Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКӘН КӨННӘР СӘХИФӘЛӘРЕ...

О. ВЕГЕР-ВОЛЖИНА

әскәүдә В. И. Ленин исемендәге китапханәдә утырам. Алдымда— 1917—1919 елларда Казанда чыгып килгән большевистик «Знамя Революции» («Революция Байрагы») газетасы. Аның битләрен зур дулкынлану белән актарам. Елла.р үтүдән газета битләре саргаеп беткән, кайбер урыннары ертыла да башлаган. Чынна.н да 45 ел аз гомер түгел шул. Газетада басылып чыккан мәкаләләрне, төрле вакыйгаларны сурәтләгән, төрле фактларны яктырткан хәбәрләрне һәм хатларны укыйм... Үтелгән гамер»нең сәхифәләре берсе артыннан икенчесе -күз алдыма «килә. Ул сәхифәләр гаҗәп бер сафлык, яшьлек һәм революцион күтәренкелек белән тулы. Мин чал чәчле карчык .икәнемне онытам, үземне яңадан анда — Казанда, Совет властен урнаштыру өчен барган көрәшнең уртасында ‘итеп, иртә таңнан алып .караңгы кичкә кадәр эш эчендә 1итеп тоям.
Ул елларда мин Казан губернасының социаль тәэминат комиссариатында эшли идем. Балалар .приютлары, хәйрият йортлары, солдат хатыннарына пособие, пенсияләр, эшсезләргә, авыруларга һәм инвалидларга беренче башлап страхование кертү, ташланган имчәк балалары турында кайгырту, мәктәпләрдә түләүсез иртәнге аш бирү, балаларны газаплаудан яклау бюросы, бал.игъ булмаган хәлләрендә тәртип бозган балалар эшләре буенча комиссия, балалар мәйданчыклары... .ниләр белән генә шөгыльләнми идек без.
Безнең комиссариатка патша дәүләтеннән мираска бернәрсә дә калмады, безгә бар нәрсәне дә буш урында өр-яңадан булдырырга туры килде. Совет хөкүмәте төзелеп, Дәүләт тәэм.инаты халык комиссариаты оештырылганда, безнең кулда яңа бурычларыбыз аңлатылган һәм нинди бүлекләр булдырырга кирәклекне күрсәткән нибарысы бер- ике директив хат кына бар иде. Циркулярлар белән, приказлар белән дә борчымыйлар иде. Безне большевиклар партиясе юлбашчылыгындагы халык массалары иҗаты һәм революцион энтузиазм җитәкләп алып барды.
Социаль тәэминат халык комиссариаты Саша Гинцбург җитәкчелегендә эшли башлады. Искиткеч оста оештыручы, олы йөрәкле һәм нык ихтыярлы, бик принципиаль кеше иде ул. Ә бит аңа нибарысы ул вакытта 20 генә яшь иде. Саша 1918 ел.ның .июнендә Көнчыгыш фронтка ак атаман Дутов яуларына каршы җибәрелгән Казан җыелма отрядын мәңгелек дан белән бизәде. Бу отрядның политик .ком1иссары булган шушы батыр егет, инглиз интервентларына каршы һәм Совет властеның эчке дошманнарына каршы көрәшеп, Урта Азия җирләрендә зур поход юлы үтте һәм шунда геройларча -һәлак булды. Төрекмәнст-ан хөкүмәте
М
92
аның тормыш һәм көрәш юлын тирән хөрмәт белән билгеләп үтте һәм Совет иленең турылыклы улына Ашхабад шәһәрендә һәйкәл куелды.
Менә шушы онытылмас Саша Гинцбург кызыл гаскәр белән Урта Азиягә киткәч, губерна социаль тәэминат халык комиссары итеп мине билгеләделәр. Ул елларда безгә балаларны тәрбияләү эше белән аеруча нык шөгыльләнергә кирәк булды..
1918 елда Идел буе гражданнар сугышы уты астында иде. Авыллар һәм шәһәрләрдән пароходларда күпләп-күпләп тәрбиячесез бала-чага килеп кенә тора. Баржаларда, салларда, кечкенә баркасларда ачлыктан качкан, ата-аналарын, семьяларын җуйган һәм икмәк эзләп интеккән балалар Иделнең өске ягыннан да .күп килә иде. Тәрбиячесез, ятим балаларны урнаштыру, тәрбияләү безнең коммссариатның төп эшенә әверелде.
Балаларны тәрбияләү эшендә ул елларда аеруча энтузиазм белән эшләгән М. Якубовская, Н. Ушакова һәм А. Лосев иптәшләрне (Лосев Мәгариф халык комиссариатында эшли иде) искә алмый үтү мөмкин түгел. Алар балаларны ачлыктан һәм үлемнән коткарып калу, яңа җәмгыять төзүчеләр итеп тәрбияләү өчен зур тырышлык белән эшләделәр.
Казаннан ике чакрымнар читтә, Казанка елгасы буенда, ике катлы кызыл кирпеч йортта «Җинаятьче балалар колониясе» урнашкан иде. Буржуаз җәмгыять шартларында, әлбәттә, бу бик гади исем — ул беркемне дә гаҗәпләндер.мәс иде. Ләкин Бөек Октябрьдан соң, власть эшчеләр һәм крестьяннарның үзләренең кулларына күчкәч, балалар учреждениесенең шулай аталып йөртелүе безне бик борчый иде. Бу исем безнең революцион тормышыбызга ятышсыз, үтә тупас бер диссонанс тудыра һәм аны мөмкин .кадәр тизрәк алыштыру таләп ителә иде...
Менә мин Троицкий урманы буйлап шушы колониягә барам. Әле кичә генә эшчеләр, крестьяннар һәм солдатлар депутатлары Советы махсус карар белән аны безнең комиссариат карамагына тапшырды. Колонистлар беркемне дә тыңламыйлар, башбаштаклык итәләр, колониядә дәресләр тукталган, балалар шәһәргә китеп йөриләр, юлларда кешеләргә бәйләнәләр, крестьяннарның -келәтләрен талыйлар, урлашалар дип безгә хәбәр иткәннәр иде. Шуны тикшерергә баракм.
Менә -колония. Ишекләр каерылып ташланган. Бинаның беренче катындагы барлык тәрәзәләрнең дә пыялалары коелган, бүл.мәләр тузган. Ашханә бүлмәсендәге такта өстәлләрдә төрле аш калдыклары, сынык кашыклар, ватык балчык мискилар аунап ята. Йокы бүлмәләрендә салам һәм йомычка тутырылган, калҗаеп беткән матрацлар салынган һәм җыелмаган шыксыз койкалар тора. Бөтен тирә-як пычрак һәм тузанга күмелгән. Бина тирәсендә өс-башлары тузып беткән, аякларына тишек ботинка кигән, сагаеп калган, караңгы чырайлы балалар йөри.
Начальство беркайда да күренми. Алар бер бүлмәгә җыелып коло-нистларга карата нинди чара күрү өчен киңәшәләр икән. Колониядә бик ямьсез хәл килеп чыккан — складтан бер атналык азык урланган. Егерме малай, икмәк, шикәр, ярма һәм он урлап, качып киткән һәм инде биш көн буена тавыш-тыннары юк икән.
Колония начальнигы янына .кердем. Аның бүлмәсе җыйнак ^һәм җылы иде. Җитәкчеләр тартынып кына үзләренең карарларын сөйләп бирделәр. Алар карцерларны арттырырга, ишекләрне һәрвакыт бикләп тотарга, колонистларның берсен дә «колониядән чыгарып йөртмәскә, аларның аеруча шәһәргә барып йөрмәүләрен күзәтеп торырга, әлеге качып киткән малайларны тоткач, төрмәгә яптырырга, ә колониядәге мастерскойларда эшләүдән баш тартучыларны аштан -мәхрү.м .итәргә кирәк дигән фикергә килгәннәр иде.
93
• -Колония начальнигы — кызыл борынлы, симез бер бәндә иде. Ул монда инде ун еллап яши икән. Колониядәге тәрбиячеләр һәм һөнәр өйрәтүчеләр — итекче, балта остасы һәм тегүче—өчесе дә элек я полициядә хезмәт иткән яки монах булганнар һәм алар начальникның үзенә бик тәңгәл бәндәләр, кыскасы, безнең бурычларны аңлый алырлык кешеләр түгел иде. Ә сугыш һам бөлгенлек нәтиҗәсендә бозыклыкка баскан балаларны яңадан тәрбияләп кеше итү өчен бар нәрсәне дә тыю, җәзалау һәм ябып яткыру юллары һич яраклы түгел, барлык иске нәрсәләрне һич кичекмәстән тамырыннан ватарга кирәк иде...
Колониянең иске персоналын берсен дә калдырмыйча эштән чыгардык. Ьерничә көннән анда яңа кешеләр эшли башлады. Сугыш качакларыннан булган бер гаҗәп сөйкемле латыш хуҗалык эшләре беләп идарә итәргә кереште. Ул бу учреждениене тәртипкә салды, тәрбияләнүче балалар арасыннан терлекчелек, яшелчәчелек һәм игенчелек буенча үзенә менә дигән ярдәмчеләр таба алды.
Тәрбиячеләр -булып студентлар белән студенткалар килде, чөнки университетта һәм шәһәрнең башка югары у.ку йортларында укулар бик өзлегеп ба.ра иде. Бу яшьләр, педагопикада бернәрсә дә белмәсә- ләр дә, ул мәсьәләләр буенча бернәрсә дә укымаган булсалар да, тәрбия эшенә бөтен күңелләрен биреп керештеләр.
Беренче педагогик киңәшмәне хәтерл.им. Балаларга ничек якын килергә кирәк дигән беренче төп мәсьәләне тикшерәбез. Көчләүләр, карцерлар һай бикле ишекләр методын кире кактык. Балаларның ышанычын яулап алырга, аларны революция өчен файдалы эшләр белән мавыктырырга, аларның үз күз алларында авторитетларын күтәрергә кирәк, каһәрләнгән бичара бәндәләр булмауларын, бәлки барлык кеше төсле үк кешеләр икәнлекләрен төшендерергә кирәк иде. Без шул педагогик принциплар буенча эш иттек. Ул принциплар элекке практиканы дәвам .иттерергә һич ярамый, ул баштанаяк бозык һәм беркайчан да уңышка илтми икәнен .нык аңлаудан туды. Аннан соң күп еллар үткәннән соң, А. Макаренко әсәрләре белән танышкач, мин яңа тормыш нигезендә ү-сеп чыккан бу педагогик нигезләрнең гаҗәп дөрес булуын күрдем.
Колониядә гомуми белем бирү дәресләре, һөнәрләргә, авыл хуҗалыгына өйрәтү, политик әңгәмәләр башланып .китте.
Методларны без сайлавын дөрес сайладык, ләкин нәтиҗәләре алай тиз күренмәде. Яшь педагогларга әледән-әле бик үк күңелле булмаган хәлләргә очрарга һәм шактый азапланырга туры килде.
Колония бинасы янында бер җил тегермәне бар иде. Колониянең яңа хуҗалык «мөдире тегермәнне, тегермәнче өен һәм аның барлык милкен колониягә бирергә күндерде. Ул балаларны хезмәттә тәрбияләү өчен яңа база булыр, тегермән тирә-яктагы крестьяннар белән колония арасында яңа төрле дуслык мөнәсәбәте урнаштырыр, он тарттыру аркасында колониягә материаль файда да килер дип ышандырды. Без губерна башкарма комитетыннан моңа рөхсәт алдык. 1918 елның 11 маенда. «Знамя Революции» газетасында чыккан карарда болай дип язылды: «Троицкий урманында урнашкан Казан һөнәрчелек-тәрбияләү һәм авыл хуҗалыгы приюты территориясендәге Казан гражданины Покровский- ның җил тегермәненә һәм барлык корылмалары белән дачага әлеге приют кирәкләре өчен реквизиция ясарга һам алар белән идарә итүне, аларны эшләтүне Казан һөнәр, тәрбия һәм авыл хуҗалыгы приюты мөдиренә тапшырырга».
«Җинаятьче балалар колониясе» шул көннән башлап әнә шулай «һөнәр, тәрбия, авыл хуҗалыгы приюты» дип йөртелә башлады.
Колониянең яңа тормышына балалар бик авырлык белән тар-
94
тыла бардылар. Иске режим вакытында ’колониядә «хезмәт мәҗбүри, күңелсез, кызыксыз булып, балаларның хезмәт җимешләре читкә .киткән, балалар хезмәте исәбенә .мастерлар, мөдир һәм башка начальство баеган. Ә хәзер балаларга үзләренә азык тәэмин итү өчен үзләренә эшләргә, Казан буржуазиясеннән конфискация ясап алы»нга.н тышкы һәм эчке киемнәрне балаларга яраклы итеп үзгәртеп мастерскойларда үзләренә тегәргә, .аяк -киемнәрен төзәтергә, .кухняда, ашханәдә эшләргә, бүлмәләрне, бинаны җыештырырга кирәк иде.
Хезмәткә чирканып карауны җиңү өчен хезмәтләре колония тормышын яхшыртканын балаларга практикада күрсәтергә, мастерскойларда эшләгәнгә һәм аларда он тарттырг-анга күрә аларга яңа күлмәкләр тегелүен, аяк -киемнәре алынуын, балаларның яхшырак һәм тәмлерәк ашый башлауларын .күрсәтергә юирәк иде.
Колониягә балалар һаман өстәлә торды.
Ул балалар арасында бик тискәреләре, һич тә буйсынмый торганнары да күп булды. Кайбер балалар нарядлардан качалар яки үзләренә тапшырылган эшләрне аннан-моннан гына үтәү ягын карыйлар, яки кулларына берәр материал бирү белән шәһәргә — базарга, толчокка чабалар, берничә көн шунда адашып йөргәннән соң, яшеренеп кенә, кире кайталар (иде. Тирә-як крестьяннары һаман зарланалар, .колонистларны кулга алуны таләп итәләр иде.
Беркөнне комиссариатка, минем яныма, ‘колониянең педагогик пер-соналы делегациясе килде. Ал арның бик борчылганлыкла.ры, әмма шул ук вакытта бик катгый карар белән килүләре сизелеп тора иде. Педагоглар «тәртипсезлекләр ясап йөрүчеләрне» җәзалау методларын .кире ка-кканльгкларын, ул методларны куллана калганда балаларның тәрбиячеләргә искечә карашка кайтулары һәм педагогларга ышанычлары җуелуы көн кебек ачык икәнен әйттеләр. Алар җәзалар куллану урынына, яхшы әхлаклы балаларны коллектив каршында ничектер -күрсәтә белү юлларын табарга кирәк, бу эштә ярдәм итегез, дисциплиналы, яхшы эшли торган балаларны .ничектер билгели барырга, колониядә культура-масса эшләрен тиешенчә оештырырга булышыгыз, диделәр. Тынлы оркестр оештырырга, рояль булдырырга, кино күрсәтергә, спектакльләр куярга, каян да булса буяулар табып, изомастерской ачарга тәкъдим иттеләр. Ләкин безнең финанс һәм материаль мөмкинлекләребез ул елларда бик чикле .иде шул. Колония бәләкәй керосин лампалары белән яктыртыла, керосин да көн саен булмый иде әле.
һәм менә кемдер эше һәм үз-үзен тотышы ягыннан иң яхшы балаларны театрга йөртә башларга кирәк дигән фикерне әйтте. Ул елларда Казан театрында опера труппасы эшли иде. Бераздан безгә Совет театрда сезонның ахырына тикле атнага ике тапкыр элекке губернатор ложасына каршы якта бельэтажда бер ложаны алырга рөхсәт иткән контрамарка бирде. Бу ложага бик иркенләп 10—12 кеше сыя иде. Балаларны без ат белән илтә идек. Атларыбызны театр артындагы электростанциянең коймасына бәйләп, алларына печән салабыз да, иц яхшы киемнәрен кигән балалар, тәрбиячеләр җитәкчелегендә, спектакль карарга керәләр иде.
Бу чара коллективта дисциплинаны ныгытуга, балаларны хезмәт белән тәрбияләү эшенә бик уңай йогынты ясады.
Театрда спектакль карап кайткан балалар үзләре күргән әсәрләр турында бүтәннәргә дә сөйләп күрсәтәләр. Аларны сораулар белән күмәләр, сәхнәдә булган хәл белән генә түгел, бәлки фойэдагы, антракт вакытларындагы хәлләр белән дә .кызыксыналар иде. Балалар алдында яңа дөнья ачылды, ә .иң әһәмиятлесе: спектакль карау бәхетенә һәрберсе ирешә ала, моны үз-үзеңне тотышың, эшең белән яулап алырга гына
95
кирәк иде. Балаларның театр белән кызыксынудан педагоглар шактый оста файдаландылар. Балалар арасында театрга бару өчен ярыш җәелеп китте, шуның аркасында эш тә, уку да, дисциплина да нык кына яхшыра башлады. Театрда башка кешеләр белән ир-кен һәм тулы хокук белән аралашу мөмкинлеге, яхшырак, чистарак киенү — болар барысы да балалар өчен чын бәйрәмгә әйләнде.
Колониянең үзендә дә спектакльләр куярга, юрганнардан костюмнар, газета кәгазьләреннән өч почмаклы шляпалар тегеп, «Евгений Онегин», «Демон», «Фауст» операларыннан аерым күренешләр уйнарга керештеләр. Приютта андый кичәләр бик кызыклы һәм хМ-авыктыргыч үтә иде.
Совет властена чын күңелдән бирелгән, кайнар һәм дәртле йөрәккә һәм сыйнфый сизгерлеккә ия булган яшь педагоглар шулай итеп совет педагогикасының беренче нигез ташларын салдылар. Уку елы төгәлләнгәндә аларның колонистларны Тройцкий урманына Казан мәктәпләрендә укучы балалар белән тантаналы очрашуга алып килүләрен күргәч, күңел шатлык белән тулды. Казанның «Знамя Револ-юции» газетасы 1918 елның 11 июлендә бу турыда болай дип язды: «7 июльдә Державин исемендәге балалар бакч-асында тәрбияләнүчеләр Тройцкий урманына бардылар... Тройцкий урманында аларны кызыл флаглар, «Исәнмесез, таныш булмаган иптәшләр, рәхим итегез!» дигән язулы транспарантлар тоткан колонистлар (элекке җинаятьче балалар колониясендә тәрбияләнүчеләр) .каршы алды». Аннан соң газета тимер юл кооперативының балаларга 70 кадак икмәк, күл кенә конфет, ә колония мөдиренең сөт бирдерүен белдерә иде.
Совет .педагогикасының нигез ташлары именә шулай салынды һәм яңа кеше тәрбияләүнең беренче үсентеләре менә шулай шытып чыкты.
*
* ❖
Болакның сулъяк ярында сары төстәге биек койма белән әйләндереп алынган ике катлы таш йорт тора. Аның капкасына элек «Казан губернасы земствосының ятимнәр йорты» дигән вывеска кадакланган иде.
Капканың бер ягында кече капка, ә икенче ягында әйләнмә бишекле бер җайланма ясалган. Балаларын туендырырга һәм тәрбияләргә хәлләре җитмәгән аналар яки никахтан тыш туган бала аналары нарасыйларын шунда китереп ташлыйлар иде.
Патша Россиясендә бала ташлау җинаять тәртибендә җәзага тартыла, баласын ташлап киткән ана төрмәгә ябыла иде.
Үзләренең семьялары булмаган һәм хәерчелек, ачлык аркасында кая барып сыенырга белмәгән аналар, кем дә булса кызганып алыр әле дип өметләнеп, .имчәк балаларын байлар ишек төпләренә ташлап китәләр һәхМ андый балаларны, полициядә тиешенчә рәсмиләштергәч, Болак буендагы менә шушы Ятимнәр йортына озаталар иде.
Алпавытлардан һәм байлардан торган Казан земское управасы «Ятимнәр йорты»нда әнә шундый махсус әйләнмә бишек ясаткан. Койма артындагы каравылчы вакыт-вакыт шул бишекне урамнан ишек алдына таба әйләндерә, ул бишеккә бала салучыны күрми, бичара ананы койма каплап тора. Земство хуҗалары икейөзләнеп кешелек турында сөйләнүне патшаның җинаять турындагы законнары белән әнә шулай бик оста ярдштыралар иде.
Казан Советының губерна башкармасы бу ятимнәр йортын Социаль тәэминат халык комиссариаты карамагына бирде; Балалар докторы иптәш Лепсюий белән мин шул Ятимнәр йортына танышу өчен киттек.
Капкага уеп ясалган әйләнмә бишекне күрү белән сагаеп калдым. Ул бит үтә зур .вөҗдансызлык, әшәкелек символы иде. Шушы бишек
96
янында йөзләрчә хатыннар тирән трагедия кичергәннәр, алар -монда балаларыннан мәңгегә аерылганнар, монда күпме яшь гомернең язмышы хәл ителгән...
Бинаның бусагасын атларга өлгермәдек, борынга күңел болгаткыч сасы-, әчегән сөт, биләүсәләр исе бәрелде...
Ятимнәр йортының симез гәүдәле начальницасы безне көтеп торган икән.
Бинаны карап йөрибез. Бүлмәләрдә форточкалар юк, һава алышты- рылмый. һәр бүлмәдә 1М1ИЧ янында сөт һәм ботка җылыту өчен махсус җайланмалар ясалган. Балалар тал чыбыктан үрелгән корзиннәрдә ята. Шунда ук киптерергә аларның юеш биләүсәләре эленгән. Һәр бүлмәдә бала имезүче нянька бар. Ул шул бүлмәдәге балаларны карый һәм үзе өч-дүрт баланы имезә. һәм гаҗәп хәл: балаларның берсе таза, нормаль булса, калганнары искиткеч ябык, коры сөяккә калган.— Нигә алар бу хәтле арык, ә бусы таза? — дип сорагач, баласын ташлаган кайбер аналарның соңыннан Ятимнәр йортына килеп бала имезүче булып яллануын һәм шунда үз баласын табып, аны туйганчы имезүен, ә үзенә беркетелгән башка балаларны өстән-өстән генә имезүен әйттеләр.
Начальство тиз генә үтеп китәргә тырышкан бүлмә ишеген ачабыз. Бу бүлмәне «морилка» дип йөртәләр, өметсез балаларны шушында китереп салалар икән. Нәниләрнең бары тик тиреләре генә җыерылып торган битләре буйлап чебеннәр үрмәли, бу балаларга инде сөт тә бирмиләр икән...
Ятимнәр йортында 7—8 айдан өлкәнрәк балалар юк. Өлкән яшьтәге балаларны авылларга, .крестьян семьяларына асрамага озаталар, һәрбер баланы асраган өчен семья башлыгына елына 12 сум түлиләр, һәм алар анда кулак самьясына бушлай килгән ялчы булып үсәләр икән.
Ятимнәр йортыннан без бик авыр хис белән киттек.
Монда да барысын да нигезеннән җимерергә кирәк иде.
Болактагы Ятимнәр йортын ябарга булдык. Исеме дә мәңгегә оны- ' тылсын, дидек. Ятим балалар өчен Академия бистәсендә, шәһәрнең иң сәламәт һәм биек өлешендә элекке кул эшләре мәктәбе бинасын алырга, аны медицина күзлегеннән иң уңайлы җиһазлар белән җиһазландырырга, аңа махсус медицина персоналы булдырырга, берничә яхшы сыер бирергә, газетада яңа туган балаларын үзләре тәрбияли алмаган аналарның балаларын бу балалар йортына ачыктан-ачык тәрбиягә бирә алуларын һәм теләгән вакытта балаларын килеп карый алуларын белдерергә булдык. Губерна башкарма комитеты безнең бу .карарыбызны раслады һәм безгә зур ярдәм күрсәтте.
Ятим балалар йорты яхшы җиһазландырылган бинага күчерелде һәм азык белән, медицина персоналы, яхшы җитәкче белән тәэмин ителде. Доктор Лепский шушы яңа балалар учреждениесенең баш врачы итеп билгеләнде.
Ятим балалар йортын үзгәртеп кору белән мавыгып, балаларның икенче төркемен — авылларга тәрбиягә озатылганнарын истән чыгар-, ганбыз икән. Ятимнәр йортының элекке начальницасы алар турында юньле берәр нәрсә әйтә алмаган иде. Ул надан хатын авылларга оза- тылган балаларның, кайсы волостьта һәм авылда, кайсы кулакта икәнлеген үзе дә белми, бу турыда бернинди язу-сызу алып бармаган булып чыкты.
һәм менә бер иртәне, эшкә килгәндә, мин Социаль тәэминат халык комиссариаты урнашкан Ново-Комиссариатская урамы авыл арбалары белән тулганын күреп шаккаттым, һич үтәрлек түгел иде. Мин бу арбаларда килгән кешеләрнең асрамага алган балалар өчен акча түләүне, ситцы бирүне таләп итүләрен, балаларны ялангач хәлләрендә Казанга

китереп ташлыйбыз дип янауларын белдем. Губерна башкарма комитетыннан ачуланып, анда нинди «восстание» оештырдыгыз дип телефоннан шалтырата башладылар. Нишләргә? Кемгә түләргә? Күпме түләргә? Кайдан акча алырга? Без хәзер үк урамга чыгарга да, яшермичә крестьяннарга барысын да ачыктаи-ачык сөйләргә, бернәрсә дә вәгъдә итмәскә булдык. Минем белән бергә барлык коммунистлар һәм бүлек мөдирләре чыкты.
Без крестьяннарга җир биргән, аларны алпавытлар һәм урядниклар изүеннән азат иткән Совет .власте турында сөйләдек. Хәзер әтиләре дә, әниләре дә булмаган ятим балалар турында сөйләдек. Элек ярлы крестьян кызларының нужа һәкм ачлык аркасында шәһәргә эшкә килүләрен, шунда бай семьяларга хезмәтчелеккә керүләрен һәм еш кына бай малайлары алдап -юлдан яздырганнан соң, урамга чыгарып ташлануларын, ояттан, гаҗизлектән кая барырга белмәгән яшь аналарның иң ямьсез адымга—балаларын ташлауга баруларын сөйләдек. Ул ятим балаларның халык балалары икәнен, бу бичара ятимнәрне саклык белән тәрбияләү һәм аларны яңа кешеләр — совет җирен һәм ревоюцияне яклаучылар итеп үстерү һәркемнең изге бурычы икәнен әйттек.
Күрәсең, без шундый ялкынлы (итеп, ышандырып сөйләдек, арбаларда утырган кайбер хатын-кызларның күзләреннән яшь чыкты. Килгән кешеләрнең күңелләре үзгәрде. Без аларга ситцыбыз да, акчабыз да юк икәнен әйттек. Балаларны кире кайтарып алмыйбыз, ә алар өчен, алар- ныц сәламәтлеге өчен бик нык җавапка тартачакбыз, дидек. Шуннан крестьяннар әкрен геһә, атларын җигеп, китә башладылар. Ново-Ко- миссариатская уракмы тиздән бушап калды.
Социаль тәэминатның өяз бүлекләренә авыл Советлары аша тәрбиядәге балаларны исәпкә^ алырга, ■ аларны тәрбияләүне күзәтеп торырга, балаларга карата тупас кылануларга каршы тиешле чаралар күрергә куштык.
Тәрбиячесез балалар да, ятим балалар да, «әйләнмә бишекләр» дә инде еракта калды. Ул авыр заманнар турында безнең яшьләребез бары тик китаплардан укып кына белә алалар. Әйе, хәзер балалар да, аналар да чын-чынлап бәхетле, алар бар нәрсә белән дә тәэмин ителгән. Үткән елларга кабат әйләнеп карасаң, хәзерге чорыбызның гүзәллеген, коммунистик җәмгыять төзүдә яңадан-яңа җиңүләргә алып баручы партиябезнең көчен, бөеклеген тагы да ачыграк тоясың.
7. ,С. Ә. п.