МӘХМҮТ МАКСУД
10 поябрьда, Мәскәүдә карт язучы, татар совет
әдәбиятын башлап җибәрүчеләрнең берсе, 1919
елдан КПСС члены, гражданнар сугышында һәм
Бөек Ватан сугышында катнашкан
политработник, ялкынлы публицист, тәнкыйтьче
һәм танылган тәрҗемәче Мәхмүт ага Максуд
үлде.
Киң һәм саф күңелле кеше, актив һәм
принципиаль иптәш, хак эшкә — коммунизм
эшенә чын күңелдән ышанган кеше иде ул.
Мәхмүт ага Максуд турындагы якты истәлек
озак яшәр.
ХЕЗЛ1ӘТ, КҮҢЕЛ, КАЛӘМ
овет әдәбиятына без килеп кергәндә,
инде аның нигез «кирпечләрен»
байтак ташыган, анда байтак эшләп
өлгергән һәм безнең белән бергәләп тә
утыз елдан артык, әле бер аваздан
җырлашып әле кайнар бәхәсләргә
керешеп, эшләп килгән. Мәхмүт ага
А1аксудның дөньядан китүе татар совет
әдәбияты өчен сизелерлек бер югалту
булды. Инде безнең арадан киткән ул
хөрмәтле картның образын күз
алдыбызда яңадан бер кат тергезеп,
кайсы ягы белән соң ул бигрәк тә
характерлы иде, дигән сорауны бирсәк,
мин аны, барыннан да элек, әч ягы белән
безнең яшьләргә үрнәк итеп куяр идем.
Моның берсе, бәлки, иң беренчеседер:
мәрхүмнең хезмәт сөючәнле- ге. Чынлап
та, менә кем иде ул әдәбиятның ару-
талуны белмәс «кара эшчесе!» Сизгер
каләм белән тукылган матур-матур
нәсерләр, ялкынлы публицистика
әсәрләре, бистәләре- безнең эшчән
көндәлеген тасвирлаган очерклар,
данлыклы рус әдәби классикасыннан зур-
зур тәрҗемәләр — боларныц барсында да
ул, үз мохиты итеп, йөзеп эшли белде һәм
матур үрнәкләр калдырды.
Аннары кешене һәм каләм иясен яхшы
яктан билгели торган икенче сыйфат:
ихлас күңеллелек— бу сыйфат, шулай ук,
аның үзенеке, табигать биргән һәм гомере
буена чарлана, ачыла барган сыйфаты
иде. Фани кешеләр буларак, безнең
барыбызның да кимчелекләребез,
гөнаһларыбыз булганы кебек, Мәхмүт ага
да анадан карындык эчендә туып, гомере
буена сөттә генә коенып йөргән кеше
түгел, әмма ләкин ул — эшләгән эшенә,
әйткән сүзенә, инанган кайбласына
карата ихлас күңелле булмады, дип берәү
дә әйтә алмас.
Шушы ике яхшы сыйфаты өстенә
тагын, нур өстенә нур, дигән кебек,
каләме дә бар иде аның, бар гына түгел,
үткен каләм иде. Мәхмүт А^аксуд үз ана
телен белми, аны яратмый; аны хөрмәт
итми, дип үзе исән чакта да берәү дә
әйтмәде, гәүдәсен салкын туфрак кочып
алганнан соң да, белмим, кем генә әйтә
алыр икән? Менә шундый коралларны
йөртә һәмалардан әдәбият өчен,
халкыбыз һәм коммунизм өчен оста
файдалана белде ул. Әдәбиятыбызның
сафта калган яшь солдатлары бу
коралларны тутыктырмыйча саклый
белсеннәр иде.