ИҢ КЕШЕЛЕКЛЕ КЕШЕ
(«Ленин — иптәш. кеше» 1 китабын укыгач)
Е> ладимир Ильич Ленин...
Гаҗәеп бер йөрәк җылысы белән якын ул безнең күңелләребезгә.
Кадерле бу исемне белмәгән, ишетмәгән бер генә ерак почмак, бер генә хезмәт иясе калдымы икән бүген җир йөзендә!
«Ленинның исеме хезмәт иясе һәм эксплуатацияләнүче массалар өчен иң сөекле исем булып әверелде», — диелә В. И. Ленинның кыс- кача биографиясендә11 12.
Совет халкының сөекле шагыйре В. В. Маяковский:
Ленин әле дә
барлык тереләрдән терерәк.
Безнец белем,
көч
һәм корал ул,— дип язды аның турында13.
Ленин...
Даһи да ул, гади дә...
Даһилык һәм гадилек!
Мондый ике бөек сыйфатның Лениндагыча бергә килешен, камиллеген күрәсең дә хәйран каласың.
Ленин турында берсеннән-берсе йөрәккә тирәнрәк үтеп кергән, иң якты хисләр уяткан истәлекләрне укыган саен, син үзеңне зур бер тормыш һәм көрәш мәктәбендә дәрес алгандай сизәсең.
Менә кулымда шундый истәлекләрнең берсе — быел гына басылып чыккан «Ленин — иптәш, кеше» исемле китап. Заманыбыз өчен, коммунизм җәмгыятен төзүче мен- нәрчә-меңнәрчә
11 «Ленин—товарищ, человек» («Ленин— иптәш, кеше»), җыентык, Госполитиздат басмасы, рус телендә, Мәскәү, 1962 ел, 192 бит.
12 Ленин Владимир Ильич, кыскача биография, икенче басмадан тәрҗемә, Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1955 ел, 329 бит.
13 Вл. Маяковский «Владимир Ильич Ленин», поэма, Татгосиздат, 1947 сл. (Татар телендә, С. Бат тал тәрҗемәсе).
замандашларыбыз' өчен әйтеп бетерә алмаслык кыйммәте бар аның.
Чынлап та, коммунизм җәмгыяте кешесен тәрбияләү бурычы хәл ителгәндә, Ленин кебек тере, үрнәк һәм идеал башка берәр образның булуы мөмкинме?
Ленин образы — Ватанга чиксез бирелгәнлек, революцион фидакарьлек, алдан күрү, революцион кыюлык, гаделлек һәм гадилек, иптәшлек һәм туганлык кебек, алдынгы кешелек дөньясының иң югары мораль сыйфатларын берләштергән һәм нормалаштырган мәңге тере һәм күпкырлы образ ул.
«Ленин — кеше, иптәш» китабы ике бүлектән тора: документлар һәм истәлекләр. Документлар бүлегенә теркәлгән төрле мәсьәләләр буенча Ильичның язган язмалары, хатлары, телеграммалары, истәлекләр бүлегенә тупланган парчалар бөек юлбашчының тормыш сөюен, кешелеклелеген, хезмәттә ару- талуны белмәс сәләтлелеген күз алдына китерергә ярдәм итәләр.
Бу документларда, истәлекләрдә, барыннан бигрәк, кеше зурында кайгыртуның гаҗәп көчле чагылышын күрәсең. Җаваплы дәүләт эшендәме, гади эштәме, — кайсын
8* 115
да гына булмасын — Владимир Ильич кешеләр турында даими кайгырта. Шунысы характерлы, һәрвакыт Владимир Ильич кеше саулыгын — «дәүләт байлыгЫ/> санын.
Әгәр без көндәлек тәҗрибәбездә «...бөек максатка баручы җәмгыять өчен яшәп» 14 эшлибез икән һәм моның өчен дәүләт интересын бар нәрсәдән өстен күреп, үз 'интересларыбызны шуңа буйсындырабыз икән, безнең саулыгыбыз, хезмәткә сәләт- лелегебез дәүләтебез өчен, чыннан да, бик кыйммәтле һәм кирәкле байлык ул.
«Кеше һәм иптәш» исемле истәлегендә С. М. Киров Владимир Ильич турында: «Кешелек дөньясын ул белгән кебек башка берәү дә белми иде һәм аның революцион кыюлыгын бары тик шуның белән генә аң-латып була да», — дип яза (109 бит).
Революцион кыюлык! Мо н д ы й кыюлыкның чыганагы — Владимир Ильич өчен барыннан элек гади халыкта, гади халыкның көченә ышануда. Шуңа күрә дә Владимир Ильич халыклар массасының иҗатын тирәнтен өйрәнә, хезмәт ияләре иҗат иткән барлык алдынгы нәрсәне үткен күрә, хезмәт ияләренең тәҗрибәләрен гомумиләштерә һәм, шулар нигезендә, яңа, социалистик җәмгыять төзү юлларын билгели.
Владимир Ильич турындагы истә-лекләрнең авторлары аның индивидуаль үзенчәлекләреннән берсе һәм бик нык күзгә бәрелгәне — аның гадәттән тыш хезмәт сөюе, хезмәткә титаник сәләтлелеге, өлгерлеге, диләр.
Бөек Ленин өчен бер генә «вак» эш тә, игътибар итмәслек бер генә хәл дә юк. Була да алмый. Дөнья күләм мәсьәләләр белән шөгыльләнгәндә дә эшче-крестьян хөкүмә-тенең җитәкчесе Владимир Ильич, аңа хас сизгерлек, кайгыртучанлык белән, барысын күреп, барысын белеп тора. Совнарком лифте эшләмәве өчен ачынып язу яза, авыру йөрәкле кешеләр барлыгын, аларга югарыга җәяү менү зарарлы һәм хәвефле икәнен аңлата, лифтның эшләмәве өчен гаеплеләргә шелтә белдерә, кабул итү бүлмәсендә стаканнар юклыгын да күреп өлгерә. Ул замандагы Наркомздрав Ы. А. Семашкога: «Миндә коммунизм нигезләрен үзенчә пропагандалаучы бик кызыклы хезмәтчел крестьян Иван Афанасьев Чекунов утыра. Ул күзлеген югалткан, бик начар нәрсә өчен 15000
14 Н. С. Хрущев, Комсомол съездында сөйләгән речьтән.
түләгән! Аңа яхшы күзлек табуда ярдәм итеп булмасмы? Ярдәм итүегезне һәм сезнең секретарегыздан ярдәм итә алу-ал- мавыгызиы хәбәр итүен соравыгызны — бик үтеиәм. Сезнең Ленин»,— дип хат яза... (65 бит).
«Кайчагында, — дип яза Надежда Константиновна Крупская,— иптәшләр Ильичның ничек итеп «вак эшләр»» белән шөгыльләнүен исләренә төшерәләр дә: «Ильичны саклый алмадык, «вак эшләр» белән йөдәтә идек үзен, һәртөрле вак эшләр белән аны йөдәтергә кирәкмәгән икән», диләр. Бу шулай, ләкин Ильич вак эшләргә игътибар итәргә кирәк, аларга игътибар итү генә совет аппаратын чын демократик, формаль демократик түгел, ә пролетар демократик ясаячак дип санады» (144 бит).
Әйе, бер караганда вак мәсьәлә, хәтта шундый авыр еллар өчен урынсыз булып та күренгән эшләр Владимир Ильич карашы яктылыгында зур бер дәүләт эшенә, гаять вакытлы, бик кирәкле бер чарага кадәр күтәрелә...
Путилов заводы эшчесе А. А. Фомин истәлеген дулкынланмый уку мөмкин түгел. Анда сүз В. И. Ленинның Путилов заводы эшчеләренә завод мәктәбе каршында балалар художество студиясе оештырырга ярдәм итүе турында бара.
Ленин бервакытта да кешегә карата тактсызлык күрсәтмәгән, башкаларны да ул шул рухта тәрбияләгән.
Бу мәсьәләдә Владимир Ильичның секретаре Л. А. Фотисвага язган бер язуы аеруча характерлы.
Владимир Ильич Совнаркомның төнге берләргә, хәтта икеләргә кадәр сузыла торган утырышларында һәрвакыт Үзәк статистика идарәсе коллегиясе члены А. И. Хрящеваны
күрә. В. И. Ленин олы яшьтәге бу хатынның кайда торуы, анда ничек кайтуы белән кызыксына һәм аның бик ерак торуын, төн уртасында җәяү кайтуын белә. Шуннан соң ул Совнарком утырышларының берсендә секретарена: «...Әгәр Хряще- ва ерак тора һәм җәяү йөри икән, кызганыч ул. Уңае чыкканда такт белән генә аңлатыгыз үзенә, статистика мәсьәләләре булмаган көннәрдә иртә кайтып китәргә һәм, хәтта, килмәскә дә мөмкин» дип язу яза (21 бит).
Андый язулар, истәлек авторының әйтүенчә, бик күп, ә секретарьны чакырып сүз белән әйтү тагы да күбрәк булган...
Кечкенә генә рецензиядә «Ленин— иптәш, кеше» китабы белән танышканнан соң туган хисләрнең барысын да язып бетерү һич мөмкин түгел. Чөнки бу китаптагы барлык материаллар да безнең өчен бик кирәкле һәм кыйммәтле. Аның өчен аларның барысына да тукталырга, барысын да сөйләп чыгарга кирәк... Бу — мөмкин булмаган эш һәм, болан эшләүгә караганда, китапны үзең уку, Ленинны даими өйрәнү, тормышыңда да, хезмәтеңдә дә Ленинча булу теләге белән яшәү, Ленинча яшәү һәм эшләү нормаларын пропагандалау бөек юлбашчыга иң кадерле һәйкәлебез булачак...
Социалистик Татарстанның башкаласы Казанның данын бөтен дөньяга тараткан В. И. Ульянов- Ленин исемендәге дәүләт университеты алдыннан узгаи чакта, син үзеңне Ленин белән очрашкандай хис итәсең.
Әнә ул — студент Володя — мэр- . мэр постамент өстендә басып тора...
Башта мең төрле уйлар, вакыйгалар, истәлекләр туа. Ул уйлар сине үзләре белән ерак-еракларга, күптән узган елларга, тарихта калган көннәргә алып китә...
Еллар узар...
Яңадан яңа еллар туар...
һәр туган яңа ел киләчәккә, бүген төзелеп килгән коммунизмга бөек Ленин исеме белән бара. Кадерле бу исем җир йөзендә азатлык һәм бәхет өчен көрәшүче барлык халыкларга шул азатлык һәм бәхетне яулап алу юлын күрсәтеп, яктыртып бара...