Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ЯҢА ЗАВОД
Тынгысыз юлчыдай, болыт һаман ашыга.
Таныш кырлар үзгәрешсез Ята каршыда.
йоклаган күк тынып калган Нарат урманы.
Әнә болын — табигатьнең йомшак юрганы.
Күп тапкырлар үткәне бар, Ләюин бер көнне Болыт анда биек-биек Краннар күрде.
Тормыш кайный киң мәйданда, Шәһәр янында:
Ап-ак кирпечләрдән яңа Завод салына.
Төтен баганасы өскә Кулларын суза.
Болыт завод турысыннан Елмаеп уза.
Түкми-чәчми алып бара Шифалы суын, — Сугарырга яңгыр көткән Колхоз басуын.
Яусын, әйдә, чөгендерләр Үссен мул булып.
Кайтырлар алар заводка Вагонга тулып.
ИСТӘЛЕГЕҢ БУЛЫП ҖЫРЫҢ КАЛДЫ
Аңламадым, киткән чакта, нигә, Хуш дигәндәй, яулык болгадың? Истәлегең булып җырың калды:
Иелә таллар җилләр искәндә дип, Өзелә үзәк искә төшкәндә дип, Айлы кичтә миңа җырладың...
Бакчабызга керсәм, агачлар да Синең хакта гына сөйлиләр.

Назлы кызлар кебек аккаеннар:
Иелә таллар җилләр искәндә дип, Өзелә үзәк искә төшкәндә дип, Шушы матур көйне көйлиләр.
Сирәк килә язган хатларың да, Нигә ара якын булмаган?
Бергә үткән кичләр онытылмый:
Иелә таллар җилләр искәндә дип, Өзелә үзәк искә төшкәндә дип, Ялгыз калган саен моңланам...
ИСЕМ ЭЗЛИМ
Исемнәр күп бездә, кайсын сайлап, Ничек атыйм икән кызымны.
Минем исәп болай югарыдан: Зөһрәме, я бүтән йолдызмы?..
Матур чәчәк исемнәрен эзләп, Китапларны чыктым актарып. Резедалар инде искерделәр, Миләүшәләр бетте ятланып.
Бер уйласаң, борчылуым юкка, Чөнки кызым әле тумаган...
Агач сука түгел, планетага Очу белән данлы бу заман.
Яңа йолдыз ачар бөек галим, Анда менәр сезнең берегез.
Ә без шунда яңа йолдыз исемен Кызыбызга башлап бирербез.