Логотип Казан Утлары
Публицистика

„МӘГАРИФ" КИТАП НӘШРИЯТЫ ТАРИХЫННАН


Т* әрле елларда пай кертеп оеш-
* тырылган һәм берничәшәр ел эшләп
килгән китап нәшриятларының татар
культура хәрәкәтендәге роле әлегә бик аз
өйрәнелгән. Шундый нәшриятларның
берсе — «Камалетдинов вә К°
шәрәкәсе»ннән үсеп чыккан «Мәгариф»
көтепха- нәсенең алдынгы татар культура-
сы үсешендәге эшчәнлеге аеруча кызыклы
һәм әһәмиятле.
1904 елның 12 апрелендә Галиәс- гар
Камал, Борһан Шәрәф, Мөхәм- мәт-Әмин
Мостафин һәм тагын ике кеше Казанда
Камалетдиновның (Г. Камал) китап
сәүдәсе базасында «Камалетдинов вә К°
шәрәкәсе» оештыру турында договор
төзиләр. Төп капитал 1 800 сум була: Г. Ка-
мал — 600 сум, бүтәннәр 300 әр сум кертә.
1907 елның 4 декабреннан башлап бу
шәрәкә «Мәгариф» көтепханәсе дип
йөртелә башлый. «Мәгариф»
көтепханәсенең кайбер членнары бу
вакытта Екатерининский урамында,
Ямашев торган йортта яшиләр. Бу факт үзе
үк күрсәтен тора: алар большевик Хөсәен
Ямашев белән якын бәйләнештә
булганнар. Хөсәен Ямашев бу елларда
(1907— 1908) Уфадан Казанга кайта һәм
Казан университетында ирекле тыңлаучы
булып йөри. Хөсәен Ямашев- ның
күренекле татар әдипләре Г. Тукай, Г.
Камал, һ. б. лар белән якын дуслыгы яхшы
билгеле. Архив документлары бу
дуслыкны тагы бер кабат дәлиллиләр.
«Мәгариф» нәшрияты укучылар
массасына рус һәм көнчы/ыш әдә-
биятының иң күренекле вәкилләре
әсәрләрен тарата, милли авторлар
әсәрләренең иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим
итә. Мәсәлән, Л. Н. Тол- стойның күп кенә
әсәрләре, А. П. Чеховның «Аю»
комедиясе, прогрессив төрек язучысы
17 ТАССРиыц Үзәк дәүләт архивы, 420 ф., 172 эш, 34 бит.
18 ТАССРның Үзәк дәүләт архивы, 2 ф., 3610 эш, 209—210 битләр.
Намыйк Камалның азатлык өчен көрәшне
сурәтләгән «Рия-төш» исемле шигъри
повесте, татарчага тәрҗемә ителеп,
бастырып таратыла. Нәшрият, яхшы
тәнкыйтьче һәм’ китапханә ролен үтәп,
хезмәт ияләренә китап базарыннан «ахмак
Милорд турындагы язмаларны түгел, ә
Белинский, Гоголь әсәрләрен табарга»
ярдәм итә.
Буржуаз нәшриятлар дини-М|И- фик
һәм милләтчел җыен чүп-чар белән китап
базарын тутырган бер вакытта, әлбәттә,
моның әһәмияте зур була. «Мәгариф»нең
прогрессив эшчәнлеге эзсез калмый. 1910
елны цензура дөньяви әдәбиятның дини
әдәбияттан өстенлеген танырга мәҗбүр
була1. Үз вакытының алдынгы кешеләре
җитәкчелегендә яңа китап
нәшриятларының оешуы әнә шундый яңа
үзгәрешләргә китерә.
Шуңа бәйле рәвештә киләчәктә татар
журналистикасын тикшерүчеләргә бүтән
нәшриятларның: «Сә- бах», «Гасыр» һ. б.
ларның эшчән- леген җентекләп өйрәнү дә
зарури. Әйтергә кирәк, бу нәшриятларның
барсын да Казан жандармнары ныклы
күзәтү астында тоткан. Бу нәшриятлар
чыгарган китаплар еш кына
конфискацияләнә торган була17 18.
Югарыда әйтелгәннәрдән ачык күренә:
«Мәгариф» нәшрияты ха-
лыклар дуслыгы идеяләрен пропагандалый,
шовинизм һәм милләтчелекнең барлык
төрләренә каршы чыга, тугандаш халыклар
әдәбиятына тирән игътибарлы карашта
була. «Мәгариф» китап нәшриятының 1907
елда билгесез авторның «Казакъ
әхвәленнән» китабын бастырып чыгаруы
моның тагын бер ачык мисалы булып тора.
Бу китапта 1906 елда Яман-Калага (Орок
шәһәренә) бару күренешлә-- ре, казакъ
халкының гореф-гадәтләре, көнкүреше
сурәтләнә. Китаптагы бүлекләр бик
кызыклы: алар— «Казакъта социализм»,
«Казакъның истикьбале» дип исемләнгән.
Автор прогресс юлында казакъларның зур
уңышка ирешүләрен күрсәтә, моның
сәбәбен «диния берлә кысылмаган...
халыкдыр», дип аңлата, һәм анда дини
фанатизмның үтеп кермәвен тели.
Астраханьнан Семипалатинскига кадәр ара-
дагы гаять зур территориядә яшәгән
казакъларның теле бердәм булуы китапта
уңай фактор итеп китерелә, казакъ
әдәбиятының бай булуы әйтелә:
«Әдәбиятлары исә бар, бар гына түгел, бик
татлы вә бай уларак бардыр», — ди билгесез
автор.
Казакъларның социализмга мөнәсәбәте
ничек соң? Китапта бу сорау түбәндәгечә
җавап бирелә: «Казакъның рус
мәктәпләрендә укыганнары социализмдан
хәбәр- дәрдерләр һәм шуны яхшы күрәләр».
Әнә шулай рус культурасының, рус
мәктәпләренең "Россия халыкларына
социализм идеяләре алып килүдәге роле
китапта ачык әйтелә. Рус культурасы белән
хә- бәрдәр булган белемле казакълар кебек
ук авторның да социализмга уңай карашы
сизелеп тора. Казакъ җәмәгатьчелегенең
бары тик алдынгы, белемле вәкилләренә
генә социализм идеяләренең билгеле бу-
луына авторның кызганыч белдерүе ачык
сизелә. Социализм идеяләре киң халык
массаларына билгеле түгел, бу — тискәре
күренеш, чөнки Уральск, Оренбург, Орск
шәһәрләрендәге тау кадәр зур йортлар
казакълар хезмәте исәбенә салынганнар.
Автор казакълар ара
9* 131
сында кеше хезмәте исәбенә яшәүчеләр
булуының сәбәбен дә алар- ның
социализмны белмәүләре белән аңлата.
Бу китапны укыган кеше автор .
үткәргән фикерләр аша шактый яңа
нәрсәләр белә алган. «Мәгариф» нәшрияты
бу китапны бастырып чыгару белән
изүчеләргә каршы көрәш идеяләрен
пропагандалаган.
Архив документлары тагын шуны
күрсәтә: «Мәгариф» нәшрияты революцион
социал-демократик, рухтагы әсәрләрне
пропагандалау һәм алариы тарату,
революцион әдәбиятны бастырып чыгару
заказларын үтәү буенча да эш алып барган.
Мәсәлән, 1912 елның 9 июнендә Г. Камал
шаһит буларак Казан жандарм
управлениесенә чакырыла һәм аннан
«җинаятьчел» әдәбият бастырып чыгару
турында сорау алына. Сорау алу
беркетмәсеннән аның берни дә әйтмәве
күренә. Г. Камалның җаваплары төгәл һәм
ачык: ул беркемне дә, берни дә белми,
андый фамилияләрне беренче ишетә1.
Моның белән генә эш бетми, тикшерү
дәвам итә. Хыянәтчеләр дә. табыла. Ширкәт
членнарының берсе— Кәрим Хәнәфиев
сорау алу вакытында барысын да сөйләп би-
рә. Аңардан сорау алу беркетмәсеннән
күренгәнчә, ул 1908 елга кадәр бастырып
чыгару өчен рөхсәтне Галиәсгар Камал
биргәнлекне, «Эшчеләр партиясе нәрсә ул?»
бро^- шюрасын Б. Юскаев тәрҗемә ит-
кәнлеген һәм Г. Камал кушуы буенча
бастырып чыгарылуын, «Чын азатлык
кайчан килер?» брошюрасының Гариф
Латыйпов2 тарафыннан язылуын сөйләп
бирә.
Моннан соң инде Г. Камал эшен тикшерү
бүтән төс ала. Жандармнар һәм тикшерүче
яңа дәлилләр; «/Мәгариф» нәшрияты
башлыгының; гаебен исбатлый торган
документлар эзләргә керешәләр. Нәшрият
архивыннан «Крестьяннарга җирне ничек үз
кулларына алырга?», «Халык акчалары
ничек җыела һәм нәрсәгә тотыла?»,
«Налоглар турын-
1 ТАССРның Үзәк дәүләт архивы, 51 ф., 6 оп.
1019 эш, 48—49 битләр.
2 Г. Латыйпов брошюраны тәрҗемә итә.
Китапның төп нөсхәсе рус телендә була.
132
да» брошюраларына кем заказ биргәнлекне
күрсәткән кәгазь табыла. Аларны
бастырып чыгару өчен заказ 1907 елның
февраль, март, апрель айларында Г. Камал
тарафыннан бирелгән булып чыга1.
Казан шәһәренең 2 участок суд
тикшерүчесе . эшләрен башкаручы карары
белән 1913 елның 20 февралендә Галиәсгар
Камал, Уголовное уложениенең 129
статьясы нигезендә, яшәп килгән дәүләт
строен җимерүдә, халыкның төрле
сыйныфлары, хуҗалар һәм эшчеләр
арасында дошманлык тудыруда гаепләнә.
Әлеге брошюраларда әйтелгән фикерләр
чыннан да патша законының 129
статьясында күрсәтелгән характеристикага
туры килә. Бу брошюралардагы төп фикер
— революцион рухта. Алар хөкүмәттән
һәм алпавытлардан җирне көч белән
тартып алырга чакыралар. Моңа гомуми
көрәш, революция нәтиҗәсендә генә
ирешергә мөмкин. Эшчеләр һәм
крестьяннар хөкүмәткә, алпавытларга,
фабрикантларга каршы бергәләшеп
көрәшергә тиешләр; хезмәт ияләренең
хәлен бары тик социализм гына яхшырта
ала. Карагруһчылар, халык азатлыгы
партиясе һ. б. лар — халыкның
дошманнары. Руслар, яһу- диләр,
поляклар, әрмәннәр, татарлар һәм барлык
халыклар погромнар оештыручы патша
хөкүмәтенә каршы бергәләшеп көрәшергә
тиешләр. Бөтен илләрнең пролетарийлары
үз хокуклары өчен көрәштә бердәм
булсыннар, аларга бары тик буржуазия
файдасын яклаучы даими армия дә,
сугышлар да кирәк түгел, — ул
брошюраларда әнә шундый идеяләр
үткәрелә.
Брошюраларда шулай ук эшчеләр һәм
крестьяннар интересларының берлеге,
бергәләшеп күтәрелү кирәклеге турында
фикер әйтелә.
«Мәгариф» көтепханәсе чыгарган биш
брошюраның гомуми тиражы 12500 данә.
Бу брошюралар Казан шәһәрендәге
«.Мәгариф» «Сәбах» һәм губернадагы
китап кибетләре аша гына түгел, Уфа,
Оренбург шәһәрләрендә дә таратылган. Ә
бу
19 ТАССРның Үзәк дәүләт архивы, 51 ф.,
6 оп., 1019 эш, 177 бит.
20 Шунда ук, 51 ф., 6 оп., 1019 эш,
7 бит.
21 Шунда ук, 31 бит.
б Шунда ук, 2 ф., 2122 эш.
с Шунда ук, 51 ф., 6 оп., 1019, эш, 103 бит.
1 ТАССРның Үзәк дәүләт архивы, 51 ф.» 6 оп.,
1019 эш, 11, 25, 68 битләр. эш реакция
елларында башкарылган. 1912 елның 23
ноябренда Уфа губернаторы болай дип
хәбәр итә: «Чын азатлык кайчан килер?»
брошюрасы «Кәримов, Хөсәеиов һәм К°»
китап кибетенә 1908 елны 40 данә алына,
аларның якынча 15 данәсе сатыла, ә
калганнары 1910 елның 11 мартында
жандарм полициясе тарафы нн а н к о н ф
и ск а ци я л ә - нә» 19.
1911 елның 15 декабреида Казан
матбугат комитеты председателе М.
Пинегин тикшерү органнарына «Халык
акчалары ничек җыела һәм нәрсәгә
тотыла?» брошюрасының инде сатылуда
булмавын, «Казандагы китап кибетләрендә
аны табу инде мөмкин түгеллеген» белдерә
20. Шулай итеп демократик матбугатны
буып торучылар цензура аша үткән һәм
сатылып беткән китапларның берсен
үзләре үк укучылар тарафыннан яратып
укылуын танырга мәҗбүр булалар. Бро-
шюраның 185 данәсе 1908 елның 1
апрелендә инде сатылып беткәнлекне
Казан губернаторы канцеляриясендә дә
белгәннәр 21.
«Мәгариф» басмаларының бер .өлеше
татар мөгаллимнәре, укытучылары кулына
эләгә, алар бу китапларны крестьяннарга,
укучыларга, шәкертләргә укыйлар,
аңлатып бирәләр 22.
Жандарм управлениесендә сорау алу
вакытында берни дә әйтмәгән укыту ч ы
Мөхетд и н Ко р б а н га л и ев тә23, әлбәттә,
бу брошюралар турында күп нәрсә белгән.
Чөнки ул беренче рус революциясе
елларында Хөсәен Ямашев белән дус
булган. Аннары «бу брошюраларның
барысын да дип әйтерлек тәрҗемә итүче,
1909 елны үтерелгән Ахунҗан Газа- каев
— М. Корбангалиевнең туганы.
Казан татар учительский мәктәбе
укучысы Ахунҗан Газакаев 1906— 1907
елларда РСДРПның Казан Ком итеты ч л ен
н а р ы н ы ң к а й бер л ә -
ре белән тыгыз бәйләнештә торган24.
Шуны да әйтергә кирәк: бер яшерен
квартираны тентү вакытында Комитетның
ике члены белән бергә А. Газакаев та кулга
алына. «Мәгариф» нәшриятына заказлар
аның аша бирелгән (булса кирәк. Архив
документларыннан күренгәнчә, «Мә-
гариф» басмалары турында Партиянең
Казан Комитетында яхшы белгәннәр.
Комитетның кулга алынган член-
нарында Г. Камал бастырып чыгарган
«Халык акчалары ничек җыела һәм нәрсәгә
тотыла?» брошюрасының алты данәсе,
«Чын азатлык кайчан килер?»нең биш да-
нәсе, «Германиядә сайлау көне»
брошюрасының алты данәсе табыла25.
Моннан күренеп тора: Казан социал-
демократлары «Мәгариф» бастырып
чыгарган бу китапларны татар хезмәт
ияләре арасында таратканнар.
Татар журналистикасы тарихында
азатлык өчен көрәш, революцион хәрәкәт
белән бәйле моментларны күп табарга
мөмкин. Аларны өйрәнү гаять зур фәнни
әһәмияткә ия. Моның өчен күп эшләргә:
Казандагы архив документларын гына
түгел, Мәскәү, Ленинград шәһәрләрендәге
бай архив материалларын да өйрәнергә,
тикшерергә кирәк.
Р. НӘФИГОВ,
Тарих фәннәре кандидаты.