Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

БЕРЕНЧЕ РУС КОНСЕРВАТОРИЯСЕНӘ 100
ЯШЬ
Сентябрь аенда Н. А. Римский-Корса- ков
исемендәге Ленинград дәүләт консер-
ваториясенең йөзьеллык юбилее билгеләп үтелде.
Илебездәге иң өлкән бу югары музыка мәктәбе
1862 елның 20 сентябрендә Петербургта ачылган.
Консерваторияне оештыру һәм ачып җибәрүдә
бөек пианист һәм җәмәгать эшлеклесе Антон
Григорьевич Рубинштейн зур хезмәт куйган. 100
ел эчендә бу югары уку йортын 7 меңнән артык
кеше тәмамлаган. Аны беренче булып тәмамлап
чыгучылар арасында П. И. Чайковский, А. К-
Лядов, А. С. Аренский, М. М. Ипполитов-Иванов
һәм музыка сәнгатенең күренекле башка бик күп
эшлеклеләре бар. Н. Я- Мясковский, С. С.
Прокофьев, Ю. А. Шапорин, В. В. Шербачев, Д. Д.
Шостакович, А. М. Баланчивадзе, Г. В. Свиридов
Һ. б. бик күпләр тормыш путевкасын шунда ал-
дылар. Хәзер бу консерваториядә илебезнең төрле
почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән күп
санлы студентлар укый.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ
ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНЫҢ
АЧЫК ҖЫЕЛЫШЫ
28 сентябрьдә Г. Тукай клубында Татарстан
язучылары союзының ачык партия җыелышы
булды. Җыелышта • Язучылар союзы
каршындагы проза секциясенең отчеты тыңланды.
Секция эше турындагы докладны бюро
председателе Г. Минский ясады.
— Быелгы ел дәвамында да проза секциясенең
эше иҗади күтәрелеш юнәлешендә барды,— диде
докладчы. — Бу — партиябезнең XX съездыннан
соң тормышыбызда булган үзгәрешләр нәтиҗәсе,
XXI, XXII съездларда кабул ителгән тарихи
карарларның тормышта гәүдәләнүе.
Докладчы шул чорда басылып чыккан роман,
повесть һәм хикәяләргә, аларныц әһәмиятенә
тукталды. Докладта шулай~ ук проза өлкәсендәге
кимчелекләр тәнкыйтьләнде. Хикәяләр жанрының
хәзерге әдәбиятыбызда укучыларны
канәгатьләндерерлек булмавына басым ясалды.
— Укучыларыбызда коммунистик мораль
нормаларын тәрбияләү бурычы язучыларны җиң
сызганып, армый-талмый эшләргә чакыра.
Язучының урыны яңа коммунистик җәмгыять
төзү фронтының алгы сызыгымда булырга тиеш.
Заман рухын тоймыйча, тормышыбызда барган
бөек үзгәрешләрне күрмичә, алар белән
исәпләшми торып, язучы бүгенге көн таләпләренә
җавап бирерлек әсәр иҗат итә алмый. Прозаиклар
секциясе бюросы, Язучылар союзы правле- ниесе
һәм партоешма язучылар алдында торган
мактаулы бурычны үтәү өчен бөтен көчләрне
тупларга, бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга
тиеш.
Фикер алышуларда катнашкан X. Туфан проза
өлкәсендәге уңышлар һәм җитеш- сезлекләр
турында сөйләде. И. Нуруллин, әдәби әсәрләрдәге
күп сүзлелек мәсьәләсенә тукталып, язучылар
иҗатыннан шуңа мисаллар китерде. Уртак сөйләм
белән кирәгеннән артык мавыгучы язучыларның
әсәрләрен санап үтте, моның әдәби әсәрләрдә
персонажлар хәрәкәтен, динамиканы чикләүгә
китерүен әйтте. М. Садри проза секциясендә яшь
һәм башлап язучыларга ярдәм итү мәсьәләсенең
тиешле югарылыкта булмавын тәнкыйтьләде. Ф.
Хөсни әдәби тәнкыйть мәсьәләсенә тукталды.
Доклад буенча фикер алышуларда шулай ук Ә.
Еники, Н. Гыйззәтуллнн, 3. Нури, С. Баттал һ. б.
катнашты.
МУСА ҖӘЛИЛГӘ ҺӘЙКӘЛ
Казан шәһәренең Ленин районындагы 26 нчы
мәктәп укучылары В. И. Ленин исемендәге пионер
оешмасының кырык еллыгы хөрмәтенә барган
икееллыкта бик актив катнаштылар һәм
өлгерешне күтәрү, җәмгыятькә файдалы эшләр
башкару буенча зур тырышлык күрсәттеләр. Әнә
шул хәрәкәт барышында пионерлар металл
ватыклары, макулатура җыюдан һәм җәмгыять
эшләрендә катнашудан кергән акча исәбенә
сөекле шагыйребез — Советлар Союзы Герое
Муса Җәлилгә һәйкәл куярга карар бирделәр.
Дирекция һәм мәктәпкә шефлык итүче
предприятие пионерларның бу башлангычын
яхшы дип таптылар һәм аларга ярдәм итәргә
булдылар, һәйкәлне, җәмәгать тәртибендә,
скульптор Бакый Урманчы эшләп бирде.
Ю сентябрь көнне укучылар, укытучылар,
мәктәпкә шефлык итүче предприятие, пар
157
тия һәм җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре,
язучылар һәм бик күп кунаклар 26 нчы мәктәп
каршындагы алма бакчасына — һәйкәлне ачу
тантанасына җыелдылар. Советлар Союзы гимны
яңгырый — һәйкәлне каплап торучы зәңгәрсу
япма шуышып пьедесталга төшә. Тантанада
катнашучылар үлемсез шагыйрьнең мәгърур
карашын күрәләр.
Пьедесталга:
«Гомерем минем моңлы бер җыр
нде, Үлемем дә яңрар җыр булып», —
дигән шигъри юллар язылган.
Тантанада Муса Җәлил исемендәге дружина
пионерларын Татарстан АССР мәгариф министры
М. Мәхмүтов, язучы Г. Каш- шаф, запастагы
генерал-майор Ф. Булатов, композитор 3.
Хәбибуллин, һәйкәлнең авторы Б. Урманчи һәм
башкалар котладылар.
Пионерлар Муса Җәлил шигырьләрен яттан
сөйләделәр.
ЯШЬЛӘР КОМИССИЯСЕНДӘ
Татарстан язучылары союзының яшьләр
комиссиясенә быел 120 яшь автордан йөзләрчә
шигъри әсәрләр, хикәяләр, алты повесть, биш
пьеса һәм очерклар алынды.
Бу әсәрләр Язучылар союзында укылды,
тикшерелде, яшь авторларга консультацияләр
бирелде. «Яшьлек сулышы» повесте авторы С.
Хәйруллин (Минзәлә), «Томан тарала» повесте
авторы Ә. Ибраһнмова (Казан), «Кайда син,
бәхет?» повесте авторлары Д. Хәкнмов һәм X.
Хәлилов (Норлат районы), хикәячеләрдән Р.
Маниурова, 3. Мөхәммәтов, М. Хәбибуллин,
шигырь язучылардан Ә. Садриев, X. Гыйльманов,
X. Хөснуллин, Р. Харисов, Ф. Сәетбатталов белән
махсус семинарлар үткәрелде. Бу авторларның
әсәрләрен тикшерүдә Г. Әпсә- ләмов, И. Гази, Г.
Минский, Ф. Хөсни, С. Хәким, Л. Ихсанова, А.
Әхмәт, Б. Камал, Җ. Тәрҗеманов катнашты.
Яшь һәм башлап язучы авторларның әсәрләрен
тикшерү, семинарлар үткәрү дәвам итә. Быел
кайбер яшь авторлар Татарстан язучылары
союзына махсус семинарга чакырылачаклар.
ҖӘЯГЕ ГАСТРОЛЬ
Киеренке хезмәт һәм иҗат кайнап торган сезон
бетүгә республикабыз районнарына, шәһәрләренә
һәм күрше өлкәләргә гастрольгә чыгу — Г. Камал
исемендәге Татар дәүләт академия театры
коллективының бик күптәннән килгән мактаулы
эше. Коллектив гастрольгә быел ике группага
бүленеп чыкты һәм өч ай чамасы вакыт эчендә
республикабызның күп кенә районнарында,
Куйбышев, Пермь, Свердловск, Магнитогорск,
Чиләбе һ. б. шәһәрләрдә булды. «Татар хатыны
ниләр күрми» (Г. Иб- раһимов әсәре буенча),
«Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин), «Таң атканда» (Ш.
Шаһга- ли), «Янар чәчәк» (И. Юзеев) һ. б. әсәрләр
тамашачылар алдында зур уңыш казанды.
Үзләре булган күпчелек район һәм шәһәрләрдә
артистлар урыннардагы үзешчән сәнгать
түгәрәкләре белән бәйләнешкә керделәр, иҗади
очрашулар һәм консультацияләр үткәрделәр.
Тамашачылар алдында уңышлы чыгышлар
ясаганы өчен коллектив Мактау грамоталары
белән бүләкләнде.
Башкортстанның атказанган артисткасы,
башкорт һәм татар көйләрен үзенә хас моң белән
башкаручы, хезмәт ияләренең яраткан җырчысы
Фәридә Кудашева сентябрь аенда Казан
шәһәрендә һәм республикабыз районнарында
гастрольдә булды.
Советлар Союзының бик күп шәһәрләрендә,
чит илләрдә һәм КПССныц XXII съезды
делегатлары алдында чыгыш ясаган, яшьләрнең
һәм студентларның алтынчы бөтендөнья
фестивалендә халык биюләре буенча халыкара
конкурс лауреаты — Төркмән- стан ССР халык
биюләре ансамбле Казанда булып китте.
* * *
Виолончелистларның Бөтенсоюз һәм халыкара
конкурслары лауреаты, Мәскәү дәүләт
филармониясе солисты Яков Слободкин Казанда
гастрольдә булды. Яков Слободкин совет һәм чит
нл композиторлары әсәрләрен зур осталык белән
башкарды. Аның чыгышларын тамашачылар бик
җылы каршыладылар.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Секция утырышы колхозда
Татарстан язучылары союзы каршындагы
шагыйрьләр секциясенең чираттагы утырышы 17
сентябрь көнне Питрәч районының Ильич
исемендәге колхозында үткәрелде. Утырышта Г.
Хуҗи, И. Юзеев, X. Камалов, Р. Гәрәй катнашты.
Утырыш агроном-шагыйрь Ренат Рәхимов
әсәрләрен тикшерүгә багышланды. Утырышта
катнашучылар яшь шагыйрь иҗатындагы
уңышлы якларны — авторның актуаль темаларны
яктыртырга омтылуын әйттеләр һәм, шуның белән
бергә, кимчелекләрне дә күрсәтеп үттеләр. Яшь
авторга формаларны камилләштерү юнәлешендә
киңәшләр бирелде.
Колхозга килгән шагыйрьләр 18 сентябрьдә
көндез урта мәктәп укытучылары һәм укучылары
белән очраштылар. Ә кичен авыл клубында зур
кичә булды. Шагыйрьләр колхозчыларны үз
әсәрләре һәм татар совет әдәбиятындагы
яңалыклар белән таныштырдылар.
♦ * ♦
17 сентябрьдә рус язучылары секциясе
утырышы булды. Утырышта «Киң юлда»
(«Дорогой широкой») җыентыгына керәчәк
әсәрләр буенча фикер алышу булды. Уңышлы
чыккан әсәрләрне җыентыкка сайлап алу өчен
махсус комиссия сайланды.
158
*
20 сентябрь көнне Татарстан язучылары
союзында драматурглар секциясенең чираттагы
утырышы булып узды. Секция А. Әхмәтнең
«Аның белән генә» исемле пьесасын тикшерде.
Утырышта катнашучылардан Н. Исәнбәт, Р.
Ишморатова, X. Вахит, И. Юзиев һ. б. әсәрнең
уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәттеләр,
авторга иҗади киңәшләр бирделәр.

* *
21 сентябрь көнне Татарстан язучылары
союзында шагыйрьләр секциясенең чираттагы
утырышы үткәрелде. Утырышта Р. Әх-
мәтҗановның «Егерменче яз», «Гасырлар юлы»
һәм «Синең кояшың» исемле китаплары
тикшерелде. 3. Нури шагыйрьнең иҗатына
кыскача анализ ясады.
Фикер алышуларда катнашкан X. Туфан, Ә.
Юныс, М. Садрн, Н. Дә үл и, М. Шабаев һәм
башкалар автор иҗатындагы уңышлы һәм
уңышсыз якларга конкрет тукталдылар, киңәшләр
бирделәр.
Секция утырышы Роберт Әхмәтҗановны СССР
язучылары союзына членлыкка кабул итү өчен
Татарстан язучылары союзы правлениесенә
тәкъдим итү турында карар кабул итте.
* "" «
24 сентябрьдә проза секциясенең чираттагы
утырышы үткәрелде. Утырышта М. Шә-
рифуллинның «Айлы төндә» исемле хикәяләр
’җыентыгы һәм «Еллар үткәч» повесте
тикшерелде. С. Хәсәнов «Еллар үткәч» исемле
повестька анализ ясады. Фикер алышуда
катнашучылар: Ф. Хөсни, Г. Минский, ’ М. Садри
һ. б. авторның иҗади уңышларына тукталдылар,
кимчелекләрен күрсәттеләр һәм киңәшләр
бирделәр. Секция утырышы М. Шәрифуллинны
СССР язучылары союзына членлыкка алу өчен
Татарстан язучылары союзы правлениесенә
тәкъдим итәргә дигән карар кабул итте.
25 сентябрьдә тәрҗемәчеләр секциясендәге
татар һәм рус группаларының берләштерелгән
утырышы уздырылды. Анда һәр икс группаның
1962 елның IV кварталы өчен эш планнары
каралды.
* * *
27 сентябрь көнне Татарстан язучылары союзы
каршындагы чуваш язучылары секциясе
утырышы булды. Анда К- Петровның
«Күтәрелеш» (чуваш телендә) исемле әсәре
тикшерелде. Әсәр буенча фикер алышуда А.
Талвир, В. Юдин, философия фәннәре кандидаты
А. Петрухин һ. б. катнашты.
* * *
27 сентябрьдә балалар әдәбияты секциясе
утырышы үткәрелде. Утырышта Л. Ихса- нованың
«Космонавтлар юлы» исемле яңа әсәре буенча
фикерләр әйтелде. Утырыш 1962 елның IV
кварталына секциянең эш планын раслады.
КИЧӘЛӘР ҺӘМ ОЧРАШУЛАР
9 октябрь көнне язучылар: Г. Галиев. И. Юзиев
һәм «Ялкын» журналы эшчеләре Казан шәһәренең
106 мәктәп укучылары һәм укытучылары белән
очраштылар.
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле безнең
республикада гына түгел, илебезнең бик күп өлкә
һәм районнарында, Кытай Халык
Республикасында, башка социалистик илләрдә
булып, тамашачыларның зур ихтирамын казанды.
Ансамбльнең оештырылуына 25 ел тулды. Шул
уңай белән 15 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге
Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында
юбилей кичәсе уздырылды. Кичәдә ансамбль
коллективы адресына килгән күп санлы котлау
телеграммалары укылды һәм аның отчет
концерты булды.
КҮРЕНЕКЛЕ ДРАЛ’.АТУРГ
КӘРИМ ТИНЧУРИН КИЧӘСЕ
19 сентябрьдә Ленин орденлы Г. Камал
исемендәге Татар дәүләт академия театры
бинасында атаклы драматург Кәрим Тинчу-
ринның тууына 75 ел тулуга багышланган
тантаналы кичә үткәрелде. Кичәне драма тург Р.
Ишморат ачты. Филология фәннәре кандидаты Б.
Гыйззәт К-Тинчуринның тормышы һәм иҗаты
турында доклад ясады. Докладтан соң Казан
шәһәренең Идел буе районы Крайная урамын
Кәрим Тинчурнн урамы дип исемләү турында
хезмәт ияләре депутатларының Шәһәр Башкарма
комитеты карары укылды. Кичәнең икенче бүле-
гендә, Академия театры коллективы баш-
каруында, драматургның «Зәңгәр шәл* пьесасы
күрсәтелде.
ЯҢА ҖЫР КИЧӘСЕ
20 сентябрьдә консерваториянең кече залында
Татарстан композиторлары союзының иҗат
җыелышы булды. Җыелышта Җ. Фәйзинең «Язгы
хисләр», «Зәйнәп үрдәк үрчетә» (Н. Зариф
сүзләре), «Дөрлә, ялкын, дөрлә учакта» (Җ.
Тәрҗеманов сүзләре) җырлары, Н. Зарипованыц
«Буровой утлары» вальсы, җыр һәм фортепьяно
өчен эшләнгән «Әлфия» көе, Ф. Әхметовныц «Яз
җыры» (М. Җәлил сүзләре) тыңланды. Әсәрләрне
Казан дәүләт консерваториясе укытучылары һәм
студентлары башкардылар. Әсәрләр буенча фикер
алышуда Ә. Бакиров, Ю. Виноградов, 3.
Хәбибуллин, М. Латыйпов, И. Шәмсетдинов һәм
Я. Гирш- ман катнашты.
НУРИ АРСЛАНОВ КИЧӘСЕ
2 октябрь көнне язучыларның Г. Тукай
исемендәге клубында шагыйрь Нури Арс- лановка
50 яшь тулу уңае белән әдәби кичә уздырылды.
Нури Арслановныц тор

мыш ы һәм иҗаты турында докладны шагыйрь
Мөхәммәт Садри ясады. Аннан, юбиляр исеменә
алынган котлау телеграммалары укылды. Кичәнең
икенче бүлегендә концерт булды.
*
* *
Язучы Габдрахман Әпсәләмов Балык бистәсе
районы Котлы Бөкәш авылы, Лаеш районы ‘
КсЧе-ЮлЧа авылы мәктәпләрендә булып,
уКыТуЧылар һәм укучылар белән очрашты.
* * *
Сентябрь аенда Гали Хуҗиев Буа районында
булды.’ Командировка вакытында шагыйрь
«Байрак» газетасы каршында әдәби түгәрәк
оештыруда катнашты. Түгәрәккә барысы 14 кеше
тартылды. Түгәрәк Г. Хафизов һәм Д.
Камалетдинованың шигырьләрен пгкшсрде.
-•и
♦ <:
Башкорт китап нәшрияты шушы көннәрдә
күренекле татар шагыйре Сибгат Хәкимнең
«Давыл чәчкәсе» исемле шигырьләр китабын
бастырып чыгарды.
Китапка шагыйрьнең иң яхшы шигырьләре,
халык арасында киң таралган җырлары,
укучыларның мәхәббәтен казанган поэма һәм
легендалары тупланган. Беренче биттә
шагыйрьнең рәсеме урнаштырылган.
Башкортстаи АССРның атказанган сәнгать
эшлеклесе шагыйрь Баязит Бикбай С. Хәкимнең
иҗаты һәм тормыш юлы турында кереш сүз язган.
Китапның бәясе 24 тиен, тиражы 5 мең.
АВЫЛДА МУЗЕЙ
Беренче Май районының Карл Маркс
псемендәге колхозында авыл тарихын ча-
гылдыручы музей ачылды. Музейда кре-
стьяннарның революциягә кадәрге авыр тор-
мышы, гражданнар сугышы еллары хакында
сөйләүче шактый күп материал тупланган. Анда
шулай ук татар халкының милли өс- баш
киемнәре, төрле музыка кораллары, чырадан алып
хәзерге электр җиһазларына кадәрге яктырту
әйберләре, аерым елларда чыккан акчалар һәм
авылның танылган кешеләренә багышланган
махсус почмак бар. Биредә колхоз
производствосының үсешен, аның доходы артуын
чагылдыручы диаграммаларны да күрергә
мөмкин.
ХАЛЫК ХУДОЖНИГЫ
СССР Верховный Советы Президиумы, рәсем
сәнгате өлкәсендәге хезмәтләрен искә алып, Павел
Дмитриевич .Коринга СССР халык художнигы
дигән исем бирде.
♦ *
СССР Верховный Советы Президиумы, совет
әдәбиятын үстерү өлкәсендәге эшчән- леген искә
алып, 60 яшь тулу уңае белән, язучы Михаил
Дмитриевич Шошиниы «Почет билгесе» ордены
белән бүләкләде.
ЧИТ ИЛ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОВЕТЛАР
СОЮЗЫНДА
Совет азучыларының I съездында катнашкан
һәм А. М. Горький белән очрашкан француз
язучысы, коммунист Владимир Познер сентябрь
аенда безнең илебездә кунакта булды.
Күренекле исланд язучысы Нобель премиясе
лауреаты Халлдор Лакснесс сентябрьдә Советлар
Союзына килде.
КЫЙММӘТЛЕ ТАБЫЛДЫКЛАР
Күптән түгел Куйбышев районының Се-
меновка авылында яшәүче Турнин көмеш
акчалар белән тулы, балчыктан ясалгап савыт
тапкан. Бу акчалар XV гасырда, Алтын Орда
ханлыгының таркалу чорында коелганнар.
*
* *
Лаеш районының Именькова авылыннан ерак
түгел урында, Кама ярында шул районда яшәүче
Галләмов беләзек, йөзек 11. б. хатын-кыз бизәнү
әйберләре салынган, балчыктан ясалган савыт
тапкай.
Куйбышев районының Комарова авылы
мәктәбе укучысы А. Въюговский XIV гасырда
коелган көмеш акчалар салынган савыт тапкан.
ХАТЫЙП ГОСМАН —
ФИЛОЛОГИЯ ФӘННӘРЕ ДОКТОРЫ
4 октябрь көнне В. И. Ульянов-Ленин
исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы
Казан дәүләт университетының тарих-фило- логия
факультеты гыйльми советы утырышында
филология фәннәре докторы дигән гыйльми
дәрәҗә алу өчен филология фәннәре кандидаты X.
Госман «Социалистик революция һәм татар
поэзиясе» дигән темага диссертация яклады.
Рәсми оппонентлары: филология фәннәре
докторы профессор Б. А. Каррыев, филология
фәннәре докторы профессор Д. Г. Киекбаев,
филология фәннәре докторы М. X. Гайнуллин.
Гыйльми совет утырышының карары нигезендә
X. Госманга филология фәннәре докторы исеме