ИСТӘЛЕКЛЕ ЕЛЛАР
А. ДЕНИСОВ
1918 елдан КПСС члены. Союз күләмендәге персональ пенсионер.
евраль һәм Бөек Октябрь социалистик революцияләренә мин актив катнаштым, шуңа күрә ул елларның шаулы вакыйгалары хәтеремдә нык сакланалар. 1917, 1918, 1919, 1920, 1921 һәм 1922 елларда Советларның Бөтенроссия съездларына делегат булып катнашкан вакытларымны һич онытасым юк. Сәбәбе бик ачык: мин ул съездларда даһиебыз В. И. Ленинны күрү һәм аның сөйләвен үз колагым белән ишетү бәхетенә ирештем.
Мин Казанда яши идем. Патша армиясенә солдатлыкка алынгач, мине Каргополь казармаларына урнашкан запастагы 2 нче артиллерия бригадасының 2 нче артиллерия дивизионына билгеләделәр. Запастагы 2 нче -артиллерия бригадасының 1 нче һәм 2 нче артиллерия дивизионнары төрле милләт солдатларыннан тора һәм Казан гарнизонындагы революцион рухтагы частьлардан санала иде. 1917 елның март башларында бу хәрби частьларда батарея, дивизион һәм бригада комитетлары төзелде. Бу комитетларга башлыча большевиклар лозунгларын яклаучы солдатлар керде. В. И. Ленинның «Апрель тезислары» игълан ителгәннән соң һәм аның башка чыгышлары турында хәбәрләр килеп җиткәч, бу комитетларның революцион эшчәнлеге аеруча активлашты.
Февраль революциясенең беренче көннәрендә, большевиклар партиясенең Казан комитеты әле оешканчы, солдатлар арасында студентларның социалистик комитеты зур эш алып барды. Шул комитет дивизион һәм батарея комитетларын революцион матбугат белән тәэмин итеп торды, ул митинглар һәм беседалар өчен инструктажлар бирә һәм агитаторлар җибәрә иде.
Безнең үтенеч белән (мин 2 нче артиллерия дивизионы һәм бригада комитетларының члены идем) дивизионның ба.тареялары митингларында К. Машкин, А. Машкин, И. Волков, 3. Олькеницкий, О. Гребенева, Цветкова, В. Жилинский, А. Карпов, В. Циклии, Е. Зарныцнн, Н. Виноградов һәм башка иптәшләр чыгыш ясыйлар иде. Менә шундый җанлы элемтә солдатлар массасы арасында революцион эш алып баруга нык ярдәм итте һәм нәтиҗәдә 1917 елның мартында солдат депутатлары Советы оешты.
1917 елның май ае башларында Казанда, крестьян депутатларының губерна күләмендәге беренче съезды белән бер үк вакытта, выборщик солдатлар съезды булып үтте. Менә шул съездда, Казан гарнизоны хәрби частьлары вәкилләре белән бергә, мине дә крестьян
91
Ф
95
депутатларының Беренче Бөтенроссия съездына делегат итеп сайладылар \
Безне — Петроградка шул съездга баручыларны 1 нче һәм 2 нче артиллерия дивизионнары солдатлары һәм команда составыннан кайбер кешеләр тантана белән озаттылар. Ландо экипажына пар ат җигелгән, сбруйлар чәчәкләр белән бизәлгән иде, иң алдан, оркестр белән, революцион җырлар җырлап, солдатлар барды. Казан вокза-лында халык шыгрым тулы иде.
Крестьян депутатлары Советларының Беренче Бөтенроссия съездында (1917 елның май — июне) В. И. Ленинга чыгыш ясар өчен обстановка бик уңайсыз иде. Анда эсерлар һәм һәртөрле народник- ларсыман кешеләр төркемнәре хөкем сөрә, эсерларның лидерлары съезддагы кулак һәм казак вәкилләрен Вакытлы хөкүмәткә ышаныч белдерергә һәм сугышны дәвам итәргә кирәк дигән фикерне яклауга туплаганнар иде. Съездның көн тәртибендәге төп мәсьәлә булган җир турындагы мәсьәлә буенча докладлар белән эсерлар партиясенең башлыклары чыктылар, алар алпавытлар җирләренә һәм гомумән байлар җирләренә кул сузмаска кирәк, бу мәсьәләнең Учредительное собрание- дә хәл ителүен көтәргә кирәк диделәр, җирләрне түләүсез, хәзер үк тартып алырга һәм крестьяннарның җир комитетларына тапшырырга чакырган Ленинны һәм большевиклар партиясен тыңламаска өндә-деләр.
Ярлы крестьяннар һәм солдатлар депутатлары таләбе белән сүз В. И. Ленинга бирелде. Залда шау-шу күтәрелде. Ленинның үзен ишетәбез дип куанган тавышлар ишетелде, ләкин большевикларны сүккән пычрак сүзләр дә аз булмады — кулаклар-эсерлар Ленинның чыгышын ничек кенә булса да өзәргә азапланалар иде.
В. И. Ленин трибуна янында арлы-бирле йөри-йөри сөйли башлагач, зал тып-тыи булып каЛды. һәркем Ленинның һәр сүзен бик бирелеп тыңлый, аның йөзенә, хәрәкәтләренә текәлгән иде. Ленин нык һәм үз-үзенә бик ышанып сөйләде, Ленинның һәрбер делегатка аңлаешлы сүзләре анык һәм ачык яңгырый иде. Ленин, аграр мәсьәләгә җиткәч, җир һәм солых мәсьәләсен хәл итәргә сәләтле булган бердәнбер властьны — Советлар властен урнаштырырга кирәклеккә тукталды, Учредительное собрание җыелганны көтмәстән, хәзер үк җирне оешкан рәвештә тартып алырга, авыл хуҗалыгы эшчеләрен һәм ярлы крестьяннарны оештырырга һәм алпавытлар имениеләре базасында үрнәк совет хуҗалыклары оештырырга чакырды.
В. И. Ленинның рече искиткеч көчле тәэсир итте. Ул трибунадан төшкәндә съезд делегатларының һәм залдагы кунакларның күпчелеге аны котлап кул чапты. Съездның президиумы, эсерларның һәм меньшевикларның лидерлары тәмам аптырап калдылар. Съезд җитәкчелеге аграр мәсьәлә буенча алдан әзерләнгән резолюцияне үзгәртергә һәм барлык җирне җир комитетларына тапшырырга дигән фикер белән килешергә мәҗбүр булды.
В. И. Ленинның чыгышы крестьян һәм солдат депутатларының күбесен уйландырды, алар җиргә экспроприация ясау һәм җирне җә- мәгать-халык милкенә әйләндерү өчен бары тик большевистик партия генә эзлекле һәм дөрес политика алып барганлыкка ышандылар. Ленинның күрсәтмәләре белән һәм аграр мәсьәлә буенча катгый карар белән коралланып кайткач, без Казан, Канаш, Алатыр һәм башка урыннарда халык массаларын җир өчен, солых өчен, Советлар власте өчен, социалистик революция өчен көрәшкә туплау буенча киң эш җәелдереп жибәрдек.
1 ЦГВИА, СССР, ф. 8115, д. 101, л. 13.
96
Политик агитацияне җанландырып җибәрүдә революцион вакыйгаларның бөтен барышында Казан большевиклар комитетының йогынтысы бик зур булды. Ленинның «Апрель тезислары»н тормышка ашыру буенча бу комитет аеруча зур тырышлык күрсәтте, ул гарнизондагы хәрби частьларның солдат комитетлары белән элемтәсен бу чорда шактый ныгыткан иде инде. Солдатлар арасында «Правда», «Солдатская правда», «Рабочий» газеталарын һәм массовый партия әдәбиятын тарату яхшы оештырылды. Татар большевикларыннан Камил Якупов, Мулланур Вахитов, Мөселман социалистлары комитетындагы башка иптәшләр, ул комитетның органы «Кызыл Байрак» газетасы бик актив эшләделәр.
Крестьян депутатларының Казан губерна съезды 1917 елның 13 маенда кабул иткән «Барлык җирләрне түләүсез волость җир комитетларына тапшыру турында»гы карар крестьяннарның Советлар власте өчен революцион хәрәкәтендә гаҗәп зур роль уйнады.
Билгеле булганча, 1917 елның март—август айларында Советларга сайлауларда крестьяннарның, эшчеләрнең һәм солдатларның күп кенәсе, төрле соглашатель партияләрнең хыянәтчел асылына төшенеп җитмәстән, соглашатель партияләрне яклап тавыш бирделәр. Ләкин Петрогр'адтагы июль вакыйгаларыннан соң, большевиклар партиясе тәэсирендә, солдатлар белән эшчеләр массасы соглашательләр йогынтысыннан китә һәм Казан Советы депутатларын яңадан сайлауны таләп итә башладылар. 1917 елның сентябрендә, Советларга яңадан сайлаулар үткәрелгәч, аңарда большевиклар һәм большевиклар яклы кешеләр күпчелек урыннарны алды, ә меньшевиклар белән эсерлар азчылык булып калды. Казан Советының составы яңартылуы Бөек Октябрь социалистик революциясенә әзерлеккә бик уңай тәэсир итте.
Октябрь алдындагы һәм октябрь аендагы көннәрдә Советлар властен урнаштыру өчен көрәш көчәя башлаган зур революцион вакыйгаларда металлистларның 5 октябрьда башланган забастовкасының йогынтысы бик зур булды. Металлистлар чыгышын яклап, 40 нчы заводта, Крестовников заводында, Алафузов фабрикаларында, шәһәр трамваенда эшчеләр забастовка башладылар. Ачыктан-ачык политик төс алган бу забастовкаларда эшчеләр сыйныфының ныклыгы, оешканлыгы һәм Советлар власте өчен бик каты көрәшергә карар биргәнлеге күренә иде инде.
15 октябрьда Казан гарнизоны солдатларының бик зур митингысы булып үтте. «Сугышны туктатырга!», «Җирне халыкка бирик!», «Яшәсен Советлар власте!», «Яшәсен социализм!» дигән лозунглар астында барган бу митингка Н. Ершов иптәш X җитәкчелек итте. Аннан соң солдатларның искиткеч мәһабәт демонстрациясе булды. Моның белән Казан гарнизоны солдатлары социалистик революция ясау кебек тарихи бурычны үтәргә әзер торуларын расладылар.
Большевиклар партиясенең Казан Комитеты 23 октябрьда эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советының зур җыелышын жыйды. Ьу җыелыш Казан гарнизонындагы барлык хәрби частьлар солдатлары вәкилләренең 22 Октябрьдагы җыелышы таләпләрен:
1. Властьны Советлар кулына тапшыру,
2. Юнкерларның коралларын Совет кулына тапшыртырга һәм Вакытлы хөкүмәтнең һәм хәрби округ командующиеның бер генә приказын да Советның раславыннан башка үтәмәскә дигән таләпләрен раслады.
X Прапорщик Николай Ершов Петроградтан Казанга 1917 елның июлендә килде. Ул запастагы 2 нче артиллерия бригадасының 2 нче артиллерия дивизионына билгеләнгән иде. Н. Ершов большевиклар партиясенә Октябрь революциясенә әзерлек көннәрендә керде.
Советның пленумы эшчеләрдән Кызыл гвардия отрядлары оештырырга һәм Кызыл гвардия белән гарнизонның хәрби частьлары арасында элемтә урнаштырырга булды.
Казан хәрби округы командующие да йоклап ятмады. Аның янында шунда ук контрреволюцион штаб оешты. Бу штаб барлык чаралар һәм көчләр белән солдатларның революцион чыгышларын бастырырга тырыша башлады. Революцион хәрәкәтнең җитәкчеләрен кулга алырга тотындылар. Прапорщик Н. Ершов үзен кулга алырга җыенганнарын белтәч, Каргополь казармаларындагы 2 нче артиллерия диви-зионына килеп, шунда дивизион һәм батарея «комитетлары членнарын җыеп киңәште, һәм алар Н. Ершов тәкъдиме белән гарнизонның барлык хәрби частьларын сугышчан әзерлек хәленә китерергә дигән карарга «килделәр. Советның солдатлар секциясе председателе Н. Ершов кул куйган ул карар шунда ук махсус кешеләр белән гарнизонның полк, рота, батарея һәм бригада комитетларына таратылды.
Контрреволюционерларның офицер Поплавский (командасындагы юнкерлар һәм 6 нчы Финляндия батареясы ярдәмендә 2 нче артиллерия дивизионын коралсызландырырга һәм Ершов иптәшне кулга алырга азаплануы җимерелде. 2 нче артиллерия дивизионы солдатлары орудиеләрнең йозакларын сүтеп алдылар, ә корал складына пулемет расчетларыннан көчле каравыл .куйдылар. Иптәш Н. Ершовны, башка киемгә киендереп, батарея солдаты Е. Алексашин белән бергә, атка атландырып, Арча кырындагы 1 нче артиллерия дивизионына озаттылар. Казандагы Октябрь и<ораллы восстаниесенең җитәкчеләреннән берсе шулай саклап калынды.
Билгеле булганча, Октябрь көннәрендә барлык операцияләр белән җитәкчелек итү өчен Г. Олькеницкий, И. Волков, А. Карпов, Рудов һәм Шелыхмаиовлардан революцион штаб төзелде. Барлык кораллы көчләргә 240 нчы полктагы капитан Мосальский «иптәш белән Н. Ершов иптәш җитәкчелек итте.
1917 елның 26 Октябренда, гарнизонның барлык хәрби частьлары һәм фабрика-завод комитетлары вәкилләре катнашында, Казан Советының киңәйтелгән утырышы җыелды. Менә шунда, Н. Ершов революцион вакыйгалар турында доклад ясаганнан соң, властьны Революцион комитет кулына алырга, бу комитет составына барлык милләтләр халыклары вәкилләрен тартырга дигән карар кабул ителде. Хәрби округның вакытлы командующие итеп прапорщик Н. Ершов сайланды.
1917 елның ноябре башында Казан Советының киңәйтелгән пленумы Ревкомнан бөтен властьны үз кулына кабул итеп алды. Элекке Дворяннар собраниесе бинасына җыелган Совет пленумы членнары Совет власте оешуын алкышлап каршы алдылар. Казан гарнизонының революцион солдатлары, В. И. Ленинның чакыруын күтәреп алып, эшчеләр сыйныфына һәм ярлы крестьяннарга Бөек Октябрь социалистик революциясен ясарга корал белән ярдәм иттеләр.
Крестьян депутатлары Советларының 2 нче Бөтенроссия съезды делегаты (Петроград шәһәре, 9. XII—24. XII. 1917 ел) 1 буларак, мин крестьян депутатларының Гадәттән тыш съездына да кэтнаштым. (Петроград шәһәре, 23. XI—9. XII. 1917 ел). Менә шул съездда мин В. И. Ленинның Хөкүмәтнең составы һәм «сул эсерлар белән килешү шартлары» турында сөйләгән дәртле речендә, эсеровщинаның политикаларын фаш итеп, анархизмда һәм безнең илебездә социализм төзү (мәсьәләсендә утопиягә бирелүдә большевиклар партиясен алар- ның әшәке гаепләүләрен искиткеч логика һәм көч белән кире какканын ишеттем. Россиядә социаль революция башланган һәм эшчеләр
1 ЦГАСР СССР, ф. 3875, оп. 1. д. 5. л. 93.
7. ,с. ә- № 12.
97
L
белән ярлы крестьяннар, бар җирдә дә Советлар властен оештырып, үз язмышларын үз кулларына алырга омтылалар иде инде. Крестьян депутатларының Гадәттән тыш съезды Ленинның доклады буенча Халык Комиссарлары Советының эшчәилеген һәм сул эсерларның Совет хөкүмәте составына керүләре турындагы килешү шартларын яхшы дип тапты. Ә иске стиль белән 28 ноябрьда бу съезд бөтен составы белән Смольныйга— В. II. Ленин янына барды. Смольныйның Актлар залында Бөтепроссия Үзәк Башкарма Комитетының һәм эшче һәм солдат депутатлары Советының берләштерелгән утырышы булды. Крестьян депутатларының Гадәттән тыш съезды соңыннан крестьян депутатлары Советының 2 нче Бөтепроссия съездына кушылды.
Крестьян депутатларының 2 иче Бөтепроссия съезды бик киеренке обстановкада эшләде. Учредительное собраниеие ачуны кичектерү һәм кадетлар партиясен халык дошманнары дип игълан итү уңае белән Учредительное собранного мөнәсәбәт мәсьәләсендә эсерлар белән кискен көрәш барды.
В. И. Ленин шушы ике мәсьәлә буенча да большевиклар партиясе Үзәк Комитеты вәкиле буларак чыкты. Ул партия политикасының крестьяннар депутатлары съездына ачык билгеле булуын тели иде. Ленин бик аңлаешлы, төгәл итеп һәм гаҗәп ышандырып сөйләде. Ләкин съезд делегатларының кайберләре икеләнде. Ленин доклады буенча тәкъдим иткән резолюцияләрендә уң эсерлар һәм эсерлар партиясенең үзәге Совнарком эшен гаепләп чыкты. Ә Совнаркомның политикасын төрле чигенүле өстәмәләр белән кабул иткән сул эсерлар' уң эсерларга яраклы резолюция үткәрергә азапландылар. Ләкин алар барсы да җимерелделәр, съезд икегә аерылды: уң эсерлар һәм башка народниклык тарафдар кешеләр съездны ташлап киттеләр. Ярлы кре-стьяннар һәм солдатлар депутатларының большевиклар яклы икәне ачык күренде. Совнаркомның сугыш һәм солых турындагы, Учредительное собрание ачуны кичектерү һәм кадетлар партиясе җитәкчеләрен кулга алу турындагы политикасын яхшы дип тапкан карарлар кабул ителде. Крестьяннар депутатларының бу съезды 1917 елның 8 ноябренда Советларның 2 нче съездының җир турында В. И. Ленин тәкъдиме белән кабул иткән декретын яхшы дип тапты.
Съезд крестьян депутатлары Советының Бөтенроссия Башкарма Комитетын сайлады. Соңыннан ул Комитет эшче һәм солдат депутатлары Советының Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетына кушылды.
Крестьян депутатлары Советларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән өч съездында да В. И. Ленин эсерлар һәм меньшевиклар партияләре политикаларының тәмам җимерелгәнен бик ышандыра торган фактларда раслады һәм күп кенә мәсьәләләрдә аумакайлыклары һәм эсерлар партиясендә бердәмлекне терелтергә омтылганнары өчен сул эсерларны бик каты тәнкыйть итте.
Большевиклар партиясенең эшчеләр сыйныфы белән хезмәтчел крестьяннар арасындагы союзны ныгыту өчен алып барган көрәшенә аеруча зур әһәмият биргән В. И. Ленин җир мәсьәләсен социаль революциянең башка мәсьәләләреннән аерып хәл итү мөмкин түгел икәнен, бары тик крестьяннар эшчеләр сыйныфын яклап чыккан хәлдә генә хезмәт иясе крестьяннарга җир бирүне тәэмин итеп булуын әйтә килде. Крестьяннарны эсерлар партиясе йогынтысыннан коткару һәм эсерларны крестьяннар янына үткәрмәүдә крестьян депутатларының Бөтенроссия съездлары составын большевиклар партиясе политикасы ягына тартуның әһәмияте гаҗәп зур дип саный иде Ленин.
В. И. Ленинның крестьян депутатларының Бөтенроссия съездларында сөйләгән речьләре ярлы, урта хәлле крестьяннар һәм фронт белән тылдагы солдатлар вәкилләренә бик көчле тәэсир итте. Крестьяннар съездларын үз якларына аударырга, илне социалистик үзгәртү-
98
ләр юлыннан читкә борырга тырышкан кулаклар, казачийлар һәм вак буржуаз партияләр вәкилләренең Советларга үтә явыз дошманнар икәнен ул бик ачык мисалларда раслап күрсәтте.
Бик авыр гражданнар сугышы барган,'эсерлар һәм меньшевиклар партияләре катнашында, чит ил интервентлары ярдәмендә Россия буржуазиясе Советлар властен бәреп төшерергә һәм Бөек Октябрь социалистик революциянең барлык казанышларын юкка чыгарырга азапланган бер чорда эшчеләр, солдатлар һәм крестьяннар депутат-ларының тарихи Бөтеироссия съезды ачылды (Петроград, 23. 1.—31. 1. 1918 ел). Бу съездга мин Казан губерна Советы депутаты булып катнаштым. Съезд Учредительное собрание куылганның 4 нче көнендә эшли башлады.
Ленинның трибунада күренүен зал «Яшәсен Ленин!» дигән авазлар белән, кул чабып каршы алды. Делегатлар һәм Съездның кунаклары сөекле юлбашчыны шулай сәламләделәр.
В. И. Ленин Совнаркомның эше турында бик тәэсирле һәм массаларны туплый торган речь, белән чыкты. Ул Советлар властеның бөтен ил буйлап зур триумф белән урнаша баруын бик ышандыргыч дәлилләрдә раслап күрсәтте. Без алдыбызда нинди кыенлыклар торуын бик яхшы беләбез, ләкин без бик зур уңышларга ирсшәчәгебезгә һәм тулы җиңүгә илтә торган юлда торуыбызга ышанабыз. Безнең Советларның социалистик республикасы халыкара социализм факелы булып һәм барлык хезмәт иясе массалар алдында үрнәк булып нык торыр, диде Ленин.
Ленин демократиянең иң югары формасы булган Советларның әһәмияте һәм роле турында аеруча күтәренкелек белән сөйләде. Советлар беркайчан да һәлак булмаслар, чөнки алар халык ихтыяры белән төзелде, диде. Ул, җиргә социализация ясау турында кабул ителгән законның әһәмиятенә тукталып, эшчеләр белән крестьяннарның бер-ләшүе нигезе булган бу законның социалистик республиканың яңа дәүләт төзелеше җиңелмәслеген иң яхшы раслау икәнен күрсәтте.
Безнең илдә Россиядә яши торган төрле милләтләрнең ирекле республикалары федерациясе булган дәүләт строе тәмам урнаштырылды, диде Ленин.
Советларның шушы өченче Бөтеироссия съезды бөтен дөнья тарихында яңа эпоханы — Октябрь революциясе тудырган яңа дәүләт властен ныгыткан яңа эпоханы ачты, бөтен дөнья өчен, барлык илләр хезмәт ияләре өчен алдагы социалистик төзелешнең маякларын билгеләде.
1917 елда без алдынгы капиталистик илләрдән бөтен бер гасырга артка калган Россиянең 45 елдан соң дөньяда иң алдынгы социалистик державага әвереләчәге, промышленность индустриясе үсеше ягыннан дөньяда икенче урынны биләячәге, ә фән, техника, культура һәм промышленностьның аеруча әһәмиятле өлкәләрендә капиталистик илләрне бик нык узып китәчәге турында хыяллана гына ала идек. Партиябёзнең XXII съезды карарлары илебез һәм халкыбыз тормышында, бөтен дөнья коммунистик хәрәкәтендә яңа сәхифә ачты. Коммунизм төзү Программасы белән коралланган совет халкы көчле һәм ышанычлы адымнар белән алга бара.