МӘҢГЕЛЕК ДАН ШӘҺӘРЕ
зын һәм юан кирпеч морҗа... Аның төбе, үткен пычак белән киселгәндәй, тип-тигез. Идел ягыннан искән көчле җил аның эченә өрә дә эчпошыргыч итеп калын тавыш белән сызгыра.
Аннан берничә адьпм читтәрәк — ярым җимерек дүрт катлы тегермән бинасы. Бинаның бер метр калынлыктагы таза кирпеч диварлары тишкәләнеп, яргаланып беткән. Көнбатышка караган стенада бер генә дә төзек кирпечне табалмассың. Калын тимер бетоннан эшләнгән түшәм плиталары җимерелеп төшкән, кайберләре ничек кирәк алай эленеп тора. Корыч матчалар, табигатьтән тыш ниндидер явыз җанвар тарафыннан чәйнәлгән кебек, боргаланып, кәкрәеп беткән.
Нәкъ егерме ел элек биредә безнең гаскәрләр оборонасының алгы сызыгы булган. Бу җимерекләр Волгоградта шул сугышчан данлы елларның истәлеге итеп калдырылган.
Җимерекләр арасында хәзер агач автоматлар белән коралланган малайлар гына сугыш уены уйнап йөриләр. Сөремләнгән диварларга автографлар, сугышчан чакырулар язылган. Царица елгасы ярындагы борынгы бер особняк җимерекләре арасында, стенаның буй җитмәслек бер урынына (анда элек өй алды басмасы булган булса кирәк), язылган язу ирексездән тукталырга мәҗбүр итә. Язуның хәрефләре яңгыр сулары белән яртылаш юылган.
«Үлсәк үләрбез — чигенмибез
42 ел», —
дигән сүзләр язылган анда, аска берничә кеше кул куйган, аларын бөтенләй укырлык түгел.
Менә шул урында тукталып, озак уйланып тордым. Калын таш диварлар, корыч матчалар түзмәгән ут һәм металл көченә каршы торган батыр совет сугышчылары күз алдыма килде. Европаның күп кенә дәүләтләрен тез чүгәргә мәҗбүр иткән Гитлерның сугыш машинасын алар туктаттылар һәм а»ртка алып ташладылар, тар-мар иттеләр...
МАМАЙ КУРГАНЫНДА
Экскурсия автобусы шәһәр читендәге алмагач бакчалары эчендә утырган бер катлы йортлар буйлап бара-бара да, күп катлы яңа бинаны һәм Волгоград телеведение манарасын уң якта калдырып, Мамай курганына күтәрелә.
О
88
Җырларда җырланган, бик күп китапларда сурәтләнгән атаклы калкулык шушы инде. Гади бер калкулык. Калкулыкның кызыл балчыклы итәкләрендә әремнәр, ниндидер каты сабаклы дала үләннәре үсеп утыра. Мондый калкулыкларны һәр җирдә очратырга мөмкин. Ләкин бу калкулыкның тарихы башка: аның һәр метры бик күп кеше каны белән юылган.
Бу калкулык түбәсеннән шәһәр уч төбендәгедәй күренә. Тигез рәт булып урнашкан күп катлы йортлар, киң проспектлар, яшеллеккә күмелеп утырган бакчалар, бик күп завод морҗалары, төзелеш краннары... Шәһәр Иделнең биек яры буйлап күп километрларга сузылган. Биредә Иделнең агымы бөтенләй сизелми диярлек. Идел партиянең XXII съезды исемендәге ГЭС турбиналарын хәрәкәткә китереп ялыккандай тоела һәм хәзер көньяк кояшында кызынып ял итә кебек. Яшькелт-сары дулкыннар, ялкау гына, комлы ярларны сыйпый. Еракта, Идел уртасында, яшел тирәкләр үсеп утырган атау күренә, аннан да арырак, Иделнең аргы ягында, иксез-чиксез дала киңлекләре.
Моннан егерме ел элек менә биредә 143 тәүлек буена, көнен дә, төнен дә туктап тормастан, каты сугышлар барган. Курган күп тапкырлар кулдан-кулга күчкән. Вакыты белән фронтның мондагы 500 метрына һәр ике яктан бишәр дивизия тупланган. Курган итәкләре фашист солдатлары һәм офицерларының гәүдәләре белән түшәлгән, янган танк калдыклары, орудие һәм миномет ватыклары белән тулган. Белгечләр исәпләве буенча, курганның һәр квадрат метрына 500 дән алып 1200 гә кадәр снаряд ярчыклары төшкән. Без моңа үзебез дә күреп ышандык. Җир өстенә иелеп, туфракка кулың тидердең исә, авыр, үткен читле 5—6 ярчык табарга мөмкин.
Хәер, хәзер курган өстендә кул тимәгән урыннар аз. Монда Җиңү паркы үсәчәк, калкулык түбәсендә Дан монументы һәм түгәрәк панорама бинасы салыначак, Идел ярыннан таш баскыч менәчәк. Калкулыкның бу ягында бульдозерлар, таш, тимер-бетон плиталар төялгән машиналар гөрелтәсе тынып тормый — зур төзелеш бара.
Без мондагы Туганнар каберлеге янына килдек. Каберләр өстенә бик күп чәчәк бәйләмнәре салынган. Экскурсовод—яшь кенә мөлаем хатын — мондагы сугышлар вакытында Мамай курганының стратегик әһәмияте турында сөйли. Кинәт шулвакыт минем янда басып торган олы яшьтәге бер апа йөрәген тотты. Аның йөзе ап-ак иде.
— Нәрсә булды сезгә? — дип, аны әйләндереп алдык.
— Борчыл1магыз, борчылмагыз, — диде ул, еш-еш сулап. — Минем (монда... улым... һәлак булган... Кайдадыр шушы тирәдә күмелгән. Яшь иде әле ул... унҗидедә генә... Малай гына иде.
Менә сугыш калдырган, мәңге төзәлмәслек яра. Ул һәрвакыт үзен сиздереп тора...
Монда, кеше каны белән бик мул сугарылган җирдә, без совет кешеләренә ни өчен тынычлык кирәклеген тагын бер тапкыр тойдык, бөтен йөрәгебез белән тойдык. Сугышның нәрсә алып киләсен, аның нинди зур югалтуларга дучар итәсен дөньяда бездән дә яхшы .белүче бер халык юк бит...
ҺӘЛАК БУЛГАННАРГА ҺӘЙКӘЛ
һәлак булган көрәшчеләр мәйданы... Штыкка охшашлы гранит обелиск күккә кадап куелгандай күренә. Шунда ук рәттән мәркмәр нигездә бронзадан ясалган бик зур венок тора. Кызыл Царицын астында һәм Бөек Ватан сугышында Идел буенда һәлак булган батырларга истәлек итеп куелган алар.
89
...Ак күлмәк кигән, кызыл галстук таккан пионерлар һәйкәл каршына, кызыл байрак астына тезелделәр. Алар бу батырлар кебек куркусыз ленинчылар булырга ант итәләр.
...Олы яшьтәге инвалид, култык таякларына таянган килеш, обелиск каршындагы баскычка баскан да уйга талган. Башы түбән иелгән. Жил аның сирәк чәчләрен тузгыта, смаңгай сызыкларын икегә бүлгән тирән яра эзе күренеп китә.
...Өстенә киң итәкле кара күлмәк кигән, чал чәчле бер карчык ябык куллары белән мәрмәр нигезне сыйпый.
Ә якында гына, Волгоград урамнарында гадәттәге тормыш кайный. Төрле төстәге лакка буялган «Волга», «Победа» машиналары әле бер якка, әле икенче якка бер-бер артлы үтеп кенә тора. Өсләренә кыска плащ, аякларына очлы башлы туфлиләр кигән яшь егетләр төркеме, күңелле сөйләшеп, мәйдан аша уза. Кулларына сумкалар, сеткалар тоткан хатын-кызлар, гадәттәгечә, каядыр ашыга. Тротуарларда ашыкмый гына матур киенгән чибәр кызлар йөри. Бакча эчендәге скамьяләр- дә пенсионерлар ял итә.
Менә бер төркем кызлар белән егетләр очраша. Үзара шаяртышалар, көләләр, һәйкәл янында гына алар бер-берсе белән танышалар.
Боларның берсен дә гаепләп бульмый. Хаклык алар ягында: җир өстендә алар яшиләр, яраталар, тормышның рәхәтен күрәләр. Әмма аларга бер шарт куярга кирәк: бүгенге бәхет өчен үз мәхәббәтләрен, шатлыкларын, тормышларын корбан иткәннәрнең ышанычларын акласыннар алар, бу батырларның изге исеменә тап төшермәсеннәр.
БАТЫРЛАРНЫҢ ИСЕМЕ ЮГАЛМЫЙ
Исемсез батырлар, диләр... Ни өчен алар исемсез булсын? Кайдадыр Ленинград тирәсендәге сазлыкларга күмелгән минем әтиемнең, Мамай курганы түбәсендә кайгыдан һушын җуя язган әлеге апа улының, актык көчләрен җыеп стеналарга соңгы сүзләрен язган сугышчыларның исемнәре, үзләренә генә хас характер сыйфатлары, елмаюлары, күз карашлары булмаганмыни? Әлбәттә, булган һәм алар хәзер дә бар. Үзләре исән булмасалар да, кемнәрнеңдер күңелендә, хәтерендә, канында яши алар...
Волгоград оборона музеендә мин Идел буендагы бу легендарь шәһәрне саклаучылар турында сөйләгән материаллар, документлар белән таныштым.
һәвәскәр фотограф төшергән рәсем. Ул вакыт үтүдән саргайган. Рәсемнән бүтәннәрдән берние белән дә аерылып тормаган гади бер рус егете карый. Күзләрендә шаянлык очкыннары сизелеп тора. Мондый күзләр, гадәттә, мәзәкчән, тере, хәтта шайтанның үзеннән дә курыкмый торган кыю кешеләрдә була... Рядовой Михаил Паникако рәсеме ул.
1942 елның августы. Волгоград сугышының иң авыр көннәре. Фашистлар Иделгә ыргыла, җанлы көчләрен дә, техникасын да кызганмый. Михаил Паникако яшеренгән окопка таба берничә немец танкысы үрмәли. Бу вакытта инде аның гранаталары беткән, бары тик яндыргыч сыекча салынган ике шешә генә калган. Михаил, шешәне танк өстенә ыргытырга дип, бик тиз генә окоптан күтәрелә. Ләкин шул вакыт шешәгә пуля тиеп, сыекча аның өстенә сибелә. Аңа ут каба. Танклар окопка якынлашканнан-якыилаша. Шунда безнең сугышчылар ялкынга чорналган кешенең окоптан сикереп чыгып, фашист танкысы өстенә ыргылуын күрәләр. Яна торган кеше танк янына йөгереп килә дә, кулындагы шешәсен мотор турысына бәрә. Дошман танкысын чолгап алган ут өермәсе батыр егетне дә йота...
90
Тагын рәсемнәр... Бәлки Н. Сарафанов белән М. Ф. Чсмбаров сугыш тынган арада төшкән бу рәсемнәрен туганнарына җибәрергә уйлаган булганнардыр. Киләчәктә бу рәсемгә карап авыр сугыш елларын искә алырга исәпләгәннәрдер... Дошман атакасы башлангач, алар икәүләп саклаган участокка ун танк һөҗүм итә. Ике батыр бер танкны танкка каршы ата торган ьмылтыктан атып юк итәләр, өчесен шешәдәге сыекча белән яндыралар. Калган танклар окопка якынлашкач, соңгы гранаталарын билләренә бәйләп алар танклар астына ташланалар һәм үзләре белән бергә тагын ике танкны шартлаталар...
... Н. Сарафанов белән М. Ф. Чембаров карточкага төшкәйдә кырыс, җитди күренергә тырышканнар, ә күзләрендә эчкерсез беркатлылык сизелеп тора...
Василий Титаев элемтәче булган. Аны өзелгән элемтә чыбыгын ялгарга җибәрәләр. Ут астында, фашистлар күз алдында ул сугышчан заданиене үтәргә китә. Авыр яраланган булуына карамастан, каны агып бетеп, үләр хәлендә Василий өзелгән урынны таба. Ләкин чыбыкны ялгарга аның инде көче җитми. Чыбыкның өзелгән очларын тешләре белән кысып, ул аңын җуя. Сугыш тынгач, аны шул килеш үлгән хәлеңдә табалар. Сугыш дәваимында командир приказлары аның гәүдәсе аша тиешле урынга бара һәм сугышчан бурычка тугъры булган батыр элемтәченең гәүдәсе җансыз килеш тә җиңүгә хезмәт итә.
Исән вакытта аларның берсен дә герой дип исәплә1мәгәннәрдер. Алар үзләре дә бу турыда уйламаганнардыр. Бүтәннәр кебек үк, поход кыенлыкларын кичергәннәрдер, мрзәк сүзләр әйтеп көлешкәннәрдер, саран старшинаны сүккәннәрдер.
Әмма бу кешеләрнең һәрберсендә тирән яшеренгән эчке бер көч булган, һәьм ул көч кирәкле вакытта, кысылган пружинадай, үзеннән- үзе тышка ыргылган, Ватанга бирелгәнлекнең, батырлыкның бөек үрнәген күрсәтеп, сүнмәс ут булып кабынган.
ПАВЛОВ ЙОРТЫ. ЗУР СУГЫШТА КАТНАШКАН ЯКТАШЛАРЫБЫЗ
...Бөтен дөньяга билгеле булган Павлов йорты макеты. Хәзер өч катлы бу йорт төзекләндерелгән, анда Волгоград кешеләре тора. Ә макетта бу йорт сержант М. Ф. Павлов җитәкчелегендәге дүрт совет сугышчысы кинәт ташланып фашистларны бәреп чыгарган вакыттагы хәлендә күрсәтелә.
Фронтның мондагы участогында бу йортның әһәмияте бик зур була. Менә шуңа дошманнар аны яңадан үзләренә кайтарырга бөтен көчләрен биреп тырышалар. Дүрт кешегә ярдәмгә тагын берничә совет солдаты килә. Менә шушы совет сугышчыларының кечкенә генә бер төркеме 50 дән артык тәүлек буена фашистларның зур көчләренә, танкларына, авиациясенә, артиллериясенә каршы тора. Аларның барлык һөҗүмнәрен Павлов сугышчылары кире кага, һәр тәүлектә Павлов йортына дошманның 120 дән дә ким булмаган авыр снаряды төшеп ярыла. Бу сугышчылар арасында илебезнең төрле милләт вәкилләре була: Павлов, Александров һәм Афанасьев — руслар, Сабгайда һәм Глущенко — украинлылар, Мосиашвили һәм Степаношвили — грузиннар, Турганов — үзбәк, Мурзаев — казакъ, Турдиев — таҗик, Рамазанов — татар һ. б. лар.
Мине, табигый, Павловка ярдәмгә килгән бронебойщиклар группасы командиры Фәйзулла Фәйзерахман улы Рамазанов язмышы кызыксындырды. Музей сотруднигы Иван Максимович Логинов аның турында сөйләп бирде. Рамазанов сугышның данлы юлларын үтеп, исән-сау өенә кайта. Хәзер ул Астрахань өлкәсендәге колхозларның берсендә тимерче
91
булып эшли икән. Иван Максимович М. Ф. Павлов сугышчылары арасында Шкуратов фамилияле икенче бер татар егетенең дә булганлыгын әйтте. Әмма бу фамилия һәлак булганнарның исемлегендә дә, бүләкләнүчеләр исемлегендә дә юк. Аның турында бүтән берни дә билгеле түгел.
Мин якташларыбыз турында кызыксынып, музей материалларын, басылып чыккан һәм игълан ителмәгән документларны актарырга керештем. Мондый материаллар бик күп табылды, аларны санап кына үтү дә бик күп урынны алыр иде. Кайберләре турында гына әйтеп үтик:
33 гвардияче сугышчының батырлыгына махсус стенд багышланган. 1942 елның җәендә алар биш тәүлек дәвамында кечкенә генә бер калкулык өстендә фашистларның котырынып һөҗүм итүен тоткарлап торалар. Гвардиячеләрнең танкка каршы ата торган бер мылтыклары һәм яндыргыч сыекча тутырылган 150 шешәләре кала. Шул вакыт фашистларның 20 ләп танкы һәм бик күп солдатлары -калкулыкка яңа һөҗүм башлыйлар. Бу атаканы кире какканнан соң, пехота ярдәмендә тагын 50 танк һөҗүм итә. Фашистлар, яндырылган 27 танкларын һәм бик күп үле гәүдәләр калдырып, бу юлы да чигенергә мәҗбүр булалар.
Бу 33 батыр белән кече политрук Алексей Григорьевич Евтифеев командалык иткән. Бу сугышта бер үзе дүрт дошман танкысын юк иткән Евтифеев — безнең якташыбыз — Казан эшчесе. Алты тапкыр яралануы, өч тапкыр контузия алуына карамастан, ул исән кала. Хәзер Казанда мастер булып эшли. 33 батырның тагын берсе — Фәхри Гай- нетдинов та безнең якташыбыз. Евтифеев әйтүенчә, ул салкын канлы, түземле булуы белән аерылып торган, бик төз ата торган булган. Көн саен күп мәртәбәләр кабатланып торган атакаларның берсендә генә дә Гайиетдинов 18 фашистны дөмектергән.
Кызганычка каршы, Гайнетдиновның шуннан соңгы язмышы билгеле түгел.
Музейда В. Г. Зайцевның снайпер мылтыгы саклана. Бу мылтыктан атып, атаклы снайпер өч йөздән артык гитлерчыны «теге дөньяга» озаткан. Аларның күбесе офицер булган. Зайцев шулкадәр фашистларның теңкәсөнә тигән, алар Берлиннан, Зайцевны аулау өчен, снайперлар мәктәбе башлыгы майор Коннигсны чакыртканнар. Әмма Коннигс үзе дә Зайцев кулыннан «теге дөньяга» олаккан.
- В. Г. Зайцевның шәкертләре күп була. Волгоград тирәсендә алар дөмектергән фашист офицерларының һәм солдатларының гомуми саны алты меңнән артык. Бу снайперлар исемлегендә Афзалов та бар. Афза- лов фамилиясе Бөек Ватан сугышы китабында да телгә алына. Әмма мин шулардан артык аның турьрнда мәгълүматлар таба алмадым.
Алдагы стендта — безнең данлы якташыбыз, Советлар Союзы Герое, дивизия командиры генерал Гани Сафиуллин рәсеме. Гани Сафиуллин дивизиясе шәһәргә ныклап урнашырга өлгергән фашист гаскәрләренең зур бер группировкасын тар-мар итә һәм фашист генералы Мориц фон Дриттерны пленга ала. Бу генерал — безнең гаскәрләр тарафыннан пленга алынган беренче фашист генералы.
Казанда туып үскән, Советлар Союзы Герое, генерал-майор А. Кирсанов та Идел янындагы сугышларда батырлыгы белән таныла. Атаклы очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, татар егете Муса Гәрәев Идел өстен Волгоград тирәсендә фашист козгыннарыннан саклый. Республикабызның Чаллы районындагы Иштирәк авылында туып үскән Камил Якупов атлылары һич көтмәгәндә фашистлар тылына килеп чыгып, сугыш кирәк-яраклары складларын шартлата, штабларны юк итә, элемтәләрне өзә. Фашистлар Якупов отрядын «атлы өрәкләр» дип атаганнар. Соңыннан Днепр елгасын кичкәндәге батырлыклары өчен егерме дүрт яшьлек бу кыю егеткә Советлар Союзы Герое исеме* бирелә.
92
Әйе, илебезнең барлык милләт халыклары белән берлектә, татар сугышчылары да, Идел ярында фашистларны тар-мар итүдә катнашып, зур батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Татар сугышчылары барлык сугышчан подразделениеләрдә дә була.
Баш командование резервындагы 125 миномет полкы командирының истәлеге сакланып калган:
«Минем расчет җиде кешадән тора иде, — дип яза ул. — Аларның барысы да — безнең бөек Советлар Союзында яшәүче төрле халык вәкилләре: мин — рус, наводчик Гузиев А. — балкарлы, коручы Сәйфул- лин Газиз — татар, йозакчы Головняк Иван — украинлы, урнаштыручы Зарипов Имра — кумык, ящикчы Касимов Александр — татар, ящнкчы Исламов — үзбәк.
Сәйфуллин Газиз, Касимов, Головняк һәм Зарипов үзләрен аеруча күрсәттеләр.
Газиз Сәйфуллин бик көчле һәм түземле иде. Кайвакыт ул лафеты, аяклары белән миномет көпшәсен җилкәсенә сала иде дә, бүтәннәр ярдәменнән башка, бер үзе күчерә иде. Минометны сугышка әзерләү һәм кору буенча ул полкта иң яхшы сугышчыларның берсе иде».
Монда язылганнар ул данлы еллар истәлегенең, әлбәттә, бик кечкенә өлеше генә. Ә Татарстаннан Идел буендагы бөек сугышлар вакытында үзләрен кыю һәм батыр итеп күрсәткән билгесез сугышчылар азмыни?!
Халык үз геройларын белергә тиеш. Аларның батырлыгы яшь буын характерындагы иң яхшы сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итә. Ватанга хезмәт итүдә, коммунизм төзүдә яңа фидакарьлекләргә өнди.
Безнең язучыларыбыз, С. С. Смирнов үрнәгендә, Бөек Ватан сугышы геройларын — якташларыбызны — эзләп табу, аларның батырлыгын сурәтләп әсәрләр язу белән нигә шөгыльләнмиләр? Андыйлар күп бит, Михаил Девятаев белән Брест оборонасы каһарманы Гавриловны хәзер кемнәр генә белми?! Эзләнсәк, мондый зур батырлыкларга сәләтле һәм андый батырлыкларны күрсәткән көчле характерлы якташларыбызны күп табарга мөмкин булыр иде.
Мәсәлән, капитан Хафиз Фәттахетдиновның Советлар Союзы Герое Рубен Ибаррури (Испания компартиясе секретаре Долорес Ибаррури улы) һәм майор В. Г. Каменщиков белән бер каберлеккә күмелүе турында күпләр белә. Ә Казанда туып үокән Фәттахетдиновның тормышы һәм батырлыгы бик кызыклы роман өчен материал була алыр иде. Хафиз Фәттахетдинов Волгоград сугышларында танкларга каршы ата торган артиллерия полкы белән командалык итә. 1943 елның 14 январенда Басаргино разъезды районында фашистлар безнең алгы сызык аша үтәргә тырышып карыйлар. Фәттахетдинов группасында бары тик ун сугышчы, бер орудие, бер пулемет кала. Ә немецлар 70 мәртәбә көчлерәк була.
Сугыш ярты сәгать дәвам итә. Шул вакыт эчендә дошман 400 солдатын һәм офицерын югалта һәм бер адым да алга үтә алмый. Фәттахетдинов отряды, безнең яңа көчләр ярдәмгә килеп җиткәнче, дошманнарга каршы чын батырларча сугыша, һәм аннан соң дошманның калган 300 солдаты, офицеры пленга алына. Әмма бу сугышта Фәттахетдинов үзе дә һәлак була...
КӨЛДӘН ҮСЕП ЧЫККАН ШӘҺӘР
Волгоград— Идел буендагы иң матур шәһәрләрнең берсе, алай гына да түгел, хәтта иң матур шәһәр, дисәк тә ялгышмабыз. Проспектлар һәм күп катлы йортлар тип-тигез булып еракларга сузылган. Яшеллек гаять мул. Кая карама — бакча, парк, сквер. Кибетләр хәзерге заман таләпләреннән чыгып җиһазландырылганнар. һәр җирдә — чисталык, пөхтәлек...
Волгоград кешеләре болай сөйлиләр: фашистларны тар-мар иткәч озак та үтми, шәһәргә америка журналистлары килә. Мондагы җимереклекне күреп, аларның исләре китә: шәһәр үзәгендә күп катлы 1800 йорттан түшәме-идәне, тәрәзәсе-ишеге булмаган егерме хәрабә калган. Хәтта урамнарны да аерып булырлык түгел.
Америка журналистлары башларын чайкыйлар да, теләктәшлек белдергән кыяфәт белән:
— Шәһәрне торгызырга тырышу—мәгънәсезлек, — диләр. — Буш урында яңа шәһәр салсагыз, яхшырак булыр. Ә бу территорияне зур музейга әверелдерегез. Бөтендөнья туристлары сезгә агылыр, акчаны миллионлап көрәрсез...
Ә хәзер шәһәргә килгән туристлар җимерекләрнең бөтенләй булмавына гаҗәпләнәләр. Көнбатыш Европадагы күп кенә шәһәрләр узган сугышта аз гына зарарланган булсалар да, әлегә кадәр җимерекләрдән ары нмаган нар.
Волгоград көл һәм хәрабәләр эченнән үсеп чыгып кына калмаган, ул элеккегә караганда бик күпкә матурланган, хәзер андагы йортларда тору элеккегә караганда уңайрак. Волгоград шәһәре архитектура ансамбленең матурлыгын Мәскәү һәм Ленинград шәһәрләре белән генә чагыштырырга мөмкин. Бу бик табигый: Волгоград шәһәре Мәскәү һәм Ленинград архитекторлары проектлары буенча төзелә. Аны төзүдә бөтен илебез катнашты.
Яңа Волгоград—Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен һәлак булган геройларга салынган иң яхшы һәйкәл ул.