ЯҢА КИТАПЛАР
Шагыйрь Сибгат Хәкимнең
шигырьләрен һәм поэмаларын
татар укучылары гына түгел,
рус укучылары да бик яратып
укыйлар. Соңгы елларда рус
телендә аның берничә
Сибгат Хәким ■
ЦВЕТЫ БУРИ ;
(Давыл чәчәкләре)
■ S җыентыгы басылып чык-
ты. Быел Мәскәүдә «Со-
ветский писатель» нәш-
риятында басылган «Цветы
бури» («Давыл чәчәкләре»)
исемле җыентыгына
шагыйрьнең С. Липкин, Я.
Смеляков, Н. Сидоренко, Р.
Моран, М. Львов, Т. Ян, И.
Калимуллин, В. Ганиев
тарафыннан русчага тәрҗемә
ителгән шигырьләре,
җырлары, легендалары һәм
«Ленин фәрманы белән» дигән
поэмасы урнаштырылган.
Җыентыкка кергән әсәр-
ләрендә С. Хәким бүгенге
кешеләрне уйландыра,
дулкынландыра торган иң
актуаль темаларга мөрәҗәгать
итә. Шагыйрьне, аның үз
сүзләрен кушып әйткәндә,
Ленин фәрманы белән
төзелгән, якты, киң юлга
чыккан республикабызның
хезмәт уңышлары, туган
җиребезнең матурлыгы,
халкыбызның бердәмлеге,
кешеләребезнең олы
җанлылыгы сокландыра.
Шуның белән беррәттән С.
Хәким шигырьләрендә
тормышта очрый торган
кайбер кире күренешләр
ышандырырлык итеп тас-
вирланган вакыйгалар һәм
картиналар аша фаш ителә.
Җыентыкка кергән ши-
гырьләрнең тәрҗемәләрендә С.
Хәким иҗатына хас булган
җыйнаклыкның, пөхтәлекнең,
лирик кичерешләрнең, нечкә
поэтик детальләрнең югалып
калмавы укучы өчен аеруча
куанычлы. Уңышлы тәрҗемә
ителгән әсәрләр итеп, беренче
чиратта, «Ленин фәрманы
белән» поэмасын, «Сары
капкалы йорт», «Урман»,
«Ибраһим йосфи», «Мин
шагыйрьне алып кайтам» һәм
«Суд залыннан» циклына
кергән шигырьләрне санарга
мөмкин.
Китапның беренче битендә
Сибгат Хәкимнең тормыш һәм
иҗат юлы турында кыскача
белешмә бирелгән. Җыентык
өлкән шагыйрь һәм тәрҗемәче
Н. Сидоренко редакциясендә
басылган.
Татарстан китап нәшрияты
бастырып чыгарган «Кояш
безгә елмая» исемле
җыентыкка яшь хикәячеләрнең
20 гә якын әсәре
урнаштырылган. Авторларның
һәркайсы тормышыбыздагы
теге яки бу моментны
художестволы яктыртуны
максат итеп куя. Китап колхоз
һәм совхоз кырларында, завод-
фаб- рикаларда һ. б. өлкәләрдә
эшләүче замандашлары-
бызның күркәм сыйфатлары
хакында сөйли. Җыентыктагы
күпчелек хикәяләрнең
коммунистик җәмгыять төзүче
яшьләребезнең тормышын,
эшен күрсәтүгә багышланган
булулары аеруча күңелле. Төп
геройлары яшьләр булган
«Күбәләк» (Р. Фәнзев),
* * *
«Яңгыр һаман яумас» (Б.
Бахитов), «Имтихан» (К.
Тимбикова), «йолдызлар
елмая» (Ш. Садыйков)
хикәяләрендә хезмәт, дуслык
һәм мәхәббәт үзара үрелеп
тасвирлана. Укучы китаптагы
һәр хикәядә диярлек олы
җанлы, киң күңелле совет
кешесе образын очрата.
Замандашларыбызга хас булган
әнә шундый коммунистик мо-
раль сыйфатлар «Паровоз
булкасында» (Р. Фәнзев),
«Тормыш җиңә» (Ә. Фазыл-
җанов), «Мыек» (М. Рафиков),
«Үги апа» (Г. Тав- лин)
әсәрләрендә матур сурәтләнгән.
Империалистларның яңа
сугыш уты кабызырга ма-
ташуларына совет кешесенең
тирән нәфрәт белән каравын
«Яса, улым, яса» исемле
хикәясендә М. Рә- фиков нечкә
штрихлар белән уңышлы гына
гәүдәләндергән.
Тормышның алга баруына
комачаулаучы тискәре
< КОЯШ БЕЗГӘ ЕЛМАЯ
күренешләр дә авторлар
игътибарыннан читтә калмаган.
«Саттаров план үти» (Ә.
Фазылҗанов), «Корбан ашы»
(Г. Сабитов), «Соңгы
150
рейс» (М. Хэбибуллин),
«Мәшәкатьле килен» (Р.
Зиятдинов), «Ана йөрәге» (Д.
Вагьгйзов), «Күчмә бан- рак»,
«Эти дигәнчә булмады» (В.
Монасынпов) хикәяләрендә
искелеккә ябышып ятучылар,
булдыксыз җитәкчеләр,
бюрократлар һәм әрәмтамаклар
фаш ителә.
Китапта шулай ук илебез
иминлеге сагында торучы
солдатлар хезмәтен сурәтләүче
әсәрләр дә бар.
Китапның тиражы 8000 данә,
бәясе 20 тиен.
Соңгы елларда үзләренең
каләм көчләрен хикәя жан-
рында сынап карарга теләүче
яшь прозаикларның саны
шактый артты. Татарстан китап
нәшриятында аларның кечкенә-
кечкенә җыентыкларын
бастырып чыгару матур
традициягә кереп бара. Күптән
түгел нәшрият укучыларга
башлап язучы Дамир Галнмов-
ның «Авылдашларым» исемле
хикәяләр җыентыгын тәкъдим
итте. Җиде меңлек тираж белән
басылган бу җыентыкка
авторның «Очрашу», «Таныш
тавыш», «Спектакль»,
«Гарифә», «Чиккән яулык» һәм
«Җәйләүдә» дигән хикәяләре
урнаштырылган. Ул хикәяләр-
дә тасвирланган вакыйгаларда
катнашучылар итеп бүгенге көн
кешеләре алынган. Алар
арасында без Ватанның
иминлеген саклап изге постта
торучы кыю Хәлимне, аңа
биргән яшьлек вәгъдәсенә кер
төшермәгән җырчы Наиләне, үз
колхозының байлыгын тагын
да арттыру өчен терлекчелек
фермасына эшкә килгән көтүче
егет Фаязны, уңганлыгы,
хезмәт сөючән- леге белән
башкаларны үзенә ияртүче,
эштә аларга якыннан
булышучы Гарифәне һ. б.
ларны күрәбез. Дамир Галимов
кыска һәм җыйнак итеп язарга
омтыла. Шуңа күрә аның
хикәяләренең сюжеты гади, ул
хикәяләрдә тасвирланган
вакыйгалар катлаулы түгел.
Дөрес, авторга әле тормыштагы
аерым күренешләрнең төп
асылын, үз геройларының
характерларын, эчке
дөньяларын, үзара
мөнәсәбәтләрен кайбер
хикәяләрендә тиешле юга-
рылыкта ачып бирү тәҗрибәсе
җитми. Ләкин аның бу
юнәлештә эзләнүе, кешеләрне
хәрәкәттә, үсештә бирергә
тырышуы ачык сизелә. Ул
бигрәк тә персонажларының
теленә зур игътибар бирә,
һәркайоы- ның үз лексиконына
хас булган сүзләр эзли. Менә
«Җәйләүдә» хикәясендәге Фаяз
һәм Фәтхерахман карт
образлары. Фаязның көтүче
булып эшли башлавын бел-
Дамир Галимов i
>, АВЫЛДАШЛАРЫМ гәч,
сөйгән кызы Рәсимә аңа
хәтерен калдырырлык сүзләр
әйтә. Шуңа ачу итеп кызу
канлы Фаяз үзенең сыерларына
җикеренә, барсын бергә туплап,
аларны әрле-бирле куарга
тотына. Моны күзәтеп торган
Фәтхерахман абзыйның түзем-
леге югала һәм ул Фаязның
каршысына атылып чыга
«Сыерлар^ыңа иркенләп
ашарга бирмисең. Ниткән хәл
бу? Ошамаганны?» ди ул.
Шуннан соң алар арасында
мондый . сөйләшү булып ала:
— И-и, миңа димәгәе,
центнеры белән ашасыннар!..
Авызларын текмәгән ич
аларның. Спи дә тагын бигрәк
остарып киткән буласың.
Малай-шалай юк ич
монда.
— Кәк-тәк остармаска ди?!
Пака мин әле монда ыстарший
көтүче... Ашасыннар, бугазын
текмәгән, имеш... А1енә
синекен тегәсе бар, бугаз
киереп кычкырмас идең...
Нәрсә, күзеңне тасрайттың?
Ошамыймыни? Ошамас шул.
Фәтхерахман абзаң белән авыз
чайкарга иртәрәк әле сиңа...
Абзаң ул, беләсең килсә, бот
буе вакытыннан байга көтү
көткән кеше.» Ә
гражданскийда, беләсең килсә,
Әзин гүәрдиннәренә Ишморат
байның рнсагын да биреп
җибәрде... Җә, нәрсә
дәшмисең? Сүзең беттемени?
Бетәр шул...
Автор, әнә шул рәвешчә,
геройларның үз-үзләреи то-
тышын сурәтләгәндә күп кенә
очракларда тел чараларына
мөрәҗәгать итә. Бу исә
вакыйгаларны, кешеләрнең
уйларын һәм кичерешләрен күз
алдына бик җиңел китереп
бастыра. Ә мондый
диалогларны, оста тотып
алынган психологик
моментларны Д. Галимов
хикәяләрендә байтак очратырга
мөмкин. Китаптагы хикәяләрне
укып чыкканнан соң бүгенге
колхоз авылының тырыш һәм
эш сөючәп гади кешеләрен үз
күзең белән күргәндәй була-
сың. Китапның күләме 54 бит.
Бәясе 5 тиен.
Вакыйга ерак тайга эчендәге
кечкенә бер поселокта
башланып китә. Анда яшәүче
Лука Бабкин белән энесе
Глебның әниләре инде күптән
үлгән, урман каравылчысы
булып эшләгән әтиләре моннан
берничә ел элек һәлак булган.
Лука, унынчы классны тәмам
иткәч, кайберәүләр кебек
моңарчы ке ше колагы
ишетмәгән могҗизалар эзләп
китәргә җыенмый, үзе туып-
үскән җирдә калып, тайгадагы
яңа төзелешләрдә катнашу ту-
рында хыяллана. Ә анык энесен
диңгез буендагы зур-зур
шәһәрләр, кораблар һәм су асты
көймәләре кызыктыра. Глебның
уйлавынча: «Урман поселогын-
да нинди батырлык эшләп
булсын соң!»
151
Ләкин ул ялгыша. Кыюлык
һәм батырлык күрсәтерлек
вакыйгаларны һәр урында
очратырга мөмкин нкән. Рус
язучысы Николай
Печерскийның «Кызыл вагона
исемле повестенда әнә шундый
вакыйгаларның берсе турында
сөйләнә. •Мәскәүдәге А. М.
Горький исемендәге әдәбият
институтын тәмамлап кайткан
яшь тәрҗемәче Рәшит Зәй-
/*— ------------------ -
Николай
Печерский
J КЫЗЫЛ ВАГОН нуллин
тарафыннан татарчага тәрҗемә
ителгән һәм Татарстан китап
нәшриятында басылып чыккан
бу әсәр мавыктыргыч һәм
кызыклы материалга
нигезләнеп язылган. Төньяк
тимер юлын төзүчеләрнең авыр
һәм мактаулы эшләре, урта
мәктәпне тәмамлаган яшь-
ләрнең кыюлыгы, гади ке-
шеләрнең табигать көчләрен
бер-бер артлы җиңеп чыгулары,
әле хәзергә парта арасында
утыручы балаларда ныклы
ихтыяр тәрбияләнүе әсәрдә
шактый тулы сурәтләнә. Нинди
дә булса батырлык эшләргә
бертуктаусыз хыялланучы, әллә
канларга илткән ерак юлларны
төшләрендә күреп уянучы шул
ук Глеб, төзелеш участогы
начальнигы Георгий Лукичның
үзсүзле кызы Варя һ. б. лар
хезмәттә үзләренең беренче
чыныгуларын алалар, тормыш-
ның матур якларын гына түгел,
к^ырыс һәм аяусыз якларын да
күрергә өйрәнәләр. йорт-
җирләрен калдырып, салкын
тайга эчендә яңа юллар һәм
шәһәрләр төзергә килгән
тынгысыз кешеләр яшәгән
кызыл вагоннар алар өчен дә
кадерле урын булып әверелә.
Шуңа күрә дә әсәр түбәндәге
юллар белән тәмамлана:
«Шыгырдап торган бу иске
вагонда Глеб пичәмә көннәр,
ннчәмә төннәр уздыр- д^ы,
күпме хәсрәтле уйлар кичерде,
күпме шатлыклары, өметләре,
шикләре-шөбһәлә- ре шушы
вагон белән бәйләнгән!.. Хәзер
ул вагон аның өчен дөньяда иң
кадерле нәрсә иде».
Аерым бүлекләрдә очрый
торган кайбер тел кытыр-
шылыкларын искә алмаганда,
повесть әйбәт тәрҗемә ителгән,
ул җиңел укыла.
Китап 7000 данә басылган.
Бәясе 33 тиен.
«Алдавыч көзгеләр пат-
шалыгы», «Павлик Морозов»,
«һәрвакыт әзер» һәм башка күп
кенә әсәрләрнең авторы В. Г.
Губаревның «Тылсымлы
яулык» исемле яңа әкияте,
татар теленә тәрҗемә ителеп,
Татарстан китап нәшриятында
басылып чыкты. Китапның сю-
жетын укучы балаларның
тылсымлы яулык ярдәмендә
ерак диңгез уртасындагы, кеше
яшәми торган утрауга барып
чыгулары һәм анда күргән
маҗаралары тәшкил итә.
Әкиятнең төп герое — Борис
исемле малай. Ул эшләргә
яратмый, көннәрен кызыклы
китаплар укып уздыра. Аңа бар
да әзер булсын, аның өчен
башкалар эшләсен. Менә ул дә-
рестән кайткач, чишенми-
нитми, диванга ятып китап
укый. Тылсымлы яулык, аның
кушуы буенча, савыт-
сабаларны юып куя, өй
җыештыра. Алай гына түгел,
Борисның теләген үтәп,
тылсымлы яулык аны,
иптәшләре белән, ерак утрауга
илтә. Борис утрауга килгәч тә
яулыкны гына селти — күз
ачып- номганчы җаны ни тели,
шул барлыкка килә. Ләкин бар
нәрсәне дә үз көчләре белән
булдырырга күнеккән Юра
белән Мила эшсез тора
алмыйлар. Борисның төрле
«могҗизалар» ясавы аларны
туйдыра. Юра һәм Мила бу
хакта Борисның үзенә дә
әйтәләр. Әмма ул иптәшлә-
ренең сүзенә колак салмый —
һаман үзенекен эшли: «Мөмкин
булганда, нигә көч түгеп
торырга»,— дип, Юра белән
Милага каршы төшә. Ләкин то-
ра-бара эшсез яту аның үзен дә
туйдыра башлый. Утрауга
диңгез юлбасарлары килгәч,
башкалар исәбенә яшәүнең
намуссызлык икәнлеген Борис
үз күзләре белән күрә, һәм,
ниһаять, иптәшләре ярдәмендә,
ул эшләми яшәү мөмкин
түгеллегенә, тормышның төп
тоткасы хезмәт икәнлегенә чын
күңелдән ышана.
Пионерларның: «Янып
эшлә, дустым, Күңелең эштә
булсын, Шулай гына рәхәт
дөньяда!»— дигән җырын
Борис үзенең девизы итеп
кабул итә. Хезмәткә мәхәббәт,
ихтирам, дуслык һәм бербереңә
ярдәмле булу хисләре
тәрбияләүче, кызык-
В. Г. Губарев
ТЫЛСЫМЛЫ
ЯУЛЫК <
лы вакыйгалар белән тулы,
мавыктыргыч бу әкиятне яшь
дусларыбыз яратып
укыячаклар. Китапны татарчага
Очкын Шабанова тәрҗемә
иткән. Тиражы 15000 данә,
бәясе 11 тиен.
С. Шдкирныц шул исемдәге
яңа җыентыгына кырыкка якын
шигырь урнаштырылган. Алар
хезмәт һәм кеше, тынычлык һәм
♦ * *
халыклар дуслыгы, халкы-
бызның үткән героик кө-
рәшләрен тасвирлаучы тематик
циклларга бүленәләр.
«Чәй янында сөйләшү»,
«Минем шатлыгым», «Төзүче»,
«Җир йолдызлары», «Туган
якта», «Шаулап үсә арышлар»
исемле шигырьләрендә автор
хезмәт кеше
сенең күркәм сыйфатларын
тасвирлый.
Хезмәт сөюче совет хал-
кының тынычлыкка омтылуы,
сугыш уты кабызырга
омтылучы империалистларга
нәфрәт белән каравы «Арча
кызы», «Генерал Зәки», «Тол
хатын», «Авылыбызда бар
андыйлар» исемле
шигырьләрдә конкрет мисаллар
өстендә күрсәтелгән.
«Зәңгәр елга кызы» һәм
«Бүләк» шигырьләрендә төрле
илләрдәге гади кешеләрнең
үзара дуслыкка омтылулары
сурәтләнә. «Ша- гыйрь-
комсомол», «Көнчыгышта таң
ата», «Истәлек-
C. Шакир
МИНЕМ ШАТЛЫГЫМ ле
хатлар» исемле шигырьләрендә
автор гражданнар сугышы
каһарманнарының якты
образларын гәүдәләндерә.
Китапта «Сатирик ши-
гырьләр» исеме астында би-
релгән аерым бүлекчә бар. Бу
бүлеккә кергән әсәрләрендә
автор бюрократларны,
ялкауларны, хорафатларга
ышанучыларны тәнкыйть уты
астына ала.
Китапның тиражы 6000,
бәясе 8 тиен.