Логотип Казан Утлары
Повесть

ОНЫТЫЛМАС ЕЛЛАР


Икенче китап VII
6
куп, сыңар аягын тарантас канатына чыгарып, кола бияне үз җаена гына атлатып, корылык суккан волостьларны карарга барган җиреннән кайтып килә. Елтыр-елтыр итеп, һавада пәрәвез оча. Җәй буе яңгыр булмаганга, юлда тузан мамык ястык шикелле .кабарып тора. Атның аяклары юлга лап .итеп төшкәндә,, куе тузан һавага күтәрелә алмыйча тетрәп кенә китә дә үз урынына ята. Тарантас көпчәкләренең тирән эзе яңадан тузан белән күмелеп кала.
Быел җәй тиз картайды, дип уйлый Якуп. Август ахыры гына булуга карамастан, урмандагы агач башлары сап-сары, кызу куырган. Ел да бу вакытта иген басулары солы чүмәләләреннән чеп-чуар була торган иде. Быел тегендә бер чүмәлә, монда бер чүмәлә генә күренә. Кырны сары чәчәкле тавык үләте белән йодрык-йодрык ал чәчәкле шайтан таягы, ат буе кара әрем белән кәҗә сакалы басып киткән.
Якуп, каршыга килүче атлыларга юл бирү өчен, атны уңга тартты. Арба төпләренә генә салып, ике агай карабодай көлтәсе алып кайтып бара иде. Якуп сәлам бирде. Тегеләр «вәгаләйкемне» әйтеп, карый- карый узып киттеләр. Якуп, тагын юлга төшеп, кызулый башлады. Авыл агайлары белән очрашканда, ул уңайсызлана: гүя, быел яңгыр аның гаебе буенча яумаган да аның гаебе буенча иген уңмаган. Гүя, Польша белән сугыш та һаман аның гаебе аркасында, бетми. Җәй буе фронтта эшләр яхшы барган иде. Керзонның куркытып язган ультиматумына исләре китмичә, безнекеләр туктаусыз һөҗүм итте. Ләкин кызыл Россияне гүргә бөгәрләп тыгу белән саташкан черчильләр». куркытырга яратучы әлеге керзоннар ак Польшаның җиңелүе белән килешә алмадылар. Бай казнадан тагын һәм тагын мул ярдәм сузып„ инде хәлдән тайган, инде сулышы тыгыла башлаган Польшаны яңадан тернәкләндереп җибәрделәр. Поляклар август урталарында контрһөҗүм башлады. Көзли бетәргә тиешле сугыш, күрәсең, кышка да, бәлки, язга да калыр. Кызыл Гаскәр Варшаваның капка төбенә-
VII Ахыры. Башы 6, 7, 8, 9, 10 һәм 11 саннарда.
Я
13
барып җиткәч, халык сугыш бетә икән дип куадган иде. Хәзер инде кайчан бетәсе тагын билгесез. Өстәвенә игеннәр дә бик кәй...
Ике хатын тары урып ята иде. Тәгәрмәч тавышый ишетеп, икесе дә башларын күтәрделәр һәм беркавым Якуп ягына карап тордылар. Тарантас келтерәп узып киткәч, икесе дә, уракларын учларында әй- ләндереп-әиләндереп тордылар да, башларын яңадан иделәр.
Бер минутка фикерләреннән аерылган Якуп, хатыннарны узып киткәч, тагын үзенең уйларына чумды. Әйе, игеннәр уңмау бик каты аяк чала. Инде бүгеннән кызылармеец семьяларының тамагын кайгырта башларга кирәк булачак. Урамнарда йортсыз-җирсез балалар күбәйде. Көзли үзләрен җыештырып алмасаң, кышлый барсы да катып үлеп бетәчәк. Пристаньнардан, урамнардан чүпләнгән кыз балалар өчен яңа тәрбия йорты ачылу алдында тора. Бинасы инде әзер. Кирәкле җиһазларын да Яжуп үзе юнәтеп киткән иде. Төрле учреждениеләрнең подвалларын, складларын актарып, юкны бар итеп, берне ике итеп, шушы кыз балалар йорты өчен тегене-моны эзләгәндә, Якуп беркайда да исәптә тормый торган бер складка юлыкты. Ат башыдай йозакны лом -белән каерып атып, складның эченә килеп керделәр дә җыелып яткан малның күплегенә аһ иттеләр. Сораша торгач, бу Зайцев дигән беренче гильдий купецның кызыл мал склады булып чыкты. Складны белүчеләр шушы көнгә хәтле дәшми ятканнар. Якуп ишек төбенә винтовкалы сакчы куйдырды. Малны бер атна буе исәпкә алдылар. Якуп волостьларга чыгып киткәндә, кыз балалар йортына күлмәкләр, юрганнар, пальтолар тегелә калды. Табылдык склад ха- ' кында Казанга хәбәр ителгән юк әле. Белеп алсалар, ник үзеңә генә тотасың дип, Якупны пешерәчәкләр.
Алда шәһәрнең йортлары күренә башлагач, кола бия кыстатмыйча ук чабарга тотынды. Ярты сәгатьтән соң, ул инде Башкарманың ишек алдына кереп туктады. Якуп, өстендәге тузанлы плащын салып атып, Башкармага арткы ишектән барып керде дә үзенең кабинетына таба узды.
Аңа хатлар бар иде. Берсе фронттан, Шәрифҗаннаи. Якуп бу хатны күптән көтә иде инде. Конвертны ертты да аягүрә генә укый да башлады. Хат әле полякларның контрһөҗүменә хәтле язылган. «Варшавадан 80 чакрымда гына торабыз. Поляклар үзләренең позицияләренә бишәр рәт тимерчыбык тоталар, бик каты хәзерләнәләр. Поляк крестьяннарының безгә мөнәсәбәте шәп түгел, басып алучыларга караган кебек карыйлар», дип яза иде Шәрифҗан. Якуп үзенең соңгы хатында: «Дәүләтьяров белән этле-мәчеле яшибез, яхшы работниклар җитми» дип зарланганга күрә булса кирәк, Шәрифҗан авылдан Федюшкинны чакыртырга киңәш иткән иде. «Федя зур суларны гизә ала торган чуртан балык, ә син аны кәрәкә урнына авыл күлендә әрәм яткырасың. Заманында тәртәгә сыймый йөргән икән, хәзер инде ул элекке анархист Федя түгел, Чапай дивизиясендә сугышып кайткан, дисциплина тәртәсенә кергән төпле егет» дип, Шәрифҗан Федюшкинны мактаган иде. Күрәсең, ике дус язышкалап торалардыр, Федюшкин «авыл күлендә» кәрәкә булып ятуыннан зарлангандыр. Аны өязгә алдыру турында Якупның үзенең дә уйлаганы бар. Матрос Федюшкин нинди эшне дә тартып бара алачак. Өяз партия комитеты белән киңәшергә дә Федюшкинны чакыртырга!
...Бер атнадан соң, Якуп белән. Федющкин икесе бер савыттан кайнар тары боткасы ашап утыралар иде инде. Матрос Якупның кечкенә генә бүлмәсендә бер үзе ярты бүлмәне алып утырган, аяклары өстәл астына сыймаганга, берсен кырыйга сузып җибәргән. Сул кулын күбрәк өстәл астында тота, уңы белән табактан авызына ботка ташый иде. Сап-сары ботканың уртасына елтыратып кына май салганнар, икесе дә, кашыкка ботканы эләктергәч, шул май яныннан сыптырып
14
узалар, ләкин майга рәтләп тидермиләр иде. Якуп үзенең кунагына сынап-сынап караштыргалый: тегенең җыерылган усал кашлары табын катында да язылмаган, кырыс күз карашлары күңелле сүз сөйләшкәндә дә йомшамый иде. Якуп аңа сәерсенеп карый һәм ирексез- дән: «Бу җенне богавыннан ычкындырабыз ычкындыруын да, соңыннан үкенмәбез микән?» дип уйлый иде.
Федюшкин, күрәсең, Якупка «тиешле тәэсирне» ясарга ниятләп килгән булгандыр: «комдив Чапаевның үз кулы белән бирелгән» Кызыл Байрак орденын күкрәгенә тагып, яңа яшел френчын киеп җибәргән иде. Агыйделне сал белән кичеп, батальонын ничек атакага ташлавын да сүз уңаенда кыстырып кунды, үз авылларындагы кулакларны «койрыкларын бот арасына кысарга» мәҗбүр итүен дә сөйләп алды. Бер авылда гына бикләнеп ятканда, колач җәеп эшләргә урын тарлыгын әйтеп, киңрәк мәйданда янә бер мәртәбә көч сынап карарга нияте барлыгын сиздерде.
Чакыру хатын алып, шәһәргә барырга чыккач, «анда» үзен ничегрәк тоту/Якуп белән ничегрәк сөйләшү хакында юлда ук уйлап куйган иде'. Янәсе, сез чакырттыгыз, мин килдем, дияргә булган иде ул. Характерымны беләсез! Сезнеңчә мин кәкре, үземчә бик туры. Бер ел авылда ятып, бу кеше үзгәргәндер дип уйласагыз, бик ялгышасыз. Менә сезгә Балтик матросының, Чапайчының тугры күңеле! Теләсәгез — аласыз, теләмәсәгез — юк...
Башкармада Якуп үзен бик ягымлы каршы алгач, өенә кунак итәргә дә алып киткәч, ул алай ук сөйләшә алмады. Характерында «юнып бетелмәгән» урыннар барын Якуп Саттарич яхшы белә, белсә дә чакырткан, димәк, шул «юнылмаган» килеш алырга риза булгандыр.
Табынның ахырынарак Федюшкинның кашлары бераз языла башлады, чырае да яктырды, кыскасы, 'Якупка күптән таныш булган мактанчыграк, анархистрак авыл егете Федяга әйләнде дә калды.
Өстәл яныннан купкач, тәмәке төтенләп җибәрделәр. Якуп өяздәге хәлләрнең шактый авыр икәнен сөйләде. Кайбер волостьларда иген байтак булган, ә кайберләрендә камыл гына урып алганнар икән. Бәрәңгесе уңганы ачтан үлмәс, ә менә бәрәңгесе дә көйгәне нишләр? Икмәк запасы байларда гына. Халыкның кыен хәлдә калуыннан файдаланып, байлар биш бәя каерырга тырышырлар. Спекулянтлар инде хәзер үк котырына башлады. Польша сугышы кышка калмаган булса, хәлебез болай ук та булмас иде. Бәлки, кышка хәтле килешү ясап куярлар? Ләкин поляклар килешергә риза булырлармы? Алар бит үз йортларында үзләре хуҗа түгел, ..алар өчен инглизләр, французлар уйлый. Хәзер көч поляклар ягында: без чигенәбез, алар Минскига таба киләләр...
Федюшкин, тәмәке төтенен түшәмгә таба өреп, башын кырынрак тотып, Якупны тыңлый иде. Менә ул утлы төпчекне мич авызына ыргытты да, кинәт тураеп:
— Безгәме поляклардан мир сорарга? — диде, авыз кырые ямьшәеп китте. — Варшаваның капка төбендә таптандык, таптандык та чигенергә тотындык. Чапай исән булса, инде күптән Варшава безнеке булган булыр иде. Мир сорарга түгел, әйбәтләп Пилсудскийиың авызына кундырырга! Неужели безнең гаскәрнең шунлык кына көче юк?! Чапай исән чак булса!.. Дошманны Минскииың ындыр артына хәтле ияртеп кайт та, аннан мир сора... Хурлык!
Федюшкин түрдән ишеккә таба йөгереп китте, ишектән янә түргә йөгереп килде. Якуп, сүзне тагын өяз хәлләренә, күчереп, Федюшкинга продкомиссарлык урынын тәкъдим итте.
Синең җилкә генә чыдаса чыдый инде мондый йөккә, бик авыр булачак... — дип, салам да кыстырып алды.
/
Матрос барып утырды да уйга калды, иттереп сукты.
— Риза!
Шулай итеп, безнең Федюшкин тагын «авыллардагы хәлне үз күзе белән күрер лостьларга чыгып китте.
Сентябрь аеның кояшлы, пәрәвезле көннәренең берсёндә, Якуп урамга чыкты. Күн курткасын җилбәгәйгә җибәргән килеш ул, аяк астында аунаган кызгылт яфраклар өстеннән җәһәт кенә атлап, аптека урамы белән түбән таба китте. Кызларга дип тәгаенләнгән балалар йорты бүген ачылырга тиеш. Якуп шунда барырга чыккан иде.
Кулларын кызу-кызу бутап, аптеканы узып барганда, Якуп үзенең артында:
— .Гражданин! — дигән тавыш ишетте, ләкин борылып карамады, чөнки ул «иптәш!», «товарищ!» дип эндәшүгә гадәтләнгән иде, коры, рәсми «гражданин!» миңа түгелдер дип уйлады. Әмма тавыш кабатланды. Якуп туктап артына борылды һәм, каршысыида яшь кенә ике кызны күреп, аптырап китте.
— Гражданин, ничек оят түгел сезгә? — диде кызларның берсе,, комач булып кызарганы, Якупның итекләренә күрсәтте.
— Фронтта безнең кызылармеецларыбыз чабатадан сугышып йөргәндә, сез нинди йөз белән монда күн итек киеп йөрисез! Салып бирегез итекләрегезне! Без фронтка аяк киеме җыябыз.
Бу сүзләрне әйтүче Кафия үз каршында басып торган Якупка күтәрелеп карады да, аһ итеп, башын тотты һәм, иптәш кызын аптырашта калдырып, йөгереп китеп барды.
Урам чатына җиткәч кенә икесе дә туктап сулыш алдылар.
— Без синең белән Исполком председателе Саттаровка тап булдык ич, — диде Кафия көлә-көлә.
Кызыл сугышчыларга кием җыярга шәһәрнең барлык комсомоллары күтәрелеп чыккан иде. Хәлим белән Анатолийга Красный Пролетарий урамы эләкте. Каршыларыиа шинель кигән кеше очрагач, малайлар аиы туктаттылар да коймага ябыштырылган язу каршына алып килделәр. Теге, ияген тоткалый-тоткалый, типографиядә басылган эре-эре хәрефле язуны укыды, ашыгып шинелен сала башлады. Яшел гимнастеркадан гына калгач, бил каешын төзәтә-төзәтә:
— Карагыз аиы, малайлар, 1илтеп бирегез, — диде. — Юкса, барып тикшерермен дә колагыгыздай асып куярмын!
Ул чаттан борылгач, Анатолий шинельне иңбашына салып карады. Шинельнең чабулары!' тротуар такталарына төшеп тора иде.
Комсомолларның бер төрлесе шулай кием-салым җыйганда, икенчеләре кырда чикерткә күмә, өченчеләре урманда имән чикләвеге җыя, дүртенчеләре кызылармеец семьяларының каралты башларын яба, бишенчеләре тагын нәрсәдер эшли... Кичә генә Польша фронтыннан кайткан, ярасы да җөйләнеп бетмәгән комсомолецны комитет баржадан борчак бушатырга җибәрә, аннан кайтып теге мунча керергә дә өлгерми, комитет секретаре аны чакыртып ала да: «Менә сиңа бер дистә кеше, пычкыларны, балталарны үзең теләсәң каян тап! Иртәгә берегезне генә шәһәрдә очратсам да... карагыз аиы! Барыгыз, хәерле юл сезгә!» — ди.
Кичә генә пуля, снаряд астында дошман белән якалашып йөргән комсомолец, бер дистә үзе ише ярым инвалидларны ияртеп, чынлабрак тотынсаң, бер ашарга да җитми торган азык паегын складтан алып, аның да чиреген ач балалар фондына тапшырып, шул көнне үк кичен урманга чыгып китә, чөнки иртәгә көндез аның шәһәр урамында күренергә хакы юк!
15
Аннары тез башына шап
продкомнссар булды һәм өчен», икенче көнне үк во-
I
Шәһәрдәге коммунистлар, комсомоллар, партиясезләр кырыкка ярылырлык булып эшли. Клубларда сугышчылар файдасына спектакльләр куела. Шәһәрне баскан ятим-ятимәләрне җыеп мунчаларга алып баралар; яшьләр складларда сакта тора; врачлар лекцияләр укып; «Марста тормыш бармы?» дигән темага Комклубта бәхәсләр үткәрелә.
...Якуп, төш авышканчы, кызлар йортында булды. Барысының да чәчләре ир малайларныкы кебек машинка белән алдырган, шуңа күрә колаклары зур, муеннары нечкә булып күренә. Өсләренә тубыктан түбән озын ситсы күлмәк кигезелгәи, аякларында чүпрәктән тегелгән тапочка. Якуп шушы кызчыкларны өстәл янына, кайнар аш салынган тәлинкәләр каршына утыртып, бик мәшәкатьле эшнең уңышлы тәмам булуына сөенеп кайтырга чыкты.
Аптека урамына килеп кергәч, Якупны ике егет куып узып китте: берсе култыгына киез итек кыстырган, икенчесе беләгенә кыска тун салган. Итек белән тунны кемнән, ничек алулары турында сөйләшеп кайталар. Хәер, Якупның колагына бер-ике генә сүз чалынып калды. Ниндидер карчык, тунны егеткә биргәндә: «Картым төсе итеп, бик’ озак саклаган идем, мотри, кадерләп кисеннәр, көядән кистермәсен-нәр», дип әйтеп калган икән. Егетләргә, ахырысы, бу кызык булып тоелгандыр: көлешәләр, бер-беренә «мотри!» диешәләр иде.
һәр көн бирелә торган бер телем кара икмәк, Якупйы көтеп, кабинетының өстәл өстендә тора иде инде. Кайтып керүгә кружка белән кайнар чәй дә кертеп бирделәр. Башындагы күн фуражкасын салып диванга атты да, чикәләренә чал кергән чәчен сыпырып куеп, Якуп икмәккә барып ябышты. Балаларның ак муеннары, зур колаклары һаман күз алдыннан китми иде. Ул үзе дә белештермичә елмайгалап куя, мыекларын сыпыргалый, тезенә коелган валчыкларны алып-алып каба, ә зур колаклы кыз балалар күз алдында басып торалар.
Ашап бетергәч, кружкасын шкафка тыкты да бүгенге фронт сводкаларын укырга тотынды, һаман чигенәбез... Полякларга чолганышка эләккән Гай корпусының атлылары, боҗраны өзәргә тырышып, дошман өстенә әллә ничә тапкыр кылыч белән ташланып-ташланып караганнар, әмма... Тукта, Шәрифҗан Гай корпусында иде бит... Димәк?.. Якуп, сводканы өстәлгә ташлап, тәрәзә каршына килде. Баягы ике кыз, киемнәр күтәреп, тротуардан узып баралар иде. Иртәнге очрашу исенә төшеп, Якуп аягындагы итекләренә карады.
7
Тубалбаш Биктәш кырдан Битюг белән бәрәңге алып кайтып килә иде. Франц Иосифич, менә өченче көн инде, аңардан төнлә кырда бәрәңге саклата, көндез ташыта. Янәсе, кыз балалар йортының быел үз бәрәңгеләре юк, ә безнең бәрәңге бик күп, биреп торыйк кызларга. «Бирмибез!» дип кычкыручы малайлар бер Тубал гына булмаса да; Франц Иосифич нәкъ менә Тубалга каныкты, үз тамагын гына кайгыр-тучы эгоистмы, игаистмыдип атады, крыжовник төсле күзләрен-акайтып: «Тинтәк сүзләрең өчен мин сине кызларга үзеңнән бәрәңге ташы- там!» — дип кычкырды.
Чәчләрен тифтан соңгы шикелле итеп кырдырган котсыз кызларга үз бәрәңгеңне үз кулың белән илтеп бирү хурлык булса да, бәрәңге ташуның яхшы ягы да бар икән. Ичмаса туйганчы кайнар бәрәңге ашап калды. Туйганчы гына да түгел, артыграк та ашап ташлады ахры, көндез ике тапкыр куак арасына йөгергән булса да, менә өченче тапкырга кысталып кайтып килә.
Тубал, водокачканы узып бераз баргач, дилбегәне ачу белән сулга- каерды. Битюг кызлар йортына таба бүген инде биш тапкыр борылган
16
2. „с. Ә.“ № 12. 17
иде. Алтынчы тапкыр каергач, аңламаганга салышып, уңга, өйгә таба кереп китте. Малай, дилбегәне кулына чорнап, аякларын арбага терәп, җан-фәрманга тарткач кына Битюг: «Әйдә, бетерсәң бетер инде мин карт пәрине!» дияргә теләгәндәй, койрыгын юаш кына бер бутап алды да җаны тартмаган якка китеп барды.
Аулак урамнарның берсендә, Биктәш иләмсез зур итеп ачып куелган караңгы капкадан ишек алдына керде, атны борып, арбаны янтайтты: әрҗә гөрселдәп җиргә ауды, бәрәңгеләр чәчелеп китте. Өйал- дына чыккан күләгәгә: «Соңгысы!» дип кычкырып, атын бора башлады.
— Рәхмәт, — дигән хатын-кыз тавышы ишетелде.
Рәхмәтең үзеңә булсын, тозлап куй. Бәрәңге беткәч, ашарга ярар, — дип әче телләнде Тубалбаш.
Ул Битюгны туарып өйгә кергәндә, малайлар, инде кичке ашны ял- мап йотып, аш бүлмәсенә эленгән стена газетасы каршына өелгәннәр иде.
Газета аларда бер бүген генә чыкмый. Элек ул ничектер төссез, чырайсыз була торган иде, Анатолька дигән «бәрәңге сабагы» малай, көлке рәсемнәр ясап, үләргә яткан газетага җан кертте. Гомер газетага якын бармаган малайлар да хәзер газета чыкканны көтеп кенә торалар.
Карикатураның астындагы язуын укымас борын ук Тубал, Хәлим турында икәнен аңлап алып, шырык-шырык көләргә тотынды. Аякларында куян чаңгысы хәтле чабата, кулларында киндер бияләй. «Мин сука белән бәрәңге ала беләм!» дип, сука сабына барып ябышкан. Тәртә арасындагы Битюг, башын борып: «Хәлимка, зинһар бик каты .асылынма, тартып булмый!» дип, ялынып, нәүмиз генә карап тора. Биктәштән дә көлгәннәр. Ул бәрәңге тавының каршысына аякларын җәеп баскан да: «Кызларга бирмим, үзем генә ашап бетерәм!» дип, кулы белән бәрәңгегә күрсәтә. Анатолий үзен дә мыскыл иткән: барлык малай бәрәңге чүпләгәндә, ул кырда чәчәк җыеп йөри, ашарга утыргач, иң зур бәрәңге аның кулында, ә чәчәкләре аяк астында аунап ята...
Тубалбаш Биктәшнең бик хәтерендә: әнкәсе йон йомгагын сүткәндә, йомгак эченнән әллә ниләр килеп чыга торган иде. Я катып беткән балавыз кисәге, я сырлы төймә, я вак бәрәңге, ә бер тапкыр хәтта уймак килеп чыкты. Бу Анатолька дигән малай Тубалга әнкәсенең йон йомгагын исенә төшерә: көтмәгәндә үзеннән гел берәр хикмәт килә дә чыга. Бу «бәләңге сабагы» шундый оста итеп рәсем ясый беләдер дип кем уйлаган. Арбага җигелгән Битюгны төшереп алды, рәсемен Өяз мәгариф бүлегендәге күргәзмәгә кабул иттеләр. Шуннан соң, рәсем ясау чире, корчаңгы кебек, бөтен малайга йокты. Кулларына кәгазь-караидаш тотып, барысы да Битюг тирәсендә айкалырга керештеләр. Малайларга ияләшеп беткән Битюг баштарак аларның үз тирәсендә кайнашуларына игътибар итмәде шикелле, әмма соңрак, кәгазь тоткан малайны күргәч, арт санын җыештырырга, аркасын турайтыбрак җибәрергә һәм, гомумән, матуррак позага басарга тырыша башлады (атлар да шундый булгач, кешеләргә ни әйтмәк кирәк!). Битюгның ясалма кыяфәтен ошатмыйча, аны үзенчәрәк бастырырга теләгән бер малайга Битюг койрыгы белән битенә сыптырып җибәрде.
Бу «корчаңгы» Хәлимгә дә йокты. Ул «Битюг судан кайтканда» дигән рәсем ясап, балконга элде. Кәгазе булмаганнары стеналарны, ишек яңакларын, тәрәзә төпләрен ат сурәте белән тутыра башладылар. Франц Иосифич, күп итеп кәгазь алып кайтып биреп, стеналарны тәмам пычранып бетүдән чак коткарып калды. Бу сәер «конкурста»
18
берәүнең дә Бнтюгы Анатольканың күргәзмәгә киткән Битюгын чабып уза алмады.
Тубалбаш кызларга ничә йөк бәрәңге илткәнен Францибрга кереп әйткәннән соң, кухняда тамагын туйдырды да балконга менде. Хәлим белән Анатолий электр яктысында дәресләрен хәзерләп утыралар иде. Тубал да, арифметика китабын алып, өстәл янына сыенды. Арифметиканы ул бик яратып укый. Мәктәптә малайлар аны «сыйфр баш» дип йөртәләр. Нинди генә авыр мәсьәләләрне дә ансат кына бөтереп ыргыта. Ә менә грамматика — әҗәл! Тел дәресендә ул, куян кебек, посып кына утыра. Укытучы тапмасын дип, үз партасыннан икенче парталарга күчеп китә, ләкин тел-әдәбият укытучысы Сәрби апаның кара күзләре аны җир тишегеннән булса да эзләп таба иде.
Анатолий сабакларын гадәттә уйный-көлә бик ансат хәзерли. Бүген дә ул тиз генә әзерләп бетерде дә, тик утырудан эче пошып, шаярырга тотынды. Сузылып, электрны сүндерде. Тубал белән Хәлим «кабыз!» дип кычкыргач, ялт кабызды, башларын китапка төртүгә, тагын шырт иттереп борып куйды. Тегеләр сикерешеп тордылар да Анатолькаиы балкон буйлап куа киттеләр. Барып тоткач, кроватена сузып салып, аяк-кулын сөлгеләр белән бәйләделәр. Үзләре тагы китапларына барып кадалдылар. Ләкин бит әле аның үзе кебек үк тыңгысыз теле бар. Яткан җирдән шигырь укыган булып (янәсе, күңел сабагын кабатлый), тузга язмаган төрле сүзләр сөйләп, иптәшләренә гел комачаулап торды. «Туктыйсыңмы, юкса без сине!» дигәнгә дә игътибар итмәде. Грамматикага керешкән Тубал, урындыгын арты белән этеп җибәреп, аягына калыкты да, йөгереп барып, Толяның авызын сөлге белән кысып бәйләп куйды.
— Менә сиңа Телеңне тыя белмәсәң!
Бер заман Хәлимнең колагына мышкылдап елаган тавыш чалынды.
— Нишләттең син аны? — диде ул Биктәшкә.
Барып сөлгене чиште: Анатолька үксеп үк еларга тотынды.
— Мин уйныйм гына, ә сез...
Ләкин күз -яшьләре кибеп тә өлгермәде, малаебыз яңадан көләргә,, шаярырга кереште. Шундый кеше иде инде ул — Хәлимнең дусы Анатолька. Тубал аңа кайвакыт: «Син кырыкка бер тулмаган, шулаймы?» дип, татарча әйтә иде, Анатолий, аңламыйча, сырлы тешләрен елтыратып, елмаеп карап тора иде дә: «Что ты меня ругаешь?» дип куя торган иде.
Тубалбаш Биктәш аны чынлап та бераз тулмаганракка саный, чөнки Анатолий якшәмбе көнне шәһәрдәге кардәшләренә барса, ашарга әллә ниләр-әллә ниләр күтәреп кайта да, сандыгына яшереп куясы урында, малайларга өләшеп бетерә, иртәгесен үзе үк кешеләрдән ипи сыныгы сорап йөри башлый, ә малайлар аңа бирмиләр. Урманга барганда малайлар гөмбә җыя, ә ул чәчәк җыя, алып кайтып суга утырта, я китап арасына кыстырып киптерә. Малайлар өчен бу көлке, аны «девчонка» дип үртиләр, ә ул: «А пускай девчонка», ди дә бетерә. Дорфа малайлар үзенә әллә нәрсәләр әйтеп бетерәләр, ә ул җавап кайтара белми. «Шундый ямьсез сүзләр дә бармыни әле бу дөньяда?» дигән кебек, аптырап тик басып тора. Хәлим, үзе шулай була алмаганга, аның бу сыйфатларын ярата һәм дустын «сөйкемле сөяк» дип атый иде.
Натолькаиың сәерлекләре бетәсе түгел. Кайвакыт ул сузылып яткан җиреннән кинәт кычкырып җибәрә:
— Әнә, әнә, авызы, борыны! —ди, түшәмдәге ботак эзенә күрсәтә. Анә күзләре, колаклары!.. — Сикереп торып кулына кәгазь, карандаш ала, бүтән малайлар ботак тишегеннән башка берни күрмәгән түшәмгә карап, кеше башы ясый башлый... Озак та үтми, баш әзер
2* 19
Хәлим аңардан сорый:
Син чынлап күрәсеңме, әллә безне котыртасың гынамы?
— Чынлап күрәм, — ди Толя.
— Пәриле малай син!
Күрүен дә күргәндер, ләкин кайчакларны юри дә кылана иде бугай. Су буена кызынырга төшкәч, ул күктә айкалган болыт кисәкләрен урмандагы маймыллар итеп күрә, я озын чиркәүле урыс авылы ите1Е" ,УИСЬ1 гажәп, кәгазьгә дә ясап бирә ала иде.
Малайлар аны шаярталар: «Натолька, дулкыннар өстендә син берәр маймыл күрмисеңме?» — дип, ялгызы коенып ятучы Тубалбашка ишарәлиләр. Бүтән вакытта авызын җыя белмәгән Толя, елмаеп та бакмыйча, җавап кайтара. Юк, маймыл күрми ул, ә менә... Шуннан Натолька үзенең фантазиясен чишеп торып җибәрә, малайлар шул хәтлене каян табып бетерүенә исләре китеп тыңлыйлар. Кичләрен урынга яткач, махсус сорап-сорап сөйләтә торган булдылар. Янәсе, я әле, Натолька, ялганлап җибәр әле!
Тубал коедан су алырга чыккан иде, чеп-чнста итеп себерелгән ишек алдына өсте-башы өзгәләнгән, ялан аяклары күгәргән кәтүк кенә буйлы бер малай килеп керде. Тубал малайны туктатты.
— Әй, безнең ишек алдында нәрсә чәлергә йөрисең?
Күзләренә салынып төшкән чәчләре астыннан юаш эт карашы белән нәүмиз генә карап торучы малай, күшеккән иреннәрен көчкә кыймылдатып:
— Танымыйсыңмыни? Мин Әкәм ич, — диде.
Онытылып бетте дигәндә, Әкәм-Төкәм Октябрь бәйрәме алдыннан тагын балалар йортына кайтып керде. Ул арыклагаи, битендә борыны белән шакмактай күзләре генә утырып калган иде. Тубал аны кухняга, зур-зур чуеннар кайный торган, ут булып кызган плита янына алып керде.
— Күгәреп каткансың бит, җылын.
Әкәмне күрергә дип, малайлар кухняга тула башлады. Кухарка аларны сөреп чыгарды да Төкәмгә кайнар шулпа салып бирде. Өзелеп барган тамагын ялгагач, малайның теле язылып китте. Үзенең кайда йөрүләрен сөйләп бирде. Судтан качып киткәч, ул авылга бабасы янына кайткан булган. Бабасы быел җәй үлгән. Әкәм Идел буенда, пристаньнарда көн күргән. Самарда үзен бер тапкыр бик каты кыйнаганнар. Шуннан соң малайны тагын үз чире тота башлаган.
— Франс Иосибыч мине куып чыгармас микән? — диде ул. Кухарка да, малайлар да «юк, юк кумас» дигәч тынычланып, утырган урынында егылып йокыга китте.
Шул көннән башлап, ул кухаркага бәрәңге чистартышты, юынтык сулар чыгарырга булышты, ярты гомере кухняда уза башлады. Үз чире тотканда, малайлар, куркып, кухнядан чыгып йөгерәләр, кухарка, Әкәмнең идәндә бәрелеп-сугылып яткан арык гәүдәсенә тезе белән басып, кулларыннан тотып тора .башлый. Чире узгач, ул изелеп йокыга тала, Аграфена түти аны мич артына өстерәп кертә. Әкәм, уянып аңына килгәннән соң да, мич арасыннан чыкмыйча, башын тотып шунда бик озак утыра иде.
Октябрь бәйрәменә хәзерлек башланды. Анатолий стена газетасына баш ясый, Хәлим шигырь яза, Биктубалбаш бәйрәм кичәсендә кашык сугып такмак әйтергә хәзерләнә, Франц Иосифич демонстрациядә җырланачак җырларны балаларга өйрәтә иде.
Хәлимнең шигырь язуы инде бөтен балага ишетелгән. Хәтта мәктәптә дә беләләр. Кафия алдында мактанып ташлаган иде, ә Кафия, тишек авыз, иптәш кызларына ычкындырган. Әдәбият дәресендә кызлар: «Безнең Галиуллин шигырь яза!» дип Гали Җамалига әйттеләр.
20
Хәлим алдан кычкырып куеп, бик уңайсыз хәлгә калды, шигыренең нибары ике генә юлы язылган иде,
— Октябрьда мин, кечкенә идем, Тары сибеп, чыпчык ауладым.
Унҗиденче елны тарылары чыпчыкка түгел, үзләренә дә юк иде югын. Әйдә, шигырьдә ярый инде. Мәктәптән кайтканда, юл буе «ауладым»га бик тырышып рифма эзләде. «...Җир дауладым», «...власть дауладым»... Беренче юлда «кечкенә идем» диелгәч, «власть дауладым» килешми. «Җир дауладым» тагын ярамый. «Олы агайлар власть даулаганда, урам буйлап этләр кауладым!» Юк, бусы инде бөтенләй...
Өйгә кайтып кергәч, аннан-моннан кабып, тагын шигырьгә утырды. Анатолий белән Тубал-Биктәш стена газетасын инде күчерә башлаганнар. Франц Иоспфич «Польша белән килешү һәм Октябрь бәйрәме» дигән баш мәкалә язып биргән. Аиы инде күчереп бетергәннәр. Икенче булып Хәлимнең шигыре китәчәк. Биктәш сорарга менде.
— Беткәч, үзем төшереп бирермен, — диде Хәлим.
Беренче куплет инде әзер:
— Октябрьда мин кечкенә идем, Тары сибеп, чыпчык ауладым. Кулларыма корал алып, Каилы сугышларга бармадым.
Аскы каттан менә торган баскыч авызында бераздан тагын Тубалбашның зур башы күренде.
— Булдымы?
Хәлим кулын гына селекте.
Тубал өченчеме, дүртенчеме кат баскыч авызында күренгәч, Хәлим өстәлдә ята торган калын китапны алып тегенең өстенә тондырды. Шуннан соң Тубал менмәс, сорамас булды.
Хәлим торып электрны борды. Тышта ява торган кар тәңкәләре ни өчендер ак түгел, ә күгелҗем, хәтта кара иде. Хәлим, борыны белән салкын пыялага төртелеп, бик озак кара тәңкәләргә карап торды. Аннары кинәт... бәрелә-сугыла өстәл янына йөгереп килде дә тиз-тиз язарга кереште. Гүя, күңелендәге шигырь буасы ерылып китте. Башын да күтәрмичә, куплет артыннан куплет язып кына барды.
Уф! Каләмен өстәлгә ташлап, Хәлим сикереп торды, баскыч авызыннан сузылып, бөтен дөньяга ишетелерлек итеп кычкырды;
— Тубал, язып бетердем! Менеп ал!
Иртәгә мәктәпкә алып барыр, кызларга, малайларга укытыр... Иртәгә кадәр ничек түзәргә? '
Аскы катта малайлар шаулаша, табак-савыт шалтыраганы ишетелә— кичке аш вакыты җиткәндер ахры. Тубалбаш алырга менми. Хәлим үзе төшеп китте.
— Синең шигырьгә урын калдырдык, — диде Биктәш. — Бүген күчермибез инде. Ардык.
Үзенең шигыренә мондый салкынлык, мондый игътибарсызлык Хәлимнең кәефен җибәрде. Бу «аяклы арифметика» шигырьнең кадерен беләме соң? Бүген күчермәсәгез, иртәгә сезгә тәтемәс ул шигырь. Иртәгә иртүк шигырен мәктәпкә алып китәчәк, андагы стена газетасына бирәчәк. Ә сез монда авызыгызны ачып калачак.
Тубалбашның Хәлимгә «бик кирәкле» сүз әйтәсе бар, ләкин кый- мыйчарак тора.
— Кара әле, Хәлим.
— Нәрсә сиңа?
— Түлке көлмәссең, ярыймы?
21
Тубал да шигырь язган! Большевиклар Россиясен бетермәкче бу- лып, сугыш чукмары күтәргән поляк паннарына Тубалбаштан бик каты эләккән. Болан дип башлап җибәргән:
Поляк паны гайрәт чәчте, Мин сезне бетерәм дип, Большевиклар Россиясен Тар да мар китерәм дип...
— Ничек, басарлыкмы?
Тубал Хәлимнең авызыннан «басарлык» дигән җавапны тартып алырлык булып көтеп торды.
— Соңыннан, хәзер ашарга керәм.
Шулай дип, Хәлим китте дә барды. Өстәл янында ул, ашавыннан туктап-туктап, учына карандаш белән тиз-тиз нидер сызгалап куйган булды. Янәсе, ашаганда да шигырь күңеленнән чыгып тормый.
Биктубалбаш аны баскыч авызында көтеп алды.
— Хәлим, артык ипием бар, ашыймсың?
— Юк! — Һәм узды да китте.
Теге вакытта бөтен йорт рәсем ясаган кебек, бу юлы барлык малай шигырь язарга тотынды, йокы бүлмәсенә барып керсәң дә, аш бүлмәсенә чыксаң да һәр җирдә шигырь язалар. Акбур белән дә, күмер белән дә, карандаш белән дә, пәке очы белән дә — кемнең кулында нәрсә бар, шуның белән яза. Ишек яңаклары, тәрәзә төпләре, стеналар тагын буялып, сырланып бетте. Берәүләр кроватька чалкан төшеп, күзләрен түшәмгә терәп, ялгыз гына яза. Икенчеләре бергәләшеп/ күмәк язалар. Эш шуңа барып җитте, үзара сөйләшкәндә дә шигырь белән, я җыр белән сөйләшә башладылар. Әйтик, дежур малай үзенең иптәшләрен утын алып керергә чакыра, ди. Элек мондый вакытта: «Әй, утынга! утынга!» дип кычкыру, кыймылдарга иренебрәк торучыларның җилкәләренә берәрме тамызу кебек, бик прозаик алымнар гына кулланылса, хәзер дежурный шигырь белән генә сөйләшә иде.
— Әйдә, иптәш, кузгал, атла, Чыгып керик без утынга, Без чыкмасак, без кертмәсәк, Үзе кермәс безнең утын!
Тамыр җибәргән кебек, утырган урыныннан куба алмаган малайларның борын төбендә дежурный, үзенең салмак йодрыгын селкеп:
— Күрәсеңме — биштән төргән, Иодырык диләр аны бездә, Үтәмәсәң минем әмерем, Чыдап торсын җилкә тамрың! —
дип, бик үк шигъриятле булмаган чараларны да хутка җибәрә башлый иде.
Әлбәттә, бу такмазаларның берсе дә алдан язылып куелмый, кирәге чыкканда аяк өстен генә әйтелә дә шундук онытыла, бары бик оста әйтелгәннәре генә, телдән-телгә күчеп, «классический™» әйләнеп китә.
Бөтен йортны шулай шигырь бизгәге калтыратканда, бер Анатолий гына бизгәк өянәгеннән читтә калды: уку бүлмәсенең стенасына эләргә дип, ул Ленинның зур рәсемен ясый иде.
Франц Иосифич көн саен балаларны ишек алдында марш атлатып йөртә башлады. Коточкыч зур итекләре белән җиргә лап-лоп басып, ул үзе иң алдан атлый, балалар, каз артыннан барган бәбкәләр шикелле, аның артыннан тыпырдыйлар. Менә ул алды белән әйләнә дә, зур йодрыкларын каты-каты бутап, ни өчендер күзләрен акайтып: «Стой!» дип кычкыра, аннары «налево», «направо» бора башлый, ан
22
нары янә ишек алды буйлап алып ч<итә, барганда җиргә бик каты тибеп атларга, кулларны бутарга, күкрәкне киерергә, башны артка җибәрергә куша... Өйрәнү «бегом!» дигән комайда белән тәмам була. Балалар йөгерешеп, чәчелеп китәләр дә, көлешә-көлешә кире кайталар.
Бу да үзенә күрә чиргә әйләнде. Өйгә кергәч тә, идәнгә тарс-тарс басып йөрүләр, Францибр тавышына охшатып «стой!» дип кычкырулар, дөбер-дөбер йөгерешүләр аскы катта да, өске катта да ишетелә башлады.
Иртәгә демонстрация дигән көйне кич, Тубал, малайларны тезеп, сап-сары итеп юылган идәндә марш атлатырга кереште.
— Раз, два, три!
Франц Иосифич ишетсен, куансын дип, берничә тапкыр аның ишек төбеннән дә уздырды. «Катырак бас! Күкрәкне киер!» дигән командаларны да бирде. Ат көтүе күпердән узгандагы кебек, идән дөбер-дөбер итеп торды. Францибр ишеткәндер, шатлангандыр дип торганда гына, бүлмә ишегеннән давыл тизлеге белән Франц Иоснфич үзе килеп чыкты: кулында ак саплы бритва, яңаклары күбекле, күзләре маңгайга менгән... Бритвасын күтәреп, малайлар өстенә йөгереп килә-килә, кеше аңламаслык ниндидер сүзләр кычкырды.
Малайлар кайсы кая тизрәк постылар, Тубал гына башын юләргә салып:
— Франс Иосыбыч, без бит... без бит демонстрация... — дип тотынган иде, Францибр, бритвасы белән кизәнеп, өстенә килә башлагач, ул да «налево кругом» борылды да, марш атлаган булып, тиз генә күздән югалды.
Иртәгесен балаларга яңа киемнәр өләштеләр. Өр-яна пальто, өр- яңа бүрек, ботинкалар киеп, демонстрациягә чыктылар. Франц Иоснфич өйрәткән җырларны җырлап, баш очларында кызыл әләмнәр җилфердәтеп, шәһәр урамнарын йөрделәр дә, кайткач, балык пирогы ашап, чәй эчтеләр.
Чәйдән соң һәр кеше үз кәсебенә тотынды. Хәлим, бүген уйнаячак пьесадагы ролен ятлап бетерү өчен, утынлыкка чыкты, анда суык булгач, мунчага барып керде. Анатолий шәһәрдәге кардәшләренә кунакка китте. Тубал, югары катка менеп, кичәдә сөйлисе көлке шигырен (әлеге «Поляк паны гайрәт чәчте» дигән шигырьне) кыланчык хәрәкәтләр ясый-ясый укый башлады. «Мин сезне бетерәм!» дип җикерен-гән поляк паны, штанын тотып, кинәт кача башлады, шул урынга җиткәч Тубалны Францибр чакыртты. Тубалбаш теләмичә генә төшеп китте. Менгәндә чырае караңгы иде. Ул киенде дә өйдән чыгып китте. Францибр аны көзли бәрәңге ташыган кыз балалар йортына язу илтергә җибәргән иде.
Бәйрәм киче якыная төшкән саен, балалар арасында сабырсызлык арта барды. Баскычтан дөбер-дөбер аска йөгерү, ул да түгел, атылышып кире менү гел ишетелеп торды.
— Кызлар килде! — дигән хәбәр таралуга, барсы да яңадан аска чабышып төште. Франц Иосифич кунакларны каршы алды. Ул ак яка куеп, кара галстук бәйләгән, өстендәге киеме генә түгел, хәтта үзе дә, кайнар үтүк астыннан узган шикелле, тагын да пөхтәләнә, тагын да аккуратлана төшкән иде.
Кичке бәйрәм ашын бергә-бергә ашаганнан соң, өстәлләрне артка тарттылар, скамьялариы бордылар. Кунак кызларны иң алга тезеп утырттылар. Өч җәймәне бергә тегеп ясаган ак пәрдәне сәхнә эченнән кемдер җыерды, купшы мыекларын төзәткәләп, сәхнә алдына Франц Иосифич килеп чыкты.
— Бүген без барлык изелүчеләргә азатлык альпп биргән Бөек Октябрь революциясенең өченче елын бәйрәм итәбез, — дип докладын башлап җибәрде. Кемнәрнедер куркытырга җыенган кебек, болай да
23
зур күзләрен тагын да зурайтарак төшеп, ара-тирә йодрыкларын һавада селкеп, сөйләде ул.
Доклад беткәннән соң, спектакль башланды. Кара мыеклар куйган, иңбашына алтын погоннар таккан Хәлим сәхнәгә килеп чыкты. Өстәл астына кереп утырган суфлер бөтен «залга» ишетелерлек итеп өч тапкыр кабатлагач кына, Хәлим, бераз аңына килең, пьесаның беренче сүзләрен әйтте:
— Денщик! Иван! Кая олактың, чорт возьми?
Денщикны уйнаучы малай, корсагын кашый-кашый, сәхнәгә килеп керде дә офицерның алдында багана шикелле катып калды.
— Кайда йөрисең, болваи! Эчәргә! — дип боерды ачулы офицер- Хәлим.
Уен башланып китте. Офицерның әмерен ишетмәгән кебек авызын күтәреп һаман басып торган денщигына Хәлим кулындагы каеш камчы белән берне тамызып алды. Катырак тиде бугай, пьеса буенча, атылып чыгып китәргә тиешле денщик, авызын ямьшәйтеп, еларга тотынды. Беренче рәттәге кырган башлы кызлар кычкырып көлеп җибәрделәр. Хәлимгә, үзеннән сүзләр арттырып, малайны юатырга туры килде.
Менә денщик аракы кертеп бирде. Офицер аяк өсли генә берне күтәреп эчте дә сәхнә буйлап йөрергә, тормышыннан зарланырга кереште. Ул өстәл янына килеп эчә дә тагын йөри, эчә дә тагын йөри. Өстәл астыннан суфлер Хәлимгә: «Исер! Исер!» дип пышылдады. Офицер күп эчә, ләкин исерергә оныткан иде. Хәлим суфлерның киңәшен ишетте дә янтаеп-янтаеп китте.
Беренче пәрдә беткәч, Франц Иосифич сәхнә артына керде. Аңардан җиңелчә хушбуй исе аңкый иде.
— Бер якка гына исерәсең, — диде ул Хәлимгә, — ике якка да исерергә кирәк.
Хәлим алдагы пәрдәдә ике якка да исерә башлады.
Спектакль бетеп җитмәде, «залга» төсләре киткән Аграфена түти кереп, Франц Иосифичны чакырып чыгарды. Алар, бик ашыгып, кухня ягына киттеләр. Кухарканың пышылдавын ишетеп өлгергән берничә малай да шул якка чапты. Офицер үзен-үзе атып үтерергә торганда, «залның» яртысы чыгып бетте. Кунак кызлар да, ни булды икән дип, каранырга тотындылар.
Хәлим инде агач револьверын кулына алган һәм соңгы монологын сөйли башлаган иде, күзе-башы акайган Тубал атылып керде дә: •
— Әкәм утлы плитага егылды! — дип кычкырып, «залның» калган яртысын да алып чыгып китте.
Хәлим, револьверын өстәлгә ыргытып, сәхнәдән сикереп төште. Кухня ишегенә малайлар килеп тыгылган иде. Хәлим, аларны айкап ташлап, эчкә үтте. Шундук аның борынына янган ит, көйгән чүпрәк исе бәрелде. Өелеп торучыларның башлары аркылы Хәлим кухня идәнендә чайрап яткан Әкәмне күреп алды. Малайның учлары, беләкләре кара көйгән, күкрәк турысында күлмәге янып, тиресе пешкән иде. Франц Иосифич Әкәм янына иелгән, кухарка, кулларын салындырып, һаман бер үк сүзне кабатлый иде.
— Ничәмә әйткән аңа плита кырыена утырма дип... Үз чирең тотар да плитага егылырсың дип ничәмә әйткән...
Францибр башын күтәрде.
'— Ат буламы анда тизрәк?
— Җигә калдылар, — диде кемдер.
Ул да түгел, сулулары тыгылган Тубал йөгереп керде.
— Франс Иосыбыч, Битюг әзер.
Әкәмне шифаханәгә алып киттеләр. Бәйрәм бозылды. Кунаклар чәйгә калырга теләмәде. Ыгы-зыгы эчендә аларны озатып җибәрүче
24
дә булмады. Бөтен малайның телендә Әкәм. Берсе әйтә, әле бүген генә сөйләшеп утырган идек, ди; икенчесе, көлдә пешкән бәрәңге биргән иде, ди; барысы да Әкәмие яхшы яктан искә төшерә, кызгана. Мыегын, погоннарын алып ташларга оныткан Хәлим, балалар йортына үзенең беренче аяк баскан'көннәренә бәйләп, Әкәмие яратып искә ала. Барышы да Әкәм турында үләчәк кебек итеп сөйли.
8
Соңгы бүре, арт санын өстерәп, җәрәхәтләрен яларга оясына кайтып киткәч, Ат кан баскан куркыныч күзләрен уңлы-суллы йөртеп алды да елга буена таба атлады. Ул бик каты сусаган иде. Килеп башын суга төрткәч, көзгедәге кебек, суда үзен күрде һәм куркып калды: тәнендә бүреләр теше тимәгән, бүреләр тырнагы тырнамаган, кан саркымаган бер генә җире дә юк иде.
Ярты елганы эчеп бетереп, сусавын баскач, җәелеп яткан киң кырларга күз атты: ул явыз дошманнар белән сугышкан арада, басуларны билчән, каклавыч, шайтан таяклары басып киткән, игеннәр уңмый башлаган, кешеләр ябыккан, авыллар бөлгән, завод морҗаларыннан күңелле төтеннәр чыкмый башлаган... Әнә меңләгән ач авызлар Атка кычкыралар: тизрәк сабанга җигел, кырларыбызга иген чәч, тамакла-рыбызны туйдыр, заводларыбызга ут кабызып җибәр!
Менә каяндыр бер Агай килеп чыкты: җилкәсендә тозланып беткән хәрби гимнастерка, аякларында мыеклы чабата ... Атның маңгай ялын сыйпап, карлыккан тавыш белән әйтте:
— Ат, бөтен дөньяның күзе синең белән миндә, дошманнар минем чабатамнан мыскыл итәләр, синең кыршаудай кабыргаларыңнан көләләр, бу ике йолкыштан нинди эш чыксын, үз тамакларын да туйдыра алмыйча, икесе дә кәкрәеп катачак, дип сөенәләр. Давай, агай- эне, без, дошманга үч итеп, хәзер үк эшкә тотыныйк!
Ат кагынды, селкенде, кешнәп җибәрде. Гайрәтле тавышыннан кара урманнар сөрлекте, зур диңгезләр чайпалып куйды, каты җил кубып, аның мәһабәт авазын җиде су артындагы җен патшалыгына хәтле илтеп җиткезде. Аннары Ат, тутыгып яткан сабан янына килеп, тәртә арасына керде дә, алгы аяклары белән яман каты тырматып, сабанны кузгатты һәм шайтан таяклары үсеп утырган, күп еллар сабан төрәне тимәгән Россия басуын сукаларга тотынды. Аның йомылырга өлгермәгән яралары әрни, чиләнгән аркасын ыңгырчак баса, җәрәхәтле муенын камыт кыра, әмма Ат, менә-.менә гөрселдәп егыла дип сөенеп торган дошманнары алдында сер сынатмаска теләп, сызлануларын берәүгә дә сиздермичә, Россиянең чүпле басуын сукалый да сукалый...
Озакламас, егылып калган шайтан таяклары череп бетәр, Агайның чәчкән орлыклары ямь-яшел булып тишелеп чыгар, кан һәм тир белән мул сугарылган яңа Россия кырларында яңа уңыш күкрәп үсәр. Атның егылуын түземсезлек белән көткән дошманнар, Ат егылмагач, зәһәрлекләренә чыдаша алмыйча, үз кулларын үзләре чәйнәрләр...
Атның хәле әмма җиңел түгел. Кешеләрнең тамагы ач, өсләре ялангач... Кырыгы кырык яктан Атны йолкый: давай тегене! давай моны!
Шанлы 20 ел, үзенең җилкәсендәге тау-тау азап-михнәтләрне 21 елның арык җилкәсенә ташлап, шыпырт кына китеп барды. Ат әлегә билгесез, билгесезлеге аркасында шомлы 1921 елга килеп керде.
Быел да җәй бик коры. Болытлар җыелалар да кич белән таралалар. Кызуга чыдый алмыйча шартлап ярылган, кипшенгән җир зарыгып яңгыр көтә. Юлларда, үткән җәйдәге кебек, тубыктан югары тузан җыелды — атлы-мазар үтеп китсә, арба артыннан коточкыч кара бо: лыт ияреп бара. Көтүдәге сарыклар өзлексез йөткерә, төчкерә — та
25.
маклары тулы кайнар тузан. Сыерлар көйгән үләнне иртәнге сәгатьләрдә генә бераз кимерәләр дә, кояш кыздыра башлауга, ач килеш күл янына чабалар.
Сабан ашлыгы тишелеп чыкты да катты. Арыш тавык күмелерлек кенә булып калыкты да вак кына башак чыгарды, башаклары ач, камылы чыбык кебек тырпаеп тора. Ә кычыткан белән алабута, ни хикмәттер, котырып үсә. Авылларда намазлар укытып, яңгыр боткалары- да пешертеп бактылар. Булмады. Картларның, сакал тырпайтып, күккә карап, «яумасмы?» дип өметләнеп йөрүләре бушка китте. Ахырда ак сакаллар, кулларын селтәп, бер ходайның үзенә тапшырдылар. Тик карчыклар гына намаз, саен: «Иа хода, ни гөнаһларыбыз өчен газаплыйсың? Кичер без бичара бәндәләреңне, яудыр игелекле яңгырларыңны! Барысы да синең кодрәтендә. Инде безнең олуг гөнаһларыбызны ярлыкый алмасаң, гаепсез сабыйларны, нарасый балаларны кызганып булса да яудыр!» — дип ялваруларыннан һаман туктамыйлар иде. Муллалар, өйлә намазы артыннан мөнбәргә чыгып: «Әдәм балалары бик азды, аллаһ тәгаләне санламый, рәсүлебез Мөхәммәт галәйһессәләмнең әйткәннәрен тотмый башлады», — дип, халыкны «аздыручы» большевикларны тиргәделәр, «Яман каты ачлык көтегез, әдәмнәр үз карыннарыннан туган сабыйларын тотып-тотып ашаячак, менә күрерсез!» — дип, кешеләрнең күңелләренә шом салдылар. Авыл халкының бер төрлесе, терлек-туарларын сатып, йортларын кадаклап. Урта Азиягә, Себер якларына чыгып китә башлады.
Картлар, мондый эссе җәйне хәтерләмибез, дип сөйлиләр. Эчә торган инешләр кипте, су юллары саекты. Гомердә булмаган хәл: Иделнең элек рәхәтләнеп пароход йөри торган җирләренә ком атаулары калкып чыкты. Елгада көндезләрен су шундый җылына, иртәдән кичкә хәтле коенсаң да «каз тәне» булмый. Малайлар, бер атаудан икенче атауга йөзеп, Иделне ансат кына аркылы чыгалар.
Пристань тулы ач бала. Чәчләре җиткән, өсләре тетелгән. Пароход, берсен дә утыртмый, качып утырганнарын матрослар куып төшерә. Ләкин бу «чикерткә явыннан» пароходлар барыбер котыла алмыйлар. Берсеннән куып чыгарсалар, икенчесенә сарылалар. Матрос халкының, ни әйтсәң дә, йөрәге таш түгел, кызгана, тамагына бирә. Шулай итеп, «чикерткә явы» Иделнең буеннаи-буена бертуктаусыз йөреп тора. Пароход туктаган чакта, ярга чыгып: «Абый җаным!», «Дяденька!» — дип икмәк белән вобла балыгы теләнәләр. Ашап утыручылар хатын- кыз затыннан булса, кулындагы ашамлыкларын тартып алып китүдән дә ерак тормыйлар.
Күбесе ирексездән йөри, чөнки ата-аналары үлгән, я, әти-әнисе исән булса, авылда ашарларына юк, балаларын «үз көнегезне үзегез күрегез» дип чыгарып җибәргәннәр. Бер төрлесе, иректә дөнья гизеп йөрүдән үзенә күрә рәхәт тапкайга шулай пароходтан пароходка күчеп, шәһәрдән шәһәргә сәяхәт кылып йөри. Аидыйлары күп түгел. Моның өчен ач булу, ятим булу гына җитми, ә усал булу, кыю булу кирәк, «абый җаным!», «дяденька!» дип соранып торуны алар хурлык саный, шайкалар оештырып, алма бакчалары басалар, квартирларга керәләр, кеше талыйлар... Болары пристаньнарда өелеп ятмый, чикерткә кавеме кебек, очып килә, эшен эшли, очып китеп тә бара.
Эч китүдән 'арыклап беткән балаларны пристаньнардан, яр буйларыннан махсус комиссияләр җыя башлады. Ата-аналары барларын авылларына кайтарып җибәрде, үксезләрен балалар йортларына бирде, авыруларын шифаханәләргә салды.
Хәлимнәр йортына да бер көнне яңа балалар килде. Франц Иоси- фичка алариы Кантон VIII мәгариф бүлегеннән биреп җибәрделәр. Чәч
VIII 20—21 елда өязләр кантон ителде. Автор.
26
ләре машинка белән китәрелгән бу малайларның ач торудан корсаклары каптай үскән, муеннары беләк юанлыгы гына булып калган иде. Алар мәгариф бүлегеннән җәяүләп кайта да алмады, Битюгны җигеп барырга туры килде. Балалар йортына алып кайткач, Биктубалбаш берьюлы өчәр, дүртәр малайны күтәреп (алар каурый кебек җиңел иде), арбадан өйгә ташыды. Идәнгә җибәрделәр дә бу уи-уибер яшьлек картларга хәйран калып карап тордылар. Бичараларның кыяфәтләре бик кызганыч иде. Барсы да ялан тәпи, барсының да өсләрендә кызлар күлмәге, барсының да корсагы бүселеп күлмәк итәкләрен киереп тора. Гришка исемле бер зуррагы хәтта муенын да тота алмый, шешенгән башы күкрәгенә салынып төшә, картларныкына охшаган арык күзләре маңгай астыннан барлык кешегә шикләнеп карап тора иде. Тубал бер телем икмәкне сыидыргалап, барысына да бераз-бераз тоттырды. Икмәкне кайсы тизрәк авызына тыкты, кайсы, күлмәк кесәсенә яшереп, кесәсен йомарлап тотты. Гришка дигәне генә, икмәккә бер дә исе китмәгән* шикелле, иренеп кенә алды, иренеп кенә караштыргалады, иренеп кенә авызына китерде.
Битюгны сарайга япкач, Францибр бүлмәгә керде, күп ашатып ташламагыз дип, кисәтеп чыгып китте. Кисәтмәсә дә ашатмаслар иде, үзләренең дә авызлары икмәккә туйганы, юк.
«Яңаларны» күрергә дип, өйгә кереп тулган малай-шалай корсаклы кәрләләргә хәйран калып карап торды да таралыша башлады. Гришка тирәсендә генә малайлар озаграк маташты: тегенең, муены тотмыйча, башы салынып төшү барсын да гаҗәпләндерә. Иягеннән чеметеп, башын турайтып та бактылар, юк, авыр баш һаман малайның күкрәгенә ишелеп төшә иде.
— Тупсасы бушаган, — диде Биктәш.
Кызык эзләп йөрүче малайлар шырык-шырык көлешергә тотындылар.
— Нәрсә кешнисез? Марш моннан!
Малайлар чигенде,.берсе дә чыгып китмәде.
Тубал Гришканы үзе белән югары катка балконга алып менде, малайның башын учлап, тәрәзәдән Идел өстен күрсәтте.
— Прахутка утырганың бармы?
Бар икән. Кечкенә генә булса да, ул инде Әчтерхаида да булган, Саратауда да... Әтисе сугышта югалган икән, әнкәсе, соранып йөргән чакта, ике авыл арасында буранда катып үлгән. Кышны әтисенең энесендә үткәргән, язлый теләнергә чыгып киткән. Менә шул чыгудан аның авылга абзаларына кайтып кергәне юк икән. «Ник кайтмадың?» дип сорагач, «абзыйның малайлары кыйный», диде.
Биктубалбаш аңа күлмәгенең итәген күтәрергә кушты. Күлмәк астыннан барабан хәтле корсак килеп чыккач, Тубал, бармагы белән кендек турысына төртеп:
— Авыртамы?—дип сорады.
— Юк.
— Ник буржуй корсагы тикле үскән соң ул?
— Белмим.
— Ә муеныңдагы бу тавык тәпие нигә?
— Әни тәресе, — диде Гришка.
Әнкәсе катып үлгәч, муенындагы тәресен, әнисе төсе итеп, малаена такканнар икән.
— Яп инде корсагыңны.
Гришка япты.
Биктәш аның өзеп-өзеп тә өзеп чыгара алмаган көнбагыш башыдай бер якка кыегаеп төшкән башына карап-карап алды да:
— Утырып тор,— диде, балконнан чыгып китте. Бераздан ул, кулына җәпле таяк тотып, кире керде. Таяк белән Гришкаиың башын
27
терәтеп куймак булды: җәпне ияк астына туры китереп, сап ягын күлмәгенә кадады, ләкин башның таякка эләгеп торасы килми иде.
— Булмый. Башың авыр.
Кичке аш вакытында балык шулпасын әүвәле аларга салып бирделәр. Бөтен оала шул якка борылды. Тегеләр икмәкләрен учларына йомарладылар да, тәлинкәләрендәге шулпага карап, тик утыралар. Тәрбияче апалары: ашагыз! дип тә карый. Юк! Сөттә куырылган балык өләшә башладылар. Тегеләр әле беренчесенә дә кул тидермәгән. Гришка күрше малай ташлаган балык сөяген ялт иттереп үзенә тар-тып куйды. Бүтәннәре дә кеше ташлаганны җыя, ә үзләренекенә кашык та тыкмыйлар. Бөтен бала аптырап караша.
Кулларын артка куеп, сажин-сажин адымнар белән йөреп торган Франц Иосифич малайларга күз кыса, янәсе, күрмәгәнгә салышыгыз, теләсә нишләсеннәр.
Барлык бала, рәхмәт әйтеп, өстәл яныннан чыгып беткәч, өстәл өстендә чүпләп ашарлык нәрсә инде калмагач, тегеләр үзләренекенә тотындылар. Күп ашаудан бизгәнгә күрә, кайсылары шулпада ук төртелде, шулпаны җиңә алганнары куырылган балыкта абынды. Ләкин берсе дә туйдым дип әйтми, өстәл артыннан чыгарга җыенмый, ашамлыкларын саклап, тик утыралар. Тәрбияче апалары, иртәгә ашарсыз дип, алып куймакчы булган иде, тегеләр кычкырып торып тәлинкәләренә ябыштылар, Гришка хәтта тәрбияче хатынның кулын тешләп ала язды, чыраена ерткыч җанвар төсләре чыкты.
Инде боларны нишләтәбез дип, тәрбияче белән кухарка аптырап торган чакта, ярдәм бөтенләй көтелмәгән яктан килеп җитте, йокы тегеләрне берәм-берәм сугып ега башлады. Маңгаен өстәлгә төртеп, мыш-мыш итәргә тотынган берен күтәреп чыгара бардылар. Гришка- иың гына өзелеп төшеп бара торган башы йокыга бирешергә теләми иде әле. Әйдә, утырсын шунда дип, тәрбиячеләр аш бүлмәсеннән чыгып ук китте. Икенче кергәндә, Грншканы да йокы бәреп еккан иде инде. Тик шулай да малайның куллары тәлинкәгә чытырдап ябышкан иде әле. Бармакларын берәм-берәм тәлинкәдән ычкындырырга туры килде. Яңа урында аларның тормышы әнә шулай башланып китте.
... Июнь урталары. Ач башаклы арыш басуында чыпчык-чыпчык яшел чикерткәләр оча, һавада көмеш тавышлы тургайлар сайрый. Авыллардан кырга күчкән кара каргалар, көн кызуына чыдый алмыйча, авызларын ачып, әлсерәп, юл буйларында, яр кырыйларында утыралар. һавада көек исе, төтен исе аңкый, күрәсең, кайдадыр урманнар яна булса кирәк.
Телеграм баганалары тезелгән олы юлда уналты-унҗиделәр. тирәсендәге бер үсмер күренде. Малайның өстендә изүләре ачылып киткән ертык күлмәк белән ертык чалбар, башында ходай биргән саргылт чәч, аякларында үзе белән бергә туган «күн итек» иде. Кайнар юл тузанын аяклары белән ярып, шәрә күкрәге белән эссе һаваны сөзеп, «дөньясы ник чәнчелеп китми, шунда да мыек очымны да селкетмәм» дигәнсымаи, тормыш күргән ваемсыз кеше кыяфәтендә малай салмак кына атлый иде. Ахрысы, ул шәһәргә киләдер. Ләкин аның чыраенда «килеп җиттем бит!» дигән куаныч күренми. Шулай ук авылдан беренче тапкыр кубып чыккан сала малаенда булырга тиешле борчылу, ят шәһәр алдында каушау кебек нәрсә дә сизелми. Ул, чынлап та, дөнья күргән малай булса кирәк.
Шәһәр урамына килеп кергәч тә, ул «кая барыйм икән?» дип аптырап калмады. Иделгә алып чыга торган озын урам белән туп-туры китеп барды. Юк, ул пароходка килми икән. Яр астына төшә торган бор-
28
^лы оаскычлар инде уңда калды, ә малай, сулга борылып, урам буй-
KIRTe' Ул нпде пыяла балконлы балалар йортына якынаеп к 1лә^ ьалкон тәрәзәсенә өелгән балалар аны күреп алдылар.
1имер Йодрык ич бу!—диде малайларның берсе.
Кара. чынлап та...
Тимер Йодрык, астан кул болгап:
Әй, ташбашлар, каршы алыгыз, мин кайтып кпләм! —• дип кычкырды.
Балконга менгәч, ул уңга-сулга каранды, малайларга күз йөртеп чыкты. Аннары Хәлим белән Тубалны сорады. Алар болында, диделәр.
— Әкәм?
— Ул янып үлде.
Малайлар бер-берен бүлә-бүлә сөйләп бирделәр.
— Авыр туфрагы җиңел булсын, — диде Тимер Йодрык. — Бу кем караваты?—дип ул кырыйдагы бер кроватька күрсәтте.
— Анатолий дигән малайныкы, — диделәр.
— Бу хәзер минем урын булыр, — диде Йодрык, кроватька килеп утырды. — Ну, ничек соң сезнең монда? Ашауга бик интекмисезме? Мин бит инде ач торудан биздем.
Малайлар бер-беренә карашып елмаештылар: күнегерсең!
— Бу кем чалбары?
Бәдрп кровать башына эленгән яңа чалбарга күрсәтте.
— Тубалныкы, — диделәр малайлар.
— Дус кешенеке икән. Ату үземнеке белән Франс Иосыбычка күренергә оят.
Алып киде. Чалбар бераз кыскарак иде.
— Иөри-йөри озынаер, — диде Бәдри.
...Францпбр Бәдрине яңадан балалар йортына алырга риза булды. Яз көне ачылган столярлык мастерскоенда мастерның кул астына керерлек кеше юк иде. Бәдринең кайчандыр чын тегермән ясаганын хәтерли иде ул.
Бәдри куштанрак малайлар белән тау астына су коенырга төшеп китте. Коенып менгәннән соң: «Корсакта шайтаннар утын кисә, юкмы берегездә икмәк катысы?» — дип сорады. Икмәк берәүдән до табылмады.
— Их! — дип йодрык көрсенеп куйды. — Торган җирең чат пыяла булсын, үзең бер кабым ипигә тилмер.
Анатолийның кроватена сузылып ятты да ач карынга авыл хәлләрен сөйләргә кереште. Ул торган авылда инде үткәй җәй үк ашлык уңмаган. Кышын ачтан шешенүчеләр дә булган. Быел игеннәр бөтенләй өметсез, имеш. Тары белән карабодай гына булса бераз булыр. Кешеләр, йорт-җирләрен ташлап, кайсы-кая тарала икән. Сәмәрканд белән Ташкин ягында ашауга иркенчелек, ди, бәяләр бик юнь, ди. Чимипалат ягына да китүче күп икән, анда да иген котырып уңган, ди. Бәдринең хуҗасы аны артык йөк итеп өстерәп йөрисе килмәгән.
Аннары авылда убыр күрүе турында сөйли башлады. Хәсәнша дигән кешенең морҗасыннан төплә убыр ялкын булып чыгып киткән. Бәдринең кырга ат сакларга барышы икән. Убыр морҗадай ялкын булып сикереп чыккан да, кара мәче төсенә кереп, атның каршысына килеп утырган. Бәдри куркып калмаган. Ат өстеннән иелеп, бисмилла әйтеп, чыбыркысы белән кара мәчегә берне сыдырган, теге, бүрек хәтле утка әйләнеп, Хәсәншалар морҗасына таба очкан. Ат саклаучы ма- лайлар белән кырда бәрәңге пешереп утырганда, шушыны малайларга сөйләгәч, малайлар: «Хәсәнша катыны күптәнге убыр», — диешкәннәр. Иртә белән Бәдринең хуҗасы: «Син чыбыркыны яндырып кайткансың ич!» — дип ачуланырга тотынгач, Бәдринең кылт итеп исенә төшкәй:
29
төнлә кара мәчегә сыдырган идем бит! дип уйлап алгаи, караса, чыбыркының яртысы күмергә әйләнгән, имеш.
Тимер йодрыкның бу әкиятен малайлар авызларын ачып тыңлап торды. Хәлим генә: «Булмаганны ялганлама, җен юк», — дип, каршы төшеп маташты. Бәдри шундук Хәлимнең авызын томалады:
— Мине син кем дип белдең ялганлап утырырга! Чыбыркысын үзем белән апкайтмакчы идем әле, хуҗа гына бирмәде.
— Бәрәңге пешергәндә ялгыш яндыргансың да җенгә сылтагансың, — диде Хәлим.
Кайдадыр йөргән Анатолий кайтып керде. Урынында ниндидер ят малайның сузылып ятуын күргәч, «бу ни хәл?» дигән кебек, иптәшләренә карады. Тегеләрнең күз карашларында яклау сизеп, ул Бәдри янына килде дә «кеше урыныннан» торуын үтенде.
— Син менә моны иснәп караганың бармы? — диде Бәдри тыныч кына, Анатольканың борын төбенә зур йодрык китереп куйды.
Әрләшә, сугыша белми торган Анатолька аптырады да калды. «Ичмаса, сез яклагыз» дияргә теләгәндәй, .күзен тутырып, тагын иптәшләренә борылды.
Хәлим әкрен генә торды да кровать янына барып басты. Яна чалбарсыз калган Тубал да килде. Алар Бәдригә яхшылык белән төшәргә куштылар. Чалгысы ташка капкан Бәдрп уенга борып җибәрергә уйлады, ахры:
— Подаука баш, син дә миңа, каршы киттеңмени? — дигән булды. — Алайса мин җиңелдем.
Уңайсызланып, көлгән булып, кроватьтан торды.
— Болай кыерсытасыгызны белмәдем, Ташкинга олаккан булыр идем. Мине үз яныгызда йоклатмыйсызмыни?
Өч кроватьны бер иткәч, Бәдригә дә урын табылды.
Ике көннән Францибр барлык малайны аръякка печән җыярга алып чыгып китте. Быел болында озынборын яман котырган иде. Кичләрен генә түгел, көндез кояш кызуында да печәнчеләрнең тәмам тен- кәләрен кортты. Төнлә белән шалашларда бөтенләй йоклар хәл булмады. Ә малайлар хәйләсен тапты: печән чүмәләсенә күмелеп йоклый торган булдылар. Ашау өйдәгедән яхшы булгангамы, озынборын җа- фасыннан әллә ни зарланмадылар, тәгәрәшеп эшләп йөрделәр. Бәдри өч җәпле сәнәк белән ярты чүмәләне күтәреп ала да сикереп торып кибән башына ыргытып җибәрә, кибән түбәсендә тырма белән печәнне алып, өеп торучы Хәлим күмелеп кала яза. Бәдринең печән бирүенә берәү дә чыдамагач, кибән башына Францибр үзе менде. Шулай итеп, Бәдри абыегыз, авылда хуҗасыннан откан һөнәрләрен күрсәтеп, Франц Иоси- фич белән малайлар алдында шөһрәт казанды.
Кибәнне куеп бетергәч, Бәдри тырма белән аны тарап, тигезсез җирләрен тигезләп чыкты. Җил куптармасын дип, түбәсенә бастырыклар салды. Аннары, читкәрәк китеп, башын әле сулга, әле уңга авыш- тыра-авыштыра, үз эшенә сокланып карап торды. Бүтән малайлар да, Франц Иосифич та башларын кыегайта-кыегайта карадылар.
Печән бер кибәннән әллә ни артмады. Көннәр коры, ашыгыр урын юк дип, чытырман араларындагы калдык-постык печәнне кабаланмыйча гына чабып, җыеп йөргәндә, өйлә авышыр-авышмас яшәреп болыт килеп чыкты. Болытлар көн дә шулай кабарып, көн дә кичкә таба таралып бетә иде. Берәү дә, менә хәзер давыл кубар, печән чүмәләләрен күтәреп-күтәреп бәрер, чатыр-чотыр яшеннәр атып, чиләкләп-чиләк- ләп яңгыр явар дип башына да китерми иде.
Болыт яшел итәге белән кояшны каплады. Гүя, шыганлык артында гына посып яткан кебек, көтмәгәндә генә җил купты, өелмәгән печәннәрне, әүмәкләп-әүмәкләп, күлгә таба алып китте. Тырмаларын күтәреп, малайлар печән артыннан чаптылар. Ул да түгел, бөтерелеп-бөте-
релеп торган аклы-каралы болытны елдырым телгәләп ташлады. Ча- тыррр иттереп яшен атып җибәрде. Малайлар, кире борылып, куышларга таба йөгерә башладылар. Коеп яңгыр яварга тотынды.
Шул көннән башлап, тәүлегенә өчәр-дүртәр тапкыр яуды. Урман артыннан бүрек хәтле генә болыт килеп чыга да, шабыр-шобыр коярга да тотына. Ун минут үтми, тагып кояш, тагын эссе.
Чытырманлыктан чабып алган печәнне ике яңгыр арасында әштер- өштер чүмәләләргә өеп бетерделәр дә шәһәргә кайтып киттеләр.
9
Яңгырлар башлангач, дөнья ямь-яшел булды. Соң чәчелгән җирләрдә кәлшә тишелеп чыкты. Тары, карабодай сикереп куйды. Бәрәңге тилереп сабакка үсә, ә бәрәңгесе юк. Кырларны чүп үләне басып китте. Җир суга туйды, артканы җирнең өстендә җыелып ята. Тик янып үлгән арыш, бодай басулары гына терелә алмады. Ил өстеиә билен алабута белән буган сары йөзле ачлык килә иде.
Балалар йортының яшелчә бакчасында кишер, чөгендер, шалкан үсә, помидор кызара башлады. Бәрәңгеләргә Францибр июнь башында ук, төпләрен таяк белән тиштереп, су сиптерткән иде. Хәзер инде бәрәңгеләре каз йомыркасы хәтле булып килә. Малайлар шалканны, кишерне күрсәтми генә йолыккалый да башладылар. Авызларын сөртергә онытып, кайвакыт шулай өйгә кайталар да Фраицибрга очрыйлар. Франц Иосифич күрмәмешкә салыша, берәүне дә тотып әрләгәне юк.
Бәдри: «Мин сезнең бу пыялага бай, икмәккә сай балконыгызга сыеп яши алмам», — дигән иде, дөрескә чыкты. Франц Иосифич аны су тегермәне төзәтешергә җибәрде. Мәгариф бүлеге шефка алган Коммунаның алпавыттан калган ватык су тегермәне бар икән, шуны рәткә салмакчы булганнар.
— Барамсың? Чын эшкә өйрәнеп кайтырсың, — дигәч, Бәдри, озак уйлап тормыйча, риза булды. Эшкә өйрәнүдән бигрәк, Тимер йодрыкны тамак ягы кызыктыра иде.
Ике атнадан Бәдри, шомарган иске бер тиен кебек ялтырап, тагын кайтып керде. Төзәтеп бетергәннәр! Кесәсеннән язу чыгарып күрсәтте: бик оста куллы малай икән дип, мактап, Коммунадан язу тоттырып җибәргәннәр иде. Бәдри аны Франц Иосифичка кертеп бирде.
Хәзер Бәдри мастерскойда эшли. Иван Никитич дигән мастер белән икәү шәһәр шифаханәсенә урындыклар, скамьялар ясыйлар.
Бер көнне Бәдри, аппак ике урындык алып кайтып, балкон идәненә шарт-шарт иттереп бастырды.
— Рәхәтләнегез мин исән чакта, утырыгыз!
Икенче бер тапкыр Хәлимгә китап шүрлеге ясап алып кайтты.
— Укып мулла булгач, бәлеш катысы белән түләрсең.
Хәлимнең ары-бире аунап йөргән китаплары ак шүрлеккә менеп ятты. Анатолийның рәсемнәренә кысалар ясады. Гришкага муен тоткыч әмәлләп бирде. Хәзер инде Гриша идәнгә генә карап йөрми, алга да, як-юньгә дә карый ала.
Ә бер көнне кич белән Бәдри ярты капчык алма күтәреп кайтып керде.
— Әллә бакча бастыңмы? — диде алманың күплегенә гаҗәпкә калган Биктәш.
Тимер йодрык җавап урынына серле итеп елмайды гына. Алманы бөтен балкон җыелып ашады.
— Мин барда рәхәтләнеп калыгыз, — диде Бәдри. Гүя, каядыр китәргә җыена торган кеше кебек, бу сүзне соңгы вакытта ул еш кына әйтә иде.
Көн саен шулай я алма, я икмәк, я тагы нәрсә Бәдригә ияреп кайта 30
31
торды. Малайлар бу хәлгә күнектеләр, Бәдри эштән кайтканны көтеп ала торган булдылар, әйтерсең, абыйлары базардан яисә ярминкәдән күчтәнәч белән кайтып керергә тиеш.
Яңгырлардан соң, урманда гөмбә котырды. Бала-чага һәр көнне якындагы урманга чаба. Чиләк-чиләк гөмбә алып кайтып, кухняга тапшыралар. Анатолька, урманга барган саен, кочак-кочак чәчәк күтәреп кайта. Бөтен балкон инде чәчәк белән тулды.
Бер якшәмбедә Бәдри дә урманга барасы итте. Атна буе мастерской кысрыгында ятканнан соң, иркендә бер күңел ачып кайтасы килде.
Ыбыр-чыбыр балаларны узып китеп, Бәдри белән Анатолий олы кеше адымнары белән алдан киттеләр. Урманга авыл хатыннары килеп тулган иде. Алар да гөмбә җыя, кура җиләге, кызыл бөрлегән җыя, карчыклар ниндидер тамырлар казып алалар, алъяпкычларына әллә нинди үләннәр тутыралар.
Кояш яктысында бакыр төсле кызарып торган наратлар арасына кергәч, Анатолий, Бәдринең игътибарын башлары күккә ашкан зифа агачларга юнәлтмәкче булып, ах! ах! килде:
— Нинди матур, кара әле! '
Бәдри, каршындагы мәһабәт наратка күз йөртеп, нидер чамалап торды да:
— Моңардан әллә нихәтле өстәл ясап булыр иде, — дип куйды,— хәзер без Иван Никитич белән ясый торган кебекләрне...
Тапкан гөмбәләрне чиләккә җыя бардылар. Йөреп аргач, үләнгә тәгәрәштеләр. Күк битендә кулъяулыгы-кулъяулыгы ак болытлар йөзә, шул болытларның әкрен генә агып баруына карап ятсаң, наратлар авалар кебек иде.
Бәдри Гаптырахман абзыйларда чакта үзенең «әтчәйни малай» дигән исем чыгаруы хакында сөйли.
— Суга җибәргән балык булдым мин, малай, авылга эләккәч... Хәҗәеннәрнең уллары юк, мине бик үз иттеләр. Катыкны-каймакны кар базына гына төшеп ашадым, берәү дә ник ашыйсың дими. Аннары атны бик яраттым. Коендырырга барганда, кеше кебек атланып бармыйм, ә атның сыртына аягүрә басып чабам. Бөтен авыл: «Әнә Гаптырахман- ның приюттан апкайткан әтчәйни малае!» дип артымнан карап кала. Болынга печән чабарга барабыз. Мин Иделне атка атланып йөзеп кенә чыгам. Бөтен яр буе карап тора. Бер тапкыр сал астында кала яздым. Синең ат өстендә йөзгәнең бармы? Аякларыңны җыебрак тотмасаң, йолкый да төшерә к чурту! Ялга ябышып, атның яныннан йөзү рәхәтг ну куллар тиз арый.
Аннары ул, сабан туенда ат чабышып, ничек баш килүен сөйләде. Янәсе, авылны беләсеңдер, может. Чаба торган атларның бер ай элек хәстәрен күрә башлыйлар. Бер атна кала инде сынашып караулар була. Шунда инде чамалыйсың: үзеңнекен дә, кешенекен дә...
— Абыең, панимаеш, нишләде? Белсәләр, баш киткән иде. Минем хәҗәеннең атын уза торган бер кызыл бияне биш көн буе сагалап йөреп туры китердем дә тоягына кечкенә генә... зурны ярамый! Чатан- нарлык булмасын! Кечкенә генә кадак кактым да куйдым. Тәки уздым!
Аннары бәхәстән җиде төн уртасында мәзин мунчасыннан таш алып чыгуын сөйләде.
— Баәдым, панимаеш, ташны алып кайтып бирдем. Икенче көнне егетләр тагы әйтә: ә бүген бара алмыйсың, куркасың. Ә мин әйтәм. барам! Барсам, кемдер чалт та чолт чабынып ята. Җендер дип шүрлим, панимаеш. Барып кердем! Мәзин белән мәзин хатыны... Телсез калдылар. Ташны алдым да чыгып киттем. Мәзин иртәгесен хуҗага жалу белән килгән. Хатыны куркуыннан урынга егылган, имеш, аягына баса алмый...
32
Хуҗа мине мәзин алдында әрләгән булды, соңыннан әйтә: «Яратам үзеңне, әтчәйни баш син», — ди.
Шәһәрне тансыклап кайткан идем, инде туйдым да... Үз вуле яшәргә өйрәнгән бит мин. Ә монда фәлән сәгатьтә йокыңнан сикереп тор, фәлән сәгатьтә мастерскойга чабып бар. Скамья әмәллә дә урындык яса, Иван Никитич үзем теләгәнне ясатмый. Урын күчәсе килә башлады инде тагын... Диңгез күргәнең бармы синең, Натолька? Минем хуҗа, Гап- тырахман абзый, Кара диңгезне күргән. Ташкин ягында да булган. Анда җиләк-җимешнең поты бер тиен, ашау-эчү мул, кышлый мондагы кебек кар яумый — җылы, рәхәт.
Гөмбә тулы чиләк күтәреп, кич белән өйгә кайтып керделәр. Бер яклары белән дә охшамаган бу ике малай әллә ничек дуслашып китте. Анатолийның Бәдригә тагылып йөрүе, Бәдри белән балконда сөйләшеп утыруы Хәлимне көнләштерә. Аның Толяны үзенеке генә итәсе килә. Тегеләр шул хәтлегә җиттеләр, Хәлим балконга кайтып кергән чакта, кинәт сөйләшүдән туктап кала торган булдылар. Анатолийның үзен генә туры китереп, Хәлим:
— Нинди сер серләшәсең син аның белән? — дип Толяны кысып та карады. Гомер тишек авыз булган Аиатолькадан бер сүз дә ала алмады.
Бәдринең киемнәренә генә түгел, чәчләренә тикле нарат йомычкасы нее сеңәргә өлгергән иде инде. Балкон, эссе көндәге нарат урманы кебек, хуш исләр чәчә иде.
Бәдри мастерскойда ясаган әйберләрен шәһәр базарында икмәккә я алмага алыштыра башлады. Иван Никитич баштарак моңа күз йомып килсә дә, бер көнне әйтмичә чыдамады. Бәдри мастер белән бик каты әрепләште, икенче көнне иртән эшкә бармады. Көннең көн буе урынында аунап ятты. Францибр өченче тапкыр чакырткач, суярга алып барган кебек, атлар-атламас төшеп китте. Ишеккә ябырылып тыңлап торган .малайлар соңыннан сөйләделәр. Франц Иосифич моны үгетли, оялта башлаган. Бу тоткан да: «Башыгызга каплагыз мастерскоегызны! Туйдым скамья юнудан!» — дип кычкырган. Францибр: «Әкрен, әкрен!» — дип моны тыеп тора икән. «Нәрсә эшлисең килә соң синең?» —- дип сорый икән. «Мастерскоегызны утка ялматасым килә!» —- дип әйтмәсенме шунда Бәдри. Францибр тәмам шашып калган: «Югал күземнән!» — дип җикергән. Иртәгә эшкә бармаса, балалар йортыннан куып чыгару белән янаган.
Бәдри ул көнне, каядыр Идел буйларында йөреп, кич кенә кайтып керде. Иртәгесен шулай да мастерскойга китте. Ләкин элекке шикелле мастерскойдан шат чырай белән кайтып керүләр, малайларга күчтәнәчләр апкайтулар бетте. Малайны гүя алмаштырдылар. Кайта да урынына егыла. Кайвакытны гына Анатолий белән балкон тәрәзәсе каршында сөйләшеп утыргалый.
Бер көнне Бәдри бөтен кеше белән бергә йокларга ятты, иртән малайлар йокыдан торганда, аның урыны буш иде. Фраицибрга бирергә дип язып калдырган язуын таптылар. ...«Франс Иосыбыч, миңа үпкәләмә, — дип укый башлады Хәлим чатлы-ботлы хәрефләрне җыеп, — шифаханәдән өстәлләр өчен аласы акчаны санарсыз, өстемдәге казна киемнәре өчен дип, юрган алып китәм, аның өчен дә санарсыз. Башы бетәр моның дип хафаланмагыз. Бетә торган егет түгел мин. Тагын бер тапкыр үпкәләмәгез».
Хәлим язуны әйләндергәләде дә кире өстәлгә куйды. Бәдри белән аның дуслыгы чамалы иде, шулай да ни өчендер кызганыч булып китте. Әнә ясап биргән китап шүрлеге, артсыз урындыклары... Алар, гүя, сагышлы...
Каршыда басып торган Анатолийга Хәлим күзләре белән кадалды: белдең бит качасын!
Әйе, белде. Юлына дип, туганнарыннан икмәк ташыды. Балкон тәрәзәсеннән бау белән төшәргә дә булышты, күздән югалганчы артыннан карап та калды.
Язуны Франц Иосифичка кертеп бирделәр.
10
Бөтен Идел буе авыллары урыннарыннан купты, барлык юллар ат- лылар, җәяүлеләр белән тулды. Арбага хатыннарын, бала-чагаларын утыртып, арба артына сыерларын, кәҗәләрен тагып, хуҗаларыннан калырга теләмәгән Сарбайларын, Муйнакларын ияртеп, әллә ничәшәр километрларга сузылып баралар. Кая таба юл тотканнар соң алар? Фәлән губернада иген бик уңган дип сөйлиләр, тамак хакына гына шунда берәр эш юнәтеп, кышны этеп-төртеп уздырып, язгы чәчүгә туган- үскән якларга кире кайтып булмасмы? Юл өстендәге урман кырыена туктап, учаклар ягып, казаннар асып, хәзинәдә бары белән тамак ялгап алалар да тагын кузгалалар. Барасы юллар озын, алдагы язмыш билгесез... Көндез дә юлда, төнлә дә юлда... Арбалар шыгырдый, атлар пошкыра, тайлар кешни, этләр талаша, балалар елый, олылар нидер кы.чкыра...
Шактый юл алганнан соң, бер дә бер көнне каршыларына, болар кебек үк, атлар җигеп, хатын, бала-чагаларын төяп, жучкаларын ияртеп, чакрым-парга сузылып килүче рус агайлар белән очрашалар. «Тпру!» Туктыйлар. Сәлам бирешәләр. Арбалардан төшеп, юл кырыена өелешәләр.
— Куда путь держим? — дип сорыйлар рус агайлар.
— Вәт диржем әле, — ди татарларның берсе, русчаны хәтәр яхшы сукалыйм дип уйлаучысы. Янәсе, ачлыктан качып китеп баруыбыз, фәлән губернада ашлык пучум зрә уңган дип әйтәләр, шунда барып чыкмакчы булабыз, алла нәрсә насыйп иткәндер тагы?
— Э, знаком... — ди рус агай кулын селтәп, — тәртәңне кире бор, шул яктан киләбез... Саратов белән Симбирскиныкылар барып тулган... Иген бик кыйбат, эш табып булмый...
Крестьян агайлар башларын кашыйлар. Инде нишләргә? Бу урыслар кая бара икән соң? Сорап багырга кирәк.
— А ваше кудый гүләет?
Руслар, йөреп-йөреп тә рәт чыкмагач, кире үз авылларына таба «гуләйт» итәләр икән. Үлсәң дә үз мич башыңда үлү яхшырак, янәсе... Руслар, татар агайларны борчуга салып, әкрен генә узып китәләр. Татарлар киңәш кора башлый: нишләргә соң болай булгач? Берәүләр үз мич башларына кайтып егылуны якларга керешә, икенчеләр, юк, диләр, чыккан-чыккан, барабыз, урысларга ышанма, юри әйтәләрдер, әйдәгез вакыт әрәм итмик. Суыкларга хәтле барып җитәргә кирәк.
Бәхәс куба. Хатыннар арбада зарыгып көтәләр. Балалар йөгерә- чаба уйный башлый. Этләр, койрыкларын кәкрәйтеп, балалар тирәсендә сикеренәләр... Бәхәс чак кына талашка барып җитми. Берәүләр, тәвәккәлләп, юлларын дәвам итә, икенчеләр кире борыла...
Октябрь урталары идеме икән, иртәләрен Идел өсләрендә соры томаннар йөри торган чак, кошлар җылы якларга кузгала башлаган вакыт иде. Казаннан телефон белән шалтыратып, читкә китәргә теләүче крестьян семьялары сездә күпме булыр? дип сорадылар. Донбасс шахталарыйа кешеләр җибәрү мөмкинлеге бар икән. Якупны бу бик куандырды. Ачыгучыларның бер өлешен читкә җибәрә алган хәлдә, калганнарын кышлый туйдырып чыгу ансатрак булачак иде.
Волостьлар аркылы шундук авылларга хәбәр таратылды: кем шахтага китәргә тели? Сезонный эшкә йөреп ияләшкән татар крестьяннары
3. .С. Ә.- № 12.
33
34
Донбасс дигәч, юл да казна хисабыннан дигәч, ичмаса, өйдә бер кашыкка ким булыр дип, барып тамырлангач авылдагыларга посылка да салырмын дип, җилкәләренә котомкаларын астылар да, урын тулганчы дип, шәһәргә ашыктылар.
Нәкъ шул көннәрдә газетада Дәүләтьяровның ачлык турында мәкаләсе басылып чыкты. Бу мәкаләдә ул, Татарстан белән Самара өлкәсе хәлләрен чагыштырып, һәр икесендә ачлыктан пң каты җәфаланучы татарлар дигән нәтиҗәгә килә. Безнең кантонны гына алыйк, ди ул. Кайсы гына волостька барма, ачлыктан татар кача; шәһәребезнең кайсы гына урамына чыкма, анда ач татар балалары йөри; кайсы гына балалар йортына барып кермә, анда татар балалары тулып ята... Нилектән бу шулай? дип сорый ул. Бер үк җәгърәфп шартларда яшәп тә, ни өчен соң татар катырак ачыга? Моның сәбәпләрен ул тарихтан эзли башлый.
Янәсе, Романовлар монархиясе Казан татарларын коллыкка төшергән бик борынгы заманнардан эзләргә кирәк моның башын. Татарларны Идел—Кама сулары буеннан куып, аларпың хуҗалыгын бик озакка аяктан еккан Романовларның бу колонизация сәясәте рус агай белән татар агайның арасын бозган: хәтта ашау-эчүдә дә зур аерма килеп туган. Рус ашы дип, татар кәбестә, кишер, чөгендер, кыяр утырт-мый, күп булса шул бәрәңге утырта. Аның карап торганы арыш, солы, арпа, борчак... Яшелчәдән ул ел саен уңыш алыр иде, ә иген уңышы ел килешенә карап йөри. Яптыр булса, уңа, яңгыр булмаса, быелгы кебек, көя дә бетә. Рус халкы игенсез елны яшелчә белән дә кыш чыга, ә татар, ашлык уңмаса, бөтенләй ач. Татар крестьяны налогын ашлык сатып түли, рус кәбестәсен, кыярын сатып та түли ала. Игене аның янга калып бара. Менә шулай итеп, ачлыкның авыр башы гел татарлар җилкәсенә төшеп килә... Иван Грозный аларны, яшелчә үстерерлек су буйларыннан куып, җыен чокыр-чакыр, җыен ташлыкка утырткан.
Якуп мәкаләне укып чыкты да урыныннан торды. Нәрсә тели бу Дәүләтьяров? Татарлардан кәбестә үстертергә җыенамы? Алай булса, бик әйбәт. Үткән низагларны искә төшереп, татарның ачуын кабартырга теләү түгелме соң бу? Әлеге дә баягы, татар белән русларны сугыштырырга теләү түгелме? Җитмәсә, мәкаләсенең ахырында Дәүләтьяров, татарларны Донбасска эшкә җибәрүгә каршы бик зур күсәк күтәреп, крестьяннарны шахта белән куркыткан. Бәхетне шахталарда, салларда, балык промыслаларында күп эзләдек, хәзер үз туфрагыбыздан эзләргә кирәк, безнең бәхетебез ата-баба җиренә күмелгән, шуннан эзлик бәхетебезне дип, Донбасска китмәскә өнди, үз халкының тамагын туйдырырлык кына икмәкне Татарстан табар, бүтәннәр Донбасска китсен, татар ул үз өендә, үз өеннән аның әллә кайларга чыгып олагасы килми, ач утырса да өйдә рәхәтрәк, дип, татарны, ач булса да, Татарстаннан беркая да китмәскә чакыра иде.
Волостьлардан телефон артлы телефон шалтырата башладылар. Крестьянны өметләндереп, урыныннан куптардыгыз да ник газетага хәзер шулай дип язасыз? Халык, кутумкасын төенләп, волость советларына килеп тулды. Җибәрегез дип, безне аптыраталар.
Якуп, газетаны күтәреп, Федюшкин янына керде. Ике йөздән артык кеше инде шәһәргә дә килеп җиткән икән. Икәүләп партия коми- тетьГна Кондрат Иванович янына киттеләр. Кырык эшләре кырылып ятса да, ашыгыч утырыш җыярга туры килде.
Чакырылган кешеләр барысы да килеп җитте, утырыш әле һаман башланып китә алмый. Якупка Шонгаты волостеннан шалтыраттылар, һаман шул Донбасс турында. Тыныч күренергә тырышучы Дәүләтьяров уң аягын сулына чалып куйган да, нишләгәнен үзе дә сизмичә, бармаклары белән тез капкачын ышкый, Якупның телефонда сөйләшкәнен нервланып тыңлый. Федюшкин, яраланган аягы белән аксый-
з» 35
аксый, читлектәге аю кебек, түрле-почмаклы йөренә. Бүтәннәр утырыш башланганны дәшми генә көтәләр. Мәсьәләнең асылы турында әле ярты сүз дә әйтелмәгән, ә инде кешеләрдә ниндидер киеренкелек сизелә, барысы да нидер хәвефле бер нәрсә көтә шикелле... Утырыш алдыннан була торган сөйләшүләр, берсе әйтеп ташлаган кызык сүздән бергәләп көлешүләр, күрше күршене шаяртулар берсе дә юк...
Менә Якуп трубканы элеп, куллары белән гадәттәгечә өстәл кырыена таянды да арыган күзләре белән кешеләрне бер сөзеп чыкты.
— Иптәшләр...
Барысының да карашы Якупка таба юнәлде. Бүген аның йөзе гадәттәгедән аграк иде. Чигәсендәге чал чәч бөртекләре дә күбәеп киткән кебек иде.
Якуп сүзгә башлагач, Федюшкин утырды, малайлар башы хәтле йодрыкларын тезләре өстенә салды. Аның уенча, Якуп дөрес башламады. Хөкүмәтнең Донбасска кешеләр җибәрү турындагы боерыгына матбугатта каршы чыкты дип, татарны рус белән түбәләштерергә маташа дип, Дәүләтьяровны кинәт кенә якасыннан аласы, контрреволюция- дә гаеплисе урында, Якуп, Дәүләтьяров мәсьәләсен читкә ташлап, халыкны ач үлемнән коткарып калу хакында сөйләргә тотынды. Донбасска җибәрүне шуның бер чарасы итеп күрсәтте. Аннары гына газетадагы мәкаләгә күчеп, Дүәләтьяровны ялгыша дип китереп чыгарды.
«Ялгыша» сүзеннән соң, Федюшкин урыныннан ук торды, тагын йөри башлады. Ялгыша! Контр ул, бер дә ялгышмый! Якуп сөйләп туктауга, сүз сорады. Рөхсәт алгач, бүлмәнең уртасына чыгып, кинәт йодрыгын баш очына күтәрде. Гүя, шушы йодрыгы белән Дәүләтья- ровка сугарга җыенган кебек, аңа таба борылды. Ул Дәүләтьяровны контр революциядә гаепләде.
Төсләре агарган Дәүләтьяров, аяк өс калкып, татарларны Донбасска озату-озатмау мәсьәләсендә Федюшкинның хәтта сөйләргә дә хакы юк, диде.
Утырыштагылар аптырап киттеләр. Якуп аңа күзләрен тутырып карады.
— Ничек хакы юк?
— Бу татарларның үз эчендәге мәсьәлә. Иптәш Федюшкин урыс, аннары, берәүдән дә яшерен түгел, кара урыс, шовинист.
Утырыш беркавым гү итеп торды. Моннан бер-мке ел элегрәк булса, Федюшкин чыдамас, наганын тартып чыгарыр һәм Дәүләтьяровка ташланыр иде. Хәзер эш моңа барып җитмәде. Кемдер аның чабуыннан тартып өлгерде, һәм агарынган, авызы чалышая башлаган матрас, үзен кулга алып өлгерде. Ләкин урындыгында озак утыра алмады, йодрыгы белән тез башына сукты да, сикереп торып, утырыш бүлмәсеннән чыгып китте.
Бераз тынычланырга чыккандыр дип уйлап торганда гына, ишек артында ниндидер ят тавышлар ишетелде. Ул да булмады, бүлмәнең ишеге шар ачылып китте, җилләнеп башта Федюшкин килеп керде, аның артыннан аркаларына кутумкалар аскан авыл агайлары кереп тула башлады.
— Менә шушы кеше сезне Донбасска җибәрми! — диде Федюшкин, зәңгәрләнеп киткән Дәүләтьяровка кулы белән төртеп күрсәтте. Агайлар: «Кайда ул? Нинди кеше ул?» — дип, аның өстенә ябырылдылар.
— Федор, Федор, нишлисең син? — дип кычкырды Якуп. — Федор, алып чык кешеләрне!
Ярсыган Федюшкин Якупның сүзен колагына да алмады.
— Менә шушы әфәнде сезне ачтан үлсен, ди, татарлар Татарстаннан китмәсен, ди, менә шушы кеше! — дип бармагы белән һаман-һаман Дәүләтьяровка төртеп күрсәтте.
36
Дәүләтьяров, үзен ботарларга торган кешеләрне күреп, кинәт шабыр тиргә батты, ни өчендер борынындагы пенснэсен салын, учына йомарлады, аннары кесәсенә тыга башлады, ләкин кулы һаман кесәсенә туры килми иде.
Кешеләрне Якуп көч-хәл белән чыгарып җибәргәннән сон, Дәүләть- ^ров, куып кертелгән почмагыннан чыгып, пенснэсен киде һәм урынына барып утырды. Аның төсләре аппак булган иде.
— Болан мәсхәрә итүегез өчен, рәсми протест белдерәм! — диде ул, пенснэ пыялаларын ялт-йолт китереп, аягын алыштырып чалды, кулы белән тезен ышкырга тотынды. Тез капкачын кысып тотканда, аның бармаклары үлекнеке төсле агара иде.
Татарларны үз республикасында бикләп асрарга тырышу милләтчеләр сәясәте ул, дип милләтчелектә гаепли башлагач, Дәүләтьяровныц пенснэ пыялалары тагын зәһәрле ялтырап куйды.
— Ә татарларны Татарстаннан куып бетерергә тырышу кем сәясәте була? — дип сорады, ясалма салкын тавыш белән. — Иван Грозный сәясәте түгелме икән бу?
Утырыштагылар бер-беренә карашып алдылар.
— Соң бу бит ачлыктан качыру, — диде электростанция начальнигы Копылов. — Сез әнә олы юлга чыгып карагыз, авылы-авылы белән кубып, халык Себер якларына агыла. Аларның бит әллә нихәтлесе юлда ук кырылып бетәчәк. Ә Донбасска китүчеләрне җылы бараклар көтә, шахтада акчалы эш көтә, татар шахтага бер бүген генә бармый, гомер-гомергә йөргән җире ул татарның.
Дәүләтьяров аңа җавап биреп торуны да кирәк санамады.
— Кайберәүләр монда минем... ничек дип әйтергә? Иске гөнаһларымны дип әйтикме... сәнәккә элеп селкүне кирәк таптылар, — диде. — Әйе, мин яшермим: большевиклар татар халкына, башкорт халкына автономия бирәсе булгач кына, мин коммунистлар ягына күчтем. Ләкин мин, сез әйткәнчә, җиңеп чыккан революциянең җимешләрен авыз тутырып ашау өчен генә большевиклар койрыгына тагылмадым. Мин күрдем: беркем бирә алмаган ирекне минем халкыма большевиклар бирде. Шуннан мин үземә әйттем: әнә син кемнәр белән булырга тиеш. Колчак Чистайта килеп җиткәндә, мин корал күтәреп Колчак явына каршы аякландым. Минем бүген дә сызлаудан туктамый торган яраларым бар...
— Шулай булмаса, сез бүген безнең арабызда утырмас идегез, — диде Якуп. — Ләкин татарларны үз кабыкларына бикләп, бүтән халыклардан аерып, автономия уйнап ятарбыз дип уйлаган булсагыз, ялгышкансыз. Кыскасы, менә нәрсә: — Якуп өстәлдән бер кәгазь кисәген алды. — татарларны Донбасска җибәрүгә каршы язган мәкаләгезнең ялгыш икәнен әйтеп, газетта яңа мәкалә бастырасыз! Мәкаләне үзегез язарга теләмәсәгез, без язарбыз:
— Бу ультиматум! Мәскәүгә Мөселман коллегиясенә телеграмм сугам.
—х Ихтыярыгыз.
Башкарма үзләре теләгән татар крестьяннарын Донбасска озата башлау хакында карар кабул итте.
Икенче көнне Якуп, мәкаләсен тотып, редакциягә китте. Бүлмәдә Дәүләтьяров ялгызы гына булмыйча, аның янында Халит Җамали утыра иде. Якуп килеп кергәч, алар сөйләшүдән шып туктадылар.
— Хуш киләсез, узыгыз, — диде редактор, урын күрсәтте. Халит Җамали, зифа гәүдәсен икегә сындырып, Якупны түбәнчелек белән сәламләде.
Дәүләтьяров Якуп сузгаи кәгазьне алды, башын укып карады.
— Күпчелекнең ихтыярына буйсынмый хәлем юк, — диде ул салкын елмаеп, — мәкаләгез якын арада басылыр.
37
Якуп чыгып барганда, Халит Җамали аның артыннан иронияле күзләре белән карап калды.
— Ул да үзен «мин татар улы татар» дип уйлап йөри торгандыр әле, ә бит инде үзе чыкылдап торган урыс шовинисты, урысның үзеннән битәррәк урыс!.. — диде. — Ярый, сүзнең аелына кайтыйк. Татарстан игълан ителгәнгә елдан артык вакыт узды, ә мәхкәмәләрдә язулар һаман урысча йөртелә, вывескаларыбыз урысча, хатларыбызга адресны урысча тырнарга мәҗбүрбез, почтада югыйсә кабул итмиләр. Шәхсән минем үзем өчен барыбер, аларча да, үзебезчә дә укый да, яза да алам, шөкер. Халыкка кыен! Мәгариф шәгъбәсенә мәктәптән хисап кәгазьләребезне дә урыс телендә җибәрергә мәҗбүрбез, чөнки анда утыручы урыс татарча укый алмый. Хәер, мин үзен үч итеп татарча гына язам,, укый алмый җаны чыксын...
— Сезнең сүзләрегездә зур гына дөреслек бар, — диде Дәүләтья- ров. — Туган телебез гамәл-гә кереп бетә алганы юк, еллар авыр,, бүтән мәшәкатьләр күп, урысларны алыштырырлык мөтәхәссисләребез (специалистларыбыз) юк, аннары менә бу кереп чыккан адәм шикеллеләр эш башында утырганда, телебез тиз генә гамәлгә дә ашмас, ул кеше инде .үзенең нинди милләттән икәнен дә оныткан, ул милләтсез ягъни мәсәлән, космополит.... Казанда безне аңлаучы фикердәшләребез, эшлиләр, алар безгә ярдәм итәрләр... Озакламый без тагы да әһәмиятлерәк мәсьәләне кузгатырга торабыз. Идел—Кама буйларындагы иң яхшы урыннарны биләүче урыс агайларга бераз кысылырга, дип әйтик, туры килмәгәе... Татар авылларын ата-бабалары яшәгән иске ояларына кайтаруны күтәрәчәкбез!
— Бик хуп, бик хуп! — диде Халит Җамали. — Иске ояга кайту... Бик матур әйттегез.
Ә бу вакытта Якуп зур-зур адымнар белән Башкармага якынаеп бара иде. Күпчелек ихтыярыңа гына буйсына, имеш. Бер кизәнүдә генә Дәүләтьяровны сугып егып булмаячагын Якуп Татарстан бәйрәменә барып кайтканнан соң бик яхшы төшенде. Җәй көне Дәүләтья- ров, салымны күбрәк рус крестьяннарыннан түләттерик дип, газета битләрендә язып чыккач, Якуп редакторның бу «сәясәте» хакында Өлкә Комитетында сөйләшкән иде. Бу юлдан китә калсак, без татар белән русларны сугыштырырбыз, дигән иде. Обкомда аңа: әлбәттә, редактор ялгышкан, сез төзәтеп дөрес иткәнсез, киләчәктә дә шулай төзәтегез, диделәр. Дәүләтьяров ише вак буржуа эченнән чыккан коммунисттан ортодоксаль марксистлык таләп итмәгез, диделәр.
Якупка калса, Дәүләтьяровта ортодоксаль марксистлык түгел, бертөрле марксистлык та юк. Алпавыт Бикчуринны крестьяннардан яклаган чагында нинди милләтче булган булса, хәзер дә шундый ук. милләтчедер кебек. Кышларын яшел өсле зур папаха киюе һәм гомумән яшел кием кияргә яратуы да кайчандыр хәзрәти Галиләр гаскәренең әләме яшел булганга күрә генәдер, күңеле белән генә түгел, хәтта киеме белән дә милләтчедер кебек. Якуп аның камыт аякларыннан башлап, пенснэсенә, ак чыраена, иреннәрен очлайтып сөйләүләренә- кадәр барлык торыш-йөрешен яратмый. Бәрелешмичә тынычрак яшәгән вакытларда Якупның бу дошмани хисләре бераз сүрелеп торса да, чираттагы яңа бәрелештән соң, орьяңадаи кабынып китә иде.
Донбасска озату вакыйгасы бетеп өлгермәде, бер төркем татар интеллигентлары, шулар арасында берничә коммунист, ачыгучы татар балаларын Татарстаннан читкә, ашлык уңган рус губерналарына җибәрүгә каршы күтәрелеп чыкты. Янәсе, ачлыктан өркеп, балаларыбызны Россиянең төрле почмакларына чәчеп бетерсәк, соңыннан без аларны җыеп ала алырбызмы? Алар анда үз ана телләрен онытып, ата-ана
38
гореф-гадәтләреннән бизеп бетмәсләрме? Җөмһүриятебезнең киләчәге булган яшь буынны шулай таратып җибәрсәк, ана теленнән биздерсәк, киләчәктә безнең белән кем җитәкчелек итәр?
Шахталарга җибәрүебез дә ялгыш дип, тагын Донбасс мәсьәләсен яңартырга азапланучылар да булды. Кондрат белән Якупны великодержавный шовинизмда гаепләргә тырыштылар. Орьяңадан бәхәс, талаш-тартыш башланып китте.
Кышкы суыкларга тикле балаларны иген уңган җирләргә озату хакында Мәскәүдән күрсәтмә килеп төшкәч, Якуп белән продкомиссар Федюшкин эшкә яман кызу тотынганнар иде. Кыз балалар йортын Ташкент ягына җибәреп тә өлгергәннәр иде. Хәлимнәр йортын да җибәрергә хәзерлек күрелә башлады, шул вакыт тегеләр күтәрелеп чыктылар. Янәсе, Татарстанның үз балаларын ачтан үтермәслек кенә икмәк табарбыз, әнә урыс балаларын күбрәк җибәрик, алар өчен кайда да бер — барлык җирдә Россия...
Бәхәсне башлаучы һәм чиксез куертып җибәрүче тагын Дәүләтья- ров иде. Аны бер төркем татар коммунистлары яклады. Бәхәсләшүчеләр ахыр чиктә мондый фикергә килделәр: татар балаларын татар халкы яши торган өлкәләргә генә, мәсәлән, Себергә, Урта -Азиягә җибәрүне сорарга, бүтәнчә риза булмаска... Казанга телеграмма суктылар. Озак кына җавап килми торды. Ахырда шул нәрсә аңлашылды: Казанның үзендә дә бу мәсьәлә буенча бәхәс купкан икән. Байтак кына татар балалары Белоруссиягә, Петроградка, Тверь губернасына оза- тылган булган. Хәзер аларның артыннан махсус комиссияләр киткән. Комиссия членнары үзләренең Помголга җибәргән хатларында, татар балаларының бер кадәресе рус крестьяннарына өләшеп бирелгән, тамак хакы өчен батраклык итәләр, мәктәпләргә йөри алмыйлар, тормышлары бик күңелсез, дип язалар икән. Петроградка эләккәннәреиең торыр җирләре әйбәт, ашаулары ярыйсы, тик шәһәрдә татар мәктәп-ләре булмау сәбәпле, русча гына укыйлар, яисә бөтенләй укымыйлар икән. Шушындый хатлар алганнан соң, Помголда тавыш купкан: рус крестьяннарына өләшенгән балаларны кире җыйдыртуны таләп итеп, Мәскәүгә телеграмм сукканнар. Петроградтагы, Киевтагы балалар йортына татар укытучылары, татар тәрбиячеләре җибәрергә булганнар.
Бәхәс барганда ике атна буе бер генә бала да озатылмады. Урамнар, пристаньнар тагын ач балалар белән тулып өлгерде. Татарларны Томск, Тобольск шәһәрләренә генә җибәрергә рөхсәт килгәч, тизрәк озата башлыйсы урында, янә тавыш кузгалды: Дәүләтьяровлар озату эшенә матросны якын җибәрмәскә дип дәгъва иттеләр. Янәсе, ул теләсә кемне, теләсә кая озатып ятыр, Федюшкин балаларны озату эшеннән алынсын, әнә үзенең азык-төлек эше белән генә кайнашсын.
Якуп белән Кондрат агай матросны «бугазларга» ирек бирмәделәр. Федюшкинны алып ташлаган хәлдә, бүген үк аның урынына биш кешене куярга кирәк, чөнки ул бер үзе биш кешелек эшне тартып бара диделәр.
Шинель чабулары ачылып киткән зур гәүдәле Федюшкинны бу көннәрдә әле мәгариф бүлегендә, кием-салым складында, әле пристаньда очратып була иде. Кайда үгетләп, кайда ялынып, кайда өстәлгә сугып, ул киемнәр таптырды, балаларны юлга чыгар алдыннан мунча чабындырды, юлга дарулар булдырды, пароход китертте.
Бүген өч йөзгә якын баланы ул яр астына пристаньга алып төште. Балаларның бик азы гына ботинка, пальто кигән иде. Күбесе башына чүпрәк кенә бөркәнгән. Аякларында артсыз агач башмак, ялт-йолт үкчәләре күренеп бара.
Тау астына төшеп җиттеләр дә, юлда иптәшләрен югалтканнары: «Колька!», «Володька!» дип кычкырышып, пристаньга туктаган ак пароходка караштыргалап яр итәгендә басып тордылар.
39
Бодри качканнан бирле «Ташкин оҗмахы» белән саташып йөргән •безнең тубалбаш Биктәш тә шушы төркемгә тагылып китәргә рөхсәт алды. Хәлим белән Иатолька аны озата төштеләр. Балалар катында, сактагы солдат шикелле, хәрәкәтсез басып торучы колгадай арык бер ханымга Федюшкин ерактан кул изәп, пароходка таба «кыймылдый башларга» боерды. Чүпрәкләр, одеяллар, артсыз башмаклар барысы берьюлы хәрәкәткә килде. Федюшкин, ашыктыра-ашыктыра, чуар тол- паны пристаньга ияртеп кереп китте.
Хәлим белән Анатолий да бергә пароходның өске катына күтәрелделәр.
— Карагыз! Карагыз! — диде кинәт Анатолий, кулын күккә таба төртеп, иптәшләренә нидер күрсәтә башлады.
Өчпочмак булып күккә кадалган торналар отряды «курлыйк!», «курлыйк!» дип, туган-үскән яклары белән саубуллашып, җылы якларга юл тотканнар иде.
— Торналар белән бергә китәсең, — диде Хәлим Биктәшкә. — Торналар белән әйләнеп тә кайт.
— Бөтен дөньяны * гизмичә кайттым юк... Мәскәүне күрәсем килә, Питербурны, аннары тагы Каф таулары артында да дөнья бар диләр бит әле...
— Укы. Синнән ңифырбаш чыгачак.
Торпалар инде күздән югалган иде. Палубада чабышкан малайларның аяк тавышлары ишетелә башлады. Хәлим Биктәшнең иңенә шап иттереп сукты да:
— Булмаса булган икән, әйттереп җибәр соңгы тапкыр! — диде.
Биктәш ялындырып тормады: башын кырын салды да, иңбашларын уйнатып, бармакларын шыртлатып, такмакларга кереште:
— Шуба рвана,
Без кармана, Без подметок сапоги...
Ул такмаза ритмына иңсәләрен сикертә, подаукадай башын әле бер, әле икенче якка авыштыра, кулларын тилгән канаты шикелле җәеп җибәреп, җанлы түгәрәк эчендә тыпыр-тыпыр сикеренә иде.
— Их, без кармана сапоги...
Мәгариф бүлегеннән озата килүче апайлар, абыйлар, елмаешып, Тубалның кыланышларын карап тора башладылар.
Такмазаны ишетеп, Федюшкин да килде, авызын чалшайтып, елмайды. Кинәт ул, җанлы боҗраны икегә өзеп, эчкә атлады. Кулларын бөерләренә таянып, Биктәшнең каршысына килеп чыкты. Башлап бер аягын лап иттереп басты, аннары икенчесен... Шинель чабулары ачылып китте...
— Их, братишка!..
Кинәт чүгәләде дә, кулларын бөерләреннән ычкындырып, китте- китте итек башларын чөя-чөя...
Татар балаларын озатмыйлармы дип төшкән Дәүләтьяров халык өелгән җиргә килеп, продкомиссарның ниндидер малай белән биеп ятуын күреп, чыраен сытты:
— Мужик...
Пароход, сагышлы итеп, озак сузып кычкыртты. Кузгалып киткәч, пристаньдагылар кепкаларын селкергә тотындылар. Ярда торган Анатолий, шаярып, күз яшьләрен учына чүпләп салган булды. Тубал, кулын авызына куеп, пароходтан нидер кычкырды.
40
Дәүләтьяров, мәгариф бүлеге кешеләре белән, тау сукмагыннан менеп китте. Алар компаниясендә кайтмас өчен, Федюшкин, зур саргылт таш өстенә утырып, яр астында калды.
«Шул малайлардан менә дигән кешеләр чыгар әле», дип уйлады ул, ерагая барган пароходка карый-карый.
9
11
Хәлим, китәм дип, мәктәптәге кызларның альбомнарына истәлек шигырьләр дә язган иде инде, Хәлимнәр йортын җибәрмәделәр. Аңа хәзер уңайсыз: ул, мәңгегә аерылып китүче кешедәй, әллә ниләр язып бетергән иде. Бигрәк тә Кафия альбомына язган сүзләр өчен үкенә.
Бу җәйне Кафия буйга үсеп китте. Малайлар белән сөйләшкәндә, элеккедән битәр кызара башлады. Үткән елларны ул бөтенләй ваемсыз һәм уйсыз күренә иде: дугадагы кыңгырау кебек, тәнәфес вакытында гел аның тавышы, гел аның көлүе генә ишетелеп тора иде. Быел ул еш кына тәнәфескә дә чыкмый, йодрыгы белән битенә таянып, партасында утырып кала. Чәчләрен дә быел икенче төрле итеп тарый, кигән күлмәкләре дә башка... Кафия инде альбомын иптәш кызларына күрсәтеп өлгергән. Укучылар телендә Юан Нәфисә дип йөртелә торган, Кафия белән бер партада утыра торган кыз бер көнне Хәлим яныннан узып барганда: «Белдем эшеңне, кырым тешеңне!» — дип кычкырып китте.
Хәлим дәрес вакытында, онытылып китеп, Кафиянең битенә озак итеп карап утыра. Кыз, малайның бу карашын сизеп, борчыла башлый, ахырда, үзе дә Хәлим ягына борылып карый һәм кызарына иде.
Беркөнне Хәлим кызның партасында шигырь китабы күрде. Уртадагы бер бите бөкләп куелган иде. Хәлим ялт ачып карады һәм «...га» дигән шигырьне күрде. Соңыннан ул, шуңа охшатып, үзе бер шигырь язды, исемен «К...гә» дип куйды. Партасында уйчан гына утырып торучы Кафиянең алдына шигырьне ялт ташлады да үзе тәнәфескә чыгып китте. «Инде укый башлагандыр» дип уйлап, коридорда йөрде.
Быел укуларның бер дә рәте булмас шикелле күренә. Ярты класс көздән үк мәктәпкә килмәде. Авылдан йөреп укучылар, ахырысы, ачлыктан качып, ата-аналары белән читкә киткәннәрдер, берсе дә юк. Шәһәр малайлары да тәртипле йөрми. Әти-әниләре аларны урманга имән әкәләсе җыярга җибәрә. Кар төшкәнче дип, бөтен шәһәр әкәлә җыя башлады, аны киптереп тарттыралар да икмәккә катыштырып пешерәләр.
ЧОН IX отряды белән төнге сакта булган көнне, Хәлим дә сабакка соңга калып килә. Комсомолга кергәннән бирле, аны әле бер эшкә, әле икенче эшкә кушалар.
Менә бүген дә Анатолий белән Хәлим төнге унбердә ашлык складлары янына сакка бастылар. Ноябрь төне караңгы, суык. Идел өстеннән исә торган әче җил, чабуларны кайтарып, тезләрне ялый, яка эченә сикереп, аркага кереп китә. Ярга «уух!» итеп килеп егыла торган бозлы дулкыннарның шаулавын тыңлый-тыңлый, алар икәү амбар тирәли шыпырт кына йөриләр.
Күрше урманнарда бандитлар оясы бар дип ишетелә. Пролей-Каши авылын талаганнар, имеш. Урюм исемле мордва авылына һөҗүм иткәннәр. Каравыл бүлмәсендә утырганда, комсомолецлар сөйләде: имән чикләвеге җыючы хатын-кызлар урманда морҗасыннан төтен болганып торган землянка өстенә барып чыканнар. Бандитлар землянкасы дип уйлыйлар икән.
IX ЧОН — часть особого назначения.
41
Дулкыннар «ууух!» дип килеп-килеп егылалар. Җил, амбар астыннан сызгырып чыгып, сакчыларның аякларына чолгана.
Каравыл башлыгы Савватеев бүлмәсендә ут яна. Якты тәрәзә турысыннан үткәндә, малайларның күңеле җылынып китә. Бөрешкән җирләреннән тураеп, винтовкаларын төзәтеп куялар.
Алда кеше шәүләсе күренде. Сагайдылар. Шәүлә болариың каршы- сына килә иде. Анатолий белән Хәлим амбар ышыгына керделәр. Хәлим винтовкасын салды.
— Стой! Кто идет?
— Свои, свои, — дигән тавыш, Савватеев тавышы, ишетелгәч, малайлар рәхәтләнеп киттеләр. Каравыл башлыгы постларны тикшерергә чыккан икән. «Туңмыйсызмы соң?» — дип сорады. Туңмаган кая инде! Ләкин болар: «Юк!» дип җавап бирделәр.
— Туңсагыз, берәм-берәм җылынып чыгыгыз, — дип, Савватеев амбар почмагына кереп югалды.
Җылынырга башлап Анатолий кереп китте. Үзе генә калгач, Хәлим, якты тәрәзә алдыннан кузгала алмыйча, бик озак басып торды. Анатолийның кереп почмакка винтовкасын сөявен, кулларын калай пичкә сузуын күрде.
Әле кайчан гына ул шушы амбарларның астында кәҗәләр белән бергә йокла-гаи иде. Ә бүген инде җилкәсендә винтовка, амбарларны бандитлардан саклый. Ботинкасы тишек булгангадыр инде, аягы туңа башлады. Хәлим кызурак атлап китте. Тәрәзәдән ташлар өстенә сузылган ут яктысы аны үзенә тарта иде. Ләкин малай бу тойгыга бирешмәскә, тәрәзә каршына туктамаска тырыша. Бу юлы да әнә туктамыйча узып китте. Шулай ун мәртәбә узса, бәлки, Анатолийның чыгар вакыты да җитәр. «Бер» дип, «ике» дип саный-саный, Хәлим ун тапкыр амбарны әйләнде. Натолька әле һаман чыкмый. Ваемсыз җан! Бигрәк тә амбарның караңгы башын узу күңелсез.
Артында аяк тавышлары ишетте дә Хәлим ялт борылып карады. Анатолий чыккай һәм бирегә таба килә иде. Почмакта басып торган Хәлимне күргәч, ул винтовкасын күтәрде дә «Стой!» дип кычкырды.
— Шаярма! Төшер винтовкаңны!
— Курыкма. Патроннар кесәдә, — диде Толя көлә-көлә.
— Малайлаима! Гөнаһ шомлыгына каршы, таяк та атып куя.
Анатолий, Хәлим өйрәткәнчә, бите белән винтовкага сыенды да собачкага басты. «Шырт» итәсе урында винтовка «Шааарт!» итеп атып җибәрде. Яр буйлары беркавым гөрелдәп торды. Анатолий куркуыннан арты белән җиргә утырды. Хәлимнең кул башына нәрсәдер бәрелеп киткән кебек булган иде, тотып караса — кан! Ләкин авырту бер дә сизми. Җирдә утырган Анатолька янына йөгереп килде.
Теге нидер әйтмәк була, авызыннан сүзе чыкмый. Хәлим аңа торырга булышты. Шул вакыт кына кулында авырту сизде. Ул арада Савватеев белән бүтән комсомоллар чабышып килеп җиттеләр.
— Кем атты? Ник аттыгыз?
Икесе дә бер сүз әйтә алмыйча тора. Хәлим: «Нишләтерләр икән инде болар Натолькаиы?» — дип борчыла. Ул бит ялгышып атты. Натолька гаепле түгел.
Комсомоллар, винтовкаларын сөңге шикелле алга сузып, амбар тирәли әйләнеп чыктылар. Беркая бер ят кеше күренми. Анатолий инде сөйләшә ала башлады. «Мин аттым», дип әйтте. «Ник аттың?» дигән сорауга гына җавап бирә алмый, башын иеп тик тора.
Бүтән сакчылар куеп, икесен дә каравыл бүлмәсенә алып керделәр. Хәлимнең өстен чишендереп, ярасын чүпрәк белән кысып бәйләделәр. Кан, кызыл тап булып, чүпрәк өстенә тибеп чыкты.
42
Сөйләшә торгач, барысы да аңлашылды. Анатолий почмака сөягән җирдән үз винтовкасы урынына ялгыш бүтән кешенекен алып чыккан булган.
Хәлим каравыл башлыгына ялынырга тотынды:
— Минем иптәшне виноват итмәгез инде, ул бит...
— Ә дисциплина? — диде чырае каралган Савватеев. — Комсомол комитетына җиткерәм. Икенче андыйларны төнге сакка җибәрмәсеннәр.
Икесенә дә җыенырга кушты.
— Берегез больницага, берегез марш өйгә! Озатып куй үзләрен! — дип. Савватеев өлкәнрәк яшьтәге Караваев дигән комсомолецка боерды.
Ышыктан чыгуга каты җил өчесенең дә аркасына китереп сукты. Текә баскычтан шәһәргә күтәрелгәндә, яралының хәле китте...
Икенче көнне шәһәр халкы арасына хәбәр таралды: имештер, төнлә бандитлар тау астындагы ашлык амбарларына илле ат белән килгәннәр, талап китмәкче булганнар. Сакта торучы биш комсомолны үтергәннәр. берсен яралаганнар. Үлгәннәрен, халык белмәсен дип, инде күмеп тә өлгергәннәр, яралысы больницада ята, ди. Бандитлар түгел дип әйтә икән. Соң билгеле инде, комсомолның авызыннан сүз ала алмассың. Бандитлар булмый, башка кем булсын! Амбарларга ут төртеп. шәһәрне бөтенләй ач калдырырлар әле, менә күрерсез...
Базардагы сатучы хатыннар авызына эләккәннән соң, хәбәр, әнә шундый кыяфәтләргә кереп, йорттан-йортка, урамнан-урамга йөри башлады. «Юкны сөйләмәгез, бөтенләй алай түгел» дигән кешеләргә кул гына селтәделәр. Беләбез сезне! Дөресен әйтмәскә кушканнар. Чынлабрак карасаң, әле ярты складларын талап та киткәннәрдер...
Базарда хәтта алабута, имән әкәләсе оннарының да бәясе кинәт ■сикереп куйды.
Анатолийга малайлар: «Сөйлә!» дип бәйләнделәр. Бандитлар һөҗүм иткәндә син шунда булган, бөтенесен күреп торган, сөйлә. Анатолька арык иңбашларын күтәрә, иреннәрен сузып елмая, ялындырып торган була, сөйләми.
— Ә син, Толя, аттыңмы бандитларга? — дип йөдәтәләр малайлар.
Билгеле, аткан. Ничек инде бандитларга атмасын?
— Сөйлә инде рәтләп, Натолька!
Анатолий һаман ялындыра. Малайларның берсе каяндыр ярты телем икмәк табып килә, Анатолийга бирә. Натолька икмәкне ашый, ә сөйләргә бер дә ашыкмый. Янәсе, сөйләргә кушмадылар. Кинәт кенә ул, бер бандитныкын алдым дип, кесәсеннән браунинг чыгарып күрсәтә. Малайлар «аһ!» итәләр. Хәлимнең, шифаханәдә саклап булмас дип, дусы Анатолийга биреп кайтарган браунингы кулдан-кулга күчә башлый.
Анатолий малайлар каршында геройга әйләнә. Аның белән янәшә генә басып тору өчен тартыш бәхәс куба. Анатолька ләкин бер дә борынын күтәрми. Әле берәүләр, әле икенчеләр белән бик озак янәшә басып-басып тора. Кемнәрдер тагын икмәк сыныклары табып китерәләр: аша, Натолька!..
Көтүләре белән Хәлим янына шифаханәгә барып, кәефләре бик кырылып кайтты. Авыру янына аларны кертмәгәннәр. Кулына тоташ акбүз чорналган Хәлимне ишек ачылганда гына күреп калганнар: чырае качкан, кроватьта утырып тора, ди.
Кичен Франц Иосифич та шифаханәгә барды. Нянялар биргән ак халатка сыя алмыйча, йөдәп бетте. Ахырда иңенә генә элеп, күчтәнәчен култык астына кыстырды да палатага кереп китте.
Франц Иосифич чыкканда каршысына бер кыз очрады. Җиң очларына, утырма якасына ак мех тоткан кызгылт пальтодан иде бу яшь кенә кыз. Ак мех эченнән ал битләре бик матур булып күренеп тора иде. йөгерә-йөгерә баскычтан югары катка менеп китте.
43
Бу Кафия иде. Хәлимнең яралануын ишеткәч, ул «барыргамы, бармаскамы?» дип, бик озак икеләнде. Ахырда, шәһәр өстенә караңгылык иңә башлагач, урамга чыкты. Әнә инде ул больница коридорында басып тора. Бияләе эченнән язу чыгарып, аны күздән кичерде. Аскы иренен тешләп, кашларын җыерып куйды. Язуны учына йомырлады. Аның битләре бер аллана, бер кинәт кенә агарып китә иде. Ниһаять, язу белән күчтәнәчен палатага алып кереп киттеләр. Ул тәрәзә катына китеп басты. Пыялага өреп, бармагы белән нидер яза башлады. Артында аяк тавышы ишетелгән саен, ялт итеп борылып карый иде. Инде бик озак көтә кебек тоела иде аңа.
Менә җавап язуы Кафиянең кулында... Ачып беренче сүзләрне укыды, елмайды... Кире йомарлап, бияләенә тыкты, йөгереп аска төшеп китте.
Багана башыннан төшкән саргылт якты астында туктап, язуны ачты... Чыркылдап көлеп җибәргәнен сизми дә калды. Авызын тотып, як-юньгә каранды... Хәлим яралануын көлке итеп язган. Бандитлар турында бер сүз юк. Әлбәттә инде, дөресне язарга ярамагандыр, куш- маганнардыр. Бөтен гаепне Анатолий өстенә аударган: янәсе, мылтык та тота белми, үз винтовкасын кешенекеннән аера алмый. Хәлимне атып үтерә язган. Кафия көлемсерәде. Ышаныр дип уйлагандыр... Бөтен шәһәр сөйләп торганда, имеш, Анатолий атты, бандитлар атмады.
Кафия язуны өйгә алып кайтырга курыкты. Әнкәсе табып укыса, -булыр аннары... Ертып ташларга да кулы бармады. Капка төбендә янә ачып укыды, ертырга кызганып, өйләре алдында озак басып торды. Ахырда, ертмыйча, өй баскычыннан йөгереп менеп китте.
— Әнкәй, беләсеңме, мин кем янында булдым? Беләсеңме? — дия- дия, әнисе каршына очынып килде. — Бандитлар белән сугышкан малай янында больнистә... Безнең мәктәп малае. Герой!
Пальтосын салды да эчке бүлмәгә кереп югалды.
12
Коймаларга, стеналарга ябыштырылган зур-зур сары кәгазьләр узып баручыларны кычкырып туктаталар: «Гражданин! Балаларны ач үлемнән коткару өчен син бүген нәрсә эшләдең?»
Газета битләре дә бу арада гел ач балалар хакында кычкыра. «Балалар — тормышның чәчәге» дигән баш астында Дәүләтьяров үзенең зур мәкаләсен бастырып чыгарды. Ул шәһәрдәге татарларга, бигрәк тә баерак катлауларга мөрәҗәгать итеп, авыр көннәрдә бөтен татар милләтен дәррәү ярдәм кулы сузарга чакырды. «Татарстан үзебезнеке, бер телем икмәккә тилмерүче балалар да үзебезнеке, ачтан коткарсак та үзебез генә коткара алабыз!» дип язды. Хәлле шәһәр мещаннарыннан ярдәм комиссияләре төзетте, ачлыкка каршы көрәшүче «фидакарь милли эшлеклеләребезиең» исемнәрен газета битләрендә басып-басып чыгарды. Ярдәм кем кулыннан алынса да — барыбер ярдәм. Әмма Дәү- ләтьяровның бөтен эшендә татар җәмәгатьчелеген рус җәмәгатьчелегенә каршы куярга тырышу ярылып ята иде. Аныңча, татарлар арасында җыелган кием-салым, азык-төлек татар балаларына гына өләшенсен. Ярдәмне бирүчеләр, имеш, шундый шарт куялар. Юкса, имеш, шәһәрнең аксакаллары үзләренең тирән кесәләрен ачарга бик теләмәячәкләр. Кыскасы, без мөселманнарга ярдәм итәбез, рус балаларына шәһәрнең руслары ярдәм итсен, менә нинди күңелсез нәрсә килеп чыга иде. Җитмәсә, аларның комиссияләрендә утыручылар рәсми кәгазьләрне тик бары татарча гына язып, кантон башкарма комитетына һәм малия
44
(финанс) бүлегенә китергәч, тегендә эшләүче руслар аңламыйбыз дип зарлана башлагач, болар тыныч кына аңлатып бирәсе урында, «татарча укый белмәгәч, Татарстан җөмһүриятендә урын биләп утырмагыз!» дип кычкырып та салгач, үзеннәп-үзе хәл катлауланып китә, үпкәләш, хәтер калулар башлана.
Кондрат агай белән Якупка мондый хәлләрдә барып тыгылырга, эшне җайлап җибәрергә туры килә иде. Дәүләтьяровның комиссияләреннән акмаса да шактый! тама, шуңа күрә Башкарма һәм партия комитеты аның белән кылычка-кылыч килмирәк тора иде.
Электростанция эшчеләре, ачлык беткәнче без фәлән кадәр ач баланы туйдырып торырга алындык дип, газета битләренә язып чыктылар. Алардан күрә бөтеп шәһәр кузгалды: ут тегермәне, кирпеч заводы үз хисабына әллә нихәтле баланы асрарга алды, шәһәрдәге барлык учреждениеләр «без дә алабыз» дип куптылар. Пароходство эшчеләре дә ун бала сорады. Аннары аерым гражданнар ала башлады. Газета битләре бала алучылар исеме белән тулып чыга башлады.
Бер көнне Хәлим газетада Кафия әтисенең дә исемен укыды: ике ач баланың тамагын туйдырып торырга алынган иде ул.
Хәлим инде шифаханәдән чыкты, укырга йөри башлады. Мәктәптә аны сөйләтергә бик тырыштылар. Барысы да бандитлар һөҗүм иткән дип ышанган иде. Хәлим тотты да дөресен әйтте. Аның җавабыннан кычкырып көлделәр: алдый белмисең!
Бер атна шифаханәдә ятып, ул иптәшләреннән артта калган иде. Кызлар аңа ярдәм итәргә булдылар. Гәрчә Хәлим сорамаса да, Юан Нәфисә математикадан булышмакчы булды. Хәлимгә бик уңайсыз. Аны герой итәләр. Үзе генә дә куып җитәр иде, аның тирәсендә шау-шу гына куптармасыннар иде. Юкса, коридорга чыга алмый, «әнә ул!» дип төртеп күрсәтәләр. Кайсыдыр юләре стена газетасында мактап чыкты. «Геройны» күрергә дип, рус мәктәбеннән укучылар керде. Мәктәп ашханәсенә балык шулпасы ашарга кергәч, героебыз дип, чиратсыз үткәреп җибәрә башладылар. Озын гына буйлы чибәр малай булганга, ашханәдәге кызларның кызыксынучан күзләре төрле почмактан Хәлимгә таба юнәлә иде.
Кафия Хәлимнең геройлыгын өйләрендә дә сөйләде. Малайның сораган китапларын атасы китапханәсеннән сайлап алып куйды.
— Укый торырга сиңа җитәр бит? — диде ул, китапларны икенче көнне Хәлим алдына партага өйде.
Ул тагын нидер әйтергә җыенган иде бугай, тотлыкты, яңаклары мәк чәчәге төсле ап-ал булды.
— Син миңа больницадан дөресен язмадың бит, шулай бит? — дия алды ул ниһаять, — син бит сугыштың? Әйе бит? Әйтәсең генә килми, шулап бит?
Хәлимнең кара күзләрендә ачу кабынды.
— Сугышмадым! Ал4 китапларыңны кире!
Өелеп торган китапларны үз партасыннан Кафия партасына җилтерәтеп илтеп куйды.
Кайтканда, Кафия белән очрашмас өчен, әллә кайлардан урап китте. Кар яуганнан бирле, шәһәр урамнары аппак. Иделнең кырыйлары катты, ә уртасында суык җиңә алмаган упкыннар, пар бөркеп, кап-кара булып яталар иде әле.
Хәлим, кайтып, югары катка менсә, күз яшьләрен йодрыгы белән сөртә-сөртә, Анатолий китап укып утыра. Хәлимне күрүгә, уңайсызланып, көлеп җибәрде.
— Ник елыйсың, герой? i
— Менә, китап елата...
13
45
Җәй көне Битюгка малайлар белән күңеллерәк иде, барсы да аның тирәсендә кайнаша иде. Кыш кергәннән бирле Битюгиы ташладылар. Дежурный малай керсә бер кереп чыга; күбрәк ’шул дворник Степанның сары сакалын күрү, тупас тавышын ишетү белән канәгатьләнеп яшәргә туры килә. Хәлим дигән кара күзле малай да онытты, былтыр үзе ясаган «Битюг су юлында» дигән рәсемен, стенадан алып, кровать астына ыргыткан, имеш. Анатолька исемле озын сыйраклы малайның барлык кеше яраткан рәсеме мәгариф бүлегенең кайсыдыр складында тузан арасында ауный/ ди. Кичә үзен рәсемнәргә төшереп тә, бүген онытулары өчен, Битюгның әллә ни кәефе кырылмый, кешеләр инде алар гомер-гомергә шундый: бүген иртән табынган геройларын кичен онытып та өлгерәләр... Тик шулай да, эч пошканда янына кереп, муеныннан сыйпап чыксалар, дөньяда яшәү күңеллерәк булыр иде.
Тамагы да гел ач. Быел кышны чыга алмас, ахры. Кайчандыр тарс- тарс чабып йөргән көчле аяклары бүген гәүдәсен чак-чак күтәреп тора. Әллә ни эше дә юк шикелле, фантаннан тәүлегенә ике мичкә су алын кайтып бирә, айга бер тапкыр продком укладына азык-төлеккә бара, ишек алдын көрт басып китсә, малайлар, чанага җигеп, кар түгәләр, ә калган вакытын аяк өс йоклап уздыра, тай чакларын исенә төшереп, инде беркайчан да кире кайтмаячак яшьлеген сагына... Ә шулай да бик арый... Кереп хәл белсәләр, дворник Степан кебек, акырып-бакырып, кабыргаларга төртеп сөйләшмәсәләр, эх, брлай ук та булмас иде!
Юк, кермиләр... Битюгиы оныттылар. Хәлим белән Анатолька китапка каныкты: төн дә укыйлар, көн дә укыйлар, Хәлим исемлек төзеп алган да шул исемлек буенча кызыл балчыкка хәтле ашап бармакчы була. Китап дня-дия, төи ката утыра башласа, тагын тавык күзе булыр әле үзенә...
Яшьләр картлар киңәшен тотамыни! Әнә бөтен малай йоклый, бу китап кортлары әле һаман утыра. Анатолий кычкырып «Тарас Бульба»- ны укый, Хәлим күзләрен шакмактай итеп тыңлый. Татарларны бик мәсхәрәләп телгә алган җирләрне Натолька сикереп уза, я татар дпясе урында лях (поляк) дип укып китә. Сикереп тә, алмаштырып та бул- маса, бик уңайсызлана: «Син, Халимка, үпкәләмә, бу бит әллә кайчангы татарлар хакында», ди, аннары, Хәлимне юатмакчы булып: «Син бөтенләй татарга охшамаган да, татарлар корявый, ә син матур», ди.
Хәлим ияген йодрыгы белән терәгән. Анатолий төкереген йотып җибәрә дә тагын укырга тотына:
«Янкель, әйт әтигә, әйт абыйга, әйт казакларга, әйт бөтен кешегә, әтием хәзер миңа әти түгел, абыем — абый түгел, иптәшләрем — иптәш түгел дип әйтеп әйтте диген...»
Моны Тарас Бульбаиың кече улы Андрнй сөйли. Ул, гүзәл бер поляк кызы өчен илен сатып, дошманнар ягына чыкты.
Анатолий, укый торган җиренә бармагы белән басып, Хәлимгә күтәрелеп карый.
— Ә син Кафия өчен... дошманга... дошман ягына чыгар идеңме? — дн.
— Дурак! — ди Хәлим. — Син сатыл кызлар өчен... — Ачудай Хәлимнең тамагын көзән җыера, авызыннан сүзе чыкмый.
Уку дәвам итә:
«...Кемнеңдер көчл,е кулы атның тезгененнән китереп тотты. Караса. әтисе! Калтырап төште Андрий, төсләре аппак булды.
— Ил корткыч! Ден корткыч! Төш атыңнан! — диде Тарас.
Андрий берсүзсез атыннан төште, ни үле, ни тере хәлдә әтисенең алдына килеп туктады.
46
— Бас каршыма! Кыймылдама! Үзем мин сиңа җан бирдем, үзедз- үк җаныңны алам! — диде Тарас, бер адым чигенеп, иңеннән мылтыгын төшерде. Киндер төсле агарып киткән Андрийның иреннәре кыймылдый башлады. Ул кемнеңдер исемен пышылдый иде. Кемне телгә ала иде соң ул? Әнисен исенә төшердеме әллә? Энеләренме? Я булмаса туган илен телгә алдымы? Юк, гүзәл поляк кызының исеме иде аның телендә. Тарас атып җибәрде».
Мылтык авазы әле яңгырап та өлгермәде, Анатолькаиың тавышы калтыранып китте һәм өзелде. Аның күзләренә яшь килеп тыгылган иде. Ул, нидер эзләгән булып, өстәл астына иелде. Хәлимнең дә йөзе җыерылган, күзләре мелт-мелт итә, тамак төбенә килеп тыгылган төер сытылырга, яшь булып агарга тора иде.
— Инде син укы, — дип, Натолька китапны Хәлимгә сузды.
«...Остап!.. Остап, бирешмә!..» дип кычкырды Тарас, ә үзе кылычын кыныннан суырып алды да эләккән берен уңлы-суллы, уңлы-суллы тураклый башлады. Ә Остапка берьюлы алтау килеп ябырылды, ләкин хәерле сәгатьтә ябырылмаганнар икән: берсенең башы очып төште, икенчесе, артка кайшалып, чалкан егылды, өченчесенең кабыргасына сөнге килеп керде, ә дүртенчесенең... «Шәп иттең, улым! ...Бик шәп иттең!» дип кычкырып җибәрде әтисе: «Хәзер үзем синең янга барып җптәм!..»
Ләкин дошманнарны ерып барып җитә алмады.
«...Тарасның күзләре гел алда, Остапта, һәм менә күрә: Остап берь- юлы сигезләп дошман белән эләгешеп китте. «Остап!.. Остап, бирешмә!..»
Әмма Остапны җиңәләр, ахры: әнә берсе инде аның муенына бау салып өлгерде, әнә кул-аякларын бәйли башладылар...
«Их, Остап, Остап»..» Тарас, дошманнарны кәбестә урынына тураклап, тизрәк улына таба бармакчы булды. «Их, Остап, Остап!..»
Пленга эләккән улы Остапны эзләп, Тарас Польшага барды. Менә Остап белән аның иптәшләрен җәзалап үтерү көне килеп җитте.
«...Мәйдандагы халык кинәт гөр итеп куйды, төрле яктан: «Киләләр... алып киләләр!.. — дигән тавышлар ишетелде», — дип укый башлады Анатолька. (Хәлим арыгач, китапны тагын ул алган иде).
«Улын күргәч, әтисе картның йөрәге нишләде икән? Нинди тойгылар кайнады икән аның күңелендә? Тарас, улының бер генә хәрәкәтен дә күздән ычкындырмыйча, халык арасыннан карап тора иде».
Палачның бөтен газаплауларына Остап тешен кысып чыдады. Аның кулын бәреп сындырдылар, аякларын сугып имгәттеләр... Ник бер тавышы чыксын, ник бер ыңгырашып карасын... Бөтенесен күреп торучы Тарас, Остапның батырлыгына исе китеп: «Шәп, улым, бик шәп!» дип уйлап торды.
Менә Остапның соңгы минутлары якынаеп килә. Күзләре мәйдан тулы халыкны сөзеп чыкты: йа, хода, барсы да ят, бер генә дә күз күргән кеше юк! Ичмаса, үлем сәгатендә җанга якын бер үз кеше шушында булса икән! Күңеле өзгәләнеп, үлем әчесе белән кычкырып җибәрде Остап: «Әти! син кайда? Ишетәсеңме улыңның тавышын?»
Мәйданны баскан кабер тынлыгын ярып: «Ишетәм, улым!» дигән аваз яңгырады, бөтен мәйдан кинәт сискәнеп куйды. Янкель өрәк төсле агарынды... курка-курка артына борылып карады, ул арада Тарастаи җилләр искән...
Шушы җирне укыганда, ике малайның икесенең дә күңелләре ташып тулды, тамак кыру да ярдәм итмәде, икесе дә мышык-мышык елап җибәрделәр... Үзләре көлгән булалар, үзләренең битләреннән мөлдерәп яшь ага... Остап кызганыч, Тарас та кызганыч...
Бу төндә янә бер вакыйга булды: ятып кына торам дип яткан Битюг аякларына яңадан баса алмады.
14
47
Башкарма комитет белән азык-төлек комиссарына жалулар ява: волостьларда, авылларда ачылган «Помгол» һәм АРА ашханәләрендә «җыен «куштан, җыен кулак калдыклары тыгынып ята, безнең .ише ярлы мескенгә тагын көн бетте», дип язалар.
Азык-төлек комиссары Федюшкин, үз янына чанага ике кызылармеец утыртып, авылларга чыгып китте.
— Тыныч бул, Саттарич, — диде ул ишек алдына озатырга чыккан Якупка, — мин анда тәртип кертеп кайтырмын.
Якуп Таулар авылына да кагылыш чыгуын үтенде: — Шәрифҗан, армиядән кайтып, авылда тиф белән чирләп ята икән, хәлен белеп кайт.
Шәһәр каланчасы, чиркәве артта калды, мичәп җиңелгән чана күзләр чагыла торган аппак карлы басулар уртасыннан җилдертә башлады.
Авылларда \ишек-тәрәзәләре кадакланган өйләр күзгә шактый еш чалына иде. Чернуши дигән кечерәк рус авылы аркылы узганда Федюшкин кадакланмаган өй күрмәде. Авылны кисеп чыга торган чана юлыннан i6ep генә йортка да сукмак борылып керми иде. Бөтен авыллары ’белән ачлыктай качканнар.
Чишмә Башы исемле зур авылда кунарга туктадылар. Бер-ике генә йортның тәрәзәсендә күңел җылыткыч утлар җемелди, калганнарының тәрәзәләреннән кара пыяла акаеп тора иде. Атларны эчерергә уңай булсын дип, коелы йортка керделәр. Кайнар су хуҗаларныкы, чәй-шикәр кунакларныкы ‘булды.
Төн буе ни бер эт өрмәде, ни бер әтәч кычкырмады. Тынлык, үле тынлык хөкем сөрә иде авылда.
Иртән торып тышка чыккач, Федюшкин, ишек алдында рәтләп кар белән дә күмелеп җитмәгән бер кабер күреп, аптырап китте. Хуҗадан: «Ник монда күмдегез? Каберлеккә илтергә көчегез җитмәдемени?» дип сорады. Хуҗа «бинават итмәсә генә ярар ие» дигән кыяфәттә басып калды. Юк, ата-баба йоласын үтәрлек кенә хәлләре бар икән әле, каберстанга илтеп күмәрлек кенә... Ләкиинә, комисар иптәш, зират-ларга тынычлык 'бирми ’башладылар, казыйлар... кем белә инде нәрсә эзләгәннәрен? Алтын-көмеш эзләми инде, андый байлык юклыгын «беләләр... Төрлечә сөйли инде авыл халкы, төрлечә... Әле күптән түгел бер кыз бала гүр иясе булган иде. Күмгәннең икенче көнне үк, .ийе... Без дә- курыктык, каберстанга җирләмәдек, монда гына, үзебез янга гына, ийе...
Кешеләрнең ачыгуы шушы хәтлегә үк җиткәндер дип Федюшкин һич уйламый иде. Атларны җигеп, тагын юлга чыккач, Федюшкин әллә ни- гомер сөйләшә алмыйча барды. Комиссарның иреннәре чалышайган иде. Икенче авылда морҗалардан төтен чыкканны күргәч кенә, бераз кашлары язылды. Әле малай вакытында ук, учакта—ут, морҗада—төтен күрсә, җаны рәхәтләнеп китә торган иде. Мең тугыз йөз унберенче елны, мондый ук каты булмаса да, ачлык булды. Хәтерендә, читтә йөреп, авылына кайтты. Үр башыннан авыл өстенә карагач, күңеле жу итеп киткән иде... Бер генә морҗадан да төтен чыкмый, урамда кеше күренми, авыл, гүя, үлгән.
Бу авыл морҗаларында төтен бар. Казаннарында нәрсә пешәдер, ләкин пешә... Шушы аның күңелен күтәрде. Телләрен тешләп утырган кызылармеецларга карап, ул: .
— Ни боектыгыз? Сөйләгез әле берәр нәрсә, — дип, аларның да чырайларына җан кертеп җибәрде.
Тикшерергә туры килгән волость һәм авыл ашханәләрендә Федюшкин бик каты кыланды: урлауны сизсә, гаеплене шундук салкын амбарга яптырды. Ярлылар җыелышы төртеп-төртеп күрсәткән, әлегә кадәр паек алмаган фәкыйрьләрне паекка керттерде. Рәхәтләнеп «әмер-
48
конский ак паек тыгынып ятучы» кулаклар ашханәләрдән кадалып чыгып китте, алар урынына картлар, балалар, авырулар кертелде.
Күк Алан авылында аяклары, битләре шешенгән, хәлсезлектән көчкә, көчкә басып торган бер хатын, балаларың ак паекка кертелде дигәч, елан җибәреп, рәхмәт йөзеннән Федюшкинның аягына егылды.
Азык-төлек комиссары шулай, үзе әйтмешли, «революцион тәртип» урнаштырып бара-бара, ’бер буранлы көнне Таулар авылына да барып җитте. Авыл советы каршына туктаганнан соң, чанадагы кар чүмәләләре кагындылар да кешегә әйләнделәр, эчләре баткан атлар читәнгә башларын төртте.
Кантоннан килгәннәр дигән хәбәрне ишеткәч, Шәрифҗан сабый җебетте дә сакал-мыегыи кырырга утырды. Тифтән савыккан, урыннан торган булса да, ул әле бик хәлсез иде. Бер айдан артык пәке тидермәгәнгә, кара сакалы бөтен ябык битен баскан. Чәчләрендә җем-җем чал бөртекләр күренә иде.
Азыксыз ат • кебек, ул бик каты арыклады. Кырып ташланган сакал астыннан ниндидер бөтенләй ят «бит килеп чыкты. Шәрифҗан, яңак сөяге астындагы тирән чокырларны кулы белән капшап, «көрсенеп куйды: кайчан болар ит белән тулар? Тифтән -соң ашыйсы бик килә, ашау ягы өндә бик такыр. АРА ашхаиасыинан аца бирмиләр, янәсе, аны паекка керткән хәлдә, кемнедер төшерергә кирәк. Шәрифҗанныц кеше төшертеп, үзе керәсе килми.
Армиядән ”авырып кайтканына инде әллә ни гомер, шәһәрдән берәү дә килеп чыкканы юк иде. Кантоннан дигәч, иптәшләре—Якуп, Федя исенә төште, һич онытылмый торган Мәгъсүмәсе... Үзенең пичек итеп фронтка китүе...
Ул хезмәт иткән Өченче атлы Гай корпусы поляк җиренә тимер ташкын булып акты. Алар инде, Варшаваны төньяктан әйләнеп үтеп, Пруссия чигенә барып җиткәннәр, полякларның тылларын айкап йөриләр иде. Пилсудский контрһөҗүмгә ташланды. 14, 15 нче Познань дивизияләре арттан болариың юлын кисте. Атлы корпус, борылып, поляк дивизияләре өстенә ыргылды, ләкин өзеп үтә алмады. Шул .көннән башлап, алар тәүлегенә әллә ничәшәр атакага ташланып-ташлаиып карадылар, әмма көч поляклар ягында иде. Ташланган саен, стенага бәрелгән кебек, зур югалтулар белән кире чигенергә туры килде.
Исән калган (командирлар бер аланга җыелдылар: нишлибез? Тагын ыргылып карыйбызмы, әллә... Пруссия җиренә 'кереп, корал ташлыйбызмы? Шәрифҗан бу минутны гомерендә дә онытмас. Бер атна буе йокы күргәннәре юк. Кешеләрнең йөзләре кара 1көйгән. Аякларында көчкә басып торалар. Утырсалар, шундук егылып йоклап китәчәкләр. Шуна күрә берәү дә утырмый. Ләкин баскан җирләрендә дә ч айкалып- чайкалып куялар. Шулай да тагын-бер. соңгы отчаянный атакага барып карарга булдылар.
Кылычларны баш очларында болгый-болгый поляклар өстенә ташландылар. Тик бу юлы да атака барып чыкмады. Полякларның куе картечьләре күбесен кырып салды, (калганнары чәчелде, кире чигенде...
Хәтерендә: алда кара канау, шул канауны үтсәң, нейтраль Германия җире, артта поляк туплары гөрселди, снарядлар якын гына килеп төшәләр. Бер төркем кызыл кавалеристлар Пруссия чигенә китереп кысрыкланган. Шушындый зур җиңүләрдән соң, Пруссия җиренә чыгып, корал ташларгамы? Командирлар киңәшә: бүтән юл юк...
Бик хәтерендә: байракларны югары күтәрделәр, «Интернационал» җырлап җибәрделәр... Кара канауның кырыенда ук басып торалар, әмма берәүнең дә атлап чыгасы килми... Утны-суны кичкән, әчесен-төчесен татыган сакаллы олы кешеләрнең күзләрендә кайнар яшь... Ни хәл ит-, мәк кирәк! Снарядлар төшеп күтәргән балчык кантарлары инде арка
4. „С. Ә.“ № 12. 49
ларына килеп-килеп «бәрелә... Кемдер «марш!» дип команда -оирде. Канауны сикероп-сикереп чыга башладылар...
Аннары- тагын шул хәтерендә: карабинын немец вахмистрына биргәндә, үзенең дә күзләреннән яшь атылып чыкты. Тешләрен шыгырдатып, йөзен читкә борды... Аннары чәнечкеле тимер чыбык белән чолгап алынган лагерь... Диңгез ерак түгел, имеш, диләр, ләкин диңгез күренми, ком да ком... Бер генә дә үсеп торган агач юк... Аннары бүтән лагерьлар... Зәңгелә авыруы (цынга), канлы эч китү...
Ул беренче партия белән үк илгә кайта алмады. Кайткач^та шундук өйләргә таратмадылар... Юлда тиф эләктерде. Аягына баса башлавына әле мке-өч кенә тәүлек...
Шәрифҗан кырынып бетте. Көзгедән әллә нинди ят кеше карап тора. Күз оялары зур, яңак сөякләре тырпайган...
Кантоннан ком килде икән? Шәрифҗан пәкесен сөртеп, тәрәзә башына кыстырып куйды. Авыл Советына таба чыкса, җил төртеп аудармас микән үзен?
Җилгә хәтле әле тун басып ега язды. Әнкәсе: «Кая болай? йөрмә!» — дип кычкырса да, Шәрифҗан чайкала-чайкала урамга чыкты-. Башы белән җилне -сөзеп, әкрен генә түбән очка атлады.
Килүченең Федюшкин икәнен Шәрифҗан юлда ук сорашып белде. Авыл Советының чыпта белән тышланган^ авыр ишеген көчкә тартыл ачып, бусаганы атлады да, Федя таныр микән дип, ишек яңагына сөялеп калды.
Тәбәнәк авыл өендә Федю-шкинның башы түшәмгә тия язган, ике адым түргә, ике адым ишеккә таба атлый да, җилләнеп йөрергә мөмкинлек юклыктан аптырап, туктый. Аның белән килгән кызылармеецлар шунда ук утыралар. Федя кемнеңдер килеп җитүен көтә булса кирәк, ишек ачылган саен, борылып* карый. Аның к-үз .карашы ишек катында сөялеп торучы Шәрифҗанга да тиеп-тиеп китә. Бер мәртәбә комиссар-ның соры күзләре Шәрифҗанга шактый озак терәлеп торды. Хәтта бер- кавымга күз карашлары да очрашты. Шулай да булса, Федя танымады.
Азык комиссары килгәнне ишетеп, авыл агайлары җыела башлады. Кешеләр бик ябык. Картларның суыктан борыннары күгәргән. Керәләр дә, «сәламегаләйкем»не әйтеп, ишек төбендә таптаналар, куркыныч кыяфәтле комиссар янына узарга кыймыйлар. Күбесе Шәрифҗан тирәсенә өелә. Шәрифҗан энекәш, безнең гозерне сөйләп бирсәнә шуңа, урыочабыз бик чамалы, тугызлыкны вакларга кулыбыздан килми. Барсы да паекка керү, я паек арттыруны сорамак була. Хатын-кызлар лышык-лышык елап ук җибәрәләр. «Олы кызыбыз түшәккә егылды бит, Шәрифҗан наным, әйтеп кара әле шуңа, кертмәс микән,-синең сүзең үтемле урыс тирәсендә...» дип ялына бер хатын. «Шәрифҗан улым, — дип тотына икенчесе, түбән очның ЛАиңлехәят карчык, мескеннең яңаклары ябышкан, ияге салынган, — үзем өчен copa-мьийм, Гали абзац шешенде бит инде... Аяклары гөбе булды... Без бит сезгә чыбык очы карендәш тә тиябез, әйтеп баксана, рәхиме килеп, ак паекка кертмәсме...»
Әйтмәсәләр дә хәлләре мөшкел икәнен Шәрифҗан белә, арттырыбрак, куркытыбрак сөйләүләрен дә бик яхшы сизә. Ярый, ярый, әйтеп карармын, ди, ә үзенең басып тора-тора тез буыннары калтырый башлады, авып китмәгәем дип курка.
Шәрифҗан барып эндәшкәч, Федя карап-карап торды да, кинәт кычкырып җибәреп, Шәрифҗанны кочаклап алды. «Аю» кочагында Шәрифҗанның сулуы кысылды, ычкынгач, чак егылып китмәде. Федюшкин аңардан куанычлы күзләрен ала алмыйча:
— Ай-яй, тиф сине чәйнәгән... — дип ычкындырды, ләкин шундук төзәтеп тә җибәрде: — Ну, ничего, без сине тазартырбыз. Яшәртербез,
50
матурайтырбыз. Сиңа бит инде тифтән соң «мондагы паек кына җитми торгандыр?
Маликларның чирләп кайткан Шәрифҗанны үч итеп паекка кертмәүләрен (янәсе, бик соң кайттың, паеклар бүленеп беткән!), Шәриф- җанның ач ятуын ишеткәч, Федюшкинның авыр йодрыгы өстәл тактасына шалт итеп килеп төште. Кешеләр сискәнеп киттеләр. Шәрифҗан безнең гозерне әйткән икән дә комиссар туның өчен ачулана икән дип уйлап:
— Прабильный каләкат, прабильный... - ■ дигән булып, үзләренчә Шәрифҗанны якладылар.
— Ничек? Син паексыз! Соң алар бирмәсә бит, бугазларыннан буып алырга синең полный хакың бар. Үзең красный командир, үзеи авыру...
Федюшкинның чырае җимерелде, урыныннан торды.
— Биетим әле м-.ин аларны!
* Шәрифҗан аны суытырга ашыкты.
— Кабаланма. Миннән авыл хәлләрен сораш.
— Я. кабаланмыйм, сорашам., сөйлә.
Шәрифҗан ашханә башындагы Гапсаттарның Маликлар тәртәсенә җигелгән булуын, кәгазьдә генә, волость начальниклары каршында гына Гапсаттар баш саналып, асылда ашханә көчлеләр кулында икәнен сөйләп бирде. Ә кемнең кулында — шуның авызында... Үз кешеләрен ашаталар, ач кешеләрнең өйләрен унар кадак арыш онына сатыш алдылар... Мөхәммәдулла Чыпчык дигән берәү семьясы белән мунчага күчте. Порты Маликта...
— Бераз тернәкләнгәч, үзем тотышмагач ы идем, ярый әле сип килеп төштең...
Шәрифҗанның сөйләшүенә бик каты өмет баглап торучылар аиы сарып алдылар.
— Я. нәрсә ди? Ник ачуланды?
— Берни дими әле...
— Чакрым буе сөйләштегез ич инде, балам. Гали абзаң турында әйттеңме -соң?
.Миңлехәят карчыкны бүлдерделәр:
— Сабыр ит әле син. Ирләрнең үз сүзләре булгандыр... Аларның башында синең кайгың гынамыни...
Федюшкин үзенең дустына нидер озак кына пышылдады. (Кычкырып сөйләсә*дә мондагылар аңламас иде), аннары скамья да утыручы кызылармеецны бармак белән дәшеп китерде:
— Атларны менә бу иптәшкә куегыз, — диде.
Суыкта торып зарыккан атлар дилбегәгә орынуга кузгалдылар. Шәрифҗан чана барган уңайга печәнгә килеп ауды да аннары җайлап утырды. Чаптырып үрге очка менеп киттеләр.
Зур чуар киез итекләр өстерәгән, арык иңбашларына тун эләктергән колга буйлы бер кеше кылтый-мылтый боларның каршысына килә иде. Җигүле- чананы күрә торып, ул юлдан чыгарга ниятләми, тун җиңеп болгап кычкыра:
— Әй, атлылар, юл бирегез, таптармын!
— Миңнулла абзый, — диде Шәрифҗан, кылтый-мылтый атлаучы белән тигезләнгәч,— мич башын кемгә калдырып, мондый көндә урамга чыктың?
— Мич башы тараканнарга калды. Паюклар камиссары килгән, дип лыгырдадылар, исәнлеген-саулыгын сорашырга дип барам.
Шәрифҗан кем килгәнен әйткәч, Миңнулла абзагыо, уйнап сөйләвең куеп, чанага якынрак килде.
Тешемне агартып кайтырга дип барам әле, авылны ашап ятучыларның койрыгына басмасмы? Шәп кеше дисең алай камиссарны?
4» 51
Ул инде китеп бармакчы иде, ләкии күзе тау битендәге каберлектә кыймылдаучы кара нокталарга төште дә:
— Шәрифҗан,— диде.— Белмәдеңме, кем анда тагын бу дөньяны ташлаган? Әллә ни бу арада бик кырыла башладылар. Болай барса, язга бөтен авылда син дә мин генә исән калырбыз.
һәм ул тырма шикелле кулы белән яндагы атның бот ’башына шап иттерде.
— Барыгыз, мин йөгердем.
— Кичкә миңа кер, Миңнулла абзый!—дип кычкырды Шәрифҗан, атлар кар туздырып чаба башладылар.
Кич белән Шәрифҗанның кечкенә генә өе әкренләп тулды. Әнкәсе казанда быкыр-быкыр пешеп яткан токмачка тагын ярты чиләк еу өстәргә мәҗбүр булды — халык күбәя... Өй эченә таралган тәмле аш исен иснәп, аны-моны сөйләшкән булып утыралар. Федюшкин белән Шәрифҗан икәү ишек катында русча гәпләшә. Федюшкин бер кулы белән түшәмне терәгән, икенчесе ишек яңагында.
— Әллә ничә ялган «исемле/... Үлгәннәрне дә тереләр чутында йөрткәннәр, аларга паеклар алып, үзара бүлешкәннәр, — дип, Федюшкин, авызын кыйшайтып, Шәрифҗаига сөйләп тора. — Ни атлы әле үзе? Чатан... Гап... Гапсаттар. Малик белән икесен дә төрмә сагына... Гап- саттар миңа, беләсеңме, ни ди? Кабер казучыларга без өчәр пай бирәбез, туңган җирне казырга көчләре җитми, янәсе... Шуңа күрә артык пайлар тотабыз, «имеш. Якасыннан алып һавага күтәрдем дә, такой- сякой, контр, син чирләүчеләргә өчәр пай бир, шулай итсәң, кабер казучының кирәге дә калмас! дип тегенең җанын ала яздым...
Федюшкин, ничек күтәргәнен күрсәтмәк булып, Шәрифҗанның якасыннан китереп тотты һәм күтәрә башлады, дустының тимер бармакларыннан Шәрифҗан чак кына ычкынды.
— Гафу ит, — диде Федюшкин, аңына килеп. — Башлап торып авылны җыярбыз да икесен дә халык ачуына батырырбыз. Аннары... Синең кәеф ничегрәк? Килә алырсыңмы? Минем телне синсез аңламаслар бит?
Сәке тирәсенә өелүчеләр Миңнулланың шәһәрдән ничек тоз алып кайтуы турында тыңлыйлар иде. Миңнулла абзагызның сукыр күзе дә, исән күзе дә елмайган, шүрәленекедәй куллары күкрәк турысында дыр- баеп-дырбаеп куя. Янәсе, шәһәрдән кырга чыккач, тозлы капчыкны җилкәсе белән сикертеп-сикертеп карый икән дә: ай-һай, бу чукынмыш алдады ахры, азрак бирде дип, склад кешесеннән шикләнә икән. Бер пот тоз шуның авырлыгы гына буламы? Урлап калды, мәлгунь, урлады, муены астына килгере...
Сөйкигә хәтле шулай бик пошаман булып кайткан бу. Сөйкине чыгып үрне менгәндә, Миңнулла абзагыз тоз сатучыны тагын искә ала: юкка гына гөнаһлы булдым ахры, урлаганга бер дә охшамый, капчык җилкәне шактый салмак баса дип уйлый икән. Менә бит, нахакка кеше турысында начар уйладым, ә ул бик гадел җан 'булып чыкты. Ай, рәхмәт төшкере, бер дә урламаган...
Авылга кайтып җитәрәк, Миңнулла абзагыз капчыкны җилкәсеннән җиргә атып бәргән дә үзе капчык өстенә лап утырган: юри артык тутырган, денсез; апкайтып җиткерә алмасын, юлда егылып ятсын дип, үч итеп эшләгән, имансыз кеше! дип, тоз сатучыны тетепме тетә (икән...
Пешкән токмач .исе күңелләрне күтәреп җибәргән иде инде. Миңнулланың соңгы сүзләреннән рәхәтләнеп көлештеләр.
— Ул хәтле тозны кай җиреңә куеп бетердең? Әллә тоздан бутка пешердеңме? — дип, читтәрәк утыручы Гафият Миңнулланы үзенчә котыртып куйды.
— Үзең үк биш кадак миннән күтәреп киттең, бүгенгә хәтле акчасын түләгәнең юк! — днп, Миңнулла чалт тегенең авызына. — Давай, алабута оны белән булса да түлә, давай, давай...
Гафият утырган урынында кыймыл-кыймыл итеп куйды, каршы бер сүз дә әйтә алмады.
— Ярты авыл бүген Миңнулла тозын ашый, — дип, Шәрифҗапның әнкәсе дә сүзгә кысылды. — Минем казанда да Миңнулла абзагыз тозы.
Токмач ашарга кашык барысына да җитмәде. Кайсылары агач кәндидән күтәреп кенә эчә башладылар. Әле яхшы, Шәрифҗанпың әнисе токмачны 'бик куе итмәгән иде.
Гафият абзагыз, ялындырып, токмачтан авыз итмәскә маташыш карады. Янәсе, рәхмәт. Кешегә кереп ашап утыра торган заман түгел. Нинди йомыш белән дәштерүегезне әйтсәгез, эшне бетерер иде дә, саубуллашып, чыгып китәр иде. Өйдәгеләр көтә-көтә зарыкканнардыр, камиссар чакырта дигәч, шүрләбрәк калганнар иде.
— Гафият, аштан зур булып утырмасана, — диде Шәрифҗаиның әнисе, почмак яктан башын тыгып, — йомышың аштан соң да качмас...
— Аш беткәнче кил, Гафият, — диде Миңнулла кашыгын болгап.— Үкенерсең дә соң булыр, мотри...
Агач табакның төбе ялтырый башлаган иде, Гафияткә казаннан аерым салып бирделәр.
Ул арада Миңнулла табын яныннан купты, корсагына сугып куйды.
— Бер айга чыдарлык булды. Тагын шулай бер сыйласалар, тау итәгендә быел бер кабергә кимрәк булыр. Тавариш камисар, тәмәке ягы ничегрәк синең?
Төреп үрләтеп җибәргәч, төтенен мичтәге самовар тишегенә өрә-өрә: тартырга кереште.
— Дошманнарымны Газраил чүпләп бетермәс борын үләмме соң! Юк! Тавариш камисар, Шәрифҗан белән бик озак сөйләштең инде, бераз безнең белән дә сөйләш. Мин әйтәм, Малик ишеләр тагын дилбегәгә сузыла башлады: янәсе, син, Миңнулла, уку-язу танымыйсың, долой эш башыннан! Безнең братны сулагай кул белән кактылар да ачларны туендыру кайгысын Маликларга тоттырдылар. Дөрес эшләмәделәр бит, тавариш кем, камисар... Ленинның үзенә яздырып җибәртәм әле мни бу хәлләрне...
Федюшкин Миңнулланың сөяк иңбашыннан кочаклады, Ленинга язарлык урын калдырмаячагын әйтте.
Федюшкин ашханәгә баш итеп Шәрифҗанны куярга, ә Гафиятне АРА, Помгол складларыннан азык ташучы итәргә ниятли иде. Авылда берничә генә кешедә ат калган, бүтәннәре я суеп ашаганнар, я Себер якларына үзләре белән алып киткәннәр. Гафиятнең аты исән, үзе Совет члены.
Ләкин Гафият абзагыз аягын терәп куйды да, ни үгетләсәләр дә, күнмәде. Андый баш китәрлек эшкә керешергә ул әле, шөкер, акылдан язмаган. Ата-анасы төрмә күрми генә үлделәр, аңа да шулай үләргә насыйп итсен. Юк, юк, әйтмәгез дә, тыңламый Гафият... Авыл зур, бик охота кешеләр бардыр. Шуларга кушыгыз. Андый эшкә бик әтчәйни кеше кирәк, азыкка барганда мылтык тотып барасылар була, Гафият мылтыкны кайсы башыннан атарга икәнен дә белми, юк, юк...
Ахырда Федюшкин авызын чалышайтты да кулын селтәде. Гафият җиңел сулап кайтып китте.
— Ай, яшьрәк чагым булса, үзем алыныр идем, — дип Миңнулла бер гайрәтләнеп куйды. — Мылтыкны мин кай башларыннан тотарга икәнен беләм. Миннән урлый алмаслар иде.
Федюшкин ияген тотып уйга калды. Ул кырын-кырыи Шәрифҗанга күз төшергәли: бик арык, бик беткән... Ялгыз гына өстери алмас.
52
— Менә нәрсә, — диде ул кинәт калкынып, — помощникны үзең табарсың, сине куям.
Шәрифҗап аягүрә басты.
— Ат юк «бит безнең.
— Атмы? Үз атымның берсен «калдырам. Только ачка үтермәгез. Ә ярдәмчең итеп... менә бу колга бабайны куйсак? Бик боевой карт күренә...
Икенче көнне авылда җәнҗаллы җыелыш булды. Ашханә башлык- ларының каурыйларын бик каты койдылар. Федюшкин аларны салкын сарайга яптырды, иртәгесен волостька озаттырды. Суд 'булачак.
Продком.иссар судны көтеп тормады, кайтып китте. Ул авылда чакта пайлар зурайды, ашлар куерак булды. Агайлар, апайлар аның сыңар ат җигелгән чанасын кул болгап озатып калдылар.
— Кәмисәр, син гел безнең авылда гына тор, китмә, — дип, Миңле- хәят карчык, тешсез авызын шәл очы белән каплап, комиссарның ел- маюлы йөзен күзләре «белән иркәләп .калды.
— Мөселманнан «күрмәгән яхшылыкны синнән күрдек, урының җәннәт түрендә булсын...
15
Татарстандагы ачларга бөтен ил ярдәм кулын сузды: Белоруссиядән, Сеңердән вагон-вагон ашлык килде; санитар поездлар, ачыгучыларны җыеп, юындырып, киендереп, ашатып, медицина ярдәме күрсәтеп, шәһәрдән шәһәргә йөри башлады; барлык җирләрдә Помгол ашханәләре ачылды. Идел буе шәһәрләре, авыллары өстенә шыр сөяк кулларын сузган ач үлем бераз чигенде. Хәзер, урамнарда егылып-, кузгала алмый ятучылар сирәк. Хәлдән тайган, баганага я коймага ябышкан чырайсыз картларны, карчыкларны дежур комсомоллар өйләренә озатып куялар, авыруларны больницаларга илтәләр.
Барлык комсомоллар белән бергә Хәлим дә, Анатолий да егылганнарны торгызып, үлгәннәрне җыешып -йөрделәр. Бер айлап бар, урамда үлеп ятучылар күренми, хәле киткән картларны Хәлим белән Анатолийның җитәкләп илткән чаклары булгалый. Әле кичә генә Хәлим бер карчыкны өенә озатып куйды.
Көндезләрен эретсә дә, түбә калайларыннан тач-тач тамчылар тамса да, иртә белән әле суык. Мәктәпкә барырга дип чыккан Хәлимнең битен җил чеметеп-чеметеп алды. Каршы очраучыларның төсләре бик ак, ач кешенең битен суык та кызарта алмый. Аякларын өстерәп кенә атлыйлар, хәл җыю өчен туктап-туктап торалар.
Хәлимнең дә чырае шундый күгелҗем микән, иреннәреннән шулай кан качкан микән? Ул, китапларын икенче кулына күчереп, яңакларын ут булып кызганчы ышкыды, иреннәрен тешләп кызартты.
Юан Нәфисә Хәлимгә каныкты бит. Син бандитлар белән сугыштым дип мактанасың, ә бандитлар сезгә бөтенләй һөҗүм дә итмәгән. Ялган герой! Ялган герой!
Бүген дә, класс бусагасында Хәлим күренүгә, Юан Нәфисә:
— Герой килде, аяк өс (басыгыз! — дип кычкырды, кыланып үрә катты. Хәлим үз урынына таба узды. Аның ышкып кызарткан битләре яна, колаклары да комач булып кызарган иде.
Нәфисә, бавыннан тарткан курчак кебек, сикереп куйды.
— Ә-ә, кызардыңмы? Оятмы?
Киле Нәфисәнең сүзенә, хәер, берәү дә игътибар итми. Малайлар язга таба күзгә күренеп суырылды, «картайды». Шаяруны, көлүне яратмыйлар. Дәресне дә күңел бирми генә тыңлыйлар. Ә Нәфисә Хәлимнең Кафия белән дус йөрүен күрә алмый. Әллә көнләшә инде?
54
Кафия бер агарып, бер .кызарып утыра. Хәлимне яклыйсы килә аның, Нәфисәгә усал-усал .карашлар ташлый. Бүтән чакта б.шк телле Хәлимнең дәшмәвенә аптырый. «Ничек түзеп торасың? — ди ул Хәлимгә күңеленнән. — Сип бит сугыштым дип әйтмәдең. Син бит дөресен әйттең».
Кафия Киле Нәфисәнең кылануларына чыдап-,чыдап утырды да, ахырда, колак яфракларына тикле кызарынып:
— Син үзең ич бөтен кешедән уздырып кычкырып йөрдең! — дип Нәфисәгә кадалды. — Безнең мәктәп малае герой! Безнең мәктәп малае бандитлар белән сугышкан! Коерыгы пешкән мәче кебек сикеренеп, класстан класска үзең чабып кычкырып йөрдең. Шулай түгел диген, я, диген! Я!
Кафия китап арасыннан ниндидер язу тартып чыгарды, көнләшүдән җаны чыксын әле дип, Нәфисәнең алдына ыргытты.
— Укы. Хәлим үзе миңа больницадан язды. Мактанганмы, сугыштым дигәнме?
Нәфисә, матур күзләре -белән мәгънәле генә итеп елмаеп, Кафиягә бармак селекте:
— Әле сез хатлар да язышасызмыни?
Кара тактага барып: «X плюс К = кыйшык-мыйшык» дип язып куйды.
Математика укытучысы Вәли агай, циркульдәй озын ябык аяклары белән салмак кына атлап, класс бүлмәсенә кереп килгәндә, Нәфисә «кыйшык» сүзен «гыйшык»ка төзәтеп маташа иде. Тактаны чүпрәк белән сыпырды да үз урынына йөгерде.
Кафия, математика дәресен яратмаганга, Вәли абзыйның үзен дә яратмый иде. Шүрәле шикелле ябык, колак тишекләренә тикле йон үскән... Бигрәк дә дәрес вакытында әйтә торган агулы сүзләрен яратмый Кафиг.. «Җавабыгыз тугры, борчак камылыннан да тугрырак» дип, Кафиянең оятыннан янып торган битләрен очлы күзләре белән чәнчеп әйткән чакта, кызыбыз хурлыгыннан әллә нишләрлек була. Вәли абзый аны яратмыйдыр кебек тоела Кафиягә. Барлык кешенең чырайлары ап-ак булганда, Кафиянең яңаклары алланып торган өчен дошман күрәдер кебек тоела. Битләре ал булганга Кафия үзе дә аптырый инде. Әнә Хәлимнең йөзе мич акшары төсле ап-ак; каш-күзләре генә кара. Хәлим кебек ак һәм чырайсыз булу өчен, Кафия әллә ни бирер иде. Аннан тагы шуны үлеп яратмый: аз гына дулкынланды исә, бөтен бите алланып китә. Үз ихтыярында булса, Кафия көл чырайлы булыр иде дә бит...
Такта янында баядан бирле мәсьәлә чишә алмыйча азапланучы Үшән Тана кушаматлы малай укытучы артында җилкәләрен җыера, янәсе, булдыра алмыйм, егетләр. Ничек тә коткарыгыз! Вәли абзый, бүтән вакыттагы кебек, ичмаса, агулы сүзләр дә әйтми, ияген учлап, өстәл янына утырган, күз төпләрендә, яңак чокырларында зәңгәрсу күләгә ята. Ул бик талчыккан күренә... Юк, ул йоклап утыра ич... Ияген йодрыгы белән терәмәгән булса, маңгае белән өстәлгә шап итәр иде.
Хәлим, бүтәннәр дә күрәләрме дип, малайларга карады. Күрәләр, ләкин беркем бер сүз дәшми: Вәли агайның хәлсезлектән йокыга талуын аңлыйлар, чөнки үзләре дә вакыт-вакыт мамык йокы эченә чумып- чумып алалар иде.
Укытучының кулы ычкынып китте, ияге чак кына өстәлгә бәрелмәде. Күрми торган нурсыз, мәгънәсез караш белән ул классны сөзеп чыкты. Өстәлгә таянып, озын аякларына калыкты.
— Укучылар, гафу итегез.
Үшәннең такта катында басып торуын күрде дә:
— Утыр, — диде. — Кичерегез, мин бүген укыта алмыйм. Кызым үлце.
һәм ул, хәлсез аякларында чайкала-чайкала, бүлмәдән чыгып китте.
55
Кафия яшеренеп кенә нәни көзгесенә күз төшереп алды. Нишләтергә инде бу ап-ал «битләрне! Ул да бит әллә ни ашамый, ник соң яңаклары бу хәтле янып тора? Кешегә күренергә оят!
...Ачлар файдасына •куелган спектакльдә Хәлим урам себерүче Сәләхи картны, Кафия бай кызын Васфины уйнады. Тавык күзле Хәлим сәхнәгә кергәндә абынып егылды. Тамашачылар, шулай кирәк дип белеп, рәхәтләнеп көлештеләр. Спектакльгә Якуб белән Федюшкин да килгән иде. Алар да елмаешып утырдылар.
Гримнарны сөртеп, кайтырга урамга чыккач, Кафия:
— Сәләхи абзый, — дип, Хәлимгә сәхнәдәге исеме 'белән эндәште.— Васфи курка, озатып куй.
— Сина кем тисен?
— Тотып ашасалар...
Шәһәрдә, бер малайны кунарга кергән җирендә тотып суйганнар да кисмәккә тозлаганнар, имеш, дигән гаҗәп «сәер хәбәрләр йөри иде. Кафия «тотып ашасалар» диюе белән шуңа ишарәли иде булса кирәк.
— Мин барда ашамаслар, — дигән булды Хәлим.
Үзе Кафиянең кулына тотынган иде.
— Кара әле, Хәлим, пик син «миннән яшерәсең? Син -бит күрмисең? Мин моны уйнаганда белдем. Сине озатып куям!
Хәлим <бик озак дәшмичә барды. Кафия, аның дәшмәвен үзенчә аңлап, җиңеннән тартты.
— Ни булды сиңа? Давай без серләребезне яшерешмик? Минем зур кайгым бар: битемнең кызыллыгыннан оялам.
— Давай алышыйк, — дип шаярды Хәлим. — Битләрем синеке төсле ал булса, мин әле беләсеңме...
— Сиңа көлке. Киле Нәфисә тәмәке суы эч ди, аның бер абзасы, тәмәке суы эчеп, армиядән калган.
— Юләр син! Бүтән кайгың юкмы? Булмаса, бар кайт та йокла.
— Мин сине озатам әле, — диде Кафия һәм Хәлимне култыклап ук алды.
— Аннары ничек кайтырсың? Куркырсың «бит. Кисмәккә тозласалар үзеңне!
Хәлимнең Кафияне култыклап алырга кыюлыгы җитмәс иде. Ә Кафия сорап тормады, ‘култыклады, бөтен мөчәсе белән Хәлимгә орынып- орынып бара. Хәлимнең әле беркайчан да мондый сәер тойгылар кичергәне юк иде: Кафиянең орынып 'баруыннан ул бик тартына, ә үзенә бик рәхәт, тагын кагылсае дип көтә, ләкин үзе ялгыш кына да кагылып китүдән саклана... Ә син орын, орын, дип уйлый ул, мин үпкәләмим, миңа бик рәхәт. Кафиягә дә рәхәттер, ул да шундый ук тойгылар кичерәдер дип уйлау Хәлимнең башына килми.
Пыяла ’балконлы йортка җиттеләр дә агач төбендә туктадылар.
— Әйдә мин сине почмакка хәтле кире озатыйм, — диде Хәлим. «Куркырсың»иы сылтау итеп, Хәлим аны башта почмакка хәтле, аннары мәчеткә кадәр, шуннан соң һичбер сылтаусыз өйләренә тикле озатты. Хәзер инде чират Кафиянеке иде. «Юк, юк, мин сине озатам. Сии бит күрмисең» дип, кыз тагын култыклап алды. Юлны озынайту өчен, алар әкрен генә бардылар, туктап-туктап тордылар. Шундый туктап торуларның берсендә, Кафия үзенең сукырын ике куллап муеныннан кочты да кинәт үбеп алды. Хәлимнең иреннәре салкын һәм җавапсыз иде. Ул бер кавымга шашып калды. Егет белән кыз арасында кайчанда бер булырга тиеш булган, әлегә Хәлим китаплардан гына укып белгән беренче үбешү... Шушы серле үбешү аларның икесен дә әллә нишләтеп ташлады. Алар хәзер икенче кешеләр... Алар ’бик, бик якын... Күңелләрендә 'бәйрәм!
5G
Шушы турыда уйлап барсалар да, йөрәкләрендә сөенечтәй кояш: балкыса да, икесе дә берни булмаган кебек -итенделәр. Хәлим ясалма салкынлык белән:
— Бар кайт, озатма, — диде.
Теле «бар, кайт» дисә, ә күңеле «кайтма, кайтма» дип ялварды. Тан сызылганчыга хәтле алар шулай, әкияттәге Агылый белән Тагылып кебек, бер-берен озатып йөрделәр. Яктыра башлап, Хәлимнең күзләре Идел артындагы кьпп-кызыл шәфәкъ нурын шәйлн башлагач кына, мәчет турысында аерылыштылар да, елмаешып, икесе ике якка китеп бардылар.
Кафиянең әтисе белән әнисе шәһәр бетереп кызларын эзләп йөргәннәр. Кафия ишектә күренүгә, әнкәсе кызын элеп алып селкеп салды. Төнге рәхәткә бер тамчы агу төште.
Хәлим, кухня аша кереп, шыпырт кына икенче катка күтәрелде.
Кафия, елап туеп, йомшак урынында йокыга киткәндә, Хәлим әле һаман йоклый алмын ята иде. Аның тормышы бүгеннән башлап икегә сынды: моңа кадәр булганы, Хәлимнең уенча, кызыксызы, инде караңгы төннәр эченә кереп, кайдадыр артта калды, ә бүгенгесе, күңеллесе, йөрәкне җилкендереп, малайлыктан чыгып баручы Хәлимнең юлын ал томаннарга төреп, ерактан чакырып, әйдә, әйдә дип тора.
Арыслановның «сез бәхетле балалар» дигән сүзе Хәлимнең бер дә күңеленнән чыкмын. Моңа кадәр ул гел: «Нәрсә ул бәхет?»— дип, үз- үзеннән сорый килде. Әнкәсе: «Бәхет ул байлык»,—ди торган иде. Байлыктадыр бәхет дип уйламады Хәлим. Шулай булгач, нәрсә соң ул бәхет? Ни өчен Арысланов «сез бәхетле» дигән?
Әтисе кайвакыт: «Әнә шул ак болытка балта белән чабып карасаң иде, нәрсә икән ул болыт?» — ди торган иде. Хәлим, балта белән чапмыйча да, болытның нәрсә икәнен белә. Ата-анаң белмәгәнне белү, ата- анаң татымаганны татуда микән әллә бәхет? Аның әтисе, күп булса,. «Бакырган» укыган, хәзрәти Галинең каферләр белән түбәләшеп йөрүен һәм бүтән шуның пшене... «Сак-сок бәете»н... Атасының укыганнары шул тирәдән узмый, ә Хәлим грек тарихлары укып йөри, теттереп русча сөйләшә, рус китапларын шытырдатып укып ташлый һәм һич гаҗәпләнми... Писарь гына түгел инде ул хәзер. Бәлки, шушыларны истә тотып әйткәндер Арысланов «сез бәхетле» дип?
Менә тамагы ач, «күзләре күрми, ә үзен беркайчан да бүгенгедәй бәхетле сизгәне юк -иде. Кафия белән төн буенча озатышып йөрүләрен күз алдына китерә дә күңелен кайнар дулкын басып китә. Күңел тулылыгыннан, ерткыч җанвар кебек, бер үкереп җибәрәсе килә. Шик юк, ул бүген бик бәхетле! Тик Арысланов әйткән бәхет бу түгел бит инде? Дөньяда әллә ничә төрле бәхет бар, димәк. Ничә икән соң бу дөньяда бәхет? Бусы болай күңелләргә сыймаслык булгач, Арысланов әйткән дәү бәхет нинди икән?
Безнең бәхетле кешебез әкренләп йокыга талды. Анатолий аягыннан өстерәп уятмаса, әле уянырга нияте юк иде.
— Тор! йортта мәет бар!—дип, Натолька күңелле көнне күңелсез итеп башлап җибәрде.
— Кем үлгән?
— Гришка буржуй...
— Тапкан вакыт!
Франц Иосифич кайчандыр мәгариф бүлегеннән Битюгка төяп алып кайткан балаларның берсе дә мантымады. Өчесе әле кышлый ук, Тубал әйтмешли, аяк сузган иде, дүртенчесе, Капнкорсак Гришка, бүген таңда! үлгән.
— Тапкан вакыт! — дип кабатлады Хәлим.
— Я, тор, өстерәп төшермәс борын.
57
Хәлимгә бүген кояш икенче яктан чыгарга тиеш иде кебек. Юк, барсы да искечә. Көй дә күрә торган малайлар бүген дә урыннарында боегышып утыралар. Дежурный, көндәгечә тузан туздырып, идән себереп йөри. Авырулар, салкын мичкә елышып, иртәнге чәйгә чакырганны зарыгышып 1көтәләр — бөтенесе көндәгечә...
Хәлим белә, кичә Кафия 'белән үбешү хакында берәүгә дә әйтергә ярамый, хәтта Натолькага да, ләкин сөйлисе килү эчен тишеп кенә тора бит. Мидас патшаның сакал-мыек кыручысы, сер саклаудан гаҗиз булгач, жиргә чокыр казып, серен шул чокырга (сөйләгән, имеш. Әллә Хәлим дә эченә сыймый торган куанычлы серен шулай чокырга сөйләсенме? Аптырагач Хәлим:
— Их, Ыатолько, сип бит бернәрсә дә белмисең! —дип куйды.
— Беләм, — диде Натолька. — Безгә кабер казырга кушачаклар.
Чәйдән соң Францибр аларны чынлап та каберстанга җибәрде. Кыш- ның-кыш буе күмелгән яңа каберләр, үлем турында кычкырып торучы кара тәреләр, каберстан чиркәвенең даң! даң! улап торуы, ниһаять, Гришка буржуйның күгәргән иреннәре—берсе дә Хәлимнең күңелендәге шатлык нурын сүндерә алмады. Болар бар да читтән, тыштан үтте, күңелдәге матур дөнья матур килеш кала бирде.
Кайчандыр үзе алып кайткан Гришканы Битюг кабергә китерә алмады.
16
Якуп таныш боцманнан көймә сорап алды да Иделнең аргы ягына чыгып китте. Көн кояшлы. Елга тыныч. Тик әллә нигә бер генә бала җил су өстен җыерып, шадралап куя. Башкарма председателенең физик эш тансыклаган куллары ишкәкләрне каерып-каерып ишә, көймә, борыны белән суны ертып, ике якка ике су мыегы ясап, алга омтыла.
Идел буенда яшәп, ничә ел инде, су коенырга, ял итәргә төшкәне, кояшта сөякләрен җылытканы юк. Җәй артыннан җәй', кыш артыннан кыш узып кына тора. Башта чехлар жвы, аннары тиф чире... Менә бетле афәтне, тифны җиңәрбез, бераз сулу алырбыз дип торганда гына — корылык, ачлык... Тукта, ачлык бетсен, икмәк уңсын... Кешеләр туйганчы ашасын... Шулай аллы-артлы, аллы-артлы килде торды, килде торды...
Каты җил вакытында йөзеп елга кичкәнегез булса, хәтерлисездер, йөзүче, бөтен көчен дулкын белән тартышуга куеп, ничек тә батмаска, ничек тә йөзеп чыгып җитәргә тырыша. Ярга җиткәч ни буласын ул әле уйламый, хәер ул белә, ярда яхшы булачак, анда чыгып җиткәч, ул котылачак, комга ятып рәхәтләнеп бер хәл җыячак, ләкин хәзергә аның ’бөтен көче дулкыннар белән көрәшүгә китеп бетә... Якуп та, давылда йөзеп елга кичүче кебек, бу елларда бер генә нәрсәне белде: тартышырга, көрәшергә!.. Ару турында да, тамак турында да әлегә уйламаска. Ярга барып җиткәч, күз күрер, анда иркенләп уйларга мөмкинлек булыр, әлегә көрәшик... Тифны җиңик, Колчакны, чикерткәне, ачлыкны җиңик... Шул бәлаләрне баШкадала җибәргәннән соң, тормыш үзгәрер, ансатлашыр, бүгенге кыенлыклар бетәр...
Якуп көнпе-төнне белмичә эшләде. Бет җиңелде, дошманнар тар-мар ителде, ачлык, сары сөякләрен өстерәп, әкрен генә ’.китеп бара... Татар- стандэеспубликасы оешты! Елга кичүче ярга чыгып җитте! Аның төсләре агарган, аяклары 'калтырый, комга егылып бераз хәл алсаң начар булмас аде... Әмма вакыт юк, тагын алга таба чабарга кирәк. Эшләнәчәк эшләр тау булып өелеп тора... һәм менә ул, өстендәге киемнәрен дә киптермичә, тамагына да капмыйча, ичмаса, чүмәшеп хәл генә дә җыймыйча, тагын алга йөгерә...
58
Быелгы кебек җан кыйнагыч язны Якупның әле үз гомерендә күргәне юк иде. Сабанга җигәргә атлар булмады. Бичара хайваннарны ачлык суеп ашап бетерде. Күп кенә семьялар бала-чагалары белән үзләре сукага җигелеп сөрделәр. Халык бик тырышты. Көрәк белән, аркылы балта белән казып, һич тә булмаса куллары, тырнаклары белән тырнан җирне эшкәрттеләр. Ашаганнары алабута, агач каерысы, тары кибәге булса да, хөкүмәт өләшкән чәчүлеккә берәү дә тимәде, бер бөртеген икегә ярырлык 'булып, туфракка сипте... Башкарма һәм кантком эшчеләренә ай буе волостьлардан кайтмаска, гел крестьян агайлар арасында кайнашырга, кайда яхшы сүз белән, кайда йодрык күрсәтеп, кайда хәтта кулына көрәк тотьпп, подаука күтәреп, җир җимертеп эшләп йөрергә туры килде. Ничек булса булды, кантондагы җирнең яртысыннан күбесе чәчелде. Хәер, бер дисәтинәсен дә калдырмый чәчеп 'бетерергә кирәк иде, югарыдан да шундый күрсәтмә бар иде, ләкин бу кадәрессн ничек чәчә алдык дип гаҗәпләргә кала Якуп.
Җәйнең иң өзек, иң ач вакыты үтеп бара. Хатыннар юа җыя, тамыр казын. Базарларда яшь бәрәңге күренгәли башлады. Аякларын көчкә өстерәп йөрүче караңгы чырайлы ач кешеләр бетеп килә. Чырайлар яктыра. һәр кешенең күзендә өмет: исән калдык! исән! Тагын бер-ике ай чыдасак, авызга яңа ипи керәчәк!'
Якуп белән бергә көймәдә матур гына бер хатын-кыз да утырып бара иде. Ун-унбиш яшьләргә Якуптан кечерәк бу хатын куе көрән чәчләрен баш артына тукмак шикелле итеп төенләп куйган, кояш күреп өлгермәгән ак муены, ак иңбашлары ачык иде. Чәчәкле сарафан итәкләре, түгәрәк тезләрен каплап, аяк битләренә таба төшкән иде.
Якуп, кайчан да бер өйләнәсе днп, шәһәрдә үскән, заманына күрә белем дә алган, хәзер татар мәктәбендә рус теле укыта торган шушы хатынга әллә ни яратмый гына өйләнгән иде. Бергә тора башлагач, соң- га калып өйләнүче карт егет яратуы белән яратып китте. «Ничек яшәгән мин .моңа хәтле хатынсыз?» днп, гаҗәпләнеп, Латифаның үзенә сиздерми генә сокланып карый һәм аның үткәненнән көнләшә иде.
Ярга чыгып җиткәч, Якуп Латифага төшәргә булышты, көймәне тартып куйды. Кызган ком икесенең дә аяк табаннарын тәмле генә итеп пешереп алды. Латифа ире каршында чишенергә, ярым ялангач хәлдә аның белән комда аунарга оялды. Ул хатын-кыз коенган җиргә китте. Якуп чишенде дә үзенә аерым ятты. Уйлары аны янә биләп алдылар.
йокланмый калган йокылар, ашалмый калган икмәкләр соңгы елларда бик күп булды инде. Хәзер !барсьг да артта. Алда горизонт киң, якты, өметле...
Ләкин кайбер өметләр әлегә акланмады. Якупның элек-электән килгән инануы бар иде: революция бер Россиядә генә булып калмас. Россия башлады, Европа дәвам итәр. Киләчәк тормышны Европа пролетариаты белән бергә-бергә төзербез. Салам Россиягә тимер Европа булышыр. Шулай иткәндә эшләр җиллерәк китәр. Кызганычка каршы, әлегә Россиядән башка бер генә илдә дә революция властька тотынып кала алмады. Яшь Совет республикасы бер ялгызы басып тора. Дошманнары аңа яшәргә ирек бирерләрме? Буып ыргытырга тырышмаслармы?
Менә Якупны нинди уйлар кимерә. Ул Германия революциясенә зур өмет баглаган иде. Пленнан кайтучы солдатлар: кайный Дейчланд, революция башланды дип, аның өметен ныгыталар иде. Бер Якуп кына түгел, бөтен Россия, Германиядә меиә-меиә пролетариат революциясе була дип, немец эшчеләренә ике куллап ярдәм сузарга әзерләнеп торды. Ленинның һәр нотыгыннан Германия революциясен зарыгып көтү аңкып тора иде.
59
/
Унтугызынчы елны Россия, үз авызыннан өзеп, Германия халкына эшелон-эшелон он, «сохари бүләк итеп җибәргәч, хөкүмәт башында утыручы социал-хыянәтчеләр бүләкне кабул итмәделәр. Янәсе, бик рәхмәт, ишетүебезгә караганда, сез үзегез дә бал-май ашап тормыйсыз, үз тамагыгыздан да артмый торгандыр, безгә Америка президенты Вильсон күп итеп икмәк бирә, без аңардан алабыз...
Вильсон икмәкне кулына тоткан, әйтә: ;иң әүвәле революция дуңгызын чалыгыз, аннары икмәк ‘бирермен... Икмәкне ул дуңгызның үләксәсенә алыштырырга гына риза... Берлин урамнарында кызыл байраклар белән каралы-аклы әләмнәр, ерткыч кош сурәте төшерелгән Пруссия чүпрәкләре бергә болганды. Кайсы җиңәр? Урам чатында плакатлар кычкыралар: «Үтерегез Роза Люксембургны», «Суегыз Карл .Либкнехтны!» Аларның башлары өчен канлы эт Носке әллә ничә мең марка бүләк вәгъдә итте.
Ахыр шуның белән тәмам булды: Германиянең дулый башлаган айгырын авызлыклап алдылар, урамнарда кан акты, Роза Люксембургның мәетен икс айдан соң каналдан таптылар, бу вакытта Карлның да йөрәгенә пуля кергән иде инде.
Германия Вильсон кулыннан икмәкне «бик .кыйбат бәя түләп алды.
Якуп коенып чыкты да янә комга сузылды. Читтән караучыга ул кояш җылысына иркәләнеп тик ятадыр, бернәрсә уйламыйдыр кебек. Ләкин бу читтән (караганда гына шулай.
Россиянең үз эчендә дә уйланырлык эшләр бар. Яна экономик политика буржуй калдыкларын тергезеп җибәрде. Поскан ояларыннан чыгып, буржуй агайлар кибетләр, сыра заллары, төрле мастерскойлар ачтылар. Әле кичә генә контр саналган, курка-курка итәк астыннан тоз белән сату иткән «спекулянтлар бүген, берәүдән дә курыкмыйча, дөньяның арт ягына тибеп йөри башлады. Якуп, бер совет буржуеның кибетенә кереп: «Я, ничек? сәүдәләр барамы?»—дип сораган иде, хуҗа, мыегын сыпырып: «Шөкер, алланың 'бирмеш көнендә кылтый-мылтый •бара», — дип җавап кайтарды. Кылтый-мылтый гына, имеш! Табак- табак‘битләреннән үк күренеп тора инде ничек барганы, дип әйтәсе килгән иде Якупның.
Аның үз ярдәме белән Чека подвалыннан чыккан, такта яру заводы корып җибәргән сәүдәгәр Николаев бүген Совет банкысыңда әллә нихәтле акча тота, фаэтонга күк ат җигеп кенә йөри. Май бәйрәмендә Якупны кунакка чакырырга оятсызлыгы җитте. Хурлыгыннан Якупның тәмам җене чыкты, сылтау тапкан булып, барудан катгый баш тартты.
Акылы әйтә Якупка: борчылма, бу кешеләр бар да вакытлы, ди. Буржуазияне Ленин социализм арбасына җикте. Әйдә, тартып алып барырга булышсыннар. Буржуйда промышленность тәҗрибәсе бар, •сәүдә, идарә" осталыгы күп. Бездә әлегә ул сыйфатлар юграк. Буржуй социализмга хезмәт итсен! Килер бер көн, совет буржуе да, иске бур- гжуй кебек үк, мәтәлеп-кадалып китәр, ди акылы әйтә, ә күңеле салкын гына тыңлап тора алмый: белом, вакытлы икәнен төшенәм, тик шулай да яңа капиталист Николаевның, кулына алтын балдаклар киеп, нәселле атларга гына утырып, шәһәр урамында коляскаларда чабып йөрүен күрә алмыйм, элек күреп тә мин ал ардан туеп беткән, ди. Була шундый минутлар, күңел чынлап торып шикләнеп куя: болар бер көнне безне кичә үзләре чергән подвалга утыртып куймагайлары! Андый шомлы минутларда Якуп Ленинга барып ябыша, бетәшеп укый, эзләнә... Ленинны укуны ул шырпы кабына шырпы сызуга охшата: сызылган шырпы кинәт кабынып киткән кебек, Ленинны укыгач, аның үз фикерләре кабынып китә... Да.выллы/ елганы кичкәндә уйланырга, төпчергә вакыт булмаган, хәзер шул чакларның үчен кайтара ул. Якшәмбе көнне су чбуена ялга чыккач та уйлар күңелдән китеп тормый.
60
Якуп ялангач тезләрен йонлы беләкләре белән кочаклады. Каршы- сында Идел аша шәһәр күренә... Иделгә караган йортлар рәшә томаны эчендә тирбәләләр. Сарылы-кызыллы текә яр ‘битләрендә калып урманнар... Шәһәрнең судагы чуар шәүләсенә карый-карый, Якуп кояшта утыра...
Вакытлы... Якуп шулай дип уйласа да, кайберәүләр бүтәнчәрәк уйлый, күрәсең. Әле кайчан гына ул Дәүләтьяровтан бик сәер сүз ишетте: янәсе, Ленин бик зирәк мужик булып чыкты, ярлыга таянып кына эш бармаячагын бик тиз төшенеп алды... Шәхси хуҗаларга ирек кунды, хәтта чит ил концессияләренә тикле рөхсәт итте.
Якуп әле барысын да белми, Дәүләтьяров аның белән бик сак сөйләшә. Дәүләтьяров нэп кергәннән бирле үзен алдан күрүче пәйгамбәргә санап йөри. Тәки Ленин ул уйлаганча эшләде. Бу юл ахырда барыбер шул каһәрләнгән капитализмга илтәчәк, социализм дигәне эшчеләр күңелен күрү өчен матур байрак кына булып калачак, елга-елга коелган каннар Россиянең яңа .буржуасы җыеп алырга тиешле уңышка мул ашлама гына булып төшәчәк. Ленин моны күрмидер, аңлы рәвештә шул юл белән алып бармыйдыр дип уйларга беркемнең хакы юк. Социалистик дип аталган Татарстан җөмһүриятенең дә акрынлап шул ук милли буржуаз җөмһүрияткә әйләнәчәге бик ачык. Барлык Европа илләре, бөтен тарих шушы юлдан барганда, тик бер Россиягә генә алла яңа юл әзерләп куйгандыр дип өметләнү тинтәклек. Хәтта Ленин яңа юлдан алып китәм дип көчәнеп караса да, дөнья буржуазиясе моңа ирек бирмәячәк. Менә Дәүләтьяров нинди карашта тора. Аныңча яңа экономик сәясәт вакытлы дип ни генә тукымасыннар, аның тамырлары бик тиз арада тирәнгә китеп өлгерәчәк, аларны йолкып ташлау өчен, яңа бер революция кирәк булачак, ә халыкны яңадан революция һәлакәтенә күтәрү бу юлы инде ансат булмас, үткәнендәге михнәтләрдән дә башны тартып ала алганыбыз юк. Якуп ишеләр монда коммунизм дип авыз сулары корытып йөргәндә, Ленин дәүләт капитализмы төзеп ята. Моны аңлап алган коммунистлар, түгелгән канның әрәмгә китүен төшенеп, үзләрен-үзләре атып-атып үтерделәр. Якуп кебек дорфалар гына шушы гап-гади хакыйкатьне аңламый һәм сукыр килеш «вакытлы» сүзен чәйнәп яши бирә...
Якуп кояшта озаграк утырып ташлады бугай, башы авыртып китте. Әрекмәннән үзенә баш «киеме әмәлләп җибәрде.. .
— Әрекмәнем, җан кисәгем, кызу капса яулыгым, баш авыртса саулыгым, — дип, кайчандыр әнкәсеннән ишеткән сүзләрне кабатлаган булып, яшел калпакны башына киеп куйды.
Соңгы айларда нервлары бик какшады... Дәүләтьяров газетада үзенең очып кунулары белән эшкә бик «комачаулый. Аның ’белән гел сугышып яшәү әллә нихәтле көчне ала... Әле кайчан гына газета кантон җитәкчелеген «рус шовинизмында» гаепләп чыктьк Бер ай буе тикшерү, төпченү барды. «Шовинизм» дип кычкырырлык берни табылмады, әлбәттә. Ләкин никадәр нерв ашалды... Материаллар Казанга китте, ә Казанда Дәүләтьяровның дуслары... Димәк, әле бәхәсләр, талашлар алда...
— Аркагызны пешергәнсез ич!—дигән тавышка борылып караса, ярым ялангач Дәүләтьяров (киемнәрен беләгенә элгән, камыт аякларын салып-салып кына атлап килә.
— Күләгә эзләп йөрим, — диде ул Якупның сораулы салкын карашын күргәч, — әнә теге таллар астына кереп утырмый булмас, — ләкин үзе Якуп янына комга чүгәләде.—Мин сезне пристаньнан каек сораганда ук күрдем, компаньонлыкка алмассыз дип куркып, яныгызга бар- мады-м. Сабиларның коенуын карап утырдым әле, — диде ул, арырак суда чылтырдаучы ыбыр-чыбыр ‘балаларга таба түгәрәк башы белән
61
ымлады. — Әйдәгез, без дә бер чумып чыгыйк та тал күләгәсенә таба авышырбыз. Аркагыздан төтен чыга бит.
Су буена төштеләр. Якуп тезеннән узганчы керде дә, малай чагындагы кебек, кулларын алга атып, суга башы белән кадалды. Аркасы күреиә-күренә бераз (йөзеп баргач, -калкып чыкты һәм 1колач сала-сала эчкә кереп китте. Инде байтак җир алганнан соң, Якуп артына борылып, кул «изәп:
— Әйдәгез! — дип кычкырды.
Дәүләтьяров:
— Юк, минем сөякләрне су күтәрми. Мин бу тирәдә генә азапланам,— диде. Озакламый ул чыкты да комга утырды.
Якуп елганың уртасына җитеп бара иде инде. Балалар төялгән көймә күреп, шул якка та'ба йөзеп китте. Көймәне ишеп килүче Шәрифҗан булып чыкты. Якуп, су эченнән кул изәп:
— Нәрсә син, Нух пәйгамбәр кебек, һәр төрлесеннән берәр пар җыйдыңмыни? — дип көләргә тотынды.
— Менә бит, көймәдә йөрт дип бәйләнделәр. Утырамсың?
Судан (көймәгә менгәндә, көймә «катырак чайкалып китте дә, кыз балалар чәрелдәшеп алдылар. Салкын тамчылар тамыза-тамыза, Якуп койрыкка барып утырды да, калакка охшаган ишкәкне алып, көймәне , үтеп киткән пассажир пароходы дулкыннарына таба борды. Көймә, дулкын сыртына бәрелеп, чөелеп-чөелеп киткән чакта, балалар рәхәтләреннән тагын чый-чый иттеләр.
Аннары Якуп Нух корабын ярга таба алып китте. Балаларның әле чыгасылары килми иде. Аларның протестын игътибарга алмыйча, ярга килеп туктадылар, көймәне корыга тарттылар.
— Мәгъсүмәнең шәүләсе күз алдымнан китми,—дип, Шәрифҗан комга 'бата-бата зарланып барды. — Авылда чакта алай ук түгел иде. Шәһәрдә җаныма тынычлык таба алмыйм.
— Үлгән артыннан үлеп булмый, — диде Якуп. — Өйлән!
— Ансат кына сиңа: «өйләп!..» Каян табам мин икенче Мәгъсүмәне?
Шәрифҗан мыек җибәргән, матурайган. Кышлый без авылда «үргән, катырак җилдән аварга торган Шәрифҗан түгел иде инде ул: тазарган иде. Яңадан кантон башкарма комитетында хезмәт итә башлаган иде.
Якуп комда яткан Дәүләтьяров янына башы белән ымлады.
— Аның «эшен» очлап киләсезме әле? Син комиссиядә бит?
— Унсигезенче елда көймәчене үтерүен инкарь итми. Сугыш вакыты иде дип бара. Аннары, янәсе, үткән гөнаһларын ул инде Колчакка каршы сугышып йолган, үзен тамчы да гаеплегә санамый.
— Ул санамаса, без саныйбыз, — диде Якуп. — Кеше үтергән, ак чехлар файдасына байлардан акча җыйган. Андый «еше редактор була алмый. Эшен судка бирергә, анда тикшерерләр. Үтерелгән көймәчеләрнең туганнары белән ком-иссия сөйләштеме?
— Канткомга язучы шул кардәшләре. Сөйләштек.
Якуп кайнар ком өстенә утырды да тезләрен кочаклады.
— Син әле аның мондагы барлык фокусларын да белмисең, армиядә булып калдың, — дип, Дәүләтьяровның газета битләрендә милләтчелек агуы чәчүен сөйләп бирде. — Безгә аңардан котылырга кирәк!
17
— Күптән башландымы? — дип, Шәрифҗан лартиянең кантон .комитетына ашыгып килеп керде. Эчке бүлмәдән Кондрат Иванович һәм Федюшкин тавышлары ишетелә иде.
Дәүләтьяров «эшен» тикшерәләр. Шәрифҗан, больницага әнкәсен салу артыннан йөреп, шактый соңарып килгән иде. Кинәт эчтә урын
62
дыкларның дөбердәп ауганы һәм кемнәрнеңдер кычкырыш җибәрүләре ишетелде. Шәрифҗан атылып бүлмәгә барып керде. Дәүләтьяров, наганын күтәреп. Якуп өстеиә ташланган, Федюшкин, Дәүләтьяровныц юлына аркылы төшеп, тегенең кулыннан наганын каерып алып ята иде.
Битләре чалышаеп киткән Федюшкин тегенең кулыннан наганны тартып алды да Кондрат Иванович «каршына өстәлгә ташлады. Иреннәре агарган Дәүләтьяровны тартып урындыкка утыртты.
Якуп, тыныч күренергә тырышып, өстәл янында Кондрат Иванович катында утырып тора иде.
— Мин үз тәкъдимемне яклыйм, — диде ул җиңелчә калтыранган тавыш белән сабыр гына: — партиядән чыгарырга, эшен судка бирергә!
Кондрат Иванович тәкъдимне тавышка куйды. Бюро членнары барысы да чыгарырга дип кул күтәргәч, Дәүләтьяров аягүрә басты.
— Мин сезнең өстән Цекага барып җитәчәкмен! — диде һәм чыгып китәр алдыннан өстәлдә яткан наганына сузылды. Федюшкин, Дәүләтьяровны этеп җибәреп, наганны яңадан үзенә алды.
— Урыс шовинистларына милли работникларны ашарга ЦК ирек бирмәс, менә күрерсез, — дип. Ленинга хәтле җитү белән янап, трагик тавыш белән кычкырды да бүлмәдән чыгып китте.
Бюро членнары аның артыннан ишек ябылганнан соң да әле берара сүзсез утырдылар. Федюшкин кулындагы наганны әйләндергәләп карады, аннары өстәлгә илтеп куйды.
— Вот гад!
Кондрат Иванович наганны өстәл тартмасына салды. Кешеләрдәге* „ киеренкелек әкренләп бетте, сөйләшә «башладылар.
— Федя'барып тотмаса, мөгаен, атачак иде, — диде Кондрат Иванович. — Күзләренә карарга куркыныч, кан баскан...
Көн тәртибендәге икенче мәсьәләгә күчтеләр.
Дәүләтьяров шул көнне үк кичке пароход белән Казанга китте.
18
Авылга да, шәһәргә дә чын мәгънәсендә нэп килеп керде. Яна байлар (аларны совет байлары дип йөртәләр) Т. шәһәрендә кибетләр ачтылар. Базарлар бик җанланды. Сәүдәгәрләрнең битләре дә, кесәләре дә калыная башлады. Федюшкинның күңеле ярсый иде: шушы симез җилкәләрне яңадан үрчетергә дип кан койганбыз мкэн! Чат саен кибет, кибет саен берничә дуңгыз танау! Юк, Ленин ялгышты...
Федюшкин яңа экономик политика хакында Ленинның үзенә язып карарга булды. Төннәр буе кәгазь буяп утырды. Күңелендә кайнаганны сүз белән язып бирә алмыйча, аптырап бетте: Ленинга китәсе язуны ничек эләкте шулай гына язасы килми иде аның. Китап белән әллә ни дуслыгы булмаса да, китаплар өстендә дә шактый кипшенде.
Ахырда бер көнне ул Якупның өенә килде. Якуп белән Латифа өйдә юк иде. Якупның әнкәсе, Федюшкинның кыяфәтеннән үк куркып, хуҗабыз кайтмады шул әле дип әйтеп караса да, теге ишекне ачтырып керде дә бүлмәдә гөп-гөп йөри башлады-. Күзләре иләс-миләс, аяк атлауларының рәте юк... Аңа ни булган? Карчык, аяк тавышын тыңлап, күрше бүлмәдә шомланып утыра. Якуп кайткач, ишек ачканда әнкәсе: «Кунак бар» дип, бүлмәгә таба ымлады.
Федюшкин, Якупның сәламен дә кайтарып тормыйча, кесәсеннән наганын чыгарды да шалт иттереп өстәлгә ташлады, үзе тәрәзә янына китеп басты. Якасы кыскан кешесыман муенын боргалап, буылган *та- выш белән:
— Саттарич, утырт мине тизрәк төрмәгә! — диде.
63
— Сине төрмәгә? Әллә берәрсен... аттыңмы?
— Атмадым әле. Ну атам!
— Саташкан!
Үзен тыеп, авызлыклап торган Федюшкин кинәт ычкынып китте:
— Мине хәзер утыртмаеаң, базар «көнне ул контрларны берәм- берәм атып чыгам... — дип кычкырып тотынды. — Совет буржуйларының дуңгыз танауларын күреп, мин артык яши алмыйм. Аларны без үз башыбызга симертәбез...
Якуп аңа күңелен бушатып бетерергә ирек бирде, каршы әйтми генә тыңлады. Федюшкин нэп Ленинның ялгышы дип, үз кулыбыз белән сыткан буржуйларны үз кулыбыз белән үк тергезәбез, революциягә хыянәт бу дип, бик каты ярсып сөйләде-сөйләде дә арып туктады.
— НЭП бакаларын атып үтерәм дә үзем дә атылам!
— Тиле! Син атылды дип нэп бетәрме? Ә бит син революция өчен әле кирәк 'булырсың. Син — кирәк! Аңладыңмы?
Аннары тынычрак тон белән болай дип дәвам итте:
— Урта крестьян мәсьәләсе бит монда... Алып бетерәсез дип, иген
игүгә 'бөтенләй «кул селти башлаган иде бит крестьян агай. Җирләребез кысыр ята иде. Хәзер -без Гайнетдин агайга әйтәбез: артыгын сат, алмаш, теләсәң нишләт, берәү дә тыймый. Гайнетдин агай чәчә башлады. Быел кантонда чәчелми калган җир юк. Тукта, нигә әле мин моны сиңа сөйләп торам? Син үзең дә беләсең ич... Союз, смыч-ка мәсьәләсе ич монда... Урта крестьянны совет властена катырак җилемләү мәсьәләсе... Нэп бит политика! *
Федюшкин, иреннәрен кыйшайтып, күзләрен идәнгә төбәп, тик басып тора: янәсе, пигә син миңа политграмота сөйлисең?..
Якуп өстәлдәге газетаны алып Федюшкинга сузды.
— Укый тор. Хәзер мин чәй куярга әйтеп керим.
Федюшкин газетаны читкә этәреп куйды да тәрәзәдән урамга карап тора башлады: яңагындагы сум ит тартышкалап куя иде.
— Газета белән минем авызымны дыңгычлама, —дип тотынды ул, Якуп яңадан бүлмәгә кергәч. — Чигенү бетте, көчләрне перегруппиров- калау башланды, һөҗүмгә күчәбез. Ленин шулай дип яза. Укыдым. Чигенү беткән, ә миңа җен булып күренә торган нэпманнар ник бетми? Кайчанга кадәр мин аларның нахальный мордаларын күреп яшәрмен?
Гүя бу хәлләренең барысында да Якуп гаепле булган кебек, башкарма Председателенә Федюшкин дошман күз белән карап тора иде. Чәй дә аның кәефен үзгәртә алмады.
Якуп озата чыкканда, көн инде сүрелгән, кояш калай түбәләр артына иңеп бара иде.
Берничә көн Федюшкин шыпырт кына йөрде. «Ни булып бетә инде?» дип, Якуп сагаеп көтеп торганда, бер көнне бу тагын килеп керде.
— Эш белән күмеп ташла мине! Давай мин ’барып кулаклар белән бер якалашып кайтыйм!
Ачлык елны юк бәяненә саткан йортларны кире хуҗаларына альпп бмрү .кампан-иясе барган чак иде. Федюшкин шушы скандаллы эшләр белән авылга китәргә теләде. Аны тыеп азаплану ташыган буага бер көрәк балчык ату белән бер булыр иде. Әйдә, китсен. Күңелен талый торган кортны онытып торсын. Ләкин Якуп тыныч була алмый: «Авылда берәр әкәмәт китереп чыгармагае...»
— Феодор, киртә сикермәскә сүз бир, — диде Якуп, аны озатып калган чакта.
Федюшкин Якупка күзенең агы белән генә карады да тарантаска, менеп утырды.
Ул киткән волостька Якуп телефон белән шалтыратып әйтеп куйды: зинһар, күз-колак булыгыз, егетнең шундыйрак чагы...
Ике ;п II.'I.'I.III K.iKiiii у i к.HI К р. !,»рнв i ;н на ялыз ш"а утырып, Федюшкин КЛ1Т|ЫН Kill.» Ярсуы ымчы ;|,ч Ол< Ы i и: ’ a Купле билгесез ашкыну бслзн ani’i.Lina Линл камчылап, тәгәрмәчләр артында тузан бадыты калдырып, чаба чаба каша, Гәләвлчэ i Ъ'лк каты кыланды. Уголовный кодексның 193 1|а и.и<ын 6<*р д > кызганып тормады. Ачуыннан әле дә йодрыклары кысыла, Ьир < ип ир< к кулакларга. Нэпны амнистия дип аллаганнар. Накырчыда бер кулак әллә ничә агайның (семьялары-ниләре белән) ун еллык гомерең яртышар пот онга сатып алган. Тамчы да оялмый. Янәсе, кул куешкан кәгазьләре бар. Ун ел буе ат урынына ана эшләргә тиешләр. Ну, үзе дә үлгәнче Федюшкинны онытмас. Кул куешкан кәгазьләре кая очты да, Бакырчы кулагы үзе кая очты.
Жәйге эсседә кибеп бетә язган Кызыл Яр суын, ат тояклары белән чыптыр-чыптыр китереп, аркылы үткәч, майлы куе ис аңкытучы киндер басуын урталай ярган юлдан чаптырып китеп барды. Борылышка җитә- рәк. урман шикелле үсеп утырган киндер арасыннан ике кеше килеп чыкты. Берсе атның тезгененнән тотты, икенчесе, ирәктәрәк басып, карап т ра башлады.
— Иптәш, тәмәкең юкмы?—дигән булды ат башыннан тотканы.
— Жибәр атны!—дип кычкырды Федюшкин, наганын чыгара- чыгара.
— Төш тарантасыңнан, анаңны фәлән-фәсмәтән!.. — дип, бандит, резольвер селки-селки, якыная башлады.
Эчтән пружинадай җыелган Федюшкин, ерткыч җанвардай үкереп, тегенең өстенә наганы белән ташланды. Икенче караганда юл өстендә бандитлар юк иде инде. Федюшкин сүгенә-сүгенә тарантасына менеп утырды да атын камчылап чапты. Аның ишеткәне бар иде: бандитлар крестьяннарны туктатып, атларын талап калалар, көтүдән сарыклар- :ы урлап-урлап китәләр, юллар бер дә тыныч түгел дип, исполкомда сөйлиләр иде. Менә үзенең дә атын алып китә яздылар.
Милициядә ул бик каты тузынды: Базарда спекулянтлар тотудан башкага гайрәтегез җитми», — дип, милиция начальнигын сүкте. «Бүреләр ауларга» ул үзе бармакчы булды. Якупның: «йөрмә. Феодор, бандитлар тоту синең эшең түгел» дип әйтеп торуына карамастан, «ауга»
Чанада дуңгыз баласы кычкыртып, бүреләрне урманнан кырга алдап чыгарган кебек, бандитларны да, арба тавышына алдап, юлга чыга- гырга булдылар. Төнлә милиционерлар засадага китте. Көндез тагын бер ничәсе. крестьян булып киенеп, ат җигелгән арбага утырып, урманга таба чыгып чапты.
...Укый-яза белмәүчеләрне укытырга дип такта заводына барган Хәлим урамда мылтыклар белән чорнап алынган бер төркем кешеләр pen туктады. Болар засадага килеп капкан бандитлар иде.
Шул көнне кич Якупка шалтыратып әйттеләр: Федюшкин яраланган, шифаханәдә ята икән. Якуп шундук шифаханәгә китте. Феодорга инде Дроздов операция ясаган иде. Ләкин янына кертмәделәр. Иртән шалтыратып сорады. Хәле ярыйсы диделәр.
Терелә дип торганда гына, шифаханәдән начар хәбәр килде. Федюшкин. нәрсәгәдер ярсып китеп, бәйләнгән чүпрәкләрне йолкып-йолкып аткан. ярасы ачылып, кан ага башлаган. Температурасы күтәрелгән. Аңын югалткан.
Федюшкинны шулкадәр кеше беләдер, яратадыр дип үзе исән чакта кем уйлаган. Жирләүдә бөтен шәһәр катнашты. Анатолий белән Хәлим дә бардылар. Кешеләр, калкып торган кызыл кабергә борылып карый- :арый. мәрхүм турында сөйләшә-сөйләшә, әкрен генә таралыштылар.
Менә, Федюшкин да юк инде хәзер.
19
Бер елдан артык !вакыт узды1. Кафия Казанга укырга китте. Анатолийны кардәшләре, балалар йортыннан алып, Мәскәүгә художниклар мәктәбенә җибәрделәр. Натолька кышлый Хәлимгә хатлар язгалады. Кафиядән дә явып кына торды. Хәлим кайсыдыр китаптан «альтернатива» һәм «альтруизм» дигән бик матур сүзләр отып калган иде. Кафия белән Анатолийга хат язган саен шул 'сүзләрне урынлы-урыисыз кыстырьпп язды. Янәсе, Мәскәүләрдә укып йөрмәсә дә, ул әнә нинди хикмәтле сүзләрне белә... Марка алырга акчасы булмау сәбәпле, килгән хатларның маркаларын куптарып, аларны чүпрәк аркылы сабын белән юып, кире ябыштырып җибәрә иде. Кафия «баштарак бик ямансулады, гел сагыну турында язды. Бер хатында Казандагы шагыйрьләр ‘белән аралашуын һәм хәтта Такташ белән сөйләшү бәхетенә ирешүен язган иде. Әкренләп Кафиянең хатлары сирәгәйде.
Җитте бер көн, безнең Хәлим дә гомеренең иң авыр, иң матур елларын үткәргән Т. шәһәре белән саубуллашырга тиеш ‘булды.
һәр шәһәрнең тарихы булган кебек, анда яшәүче кешенең шушы шәһәргә бәйле үз тарихы була. Хәлимнең Т. шәһәренә үрелгән ;кечкенә генә тарихы яр астындагы ашлык амбарлары, шундагы наян кәҗәләр белән башланып китеп, бормалы текә 'баскыч буйлап шәһәр урамнарына күтәрелгән иде. Менә хәзер инде Т. шәһәренә бәйләнгән җепләр өзелә. Хәлим җанына газиз Гыйльметдин абыйсын, олы Анатолийны, бичара Әкәмне, гайрәтле матрос Федюшкиины һәм башкаларны салкын җир кочагында калдырып, комсомол путевкасы белән Казан каласына, укуын дәвам итәргә китеп барачак. Туган йортына әйләнеп өлгергән шәһәрне ташлап китү бик ямансу. Укыган мәктәбе белән саубуллашкан чакта, күзләрендә яшьләр елтырады. Китап төпләү мастерскоена да сугылды. Әбелгасыйм башта авызын ера алмыйча, аннары җыя алмыйча торды. Әле Якуп абзыйсы белән дә хушлашып чыгарга кирәк бит.
• Башкарма комитетында аны Якуп урынына Шәрифҗан абыйсы каршы алды. Хәлимне ишектә күрүгә, сикереп торып, ике кулын җәеп, жаршысына 1килде, кысып кочаклады.
— һу, үскәнсең, танырлык та түгел!
Якуп абзасы эш белән Казанга киткән булып чыкты. Шәрифҗан пароходта барырга скидкалы литер яздырып бирде. Үткәннәрне сагынып сөйләште.
— Бәхетле малай булып чыктың бит син әй,—диде.— А как же: менә мин бик укыйсы да, кайсьп башыннан тотынырга 'белгән юк. Соңгарак калдым, ахры, укырга. Я, хәерле юл телим. Зур кеше булып кайт!
Җилкәсеннән кочып, урамга тикле озатып чыгарды да артыннан куанып карап калды.
Баскыч басмаларын саиый-саный, Хәлим пароходка төшеп- китте. Шул ук биш йөз егерме җиде басма... Аның тормышы күпмедер вакытка инде Казан белән бәйләнәчәк. Әлегә ят һәм билгесез каланың таш урамнары, кичен сары утлар кабына торган бакчалары*, һәрвакыт каядыр кабалана, ашыга торган кешеләре һәм хәтта бакчасындагы скәмья- ләре, агачларына тикле бер көнне Хәлим әчеп бик кадерлегә, бик газизгә әвереләчәк. Ләкин бу әле киләчәктә... Хәзергә ул, «Софья Перовская» дигән пароходка утырып, Казанга дип юлга гына чыкты.
Бер үк вакыт таныш та, ят та булган шәһәргә якыная барган саен, егетнең дулкынлануы! артты. Алдан хәбәр иткән булса, бәлкем, Кафия аны каршы алган булыр иде. Юк, ул хәбәр итеп-нитеп тормады. Хәтта Казанга барачагын да язмады. Ул Кафия белән көтмәгәндә очрашырга ниятли. Экзаменнарны бирер дә Кафияне эзләп табар. Экзаменнарга кадәр — юк. Бирә алмаса, кире кайтырга туры килсә, Кафия бөтенләй белми калсын.
5. .C. Ә." № 12.
65
Кеше арасында ‘.күкеле китек булмасын дип, Франц Иосифович аиы- яңа киемнәр киендереп озаткан иде. Мәгариф бүлеге складыннан бу киемнәрне ялынып-ялварып алу (кыенлыкларын Хәлимгә ул сиздермәде. Көчли-көчли муенына чуар галстук та бәйләткән иде әле. Янәсе, син инде буй җиткән егет, укыган, культурный кеше... Пароход кузгалып китүгә, Хәлим муеныннан галстугын чишеп алды да суга ыргытты. Сөрсегән мещаннар белән черегән интеллигентлар бәйләсеннәр эт муенчагын, Хәлим — комсомол члены. Дөнья революциясе гөлт итеп кабынуга, корал күтәреп, каплы көрәшкә ташланасы кеше... Маркс революцияне ак перчаткалар киеп ясамыйлар дигән. Дөрес, ул галстук хакында әйтүен әйтмәгән. Ак перчатка, галстук — барыбер инде. Әле менә өстендәге киемнәренең артык яңа, артык пөхтә булуына да эче поша. Берәр мулла яисә берәр нэпман малае дип уйламагайлары. Пароход идәнендә тәгәрәп йоклау да киемен таушалдыра, рәтлерәк төскә кертә алмады. Аяк астына салып бераз таптыйсы калган икән. Шул ук вакытта, нигә- яшерергә? Киемнәренең яхшылыгы егетне куандыра да: аның әле бервакытта да мондый затлы кием кигәне юк >иде. Крестьян акылы, сәламәт акыл, яңа кием иске киемнән күркәмрәк дпп, оялсаң, искедән оялырга кирәк, яңадан ник ояласың? дип колак төбендә тукып тора, ә шулай да өр-яңа кием әллә ничегрәк шунда...
Атасы Галиулла абзый, кабереннән торып, улын бүгенге кыяфәтендә- күрә калса, шатлыгыннан нишләр иде ш<ән, мәрхүм? Егетнең буе-сыны, дисеңме, бите-күзе дисеңме — барысы да әйбәт. Матурлыгы белән әнкәсенә тарткан. Галиулла абзагыз матурлардай түгел иде. Сөяк-санакка бераз юкарак булуы* да әнкәсенеке, Галиулла яшь чагында үгез егарлык кеше иде бит.
Кемдер: «Казан күренә!» — дип кычкырды. Бу хәбәр кешеләрне аякка күтәрде. Җәелеп яткан су аша пассажирлар алга таба карый башладылар. Хәлим, Казан карарга дип, югары катка менеп китте. Пароходның сул ягыннан кызыл күкрәкле текә ярлар сузылып бара нде. Уңда исә, әлегә бик еракта, иртәнге зәңгәр пәрдә аркылы ниндидер ялгыз манаралар, озын завод морҗалары күренә башлаган иде.
Егетебезнең сулышы кысылды. Казан! Әлегә кадәр ишетеп, укып кына белгән, күңелне тартып, дулкынландырып торган ят, билгесез шәһәр! Җанга гаҗәп якын шәһәр! Экзаменнарны бирә алса, Хәлим дә синең таш күкрәгеңә сыеначак. Каршы алырга әйтеп, Кафиягә телеграм сугасы калган икән. Мондый зур калада адашып йөрүең дә бик мөмкин. Икәү ансатрак та, күңеллерәк тә булган ’булыр иде. Кафия быел Т. шәһәренә кайтмады. Нишләп йөри икән инде ул кыз? Үзенең «приют малаен» онытып бетермәде микән?
Иртәнге күк томан артыннан мәһабәт кенә чыга, якыная, ачыклана барган, манаралары, морҗалары һаман саен озыная төшкән Казан каласына егетебез күзләре талчыкканчы карап торды. Күңеле белән ул инде Казан урамнарында йөреп кайтты. Шатлыгыннан кызарынган Кафия дә аның белән бергә йөрде. Экзаменнарны биреп, Хәлим инде студент та булып өлгерде. Кинәт үкереп җибәргән -пароход тавышы гына егетне, хыял дөньясыннан тартып алып, бу дөньяга чыгарып куйды.
Түбән Ослан инде артта калган. Алда Казан пристаньнары күренә башлаган. Каршыга очраучы буксир белән сәламләшә-сәламләшә, Хәлимнәр пароходы алда яткан серле шәһәргә, йөрәкне сулкылдарга мәҗбүр итүче Кафияле шәһәргә таба ашыкмый гына якыная иде.
Бетте
Казан — Аккош күле.
1962 ел.