АНА ҺӘМ БАЛА
^аласын тышта калдырып, кибеткә
керде ана;
анасын шунда калдырып, кисмәккә
керде бала.
Менә уылдый буш кисмәк, тетри
башлады кинәт: ул — космик кораб, ә
бала — космонавт инде, димәк.
Яңгырый нечкә тавыш; бу тавыш безгә
таныш: «Пи-пи-пи...» дип суза ул;
димәк, радио суга ул_:
«Америка өстендә мин, Көньякка таба
үтәм...» ...Шунда әнисе килде дә
төшерде аны «күк»тән.
Ник елый ул? Сез уйлыйсыз: әнисе
әрләгәнгә?
Елый ул Кубага сәлам әйтеп
өлгермәгәнгә!
ЯЗ ЯМЕ ҺӘМ КӨЗ ЯМЕ
С әер кешеләр бар бездә, Шуларга
.исем китә.
«Балачак үтте...» — дип алар
Кайгырып йөри бит, ә!
Ә мин кайгырмыйм. Чыннан да Ник
моңайыйм, ди, алай?
Карт дисәләр дә мин һаман Күңелем -
белән — малай.
Чәч агарса соң, аңардан Авырлыгы
артмый ич! Өстәвенә чал чәч безне
Афәтләрдән саклый ич:
Усал малайлар һич тими, Үтә яныңнан
тыйнак.
Ә яшь башлыларны алар Акырта, ала
кыйнап!
Яз ямьле! Ләкин күрәм мин
Гомеремнең көз ямен!
Яшәү бит ул — таба 'белү һәрнәрсәнең
үз ямен!
Үлемнең -дә ямен табыл Ятармын
төкерми дә. һәм күрерсез, каберемне
Алмаштырмам бернигә!