Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШоРШЕЛЫ ЕГЕТЕ


Очерк 4
Олы йөрәкле чуваш егете, Очсыз-кырыйсыз киңлеккә атлар. Яна көн аны, чәчәкләр сибеп, Ышаныч белән сөеп кочаклар.
Сеспель Мишиш ’.
62 елның 11 августында Мәскәү вакыты белән 11 сәгать 30 минутта Советлар Союзында «Восток-3» космик корабле Җир спутнигы орбитасына чыгарылды. «Восток-3» корабленең очучысы — Советлар Союзы гражданины очучы-'космонавт майор иптәш Андриян Григорьевич Николаев»... Әйтеп тә һәм язып та аңлату мөмкин булмаган космик тизлек белән бөтен дөньяга таралган бу шатлыклы хәбәрне мин завод цехлары буйлап йөргәндә ишеттем. «...Андриян Григорьевич Николаев 1929 елның 5 сентябрендә Чуваш- стан АССРның Мари Посад районы Шоршелы авылында ярлы крестьян семьясында туган. Милләте — чуваш»...
...Чувашстан! Ул бит минам туган җирем, минем туган авылым шунда— Чувашстанда. Бу минутларда ул мине магниттай үзенә тартты, мин туган якларыма хәзер үк йөгереп китәрдәй булдым. Әйе, Чуваш- стан җире ьмиңа изге һәм кадерле. Шунда минем әнкәм, туганнарым, яшьлек дусларым яши. Мин чуваш малайлары белән бергә уйнап үстем. Чуваш малае белән бер партада утырып, бер үк китапларны укыдым. Миңа чувашларның гадәтләре, көйләре кече яшьтән таныш. Билләренә чуклы билбау бәйләп, чиккән күлмәк кигән егетләрнең «Кай, кай Ивана, ма каймастан Ивана?» («Бар, бар Иванга, ник бармыйсың Иванга?») дип җырлаулары, киң итәкле, баш яулыкларын өч читләп бәйләгән кызларның тыпырдаулары бик яхшы хәтеремдә. Шоршелы дигәчтән .нигәдер безнең күрше чуваш авылы (безнең колхозыбыз бер) Алманчы искә төште, Андриян шуннандыр -кебек тоелды...
...«Батыр» исемле зур һәм мәһабәт пароход Идел буйлап югары күтәрелә. Әлегә кадәр чал Иделгә карап барган пассажирларның ба-
1 Сеспель М и ш ш и —- шагыйрь, чуваш совет поэзиясенә нигез салучылардан берсе (1899—1922).
W
7* 99
рысының да телендә — очучы-космонавт кмайор Андриян Григорьевич Николаев. Никита Сергеевич Хрущевка космонавт үзен бик яхшы хис итүен, корабльдәге барлык системаларның бик яхшы эшләвен хәбәр иткән. Н. С. Хрущев: «Мин сезне ишетәм. Мин сезнең үзегезне яхшы хис итүегезгә һәм сездә аппаратларның тоткарсыз эшләвенә шатланам. Сезне тәбрик итәм һәм сезнең шундый тарихи очыш ясап батырлык күрсәтүегезгә горурланам», — дигән.
...Кояшның .иртәнге алтын нурлары су өстендә уйный. Яр буенда агачлар үзара сөйләшкән кебек шаулыйлар. Алар да: — Әнә карагыз, бу якташыбыз космонавт Андрия.нның туган җире — Мари Посад,— диләр кебек. Пароход, Идел дулкыннарын ярып, ил батырының туган җиренә — Иделнең уңъягына урнашкан Мари Посад пристанена килеп туктый. Яр буендагы йортларның тәрәзә төпләрендә Идел дулкыннары уйный, ерактагы киңлекләр, зәңгәр .итәкле таулар, урманнар, әрәмәлекләр, комлыклар күренә.
Район үзәге яшеллеккә күмелгән, урамнарда, йорт алларында — зур-зур агачлар. Район 110 авылдан тора, бу 110 авыл 14 авыл советына берләшкән, районда 6 колхоз, 3 совхоз бар. Бу .колхозлар һәм совхозлар колмак үстерү белән дан тоталар.
...КПСС район комитетының беренче секретаре Григорий Осипович Бабакин (Кабинеты. Чуваш халкының батыр егете, Коммунистлар пар-тиясенең турылыклы улы Андриян Григорьевич Николаевның галәмгә очуы белән 1мин райком секретарен котлыйм. Булачак космонавт Мари Посадта урман техникумында укыган. Узган елны Андриян Григорьевич. иңнәренә офицер погоннары тагылган соры шинель киеп, туган районына ялга 'кайткан. Григорий Осипович һәм Андриян Григорьевич шул вакытта -күрешеп сөйләшкәннәр.
— Таза, батыр гәүдәле, кара .кашлы, теләсә -кайсы кызның күзе төшәрлек чибәр егет, — ди Григорий Осипович, районның комсомол секретаре Черновата карап.
— Космонавт өйләнмәгән егетмени әле?
— Өйләнмәгән, — ди Григорий Осипович. — Мин Андриянның үзенә дә бу турыда әйттем, әйдә, мин әйтәм, районнан үзең кебек бер чибәр кызны алып кит.
— Быел булмый, галәмне гизеп кайткач туй ясарбыз, — диде ул.
Кинәт Григорий Осиповичның йөзе җитдиләнеп китте.
— Очучы-космонавт майор Николаев «Восток-3» кораблендә очуын дәвам иттерә, — дип, диктор Левитан ТАСС хәбәрен укый башлады. Җир тирәсен инде 12 тапкыр әйләнергә дә өлгергән... Кабинетта тирән тынлык, тик диктор гына сөйли, аның һәр сүзен без бик бирелеп тыңлыйбыз. Барыбыз да яңгыр буласын күрсәтә торган барометрга карыйбыз. Әйтерсең, Мари Посадта яуган яңгыр ,галәмдә космонавтның очышына комачаулаячак. Юкка гына борчылабыз. Николаев кебек кыю капитаннар яңгыр түгел, таш яуса да үз алларына куйган җаваплы бурычны коммунистларча намус белән үтәрләр!
Бу шулай булды да! Совет халкының батыр уллары — майор Андриян Григорьевич Николаев белән подполковник Павел Романович Попович, космоста беренче тапкыр группалап очып, бөтен дөньяны таңга калдырдылар.
...Икенче сентябрь иртәсе. Чувашстан башкаласы Чабаксар — майор Андриян Григорьевич Николаевның туган җиренә кунакка кайтуын көтә. Биредә республика җитәкчеләре, эшчеләр, колхозчылар, балалар.
Ак канатлы «Ил-18» самолеты зәңгәр күктә тагын бер әйләнә дә җиргә төшә.
Андриян, самолет ишеген ачып, трапка баскан килеш:
— Салам янташсене! (Сәлам якташларга!) —дип, елмая-елмая кул болгый.
100
Кадерле кунакны якташлары ипи-тоз белән каршы алалар.
Милли кием кигән чуваш кызлары:
Тутансамыр, Андриян, чываш сарине! (Андриян, чуваш сырасын эчеп кара!) —диләр.
Космонавт ипине тә1мләп карый да:
— Пите лайых! (Бик әйбәт!)—дип елмая. Космос батырын чуваш халкы исеменнән КПСС Өлкә Комитетының беренче секретаре С. М. Ис- люков, Чувашстан АССР Верховный Советы Президиумының председателе Т. А. Ахазов, Министрлар Советы председателе А. С. Ерлаков котлыйлар.
Чабаксар предприятиеләренең коммунистик хезмәт ударниклары — яшь кызлар геройга чәчәк бәйләмнәре тапшырырга ашыгалар.
Автомашиналар аэродромнан Чабаксар шәһәренең иң олы урамы — Ленин проспекты буйлап баралар. Урам халык белән тулган. Андриян барган машинага чәчәк бәйләмнәре ява. Космонавт, .кулын болгап:
— Сыйвы-и, хаклы юлташсем! (Саумы сез, кадерле иптәшләр!) — дип сәламли.
Көн аяз, матур. Кояш елмая.
— Андриян хайпе перле хөвел илсе килче... (Адриян үзе белән кояш алып килде) —диләр чабаксарлылар.
Чабаксар шәһәренең Совет мәйданы. Халык диңгез кебек шаулый, бирегә килүчеләрнең исәбе-хисабы юк.
Әнә Владимир Ильич Ленин һәйкәленең пьедесталы. Трибунада Андриян Григорьевич Николаев һәм республика җитәкчеләре. Фанфаралар митингның ачылуы турында белдерәләр.
.Митингта КПССның Чабаксар шәһәр комитеты секретаре М.В. Зайцев, Чабаксар электр аппаратлары заводы фрезерчысы, КПССның XXII съезды делегаты А. Т. Краснов, РСФСРның атказанган врачы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе П. Н. Осипов, бөтен илгә дан казанган Кольцовкадагы Ленин исемендәге .колхоз председателе, Социалистик Хезмәт Герое А. Ф. Доминин һәм башка бик күпләр А. Г. Николаевны кайнар тәбриклиләр.
...Демонстрация башлана. Халык ташкын кебек агыла. Партия, Хө-күмәтебез, Совет фәне, техникасы һәм очучы-космонавт хөрмәтенә «Дан!» яңгырый.
Мәйданда Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы электр аппаратлары эшчеләре колоннасы. Монда чал чәчле пенсионерлар, яшь кызлар, егетләр. Әт.и-әниләре белән бергә килгән кече яшьтәге балалар да бар. Әнә олы яшьтәге бер ана атлый, ул трибунага карый, үзенең күзләре шатлыклы яшь белән тулы.
— Улымны, улымны күрдем. Ул еракта, бик еракта ята, аның тормышын дошман пулясы өзде. Хәзер менә аны очраттым. Картайдым — мондый бәхетне күргәнем юк иде. йөз ел яшә, кадерле Андриян! һаман да син сәламәт, таза бул, улым...
Аны ике кыз култыклап бара. Бу апа электр аппаратлары заводындагы штакмплар цехының өлкән кладовойчысы Воскина икән.
Бала-чага ду килә, кул чабалар, бер-берсен бүлә-бүлә сөйләшәләр.
— Без дә космонавт булабыз, .космоска, айга очабыз!
— Сез айга җиткәнче анда булырлар инде!
— Алай булса, тагын да югарырак, йолдызларга очарбыз!-
.„.Космонавтның туган авылы Шоршелыга барабыз. Юл өстендә урылган кырлар, сугылган 1арыш, бодай, борчак эскертләре кала. Авылга кергәнче зур гына урман аша чыгарга кирәк. Анда чикләвек агачлары күп. Бәлки, кечкенә Андриян шул агачлардан «чикләвек өз
101
гәндер, шунда килеп гөмбә -җыйгандыр, каен .суын эчкәндер, кошлар тавышын тыңлагандыр, нарат чаерен каергандыр, агач башларына үрмәләп -менгәндер.
Үзәнлектә — яшеллеккә күмелеп утырган Шоршелы. Ул Цивиль елгасы буена, бай табигатьле урынга урнашкан. Таулы юлдан түбән төшкәндә нарат бүрәнәләрдән салынган йортлар, биек таулар, кое сирпмә- ләре күз алдына килеп баса.
Шоршелы болай зур түгел, ә бүген монда халык шулкадәр күп — җиргә алма да төшмәс. Әнә батырлыгы белән бөтен дөньяны шаулаткан совет космонавты А. Г. Николаевның туган йорты, ул хәзер һәркемне’үзенә тарта. Николаевларның таштан салынган ак йорты янындагы бакча бөтен урамга матурлык биреп тора, йортның тышкы түрендә космонавт-3 нең колхоз художнигы ясаган , рәсеме кунакларны сәламләп елмая, шунда ук — аның космик туганнары — Ю. Гагарин, Г. Титов һәм П. Попович портретлары.
Яңа йортта Андрияниың әнкәсе Анна Алексеевна белән аның төпчек малае — колхоз шоферы Петр яши икән. Петр миңа 3—4 айлар чамасы элек абыйсы Андриян янында ун көн кунакта булуы турында сөйли. Андриян авылдашлары, аларның тормышы, колхоз турында бәйнә-бәйнә сорашкан, яңа йортны ничегрәк салу турында энесенә киңәшләр биргән.
Петр мине иске йортларын 'күреп чыгарга чакыра. Без аның белән икәү өйгә керәбез. Менә шушы кечкенә генә агач өйдә Андриян туган, керосин лампасы яктысында кичләрен утырып дәресләрен хәзерләгән.
Бүген шор-шелыларда зур бәйрәм. Алар иртәдән бирле Советлар Союзы Герое, очучы-космоиавт Андриян Николаевны көтәләр. Әнә 60—65 яшьләрендәге чандыр гәүдәле Пелагея Филипповна Козина, кулын маңгаена куеп, Андриян күренми микән дип юлга карый. Ул бит аның-кендек әбисе, кара тутлы .малайның беренче авазын Пелагея җиңги ишеткән...
Андриян 1929 елның 5 сентябрендә — әнкәсе туган көнне якты дөньяга .килгән. Ул чакта урак урылып бетмәгән була әле. Чуваш егете тормыш авырлыгын яшьтән татый, яшьлеге .аның Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ачы буранлы көннәрдә үгез җигеп фермага су ташый, салам кайтара, җәен дуңгызлар көтә. Әтиләре Григорий Николаевич 1944 елны, дүрт баланы ятим калдырып, үлеп китә. Әнисе Анна Алексеевна балаларын аякка бастыру өчен сәламәтлеген дә, көчен дә кызганмый, көн-төн эшли, фермада сыер сава, атлар карый. Бу авыр елларда ананың сәламәтлеге какшый. Улы Андрияниың космоска очу хәбәрен дә ул Чабаксар больницасында дәваланганда .ишетә. Ул хәбәр Анна Алёксеевнаның авыруына шифа була, аңар яңа көч өсти. Әнә хә-зер ул сау-сәламәт, улын каршылый...
...Түземсезлек белән көткән минутлар килеп җитте. Автомашиналар авылга якынлаша. Менә Андриян Григорьевич, ачык машинадан төшеп, авылдашлары янына атлый. Аналар нәни балаларын югары күтәрәләр:
— Әнә Андрюша абыегыз, күрегез!
Авыл малайлары ызба башларын, агач очларын сырыл алган.
Авылдашлары космос батырын милли гадәт буенча авыл чатында ипи-тоз һәм сыра белән каршылыйлар. Ипи-тозны авылдашлары исеменнән карт колхозчы И. Д. Демидов тәкъдим итә:
— Кадерле Андриян, партиянең һәм хөкүмәтебезнең җаваплы зада- ниесен бик яхшы үтәвеңә без горурланабыз, — ди колхоз председателе М. И. Ильин.
Колхоз сыер савучысы, Андрияниың элеккеге сабакташы Антонина Тимофеева артель кызлары исеменнән космонавтка сәлам тапшыра.
Ә кайда соң Андрияниың башка классташлары?
102
Әнә бәйрәмчә киенгән, озын толымлы чәчләренә чулпы таккан Тоня Васильева белән Лида Белова. Алар колхоз фермасында эшлиләр. Классташын каршыларга Мария Кузьминична Трудолюбова да килгән, ул хәзер Чабаксарның 7 нче мәктәбендә укытучы булып эшли икән. Александра Белованы Чабаксарда алтын куллы кыз диләр, ул — тегүче. Коньякта яшәүче Раиса Петрова котлау телеграммасы җибәргән, Елизавета Николаевна Шоршелыдан ерак түгел «Звезда» колхозында эшли, аның инде ике баласы да бар. Тамара Овчинникова Чабаксарда, заводта, Лидия Александрова Мари Посад комбинатында эшли, Аверкин Абрамов — экскаваторчы, Куйбышев ГЭСын төзүдә катнашкан, хәзер Ставропольдә яңа төзелешләр күтәрә, Анатолий Чернов «Восток-3» һәм «Восток-4» корабльләре төшкән Караганда якларында күмер казый. Леонид Белов — Совет Армиясе офицеры. Андриян белән Леонид балачактан ук, кызыл командир булып, сугыш уены уйнап йөрергә яратканнар, бәлки шуңа икесе дә офицер булганнардыр. Алар күп тап-кыр мәктәп балалары арасында үткәрелгән район һәм республика ярышларында көч сынашканнар. Андриян белән Леонид ике тапкыр Идел аша йөзеп чыкканнар, икәүләшеп Чувашстан танклар колоннасын төзү өчен кар асларыннан йөзләрчә килограмм тимер-томыр җыеп тапшырганнар.
Николай Иванов — Сосновкадагы агач эшкәртү заводының инже- нер-технологы. Узган елның августында Николай белән Андриян очрашканнар, Цивиль елгасы яры буенда икәү үсмер чакларын, яшел тугайлыкта яланаяк чапкан, казлар саклаган, атлар ашаткан, балык тоткан, чирәмгә ятып Емельян Пугачев, Василий Иванович Чапаев, Валерий Чкалов, Николай Гастелло турында китаплар укыган чакларын исләренә төшергәннәр. Андриян Николайны Мәскәүгә үзенә кунакка чакырган. Николай Ленинград институтына имтихан бирергә барганда, узып барышлый, дусты янына туктаган. Шунда Николай Иза* новка Юрий Гагарин һәм Герман Титов китапларын бүләк иткәннәр.
Шоршелыга Николай да кайткан. Болар турында хәзер Николай Иванов горурланып сөйли.
.. .Космос батырын аналарча кочаклап үбүче, чал чәчле маңгаенда җыерчыклар сызылган, ябык, кечкенә гәүдәле хатын кем соң ул? .
— Андриянның беренче укытучысы, рус хатыны, безнең чуваш ба-лаларын тәрбияләүче Клавдия Ивановна Семенова, — ди космонавтның өлкән абыйсы Иван-Беренчедәи алып дүртенче класска кадәр безнең Андриянны Чувашстанның атказанган укытучысы Клавдия Ивановна Семенова укытты. Аның ире Алексей Семенович Семенов мәктәп директоры иде. Клавдия Ивановна хәзер Шоршелыдан 12 километр ераклыктагы Банново авылында яши, пенсиядә, авыл Советы депутаты. V—VII классларда укыганда Андриянның класс җитәкчесе София Ивановна Сергеева булды. София Ивановна хәзер илебезнең көньяк районындагы бер мәктәптә математика укыта...
Иван сөйли, ә мин аңа карыйм: Иван да, Петр да коеп куйган Андриян кебекләр, алар төскә, буйга, гәүдәгә дә бер-берсенә охшаганнар. Аларның йөзләреннән үзләренә генә хас матурлык, тыйнаклык, көчле характер беленеп тора.
Андриянның укытучысы К. И. Семенова болай ди:
— Кадерле укучым Андриян, син үстең, олыгайдың һәм үтә гади итеп, кешеләр эшкә барган шикелле генә итеп, батырлык юлына киттең, җаваплы заданиене намус белән үтәдең. Синең белән, синең космик туганың Павел Романович Попович белән бөтен совет халкы горурлана, ә без инде шатлыктан нишләргә -белмичә елыйбыз. Синең батырлыгың—барлык яшьләр өчен үрнәк. Ватан өчен шундый гүзәл ул үстергән өчен Анна Алексеевнага чын күңелдән рәхмәт!..
Андриян сүз ала.
103
— Кадерле якташларым, дусларым, авылдашларым,—ди ул, чувашча.— Ми.и сезгә карыйм, барыгызның да ьмиңа йөзләре таныш, сезнең белән очрашу шатлыгын сүз белән әйтүе кыен. Минем кайнар сәламемне кабул итегез. Галәмне яңадан штурмлауга хәзерләнүче космонавт дусларьпмнан сәлам сезгә! Шундый җылы каршылавыгыз өчен сезгә йөрәктән чыккан рәхмәтемне әйтергә рөхсәт итегез...
Мәйдан:
— Салам сана, Андриян!— дип җавап кайтара.
...Физика һәм математика укытучысы Михаил Иванович Раманов Андриян турында хәтерендә калганнарын сөйли:
— Андриян математиканы бик яратып укыды, физик приборлар ясау түгәрәгенә йөрде. Кечкенә радиоалгычларны, авиамодельләрне үзе эшләде. Әле дә хәтеремдә: Андриян, класста физикадан ниндидер бер тәҗрибә үткәргәндә, әнкәсенең өр-яңа галошын.кискәләп алып килгән иде. Әй, эләкте дә инде үзенә моның өчен, — ди ул, үзен сырып алган яшьләргә.
...Космонавтка авылдашлары бүләкләр тапшыралар. Әнә космонавтның сеңелесе Зинаиданың өч яшьлек Желя исемле кызы Андриян абыйсына чәчәк болгый.
Мари Посад районының үзешчән сәнгать коллективы членнарының концерты башлана.
Цивиль елгасына тәрәзәләре карап торган калай түбәле ике катлы мәктәп. Тирәсе агач рәШәткә белән әйләндереп алынган. Андриянның сабакташы Мария Кузьминична Трудолюбсьва мине беренче каттагы класска алып керә. Ул зур түгел, түрендә мич. Мария тәрәзә янында алдагы рәттәге икенче партаны күрсәтә. Бу партада Андриян утырган.
Мәктәп директоры Н. Ф. Константинов Андриян Григорьевичны бакчага чакыра. Андриян һам аны озатучылар алма өзәләр.
— Балачактагы кебек тәмлеме? — дип сорый кемдер.
— Тәмлерәк! — ди Андриян. — Бер көтү малайлар белән бакчага кереп йөргәндә болай ук тәмле түгел иде.
Аннары Андриян колмак плантациясенә туктый.
— Балачакта, — ди ул, — колмак үсемлекләре миңа кара урман кебек тоела иде.
— Колмак — ул безнең горурлык. Россия Федерациясе буенча Чу- вашстан республикасы колмакның 50 процентын бирә, сыра эчкәйдә сез дә шуны исегездә тотыгыз, — ди С. М. Ислюков, журналистларга.
А. Николаев белән П. Поповичның космик очышларына багышлап М. Посад лесхозы эшчеләре яңа бакча үстерергә булганнар. Шул уңай белән лесхоз директоры М. А. Кудрявцев космонавтка мөрәҗәгать итә:
— Андриян Григорьевич, беренче алмагачны утыртуыгызны үтенәбез.
— Бик теләп. Агачлар утыртырга яратам IMHH, нишлисең бит, профессия! Бу агачның беренче алмасын, бәлки, мин үзем ашармын әле, — ди Айдриян Григорьевич.
Андриянны лесхозның җиләк-җимеш питомнигы эшчеләре үзләренә чакыралар. Биредә аны карбыз, алма белән сыйлыйлар. Андриян дүрт алманы алып:
— Боларын Гагарин, Титов, .Попович белән очрашкач ашарбыз. Миңа М. Посадта булуы бик күңелле, биредә <мин техникумда укыдым, шушында тормы-шка путевка алдым.
Андриян үзе укыган техникумга барды, анда да аны җылы каршыладылар.
— Айга барып шунда беренче агач утыртуыгызны телибез! — диделәр техникум укучылары.
— Тырышып карарбыз, билгеле, җибәрсәләр.

51
...М. Посад елга порты эшчеләре Андриян Григорьевичка «Восток-3» исемле 'катер бүләк иттеләр.
Ксамонавт-3 балык тотарга бик ярата, кичен ул Идел буенда ял итте, балык jroTTbi һәм дуслары белән балык шулпасы пешереп ашады.
...5 сентябрь Андриянның туган көне. Ул көнне космонавт электр ап-паратлары заводы эшчеләрендә кунакта булды. Бу көнне аның сеңеле- се Зинаида, абыйсы Иван, энесе Петр, укытучысы К. И. Семенова Андриян Григорьевич хөрмәтенә үткәреләчәк мәҗлескә әзерләнәләр .иде. Космонавтның сеңелесе Зинаида Чабаксарның Техник эзләнүләр проекты конторасында Андриянның яшьлек дусты Валерий Никитин эшләве турында әйтте. Валерий белән Андриян бергә уйнап үскәннәр, малай чакта самолетлар ясап очырганнар, М. Посадта бергә укыганнар.
— Андриян техникумда буйга иң тәбәнәк малай .булса да, юлда ул үзеннән олыларны да узып китеп, әллә кайда артта калдыра иде, — ди Валерий. — Без, студентлар, аның абыйсына: — Иван, гарьләнмисеңме? Энең узып китте бит, — дия идек...
6 сентябрьдә космонавт Советлар йортында журналистлар һәм язучылар белән очрашты.
Андриян Николаев үзенең ничек укуы, ничек хыялына ирешүе — хәрби очучы, космонавт булуы һәм космостагы тарихи рейсы турында сөйләде.
Андриян, 1947 елның декабренда техникумны тәмамлагач, 1950 елның апреленә кадәр «Южкареллес» трестының Деревянск леспромхозында урман хәзерләү буенча мастер булып эшли. Яшь мастер урман кисүчеләр белән бик тиз урта.к тел таба.
Беркөнне аны военкоматка чакыралар. Медкомиссия үтә, Андрияя- ны авиация частена җибәрәләр. Авиамәктәпне тәмамлагач, аңа сержант званиесе бирелә. Ул самолетта борт укчысы булып хезмәт итә. Бу һөнәр Андриянга бик ошый, ләкин аның үзенең самолет белән идарә итәсе, очучы буласы килә. Шул теләк белән ул авиаучилищега укырга керә. Училищеда Андриян Николаевны курсантлар взводы командирының ярдәмчесе итеп куялар. Менә ул очучы-лейтенант. Бервакыт һавада мондый хәл була. Реактив истребительның турбинасы эшләүдән туктый, машина гүләп аска омтыла. Команда пунктыннан часть командиры:,
— Очучы Николаев, парашют белән сикерегез! — ди.
— Машинаны утыртырга уйлыйм.
— Рөхсәт итмим! — дип кычкыра командир.
Очучы Андриян Николаев самолетны исән-сау килеш кантарлы басуга утырта. Кс1.мандир яшь лейтенантны кочып үбә дә аңа үзенең сәгатен бүләк итә. Бу вакыйга 1956 елның 24 августында була. Менә шуннан башлап инде «Иң беренче — сабырлык» дигән сүзләре Андриянның сөйгән әйтеменә әверелә.
Менә Андриян Николаев хәрби очучы гына түгел, очучы-кос- монавт, аның кулында космос корабленең руле. Галәмгә күтәрелер минутка кадәр Андриян зур тренировка үтә, спортның бар төрен үзләштерә.
— Миңа, гади авыл егетенә,—ди Андриян Николаев, — беренче- ләрдән булып галәмгә очарга партия канат бирде. Бу ышаныч өчен аңа зур рәхмәт. Моны ;мин зур бәхет дип саныйм. Иң шатлыклы әйләнеш минем өчен галәмдә өченче әйләнеш булды. Өченче әйләнештә мин космостан телефон аша Никита Сергеевич Хрущев белән сөйләштем. Дүртенче әйләнештә, «Восток-4» корабле командиры, дустым Павел Романович Попович тавышын космоста ишеткәч, күңёл тагын да күтәрелеп китте, һәр көн саен без бер-беребезгә хәерле иртә, тәмле аш, тыныч йокы теләдек.
Иллюминатор аша мин Айны, Җирне, диңгезләрне, океаннарны, шә

105
һәрләр.не күрдем. Галәмдә очуы са1молетта очудан әйбәтрәк. Чабаксар- ны корабльдән бер тапкыр да күреп булмады, Җир өстен болыт каплаган иде.
Аннары Андриян «космоста сәяхәт иткәндә сөйгән әнкәсен искә төшерүен әйтте.
— Космостан җиргә,—ди Андриян, — мин парашют белән төштем, бу минам 66 нчы сикерүем.
Очып кайтканнан соң врачлар өч көн сәламәтлегемне тикшерделәр, бернәрсә дә тапмадылар. Мин дә шат, алар да шат. Юрий Гагарин, Герман Титов, Павел Попович та үзләрен бик яхшы хис итәләр.
Сәламәтлегем бик әйбәт, партиям һәм халкыбыз кушса, яңадан очарга әзермен.
— Чабаксарда сезгә бигрәк тә нәрсә ошады?—дип сорагач, Андриян Григорьевич:
— Хезмәт ияләренең җылы кабул итүе, — дип җавап :бирде.
— Андриян Григорьевич, тагын сорарга мөмкинме?
— Рәхим итегез!
— Сөекле образыгыз кем?
— Иң гади, иң бөек кеше — В. И. Ленин.
— Яраткан эшегез?
— Хезмәт.
— Айга кайчан очабыз?
— Якын елларда. Аннан соң башка планеталарга — Марска. Венерага...
— Космонавтларның медкомиссиясе бик катымы?
— Бик усал.
— Врачлар космонавтлар белән космоска очарга уйламыйлармы?
— Тырышып карыйлар, ләкин әлегә барып чыкмый, сәламәтлекләре хитеп бетми, күрәсең.
— Галәмдә иң тәмле әйбер нәрсә?
— Туган җирнең салкын суы.
— «Правда» газетасында басылган «йолдызлы океанда» .мәкаләгездә, корабль Җиргә төшә башлаганда, космонавт үзен сикелтәле юлдан барган арбадагы кебек хис итә, дип яздыгыз. Ни өчен ул шулай?
— һава атымы бик көчле. Автомашинада барганда да шулай ул. Ә корабль секундына 8 километр оча бит.
...Якташым Андриян Николаевка мин «Татарстан» альбомын бүләк иттем. Андриян рәх.мәт әйтеп, кулымны кысты.
— Казанга кунакка килегез, кадерле Андриян Григорьевич,—дигәч, ул:
— Бик теләп барыр идем, ләкин әлегә булмый, казанлыларга кайнар сәлам әйтегез,—диде. Мин Андриян Григорьевичтан автографын бирүен сорагач, ул:
— Нәрсә языйм? —дип сорады.
Мин:
— Вакытыгызны әле дә күп алдым, кулыгызны гына куегыз,'— дидем.
— Ярый, шулай булсын.
Космоиавт-3 тугай ягында биш көн кунак булды. Биш көн Чабаксар шаулады, тантана итте. Аңа багышлап зур концертлар ' уздырылды, очучы-космонавт Андриян Григорьевич Николаев исемендәге приз өчен спортчылар көч сынашты. Шәһәрдәге яңа парк, мәктәпләр аның исемен йөртә башлады. Юрий Гагарин исемендәге янәшә яңа урамны чабаксар- лылар Андриян Николаев исеме белән атадылар. Яңа туган балаларына аналар Андриян исеме куштылар.
Чувашстаи АССР Верховный Советы Президиумының Указы белән Советлар Союзы Герое, очучы-космонавт А. Г. Николаев беренче итеп

«Чувашстан АССРның Хезмәт Даны һәм Батырлык» дигән Мактаулы кенәгәсенә кертелде.
7 сентябрь. Көчле яңгыр ява. Ә Андриян аэродромга узачак урамга кешеләр тулган, һәркемнең карашы Андриян киләчәк якта. Иртәнге сәгать 9. Автомашиналар колоннасы -күренде. Алдагы «ЗИЛ» машинасы чәчәкләр белән уралган. Анда — Андриян, ул басып бара, үзе елмая. Халык бер аваздан: «Андриян, тата «кил! Тата кил!» (Андриян, тагын кил! Тагын кил!)—дип кычкыра.
А. Г. Николаев ьматбугат конференциясендә Чабаксарга кабат П. Р. Попович белән килергә теләвен әйткән иде.
— Группалы очышта катнашкан космик туганым Павлуша белән якташларыма килергә сүз бирәм, ә вәгъдә бирсәм мин аны үтәрмен,— дигән иде ул.
— Сыйвы пул, Андриян, Хузана ’килер! Ийра шул! (Сау бул, Андриян, Казанга килегез! Хәерле юл!) —дип кычкырып калдым мин.
...Әнә акчарлакка охшаган «Ил-18» самолеты һавага күтәрелеп башкалага таба юл ала. Самолеттан карашымны алмыйча, уйга калам. Хәтеремә чуваш авылы Батырда укып йөргән вакытта ишеткән чуваш халкының әкият батыры — Улып-батыр искә төшә. Улып-батыр — ул иңнәрендә чуваш имәненең көчен сизгән, күкрәгендә туган җиренең сулышын, туган кырларының һәм болыннарының һавасын тойган, аның йөрәгендә халык уйлары, фикерләре,-хисләре булган. Космоска күтәрелеп йолдызларга, Айга, Кояшка сәлам бирүче Җир улы, халык улы, Шоршелы егете — Андриян — шул Улып-батыр түгелмени!
Шоршелы — Казан.