Логотип Казан Утлары
Шигърият

УЛ ӘЛЕГӘ ФАМИЛИЯСЕЗ ЙӨРИ


К»ләчәк көн геройларына
-/И^енә, менә
Тыныч елмаер да Корабына кереп утырыр. Утырыр да Исеме табылмаган йолдызларга таба омтылыр. Белмәсәк тә аның фамилиясен, Тормыш юлы ачык билгеле. Берни белән бездән аерылмый: Безнең кебек гади
җир улы.
Ул көн якын.
Тиздән яңа хәбәр
Бар дөньяны урар, шаулатыр, Тып-тын,
гади генә китеп барыр, Фамилиясе белән ул кайтыр. Исеме серле, Яңа йолдыз кебек, Старт урыны күптән табылган: Дөнья белә: Ул, туачак герой, Җирнең
Ленин туган ягыннан.
Хәзердән үк сине Якын итеп
Исемең белән килә дәшәсем, Саумы, фамилиясез яңа герой, \ Саумы, замандашым, яшьтәшем!
КЛИБЕРННЫ ТЫҢЛЫЙМ
Америка пианисты Ван Клиберн «Мәскәү янындагы кичләр» җырын үзе уйнап, рус телендә үзе җырлады.
А либернны тыңлыйм... Бармаклары нинди оста итеп Без яраткан көйне уйныйлар. Клибернны тыңлыйм,
9

10
Үзем уйлыйм:
Анда —
Тын океанда
Бу минутта атом сыныйлар. Клибернны тыңлыйм... Клавишлар дулкынлана,
тына,
ашкына. Клибернны тыңлыйм...
Дөнья кыл өстендә — Кнопкага китереп бас кына. Пентагонның янап җибәрелгән Ноталары уза уемнан; Клибернны тыңлыйм...
Рояль... Клавишлар... Ноталары ачып куелган. Клибернны тыңлыйм... Әйтерсең лә артка чигенәләр Ерак атаудагы шартлаулар. Клибернны тыңлыйм...
Бу авазлар әгәр бердәм булса, Барлык шартлауларны капларлар! Клибернны тыңлы й м: Мондый нота миңа аңлашыла... Яшәү җырын котлый алкышлар. Клибернны тыңлыйм: Аның үзенә дә якын бугай «Мәскәү янындагы тын кичләр»...
ЧЫК УРАМГА
Ооңгы яңалыклар тыңлыйм дисәң, Чык урамга. Ишет... ниләр бар? Ил шатлыгын, дөнья кайгыларын Башлап сиңа шунда сөйләрләр. Беркем белми җирдә бу авылны, Дөньяның ул — нәни ноктасы. Тик бу нокта гел кайгыртып тора: Анда-монда янгын чыкмасын... Әллә кайда әллә нәрсә булсын, Колак сала, үзе катнаша. Дөнья имин булса тынычлана; Тавыш бирә, дөнья шауласа. Ишетим дисәң соңгы хәбәрләрне, Почталарны көтеп торма син, — Бар дөньяның шау-шулары сыйган Урамнарны гына тыңла син.
СИН КИТӘСЕҢ ЛЕНИН ТАУЛАРЫНА
Озатканда
• Әйтеп бирәл.мәслек Сүзләр кала йөрәк түрендә. Иң кирәкле сүзне таба алмый Торам әле менә бүген дә.

Син дә, минем кебек, Буразнадан Калкып чыккан авыл малае. Син китәсең, Ленин тауларында Көтә сине фәннәр сарае. Син үгеткә мохтаҗ егет түгел, «Сынатма» да димим, аңларсың.
Самолеттан Себер малаеның Җәяү үткән юлын карарсың. Карама син кичке йолдызларга, Җиргә карап уйлап бар әле: Бер сәгатьтә үтәр самолетың Ломоносов Айлар буе узган араны. Вакыт җитеп килә, Корыч очкыч Алып менәр сине болытка. Сиңа иң кирәкле бер сүз әйтәхм Яшьтәшең һәм дустың булып та: Күпме генә биек менсәң дә син, Җәяү йөрүчене онытма.
...Ишетермен, дим, синең исемеңне Башка -планетадан,
күкләрдән... Алар — җирдә җәяү йөрүчеләр Безне шулай биек күтәргән!
ИКЕ МАЛАЙ КИТӘ АРМИЯГӘ...
Язгы ташуларда Аккан бозга басып, Икәү килә елга буйлатып; Берсе җырлый шашып, Изүләрен ачып, Икенчесе килә уйнатып: — Сау булыгыз, кызлар, Сагынырсыз, кызлар, Таң атканда инде булмабыз. Сагынсагыз әгәр, Без кайтканга кадәр Шушы көйне отып җырлагыз. Бозлар ага, бозлар, Күрәсезме, кызлар, Без китәбез инде, соң булыр... Язгы җилләр исәр, Исегезгә төшәр, Бездән сезгә сәлам шул булыр.
Ил чикләре көтә, Ике малай китә, Шау-шу тынар әле боз киткәч; Сау булыгыз, кызлар,

12
Сагынырсыз, кызлар, Сагынырсыз әле без киткәч... Язгы ташуларда Аккан бозга басып, Икәү килә елга буйлатып, Берсе жырлый шашып, Изүләрен ачып, Икенчесе килә уйнатып...
УРМАННАРГА КИЛДЕМ...
У рманнарга килдем, бер ялгызым Кошлар белән йөрим сөйләшеп, С а гн ул а р ы м сы й м ы й йөр ә ге мә: Коштан-кошка йөрим өләшеп. Үз тавышым үземә кире килә, Кычкырсам да немец эндәшеп: Серләшергә янда җанашым юк, Кошлар белән йөрим серләшеп. Урманнарга килдем, ташып чыккан Тойгыларым белән көрәшеп; Сагнуларым сыймый йөрәгемә, Коштан-кошка йөрим өләшеп.
СВЕТЛАНА
^зак еллардан соң, тынып калган Иске тегермәнгә туктадым;
Тик, көтсәм дә, гүзәл Светлана, Син атылып килеп чыкмадың.
Бар жир йоклый. Таулар, елгаларга Синең көлүең жит.мидер кебек; Бездән соңгы килгән балачаклар Алай шаулап үтмидер кебек. ...Яңа калкып чыккан чәчәкләрдән
• Башлап такыялар үрдең син;
Яз житкәнен хәбәр иткән кебек, Ялан аяк йөгереп килдең син. Тегермәнче кызы Светлана...
Атылып киткән житез ук иде, Ул йөрмәгән урман, ул менмәгән агач, Ул шумаган таулар юк иде. Малайларны алып китәр иде Серле урманнардан юл ярып;
Поезд юлларына житәр иде, Калмас иде юлда ул арып. Поездларны озатып калыр иде Борылмалы юллар чатыннан... ...Күп тормады, аннан үзе китте Ерак хыяллары артыннан.
Җитен чәчләреңнең жилфердәвен Күрә алмам инде кайда да; Тегермәнче кызы Светлана Тимер юллар сала тайгада.
13
...Бер тавыш юк.
Оеп, йокымсырап, Нидер көтә иске тегермән. Тик ул килми...
Яз киләсен хәбәр иткән кебек, Еракларга чыгып йөгергән...
ЕРТЫЛГАН РӘСЕМ ^ъил очыртып алып килде миңа Бер рәсемне... Ертып ташланган.
Сагыну, яратулар ташып тора Уйчан күзләр,
куе кашлардан.
Мин очратмам сине, гүзәл кызый, Моңсу егет, сине күрәлмам, Сезне мәңге аермаслык итеп Сөю жыры язып бирәлмам.
Бик еш шулай тормыш иртәсендә Яшьлек белән яшьлек хушлаша. Мәхәббәтнең кадрен белмисең шул, Үз сөюең жилдәй очмаса.
Рәсемнәрне тагын табып була, Рәсемнәргә еллар кагылмый; Кире килеп кабат эзләсәң дә Иң беренче сөю табылмый...
ИӘЧӘКЛӘР КҮП ИДЕ БАКЧАДА
М ин бакчада кичен утыра идем Көзге чәчәкләргә сокланып;
Килде дә ул —
Узып баручы кыз — Чәчәкләргә бакты тукталып. О гүзәллек!
Озын гомереңнең
Язларын һәм көзен бизәрлек!
Әй сез, жәйнең соңгы чәчәкләре, Елмаеп һәм көлеп калыгыз.
Яныгызда гына басып тора: Матур кызны күреп калыгыз. Әнә
Ул кыз як-ягына каранды да, Иелде.
һәм чибәрнең калку күкрәкләре Чәчәк ташкынына күмелде.
Кочагына төяп чәчәкләрне, Ул китте дә барды;
Чәчәкләр күп иде бакчада.
Күңелләрне хушлап үсә иделәр Таң атса да, кояш батса да, һәр күңелне иркәлиләр иде, Чәчәкләр күп иде бакчада. Хәзер сиңа гына елмаялар, Елмаймыйлар инде башкага...

ҮЗЕМӘ
“ИГӘ мин дә
Булачак бер космонавт түгел, Фамилиямне белмәс иделәр, Космик тизлекләрдә яза алмый, Акрын бара, димәс иделәр. Орбитага менеп җитә алмыйм, Я үтелгән юлны кабатлыйм.
Мин яратам бик күп шагыйрьләрне, Тик... үземне генә яратмыйм.
Уйлап куям: минем шигырьләр дә Фамилиясез генә булсачы һәм укучы, шигырь күрү белән, «Бу — ул!» диеп сөенеп торсачы!

15