«ҺИНДСТАН ЮЛЛАРЫНДА»
''Татарстан китап нәшрияты
* М. Мәхмүтовның һиндстанга
сәяхәте турында юлъязмасын басты-
рып чыгарды.
һиндстан — бик күпләрне кызык-
сындырып килгән борынгы культу-
ралы зур ил. Ватаныбыз кешеләренең
бу ил белән тирәнтен кызыксынуы,
җәмәгатьчелекнең һиндстан белән
якын мөнәсәбәт урнаштырырга
тырышуы бик борынгы заманнарга
барып тоташа. Без, XV гасырда ук
инде, рус сәүдәгәре Афанасий
Никитинның, татар сәяхәтчесе Ис-
мәгыйль аганың һиндстанга барып
кайтуын тарих буенча беләбез.
Бу илне күп еллар инглиз колони-
заторлары изеп килгән. Түзәр хәле
калмаган халык, кулына корал тотып,
колонизаторларга каршы күтәрелгән,
озак еллар буе авыр көрәш барган.
һиндстанның бөек шагыйре һәм
җәмәгать эшлеклесе Р. Тагор үзенең
иле турында болай ди: «Килер бер
көн, язмыш көпчәгенең әйләнеше
инглизләрне һиндстаннан китәргә
мәҗбүр итәр».
Әйе, ул көн килде, һиндстан халкы
азатлык өчен көрәшкә күтәрелде. Бөек
Октябрь социалистик революциясе
тәэсирендә көрәш тагын да көчәеп
китте.
Советлар Союзының Бөек Ватап
сугышында җиңеп чыгуы һиндста.н
хезмәт ияләренең дә азатлык өчен
көрәшенә ярдәм итте. Ниһаять, 1950
елда Бөек һиндстан иле бәйсез,
мөстәкыйль дәүләткә әйләнде.
Автор үзенең бу юлъязмаларында
үз күргәннәрен теркәп бару белән генә
чикләнми, тиешле урыннарда тарихи
күзәтүләр ясый. Аны укыганда, автор
белән (бергә, ерак һиндстан
кешеләренең тормышы белән
XI М. Мәхмүтов. һиндстанга сәяхәт, юлъязма, 92 бит, бәясе 8 тиен. Татарстан китап
нәшрияты.
танышасың, Дәһлидә һәм башка күп
шәһәрләрдә, тарихи урыннарда
буласың; культура хәзинәләрен,
тылсымлы һиндстанның гаҗәп ма тур
табигатен күз алдына китерәсең; алар
турында кызыклы мәгълүматлар да
ала барасың.
Бу юлъязманың авторы М. Мәх-
мүтов, СССР делегациясе составында,
дүрт атна һиндстанда булган, мәгариф
эшләре буенча төрле киңәшмәләрдә
катнашкан. Ул алар турында да
шактый кызыклы материаллар бирә.
Дөрес, күптән түгел генә азатлык
яулап алган бу илдә әле уку-укыту
эшләре, фән һәм техника ^казаныш-
лары югары баскычта түгел. Авыл
хуҗалыгында да бик борынгы эш
кораллары кулланыла. Авыр эшләр-
нең күбесе кул көче белән башкарыла.
Ләкин бу илнең киләчәге якты,
халкының алга омтылышы көчле,
тынычлык өчен көрәш юлы ышаныч-
лы.
М. Мәхмүтов, мәгариф эшчесе
буларак, һ и н дета нда уку-укыту
эшләренең куелышы турында бик
әһәмиятле материаллар туплаган.
Шуңа күрә бу китап зурлар өчен дә,
мәктәп яшендәге балалар өчен дә
кызыклы. Сүз азагында шуны да
әйтәсе килә: нәшрият мондый китап-
лар чыгарып бик яхшы итә. Авторга
карата да бер теләк: — без анын гарәп
илләренә сәяхәт итүен дә беләбез,
газета битләрендә бу турыда кайбер
чыгышларын да укыдык. Ул, бәлки,
«Гарәбстаига сәяхәг> дигән
юлъязмасын да дөньяга чыга- рыр.