АЛТЫ ИӨЗ ЕГЕРМЕ ЕЛ ЭЛЕК
vk z я п п —XIV йөзләрдә Идел Хх И Н
fl буе төрки әдәбияты л ли Зур тизлек белән
үсә башлаган. Бигрәк тә поэзия шактый
уңышларга ирешкән. Шагыйрьләр фарсы
телендә язылган гуманистик әсәрләргә
аерата зур игътибар белән караганнар. Күп
кенә әсәрләрне тәрҗемә итәргә кереш-
кәннәр. Менә безнең алдыбызда шундый
әсәрләрнең берсе — «Хөсрәү вә Ширин»
поэмасы.
Аны 1180 елда бөек азербайҗаи
шагыйре Низами Ганҗәви иҗат иткән. Ике
йөз елга якын вакыт үткәннән соң, 1342
елда, Идел буе шагыйре Котб фарсы
телендә язылган бу әсәрне төрки теленә,
ягъни безнең борынгы әдәби телебезгә
тәрҗемә иткән. Тәрҗемә укымыш- лылар
арасында шул заманда ук шактый
танылган булса кирәк. 1382 елда Идел буе
югары катлау вәкиле Алтын Бога, үзенең
укымышлы колы Бәркә Фәкыйх белән
Мисырга, Искәндәрия шәһәренә килә. Ис-
кәндәриядә торганда Бәркә Фәкыйх Котб
тәрҗемә иткән «Хөсрәү вә Ширин»
поэмасын күчереп яза. Котбның үз кулы
белән язылган нөсхә сакланып калмаган,
безгә аның тик 1383 елда Бәркә Фәкыйх
күчереп калдырган нөсхәсе генә килеп
җиткән. Бу кулъязма нинди юллар
беләндер Парижга — Франциянең Милли
китапханәсенә эләккән. Хәзер ул шунда
саклана.
Күптән түгел генә Польша галиме
Ананияз Зойанчковский әсәрнең
фотокүчермәсен (бер том),
транскрипциясен (бер том) һәм сүзлеген
(бер том) — Варшавада бастырып
чыгарды. Якын елларда Ананияз
Зойанчковский әсәрнең телен тикшерүгә
багышланган дүртенче томны да
чыгарачак.
Котб язган «Хөсрәү вә Ширин» — зур
шигъри әсәр. Ул ун меңгә якын шигырь
юлыннан тора. Котб Низамины үзенең
бөек остазы итеп саный, «Низами назми
яңлыйгъ төз сүзеңне», — дип ныгыта үзен,
«Низами балыдин хәлвә пешердем»,— ди
ул. һәм чыннан да аның әсәре Низаминың
«Хөсрәү вә Ширин»нән туп-туры тәрҗемә
генә түгел. Котб оригиналны бераз
кыскарткан, тәрҗемәсен иҗади эшләгән
һәм кайбер урыннарда Низамида булмаган
юллар да керткән.
«Хөсрәү вә Ширин» — бөек гуманистик
идеяләр белән сугарылган әсәр. Ул кеше
хезмәтенең зурлыгын (Фәрһат турындагы
бүлекләр), халык каршында гадел булу чын
кешенең беренче бурычы икәнен
(Шириннең, патша булып, дәүләт белән
идарә итү турындагы уйлары), дөньяның
матурлыгын тоеп, аңар сокланып яшәү
бәхет булуын җырлый. Әсәрнең үзәгендә
чын иҗат кешесе, гуманистик ниятләр
белән дәртләнеп яшәүче һәм зур идеяләр
белән рухланган шәхес гәүдәләнә. Ул
тормышның һәр хәрәкәтен нечкәләп күрә
белә, аның бетмәс-төкәнмәс
матурлыкларына карап соклана. Ширинне
эзләргә чыккан Шавыр яз айларында Әр-
мәнстанга килеп чыга — биек таулар
каршына килеп баса:
Иптип кәлди языйлар, таглар аша, Кыйлу
тагларга — ташларга тамаша,
136
Күрер кем, таг үзәрә хуш чәчәкләр Ачылмыш,
зәндәвачлар каршы сайрар.
Кәлип. яз көнләр, ул кызлар уш анда Тамаша
кыйлур ирмешләр хуш анда,
Бу Шавыр йитмише вактында таглар.— Чәчәк
ачылып, яшәрмеш ирде баглар,
Алып ташлар, чәчәкләр язгы рәнге; Бере сарпгъ,
бере ал. бере зәцге...
Ширин, Хөсрәүгә чыккач, иренең
кешеләргә күңеле каты, зур мәсьәләләргә
шактый игътибарсыз икәнен күрә, һәм
Хөсрәүнең фикер дөньясь!н кузгату нияте
белән, ул атаклы галим һәм фикер иясе Бу-
зур — Өмидне чакырта. Әсәрдә Хөсрәүнең
галимгә биргән сораулары һәм галимнең
аларга җавабы бик кызыклы язылган.
Ишеттем, тигмә йолдыз — бер җиһан, тип, Азии,
йнр-күк моның тик әбәдән, тип,—
дип сорый Хөсрәү галимнән. Галим Җир
шарын Галәм дөньясының кеше тукталган
бер станциясе — мәнзил дип ата45.р
Бу мәнзилдин ушул Галәм ерак ул, Рәва юк
сүзләмәк сүз күрмәдип юл, Качан бу
тутхавыллар китсә юлдии, Сән үз юлын күреп
ход белгәсә чын.
Бу юлларда кешенең Галәм ерак-
лыкларына барачагы турында хыял
гәүдәләнә. Әсәрдә кешенең үзе, аның
тормыш мәгънәсе кебек бик әһәмиятле
мәсьәләләр куелган. Шул ук Хөсрәү
галимнән болан дип сорый:
...бу йирдә ник йөрербез?
Ни йирдин без янә канда барырбыз?
Дин бу сорауларга үзенчә җавап биргән.
Ләкин, күренә ки, шагыйрь ул җаваплар
белән канәгать түгел, дин җавапларын
бөтенләй игътибарсыз калдыра, ул бу
сорауларга кешенең үз җавабын эзли.
Болар һәммәсе дә бик яхшы, тирән мәгъ-
нәле. Ислам дине «тән» белән «җан»
аерылып китә алалар, тән — вакытлы,
җан—мәңгелек, дип өйрәткән бер заманда
шагыйрь бу мәсьәләгә дә үз карашын әйтә:
Әсәрдә, урта гасыр фикер ияләренә хас
булганча, «мәгърифәтле, кедиелекле -
патша» идеалы буйдай буйга сузылып
бара. Ширин, анасы Мөһинбану үлгәч,
аның урынына калып, дәүләтне идарә итә,
шушында шагыйрь дәүләт башлыгы кеше-
лекле, мәгърифәтле булса, илдә иминлек,
тормышта муллык була, ди. Ширин
җитәкчелегендәге илнең иркен сулыш
белән яшәвеи күрсәтергә тели. Ширин
Хөсрәүгә баргач, ирендә «кешелекле хан»
сыйфатларын уятырга һәм үстерергә тели:
«Рәгыйяткә (ягъни халкыңа.— X. Г.) золым
кыйлма, гадил кыйл», — ди Ширин
Хөсрәүгә, кешелекле булуның беренче
сыйфатларыннан халыкка карата яхшы
булуны алга сөрә.
Ушал ханлыкта мән һич файда күрмән, Кем «иркем
бар» дип, ил азарласац сән —
ди ул. Урта гасырларда яшәгән фикер иясе
һәм шагыйрьнең беркатлылыгы биредә бик
ачык сизелеп тора. Ләкин безнең өчен
авторның мәсьәләне гуманистик яктан
алып яктыртырга омтылуы кызыклы һәм
әһәмиятле.
Әсәрдә суфыйчылык, аскетизм
идеяләре һич кенә дә юк. Киресенчә,
әсәрнең буеннан-буена дөнья тормышын,
аның матурлыкларын чиксез ярату, шунда
кеше булып яшәүдән үзеңне бәхетле тою
хисләре ялкынланып, балкып бара. Ширин
мәсьәләне Хөсрәү алдында, әгәр үзең чын
кеше булмасаң, хан булуда ни мәгънә,
дигән рәвештә куя:
Сәнең өчен ирер бу барча Галәм, Кечекләп,
күрмәгел үзеңне сән кәм.
Яратты хак сәнең өчен Җиһанны, Сәңа бирде уш
андин гакл вә җанны,
Әгәр белсәң, сән артыксән мәликдии, Бу һиммәт
берлә тот алгы фәләкдин.
Күңел кис таҗ вә тәхетдин, бул фаригъ, Чыраең
кыйлма кайгы берлә саригъ,
Нитәк кем җансызын тән эшкә килмәз, Янә
тәнсез бу җанны белсә булмаз. Әгәр булсаң
бу тәхет-таҗга мохтаҗ, Сәңа—йир тәхт ирер,
югары күк-таж.
Шагыйрь, җирдә <кеше булып яшәү
мәңге дәвам итсә иде, дигән сүзләрне яза:
Әгәр булмаса тәндин җан фиракый!
Тереклек булса ирде монда бакый!
Менә шушы әсәрнең Идел буенда
беренче башлап яңгырап китүенә быел
алты йөз егерме ел тулды. Шул заман
арасында аның традицияләре безнең
поэзиябез үсешенә гаять тирән һәм күркәм
эз салып киткән. Борынгы татар
шагыйрьләренең яхшы әсәрләрен укысаң
да. Кандалыйны укысаң да, хәтта XX йөз
башында шаулап күтәрелгән татар
поэзиясе ташкынына күз салсаң да,
шушындый әсәрләрдән килә торган
җәүһәрләрне ачык күрәсең.
Бу әсәр өйрәнелергә, аның кыйммәтле
сыйфатлары тирәнрәк ачып салынырга
тиеш.