Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОКТЯБРЬГА КАДӘРГЕ ЧОРДА ТАТАР АВЫЛЛАРЫНДА ТЕАТР


| Q05 елгы революциянең көчле
* ^дулкыны Россия халыклары
тормышына һәм культурасына зур
үзгәрешләр кертте. Рус халкының
алдынгы культурасы тәэсирендә татар
халкының культурасы да күтәрелә
башлады. Нәкъ шул елларда татар
театрының оешуы шундый матур
күренешнең берсе булганлыгын
әйтергә кирәк. Большевик Хөсәен
Ямашев шул елларда РСДРП
өндәмәләрен татар телендә бастырып
тарата, Г. Коләхметов, Г. Тукай һәм Г.
Камал үзләренең эшчән- лекләрен киң
җәелдереп җибәрәләр. Татар халкына
да әкренләп револю- цион-демократик
идеяләр үтеп керә башлый.
Матбугатта, шигырьләр һә.м хикәяләр
белән беррәттән, пьесалар мәйданга
чыга.
1905 елгы революциянең көчле
йогынтысында туган һәм бик зур
авырлыклар белән эшләп килгән
«Сәйяр», «Нур» һәм «Ширкәт» исемле
профессиональ труппалар губерна, өяз
үзәкләрендә һәм шулай ук авылларда
театр һәвәскәрләрен кузгаталар. Авыл
җирләрендә дә татарча спектакльләр
куела башлый. Күренекле татар
артисты Габдулла Кариев «Милли
таетр хакында» 5 исемле мәкаләсендә
болай дип яза: «...Хәзер губерна, өяз
шәһәрләрендә генә түгел, хәтта
авылларда да театрлар уйналганлыгы
газеталарда күренгәли башлады... Әле
менә күптән түгел генә Чистайда бер
мөгаллимнән хат алдым, хатында:
«...Без—беренче мәхәллә мөгаллим-
нәре — берничә учительләрнең иш-
тираке илә, татарча театр уйнамак- чы
идек, .ләкин куела торган, әсәрнең
рөхсәте ничек алынач һич белүчемез
юк».
5 «йолдыз» газетасы, 1914 ел, № 1097.
Авылдагы укытучыларның ар-
тистлардан киңәш сораулары авыл
халкында да театрга карата яхшы
мөнәсәбәт туа башлаганын күрсәтә.
Татар театрының егерме еллык
бәйрәмен үткәрү комиссиясенә
Бөгелмәдән килгән материалларда 1889
елда Тайсуган мәдрәсәсе шә-
кертләренең яшерен рәвештә спектакль
куюлары, 1911 —12 елларны Шәехле
мәдрәсәсендә Г. Камалның «Беренче
театр» комедиясен, ә 1913 елны
Бәйрәкә авылы мәдрәсәсе
укытучыларының һәм шәкертләренең
Г. Камалның «Кайнеш»ен куюлары
турында хәбәр ителә.
Карт коммунист Ләбиб ага Ган-
синньдң сөйләвенә караганда, ул
елларны Башкортстанның хәзерге
Бакалы районы Ашыт авылы яшьләре,
Шәриф Халиков дигән кеше
җитәкчелегендә, «Алдынгы шәкертләр
түгәрәге» оештырганнар.
Бөгелмә өязе Чәкән волосте (хәзерге
Ютазы районы Бәйрәкә авылы)
Гобәйдия мәдрәсәсе шәкертләре дә,
төрле авырлыкларга карамастан, Г.
Камалның «Бүләк өчен» һәм «Беренче
театр». М. Фәйзинең «Яшьләр
алдатмыйлар» исемле комедияләрен
сәхнәгә* куйганнар. Кызлар ролен,
әлбәттә, ирләр башкарган. Чөнки дин
башлыклары һәм авылның байлары
хатын-кызларны уенга катнаштыру
түгел, спектакльгә дә кертмәгәннәр.
Реакцион көчләр каршы килгәнлек-
141
гәп, .кайбер авылларда спектакльләр
хәзерләнеп тә, «сәхнә 1күрә алмый
калганнар. Мамадыштагы рус мәк-
тәбендә укучы яшьләр 1915—16 ел-
ларны татарча спектакль куярга
омтылып карасалар да цензура
спектакльгә рөхсәт бирмәгән.
Г. Кариев, алда искә алган мәка-
ләсендә, спектакльләр куярга рөхсәт
алу тәртибен аңлата һәм шунда ук
«Правительственный вестник» 1
газетасында сәхнәгә куелырга рөхсәт
бирелгән татар пьесаларының исемлеге
басылганын әйтә.
Озак та үтми, Чистай яшьләре И.
Казаковның «Казанга сәяхәт»
комедиясен әзерләп, аны куярга
исправниктан рөхсәт алалар. Бу турыда
«йолдыз» газетасында «Чистай
хәбәрләре» исемле бер мәкалә
басылган. Анда әгәр «Казанга сәяхәт»
уңышлы чыкса, »мәктәп-мәд- рәсәләр
файдасына спектакльләр куярга һәм
әдәбият кичәләре ясарга юл ачылачагы
турында әйтелә. Бу спектакль уңышлы
үткәннән соң, Чистай яшьләре
системалы рәвештә сәхнәгә яңа әсәрләр
куя башлыйлар.
«Кояш» газетасы Алабуга өязенең
Сал агыш авылында мөгаллим һәм
яшьләр тарафыннан 1914 елның
январенда Р. Туйкинның «Ватанка-
һарманнары» драмасы куелуы турында
хәбәр итә. Ә Минзәләдә, җәйге ярминкә
вакытында, спектакльләр кую гадәткә
кереп китә. Анда күренекле татар
җырчысы Ф. Латыйпов та берничә
мәртәбә концерт бирә.
«йолдыз» газетасындагы «Мал-
мыжда шәкертләр кичәсе» исемле озын
хәбәрдә болай языла: «1914 елның 14
февралендә «Двухклассная школа»ның
үз бинасында мәктәп шәкертләре
тарафыннан кичә ясалып, әүвәл
тамашага бер пәрдәлек «Чунтам»
исемле әсәр куелып, аннан соң
Тукайның «Эш» һәм «Туган тел»
шигырьләре хор белән җырланды» 6 7.
Шушы ук мәкаләдә бу спектакльдә
халыкның бик күп булуы, хәтта урын
җитмәгәнлектән кайбер кешеләрнең
кайтып китүләре* әйтелә. «Тормыш»
газетасының бер хәбәрендә Бәләбәй
өязенең Каргалы авылында 27—28
6 «Правительственный вестник» газетасы, 1913 ел, 14 ман, № 105.
7 «Йолдыз» газетасы, 1914 ел, 12 январь, № 1102.
декабрьда ике көн спектакль уйналып,
халыкның күп килүе белдерелә.
Г. Кариев, театр сөючеләргә газета
аша киңәш бирү 'белән генә чикләнми,
мөмкин булган кадәр аларга эшләрендә
дә ярдәм күрсәтә. Ул 1916 елның
җәендә, Уфа губернасының Килем
авылына ял итәргә баргач,
укытучыларны, авыл яшьләрен
оештырып, «Беренче театр» һәм
«Казанга сәяхәт» комедияләрен куя.
Аның тырышлыгы бушка китми, ул
киткәннән соң да яшьләр спектакльләр
куюны дәвам иттерәләр. Бу турыда
«Тормыш» газетасы хәбәрләр баса.
Уфа губернасының Сәфәр авыл
яшьләре халык йорты салу өчен
әдәбият кичәсе оештыралар, кыллы
оркестр төзеп концерт бирәләр.
Стәрлетамак яшьләре 1915 елның 12
маенда «Волостное пожарное
общество» залында русчадан фай-
даланып язылган «Денщик Гали»
исемле комедияне халыкка күрсәтәләр.
1914 елны артист Кулалай,
«Сәйяр» труппасыннан чыгып, авы-
лына кайта (хәзерге Саратов өлкәсе,
Новорепеново районы Алтата авылы).
Ул анда авыл яшьләре белән спектакль
куярга хәзерлек алып бара. Ләкин
муллалар, байлар яшьләрнең бу
эшләренә комачаулыйлар. Шуннан соң
Кулалай спектакль куюны ‘.күршедәге
Дергачи исемле рус авылында
оештырырга була. Ул, якындагы татар
авылларындагы һәвәскәрләрне җыеп,
1914 ел ахырында спектакльне хә-
зерләргә керешә. Пьесага Самарадан
(хәзерге Куйбышев шәһәреннән)
рөхсәт алып кайта, афишалар чыгара.
Ләкин спектакль куелмыйча кала,
чөнки Кулалай мобилизациягә эләгә
һәм фронтка озатыла.
1915 елда «Вакыт» газетасында (№
1678) шундый бер хәбәр басылып чыга:
«Иманкул. Үткән театр уенын куюда
мадди вә мәгънәви ярдәм дә булып,
сәнәигы нәфисә

нең авыл җиренә кадәр таралуына
хезмәт иткән мөгаллим һәм учитель
әфәнде җәнабләренә бөтен театр
һәвәскәрләре тарафыннан рәхмәт
укыйбыз...»
1916 елда «Тормыш» газетасының
18 февраль (№ 418) санында «Авылда
театр» исемле хәбәр басылып, Златоуст
өязе, Урге-Кыйгы авылында 5
февральдә беренче мәртәбә татарча
спектакльләр — «Беренче театр» һәм
русчадан тәрҗемә ителгән «Ирем
кайтты» пьесалары куелуы әйтелә.
«Тормыш» газетасы бер хәбәрендә
болай дип яза: «Златоуст өязе, Урге-
Кыйгы авылында 4 ноябрьда татарча
театр уйналды. Тамашага «Хәҗапсыз
кыз» белән «Беренче театр» куелды.
Уйнаучылар: кыйраәтханә мөдире,
икенче класслы школа учительләре,
һөнәр, мәктәбенең мөгаллиме,
ханымнардан учи- тельницалар
булдылар. Дүртенче пәрдәдә музыка
һәм җырлау булды. Уен көтмәгәнчә
күңелле чыкты. Халык шыгрым тулы
иде. Ярминкә мөнәсәбәте белән читтән
дә кеше күп ’булды. Урын
җитмәгәнлектән, күп кешеләр керә
алмыйча киттеләр. Кыйгыда шундый
эшләрне эшләү өчен зур бинаның
булмавы гына аптырата... Саф акча
һөнәр мәктәбендәге ятим балалар өчен
тиешле урынына тапшырылды» L
1916 елны «Вакыт» газетасында (№
2040) шул ук Златоуст өязенең икенче
бер авылында куелган спектакль
турында мондый хәбәр басыла: «Яңа
Мөслим авылында беренче мәртәбә
татарча спектакль куелды. «Дәҗҗал»
уйналды. Антракт вакытларында
кыллы музыкада милли көйләр
уйналып торды. Уен кыйраәтханә
назиры тарафыннан тәшкил ителеп,
Туйми яшьләре дә иш- тирәк иттеләр.
Зал шыгрым тулы булды. 40 сум файда
калып, шуннан 12 сум 10 тиен
мәҗрухлар өчен бирелде».
Элекке Златоуст өязе Урге-Кыйгы,
Атау (Туйми) һәм Өлкенде
авылларының яшьләре тарафыннан
1916 елда аерым төзелгән «Яшь
һәвәскәрләр» труппасы булган. Алар
Өлкенде, Аркавыл, Бадрак, Үрге-
Кыйгы, Түбән Кыйгы, Яна Мөслим һәм
шул тирәдәге ’башка авылларда
8 «Тормыш» газетасы, 1916 ел, № 548.
спектакльләр куеп йөргәннәр. Алариың
төп репертуарлары Г. Камал
әсәрләреннән-—«Беренче театр»,
«Бәхетсез егет», «Уйнаш», «Дәҗҗал»
һ. б. лардан торган. Моннан кала Ф.
Әмирханның. «Яшьләр», И.
Богдановның «Югалган хатын»
пьесаларын һәм русчадан тәрҗемә
әсәрләрне дә сәхнәдә уйнаганнар. Бу
труппаның кечкенә формада эшләнгән
декорацияләре дә булган. Алар аны
үзләре белән авылдан авылга алып
йөргәннәр.
Өяз шәһәрләрендә исә спектакльләр
кую авылларга караганда да элегрәк
гадәткә кергән. Шәһәрләрдә рус теле
учительләре, мөгаллим, мөгаллимәләр,
китапханә мөдирләре» приказчиклар
һәртөрле яңалыкның башында
торганнар һәм .спектакльләр куюда
актив катнашканнар. Мәсәлән,
«Вакыт» газетасының 1912 ел № 925
санында «Орский любитель- ләре
тарафыннан татарча спектакль
уйналып, тамашага Г. Камалның
«Банкрот», «Беренче театр» нам
әсәрләре куелды, уен гомумән бик
яхшы чыкты», — дип язылган хәбәр
бар.
Бөек Октябрь социалистик рево-
люциясе алдыннан халык үзен күп
иреклерәк тота, ул инде авыр тор-
мышның җимереләчәген сизенә һәм
яктыга, культурага торган саен кыюрак
рәвештә омтыла.
Кара реакциянең каты кысулары да,
патша цензурасы да, ислам8 диненең
халыкны караңгылыкта тотарга
тырышуы да татар хезмәт ияләренең
революциягә, культурага омтылышын
буа алмадылар.
Октябрь социалистик революция-
сеннән соң татар халкының театр
сәнгате дә чын мәгънәсендә чәчәк атты
һәм уңышлы үсә башлады.