Логотип Казан Утлары
Повесть

ОНЫТЫЛМАС ЕЛЛАР


Икенче китап
ПовестьI
29
алайлар, ике партиягә бүленеп, өй каршындагы тигезлектә шакмак уйныйлар. Бер партиянең башында Хәлим, икенчесендә— тубалбаш Биктәш. Ул күлмәксез, Хәлим дә күлмәген салып аткан. Коммунага уракка барган җирдән икесе дә чуен китеге төсле кап-кара булып кайттылар. Хәлим көчлерәк, аның партиясе алданрак бара. Тубалбашның аны куып җитәсе килә, төрле сылтау табып, хәрәмләшә... Алай да җиңә алмагач, урак белән киселгән бармагын -сәбәп итеп күрсәтә: янәсе, бармагы авыртмаса, шакмак уенында аны берәү дә уза алмаячак.
Бер як сага тондырганда, икенче як, .күзләрен тасырайтып, уен кагыйдәсен бозмыйлармы, каһәрләр? дип карап тора. Карап торудан икенче максат — төрле сүзләр әйтеп, көлдереп, шаяртып, туры атырга комачау итү...
Тубалбаш Биктәш, сыңар күзен кысып, кулындагы сагасын төзи башлады.
Өелешеп карап торучы Хәлим малайлары аны көлдерергә азапландылар.
— Бу тидерә инде, — дигән булды Хәлим үзе, — аның әтисе дә тидерә торган булган... читәнгә таяк белән!
— Бармагы мишәйт итә, — дип төртеп куйды икенче берәү. — Кис- кән-киокән дукурен кисеп ташлыйсы калган, мишәйт итмәгән булыр иде.
Тубал атып җибәрде, сага сызгырып шакмаклар өстенә барып төште, ике шакмак атылып чыгып китте, берсе сызыкта ятып калды.
— Поп! Поп! — дип, тубалныкылар шакмакны барып утыртып куйдылар.
Попны бәреп чыгаргач, калган .ике шакмакка барлык сагаларын тондырып бетерделәр, чыгара алмадылар.
Хәзер чират Хәлимнекеләрнеке иде.
— Безгә «Әби тәрәзәдән карап тора»ны куй! — дип кычкырды Хәлим, сагаларның җиллерәкләрен сайлап, сызык алдына килеп басты.
I Дәвамы. Башы 6, 7, 8, 9 һәм 10 саннарда.
М
16
Малайларга күңел ачу, ә Франц Иосифовичның «тәрбия системасында» шакмак уены «тән чыныктыру» бүлегенә кертелгән. Революциягә бер төрле авыр эштән дә тартынмый торган чыныккан кешеләр кирәк бит. Кышлый ул утын туратты, кар көрәтте. Хәзер яшелчәләргә су сиптерә, Иделгә алып төшеп, йөзәргә өйрәтә, Әкәм «кебек «үтерсән дә» өйрәнә алмаучы малайларны, ботларыннан тотып, акырта-бакырта суга ыргыта. Тегеләр быкыр-быкыр -киләләр, «туйганчы» су эчәләр, өйрәнәләр.
Тубал белән Хәлим Иделне аркылы йөзеп чыга башладылар. Франц Иосифович үзе дә алар белән аркылы чыга. Сал очраса, салга менәләр, уха ашыйлар, аннары кире йөзеп чыгалар.
Францибр шакмак уенына да катнаша. Аның кулыннан очкан сага барып тия калса, биш шакмак бишесе дә әллә-кайларга атылып китә. Уйнап туйганнан соң, мускулларны капшашып карау башлана. Франц Иосифович та, җиңен сызганып, муокылын киереп күрсәтә. Малайлар аның беләгендәге тукмактай сум итенә йодрыклары белән бәреп-бәреп карыйлар. Таш! Тимер! Аннары җыйнаулашып кулына асылалар, сыгып төшермәкче булалар. Францибрның сыңар кулын өч малай көчкә- көчкә «җиңә» иде.
Хәлимнекеләр, «Әби тәрәзәдән карап тора» ны бәреп бетерделәр, өч сагалары аргып калды.
— Хәзер безгә куегыз ни... нәрсә куярга әле?
— «Бабай түбәгә чыкты!»
— Чыкмый торсын әле! «Җылан»ны бәргәнегез юк! —дип, Тубал «җылан»ны куя башлады.
Хәлим, учына төкерә-төкерә, саганы атарга хәзерләнде. Шул вакыт аларның янына чабата киенгән ниндидер бер ят малай килеп тыкшынды.
— Кагыл!—дип, Хәлим чабаталы малайга сагасы белән кизәнде. Тегенең китәргә нияте юкны күреп, Хәлим «сагасын тондырырга җыенды, ләкин кинәт тукталып калды:
— Бәдри!?
— Юк, Тимер йодрык! Яшен Ташы! — диде чабаталы малай, Хәлимнең кулындагы сагасына сузылды. Хәлим биреп өлгергәнче үк саганы тартып алып, баш очында бер болгады да шакмаклар өстенә ел- дырды. Сага тимәде. Бәдри, кайсыдыр малайларның кулларыннан тагын-тагын сагаларны йолкып алып, бер-бер артлы тондырды. Малайлар көлешә башладылар. Бик каты атылган сагалар әллә кайларга очалар, ә «җылан» дигәннәре сызык эчендә тыныч кына бөгәрләнеп ята бирә иде.
Бәдрине чорнап алдылар.
— Кунаккамы?
— Юк, бөтенләйгә.
— Ник? Авыл икмәге ошамадымыни? — диде Хәлим.
— Хуҗа каты. Бик икспылататырлый. Качтым.
Бәдри ялганлады. Ул кунакка дип кенә кайтты. Хуҗасы ашарына да биреп җибәрде.
Малайны өй күрсәтергә алып кереп киттеләр. Тимер йодрык балкон тәрәзәсеннән салынган бауны күрде.
— Нәрсә бу?
Тубал җавап урынына сикереп бауга асылынды да урамга төшеп китте. Аның аяклары тротуарга тиеп тә өлгермәде, Тимер йодрык та бау буйлап аска шуып төште.
Аннары яшелчә бакчасын -күрсәттеләр. Бәдри кое авызына баш тыгып карады.
— Минем хуҗаның коесы бер чакырымлы! — диде ул мактанып. — Терлеккә суны шуннан алабыз.. Төкерсәң төкрек ярты сәгать төшә!
2. »С. Ә." №11. 17
— Ә безнекенең суы бик тәмле, — диде Тубал.
Коеның тәгәрмәчен борып җибәрделәр. Чиләк чупырт итеп суга чумды. Тартып чыгардылар да эчеп карадылар. Бәдри, кесәсеннән чалгы пәке алып, ак бүктәрендәге икмәкне турый башлады,
— Мәгез, авыл күмәчен татып карагыз.
Малайлар, бер-беренә карашып, тик торалар, икмәкне алмыйлар иде. Бәдри аңлап көлеп җибәрде.
— Кире сорамам, курыкмый ашагыз.
Тамаклары котырып кына калды. Бәдринең үткен яшел бәбәкләре күршедәге алма бакчасын шәйләп алды.
— Кергәлисезме? — дип сорады ул күз кысып.
— Керәбез. Трофим дәдәй безнең дус. Коелган алманы теләсәң ни хәтле аша, сүз әйтми.
— Коелган... кортлы алманы? Мин сезне кортсызын ашарга өйрәтермен!
йорт тирәсен карап бетергәннән соң, тау астына төшеп, Идел буйларын айкап менделәр. Кичен Комклубка барып спорт бүлмәсендә гер күтәрүдән ярышып карадылар. Хәлим күтәрә алмаган герләрне Бәдри бик ансат күтәрде. Аның каравы Хәлим брусьеда, аркылы тимердә Бәдридән уздырды.
Кайтып йокларга яткач, Тимер Йодрык үз хуҗасының ничек «икспылататырлавын» сөйләде. «Икспылататырлау» сүзен начар сүз дип аңлаган малайлар ялгышкан булып чыктылар. Икспылататырлау— болынга печән чабарга алып йөрү, урманга ат белән агач ташырга йөртү, тегермәнгә он тарттырырга алып бару булып чыкты. Бәдри шундый кызык, күңелле итеп сөйләде, тыңлавы бик рәхәт булды. Бу авылда гаҗәп кызык бер җил тегермәне бар икән, кечкенә генә җилдән дә тилереп китеп, канатларын ата, «кәләпүшен» тотып ыргыта икән. Авыл кешеләре: «Тирмәне хуҗасына охшаган»,— дип көлешәләр, имеш, чөнки тегермән хуҗасы үзе дә, чак кына эше бармаса, кулындагы әйберләрен ташлый, бүреген җиргә бәреп, сүгенергә керешә икән. Бәдри аның шулай тилерүен үз күзе белән күргән.
Эксплуатация турындагы әкиятнең ахыры тагын да күңеллерәк булып бетте. Эксплуатация түгел, җәннәт булып чыкты. Хуҗасы Бәд- ригә карабодай коймаклары ашата торган булган, итле токмачлар белән сыйлаган, урманнан агач ташырга барганда, кесәсенә пешкән йомыркалар тыгып-тыгып җибәрәләр икән.
— Иех!—дип сузып җибәрде Тубалбаш, — мине шулай икспыла- татырласалар! Мин ябышып ятар идем!
Бәдри бер көн торды, бер атна торды. Яшелчә бакчасындагы эшләрне эшләште. Трофим дәдә янына кереп, өзмичә генә алма да ашаштыр- галады, Иделнең аргы ягындагы күлләргә чыгып, Францибрга балык та сөзеште, бәрәңге өчен баз казыганда атаманнарның берсе булып йөрде.
Элекке Бәдри керпе кебек энәле, чәнечкеле булса, бусы инде минут саен энәләрен кабартмый иде, юкка-барга бәйләнеп китми, малайларны да бик кыерсытмый иде. Гомер булмаган хәл, малайлар белән хәтта дуслашты. Кичләрен Хәлим белән гел бергә йөриләр. Пароходтан төшүчеләрнең әйберләрен күтәрешеп менеп, вобла, карбыз ашыйлар.
Күз бәйләнер алдыннан өчәүләп (Бәдри, Хәлим, Тубал) бау буйлап шыпырт кына шуып төшәләр дә бик озак вакытка югалалар. Соң гына кайтып, тагын бау буйлап балконга менәләр. Алар кайда, нишләп йөри — беркемгә бер сүз әйтү юк. Алай да бер тапкыр Биктәш ычкындырып ташлады: каберлек янындагы буада булдык, көймәдә йөрдек, диде.
Бер тапкыр болар төнге йөрүдән кызык хәбәр алып кайттылар: имештер, каберлектән өрәкләр чыгып, көймәдә йөрүче кызларны кур
18
кытканнар. Өрәкләрнең кире каберлеккә кереп барганнарын безнең егетләр дә күреп калганнар. Өрәкләр, имеш, үлгәндә ничек ак бүзгә төрелеп күмелгән булсалар, шул кәфеннәре белән чыгалар икән, күл буена килеп, яшьләрнең су өстендә көймәдә йөргәннәрен карап торалар икән, кәфен астыннан бары сары сөяк битләре белән ыржайган тешләре генә күренә, имеш.
Хәбәр шәһәргә дә таралып өлгерде. Халык төрлечә сөйләргә тотынды: имештер, бу өрәкләр Чека аттырган кешеләрнеке икән, төнлә кабер туфракларын күтәреп чыгалар, большевиклардан үч кайтарырга йөриләр икән. Керосин, тоз чиратларында кешеләрнең беркавым бөтен сөйләгәннәре шушы өрәкләр булды: янәсе, Саралан мулласы өрәге йөрмиме икән?
Имеш-мимеш сүзләр бер куера, бер басыла торды. Хәлим, Бәдри, Биктәш кичләрен һам*ан күлгә дип чыгып киткәлиләр иде. Көннәрнең берендә өчесе дә өйдә кунмадылар. Иртән Франц Иосифович, балконга менеп, ^крыжовник күзләрен тәгәрәтеп, мыек очларын .кыймылдатып торды-торды да тиз генә аска төшеп китте. Малайлар аның сажин- сажин адымнар белән каядыр шәһәргә чыгып китүен күреп калдылар. Өч малайның өйдә кунмавы балалар йортын аякка бастырды: бал урларга шөпшә кергән умарта оясы кебек, йорт кайнарга тотынды.
— Өрәкләр тотмады микән үзләрен? — диде Әкәм. Җен-пәригә ул чын күңелдән ышана иде.
Төшке аш алдыннан ул балконга менде. Ачык тәрәзәдән башын тыгып караса, әлеге шул сажин-сажин адымнары белән җил-җил атлап Франс Иосифович, аның янында өч малай кайтып киләләр. Әкәм шундук хәбәрне бөтен йортка җәйде. Барысы да ишек алдына йөгерешеп чыктылар.
Францибр тегеләрнең өчесен дә җилләндереп үз бүлмәсенә алып кереп китте. Ябык ишек каршында өелеп калган малайлар тыңлап тор- макчы булдылар. Францибр чыгып барысын да туздырып ташлады, Аграфена түтине ишек төбенә сакчы итеп бастырды, үзе кереп китте.
Бүлмәдә бик озак торып, өч малай агарышып килеп чыкты. Артларына тагылган бер көтү ыбыр-чыбыр белән югары катка менделәр. Өчесе дә сүзсез генә үз кроватена барып ауды. Кайда булганнар? Ник өйдә кунмаганнар? Малайларның шуны беләселәре килә, ә тегеләр гүя телләрен йотканнар.
Берничә көннән соң әкрен-әкрен телләре языла башлады: кызларны куркытучы өрәкләр шушы өч разбойник булган икән. Аларны милиция күптән сагалап йөргән булган. Өйдә кунмаган кичне милициядә ятканнар. Өсләреннән протокол язылган. Эшләре судка китү ихтимал икән.
Франц Иосифовичны ары-бире йөртә башладылар. Ул әле кантон мәгариф бүлегендә, әле милициядә була. Әле тагын малайлар белән бикләнеп сөйләшә. Эшне судка җибәрмәскә азаплана иде булса кирәк.
Август урталары булгандыр, төннәр әле җылы иде. Балкон тәрәзәсен ачык куеп йоклыйлар иде. Беркөнне иртән уянып киттеләр, Бәдри юк. Шул югалудан Тимер йодрык кайтмады. Франц Иосифович, өрәкләр өчен гаепне качкан малайга сылап, Хәлим белән Биктәшевне судтан яклап алып калды.
Балалар йортындагы дулкын әкренләп ярларына кайтты. Ләкин Франц Иосифовичның тагын күрәчәге булган икән: озак та үтмәде, өрьяңа бер вакыйга йортны дер селкетеп алды.
Малайлар тагы шакмак уйныйлар иде. «Җылан»иы өзгәләп атканнан соң, «хат» куйдылар. Беренче сага белән Хәлим хатның пичәтен куптарып ыргытты, шул вакыт алма бакчасы ягыннан акырып елаган тавыш ишетелде. Бу гади елау гына булмыйча, үрсәләнеп, өтәләнеп елау иде.
2* 19
Сагаларын да ташларга онытып, бакча коймасы янына чабыштылар. Килеп карасалар, Трофим дәдә бот араларына Әкәмнең башын кыскан да, малайның чалбарын төшереп, кычыткан себеркесе белән мунча кертеп ята иде. Әкәм читәнгә башы кысылып калган кәҗә кебек акыра, аякларын чөеп-чөеп җибәреп, Трофимга типмәкче була, ләкин тидерә алмый иде.
— Әкәм тәре, алмага төшкән, — диде Хәлим.
Нишләргә? Ничек малайны коткарырга? Хәлим Тубалның кулыннан саганы тартып алды да, кизәнеп торып, кып-кызыл алмага күмелеп утырган алмагачлар өстенә зырылдатып җибәрде. Алмалар шабыр- шабыр коелды. Хәлимнән күрә бүтәннәр тотынды: кайсы агачта алма күбрәк, шунсыиа сагаларны күтәреп оралар. Үтмәгәндер ярты минут, алмагач төпләре кып-кызыл булды. Алма белән бергә нәзек ботаклар да аерылып-аерылып төште. Бакчада Трофим утка баскан мәче шикелле сикеренә башлады.
— Нишләвегез бу, иблис токымнары! Мәлгуньнәр! Анафемнар!
Бу вакытта Әкәм инде, әтәч кебек, койма башына кунаклап өлгергән, Трофимга әллә нинди сүзләр кычкыра иде. Хәлим аны койма башыннан өстерәп төшерде.
— Их сине! — диде ул, сүзләрен теш арасынан сөзеп, — урлый белмәгәч, төшмиләр аны! ЛАенә хәзер бөтен дөньяны сасыта инде ул. Безнең дан шәһәргә китә инде!
Трофим Франц Иосифовичка кереп әйтү белән яный башлады.
— Кереп кенә кара, — диделәр малайлар, — бер исән алмагачыңны калдырмабыз!
Трофим тәмам ярсыган. Шешенке саргылт йөзе ямьшәйгән, күзләре ояларыннан чыккан иде. Сагаларны кире сорауга каршы ул зур итеп кукиш күрсәтте, тагын анафемнарны, иблис токымнарын яудыра башлады.
Дулкынланган малайлар, кайтып, нигезгә тезелешеп утырдылар. Кереп Францибрга чакса, эш начар! Сагаларны алып кереп күрсәтсә, без түгел дип кенә котыла- алмассың.
— Керми, менә күрерсез, — диде Тубалбаш.
Шулай да юлга сакчылар куйдылар, Балалар йортына Трофимны якын да җибәрмәскә! Шуннан соң тотындылар Әкәмне игәүләргә! Мөгезсез сыер шикелле, ник анда барып кердең? Алма ашыйсың килде! Ә безнең килмиме? Питраград малайларының килмиме? Туты шул менә! Иптәшләренең каты шелтәсеннән Әкәм шабыр тиргә батты.
Сагаларны ничек тә алып чыгарга кирәк иде. Син аның белән дус дип, Хәлимне күндереп карадылар.
— Бүгеннән мин Трофимның дошмаңы!—дип чәчрәде Хәлим.— Берничә алма өчен кешене кычыткан белән чап! Мин әйтәм әле аңа!
Хәлимнең хәтерендә: дин китапларын укыганда Трофим, китапның саргайган битләрен актара-актара, Хәлимгә акыл өйрәтә торган иде. Юаш һәм мәрхәмәтле булырга, усаллыкка каршы яхшылык белән җавап кайтарырга (сиңа таш белән атсалар, син аш белән ат!), уң битеңә» чалтыратсалар, сул битеңне китереп куярга кирәк дип акыл сата торган иде. Ә үзе? Юклы-барлы берничә алма өчен Әкәмне кычыткан белән акыртып кыйнады. Тамчы да мәрхәмәтле була белмәде. Хәлим керергә һәм Трофимның күзенә бәреп шушыларны әйтергә ниятләде.
Юлдагы сакчылар күзәтеп торалар, инде кич булып килә.
— Курыкты, —дип Тубалбаш биеп куйды, — ә сагаларны яңаны, әмәлләрбез.
— Юк, Трофимда сага калдырмыйм, — диде Хәлим.
Разведка Трофимның бакчада утырып торуын күреп кайтты. Икенче көнне, инде давыл тәмам басылгач, Хәлим Трофим янына керде,
20
— Тагын берәрегезне тотсам, —диде Трофим кинәт ярсып китеп,— аягын аякка, кулын кулга аерып ташлармын!
Хәлим шушында ана, «мәрхәмәтле бул, юаш бул»ны китереп әйтте. Трофимның сары битләре кабарынды, күз капчыклары салынды.
— Сезнең аркада хуҗа мине эштән куа, — диде ул кызганыч итеп,— моннан .китсәм, мин н.инди хезмәткә ярыйм? Мин авыру ич...
Сагаларны ул инде ачудан тотып яккан булып чыкты.
— Әнә алма җыеп аша, — диде Трофим, малайлар белән араны төзәтәсе килә иде аның.
Хәлим, Трофимның биргән алмаларын идәнгә ташлап, дипломатия мөнәсәбәтләрен тәмам өзде дә Трофимга арка күрсәтте.
Шушының белән котылдык дип торганда гына. Франц Иосифович беркөнне чырайлары җимерелеп кайтып керде. Юлында очраган тубалбаш Биктәшне ачулы гына туктатты, хәзер үк Әкәм Шәвәлиевне табып китерергә кушып, бүлмәсенә таба узды. Тубал аны эзләп тормады, малайлар янына чабып килде.
— Сөмсере коелган. Әкәмне эзләтә. Сизенгәндер.
Киңәштеләр дә «Әкәм өйдә юк» дип әйтергә булдылар. Әкәмгә качып торырга куштылар. Тубал Францибрның ишеген какты.
— Франс Иосыбыч, Әкәм юк.
Тиз генә китеп тә барды. Малайлар Тубалның каршысына ташландылар.
— Бик котырынамы?
Тубал кулын йөрәк турысына куйды да, кыланып, кинәт егылып киткән булды.
— Күзләренең агы белән шундый итеп карады, йөрәгем өзелеп төшә язды!
— Ничек белде икән соң ул?
— Бакча хуҗасы Уанага II барып чаккандыр, Уанадан Иосыбыйчны боргычлап кайтарганнардыр. Чырае бик сытылган иде кайтканда.
— Әкәмне хуҗа каян белсен?
— Әкәмнең гаебе энә очы, — диде Хәлим. — Аламагачларны бит без тунадык. Әкәмне батырырга ярамый.
Францибрның ишеген күзәтүчеләр йөгереп килде.
— Коридорга чыкты.
Әкәм кермәгәч, Францибр малайлар янына үзе чыккан иде. «Сине ярата» дип, Хәлимне алгарак төрттеләр.
— Франц Иосифович, без гаепле, Әкәм түгел, — дип тотынып карады Хәлим, Францибр кулын гына селекте: беләм мин сезне! Яклашасыз!
— Юк, чынлап без барыбыз да...
Францибр крыжовник күзләрен усал итеп Хәлимгә төбәде.
— Чират сезгә дә җитәр. Бакчага керүче шөшле хәтле генә малай, диделәр. Муенында шеше дә бар. Әкәм бит?
Хәлим тагын авызын ача башлаган иде, Францибр бу юлы инде тыңлап та тормады. Үзен табыгыз!
Моңа кадәр үк инде Әкәм, Хәлимгә килеп: «Үзем керәм, әллә ул мине ашармы?» дип, иптәшләре алдында гаебен юарга теләвен әйткән иде. Ләкин «куянны» «арслан» авына керүдән тыйганнар иде. Бу юлы да Тубал Әкәмне «таба алмый» килде.
Кичен Хәлим белән тубалбаш Биктәш Францибрда ярты сәгать утырып чыктылар. Әкәм балалар йортында калачак! Бусы куанычлы. Әкәмнең эше иптәшләр судына биреләчәк. Бусы начар. Францибр Хәлимне «прокурор» итеп тәгаенләп үк чыгарды. Тубалга «яклаучылыкны такты.
II У ана—дөресе Уоно, өяз мәгариф бүлеге, балалар йорты уонолар карамагында иде.
21
— Давай алмашабыз, — диде Хәлим Тубалга, — син бит аны барыбер яклап алып кала алмыйсың.
— Мин гаепләүче буламмыни? Юк инде, рәхмәт. Мин аны яклыйм?
— Минем дә яклыйсым килә шул, — диде Хәлим сикереп торып.— Бетте. Икебез дә яклыйбыз!
Сүз балконда, ачык тәрәзә каршында бара иде. Баярак пристаньга килеп туктаган пароход сызгыртты-сызгыртты да китеп барды, морҗасыннан ургылган кара төтен һавада эленеп калды.
...Хәлим ачыгып мастерскойдан кайтып керде дә, аш бүлмәсенә эленгән язу күреп, туктады. Суд!
Укып торган чакта Франц Иосифовичның авыр кулы Хәлимнең иңбашына килеп төште.
— Бер атнадан суд! Хәзерләнә башла! Син гаеплисең.
— Яхшы. Мин гаепләрмен.
Хәлимнең ашавы ашау булмады. Гаепләүче! Кулакларга теге вакытта суд ясаганда Бәдри белән икәү барганнар иде. Гаепләүче анда бик хәтәр сөйләгән иде. Хәлим дә шулай сөйләргә тиеш булыр.
...Кич. Балкондагы электр лампасы кабынып китә алмыйча азаплана. Тубалбаш малайларны җыйган да нидер сөйли, көлдерә. Әкәм кроватька чалкан төшкән: күзләре йомык, ләкин йокламый. Хәлим, тәрәзә төбенә күкрәге белән ятып, борылышта пароход уты күренгәнне көтә.
Лампа яктырып киткәч, Әкәм күзләрен ачты, терсәгенә калыкты. Тубалбашның сүзләренә малайлар гөрс итеп көлеп җибәрделәр. Хәлим дә елмайды. Борылышта әле һаман пароход утлары күренми иде. Кемдер Хәлимнең терсәгенә орынды. Караса — Әкәм. Бакчага төшкәннән бирле, Әкәм Хәлимгә туры карарга базмый иде. Бу юлы ул үзенең керфексез күзләре белән Хәлимнең зур күзләренә туп-туры карады.
— Мин сиңа үпкәләмим, — диде. — Сиңа гаепләргә кушалар. Син гаеплә. Син мине пешер, ярыймы? Бик каты пешер, валлаһи, үпкәләмим.
һәм ул шундый эчкерсез итеп карап куйды, Хәлимгә хәтта уңайсыз булып китте. Ул караш, бу сүзләр каршында Хәлимгә җавапсыз калырга туры килде, «Мин сине гаепләмим, ә якларга җыенам» дип, судка хәтле үк серне ачып куя алмый иде Хәлим. Хәлим Әкәмгә карап бер елмайды гына. Бу елмаюны Әкәм төрлечә аңлый ала иде. Соңыннан Хәлим бик үкенде. Шул чакта Әкәмгә дөресен әйтәсе калган икән. Әйткән булса, ул бичара судтан курыкмаган булыр иде, суд буласы көнне эшләгән тинтәклеген эшләмәс иде. Нишләмәк кирәк, татар акылы төштән соң...
Хәлим судта сөйләячәк речен хәзерләп йөри. Урманга баргач, агачларга шул нотыгы белән мөрәҗәгать итә, кичен Идел тавына чыгып, су өстенә сөйли... Берсеннән-берсе хәтәррәк сүзләрне сайлый ул. Бу нотыкны ишеткәч, гаепләнүче һушыннан ук язып егылмаса да, аягында басып тора алмас, бичараны кемдер култыклап торырга тиеш булыр...
Биктәш тә каядыр качып хәзерләнеп йөри. Очрашкач алар бер-беренең күзләренә карашалар. Биктәшнең күз карашлары: «Я, хәзерләнеп беттеңме әле?» дип сорый, Хәлимнекеләр «Юк әле», дип җавап кайтаралар.
Суд көне җитте. Аш бүлмәсе кеше белән шыгырым тулды. Гомердә булмаган, Францибрның «яшел чырайлысы» да кереп утырган. Аграфена түти үзенә урынны иң алдагы рәттә сайлаган, итсез аш төсле күңелсез генә утыра. Трофим да керергә тиеш.
Менә бервакыт, бер кочак сага күтәреп, ул да керде; сагаларын,, утын кебек итеп, мич алдына аударды; скамьяга утырганда, туңган
22
кешесыман кулларын бот арасына кыстырды. «Сагаларны яктым» дни ялганлаган икән. Хәлим аның шешенке сары йөзенә нәфрәт белән карап торды.
Францибр тантаналы көннәрдә генә кия торган яңа костюмын киеп, ак якасын куеп, кара галстугын бәйләгән. Хәлим белән алар икәү, гаепләүче белән суд председателе икесе ике җиргә, ә яклаучы—Тубалбаш өченче җиргә утырдылар. Гаепләнүчене алып керергә чыгып киттеләр.
Бик эссе булмасын дип, тәрәзәләрне ачып җибәрделәр. Ишекне дә ачып куйдылар. «Суд залына» сыймаган кешеләр ишек төбендә өелеп тора иде.
Гаепләнүчене алырга китүчеләр буш кул белән кайтып килде. Әкәм беркайда юк. Малайлар арасында чыштын-пыштын башланды: «Әкәм качкан!» Әле кичә үк аның качарга җыенуын сизүче малайлар табылды. «Сизгәч, ник миңа әйтмәдегез?» дип, Францибр тегеләрне кыздыра башлады. Тегеләр: «Без каян белик, может, ул болай гына сандыгында актарынгандыр», дип котылдылар.
Сандыгын карап төшәргә өч малай менеп китте. Сандык үз урынында, эчендә бер әйбере дә калмаган. Францибр суга-мазарга ташланмасын дип курыккан иде. Әйберләрен алып качкач, димәк, суга ташланмаган.
• Суд булмый калды. Хәлимнең Трофимны тетәргә дип әзерләнгән нотыгы әрәмгә китте. Күңеле тулы нәфрәтен ул, бер төенгә төенләп, Трофимның йөзенә чәпәде:
— Рәхимле булырга өйрәтүче! Их...
30
Дәүләтъяров, яңа урында бераз баш-күз алганнан соң, губерна партия комитетына аллы-артлы берничә хат язды. Губком секретарена адресланган рәсми хатта ул үзен авызлыклап, объектив булырга тырышып язса, дусты Ходайбирдингә язганнарында, бер дә тартынып тормыйча, буяуларны бик куе салды. Якупны ул «үгез кебек кире, үз сүзле, тар карашлы» дип характерлады, Шәрифҗанны «Контрлар белән түбәләшүдән гайригә ярамый торган дорфа бер мужик», дип атады. Суд карарын бозып, Саралан мулласын аттыруны «башбаштаклык һәм җинаять» дип бәяләде. Ул эшне монда Федюшкин дигән ниндидер кара урыска сылтыйлар, янәсе, ул төрмәдән урлап чыгып аткан була. Минемчә, бу китеп котылган кешегә аударып азаплану гына булса кирәк, алар монда «борынгы Персия сатраплары кебек, ни теләсәләр шуны эшләп ятканнар», дип язды.
Аннары ул гаепсезгә атылган Саралан мулласын элек-электән белгәнен, аның укымышлы алдынгы мулла булуын, үз хисабына авыл мәктәбен асравын һәм шуның ише бүтән яхшы якларын әйткәннән соң, хәзерге шартларда татар авылларында укымышлы мулла бердәнбер мәдәни көч дип, аны урысның побы белән һич чагыштырырга ярамый дип, мөселман мулласы, урыс побы кебек, йорт саен кереп, хәер җыеп йөрми, китереп бирсәләр ала, бирмәсәләр юк дип, гомумән, татар мулласы урыс побы кебек бай булмый, башка руханилар белән чагыштырганда," безнең муллалар чын мәгънәсендә пролетарий дип, муллаларны какмаска, ә авылда мәдәни эштә файдаланырга кирәк, дип язды.
Дәүләтъяровны редактор итүгә каршы протест белән Якуп Губерна партия комитетына барганда, бу хатларны инде алганнар, укыганнар иде. Чәчләре ял шикелле иңбашларына төшеп торган чибәр йөзле, матур күзле Ходайбирдин (Якупка ул конфет кәгазен хәтерләтте) кар- шысында тупас итекләре белән басып торган Якупка «утырыгыз» Да димәде, сөйләшкәндә, җирәнгәнсыман аскы иренен бүлтәйтеп, салкын гына сөйләште, протестын кабул итмәде. Якуп яңа редакторның үткәннәрен сөйли башлагач, «беләбез, беләбез» диде, әлегә безнең чын
23
пролетарийлар арасыннан чыккан татар редакторларыбыз юк, бары белән эшли белергә кирәк, диде.
Өстәл каршында тупас итекле аякларын ерып басып, Ходайбирдин- нең ир кешегә килешми торган үтә матур йөзенә, һавада селкенгәләп ала торган нечкә бармаклы кулларына карап, Якуп йодрыкларын бер кыса, бер яза иде. Ходайбирдиннең нидер сөйләп азаплануын ул инде ишетми, үз алдына уйланып тора: «Бу чибәр егетнең авызына йодрык белән берне кундырсаң нәрсә булыр иде икән?» дигән уй күңеленә килде дә Һич кенә китми. Сукмаячагын, шушы «чебешкә» кулын буяп үзен хур итмәячәген яхшы белсә дә, Якуп бүртеп, авыраеп калган йодрыкларын тиз генә артына яшереп куйды. Ә үзе һаман: «Берне тамызсаң, моның бу төче чырае шундук җебеп төшәр иде» дип уйлады һәм каршында селкенгән бу «кәнфит пичәтенең» коты алынып каушап төшәчәген күз алдына китерү аңа рәхәт иде.
Якуп, аның акыл өйрәтүләр белән тулы озын сүзен тыңлап бетермичә, чыгып китте.
Губком секретареның, каядыр .китәргә дип, кепкасын кигән чагына туры килсә дә, өяздән дигәч, секретарь Якупны кабул итте. Кепкасын өстәлгә салып куеп, Якупның ашыгып сөйләгән сүзләрен тыңлады.
— Кеше җитми, — диде секретарь, Якуп аның тавышында ачыну сизде. — Иң ышанычлы, иң булдыклыларын фронт алып бетерә. Тылда, ят сыйныфтан дип тормыйбыз, барсын да эшкә җигәбез. Бу хакта Ленинны укыганың юкмыни? — диш сорады ул. Секретарьның ачынулы сүзләренә караганда, бу әле руслар арасында шулай, ә милли работникларга килгәндә, күбесе я рухани семьясыннан чыккан, я мәдрәсәдә мөгаллим булган, я революциягә кадәр сул эсерлык итеп, Октябрьдан соң гына большевиклар лагерена күчкән. Дәүләтъяровны бик яхшы белмәвен, бу мәсьәләдә күбрәк Губкомның мөселман секциясенә таянуын әйтте, алар бөтенләй дә ярамаслык кешене җибәрмәсләр, диде. Ә инде аның Керенский заманында ни эшләвенә килгәндә, бездә андый күчкән кешеләр шактый, алар хәзергә пролетариатка теләп хезмәт итәләр, кешеләргә кытлык заманда безнең өчен шунсы бик кадерле, диде.
Якуп мәсьәләнең принципиаль ягы белән килешсә дә, Дәүләтъяров турында Губком работниклары белән һич ризалаша алмыйча, язма протест калдырып, секретарь бүлмәсеннән чыгып китте. Тәмәке төпчекләре аунап яткан киң мәрмәр баскыч буйлап йөгереп төшеп, кояш нуры сибелгән болдыр алдында тукталып калды. Инде көз җиткән булса да, көннәр әле җәйге кебек җылы иде. Якуп, тротуардан узып торган кешеләрне күрмәгән <кебек, авыр тойгыдан айнып бетә алмыйча, бераз басып торды. Фу, шайтан! Күңелдәге киеренкелек һаман бетми, йодрыклары да һаман язылмаган. Ярты көн узды, әле бер файдалы эш эшләгәне юк. «Кәнфит кәгазе» белән сүз көрәштереп торасы булмаган, нинди әдәм икәнен -күрүгә, чыгып китәсе калган, ә ул шуның белән сүз әрәм итеп... Фу... һаман ачу килгәне басылмый.
Алдагылары чын винтовка, калганнары агач винтовкалар күтәргән бер төркем егетләр, кызлар борылыштан килеп чыктылар да, урамны «Варшавянка»ның дәртле моңы белән тутырып, буш кулларын каты- каты бутап, Балык базарына таба төшеп киттеләр.
— В бой роковой мы вступили с врагами, — дигән, йөрәкләргә ут кабыза торган сүзләр Якупның күңелен сафландырып җибәрде.
Ул тиз генә кузгалды да югары урамга менә башлады, йомышларын йомышларга дип, кем янына гына тыгылып карамасын, һәркайсы- нын ишек төбе тулы халык иде. Барсының да эше ашыгыч, барсы да чиратсыз керергә тырыша, әйтә башласаң, кесәсеннән тастымал хәтле мандат тартып чыгара да борын төбендә селки башлый. Янәсе, менә
24
аның палнамучиеләре: катгый диелгән^ тоткарсыз диелгән, чиратсыз диелгән...
Якупның туктаусыз җанын кыйный торган, йокларга яткач төшләренә кереп азаплый торган бер эше бар: ничек кенә булмасын, үзләренең электростанцияләренә динамомашина табып ,кайтырга тиеш! Аклар ватып киткән иске динамомашинаны төзәттереп, бер кышны ничек кирәк алай чыктылар, икенче кышка да шул имгәк белән калсалар, эшләре харап. Больницаларда кичләрен операцияләр ясый алмыйлар. Такта яру заводы эшләгәндә шәһәрнең лампаларын сүндереп торырга туры килә. Утсызлыктан мәктәптә балаларның күзләре сукырая, театрда туманный картиналар күрсәтеп булмый. Электростанция работниклары бик өметләнеп калды, Якупның динамосыз кайтып керергә хакы юк.
Ләкин менә икенче тәүлек чабып йөри инде, кайларда гына булмады, кемнәргә генә ялынмады, «юк» дигән җаваптан башканы ишетмәде. Дөрес, ике җирдә аңа иске динамо тәкъдим итеп карадылар. Якуп риза булмады. Иске аларның үзләрендә дә бар. Искегә тимә, исең китәр, дигәннәр.
Ахырда Губерна Башкарма комитеты председателе Сәгыйть Алиевның үзенә кереп карамакчы булды. Аңарда кеше күп була дигәч, Башкарма канцеляриясенең ишеге төбенә иртүк барып басты. Ул килгәндә әле беркем юк иде. Әмма кабул итү сәгате җитәрәк, «озын мандатлы- лар» килеп тулды. «Ашыгыч», «Бик ашыгыч», «Чиратсыз» дип язылган мандатларын җилфердәтеп, бер-бер артлы председатель кабинетына керә башладылар. Якуп, ачуын басарга тырышып, һаман чыдап утырды.
Ярты көн тешләрен кысып түзеп торганнан соң, ахырда, урыныннан тәвәккәлләп торды да, ишек төбендәгеләрнең кычкыруларына, чабуга ябышуларына игътибар итмичә, кешеләрне иңбашы белән бәргәләп, кабинетка кереп китте.
Әле килеп кергәч тә инерция буенча берничә адым йөгереп атлады, шуннан соң гына адымнарын әкренәйтеп, өстәл каршына барып туктады. Якупның алдында яшь, бик яшь, хәтта малай гына диярлек сары тутлы бер татар утырып тора иде. Ерып кына җибәрелгән авызлы, нечкә иренле, бик гади битле бу кеше үзенең көтмәгән дәрәҗәдә яшь, гади булуы белән, зур кешеләргә бер дә охшамавы белән Якупта күңел сүрелүсыман бер тойгы уятты: шушы сары тутлы татар янына керү өчен иртәдән бирле ишек төбендә көтеп утыру, мандатлар җилфердәтешеп тартышу, талашу һич тә табигый түгел кебек тоелды. Буйга да кечкенә, гәүдәгә дә юка, төсе-башы да бер дә ис китәрлек түгел. Хәер, күзләрендә нидер бар: акыл һәм мәкер дип әйтергәме? Астыртынлык та сизелә шикелле... Хәрби кием аңа бөтенләй килешмәс иде, шуңа күрәдер, ул, заманга каршы килеп булса да, гражданскийга киенгән: кара костюм, кара ботинка, тузган галстук...
Беренче сүзләрле әйтешүгә, Якуп аңарда тел белән сөйләп бирүе кыен булган, беренче минутта күрмирәк калган ниндидер бүтән бер сыйфатның барлыгын сизде һәм: «Менә ни өчен аны Башкарма председателе иткәннәр икән», дип уйлады. Сөйләшә торган саен аның буйга кечкенәлеге, биткә матур түгеллеге, Якупның күңелен сүрелдергән артык гадилеге каядыр югала барды. Башкарма председателе нәкъ менә шундый булырга тиеш булып тоела башлады. Сөйләшкәндә ел- майгалап та куюы сәбәпле, Якупка ул хәзер матур кешеләрдән дә сөйкемлерәк күренә, мондый ягымлы кешенең динамоны бирми чыгаруы мөмкин түгелдер кебек иде.
Якуп, бик каты тартышырга ният итеп, сөйлисе сүзен берничә вариантта хәзерләп куйган иде. Ләкин тартышып торырга туры килмәде. 'Якупның язуын укып чыккач, Сәгыйть Алиев каядыр телефон белән
25
шалтыратып сөйләште дә, каләмен манып алып, тиз генә язарга кереште.
— Кәгазь алдым, бетте дип уйламагыз, — дип кисәтте ул Якупны.
Ниндидер Снабның складында яңа динамомашина бар икән, әмма складта «гыйфрит» утыра икән, динамоны шул «гыйфрит»нең авызыннан тартып алырга кирәк икән. Сәгыйть Алиев «гыйфрит»нең исем-фа- милиясен дә әйтте, ничегрәк сөйләшергә өйрәтте.
— Әкияттәге батыр кебек, аждаһаның башын кисеп, җиңеп кайтуыгызны телим, — дип елмаеп, Якупның кулын кысты.
Якуп «гыйфрит»не эзли китте. Тапты. Монда керү Башкарма пред-седателенә керү ише генә дә булмады. Наганны тартып чыгарып, кешеләрнең күкрәк турысында селкергә, үз күкрәгенә терәлгән револьвер каршында керфек тә какмый басып торырга туры килде. Бусы әле «гыйфрит»кә кергәнче, анда кергәч, «гыйфрит» үзе биш башлы булып чыкты. Беренче «башын» да кисә алмый чыгып китүчеләр булды. «Башлар» һәм.мәсе дә язудан гаеп табарга, сораганны бирмәскә тырышалар. Инде кәгазьгә Башкарма председателе үзе имза куйган булса, гаеп табарга һич урын калмаса, анда да бирмәскә сылтаулар табалар, бүген түгел, иртәгә, бер атнадан, хәтта бер айдан дип әйтергә дә оялмыйлар. Монда инде револьвер чыгару да ярдәм итми, син аның маңгаена наган көпшәсе терәп торасың, ә ул үзенең утырып торуын белә...
Якуп, ике тәүлек дигәндә биш башның бишесен дә «кисеп», «гыйфрит» белән сугышучы егетләрнең иң кыюы ‘булып чыкты. Ишек төбеннән уза алмаучылар, аның бәхетеннән көнләшеп: «Ничек ала алдың?» дип, серне чиштерергә маташып карасалар да, Якуп: «Минем «гыйфрит» башын чабып өзә торган зөлфокарым III бар» дип, елмаеп, аңлашылмый торган җавапны бирү белән генә чикләнде.
Динамоны ящикларга бикләтеп, Үсиягә төшереп куйгач кына, Якуп бераз тынычланды. Хәзер инде, берәр хикмәт чыгарып, кире алу ихти- маллары беткән иде. Шуннан соң ул, тынычланып, мәгариф бүлеге йомышлары артыннан чабарга тотынды. Ниһаять, аларның да очына чыкканнан соң, иркен сулап җибәреп, кич белән пароходка төште.
Әнә ул, Якуп, баеп бара торган кояш нурыннан ал төскә кергән пароход төтененә карый-карый, палубада тәмләп вобла суырып утыра. Барлык дөнья мәшәкатен читкә ташлап, кипкән балык кимерү рәхәтенә бирелеп, тынычланып, туарылып, бүтән пассажирлар кебек үк, юкны- барны сөйләшеп кайта ул. Әнә каршысында калай кружкадан кайнар су чөмереп утыручы сары сакаллы агайга бер кисәк шикәр сузды, теге: «Ай, рәхмәт!» дип шикәрне алды, бармак очлары белән генә тотып, җелт-җелт иткән зәңгәрсу-ак шакмакны әйләндереп-әйләндереп карады, рәхәтеннән телен чыртлатып куйды, шуннан соң пөхтәләп кәгазьгә төрде дә: «Малайга!» дип, эчке кесәсенә салды, үзе, баягы кебек үк, «шул көй» белән генә чәй чөмерүен дәвам итте.
Пароход биек кызыл яр буеннан бара. Ялангач кыялар, тау кырачына сыенган авыллар, соңгы нурда балкып торган чиркәү гөмбәзләре әүвәле пароходтан алда күренәләр, аннары пароход турысына килеп җитәләр, аннары артта калалар. Күктә өелеп торган ак болытларның итәкләренә ут капкан, судагы болытлар да ут эчендә тирбәләләр.
Якуп, тимер челтәрле пароход рәшәткәсенә ян белән утырып, урманлы Идел тауларын, тузанлы авылларны, суга кадалып кергән сары комлыкларны, томан йөри башлаган болынлыкларны карап бара. Үз гомерендә бу төшләрдән пароход белән ничәмә генә тапкыр узмады инде ул, бу кызыл кыяларны, бу урманнарны, бу пеләш тауларны ничәмә генә тапкыр күрмәде! Аның бабасы да, атасы да бу җирләрдән узып йөргәннәрдер, менә хәзер Якуп карап торган кебек, алар да Идел яр
III 3 өл фо к а р — лсгендар кылыч.
26
ларына карап барганнардыр. Алар инде күптән кабердә, ә таулар, ә урманнар, урманны ярып кергән тирән чокырлар һаман яшиләр, Якуп үлгәч тә яшиячәкләр... Кешенең гомере бик кыска! Агач та аңардан озаграк яши, ә ташларны әйтәсе дә юк... Үзеңнән соң нинди дә булса яхшы эз калдырасы килә. Ләкин киләчәк буын Якуп кебек революция арбасына мичәлгән йөк атын искә дә алмаячаклар. Якуп кебекләр халык дигән гомуми исемгә кереп китәчәк. Әйдә, шулай була бирсен! Әмма үзеңә өзеп бирелгән кыска гына томерне исемеңә тап төшермәслек гадел һәм туры итеп яшәү рәхәте, дөньяда үзеңнең сайлап алган изге кыйблаңа таба егылганчы, кул аягыңда көчең беткәнче көрәшеп бару ләззәте, ниһаять, менә шушы таш кыяларны, суга төшкән ал болытларны, Идел буенда өерелеп йөргән әнә теге күгелҗем томаннарны күрү шатлыгы — менә шушы куанычны, шушы ләззәтне, рәхәтне Якуптан беркем дә тартып ала алмый. Кичәге талашлар, «гыйфрит» белән сугышулар инде онытылды, Якупның күңелендә тик җиңеп чыгу рәхәте генә калды. Пароходның аскы катында, ящиктә, динамомашина кайта, Якупның күңелендә динамодан да зуррак шатлык кайта.
Күктәге ут елгасы сүрелде, судагы кызыл шәүләләр югалды. Кыя артларыннан, урман эчләреннән килеп чыккан дымлы караңгылык Идел өстенә җәелде. Пароходта утлар кабынды. Алда, еракта, пароходны әйдәп торучы якты йолдыз күренде.
...Өяз башкарма комитеты бүлмәсендә, тәрәзәдән төшкән көзге кояш нурында, Якуп бер атналык почтаны укып утыра. Унҗиде кешенең имзасы куелган бер хатта болай диелгән: «Безнең Күккүз авылы кулаклары ашлыкны читкә сата, пот башына икешәр йөз сум каералар, ә хөкүмәткә сораганда «юк»ны гына бәрәләр. Без аларны кысып-кысып карыйбыз, алар безне кешегә санамый, әйтәләр: янәсе, хәзер шундый заман, закон-мазар юк, теләсәк нишлибез. Имеш, комиссарлар авылга иген җыярга киләсе булсалар, белеп торсыннар, аяк-кулларын сындырып кайтарып җибәрербез...»
Якуп бу хатны аерып куйды да бүтәннәрен караштыра башлады. Суксудан ярлылар яза: «Кемнең кайда яшергән ашлыгы барын беләбез, отряд җибәрегез, күрсәтербез». Бүтән хатларда керосин юк, тоз юк, дип зарланалар. Өч хат налог турында, уллары, ирләре Кызыл Армиядә сугышып йөри, аларга налог салганнар.
Хатларны сортлап-сортлап өстәлнең төрле җирләренә куя барды. Кулаклар турындагы хатларны, Шәрифҗан -белән киңәшергә дип, өстәл тартмасына тыкты. Ә бер хатны ул, кайсы өемгә куярга белмичә, әлләни гомер кулында тотып торды. Хат Шәрифҗанга адресланган иде. Ниндидер явыз бәндәләр: «...Бандитлар дйп, «син, бәдбәхет, теге вакытта безнең дусларның җанын кыйдың, исән йөрермен дип уйлама. Озакламый сиңа җитешербез, хатыныңны урманга урлап китеп, бандитларга хатын итәрбез», дип Шәрифҗанга яныйлар да «Үч алучылар» дип кул куялар.
Якуп хатны ике тапкыр укып чыкты. Шәрифҗанга күрсәтергәме, юкмы? дип шөбһәләнеп калды. Күрсәтергә кирәк дигән фикергә килеп, кәгазь кисәген бер читкә куйды. Аннары бер атна буена җыелган газеталарга тотынды. Үзләрендә чыга торган татарча газетаны алып, уртасын ачты. «Салымнар һәм милли сәясәт» дигән мәкалә күзенә чалынды. Әһә, яңа редактор бик кирәкле мәкалә бастырган!
Якуп газетаны бөкләде дә укырга кереште. Бераз укыгач, аның кашлары күтәрелә, күзләре зурая 'башлады. Мәкалә татар крестьяннарына налогны азрак салырга кирәклекне куәтли иде. Янәсе, гомер-гомергә хуҗалык ягыннан кыерсытылып, изелеп килгән татар агайларга бераз баш калкытырга ирек бирелсен, налогны руслар белән тигез күтәрә башласалар, аларның салам аякта көчкә басып торган хуҗалыклары
27
бик тиз егылачак. Русларның :бит җилкә калын, русның ярлы дигәне дә татарның баеннан баерак...
Якуп гаҗәпләиә-гаҗәпләнә мәкаләнең ахырына килеп җитте. Язучының имзасы куелмаган булса да, Дәүләтъяров язган булуында Якупның тамчы да шиге юк иде. Ул, газетаны өстәлгә ташлап, бүлмә эчендә кызу-»кызу йөри башлады. Бу мәкалә бит авыл агайларының башына коточкыч ‘буталчык кертәчәк. Татар белән рус арасында низаг китереп чыгарачак. Бу кеше дә үзен коммунист дип уйлый инде. Юк, Дәүләтъяровның бөкересен, күрәсең, кабер генә төзәтсә төзәтер. Милли сәясәт, имеш. Рус 1белән татарны түбәләштерү сәясәте бу, ә милли сәясәт түгел!
Ул, телефон янына килеп, өяз партия комитеты секретарена шалтыратты.
— Кондрат Иваныч, исәнме? Бүген төнлә кайтып төштем. Динамомы? Пристаньга атлар төшеп китте. Кая инде ансат булу, биш башлы аждаһа белән сугыштым. Карале, Кондрат Иваныч, укымадыңмы әле син? Да, син бит татарча сөйләшә генә беләсең, укый белмисең. Мин кайтуга Дәүләтъяров монда ишеп куйган! Синең бу якка килеп чыгасың юкмы? Алайса хәзер үзем киттем.
Якуп кепкасын киде дә, газетаны кыстырып, тиз генә чыгып китте. «Контрреволюция |белән .көрәшү комиссиясе»нең бер работнигы ишек алдында ат иярләп тора иде, Якуп аңардан Шәрифҗанны сорады: кайда ул, ник күренми? Шәрифҗан авылга хатыны янына киткән булган икән, бүген кайтачак.
— Мин юкта кайтса, мине күрми берьяры да китмәсен, — диде Якуп.
...Шәрифҗан бу вакытта, тарантастагы хуш исле печәнгә кырын төшеп, ашлыклары урылып беткән, тик бәрәңгеләре генә алынып бетмәгән күңелсез буш басу юлы белән атын бик кумый гына кайтып килә иде. Ул хатынын сагынуга чыдый алмыйча барды, ләкин хуҗалар белән бер өйдә йоклаганга, хатынын туйганчы иркәли алмады, шуңа күрә кәефе бераз кырылганрак иде. Әмма сөенерлек нәрсә дә бар: Мәгъсүмә эш арасында әнисенең бәддогасын оныта башлаган, элекке кебек, тик торганда елап-елап җибәрми. Моңардан да куанычлысы — Мәгъсүмәне авылда бик яраталар, ашка чакырып, тенкәсенә тиеп бетәләр, мәктәпне бик карыйлар.
Шәрифҗан атның дилбегәсен какты, бия койрыгын болгады да юыртып китте. Тәгәрмәчләрдәге пычраклар тарантас эченә атыла башлагач, Шәрифҗан атның чабышын тагын акрынайтты.
Баштарак Мәгъсүмәгә бик үк ышанып бетмәгәннәр. Тегене-моны сылтау иткән булып, мәктәпкә дәрес вакытында килеп утыралар икән, янәсе, аллага каршы сөйләмиме? Динне хурламыймы? Ак сакаллы Садыйк карт таягына таянып керә икән дә, аякларын бөкләп, идәнгә утыра икән.Мәгъсүмәгә әүвәлрәк, Садыйк карт барда, дәрес бирү бик кыен булган. «Күзләрен чекерәйтеп карап утыра, — дип сөйләде иренә Мәгъсүмә,— утлы күмер өстендә басып торгандай торам». Яисә карт, оеп китеп, дәрес уртасында гырылдый башлый икән дә балалар көләргә тотыналар икән. Тора-бара Мәгъсүмә картка ияләшкән, ул килмәгән көннәрдә хәтта әллә ничек күңелсез, нидер җитмәгән кебек була башлаган. Аннары ул барда малайлар да шылт та игмичә тыңлап утыралар икән.
Бер тапкыр Садыйк карт, тыңлап-тыңлап торган да:
— Кызым, Мәгъсүмә,—дигән, утырган җиреннән күтәрелеп, таягына таянган, — менә син дөнья сүзен бик оста сөйлисең, ә корьән сүзен бер дә ишеттермисең, әллә рәсүлебез Мөхәммәтгаләйһесәламнең сүзләрен үзеңә дә укырга насыйп булмаган идеме? — дигән булып, ерактан суктырып, Мәгъсүмәне тикшермәкче булган. Мәгъсүмә, корьәнне дә
28
беләм: дигәч, карт, ышанасы килмичә: «Белсәң берәр сүрә укып күрсәт» дигән.
— Тоттым да мин шунда «Бәкарә» сүрәсен кычкырып торып укып җибәрдем. — дип көлә-көлә сөйләде Мәгъсүмә. Ис китүдән картның авызы ачылып, күзләре мөлдерәп торган.
— Бәрәкәлла, барәкәлла! — дигән, — син коръәнне безнең хәзрәттән дә җиллерәк беләсең икән.
— Садыйк бабай, ә мин нинди сүрәне укыдым соң? — дип сораган мөгаллимә.
Карт авызын япкан, мыш-мыш килгән, аннары таягы белән идәнгә шалт суккан да:
— Мине имтихан тоттырырга синең башың яшьрәк әле! — дип, ачуыннан катала-рына аякларын туры китерә алмыйча, кулына тотып, оекчан гына чыгып киткән. Шул көннән бирле мәктәпкә ник аяк бассын. Малайлар бик -котырыша башлагач, Мәгъсүмә бер дәшеп тә караган, кая... якын да килми, ди. Аның каравы инде авылда шул вакыттан бирле мөгаллимәгә ышанмыйча карау беткән, чөнки Садыйк карт, өй борынча йөреп: «Ай, безнең мөгаллимәбез, коръәнне су урынына эчә!» дип, исе китеп сөйләп йөри икән.
Алда шәһәр түбәләре күренде. Ат, кайтып җиткәнне сизеп, кыстатмыйча ук юырта башлады. Юк, хатыныннан аерым тору Шәрифҗанга бик авыр. Өйләнгәнче ул хатын-кызны бар дип тә белми иде. Хәзер Мәгъсүмәнең сөйкемле күзләрен күрм-ичә, җанга рәхәт тавышын ишетмичә бөтенләй яши алмас булды. Мәгъсүмәгә бәйле барлык нәрсә: менә шушы чокырлы-чакырлы юл, хәтта шушы ялкау бия дә Шәриф- җанның күңеленә якын. Атна саен шушы атта, шушы юл белән ул хатыны янына бара, бу араны ул шул тикле өйрәнде, күзен йомса, бөтен юл, юл буендагы агачлар, агач кына түгел, хәтта авылга җитәргә биш чакрым калгач, юл чатында каравылчы шикелле басып тора торган ут башлы шайтан таягына хәтле аерым-ачык күз алдына килә. Барганда Шәрифҗан бу шайтан таягын ерактан ук күреп: «Тагын биш кенә чакрым калды» дип сөенә, кайтканда, таякның йодрык хәтле ал башын шәйләп алуга: «Инде биш чакрым үтелгән дә» дип көрсенеп куя, ләкин Мәгъсүмә белән араны биш чакрым аерып торса да, күңелендәге җепнең бер башы һаман Мәгъсүмәгә ялганган, ун чакрым, унбиш чакрым киткәч тә ул җеп һаман сузыла, һаман өзелми, тик шәһәргә кайтып, эшкә чумгач кына өзелеп торган вакытлары була, анда да искә төшүгә тагын килеп ялгана иде.
Ат <нәһәр урамына килеп керде һәм тарантас тәгәрмәчләре ташта дөберди башладылар. Яренгә Мә1ъсүмәне шәһәргә күчертергә кирәк булыр. Яңа беренче баскыч мәктәп ачылачак, шунда күчерүне сорарбыз.
Өяз башкарма комитетында Шәрифҗанны бөтенләй уйламаган шатлык көткән икән: Федюшкин кайткан! Яраланып, госпитальдә яткан булган, хәзер алты айга ялга җибәргәннәр.
— Кайда соң ул? — диде Шәрифҗан, урыныңда басып тора алмыйча,— ник җибәрдегез? Беләсез бит кайтасымны? Үзгәргәнме? Шундый укмы?
Федюшкин аның квартирын сораган, шунда киткәндер, диделәр Башкармадагы егетләр. Шәрифҗан өенә йөгерде.
Өйалдына килеп кергәч үк, Шәрифҗан Федяның биредә икәнен белде: чөйдә арты ерык озын шинель, йолдызлы зур фуражка эленеп тора һәм ниндидер ят ис бар иде. Дулкынланып бусаганы атлады, туп- туры дустының җәелгән кочагына барып керде. Алар бер-берен көчле куллары белән кысып, йодрыклары белән аркаларын дөмбәсләштеләр дә, бер адым артка чигенеп, карашып тордылар, аннары янә кочаклаштылар.
29
Федюшкин ябыккан, ярты гына калган иде. Кочаклашканда Шәриф- җанныц куллары дустының төртеп торган калак сөякләренә килеп тиде. Күзләре баткан, бит чокырларында күләгәләр посып тора.
— Нәрсә, әллә сине ач тоттылармы? — диде гаҗәпләнүен яшермичә Шәрифҗан.
— Ярам каты иде, бик авыр яттым, — дип, Федюшкин ботын тотып күрсәтте, — госпитальдә ауныйсым килмәде, монда кайтасы иттем. Авылда хатын янында симерермен әле.
һәм ул елмайды, ләкин аның арык йөзендә елмаю бит җыеру шикелле генә булды. Утырыштылар. Федюшкин, бүлмәдәге хатын-кыз киеменә ишарәләп:
— Өйләндеңме әллә? — дип сорады.
— Язмадыммыни мин сиңа? — Шәрифҗан, яшь егетләр кебек, кызарынып сөйләп би.рде. — Хатынны бик яратма икән. Ямансылыйм.
— Соң шәһәргә кайтарт.
— Буш урын юк.
— Урын юк! Берсен авылга, синекен монда!
—- Ярамый!
Федюшкинның авыз кырые ямьшәйде.
— Якуп Саттарич белән сиңа инде бернәрсә дә ярамый: туйганчы ашарга да ярамый, хатыныңны үз яныңда тотарга да ярамый. Сез үзегезгә кырык төрле «ярамый» уйлап чыгарасыз да шуңа табынып яши бирәсез.
Ул, гаҗәп кешеләр сез дигәндәй, кулын селтәде.
— Я, ашат. Әйтмәгәч, үзең белмисең дә.
Шәрифҗанның өендә кунак сыйларлык берни юк иде. Аптырап калды. Селедка белән чәй эчереп булмый ич инде кунак кешегә. Ул телефонга ташланды.
— Гыйльметдинне! Атлар янында? Үлде инде шул атларны яратып... Кем бар анда тагын? Давай! — Бераз көткәч:—Менә нәрсә, Николай: минем исемгә складтан живо гына продукты яздырып ал. Кунак сыйларга! Фронтовик. Котырган сыер сөте булса, аны да кыстырып кил.
...Ашап-эчкәннән соң, Федюшкин тирләп гимнастеркасын салды, кәнәфигә кырын төшеп, башыннан үткәннәрне сөйләргә кереште. Шәрифҗан аның күлмәккә таккан, тир белән инде тоныкланырга да өлгергән «Кызыл Байрак» орденын күрде дә:
— Тукта әле!—диде. — Ник әйтмисең? Урланган түгелдер ич, яшереп йөртергә... Котлыйм!
Федюшкин исе китмичә генә Шәрифҗанның сузылган кулын кысты.
— Пароходта каюталарга җыен комиссар тулган. Идәндә аунап кайттым. Шпана! Спекулянт! йоклаганда шудырмасыннар дип, күлмәккә күчереп таккан идем. — Ул орденын учы белән сыпырды да, авызын ямьшәйтеп: — Главный орден минем монда, — диде, яралы аягын сугып күрсәтте...
— Сөйлә инде, чорт!
Федя үзенең батальоны белән Бәләбәйне алышкан икән.
— Генерал Каппельиең знаменитый офицерский корпусын Бәләбәй кырларында бик каты тукмадык! — дип мактанды ул.
Бу корпусны Колчак Мәскәүне алу өчен дип махсус асраган булган. Вагоннарына: «Курган — Уфа — Мәскәү» дип язылган икән, янәсе, Мәскәүне алачагыбызга ышанмасагыз, әнә вагондагы язуларга казагыз!
Башта Федюшкин кырын яткан килеш иренеп кенә, салкын гына сөйләп азапланды, бара-тора кабынды, бит чокырларындагы күләгәләр югалды, тыныч кына утыра алмыйча, аягына калыкты, чатанлан, идәндә йөри башлады.
30
Соңыннан ул 2о нче Чапаев дивизиясенең 219 нчы полкында сугышкан.
— Уфа ягында булганың бармы? — диде ул идән уртасында туктап,— Уфа тау башында, Агыйдел аста. Безнең полк бүтәннәрдән соңрак килде. Июнь башы. Болынлык! Әрәмәлек! Күлләр! Кыскасы, җәннәт! Балык тотып, су коенып кына ятасы. Ә безнең аякчу алыштырырга да вакыт юк. Елганы аркылы сикереп, дошманның бугазына ябышырга кирәк! Ә күпер ватык, көймәләрне алып китеп бетергәннәр...
Федюшкин тынды, мыегын сыпырып уйланып торды, аннары янә башлады.
— Дошман тупларыннан су һавага чөелеп-чөелеп китә, су белән бергә безнең саллар чөелә! Шулай да чыгып җиттек, ярга теш-тырнак белән ябыштык. Чапай! һай, герой! Син мине кыю дисең. Ул кая! Комдив бит, минем ише батальон командиры гына түгел, ә ул инде чыгып өлгергән! Кызыл Яр авылын алдык, Александровка авылын алдык... 217, 220 нче полклар алга ыргылды, Степановога җитеп баралар, без арттарак... Кинәт флангыдай контратака! Чорт! Александровкамы кире бирдек. 220 нче чигенә, 217 нче бүленеп калды. Артыбызда су, Агыйдел. Вот обстановка!
Федя, чынлап та артында су җәелеп яткандай, борылып карады да кинәт алга таба тыйтаклап атлап китте.
—...Шулвакыт миңа приказ: атаковать! Батальонны — аякка, үзем алга йөгереп чыктым. Ни күрим, ат өстендә Чапай! Карчыгасыман килә, һавада кылычы. Авызы йодрык сыярлык ачылган: «За мной! Вперед!» дип кычкыра бу безгә. Батальонга канат куйдылармыни! Алек- сандровкадан тегеләрне кире чөеп ыргыттык. Василий Иванович әйтә: «Молодец! Не забуду!» Онытмады бит. Менә бу орденны ул бирде. Да. һаман күз алдымда. Психический атака! Боже мой! Каппельнең ударный батальоннары... саф-саф булып... аягүрә... Бер патрон атмыйча безнең өскә киләләр. Попова, пулеметчы кыз... Алгы рәтне түшәде дә салды. Арттагылары һаман килә. Аларны да кырып салды. Артта янә саф! Шуннан давай без контратакага! Анда аккан кан! Өч сәгать барды. Резервтан ярдәм килеп өлгермәсә, мин бүген синең каршында утырасы кеше түгел идем. Өч мең кешеләре түшәлде дә калды, безнекеләр дә... 9 июньдә Уфага барып 'кердек. Вот, брат!
Федюшкин талчыгып, агарынып, кәнәфигә утырды. Бит чокырларына яңадан күләгәләр оялады. Байтак дәшми утырганнан соң, ул:
— Да! — дип сузып куйды. — Биргән ордены калды, ә Василий Иванович үзе инде юк. Кайтканда пароходта ишеттем.
— Газеталарда яздылар, — диде Шәрифҗан. — Бик жалко шундый кешене.
Федюшкин кунарга калырга теләмәде.
— Ат бир, озаттыр мине, — диде.—Авылга кайтам. Сөякләргә ит кунгач, хәл җыйгач, мин әле, монда килеп, сезнең «ярый-ярамый»га бүленеп куйган дөньягызны бер айкап китәрмен. Я, озат.
Шәрифҗан аны атка утыртып озатып җибәрде дә Якуп янына кереп китте. Якуп аңа теге хатларны тоттырды. Икенче көнне иртән Шәрифҗан, ат җиктереп, Олы Торма волостена чыгып китте. Ул теге «ко- .миссарларыгызның кул-аякларын сындырып кайтарырбыз», дип янаган авылга барырга тиеш иде.
31
Әкәм, суга баткан кебек, юк булды. Малайлар көтүләре белән пристаньга төшеп эзләделәр, амбар а-сларын айкап йөрделәр, берьяры да юк! Кемдер милициядән сорап карарга киңәш итте. Көтүләре белән
31
анда барып чыктылар: шундый-шундый малай югалды, күрмәдегезме? Юк, алар да күрмәгән.
— Менә шушы юләр әйткән иде диярсез, озак та тормас, иске бер тиен төсле ялт итеп кайтып керер әле, — дип юатты тубалбаш Биктәш.
— Бабасы янына авылга сыпырткан ул,—диде Хәлим, милиция баскычыннан сикерә-сикерә төшкәндә. — Суд кирәкмәс иде.
— Францибр бит.
Франц Иосифич эчтән сызып йөрде: малайның качуына сәбәп аның «тәрбия системасы» булды бит.
Ләкин бер көн килде, Әкәм вакыйгасы онытылды. Гаҗәп түгел, бу дөньяда аңардан зуррак хәлләр дә бик тиз онытыла.
Өйдә генә укып ятучы малайлар, бер дә теләмәсәләр дә, яңадан китапка утырдылар. Хәлим дә мәктәпкә йөри башлады. Тубалбашны да Францибр быел шәһәр мәктәбенә бирде.
һәр көнне иртән алар бер телем кылчыклы икмәкне бер бал кашыгы шикәр комына манып ашыйлар да, китапларын кыстырып, салкын урамга йөгереп чыгалар. Агач ботакларыннан сары яфрак коела. Идел өстендә асылынып торган кояшның тамчы да җылысы юк. Ул үзе дә туңадыр кебек, чөнки кып-кызыл. Җәй буе яланаяк чабып йөри-йөри, Тубалның табан аслары каешка әйләнгән булса да, салкын җир аягын өтеп-өтеп ала. Туңмас өчен, ул йөгерә башлый. Ничек диләр әле? Юлдашың аксак булса, -син дә чатанла, диләрме? Хәлимнең аякларында күн итек булса да, Тубалга ияреп, ул да йөгерә. Аннары монда кечкенә генә хәйлә дә бар. Яланаяклы бу малайның укуга бик атлыгып тормавын белгән Францибр Хәлимгә: «Син бу ташбашка күз-колак бул. Мәк-тәпкә дип чыгып китеп, урамда тротуар шома.ртып йөрмәсен», дип әйтеп куйды. Хәлим, мин шымчы түгел, кирәкми! дип киреләнеп караса да, Франц Иосифич: «Революция файдасына булганда, шымчылык та ярый» дигәч кенә риза булган иде.
Хәлим укый торган икенче баскыч мәктәп белән Тубал йөри торган беренче баскыч икесе ике бинада. Хәлим аның белән почмакка хәтле бара да. Тубал ишектән кереп киткәч, кире чыкмасмы дип, бераз карап тора, аннары, сулга борылып, үз юлы белән китә «иде.
Ул әле үзе дә быел гына икенче баскычка күчте. Классның яртысы— үткән язны Хәлим белән беренче баскычны бетергән малайлар, кызлар. Ул аларның күбесен җәй буе күрмәде. Барсы да кояшта каралган. Берничә малай чәч җиткергән. Бер-икесе буйга калкынып киткән. Кайберсе күз ияләшмәгән яңа кием кигән. Ике кыз чәчен кистергән. Бер генә малай да, бер генә кыз да язлый аерылышкандагы төсле түгел. Күзгә бәрелеп торган тышкы үзгәрештән башка, тагын әллә нинди бүтән үзгәреш тә сизелә, әмма нәрсәдә ул үзгәреш — әйтеп биреп булмый. Хәер, ике көн бергә утырып укыганнан соң, Хәлим бу үзгә-решләрнең берсен дә сизми башлады, гүя үзгәреш бөтенләй булмаган, гүя җәй буе аерылышып та тормаганнар.
Кафиянең, малайлар белән сөйләшкәндә, дәрес тыңлатканда, элекке кебек үк, битләре тоташ алланып китә, артык дулкынланса, элекке шикелле үк тотлыгып калып, бармагы белән партаны ышкып тора башлый. Тик Хәлим белән генә ул элекке шикелле түгел. Хәлим аның кайтканын бәйрәм көткән кебек көтте, ә Кафия, мәктәп алдында очрашкач, бөтенләй күрмәгән шикелле узып китте. Тәнәфес вакытларында Хәлим белән очрашмаска тырыша. Иптәш кызлары белән сөйләшеп йөргәндә, каршыларына Хәлим килеп чыкса, сөйләшүдән туктап, Хәлимнең узып киткәнен көтә. Икәүдән-икәү очрашсалар, башын югары чөя дә кәс-кәс басып уза, гүя Хәлимне ул ’бөтенләй белми, гүя пароход белән авылга озатканда Хәлимгә: «Мин эшләпәмне синең өчен болгар-мын», дип әйтмәгән. Хәлим башта аптырап калды. Соңыннан үзе дә ялгыз очрашканда, күрмәгәнгә салышып, тарс-тарс уза башлады. Чит-
32
тән карап торучыга алар арасында бернәрсә дә юк кебек. Шундый йөриләр, гүя берсе турында икенчесенең күңеленә дә кереп чыкмый. Ә бит алар бер-берен ярты гына минутка да күздән ычкындырмый. Берсенең ярты гына сүзен дә икенчесе ишетми калмый. Ишетә һәм шундук җавап та кайтара, тик сүз белән түгел, ә кыланыш белән, берәр хәрәкәт белән: Кафия кызларның колагына нидер пышын-пышын әйтә дә буы- ла-буыла, кызарына-кызарына көлә, зәңгәр тасмалы кечкенә чәч толымнары кызның аркасында сикереп-сикереп куялар. Хәлим исә, парталар өстенә сикереп менеп, бөтен класс буйлап йөгереп йөрергә керешә. Аны барып тоталар, аягыннан эләктереп, идәнгә өстерәп төшерәләр. Бу кыланышларының чын мәгънәсен бары тик Кафия генә аңлый, бүтәннәр бары уен итеп, шаяру итеп кенә карыйлар.
Сөйләгәндә төкереге арткы партага хәтле чәчри торган Халит Җа- мали (икенче баскычта ул тел-әдәбият укыта) Хәлимне такта янына чакырып чыгарды да үзе теләгән бер җөмлә язарга кушты. Хәлим, тактаны юеш чүпрәк белән сөртеп ташлап, аз гына уйланып торгандай итте дә тиз-тиз язарга тотынды. Әле язылььп бетмәс борын ук, Кафиянең битләре аллана башлады, ахырда ике яңагы да комач төсле кып- кызыл булды. Кыз китап битенә иелде. Җөмләнең чын мәгънәсен Кафиядән бүтән берәү дә аңламады.
Дәрес беткәч, коридорда Хәлимнең артыннан куып җитте, бер читкә карап, борын яфракларын кабартып: «Урам малае!» диде һәм зырылдап узып китте.
Гел бер уенны уйнау балаларны туйдырган кебек, болар да ахырда бу «уеннарыннан» туйдылар. Кафия, элекке шикелле, буылып-буылып көлми башлады, Хәлим дә парталар өстендә йөгереп йөрүдән туктады. Ләкин Хәлим, үзе дә белмичә, өрьяңа «уен» эзләп тапты. Ул дәресләрен шундый итеп хәзерли, укытучының соравына беркем җавап бирә алмаганда да, чатылдатып биреп тора. Рус теленнән берәр шигырьне «моннан монда кадәр» бикләргә кушсалар, ул башыннан ахырына кадәр бикли, тыңлаткан чакта, бүтәннәр туктаган җирдән элеп алып, беткәнче шатырдатып күрмичә укып чыга. Тарихтан ул бөтенләй күрсәтелмәгән әдәбиятны «казып чыгарып» укый (Францибрның китапханәсендә шактый нәрсә бар иде), тарих дәресе көнен түземсезлек бё- лән көтеп ала һәм, әгәр укытучы аңардан ул көнне сорамаса, барыбер сүзгә кысылырга берәр җай табып, бар белгәнен чыгарып сала иде.
Бер тапкыр агалы-энеле Гракхлар турында ул Франц Иоси- фичның китапханәсеннән шундый нәрсәләр табып укыды, дәрес вакытында класста сөйләп торып җибәргәч, укытучының йөзе балкып китте. ә иптәшләре, ә Кафия, хәйран калып, сөйләп бетергәнче Хәлимнең авызына карап тордылар. Ә безнең Хәлимгә шул гына кирәк. «Урам малае» дигән өчен моңардан да рәхәтрәк итеп үч кайтару мөмкинме икән!
Химия дәресендә, водород белән кислородны кушып, су тапкан чакта, тастымалга төрелгән колба шартлап китте дә укытучы апаның һәм аңа булышучы Хәлимнең өстенә кислота сибелде, укытучының күлмәгенә тиде, Хәлимнең кулы пеште. Озак кына вакыт малай кулын бәйләп йөрде. Хәтта төзәлеп җиткәч тә, мәктәпкә барганда, ул әле һаман кулын бәйли иде. Бәйләүле кулы белән кара тактага сузылып, акбур белән язганда, Хәлим күңеленнән: «Яралы кулымны Кафия күреп тора», дип уйлый, кулының шулай бәйләүле булуы, Кафиянең моны күреп торуы Хәлимгә күңелле иде.
Ноябрь башы булгандырмы, көн җилле һәм салкын иде. Хәлим, кулларын җиңенә тыгып, тротуардагы бозларда шуа-шуа, мәктәптән кайтып бара. Аяк тавышы ишетеп артына борылса, Кафия! Ак мех яка эченнән кызның алсу битле йөзе бик матур булып күренеп тора иде. Хәлим аркасына терәлгән күз карашыннан .куырылды, аяклары тыңла-

мае булды. Тизрәк узып та китми бит! Малайның артка борылып карыйсы килә, әмма ул үзенә: «Карыйсы булма!» дип боера. Узып китәрме, әллә гел шулай Хәлимнең аркасын «күзләре белән ашап» барырмы? Хәлим юри адымнарын акрынайтты. Янәсе, узып кит, җанны кыйнап барма! Ләкин үзе, килеп җитеп, сүз катса иде, сөйләшсә иде! дип тели. Җәй буе күрешмәделәр бит.
Тагын ике өй буе барсалар, аптека чатына җитәчәкләр дә икесе ике якка борылачаклар. Нигә ул Хәлимгә «урам малае!» диде икән? Алай дияргә ни хакы бар?
Чатка җиттек дигәндә, Кафия эндәште бит! Гадәтенчә битләре, хәтта колак яфракларына хәтле кып-кызыл булды.
— Минем әти әйтә, — диде ул, — кислотага пешкән җирне реваноль белән юарга кирәк, ди, син нәрсә белән юасың?
Менә хәзер тотарга иде дә, икенче дәшмәслек итеп, авызын томаларга иде! Шулай дип уйлый безнең Хәлим, үзе, авыз томалыйсы урында:
— Минем кулларым инде... төзәлеп килә, — ди, бәйләүле бармакларын ни өчендер әйләндергәләп карый.
Җәй буе күрешмәгән, ә сөйләшер сүз таба алмый Хәлим. Чатка килеп җитәләр дә терәлеп калалар.. Кафия, китап сумкасын бутый-бутый, читкә карап тора башлый, Хәлим ботинка башы белән тротуарга тибә, икесе дә сүз таба алмаудан гаҗиз. Ахырда Хәлим:
— Иделнең аръягында быел кара бөрлегән уңды — болыт!—дип, озакка сузылган паузаны тагын ялгап җибәрә.
— Авылда мин кура җиләгенә коендым! — ди кыз.
«Җиләккә коенмыйлар» дип төзәтәсе килә Хәлимнең, ләкин төзәтмичә калдыра.
Үткән-сүткән боларга карап-карап китә, икесе дә уңайсызлана, кызарына, Кафия сумкасын бутый, Хәлим тротуарга каткан бозны үкчәсе белән сыта, сөйләшергә сүз таба алмыйлар, ләкин аерылышып китәселәре дә килми.
— Мине дә шулай укырга өйрәт әле, — дип куя Кафия кинәт.
— Ничек укырга? — ди Хәлим, аңламаганга салыша.
— Үзең кебек.
— Син чыдый алмассың, — ди Хәлим, ул моны олы кешенең балага «син андый зур ташны күтәрә алмассың» дип әйткәндәге шикелле итеп әйтә.
— Минме? Теләсәмме? И, и! — Сумкасы белән тез башына сугып куя. — Мин өйдә кулымны кислота белән... ялгыш түгел, үзем теләп яндырмакчы булдым... Яндырырга җыенган идем инде, әни кулымнан шешәне тартып алып китте.
Сүз «йомгагы» сүтелә башлады. Хәлим кызны капка төпләренә кадәр озата китте.
Кайтуга малай тагын дәресләренә утырды. «Алай уку» бик авырга килә шул Хәлимгә. Күзгә күренеп ябыкты. Гел ашыйсы гына килеп тора. Китап-мазар төпләп, бераз икмәк юнәтергә дә вакыты калмый. Бер шәпкә ул шулай котырынып укый алса да, алай уку торган саен кыеная барды. Чүгәләсә, күз аллары әлҗе-мөлҗе килә, кичләрен башы авырта. Барыннан да бигрәк ашыйсы килү теңкәгә тия. Дәрес хәзерләү өчен мәктәпкә барган кичләрне ул парта асларын актара, каты-коты икмәк сыныклары табып, аларны утырып ашый да шуннан соң дәрес хәзерләргә керешә.
Бер кичне ул Кафия партасыннан да бер телем ипи тапты. Аны-моны уйлап тормас 1ан, телемне шундук ялмап йотты. Икенче көнне Кафия турысыннан тагы бер сынык икмәк табып алып ашады. Ә өченче тапкырында Кафия шүрлегеннән май ягылган икмәк килеп чыккач,
з. вс. ә.- № п.
33

34
Хәлимнең башына: «Юри куйгандыр!» дигән уй килде дә оятыннан битләре ут кебек яна башлады. Сынык җыеп ашаганны Кафия белсә! Хәзер аның күзенә ничек күренмәк кирәк? Ул бит инде иптәш кызларына да «тишәчәк». «Гай Гракх турында әллә ниләр белә, ә үзе сынык җыеп йөри» дип уйлыячаклар бит инде алар хәзер аның хакында. Ул кичне Хәлим, кайгысыннан рәтләп укый да алмыйча, өйгә кайтырга чыкты.
Кар төшмәгәнгә, урамнар бик караңгы. Күз ияләшсен днп, Хәлим бераз басып то^ды. Төн бик кара булгангамы, күзләре һаман бернәрсә дә аера алмады. Шуннан, сукыр кешедәй, аякларын сузып атлый-атг лый, күпмедер барды да ниндидер баганага килеп бәрелде. Әллә тавык күзе башлана инде? Чынлап, шул чукынмыш авыру ахры. Йортларны, агачларны, каршысына килүче кешеләрне — берсен дә күрми. Кулын сузып, кулына карап торды. Кулын да күрми! Кадалып китсен! Шул икән. Тифтан соң бер җәфаланган иде инде, хәзер тагын...
Көчкә кайтып җитеп, югары катка күтәрелде дә малайларга:
— Миндә кыткытый күз, егетләр, — диде.
— Бавыр аша.рга кирәк, — дип киңәш бирде Тубал.
Хәлим, аның тавышына охшатып:
— Май ашарга кирәк, бал ашарга кирәк, — дип ялгап алып китте.— Ә менә шушы минутта нәрсә ашарга? Эчемдә чуашлар утын кисә!
Малайларда валчык та табылмады. Әнисе, мескен: «Кагын, селкен, янә эшеңә тотын» ди торган иде. Әйбәт укучы дигән исеме чыккач, Хәлимгә начар укырга ярамый. Ул ач карынга тагын китапларына кадалды.
Иртәгесен, кызларга күтәрелеп карарга да кыймыйча, башын партага төртеп утырды. Сабагын тыңлатканда, белгән нәрсәсен әйтә алмыйча, тотлыгып торды, чөнки Кафия үзе белән янәшә утыручы кызларга нидер пышылдады да тегеләр Хәлимгә күтәрелеп карадылар. Хәлимнең шатырдатып'Зкавап бирүенә .ияләшкән сыйныф аптырап китте: ни булган моңа?
Кайтыр вакыт җиткәч, Кафия аңа дегет чиләге булырга теләгән иде, Хәлим, «мастерскойда эшем бар»га сылтап, мәктәптә калды. Мастерскойда чир эше дә юк иде малайның. Кафия бераз юл алуга, Хәлим кайтырга чыкты.
Юкны кирәк таптырыр, дигәннәр. Аграфена түти каяндыр бавыр юнәтте. Аны пешерде. Хәлимгә күзләрен кайнар пар бөркетеп торган чуен өстендә тотарга .кушты. Аннары Хәлим тамагыннан кире килгәнче кайнар бавыр ашады. Малайларга да чеметеп-чеметеп бирәсе килгән иде, ләкин Аграфена түти Хәлимнең өстендә козгын шикелле торды:
— Ашап бетер, калдырма!
Ашамый ашаган малай бик тиз тыгылды, битләренә хәтле борчак- борчак тир бәреп чыкты.
— Бетер, бетер, юкса күзең ачылмас!
Шулпасын Аграфена түти «ач корсакларга» бирде. Талашмасыннар дип, ашап бетергәнче үзе шунда басып карап торды.
Менә могҗиза! Хәлим шул кичне үк күрә башлады. Әле ышанмыйча, төннең караңгылана төшүен көтеп йөрде. Үч иткән кебек, төн һаман караңгыланмый иде. Шуннан ул, чормага менеп, морҗа артындагы дөм-караңгы урынга керде. Күрә! Караңгыда да күрә!
Инде кире төшәргә җыенган иде, кылт итеп исенә килде: монда бит аның яшергән револьверы булырга тиеш. Тузанга, пәрәвезгә буялып, әлләни хәтле вакыт кармалап йөри торгач, тапты! Чүпрәген сүтеп, салкын корычны битенә орындырып карады.
— Бер көнне кирәге булыр әле бу нәрсәкәйнең.!
з* 35
32
Кызыл Армиянең августтагы һөҗүме уңышсыз беткәннән соң, Деникин гаскәре тагын Мәскәүгә таба ыргыла башлады: алтынчы октябрь- да Воронеж шәһәрен алды, унөчендә Орел китте. Орел шәһәрен алган «Добровольческий» армия командиры генерал Май-Маевский рождество бәйрәмен «пайтәхетебез Москва каласында» бәйрәм итәчәген алдан ук кычкырып куйды.
Деникин чынлап торып Мәскәүгә үрелә башлагач, тылда посып яткан кара көчләр, вакыт җитте дип белеп, баш калкыттылар. Мәскәүдә, Казанда меньшевикларның, эсерларның явыз ниятле эшләре ачылды. Колчакны Урал тавы артына куып керткәннән соң кикрикләре шиңгән авыл кулакларының яңадан өметләре терелде: инде, янәсе, бу юлы большевикларның башларына җитәләр бугай. Бирсен иде ходай! Мәчетләрдә муллалар, Деникин хәзрәтләренә мәдәт бир дип, намаз арты саен аллага дога кылдылар. Кулаклар хөкүмәт амбарларына ашлык китерми башлады: нигә бик ашыгырга? Озакламас, аллаһ боерса, бүл- шәүникләр мәтәлер, менә шунда иген дә илтә башларбыз.
Нәкъ шул көннәрдә Шәрифҗан авылларда йөрде. Отрядын ияртеп, шәһәрдән чыгып киткән чагында ук, Шәрифҗан үзендә күңел ярсу сизә башлаган иде. Юл буе берни сөйләшмичә, кашларын җимереп, атын рәхимсез камчылап, чапты да чапты. Егетләр, хәтта кычкырып сөйләшергә дә базмыйча, бер сүзсез аның артыннан җилдерттеләр.
Башта сәбәпсез булып тоелган ачу кабару, күңел җилкенү тора-бара ачыкланды. Кулакларның, Деникинга өмет тотып, башкарма комитетка ачыктан-ачык янаулы хатлар язып торулары, иген тапшырудан аяк терәп баш тартулары, коммунистларның бетүен, үз кешеләренең власть башына менеп утыруларын көндез төшләрендә күреп йөрүләре — шушылар бар да Шәрифҗанга билгеле булганга, аның йөрәге ярсый, Күккүз авылына тизрәк барып җитәсе «илә, комиссарларның кул-аякларын сындырып җи-бәрергә вәгъдә иткән Хөснуллага күрмәгәнен күрсәт- мәкче, бәгыренә үткәзерлек итеп, гомеренә онытмаслык итеп күрсәтмәк- че булып, теш кайрап .бара. Аңа биясе җитәрлек кызу атламый кебек тоела. Итек үкчәләре белән һаман атның кабыргаларын төя, бичараны һаман кызулый. Гадәттә бу кадәр рәхимсез кыланмый торган хуҗасының бүгенге итенешенә аптыраган бия, янтыгы авыртудан күзләрен акайтып, башын чайкап, пошкырып, бар көченә чаба, бүтән атлар аның артыннан чак-чак элгәшәләр иде.
Шәрифҗан үзе өчен курыкмый, үзен ул ансат кына үтертмәс, тик менә Мәгъсүмәне харап итеп ташлаулары бик мөмкин. Шәрифҗанның шуңа күрә күңеле урынында түгел. Кышкы каникулга алып кайткач, шәһәрдә калдыру җаен тапмыйча булмас, дигән фикергә килде ул.
Шәрифҗанның ташып торган ярсулы ачуы Хөснуллага тупланды.
Күккүзгә отряд тупырдап барып керде дә авыл советына юнәлде. Совет кешеләрен ияртеп, Хөснулла йортына киттеләр. Капканы дөбердәтеп тә, эттән башка җан иясе җавап бирмәгәч, Гыйльметдин койма аркылы төшмәкче булды. Бозау кадәре бурзай Гыйльметдиннең аякларына килеп ябышты. Мылтыклардан атып, этне оясына куалап керттеләр, бикле капканы ачтылар. Отряд ишек алдына барып керде.
Бакчада бүрек кырпуы астыннан усал гына карап торган ак сакаллы бер карт күренде. Шәрифҗан аңардан хуҗаны сорады.
— Хуҗа мин, ни кирәк? — дигән җавапка Шәрифҗан аптырап китте: шушы бетәшкән карт, бөтен авылны куркытып, комиссарларның аяк-кулларын сындырып кайтару белән янап ятсын, имеш. Олы кешегә кинәт кенә бик каты бәрелмәскә теләп, Шәрифҗан:
— Үзеңә төшкән ашлыкны ни өчен илтмисең? — диде.

Атлары Идел аръягында болында икән дә барып алып кайтырга кеше юк икән. Шуңа, янәсе, илтә алмый торган икән.
Ат өчен син хәсрәтләнмә, атлар табарбыз, — диде Шәрифҗан. — Ач келәтеңне!
Карчыгы, ачкычларны яшереп, Карамалыдагы кызына утырмага киткән икән. Гомумән, хәзер йортта ул баш түгел, имеш. Яшь хатын аны санламый, ачкычларны ышанмый, акылга җиңеләйгән дип исәпли.
— Лом белән каерабыз, — диде Шәрифҗан, картның сүзләрен колагына да элмәде.
Хөснулла, ихтыярыгыз дигән шикелле, кулын селекте.
— Каермагаегыз шунда... Минекен алмыйсыз, балалар авызында- гын өзеп аласыз, Кызыл әрмидәге улымның өлешен...
— Ак армия диген. Авыл советы әйтеп тора ич, — диде Шәрифҗан.
Лом табып китерделәр.
— Каерыгыз, каер, — дигән булып, Хөснулла өялды баскычына барып утырды. Ул, ачмаслар дип, өметләнә иде. Бернәрсәгә карамыйча, ишекне каерып ачып, капчыкларны күтәреп-күтәреп чыгара башлагач, карт «аһ!» итеп җиргә тезләнде, «йа, хода, сабыйларны ач калдырып, дөнья кортып йөрүче бу явыз бәндәләреңнең аяк-куллары тартышса ие», дип каргарга кереште. Аны, бер генә минутка да күздән ычкындырмыйча, саклап торган Гыйльметдин:
— Әй, бабасы, каргышың үз башыңа төшмәгәе! — диде.
Карт тагын да .ярсыбрак каргарга тотынды. Аның илереп-илереп ләгънәт укуларына, кычкырып-кычкырып дога кылуларына, бит сыпыруларына исләре дә китмичә, егетләр келәтне «сава» бирде.
Хөснулла кинәт җирдән күтәрелде, Гыйльметдин янына йөгереп килде: — Кайсыгыз баш?
— Әнә теге кызыл чалбарлы, — дип, Гыйльметдин Шәрифҗанга күрсәтте.
— Менә, нәрсә, улым... Син анарга әйтеп бак...
— Синең улың урманда, бүре тиресе ябынган!
Картның күзләре кысылды, карашыннан зәһәрле ачу ташыды.
— Мин сезне мөселманнар дип, әдәмчә сөйләшеп бакмакчы идем. Аждаһа -икәнсез. Талагыз! Бетерегез! Үтерегез!
Шулай дип акыра-бакыра, капкага йөгереп китте. Урамда халык — болыт. Карарга дип килгәннәр. Авыл советы җибәргән олаучылар, ашлыкны волостьтагы ссыпной пунктка илтергә дип, көтеп таралар иде. Хөснулла, өйгә ут капкан шикелле, акырып, кулларын болгап килеп чыкты да урамны буып торган халыкка таба .йөгерде.
— Җәмәгать! Коткарыгыз! Талатмагыз!..
Аны яклап бармак кыймылдатучы да булмады.
...Моннан отряд Суксуга юнәлде. Ияр өстендә тирбәлә-тирбәлә, Шә-рифҗан, тутыккан сары урманнарга, буш кырларга карап, уйланып бара. Мәгъсүмә инде мәктәптән кайткандыр, ашап-эчеп, дәфтәрләр тикшерергә утыргандыр. Октябрь бәйрәмен, шаять, бер өстәл янында, җырлап торган самовардан бергәләп чәй эчә-эчә, каршы алырлар. Бер-ике генә көнгә булса да, дөнья мәшәкатен бер якка ташлап, Мәгъсүмә белән икәүдән-икәү серләшеп утырырлар.
Ак чехлар Казанны алганда, Шәрифҗан бер дә болан пошынмаган иде. Анда әле дошман Мәскәүдән ерак иде. Бу юлы бит Деникин пычакны революциянең йөрәгенә кадамакчы була. Волостька сугылып, соңгы хәбәрләрне белешеп чыгарга кирәк: Деникинның авызына кундырып, Мәскәү юлыннан борып җибәрмәделәр микән?
Суксуда кулакларның күмелгән ашлыгын табу әллә ни кыен булмады: өяз башкармага хат язучы ярлылар кемнең кайда яшергәнен күр

37
сәттеләр. Закон буенча тиешлесен ярлыларга биреп, калганын Шәриф- җан дәүләт складына җибәртте.
Шома узды дип, сөенеп, отряд кич кунарга таралган гына иде, Шә- рифҗанның ишеген гөрс-гөрс кыйнарга тотындылар. Шәрифҗан, наганын тотып, өялдына йөгереп чыкты: — Кем бар? Нәрсә кирәк?
— Олауны талыйлар! — дигән шомлы аваз Гыйльметдинне дә, бүтәннәрне дә очыртып торгызды.
Олау озата киткән Җәмил агай, атын ак күбеккә батырып, ярты юлдан чабып кайткан. Бичараның теле тотлыга, әйтер сүзен әйтә алмый. Балчыклыны узгач, урманнан ниндидер кешеләр чыгып, олауны туктат-каннар, мылтык белән куркытып, талый башлаганнар.
Ашлыкны коткару өчен, отряд күзгә төртсәң күренмәслек көзге ка-раңгылык эченә чыгып чапты.
Атышкан чакта, отрядның «бер егете үлде. Өркеп качкан олаучы агайларның кайсын чокырдан, кайсын салам чүмәләсе артыннан табып, яңадан арбаларына утыртып, игенне волость складларына хәтле озата бардылар.
Тамакларны карлыктыра торган иртәнге суык томан эчендә ашыгыч кына кабер казып, үлгән иптәшләрен җирләделәр дә, башларын иеп, бер сүзсез басып калдылар. Карт өрәңгенең туңган кызгылт яфраклары, токтомалга өзелешеп, җилсез һавада әйләнә-тулгана, яңа кабер өс- тенә коела иде. Озакламый кабер чуар келәм белән капланды. *
Шәрифҗан, ияренә сикереп менеп:
Кузгалдык! — диде.
Ба.рсы да атлары янына йөгереште. Отряд тагын юл чыкты. Бер иптәшләрен күмеп калдыру, дошманның Мәскәүгә ыргылуы барсының да күңелләрен изә, бүтән вакыттагы кебек, шаян сүзләр әйтәсе, кычкырып көлеп җибәрәсе килми иде. Кабердә ятып калган иптәшләренең әле кичә генә үзләре белән барган булуын, тәмәкене кешедән алып тартырга яратуын исләренә төшерәләр. Җылыта алмый торган сөзәк кояпь ның суык нурлары бәсләнгән соры басуларга, бакча артындагы сары салам өемнәренә сибелгән, һавада кар бөртекләре җемелдәп-җемелдәп китә. Егетләрнең бит алмалары кып-кызыл. Пыяла төсле ялтыраган арба юлыннан салмак кына атлатып бару рәхәт. Атка атланган егетләрнең тез башлары да туңмаса, тагы да рәхәтрәк булыр иде.
Сөйкигә җиткәч, Шәрифҗан, фронт хәлләрен белеп чыгарга дип, почтага керде. Аның газета тотып, -баскычтан сүрән генә төшеп килүен күрүгә, егетләр фронтта эшнең шәп түгеллеген аңлады. Атлар янына җыелып, газетаны укыдылар. Бөтен ил Деникинга каршы күтәрелә иде.
Сөйки волостенда бер атна чамасы юандылар да, кайту ягына борылып, Норма волостена чыктылар. Усаклы авылында, яшергән игенне күрсәткән өчен, кулаклар Нәҗметдин исемле кешенең аякларын пычкы белән кисеп, үзен чокырга илтеп күмгәннәр иде. Бу коточкыч ерткычлыкны тикшереп, җинаятьчеләрне тотканчы әлләни гомер үтте.
Яумый-яумый торган кар бер төн эчендә тездән батарлык яуды. Иярдә йөрү суык булганлыктан, чанага күчтеләр. Өйгә таба кайтканны атлар да сизде: дилбегә какканны көтми үк чабалар. Егетләр туйганчы бер йоклау, рәхәтләнеп мунча чабыну турында хыялланып кайта.
Күн итектән үтеп, суык егетләрне чанадан куып төшерә башлады. Алар чана артыннан тырык-тырык йөгерәләр дә килеп тагын чанага утыралар. Тун якасын күтәргән, аякларын печән астына тыккан Шәрифҗан чыдап-чыдап карады, ахырда, суык аны да куып төшерде. Башка җире туңмый, аяк бармаклары бик әрни иде. Гыйльметдин бе-' лән икәү, чана артыннан йөгерә-йөгерә, мышкылдап беттеләр.
38
Бик крута тотты әле бу үктәбр абыегыз, — диде Гыйльметдин, мышныи-мышный.
Кырыкка түнәр әле, — диде Шәрифҗан, — каты тотынган йомшак бөтерер, ди. Икесе дә, чананы куып җитеп, печәнгә аудылар.
Кар өстенә зәңгәр караңгылык иңгән вакытта, отряд Дәүләки авылына барып керде. Тәрәзәләрдә тычкан утыдай гына утлар җемелди иде. Кое янында сызгыра-сызгыра ат эчереп торучы .кешеләрдән авыл советын сорадылар. Шәрифҗанның исәбе бу авылда тамак ялгап, елы- нып чыгу иде. Бик чәчмәс өчем, кешеләрне ике янәшә йортка тутырды. Бәрәңге пешертте, чәй куйдырды. Тәлинкәдән кишер чәе чөмерә-чөме- рә, хуҗадан авыл хәлләрен сораштырды. Хуҗа дигәннәре, трахомнан күз кабаклары кызарган, керфекләре коелган бер карт татар, табынга бергә утырырга теләмәде («Без әле яңарак кына аш яныннан купкан иек»), үз йортында ят кеше шикелле, ян сәкедә утырып, Шәрифҗанның сорауларына: «Әйе», «юк» кебек сүзләр белән генә җавап биреп торды. Янәсе, бүгенге замана — энә очында, телеңне тешләп торганың хәерлерәк! Ахырга таба ләкин картның теле кыймылдый башлады, күңел төененең бер кырые чишелеп китте: тизрәк сугышлар бетсәе, басу ту-тырып, иген чәчәр көннәр җитсәе, булырмы икән шундый көннәр? — дип сорады.
Гыйльметдин күрше йортка, егетләр янына, кереп киткән иде. Аннан чыкты да майлы карабодай буткасы ашавы белән мактанырга тотынды,
— Безнең хуҗа саран, бәрәңгедән уза алмады, — диде Шәрифҗан.
— Бәрәңгегә тук булсак, бик шөкрана итәбез инде, — диде хуҗа, керфексез күзләрен йомгалап алды. Тирләп чәй эчеп утырган Шәрифҗанның колагына Гыйльметдин нидер пышылдады. Шәрифҗан, башын селкеп, «юк!» диде.
— Я инде, Шәрифҗан абый, гомердә бер туры килгән икән, рөхсәт ит.
Тәкәрлек Гаптырахман дигән кешеләрдә бүген каз өмәсе бар икән, Гыйльметдин егетләр белән шунда барып кайтырга рөхсәт сорым иде.
— Без бик тиз, Шәрифҗан абый.
— Беләм мин «бик тиз»не! Кызлар янына бер кергәч, сезне келәшчә белән дә тартып чыгарып булмый.
— Валлаһи менә, карап кына чыгабыз.
— Тәкәрлекләрдә ө.мә бугай шул бүген, — дип, хуҗа сүзгә кысылды. — Барсыннар, төн озын әле, китәргә өлгерерсез. Кунып калсагыз да урын җитәрлек.
Дөресен генә әйткәндә, Шәрифҗанның үзенең дә җылы өйдән салкын кырга чыгып китәсе бер дә килми иде. Җитмәсә тагы төнлә белән.
Рөхсәт алгач, Гыйльметдин иптәшләрен җыйды да югары оч:ка Тә-кәрлекләргә менеп китте. Түгәрәк күмәч хәтле ай авыл өстендә эленеп тора иде. һава тагын да суыта төшкәнгә, курт-курт атлаган егетләрнең итекләре астында кар яңа кәвеш кебек шыгырдый иде.
Кызлар боларны кертми азапладылар. Янәсе, без сезне белмибез, куркабыз. Ишек аркылы сөйләшүен сөйләшәләр, ә ишекне ачмыйлар. Өйгә кереп алган авыл егетләре кертмәскә әйтәләр иде, бугай. Шуннан Гыйльметдин, теленә салынып, әлләниләр сайрарга тотынды: без кеше ашамыйбыз, майлы карабодай буткасы гына ашыйбыз, курыкмагыз, кертегез. Янәсе, шундый фәрештә тавышлы кыз, ә үзе шундый таш бәгырьле, катып үлеп, бара торган егетләрне җылынып чыгарга да кертми, нинди анадан туа икән мондый шәфкатьсез кызлар. Ул шундый такылдады, шундый сайрады, кызлар күңеле түгел, боз да эреп агар иде.
— Ач инде, акыллым!
— Ач булсаң, ашап кил! — диде ишектәге кыз, үзе кетердәп көлеп җибәрде.
39
— Абау, аяк -бармагым! Өшеп төште лә! Кертегез инде!
Кызлар пышын-пышын киңәшә башлады. «Ачам!», «Ачасы булма!» дигән тавышлар Гыйльметдингә ишетелеп тора иде.
— Ничә бөртек соң’ сез? — дип сорады баягы «фәрештә тавышлы» кыз.
- — Ике генә тамчы, — дип ялганлады Гыйльметдин.— Бусагагыздан да узмас идек, нурлы йөзләрегезгә ерактан гына карап торыр идек. Ай, чәнчә бармагым! Өзелде!
Чоландагы кызлар арасында тартыш китте, берәүләре: «Керт!», берәүләре: «Кертмә!»
— Гайниҗамал, чукыньмыш, кертеп кенә кара, дөнья-ахирәт бәхил түгел!
— Нәрсә чеметәсең? Синең Кыямың яныңда булган белән, безгә егетләр кирәкмимени!
— Гайниҗамал, керт, ул зәнкигә карама!
Бөтенесен ишетеп торган Гыйльметдин, Гайниҗамал дигәннәре йорт хуҗасының кызы булса кирәк дип, аның исәмен әйтә-әйтә сайрарга тотынды:
— Гайниҗамал бәгырем, кертә күр, ишек төбегездә катып үлсәк, үзегез үк бинават булырсыз.
Келә шылтырап китте. Гыйльметдин ишекне кулбашы белән төртте. Баз авызы гөсле кап-караңгы чоланга ике бөртек урнына җидәү барып керде. Аннары өйгә кереп тулдылар. Өй эче кып-кысан булып калды.
Гыйльметдин күзләре белән өйне ишекле-түрле бер айкап алды. Авыл егетләре, бер почмакка сыенып, «Сез генә кирәк идегез!» дигәндәй, керүчеләргә маңгай астыннан карап торалар иде. Гыйльметдин, үзенең игътибарыннан аларны бөтенләй мәхрүм итеп, өйне икегә бүлгән чаршауга таба атлады.
— Җанкисәгем, Гайниҗамал, еин кайда?
— Гайниҗамал мич башында, — диделәр кызлар чаршау артыннан.
Гыйльметдин муенын мич башына сузды: анда мәче башлы ябалак төсле бер карчык утырып тора иде. Гыйльметдин, татлы телләнгән булып:
— Әбекәем, матурым, тараканнар бик әбижәйт итмиме? — диде.
-Кызлар берәм-берәм чаршау артыннан елмаешып чыга башлады. Чыкканы бер: «Мин Гайниҗамал» дип, оялган, боргаланган булып, Гыйльметдин яныннан уза торды. Егет аптырабрак калды: бол арның кайсы Гайниҗамал икән соң? Арада бер чибәре бар, Гайниҗамал шулдыр кебек тоела.
Игътибар үзәгеннән төшкән авыл егетләренең борыннары салынган иде. Кызлар аларның күңелләрен тагьмакчы булдылар, ләкин тегеләрнең берничәсе, үпкәләүләрен ачык сиздереп, өйдән үк чыгып китте. Калганнары, карлыгач балалары шикелле, ян сәкегә тезелештеләр дә. колактан колакка нидер пышылдашып, сүзгә тыгылмыйча гына утырдылар. Егетләрнең сөмсере коелганга, кызларның да кәефе сүрелде, йорт эче күңелсезләнеп китте.
Гыйльметдин иптәшләренә күз кысты. Тегеләр аның тирәсенә өелде.
— Мин телемә ни юлыкты шуны лыгырдармын, ә сез көлешкән булыгыз. яме? — диде. — Ягез, башлыйбыз. Чуртым, гүртем, су анасы, күл төбе, безнең күрше Җәлил Мыштым, камыт бавы юкәдән...
Иптәшләре шырык-шырык көлешергә тотындылар. Кызларның йөзләре ирексездән болар ягына борылды. Әлеге чибәр кыз йөгереп килде дә, кашын-күзен уйнатып:
— Үзегез генә -көлеп бетермәгез, безгә дә калдырыгыз,— диде.
Гыйльметдин тып итеп аның каршына килеп басты.
40
— Кара карлыгачым, синме Гайниҗамал?
— Мин булсам ни әйтерсең? — диде кыз, чытланып.
— Әллә айның ундүртенче кичәсендә тудыңмы, бигрәк матур?
Әллә сине бишектә чакта пәри алмаштырганмы, бигрәк котсыз! — диде кыз.
Бармагыңдагы йөзегеңне карыймчы, — дигән булып, Гыйльметдин кызның кулыннан тотты, ялт үзенә тартып, кочаклап алды. Кыз, курыккандай итенеп, чырыйлап җибәрде.
— Абау! Китсәнә! Кулымны авырттырдың... Аю!
Нәзек кенә кашларын сындырып, кулын селкеп торган булды. Әмма үзе һаман китмәде:
— I аиниҗамал! — дип кычкырды. — Кунак егетең кулььмны авырт-тырды. Килеп колагын бор әле шуның.
Чын Гайниҗамалны күргәч, Гыйльметдиннең шундук гайрәте кайтты: сары кашлы, бәрәңге борынлы бер кыз булып чыкты Гайниҗамал. Тавышы да «фәрештәнекеннән» бик ерак иде. Шулай да, хуҗа кызының күңелен күрер өчен, Гыйльметдин кызның каршына кукыраеп килеп басты.
— Гайниҗамал, душа муй, сөйләшүдән бушамай, безнең якка күз дә салмый, шунсы күңелгә ошамай. Ягез әле,—дип тотынды Гыйльметдин, кинәт кенә җитди тонга күчеп,— берәүләребез бу почмакта авыз турсайтып, икенчеләребез теге почмакта каш җимереп торудан ни файда? Әйдәгез берәр уен уйнап алыйк!
— Чынлап! Әйдәгез! — дип, чибәр кыз сикереп к-илеп тә җитте.
Авыл егетләренең тагын икесе ишеккә юнәлде. Гайниҗамал, алар- ның артларыннан барып, нидер әйтеп-әйтеп карады. Тегеләр барыбер чыгып киттеләр.
— И, кылтыклар, кылаадган булдылар тагы!..—дип калды Гайниҗамал.
Егетләр үпкәләделәр дип, кызның күңеле сынмады. Чыгучыларның артыннан ишекне бикләүгә, йөгереп килеп керде дә, ике кулын җәеп җибәреп, өйнең уртасына ба-рып басты.
— Түгәрәкләнеп идәнгә утырышыгыз, арка сутыш уйныйбыз,— диде.
Егетләр, кызлар, тезләрен чәнчеп, сап-сары итеп юылган идәнгә утырыштылар, кулларын тез астына тыктылар.
Гыйльметдиннең астында кинәт нәрсәдер «шырт» итте. Кызлар чыр-кылдап көлеп җибәргән тавышка лампаның уты сикереп куйды. Егет, урыныннан торып, идәнгә карады, чалбар төбен сыпырды. Ни арададыр чибәр кыз аның астына тәкә куыгы тыгып өлгергән дә шул «шырт»лаган икән. Бүтән егетләр дә, торып, асларын тикшерделәр, аннары яңадан утырыштылар.
Көлеп туктагач, Гайниҗамал:
— Син монда чык, — дип, Гыйльметдинне, җилтерәтеп, түгәрәкнең уртасына кертте дә чүгәләргә кушты. Үзе ике тастымалны бергә үреп, баш-башларын әйбәтләп төйнәде,. аннары, уен ни рәвешле башланыр икән дип, авызын ерып көтеп торган Гыйльметдиннең аркасына үрелгән тастымал белән бөтен көчкә берне кундырды һәм тастымалны әлеге чибәр кызга ыргытты, теге, ялт тотып алып, тез астыннан күршесенә таба шудырды. Ул да булмады, Гыйльметдиннең аркасына янә -шалт иттерделәр. Егет, койрыгы пешкән мәче кебек, үрсәләнеп, әле алга, әле артка ыргыла, тез асларыннан очып йөргән тастымалны тотып калмак- чы була, ул арада тастымал егетнең аркасына шалт итеп куна да тагы берәр кызның тез астына кереп югала иде. Аркасы әрнеп, янып торса да, уен Гыйльметдингә ошап китте. Ул һаман чибәр кызның тезләренә барып ябыша, тегесенең битләре ут ,тна, «миндә юк» дип, тизрәк кулларын чыгарып күрсәтә. Гыйльметдиннең болай итүен бүтәннәр дә си
41
зеп алды, кызлар: «Җитте, бу уен җитте» ди башладылар. Гайниҗамал кунак егет тарафыннан үзенә игътибар булмаганга үпкәләп, уеннан чыкты да чаршау артына кереп китте. Башка кызлар да аның артыннан кереп-кереп югалды. Өй эче тынып калды. Тик чаршау артында гына кызу-кызу пышылдашу, әрепләшү ишетелгәләп .куя иде.
Менә, иреннәрен матур гына турсайтып, чаршау артыннан чибәр кыз килеп чыкты, кайтып китәргә дип, бишмәтен кия, шәлен урый башлады. Ул да түгел, почмак яктан янә ике кыз чыгып, аның бишмәтен көчләп салдырырга тотынды. Матур кыз ахырда күнде, бишмәтен салды, шәлен яңадан колгага элеп куйды. Әмма Гайниҗамалның үпкәсе бик каты булды булса кирәк, бу якка һаман чыкмады. Гыйльметдин «Гайниҗамал, бәгырем!» дигән булып, почмак якка тыгылган иде, табагач сабы «ашап», кире йөгереп чыкты. Кызлар чаршау артында өзлексез чыштын-пыштын килделәр. Гайниҗамалны үгетләп азапландылар булса кирәк.
Урамда егетләрнең җырлаганы ишетелде:
Гайнижамал белмидер,
Бәлешем бар дип уйлыйдыр, Бәлеш безнең куенда Урам гизеп йөридер.
Тәрәзәгә сарылып тыңлап торган кызлар бәлешләре янына йөгерешеп килделәр, ачып карадылар. Гайниҗамал кычкырып җибәрде:
— Бәтәч! Бер бәлешне урлаганнар!
Үпкәләгән егетләр үзләре белән бер каз бәлешен кыстырып чыкканнар икән. Җыр такмаклый-тажмаклый, тәрәзә төбенә үк килеп җиттеләр, пыяланы дыңгылдатып, ачу китергеч сүзләр әйтә-әйтә, Гайниҗамалны үчекли башладылар.
— Солдатларны куып чыгарсаң, бәлешеңне кертеп бирәбез!
Гайниҗамал бу яктан:
— Ашагыз, бирәнегез булсын!—дип кычкырды.
Урам яктагылар да сүзнең «борычлысын» сайлый башлады, Гайнижамал да җа.вапка аптырап тормады.
Гыйльметдин сүз белән кәҗә сөзештерүне тыңлап-тыңлап бакты да башын кашып куйды. «Чакырмаган җиргә кереп, ашларына кара таракан булып төштек ләбаса. Нишләргә инде?»
— Кайтабызмы, егетләр?
Гыйльметдин чаршау аркылы гына Гайниҗамалдан гафу үтенде. Болай буласын белсәк, кермәгән дә булыр идек, кичерә күрегез без мескеннәрне, диде. Ләкин Гайниҗамалның бәлеш урланганга да, тәрәзә төбендә егетләр ырылдап торганга да бик исе китмәгән икән. Гыйльметдингә кайтырга рөхсәт итмәде. Кереп йомгакны чуалттыгыз да хәзер инде чыгып шылмакчы буласызмыни? Юк инде! Матур кызның кулына уклау тоттырып, ишек янына бастырды.
— Чыга башласалар, уклау белән генә кундыр, — диде.
Гыйльметдин, иңбашларын кысып, елмаеп, иптәшләренә карады. Янәсе, болай булгач, калмый хәл юк.
Гайниҗамал сәкегә палас чыгарып салды, шакмаклы скәтер җәйде, аннары иләк зурлыгы бәлеш күтәреп чыкты.
— Кызлар, булышыгыз, — диде.
Гыйльметдиннең табында матур кыз Галия белән янәшә утырасы бик килсә дә, Гайниҗамалны үпкәләтмәс өчен, аның янына барып тыгылды. Кызга бәлеш турарга, чәй ясарга булышты. Авызлары бәлешкә тигәч, беркавымга барысы да тынып калды. Гайниҗамал күрмәгәндә, Гыйльметдин Галиягә күз кыскалый, тегесе, каш сикертеп, җавап кайтар галый иде.
Кинәт, бу ни бу? Гыйльметдин табындагы бәлешкә сузылгач кына бәлеш кыймылдады да сәке тактасы белән бергә күтәрелә баш-
42
лады. Кызлар «Аһ» иттеләр. Ул да булмады, Галия утырган сәке тактасы да хәрәкәткә килде. Кыз «ай!» дип сикереп торды. Бөтен табын купты. «Сәке астында җен!» Гыйльметдин сәкенең бер тактасын ачып җибәрде. Кап-кара бөдрә йонлы ниндидер җан иясе күренде. Кызлар: «Жен! Жен!» дип чәрелдәшеп, бер якка сөрлекте, ләкин шундук яңадан сәке авызына килеп өелделәр: барысының да җенне үз күзләре белән күрәселәре килә иде.
Менә бер заман сәке астыннан йонлы ягы белән әйләндереп тун кигән бер авыл егетен тартып чыгардылар. Кызларга чыр-чу итәргә, чырык-чырык көләргә янә бер сәбәп булды.
Бәлеш ашап, чәй эчкәннән соң, тагын төрле уеннар уйнадылар. «Җәза биреш» уены бөтенесенең дә күңеленә хуш килде. Уенның берәр шартын китерә алмаган кешене биетәләр, я җырлаталар, я әтәч булып кычкырталар, я үгез булып мөгерәргә әйтәләр, я берәр кызны кочакларга, я үбәргә кушалар иде. Ахырда «Яраткан кызың белән мич арасына кер» дигән җәза да өстәлде. Гыйльметдин чибәр кыз Галия белән өч тапкыр мич арасына кереп чыкты. Мөмкин булса, ул аннан бер дә чыкмас иде. Дүртенче тапкырында шундый озак торды, артларыннан кереп, төрткәләп алып чыгарга туры килде. Мич артына керә алмаган кызлар, үпкәләшеп, «Гел бер кеше дә бер кеше, кызык түгел!» дип, кайтып китү белән куркыта башладылар. Уен таралды.
Аерылышканда Гыйльметдин Галияне караңгы чоланда соңгы тапкыр кочакламакчы, почмакка кысып үпмәкче булган иде, кызлар, җыйнаулашып, Гыйльметдинне ишек алдына төрткәләп чыгарып җибәрделәр. Келә «шалт» итеп бикләнде, Гыйльметдин, өйалды баскычыннан:
— Галия, берәүгә дә чыгасы булма, үзем алам! Сугыш кына туктасын,— дип кычкырды. Җавап булмасмы дип, көтеп торды, булмагач, бүреген басыбрак киде дә баскычтан йөгереп төште.
...Шәрифҗан, бер йокы йоклап, атлар янына чыккан иде, шул вакыт, шау-гөр килеп, болар кайтып керде.
— Җибәр сезне! — диде Шәрифҗан, тәмәкесен суыра-суыра йолдызларга күз төшерде. — Җигә башларга вакыт, китәбез.
— Таң атканны да көтмибезмени?
Шәрифҗан соңгы тапкыр суырды да төпчеген атып бәрде.
— Юк, көтмибез
Гыйльметдиннең бу авылда озаграк торасы килгән иде. Галия белән тагын бер күрешеп, иркенләбрәк сөйләшергә өмет иткән иде ул. Булмады инде.
Атларны эчертмәкче булып, чиләк алырга кереп китте. Инде бит алар бервакытта да күрешмәячәк. Тукта. Ник күрешмәсениәр ди? Берәр сылтау табып, Гыйльметдин алар авылына килеп чыга алмасмыни? Рәхәтләнеп! Шәһәр белән ике ара берничә сәгатьлек юл.
Эчәселәре килгән, зарыккан атларны тезгеннәреннән тотып, чиләкләрне чыңгыл-чаңгыл китереп, Гыйльметдин кое янына урамга чыкты. Моннан берничә сәгать кенә элек, бу авыл аңа чит-ят иде, хәзер китәсе килми. Шушы коега хәтле якын, үз... Менә бу карлы урамнар да, авылның теге очында өреп яткан эт тә, төн уртасы җитте дип, хәбәр салып кычкыра башлаган әтәчләр дә — бар да үз...
— Шул тикле эчеп тә туймадыңмыни әле? Мә, алайса, тагын.
Гыйльметдин чиләккә сузылган байталның алдына янә су куйды. Атларны сугарып бётергәч, ишек алдына алып кереп, җигә башлады.
«Синең Банатың бар ич» ди күңеле Гыйльметдиннең, Галия турындагы татлы хыялны агуларга тели. «Ә булса соң!» ди егет. Банат каядыр еракта, томан эчендә, ә Галия янәшә генә, кашын-күзен уйнатып, каршыда басып тора. Мич арасында, биленнән кочаклап: «Минеке
43
буласыңмы?» дигәч, «юк» димәде, башың иеп, күзләрен генә яшерде. Каршы түгел!
Иртән шәһәргә .кайтым җиттеләр. Телефон чыбыкларына аппак бәс сарган, суык бабай тәрәзәләргә бизәкләр ясаган иде.
. Шәрифҗаиның нияте бүген үк Мәгъсүмәне алып кайту иде, әмма Якуп аңа берьяры китмәскә әйтте. Бүген Өяз партия комитетында Дәү- ләтъяровның газетада басылган мәкаләсе тикшереләчәк икән, Шәриф- җанның катнашуын Якуп кирәк саный.
— Кеше җибәр, — диде ул, Шәрифҗаиның ничектер күңелсезләнеп китүен сизгәч. — Ә монда катнашмый ярамый.
Гыйльметдин рәтләп җылынып та өлгермәде, кошовкага утырып, тагын юл чыкты. «Якадан Дәүләкигә Галия янына барып килсәм?» дигән уйдан үзе дә гаҗәпләнеп куйды. Дилбегәне тарткалап, атны кызуларга тотынды: — Күңеллерәк атла, малкай.
Җилдән битен тун якасы белән каплап, Гыйльметдин әллә нинди уйларга чумды. Чынлап, барырга да чыгарга! Капка төпләренә ат белән килеп туктасаң, кызның күзләре шар булыр иде бугай. Банат дип, Гыйльметдиннең кендеге Банатка бәйләнмәгән, әйләнәм дип биреп куйган вәгъдәсе юк. Үпкән, кочкан — җилгә очкан, дигәннәр.
— На, бахбай, атла җәтрәк! Синеңчә ничек, биякәй, җанкисәгем, аттырып кына Дәүләкигә барып килмибезме? А, койрыгын болгый башлады, яратмады. Ераксынасыңмыни? Нишләтергә соң менә бу күңелне? һаман Дәүләкигә таба оча! Биякәй, әйдә инде, җилтерәтеп кенә илтеп куй мине шул кызкай янына!
Мәгъсүмә катына йөреп ияләшкән бия юл аерылышында кинәт кенә сулга каерды.
— Ярый, алып барасың килмәде, — дигән булды Гыйльметдин. — Минем дә кирәккән чагым булыр әле.
Гыйльметдин дилбегәне уйнатып куйды. Биянең тоягыннан атылган кар чанага шап итеп килеп төште.
Аппак булып җәелеп яткан кыр буп-буш, күз тукталырлык бер кызык нәрсә юк. Я шунда череп каралып беткән ялгыз чүмәлә очрый, я юл чатында кәкре шәрә агач басып кала, яисә кар күмеп өлгермәгән тирән яр, кызыл авызын ерып, басу түреннән узгынчыга карап тора. Сирәк-мирәк ала каргалар тамак артыннан авыл ягына очалар, Гыйльметдиннең күңеле нечкәрә, егетнең моңланасы, җырлап җибәрәсе килә башлый, һәм ул, күңеленнән ташып чыккан тойгыларны тыя алмыйча, кычкырып җырларга тотына:
Уф4 дип әйтеп сулау белән
Уфа күренәмени?
Аерылышып тору белән
Күңел сүреләмени?
Ялгыз имәнне узып, аска таба чаптырып төшә башлагач, авылның җил тегермәне күренде. Революция алдыннан гына салынган, такталары яңгырларда каралып җитәргә дә өлгермәгән яңа тегермән, очып китәргә җыенган шикелле, канатларын ашыгып-ашыгып болгый иде.
Авыл капкасыннан килеп кергәч, гадәттәгечә, этләр өреп килеп чыкты. Чана шуучы малайлар, туктап, карап калдылар.
йорт хуҗаларының Мәгъсүмәне төнгә каршы чыгарып җибәрәселәре килмәде.
— Буран кубарга тора, кая ашыгасыз? — диде Сәмигулла абзый.— Әйбәтләп кунып, иртәгә көн яктысында китәрсез. Гаҗилә җиңгәгез карабодай ко.ймагы белән сыйлар үзегезне.
Юк, юл кешесенең юлда булганы яхшы. Шәрифҗан абый да бик зарыккан. Төялделәр дә чыгып киттеләр. Капкадан озата чыккан Сәмигулла агай, Мәгъсүмәнең толып итәге кардан өстерәлеп барганны
44
күреп, чана артыннан йөгереп килде дә әйбәтләп кыстырып куйды. Ул гына да булмады, шәл тотып, өйдән Гаҗилә җиңги дә йөгереп чыкты.
— Мамык шәлеңне онытып китеп барасың ич!
Мәгъсүмә толып якасына чумды.
Кайтканда җил каршы булды. Тегермәнне узып, тигез басуга күтәрелгәнче бала җилләр генә уйнаклап йөрсә, тегермән калкулыгын күтәрелгәннән соң, ата җилләр сызгырып килеп чыкты. Әүвәле җил атның маңгай чәчен туздырып ыргытты, аннары Гыйльметдиннең толып якасын кайтарып атты, Мәгъсүмәнең сарык яка эченнән күренеп барган бит алмаларын кызылга буйый башлады.
Баштарак җәяүле буран гына чана тирәсендә айкалып йөрде. Сул кулда гел күренеп барган авыллар, урманнар беравыктан күренми башлады. Дөнья караңгыланды. Чын буран котырынырга тотынды. Ләкин Гыйльметдин адашудан курыкмый иде: ат юлны белә, ара ерак түгел, озакламый баганалы юлга, шәһәр юлына, барып чыгарлар, аннан соң инде күзне бәйләп тә кайтып җитеп була.
Буран көчәя. Бия юыртудан туктады, атлап кына бара. Гыйльметдиннең буранда эше юк. Дәүләки кызы һаман күңеленнән чыкмый. Ул инде, имеш, Галиягә өйләнгән. Яшь бикәче белән бергә, җәйге кичтә, яшел чирәмгә җәелгән чыбылдык өстендә, катык каткан аш ашап утыра. Кояш батып бара. Каядыр якында гына ялгыз тартар кычкыра, чикерткәләр чер-чер итә. Бакча ягыннан алма исе аңкый. Абзарда сыер мышный, сарыклар пошкыра. Хатын бик уңган. Аш бик тәмле. Гыйльметдин, күп ашаудан авыраеп китеп, чирәм өстенә кырын төшә дә корсак шиңдерә башлый. Галия табак-савытны җыештырырга керешә. Күктә йолдызлар кабына.
Гыйльметдиннең хыялы крестьян тормышының күңелле якларын гына сайлый, гүя ул гомер-гомергә шушылай хатыны белән янәшә катыклы аш кына ашап утырачак. Хәер, аның бу уйлары киләчәк турындагы татлы хыял булудан бигрәк, үткәнне, малай чакны, сагынып иокә төшерү генә. Киләчәге зәңгәр томан эчендә, әлегә барсын да аерып бетереп булмый, тик шулай да Гыйльметдин, заманалар тынычлануга, берәр яры укырга керергә дип, ниятне төенләп куйды. Укып кем булырга икән? Духтыр? Зимләмир? Аның әтисе русча ике авыз сүз белми, ә Гыйльметдин абразауный шәһәр урыслары белән дә теттереп сөйләшә ала. Заман башка! Әтисенең төшенә дә кермәгәнне Гыйльметдин өнендә күреп йөри. Әнә безнекеләр Деникинның бүксәсенә типкәннәр, Орел каласын, Воронеж каласын кире алганнар. Дошман көньякка таба чигенә. Май-Маевскийга Мәскәүдә рождество бәйрәм итү тәтемәде. Озакламас, дошманның тәмам башына җитәрбез. Сугыш бетәр, менә шунда Гыйльметдинегез духтырлыкка, я зимләмирлыкка укырга китәр... Галияне дә укытыр. Аны кем итәргә икән? Аны духтыр итеп, үзе зимләмир булса? Әллә икесенә дә духтыр булыргамы? Авылга кунакка кайткач, карт-корылар килеп: «Улым, Гыйльметдин, син духтырга укып кайткансың икән, монау төшем бик чәнчешеп торй, берәр дару-мазар биреп җибәрә алмассыңмы?» дип, авырткан җирләрен күрсәтерләр. Гыйльметдиннең даруы килешеп, теге агай савыгып китәр дә бөтен авылга Гыйльметдиннең даны таралыр. Юк, үзләре килгәнне көтеп яту килешмәс. Кайтканның икенче көне үк өй борынча үзенә йөри башларга кирәк булыр. Аппак киемнәр киеп, Галия белән икәүләп, авылның бер башыннан тотынасың да икенче башына барып чыкканчы йөрисең. Кергән бер җирдә: «Гыйльметдин улым, сип түгелме соң бу? Сөбханалла, духтыр булгансың ич!» дип гаҗәпләнәләр. «Булдым шул, Мин- җиһан түти. Менә бу минем катыным Галия. Дәүләки кызы. Өегездә хаста кешеләрегез юкмы?» «Бар шул, улым, бар. Менә Мөхәмәдулла абзаң көздән бирле аяксыз ята, инде кыландырмаган әмәлебез калмады, Каратай Садыйгына аппарып, өшкертеп дә баккан булдык, аның
45
сулышы бик шифалы дип әйтәләр иде, юк, аңардан да файда күрә алмады. Аптырадык инде, гаҗиз булдык, нишләргә дә белмибез. Мө- хәмәдулла, кузгал әле, менә Гыйльметдингә күренеп кара, белмәссең, ходай насыйп иткән булса, сихәтләнеп тә китәрсең». «Әһә, синдә ра- матиз авыруы, Мөхәмәдулла агай. Менә бу даруны эчсәң, ә менә бусы белән уынсаң, аякларың язылыр, чыраеңа нур кереп китәр».
Ул шулай йорттан-йортка йөрер. Хатын-кызны чаршау артында Галия карар, түр якта Гыйльметдин ирләрне багар... Аның кулы бик килешер, авырулар барсы да сихәтләнер. Бөтен авыллары белән рәхмәт укырлар, өйдән-өйгә кунакка йөртерләр...
— Гыйльметдин! Гыйльметдин!—дигән тавышка егет, хыялыннан көчкә айнып, чанадагы Мәгъсүмәгә борылып карады: хатынны кар күмеп китә я^ган, толып якасы эченнән борын очы гына күренеп тора иде.
— Гыйльметдин җаным, әллә адаштыкмы?
— Каян килеп адашыйк? Юлдан барабыз ич! — дип, Гыйльметдин буран тавышын җиңәрлек итеп кычкырды, гәрчә юлдан барганга ул үзе дә ышанып бетми иде.
Дилбегәне атның үзенә тапшырып, җил сызгырганны тыңлый-тың- лый кайта башлады Гыйльметдин. Кинәт чана артында тавышлар ишетелгән кебек булды. Буран эченнән атка атланган тонык шәүләләр килеп чыкты. Бу Гыйльметдин белән Мәгъсүмәне тәмам тынычландырды. Адашмаганнар икән.
Шәрифҗан ат җибәрмәгән булса, Мәгъсүмә үзенең ирен әле бер көн дә, ике көн дә күрмәс иде, күрә алмауга карап әлләни зарыкмас та иде. Күрешү сәгате якынлашкач, күңеле ашкына, тизрәк күрешәсе килә башлады. Юл бик озын, бик күңелсез булып тоелды. Исән-сау кайтып җитә алмас, күрешә алмас кебек иде аңа. Әнкәсе каргаганнан бирле ул гел шомлана, төш күрсә дә әллә ниләргә юрап бетерә, өй белән мәктәп шартларында тойгыларын акыл көче белән җиңеп килсә дә, гадәтләнгән шартлардан чыкса, тагын күңелен шом баса башлый иде.
Инде ни гомер кайтып та, һаман баганалы юлга җитә алмагач, Мәгъсүмә: «Адаштык ахры» дип, борчуга төшкән иде, юлчылар тавышын ишеткәч, эченә җылы керде. Кар баскан толып якасын төзәткәндә, күзләренә чалынып калды: атка атланган бер шәүлә Гыйльметдингә нидер әйтә, Гыйльметдин аңа ни диптер җавап бирә иде. Мәгъсүмә, тәмам тынычланып, якасын күтәрде. Кинәт чана туктады. «Тәмәке төрәләр, шуңа туктадылар», дип уйлады Мәгъсүмә. Шулай дип уйлап та бетермәде, «шарт!» иттереп атып җибәрделәр. Мәгъсүмә, куркып, якасын ачып ташлады. Гыйльметдин тездән кар эчендә, наганын сузып, кашын- күзен җимереп, шарт-шорт ата, тегеләр дә буран эченнән Гыйльметдингә аталар иде бугай.
Мәгъсүмә, «аһ!» итеп, чанадан сикереп торды да буран эченә атлады, биленнән карга чумды.
— Сез нишлисез! Туктагыз! Атмагыз! — дип ачыргаланып кычкырды. Җил аның тавышын өзгәләп ыргытты. Мәгъсүмә талпынды, алга атлады, аяклары толып чабуларына буталды, ул егылды да тагы күтәрелде.
— Нишлисез! Гаепсез кешене ү-үте-рә-сез!..
Мәгъсүмәнең колак төбендә «Чарт! Чарт!» итеп китте, авыртуны сизеп өлгергәнче, ул кар өстенә егылды, аңын югалта башлады. Имеш, ул Идел тавында, пароход узганны карап, шомырт чәчәкләре иснәп утыра икән. Кисәк колак төбендә чиркәү чаңнары набат суга башлады. Каядыр янгын бар дип, Мәгъсүмә торырга талпынды, каты авырту аны кире кар өстенә салды. Авырту шундук бетте. Бик рәхәт булып калды. Борынында әле һаман шомырт чәчәкләре .исе тора иде.
46 '
...Башкарма комитет капкасы төбенә кайтып туктаган бияне күреп, Шәрифҗан мәтәлә-кадала йөгереп чыкса, күз аллары караңгыланып китте. Гыйльметдин... Мәгъсүмә... Гыйльметдиннең инде тәне үк суынган. ә Мәгъсүмәнең әле җаны бар иде. Шәрифҗан аны шундук больницага алып чапты. Ярты сәгать үтмәде, операция өстәленә салдылар. Операцияне доктор Дроздов үзе ясады. Мәгъсүмә пычак астында үлде.
Шул көнне үк бандитларның эзеннән милиция чыгарып җибәрделәр. Шәрифҗан. кая барып бәрелергә белмичә, хәбәр көтеп йөрде. Ахырда, түзә алмыйча, .отряд белән үзе чыгып китмәкче булды:
— Рөхсәт итегез! Барып табам, башларына җитеп кайтам!
Аны тыеп калдылар. Милиция бернәрсәсез борылып кайтты. Шәрифҗан, тәмам котырынып, сез мәми авызлардан буламы соң дип, тагы үзе җыена башлады. Бу юлы да Якуп аны тотып калды:
— йөрисе булма! Синнән башка да табарбыз.
Шәрифҗан, наганын өстәл өстенә атып бәреп (алыгыз! Юкса мин үз-үземә ышанмыйм), төн буе башкарма бүлмәсендә ишекле-түрле чабып йөрде. Ялгызын гына калдырырга куркып, Якуп та төн буе шунда утырды. Шәрифҗанның бу котыруы, бу авыруы бер атнага сузылды’, йокысыз, ашаусыз, тәмам эштән чыгып, ахырда, ул бер тәүлек’егылып йоклады, уянып аңына килгәч, Якупка барды:
— 'Мине бүген үк фронтка җибәрегез. Бер минут та монда яши алмыйм!
Ике көннән аны озатып калдылар.
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Юаш хайван саналган ат, ялларын болыттай туздырып, кара кан баскан күзләрен акайтып, бүреләр көтүе белән япа-ялгыз сугыша... Атның инде бот башын умырып алганнар... Ярасыннан кан саркый... Аңа бик кыен... Ул ялгыз... Әле уңнан, әле сулдан ерткычлар аның өстенә ыргыла. Сыртына сикереп менмәкче, муеныннан капмакчы булалар. Тимердәй тояк кайсының баш капкачын чәрдәкләп ташлый, кайсының корсагын яра. Тегеләр һауан саен котырынып ыргылалар. Ат тәмам шашына, яллары үрә тора, аңа хәзер карарга куркыныч, ул үзе дә чын ерткыч... Якын килгән бүреләрне, сыртларыннан умырып тешли дә, чайкап торып, әлләкая хәтле чөеп-чөеп ыргыта. Ничаклы бүре инде аның тешләреннән, тоякларыннан үлем тапты. Әнә аларның нихәтле канлы үләксәләре чәчелеп ята. Ат арган, ат гыжлый. Ерткычлар менә- менә хайван, хәлдән таеп, җиргә гөрселдәп егылыр да без аның канын эчеп рәхәтләнербез дип көтәләр. Ат егылмый. Кай яктан гына ташлансалар да, ялт шул якка борылып, я тибеп очыра, я сыртларыннан тешләп ата. Каян килгән бу ябык, арык хайванга шундый бетмәс көч?
Колчак дигән бүре инде Себердә җанын бирде. Деникин дигәне Украина далаларында атның тоякларыннан . әҗәл тапты. Хәзер ак Польша дигән чүл бүресе, арсланнарның котырыгына бирелеп, Ат өстенә ташланды. Май башында Киев каласына килеп керде. Юк, бертөрле дә килешүгә мин риза түгел дип, яман каты гайрәт чәчеп, Атның бугазын чәйнәү белән куркыта. Ял итәргә дә өлгермәгән Атка, көнчыгыштан көнбатышка борылып, чүл бүресенә бик каты тибәргә туры килде. Июнь башларында бүре Киевтан кадалып китеп, Варшау каласына таба чапты, Варшауга җитәрәк кенә аңа яңадан гайрәт керде.*, Чүл бүресенең әле җаны чыкмаган, ул әле гайрәт чәчә, көч биреп, ко-тыртып торучы арсланнарга масая ул...
Халык атка ярдәмгә ашыкты. Шәһәр комсомоллары, барлык эшләрен ташлап, ак Польшага каршы сугышка китте. Кешеләр авызларын
47
нан өзеп фронтка бирәләр, өсләрендәге соңгы киемнәрен салып, Кызыл Армия фондына тапшыралар. Газеталар яза: чолгавычка булса да ярар, бирегез, кызганмагыз! Сохари киптерергә тотындылар, сугышка ярамаган кешеләрдән шинель җыю башланды. Агай-эне бер сүзсез бирә. «Алыгыз, бүрене генә тизрәк тончыктырыгыз!» 1920 нче елның җәе менә шулай башланды.
...Бер килсә килә икән. Яздан бирле рәтләп яңгыр яумый. Җил купса, урамнарда кара өермәләр чабыша. Җәйнең башы гына булуга карамастан, үләннәр саргайды. Коелардан су качты. Шәһәр кешеләре суны Иделдән ташып эчә башлады. Басуда игеннәр көя. Билен алабута белән буып, эче сыртына ябышкан арык ел килергә чыкты.
Балалар йорты суны мичкә белән ташый. Өяз җир бүлеге Франц Иосифичка шыр сөяк бер ат бирде. Мәгез, рәхәтен күрегез. Утын ташырга, су китерергә сезгә ярап торыр. Арыклыгына карамагыз, «битюг» нәселеннән, заманында яман авыр йөкләр тарткан ат ул.
Рәхмәт әйтеп, Франц Иосифич ияртеп алып кайтты. Кайчандыр тарткан булуы да ихтимал, ике крестьян аты хәтле бар, аяклары бүрә- нә-бүрәнә, ләкин бүгенге хәле бик аяныч: көчкә генә оешып тора...
ЛАалайлар, кайда үлән күрсәләр шуннан йолкып, «битюгны» бер ай буе ашаттылар. Сөякләренә бераз ит кунгач, мичкәгә җигеп, су ташый башладылар. Бик күндәм, бик юаш ат булып чыкты ул. Тик бер ягы начар, камыт кидергәндә малайларның буе җитми. Аннары тагын, атланам дисәң, баскычсыз якын да киләсе булма, атлана алмыйсың.
Бүгенге дежурный әүвәле ашка-чәйгә «фантаннан» бер мичкә су алып кайтты да, аннары, яшелчәләргә сибәр өчен дип, Идел суына төшеп китте. Күптән дегет күрмәгән тәгәрмәчләр, су тулы авыр мичкә белән кайтканда: «Ай, мааай! Ай, мааай!» дип, майланмаганга сукранып кайтсалар, хәзер буш мичкә белән тауга түбән төшкәндә: «Майласаң да ярый, майламасаң да ярый! Майласаң да, майламасаң да...» дип күңелле генә шыгырдыйлар иде.
Мичкә башында дилбегә тотып, кукыраеп утыручы дежур малай авыз эченнән генә ниндидер көй шыңшып бара. Чалбарын тезенә тикле сызганып җибәргән, күлмәген бөтенләй салып ыргыткан. Тәне чуенның ундүртенче кичәсе төсле кап-кара. Буйны малайга алла кызганмаган. Җилкәләр шактый киң. Бик ябык та булмаса, малайга иркенләп уналтыны, хәтта унҗидене бирергә мөмкин булыр иде. Ябыклыгы, сөякләренең нечкәлеге аның әле малай икәнен, өстәвенә ярым-йорты гына ашап яшәүче малай икәнен әллә кайдан кычкырып тора иде.
Яр буена төшеп җиткәч, малай (укучы инде аның Хәлим икәнен сизгәндер) атны борып Идел эченә чигендерде дә мичкәгә чиләк белән су тутыра башлады. Мөлдерәмә чиләкне күтәргәндә, аның беләкләрендәге сум ите чукмар-чукмар булып бүртә, тәне пружина шикелле киерелеп килә, чиләкне яңадан Иделгә чумырганда, сырт сөягенең буыннарын берәм-берәм санап чыгарга була иде.
Тулы мичкә белән үргә каршы менә башлаганнан соң, тәгәрмәчләр тагын: «Ай, маай! Ай, мааай!» дип зарланырга тотындылар. Кайвакыт Хәлимгә тәгәрмәч шыгырдамыйдыр, ә Битюгның юан, арык сөякләре шулай шыгыр-шыгыр итәдер кебек тоела иде.
Юл кызыл стеналы тирән яр төбеннән сузылып менә. Язгы сулар юа-юа Идел тавын шулай аркылыга кисеп ташлаганнар, кешеләр хәзер шуннан юл салган, ат белән шәһәргә менәләр, Иделгә төшәләр. Юлдагы вак ташлар бик кызган, мичкә авызыннан чайпалып түгелгән су, кайнар мунча ташына сибелгән кебек, шундук парга әйләнеп юк була, тик мунча ташындагы кебек чыжылдамый гына иде.
Тәгәрмәч, һаман май сорап, Хәлимнең эчен пошыра. Әле бит бу елак тәгәрмәчләрнең тагы ике мәртәбә су алып менәселәре бар: көннәр
48
яман эссе, кәбестәләр, кыярлар сусыз тилмермәсен, кухарка да, идән юарга су юк дип, Франц Иосифичка кереп әләкләмәсен...
Үләт кырасы көпчәк! Тынычлык бирмәде генә бит.
— Тррр, Битюг! Тәгәрмәчләр ял итсен бераз.
Малай кепкасын мичкәгә батырып су алды да тәгәрмәч авызына китереп сипте. Менә сиңа, бик зарлансаң! Их, моның чәкүшкәсе төшеп калган ич. Хәлим аяк асларын карады, көпчәк эзе буйлап, кире Иделгә таба йөгерде. Чәкүшкә табылды, тик ул икегә сынган иде. Ярты чәкүшкәне Хәлим күчәр башына тыкты, аннары уйланып карап торды, янәсе, кайтып җиткәнче чыдар микән бу?
— Әйдә, хайван, кузгалыйк!
Битюг ризасызлык белдереп, койрыгын селекте, тоягы кителгән алгы аяклары белән вак ташны шытыр-шытыр китереп тырмашты һәм кузгалып китте. Озак та бармадылар, тәгәрмәч баягыдан битәр зарланырга кереште. «/Май! Маай! Мааай!! дип, үрсәләнеп-үрсәләнеп кычкыра кебек иде ул. Хәлим, кул селтәп, бер читтән атлый бирде. Кычкырып туйгач, туктарсың әле. Синсез дә мәшәкать муеннан: су ташып бетергәннән соң, менә бу сөякбайның тамагын кайгыртасы булыр. Кырда үлән көеп бетте, урманга алып барып ашатырга туры килмәгәе.
Тәгәрмәч шыгырдамый башлады. Хәлим: «Әһә, сукрана-сукрана ар-дыңмы?» дип, башын шул якка сузып караса, аптырап калды. Тәгәрмәч, чәкүшкәне сындырып, күчәрдән яртылаш салынган иде. Беравык кара- мыйрак барса, бөтенләй салыначак икән.
Киертеп булмасмы* дип, Хәлим әйләнә торган тәгәрмәчне куллары белән җан фәрманга этеп барып карады, юк! Йөгереп килеп, аягы белән типте, юк! «Майламыйча йөртсәгез мин менә шулай да итә беләм» дигәнсыман, көпчәк һаман салына иде. Малай Битюгны туктатты, арт тәгәрмәчләр астына таш кыстырды.
Хәлим кипшенгән, агарган иреннәрен ялап, баш чүмечен кашып куйды. Көтеп карарга кирәк — кеше-мазар узмасмы? Бәлагә тарыган Хәлим, кояшның утлы куллары җитми торган күләгә урынга барып, вак ташлар өстенә кырын төште. Ярның кояшка каршы яктагы кызыл бите ялангач, үләннәре кипкән, ә кояшка арты белән торган ягында дуңгыз тигәнәкләре, үги ана яфраклары һәм ниндидер сары чәчәкләр үсә иде. Әнә марҗа башмагы чәчәгенә төклетура кереп чумган,.малайга аның сары тузанга буялган арт аяклары гына күренә. Әллә инде, эсседән мәлҗерәп, тәмле йокыга талганмы, кыймылдап та бакмый? Хәлим, балчык кисәкләре алып, чәчәккә тондыра башлады. Берсе барып тиде, чәчәк сыгылып китте, төклетура ник кымшанып карасын! Малай сикереп торды да әкрен генә чәчәкне өзеп алды, юк, уянмый! Селкеп карады, юк! Шуннан күкрәгенә һава җыеп чәчәккә бик каты өрде. Төклетура чигенә-чигенә сары башмак эченнән килеп чыкты да, рәхәтен бүлгән өчен бик каты ачуланып, Хәлимнең башы тирәли выжылдап оча башлады. Малайны шулай бераз куркытып, үчне кайтаргач, пуля кебек атылып, каядыр китеп югалды.
Көтеп ятып эш чыкмас дип, Хәлим урыныннан торды. «Битюг»ны туарырга, атланып шәһәргә кайтырга, малайлар җыеп килергә булды. Чөелдерекне чишә генә башлаган иде, юлда кешеләр күренде.
Салам эшләпә кигән какча тәнле бер ир кеше белән тәбәнәк буйлы юан бер хатын килә иде. Ир кеше кулына кәрҗин тоткан, хатын баш очына чуар зонт корып җибәргән. Шушы зонты, тәбәнәклеге, юанлыгы өчен Хәлим аны рус малайларының «боровик» дип йөртә торган карсак гөмбәләренә охшатты. Юан «гөмбә» белән янәшә тагын бер «гөмбә» атлый: бусы нечкә буйлы, гел актан киенгән, баш очына корган зонты да ак иде. Хәлим шушы ак зонтлы «гөмбәгә» тиле малай шикелле ка- рап-карап торды да кинәт... Юк, мичкә артына кереп качмады ул, чалбар балакларын төшереп, кепкасын гына төзәтеп киде. Укудан туктал-

таннан бирле Хәлимнең Кафия белән очрашканы юк иде әле. Әти-әнисе белән Иделнең аргы ягына комда /кызынырга чыгып баруы ахрысы.
Җәйге каникул алдыннан ясаган мәктәп кичәсендә почта салыш уйнаганнар иде. Хәлимгә: «Нигә күзләрең ул кадәр кара? Әллә син күмерче малаемы?» дигән язу килде. Язу имзасыз булса да, Кафия кулын Хәлим шундук таныды. Үзенең җавабында ул: «Әллә син чүлмәкче кызымы, сүз каткан саен, чүлмәк төсле кызарасың?» дип, үзенә калса бик усал итеп язган иде. Кичәнең буеннан-буена алар бер-беренә тынычлык бирмәделәр, гел чәнчешеп, кадашып кына тордылар. Таралыр алдыннан Кафия, аны аулакта очратып: «Син әле үзеңне матур дип йөрисеңдер. Пәри синнән матуррак!» дип, Хәлимнең яныннан фы-рылдап узып китте. Хәлим җавап биреп ваксынып тормады, киенде дә иптәшләре белән урамга чыкты. Кафия кызлар белән арттанрак кайтты, бөтен кешедән дә кычкырыбрак сөйләште, Хәлим ихтыярсыз гел аның сүзләрен тыңлап барды.
Икенче көнне Хәлим бик озак үзенең битен көзгедән карап торды. Ул элек тә көзгегә караштыргалый иде, ләкин «мин матурмы?» дип каравы әле беренче тапкыр иде. Көзгедә кап-кара күзле, кап-кара кашлы чибәр генә бер малай күренде. Хәлим «бу малайны» бер дә килештермәде. Аның мәктәптәге бер малай төсле зәңгәр күзле, аксыл кашлы буласы килә иде. Әмма ни аяныч! Шушы кара кашларны, шушы кара күзләрне алыштырып булмый шул инде. Пыяладан ачуланып карап торучы малайга телен күрсәтеп, көзгене урын өстенә атып бәрде. Соңыннан да ул, иптәшләреннән яшеренеп, көзгегә күз салгалады, ләкин кашлары да, күзләре дә һаман шул элеккечә кап- кара иде. Коммунистлар клубында доклад сөйләүче күзлекле бер абый, кешенең матурлыгы тышкы кыяфәттә түгел, ә күңелендә, миңа дисә син карап торырга пәринең пәрие бул, әмма бөтен дөнья революциясенә җаның-тәнең белән бирелгән бул, шуцарда кешенең матурлыгы! дип сөйләгәч, Хәлим шушы сүзләрдә үзенә юаныч тапты: ул бөтен дөнья революциясе өчен башын да кызганмаячагын бик яхшы белә. Хәлим көзгегә бөтенләй карамас булды, «ямьсезлеге» турында тәмам онытты.
«Гөмбәләр» инде килеп җиткән иде. Хәлимнең бу кыяфәттә Кафиягә күренәсе килмәде. Таудай басып торган Битюг артына кереп ышыкланды, кепкасын тартып күзләренә төшерде. Ул да түгел, җиргә йөзтүбән сузылып ятып, йоклаганга ук салышты. Кафия мичкә янына йөгереп килмәсә, «Әти, сучы малайның көпчәге салынган!» дип кычкырып, атасын чакырып китермәсә, бәлки, шома гына узып та киткән булырлар иде, Кафия бөтен эшне бозды.
Кызы тавышына атасы килде дә:
—- Соң бу бит Браун агай Дөлделе, — диде, мәшһүр атны таныды. — Приют малайларының берәрсе суга төшкән булгандыр. Кайда соң үзе?
— Әнә, гамьсез, йоклап ята, — диде Кафия, «сучы малайның» җилкәсеннән тотып селки башлады:
— Әй син, мичкәңне урлап китәләр бит, уян!
Ничек котылырга бу кыздан? Тавышны үзгәртеп, берәр ямьсез сүз әйтергәме әллә? Шулай дип уйлап, Хәлим «уяна алмыйча» ятты.
— Кызым, — дигән хатын-кыз тавышы ишетелде, — киттек, пира- вазга соңарабыз.
Китәләр ахры дип, өметләнеп ятканда гына, Хәлим, бакага орынгандай сискәнеп кинәт башын калкытканын абайламый да калды. Кафия эшләпә беләи мичкәдән су алып килеп малайга сипкән иде.
Хәлим аягүрә басты да борнына төшеп торган кепкасын ачу белән күтәреп җибәрде, кара кашларын сындырды.
— Хәлим?! Бу синмени?
•1. .С. Ә." № н.
49

50
— Күрәсең ич... Кит көпчәк яныннан, күлмәгеңне буярсың.
— Пиравазга, пиравазга соңарабыз!
Бер мизгел аптырап, кызарып басып торган Кафия уңайсызлыкта!? ансат котылды.
— Әткәй, менә бу Хәлим инде, синең китапларыңны төпләп биргән малай.
Салам эшләпәсе астыннан елмаеп карап торучы ябык агай кәрзин- не сул кулына күчерде дә уңын малайга сузды.
— Танышыйк. Шәп төплисең син китапларны.
Хәлимнең бу кешене «Дәүләт банкысы» дип язылган кызыл таш йортка портфель тотып кереп киткәндә күргәне бар иде инде. Кафиянең атасы шушы кеше була икән алайса.
— Соңарабыз, тизрәк!
— Әнкәй, кабаландырма әле, — дип, Кафия юлда басып көтеп торучы әнкәсенә борылып кычкырды. — Әти, күтәрешик, кигезешик!
Агай, яртылаш салынган тәгәрмәч каршына килеп, кулъяулыгы белән маңгаен сөртергә тотынды.
— Кырык чиләкле мичкәне зонт таягы белән күтәреп булмас бит, кызым, — диде. — Күсәк кирәк монда...
— Әткәй!
Кызның капризлы тавышында боерык авазы яңгырап китте. Атасы кәрзинен куйды, аптырап кулларын җәеп җибәрде.
Хәлим сизенде: кыз монда .коткаручы булып уйнарга җыена идег ахры. Юк, уйнамый тор әле!
— Перевозыгыз китеп бармасын, — диде Хәлим, тавышында мыскыллы авазлар уйнатып, — икенче перевоз бер сәгатьсез килми бит.
Шулай диде дә, бая «йоклаган» җиренә барып, юри сузылып ятты. Янәсе, йокыны бүлдергән идегез. Ул хәтта авызын каплап иснәгән дә булды.
Тегеләр киттеләр. Кыз кинәт борылды.
— Күмерче малае! Кара күз!
— Ә син гөмбә кызы, үзең дә гөмбә! — дип кычкырды Хәлим.
Кафия телен чыгарып күрсәтте, җилләнеп әтисе артыннан китеп барды.
Хәлим торып Битюгны туарды, мичкә арбасына басып, хайванның өй кыегыдай сыртына менеп атланды, аннары «гөмбәләр» киткән якка бер каерылып карады. Юлда Кафиянең ак күлмәге, ак зонты күренә иде әле.
Борылышка кереп күздән югалганчы карап торды да, атның кабыргасын үкчәсе белән төя-төя, үргә каршы менеп китте.
2
Бер көнне кичкә таба малайлар яшелчәләргә сибәргә Иделдән су алып менеп барганда, каршыларына тарантаска утырган ике кеше очрады. Бу Якуп белән Дәүләтьяровның пароходка төшеп барулары иде. Шушы көннәрдә Автономияле Татарстан җөмһүрияте игълан ителәчәк, алар Казанга китеп баралар иде.
Тарантаска җигелгән озын сыйраклы күк айгыр, башын мәһабәт чайкый-чайкый, хуҗаларны салмак кына алып төшеп килә. Аягын гадәтенчә тарантас канатына чыгарып баскан Якуп үзенең сул ягында утырып баручы Дәүләтьяровка түгел, ә Идел өстеннән агып барган салга карап:
— Ничек алай көтмәгәндә генә үлеп китте соң әле ул? — дип аптырабрак сорап куйды. — Без бөтенләй белми калганбыз. Берәр авыруы булганмы соң аның?
4*
51
Дәүләтьяровта кунакта утырганда кинәт авырып китеп, больницага эләккән Курманаев үлгән иде. Аны газетага некрологлар язып җирләделәр. Якуп авылларда калган иде.
— Исән чагында сезгә ул әллә бар, әллә юк иде, — дип, шелтәләгән кебек әйтте Дәүләтьяров. — Хәзер инде соңга калып кызганасыз.
— Мәгариф бүлегендә үзен яраталар иде, — диде Якуп, юлдашы- . ның чәнчеп әйтүенә игътибар итмичә. — Мин аның ничегрәк эшләве турында гел сораштыргалап тордым. Ансы дөрес инде, без кешене үлгәч кызганабыз, исән чагында кызганырга вакыт тими.
Пристань турысында тарантастан төштеләр.
Элекке исемен аинан-моннаи бозып, «Степан Халтурин» дип, кызыл белән яңа исем язылган зур пароход кычкыра-кычкыра бауларын чиштерде дә пристаньнан әкрен генә кузгалып китте.
Кояш ал болыт таулары артына чумып өлгермәде, ялтырап Зөһрә йолдыз күк итәгенә калыкты. Күгелҗем караңгылыкка төренеп, Т. шәһәре артта калды. Каютада бик бөркү иде. Якуп белән Дәүләтьяров палубага чыктылар. Биредә җиләс һәм салкынча булганга, бик рәхәт иде. Якуп кыска күн курткасының төймәләрен ычкындырган, фуражкасын салып кулына тоткан, алга сөрлегеп җилне шундый тиз җыртып бара, гүя ул пароходта түгел, ә җәяү Казанга юл чыккан. Дәүләтьяров> озын камыт аякларын уңайсыз атлап, аның яныннан бара иде.
— Кая бу хәтле чабабыз? — диде ул юлдашына.
— Нырвылар, — диде Якуп. — Көне-төне ашыгып яшәгәнгә... Ми- тингыларда кычкырып сөйләргә гадәтләнелгән, өйгә кайткач, әни карчык белән дә кычкырып-кычкырып сөйләшә башлыйм. Теге, бичара, колакларын тотып: «Әкренрәк! Монда урам түгел ләбаса!» ди.
Яратмаган кешесе алдында бервакытта да чишелеп китми торган Якуп Дәүләтьяровка күңеленең бер кырыен ачып ташлаганын сизми калды. Ялгышканын аңлап алганнан соң, тиз генә телен тешләде. Алда, зәңгәр караңгылык эчендә, йолдызга охшаган ут җемелди иде. Якуп шул утка карап тора башлады. Дәүләтьяровка ул ышанмый, аның коммунистлыгына вакытлы нәрсә итеп карый. Кулыннан килсә, Якуп аны газета редакторлыгыннан бүген үк алып ташлар иде. Ләкин Казан Дәүләтьяровны яклый, алып атарга ирек бирми. Дәүләтьяров та үзенә ышанмаганны бик яхшы белә. Якуп белән үзе арасында яткан ташны алып ыргытырга, Якупның ышанычын казанырга ул берничә тапкыр омтылып карады, ләкин Якуп һәрвакыт салкын гына кире кага килде. Әгәр ул Дәүләтьяровның алпавыт Бикмурзинны революция дулкынын-нан ышыклап калырга азаплануларын, чехлар заманында аклар койрыгына тагылып йөрүләрен белмәсә, бәлки әле, бу кадәр дошмани карашта тормас та иде. Дәүләтьяровның аңа кат-кат әйткәне бар: янәсе, бәндә хатадан хали түгел. Заманында ул бик каты ялгышкан. Россиядә Керенский хөкүмәтесыман берәр парламентар республика ныгып алса, шул татар халкына ирек тә, җир дә, су да бирер дип ышанган. Инде бирергә ниятләре юкны күргәч, алардан ул бөтенләй йөз чөйгән. Берләшкән Татар-Башкорт республикасы төзеләчәк дигән хәбәр таралгач, Дәүләтьяров ышанмаган, татар-башкорт халкын үз якларына аудару өчен генә вәгъдә итәләр, Уралдан алып Иделгә кадәр нихәтле җирне, суны, урманны татар белән башкорт кулына тоттырмаслар, дип уйлаган.
Башкортка чынлап та автономия бирделәр. Менә бүген татарга да бирәләр. Хәерле сәгатьтә булсын! Дәүләтьяровның үзе өчен бит бернәрсә дә кирәкми. Аның бөтен байлыгы — өстендәге менә шушы киеме дә китаплары. Татар халкы өчен дип тырыша бит.
Дәүләтьяровның шулай чишелеп китеп сөйләгән чакларында, Якуп аны тыңлап-тыңлап тора да уйлый: бәлки, чынлап та шулайдыр, халык өчен яна-көядер, ләкин ни генә булмасын, кесәсендә коммунистлар билеты йөртсә дә, ул Якуп аңлаган мәгънәдәге коммунист түгел.
52
Алда җемелдәп күренгән йолдыз зурайды. Ул каршыга килә торган пароход мачтасындагы фонарь булып чыкты. Пароходлар сызгырышып юл бирештеләр. Теге пароходта гармоньда татар көе әйттереп баралар иде.
Дулкын сыртларында чайпалган ут шәүләләре пароход белән бергә китеп баргач, су өсте тагын караңгыланды. Дәүләтьяров белән Якуп, койрыкта ышык, җилсез урынны сайлап, шундагы скәмьягә утырдылар. Якуп тәмәке кабызып җибәрде: суырганда аның мыегы, иреннәре күренеп кала нде.
Сүз полякларның җиңелүе, яңгыр яумау, ачлык булу ихтималы турында барды. Бөтен хуҗалык кырылып яткан чакта, ачлык килеп бугаздан алса, коточкыч фаҗига булачак, диде Якуп. Дәүләтьяров, аның сүзен җөпләп, «Бигрәк тә татар өчен», дип өстәде. Сүзне шушы якка боруның Дәүләтьяров өчен кирәге бар иде. Теге вакытта аның продразверстка хакындагы мәкаләсен Өяз партия комитеты утырышында тетеп ташладылар. Комитет секретаре Кондрат Иванович бик гайрәт чәчте. Якуп, бу мәкаләдән милләтчелек «сасысы» килә, дип тапты. Дәүләтьяров ул чакта, эшне бик зурга җибәрмәс өчен, артык тавышланмаган иде. Ләкин күңелендә һаман таш саклап йөри. Кондрат Иванович урыс булганга урыс керәстиәинәрен яклый, дип уйлый. Якуп үзенең наданлыгы аркасында, Кондратка ияреп, юк «сасыларны» таба, дип уйлый иде Дәүләтьяров. Аның күптән инде Якуп белән нкәүдән-икәү генә бер эләгешеп карыйсы килә иде.
— Әйе, бер дә гаҗәп түгел,—дип дәвам 'итте ул. — Ачлык, иң әү- вәл, дип әйтик, татар керәстиәнен бәреп салачак, чөнки ...бүлдерми генә тыңлагыз әле, Якуп иптәш. Өяз комитетында да фикеремне әйтергә ирек бирмәдегез.
һәм ул үзенең фикерен озын итеп сөйләп китте. Янәсе, татар крестьянының хуҗалыгы зәгыйфь, чөнки руссификаторлык сәясәтен алга сөргән Романовлар монархиясе татарны иң яхшы җирләрдән, зур елга буйларыннан куган. Татар комда, ташта утыра.
— Безнең авыл янында ике рус авылы бар, — диде Якуп, аны бүлдереп, — җирләребез орынып тора...
— Ике авыл мәсьәләне хәл итми, — дип Дәүләтьяров үз, чиратында Якупның сүзен бүлде. — Монархиянең гомуми сәясәте нинди булган? Шул турыда әйтәм мин... Моны тарих та раслый. Җиһан сугышы да дип әйтик, татар агайның тез астына бик каты сукты, аннары продразверстка белән без дә шактый кыйнадык. Үзегез уйлап карагыз: фараз итик, ике кеше бердәй авыр бүрәнәне җилкәләренә күтәрделәр ди, боларның берсе таза, нык, икенчесе чандыр, арык, кайсы шуларның тизрәк егылыр? Әлбәттә инде, арыгы, чандыры... Шулай итеп, тигез күтәртү белән без арык, көчсез Гайнетдин агайны таза, көчле Иван агайдан мөшкелрәк хәлгә куйган булабыз. Татар күбесенчә иген игеп көн күрә, рус агайлар игенчелек өстенә яшелчә дә утырталар: кәбестә, кыяр, чөгендер... Иш янына куш. Сабыр, фикеремне түгәрәкләп бетерим. Татар елына ике бәрән китерә торган сарык асраса, Иван агайлар уникешәрне балалый торган дуңгыз үрчетә. Менә, чагыштырып карагыз: кемнең хуҗалыгы алдарак? Шуңа күрә дә шул ачлык булды исә татар крестьяны чебен урынына кырылган, ышанмасагыз, статистиканы карагыз...
— Караганым бар, — диде Якуп, Дәүләтьяровның ялгышын ансат кына ачып бирә алачагына эченнән куанып, — статистика дөрес сөйли, бәхәс анда түгел. Сез бит ничек куясыз? Татар күп еллар изелгән, революциядән соң аңа хуҗалыгын аякландырырга ирек бирелсен, дисез, Гайнетдин агайны төрле мәҗбүри җыемнардан азат итеп, разверстка- ңың авыр башын Иван агайга ташлыйк, дисез. Шулай дисез бит? Моңа
53
каршы без әйтәбез: продразверстканы татар, рус. чуваш булуга карап түгел, ә ярлы я бай булуга карап салырга дибез һәм шулай салып килдек тә! Сез татардан башлыйсыз, без ярлыдан башлыйбыз. Кем ярлы— аңардан азрак, кем бай — аңардан күп, русмы ул, татармы — ансы барыбер. Аерма!
— Юк, сез теләсә нәрсә әйтегез, — диде Дәүләтьяров бер минут тый торганнан соң, — ни заманнар көтелгән мондый зур азатлык инкыйлабы дип әйтик, башлап торып изелгән милләткә өлеш чыгарырга тиеш. Татарга, әйтик, чувашка күбрәк ташлама ясарга... Сез гаиләдә генә карагыз, кече балаларга ата-ана һәрвакыт игътибарлырак була. Бу минем төпчегем, ди, зурракларга кимсетергә ирек бирми. Без бит инде Россиянең кече уллары, шулай ич?
— Кече булгач, ни өчен соң зур кашык белән сузылабыз? Безне налогыннан да азат ит, ташлама да яса, баштан да сыйпа, өлкән братка авырга килмәсме? Татарны Россиянең кече баласы дисез, бөтен татарларга имезлек сорыйсыз, имезлек каптырганда бармагың белән кулыңны тешләп өзәрлек татар агайлар бездә юкмыни? Николай җәнап* ләре вакытында мин Казанда Крестовныйковларда эшләдем. Татар байларын күрә дә, ищетә дә беләм. Авылны алыгыз, анда халыкның тәне* нә талпан булып кадалган татар кулаклары юк идемени?
— Булгандыр, хәзер юк.
— Кая киткән? Кемнәр безнең ашлык хәзерләүчеләребезне суя, тимер сәнәккә күтәрә, укытучыларыбызны бугазлый? Ярлы үтерми бит инде, ярлыдан продразверстка дәгъвәләмиләр. Юк, сез татар исеменнән сөйләп ялгыш итәсез. Ярлы исеменнән, урта исеменнән сөйләргә кирәк.
Дәүләтьяров, Ленинның сүзләрен китереп, Якупка каршы төште. Янәсе, әйткән бит: татар җөмһүриятенең нурлары татар сизелерлек булсын, дигән. Ягъни, үз җөмһүрияте булгач, ниндидер җиңеллек көтәргә хаклы дип аңлыйм мин.
Якуп урыныннан торды, ышыктан җилгә чыкты.
Ленинның татар крестьяны дигәнен татар бае, татар аңларга нинди хакыбыз бар? Ленинны ярлылар, урталар турында кайгырта дисәк, дөресрәк булмасмы?
— Сезнең сүзегездән шул килеп чыга, — диде Дәүләтьяров һәм урыныннан торып, Якуп кебек үк, җилгә килеп басты. — Халкыбызның яртысына гына республика бирелә икән, калган яртысына юк. Шулай була ич? Сез татар халкын кисәкләргә тураклап атасыз да, бусы безнеке, ә менә бусы шайтанныкы, дип, берәүләренең кулыннан җитәклисез, икенчеләренең, гафу итегез, арт ягына тибәсез. Капитализм мәктәбен үткән урыс халкын яисә, әйтик, немецларны дип әйтик, болан бүл* гәләргә яраса да, феодализм кабыгы эченнән яңа борынлап чыгып килүче татарны бу аршын белән үлчәргә азаплану... ничек дип әйтергә? Тәтәй чаба, мин дә чабам дип, руслар артыннан чабу гына була түгелме? Татарның мулласына хәтле игенче! Җомгада имамлык итсәләр, басуда шул ук Гайнетдин агай белән бер рәттән сука сабы тотып йөри-ләр. Хезмәт иясе! Ә сез аларны республикадан мәхрүм итәсез. Ни өчен? Руслар үзләренең пупларын мәхрүм иткән өченме? Бу бит, гафу итәсез, маймыллык!
крәстияненә ул үз£ өчен
кулагы диг!
Бәхәс тыныч барган кебек булса да, асылда алар икесе дә шактый ярсыган, икесенең дә буяуларны куе-куе саласы, бер-беренә каты-каты сүзләр әйтәселәре килә, тик бары үзләрен тыеп тотканга күрә генә, бәхәс әрләшү төсенә кереп китми иде. Икесе дә ары-бире йөренә, берсе сөйләгәндә икенчесе берәр агулы сүз кыстырмыйча түзә алмый иде. һәр икесенең күңелендә ачу кабара башлады.
Якуп аны бик яхшы аңлый: Дәүләтьяров үзенең Бикмурзнннарын, Маликларын, муллаларын республиканың түренә кертеп утыртмакчы, ә

51
Гайнетдин агайларга урынны ишек төбеннән генә бирмәкче. Юк инде, әфәндем Дәүләтьяров, сезгә үзегезнең иске дусларыгыз белән бәхилләшергә туры килер, бәхилләшергә теләмәсәгез, дусларыгыз да, үзегез дә республиканың түренә аяк басмассыз. Якупның шулай дип тегенең бптенә кычкырасы килә, әмма ул тешен кысып булса да, муллаларның, пуплар кебек үк, крестьян агай канын суыручы булуларын, Сараланда азык-төлек отряды башлыгы Баязнтовны муллалар котыртып үтертүен сөйли. Дәүләтьяров аны сабыр гына тыңлый кебек, ә күңеленнән: «Их, син, революция дулкынында күтәрелгән утын агачы, кара мужик, акыл саткан була бит, ә акылы Кондрат Иваничныкы, кеше күзлек кия дип күзлек киюче маймыл син», дип уйлый. Синең кулыңа бүген республика эләккән икән, син бит аны барыбер үзең идарә итә алмыйсың, барыбер үзең дошман күргән Дәүләтьяровларны ярдәмгә дәшәргә туры киләчәк.
Пароход кычкыртты да барышын әкренәйтте. Астагы палубада дөп- дөп йөгергән, караңгылык эченнән: «Дүрт ярым!» дип кычкырган тавышлар ишетелде. Җәй бик коры булганга, Идел саега башлаган, пароходны комга утыртудан куркып, колга белән суның тирәнлеген үлчиләр икән. Бераздан кычкырып торулар бетте, пароход яңадан элеккечә бара башлады.
— Керәбезме? — диде Дәүләтьяров.
Якупның ялгыз гына утырып торасы килә иде. Дәүләтьяров кереп киткәч, ул ярты күкне каплап торган караңгы кыялар ягына карап, бәхәстән соң тынычлану өчен, битләрен төнге дымлы җилгә куйды. Ул үзенең хаклы булуында шик тотмый иде. Дәүләтьяров та, күрәсең, фикеренең дөреслегендә шикләнмидер. Өяз комитетында да аяк терәп сөйләште, хәзер дә һаман үз биш тиене. Мондый караштагы кешене газитә башында тоту... юк, бу берең өйгәнне икенчең ншү була. Казанда катгый куймыйча булмас, икенче кеше бирсеннәр.
Якуп фуражкасын киде дә пароходның борынына китте. Монда җил < шактый көчле иде. Ул курткасын төймәләде, бераз сөялеп торды. Игеннәрнең уңмау’куркынычы аны бик борчый. Җитмәсә аяк-кул сугышка килеп бәйләнгән. Поляк паннарының башына тизрәк җитәсе иде!
Якупның Дәүләтьяров катына каютага керәсе килми. Бөркүлеккә сылтау итеп, салонда гына йокларгамы әллә? Ул салон ишеген тартып бакты. Ачык! Утны кабызып караса, салон идәнендә кешеләр түшәлеп йоклап ята, һава пычак белән кисеп алырлык куе иде. Теләсә, теләмәсә дә үзләре каютасына кайтырга мәҗбүр булды.
Иртән, пристаньга чыгып, биш йөз сумга бер күкшин кызарганчы кайнаган сөт алып керделәр дә, өйдән кыстырып чыккан азыкны да кушып, ашап-эчтеләр. Төш авышкач, пароход Казан пристанена килеп туктады. Дәүләтьяров белән Якуп, әйберләрен тотып, пристань алдындагы мәйданга килеп чыктылар. Бәйрәм хөрмәтенә булса кирәк, мәйдан чиста итеп себерелгән, анда-монда яңа коймалар да күзгә ташлана, Үсия өчен сугышканда туп тиеп янган биналарның кайсыларын төзәткәннәр, кайсыларын, сүтеп, урыннарын чистартканнар иде. Якупны . гаҗәпләндергәне извозчикларның күплеге булды: шөпшә шикелле нечкә билле пролеткалары, тал чыбыгыннан үрелгән кара траитаслары белән рәт-рәт булып тезелешеп торалар иде алар.
— Үзебезнең мөселман агай-энеләр икәнсез, бәйрәмгәме? Рәхим итегез минем трантаска! — дип, өстенә җиңсез казаки астыннан озын ак күлмәк кигән, бәрхет кәләпүшен кырын салган бер татар извозчигы Якупларны үзенә чакырды. — Татар җөмһүрияте хөрмәтенә мин сезне бер тиенсез алып кайтып ташлыйм, бәйрәм көнне саваплы булырмын, ичмасам, — диде. Якуп, көлемсерәп, Дәүләтьяров катына пролеткага менеп утырды, чемоданын ике аяк арасына куйды.
Агай тасма дилбегәне кулына алды да, кәләпүшен төзәтеп, атына сүз катты. Кузгалып киттеләр.

55
— Әйдә әле, Дөлдел, — дигән булды ул атына (ә аның кечкенә генә аты хыялый Дөлдел шикелле канатлы ат булудан бик ерак иде, аякларын да кыеш-мыеш кына атлый иде) — үзебезнең агай-энеләрне очырып кына илтеп куйыйк әле бәйрәм хакына ... — Атының койрыгына карап, кайвакыт юлчыларга таба да борылгалап, агай өзлексез сөйләнде. Янәсе, бәйрәмгә бөтен Казан мөселманнары хәзерләнәләр икән. Бу агай яши торган мәхәлләнең мулласы инде, бәйрәмне котлап, өйлә намазы да укыган, бик тәмле итеп хөтбә дә сөйләгән. Бу көнне дә күрдек, үзебезнең милли җөмһүриятебез булгач, шаять инша алла, Сөембикә манарасының башына ай куйсалар кирәк, дип әйтә икән. Кирин- ский хәзрәтләре бирә алмаганны Ленин хәзрәтләре бирде, алла озын гомерле итсен үзен, дип сөйли икән.
— Атла кызурак, нәрсә каранып, колакларыңны шәм кебек утыртып барасың! — Сөембикәгә ай куйдыру хакында бөтен Казан муллалары гозер белән бармакчы булалар икән, аның тәресен алып ташлаучы да безнең мөселман агай-эне булган бит. — Айяй, ничек менгән ул шундый биеккә! Минем, кәккәирәк чак булса, трантаста утырып та башым әйләнә, на, Дөлдел!
Поезд үтеп киткәнне көтеп, шлагбаум каршында көтеп тордылар. Сонгы кызыл вагон дөбер-дөбер узгач, Дөлдел тагын пролетканы алып китте.
Шәһәр урамнарын да себергәннәр, чүп-чардаи арындырганнар, йорт саен кызыл әләмнәр элгәннәр. Московскийда извозчиктан төштеләр. Юл өчен түләмәкчеләр иде, агай, кулларын күкрәгенә куеп, сыгылып:
— Рәхмәт, бәйрәм хөрмәтенә алып кайттым, — дип, акчаны алмады.
Кыстап та карадылар: янәсе, ярамый бит инде түләүсез... Агай:
— Юк, юк, олуг бәйрәм хакына, бәйрәм хөрмәтенә... — дип, тарантас башына менеп кунды да дилбегәне тартты.
Дәүләтьяров үзенең танышларына китте, Якуд Щетинкин номерларына төште.
3
Элекке Юнусовлар мәйданына таба иртәдән бирле кызыл байраклар агыла. Анда бүген бәйрәм митингысы булачак.
Балык рәтендә берничә урамның жанлы ташкыны очрашты да бәрелде, тыгылды, туктады... Тар тамаклы Болак күпере демонстрантларны йотып бетерә алмый иде. Байраклар күплектән киң урам өсте кып-кызыл булды. Диңгезгә коя торган елгалар шикелле, урамнар халыкны һаман китереп кенә торалар. Жанлы ташкын белән бергә жыр ташкыны килә, кызыл әләмнәр җилфердәп килә. «Яшәсен социалистик Татарстан җөмһүрияте!», «Яшәсен бөтен дөнья революциясе!», «Кадалсын тизрәк поляк паннары!» дип аршын-аршыи хәрефләр белән язылган транспарантлар килә.
Әнә ярты кварталга сузылган, иңнәренә винтовкалар салган кызыл курсантлар колоннасы, татарча җыр җырлап, мәйданга байраклары белән килеп керде дә туктады. Әнә артка чөеп бәйләгән ак яулыкларына (маңгай турысына) кызыл тәре, кызыл ай төшерелгән шәфкать туташлары үзләренә бер колонна булып, меҗен-меҗен җырлап, урам авызыннан мәйданга килеп керде, йорт түбәләренә менгән бала-чага, тәрәзәләрдән башларын тыккан хатын-кыз, карт-коры алар ягына карап тора башлады.
Демонстрациягә Якуп кайчандыр үзе хезмәт иткән депо эшчеләренә кушылып чыккан иде. Балык рәтендә депочыларның сафлары буталды. Дулкын кага-кага Якупны тротуарга кагып чыгарды, бөтереп ары-бире
56
йөртә торгач, ахырда бер җирдә стенага китереп кысты, Якуп, күн курткасын кулына салган килеш, стена буендагы күләгәдә тамырланып, шуннан урамдагы халыкны күзәтергә кереште. Кызыл курсантлар арасындагы яшь кенә татар егетләренең кояшта пешкән кырыс чырайларына карап торды. Баш очларына күтәргән комач транспарантларына алар: «Без, татар курсантлары, иртәгә Польша фронтына сугышка чыгып китәбез. Яшәсен Кызыл Татарстан! Үлем поляк паннарына!» дип язганнар иде. Бүген алар монда, иртәгә юлда, ә бер атнадан, бәлки, ут астына барып керерләр, дип уйлады Якуп. Антанта күсәген күтәреп, Советлар өстенә ташланган паннар Польшасы бу сугышта ни дә булса майтара алыр кебек күренми, инициатива хәзер Кызыл Армия кулында, ләкин халык ике яктан да кырыла, сука сукалап, тырма тырмалап йөрисе менә бу егетләр дә әллә исән кайталар, әллә юк.
Якуп уйлап бетермәде, өй түбәсеннән бер малайның кәләпүшен атып бәрделәр. Күзләре ерылып кына киткән озын буйлы бер курсант кәләпүшне һавада тотып алды, әйләндереп-тулгандырып караганнан соң, ялт үз башына киеп куйды, авызын ерып, иптәшләренә таба борылды. Килешәме? дип сорады бугай. Ул нәкъ авыл татарына охшап калган иде. Иптәшләре көлешә-көлешә нидер әйттеләр, егет кәләпүшне очып килгән ягына таба чөеп җибәрде.
Газета сатучы кап-кара муенлы арык малай, газеталарын баш очында болгап: «Кетердәп пешкән яңа гәҗит! Кемгә яңа гәҗит? Яна гәҗит!» дип кычкыра-кычкыра, очлы терсәкләре белән халыкны аралап килә иде. Якуп малайдан бер газета сатып алды да карарга тотынды. Бит башына эре хәрефләр белән: «Яшәсен шәрык революциясенең алдынгы гаскәре булган татар пролетариаты!» дип язылган иде. Якуп стенага ипләбрәк сөялде дә бәйрәмгә багышланган мәкаләләргә күз йөгертә башлады. «...Казан хәзерге көндә бөтен мөселман шәркына юл күрсәтеп бара,—.дип укып китте ул авыз эченнән. — Бөтен яктылык, уку, китап Казаннан тарала... Мәскәү, Петроград гареп өчен революция учагы урнында булса, Казан да шәрык өчен шул урынны тотар... Мәскәүдәге социализм мәдәнияте шәрыкка татар җөмһүрияте үтәли генә агар. Без татар җөмһүриятен шәрыкның якты йолдызы итәрбез. Аны шәрыкка юл күрсәтә торган, шәрыкка мисал булып тора торган пролетариат җөмһүрияты ясарбыз...
Татар җөмһүрияты һич бер вакыт та милләтчеләр теләгән җөмһүрият булмас. Ул үзенең кызыллыгы белән бөтен дөнья...»
Якупка кемдер бәрелеп узды, газетаның бите капланып төште. Ул газета битен төзәтте дә гөрләп торган урамга карады. Мәскәүне шәрыкка арт белән бастырып куеп, Урта Азиядә коммунизм кабызуны Татарстан монополиясенә тапшыру Якупка сәеррәк булып тоелды. Редакция, әлбәттә, изге нияттән чыгып язадыр, татарларның элек-электән көнчыгыш белән якын аралашуын күздә тоткандыр, ләкин шәрык татарныкы дигән бу фикер белән милләтчеләр ике куллап риза булачак. Алар моны уз дигәннәренчә аңларлар. Дәүләтьяров әйтә бит әнә: Казан Гайнетдине көнчыгыш халкына Мәскәү Иваныннан якынрак, ди. Янәсе, татар бер дин, бер мәзһәп кешесе. Ә Иван агай кафер, дин дошманы... Без шул ук Иван агай сәясәтен алга сөрсәк тә, алар безгә ышаначак, безне тыңлаячак. Шуңа күрә, янәсе, Мәскәү эшне безнең аркылы йөртсен, көнчыгыш халкы белән безнең аркылы сөйләтсен...
Дәуләтьяровның тел төбен Якуп бик яхшы сизә: янәсе, Иван агай, дин дошманы булу сәбәпле, Урта Азиянең бусагасыннан да атлый алмас, ә Казан Гайнетдине түрдә утырыр, хуҗаның үзеннән узып, Урта Азиядә хөкем йөртер. Казаннан җибәрелгән мөгаллимнәр, муллалар Гайнетдин агайны мактарлар, Иван агай белән куркытырлар, бер уңайдан шунда Урта Азиянең байлыгын Казан Гайнетдиненә очсыз бәя белән алып бирергә булышырлар... Бу яңа политика түгел, бу полнти-
57
када татар буржуазиясенең Урта Азияне үзенә савым сыер итәргә омтылуы ярылып ята. Редакция, әлбәттә, бу фикердән ерак торадыр, әмма җаны теләгән — елан ите ашаган... Бик теләгән кеше мәкаләне үз дигәнчә укый алачак. Якуплар белән түбәләшеп йөрүче кечкенә Дәү- ләтьяровлар артында өлкәнрәк Дәүләтьяровлар тормый дип уйлыйсыңмы? Татарларга бирелә торган автономияне алар үз интереслары өчен файдаланырга теләмәсләрмени?..
Якуп газетаны бөтереп кесәсенә тыкты. Буылып торган урам хәрәкәткә килгән иде инде. Яз көннәрендә елга да шулай тыгылып тора да, кинәт кузгалып, бозларын ярларга ата-ата ага башлый. Җанлы ташкын, урамга сыеша алмыйча, тротуарларга җәелеп кызыл байракларын чайкый-чайкый, шашкын җырлар җырлый-җырлый, күпер аша мәйданга таба ага башлаган иде. Депо эшчеләрен эзләп табып, Якуп та Болак күперенә таба кузгалды.
Бу вакыт Дәүләтьяров Московский урам балконнарының берсендә, үзенең Казандагы дус-ишләре белән бергә, демонстрация карый иде. Алар барсы да ярым хәрби киемнәргә киенгән, ләкин һәр кайсы үзе теләгән фасонда, үзе яраткан рәвештә киенгән, хәрбиләргә хас бер төрлелек юк. Кайберләренең бил каешларын авыр парабеллумнар тезләренә таба тартып тора, гүя алар бүген генә фронттан кайтканнар да демонстрация бетүгә яңадан сугышка чыгып китәчәк. Дәүләтьяров юп- юка инглиз бостоныннан теккән яңа кителе, яңа галифесы белән, какча туры гәүдәсенә киемнәренең бик мач килүе белән иптәшләреннән аерыла иде. Гадәттә кешенең җанын өшетеп тора торган таш чырае бүген бәйрәм уңае белән яктырган. Күз карашындагы боз эрегән, нечкә иреннәренә елмаю кунган. Урамны тутырып аккан халык ташкынын, тал-пынган кызыл байракларны күздән кичерә-кичерә, алар нидер сөйләшәләр. Кәләпүшләр куерак узган чакта, балконнан кул изәп, «яшәсен!» дип, бәйрәм хөрмәтенә лозунгылар кычкыралар. Ахрысы, алар үзләрен республиканың булачак җитәкчеләре итеп сизәләрдер, бүгеннән үк җитәкче булып «уйнап» карыйлардыр. Гайнетдин агай туй итә, башлы-күзле булырга җыена, ә болар кеше туенда кияү булырга өмет итәләр...
Сәгать уникене суккач, балконнан төштеләр дә бәйрәм башланырга тиешле мәйданга киттеләр. Дәүләтьяров, камыт аякларын салып-салып атлап, иптәшләре белән бергә демонстрантларга килеп кушылды, халык белән бергә Юнусовлар мәйданына барып керде.
Мәйдан диңгез шикелле тирбәлә, чайкала иде. һәр урам үз байраклары, үз җырлары белән килеп керсә дә, диңгезгә җиткәч елгаларның сулары кушылган кебек, мәйданга җиткәч барсы бергә кушыла. Дулкында салам эшләпәләр йөзә, кара кепкалар, кызыл яулыклар, бәрхет кәләпүшләр, хәрби фуражкалар чайкала, талпына иде. Утрау-утрау кызыл байраклар җилферди. Музыкантларның җиз трубалары кояшта ялкын кебек кабынып-кабынып куя. Халык диңгезе күрше урамнарга* җәелгән, дулкын-дулкын булып, тротуарлар өстенә килеп чыккан, урамнарга сыеша алмаганнары капкалардан ишек алларына кереп тулган. Барсы да кызуга чыдый алмыйча, изүләрен ычкындыралар, фуражкаларын, киез эшләпәләрен салып битләренә җилпиләр. Тик бары .кызыл курсантлар гына эссене бөтенләй сизмиләр шикелле, винтовкаларын иңбашларыннан төшереп, трибуна каршына саф-саф тезелгән-нәр, митинг башланганны сабыр гына көтеп торалар. Су сатып йөрүче елдам малайлар: «Кемгә салкын су? Зәмзәм суы кебек тәмле су! Бер эчсәң көн буе эчәсен китерми торган шәп су кемгә?» дип, яшелле-зән,- гәрле тавышлар белән кычкыралар иде.
Уникегә билгеләнгән тантана никтер башланып китә алмый әле. Кешеләр, кояштай күзләрен куллары белән ышыклап, мәйдан уртасында диңгездәге атау шикелле калкып торган агач трибунага карап-
58
карап алалар. Анда бил тиңентен генә берничә кеше күренә. Дәүләтьяров, яулыгы белән битен сөртә-сөртә, кәләпүшләр, кепкалар арасыннан шул якка таба узды. «Фәлән гәҗитәнец җаваплы мөхәррире» дигәч, таныкнамасын күрсәткәч, сакта торучы винтовкалы карт эшче, гәрчә андый газетаны ишеткәне булмаса да, Дәүләтьяровпы уздырып җибәрде.
Трибунадагы агайлар нигәдер борчылганнар, бер почмакка өелешеп, кызу-кызу сөйләшәләр. Бер сары тутлысы, кулы белән һавага селтәп: «Булмый, иптәшләр! Алар трибунага менсә, мин төшәм!» дип кыза. Шушы сүзләрне ишетеп калган Дәүләтьяров, тыңлап торуны уңайсыз санап, тиз генә трибунаның артына, Кабан күленә караган ягына, килеп чыкты. Сулгарак борылса, ак чапанлы, ак чалмалы илле-алтмыш- лап мулла, таякларына таянып, агачлар күләгәсендә басып торалар иде. Дәүләтьяров шунда «алар менсә, мин төшәм»иең мәгънәсен аңлап алды. Күрәсең, мөселман руханилары Татарстан җөмһүриятенә нигез салынган тантаналы сәгатьләрдә шушы трибунадан халыкны тәбрикләргә килгәннәрдер. Трибунадагылар, рөхсәт итәргәме-юкмы дип, аптырашта калган булсалар кирәк.
йодрык хәтле генә башына чиккән кәләпүш кигән, мумия шикелле кипкән, саргайган бер усал карашлы карт, трибунадан төшеп, хәзрәтләр янына килде. Алар белән нидер сөйләште, тегеләр риза булмыйча, башларын чайкадылар, таяклары белән җиргә төртеп-төртеп куйдылар. Чиккән кәләпүшле карт янә трибунага йөгерде. Муллаларның: «Юк, без кайтып китмибез, өяздән вәкаләт белән килдек, мөселман кардәшләребезне бәйрәм шәриф белән котларга рөхсәт сорыйбыз», дигән җавапларын хөкүмәт кешеләренә тапшырды. Күрәсең, биредә бер үк вакытта драма да, комедия дә уйналырга тора иде бугай. Хөкүмәт агайлары тагын киңәшергә тотындылар. Сары тутлы кеше кулы белән янә һаваны кисте. Ахырда трубинадаи руханиларга сүз бирмәскә дигән карарга килделәр.
Малай гына булып күренгән бу сары тутлы кеше вакытлы Ревком председателе Сәгыйть Алиев үзе иде. Менә ул, алгарак чыгып, мәйдандагы диңгезне күздән бер кичерде дә, трибуна кырыена ятыбрак, митингны ачып җибәрде. Музыкантлар кояшта ут булып кызган җиз трубаларын авызларына каптылар да уйнап җибәрделәр. Тантаналы «Интернационал» моңы таралды.
Сәгыйть Алиевның сөйләвен Дәүләтьяров аста тыңлап торды. Алиевның Ревкомга кадәр Губерна башкарма комитеты председателе булып эшләгәнен ул белә иде, әмма үзен болай якыннан күргәне юк иде әле. йөзенең артык гади, артык плебейларча булуы, чәчләренең дә башына сыланып торуы, буеның тәбәнәклеге, гомумән, бөтен кыяфәтендә мужиклыкның бик каты сизелүе Дәүләтьяровка ошамады. «Аның кыяфәтендә җитәкчегә, хөкүмәт башлыгына хас берни дә юк», дип уйлады. Аның урынында хәзер Дәүләтьяров булса, мондый тантаналы дәкыйкаләрдә (минутларда) мондый гына нотык сөйләр идеме! Дәүләтьяров үзен аның урынына трибунага менгезеп карады, озын буе, тәвәккәл кыяфәте белән генә дә ул халыкка бөтенләй икенче төсле тәэсир итәр кебек тоелды.
Менә Сәгыйть Алиев, трибуна кырыеннан арткарак чайкалды, сүзен дәвам итте:
— ...Элекке Казан губернасы туфрагында, татарлардай тыш руслар һәм бүтән халыклар тереклек итә торган шушы уртак туфракта, бүгенге көнне Татарстан җөмһүрияте оештырып җибәрүнең мәгънәсе,— диде ул мәйдан өстенә таба иелеп, — дошманнарыбыз әйткәнчә, татарны рус эшчеләре, рус керәстиәннәре җилкәсенә атландырырга тырышуда түгел, һич! Татар белән русны талаштырудан туймаган карагруһлар теләсә ни лыгырдасыннар, әмма без дошманнарыбызны сөен
59
дерергә, рус белән чәйнәшергә җыенмыйбыз! Безнең максатыбыз талашу түгел, ә татулык! Гасырлар буе кыерсытылып, изелеп килгән, изелүнең «тәме» җилегебезгә кадәр үткән без татар юксыллары кемне дә булса изәргә, кемнең дә булса җилкәсенә атланырга уйламыйбыз!
Мәйдан өстендә алкышлар гөрелдәп китте. Алиев, алгарак иелгән җирдән тураеп, кул чабуларны уздырып җибәрде дә, янә алгарак ятып, фикерен ялгап алып китте. Ул рус халкының төрле тарихи сәбәпләр аркасында татарларны һәрьяклап узып киткән булуын, татарларга хәзер аларны куып җитәргә кирәклеген, Татарстан җөмһүриятенең әнә шуиың өчен төзелгәнлеген сөйләде.
Якуп трибунага бик якын тора, күн фуражка белән күзләрен кояштан каплап, Алиевны тыңлый, «әйе, шулай, әйе, килешәм» дип, күңеленнән аның фикерләрен раслап бара иде. Аңа хәзер Алиев, беренче очрашкандагы кебек, артык малай, артык гади булып тоелмый, киресенчә, аның простой халыкка хас гадилеге бик табигый, яшь булуы бик урынлы, эшче-крестьян хөкүмәтенең башында нәкъ әнә шундый яшь кешеләр утырырга тиеш кебек, интеллигентрак, картрак кеше ул урынга бөтенләй килешмәс кебек иде. Алиев белән аның арасында маңгай күзенә күренми торган ниндидер якынлык җебе сузылган, ул шушы җепне сизә, бер Якуп кына түгел, мәйдандагы бүтән кешеләр дә үзләренә таба сузылган бу җепне сизәләр, эчтән Сәгыйть Алиевның сүзләрен хуплап баралар иде.
Оратор нотыгын түгәрәкли башлагач, Якуп: «Озын сөйләмәскә дә акылы җитте, көн эссе, халык арган» дип, Алиевның кыска сөйләвен дә хөкүмәт эшлеклесенең мактаулы сыйфаты дип тапты.
Сәгыйть Алиев, рецен тәмамлап, кулына ниндидер язу тотты. Бу Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының Татарстан җөмһүриятен оештыру хакындагы карары иде. Алиев карарны кычкырып укып чыкканнан соң, мәйдан өстендә түбәтәйләр, киез эшләпәләр, майлы кепкалар оча башлады. «Ура» тавышыннан күрше урамнардагы тәрәзәләргә кадәр дер селкенеп торды.
— Яшәсен барлык милләт юксылларының олы җитәкчесе, олы остазы Ленин! — дип кычкыргач, янә түбәтәйләр һавага очтылар, янә «ура» яңгырады. Шушы минутка әзерләнеп торган музыкантлар җиз трубаларын авызларына китерделәр. «Иитернационал»ның тантаналы авазы мәйданны күмеп китте. Трибуна тирәсендәге сафлар, оркестрдан агылган бакыр моңны күтәреп алып, җырлый башладылар. Авыздан- авызга күчә-күчә, җыр көчәя, куәтләнә барды һәм бөтен мәйдан аркылы күкрәп узып, аргы урамнардагы ерак сафларга хәтле очып барып җитте. Бөтен шәһәр җырлый кебек иде. Тик трибуна артындагы ак чалмалар гына: «Ходаем, ярлыкый күр, ирексездән тыңлыйбыз» дип, ходайларына сыгынып, дәшми генә алларына карап тордылар.
Соңгы аваз һавада эреп югалуга, Алиев сүзне Коммунистлар партиясенең Өлкә комитеты секретаре Морозовка бирде. Аңардан соң, трибунага Комсомол вәкиле йөгереп менде, чәчен артка каерып ташлап, сейли башлады.
Аннары сүзне, Польша фронтыннан килгән телеграмманы уку өчен, бер хәрби кешегә бирделәр. Якуп аны танымый иде. Житомирдан арырак бер тимер юл станциясен алган чакта, безнең татар егетләре арысланнарча сугышканнар. Мәйдан «гү» итеп куйды, Дәүләтьяров, сикереп чыгып, йодрыгын һавага чөйде дә, көчәнүдән кызарынып: «Яшәсен татар халкының батыр уллары! Яшәсен Татар җөмһүрияте!» дип кычкырды. Трибуна артындагы муллалар: «Безнең мөселман җиһангирлары кала алышкан! «Сөбханалла! Афарии! Афарин!» диештеләр.
Кызыл курсантлар исеменнән сөйләргә бая очып төшкән кәләпүшне киеп караган кысык күзле татар чыкты. Якуп, сөйли алырмы дип, аның өчен борчылып торды. Теге чая нәрсә икән. Илдә калучы ата-ананың
60
йөзенә кызыллык китермәслек итеп сугышырга ант итеп, мәйданның, көчле алкышларын җыеп алды да трибунадан йөгереп төшеп китте.
Көн кызуы кешеләрнең башларына капканга, митингны кыскарак тоттылар. Деподагы танышлары Якупны кунакка дәште. Бәйрәм хөрмәтенә эшчеләргә паектан тыш шикәр, ак он, май биргәннәр икән. Якупны сыйлап кайтардылар. Кичен ул Кызыл Армия сараена барып, власть тапшыру церемониясендә катнашты. Шушында ул тагын бер тапкыр Сәгыйть Алиевның сөйләвен тыңладГл. Аннары «Канлы көннәр» дигән спектакль карады. Иртән, соң гына торып, битен-күзен юды да* ашамый-нитми (чөнки ашарына берни калмаган иде) Губерна партия' комитетына китте. Корылык турында сөйләште. Дәүләтьяров турында сөйләп биреп, яңа редактор сорады. Секретарь, алтын төк үскән беләкләрен артына куеп, тәрәзә катына барып басты, Якупның сүзләрен бүлдермичә тыңлады, яңа редактор тиз генә табып булмаячагын әйтте. «Сугыш беткәнче чыдагыз, менә кайтырлар...» диде.
Корылык бер Казан губернасында гына түгел икән. Мәскәүдәи телеграмма бар: Персия ягыннан чикерткә явы килергә чыккан. Иген басуын кара җиргә калдырып бара, ди. Монда да килеп җитүе ихтимал. Кояш кызуыннан янмый калганын чикерткә ашап бетерер. Көрәшергә җиң сызганып торыгыз, инструкциясен Губревкомның җир эшләре бүлегеннән ала китәрсез.
— Менә шулай, — диде ул, тәрәзә яныннан кузгалып, — Колчак явын тар-мар иттек, генерал Деникинның да артына типтек, ә генерал Корылыкка әлегә тешебез үтми.
Якупның күңелсез утыруын күрде дә шаяру сүзләрен кырт өзде.
— Беләм, — диде.— Бу кышны чыгу ансат булмас. Поляклар белән эшне бетереп, кул-аякны бушата алсак, халыкны ачлыктан саклап алып кала алырбыз. Әлегә бәхет безнең якта — Кызыл Армия алга бара. Бәлки, кышка хәтле тәмамлап та куярбыз.
Якуп, Губревкомнан инструкцияләр алып, номерына кайтып керде. Шул кичне үк пароходка да төшеп, Казаннан кайтып ук китте. Дәүләтьяров, дуслары белән «квартир киңәшмәләренә» йөреп, Якуптан өч көн соңга калып кына юлга чыкты.
4
Абзарыңда атың булгач, сайгагында печәнең булсын. Битюг эштә ярты атка тормаса да, ашауда ике аттан уздырып җибәрә иде. Франц Иосифовичның башына печән кайгысы төште. Ул Өяз башкарма комитетына Идел артындагы болыннардан чалулык сорап барды. Җир бүлегендә Башкарманың председателе Якуп Саттаров янына керергә куштылар. Ул гына бирсә бирә ала икән.
Якупта кеше күп иде. Ишек төбендә бик озак көтеп утырганнан сон гына, Францибр аның янына керә алды.
Якуп, кызуга чыдый алмыйча, тәрәзәләрне ачып куйган, күлмәгенең изүен чишеп җибәргән иде. Франц Иосифович, баш киемен кулында йомарлап, аягүрә баскан килеш гозерен сөйләде.
Революциядән соң хөкүмәт кулына күчкән байлар печәнлегеннән кисеп бирергә булдылар.
— Тизрәк чабыгыз, — диде Җир бүлеге кешесе, — бәхәсле болын, «Чуртанлы Күл» авылы ул печәнлекне үзенеке дип дәгъвәли.
Франц Иосифович, олы малайларны ияртеп барып, ике көндә барлык печәнне егып салды. Киптереп чүмәләләргә өйделәр дә, сакларга Хәлим белән Тубалбашны калдырып, үзләре кире шәһәргә кайтып киттеләр.
Төнлә Хәлим белән Тубал бәлагә тарды. Балык сөзүчеләр кичен- аларга чуртан балыклары биргәннәр иде. Малайлар, ут ягып, балык.

G1
шулпасы әмәлләделәр. Кесә төпләрендә йөри торган таш тоз кисәген ялый-ялый (салып пешерсәң күп китә!), чуртан шулпасын ашадылар да әрәмәлеккә кара бөрлегән җыярга киттеләр.
Карбыз эче төсле алланып торган болыт кисәкләре сүнгәч, әрәмәлеккә караңгы төште. Малайлар, куышлары янына кайтып, бөрлегән •белән тәмләп чәй эчтеләр. Озынборын газабыннан котылу өчен, Хәлим утка бер кочак яңа чапкан печән ыргытты да җиргә сузылып ятты.
Кечкенәдән таныш бытбылдык авазы бер колагыннан керә, икенчесеннән чыГа иде. Печәннән аңкый торган хуш ис тә күңелен дулкынландырмый: болында ята-ята ияләшеп бетелгән. Күк йөзенә сибелгән йолдызлар да игътибарны җәлеп итми: күзләре күрсә дә, күңеле күрми. Фикерләре әле бер юнәлешкә, аннары кырт кына икенче юнәлешкә чаба, бер нәрсәдә озак туктап тора алмый иде.
Кышлый ул Кант-Лаплас теориясе хакында бер популяр китап укып чыкты. Анда җирнең һәм бүтән планеталарның бөтерелеп торган кайнар газдан яралган булуы турында әйтелә. Кечкенә чагында әнкәсе: кояшны алла яраткан, җирне дә, кешене дә алла яраткан, дип сөйли иде. Хәлим: ә ничек яраткан соң ул аны? дип, малайларча төпченергә тотынса, әнкәсе: тоткан да яраткан, синең белән бездән сорап тормаган, дип улының авызын ябып куя торган иде. Кант алай авызга чап иттереп сукмый, үзенчә барсын да аңлатып бирә, тик шулай да малайның күңеле тулы шик калды.
Табак-савыт чайкарга күлгә киткән тубалбаш Биктәшнең әйләнеп кайтканын көтеп, күк итәгендәге көмеш уракка кызыгып ятканда, әлеге шул теория Хәлимнең исенә килде. Төнлә аеруча серле булып тоелган чиксез зур җир каршында китаптагы теория бөтенләй әһәмиятсез һәм кечкенә иде. Утлы газ өермәсендә, ичмаса, озынборын гына да булмаган, ә җирдә нәрсә генә юк! «Фытфылдык» дип кычкырып торучы бытбылдыклар; караңгыда әнкәләрен югалтып, кешнәп, төнге болында чабып йөрүче яшь тайлар; көндез печән чабып, печән тырмалап, хәзер ут каршында ашап-эчеп утыручы арган кешеләр; күлдәге чуртаннар, агачтагы кошлар — барлык шушы җан ияләре бөтерелеп торган кайнар газдан килеп чыксын, имеш. Ниндидер арык, ябык, күңелсез теория! Малайның акылы әйтә: ышанырга кирәк, теория ялганламыйдыр, ди, ә күңеле: юк! ышанмыйм, бу хәтле гүзәллекнең, байлыкның, тереклекнең газдан килеп чыгуы мөмкин түгел, ди. Кайчандыр әнисенең «барсы да алла эше» дигән сүзен күңеле кабул итеп бетерә алмаган кебек, хәзер Кант бабагызның теориясен дә кабул итеп бетерә алмый иде.
Кыштырдаган тавышка күтәрелеп караса, килүче Тубал түгел, хәтта гомумән кеше түгел, ә караңгылык эченнән печән богылы Хәлимгә таба килә иде. Малай куркуыннан сикереп торып басты. Фу, Битюг ич бу! Их, сине, газдан яралган нәрсәне! Кеше куркытып йөрисең. Ат, малайга сузылып, мыш-мыш иснәп торды. «Нәрсә, сине дә ашыйлармыни? Сыптыр койрыгың белән әйбәтләбрәк!» дип, Хәлим Битюгның маңгай чәченнән сыйпады. Батты бу Тубал, ике табакны бер сәгать юа.
Озакламый Тубалның сызгырган тавышы ишетелде. Утка чыбык- чабык өстәделәр дә куышка кереп яттылар. Йокылары «килми иде әле. Тубал әкият сөйләмәкче булды. Тамагын кырды да болай дип башлап җибәрде:
— Бар иде ди, юк иде ди, ач иде ди, тук иде ди, ялангач иде, яланбаш иде ди. Бер дә бер көнне ике агай-эне юл чыктылар. Юлларында ике күл очрады: берсе сусыз, берсе коры. Күл буенда ике көймә бар иде: берсе тишек, берсе төпсез. Төпсезенә кечесе, тишегенә олысы утырды. Күлне кичтеләр. Ашыйсылары килде. Балык тоттылар. Ике балык эләкте: берсе үле, берсе җансыз. Пешереп ашадылар. Берсе туймады, икенчесе ач калды. Әкиятем йомагым, мич башында кунагым...

62
Шул вакыт «тррр» дип, ат туктаткан тавыш ишетелде,
— Әй, малайлар, йоклап бетмәдегезме әле?
Куыштан атылышып чыксалар, караңгыда җигүле ат һәм ниндидер бер ят агай басып тора иде.
— Күзләрегезне йомыгыз, малай актыклары, — диде агай. — Мин хәзер сезнең печәнне төяп китәм. Болын минеке, печән дә минеке.
Малайлар бу кеше шаяра дип белделәр. Чынлап әйтүен төшенеп алганнан соң, янаулы тавыш белән икесе берьюлы:
— Төяп кара! — дип кычкырдылар.
— Нишләтерсез?
Хәлим кесәсендәге браунингын капшап куйды.
— Җаен табарбыз!
— Күзләрегезне йомдыгызмы? Мин аллага тапшырып төяргә тотынам.
Агай атын печән чүмәләсенә китереп туктатты. Бер кочаклаганда ярты чүмәләне күтәреп, арбасына илтеп салды. Хәлим шарт иттереп, һавага атып җибәрде: — Кит печән яныннан!
Хәлимнең тавышы калтырый, браунинг тоткан кулы дер-дер итә иде.
— Кит, хәзер башыңны бетерәм!
— Ах, адәм актыклары! Сез әле шулаймыни?..
Агай, тимер сәнәген тотып,, болар өстенә томырылып килә башлады. Хәлим калтыранган кулы белән тагын атып җибәрде. Ничек тими калгандыр, ходай белсен. Агай томырылып килгән җиреннән лып туктады, капылт кире борылды, арбасына сикереп утырып, дилбегә очы белән атын кыйный-кыйный, чапты.
Икесе дә, куркуларын сиздермәс өчен, кычкырып-кычкырып сөйләшкән булдылар, кызык иттек дип, көлешеп алдылар. Икесенең дә йөрәкләре тарс-тарс тибә, сөйләшкәндә тавышлары өзелә... Тубал хый- хыл-хыйхыл көлеп:
— Безне тимер сәнәккә элмәкче... Элми тор әле! — дигән булды.
Хәлим, кесәсендәге браунингын чалбар аркылы тоткалап: «Ярый әле, тимәде», дип куанды. Ә үзе мактанды: янәсе, йөрәге алынсын дип,, агайның нәкъ колак төбеннән генә җибәрдем!
Икесе дә кинәт тынып калды. Икесенең дә күңелендә таракай: теге* агай, кешеләр җыеп, яңадан монда килсә?.. Утны ком сибеп сүндерделәр, төнне йокламаска булдылар.
һава суынгач, озынборын басылды. Куышка кереп, печән өстенә су-зылдылар. Битюгның кытырт-кытырт ашавы ишетелеп тора. Бераздан сузып пароход кычкырды. «Кавказ Меркурий», диде Хәлим. «Юк, «Самолет»!» дип, Тубал бәхәс итәргә тотынды.
Алар уянып киткәндә, кояш нуры куыштагы тишектән алтын тасмадай сузылып кергән иде. Шушы вакытка тикле йоклауларыннан куркып, тиз генә сикерешеп тордылар, куыштан үрмәләп чыктылар. Кояш инде тал буе күтәрелгән иде. Ашап туйган Битюг, башын селки-селки. чүмәләдәй басып тора? Чык күләгәле урыннарда гына калган.
Бер-беренә карашып елмаештылар. Төнге курку бетте. Гүя печән таларга килүче дә булмаган, гүя кешегә дә атмаганнар. Рәхәтләнеп бер киерелешкәч, җилкәне баскан йокы тавы төште. Битюгны эчерергә күлгә киттеләр. Хәлим атны сызгыра-сызгыра эчерде.
— Чөмереп бетерә бит күлне! Сызгырма!—дип, Тубал көләргә тотынды. Атның корсагы күзгә күренеп үсә иде.
Тик барыбер малайларга коенырлык су калды әле. «Кем су астында озаграк торыр?» дип, бәхәсләшеп чумыштылар. Тубал шайтан, авызына камыш кабып чума икән.
Кемгә болында калырга, кемгә кайтып Францибрга хәбәр итәргә дип, таяк тотыштылар. Берсенең дә болында каласы килми иде.
63
— Бәхетең! — диде Тубал, кизәнеп, таякны күл өстенә тондырды. Аннары Хәлимне «пиравазга» хәтле озатып куйды. Су өстендә җыерчык та юк иде. Аргы яктагы кызыл тауның, тау башындагы йортларның шәүләсе Идел өстенә төшкән иде.
Францибрны Хәлим ишек алдындагы кое каршында очратты. Коеның суы төбендә генә калган, нишләргә белмичә аптырашып торалар.
Хәлим Франц Иосифовичны малайлардан читкәрәк алып китте дә болындагы хәлне сөйләп бирде. Агайның тимер сәнәк белән кадый язуын, «Чәнчеп кара төрмәгә кереп утырасың килсә!» дип куркыткач чәнечмәвен әйтте. Браунингтан ату хакында малай, билгеле, теш агартмады.
Францибр, милициягә хәбәр итәргә дип, шундук шәһәргә чыгып китте.
Хәлим револьверын утын сараена күмде дә өйгә керде. Ул болында йөргән арада, яңа малайлар килгән икән. Бигрәк тә берсе Хәлимнең күзенә ташланды. Унөч-ундүртләрдә булыр. Идән астында үскән бәрәңге сабагы төсле ак һәм озын... Бер почмакта нәүмиз генә утыра. Хәлим, карый-карый узып, югары катка балконга күтәрелде.
Төшке аш вакытында Хәлим бу Бәрәңге сабагын тагын очратты. Малайның муены да ак, куллары да ак иде. «Әллә бу, чынлап та, идән астында кояш күрмичә яшәгәнме?» дип уйлады Хәлим. Бигрәк тә муйнының озынлыгы, муен кимерчәгенең зурлыгы Хәлимгә сәер тоелды. Ул инде малайның янына бармакчы, аңа сүз катмакчы да булган оде. ләкин Францибр Хәлимне үз янына чакырып алды да тагын болынга чыгарга кушты.
Өч көн үткәннән соң кайтып керсә, Бәрәңге сабагы инде үзенең гадәттәге почмагында түгел, ә балалар йортының атаманнары яши торган, төрле ыбыр-чыбырга бусагасын атларга да рөхсәт ителми торган пыяла балконга кереп утырган иде. Хәлим малайны күзләре белән сөзде дә:
— Сиңа монда ни калган? — дип сорады.
Францибр аңа шушында торырга рөхсәт биргән икән, караватларны кысып, аргы башка бер карават өстәткән икән.
Көтмәгәндә генә почмактагы малай, шулай итеп, түргә узды. Хәер, атаманнар белән торса да, асылда ул ялгыз яши иде. Берәү дә, санга сугып, аңа сүз катмый, теге исә, ят иткәнне аңлап, болар янына тыкшынмый иде.
Бер көнне Хәлим, китап төпләү мастерскоеннан кайтып, балконга менсә, хәйран калды. Аның сандыгын, матрац асларын актарганнар. Әлеге Бәрәңге сабагы Хәлимнең беркемгә тотып карарга да рөхсәт итми торган, үләр алдыннан дусы Анатолий истәлек итеп биреп калдырган Гоголь китабын укып утыра иде. Хәлимнең сулулары тыгылды. Очып барып тегенең кулыннан китапны тартып алды, кизәнеп торып, тегенең җилкәсенә берне кундырып та җибәрде. Бәрәңге сабагының чыраенда курку түгел, аптырау күренде: күзләрен, челт-челт иттереп, ул Хәлимгә юаш кына, хәтта бераз көлемсерәп карап тора иде. Хәлим китабын әйләндергәләп (буямады микән?) караватына илтеп куйды да, Малайның өстенә килеп:
— Нинди хакың бар синең кеше сандыгын актарырга? — дип гайрәтләнде.
Сандыкны бөтенләй ул актармаган булып чыкты. Бер милиционер белән Франц Иосифович кереп актарганнар, револьвер эзләгәннәр икән.
Хәлим өчен бу көтелмәгән җавап иде. Милиционер белән кергән булу Хәлимне борчуга салды. Тиде микәнни? Печәнне таламасын иде! Ул контр тимер сәнәк белән синең өстеңә ажгырып килсен, ә син авызыңны ачып карап тор. Юк инде!
64
Хәлим үЗен шулап аклый. Атмаган булса, печәнне төяп китәчәк иде бит. Үтергән булсаң? ди күңеле. Үлмәгән! Арбага сикереп утырырлык булгач, үлде ди сиңа, — дип җавап бирә Хәлим. Арбага утыргач, агай авып китте түгелме соң? Печән дип кеше үтергән булсаң? дип кабатлый күңеле. Үтерергә теләдеммени мин аны? һавага аттым, ә ул сәнәк белән томырылып килә... Күңел тагы: син исән, ул үлгән, син аны үтергәнсең, дип, үзенекен тукый. Хәлим: ул башлады бит, печән урларга килмәсә үлмәгән булыр иде, ди.
Сабыр ит, Хәлим. Бәлки үлмәгәндер. Милиционер килгән икән, пи өчен килгәнлеге ачык түгел ич әле. «Ә ник тентегәннәр? Револьвер эзләгәннәр бит!»
Билгесезлек, кара стена кебек, алдыңда басып торганда, яшәү авыр. Хәлим вакыйгаларның каршысына йөгерергә булды.
— Күптәнме кергәннәренә? — дип сорады ул Бәрәңге сабагыннан.
Яңарак кына икән. Милиционер, бәлки әле, Францибрда утырадыр. Хәлим, аска төшеп, Францибрның ишегенә килде, ярдан упкынга сикергәндәге тәвәккәллек белән ишекне шакылдатты.
Сулуы кысылып, бусагада туктады. Милиционер юк иде. Хәлимне күрүгә, Францибрның мыеклары тырпайды.
— Кем рөхсәте белән наган йөртәсең? Хәзер үк кертеп бир. Живо!
— Мин юкта минем әйберләремне актарырга сезнең ни хакыгыз бар? Бу түбәнлек! Иске заман дип белдегезме әллә?
Моннан бер минут элек ул әле ңи әйтәсен белми иде. «Бар, живо!» дип кычкырганны ишеткәч, аның күңеленә шушы сүзләр килде, пулеметтан аткан шикелле, аларны Францибр өстенә сипте. «Миңа тимер сәнәк белән кадый яздылар, ә сез минем өскә җикерәсез!» диясе килде аның, кимсетелгән кеше кыяфәтендә кызарынып басып калды.
Хәлимнең «коточкыч» җавабыннан соң Францибр «шартларга» тиеш иде кебек, ләкин алай булмады, Францибр кайтып төште.
— Печәнне бирмичә яхшы иткәнсез, ә ник аттыгыз?
Хәлимнең эченә җылы керде: теге кеше үлгән булса, Францибр болай гына сөйләшмәс иде. Ник аттыгыз, имеш. Олы башы белән шундый тинтәк сорау бирә.
— Атмасак печән киткән иде!
— Кайда револьверың?
— Револьвер түгел, пугач...
Хәлим шулай дип ялганлады да идәнгә карап тора башлады. Әгәр хәзер «Ник ялганлыйсың? Пугачтан кеше яралап буламыни?» дисә, Хәлим бетте. Францибр, юри иткәндәй, озак кына дәшми торды. Хәлим аның салкын күз карашлары астында куырылып килде.
— Пугач булса да алып кер.
Хәлим җиңел сулап куйды. Үлмәгән дә, яраланмаган да! Ә пугачның малайларда бетәсе юк! Кая басканын да белмичә йөгереп чыкты, аскы катка, вак малайлар бүлмәсенә кереп, бер матрацны каерып атты. Юк! Икенчесен каерып ташлады. Юк! Бер кровать астында бикле сандык тора иде. Аның күгәнен суырып алды, ачты, актарды. Юк1 Белен шикелле юка матрацлар очып кына торды. Юк! Нишләргә? Франц Иосифович көтә бит! Ишек алдына чыкты. Чүп чиләге түгеп кереп килүче малайның -кулбашыннан каптырып тотты.
— Кайда малайлар?
— Мунчада карта уйныйлар. Мин әйтте дип әйтмә.
Хәлим мунчаның эчтән бикле ишеген янтыгы белән этә-этә җимерә язды. Шуннан соң гына ачтылар. Бер малайның пугачын акырта-ба- кырта тартып алганнан соң, кире йөгереп чыкты.
— Мәгез! — диде ул, сулышы тыгылып, Францибр бүлмәсенә яңадан килеп кергәч. Франц Иосифович пугачның көпшәсен иснәп карады да өстәлгә куйды.

— Шуңардан аттың алайса?
— Шуңардан...
— Ялганлый белмисең, — диде Францибр. — Бу пугачтан ун ел атмаганнар. Бар, револьверны алып кер. Живо!
Хәлим кып-кызыл булып чыгып китте. Өйалды баскычында әлләни гомер терәлеп торды. Аннан кузгалып киткәч, кое каршына туктады. Шундый кыенлык белән кулга төшергән браунингны кертеп бирергәме? Аякларының һич кенә утынлыкка таба атлыйсылары килми. Җитмәсә, ялганлап өлгерде бит...
— Бер сүз мөмкинме?— диде ул револьверын учлап яңадан Францибр каршына кереп баскач, — бер генә сүз, Франң Иосифич? Милициягә илтмичә үзебездә калдырсак? Дежуриыйларга бирер идек?
— Марш, хәзер үк милициягә тапшыр, — диде Францибр, браунингны кире Хәлимгә бирде. — Печән турындагы протоколга кул да куеп кайтырсың.
ААалай күңелсезләнеп чыгып китте. Нинди протокол? Ник кул куйдыралар? Шомлы билгесезлек җанны ашый. Ни булса, шул булыр. Хәлим урамга чыкты да ут кебек кызган мостовой ташлары өстеннән әкрен генә китте. «Бу бәладән исән-сау котылсам, кешеләргә гел яхшылыклы булыр идем. Теге ак чырайлы яңа малайга Гогольне бүләк итәр идем...» дип, Хәлим адарына башлады.
Җәйнең әле яртысы гына, ә урамдагы бәбкә чирәмнәре шытырдап көйгән, тротуар буендагы агачларның яфраклары саргаеп коела башлаган. Табигать зарыгып-зарыгып яңгыр көтә, ә күктә ник бияләй хәтле болыт булсын!
Милиция турысында баганага иярле ат бәйләп куелган иде. Хәлимнең аяк тавышын ишеткәч, ат борылып карады. Малай килеп аның маңгай чәчен сыйпады, атның зур кара күзләрендә, көзгедәге шикелле, үзен күрде. «Синең протоколга кул куясың юк» диде ул һәм, атның муенына учы белән сугып, милиция ишегенә таба юнәлде. Туктап браунингны учында сикертеп торды. «Сау бул инде» диде ул җан иясе белән сөйләшкәндәй итеп. Кесәсенә тыгып, ишеккә кереп китте.
...Хәлим кайтты да балконга менде. Милициядә шундый-шундый кеше печәнне талый башлады дигән протоколга кул куйдырдылар, браунингны телгә алучы булмады. Хәлим әле генә бәхилләшкән револьверын сөенә-сөенә кире алып кайтты. Бәрәңге сабагы өйдә юк икән. Узган елны борынгы Рим тарихын өйрәнгәндә, ул Рим купецларының нәзер әйтеп тә соңыннан сүзләрендә тормаулары хакында бик кызык нәрсә укыган иде. Берәр бәлагә юлыксалар, «Ходаем, коткарсана бу бәлаңнән, илле баш корбан чалыр идем», дип, адарыналар икән дә, бәладән арынгач, илле баш чебен суялар икән. Кеше булган кеше алай итмәс! Хәлим Гоголь китабын бирәм диде, һәм бирер. Китапны ачып- ачып караганнан соң, көрсенде дә кире куйды. Кая олаккан соң бу идән астында үскән бәрәңге сабагы? Дөресен генә әйткәндә, Анатолийның үләр алдыннан биргән бүләген икенче кешегә бүләк итәргә аның хакы юк. Ләкин нишлисең бит, Рим сәүдәгәре булырга ярамый.
Ак малай сөлге тотып кайтып кергәч, Хәлим, бик ягымлы булырга тырышып («кешеләргә яхшы булыр идем!» диде бит!):
— Син укый беләсеңмени? — дип сорады.
Малай белә булып чыкты. Шәһәр мәктәбенә йөргән икән. Әтисен аклар аткач, бер кыш укымый калган, чөнки кайгыдан әнкәсе дә үлгән.
Әтисен аклар аткан! Бая сугып җибәрүе өчен, Хәлим чиксез оялды. Китапны бирергә берәр сылтау кирәк иде. Үч иткән шикелле, һич сылтау табып булмый. Хәлим малайның исемен сорады.
— Минем исемем Анатолий, — диде теге һәм ачык зәңгәр күзләре белән баягыча юаш һәм аз гына көлемсерәгән кебек карап алды.
— Анатолий?!
5. .с. ә.- ла п. 6^

66
Соң бит Хәлимнең Анатолий атлы дусты бар иде, аны да аклар үтерде, иген склады саклаганда... Шуннан соң ңнде китапны Анатолийга бирү кыен булмады. Кичен кычкырып укыдылар. Кече Анатолий олы Анатолий ише генә укымый икән: көйгә салып, сузыбрак укып торып җибәрә. күңелләр эреп китә. Ләкин ул озак укый алмады, арып туктады. Больницада бер ай авырып яткан икән, шуннан туп-туры монда җибәргәннәр. Хәлим үзе укып караган иде, Анатолька шикелле шома чыгара алмады. Иртәгә укырбыз дип, китапны мендәр астына кыстырдылар да сөйләшеп яттылар.
— Телисеңме, иртәгә мин сиңа . шәһәр күрсәтеп йөрим? — диде Хәлим.
Анатолька үзе Хәлимгә шәһәр күрсәтә ала торган малай булып чыкты. Шушы шәһәрдә туган, шушында үскән икән ул. Кайда кемнең алма, чия, карлыган бакчасы бар, ул бакчаларга кайчан, каян керү уңайрак — барсын да белә икән.
Ут сүнеп, барлык малай йоклап беткәч тә, әлләни вакыт сөйләшеп яттылар. Анатолька Хәлимнең төшенә дә кермәгән нәрсәләрне белә булып чыкты. Ул әлләиинди-әлләнинди китаплар укыган. Бәрәңге сабагы Хәлим каршында үсте дә үсте.
Иртәгесен алар Идел буйларына төшеп йөрделәр. Анатолий үләннәрнең, чәчәкләрнең русча исемен әйтеп йөрде. Хәлим татарчаларын әйтте, русчага әйләндереп бирде. Гел белый цветок белән желтый цветок, алый цветок белән красный цветок килеп чыкты. Авылда маржа башмагы дип йөртелгән, чынлап та артсыз башмакка бик охшаган бер сары чәчәкне Хәлим тёткин башмак дип русчага әйләндерде. Анатолька бу чәчәкне львиный зев (арслаи авызы) дип атады. Аннары Анатолька нечкә сабаклы тәбәнәк кенә бер үлән алдына чүгәләде.
— Менә күрәсеңме, — диде, — аның кузагы борау шикелле бөтерелгән, без кебек очлы... Өзелеп төшә дә җиргә кадала. Дымга барып тиюгә, кузак сүтелә башлый, җирне бораулап керә, тамыр җибәреп үсәргә тотына. Нинди хитрый!
Анатолий сөйләгәндә, Хәлим керфек астыннан үзенең яңа дустын күзәтә иде. Чигәсендә күгелҗем кан тамырлары беленеп торган нечкә, ак Толя үзе дә ышыкта кояш күрми үскән чәчәккә охшый кебек.
Тора-бара ул ни сорасаң шуңа җавап бирә торган аяклы энциклопедиягә әйләнеп китте. Барлык җавабы да дөрес булгандырмы, юктырмы, тик уйнап биргән сорауны да, чынлап биргәннәрен дә җавапсыз калдырмый иде. Бер мәртәбә Тубалбаш малайларга күз кысты да, китап битенә кадалган Анатолийның каршына килеп, юләрсымак кыяфәт белән:
— Кара әле, Толя, нигә минем ашыйсым килә икән? — дип сорады.
Малайлар, авызларын көчкә җыеп, Толяның җавабын көтә башладылар. Тубалбаш Биктәш ник чак кына елмайсын. Бик җитди кыяфәт белән Анатолийның каршында басып тора.
Бик авыр сорау, уйларга кирәк дигәндәй. Толя бармагын маңгаена куеп торды да:
— Чөнки син ашамаган, — диде. — Шуңа ашыйсың килә.
— Дөрес бит әй! Каян беләсең син моны?
Тубалбаш, баягы шикелле үк, үтә җитди кыяфәт белән Толяның каршысыннан китеп барды. Анатолий яңадан китабына чумды.
Ул хәзер инде, килгән көннәрдәге кебек, малайлардан ятсынмый, малайлар да аны какмыйлар, йөзенә дә чырай керде: бераз каралды. Ләкин беләкләре, муйны әле һаман неп-иечкә, учын яктыга сузса, бармак араларында карандаш сыярлык бушлык кала. Сыйраклары таяк шикелле. Килгәненә әле ун көн дә юк, ике кушамат алып өлгерде: берсе Торна, берсе Китап корты... (Балалар йортында кушаматсыз кеше юк иде диярлек). Шунсы кызык, кушаматка үпкәләми иде ул.

Гомумән, үпкәли белми иде, ахры. Тузга язмаган сораулар биргән булып, аны гел шаярталар, хәтта үзеннән көләләр. Хәлимне шулай итсәләр, җен ачулары чыгар иде, ә бу үпкәлисе урында үзе дә малайларга кушылып көлә дә шуның белән бетә дә китә. Көлгән чакта аның сырлы-сырлы алгы тешләре бик матур булып күренеп кала иде. Хәлим дустының бу үпкәли белмәвенә бик кызыга, аның кебек, юкка-барга үпкәләмәскә тырыша, ләкин булдыра алмый иде.
Толя белән Хәлим бик дуслаштылар. Хәлим берәр яры югалып торса, Толя аны юксына, эзли башлый. Толя ерак түтиләренә кайтып киткән көннәрдә, Хәлим, кая барып бәрелергә белмичә, эче пошып, каңгырып йөри. Толька бүтән малай белән коенырга төшсә, я көймә белән аргы якка чыгып китсә, Хәлим чынлап торып көнләшә, әйләнеп кайткач, шактый вакыт дәшмичә, авызын турсайтып утыра иде. Анатолий катырак характерлы малай булса, Хәлимнең әйткәннәренә күнеп кенә тормаса, алар арасында, бәлкем, мондый дуслык булмас та иде. Анатолийның характеры балавыз кебек йомшак, ә безнең Хәлимгә шул гына кирәк: Толяны алайга да, болайга да бөгеп йөртә, тегесе, Хәлим кушканга риза булып, тик йөри бирә иде.
5
«Чикерткә белән ничек көрәшергә» дигән инструкцияне Дәүләтьяров газетта бастырып чыгарды. Комсомол шәһәр яшьләрен чикерткәгә каршы «сугышка» чакырды.
Хәлим белән Анатолий ашарларына төенләделәр дә, тимер көрәкләр күтәреп, чикерткә явына каршы чыгып киттеләр. Икесе бер отрядка язылдылар, басуда гел бергә эшләделәр. Бергә канау казып, җәяүле чикерткәләрне шул канауларга бергәләп күмделәр. Бер телемне икегә бүлеп ашадылар. Бергә йокладылар. Отряд башлыгы китереп биргән газетны да алмаш-тилмәш бергә кычкырып укыдылар.
Чикерткә яман күп иде. Хэл’имнэр отряды җыеп күмгәне генә дә, өеп куйсаң, кечерәк бер тау хәтле булыр. Көннәр бик эссе булды. Ашыйсылары рәтләп килмәде, эчтеләр дә эчтеләр. Икесе дә бик ябыкты. Болай да бик актан булмаган Хәлим кисәү башы төсле каралды. Толя кояшка бик бирешмәсә дә, элеккедән битәр арыклады. Беләкләре өзелеп төшәргә җитте. Ул канау казыганны күреп торучы малайлар:
— Бу кулларың белән ничек син көрәк тота аласың? — дип аптырыйлар иде.
Шулай да Толя үзен әйбәт хис итте. Элекке шикелле, бик тиз армый торган булды. Тавышы да ныгыды. Сөйләшкәндә, балалар йортындагы кебек, тавышы көчкә-көчкә генә чыкмый, ә бүтән малайларныкы кебек үк, әлләкайларга яңгырап китә иде. Монда да аны үпкәләмәве өчен бик яраттылар. Ул нәрсә әйтсәң дә, көлеп, зәңгәр күзләре белән юаш кына карап тик тора. Хәер, аңа каты бәрелүче дә юк иде. Тик бер тапкыр гына отряд башлыгы Никольский аңа тупас бәрелде. Толя канат чыгарырга өлгергән чикерткәләрне канауга себереп маташа икән. Тегеләр яшел болыт булып күтәреләләр дә солы җиренә барып ябырылалар. Никольский көрәген болгый-болгый йөгереп килде дә: «Такой-сякой,, канат чыкканнарын себермә! очырып бетерәсең!» дип, тегене әрләргә кереште. Анатолийның көлемсерәүле юаш күз карашлары белән очрашкач, уңайсызланып, тиргәүдән туктады, малайга төшендереп бирде: канатлылар күп җиргә агулы ат тизәге китереп ташларга кирәк, әнә бит ат тизәге өелеп ята!
Балалар йортына алар күтәренке күңел, арык тән, бай хыял беләю кайтып керде. Ул төнне балконда таңга кадәр йокламадылар. Бармак башы хәтле дөреслеккә ат башы хәтле фантазия кушып, малайларны шаккаттырып, чикерткә явы хакында икәүләшеп әлләннләр ялганлап- яттылар. Берсе әйтә, тубыктан чикерткә эчендә йөрдек, ди, икенчесенә

68
бу аз булып тоела, тездән чикецткә эчендә йөргән чаклар булды, дип җибәрә. Берсе, чикерткә болыт булып килде, кояшны каплады, дип сөйли башлый, икенчесе, шуны куәтләп китеп, тагын да арттырыбрак җибәрә: көн төнгә әйләнде, йолдызлар кабынды, ай калыкты, ди. Имеш, бер көнне йокларга яткач, өсләренә чикерткә болыты ябырылып, бөтен отрядны күмеп киткән, иртә белән көчкә казып алганнар.
— Ә кем казып алды? — дип сорады малайлар.
— Шәһәрдән пожарный команда чакырттык.
Гаҗәп җитди төс белән сөйлиләр. Ахрысы, үз ялганнарына үзләре үк ышаңалар иде бугай.
Яраланып авылга кайткан солдатлар хәл сорашырга керүче хатын-кызларга әнә шулай үкертеп ялганлый торган булганнар. Имештер, Казыйле авылының Чутыр Гаптерахман Сабирына мимеч ядрәсе тиеп, башы гүпчим өзелеп төшкәннән соң да әле, ярты чакрым марш атлап барган, штык белән өч мимечне кадап үтергән, берсе шуның әфи- сәр булган, шуннан соң гына, башы юкны сизеп алып, тукта, үлгәнче атакайларга хат тырнап ташлыйм дип, хат язарга утырган... Хатны язып бетергән, тик адресын гына язарга өлгермәгән, яңадан фитфи- бель атакага куып керткән... Хатыннар, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, и мескен, и бичара, күрә солдат башлары дип, күзләрен яулык кырыйлары белән сөртәләр икән, ә солдат, мыегын бөтергәләп, Кузьма Крючков дигән урыс солдатының бер үзе мең мимечне плин төшерүе хакында сөйләргә керешә икән.
Хәлим белән Анатолийның бөтерергә мыеклары юк, әмма ялганларга дигәндә теге солдаттан бер дә кимеп куймыйлар. Сүзләрен чынга алмаучы малайларга: ышанмасагыз, барып карагыз, чикерткә үләксәсе кырда тау-тау булып калды, арба белән ташып, май заводында май сыгачаклар, машина көпчәге майларга әйбәт, ди, шулай бит, Хәлим? дип, Толя тагын әлләниләр фантазияли башлый иде.
Иртәгесен йке батыр Өяз Комсомол комитетына юнәлде. Кичә отряд башлыгы килергә әйтеп җибәргән.
Хәлимнең элек тә бу зур-зур тәрәзәле, бертуктаусыз ачылып-ябы- лып торган сары ишекле Комитет бинасы яныннан узганы, хәтта туктап карап торганы бар иде. Анда керүче, аннан чыгучы каты чырайлы, наганлы, күн киемле, шинельле яшь кенә кешеләр Хәлимгә ниндидер куркыныч эш белән йөрүче серле кешеләр булып тоелалар иде. Ашыга- ашыга кереп китәләр, бөерләрендәге наганнарын төзәтә-төзәтә ашыгып килеп чыгалар, тиз-тиз каядыр китеп баралар... Алар иген складларында сакта тора, урманнарда качып ятучы дезертирларны тотьш-то- тып кайта, тоз спекулянтларына каршы көрәшә... Кыскасы, Хәлим аларга бик соклана иде.
Менә шундый кешеләр генә кереп-чыгып йөри торган Комсомол комитетына Хәлим бүген үзе кереп бара. Чикерткәдә эшләгән малайларны Комитетка чакыртканнар иде. Тагын берәр йомыш кушмакчы- лардыр, күрәсең.
Хәлим, шундый серле бинаның бусагасын курыкмый атлавы белән горурланып, тәмәке исе сеңгән киң коридорга барып керде дә як-ягына, аннары Анатолийга карады. Хәлимнең уенча, монда аларны винтовкалы каравылчылар туктатырга тиеш иде. Ләкин туктатучы, кая керәсез дип сораучы булмады. Коридорда ары-бире чабучы кеше күп, боларга берәү дә борылып карамый. Хәлим белән Толька бер ачык ишеккә башларын тыктылар. Чәчләрен кистергән, ирләр гимнастеркасы кигән бер кыз малайларны чакырып кертте. Чикерткәчеләр икәнен белгәч, «әйдәгез!» дип, каршы бүлмәгә алып керде. Хәлим тәмәке төтене эчендә берничә кеше шәүләсе күрде. Марля белән бәйләп кулын күкрәгенә аскан сары чәчле, сары керфеклесе Хәлимнәрнең каршысына килде.
— Комсомолга керергә телисезме, егетләр? — дип сорады.
‘ 69
«Телибез» дип әйткәнне дә көтмичә, әлеге чәчен кистергән кызга тагып, бүлмәдән чыгарып та җибәрде. Кыз, яза беләсезме? — дип сорады, ертып алып, икесенә дә кәгазь бирде. Тегеләр утырыштылар, янып- пешеп, кәгазь өстендә мышкылдарга керештеләр. Кыз аларның язган үтенечен ошатмады. Икесенә дә үзе язып, кулларына тоттырды. Үтенечнең ахыргы юлы: «Соңгы тамчы каным агып беткәнче дөнья контрларына каршы көрәшергә ант итәм!» дип тәмамланган иде. Малайларның күңеленә бу сүзләр бик хуш килде. Икесе дә рәхәтләнеп кул .куйды. Кыз үтенечләрне сары папкага кыстырды да:
— Якшәмбе көн иртүк шушында килегез, — диде.
Якшәмбене болар көчкә җиткерделәр. Иртә белән иртүк чабышып барсалар, ник озак йокладыгыз? Бөтен кеше пароходка төшеп китте, —• диде әлеге шул кыз, — йөгерегез, өлгерәсез әле!
Ни өчен пароходка? Аларның монда үтенечләре каралырга тиеш. Теге кыз, елмаеп: — Үтенечне якшәмбе карамыйлар, диде, бөтен комитет Кабаннар атавына өмәгә чыгып бара.
Хәлим белән Анатолий тау астына йөгереште. Пароход кузгалмаган иде әле. Бормалы баскычтан атылышып төштеләр дә пристаньга чаптылар. Барып җитмәс борын ук пароходтан гайрәтле җыр тавышы ишетелде.
Тучки, тучки понависли, Трещал наш пулемет,— Поляки отступали, Шли красные вперед! — дигән бик таныш сүзләр малайларның колагына килеп бәрелде.
Матрослар басманы алып яталар иде инде. Икесе дә сикерешеп пароходка кереп китте.
Өяз комитеты шәһәр яшьләрен Кабаннар атавына гөлҗимеш, кара бөрлегән, гөмбә җыярга алып чыгып бара икән. Гөлҗимеш белән бөрлегән авыруларга китәчәк имеш, гөмбәсен, киптереп, каядыр озатачаклар икән.
Пароход бик каты итеп бер акырды да кузгалып китте. Хәлимгә баштарак пароход бармый, пристань бара кебек тоелды.
— Әйдә югары катка, — диде Анатолька.
Өске палубада кәрзин тоткан кызлар, егетләр, Хәлим сыңары малайлар — барсы бергә айкала иде. Басып сөйләшеп торучыларны, утрау кебек уртада калдырып, ике яктан агып узалар. Бер төркем егетләр култыклашып алганнар да агымны урталай ярып, каршыга бара. Күк- рәккә-күкрәк очрашкан җирдә агым тыгыла, бөтерелә... Башларга киелгән кәрҗиннәр бәрелешеп очып китә... Төшкән кәрҗиннәрне көле- шә-көлешә тоталар да яңадан башларына киеп куялар...
Хәлим белән Натольканы каршы агым читкә бәреп чыгарды. Пароходның борынында туктап, алар шома сыртлы яшел дулкыннарга, еракта бозау шикелле сузылып яткан Кабаннар атавына карап тордылар. Атау ямь-яшел агачлары белән пароход каршына әкрен генә килә иде.
Аннары тагын агымга чыгып, кәрзиниәр белән бергә ага башладылар. Каршыга килүчеләр белән бәрелешеп, чуалышып торган арада, Хәлимнең күзләренә зәңгәр тасмалы нечкә чәч толымы чалынып калды. Кафия! Анатолий белән дуслашканнан бирле Хәлим ул кызны бөтенләй оныткан иде. Искә төшергән чагында да, элекке кебек, күңеле шатлык белән тулмый иде.
— Кафияме, ялгышмадыммы? — дип, Хәлим, егарга азапланган агымга бирешмәскә тырышып, зәңгәр тасма китеп югалган якка таба карап торды.
— Ни күрдең сии анда?—дип, Анатолька малайның кулыннан тартты.
70
Мин барган пароходта Кафия дә бара дип уйлау күңелле. Эченнән Хәлим: «Очрашмасак ярар иде» дип уйлый, ә үзе каршы килүче кызлар арасыннан Кафияне эзли. Күңел төбендә искитмәле хис талпынганын ул әле балалыгы белән аңлап бетерә алмый иде.
Пароход борынында Кафия басып тора. Җил аның маңгай чәчләрен элеп алган, туздырып ташламакчы була, кыз, ирек бирмичә, чәчләрен кулы белән тоткан, күлмәк җиңе беләгенә шуып төшкән иде. Хәлим карамаска тырышып, тиз-тиз узып китте. Яңадан әйләнеп килгәндә, Кафия иске урында юк иде инде. Хәлим як-юненә каранды һәм кинәт... Кафияне күрде. Кафия дә аны күрде бугай, Хәлимгә аркасы белән борылды. Ахры алар икесе дә бер-беренә омтыла, бер-береннән кача, берберен эзли, шул ук вакытта биткә-бит очрашудан куркалар иде бугай
— Син кая качтың? — дип Анатолька Хәлимне эзләп тапты да үзе белән алып китте.
Пароходның койрыгында, җилдән ышыкланып, әлләни хәтле кызлар, егетләр, кайсы утырып, кайсы кырын ятып, кайсы аягүрә басып җыр җырлыйлар иде. Берәүләре авызларын зур итеп ачкан, икенчеләре ирен арасыннан гына сыгып чыгара, дирижерлык итүче озын егет елмая-елмая, кулындагы кәрҗинен болар каршында селкеп тора иде.
Кинәт пароход үкереп җибәрде. Берничә кыз бармакларын колакларына тыкты.
— Җиттек! — дигән тавышлар ишетелде.
Суга чап-чап балчык ишелеп торган текә яр буена килеп туктадылар. Пароходтан сузган култыксалы басмага кәрҗин башлар килеп тыгылды.
Халык атауга чыгып беткәч, өске палубада комитет членнары күренде. Польша фронтыннан яраланып кайткач өяз Комсомол комитетына секретарь итеп сайланган Судаков, «Комсомолга керәсезме, малайлар?» дип сораган җирән чәчле егет, алгарак чыкты да:
— Иптәшләр! — диде.
Ул, сүзен бөтен дөнья революциясеннән башлап җибәреп, бөрлегән белән гөлҗимеш җыюга китереп җиткерде. Бу гөнаһсыз җиләкләрне поляк паннары өстенә атылачак утлы снарядлар белән тиңләштерде. Ахырда Антанта буржуйларына үлем теләп, сүзен тагын бөтен дөнья революциясе белән тәмамлады. Ярдагылар аның соңгы сүзләрен «ура» кычкырып каршы алдылар.
Комитет членнары үзләре дә ярга төшкәч, пароход гайрәтле итеп бер җикерде дә кире кайтып китте.
Яр буе бер кавым кырмыска оясыдай мыжлап торды. Бер төркемнән икенче төркемгә йөгерешүләр, «Әйдә, безнең белән!» дип чакырышулар, «Минем кәрҗинем юк, нишлим икән, малайлар?» дип, кул дырбайтып торулар, «Авызыңа җыярсың, әйдә киттек тизрәк!» дип ашыктырулар, үзләре белән алып барасы килгән кызларны ике кулыннан ике якка тартулар, «Кемгә кәрҗин? Кәрҗин сатам!» дип шаярулар — барлык уен-көлке, шау-шу бераздан басылды. Әкрен-әкрен егете, кызы, баласы-чагасы — бөтенесе яшел атауга сеңеп бетте. Инде хәзер тик бары ерактан, атау түреннән: «Ау!» дип сузып кычкырулар гына, яисә: «Кайда калдың? Әйдә!» дип чакырулар гына, яисә кабынып-ка- бынып киткән җыр тавышлары гына ишетелгәли иде.
Кафия белән Хәлим, ярга килеп чыгуга, икесе ике якка китеп барды.
Анатолий белән Хәлимнең, кәрҗине юк иде. Анатолька муенын сузып уңга карады, сулга карады, кинәт озын аякларын аттыра-аттыра ком өсләп йөгереп китте.
— Капа! Капочка!—дип кычкыра-кычкыра ул бер кызны куып җитте дә кәрҗиненнән тотты. — Иске күрше!—диде. — Я кәрҗинеңне бир, я киттек безнең белән!
Кыз Анатолийның кулына сукты, кәрҗинен бирмәде, әммә ни хик
71
мәттер, үзе Анатолийга иярергә риза булды. Толя кызны Хәлим янына алып килде.
— Танышыгыз, — диде, сырлы алгы тешләрен елтыратып, бер Хәлимгә, бер кызга карап куйды. — Бу Капочка була, минем стена күршем, ә бу Халимка, минем дус.
Хәлим аптырап калды. Чөнки бу... Кафия иде. Алар, яңа танышучылар кебек, кул бирешеп күрештеләр.
Анатолий сөйләп китте: әтисе исән чакта, әлләничә ел янәшә йортларда торганнар, бергә уйнап үскәннәр икән.
— Усал кыз ул, — диде Анатолька, — бик якын барма, тешләп алмасын!
Кафия кызарынды, Анатолийны төртеп җибәрде.
— Дөрес түгел диген? Кем мине чыбык белән кыйнады? Кем минем битемә урамда «тузан бәлеше» белән бәрде? Син бәрдең, Капочка!
Кафия кып-кызыл булган иде.
— Ә... Оятмыни хәзер? — диде Анатолий, кәрҗинне, кыздан тартып алып, үз беләгенә киеп куйды. — Бар кит, без сине тотмыйбыз!
— Бир кәрҗинемне!
Кафия кәрҗингә барып ябышты. Аларның, тартышкан булып’, уйнауларын Хәлим дәшми генә карап торды.
Анатолий кәрҗинне беләгенә ипләбрәк киде дә:
— Нәрсә торабыз? Бөтен кеше китеп беткән, — диде.
Кузгалдылар. Анатолий каршында Хәлимгә кыен роль уйнарга, Кафияне әлегә хәтле күрмәгән-белмәгән кеше булып кыланырга туры килә иде. Әле яхшы, Кафия үзе, Хәлимне үртәр өченме, гел Натолька белән генә сөйләшеп бара, сүзсез бару Хәлимгә бик уңай.
Анатолий, үзенең дустын әңгәмәгә катыштырырга маташып-маташып карады да, Хәлим һаман дәшмәгәч, кинәт болай дип әйтеп ташлады:
— Минем дусны телсез дип уйлама тагын, кечкенә чакта әнкәсе башына чүмеч белән орган, бераз миңгерәүрәк. ,
Шулай диде дә, Хәлимгә борылып, кычкырып көлеп җибәрде. Кафиянең дә иңбашлары сикерә башлады.
«Кара син Бәрәңге сабагын! Мондый осталыгы да бар икән. Тукта әле мин сине!»
Сукмак белән бара-бара, билдән үлән эченә килеп керделәр. Бераздан үлән иякләренә җитте, аннары башларыннан күмде. Монда чебен- черки оясы икән. Өчесенә дә әлләнинди сап-сары озынборыннар килеп ябышты. Кафия белән Натолька кулларын баш очларында бутап йөгерештеләр. Хәлим калды. Шушында күздән язып, тегеләр янына бармау кинәт аның башына килде.
— Халимка! — Тегеләр туктаганнар, көтеп торалар.
— Нәрсә син? — диде Натолька, — мине бу усал кыз кулында ялгыз калдырып, тагын кыйнатмакчы буласыңмы әллә? Давай, янәшә бар! Уйнап әйткән сүзгә үпкәләмәгәнсең ич? Әйт миңа теләсәң нинди сүз! Бәрәңге сабагы диген, борчак саламы диген, торна диген, колга диген, теләсәң ни әйт! Тамчы да ачуым килми.
Рәхәт характерлы кеше дә соң шушы Натолька, сөйкемле сөяк! Ачулана белми. Их, Хәлим дә шундый була алса!
Сөйләшми баруы белән Хәлим үзен Кафия каршында көлке хәлгә куя бит. Тукта әле, кызый. Хәзер син минем тешемә эләгерсең.
Анатолий тагын мыскыл итеп нидер әйткән иде, Хәлим бу юлы җавапсыз калмаска булды.
— Сез аның муены нечкә булганга гаҗәпләнмәгез, — диде ул Кафиягә. — Муен өләшкәндә ул соңга калып барган да муен урынына кемнеңдер беләген генә алып киткән.
Анатолька шаркылдап көлеп җибәрде.
— Тагын, тагын шундыйларны сип, яратам!
72
Хәлимгә Натольканың көлүе кирәкми, ә Кафиянең көлүе кирәк иде. Ә кыз, Хәлимнең сүзләрен ишетмәгән кебек, салкын гына бара бирде. Кызның Хәлимне санга сукмавы, Анатолийның гына сүзләрен җөпләп, Хәлимнекеләрне бөтенләй җавапсыз калдыруы малайны җенләндерә башлады. Ул Кафиянең үзенә ипләп кенә берне чәнчеп алырга булды.
— Белмим нинди тун!—дип куйды ул токтомалга гына.
Кыз күзләре белән Хәлимгә кадалды. Мәктәптә бер тапкыр Кафия, «Бином Ньютона» кагыйдәсен чишә алмыйча, такта яныннан елап кереп киткән иде. Шул көннән бирле Хәлим аны «Бином Ньютон» дип котырта башлады. Бара-тора «Бином Ньютон» «Белмим нинди тун»га әйләнгән иде. Шушы сүз өчен Кафия хурланып үлеп китә иде.
Ләкин бу юлы ул дәшми уздырмакчы булды. Хәлим аны ничек кенә булмасын тел яздырырга, үзе белән сөйләштерергә, һич тә булмаса, әрләштерергә ниятләде. Бары Кафия генә аңлый торган итеп, агулы уклар җибәрергә тотынды. Бөтен дөнья революциясенә ак зонтик астында баручы мещанкалар хакында да ычкындырды, сумсалар төяп, комга кызынырга чыгучы аксөякләр һәм аларның иркә кызлары турында да җай китереп әйтте. Толя, бичара, минем белән сөйләшәләр дип уйлый, Хәлимнең сүзләрен җөпли, рәхәтләнеп көлеп тә җибәрә, Кафиянең күзләрендә яшен чаткылары уйнаганны һич сизми иде.
Бу уен кызның үксеп елап җибәрүе белән тәмам булды. Кафиянең шушы яшькә хәтле курчакларыннан бизә алмавын, мәктәптән кайткач, китапларын ыргытып, курчак уйнарга керешүен Хәлим кызлардан ишетеп белә иде. Тотты да коммунизмга курчак кочаклап барачак назлы мещанкалар хакында мыскыллап сөйли башлады. Әлегә кадәр чыдап килгән Кафиянең зәңгәр чәч үргече кинәт чөелеп китте. Хәлим, үзенең каршында борын яфраклары кабарган, ачудан сулышы тыгылган Кафияне күреп, туктап калды. Алар күпмедер вакыт шулай, бер-беренә ташланырга җыенган кыргый җәнлекләр шикелле, күзләрен терәшеп тордылар.
— Син... син, — диде Кафия буыла-буыла, — син тупас мужик малае!
— Ә син сөрсегән мещанка!
— Мужик! Мужик! Тупас! Мин сине... беләсеңме... мин сине, мин сине...
Әйтеп бетерә алмыйча, кыз үксеп җибәрде. Хәлим, уеннан уймак чыкканны күреп, бик уңайсызланган һәм «Гафу ит»ләрне әйтә башлаган иде. Кафия күз яшьләренә чыланган битен кулы белән каплап, Анатолий янына килде.
— Толя, мин сезнең белән бара алмыйм, озатып куй мине...
— Ни булды сиңа? Халимка, ник елаттың Капочканы?
— Озынборыннар тешләгәнгә чыдый алмый, — диде Хәлим.
— Ах, әнкәсенең иркә кызы! Кая китер әле ул озынборынны, мин аны, ботыннан тотып, җиргә бәрим. Я, елама, киттек.
— Мин кайтам. — һәм ул сукмак белән кирегә йөгерде. Анатолийга аны куып тотарга, үгетләргә туры килде.
— Халимка! — дип, Анатолий Хәлимгә бармак янады. — Син аның кәефен кыргансыңдыр әле. Минем күршенең көе скрипкә көе икәнен белмисең әле син. Мичкәдәге судан балык тотканда, кармагы эләгеп калды исә кычкырып елый башлый иде, миңа мичкә төбенә чумарга туры килә иде. Койма аркылы сикергәндә итәге эләксә, тагын күз яше... тагын мин ярдәмгә... Шушыларның бөтенесе өчен, ул миңа «тузан бәлеше» белән түләде...
Кафиянең, чынлап та, кайтып китәргә җыенуын аңлагач, Анатолий уйнап сөйләшүдән туктады.
— Ни булды әле сиңа? Мин сизми калдым.
Ахырда Кафия күз яшьләрен сыпырды/ китмәскә ризалык бирде. Тагын сукмак буйлап кузгалдылар.
73
Баштан аша торган печәнлек артта Калды, кәрлә куаклык башланды. Сукмактан чыгып, куаклар арасына килеп керделәр- Аяк асты ястык шикелле йомшак һәм баскан саен батып-батып китә иде.
Беренче җиләкне Анатолий тапты. Кыяфәте белән кура җиләгенә охшаган, ләкин кура җиләге кебек кызыл түгел, ә күгелҗем-кара төстәге бу әчкелтем җиләкнең чәнечкеле нәзек сабаклары үлән араларына яшеренеп үскән иде. Беренче җиләкләр авызга китте, аннары гына кәрҗин төбенә төшә башлады.
— Сөйләшә-сөйләшә җыегыз, — дип кисәтте Анатолий. — Даруга днгән җиләкне ашап бетерә барасыз.
...Бер урыннан кузгалмый чүпләгән җиләкләре ярты кәрҗин була язды.
— Анатолий абыегызга рәхмәт әйтегез, — диде Натолька, — оясына алып килде бит сезне!
Әнкәсе үлгәнче бу җирләргә алар ел саен килә торган булганнар. Аның әтисе шушы атауда туганнар каберенә күмелгән бит. Әнкәсе кабергә алып килә булган. Атасын төн уртасында урыныннан торгызып алып чыгып киткәннәр. Әнкәсе ай буе кемнәрнеңдер бусагасын таптаган, кемнәргәдер ялынган, колагыннан алтын алкаларын салып биргән, ләкин ирен төрмәдән чыгара алмаган. Бер айдан соң, шәһәрдән аклар куылгач, әтиләренең күмелгән урынын табый, салкын туфракка башларын гына ора алганнар.
Анатолийның гади генә итеп әйтелгән бу сүзләреннән Кафия белән Хәлим бик тәэсирләнделәр. Араларында булган низагы ниндидер томан эченә кереп китте, әһәмиятсез булып калды.
— Ә ник яптылар соң аны төрмәгә? — дип сорады Хәлим.
Әнкәсе Анатолийга болай дип аңлаткан: әтиләре гимназиядә озак еллар рус теле, рус әдәбияты укытып йөргән. Властьлар үзгәреп, шәһәрдә кызыллар төпләнгәч, аталары Совет мәктәбендә шул ук рус теле, рус әдәбияты укыта башлаган. Шәһәрдәге газетта мәкаләләр бастырган. Чехлар килгәч, аның әтисен большевикларга сатылды дип күрсәткәннәр. Менә шул.
Хәлимнең исенә тау астында яткан чаклары килеп төште. Сары аяклар... Атауга кеше ташучы кара баркас... Чатыр-чотыр пулеметтан аткан тавышлар... Натольканың да әтисен шул кара зәхмәт алып киткәндер. Хәлим кәҗәләр белән амбар астында яткан чакта ... атканнардыр.
Толя үзенең әтисе күмелгән җирне иптәшләренә күрсәтергә булды. Язын су яткан, хәзер котырынып әрекмән үскән иңкүлекне узып, үргә күтәрелделәр. Өчесе дә тын гына атлыйлар. Кинәт туктадылар да сүзсез генә басып калдылар. Хәлим белән Анатолий кепкаларын салды.
Башка зиратлардагы кебек, монда тәреләр юк, рәшәткәләр дә юк, каберләр дә кеше саен булмаса кирәк, — калкулыкның бер башыннан икенче башына тикле тоташ зур кабер сузылган... Анатолий, якынрак барыйк дип, кулы белән ишарәләде. Тактада тезелеп киткән исемнәр арасыннан Анатолька бер исемгә күрсәтте. Хәлим белән Кафия укыдылар да бер-беренә караштылар.
Анатолий, кулындагы кәрҗинне җиргә куеп, кабер каршына тезләнде. Аңардан күрә Хәлим дә килеп үлән өстенә чүгәләде. Кафия аптырабрак тора иде. Хәлим аның чабуыннан тартты: тезлән!
Кабер өстендә үсеп утырган күгелҗем кыңгырау чәчәкләре, гүя сабый үзенең әнисенә сузылган кебек, кайнар кояшка таба сузылганнар иде. Аларны бит инде монда берәү дә китереп утыртмаган. Җил чәчкән орлыктан тишелеп, үзләренә кабер өстендә күңелле тормыш тапканнар. Берәүләр үлгән, икенчеләр алар үлеменнән үзләренә тереклек алган.
Бу озын кабердә ятучылар, тормышка ашып бетмәгән хыялларын балалары кулына тапшырып, без күтәргән байракны кире төшермәсләр дип өмет итеп, бу дөньядан киткәннәр. Дөнья Анатолийлар, Кафияләр,
74
Хәлимнәр кулына күчәргә тора. Әтиләре биреп калдырган байракны ек- мый-төшерми алып барырга кулларыннан килерме? Сугыш кырында кан коеп алмаган, әзер килеш кулларына килеп кергән яңа дөньяның кадерен белерләрме? Аны тагын да камилләштерү, матурайту өчен көрәшерләрме, әллә аяк астында очраган белән генә канәгатьләнеп яшәрләрме? Монда түшәлеп яткан, юк, монда гына да түгел, очсыз- кырыйсыз Россиянең барлык почмакларында яшь буын бәхете өчен кырылган өлкән агаларыбызның түгелгән канын онытып, калдырган васыятьләрен онытып, кан белән мул ашланган туфрагыбызда үлән булып кына үсмәсләрме? Юк, үсмәсләр! Утлы кургашын төкергән кара көпшә каршында: «Яшәсен киләчәк якты тормыш!» — дип кычкырып җан биргән агалары, аталары үзләренең энеләренә, улларына зур ышаныч баглап үлделәр. Яшь буын бу ышанычны аклар! Әйе, аклар!
Анатолий күз төпләрендә елтырый башлаган яшь тамчыларын уңай-сызланып сыпырып ташлады.
Чүгәләгән җирләреннән тордылар да кабер буйлап киттеләр. Табигать кабер өстендә үзенең байлыгын — әлләничә төрле чәчәген, үләннәрен бик мул үстергән иде. Хәлим тармакланып үсеп утырган агулы сары ут чәчәгенә күрсәтеп:
— Өзеп атам! — диде, елык-елык иткән чәчәккә кулы белән сузылды.
— Ат! — диделәр иптәшләре.
Хәлим аны, тамыры белән йолкып алып, бер якка тондырды.
Үткән буын өстендә агулы чәчәк булып күтәрелүдән язмыш барлык кешене сакласын!
Сукмакта янә кәрҗинле, кәрҗинсез кызлар, егетләр төркеме күренде. Хәлимнәр чыгу юлына борылдылар. Анатолий соңгы тапкыр каерылып карады: әтисе янына ул инде яренгесез килә алмас.
Баскач тубыктан бата торган комлыкны узып, чытырман куаклык янына барып җиттеләр. Шушы чытырманлыкта гөлҗимеш бар дип, Анатолий иптәшләрен эчкә алып кереп китте. Кулларын, битләрен тыр- ната-тырната, кайда иелеп, кайда үрмәләп, байтак керделәр. Куакларны сарып алган кып-кызыл җимешкә беркавым таң калып тордылар. Аннары тиз-тиз җыярга тотындылар.
«Ай!» дип кычкырып җибәреп, Кафия бармагын авызына капты. Натолька тавышка борылып карады.
— Кем тия?
— Аю тәпиенә шырпы керде, — дип, Хәлим кызны тагын чәнчеп алды.
Корзиндәге күгелҗем-kapa җиләкләр янына кан тамчысы төсле кызыл җиләкләр коела башлады. Бер заман кызыллары караларны тәмам басып китте. Кәрҗин тулып бара иде инде.
Чытырманлык, үзенең җимешләрен җыеп китеп баручы балаларны чыгармаска теләгәндәй, берсенең җиңеннән, икенчесенең итәгеннән, чалбар балагыннан тотып тартты.
Чәнечкеле ботаклардан исән-сау ычкынгач, өс-башларын тикшерделәр. Кафиянең күлмәк итәге аерылган иде. Көлешә-шаяра, итәкне төенләп куйдылар. Аларның каршысында өч яктан куаклык белән китереп кысылган чәчәкле тигез алан җәелеп ята иде. Ерактан караганда, яшел чирәм өстенә ал эскәтер җәелгән шикелле булып, утрау- утрау чәчәкләр үсә иде. йөгереп барсалар, кызыл тукранбаш шулай утрау-утрау булып чәчәк атып утыра, имеш.
Табигать кулы белән ясалган клумбыларның берсе каршына Кафия йөгереп килде дә: «Ах!» дип, нәзек кулларын күкрәгенә куйды. Хәлим, аны мыскыл итеп, кулларын чалыш-чолыш китереп, Кафия кебек үк, кулларын күкрәгенә салды.
— Ах!

Ал тукранбашлар утлы күмер төсле янып утыралар. Умарта кортлары шул утлы күмерләрдән бал җыеп йөриләр иде.
Кайтышлый камышлар, кыяклар арасында ялтырап яткан күл кырыена туктадылар- Су өсте ак һәм сары төнбоеклар белән тулган иде. Анатолий үзенең үләннәр турындагы «белем капчыгын» чишеп җибәрде. Төнбоек чәчәгенә карап, сәгатьнең ничә икәнен белеп була, имеш. Анардан шундук: — Я, ничә соң? -—дип сорадылар.
Анатолий, сәгать хәзер шушы хәтле, дип, өзеп әйтә алмады. Фәлән сәгать җиткәч, төнбоек чәчәкләре йомыла, дип кенә әйтте. Чәчәкләр әле йомылмаган, димәк, фәлән сәгать җитмәгән!
Аның чәчәккә карап сәгать белүеннән, дөресрәге — белә алмавыннан Кафия белән Хәлим рәхәтләнеп көлештеләр.
Күлдәге чынаяк-чынаяк төнбоеклар Кафиянең күзләрен кыздыра иде. Иске күршелек хакына Натолька бер чәчәк өзеп бирмәсме икән? Ул шулай дип әйткәч, Анатолий Хәлимгә карады:
— Әйдә, чәчәк белән күмик әле шушы усал кызны!
— Ул миннән сорамый ич, синнән сорый.
— Ә син минем дус! Дус өчен дус, беләсеңме, нишләгән?
Су шакты^ салкын иде. Икесе дә, озын куллары белән ике-өч тапкыр колачлауга, төнбоеклар катына барып җиттеләр. Чәй тәлинкәсе хәтле зур, ак төнбоекларның су астына киткән лайлалы озын сабакларын тартып-тартып өзгәч, Хәлимнең ике кулы да шикәр төсле күгелҗем-ак чәчәкләр белән тулды. Төнбоекларны баш очына күтәреп, Хәлим аягүрә генә йөзеп ярга таба кайтырга чыкты.
Ике малай суда маташкан арада, күл буена кәрҗинле бүтән кызлар да килеп туктаган иде. Алар да, кулларын сузып, итәкләренә су эчертеп, боларның чыгып җитүен көтәләр. Ярга аяк басмас борын ук, Хәлимнең чәчәкләрен кызлар талап алып бетерә язды. Калган бер уч аппак чәчәкләрне тотып, Хәлим кызның каршына килде. Кафия аның төнбоекларын... бәреп комга төшерде. Күреп торган кызлар: «Вот сумасшедшая!» диештеләр.
Анатолька биргән чәчәкләрне алып, күкрәгенә кысты.
...Пароход баядан бирле сузып-сузып мөңгери: «Алып кайтырга килдем, әйдәгез, җыелыгыз!» дип, атаудагыларны үз янына чакыра иде.
Хәлим, сыңар аягында сикерә-сикерә чалбарын киде, җирдән кәр- җинне алды. Анатолий үзенең нигез күршесен «усал кыз! усал кыз!» дип үрти башлады. Кафия, кызарынып, аңа чыбык белән кизәнергә тотынды.
...Яр буенда кәрҗиннәр кайнаша... Кулларда да кәрҗин, иңбашларында да кәрҗин, җирдә дә кәрҗин... Басмадан да кәрҗин .кереп бара, пароход палубасында да кәрҗин йөри... Атаудан да тезелешеп кәрҗиннәр кайта...
Пароход үкереп-үкереп куйгалый башлады. Ул ашыктыра. Аның бүтән эшләре дә бар. Гу-гу-гу! Тизрәк! Кызлар, колакларын каплап, көлешәләр, мостикта авыз ерып торган штурвальныйга йодрык яныйлар: акыртма шул хәтле! Саңгырау итәсең бит!
Менә иң соңгы кәрзин пароход басмасыннан узды, иң соңгы кеше палубага күтәрелде. Пароход бәйләреннән ычкынды да яр буеннан шым гына кузгалып китте. Ике арадагы су киңәйгәннән киңәя. Агач башларын селки-селки, атау каядыр читкә таба авыша, койрыкта ялгыз басып торган Кафия Натолька биргән сары төнбоекларны берәм-берәм дулкыннар өстенә ыргыта иде.
Хәлим, өйгә кайтып кергәч, китап бите арасыннан нидер алып учына кысты. Аннары өйдән чыгып, утын сараена кереп яшеренде. Анын учында көзге кыйпылчыгы иде. Кешеләрдән качып, ул бик озак көзгегә карап торды.
(Дәвамы бар.)