укыган бина... Күр әле, барысы гади. Шушы гадилектән ничек туган батыр йөрәге?
Әнә баскыч. Аннан ул атлаган китапларын тотып кулына. Ничек шушы агач баскычлардан менгән егет галәм юлына?
Гаҗәпләнмә, дустым, канатларын Ватан биргән гади малайга.
Батырларның исә туганы юк, үскәне юк алтын сарайда!
ЙОЛДЫЗ ИСЕ килә ҖИЛЛӘРДӘН
үзен ача, күрче, яшь бөреләр, күлдә йөзә әнә аккошлар.
Туган якта язны сәламлиләр ераклардан кайткан танышлар.
Кайберәүләр әмма кайтмаганнар... Чия үскән киткән юлларына аларның...
Тик барыбер, яңа, җылы җилләр җилфердәтә
«Зәңгәр шәл»ен Кәрим аганың.
Бодай пешә, күккә тургай менә. Бик биектән космонавтлар кайта, җәй килгәч, һәм аларны болын уртасында каршы ала
Муса кебек көләч Алтынчәч.
Ә Галимҗан абый, бүләк итеп,
«Кызыл чәчәкләр»еп җибәргән...
Чәчәкләрдән яңгыр исе килә, йолдыз исе килә җилләрдән...
ҖАВАП
Ерганакта «кораб» агызып йөрсә, «Ул диңгезче булыр», дияләр.
Ә урамнан бер җыр отып керсә, «Сәйдәш булыр», диеп сөяләр.
Ә син, улым?
Кайсы тау-ташларда
калыр синең гомер эзләрең? Язмышыңның серле билгеләрен яшергәнме әллә күзләрең?
Кем булырсың, белмим.
Беркем белми
борылышларын атлар юлыңның...
...Беләм!
Синең көләч күзләреңдә Җавап табам:
«Кеше булырмын!»
мин киткәндә
ин кайтканда яңгыр ява иде. Буш перронда мине көттең син. Күрү белән, килеп кочакладың, Минем битләремнән үптең син.
Салкын иреннәрең юеш иде, күзләреңдә чиксез шатлык иде. Янгыр ява иде, һәр тамчысы, һәр тамчысы шундый татлы иде..
Мин киткәндә тагын яңгыр яуды. Юеш иде синең битләрең. Мин аларны үпкән чакта белдем яңгырларның тозлы икәнен.