КОЯШ СЕЗГӘ ЕЛМАЙСЫН
Күптән түгел Татарстан китап нәшрияты яшь язучыларның «Кояш безгә елмая» исемле җыентыгын басып чыгарды. 199 битле бу җыентыкка унбиш яшь язучының егерме бишләп хикәясе кергән.
Җыентыктагы хикәяләрнең кайсын гына тотып тикшерсәң дә йөзгә кызыллык килерлек түгел. Арада һәм эчтәлеге, һәм теле, һәм формасы ягыннан тәмам өлгереп җиткәннәре бар. Иң әһәмиятлесе, хикәяләре җыентыкка кергән бу яшь язучыларның (барсының бул- маса да) инде үз әдәби почерклары бар. Кыскасы, картларга яхшы алмаш килә. Сүзне мин юмор һәм юморга тартымлы хикәяләрдән башлап җибәрәм. Менә Муса Хә- бибуллинның «Соңгы рейс» дигән хийәясе. Әгәр бу хикәя иптәш Хә- бибуллин өчен очраклы бернәрсә генә булмаса, ул безнең тормыштагы кызыклы, каршылыклы си-туацияләрне күрергә сәләтле язучы икән дип нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Ә бу сыйфат язучы өчен бик кирәк, һәм, димәк, иптәш Хәбибул- лин үз талантының бу ягына игътибар итсен иде, аңлы рәвештә шушы сыйфатны үстерсен иде дип киңәш бирәсе килә. Шофер Сабир- җан Гафиятуллин, бер бәйләм чәчәкләр сатып алып, сөйгән кызы тора торган Баулыга машинасы белән чаба. Юлда бер хатын очрый, утыртып алып кайтуны үтенә. Шо-фер: акчаң’бармы соң? дип сорый. Хатын, бар, ди. Кабинага бик утырасы килсә дә, шофер аны кузовка — салкынга, җилгә утырта, чөнки кабинадагы урындыкта егетнең бер кочак чәчәкләре кайта. Баулыга җиткәч, чатта хатынны төшереп калдыра. Үзе җаны сөйгән кызы янына ашыга. Озакламый өйгә әлеге хатын да килеп кермәсенме! Бу хатын шофер сөйгән кызның әнисе икән ләбаса! Шулай итеп, шофер Гафиятуллин оятка кала.
Вахит Монасыйповның «Кыска хикәяләре» дә игътибарны җәлеп итә. Көтелмәгән рәвештә тәмам була торган хикәяләр Европа һәм рус әдәбиятындагы гадәти нәрсә булсалар да, безнең татар әдәбиятында сирәк очрыйлар. Бу — бик үзенчәлекле жанр. Кечкенә генә хикәядә күпме генә нәрсә әйтергә мөмкин? Әллә нинди мавыктыргыч сюжет та корып булмый, кызыклы вакыйгалар да тезеп булмый. Ә шулай да әйтәсе фикергә ничек тә булса укучының игътибарын тартырга кирәк. ЛАәсәлән, фәлән колхозның председателе алдакчы дип әйтеп кенә без әле берәүне дә шаккатыра алмыйбыз. Син әйтмәсәң дә билгеле, дигән җавапны алырга мөмкин. Ә Монасыйпов иптәш шушыны бик кызык итеп, һич онытылмаслык итеп бирә алган. Авыл хуҗалыгы инспекциясеннән Сөләйманов дигән кешене' «Алга» колхозына печән эскертләрен үлчәп кайтырга җибәрәләр.
— «Эскертләр янына үзең дә бар, үз кулың белән үлчә! — дип искәрттеләр аны райбашкармада. — Былтыр да Гатауллин юк печәннәрен бар итеп инспекторга бер букча саннар төяп җибәргән иде, әзерләгән азыклары ярты кышка да җитмәде».
һәм чынлап та, быел да Гатауллин инспекция кешесен алдап кайтармакчы була: кар явып китү-
127
дән файдаланып, бер үк эскертләр- не
икенче тапкыр үлчәтергә ниятли.
Сөләйманов, әллә бу икенче кат үлчәтә
инде? дип шикләнсә дә, бу әле тнк шикләнү
генә, исбат ителү түгел.
— «Егетем, тизрәк бул! Караңгы
төшкәнче бетерик эшләребезне! — дип
ашыктырды Гатауллин.
Сөләйманов, рулеткасын боргалап,
кибән янына якынайды һәм кинәт аптырап
китте: нәкъ аның күз алдында... печән
куышлыгында кичә югалткан бияләйләре
тырпаен тора иде». Кичә үлчәп йөргән
чакта ялгыш төшереп калдырган бияләй-
ләрен эскерт янында тапкач, Сө-
ләймановның инде шиге калмый:
Гатауллин аны алдамакчы, бер үк эскертне
икенче кат үлчәтмәкче икән!
Бияләй табылу укучы өчен көтелмәгән
хәл. һәм менә шушы көтелмәгән рәвештә
чишелү укучыда гаҗәпләнүгә охшаган бер
көчле эмоция тудыра. Шуннан артык инде
бер сүз кирәкми, укучы Гатауллин- ның
алдакчы икәнлегенә ышанды, һәм
көтелмәгән көчле эмоция аркасында ул
рәхәтләнүгә, канәгатьләнүгә охшашлы бер
тойгы кичерә: алдакчы тотылды, гаделлек
яклы укучының күңеле рәхәтләнеп китте.
Монасыйповның шулай ук көтелмәгән
рәвештә бетә торган «Кармак», «Күчмә
байрак» исемле тагын ике хикәясе
җыентыкка кертелгән. Ала- рына аерым
тукталып тормыйм. Тик шуны әйтәсе килә:
иптәш Мона- сыйповта шушындый
типтагы хикәяләр язарга сәләтлек булгач,
бу сәләтлекне җиргә күммәскә, ә үстерергә,
чыныктырырга кирәк.
Нил Камалов «Солдат хикәяләре» дигән
исем астында җыентыкта берничә кечкенә
хикәя бастырган. Аларда иптәшлек,
гаделлек, тугрылык, кешелеклелек, хезмәт
бурычы, юмартлык кебек мораль
мәсьәләләр куелган һәм хәл ителгән.
Рядовой Бакиров кече сержант Гавриловны
яратмый. Гаврилов адым саен аның
җптешсезлеген эзли, юри үч тота кебек
тоела Баки- ровка. Асылда исә Гаврилов
бик кешелекле сержант булып чыга,
Бакировны үлемнән коткара. На- ливайко
сарай солдат, тәмәкесе булганда да
бүтәннәргә бирми. Сержант, бер мәзәк
сөйләп, аны бу начар гадәтеннән биздерә.
Зөфәр армиядә повар, авылдагы яраткан
кызына үзен очучы итеп күрсәтергә тели,
самолет янында карточкага төшә, ләкин
алдауның ярамаганын аңлап, карточканы
кызга җибәрми. Менә шушындый типтагы
хикәяләр,, кыска һәм җанлы итеп язылган
хикәяләр.
Алариың кимчелеге шунда: бу
хикәяләр артык педагогик, дидактик булып
чыкканнар. Әйтергә теләгән фикер
маңгайга бәреп әйтелгән. Армиядәге
тәрбия өчен бу бик хас. Мәсәлән, сугыш
вакытында булган шундый хәл исемдә:
окоп эчендә патрон аунап ята, солдатлар
аны таптап узалар, бу хәлне күреп эче
пошкан командир: алыгыз патронны, ник
таптыйсыз, дими, ә патронны үзе алып,
әйбәтләп сөртә дә, винтовкага корып, дош-
ман окобыннан күренеп торган немец
солдатына ата, немец егыла. Шуннан соң
солдатлар аунап яткан патроннарны җыя
башлыйлар. Камаловның да хикәяләре
шушы типтагы дидактикага корылган. Хи-
кәя мондый туры каткан дидактиканы
яратып бетерми.
«Мәшәкатьле килен»не язган Рәшит
Зыятдинов үзенең гаҗәп матур теле белән,
бай фантазиясе белән, комик ситуацияләр
табарга осталыгы белән минем күңелне тә-
мам әснр итте. Аның теле саф татар теле,
чын мәгънәсендә хикәяче теле. Хәзерге
заманда бу зур байлык. «Мәшәкатьле
килен» хикәясенең конструкциясендә (дип
әйтик инде) кимчелекләр дә табылсын ди,
алар бүген булса да иртәгә бетәргә мөмкин,
эш анда түгел, ә иптәштә хикәяче таланты
ялтырап күренеп тора, тик ешрак язарга,
күңел биреп өйрәнергә генә кирәк.
Радик Фәизев тә «Күбәләк» дигән матур
хикәя язган. Заман хикәясе. «Паровоз
будкасында» исемле беренче хикәясендә
әле беркадәр ясалмалык бар иде, вакыйга-
ларны авторның ихтыяры артык үзенчә
йөртә иде. Бусында ясалма-
128
тык инде сизелми, автор кулы да бик
астыртын гына йөри, дилбегә кагуы,
чыбыркылавы күзгә ташланмый. Хикәя үз
законы, үз логикасы буенча табигый
рәвештә агып, табигый рәвештә тәмам
була. Фән- зев сүзгә аптырамый, җөмлә
төзегәндә русча уйламый, ә татарча уйлап
төзн (безнең кайбер яшь язу- чыларыбыз
русча уйлап татарча язучан!). Хикәядә мин
колак рәнҗерлек бары бер генә җөмлә оч-
раттым. «Аның кичке офык кызарткан
тәрәзәгә төбәлгән күзләрендә, алсулана
белмәгән йөзендә сагыш та, дәрт тә юк» (18
биттә). Кызарткан, төбәлгән сүзләре
җөмләне ике җирдән, бөтенләй кирәкмәгән
җирдән кисәләр, аңларга комачау итәләр.
Мәҗит Рафиков җыентыкка ике хикәя
белән катнаша. «Яса, улым, яса...» хикәясе
сугышка каршы язылган. Хикәясенә ул
кабатланмаган форма таба алган. Теле рус-
ча күп укыган кеше теле булса да,
матурлыгын югалтып өлгермәгән тел.
Укучыны бутау ихтималы булган тик бер
генә җөмлә очрады: «Илдар илһам белән
нурланган күзләрен ак кәгазь битендә
йөзгән карандаштан аерып ала алмый». «Н
у р л а н г а н», «й әзгә н» сүзләре, әлеге дә
баягы, бу җөмләне урынсыз кисәләр.
«Нурланган» сүзе беренче тапкыр укыганда
күзләр- г ә генә түгел, ә Илдарның үзенә
кайта. Мәгънә төгәлсезлегенә китерә
торган җөмләләрдән саклану бик кирәк.
«Мыек» хикәясе юмор белән җылытып
язылган шаян хикәя, әмма мәгънәсе зур.
Монда да автор оригиналь форма таба
белгән. Шундый җитди теманы комик,
юмористик алым белән бирә белү — Ра-
фиковны мин юморист итеп һич күз алдына
китерә алмый идем, ә ул әйбәт, ягъни җитди
юморист икән. Шушы юлда аңа тагын
каләм сынарга киңәш итәбез.
Әхәт Ф а з ы л җ а н о в н ы ң «Тор м ы ш
җиңә» хикәясенә форма төгәллеге
җитенкерәми, шуның аркасындадыр ахры,
хикәя озынрак булып тоела. Әти кеше үлү
аркасында баланың ятим калуы, әни
кешенең яңадан кияүгә чыгуы, баланың яңа
әтине ярата алмавы, әнкәсеннән дә бизүе —
боларны иптәш Фазылҗа- нов психологик
яктан бик ышандырырлык итеп яза алган.
Дөрес форма да таба алган булса, аның хи-
кәясе көчлерәк яңгырар иде. «Саттаров
план үти» хикәясен дә Фа- зылҗанов
тиешле әдәби формага төенли алмаган.
Моиасыйповиың «Бияләй» хикәясен
хәтерлик. Икесендә дә бер үк тема, бер үк
диярлек материал: колхоз председателенең
гаделсезлеге. Ике хикәядә дә тикшерергә
югарыдан киләләр. Мо- насыйпов көтмәгән
җирдә бияләй китереп чыгара да хикәя
ясый, Фа- зылҗанов бияләй китереп чыгара
алмый, хикәя дигәне гади газета репортажы
булып кына кала. Язучының осталыгы да
әнә шул «бияләй» таба белүдә бит. Ә
«бияләй», каһәр төшәсе нәрсә, гел генә
табылып тормый. Югыйсә, тавык кетәк-
ләрендә дә үзенә хас «бияләй» булгандыр,
тик Фазылҗаиов таба гына алмаган.
Гурий Тавлин иптәш үзенең «Үги ана»
хикәясендә бик турыдан йөри. Мондый
четерек тема (күп кабатланган тема дип тә
өстик) турыдан йөргәнне яратмый,
борылышлырак юл белән сиздермирәк йө-
рүне сорый. Ансы үги аиа яхшы булырга
тырышты да ди, ә бит тырышу гына җитми,
була алу кирәк! Балалар тырышу белән
була алуның аермасын бик тиз сизәләр.
Энҗенең беренче көнне үк үги анасына
эреп китүе бик шикле, үги ананың ул хәтле
төче телләнүе үзе генә дә балага ошамаска
тиеш. Хикәянең психологик яктан уйланып
бетмәгән яклары нәкъ әнә шул урында.
Габделхәй Сабитовның «Өч кү- ңел»е —
матур язылган хикәя. Теле шәп. Авылның
Әптерәйне шул тикле кагуы гына ничектер
ясалмарак булып тоела. Илгизәр дә аны бик
тиз кире борды. Монда авторның юри
шулай итүе сизелмиме икән? Минемчә,
сизелә. «Корбан ашы» — юмор хикәясе.
Бик табигый булып ага. Менә бусында инде
авторның Тәкый абзыйны көлкегә
калдырырга ниятләве укучының күзенә
кадалып тормый. Хикәя барышында Тәкый
абзагыз ничектер үзеннән-үзе көлке хәлгә
төшә. Ав
тор кулы уйнавын без сизми дә калабыз.
Шәүкәт Садыйков «йолдызлар елмая»
хикәясендә үзе киткәннән соц авылда-
булган үзгәрешләрне яза. Авторның
тасвирлау сәләте бар, теле яхшы. Хикәя тик
форма калыбына утыртылып җитмәгән,
аерым эпизодларга терәлеп тора. Бу
хикәянең дә «бияләе» юк.
Дамир Вагыйзов. «Ана йөрәге». Бу
хикәядә бер төкергән коега яңадан су
эчәргә кайту хакында языла. Әхмәт,
әнисенең киңәшен тотмыйча, Зөлфия
исемле күбәләк кызга өйләнә дә, әнкәсен
ташлап, шәһәргә китеп бара. Зөлфия бер
вакыт:
— «Менә акылсыз, соң мине гомер буена
син ташчы белән торыр дип уйладыңмы? —
дип, Әхмәтне ташлап киткәч, Әхмәтебез
әнкәсен исенә төшерә, бик үкенә, гафу үте-
нергә дип авылга кайта, ләкин ул арада
әнисе Минзәләгә китеп барган. Вагыйзов бу
хикәяне яшьләргә гыйбрәт булсын дип
язгандыр. Килешәм: гыйбрәт алсыннар!
Әхмәт белән Зөлфия образы җанлы итеп
эшләнгән булса, хикәянең гыйбрәт көче
катырак булыр иде, образлар эшләнмәгәч,
хикәя «аналарны ташларга ярамый» дигән
фикергә иллюстрация булып кына чыккан.
Борис Вахитовның «Яңгыр һаман
яумас» хикәясендә ике яшь күңелнең сүзсез
генә яратышулары бирелгән. Яратышулары
һәм аерылышулары дип әйтмим, чөнки
алар вакытлы гына аерыла. Шулай булгач,
монда минорга урын юк. Хикәя мажор
белән язылырга, кояштай балкып торырга
тиеш иде кебек, ләкин Вахитов минорны
төп мотив итеп алган. Егете: «Мин сине
сөям, Томочка!» дип язып калдырган,
күрешүләр дә Каф тавы артында түгел
(үлемгә китмәде ич!), нигә елап калырга?
Андый чакта күз яше дә, кояшлы яңгыр
кебек, куанычлы булучаи. Шулай иткәндә
хикәянең укучыга тәэсир итү көче дә
бөтенләй башка булыр иде. Гомумән
алганда, настроение хикәяләре, шигъри
хикәяләр бик кирәк, тик алар кешенең
күңелен боектыра торган булмасыннар. Ки-
ресенчә!
Газетдин Фәрхетдиновның «Чираттан
тыш наряд» хикәясе әһәмиятле
мәсьәләләрне кузгатса да, эмоциональ
яктан җитәрлек көчле булмау сәбәпле,
укучыга тирән тәэсир итә алмый. Автор,
әлбәттә, Мөбаракшпи яклы түгел, әмма Мө-
баракшинны хөкем итәрлек буяулар таба
алмаган.
В а к ы й ф Г! у р у л л и н н ы ң « Ч а ң г
ы мае» белән Кояш Тимбикованың
«Имтихан» хикәяләре. Бу ике яшь автор
икесе бер үк темага язганнар. Икесе дә
«алдарга ярамый» дигән бер үк
хакыйкатьне хикәяләренә салганнар. Алар
дөрес әйтә: алдарга ярамый! Мин дә алда-
мыйча дөресен әйтим: хикәяләре өйрәнеп
килүчеләр хикәясе. Гаеп түгел, өйрәнерләр,
тора-бара оста- рак та, тирәнрәк тә язарлар.
Әлбәттә, шушы ук хикәяләргә бүтән
карашларның да булуы бик табигый,
һәрхәлдә мин үземчә гадел булырга,
күңелдә барын язарга тырыштым. Минем
теләк: үз вакытында барысының да баш
очында әдәби кояш балкысын!
И. ЗАРИПОВ.