ШАГЫЙРЬ ӘХМӘТ ЕРИКӘЙГӘ 60 ЯШЬ
Татар совет поэзиясендә озак еллар буе эшләп килүче шагыйрь Әхмәт Ерикәйгә шушы елның дека- бренда 60 яшь тулды. Укучыларга ул үзенең күп санлы лирик шигырьләре, «Асылгөл», «Җәүһәрия» һ. б. поэмалары аша таныш. Әхмәт Ерикәй — җыр жанрын үстерү өлкәсендә актив эшләгән шагыйрьләрнең берсе. Аның иҗатында партиябезнең бөеклегенә, совет кешеләренең героик көрәшенә, тынычлыкка, хезмәткә һәм яшьлеккә дан җырлау хас. Ә. Ерикәйнең шигырьләре, поэмалары, о!$ыр- лары русчага, .шулай ук башка телләргә дә тәрҗемә ителде һәм аерым җыентыклар булып басылды. Шагыйрь үзе дә татар совет укучыларын башка халыкларның әдәбият үрнәкләре белән таныштыру буенча
* орурланам, Рәсәй, мин — синең улың, Шаулы гасыр бусагасында тудым. Тынгысызлык җилен сизеп үстем мин, Даулы тормыш дулкыннарын кичтем мин.
Үлемне дә күрдем, иңрәү-зарны да, Шатлык яшен тамызган дусларны да. Көрәш аргамагын җиктем арбага, Кайгы-хәсрәтләрне түктем дәрьяга.
Аллага да һөҗүм иткәләдем мин, Мулланың да сүзен сүткәләдем мин. Оныталмыйм байлар изгән чакны да, Якынны да күрәм мин һәм еракны да...
Безнең дәвер кабатланачак түгел, Биш гомергә тора безнең бер гомер. Яңа тормыш күңелле түгелмени, Яңалыкны тудыру җиңелмени?..
/
шактый күп эшли.
Әхмәт Ерикәй үзенең 60 еллык бәйрәмен яңа әсәрләр иҗат итеп каршылый. Юбилярга тагын да зуррак уңышлар, озын гомер һәм сәламәтлек телибез.
Түбәндә шагыйрьнең яңа шигырьләре урнаштырыла.
• 68
Кемнәргәдер азат дөнья тар иде, Безгә обрез төзәүче дә бар иде; Милләтче дә килде күсәк күтәреп, Гайбәтче дә йөрде кадер китәреп.
Россия биргән бәхетне безнең кулдан Чамалады тартып алырга дошман. Селтәнделәр. Без куркуга төшмәдек, Без бит кеше җилкәсендә үсмәдек.
Түкмәсен өчен халкым күз яшьләрен Мин дә гранитсыман ныгып яшәдем; Хәзер дә яшим ил өчен омтылып, Тик яшәмим әзергә бәзер булып.
йолдыз кебек якты булсаң халкыңа, Яшеренмәс бәхтең болыт артына.
Заманына ялкынын биргән кеше Үлемсезлек белән һәрвакыт күрше.
D ез киләбез дә китәбез, Җил кала, елга кала; Язлы, җәйле, киң өметле Җир кала, дөнья кала.
Без ятабыз да йоклыйбыз, Ә җир мәңге йокламый: Миллион гасырлар буенча Әйләнүдән туктамый.
Юк, әйләнми, алга оча Кешелек белән бергә: Омтыла ул кешелекне Биеккә күтәрергә.
Планетадан планетага Күпер сал, якты чорым. Туар гасырларга барып Ишетелсен синең җырың!..
Ю к, сорама: «Коммунистлык нәрсәдә?» — дип сорама, Ул бит җыелышта түгел, кыен эштә сынала.
Син — коммунист: атлый алсаң текә юллар үренә, Җитәкли алсаң халкыңны коммунизм түренә.
Син — коммунист, әгәр күңлең заман җырын җырласа, Арганда да, талганда да дәртең тугарылмаса.
Син — коммунист: бөркет кебек ерактан күрә белсәң, Идеалың өчен яшәсәң, идеалың өчен үлсәң.
69
Син — коммунист: дошман корган киртәне җнмрә белсәң, Ил янмасын өчен, утка-ялкынга керә белсәң.
Син — коммунист: үлемеңнән үлемсезлек яралса, Җилфердәп калган байрак кебек мәгърур эшең калса...
т
1 уган илем, синең кырларыңда, Юлларыңда бик күп йөрдем мин; Бураннарыңны да, зарыңны да, Авыр чагыңны да күрдем мин.
Хыянәтне күреп борчылдым мин, Өянәкне җиңеп чыктым мин;
йөрәк янганда да, каным тамганда да Ал байракны биек тоттым мин.
Синнән якын кемем бар соң минем, Күзләремне кемгә терәрмен?
Үлгән минутта да, шаять, сине Күңлем белән кочып үләрмен.
Сине хөрмәт итәм, сиңа хезмәт итәм, Җылы миңа синең кочагың;
Юлда ятып калсам — мендәр булыр, Юрган булыр изге туфрагың...
*
^крен генә һаман атлыйм алга, Җилгә-давылларга бирешмим; Мин ышанмыйм лыгырдаучыларга, Әшәкеләр белән килешмим.
Беркемгә дә үпкә сакламыймын, Беркемгә дә каза теләмим;
Юк, мин кешеләргә баз казымыйм, Юлларына маяк тезәм мин.
Әлсерәмим, кояш бату белән Урын җәймим ятып йокларга; һаман карап туймыйм төзелгән һәм Төзеләчәк яңа йортларга.
Яңа көнне күреп горурланам, Күз тутырып карыйм еракка; Мин көрәшәм, эшлим һәм ышанам Ирешермен, диеп, зурракка.
Мин ышанам әле җырлармын, дип Беркем җырламаган җырларны; Өмет итәм әле табармын, дип, Үтелмәгән яңа юлларны.
♦
* $
-^лсу таңнар нурга коендыра, Алга дәшеп ага елгалар;
Өметләрем, кыңгырау тавышыдай, Еракларда яңрап торалар.
Алга дәшеп, ашыгып җилләр исә, Гөлләр үсә юлны матурлап;
Мин хыялга чумам, тау башына Йөгереп менгән чакны хәтерләп.
Дулкынланып карыйм югарыга, Олы юлга, туар елларга;
Мин сокланам биектәгеләргә, Мин көнләшәм юлдагыларга.
&
$ *
Л*үз алалмыйм күктәге йолдызлардан һәм җирдәге матурлыкны яратам; Җилкендереп йөрәкне җилләр исә, Дәртләндереп, ашкындырып ата таң.*
Гөлләр үсә күзләремне иркәләп, Җаннарымны назлап челтери инешләр; Кырларда куанычлы иген шаулый, Кояшта пешә кызарып җимешләр.
Хушланам мин моңлы җырлар ишетсәм, Кош сайравы рәхәт бирә күңелгә; Ләкин хезмәт һәм мәхәббәт булмаса, Бер минут та яшәмәс идем җирдә...
* аңнар ата, юллар бормалана, Басуларда иген өлгергән;
Рәхмәт табигатькә, дөнья ямен Күрер өчен миңа күз биргән.
Җирдә кеше боекмасын өчен Таулар, сулар, гөлләр иңдергән; Сафлык, матурлыкка, яхшылыкка Рәхмәт әйтер өчен тел биргән.
Әллә яңгыр мине, әллә кояш Саф күңелле итеп үстергән; Әшәкелек, үчлек, явызлыкка Каршы торыр өчен көч биргән.
Табигатькә һәркөн рәхмәт әйтәм Колак биргән өчен ишетергә; Халыкларның аһ-зарларын түгел, Шат җырларын тыңлап сөенергә.
71
Рәхмәт, димен, зиһен биргән өчен, Ут булдырган өчен йөрәктә;
Әллә кая ашкындырган өчен, Чыныктырган өчен көрәштә.
Рәхмәт аңа, дәү йөрәкле иткән Мәңге янарга һәм көяргә; Газапланырга һәм сөенергә, Сөелергә, өзелеп сөяргә.
’’’ *
Синең күзләреңнән матуррак, Сихерлерәк күзләр күрдем мин; Тик күңлемә синнән якынрак, '• Ягымлырак кешене белмим мин.
Яшен утларыннан ялкынлырак Үткен карашларны күрдем мин; Ләкин, иркәм, синнән сабыррак, Түземлерәк кешене белмим мин.
Сөенә белгән, гыйшык тота белгән Чибәрләрне бик күп күрдем мин; Синең төсле йөрәк җылыта белгән, Бәхет биргән кешене белмим мин.
Саф йөрәктән чыккан җырларны Чордашларым яратырлармы?
Күңел сызып киткән эзләрне Кем дә булса сагынып эзләрме?..
Ах, борчылма, күңел, юк зарар, .Югалмаслар синең эзләрең, Чәчкән орлык кебек шытсалар Халкың йөрәгендә сүзләрен...
1962