КҮРЕНЕКЛЕ БЕЛОРУС ШАГЫЙРЕ ЯКУБ КОЛ АСНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ
ҖЫРЧЫ
<>ик моңлы син? — дип сорыйлар, — Ник җырыңда сагыш бары? Зар тавышы — шушы җырлар, Ил җиленең күз яшьләре.
Бир син безгә ирек җыры, Безнең дәртебез уйнасын. Иркен җырлары кырларның йөрәк кылында чыңласын.
Яз җиле исәрдәй булсын Күңелне төреп рәхәткә, йөрәк иркәләнә алсын Тыныч бәхеттә, шәфкатьтә.
— Әй, кешеләр! Юк бит ирек: Аң кысылган чылбыр белән. Буш, уңдырышсыз кырларда Усал өермә хөкем сөрә.
Минемме йөрәк сызламый? Минемме җаным таланмый?
Мин җырлыйм булдырган кадәр, Тик шат җырны... җырлый алмыйм.
1910.
ПАННАР-ИЛБАСАРЛАРГА
Чәңгелдәтте Кылычларын Полковниклар-паннар. Чыдый алмый Пилсудчиклар, Сугыш тели алар...
Очып килә, йөзеп килә Талау осталары. Сугыш уты Кабызырга Тырышалар бары;
79
Яу булып килергә, янә Безнең илебезгә...
Магнатларның
Ниятләре
Көндәй ачык безгә.
Алар киләчәктән курка —
Халык хөкеменнән.
Үзләренә
Кабер эзли
Безгә үлем теләп.
Илбасарлар,
Талаучылар,
Ник давыл көтәсез?..
Безгә кылыч күтәрсәгез —
Кылычтан үтәрсез.
1930-
Ренат Харисов тәрҗемәләре.
СУД АЛДЫННАН
Солдатка түгел үз улын, Эшкә дә түгел, — Әнисе каһәрле судка Озата бүген.
Аулак юлларда кешеләр Таламаса да, — Судьялар аны тартырлар Каты җәзага.
— Үтермәде, хурламады — Юк, кичер, ходам!
Болай яшәү начар, — диде, — Әйтсә ни булган?
Озак гомер түздек, — диде, — Билләрне бөгеп.
Байлар алдында шуыштык Суалчан кебек.
Ярлыларга вакыт инде Фикер йөртергә:
Бу тормышка гадел тәртип Кирәк кертергә.
Хаксызлыкны кирәк безгә Күмү кабергә;
Байларга каршы чыгарга Бар фәкыйрь бергә.
Ат җигелгән. Барсы әзер Борчулы юллар...
Ул юлдан килә анага Кайгылы уйлар.
80
йөрәктә кайный күз яше: — Ни булыр икән?
К айгылары, сагышлары Чиксез күплектән, —
Почмакка поскан да елый, Кеше белмәсен.
Кадерлем! Ходаем сине Ташлый күрмәсен.
Ат кузгалды, шыгырдады Чана табаны.
Киткән ягыннан бичара Күзен алмады.
Капка төбендә әнисе, Игән дә башын, — Җиңе белән сөртеп алды Кайнар күз яшен.
Ат юырта. Алда басу. Җил өрә арттан.
Эзләсә дә өен егет Тапмый ерактан.
Ачы яшьләр тәгәрәде Күзеннән аның.
һай, тиз күрә алмас инде Ул туган ягын.
1910.
БӘХЕТЛЕ МИНУТ
^4на улын - алып кайта, Сөеп, яследән.
Колагына иелеп әйтә Җылы хис белән:
— Минем кыю бригадирым, Гөлем, күз нурым, Еладыңмы?
Көне буе Күрмичә тордым.
Юкмыни? Юк! Менә әйбәт, Минем колхозчым. Алдынгым, җитез егетем, Шат тракторчым!
Мул уңышлар җыям үзем Колхоз кырында.
Бөркетем нишли икән, дим, Синең турыңда.
...Өр-яңа бакча салынып Бетәр бу җәйне.
Шунда йөрер чаба-чаба, Кадерлем, әйеме?..
. 9 < 1
Уенчыклар белән анда
Уйный алырсың:
Матур өйләр җиткерерсең, Клуб салырсың.
Үсә төшкәч, китаплардан Белем җыярсың.
Нинди һөнәр кирәклеген Үзең уйларсың.
Агроном булырсың микән, Инженер микән?..
Күзең күргән бөтен әйбер Синеке, иркәм.
Ә очучы була калсаң, Курыкмый гына, — һава киңлеген күмеп үт Очу данына.
Безнең кырда кызып барган Эш вакытында, — Үтәрсең син баш очымнан Самолетыңда.
Күктә калын тавыш белән Моторлар түләр;
Иген шаулар, тынып калыр Бар сөйләшүләр.
Күзне каплап, зәңгәр күккә Борырбыз йөзне;
Күзәтербез тын да алмый Син салган эзне.
Әнә теге тау өстеннән Җитез борылып, Баш очымнан үтәрсең син Җил-давыл булып.
Миңа шунда хат ташларсың
* Самолетыңнан:
— Колхозчы Ганнага, — диеп, — Пилот улыңнан.
Шатланыр ана, куаныр Бу хәлне күреп.
Мактар бар кешеләр сине: «Ул — безнең егет!»
Әнкәсенең күкрәгенә Сыенып бала, — һәрбер сүзне җөпләгәндәй, Елмая аңа.
1935.
Хәниф Хөснуллин тәрҗемәләре.